Логотип Казан Утлары
Роман

Ильяс Алкинның соңгы мәхәббәте (дәвамы (1))

        (Башыннан УКЫГЫЗ)

4

         Юк, җиңелүче токымнан түгел Ильяс. Алкиннар затлы нәсел. Алтын Урда заманнарыннан ук ук бәкләр, морзалар. Бәлки аңарчы да, хазарлар дәверендә үк аксөяк булганнардыр. 1918 елның ахырында Башкорт гаскәренә килеп кушылгач, Зәки Вәлиди аны сөенеп каршы алды. “Синең безгә кушылуың тарихи мәгънәгә ия! – диде ул, аны кочаклап. – Алкин! Сез бит түрк-татар дөньясында ерактан күренеп торган биек кыя кебек. Синең мисалыңда безгә башка карендәшләр дә кушылыр. Юкса, татарлар әле безнең көрәшкә һаман сагаеп карый. Уфа өязендә, Бәләбәй якларында мобилизациядән бөтенләй баш тарттылар. Әйе, синең безгә килүең бик яхшы, - дип кабат иске эзенә төште ул. – Безнең хак юлда булуыбызны тану бит бу! Сезнең нәсел моннан мең ел элек үк билгеле. Ышан миңа, үзең беләсең, мин бит мөәррих! Мәхмүд Кашгарый үзе “Алка улы” ыруы хакында телгә ала. Унөченче гасырда, Бату хан заманында булса кирәк, алар төньякка күтәрелеп төмән, ягъни Темников морзалары булып киткән.

  • Әйе, безнең өйдә шәҗәрә бар. Алкиннар унҗиденче гасыр

ахырларына кадәр Темников тирәсендә яшәгән, - дип Зәкинең сүзен җөпләде Ильяс. Ул юлда бик алҗыган, кайдадыр башны куеп ял итәсе килә, тарихлар тыңларга да, шәҗәрәдә казынырга да, хуҗага кушылып сүз катарга да бер теләге юк иде. Әмма Зәкинең күзе яна, тарих дигәндә ул дөньясын оныта торган кеше.

  • Әйе, Алкиннар Төмәндә, ягъни Темников тирәләрендә бик нык

тармакланып китә, үрчи, биләмәгә  җир җитми башлый. Бигрәк тә Петр патшаның мәгълүм фәрманыннан соң алар көнчыгышка күчә башлый. Кайсыдыр тармагы Уфа тирәсенә килеп урнаша.

  • Безнең бабайлар Тау ягындагы Шәмәк, Чәчкаб авылларына килеп

урнаша. Һәрхәлдә Шиһабетдин Мәрҗани хәзрәтләре шулай язып калдырган.

         Ләкин Зәки аны тыңламый иде инде. Тарих – аның биләмәсе! Ниндидер офицер аның игътибарын җәлеп итәрлек нинди сүз әйтә алсын?!

  • Унсигезенче гасырда күтәрелгән барлык башкорт болаларында Уфа

тирәсендә яшәүче төмән татарлары җиң сызганып катнашкан, - дип сөйләп китте ул. – Хәзер дә алар безнең белән бер сафта. Еникеевләр, Терегуловлар, Чанышевлар! – Бераз тын алды. –  Сөендекевләр, Ходаяровлар, Мамлеевлар... Барысы да офицер! Төмән татарларында борынгы сугышчан рух сакланган. Җир эшкәртеп юашланган Казан татары түгел. – Бу Зәкинең яраткан темасы иде, иярләп алса, тәүлек буена да төшмәскә мөмкин. – Син, әлбәттә, бераз соңардың, - диде ул Ильяска карап. Тик Ильяс инде аның сүзен ишетерлаек хәлдә түгел иде. Ниһаять, Зәки юлбашчы да моны күреп алды: - Аягүрә йоклыйсың түгелме соң?

Юлбашчының ымын дөрес аңлаган ике җан сакчысы Алкинны сак

кына ике яктан җитәкләп, штабның йокы бүлмәсенә алып керделәр. Ул мендәргә башы тиюгә үк сабыйларча мышнап йокыга талды. Шул көннән башлап советка кушылганчыга кадәр, Зәкинең тәкъдиме белән, Башкорт гаскәренең штаб башлыгы вазифасын үз өстенә алды Ильяс.

         Вәлиди хөкүмәте берничә атна элек кенә Оренбургтан Темәскә күчте. Дөресен әйткәндә, Ильяс Алкин килгән чакта аларнның хәле нык хөрти иде. Самара белән Уфа кызыллар кулында, Комучны куып тараткан Колчак урыстан кала бернинди милли хөкүмәтләрне танымый, башкорт гаскәрен таратуны таләп итә. Димәк, корал да, гаскәри кием һәм башка кирәк-яраклар да бирмәячәк иде.

         Ильяс күптәнге танышы Зәки янына Екатеринбург төрмәсееннән качып килде. Соңгы вакытта Учредительное собрание комитеты шунда урнашкан иде. Ильяс Алкин монда шактый мәшһүр кеше – Комуч рәисенең урынбасары. Колчак бөтен хакимиятне үз кулына алып, үзен Рәсәйнең “Верховный правителе” дип игълан иткәч, комитет җитәкчеләрен тиз арада төрмәгә дә ябып куйдылар. Александр Колчак, үз тирәсендәге генераллар кебек үк, “бердәм һәм бүленмәс Россия” тарафдары иде. Нинди демократия? Нинди милли мохтарият? Дөньяда үзенең бөек урынын тотам, дисә, Россия бары тик унитар, ә идарәсе авторитар булырга тиеш! Колчакның да, Деникинның да, большевикларга каршы көрәшкән башка генералларның һәм сәясәтчеләрнең һәлакәте шушы шигарьдән башланды да. Ләкин урыстан гайре халыкларның, һәм хәтта күпчелек урысларның да,  нигәдер әлеге колчаклар теләгән дәүләттә яшиселәре килми иде. Нәтиҗәдә һәммәсе бер төрле уйлап, икенче төрле сөйли, өченче төрле эшли торган большевикларның тозагына килеп капты.

         Әйе, Екатеринбургта ул үлемнән чак качып котылды. Кулына “бердәм һәм бүленмәс” власть эләккәч үк, үзенә тигән биләмәләрдә Колчак тын да алып булмаслык тәртип урнаштырырга кереште. Аның өчен Комучка берләшкән төрле эсерлар, меньшевиклар, социал-демократлар большевиклардан бик аерылмый иде, болары да, тегеләре дә гасырлар дәвамында ныгыган бөек Россиянең кодрәтен киметә, эчтән тарката. Бу фетнә белән сүз бер генә булырга мөмкин: пуля! Стенага терәргә дә, вәссәлам!

Камерасына төрмә нәчәлниге килеп кергәч, Ильяс әҗәле җитүен аңлады. Үлем белән ничәнче тапкыр күзгә-күз калсаң да, мондый халәткә барыбер күнегеп булмый икән. Билгесезлектә юкка чыкмас өчен кешенең бөтен вөҗүде карыша. Юкса Ильяс үзен чын  мөэмин-мөселман дип саный иде. Мөселман өчен үлем бер халәттән икенчесенә күчү генә ласа... Фанилыктан бакыйлыкка. Бәлки әле Сәетгәрәй улы Ильяс шәһит булып та үтәр. Урыны оҗмахта, хур кызлары хозурында булыр. Корал күтәреп, каләм тибрәтеп, телмәр тотып үзе өчен йөрдемени ул? Милләт азатлыгы хакына, дин иреге хакына казганып, ике дөнья чигендә басып тора түгелме соң? Юк, күпме генә күңелне юатып маташсаң да, мәңгелек җәннәт белән кызыктырсаң да, үләсе килми шул. Аңа бит әле егерме өч кенә яшь!Ул бит әле җүнләп яшәп тә карамады. Аңардан соң бу фани дөньяда нәрсә кала инде? Төрле съездларның протоколларымы? Кемгә кирәк булачак алар? Җиңелгәннәр белән кем кызыксына? Миен яндырып, бәгыренә төшеп аяусыз уй үтеп китте: кайчан ялгышты ул? Кайчан ялгыштылар? Ул бу сорауны әле үзенә күп тапкырлар бирәчәк. Соңгы сулышына кадәр...

Җәннәт багларында хур кызлары әйбәт анысы, тик вакытыннан алда алар янына да барасы килми бит, Аллаһның рәхмәте. Мондый яшь, дәртле чакта үзебезнең җир кызлары да ярап торыр иде әле дә... Боларны уйладымы ул, хәзер тәгаен генә әйтеп булмый. Юктыр. Күкрәк турысында бер йомарлам салкын бозның пәйда булуы гына хәтердә. Башы да тонып буш калгандай булды. Үлем фәрештәсе иң әүвәл ихтыяр көчен суырып аламы әллә?

  • Господин подпоручик, сезне контрразведка офицеры допроска

чакыра, - диде төрмә башлыгы. Ильяска кызганып карады. Контрразведка юкка йөрми. Күрәсең, егетне расходка озаталар. Хәзер төн саен кемне дә булса атып торалар, моңа инде беркемнең дә исе китми. Кеше тәмугка да күнегә. Үлем шулкадәр гадәтигә әйләнде. Кешенеке кештәктә...

  • Әйберләрне алыргамы? – дип сорады Ильяс, иреннәрен чак

кузгатып.

Төрмә башлыгы черек тешләрен күрсәтеп көлде. Уң кулын хатын-

кызларча ботына чабып:

  • Әйберләрең дә... бармыни? – Карашы белән төрмә камерасын айкап

чыкты.

Ильяс, аңа җавап биреп торуны кирәк санамыйча, сәкедә яткан ярым

буш капчыгын кулына алды. Анда ир кеше өчен иң кирәкле әйберләр генә иде.

  • Горур син, кенәз! Яратам горур кешеләрне. Алар белән мәшәкать

азрак.

Төрмә башлыгының кабинетында караңгы иде. Өстәлдәге шәмдәлдә

ике шәм яна, аларның яктысында кемнең кем икәнен аерып булмый, шуңа күрә почмакта утырган офицерны Ильяс башта бөтенләй күрмәде.

  • Сез нәрсә көтәсез?

Дорфа тавышка сискәнеп караңгы почмакка караса, сорау аңа түгел

икән, төрмә нәчәлниге кулын кисәк кенә чигәсенә тидереп алды да, “Извиняюсь”, - дип ишектән җәһәт кенә чыгып китте.

  • Алкин! Сукин сын, танымыйсыңмы әллә? – Почмактагы офицер

сикереп торып Ильясны кочаклап алды. Сакалы шоп-шома итеп кырылган, затлы одеколон исе килә, сүзләре исә бераз коньяк парына уралган. Танымыйча соң! Хәрби училищеда бергә укыган Польша татары Станислав Сулькевич бит бу! Вәт, шайтан, менә кайда очрашырга насыйп булган.

  • Стася! Син?!
  • Мин, мин...
  • Колчакка хезмәт итәсеңме? Выскочкага? Ханнар нәселеннән

түгелме соң син?

  • Телеңә салынма. Колчак үзе дә төрек пашасының токымы. Мин

хәрби. Бүтән бер эш тә белмим. Большевиклар ягында сугышмам бит. Тартасыңмы? – Сулькевич кесәсеннән алтын портсигар чыгарды. – Мә, йөрәгең янганчы, тәмәке янсын.

  • Мин инде “айга” озаталар дип уйладым, - диде Ильяс, тәмәкене

комсыз суырып. – Сине күргәч кенә бераз аңга килдем.

  • Котың ботка төштеме? – дип елмайды Сулькевич. – Ә бит син дөрес

сиземләгәнсең. Боерык килде. Бүген-иртәгә...

Ильясның әйтерсең башына авыр гөрзи белән ордылар.

  • Шуны хәбәр итәр өчен чакырдыңмы?

Сулькевич тәрәзәгә борылды. Төтен бөтеркәләрен түшәмгә очырып

шактый гына эндәшми торды.

  • Чыккач, кая юнәләсең?
  • Кем чыгара? Синме?
  • Мин...
  • Андый вәкаләтең булса...
  • Нинди вәкаләт? Атарга алып барганда качты, диярбез.
  • Вәлиди янына китәм! Ул егет булып чыкты. Кызылларга каршы

фронтны яхшы тота.

  • Әлегә... Дөресен әйткәндә, аның эше көрчектә. Гаскәрен таркатып,

төрле частьларга тарату турында адмиралның приказы булды. Тик синең сайланыр әмәлең дә юк. Иртәгә ни буласын кем белә? Исән булсак, берәр җае чыгар тагын.

  • Әйдә бергә.
  • Юк, минем планнар бүтән. Син моннан киткәч, шушы адрес буенча

барырсың. Ышанычлы татар абзые. Ике-өч көн шунда яшә. Тавыш басылсын. Аннары шушы пропуск белән Зәки янына китәрсең. Ул Темәс авылында төпләнгән. Авылны “башкала” иткән бердәнбер хөкүмәт Зәкинеке!

  • Безнең кебек дала халкына төс кенә ул, - дип елмайды Ильяс. –

Сизәсеңдер бит тамырыңда аккан күчмәннәр канын? Кайсы кабиләдән әле син?

  • Синме күчмән? – дип Сулькевич имән бармагын тырпайтып

Алкинның касыгына төртте. – Казанның хан сарае кебек пулатларында туып-үскән барчук бит син!

  • Кан хәтере җуелмый ул, Исмаил! – дип, Ильяс Сулькевичның

мөселман исемен искә төшерде.

  • Минем бабайлар бәкләр булган. Чыңгыз каны ага абзаңда! – дип

мактанып алды Сулькевич, кысыграк күзләрен тагын да кысыбрак. Аннары, шундук җитдиләнеп, кесәсеннән бер төргәк акча чыгарды. – Мәле, юлда кирәк булыр. Теге татар абзыйны да бәхилләтерсең.

  • Бу кадәр үк алмыйм. Артык күп бит монда.
  • Бер атнадан моңа бер капчык бәрәңге дә алып булмас. Инфляция! –

дип көлде Сулькевич. – Биргәндә ал, куганда кач!

  • Рәхмәт, дустым! – Ильяс сабакташын кочаклап алды. – Мин инде

өмет өзгән идем.

  • Ярар, саубуллашыйк. Әллә күрешәбез тагын, әллә юк. Пычак

йөзеннән йөрибез бит. Син алдан шатланып куйма. Әҗәл агач башыннан йөрми. Барып җитсәң, Зәкигә сәлам әйт. Без аның белән Петербургта танышкан идек. Кызылларга каршы торырлык гаскәр төзү уен-муен түгел. Бөек авантюрист! Тик моннан соң нишләр? Юлның кайсысын сайлар? Анысы инде синнән дә торачак, Ильяс.

  • Казакълар белән, үзбәкләр белән бәйләнешкә кереп... бер фронт

булып, ә? Колчак та санга суга башлар, кая китсен? Ул әлегә обстановканы аңлап җиткерми, ахрысы. Тар маңгайлы генераллар йогынтысында булса кирәк. Әйдә! Син кирәк буласың анда, Зәки янында.

  • Әйтәм ич, ниятем бүтән минем. Партизаннар сугышында да

катнашасым килми. Бәлки бераздан Әзәрбәйҗанга кыяклармын. Минем генерал абзый хәзер анда хәрби министр. Берәр урын табар иде әле. Хәер, большевиклар анда да барып җитәчәк. Беләсеңме, шулкадәр туйдым мин сугыштан! Берәр караңгы авылда мөгаллим булып эшләр идем, валлаһи!

  • Сугыш бетүгә мин Питерга китеп институтымны тәмамлар

идем. Аннары... – Ильяс, хыялланып, бала-чага кебек иренен ялап куйды. – Гыйльми эшләр мине үзенә тарта, Стася! Фән! Икътисад гыйлемен үлеп яратам. Бигрәк тә җәгърәфи икътисадны...

  • Солых бер килер безгә дә... кайчан да булса... – Сулькевич тәмәкесен

ишек төбендәге чүп савытына ташлады. – Киттек!

Төрмәдән чыкканда аларны беркем дә туктатмады.

                                      5

Ул уянып киткәндә йорт эче дөм караңгы иде. Деккабрьдә караңгы тиз төшә, таң соңлап ата. Кичке якмы хәзер, иртәнгеме? Юл газабы – гүр газабы, диләр, ул монда килгәч, ничек йокларга ятуын да хәтерләми, менә сиңа яугир! Юлда йокы тимәде шул. Екатеринбургтан мең бәла белән килеп җитте. Зәки белән күрештеләр бугай. Ни турында сөйләштеләр соң? Җитди сүз булмады кебек. Юлбашчы аның уй-ниятләре белән дә кызыксынмады ахрысы. Ә-әйе, нәселен телгә алды. Ул Ильясның әтисе белән дә яхшы таныш бит. Тарихчы буларак, аның ыруын да яхшы белә. Ильяс үзе дә ул тарих белән күпмедер таныш иде.

          Ильясның ата-бабалары,  “чабаталы морзалар” гына булса да,  үзләренә һәр заманда дошманый булган дәүләттә күпкә ирешкән. Хәтта шаккатарлык. Диннәрен алмаштырып чукынсалар, әллә кайчан бөек урыс арасында эреп беткән булырлар иде. Юк, иксез-чиксез җир биләмәләреннән ваз кичсәләр кичкән, иманны сатмаганнар. Ничек шул үҗәт, киребеткән, кырыс холыклы әби-бабаларың белән горурланмыйсың. Колларын тартып алганнар, җирләреннән, утарларыннан куганнар, шунда бит “чукынам!” – дип бер авыз сүз әйтү җитә. Байлыкны үзеңдә калдырасың, ләкин тамырларыңнан аерылып, хәтта үз исем-шәрифләреңне җуеп, әлеге фани дөньяда дүңгәләккә әвереләсең. Ә бит андыйлар да аз булмаган. Әнә Йосыф бәк токымы, Юсуповлар. Ә ахыры нәрсә белән бетте? Нәселләре киселде, гасырлар буе тупланган байлыклары җиде ятка калды.

                                      Тарихи белешмә

“Чабаталы морзалар” Төмән-Темников ягыннан унсигезенче гасырның беренче чирегендә, Петр патшаның татар аксөякләре дөньясын дер китергән фәрманыннан соң Тау ягына күчкән булса кирәк. Алкиннар шактый ишле нәсел булган, аларның токымнары әле дә андагы Шәмәк, Иске Чәчкаб авылларында яши. Ләкин шунысы гаҗәп, чукынмасалар да, алар бераздан, ак патша галиҗәнапләренә тугры хезмәт иткәнгә, мөгаен, тагын колларга, ягъни урысча әйткәндә, крепостнойларга тиенгән. 

         Ильяс әтисе сөйләве буенча белә иде: хәзерге Алкиннарның нәсел башы Әбдри (Габдерәхим) исемле кеше булган. Казанның Иске Бистәсенә аның Мөхәммәт исемле улы күчеп утыра. Патшага фидакяр хезмәте өчен ул поручик дәрәҗәсенә ирешкән. Әбдринең тагын бер улы Йосыф 1790 елда Уфага күчеп килә. Үзе генә күчми, Тәтеш округыннан (ул вакытта Казан наместничествосы) әнисе Зөлхиҗә Мостафинадан мирас булып калган 45 крепостноен да алып китә. Шулар белән Уфага утыз чакрымнар ераклыкта Уза елгасы Димгә койган искиткеч гүзәл җирләрдә Узатамак авылына нигез сала. Урыс документларында ул Алкино дип атала. Йосыф атаклы Тәфкилевләр нәселеннән Суфия туташка өйләнә, балалары ишле була, нәселе исән. Урыс белән даими аралашып яшәсәләр дә – Йосыфның үзенә Осип Андреевич дип кенә дәшкәннәр! – үзләре урыслашмый, Йосыфның торыны Гадел-Гәрәй хәтта Диния Нәзарәтендә сәркатип булып та эшли.

         Мөхәммәтнең улы Шаһиәхмәт инде Ильяс Алкинның бабасы. Иске Бистәнең ул вакыттагы хуҗасы дисәң дә була. Мәрҗани аның турында бик җылы яза. Бөек галим иганәчесе Ибрай Юнысов белән дошманлашкач, күңеле бик төшенке чакта Шаһиәхмәт аңа ярдәмгә килгән. 1846 елда ул Казан полицмейстерының ярдәмчесе итеп билгеләнә, соңрак коллежский советник (полковник) дәрәҗәсен ала. 1841 елның 17 маеннан Алкиннар Шәҗәрә китабына Казан губернасының токымлы дворяннары булып теркәлгән.

         Әлбәттә, Шаһиәхмәткә мондый урынга менү җиңел булмагандыр. Мөселман татар морза түгел, ханнар нәселеннән булса да урыс аңа кимсетеп карый. Шаһиәхмәт бабай менә шушы мөнәсәбәтне тамырыннан үзгәрткән кеше. 1917 елгы түнтәрелешкә кадәр урыс Казанында бер генә татар да ул яулаган биеклеккә менә алмаган.

Үзенең хезмәтен ул 1826 елда Казан губерна идарәсендә иң түбән вазифа – “копиист” (күчереп язучы) буларак башлый. Яңа гына гимназия тәмамлаган  19 яшьлек егетнең тырышлыгын, тәртибен, намуслы булуын тиз күреп алалар. Бераздан  ул “экзекутор” булып күтәрелә, аңа чиновникларның беренче баскычы – коллежский регистратор чинын бирәләр.

         Кыз бала тапканнан соң беренче хатыны яшьли вафат булгач, Шаһиәхмәт Уфа сәүдәгәре Арсаевның Хөсниҗамал исемле кызына өйләнә. Әлбәттә, әлеге ярәшүдә Уфадагы туганнарының кулы уйнамый калмагандыр. Хатыннан уңа Шаһиәхмәт, Хөсниҗамал аңа дүрт угыл, ике кыз таба. 1859 елда, 52 яшендә полицмейстер ярдәмчесе үзе теләп эштән китә. Аңа елына көмешләтә 285 сум “тулы пенсион” билгелиләр. Алкинның Казанда ике йорты була – берсе Иске Бистәдә, икенчесе урыс ягындагы Воскресенский урамында. Ләкин пенсиягә чыккач, ул күп гомерен Мамадыш өязендәге җыйнак кына утарында үткәрә. Монда да Тау ягыннан күчерелгән крепостнойлары Алкин авылына нигез салган була.

 

         Ильяс балачактан ук бабасы турында төрле риваятьләр, легендалар тыңлап үсте. Балачактан ук аның белән горурланды, аңа охшарга тырышты. Малай күзалдына ул кодрәтле әкият каһарманы кебек килеп баса, озын мыекларын бөтерә, ул кычкырып көлгәндә тәрәзә пыяласы коелып төшә. Казанның бөтен угрылары, башыбозыклары аның исемен ишетүгә үк кайсы кая качып бетә. Качмый ни, йодрыгы гына да бит аның кабак кадәр! Койрыгыннан тартса,  кешнәп торган айгыр да күтенә утыра. Менә нинди аның бабасы! Энесе Җиһангир белән йоклар алдынан алар бабалары турында яңадан-яңа маҗаралар сөйлиләр, аннары үз ялганнарыннан үзләре куркып, йоклый алмыйча яталар иде.

         Урам яктагы нәни тәрәзәдән кышкы таң яктысы сүрән генә бүлмәгә саркый башлаганда ишекне каты итеп шакыдылар. Җавап та көтмәстән бусагада киң каракучкыл йөзле башкорт пәйда булды:

  • Һине Зәки агай көтә! – диде ул, ниндидер тантананы игълан

иткәндәй.

  • Тыңлыйм һәм буйсынам, кустым! – дип Ильяс ятактан сикереп

торды.

Башкорт аңа кырын карап, бүтән берни дә эндәшмичә чыгып китте.

Ильяс хәтта оялып куйды. Язмышлар бит уен-көлкедән узган! Ябай башкорт шуны аңлый, ә син? Ул арада сул терсәгенә сөлге салып, уң кулына комган тотып ябык кына бер үсмер кыз килеп керде, Ильяска яны белән генә торып почмактагы ләгәнгә ымлады. Юынгач, күңеле күтәрелгән Ильяс Алкин икенче бүлмәгә атлады. Анда аны Зәки Вәлиди көтә иде.

                                              

6

 

Луизага әллә нәрсә булды. Ул үз-үзен аңлый алмый. Хәер... Танырга гына кыймый түгелме соң? Әйе, үз-үзеңә дә икърар итүе кыен – егерме ике яшькә җитеп беренче тапкыр гашыйк булды ахрысы ул?! Кемгә диген? Үзеннән байтак өлкән кешегә, инде күптән гаилә корган ир-атка. Ни булды бу? Әллә соң кайчандыр бөтен төрки дөнья күгеннән атылган йолдыз кебек үтеп киткән кешенең яңгыравыклы исеме башын әйләндердеме? Ильяс Алкин! Әйе, заманында ул күпләрнең өметен тернәклендереп җибәргән, кайбер тиз ышанучылар хәтта хыял җилкәннәрен күтәреп уңайга исәчәк җилне дә көтеп утырган. Ләкин кәгазь битләрен селкеп кенә җил чыкмый. Луиза инкыйлаптан соң түрк-татар дөньясында булган вакыйгалар турындыгы өзек-төтек хәбәрләрне колак очы белән генә ишеткән, чынга ашмас әкиятләр сыман гына тыңлаган; нинди татар дәүләте? Шурави Рәсәй  ихтыярыннан башка нинди  татар дәүләтчелеге корып булсын? Хәер, җөмһүрият дип йөрүчеләр дә каядыр очып китәргә җыенмаган шикелле – кайсылары дин тотуда, мәгарифтә, мәдәнияттә, кыскасы милли эшләрдә мөстәкыйльлек өчен көрәшкән, Ә Ильяс Алкин кебекләр түрк-татар дәүләтчелеге –  тупраклы мохтарият турында хыялланган: Идел-Урал штаты... Шуның өчен Милләт Мәҗлесе төзегәннәр, Хәрби Шура... Ышанып та булмый – менә аның каршында шул элеккеШураның элекке рәисе Ильяс Алкин үзе басып тора. Ыспай киемле, төз буйлы, аксыл чырайлы утыз биш яшьлек ир-ат. Кулын-битен ашыкмый гына кызыл башлы сөлгегә сөртә, үзе сынап Луизага карый. Кызның башы әйләнеп китә, муен чокырына каз тәне чыкканын тоя. Нәрсә инде бу? Ул бит инде бала-чага түгел. Уйламый-нитми утлы бозлар аккан дәрьяга баштүбән чумарга! Аңа бит бу кешегә һич тә гашыйк булырга ярамый. Ул аны күзәтергә тиеш... Кем белән очраша, нәрсә сөйләшәләр – барысын да кәгазьгә төшерергә, түкми-чәчми җиткерергә... Совет иле өчен бик куркыныч кеше икән бит ул Ильяс Алкин!Аны күралмаска, аңа нәфрәтләнергә кирәк.

Ә ул аны күрүгә эреде дә китте. Буржуаз хорафатлар белән агып китә хәзер мещанлык елгасында. Үз-үзеңне кулга ал, Луиза! Комсомолкамы син, юкмы? Синең бурычың бер генә – органнарга син әлеге үз эченә бикләнгән кешенең чын йөзен ачып бирергә тиеш! Мондый изге максатта бер генә юлдан да тайчанмаска, диделәр аңа. Әгәр дә бит... әгәр дә бит ул шушы ирнең башын әйләндерә алса, бөтен йозаклар да коелып төшәчәк. Башын югалтып гашыйк булган ир мәгъшукасына эчендәге бөтен серне түгүчән була гадәттә. Ни диде иптәш Исятикян? Хатын-кызның мөлаемлыгына бер генә ир дә каршы тора алмый, тәкатен тотмый.Кирмән диварларын аудара хатын-кыз назы. Ул кодрәтле коралны фәкать җаен белеп кенә кулланырга кирәк. Монда ашыгу зарарлы. Хискә бирелү тыела! Аңа инкыйлаб өстеннән – ә ул һаман дәвам итә! – олы куркынычны алып ташларга кушылган. Һәм Луиза белә: сынатмаячак ул! Аңга кил, кызый, буржуаз селәгәеңнән котыл, борын астындагы юешне корыт. Бөтенләй җебеп еракларга агып китә күрмә.

Кызыл косынкалы кыз! Киләчктә бөтен җир шарының комачларга уралачагына, бар халыкларның да хөр һәм бәхетле яшисенә ышана иде ул. Әтисе көлсә көлсен... Ул бит элекке буржуаз хорафатлар белән гомерлеккә агуланып куйган, элеккеге сәүдәгәр, алыпсатар. Яңа тормышның хасиятләрен улмы аңласын?! Революцион идеаллар турында сүз кузгатсаң, аның һаман шул –  учын җәеп, бармакларын тырпайтып күрсәтә: чәнчи бармак беркайчан да баш бармак була алмый, ди. Нинди тигезлек? Алла безне төрле итеп яраткан. Кемдер идарә итәргә, кемдер эшләргә, кемдер алыпсатар булырга... Анда, өстә, дип имән бармагын чөя ул, моны бик яхшы аңлыйлар, ә тигезлек, туганлык турындагы вәсвәсә ул сезнең кебек юеш борыннар өчен... “Син, әти, Марксны укымаган, Ленин хезмәтләре белән таныш түгел! Бу сиңа дебит, кредит кына түгел, җәмгыять үсешенең син аңламаган үз законнары бар...”

Әтисе, аның сүзен бүлдереп, кулын селки. Аннары кызарган пеләшен тастымал белән сөртеп: “И-и, кызым, үзең аңларсың әле дөнҗаның кая барганын... Аягыңа сыер басмаган әле синең,” – дип, сүзне бүтәнгә бора. Ә хәзер алар бу турыда бөтенләй сөйләшмиләр. Соңгы вакытларда әтисе бөтенләй йомылды нигәдер. Кызы белән икәү генә калса, сәбәп табып, тизрәк каядыр китәргә ашыга. Әллә соң шикләнәме? Әллә кызының ОГПУда яшерен хезмәткәр икәнен сизенәме?

Дөресен әйткәндә, шымчылык итүенә Луиза үзе дә гасабилана иде. Тик нишли ала соң ул?

Бер ел элек аны дәрестә утырган җиреннән институтның деканатына чакырып алдылар. Декан урынында кара-кучкыл йөзле, җыйнак гүдәле, бик пөхтә киенгән ир-ат утыра иде. Луиза килеп кергәч, стенага сеңәрдәй булып басып торган декан, кинәт кечерәеп калып, кабинетыннан чыгып китте.

  • Утырыгыз, - диде кара кеше, каршысындагы урындыкка ымлап. –

Мин Арам Исятикян булам, ГПУдан.

         Луиза, куырылып китеп, урындык читенә утырды.

  • Курыкмагыз, зинһар, без гаепсез кешегә тимибез. – Исятикан дөм

кара күзләре белән кызны бораулап алды, елмайды: - Гаебегез юктыр бит? – Кара кеше чын-чынлап бүтәннәрне дер калтырата торган кодрәтеннән рәхәт чигә иде.

  • Ю-у-ук, - дип ишетелер-ишетелмәс кенә җавап бирде кыз. Нигә

кирәге чыкты икән инде аның боларга? Белә бит, болар теләсә, фәрештәне дә гаепле итеп калдырачак.

  • Борчылмагыз, без сезне беләбез, - диде Исятикян, бераз бөдрәләнеп

торган чәчен сыпырып алды, аннары нигәдер борынын тартып куйды. – Сез институтта яхшы чутта. Укуыгыз да әйбәт, җәмәгать эшләрендә дә актив катнашасыз. – Ул алдында яткан папкадагы кәгазьләргә караштырып алды. – Сезнең группада төрле кеше бар. Менә Алимова... Гай..гай... – Иҗекләп укыды. – Гай-ни-я-мал. – Телеңне сындырырсың, әллә нинди колакка ят исемнәр сездә. Ярар, бу вакытлы хәл. Менә сез исемегезне Луизага алыштырган бит! Хуплыйм. Шулай кирәк. Тә-әк... Сез Алимова белән дуслар?

  • Бик яхшы кыз, комсомолка! – диде Луиза, ашыгып.
  • Комсомолка... Ә үзенең мулла кызы икәнен сезгә әйткәне булдымы?

Әйтмәгәндер, чөнки ул элекке сыйнфый тормышын яшерә.

  • Аның әтисе юк бит!
  • Әтисез кеше буламыни, - дип көлде Исятикян. – Ансыз кеше туа

алмый просто. – Луиза колак очына кадәр кызарды. – Алимованың әтисе әле дә исән. Солтангалиевче булып хөкем ителгән, Соловецки лагерьда ул хәзер. Иң якын ахирәтенә дә әйткәне юкмыни? Менә бит нинди астыртын!

  • Халык дошманының кызы булгач, нигә безнең белән укып йөри соң

ул?

  • Бәлки ул үзе дә яшерен халык дошманыдыр? Бәлки аларның

контрреволюцион оешмасы бардыр? Ашыгырга ярамый. Күзәтергә, иптәшләрен, фикердәшләрен ачыкларга кирәк. Һәм хап! бөтенесен берьюлы кулга алырга. Аңладыңмы инде (ул кинәт сингә күчте), без сине нигә чакырдык?

Луиза, әлбәттә, кара бәндәнең тел төбен бая ук аңлаган иде, тик:

  • Юк, минем моңа ни катнашым бар? – дип башын тилегә салды.

Чекистның йөзендәге мөлаем чалымнар шунда ук юып алгандай юкка

чыкты.

  • Бар шул! – өстәлгә иелеп акырды ул. – Ә син кем кызы?
  • Әтием кустарь, - диде Луиза, Исятикянның күзенә туры карап. –

Ярлы диһкан гаиләсеннән.

И көлде инде кара бәндә, йодрыгы белән өстәлне төя-төя, төкереген

чәчә-чәчә көлде. Луиза мондый көлү зияндашының сәбәбен аңламыйча күзен тутырып тик карап торды.

  • Кустарь! Әйе, кустарьның Бишагачта үз йорты була, ди! Бакча!

Якыннан гына арык агып ята. Әзерләп куйганнар килмешәк татарга. Ә син беләсеңме соң, революциягә кадәр Урта Азиядә татарлар белән яһүдләргә күчемсез милек алырга тыелганын? Әтиең ул чакта ук хөкүмәтне алдаган, уртагы үзбәк исеменә йортын яздырган. Татарлар, гомумән, хәйләкәр халык. Тик безне төп башына утыртып булмый! Менә! – дип алдында яткан папкага учы белән сукты ул. – Монда синең җиде бабаңа кадәр бар. Син, кызый, үзең шундый наивмы, әллә мине ахмакка саныйсыңмы? Синең әтиең революциягә кадәр Семипалатински миллионеры Мусинның Ташкенттагы доверенные булган! Революция булмаса, бераздан үзе дә миллионер булыр иде. Алтыннарын кайда яшереп саклыйдыр, анысын да ачыкларбыз тиздән. Синең ярдәмең белән!

  • Ни сөйлисез сез?
  • Белеп сөйлим! Ә әтиеңнең әтисе диһкан булганмы? – Исятикян

тагын тыела алмый көлә башлады. – Татар диһканы, ха-ха! Көлдереп үтерәсең син мине, кызый. Синең бабаң Хисаметдин КиекбаевҖидесуның атаклы мулласы булган, беләсеңме шуны?

Луиза мондый мәгълүматтан тәмам миңгерәйгән иде, юк, белми идем,

дип тә әйтергә хәленнән килмәде.

  • Әйе, син бабаң турында белмәскә дә мөмкин, тик әтиеңнең

инкыйлапка кадәр сәүдәгәр булуы сиңа сер түгел бит. Алимова гына түгел, син  үзең дә чыгышыңны яшереп комсомол сафына үткәнсең, совет вузына укырга кергәнсең! Хәзер нишләргә инде сине?

Луиза, бөгелеп төшеп, мышык-мышык елый иде.

Исятикян, кайдандыр алып, аңа ап-ак кулъяулык сузды. Крахмалланган ап-ак кулъяулыкларны җыештыручы көн саен алыштырып тора иде.

  • Мә, сөрт күзеңне, елама. Елап кына хәлне төзәтеп булмый. Уйларга

кирәк. Мин аңлыйм, син әле ул чакта бәләкәй. Аннары... без сиңа ышанабыз. Кыскасы шул, үз тирәңдәге кешеләрнең ни сөйләгәнен, хәтта ни уйлаганын, нишләргә җыенганын безгә, ягъни ГПУга язмалата җиткереп торсаң, без синең социаль чыгышыңа күз йомарбыз. Бала ата өчен җавап бирми. Хәер, атаң синең бик телдәр, өегездә совет властен сүгәргә ярата, шулаймы? Буржуаз хорафатлар тиз генә чыкмый. Ләкин көрәшергә кирәк. Йә, ризамы? Монда инде ике уйларга мөмкинлек юк. Мә! – Исятикян аңа кәгазь бите сузды. – ОГПУ белән хезмәттәшлек итәргә риза, дип яз да имзаңны куй. Оператив псевдонимың “Башкирка” булыр.

  • Нигә “Башкирка”? Мин бит татар кызы.
  • Нинди аерма? Синең бабаң Уфа өязеннән, шуңа күрә “Башкирка”

бул!

(Дәвамы бар)