Логотип Казан Утлары
Роман

Зәңгәр кыңгыраулар (дәвамы (12))

Башыннан УКЫГЫЗ

***

Яшь пар эшләрендәге графикларын бергә туры килүен җайлаганнар иде. Бергә кайталар, бергә китәләр. Йортта тормыш рәвешенә үзгәрешләр керде. Бу йортта ир, гаилә башлыгы төшенчәләре әтиләре ташлап киткән көннән югалган иде. Кызык! Ир-хатын мөнәсәбәтләре күрмәгәч, гайре табигый тоела. Пешкән ашны хатын иң беренче Хәбиргә суза... Яшь егет чагыннан төксе туганы, рәхмәтен белдереп баш иеп, елмаеп ашарга керешә. Зөлхәбирә аны олылап, аш белән күпме сыйлады икән? Рәхмәт тә әйтмәсен, нигә бер генә елмаеп карамады икән? Күңел чагыштыру белән гаҗизләнә. Мәхәббәтле күзләр бер-берсен генә күрә, Зөлхәбирә алар өчен юк бугай. Көннәр артыннан көннәр үтә. Ялгызак яшь кеше өчен парлы кешеләр белән янәшә яшәү бик читен икән лә. Һәрдаим  артык булуың сизелә. Нишләп болай ук тота соң бу Маша үзен? Инде ничә тапкыр көпә-көндез яратышып утыруларына туры килде ул. Аның өчен төн бар бит! Юк, гаеп эзләп йөрми ул. Нигәдер кабул итә алмый. Рамил белән Лилия дә өйләнмәгән Хисмәт алдында болай кыланып утырмый торганнардыр?! Алай дисәң... Әнә Гөлсу, хатынлы ир белән ачыктан-ачык чуала. Зөлхәбирәнең уйлары кайларда гына йөрми, ниләр генә хәл итми?! Бу янкорманың эшен ничек тә бетерәсе иде. Аш-су бүлмәсендә, музейга тапшырырлык экспонат – алюмин раскладушкада, акшарланган олы мичкә карап гел-гел ятып булмый ләбаса. Төннәр адәм баласына йоклар өчен бирелгән. Миңа уйланыр өчен микәнни ул? Төн генәме? Көннәр дә тормышның шундый катлаулы мәсьәләләрен ялгыз башы хәл итеп уза. Бигрәк булдыксыз икән бит бу Хәбир! Игезәгенең, эштән кайткач, бераз йоклап алганнан соң да, озаклап кино карап ятканы күз алдыннан үтә. Маша да шоу-программалар карарга ярата икән. Унҗиде яшеннән бирле тәүлекнең күп вакытын телевизор каршында үткәрде Хәбир. Телевизор карарга ашкынып торган кешедән дә уңышсыз кеше юктыр. Мисалы күз алдында. Уйлар янкорма эшен барлый. Бертуганына үпкәле хисләр калка. Тотлыккач, кешеләр белән сөйләшүне бөтенләе белән игезәгенә тапшырды. Ә Зөлхәбирә шулай тиеш дип кабул итте. Ни була соң бу? Маша белән дуслык корырга мин кирәк булмаган ләбаса. Уйлар, уйлар... Зөлхәбирә пошынып кабат мичкә таба борылды. Кинәт янбашы идәнгә тиде. Чү!.. Караңгыда, алюмин торбаның скотч белән уралган чатнаган урынын капшап тапты. М-м, сынган ук. Арт сан идәндә. Иренен тешләде Зөлхәбирә. Елыйсы килә. Еламаска тырыша, күзләр яшьләнә, борынга томау төшә.... Елап ни файда соң?! Ничек тизрәк өлгертәсе бу бүлмәне? Хәбирдән күпме киңәш сорап та иңбашын сикертүдән гайре берни белдермәгәч, Хисмәт, пеноблоктан очсызга чыга, дигәч, стенаны шуннан өйдерткән иде. Эше күп икән шул. Әле бер як стенасы измә белән сыланып бетмәгән. Инде кышка кадәр торба сузасы, җылылыкка тоташтырасы бар. Көн артыннан көн үтә. Бергәләп утырып ашаган чакта Зөлхәбирә, бу турыда сүз кузгатты. Нишләптер сүздә генә калды ул. Вакыт кышка таба бара, тәрәзә буендагы гөлҗимеш куагының да яфраклары көннән көн кими, көннәр суыта. Зөлхәбирәгә раскладушка җайлана бара. Адәм баласы барына да җайлаша икән. Тик, вакыт-вакыт баш калкыткан горурлык мондый тормышка риза түгел. Һәр эшнең башында акча тора. Үзең эшләткәндә, акчаны үзең табарга тиеш буласың. Шулай дип уйлый, Зөлхәбирә. Димәк, торбалар сузу – җылы җибәрү чыгымыннан куркалар. Ярый, монысыннан да бөлмәс, Зөлхәбирә. Башланган эшне ярты юлда калдырырга күнекмәгән ул. Ләкин эретеп ябыштыручы бер генә кеше бар Балантауда, ул да булса Минвәли. Аның каршына ничек барасы? Идән салкын, уйлар тагы да салкынрак. Уйлый торгач, тау арты авылы Черёмушкадан белешергә булды. Ярымкараңгылыкта янәшә куелган будильник сәгать бишне күрсәтә. Тор, Зөлхәбирә, раскладушкаңны җый, мыскыл булма!

Иртәнге чәй әзерләде. Күзләре – тәрәзәдә. Көн җилле икән. Гөлҗимешен махсус җыймады ул, яфраклары коелып беткәч тә матурлык калсын өчен. Ә кызгылт-көрән яфраклар кимегәннән кими. Яшь парлар да йокыдан тордылар. Бергәләп чәй эчтеләр. Кәефләр шундый яхшы – яратышып шаярышалар, көлешәләр... Әдәп йөзеннән Зөлхәбирә дә елмаеп куя. Югыйсә, Зөлхәбирәнең уйлары шулкадәр җитди. Горурлык янкормага торба сузу эшен кузгатырга ирек бирмәде. Бу эшкә үзләре керешсә, каршы килмәячәк иде. Чәйләр эчелде, сүз булмады шул. Зөлхәбирә бүген төн кайда йоклыйсын уйлады. Болар кичә кайтты, бүген өйдә куналар дип күңелдән эш көннәрен санап чыгарды. Димәк, алгы якка кереп, бүгенге төнне үткәрә алмаячак. Раскладушка яраксыз. Төзәтеп торырга туры килә.

 – Хәбир, моны төзәтеп бирерсең әле.

Игезәге Зөлхәбирә тоттырган раскладушканың скотч чорналган урынын сыпырып сынган урынга карап көлемсерәп торды.

 – Си-симердең м-мәллә?

Маша күңелле генә көлеп куйды.

– Метал сындыргач, симергән инде, – диде эсселе-суыклы булган Зөлхәбирә.

Кәеф яхшы Хәбирнең, һаман елмая:

 – С-сварить ит-сен м-моны, М-мин-вәли. Ә-әйт-тергә к-ки-рәк... – Хәбир хихылдап көлде.

Зөлхәбирәнең йөрәге зәгыйфь яфрак сыман аяк астына төшкәндәй булды. Хәлсезләнеп китте. Мизгел эчендә күзләрен яшь элпәсе каплады. Голт итеп төкереген йотты да йотты, йотып бетерә алмады. Шулай да үзен тыя алды.

– Чакыр! – диде ул ныклык саклап. Еламас өчен күзләрен зуррак ачты: – Зөлхәбирә симереп тимер караватын җимергән, сваркалыйсы иде диген. – Иркен итеп сулыш алды, күңеленә киная керде. – Шул худтан, хатын белән минем бүлмәгә җылылык үткәрәсе иде диген.

Хәбир туганын үпкәләтүен аңлап алды:

– Җә инде, м-мин бит ю-юри генә ә-әйт-тем. Б-барып к-килермен. Тик ... – Хәбир туганының күзенә туры карады, – акча юк б-бит. Әнә М-машаның фа-фатиры с-салкын бу-булгач, газ ко-котелы с-сатып алып а-аерым о-отоп-ление эш-ләп м-маташабыз. Ә-әби ка-карт, кызы гел а-авырый. К-кышка алар д-да К-казанга к-килә, т-тор-рырга.

 – Мой муж золотой! – Мария чүт итеп Хәбирне битеннән үпте дә, назлы гына итеп терсәге белән иңбашына таянып тора бирде.

Их! Юкәдә икән чикләвек, дип кем әйткән икән ул? Өзелеп төшәр кебек бу йөрәк... Сер бирмәс җан киресен сөйли:

– Акча табармын.

– А-алайса б-барып к-киләм М-мин-вәли җ-җанына.

Менә бит җаена торсаң дип Зөлхәбирә шөкер итеп куйды:

– Үзең җитәкчелек итеп эшләт! Акча миннән! – диде Зөлхәбирә, барын да кичерергә әзер хәлдә.

Зөлхәбирә эшкә килде дә фортепьянода кызу-кызу уйнарга кереште. Башын күтәрми ак, кара клавишларга гадәттәгедән катырак басып уйнады. Йөрәгенә җыелган авырлыкны көйгә салып, клуб эченә таратты. Җиңеләеп киткәндәй булды. Ул уйнаганда балалар килгәннәр, залның беренче рәте тула язган. Гөлсу Халыкара әниләр көненә балалар белән концерт әзерли башлаган иде. 

– Зөлхәбирә апа! Шәп! – Ул баш бармагын тырпайтып фортепьяно янына килеп басты.

Зөлхәбирә фортепьаноның капкачын япты. Балалар белән исәнләште. Гөлсуның бүген бизәнмәгәнә игътибар итте. Никтер сыланып торган матур кызыл күлмәген дә кимәгән.

– Концертны бергәләп үткәрербез яме. Апа, эшем муеннан, диде. Нишли торгандыр ул белмим, быел җәй буе баш авырта дип ятты. Җизни суган чүбенә кадәр утады. Ул һаман вакыт юк дип муен сыза. Бүген дә: “Җизнәң шабашкада, эшкә килмим”, – диде. Килмәсә, тагын да рәхәтрәк булыр, әйеме, – диде ул Зөлхәбирәдән җавап көтеп.

Зөлхәбирә саран гына елмаеп куйды. Аңа шабашка сүзе нык тәэсир итте. “Акча!” дигән сүз уйдан китмәде. Мәүва апасына барып килер. Минвәли хезмәтенә хезмәт хакы алгач түләр.

Утызлап бала җыелды. Гөлсу нәниләр белән дә уртак тел таба белә. Тик балалар өчен ул – юк. Алар, Зөлхәбирә  түгәрәкләренә йөреп якынайганга, бар сүзне аңа әйтәләр. Гөлсуны санламаган кебек.

– Балалар! Концерт-кичәләрне Гөлсу апагыз үткәрә. Аңа әйтегез! Мин булышам гына. Миңа театр түгәрәге көнне килегез!

Ярый диештеләр дә, бераздан тагы оныттылар – Зөлхәбирәгә килеп сарылдылар. Гөлсу кәефсезләнер дип уйлаган иде. Ул киресенчә, бик риза булды:

– Менә, апа, синнән башка үткәреп булмый инде, – дип куйды.

 Гөлсуга җыр-бию сәләте мулдан бирелгән. Гармунда уйнарга да әтиләреннән өйрәнгән. Мәхмүт малайларын өйрәтергә өлгермәгән шул. Суфия гармун белән кызыксынмады. Өйрәтәм дип торган әтисенә, “гармунчыга чыгам мин кияүгә” дип уенга борды ул. Зөлхәбирәгә әти дә, гармун да булмады. Ярый ла клубта тузан җыеп торган фортепьяно бар иде. Каян килде икән ул Балантауга? Мәрдан абыйсыннан сорарга уйланмаган – ул вакыт кызыксынмаган шул. Балачакта фортепьянода уйнарга өйрәткән Фирдәвес апасына зур рәхмәтләр ирешсен! Гөлсу йөгерек куллары белән әтисенең гармунында уйный әнә. Соклана Зөлхәбирә! Әтиләре дә оста уйный иде. Мизгел эчендә Гөлсуның Рамилгә мөнәсәбәте исенә төште. Сорыйсы булыр. “Нокта куям. Аның белән йөрмим”, – диде бит. Әйтсә, эшли торган үзе. Уена кергән бар нәрсәне эшли, чикләрне белми. Бердәнбер начар сыйфаты шул бугай аның. Онытмаска кирәк, сорарга...

Балаларның җыр сәләте булганнарына җырлар сайладылар, өч пар алып баручы билгеләделәр. Балалар барысы да театраль күренешләрдә катнашасы килүләрен белдерделәр. Балаларны озаткач:

– Сценарий язу кулдан килми, апа, язып бир инде, – диде тәмле телле Гөлсу.

Зөлхәбирә, юк дип әйтә белми иде шул. Ризалашуы булды, Гөлсу кочаклап үпте.

– Апа, Суфия апа сине өтте бүген сүгеп, бая әйтми генә калган идем инде. Җизни сезгә шабашкага киткән икән ич. “Бармыйсың, дидем, таки китте”, – ди. Иманнарын алам, берәр нәрсә сизмәм микән диде. – Көлә Гөлсу. – Син чамалап йөр инде. Безнең апаның акыл бер тотам, үзең беләсең...

– Борчылма, Гөлсу! Минвәли белән без сөяркәләр түгел. Көнләшми Суфия. Шулай дип әйтеп кеше көлдерү, өстен булып сөйләшү җан рәхәте бит инде аңа. Шулай ияләнгән иде, шулай яши.

– Ай-яй акылы кеше дә инде син, апа.

– Гөлсу, ә син бу яктан акыл алдыңмы әле? – Зөлхәбирә сүз чыгуына берникадәр куанып, мәгънәле генә караш ташлады.

– Нәрсә диясең әле син? Ә-ә, бетте! Эзе дә юк. Өч хәрефлегә җибәрдем, бәйләнеп маташкан иде.

– М-м, ямьсез сүз әйтми дә дуслыкны өзәргә була бит инде. Ялгышың гына булсын инде алдагылар! Башка чуалма аның белән! Сиңа үзеңә булыр, Алла бирсә.

– Апа, сине Рамил белән йөри икән, диде. – Гөлсу пырхылдап көлеп җибәрде.

 – Ышандыңмы соң? Лилия өсләрендә тоткан дидеме?

Гөлсу күзләре зур итеп ачылды, гаҗәпләнеп сорады:

– Каян белдең шулай дигәнен? Мин ышанмаган идем бит әле.

 – Гайбәткә ышану-ышанмау кешенең фикерләвеннән тора. Акланмыйм да, вакланмыйм да. Сиңа кабат шуны кабатлыйм: синең егетең үзеңнеке генә булсын! Кешенекенә кызыкма!

Гөлсу ни уйлый шуны әйтә иде:

 – Син – акыллы кызга да егет юк  бит әле менә.

Юк, Гөлсуга ачуланып булмый иде.

– Мин кирәксенмим. Ә син яратмый түзә алмыйсыңдыр ул?! – дип елмайды Зөлхәбирә.

– Яраткан идем мин Рамил абыйны. Тиз онытам мин үзем. Эшлисем килә минем. Идән юганда да  әллә ниләр оештырасы килә иде.

– Укырга кирәк!

– Киләсе елга, Алла бирсә. Рәхмәт сиңа! Ападан ишетмәгән яхшы сүзне синнән ишетәм инде мин. Әнигә кайткан саен мактыйм. Әни безнең усал түгел хәзер. Үз хәле  хәл аның. Сызлана. Гел дару эчеп кенә тора. Караватта гына утыра бит.

Зөлхәбирә, кояш Баланлы тау артына кергәнче дип, Зиләләргә юл алды. Юл буе Суфиягә ачуы килеп барды. “Бармыйсың!.. Берәр нәрсә сизмәмме?..” имеш... Гайбәтче!.. Үртәлә-үртәлә кайтты.

 Минвәли килеп, торбаларны яртысыннан күп өлешен стена буйлап сузып тоташтырган иде инде. Хәбир өйдә булган көнне килеп эшләп бетерәсе икән. Акча кирәкми дигән. Зөлхәбирә, аның белән исәнләшүдән ары аралашмады.

Зөлхәбирә алдагы спектакльне сәхнәгә кую белән яңасына тотынырга булды. Яңа пьеса эзләде. Сайлавы авыр булды. Кайсының эчтәлеген үз итмәде, кайсысында ир-ат роле күп. Куелганнарны куясы килми иде. Үзе язарга булды. Булат: “Комедия кайчан куясын? Син миңа сүз бирдең”, – ди. Ничә ел инде! Шуны һаман онытмаган. Шикләндерә бу Булат. Кемдер почтада, “кырык тугыз мең читек балтыры” дигән иде... Тфү-тфү, Алла сакласын, мондый уйлар уйлау Зөлхәбирәгә төс түгел. Бары чулак, ихлас ул! Әүвәл, кәмитле театраль күренеш язып карарга кирәк. Вакыт кирәк шул аңа. Аннан, ни өйдә, ни эштә шаяртыр кәеф юк. Вакыты белән мәдәният йортыннан күңеле чыга. Бары эшкә карата мәхәббәт тота аны. Суфия янында эшли торган түгел дә. Ышандыру сәләте көчле. Нәкъ Сәлия апа. Үз тирәсендәге фикерсез, ихтыярсызларны туплый белә. Яраталар. Комплекссыз чөнки. Йә Ходаем, ни диде беркөнне ишектән керешли: “Ике аягымның берсен дә атламас идем шушында, бары Закир Надировичны жәлләп кенә эшләп йөрим”, – диме? Гөлсу апасыннан егылып бетеп көлде ул чакта.

– Соң, апа, җаныем, “җомга, шимбә, ял көне, дүшәмбе эшеңә бармадың”, – дип бармак бөгеп санады ич җизни. “Колак тынып торыр иде, зинһар клубка бар”, – диде бит.

Үз-үзеннән канәгать иде, Суфия.

– Җизнәң миннән башка бер минут та тора алмый ул, – диде дә масаюлы адымнар белән эш кабинетына кереп китте.

Зөлхәбирә дә елмайды. Аңа рәхәт кенә иде. Дүшәмбе көннән гайре, барлык көннәрдә рәхәтләнеп эшләде ул. Дүшәмбе көн килсә дә эше бар иде. Ул көнне ул янкорма ишегенә, дермантинга әнисе ялкынын сүндергән одеалны куеп, үз куллары белән кадаклады. Кайтырлар. Алгы якка күчәрмен. Утыз алты ел йоклаган караватта йоклармын. Яңада яңа пар яшәр...

Минвәли килеп эшлисе көнне Хәбир эштән кайтмады. Шулкадәр җавапсызлыктан Зөлхәбирә шартлар дәрәҗәгә җитте. Аңлады. Димәк, Маша фатирына кайтып киттеләр. Ә Минвәли аларга киләчәк. Килүе дә кирәк. Зөлхәбирә, җылы булу белән бүлмәнең сыланып бетмәгән стенасын измә белән сылаячак. Я, Аллам, бу янкорманы ни өчен эшләтәм соң? Хәбир өйләнмәсә, миңа алгы якта урын җитә иде ләбаса...

Хуҗабикә эшкә киткәнче Минвәлине каршы алды. Кадерле иде бу кеше аңа, шул ук вакытта чит тә иде. Суфиягә рәнҗегәндә бераз дошман кебегрәк тә иде. Күзләре, ах, күзләре һаман шундый икән. Төпсез күк икән... Тирән карашында ниндидер сафлык шәйләнә. Бу күзләргә карамаганга унсигез ел үткән... Исәнләштеләр. Зөлхәбирә Хәбирнең кайтмавын әйтеп, гафу үтенде. Булыша алмавын, эшкә барасын әйтте.

 – Үзем генә эшләп бетерә алам, – диде, ир.

– Мин түлим, Минвәли, хакын әйт. Гаиләң бар, бушка эшләү килешле түгел. Мин кайтканчы эшең дә бетәр, капкага аркылы итеп таяк кына куеп китәрсең әле, – дип үтенде.

Эшкә Суфия килмәячәк иде. Гөлсу әнисен хастаханәгә алып бара. Кичә кичтән шулай диде. Хәле шәптән түгел икән Сәлия апаның. Бүген ул, Гөлсу әйтмешли, болын кадәр мәдәният йортында үзе генә. Иҗат өчен аулактан да уңай, рәхәт вакыт бармы икән? Гамьле, газаплы сәгать сукты. “Булат! Комедия сорама инде миннән! Әгәр язарга теләге булса, аны Суфия яза алыр иде. Күңелдә драма әсәре туды, Булат! Ул синең турында! Егерме өч яшеңнән, синең көчле ихласлыгыңны юләргә чыгарып, авылдашлар, синең белән кәмит уйныйлар. Ах, бу сафлык, их бу беркатлылык!!

Мин бер яфрак...

Төшкәнмен бер куактан

Саф хисләр илә

Газиз анам баккан...

 

Көзге җил ялмап исте

Балантау буйларын.

Сорамады илбашлык

Яшьлегем уйларын.

 

...Җиң – җилләр иркендә

Акыл – күз күркендә

Кимлек сыкрата

Дус йөз чөергәндә.

 

Белгән кадәр җиткән –

Бәлага тарыган!

Ә нинди уйлар йөртә

Кем уйлап караган?

 

...Көзен яфрак ярды –

Саташты гөлҗимеш.

Алай да була икән

Алда булса күрмеш.

Булат?.. Булат! Әйе, персонажны Булат исеме белән атап торам. Ә бу чиле-пешле шигырь нигә кирәк булды соң әле? Мин бит берничә күренешле пьеса язарга уйлаган идем. Зөлхәбирә үзалдына елмаеп куйды. Ә нигә? Ә бәлки Булат өендә ялгызы шигырь язып утыра торгандыр? Аңа эчке кичерешләрен түгәр урын кирәк ләбаса.

Төгәлрәк күрәсе килгән кеше сыман күзләрен кысып зәңгәр кулисаларга карап торды Зөлхәбирә. Аннан, Булатны күзаллап, персонажга сүзләр “әйттерде” – шуларны язып куйды.

Булат (өстәлгә ручкасын куя, сыңар кулы белән  кәгазьләрен җыештыра. Уйланып утыра.). Мин нәрсә яздым соң? Үзем турында үзем? Әйе, үзем турында. Кем белә минем кичерешләрне? Кемгә кирәк мин сыңар куллы егет?..

Шулай дип язды да, уйга калды, кыз. Пьесаның персонажы, гомерендә беренче язган шигырен укып карасын микән? Зөлхәбирә, сәхнәне күзләре белән капшап чыкты, ә уйлары чын Булат тирәсендә бөтерелде. Үткен карашы, көләч йөзе, физкультура дәресләрендә мәче тизлегендә арканга менүләре, таң каршылаганда гитарага җырлатуы, Баланлы тавы түбәсенә беренче булып менеп китүе, клубта озын, зифа буй-сынына килешле хәрби киемнәрдә күп кызларны гашыйк итүе һәм шул физик көчле егетнең буш җиң белән рухи яктан какшап кайтуы... Юк, Булат персонажын Зөлхәбирә мондый гына итеп  күрәсе килми. Ул бит кешелекле кеше! Ул бит матур, якты хыяллар белән янган саф күңелле кеше. Ул талант иясе! Бер кул белән гитарада уйный алмаса, ул бит җырлый ала! Нигә бу рольне үзенә бирмәскә? Гитарада уйнамаса, җырлар! Көр күңел белән яшәргә стимул биреп, Булатны үзешчән сәнгатькә тартырга! Театрда уйныйм дип тора бит! Хыял күңелне күтәрде. Шушы мизгелдә пьесаны язып бетереп сәхнәләштерәсе килә башлады. Әй бу хыялый күңелне! Әле кичә генә Суфиядән күңел чыккач: “Нигә эшлим мин монда!” дигән идем ләбаса...

Булат, Булат... Аның бит уң кулы бар! Нигә ул рәсем ясамый? Уйдан да җитез ни бар икән? Зөлхәбирә язасы драманың бүлекләрен мизгел эчендә күзаллап чыкты. Күңелендә шундый зур шатлык туды. Иҗат!! Ах, никадәр гүзәл гамьле дөнья син! Күңеле белән Баланлы тавы түбәсенә менде. Аны төрле төсләргә буяды. Язгы уянудан яшәреп-яшелләнеп алгысыткан чакларын, зәңгәр кыңгыраулы иркә җәй айларын, көзге, мәмрәп пешкән баланлы моңсу вакытларын, күңелләргә аклык, салкын акыл биргән ак карлы чакларын күңеленнән үткәрде. Ә менә адәм каны түгелгән соры җирләрне, җимерек йортларны, ни күзалларга тырышса да, булдыра алмады. Иҗатның күтәренке биек ноктасында иде ул. Фикер очы югалмасын гына, Зөлхәбирә хәрефләрдән торган сүз сәйләннәрен тезәр дә тезәр. Баш иелгән, ә вакыт язучы иркендә. Дөньяда сүз галиҗәнап кенә һәм Зөлхәбирә генә торып калган. Вакытлыча бар да эреп юкка чыккан...

– И-и, әйтер идем инде... – Каршында мыскыллы елмаеп Суфия басып тора.

– Сәлам! – Зөлхәбирә бер мизгелгә генә  башын күтәреп алды да, уйлаган җөмләсен генә язып бетерәсе килеп, кәгазенә күзләрен төшерде.

– Алланың рәхмәте! Син генә эшлисең инде.

“Нәрсә дип керде соң әле бу, гомер булмаганны?” Аптырау катыш һәм вакытсыз кергәне өчен өнәмичә, Зөлхәбирә күзләрен зур итеп ачкан да Суфиягә карап тора. Юк, әйткән сүзләренә исе китми аның.

– Кырык беренче елгы күзләр белән карама миңа! Син генә эшлисең инде, имеш баш күтәреп карарга вакыты юк. Керми идем, Минвәли эшен дүрт йөз сумнарга чутлап чыгарды. Син бала үстереп карамагач, балалы кешегә никадәр акча кирәген белеп бетермисеңдер ул. Алдан Хәбир хакына бушка дигән иде. Белгәч, ачуы килде. Син аларга яшәргә хут бирмисең икән ич.

Ак карлы Баланлы тавы каралып килде, түбәсендәге ак ташлар тау битендәге матурлыкны изеп-җимереп тәгәрәшеп төштеләр, мәмрәп пешкән баланлы куакларны җил-давыл тамырыннан куптарып атты, зәңгәр кыңгырауларны кызыл ялкынлы ут өтте... Зөлхәбирәнең йөрәге әрнеде, колаклары ныграк чыңлады, күз читләре тартышты.

– Әйе, хезмәт өчен мин түләргә тиеш. – Зөлхәбирә, сумкасыннан акча алып, санап Суфия кулына тоттырды. – Ә менә шәхси тормышым турында сиңа җавап тотарга тиеш түгел мин. Рәхмәт аңа, өемне җылытуына, сиңа – себер салкыны алып килеп мине суытуыңа! Ату мәдәният дип аталган зур учак яндырып, шуның кызуында пешегеп утыра идем. Рәхмәт, икегезгә дә!

 – Сөйләшә беләсең инде...  – Суфия кулындагы акчаларны күзләре белән генә санады.

– Сөйләшми дә булдыра алам...

Мөдир канәгать чырай белән хезмәттәшенә өстен караш белән карады һәм:

– Кайда утырганыңны онытма! – диде дә ашыкмый гына атлап чыгып китте.

Зөлхәбирә сабыр гына утырып калды. Ләкин бу рәнҗү дигән хис йөгәнләнә торган хис түгел ахры. Тозлы күз яшьләре битләре буйлап акты. Түбәнсенү хисендә кеше тагы нишли ала: елый ала, тагын, тагын... үзенә кул сала ала. Аның авырлыклардан котыласы килеп, үзенең гомерен чиклисе килми. Чөнки ничек кенә булмасың, ул тормышны сөя, эшен ярата, туган авылын, авылдашларын хөрмәт итә. Бу кадәр яратулы нәрсәләрдән йөз чөерүне күз алдына да китерә алмый. Тик үзен берничек тә ярата алмый. Күп тапкырлар уйлап нәтиҗә ясаганы бар. Бүген дә үз уйларында казынды. “Ни өчен үземнән канәгать түгел мин? Ничә еллар яшь башымнан тормышны үз иңнәремдә күтәреп басылгангамы? Бер генә эшне дә ах-ух килеп эшләмәдем бит. Унике ел буе мәдәниятне гөрләтәм. Талантым бар, төс-кыяфәтем дә тел тидерерлек түгел бугай... Ә нигә канәгать түгел мин? Гаиләм юк, яраткан ирем, балаларым юк дипме? Юк! Мәдәният-сәнгать ул күңелдәге бар бушлыкны да тутырырга сәләтле. Ә нигә мин Суфия үзен яраткан кебек үземне яратмыйм, ни өчен үземә караганда, кешеләрне ныграк яратам, аларны кайгыртам?! Булат дим, аны кызганам. Булат шикелле бер ялгызак җан түгелме соң мин? Әллә үзеңне ярату хисе сәләт кебек Аллаһ тарафыннан биреләме? Ә мин яратырлыкмы соң? Кем ярата мине? Кирәкми, ошатмасын мине Суфия! Ләкин кемнәр хөрмәт итә мине-е? Саф күңелле балалармы? Әйе, алар ярата. Суфияне кемнәр ярата? Балантаудагы бөтен кеше яратып аралаша. Аның белән килешмәүче бер мин бугай. Тагын аны Булат яратмый, Зилә ошатмый, Хисмәт өнәми”. Тагы кем бар?

Зөлхәбирә күз алдына китереп карады. Суфиягә каршы әйткән башка кеше күргәне-ишеткәне юк икән шул.

“Әгәр, әниләр арасында дошманлык булмаса, Суфия минем дус булыр идеме икән? Нигә, әниләр арасын әйтәм соң, Минвәлигә ул гашыйк булмаса, без туганнар булып аралашыр идекме икән? Юк, аралашсак та, туганлашып яшәмәс идек. Чөнки холыклар җир белән күк арасы...”

 – Син компромисска бармыйсың, – диде аңа Лилия, бер вакыт. Компромисс! Яраклашу өчен икейөзле булып туарга кирәк. Аның өчен Халисәдән туарга тиеш түгел син! Ә нигә Суфиягә миннән дошман ясарга иде соң? Бит зыян китергәнем юк. Нидә минем начарлыгым? Начарлыгым, бары ул булдырмаган нәрсәне булдыра алуым! Фәкать шул! Суфия күтәрә алмый дип, көн үттегә эшләсәм, бәлки Суфия тынычланыр да иде? Нинди кызганыч гомер кичерү булыр иде ул...

“Ни генә булмасын, үз юлымнан тайпылмаячакмын!” Күңеленә ачу беректе. Үҗәтлек белән иреннәрен тагы да нечкәртеп:

– Үзем булып калам! – дип пышылдады.

Зөлхәбирә эштән кайтканда, Минвәли эш коралларын җыеп йөри иде. “Төгәлләгән”, – дип уйлады, хуҗабикә, яңа сузган торбаларга кулларын тидереп. Җылы иңгән, су тутырып мичне кабызган, димәк. Эштә бозылган кәеф күтәрелеп китте. Читенсенеп кенә Минвәлигә рәхмәт күзләре белән карады.

– Рәхмәт яусын! Булышырга кеше кирәк булгандыр, үзенә генә кыенга туры килдеме?

– Зыян юк.

Чәй куеп җибәрде. Хезмәте өчен Суфия акча алып киткәнне ул әйтмәячәк. Клубта булган күңелсезлекне онытырга тырышты. Әдәп йөзеннән чәйгә чакырыргадыр дип уйлады.

Үзе ашыгып чәй табыны хәстәрләсә дә, сизә Зөлхәбирә: Минвәли озын кара электр кабелен терсәк тирәли чолгый, үзе өзелеп-өзелеп аңа карый. Яшьлектәге яратулы соңгы кич исенә төшеп күңелен кузгата аның. Минвәли бу йортка шул кичтән бирле кергәне булмады. Бер авылда яшәп тә Зөлхәбирә белән икәүдән икәү туры килгән чаклары булмады. Зөлхәбирә нык булырга тырыша. Аның каршында өйләнгән ир. Хатыны кем диген?! Мизгел эчендә очрашып алган күз карашлары аша Зөлхәбирәгә бары да аңлашыла, эчке халәт нык тоела. Ярату, кызгану?! Ул кабат Минвәлигә карады. Юктыр, кызгандыру, ялварудыр бу карашта! Тукта! Ә нигә кызгандыра? Күңелнең түреннән горурлык хисе саркый. Ачу килә сымак.

 – Карама миңа алай!.. – Уена әле берничә сәгать элек кенә хатыны әйткән мыскыллы сүзләр тел очына килә, аңа да дәвам итәсе иде: “... кырык беренче елгы күзләр белән!” Әйтеп булмый шул!

– Мин гомер буе сине уйлап яшим, Зөлхәбирә.

Зөлхәбирәнең күз алмалары киңәйде.

– Ник? Ни өчен?

– Сине өзелеп сөйгәнгә!

– “Балдызым-ялгызым...” – Зөлхәбирә, көйгә салып җырлап әйтте һәм йөзенә генә түгел, бөтен күңеленә мыскыллы елмаю җәелде: – Суфиянең сеңлесе дә бар!.. 

– Әйе, – диде Минвәли, сүз төбен аңламыйча гына. Соңыннан, мәгънәсенә төшенеп, Зөлхәбирәгә нык гаҗәпләнеп карап катты. Шелтәле иде бу караш, үпкәле иде. Ләкин Зөлхәбирәнең күңелендә купкан давыл моны аңлар хәлдә түгел.

– Сине, ике куян артыннан кудырган азгын хис, ә бәлки саф мәхәббәттер әле – үзенең колы итте. Һе, өзелеп мине  сөйгән, имеш!..

Минвәли башын аска иде дә авыр сулап арты белән борылды, тәрәзә төбенә таянды. Бераз сүзсез торганнан соң:

– Алаймы икән соң? Түгел шул... Каршы тора алмадым мин, Зөлхәбирә...

Зөлхәбирә  кычкырып көлде. Ясалма килеп чыкты:

– Суфияңәме?

Минвәли кинәттән Зөлхәбирәгә борылды. Рәнҗүле күзләре ялтырый. Ул дәшмичә гаҗизләнеп, Зөлхәбирәгә карап торды да:

– Их, си-и-н!.. –  диде. Ачыргаланган аваз пышылдап кына чыкты.

Кыз, күз яшьләрен күрде, әмма элекке сөйгән егетенең күз яшьләре аны йомшартмый иде инде.

– Ә мин бу хисләрдән азат кеше. Мине мәхәббәт тә, нәфрәт тә җиңә алмый.

–  Миндә дә бу хисләр юк! Син мине дөрес аңламадың. Без ул көнне “Маленькая Вера”ны карап кайттык... Өйләнүгә килгәндә, мине кол итүче – җаваплылык хисе! Ата-ана сүзен аяк астына сала алмадым. Өйдәгеләргә каршы килә алмыйча, синеңчә әйтсәм, үз бәхетсезлегемә кол булдым. Синең каршыңда мескенләнеп торуым түгел. Алай үкенмим дә, ләкин Суфияне гомеремдә дә яратасым юк. Без икебез – ике кеше. Балаларымның әнисе булганга хөрмәт белән карарга тырышам, яратмасам да хәерхаһлы булып йөри бирәм. Мин балаларымны яратам һәм, һәм ерактан торып яшьлектәге зәңгәр күзле оялчан карашлы Зөлхәбирәмне яратам. Ләкин ул бүгенге Зөлхәбирәдән аермалы, кеше хисләреннән көлә белми торган саф күңелле Зөлхәбирә иде. Ә син дөрес горурланмыйсың. Син дә күңелеңә мәхәббәт керт! Кемне дә булса яратырга тырыш! Безнең Баланлы тавында кыңгыраулар ялгызлары гына үсми. Мәгънәсез гомер кичерәсең. Син ялгыз булырга тиеш түгел! Син... Син ярата белмисең!..

Зөлхәбирәнең мизгел эчендә күзләреннән яшь атылып чыкты.

– Нәр-сә-ә? Нишләп мәгънәсез гомер булсын?! Нишләп ярата белмием, Минвәли? – Зөлхәбирә тамак төбенә утырган яшьләрен йотып-йотып карады, үткәреп бетерә алмады. Тавышы еламсырап чыкты: – Мин Аллаһ Тәгалә бар иткән барлык галәмне бөтен барлыгы белән яратам. Һәр нәрсәсенә: ләззәтлесенә дә, кыркуына да күңелемдә урын табам, яратасын яратам, нәфрәтләнәсенә үчләнми ачуланам, кичерергә тырышам. – Үзенә каяндыр ныклык килә. Тавышы куәтләнә бара: – “Яратам!” дип беркайчан да кычкырмыйм, бары күз карашым белән сөеп карыйм, чын күңелдән шатланам. Һәр туган таңга, һәр кешенең матур эшенә сокланам! Авылыбыз мәдәниятенә ярты җанымны биреп хезмәт итәм. – Зөлхәбирә ярсый, ә үзе моны сизми дә. – Бу ярату түгелмени, Минвәли? Ярату бары  егет белән кыз, ир белән хатын, сөяркәләр арасында гына буламыни соң ул?

– Аллаһ Тәгалә Адәм белән Һаваны җиргә парлап төшергән. Кешегә гомер бер бирелә, Зөлхәбирә. Баланлы тауның кары эреп бетеп, җәй җиткәч кенә кыңгырау гөлләр чәчәк ата... Тау битен кояш җылыткач кына!.. Син минем өчен гомер буе кыңгырау гөл. – Минвәли Зөлхәбирәнең кулларыннан тотты. – Каңгырама ялгыз! Ишетәсеңме, миңа бик авыр. Мин-минлегең кузгалып кына дорфа сөйләшәсең. – Көчле куллар нәфис кулларны куш учына алып кысты. – Мин беләм, син бөтенләй башка...

(Дәвамы бар)