Логотип Казан Утлары
Роман

Ильяс Алкинның соңгы мәхәббәте (дәвамы (3))

(Башыннан УКЫГЫЗ)

  • Казан татары сугышчан түгел, дигән сүз белән һич тә килешмим, -

диде Ильяс. – Вәлиди әфәнде үзе уйлап тапкан әлеге сафсатаны күптән инде барлык трибуналардан кабатлап йөри. Татарлар үзләренең кем икәнен Германия белән сугышта яхшы күрсәтте. Аларның батырлыгын беркем дә инкяр итә алмас.

  • Син кызма әле, Ильяс, - дип аны тынычландырырга ашыкты Зәки. –

Мин бит Уфа өязендә, Бөредә, Бәләбәйдә мобилизация игълан итеп карадым. Юк, барып чыкмады.

  • Алар Идел-Урал штатыннан аерым булган Башкортстан идеясен

кабул итмәде, шуңа күрә синең гаскәреңә килмәделәр.

  • Менә син Татарстан идеясен игълан ит, килерләрме икән? Юк эш

белән йөрисең. Мин сиңа яз башында ук әйттем – кил безгә! Синең кебек белемле, төпле офицерлар безгә бик кирәк. Казанда синең эшең барыбер килеп чыкмас. Аннары сезнең татарлар арасында кызыл авызлар күп. Хәрби Шураны куып таратканда күрмәдеңмени? Аны бит үз татарларыгыз кулы белән эшләделәр. Казан ул урыс шәһәре.

Генерал Галкин аларның бәхәсен кул ишарәсе белән туктатты.

  • Казан татарларын Халык армиясенә җәлеп итү начар булмас иде

анысы. Большевикларга каршы сугышта инородецларның аркадаш булуы бик мөһим. Моны әле безнең сәясәтчеләр дә, хәрбиләр дә аңлап бетерми.

  • Аңларлар кайчан да булса, тик соң булуы бар! – диде Ильяс.
  • Кызылларга каршы сугышта башкортлар үзләрен искиткеч яхшы

яктан күрсәтте. Алар бит Казан татарларына да үрнәк булырга мөмкин. Гадәттә, ике тугандаш калык арасында көндәшлек була. Әйдәгез, Вәлидов әфәнде, сезнең 3нче полкны Казанга күчерик. Шәһәр мәйданнарында парадлар үткәрсеннәр, митинглар. Андагы мөселманнарның сугышчан рухын күтәрергә моның файдасы булыр дип уйлыйм.

  • Пугачев ихтилялыннан соң башкорт гаскәренең Казанга кергәне юк

иде әле, - дип елмайды Вәлиди.

  • Димәк, сез риза?
  • Риза, әлбәттә.

Ләкин бу ният сүздә генә калды. Комуч никадәр генә бөтен идарәне үз

кулына алырга теләсә дә, генералларның күбесе аны санга сукмый, башбаштаклык итә, шуңа күрә Халык Армиясе чехлар ярдәмендә яуланган биләмәләрне дә кулында тотарга булдыксыз иде. Унынчы сентябрьдә кызыллар кире Казанны алды. Ильяс Алкин, күпме тырышса да, аңарчы бер полк та оештыра алмады. Хәер, аңа вакыт та калмаган иде инде. Өченче башкорт полкы да Казанга килеп өлгермәде. Көньякта исә аклар Актүбә шәһәреннән кызылларны бәреп чыгара алмады. Ул гына да түгел, Самара белән Златоуст арасындагы тимер юлдан төньяктарак кызыллар үзләре һөҗүмгә күчте. Аларга каршылык күрсәткән өченче полкны шуңа күрә Актүбә фронтына җибәрү мөмкин булмады. Зәки Вәлидинең исәбе буенча, Актүбәне яулап алсаң, Ташкентка юл ачыла, бу инде бөтен Төркестан синең кул астында булачак дигән сүз. Андагы халыкны гаскәргә җәлеп итү ихтималы кызыктыра иде Зәкине. Бу инде бөтенләй башка мөмкинлекләр!

Бу көннәрдә Самарада Ильяс Алкин белән Зәки Вәлиди еш күрештеләр.

  • Менә син Русиянең һәр сугышында катнашып килгән татарларның

кулга корал алуына шикләнәсең, ә моңарчы мобилизация күрмәгән үзбәккә, казакъка өмет баглыйсың. Алар бит хәзерге армиянең нәрсә икәнен дә белми.

  • Аның каруы аларда милли хис көчле, - дип җавап бирде Зәки. –

Кешедә ватан тойгысы булса, тиз арада яугиргә әверелә.

  • Менә күрерсең, кызыллар бик тиздән татар полклары туплый

башлаячак. Ә без теләсәк тә терсәкне тешли алмабыз.

  • Татар полклары тупланса, димәк, кызыллар милли хисләрне уята

белә, - диде Зәки, күзен дә йоммыйча. – Тик мин моңа ышанмыйм. Аларга аерым татар полклары нәмәгә? Алар болай да сезне рәхәтләнеп мобилизовать итәчәк.

Уфада узган Дәүләт Киңәшмәсе вакытында өченче полкның 900 кешедән торган бер батальоны әлеге шәһәрдә урнашкан иде. Дөресен әйткәндә, акларның Уфадагы төп көче шушы батальон иде. Самара хөкүмәте аны Сызраньга җибәрүне таләп итте. Кызыллар монда да һөҗүмгә күчкән, аклар аларның басымына түзә алмый чигенә башлаган, шуңа күрә Иделнең уң ягын бөтенләй югалту куркынычы туган иде. Полковник Терегулов җитәкләгән батальонны тиз арада Сызраньга юлларга туры килде.

         Ләкин көтмәгәндә Каппель гаскәрләре, чехлар белән бергә, Сызраньны калдырып сул ярга күчте. Алар, эшелоннарга төялеп, Зөлфин күпере аша теге якка чыкты, ярдәмгә килгән башкорт батальоны турында уйлап та карамадылар, ләкин батальон командиры аң булды, борынгы замандагы нугай бабаларының ары-бире юлын хәтерләп, кызыллар килеп басканчы көймәләрдә, салларда Идел кичеп өлгерделәр. Җиденче сентябрьдә чехлар белән башкортлар Самараны да калдырды. Ильяс Алкин да Самара хөкүмәте белән Уфага килде. Бераз вакыттан соң кызыллар аларны Уфадан да куып чыгарды.

         Шул көннәрдә Зәки Вәлиди үзенең хөкүмәтен Оренбургтан Темәс авылына күчерде. Башында Галимҗан Таган торган өченче полк Каппель гаскәрләре белән көнчыгышка чигенгәч, башкорт гаскәренең төп көчләреннән аерылып, аралар ерагайды. Телеграф аша Корбан бәйрәме белән котлаганда Таганның тавышы бөтенләй сүрән иде.

  • Без монда Лемез дигән урыс авылында урнаштык, - диде ул. – Һарун

Корбангалиев Саткин заводында. Колчак барлык коралларны тапшырырга боерды, азык-төлек, кием-салым бирүне туктатты, үзебезгә авылларга таралырга фәрман бирде. Без сугышып булса да сезгә барып кушылыр идек, тик кар тирән, атлар бата. Нишләргә дә белгән юк.

Нишләргә кирәк икәнен бу көннәрдә Зәки Вәлиди үзе дә белми иде,

шулай да кискен рәвештә:

  • Нинди хәлдә булсагыз да коралны тапшырмаска! – дип үзенең

әмерен җиткерде.

  • Корал алырга килүчеләрне куып җибәрдек. Тиздән махсус отряд

җибәрәчәкләр. Сугышырга туры килмәгәе.

Шуннан соң Колчак ике арадагы телеграф элемтәсен өзде. Өченче полк

белән бәйләнеш бөтенләй киселде.

  • Нишлибез? – Вәлиди корпус командиры генерал Ишбулатовка

борылды.

  • Без хәзер нишли алабыз? – диде генерал, күзен читкә борып. –

Көчленеке замана. Буйсынырга кала.

  • Юк! – дип кычкырды Вәлиди. – Колчак кушты дип гаскәребезне

таратсак, без кем булабыз?

  • Зәки! Мин гап-гади патша генералы, – диде Ишбулатов. – Мине

өстәге командирларга буйсынырга өйрәттеләр. Субординация! Шуңа күрә мондый авыр вакытта син гаскәр белән дә җитәкчелекне үз кулыңа ал. Син кискен, кыю кеше. Миндә, күрәсең, андый сыйфатлар юк. Мин бу тупиктан чыгу юлын күрмим.

22 ноябрьдә Зәки Вәлиди башкорт корпусы белән җитәкчелек итүне үз

кулына алды. Берничә көннән исә, Ильяс Алкин, Екатеринбург төрмәсеннән котылып, Темәс авылына, Зәки Вәлиди эргәсенә ашыкты.

                                               10

  • Кайчан атасыларын бер Алла гына белә, - диде Ильяс Алкин.

         Зәки күзлеген салып, көрән кульяулык белән озак кына пыяласын сөртте. Күзлексез аның кыяфәте шулкадәр гаҗиз, әйтерсең калканын, көбәсен ташлаган яугир. Яңаклары суырылган, күзе кызыл. Мөгаен,

йокысызлыктан интегә. Ничә мең кешенең язмышы аның ихтыярыннан тора бит. Комуч булганда, Себер хөкүмәте һәм Дутов белән ярашып, алар арасындагы каршылыклардан файдаланып, ул әле аларның һәркайсыннан,авырлык белән булса да, коралын, кием-салымын, азык-төлегеналып тора иде. Хәзер хәлләр үзгәрде. Колчакка кадәр үк Директория өлкә хөкүмәтләрен таратырга боерды, ә армия унитар булырга тиеш, дигән фәрман чыгарды. Бердәм һәм бүленмәс Россия! Юк, алар башкача булдыра алмый. Илдә нинди режим хөкем сөрсә дә, алар барыбер үз җырын гына сузачак. Колчак, Директорияне куып тараткач, аңардан да кыркурак кылана башлады. Ниндидер чүчмәк башкортларның, казакъларның гаскәр тотуына, федерация дип сөйләнүенә түзеп торамы инде ул? Безгә нәрсә кала? Монда йә Колчакка буйсынып, гаскәрне төрле урыс частьларына таратырга – бу инде Зәки өчен сәяси үлем дигән сүз, гаскәрсез генерал кемгә кирәк? Йә кызыллар ягына күчәргә... Хәер, Зәки хыялында өченче юл да шәйләнә иде.

  • Уйларга кирәк, - диде Зәки.
  • Алаш Урда белән бәйләнешегез бармы соң?
  • Әйе, киңәшергә кирәк... Әле бездә көч бар. Мин бит сине җәй көне

үк чакырган идем. Фикерем үзгәрмәде. Минем штаб начальнигы

буласыңмы?

  • Синең бит миннән күпкә югары званиеле офицерларың бар.
  • Синнән дә уңай кеше юк. Мин сине беләм бит.
  • Мин бит артиллерист, штабист түгел.
  • Штаб ул гаскәрнең мие. Хикмәт званиедә түгел. Синең кебек төпле,

җиде кат уйлап бер кат кисә торган кеше кирәк миңа. Хәер, кисү моментын кайчак артык та суза торган гадәтең бар анысы...  – Зәки, кинаяле елмаеп, Ильясның күзенә карады. – Син уйлаган арада кулдагы малны талап та китүләре бар...

  • Йә, йә, - дип ачуыннан буылып пышылдады Ильяс. – Кайчан

малымны таладылар?

  • Ярар, кызма. Без икәү булсак, беркем дә таламас.  Йә, җавабыңны

көтәм.

Ильяс җилкәсен җыерды.

  • Мин синең ихтыярда. Шуның өчен килдем бит.

Зәки, җилкә аша ишеккә борылып кычкырды:

  • Сәрсенбай!  Коръән-Кәримне керт әле!

Озын буйлы, киң яурынлы башкорт егете тиз генә Изге китапны Зәкигә

китерде. Зәки торып басты, Коръәнне сак кына маңгаена тидереп алды, аннары аны тантаналы рәвештә Ильяска сузып:

  • Йә, шушы Коръән-Кәримгә кулыңны куеп ант ит!

Ильяс та урыныннан торды, кулын Китапка куеп сораулы карашын

Зәкигә төбәде.

  • Кабатла! Түрк-татар халкының азатлыгы өчен башкорт

гаскәрләрендә җанымны да, тәнемне дә аямыйча көрәшергә ант эчәм. Шушы изге эшкә хыянәт итсәм, миңа Алланың каһәре, кан кардәшләремнең каргышы төшсен!

Зәки Китапны кадерләп түрдәге киштәгә куйды. Сәрсенбайның

кулыннан чынаяк алып Ильяска тоттырды.

  • Мә, эч! – Үзе дә тагын бер чынаякны кулына алды. – Ант!
  • Ант!

Кымыз куәтле иде, тамак төбеннән каймак кебек үтсә дә кодрәте борын

куышлыкларын кытыклап өскә күтәрелде.

  • Борынгы китапларда шулай әйтелгәнме? – дип самими сорады

Ильяс.

  • Һәр нәрсәнең үз тәртибе бар, Ильяс Алкин! Башкорт гаскәрләренең

штаб башлыгы. Сез бит, казаннар, борынгы түрк йолаларын оныта язгансыз.

  • Башланды!

Зәки көлеп җибәрде. Кәефе күтәрелгәне күз карашыннан ук сизелә иде.

  • Утыр, сөйләшеп бетерик. Хәзер инде сиңа ышанып була. Мин сине

беләм, син үлсәң дә ант боза торган кеше түгел.

         Әйе, язмыштан узмыш юк. Әле бер ай элек кенә, син тиздән Зәки Вәлиди кул астындагы башкорт гаскәрләренең штаб башлыгы буласың, дисәләр, Ильяс ул кешегә карап бармагын чигәсендә уйнатып алыр иде. Юк, Зәкинең башкорт мохтариятен инкяр итүдән түгел. Ул үзе дә, инкыйлапка кадәр үк, әле Петербургның политехника институтында укып йөргән чакта ук, түрк-татарлар өчен тупраклы мохтарият турында хыяллана иде. Дәүләтчелек туфраксыз-җирсез була алмый. Шуңа да нинди генә абруйлы кешеләр булмасын, ул Максудиларның, Исхакыйларның милли-мәдәни мохтарият хакына казганып йөрүләрен якламады. Көрәшнең башыннан ук территориаль автономия дип барды. Бу мәсьәләдә алар Вәлиди белән мәсләктәшләр иде, әлбәттә. Ләкин ул аның фәкать башкортлар өчен генә автономия таләп итүен аңламады, хәтта баштарак түрк-татар берлегенә хыянәт дип кабул итте.

  • Мына, - диде Зәки, - Уфа киңәшмәсеннән соң өч айга якын вакыт

үтте, дөньяның ничек асты өскә килде. Хәер, аны ул вакытта ук чамалап була иде инде.Директориянең вакытлы хөкүмәт булуын сизендем мин. Урыс сәясәтчеләренең күбесе хәрби диктатура булганда гына большевикларны тарр-мар итеп була дип инанган; юкка гынамы, шул чакта ук генерал Болдыревны алгы планга чыгардылар. Тик Болдырев аларга йомшаграк булып тоелды, тиз арада Колчакны түргә этәрделәр. Ләкин аның да Рәсәй тәхетенә менүе икеле...

  • Нигә?
  • Ул беркайчан да большевиклар кебек катгыян диктатура урнаштыра

алмаячак.

  • Урнаштырып маташа бит.
  • Идея сидрәгән. Урыс халкының башын әйләндерерлек идеяләре юк.

Бердәм һәм бүленмәс Россия! Урыс өчен ул әйтмәсәң дә табигый, аңа аның исе дә китми. Гидайларга абстракт идеяләр кирәкми. Җир бирәчәкләрме? Сугыш бетәчәкме? Менә нәрсә кызыксындыра аларны. Шуңа алар большевикларга иярә дә.  Безгә, төркиләргә нишләргә? Колчак һәм аның генераллары җиңеп чыкса, безне коточкыч афәт,  тагын шул гасырларга сузылган коллык көтә.

Ильяс Зәкинең тел төбен аңлады, әлбәттә. Аңларлык сөйли бит. Ул

инде, ахрысы, үзе өчен карарны кабул да иткән. Ләкин юлының дөреслегенә ышанып бетә алмый. Шуңа Ильясны гына түгел, үзен дә инандырыр өчен сөйли дә сөйли.

Ильяс аңа каршы төшеп бер сүз дә әйтмәде. Ул үзе дә шик-шөбһә

чытырманына кереп адашкан, чыгар юлны таба алмый интегә иде.

  • Их,  –  дип көрсенде ул. – Өч ай элек кенә нинди олы хыяллар,

өметләр белән яши идек. Син җыйган мәҗлестә соң... Казакълар, үзбәкләр... Нинди алкышлы тостлар әйтелде. Көрмәнәй кымызын авыз итеп. Уфа киңәшмәсенең иң матур истәлеге булып шул син корган табын гына калыр да әле.

  • Анда да сизелә иде инде Рәсәйнең кайсы якка чалулавы. Ләкин бит

өметсез шайтан, ди. Күңелеңне төшермә, кардәшем. Үзебезгә тигән өлешне ничек тә алырбыз.

  • Син оптимист, агай! –Зәки аны торган саен гаҗәпләндерә иде –

кайдан аңарда мондый акыл, үз-үзенә ышаныч, тәвәккәллек? Гап-гади авылда туып үскән бит, югыйсә. Синекедәй гувернанткалары да булмаган, репетиторларда өенә килеп махсус укытмаган, гимназияләр, университетлар үтмәгән.

  • Алланың ирке киң, - диде Зәки. Бераз тын торгач, өстәде: - Җан

биргәнгә җүн бирә ул.

  • Дөрес әйтәсең, көрәшкә чыгасың икән, җиңәм, дип чыгарга кирәк.

Әлбәттә, юлбашчы аңа бөтенләй үк ачылып бетмәгән, Ильяс бераздан

белде: Зәки инде бу вакытта Мәскәүгә, большевиклар белән сөйләшер өчен, ике вәкил дә юллаган икән. Ләкин алардан хәбәр-хәтер булмады. Менә ни өчен Зәки, сиздерергә тырышмаса да, борчулы, гасаби иде. Соңрак аныкланды – юлбашчының ышанычлысы Гәрәй Карамышевны аклар, ниндидер сәбәп белән Уральскида төрмәгә ябып куйган, ә икенче вәкил Сәлах Атнагулов Уфага килеп җиткәч, юлын дәвам итүне кирәк тапмаган.

                                                         11

         Вәлиди гаскәренең штабы Ермолаевка авылында иде. Монда килеп фронт хәлләрен белешкәч, Ильяс Алкин башта югалып та калгандай булды. Кызылларның көч-куәте чагыштыргысыз артык, алар хәлиткеч һөҗүмгә әзерләнә, һәм шул тимер ташкын башкорт гаскәрен тиздән бөтенләй сытып китәчәгенә һич бер шик юк. Чехлардан да, Дутовтан да инде бернинди корал, сугыш кирәк-ярагы килми, ә Оренбург белән Уфа арасына сузылган фронт сызыгын ничек тә сакларга кирәк. Гаскәр талчыккан, өшәнгән, ризык җитешми, яугирләрнең саны аз. Эстәрлетамак белән Ермолаевка арасы ике йөз чакрым, ә анда барысы җиде йөз кешелек гаскәр фронт тота. Көтмәгәндә урау һөҗүм ясасалар, штабның бөтенләй чолганышта калу куркынычы да бар. Шуңа күрә беренче эш итеп Алкин штабны Кананикольски заводы урнашкан җиргә күчерергә әмер бирде.

         Кызыллар әле анда, әле монда һөҗүм итеп тора, әмма төп ыргылышны күпмегәдер кичектерәләр, ахрысы. Төп көчләрне бер йодрыкка туплыйлар булса кирәк. Шул йодрык китереп бәрсә, каршы торырлык бер әмәл дә булмавы офицерларның һәммәсенә ачык иде. Йә соңгы тамчы канга кадәр сугышып үләсе, йә Себергә кадәр табан ялтыратасы. Зәки Вәлиди өчен боларның икесе дә инкыйраз, дулкын өстендә калу өчен аңа бер генә юл бар – кызылларга кушылу. Ләкин моның өчен кызылларның да аның шартларын кабул итүе кирәк. Иң төп шарт, әлбәттә, Башкортстан республикасын танулары. “Тупраклы мохтариятебезне таныса, мин иблис белән дә килешүгә барачакмын,” – диде ул Ильяска. Танулары бер хәл, республикага эчке эшләрдә, икътисадый мәсьәләләрдә тулы мөстәкыйльлек бирергә тиешләр. Коммунизм төзү мәҗбүри булмасын. Башкорт гаскәрләре исә кызыл армия сафларына күчә, димәк алар белән кызылларның хәрби командирлары җитәкчелек итәчәк.

  • Алар моңа риза булмас, - диде Ильяс. – Ризалык бирсәләр дә күз

буяр өчен генә... Безнең гаскәрне кулга төшергәч, бөтен вәгъдәләрен онытачаклар.

  • Төптәнрәк уйла! – диде Зәки. – Монда сәясәт килеп катнаша.

Башкортларның кызыллар ягына чыгуы ул сәяси пропаганда өчен кирәк. Менә, янәсе, урыс булмаган халыклар өчен үрнәк, безнең якка чыксагыз, хәтта республикага тиенәсез.

  • Мин дә шуны әйтәм ич! Әлегә сәяси пропаганда, аннары кукиш.
  • Алда күз күрер, бүтән чарабыз юк. Республиканы бер таныгач,

алар да җиңел генә килешүдән баш тарта алмас.

  • Кабыгын калдырырлар, билгеле.

Шундый шартлар белән хөкүмәт әгъзасы Муллаҗан Халиковны Уфа

советының рәисе Эльцин кырына юлладылар. “Нинди хөкүмәт? Нинди әгъза?”, - дип тузынган Эльцин. Шулай да кабул иткән. Муллаҗан бик төшенке күңел белән кайтты, ул керүгә урыныннан да тормыйча, исәнләшү кайда! – сорау биргән теге:

  • Йә, ни-нәрсә алып килдең?
  • Менә безнең шартлар!

Кычкырып көлгән Эльцин, шартнамә кәгазен укуга ук, бөгәрләп, чүп

чиләгенә ыргыткан.

  • Сез нәрсә, клоуннар мәллә?! – дигән ул, Муллаҗанның йөзенә

төкереген чәчеп. – Нинди шартнамә? Сез бит деморализованный хәзер! Кулны күтәрәсез дә кичерү сорап безнең якка чыгасыз. И всё! Рядовойларга, бәлки, амнистия булыр. Ә Вәлидине беренче дар агачына! Кайтып әйт минем сүзне. Шуның өчен генә сине исән җибәрәбез.

Муллаҗан иптәше белән төнгә каршы кайтып җитте. Эльцинның

мәсхәрәле сүзләрен ишеткәч, Зәки нык гарьләнде, ачу-нәфрәтен тыя алмыйча, ишекле-түрле озак йөренде. Юк, бу Эльцин, Таболин ише таш маңгайлы большевиклар белән эш итеп булмый, алар әле киләчәктә дә безнең тәгәрмәчкә һәрвакыт таяк тыгачак, турыдан-туры Ленинга чыгарга, Троцкийга, башкача юл юк! Алар хет сәясәтнең ни икәнен аңлый.

Ильяс, карталар өстеннән башын күтәреп, аңа борылды:

  • Беләсеңме, агай, бераз күндәмрәк кылансыннар өчен безгә

фронтның бер участогында аларны матур гына тар-мар итәргә кирәк.

  • Кирәк тә бит! Тик безнең хәлдә...
  • Безнең хәлдә дә була. Менә Кызыл Мәчеткә якын гына Юллыбай

авылына бүген кич кызылларның кавалерия полкы килеп урнашкан. Мөгаен, иртән шул юнәлештә рейд ясарга телиләр. Ә без алданрак! Хәзер үк!

  • Дөрес! – аның сүзен күтәреп алды Зәки. – Күтәр кул астындагы

батальонны. Аларның күбесе бу як егетләре, Юлдыбайны күз йомып та табарлар.

  • Мин дә алар белән! – диде Ильяс, каны кызып. “Казан татары нчек

сугышканын  күрсен әле менә! Юкса, безне, сугышчан рухны югалтканнар, дип, гел кимсетеп сөйләшкән була.”

  • Алайса бергә инде!

Икесе дә тиң булып элек завод эшчеләре яшәгән баракка ашыкты.

Батальон шунда урнашкан иде. Бер сәгать тә узмады, чаналарга төялеп юлга кузгалдылар.

         Юллыбай авылына килеп җиткәндә офыкта сүрән генә таң чалымы сизелә башлаган иде инде. Ильяс, эчке калтыравын тыярга тырышып, тешен кысты. Яуга береннче керүе, дулкынлану да гаҗәп түгел. Зәки, хәлен аңлап, Ильясның аркасына каккалап алды. Үзе дә агарып киткән, аның да сугышка керүе беренче түгелме икән әле?

  • Шыр җибәрмисеңме?
  • Үзеңне бел!

Ике яктан чолгап алып, авылга бәреп кергәндә инде яктырып килә

иде. Йокының иң тәмле чагы. Әллә сакчылар куюны кирәксенмәгәннәр, әллә куеп та аягөсте йоклап киткәннәр, һөҗүмне сизми дә калдылар. Ату тавышлары ишетелде. Эчке киемнән генә кылыч, мылтык тотып йортлардан чабып чыкканда, кызылларның язмышы хәл ителгән иде инде. Кичен катырак бәйрәм иткәннәрме соң, оешулы каршылык күрсәтә алмадылар. Күбесе, авылдан чыгып, кайсы кая кача башлады. Авылдан ерак та түгел бер сыек урман шәйләнә шәйләнүен, тик аңа, кар ерып, барып җитәсе бар әле. Ә бу исә эчке киемнән генә яланаяк чыгып чапкан кавалеристларга шактый кыен эш булып чыкты. Кырда аларны башкортлар куян урынына аулады.

Ильясның исә бу яуда чак кына гомере өзелми калды. Сугыш дәрте белән комарланып, үз-үзен онытып, бер таза гына ихатага барып кергән иде, өйнең ишеге ачылып та китте, аннан алагаем зур гәүдәле берәү, урысча яман сүгенеп,кылыч күтәреп аңа ташланды. Кылычын чабам дигәндә, ниндидер могҗиза белән искә килгән Ильяс төзәмичә генә наганнан атып өлгерде. Алагаем зур гәүдә аның аяк очына ук ишелеп төште. Соңыннан ачыкладылар – полк командиры үзе булган икән. Тик Ильяста аның кайгысы юк иде, үлем ачысы белән тартышып яткан әдәмнең бугазыннан чаптырган канны күреп – пуля муенына эләккән! –  ул шашып калды, иелеп укшый башлады.

  • Беренче тапкыр шулай була, - диде аның артыннан кереп җиткән

Зәки. – Аннары күнегәсең... Әйдә, әйдә, - дип Ильясны җитәкләпп алды: - Егет икәнсең бит, әй! Шикләнмәгән идем анысы...

Әлеге кызыл кавалерия полкы тулысынча тар-мар ителде. Беркем дә

исән котыла алмады, нигәдер әсирләр дә юк иде.

         Ильяс әле тагын берничә тапкыр корал тотып гади солдатлар белән янәшә торып сугышта катнашты. Кызыллар белән аяусыз алышлар әле монда, әле тегендә булып кына торды. Бөтен фронт чарпа-чарпа килгәндә штабта гына утырып булмый, ирексездәән кулга корал аласың.

         Зәки инде Төркестанга качкач, Башкортстан ревкомының әгъзаларын кулга алып, Мәскәүгә озаттылар. Бутырка төрмәсендә ятканда, тикшерүче Ильяска Зәкинең атасына язган хатын күрсәтте. Ул анда Макар авылын кызыллардан азат итүләре турында яза. Әйе, исендә Ильясның ул канлы сугыш. Ул көннәрне ничек онытасың?! Кызылларны Макардан куып чыгарып, егерме биш чакрым ераклыктагы Әхмәр авылына кадәр эзәрлекләгәннәр иде. “Казан татары Ильяс Алкин, безнең штаб башлыгы, әлеге яуда да гади солдатлар белән янәшә торып, гомерен аямыйча сугышты.” – дип язган Зәки. Рәхмәт инде...

  • Әйе, сугышларда катнашуымны инкяр итмим, - диде Ильяс

тикшерүчегә. – Тик кызыллар ягына чыкканда, совет власте безгә амнистия игълан итте бит. Хәзер ул вакытларны нигә искә төшерергә?

  • Һәр җинаять өчен иртәме-соңмы җавап бирәсе була, бернинди

амнистияләр дә ярдәм итә алмас.

         Ильяс тикшерүче белән сүз көрәштерүне кирәк тапмады.

         Башкортларның шартларына күнәргә кирәк, дип Ленин белән Сталиннан күрсәтмә килсә дә, Уфа советы да, Бишенче армиянең җитәкчелеге дә үзара сөйләшүләрне озакка сузды, бернинди шартларны да үтәргә җыенмыйлар иде. Коралны ташларга да бирелергә – бөтен таләпләре шул. Ниһаять, Мәскәүдән Уфага Мирсәет Солтангалиевне җибәрделәр. Ул тиз арада Уфа губерна комитетын җыеп, Вәлиди гаскәренең кызылларга кушылуын кичекмәстән тәэмин итәргә кирәклеген катгый итеп аңлатты. Халык комиссарлары советы башкортларның барлык шартларына килешә! Шул ук вакытта ул Вәлиди янына үзенең вәкиле Галимҗан Әминевне юллады. Әминев Зәки белән Ильяска Мирсәетнең сүзләрен җиткерде:

  • Сөйләшүләр тәмамланганчы кызылларга кушылмый торыгыз.

Ашыкмагыз. Әгәр дә инде бүтән көтәргә тәкатегез калмаса, Бишенче армия канаты астына түгел, ә штабы Оренбургта урнашкан Беренче армия карамагына күчегез.

1919 елның 18 февралендә төшкә кадәр Зәки Вәлиди берничә кешесе

белән Беренче армиянең фронт сызыгын үтеп, кызыллар ягына чыкты. Аның артыннан Ильяс Алкин Беренче кавалерия полкын алып китте. Икенче көнне алар командарм Гай белән очраштылар. Егермесендә инде Вәлиди кул астында булган бөтен гаскәр кызыллар ягына күчеп бетте. Берничә көннән Гай Ильяс белән Зәкине затлы вагонга утыртып Мәскәүгә озатты. Анда аларны “Метрополь” кунакханәсенә урнаштырдылар. Тиздән Сталин белән, Троцкий белән күрешәсе бар, Вәлидине хәтта Ленин үзе кабул итәчәк! Шул түгелмени дан-шөһрәт?

Зәки үзенчә юатып маташса да – ул беркайчан да өметсезлеккә бирелми торган әрсез зат! –  Ильяс бөтен милли өметләрнең тәмам чәлпәрәмә килүен аңлаган иде инде.

                            12

         Мәҗлесне залда әзерләгәннәр. Табында ни генә юк – җиләк-җимеш, төрле чикләвек, өстәл түрендә төп хуҗа шикелле самавыр кайнап утыра. Татар инде ул кая барса да самавырын үзеннән калдырмый. Якуп абзый, кечкенә чәйнекне алып, самавыр торбасына лимон кабыгы салды. Бөтен залга башны әйләндереп лимон исе таралды.

  • Кайда йөрисез... – дип, хуҗа юри генә сукранган булып кыланды. –

Без инде монда әниең белән көтә-көтә көтек булып беттек.

Карт белән карчык кунак хөрмәтенә киенеп-ясанып та өлгергән, Якуп

абзый өстенә үзбәк халаты ябынып, башыначем кара татар кәләпүшен кигән. Ләмига апай борын заманнан калган хәситәсен таккан, көмеш чулпыларын элгән, аллы-гөлле киң күлмәге елкылдап тора.

  • Йә, кадерле кунак, түрдән уз. Каршы алганда килешсез сүз әйткән

булсам, үткәреп җибәр. Картлык – шатлык түгел. Картайган саен акыл саега бара. Мине әнә абыстай да шуңа гел битәрли.

  • Түргә үзегез утырыгыз, Якуп абзый.
  • Юк, син кунак. Кунакның да ниндие әле! Әйдә, әйдүк, кыенсынма,

үз өеңдәге кебек бул, уз.

Ильясның түргә кереп утырмыйча чарасы калмады.

  • Син инде безне гаепләмә, - диде хуҗа. – Әлегә коры-сары белән

чәйләп алырбыз. Көтелмәгәндә килеп төштең бит, кем, энем Ильяс. Чәйләгәч, калага чыгып керерсез кызым белән. Без инде сезне пылау пешереп көтеп торырбыз. Остасына туры килдең. Пылауны мин үзбәктән дә яхшырак пешерәм, - дип мактанып алды ул. – Ташкентта булганыгыз бармы моңарчы?

  • Бишенче тапкыр. Бөтен Төркестанны айкап чыктым дисәм дә була.
  • Төркестан зур. Биш тапкыр килеп кенә, ай-һай, бу мөмкинме икән.

Мин монда гомерем буе торып та күп җиргә аяк җитмәде. Ә юкса кайда гына булмадым.

Хатын-кызлар табынга утырмады. Кызыл косынкасын салып, башына

ак яулык япкан Луиза гына ара-тирә әле анысын, әле монысын өстәлгә юнәтә торды. Ләмига абыстай аш бүлмәсеннән бөтенләй чыкмады. Элекке тәртипләр икән монда, – дип уйлады Ильяс. – Карт гаиләсен шактый ук учында биетә ахрысы. Алай дисәң, бик килешеп, ярашып торалар шикелле. Хәер, элекке йолаларны сакларга тырышу безнең картларның канына сеңгән. Алар өчен ул гадәти нәрсә. Чит халыкка ошармы икән, томаналыкта гаепләмәсләрме, дип яшәмиләр. Бу аларның башына да килми. Ә бит яшьләр бу гадәтләрдән көлә генә, алар өчен бу искелек калдыгы. Яңа заманның карыныннан бөтенләй яңа халык әвәләнеп чыга. Һәм аның кая барып терәләчәген Ильяс Алкин чамалый иде.

  • Нинди максат белән ерак сәфәргә чыктың, энем, сер булмаса?

Мәскәүдә яшим, дисеңме?

  • Мин КУТВда укытам, Якуп абзый...
  • Анысы нәрсә тагын, ходаем?
  • Университет. Шәрекъ хезмәт ияләренең коммунистик университеты.

Анда Урта Азия икътисады дигән фән укытам. Менә шул курс өчен материаллар тупларга килдем.

  • Ә-ә, - дип башын какты Якуп абзый. – Син ризыктан җитеш әле.

Менә каклаган каздан авыз ит. Казы да әйбәт, үз кулым белән әзерләдем. Кузы гына юк, ләкин булачак. Тукайның шул турыда шигырен хәтерлисеңме?

“Мөхәммәдия” шәкерте ярдәме белән татар телендә өй шартларында

гына башлангыч белем генә алган Ильяс, билгеле, Тукайны җүнләп белми иде. Шуңа күрә аныксыз гына башын селкеп куйды.

  • Икътисад, дисең инде алайса... Кайсы өлкәсендә инде?
  • Җәгърәфи икътисад. Мине күп нәрсә кызыксындыра. Тарихи яктан

да... Мәсәлән, вакыфлар эшчәнлеге. Җир мөнәсәбәтләре.

  • Бу мәсьәләләрне Сәед Мәхмүдтән дә яхшы белүче юк. Ул Бохара

әмиренең ышанычлы түрә-карасы  иде бу эшләрдә. Советлар килгәч тә вакыфлар буенча эшләде әле ул. Шуның белән күрешергә кирәк сиңа.

  • Исәнме икән соң ул?

Хуҗа аны дөрес аңлады.

  • Тимәделәр аңа нишләптер, -  диде, үзе дә аптыраган кыяфәттә. –

Майлагандыр, җайлагандыр. Суда батмый, утта янмый торга кеше ул. Әмма да ләкин башлы инде.  Сиңа нык ярдәме тияр. Тагын Фитрәт бар, бу өлкәдә азау ярган. Дөрес, ул Сәмәркантта яши бугай. Садретдин Айни тагын. Ул да Ташкентта түгел. Шул Сәед Мәхмүд кала. Мин аны яхшы беләм, таныштырырмын.

  • Каракүл җитештерү, каракүл сәүдәсе кызыксындыра тагын. Ефәк

сәнәгате...

  • Һәй, - дип кычкырып җибәрде Якуп абзый. – Син монда дөрес

килгәнсең бит, әй! Монысын инде миннән яхшы белүче юк. Энәсеннән җебенә кадәр сөйләп аңлатырмын.

Луиза, телемләп кискән кавынны төпсәгә салып табынга алып килә иде,

пырхылдап көлеп җибәрде:

  • Әткәй! Ильяс Алкин университет профессоры ул!
  • Булса соң? – дип көлде Якуп абзый да. – Без дә төшеп калганнардан

түгел, прафисырга остаз булырмын.

         Чәйләп алгач, Ильяс калага җыена башлады. Бүлмәсеннән чыкканда, Луиза инде аны көтеп утыра иде.

  • Мәшәкатьләнеп йөрмисеңме әллә? – диде Ильяс. – Мин бит

Ташкентны беләм, адашмас идем әле.

  • Ничек кунакның үзен генә чыгарып җибәрик, - дип, Луиза аны

култыклап алды. – Әти дә шулай кушты. Ә аның сүзен тыңламасаң, у-у... Давыл чыгасын көт тә тор! Бик үзсүзле ул безнең.

  • Вакытың булса, мин каршы түгел анысы... Сөенәм генә.

Кызның кулына орынгач, Ильясның умырткасы буйлап кайнар агымсу

үткәндәй булды. Аптырады ул – әлеге кыз нигә шулай аны дулкынландыра соң? Мондый хәлне аның кичергәне юк иде бит. Ул бит инде шактый өлкән кеше – утыз биштә! Ә булса соң, дип кемдер – Иблистер бу тәгаен! – колагына пышылдаган кебек булды. Мәхәббәт ул, малакачкаем, теләсә кемгә килми. Менә син йөрдең бит әле гомерең буе коры кашык тотып. Ә картлар нәрсә дигән? Шул-шул, коры кашык авыз ерта. Сөенергә кирәктер бәлки? Юкса синең ни шатлыгың бар бу тормышта? Яшьлек хыялларың чәлпәрәмә килде. Гаиләң... Хатының белән араң күптән суынган. Балаларың булмады. Ир уртасы булгач, тәкъдир сиңа үз бүләген юлламыймы? Әллә, шик-шөбһә җиләненә уранып, аңардан да коры калырга җыенасыңмы? Сиңа һәрвакыт тәвәккәллек җитмәде, дип сүкте аны Иблис.

  • Җәяүләп кенә барабызмы? – дип сорады Луиза.
  • Ә кая барабыз соң без?

Икесе дә шаркылдап көлеп җибәрде.

(Дәвамы бар)