Логотип Казан Утлары
Шигърият

Күпме дөнья гиздек хыялда...

***

                                   Әниемә

Күп  кирәкми сиңа, күп кирәкми.

“Алло, исән, үзең ни хәлдә?”

“Ашым пеште, кереп чыксаң иде,

Мәтрүшкәле чәем – өстәлдә.”

 

“Бүген булмас, бүген өлгермимен –

Вакытымны саныйм минутлап.”

Гомереңнен миңа һәр мизгелен

Биргәнеңне нишләп онытам?

 

Шалтырата әни, шалтырата...

“Әйе, кайттым, әйе, ашадым.

Өшемәдем, димен, аптыратма,

Эшләремнән яңа бушадым.

 

Күптән чыктым инде балалыктан,

Борчылудан кайчан туктарсың?”

Җавабың бер булды һәрвакытта:

“Үзең әни булгач аңларсын.”

 

“Аңладыңмы?” диеп сорамыйсың.

“Бәләкәчем нишли, йолдызым?”

Йөрәгеңне ярып салдың да син,

Оныгыңа бирдең яртысын.

 

“Алло, алло, исән-саулармы сез?”

“Шул арада безгә ни булсын?!”

“Дөньялары бигрәк тә хәерсез,

Мин борчылмый, кемнәр борчылсын?!”

 

“Бар да әйбәт, бар да әйбәт безнең,

Ятып йоклар идең, инде соң.”

“Исән генә, матур гына үссен,

Күрсәтмәсен бала кайгысын.”

 

Күрсәтмәсен! Сиңа инде җиткән.

Әйтми калдым бугай кирәген:

Беләм хәзер: күпкә түзгән икән,

Шуңа тузган икән йөрәгең!

 

...Шалтыратам – һәр иртәсен, кичен.

Алсын гына әни трубкасын.

Шалтыратам – “әйбәт” дияр өчен.

Рәхмәтемне әйттем микән соң?

 

...Күп кирәкми миңа. Күп кирәкми.

“Кызым, нихәл? Кайчан кайтасың?

Аптыратам әле, мин бит – әни!

Балаң булгач, үзең аңларсын!”

 

 

***

                        Хатын-кызларга багышлап

 

Сөембикә дисен, Сөенбикә...

Бикәләрнең җаны кош сыман –

Белми чикләр, оча гел биеккә,

Үзенә тиң үрләр юксына.

 

Чибәр дисең, сабыр дисең аны.

Көчле дисәң, даны кимерме?

Вулканнардан кайнар аның каны,

Кайнатырлык корыч-тимерне.

 

Күрсәң дә син гөлләр нәзакәтен,

Патшабикә – илнең терәге.

Диңгез кебек даулы, тирән һәм киң

Затлы бикәләрнең йөрәге.

 

Дулкын булып килеп бәрелә ул

Диварларның каткан ташына.

Чиксез дала булып җәелә ул

Ир җибәргән яулар каршына.

 

Мәхәббәткә – тик бер шуңа гына

Горур бикә уйсыз буйсына.

Сынса да ул шунда гына сына,

Бозга тигән саксыз ук сыман.

 

Сөен дисең, елмай, патшабикә!

Курай кебек бикә күңеле –

Үксеп-үксеп елый әллә нигә,

Юллар тузанына түгелеп.

 

Бикәләрне аңлар өчен сиңа

Әле таулар кебек үсәсе.

Җырлар кушып тормыш ачысына,

Түзмәм дигән күпкә түзәсе.

...Сөенбикә кызы, сөенеп кал:

Әле исән Казан каласы.

Язмыш далсында безгә әле

Югалсак та, кабат табыласы...

 

Гомерле бул, бикә нәселе.

***

М.Шәймиев, И. Шакиров,И.Фәрдиевнең бергә төшкән фотоларына карап

 

Очар кошлар пар канатта оча

Пар ат кирәк юллар узарга.

Бер фотодан карап тора өчәү –

Өчесе дә кирәк татарга.

 

Тимердәй нык ил терәге берсе,

Олы тарих биргән ил ханы.

Сандугачлы җаны икенчесе,

Халкыбызның моңлы илһамы.

 

Өченчесе? Ул арамак сыман,

Дәвер җилен узып чаптыра.

Ил шатлыгы, үрләр якасына

Юллар ярып, халкын чакыра.

 

Ир затлары түгел – ил затлары,

Затлылары, асыл уллары...

Мәйдан түгел – заман батырлары,

Гасырдарда кала юллары.

***

                                        Әтиемә

Күпме юллар уздын җәяүләп,

Күпме юллар яздың өздереп!

Хәтерләсәң, йөрдек җәяүләп,

Казан урамнарын бер итеп.

 

Күпме галәм таптык күгендә!

Күпме дөнья гиздек хыялда...

Ничә әкият салдык күңелгә

Ташка каткан кичке калада...

 

Ничә еллар узды әкиятсез.

Никадәр юл ялгыз узылган.

 

 

Ничә илне гизсәм дә синсез,

Хәтеремдә: кулым – кулыңда,

Урыйбыз без Казан урамын,

Бер хыялга икәү уралып...

 

Төнге җыр

Еламачы кызым! Балам, еламачы!

Әнә, кара, мырлап утыра соры мачы.

Ул да, ахры, сине юатмакчы,

Еламачы, кызым, йокла. Еламачы.

 

Ә песинең күзе, кызым, шундый яшел.

Ә тизлеге, җитезлеге – инде яшен.

Уйлый бугай, сиңа карап, бәләкәчем,

Койрык белән сөртер идем дип күз яшен.

 

Ә койрыгы аның, кызым, шундый йомшак –

Ул кайчакта тиенгә дә кала охшап.

Син елмайсаң, кызым, балам, песи дә шат.

Син еласаң, ул да кала бугай каушап...

 

...Еламачы, кызым. Әйдә, йокла инде.

Әнә, җиргә сиздермичә төн дә иңде.

Кичке шәфәкъ күптән инде сулды, шиңде.

Күк түренә түп-түгәрәк ай да менде.

 

Песи йоклый. Йокламаучы син дә миндер.

Йокла, кызым, йокла, балам, йокла инде.

 

Соңардың

Килдең...

күпме күрдем төшләремдә.

Иңдем

елый-елый түшләреңә.

Куллар

танышырга ашыктылар.

Еллар

мине тәмам бушаттылар:

Күптән

сине көттем бер тынгысыз.

Күктән

умырылып төште йолдыз.

Соңлап –

бигрәк озын булды юлың...

Зыңлап

 

өзелеп калды соңгы кылым...

син киткәндә...