Логотип Казан Утлары
Шигърият

Үртәмешләр

Базар

Ике татар бер базар,

Базарда телләр азар.

Гәрәй Рәхим

 

Киләчәккә өмет баглап,

Яшәп ята татарлар.

Оптимистлар – татарлар!

 

Җәйнең матур көннәрендә

Сабан туе ясарлар.

Боекмыйлар татарлар!

 

Җыелышып бергә-бергә

Такмак әйтә татарлар.

Моң кайда соң, татарлар?

 

Ике татар бер базар, дип,

Татарлар шигырь язар,

Шигырьдә сүзләр азар!

 

Берсеннән-берсе көнләшеп,

Бер-берләрен сатарлар.

Киң күңелле татарлар!

 

Мәскәүдән бер фәрман килсә,

«Вепелним!» – дип үрә катар

Безнең түрә татарлар.

 

Язам шулай

Авылныкы да түгел мин.

Шәһәрнеке дә түгел.

Рафис Корбан

 

Авылда туып үссәм дә,

Яшим менә шәһәрдә.

Авылда шагыйрь кирәкми,

Шуңа күчтем шәһәргә.

 

Шигырьне авылда язам,

Ә бастырам шәһәрдә.

Җаным авылымда яши,

Тән шәһәрдә — һәрхәлдә.

 

Биек биналар каплаган,

Каһәр, шәһәрнең күген.

Күктән йолдыз чүпләмәсә,

Шигырь язалмый күңел.

 

Илһам килми бу шәһәрдә —

Сүз капчыгым чишмә дә.

Шигырь авылда языла,

Аяк тыгып чишмәгә.

 

Шигырь язам шәһәр белән

Авылым арасында.

Бик ялыксам, утырырмын

Проза арбасына.

 

Бер – авыл дип,

Бер – шәһәр дип,

Җилкенмә, җитәр, күңел!

Шәһәр шагыйре мин хәзер,

Мин авылныкы түгел!

 

Һич шигем юк, ошбу шигырь

Бар татарны уятыр.

Шуның өчен, сынчы дустым,

Миңа һәйкәл куя тор...

 

Гасыр мизгеле

Кайнар тауга менгән идем,
Аякларны пешерә.
Разил Вәлиев

Гасырлар китабын актардым да
Исемемне анда тапмадым.
Менә шуңа Җир шарына басып,
Сүздән дисбе тезә башладым.

Ташлык тауларына менеп йөрдем,
Ташларына аяк пешереп.
Зәйдә зәңгәр көймәләрдә йөздем,–
Яшьтәшләрнең эчен пошырып.

Дусларыма бүлеп бирәем дип,
Бакчаларда алма эзләдем,
Кайберләре таш хәзерләгәндә,–
Мин аларга аш әзерләдем.

Ачык авызлының авызын яптым,
Күзен ачтым йомык күзленең.
Мәскәү капкаларын каерып ачып,
Йөзен ачтым икейөзленең.

Гасырлар китабын ачып, татар,
Исемемә күзен ташласын.
«XX гасыр кешесе» – мин!
 Белмәгәннәр белә башласын...

 

Сүзләр анархиясе

Кайнап-кайнап чирәм чыккан,

Тай күк, керт-керт...

Утлап йөрисе килә.

Зиннур Мансуров

 

Кайнап-кайнап, чирәм чыккан

Чыгып ятасы килә.

Сүзләр сайлап, шунда шигырь

Язып атасы килә.

 

Керт-керт шикәр уртлап эчсәң,

Чирәмнән чәй кайнатып,

Төче сүзле, татлы шигырь

Яз гына, сүз уйнатып.

 

Кайнап-кайнап, шигырь чыга

Йөрәгемнең түреннән.

Уй-хисләр анархиясе

Сүзләремдә күренә.

 

Кайнап-кайнап чыккан чирәм,

Җитмәгән әмма пешеп.

Кайнаган сүзләр сайласаң,

Шигырең чыгар өшеп.

 

Ат холыклы шагыйрь

Атлар саклап үстек. Шуңа

Бераз ат холкы бездә...

Газинур Морат

 

Матур язу дәресеннән

Качып чыгып киттек без.

Су буенда учак ягып,

Әйе, атлар көттек без.

 

Үсеп җиттек, шагыйрь булдык,

Булалмадык атташе.

Ат башы тоттык сукада,

Ә гәзиттә – сүз башы.

 

«Мәдәни җомга» гәзите

Безнең сүздән башлана...

Шул сүз башын укый алмый,

И татар газаплана:

 

Фикерләвең – бик фәлсәфи,

Укып булмый бит, диләр.

Матур язу дәресеннән

Качып йөргәнгә, юләр...

 

Ат көтүе көтеп үстек,

Холкыбыз да атныкы.

Иң «матур язу» татарда –

Газинур Моратныкы!