Зәңгәр кыңгыраулар (дәвамы (17))

Башыннан УКЫГЫЗ

Ачы хакыйкать

 

Чишмәсу елгасы  ярларыннан ташыды.  Кары күп елны шулай итә. Минвәли, Сәлия әбисенең абзар-курасын сүтеп, таштан кечерәк бина салып куйды, цех ачты. Суфиянең энекәшләрен эшкә тартты. Тимер капкалар кою эшенә тотынды. Балантау авылында эшмәкәр булган кеше юк иде әле. Авылдашлары, Минвәли эшен бәяләп, “тимергә җан кертә” диләр. Нинди генә бизәкләр белән матурайтмый – ул ясаган капкалар кабатланмый. Үзенчә рекламалап, “татарның символы – ләлә чәчәкләренә өстенлек бирә”, – дип Минвәлинең эшен зурлап сөйли хатыны. Суфиянең ләлә чәчәге дигәне Минвәли өчен – кыңгырау чәчәк. Хәер, тимергә икесе дә бер төрле  формада төшә алар. Күңелдә генә икесе ике төрле. Агач күперне ташу какшаткач, Минвәли аны тимердән эшләп куйды. Балантау халкы зур рәхмәтләр укыды. Рәхмәтләрне, кеше белән әллә ни аралашмыйча, остаханәсендә баш күтәрми эшләгән иренә, халык белән тыгыз бәйләнештә булган хатыны җиткерә. Эшкә бәяне Минвәли үзе куйса да, акчаны Суфия үз кулына алу ягын карый. Закир Надировичтан да, күпер өчен түләүне гел әйтә килеп, ярты елдан булса да ала алды. Тәмам гарык булган авыл үзидарәсе башлыгы  Суфиягә очрамаска тырыша иде. Әниләре Сәлия тарафыннан, кеше теленә керергә тиеш булмаган эшләрен фаш итүне күп тапкырлар татыган башлык, бу нәсел белән якынаймаска тырышып яшәп ятышы иде. Тик аның да Минвәли койган капкалы буласы килде. Минвәлинең үзе белән генә эш йөртеп булмасы көн кебек ачык иде. Ниятләгән капкасын Черёмушка керәшененнән эшләтте. Суфия, Закирның капкасын яратмыйча, бизәкләреннән тәре рәсемнәре “күреп” әллә никадәр авыз чайкады, ә башлыкның үзенә, “матур булган, ну Минвәли ярты бәягә эшләп бирә иде сезгә” дип сырпаланды.

Сабан туйга кадәр дип, күпер ачу чарасы үткәреп алдылар. Закир Надирович кызыл тасма кисәргә Минвәлинең дә булуын теләгән иде. Бу эшкә чакыручы булмаса да, алай итте, болай итте,  горур рәвештә Суфия  дә катнашты. “Бер минут вакытым юк. Закир абый ярдәм итәрсең дип үз яныннан җибәрми”, – дип, кабат концерт номерлары оештырудан котылды. Шушындый матур бәйрәмнең рәхәтен бетереп, аның белән сүзгә килергә теләге юк иде Зөлхәбирәнең. Ләкин күңелгә көннән-көн рәнҗү укмаша. Ул аларны эшен ярату хисе белән баса. Чишмә турында нәфис сүз сөйләп, берничә җыр җырлап, авыл тарихын барлап чыгыш ясавына җаны кинәнде. Мәктәп директоры Зилә котлады, үзе язган бер шигырен укыды. Мәктәп укучылары концерт номерлары күрсәттеләр. Халык күп иде. Май кояшы тәннәрне җылытты, Чишмәсу буе бәйрәме күңелләрне җилкетте. Балантаулыларның таралышасылары да килмәде. Менә шуны күрү Зөлхәбирәгә тагын да куаныч өсти иде. Эшенә шөкер итеп, салмак кына атлап кайтып барганда, аны Хисмәт куып җитте. Кыштан бирле күрешкәннәре юк иде.  Яшьлек дусты инде шәһәргә йөреп эшләми. Хәбир белән дә очрашканнары юк икән. “Кайтмадымы, һаман?” – дип кызыксынды.

– Мин китәргә тиеш идем дә бит – китә алмадым. – Зөлхәбирә катлы-катлы гайбәтләрдән туйган иде инде. – Китәрлек бернинди хәл килеп чыкмады, ышанасыңмы, Хисмәт? – диде Зөлхәбирә.

– Ышанам. Мин Хәбир белән бер сөйләшкән идем. Ул: “Мин хатынга каршы килә алмыйм”, – диде. Хатыны сине яратмаганны миннән яшереп тормады.

– Мине йорттан читләштереп, үзе генә хуҗа буласы килде аның. Хәбир, матур итеп әйткәндә, мәхәббәте каршында башын иде. Менә бүген дә уйлыйм: кая китә алам? Нигә мин җиңел уйлый торган булмадым икән. Бүген йортны ташласам, Хәбир туган нигез дип тормаячак бит. “Сатып китик!” – дип саттыра да ала. Мария ни эшләргә әйтсә, шуңа күнә Хәбир. Ярый ла, тора алса ул аның белән. Белмим. Минем сизү сәләтем бар. Үтәли күрәм мин ул хатынны. Хәбирне кызганам. И Хисмәт! Унҗиде яшемнән бирле туган нигез дип зур җаваплылык саклыйм. Беләсең бит, кредит алдым, синнән киңәш сорый-сорый, янкорма ясаттым. Мин күп вакыт  клубтан кайтып та кермим. Үзләре дә, ике-өч көн өйдә булсалар, бер тәүлек эштә булалар. Иркен иде бит, сыеп яшәргә була иде. Әйтмәдем бит, “Хәбир син эшләмәдең, кредит түләргә дә булышмадың”, – дип. Үткән ел, бәрәңге бакчасының ничә еллар дәвамында череп таралып яткан рәшәткәләрен алыштырттым. Ә Маша: “Отпускада без! Хәбирчик...”, – диде дә ял итәргә очтылар. Ут йоттым, авызымны ачып, ялкынын чыгармадым. Беләм, мин “очарга” тиеш идем ул нигездән. Инде уңайсызланмыйм. Мин генә саклап бербөтен итеп яшәп ятам икән бит аны. Вакытында кияүгә чыгарга булган. Үз түбәм булыр иде дә бит, булмаган шул.

– Нәрсә дип әйтим икән, Зөлхәбирә. Ярты гомер озынлыгын узганбыз инде. Сиксән-туксанга әллә җитеп була, әллә юк. Никахың күкләрдә язылмаса, гаиләле булып булмыйдыр инде ул. Үз түбәңне булдыру үз тырышлыгыннан киләдер, анысы. Менә шуңа ирешмәгәнгә үкенәм мин. Өйләнүче белән өй салучыга булышырмын дигән Ходай, диләр бит. Төпчек малай булгач, төп йорт миңа дип уйлап ялгышканмын ахры. Абый йорт салырга уйламады. Беләсең, Лилия бик уңган хатын. Сала ала иде ул, тотынса. Мин дә булышкан булыр идем. Синнән яшермим, гайбәт чыгармыйсың син. Әни үлгәч, артык кашыкка әйләнгән вакытлар булды инде. Сөйләмәсәң дә сиздем, синдә дә шул язмыш иде. Күп нәрсәне теш кысып үткәреп җибәрдем. Авылны ташлап, кайдадыр ялгызлыктан интеккән берәр хатынга йортка кереп яшисе килмәде. Яши торгач, сине дә аңладым. Мин дә бит теләсә кайсы хатынны ярата ала торган кеше түгел икән. Ачы хакыйкать диюләре шушыдыр инде ул. Хисләрнең дөрес булуы да баллы нәрсә түгел икән. Акылы керделе-чыктылы кеше җиңел яши бу дөньяда. Лилия дә бер бәхетсез җан. Синнән-миннән аермалы, рәхәте, сөенече бар – балалар үстерде ул. Абый аны яратмады. Үзара мәхәббәт булмаса да, хөрмәт булса, әле ир белән хатын күрер күзгә матур яшидер ул. Абый шундый уңган, ипле Лилияне бәяли белмәде. Абыйда – әти холкы. Ул хатын-кызга азгын теләк үти торган нәрсә итеп кенә карый бугай. Мин карап үстергән үгезләрне сатып машина алды ич инде. Бүгенге көндә дә Гөлсу белән очрашу җаен китерәләр. Булат белми. Үгет-нәсыйхәт файдасыз. Миңа Лилия каршында оят билләһи. Илле тула ич инде аңа. Лилия инде килеште. Бәргәләнми. Хастаханә юлын таптый. Бар авыру шул нервадан инде. Мин ичмаса, Лилиядән хөрмәт күрәм. Ашата. Кыек караш юк. Малай, кызлар“абый” дип үлеп торалар. Үзем дә шулар өчен яшим. Лилия тормышта миңа таяна. Абый йортта юлаучы сыман тик йөри бирә. Миңа салынамы ул, белмим, берни кайгыртмый. Лилия: “Хисмәт, бозау саталар икән, алыйкмы?” – диде көзен. Үсеп килә менә. Олы кызны укытасы бар бит. “Берәр тонна бодай алу хәстәрен күр инде. Язын бройлер алырбыз”, – дию белән алып кайтып урнаштырган идем ашлыкны, инде кичә, шул ризыкка чебешләр дә кайтып җитте. Аллага шөкер, кирәкле кеше мин. Булдырганны күндәм генә эшлим, туганнарыма игелек күрсәтәм – риза тормышка. Мужигың эшләсен димим  инде. – Хисмәт әйтимме, әйтмимме дип көрсенеп куйды да: – Ә абый сөяркәсе белән дә, хатыны белән йоклый, тормыш кайгыртмаса да, гаиләсен хөрмәт итмәсә дә, – дип әйтеп салды. – Менә шул чакта инде мин язмышка үпкәлим. Минем дә кемнеңдер кадерлесе буласы, яратасы, яратыласы килә. Күп сөйләшә димә. Мин бары синең белән генә ачылып сөйләшәм. Син миңа бик якын кеше Зөлхәбирә. Һәм... бу сүзләр синең күңелеңдә дә бит. Эчке дөньяңны йозакта тотасың син. Сер сыйган кешегә ачарга кирәк аны. Авыр бит болай.

Зөлхәбирәнең күңел кыллары калтырап китте.

 – Авыр, авыр... Ә мин җиңел белән авырның аермасын инде күптән уйлый белмим. Киресенчә, авыр юл сайлыйм. Миңа җиңел юл кызык түгел, ахрысы... – Елмаерга тырышып, иреннәрен кыймылдатты, тик алар калтыранып тартылдылар гына.

– Авырлык куркытмый сине, шуңа шулай, Зөлхәбирә. Ышкыла ышкыла эт каешына әйләндең. Үз дөньяңа, уй-хисләреңә гомер буе тугрылыклы булдың. Берни үзгәртә алмады синең холыкны. Ә беләсеңме, бу яраклаша белмәү дип атала, Зөлхәбирә. Дөньялыкта бердәнбер ялгышың шулдыр синең. Ләкин ахирәттә моның белән югарылык тота аласыңдыр дип уйлыйм.

– Күңел кушканча эшлим.

– Иманың көчле синең. Син шайтаныңны җиңеп, Аллаһ кушканны үтәп яши ала торган кеше.

– Мин тәртип бозган юк бугай, Хисмәт.

– Син намазга баса ала торган кеше! Син булдырасың аны. Бу көздә мәдрәсә эшен башламакчы булабыз. Зиһенең бар, әйдә гарәп хәрефләрен өйрән! Чын дөреслек – Коръәндә, Зөлхәбирә. Ачы хакыйкатькә дә, кем әйткәндәй, төче хакыйкатькә дә җавап табарсың...

– Син таптыңмыни, Хисмәт?

– Таптым, Зөлхәбирә.

***

Гөлсу авырлы булып, декретка чыгарга җыенган  көннәр иде. Сабан туе комиссиясе эш турында сөйләшергә җыелгач, Суфия кискен тавыш белән:

 – Мин Зөлхәбирә белән генә концерт куярга җыенмыйм, читтән чакыртыгыз! – диде.

Комиссиядәгеләр, мәдәният йорты мөдиренең үзен эрерәк тотуын алдан ук тоеп, канәгатьсез утырганга: “эшең шул, куярсың” дигәндәй, ачуланып карадылар, ләкин каршы эндәшмәделәр.

Закирның: “Зөлхәбирә үзе бер концерт куя ул”, – диюе  Суфияне ярсытып җибәрде.

– Елына ике тапкыр театр куюдан, концерт саен ике җыр җырлап төшүдән гайре ни эшли ул? Борынына җиткән корсагы белән баянын күтәреп, бөтен эшне Гөлсу тарта. Әйтмәгәчтен дә, менә моннан гарык аннан, – дип, еларга җитешеп, муеныннан имән бармагы белән сызды. Комиссиядәгеләрнең күбесе имәнеп китте. Нәрсә бу?! Шул кадәр йөрәгенә үткән микәнни бу Зөлхәбирә? Нәселдән килгән каршылыкны да беләләр, “...әйтмәгәч тә” дип сөйләнсә дә, җае чыккан саен Зөлхәбирәне яманлап сөйләшкәненнән дә хәбәрдар иделәр, әмма бу дәрәҗәдә үк бер-берсен күралмау белән эшлиләрдер дип уйламыйлар иде.

Зилә авыр тынлыкны бүлде:

– Һәр эш урынының үз бурычлары бар. Зөлхәбирәгә карата да һәркемнең үз фикере. Без мәдәният йорты эшчәнлеген тикшерергә килмәдек. Сабан туе комиссиясе эше буенча җыелдык түгелме? Закир Надирович, Суфия кузгаткан мәсьәлә буенча, чынлап та, бер утырып сөйләшүегезне үтенәм.

Закир, беренче тапкыр кешенең әхлаксызлыгына эндәшми үткәреп җибәрү нәрсәгә китереп җиткерүен  аңлады.

– Суфия Мәхмүтовна, сез урыннарны алыштырып әйттегез ахры. – Сабырлыгы төкәнгән башлык бармакларын каты гына өстәлдә биетеп алды.

– Их, белсәгез икән, белсәгез икән... Миннән булсын яхшылык, ярар, әйтми калам инде... – Тетрәндергеч калтыравык тавыш, әйтерсең, Суфиянең йөрәк түреннән купты – мизгел эчендә күзләрен яшь каплады. Шул арада учлары белән битләрен сөртеп-сөртеп алды.

“Кай арада битләренә яшьләре тәгәрәде соң әле?” дип уйлап, Суфиягә кырын күз белән карады Зилә. Менә тамаша, менә спектакль! Янында утырган комиссия әгъзаларына күз салды: кайсы телефонында казына, кайсы, көлемсерәп, Суфиягә карап алды, иң кырыйда икәү үзара сөйләшеп утыралар – беркемнең беркемдә эше юк, теләсә ни әйтсен, ни теләсә, шуны эшләсен, имеш...

– Ачы хакыйкать бу, авылдашлар!

– Нәрсәне әйтәсең син, Зилә Шәриповна?

– Хак хаклый белмәү нигә алып баруын әйтәм. Хак хаклый белмәсәң, туган – көндәшкә, хезмәттәш – дошманга, эш урыны –  гауга урынына, мәдәни учак – көлгә, ә үзең кемгә  әйләнәсең икән? – Зилә каерылып сул ягында утырган Суфиягә карады, җавап көтте.

Суфия зәһәр караш белән карап торды да:

– Беләбез ничек эшләгәнеңне. Кеше тикшереп, акыл сатып утырмасаң да була!

Закир өстәлгә сугып алды.

– Суфия, сез нәрсә монда әрләш оештырасыз? Мәдәният йортына кеше җанына ял алырга килә. Бетте! Дөрес әйтәсез, Зилә Шәриповна, Сабан туе үткәргәч, Зөлхәбирә белән икесен бергә утыртып сөйләшәчәкмен. Ә кая соң ул Зөлхәбирә? Ник килмәде?

Суфия, эре кыяфәттә муерылып куйды:

– Бөтен нәрсәне мәктәп директоры белә, ник килмәгәнен аннан сорагыз! – диде ул тантана итеп.

Зилә, күзләрен зур итеп ачып, Суфиягә карады. Әйе, бу бәндә белән алыш-биреш ясама икән...

Бик кәефсез хәлдә Сабан туен үткәрүдә булган мәсьәләләрне хәл иттеләр.

Зилә Зөлхәбирәне мәктәпкә – үзенең эш кабинетына чакырды. Озак сүз башлый алмады. Зөлхәбирә йөзендә –коточкыч арыганлык. Ялгызлык газабы йөзенә ягылган. Әйе, кайбер сүзләрне  яңадан кабатлатты. Шуңа да ашыкмыйча сөйләште. Суфия белән мөнәсәбәтләрен сорашты. Зөлхәбирәнең бу турыда сөйләшәсе дә килми. Монда бернинди яңалык юк иде. Сүз барышында Зилә авыл советы башлыгының сүзендә тормавын аңлады. Шулай буласын белә дә иде.

– Кит син эшеңнән, дускаем! – диде Зилә.

– Әйе, күп тапкырлар уйладым. Тик мине эшкә тарткан күңелем гел җиңә килә, мин кабат бу уемнан кире кайтам. Мин мәдәният, сәхнә дип кенә сулыйм ахры...

Шулай дисә дә, ул бер ай элек район мәдәният бүлегенә гариза язып барып кайткан иде. Рус милләтеннән булган яшь кенә мөдир егет гаризасын канәгатьләндермәде:

– Мин сезнең турында барын да беләм. Сез нык эшлисез. Мәдәният-сәнгатьтә һәрбер кеше үзенчәлекле. Шулай  булмасак, эшли дә алмас идек. Барыбыз да ызгышабыз, хезмәтебезне яратканга, эшләвебезне дәвам итәргә бурычлы. – Үткер карашлы, нык, басынкы тавышлы мөдир, язган гаризасын күз алдында ертып ташлады. – Кайтыгыз! Сабан туе үткәч, гадәттә, безнең хезмәттә ярсу күңелләребез басыла төшә. Теләсәгез, ял алыгыз! Бар да яхшы булыр, – дип ышаныч белдереп елмаеп озаткан иде.

***

Сабан туе сәхнәсе – Минвәлинең әле кичтән генә тирес түккән, сабан туе иртәсендә шлангтан су йөгертеп, себерке белән себерә-себерә юдырган шәхси трактор арбасы – төш вакыты тирәсендә кызды. Җил дә булмаса эш бик җиңелдән түгел. Хәер, Зөлхәбирәгә аны уйлап торыргамы соң? Якын туганнары кебек күңеленә газиз үзешчән сәнгать осталары белән әвәрә килде. Һәрберсенең җаена торып, чиратлаштырырга тырышты.

Әй, авыл кешесе! Авылның ару белмәс талантлы кешеләре! Һәр авылдаш кебек иртәдән кичкә кадәр үз хуҗалыгыгызда, эш урыныгызда хезмәт итәсез, тормышны көчле ярату хисе сезне мәдәният учагында да ялкын кебек биетә. Авылым дип, халкым дип, бөтен кеше ирекле  ял итеп бәйрәм белән хозурланганда,  арба артында чыгыш ясарга чират тору да сезне ялкытмый. Сезнең тынгысыз, мәрхәмәтле йөрәк, милләттәшләргә бәйрәмчә кәеф бүләк итмичә торып, тирә-якка гүзәл ямь, күңелләргә җылы гамь салмыйча торып, тынычланмыйсыз сыман?! Мәрхәмәтле талант ияләренең халкы каршында Аллаһ өстенлек биреп бүләк иткән миссиясен үтәведер бу! Зөлхәбирә, бүләкләр арасыннан ничек тә яхшырак яулык эләктереп, җырчыларга бирергә тырыша. Ах, комиссиядәге бу усал Фирдинә апа! Ел саен шул сүзен әйтми кала алмый. “Гел җырчыга димәгән яхшы бүләк! Мин җырлый белсәм, гел җырлап торыр идем. Ходай биргән сәләт бит ул!” – дип кенә әйтеп куя. Югыйсә, Фирдинә апа да бик матур бии, моңлы итеп җырлый белә. Тик сәхнәдә җырлап-биеп йөрергә горурлыгы комачаулый. Ә үзе ни ди?!

Сәхнә белән мәйдан тыгыз бәйләнештә. Уеннар бик тә бөтереп алган мизгелләрдә, сәхнәдәге чыгышларның кайтышларын кертеп җибәрә. Кызмача килештән булганнарны сәхнәгә мендерми – тәртипне нык тота. Үз сүзе сүз булмаган әрсезләр, тозлы-борычлы сүзләре белән сыйлыйлар. Ияләшенгән лә, ел да булгалый: кайтканда йодрык болгап калучылар да бар. Рәнҗеми Зөлхәбирә, эшләгән кешегә һәрчак әр-хур эләгә. Эшләмәгән кешегә нинди сүз булсын? Шушы кадәр зур чараның сәхнәдә барышы аның кулыннан үтте. Суфия, их Суфия, синең бит музыкаль үзәк янында утырып, һичьюгында музыкаль бизәлешне генә алып барырга булса да, бурычың бардыр?! “Бозык пластинкада уйнаткыч энәсе гел бер урынга эләгеп, бер нәрсәне кабатлаган кебек, “минем бер минут вакыт юк!” диюе белән күңелне рәнҗетә. Ике җыр җырлап төшү белән үтә дә эшем кешесе булып, черт-черт фотога төшерә. Кирәкне дә, кирәк булмаганны да! Әйе, мәдәният мөдире булган Суфия дә, үсмер малайлар да, салмыш ирләр дә – кем кулында фотоаппарат бар һәркем туган-тумачаны, сәхнәдә чыгыш ясаучыны, капчык сугышында катнашучыларны да, колга буенча менеп, әтәч алучыны да, көрәшчеләрне дә – һәр күңелгә якын күренешне сурәткә төшерәләр. Сурәт кирәк! Эш күрсәтү өчен, шатлыкны уртаклашу өчен, истәлеккә саклау өчен!.. Сурәттәге дөнья, чынбарлык чагылышы булса да, чын түгел! Чын булган нәрсә кемгә, нәрсәгә? Күңелдә үпкәле хисләр булганда, әнә шушы сорау гел калка икән... Чын дөреслек бары Аллаһ хозурында гына кирәк булуына көннән-көн ышана бара Зөлхәбирә.

Бик тиздән атлар чабышы башланачак, диделәр. Әнисенең йоласын дәвам итеп, арттан килгән атка бәйләү өчен гел яулык, йә сөлге алып килә ул. Бәйләп килергә ничек тә вакыт табарга! Зөлхәбирәнең игътибарлап ат чабышын көтүе сөлге бәйлисе булудан гына түгел иде: әтисе тәртә арасына өйрәткән Акбүзе ел саен чаба – аны күрми калу Акбүзгә хыянәт итү булыр иде. Бер ай элек үшәнләгән кебек күрде ул аны. Ялтыр күзләре белән Зөлхәбирәгә кызганыч  итеп караган кебек тоелды. Аны, өйрәтүен генә әтисе өйрәтте, алар классыннан бер ел югары укыган Шамил җикте. Соңгы елларда ул гел ахырдан килә. Яше дә шактый шул...

 Кемдер атлар килә дип кычкырды. Халык, мәйданнан аерылып, юл кырыена таба йөгерә башлады. Хатын-кызлар кулында яулык, ак сөлгеләр җилферди. Биектән, сәхнәдән, яхшы күренә – Акбүз дүртенче килә. Ул үзе генә шундый аксыл төстә, шуңа аны ерактан ук шәйләп була. Күңелгә шатлык хисе тулды. Юртакка көч биреп, үзенең йөрәге ярсып тибә. Акбүзне бер-бер артлы узып китә башладылар. Ул гадәттәгечә иң ахырга калып килде. Юк, Акбүз әллә ничек башкача. Нишләптер юлдан читкә тайпылды. Шамил, аны чыбыркысы белән сыйлады. Зөлхәбирә үзен көчкә тыеп тора. Әйтерсең, ул камчы үзенә килеп төшә, йөзен чыта. Күзләре белән “Кыйнама!” дип ялвара. Нидер бар монда, Зөлхәбирәнең йөрәге сизә. Көтелмәгән хәл булыр кебек. Акбүз башын кискен чөя дә чөя, өзлексез тыпырдый. Бераз тынычланган, яшьлек дәрте уйнап торган юртаклар, мәйданга керделәр. Һәркем атларга мөкиббән. Зөлхәбирә өзәләнә генә: сәхнәне дә ташлап булмый – мөһим вакыт – җиңүчеләрне бүләкләү. Үзе дә Акбүздән ким тасырдамый – Акбүз өчен борчылып, аны да күзәтергә өлгерә. Җиңүче атлар мәйдан әйләнәләр. Өзлексез баш игиләр. “Менә күрдегезме – гасырлардан килгән гореф-гадәтләрне дәвам итеп, сезгә бәйрәмчә кәеф өчен юртып килдек”, – дияләр төсле. Зөлхәбирә артка борылды: Акбүз  җиргә тезләнде, аннан ятты ук. Зөлхәбирә арбадан сикереп төште. Туфлиен салып, яланаяк Акбүзгә таба чабып китте. Ак күбеккә баткан Акбүз авызыннан ак күбек ага.

– Яткызмагыз, ничек тә аягүрә бассын! Янып үлә бит! – ди авылдаш агай.

Шамил, теләр-теләмәс  чыбыркысын сыза...

– Кыйнама! Акылсыз түгел бит ул, димәк, җитешкән инде...– ди кайсыдыр.

 – Акбүзкәем! Үлә күрмә! – Зөлхәбирә үзен тыя алмый, елый. Аны кемдер беләгеннән читкә таба тарта. Акбүз кызганыч итеп карады да, бер тапкыр алгы аякларына тезләнеп басарга тырышып карады, тик кабат авып китте. Аз гына ятты да күзләрен ачмаска япты. Зөлхәбирә елый-елый яулыгын да Акбүзгә бәйләде һәм ул да юртак дуамаллыгы белән чабып сәхнәгә менеп китте. Бөтен дөньясына рәнҗеде. Нигә авырган атны чаптырган Шамил? Катнашмаска иде!..

Үзе Сабан туен алып барды, ә уйлары Акбүздә иде. Атны тиз арада кеше күзе күргәнче, Чишмәлек тирәсендәге ермакта трактор арбасына авыштырып керттеләр дә, алып киттеләр. Сәхнә биеклектә булганга, бу хәлләр аңа яхшы күренде, ә мәйдан тирәли җыелып баскан халык бу хәлләрдән бихәбәр иде. Әйтерсең, гомер буе Балантаулылар йөргән сукмактан Акбүз исемле ат кадәр ат – эш аты йөрмәгән, аны күрмәгәннәр. Халык шат! Бу хәлне күргәннәре дә инде көр күңелдән бәйрәм итәләр. Нидер дөрес түгел бу җиһанда!

Йә, Зөлхәбирә, синең эшең шул, авылдашларың шулай шат-көр күңелле булсыннар! Онытырга тырыш! Салкын акыл бар вөҗүден яулады. Халык көйләренә тезмә башкарды. Үзе җырлый, үзе күзәтә. Суфия комиссия тарафларында, Закир Надирович янында бөтерелә. Нигә монда түгел ул? Ул түгел идеме соң, комиссия алдында, бер Зөлхәбирә белән генә Сабан туе алып барырга җаваплылык алудан тайчынучы? Барлык эшне бер Зөлхәбирәгә тапшырган түгелме соң? Чишмәлек буе Сабан туе Балантау халкыныкы, авыл мәдәнияте кемнеке? Кем мәдәниятне ярата – шуныкы, әйеме, Закир Надирович?!

Зарланасыңмы, Зөлхәбирә? Син Закир абыеңа бер тапкыр зарланган идең бит инде. Авыл советы башлыгын күз карашы белән эзләп таба, әнә шулай эчтән генә сөйләшеп ала Зөлхәбирә. Ә теге юлы:

– Бу мәдәният Балантауга кирәкме? – дип сорады ул аннан.

– Сиңа кирәк ул, беренче чиратта! Ул синең сулышың, синең ипең ул! – диде тапкыр Закир Надирович.

Ах! Ничек тыныч, матур, зирәк хәл итә, әйеме? Сарык та исән, бүре дә тук. Ә нәрсә дөрес түгел?! Мәдәният Зөлхәбирәне, әйе,  сулата, ашата... Ә Суфияне? Аны Минвәли яшәтә... Нигә аңа мәдәният? Мин беләм сине, Закир абый! Әйе, ярашу синең өчен яхшырак! Ә Зөлхәбирә эшен яратудан дөрләп яна. Ташлый алмый – булдырганча барысына да өлгерергә тырыша. Әмма бик арый бу Зөлхәбирә исемле эш аты. Мин дә Акбүз кебек янмаммы икән? Аңлыйм ла, Акбүз урынына да бит башка эш аты булачак. Ә иртәгә, вакытлыча гына, чыгымлаган атны да җигеп торырлар. Тормыш дәвам итә, Сабан туе да үз уңаена гөрли:

Көне нинди матур бүген

Нурдан күзләр чагыла,

Һәр җирдә уен-көлке

Матур җырлар агыла.

Бәйрәм ахырына таба борын, битләр, беләкләр кояшта пешкәнгә – нык янды, иртәнге сәгать җидедән мәйданга килеп ашарга да ара табылмаганга, ашказаны сулкылдады. Ул аяклары арыганга, үкчәле туфлиләрен салырга мәҗбүр булды. Җирдән түгел, мамыктан атлый сыман... Тау кадәр эш өстән төшкән: ел буена көткән, меңләгән тамашачысы булган зур бәйрәмне иярләп-буйсындырып, ә үзе туарылып, хезмәтенә шөкер итеп, акрын гына җәяүләп кайтты ул. Япа-ялгызы! Ни ире, ни баласы, ни туганы юк Зөлхәбирәнең! Бу яшьтә, дус булырлык ялгызак кеше ни хатын-кыз затыннан, ни ир затыннан була алмый икән...

Даими киеренкелектән, туктаусыз хәрәкәттән тән арыган, утырсаң, тора алмассың кебек. Ләкин аз гына да утырып торасы килми – күңелдә җиңү тантанасы бар! Әнә шул хис аяк астындагы җирне кабарып торган ак болытларга әйләндерә. Әйтерсең, син атламыйсың, аяклар үзләреннән үзләре баралар. Син барлык сәләтеңне, тырышлыгыңны биреп халыкның ел буе көткән милли бәйрәмендә авылдашларыңның рухи дөньясын бөтәйтеп кайтып барасың... Никме ун явыз ун йодрык болгап кычкырмый – син көрәш мәйданындагы баш батыр белән бер югарылыкта! Татлы да бу хис, ачы да! И, сәнгать, и мәдәният! Күпме җанны йомычкадай үзеңә бөтерәсең, әвәрә китереп, әйләндерәсең-тулгандырасың да берни булмагандай яр читенә чит итеп чыгарып куясың... Мәдәният дөньясында булган ачы хакыйкать шушы үзедер!..

 

Ябылган ишек

 

Алтын көз килде табигатькә. Җиһанга моңсулык иңде. Баланлы тавының агач-куаклыклар хуҗа булган ягына сары ягылды. Авылның иң кырый урамы турысы ул! Зөлхәбирә шул урамда яши. Нәрсәдер үткән, китеп бара дип аңлаган халәттәнме икән бу моңсулык?! Кышлар килеп, язлар да җитәр. Кабат җәе дә килә ләбаса. Адәмнең җәйдән китәсе, яшеллек белән саубуллашасы  килмәү шаукымыдыр ул бәлки? Ә бәлки булганны югалтасы килмәүдер? Балантаулылар Чишмәлек ягына барып, Баланлы тавының янар җимешләре – баланнар да җыеп кайттылар. Зөлхәбирә дә әнисен искә ала-ала күп итеп җыйды. Инде күптән бу юлдан сыер савучылар да, малларга ризык ташучы трактор-машиналар да үтми. Кайчандыр тезелеп торган җиде ферманың нибары берсе кукраеп утыра. Халык анысын сүтеп, кирпечләрен ташырга шүрләде бугай. Анысында мәчет төзелгәнче гает намазларын укыйлар иде бит. Бу яклар тып-тын калган. Зөлхәбирә тау өстеннән Чишмәлек ягына озаклап карап торды. Барып карыйсы, бер генә уч су уртлыйсы килде. Челтерәп агуын ишетмәс ишетүен, ерганаклардан ерганакларга  ашыга-ашыга агуын карап ләззәтләнсә дә, бик риза үзе. Зөлхәбирә вакыт җиткерә алмый. Нигә ике көнгә бер төн генә булмаган икән ул? Шулай дип уйлаган чаклары күп аның. Арт бакчасында күп итеп бәрәңгесен үстерде, берәмләп карап тутырып, базга урнаштырды. Бу базга гомерендә якын килмәс кебек  иде ул. Тормыш ул туктаусыз дәвам итә, ә күп нәрсә үз урында кала икән.

Җиләк-җимеш бакчасында җирне көздән казып калдырырга булды. Быел да күп уңыш алды, берсен дә әрәм итмәскә тырышып, салатлар, компот-варенье ясады. Ашап бетерә торган түгел, шулай да, Аллаһ биргән нигъмәтне җыймыйча калдыра да алмады. Хәбирнең тау арты авылында яшәп ятуын белә. Рәнҗеми ул туганына. Аның күңеле рәнҗи белми инде, вакыты белән бары әрни генә. Димәк, хатынын ярата, гаиләсен саклый.

Театрда яңа сезонны башлап, яңа мелодрама буенча рольләр бүлештеләр. Өйрәнәләр. Әлегә ныклап торып репетицияләр башлаганнары юк. Балантау авылы хуҗабикәләре, аның кебек үк, кышка әзерләнәләр, “клубка чыгарга вакыт юк” дип җавап бирәләр алар. Аллага тапшырып, “Тозлы алма” мелодрамасының премьерасын сәхнәгә куярга әзерләнә Зөлхәбирә. Исемен үзгәртсә дә, телдә һаман “тозлы алма” булып йөри ул. Җырчы Салаватның мәгълүм җырына салыпласаң, алсу алма түгел мәдәният тормышы – тозлы алма! Суфияне Гөлсу гына авызлыклап торуын аңлады ул. Сәнгать җитәкчесе вазыйфасына Рәмис керешкәннән бирле, берни ошатмый, гаеп табып коллективтагы һәр сүзне күпертеп, халыкка ирештерә, юктан да ярсый. Рәмис астыртын гына көлә дә чыгып югала, я ишетмәмешкә салына. Зөлхәбирә телсез – шулай кулайрак. Театрдан бушаганда, күп итеп әдәби китаплар укый. Китап уку яралы җанга дәва икән. Нигә моңарчы укымаган ул аларны? Әйе, ул бит гел сәнгать җитәкчесе Гөлсуга булышып килде. Ә хәзер Рәмискә булышу да кирәкми, чөнки үзбаш берни үткәрми.

Өлкәннәр көнендә Зилә, мәктәп ашханәсенә барлык өлкәннәрне җыеп, чәй табынында сыйлады. Зөлхәбирәне кибеттә күргәч:

– Рәмис барыбызны да җырлатты, биетте, – дип балкыды Мәүва апасы. – Нишләп, кызым, берәрне җырлап китмәдең? Сораган идек, катнашмады, – диде Суфия. Мин бит елга бер шул картлар көненә генә барам, килергә иде...

“Катнашмады түгел, катнаштырмады”, – дип дөресләп тормады сүз үрчетеп, бары, елмаеп: “Авырма, бәйрәм белән!” – дип, Мәүва апасын яратып кочты.

Җан әрнүен басу өчен, китапханәгә кереп, классикларның бер кочак китабын алып чыкты Зөлхәбирә. Дөньяның гаделсезлеге җанына уралган саен кулына китап алды ул. Аз гына укыганда да күңеле сафланып, яшәү дәрте кабынды. Аңлашыла, эштән читләштерү вәзгыяте ачыктан-ачык бара. Читләшә дә бара бугай инде. Эш дәрте бөтенләй була алмый бу җирлектә. Зөлхәбирә көн дә эшкә килә, кулына әдәби китап ала – саф дөньяга чума. Сәгатьләр үтә. Эш вакыты тәмамлана. Сәхнә утын сүндерә... Көн дә шулай. Зөлхәбирәне вөҗдан газабы борчый.

“Зилә-ә! Мин тагы берни эшләми утны сүндердем. Мин үземне яратмыйм!..” – Кайтышлый телефоныннан классташына смс яза. Җавап озак көттерми: “Ярат!!! Алдагы эшләреңнең ләззәтен кичер!..”

 Көннәр әнә шулай үтә. Район смотр-конкурсына Суфия бик тырышып әзерләнде. Урын яулап кайта алмагач, кәефе төште. Атна-ун көннән күрше районда булачак “Татар җыры” бәйгесенең зона турына да Балантаудан катнашучы соралганын мәктәп укучыларыннан ишетеп белде. Ике дистә ел эшләп, мондый киеренкелектә хезмәт иткәне булмаганга, Суфия аһ-зар итте. Ахыр чиктә, Рәмисне булдыксызлыкта гаепләде. Ир кеше белән әрләшүнең тәмен тапмадымы – ул канәгать түгел иде. Авыл советына кереп, Зөлхәбирәне берни эшләмәүдә гаепләп чыкты. Шулай да, конкурска җырга оста ике мәктәп укучысын алып, кичләрен репетициягә йөри башлаганнар иде. Тик репетиция эш вакытына кадәр бер сәгать алдан билгеләнгән. Зөлхәбирә сәгать җидедә эшкә килгәндә, ул ишекне шапылдатып бәреп, кайтып китә. Бу ни бу? Бер сәгатькә килеп эшли, аннан бикләнер алдыннан ярты сәгатькә килә. Бик төгәл, хуҗалыклы, кайгыртучан образны ачып салу өчен театрда гына кулланыла торган хәрәкәтләрне килештереп: кат-кат утны сүндерүен, ишекне бикләгәч, бикләгәнме-юкмы икәнен кабат тартып карап, мәдәният йорты ишеген үз куллары белән бикләп кайта. Зөлхәбирә кайчак, кичке унга кадәр эшен төгәлли дә алмый. Минутында бикләргә кирәген әллә ничә төшендерде. Әйтүе генә итагатьле түгел. Я “эшләгән кеше сыман утырсың инде” дигән мыскыллы-өстен таләпчән караш ташлый да: “Әйдә-ә, чыгасыңмы әле си-и-н?” – дип, үкчәсенә каты итеп басып китә. Бик тиз киенергә кирәген белә Зөлхәбирә, юкса кешелексез адым ясап, яшьләр алдында уңайсыз хәлгә калдырачак. Ә яшьләргә ни? Һәр нәрсәдән кызык, күңеллелек эзли торган чак!..

Зөлхәбирә кич эшкә килгәндә, Суфия, утларны сүндереп чыгып, ишекне тыштан бикләргә җыена иде. Ике үсмер кызның берсе Зөлхәбирәнең килүен әйтте булса кирәк, борылып карады да, йозагын кире ишек тоткасына элде. Зөлхәбирә исәнләште, кызлар да Зөлхәбирә белән исәнләштеләр. Зөлхәбирә, гадәттәгечә, ишекне ачык калдырып, фойеда ут алырга юнәлде. Шул чак тышкы ишек шап итеп ябылды. Фойеда тәрәзәләр юк иде – дөм караңгыда торып калды Зөлхәбирә. Клубны тышкы яктан ачкан кеше, ишекне ачык калдырып, башта ут кабыза, аннан ишекне барып яба иде. Ничә еллар шулай. Чөнки ут кабызу урыны урам ишегеннән ерак – фойе түрендә. Зөлхәбирә курыкмаса да, авыр хис кичерде. Дөм караңгы бинада дүрт як стена уртасында берүзе басып калды. Каядыр алдарак – ут кабызу төймәсе, арткы ягындагы ишек артында – ай яктысы. Кая карасаң да, кап-караңгы –  боларның берсе дә күренми. Атлап кергән юлы белән ишеккә таба атлап китте. Кулы стенага тиде Әмма бу ишек түгел иде. Каушап кыекка атлап киттем микәнни? Капшанып аз гына сулга китте – юк бу торбалар, димәк, уңга таба барырга! Караңгылыкта стена капшап ары китте. Тик ишек кенә тоелмады. Шул чак җиһан көчле итеп черелдәргә кереште:

 – Ч-ч-ч, щ-щ-щ, ч-ч-ч, с-с-с, ч-ч-ч...

Күзләргә кайнар яшь бәрде, күңелне курку биләде. Баштарак туган коточкыч шомны бастырып күңелдә хурлыклы хис барлыкка килде. Чыгу өчен ишек тә мөһим түгел иде, ачыргаланып кычкырасы килде. Зөлхәбирә кабат үзен йөгәнләде: мин чыгу өчен  ишекне табарга тиеш! Инде каушап, югалып калып, дүрт як стенаның кайсы кай якта булуын да онытты. Күп вакыт үткән кебек булды.

– Ч-ч-ч, щ-щ-щ, ч-ч-ч, с-с-с, ч-ч-сь...

Дөм караңгылык! Зөлхәбирә, чарасыз калып, стенага арты белән сөялде. Стена кузгалып киткән кебек булды. Ул кулы белән этеп җибәрде. Ишек ачылып китте. Ачылды да, Зөлхәбирә, бу караңгылыктан котылуына сөендеме – ник чапканын да аңламастан, йөгереп китте. Әле Суфияләр клуб сукмагын чыгып та җитмәгәннәр. Шомлы мизгелләр шундый  озак кебек тоела. Күңелен биләгән хурлыклы зил-зилә кинәт ныклык  белән алышынды. Ул йөгереп килде дә Суфиянең беләгеннән тотты.

– Син! Нишләвең бу?.. – Ярсыган күңелен көч-хәл белән җиңде. Йөрәге дөп-дөп тибә, теленә килгән сүзләрен әйтә алмый. Аның каравы Суфия вәкарь белән:

 – Ник, нишләгән инде мин? – дип сорады.

Ике кыз, кызыксынып, аларны күзәтә. Ачудан ахыргы сүзләр – тел очында:

– Син, син... – “Әйтмә, ярамый, Зөлхәбирә! Каршыңда үсмер балалар!” – Син нишләгәнеңне белеп эшлисеңме? Нигә яптың ишекне? – дияргә генә мәҗбүр булды.

Суфия кызларга теләкләшлек эзләп карады да:

– Менә хикмәт! Ишек тә ябарга ярамый инде моңа? – дип мыскыллы елмаеп  кайтыр якка ыргылды...

Рәнҗеде, чын күңелдән рәнҗеде Зөлхәбирә.

Иртәгесен эшкә бармаска булды. Кешелексезлеккә күңеле бозланып катты. Әмма бүгеннән районга гаризасын тотып чыгып китәргә мөмкинлеге булмады. Кайчандыр өйдән эшкә алып килгән әйберләрен алып кайтырга дип, төшкә чаклы клубка барып килергә булды. Районнан киләселәр икән. Аны почтага очраклы гына  сугылганнан белде. Лилия бик кызык кына итеп:

 – Бәй, Зөлхәбирә, Суфия бер атна көтә ич инде. Клубтан кайтып та кергән юк, ди. Тикшерү хәтле тикшерү киләсен дә  белмисеңмени соң син? – диде.

(Дәвамы бар)

Реклама