Логотип Казан Утлары
Роман

Зәңгәр кыңгыраулар (дәвамы (14))

Башыннан УКЫГЫЗ

Алсу алмалар

 

Азан  яңгырау белән Маша үзен тынычсыз тота. Утыз ел элек Мәхмүт салган өйнең идән сайгаклары Маша дык-дык итеп басканнан шыгырт-шыгырт килеп ыңгыраша.

– Китәм мин. Дура что ли мин монда торам?!

Хәбир җайларга тырышты

– М-маша! – Хатынының иңбашына акрын гына кулын куйды. – Н-нәр-сә җ-җитми со-соң с-сиңа? Ак-чам си-синең ку-кулда. Гел с-синең к-квартирда то-торып бу-булмый и-ич инде. М-мин ш-шәһәрне яа-аратмыйм.

 – Яа-яа-яа-а яратмыйм!! – Хәбирне мыскыллап кабатлады. – Ә мин яратам что ли бу авылны? Яратыр да идем, бу өй синеке түгел, Зөлхәбирәнеке. Ну нәрсә инде бу?

– Маша, мин сезгә үз акчама пристрой салып бирдем. Синең анда яшисең килмәде. Бер ишек кенә алып куя ала идегез бит. Анлык кына акча бар бит, икегез дә эшләп торасыз.

Маша башын тотып, җил-җил атлап, түрдән ишеккә таба әрле-бирле йөреп тора:

– Китәм! Йөрәгемә ятмадыгыз! – Хатын сумкасына барып ябышу белән Хәбир аның юлына аркылы төште. Аш-су бүлмәсеннән олы якка таба этеп кертте. Ишекнең келәсен төшерде. Зөлхәбирәгә ни сөйләшкәннәре аңлашылмады. Хәер, кызыксынып тыңламады да. Әйтер сүзләре күп иде Зөлхәбирәнең, барысын да эчендә калдырды. Бик яхшы белә, аңа китү өчен Зөлхәбирәнең кискен сүзе генә кирәк. Әйтмәде. Мария, тавыш чыгарасы килеп, бик өтәләнде. Болай гына китәргә яхшысынмый иде булса кирәк. Күптән аңлашыла: Зөлхәбирәнең үзенә бу йорттан кая булса да китәргә кирәк. Ике тәкә башы бер казанга сыймый. Кая китим? Кая? Әллә соң чынлап та Булатка барып торасымы?

Өйдә киемнәр шкафы берәү генә иде. Ул да алгы якта. Сарайдан кәгазь буш тартмалар алып керде дә, әле яңа гына алып чыккан киемнәрен шуңа тутырып, күптән түгел генә кредитка сатып алган диван артына шудырды. Күтәрелеп  карамаса да, күреп торды Зөлхәбирә, Маша аны алгы яктан масаюлы караш белән озатты. Кайчан, ни өчен арадан кара мәче үтте соң? Сәбәп бер генә иде. Үзенчә, бары үзенчә кораштырасы, үз кулына алып яшисе килә. Барын да үзгәртеп корырга: татар рухы сеңгән шамаилле стенаны, кашагалы челтәрләрне алыштырырга тели. Ә әнисенең төсе – кызыл яран гөлләр күптән инде корыды. Хисмәткә суйдырган бисмиллалы тавык-каз итләреннән пешергән токмачлы ашлардан ирен биздерергә бары Зөлхәбирә комачаулый ләбаса. Ничек тә тизрәк эшкә китәргә кирәк! Бәлки әле түр як почмагына үз алласын да урнаштырасы киләдер. Кем белә? Кем белә...

Ул ашап та тормады. Тизрәк чыгып китте. Клуб ишеген ачып кергән генә иде, Рамил килеп керде. Гадәттәгедән корырак исәнләште. Торбаларны тотып карап чыкты. Зөлхәбирәнең үз хәле хәл иде, Рамилгә эндәшергә ашыкмады. Рамил, сынап карап торды да әйтеп салды:

– Синең кешедә ни эшең бар? Ник тыкшынасың кеше тормышына?

Тетрәнеп китте Зөлхәбирә.

–  Барыгыз да шулай дип җанга тиясез. Кайсыгыз килеп күрде Хәбир белән Маша тормышын болгатканымны? – Ярсыды, Зөлхәбирә. – Минем алар арасына кергәнем юк! – дип кычкырды.

– Нәрсә-ә? Нинди Хәбир-Маша сөйлисең? Ник Гөлсуны миңа каршы котырттың дим мин сиңа?

Зөлхәбирәгә әле генә аңлашылды. Һәм нык кына ачуы килде.

– Гөлсу эт түгел котырырга.

– Һе, шулай диген, ие! Зөлхәбирә апа риза түгел, ул әрли, – диде. Сиңа ни кирәк соң? Җүнле булсаң, син кияүгә чыгар идең. Кыргый! Ни хатын син, ни кыз! Йөрисең шунда живое существо булып...

“Ш-ш-ш, ч-ч-ч, сь- с-с-с, зь-з-з-з...”

– Үзең әйтмешли, синең ни эшең бар миндә?

– Кысылып йөргәнче, үз тормышыңны булдыр башта! Аның үз апасы бар! Син кем соң?

Йөрәк тә дөп-дөп итеп тибә, аның тавышын колак төбендә сызгырган, чыкылдаган, ысылдаган тавышлар күмә. Зөлхәбирә кайнарлануын тоя, сизелерлек итеп куллар, тез башлары калтырый. Ул стенага сөялде. Рамил ишекне каты итеп ябып, чыгып китте. Күпме басып торгандыр, култык астына ак төргәк кыстырып, Булат килеп керде.

– Хәерле кич, Зөлхәбирә! – Йөзе балкып тора Булатның. Мәһабәт буй-сынына яшел курткасы үзенә уң яктан караганда шул кадәр килешле, сул кул җиңе кесәсенә тыгылган.

– Нишләдең син? Әллә елыйсың инде.

– Еларсың да... Әйдә, сәхнәгә менәбез!

– Ни булды, авырыйсың мәллә соң?

– Юк, авырмыйм. Елыйсым килде дә  еладым.

– Алай итмә инде. Кара әле! – Булат ватман кәгазен өстәл өстендә таратып җибәрде. Зөлхәбирә үз күзләренә ышанмый торды. Дүрткә бүленеп ясалган  дүрт  рәсемнең берсе үзенең портреты иде. Бармаклары белән портреттагы сурәтен, аерым алганда, сак кына борынын тотып карады, битләрен сыпырды, озаклап серле күзләренә карап торды. Рәсемнәр барысы да гади карандаш белән ясалган иде. Икенче рәсем кыңгырау чәчәкле Баланлы тау итәге. Тагын берсе агач кисмәк һәм анда помидормы, төсле булмагач, белеп булмый. Ә тагы берсе соры таулар, кыялар, винтовка, пушкамы соң? Зөлхәбирә хәрби техникаларны төгәл белми, сорыйсы да килми.

– Булат! Кәефем генә юк, искиткеч булган бит. Гади карандаш белән ясалган бит болар. Ә ник ясамадың моңарчы?

– Яса диюче булмады. Яса дидең – ясадым. Яшисе килә башлады.

– Булат! – Зөлхәбирә Булатның эчкерсез күзләреннән яклау, ярдәм сорый. – Булат! Сезгә килергә буламы?

 Егет көлеп куйды.

– Ничек булмасын инде? Кил, Зөлхәбирә! Хәбир белән, хатынын да алып килегез! Рәхәтләнеп сөйләшеп утырырбыз.

– Булат! Мин үзем генә киләм... – Зөлхәбирә Булатның сыңар кулын тотты. – Ярыймы килергә? – Ах, ничек әйтәсе соң?

– Кил дим бит! Кәгазь алып кил әле, булса.

– Кәгазь? Ярый! И-и Аллам...

– Пьесаны яздыңмы әле, Зөлхәбирә?.

– Икәү язабыз!..

– Юк инде, үзең генә яз. Зөлхәбирә! Син бит әйтмәдең, ошадымы мин ясаган портрет?

– Син ясаган бөтен нәрсә ошый миңа.

– Рәхмәт! Мин тагын ясармын. Зөлхәбирә, алма алып килдем, аша. – Булат барлык кесәсеннән алмалар алып, өстәлгә тезә башлады. Алсу төстәге алмалар белән өстәл өсте тулды.

– Булат! Миңа алмалар кирәкми! Миңа... беләсеңме нәрсә кирәк?

– Юк шул, белмим.

– Миңа берәр егет кирәк!

Булат бик оялды. Битләре кызарды.

– Театр уйнаргамы? – дип сорап куйды бераздан.

– Гафу ит яме.

– Шаярып сөйләшәсең, беләм.

– Шаяртудан ерак...

– Портретың ошамады ахры. Кәефең китте. Ошамаса да, син мондый түгел идең. Мин  чыгарамдыр инде ачуыңны.

– Ак кәгазьгә мине ясагансың... Башлыйсы иде тормышны ак кәгазьдән...

– Сәер син... ашап җибәр әле берәр алма. 

–Алма-алма, түгәрәк алма!

– Зөлхәбирә! Менә бу рәсемдә тозлы алма кисмәге.

Зөлхәбирә шомланып куйды. Рәсемгә күз төшерде. Әйе, кисмәк, кисмәктә тозлы алмалар кебек...

– Булат! Син кисмәктә тозланган алмалар кайда күргәнең булды?

– Сугышта, Чечняда!

 Зөлхәбирәнең баягы ташкын хисләре чигенде. Ул Булатның көрән күзләренә бакты.

– Чечняда да алма тозлыйлармыни? Мин аны минем әти белән әни генә тозлагандыр дип белә идем.

– Мәктәпкә керәсе елны мин әтигә ияреп килдем сезгә. Баз ачкан вакыт иде бугай ул. Мәхмүт абый безгә кисмәктән пакетка тутырып тозланган алмалар биреп җибәрде. Беренче тапкыр шул чакта авыз иттем. Икенче тапкыр... Тау астындагы бер авылны чистартырга килгәч, бер карттан ризык бирүен сорадык. Подвал сыман җиргә таба янтаеп төшеп киткән ишектән кереп, шундый алмалар алып менде. Безгә ул җитмәде дә. Беребез төшеп, кисмәге белән алып менде. Тәүлек буе ач булганга,  ярты кисмәк алма ашап бетердек. Иркенәеп киттек, сизгерлек артка чүкте. Менә шул ашау белән мавыгу күпләребезнең гомерен кисте, мине кулсыз калдырды. Картның җимерек йорты нигезенә мина куелган булган...

Зөлхәбирәнең кайнар хисләре сүнүгә таба бара иде. Ул Булатның сөйләгәнен салкынлык белән тыңлады, йөрәгенә үткәрмәде. Эшкә Гөлсу килеп керде. Зөлхәбирә  кызга рәнҗеп карады. Бигрәк, бигрәк вакытсыз йөри инде! Гөлсуның кәефе һәрчактагыча яхшы иде. Ул Зөлхәбирәнең күңел халәтен күрмәде дә, тоймады да.

– Алсу алмалар! Их! Ашыйммы берсен?

Булат  Гөлсуга арадан иң матурын, кызгылтын алып бирде.

– Нәрсә сөйләшә идегез?

Кызның биредә булуына Зөлхәбирәнең ачуы килде:

– Тозлы алма турында сөйли иде, – дип үтә дә коры итеп җаваплады.

– Кара, апа, Халисә апа безнең әти үләм дигәндә  тозлы алма ашыйсы килә дигәч, керәчинле базда янып үлгән бит име? Мин кечкенә идем.

Ах, ничек турыдан бәреп сөйләшә бу Гөлсу! Аз гына да авыр булыр дип уйламый микәнни? Юк, Зөлхәбирә, үпкәләргә кирәкми, эчкерсез җан бу! Күңелендә аз гына да каралык юк...

Гөлсу, ике ягы да өскә таба бөтерелеп күтәрелеп торган ватманга карап катты.

– Ай, әллә апа син инде бу? Ай, әллә, Булат абый, син ясадың?

Булат оялчан гына караш белән Гөлсуга карап елмайды.

 – Искиткеч! Нәкъ син бит бу, Зөлхәбирә апа! – Гөлсуның битләре алсуланып килде. Ул урындыкта утырып торган Булатны иңбашларыннан кочты. – Булат абый! Мин сине шундый оста дип уйламаган идем. Вәйт молодец икән син!

– Рәхмәт, Гөлсу! Сине дә ясармын!

– Чынмы? Яса әле, яме! – Булатның кулсыз иңбашына яратып шап итеп сугып алды.

Зөлхәбирәнең күңеле сулкылдый.

Гөлсу белән Булат, тын калып, бер-берсенә караштылар. Зөлхәбирә гаҗәпләнеп аларга карады. Гөлсу имән бармагын өскә күтәрде – шыпырт, дәшми торыгыз диюе.

– Суфиянең каблуклы сапажки тавышы бу! – Булат серле генә елмаеп куйды.

Зөлхәбирә, колак салып тыңлап караса да, ерактан бернинди тавыш ишетмәде.

– Тыс-с! – дип бармагын ирененә тидерде Гөлсу.

Ул да булмады, Суфия килеп керде:

– Штатта тагы бер кеше бар ахры клубта.– Кинаясен шаян тонда җиткерергә тырышты бугай.

Һәрхәлдә Булат уенга алды, көлеп җибәрде:

  – Мине дә эшкә алдылар әле, әйе. Художник итеп.

– Ә нигә? Шәп булыр иде ул. Театрга декорация кирәк. Хәтта афиша язарга да матур язучы кирәк. – Гөлсу, куанып, шулай дип әйтеп ташлады.

– Үзегезне кыскартмасыннар, җанкисәкләрем.

– Апа, кеше куркытып утырма инде.

– Бөтен җирдә кыскарту бара. Хозрасчет дигән сүз сөйлиләр әле анда. Үз клубыңны үз счетыңда асрыйсың. Зөлхәбирә! Миндә әндри казнасы юк. Вак-төяккә никадәр акча китә, син белмәгәч тә. Бу ватман кәгазен карандаш очлыйсы килеп сызгаладыгызмы соң? Ачуым килмәс иде гуашь белән берәр рәтле рәсем ясасаң. – Суфия билдән бөгелеп кулын кылыч селтәгән кебек селтәде дә: – Минем бер тиен акчам юк! Кемгәдер кулы кычытканнан рәсем ясарга өләшәсең килә икән, үзең сатып ал! – дип, үтә кырыс чырай белән Зөлхәбирәгә үтәли тишеп карады.

– Ай-яй, апа! – дип кычкырды Гөлсу. – Кит инде! “Мин – директор!” дигәч тә, син, ул кадәр... Кит инде!.. Җизни генә бозып бетерде сине, гел җаеңа ятып.

– Бу – эш урыны! Апаң да, җизнәң дә юк! Телеңә салынма! Менә сезгә положение. ТАССР оешуга 90 еллыкка берничә  мероприятие уйлашыгыз! Миңа әйтерсез! Планга кертәм.

Зөлхәбирәнең йөрәге, Булатны кызганып, яфрак сыман лепердәде. Моннан чыгып кына китсен дип, бер каршылыксыз, положениене үз кулына алды.

Суфиянең эчендә йөрткән сүзләрен коясы, ызгышасы килә. Башка вакыттагы кебек тиз генә чыгып китмичә, күзләре белән тирә-якны тикшерә. Ни әйтерләр? Моны бик яхшы сизде Зөлхәбирә, ул да эчтән тантана итте: “Мөмкинлек булмас сиңа! Ач кала күңелең!..” – диде күңеленнән генә. Сүз әйтүче булмады, хәтта Гөлсу да рәнҗеп, залга таба карап басты. Мөдир тынлыктан туепмы: “Бер минут вакытым юк!” – диде дә кырт борылып сәхнәдән төшеп чыгып китте.

Булат, кәефсезләнеп, тиз-тиз ватман кәгазен төреп, кулына тотты. Зөлхәбирәне башка уйлар бөтереп алды. Булатның эшен кабат бәяләп, тынычландырырга кирәклеген белсә дә, теләге югалды.

Гөлсуның беркайчан да, бернигә дә исе китми иде шул. Авыз тутырып чәйнәгән сагызын апасы артыннан куык итеп кабарттып шартлатты һәм тагы да катырак итеп чәйнәп:

– Борчылмагыз сез! – дип куйды. Шушы гади генә сүз дә күңеллелек өстәп, икесен дә елмаерга мәҗбүр итте. Чибәрлеккә чибәр булуда гына түгел хикмәт, ниндидер сөйкемле сөяге, буйсындыру сәләте бар иде Гөлсуның.

Ә Зөлхәбирәнең бу дөньяда бер генә юанычы бар иде. Ул да булса – эш! Бүгенге уйларның барын да хәтереннән куарга тырышып, Булатка тагын да рәсемнәр ясарга киңәш биреп, салкын гына итеп сөйләште. Ә Гөлсу, мөдир сүзен исенә дә алмыйча, Булатка ак битләр биреп җибәрде.

Ике кыз положениене укып чыктылар. Берсен-берсе бүлдереп, хыяллана-хыяллана чаралар планын төзеделәр. Театрны сәхнәгә чыгарганчы күп вакыт үтәчәк иде әле. Зөлхәбирә “Авылдашлар” дип исемләнгән тематик кичә үткәрүне үз өстенә алды. Үткәрү вакытын бу айга ук куйды. Гөлсу Халыкара аналар көненә булган концертка генераль репетицияләр үткәрә иде. Башланган пьесасын язарга Зөлхәбирәнең һич кенә дә вакыты юк, ул да репетициядә балаларны өйрәтергә булыша. Малайлар гармунга кушылып җырлыйлар. Берничә кыз фортепьяноны үз иттеләр.

Булат рәсемнәр ясый торсын! Зөлхәбирә аны рәссам итәр. Аннан картиналары белән танылган кеше булыр ул. Әллә языласы мелодрама персонажына лаек шәхес итәсе килгәннән, әллә классташы булганга, булышасы, көлке кеше итүләренә эче пошканнан, яшьтәшенең ихтыяр көчен ныгытасы килүе – үзе дә тәгаен белми. Аңышып торырга вакыты да, теләге дә юк. Күңеле түрендә бары тирә-яктагыларга хөрмәт, шәфкать!..

Кыз бүгенге халәтенә оялып куйды. Ни булды бу? Өйдәге сансызлыкка чарасызлыкмы, әллә сөясе, сөеләсе килү теләгеме? Әллә ни шунда, Булатка җаны гына түгел, тәне дә тартылды. Бу дөньяда үзеңнең хисләреңне чикләмәскә генә кирәк икән ләбаса...

 Гөлсу кабат сәхнәгә менде.

– Дирех-торыбыз раслады моны. Мин әйттем, өчебезгә өч мероприятие дидем. Без бер-беребезгә булышабыз, син дә булыш, без дә булышырбыз дидем. Ярар дигән булды. “Тауга карап үсәм!”не балалар белән үткәрергә киңәш иттең, әйеме? Ул, “Яшьлегем  моңнары” концертын апрельләргә үткәрергә булды. Исемен ошатты. Катнашырга риза булсалар инде ди. Чынлап та, апа, син бик белеп тәкъдим иттең бу концертны. Әти гармунына кушылып җырлаган апалар исән бит әле. Нишләп катнашмасыннар?! Бер-ике җыр җырлаганнан укалары коелмас әле.

– Укада түгел хикмәт. Намазга баскан өлкәннәр җырлап йөрү ярамас дип кабул итәләр. Бу турыда Хисмәт белән сөйләшәм әле мин. Ни дә булса уйлашырбыз.  Карале, Гөлсу! Шушы чараларны үткәрсәк, ничек шәп була, әйеме? Тауга карап үсәм дип, Балантауның балаларын күренекле шәхесләр булырга үсендерик әле. Чынлап та, нигә безнең авылдан танылган кешеләр чыкмаска тиеш әле?! Өмет, хыял балаларга гына түгел, картларга да канат куя. Ә син беләсеңме, мин Булатны бала сыман җилкендердем. Рәсем яса дидем. Ясаган бит. Гади рәсем генә дә түгел. – Зөлхәбирә ялкынланып сөйли. Әйтерсең ул трибунадан чыгыш ясый: – Безнең максат – кешеләрнең рухи дөньясын баету. Рухи дөнья камил булган саен кешелек дөньясы камилләшә... – Йөзе балкыган кыз үзен бик кирәкле кеше итеп тоя. Күңеле тулы куаныч: – Ух! Гөлсу! Җаныем! Кайтасым да килми бүген клубтан...

Гөлсу чын күңелдән Зөлхәбирәне кочаклады.

– Рәхәт синең янда, апа. Апа, “Тауга карап үсәм!  кичә буламы инде ул? Исемен син таптың, ничегрәк күзаллыйсың аны?

– Әйтеп торам ич! Киләчәкне, ягъни безнең авылның киләчәген матур, бай итеп күзаллыйбыз, данлыйбыз. Шундый сценарий язабыз да, тамашачыны якты, матур киләчәккә ышандырабыз. Зал тулы авылдашларның, ”ами-и-ин, шулай булсын!” дигәннәре кабул булсамы, өмет, ышаныч белән кичәдән кайткан авылдашлар шуңа омтылсалармы, их! – Канатлана-канатлана сөйли Зөлхәбирә: – Ә кичәдә катнашкан балаларда хыял канатлары үсеп чыгар. Аларны шагыйрь, композитор, артист, бизнесмен, фермер, президент итик!

Гөлсуның күзләре очкынланып яна.

– Бетте! Бүген йоклап булмый икән.  Апа, бу клуб кешене сихерли икән. Әни, дискотекага чыксам: “Шайтан оясына үрле-кырлы сикерергә барасыңмы?” – дип, мыскыллап әйтә иде. Әнинең сөйләшү рәвеше шулай булгач, бер колактан керә, икенчесеннән чыга иде минем. Сиңа гына әйтәм, апа, әни үлгәч бераз сагышланып алсам да, инде оныттым да мин аны. Онытам дип онытмыйм инде, аны озак итеп уйлап, елап йөрергә вакытым юк. Бөтен күңелемне концерт-кичәләрдә  катнашкан балалар били, һәрберсенең чыгышын өйдә дә уйлап йөрим.

Зөлхәбирә чын күңелдән Гөлсуны яратып кочаклады.

– И Гөлсу җаныем, сәхнә, мәдәният-сәнгать балаңны да алыштыра ул диләр миңа коллегалар, совещаниеләрдә очрашкач. Безнең ярый әле балаларыбыз юк. Суфия апаң искәрмә: бик-бик акыллы – гаиләсен беренче планга куя.

– И, син шуңа ышанасыңмы? Эшләмәскә сәбәп кенә ул! Пастаянны театр уйный ул. Бер сүзенә ышанмыйм мин аның.

– Тыс-с!

 – Курыкмыйм мин. Үзенә дә әйтәм ич мин аның, “эшем иясе булып йөрисең инде” дип. Әни үлгәч тә театр уйнап китте ул. Ахыргы ике атнада килеп тә карамады. “Нервам начар. Ике кайнана белән торып какшап бетте, бер әнигә түзәрсең”, – диде. Кодагый әбиләр әйбәт кешеләр иде. Үзе күрсәткәндер әле ул аларга күрмәгәннәрен. Әни үлгәч, өстенә килгән кешеләр алдында, “яхшы бала” булып уйнады. Ачуым да килде. “Әни-и” дип өзелеп елаганын күрсәң?! Ә мин елый алмадым. Ике атна, әни: “Кар базы төбен казымагыз!” – дип ярсыды. Алданрак та әйткәли иде. Шуңа күрә, акылы ычкынды, дип балниска алып бардым бит инде мин аны, ападан башка беркемгә әйтмәдем генә. Интектерде ул мине. Көн-төн: “Кар базы төбен казымагы-ы-ыз! Гәрәбәне кулыгызга алмагы-ы-ыз!” Кем казылган базны казып йөрсен инде? Төшкәнем дә юк минем анда. Кар да салмыйбыз, бәрәңге дә сакламыйбыз анда. Уф-ф! – Гөлсу башын ике кулы белән кысты. – Әле дә колак төбемдә шул сүзләр ишетелә. Акылдан язуы булгандыр инде. Шуңа тиз генә үлеп китүенә риза да булдым мин. Әни, апага шул сүзен бер-ике генә әйтте: “Нервыга ярамый, килмим мин”, – диде. Тәки килмәде. Телефоннан гына шылтыратып, хәлен белеште. Син беркемгә дә әйтмә инде яме. Апа: “Әнинең усаллыгы тигән кешеләр шатланачак. Мине дә: “Менә, Булаттан көлеп йөргән иде-е”, – диячәкләр. Акылдан язды дип авызыңны да ачма, өйгә кеше кертәсе түгел!” – дип китте. Беркем дә кермәде, хәер. Кешегә әйтмә яме!

Зөлхәбирәнең йөрәге еш-еш какты. Колагы шаулады, битләре кызышты:

– Ш-ш-ш, ч-ч-ч, щ-щ-щ, с-с-с, ц-ц-ц, зь-з-з ...

– Апа, сиңа әйтәм, мине тыңламыйсың мәллә син? Беркемгә дә әйтмә дим.

– Әйтмим, Гөлсу, нигә кирәк ул  миңа? Тик шуны әйтәм, акылдан язмаган әниегез.

– Күзенә күренгәндер инде. Тик торганда,“гәрәбә... баз казыма” дип әллә ничә кабатламый инде акылында булган кеше.

Зөлхәбирә күзләрен зур итеп ачып, идәнгә текәлде. Әнисенең муенсасы, Мәдинә әби сөйләгәннәр мизгел эчендә исенә төште. Туңган кебек калтыранып куйды. Гөлсуга гәрәбә тарихы турында бер сүз дә әйтмәде. Зөлхәбирә, гипнозланган кеше сыман, күзләрен һаман бер ноктага төбәлгән килеш, өстәлдәге алманы алып, шарт-шорт китереп ашарга кереште. Гөлсу да шуны гына көткәндәй, алма ашый башлады:

– Алсу төстәгесе йомшак, тәмле икән, Булат абый кызылын сайлап бирде бая гына. М-м. Тәмле!

Икесе дә сөйләшмичә, үз уйларына бирелеп, ашауда булдылар. Өстәлдә каты, саргылт алмалар гына торып калды.

– Гөлсу, минем алма тозлыйсы килә. Чылатылган алмалар дип тә йөртәләр бугай үзен.

– Минем тозлаган да, ашаган юк аны.

Зөлхәбирә һаман да күзләрен бер ноктадан ала алмыйча:

– Минем дә тозлаган юк, ләкин бик күп ашадым. Һаман ашарга туры килә.

Гөлсуның, Зөлхәбирә сүзенә сәерсенеп, капкан алмасын чәйнәмичә, авызы катып калды:

– Нәрсә сөйлисең син ә?

– Тозлы алма сөйлим. Булат та тозлы алма сөйли башлаган иде. Бүленде, син килеп кердең. Сөйләтеп бетертергә кирәк булыр.

– Ярар, сөйләрсез – тыңлармын, тозласагыз – ашармын...

– Ашарсың, язган булса. Син: “төнлә йокламыйча  концертны уйлап яттым” дидең. Мин кичә, светильник яндырып, стенага ябыштырганнан калган обой кисәгенә пьеса яздым, бераз.

– Ник обой кисәге инде ул?

– Кул астында башка кәгазь юк иде. Беләсеңме нинди исем куйдым?

Тешлим дигән алмасын авызыннан ераклаштырган Гөлсу:

– Син инде-е... Матур яңгырашлыдыр?!

– “Тозлы алма” дип аталачак.

– Ә-ә? Тапкан инде исем. Кит әле-е... – Яртылаш ашалган алмасын өстәлгә үк куйды. – Әни: “Гәрәбә, кар базы...” дип, бер үк сүзне туксан тугыз тапкыр әйткән кебек син дә, тозлы алма дип гарык иттең бүген. Нишләвегез бу, ә?

– Башың яшь шул, җаный.

– Булат абый сөйләп карасын инде. Ул ни сөйләр икән?

 – Иртәгә сөйләр. Чыкса. Ул бит хәзер көн дә клубта буталып йөрми. Рәсем ясый, картиналар иҗат итә. Гөлсу, сез ник музыка куймыйсыз соң?

– Апа куймаска куша. Баш авырта ул акырган музыкадан, ди.

– Соң яшьләрнең башы авыртмый бит.

– Ул аларны авызына карата. Музыка да сорамыйлар. Гөжләп сөйләшеп утыралар да кайтып китәләр. Кәлә-мәлә терапиясе!

– Бу алсу төстәге алма бик төче. – Зөлхәбирә елмаеп куйды.

 – Иһи-һи, аңладым тел төбеңне. Әле әче ул, әле төче ул. Тозлап карарга кирәк инде. Бәлки балланыр. Минем әти тозлы алма яраткан бит!

– Кара син моны! Үзенеке итмәкче! Минеке дә ич ул.

 – Ярар, синеке дә булсын! Тозлы алма яратучы Мәхмүт кызлары! Аха-ха... Апа, карале, мин дә, әнине кабатлап, кеше ире белән чуалдым. Уйлап та карамаган идем шуны. Үземне бик гаепле хис итәргә яратмасам да, барыбер уңайсыз. Җырларда җырланганча, ярың үзеңнеке генә булса иде ул. Егетләр пешмәгән, сыек. Яратмыйм мин кыю булмаган егетләрне.  Шуңа да Рамилгә гашыйк булганмындыр әле мин.

– Рамил абый диген! – Зөлхәбирә тигез, ак тешләрен күрсәтеп,  чын күңелдән елмайды. – Синнән ун яшькә олы бит ул! Балалар атасы! Кит инде, Гөлсу!.. Башка чуалма инде аның белән. Бу сүземне дә әйтерсеңме инде? – Кинаясен белдереп, авызын бөрештереп куйды.

Гөлсу тиз аңлап алды:

 – Нәрсә берәр сүз әйттеме әллә?

– Сүкте бик яхшылап, хурлап. Апасы Суфия – акыллы, син – тыкшынучы, диде. – Уенга тарткан кебек әйтсә дә, чын күңелдән ирештерәсе килүе иде бу.

– Рәхмәт әйтәм, чын күңелдән! Мин болай да ничек ташларга белми идем аны. Укырга керәсе бар әле, егет кайгысы юк.

– Без синең белән йокы вакытында сценарий язарга керешәбездер инде. Тәки сөйләшеп үткәрдек вакытны.

– Бусы да начар түгел. Кайсы көннәрне эш вакыты унике сәгатькә сузыла. Тигезләнә  ул шуның белән.

 – Көне буе эшләп, төне буе сценарий язсаң да мәңге тигезләнәсе юк, Гөлсу. Аңлаучы юк чөнки. Җырлап-биеп йөрү эшмени ул диләр бит. Менә Суфия апаңны эшли диләр. Ах, ух килгәч, чынлап та эшләп ару ич инде ул. Ләкин яраткан эштән беркем дә зарланмый. Гамьле уй, рәхәт кичерешләр... И-и Аллага шөкер!

– Во! – Гөлсу баш бармагын тырпайтты. – Нәкъ шулай, апа! Дөрес!!

***

Шыпырт кына кайтып ятты Зөлхәбирә. Өйдәге “артыклык” вәзгыятен дә уйламады. Уйлары “Авылдашлар” дип исемләнгән тематик кичә планнарында кайнашты. Балантауның барлык урамнарын күңеле белән иңләп чыкты. Авыл тормышына көчләрен кызганмаган шәхесләрне барлады. Эшләрен, гамәлләрен күз алдыннан үткәрде, һәрберсе белән күңелдән сөйләшеп чыкты. Тамчы да йокысы килмәде. Татлы иде бу уйлар, дәртле иде. Ярты төндә ул инде бу кичәне ничек үткәрәсен энәсеннән җебенә кадәр хәл итеп бетерде. Хәтта үзе тәкъдим иткән Гөлсу үткәрәсе кичәне дә, шулай ук, куярга тәгаенләгән концертта катнашу ихтималы булган өлкән буын җырчыларны да – һәрберсен яратып күз алдына китереп, кайсысының килүен, кайсысы чакыргач та ни дип әйтәсен гөманлап, кайсы җырны җырлау ихтималын да, бу концертны Суфия үткәрергә тиеш булуын да, аның үзе кебек бу турыда йокы калдырып уйлап ятмаганын да, хәтта Суфиянең Минвәли белән йоклаганын да күз алдына китереп алды. Юк, көнләшү хисе уена да кермәде. Төн күзенә карап, шуларны яратып күңелдән кичерү аңа бик рәхәт иде...

Кичен, эшкә килгәч, Гөлсу: “Яздыңмы?” – дип сорады. Зөлхәбирә, Гөлсуның тәгаен нәрсәне соравын аңламыйча:

– Нәрсәне? – дип сорады.

– “Тозлы алма”ны инде.

Зөлхәбирә көлде.

– Булатка сөйләтәбез. Бүген чыкмас микәнни?

– Чыкмаса, берәрсенә кушам, чаптырып кына алып килерләр, – дип көлде. – Хәсрәт! Телефоны суга төшкән ди бит.

– Чү, яхшы түгел!

– Нәрсәсе яхшы түгел? Кызлар чакырсын әле клубка! Кемгә тия бу бәхет? Килсен! Сөйләсен!

– Эш күп минем, кичә дә сөйләшеп утырып вакыт үтте.

– Иҗади кешенең эше теләк белән генә эшләнә. Уйныйсым килә – гармунда көне-төне  уйныйм. Ялын уйна дип, теләк юк икән, йөз мең сум бирәм дисәң дә, уйнамыйм.

– Хак! Үтерәсең син түлке. Бар әйтеп кара, чакыручы булырмы икән соң?

– Булмаса, үзем барам!

– Әй, бара күрмә! Ярамый! Әдәп дигән нәрсә бар.

– Шаяртам инде. Юләр мәллә мин, сантый Булат артыннан йөрергә?!

– Гөлсу! Көлмә кешедән, борының өшегән!  Юләр түгел ул! Репетициягә дип чакырсыннар.

Булат тиз килеп җитте. Гөлсу да Суфия кебек һәр сүзнең җаен таба иде. Апасыннан аермалы буларак, күңелендә пычрак уй йөртми. Гармун уйнауда, җырлауда гына мыни соң осталык?!

Булатның кәефе юк иде. Димәк, теләмичә килгән.

 – Кичә Зөлхәбирә апа белән серләшеп утыра идегез. Мин кердем дә сүзегез бүленде. Кайткач, уңайсызланып, әллә никадәр йоклый алмый яттым. – Гөлсу, Булат үзенә карамаудан файдаланып, күз кысты һәм кулы белән Зөлхәбирәгә ишарәләп: – Классташың да: “Бүген дә чыкмый микәнни?” – дип күңелсезләнгәч, чакырырга булдым.

Булат эчкерсез елмайды. Зөлхәбирәнең кәефе шулкадәр күтәрелде – челтерәп көлеп җибәрде.

“Мин чыгып торам”, – диде дә Гөлсу, сәхнәдән ишеккә юнәлде. Ишекне япкач, кабат ачып башын тыгып: – Алай да совершенно секретный булганнарын миңа да сөйләрсез яме, – дип кычкырып көлде дә  Суфия кабинетына таба китте.

Сәхнәдә күңелле атмосфера иде. Елмаешып, бер-берсенә карадылар. Зөлхәбирә эшкә килер алдыннан гына үзенә авыр карашлар тоеп килгән иде. Өйдә аның белән сөйләшмиләр, ул да авыз ачып берни әйтми. Ә Булат бүген тагын да сөйкемлерәк тоела. Йөзеннән нур бөркелә. Нигәдер, сүз башлый алмыйлар. Зөлхәбирә инде икенче кат өстәл өстендәге кәгазьләрне тәртипкә китерә, ә Булат, кипшегән иреннәренә елмаю ягылдырып, гадәтенчә, тезенә салган баш киемен баш бармагы белән ышкып утыра.

– Булат, нигә бер сүз дә әйтмисең?

– Ни диим соң? Гөлсуның портретын ясый башладым. Үзенә әйтмә яме.

– Әйтмәм. – Авызыннан теләр-теләмәс чыккан аваз, Булатка бәлки ирешмәгәндер дә. Аның кәефе төште. Шуның белән кичәге хисләр дәвамы борынлар-борынламас хәлдә юкка да чыкты. Суфиянең, җае чыккан саен яратып әйтә торган: “Бер минут вакыт юк” җөмләсе төп-төгәл сүз иде әлеге минутларда. Тик каршыда чакырып китерткән кеше утыра.

(Дәвамы бар)