Җырлар туса, һаваларга ашам

Стәрледән еракта

Шигъри эссе

 

Чит калада йөреп ятам:

Урамнар – матур, иркен.

Тик... беркемне белмим монда,

Мине дә белми беркем.

 

Таныш юк, иптәш юк, дус юк,

Дошман да юк – күңелсез:

Тормыш монда минем өчен

Давылсыз... Яңгыр-җилсез...

 

Сагынып көткәне дә – юк,

Юк җанга тиюче дә.

Юк...

Юк тешләр кайраучы да,

Гайбәтләр өюче дә...

 

Күпме эшем калды... Монда

Бер эш юк ике кулга.

(“Выговор” алырга булган –

Чыкмаска булган юлга...)

 

Кояшы да башкачарак,

Ае да башкачарак.

Башкачарак... Башкачарак –

Һичнәрсә юк.

                      Юк һичнәрсә

Стәрлетамакчарак.

 

Сулар һавасы бүтән бит,

Эчәр сулары бүтән.

Тиздән... тиздән бу калада

Дивана булып бетәм...

 

Эх! Самолет таныш миңа

Һавада юллар салган:

Стәрледә аңа –

Аңа! –

Бар куллар болгап калган.

 

Канатыңа ал, самолет,

(Калсам – югалам монда).

“ Мөһим командировкада

Шигырьләр язып йөргән...” дип,

“Выговор” бирсеннәр әйдә

Стәрлетамагымда...

 

Туган якта – кояш...  

Кала урамына яңгыр коя,

Асфальтларның тетә тетмәсен.

Эшләпәмне болгап кычкырдым бер:

-Туган якны урап үтмә син!

...Туган якта – кояш, монда – коя:

Сулар таша урам-улактан.

Аякларым – ташта, күзләр – күктә,

Керфекләрне... яңгыр чылаткан...

 

***

Корал эшли, ир мактана.

                                Мәкаль.

 

Өстәлемнән каләмемне алып:

Эш коралым диеп уйландым.

...Каләмемне өстәлемә ташлап:

Эшлә! – дигән булып кыландым.

 Өстәлемдә –  каләм, ак кәгазьдә

Ярты юл да шигырь күренми.

Иҗат өчен йөрәк кушу кирәк

Баш эшләтү кирәк иренми!

 

***

Җиде миллиард кеше сыйган Җиргә

Йөзәрләгән патша сыялмый:

Сугыш...

Сугыш...

Сугыш...

Сугыш...

Сугыш...

Йөзәрләгән патшаны да

Җирдә

Җиде миллиард кеше тыялмый?

 

СӨЮ

Син булмасаң, Җирдә таңнар

Сызылып атмас иде;

Җылы якка киткән кошлар

Әйләнеп кайтмас иде.

Умырзая, бозны тишеп,

Кояшка бакмас иде;

 Елгалар, диңгезләр эзләп,

Ургылып акмас иде.

 

Шатлыклар – булмас, җаннарны

Кайгылар кисмәс иде.

Мәңге яшел карагайлар

Тайгада үсмәс иде.

 

Мәңге кояш тирәсендә

Әйләнмәс иде Җир дә.

Дөньяларда чәчләр чәчкә

Бәйләнмәс иде бер дә.

 

Син булмасаң сагышлардан

Йөрәкләр янмас иде...

Булмасаң... тууларның да

Кирәге калмас иде!

 

***

(Елмаеп-көлеп кенә)

 

...Барыбер аерылабыз:

Моны мин дә,

Хәтта син дә күптән беләсең.

Ләкин син дә, хәтта мин дә белмим

Нәкъ “шул көннең” кайчан киләсен.

 

Ярты көн дә тормас идең –  белсәң,

Тормас идем – белсәм, бер көн дә.

Тик... барыбер аерылабыз,

Кайчан? –

Җирдә моны белми бер кем дә!

 

Моны бары Аллаһ кына белә,

(Ул – күктә, иң биек каттадыр.):

Белдерергә... безнең түземлекнең

Беткән көнен көтеп ятадыр.

 

Ничә еллар?!.

 

“Китәм!” – дидең...

Шул бер сүзең синең

Ничә еллар төшә җелеккә:

Ничә еллар Җырга табынам мин,

Син табындың шәхси милеккә.

 

Булмастайны булдырасың килде,

Булганнары һаман аз сыман:

“Кешеләрнең...” дидең...

                                   Кешеләрнең

Үрдәге дә булды каз сыман.

 

Җырлар туса, һаваларга ашам,

Кош юлына менеп җитәрлек!

Кош юлына йолдыз түшәгәннәр:

Кешеләрнең һушы китәрлек.

 

“Китәм!” дигәч, киттең...

Киттең... киттең.. –

“Китәм” сүзен читләп үтмәдең.

...Алларымда – йолдыз түшәлгән юл! –

Булмастайлар – булды! – Көтмәдең...

 

Вавилон манарасы

(Уены-чыны бергә)

 

Уңайны да ник кирегә саплау?

Уйлаганда хәтта сак уйлан:

Меңләп телле халык!

Манара да

Коралмавын белә Вавилон.

 

Кытай теле дә бар җир шарында,

Миллиард ярым кытай – илендә.

Татар – тылмач: кытай белән дә ник

Аңлашмаска кытай телендә?!

 

Йөз тел белик! Телләр белмәгәнгә

Җирдә тормыш акрын яңара.

...Вавилонда татар булмаганга

Төзелмичә калган манара...

 

Пушкин үлеме

(Урыс әдәбияты дәресендә)

...Утыз пар күз ике күзгә баккан,

Пушкин, синең утлы күзләргә.

Утыз йөрәк синең белән бара,

Баса-баса синең эзләргә.

 

Дәрес бара. Нишләр утыз бала?

Бөек Пушкин... бүген... үләчәк:

Гасыр ярым очкан кайнар пуля

Пушкин җанын бүген теләчәк.

 

Өстәлеңдә каләм ятып кала,

Балаларың кала өеңдә.

Һәм... хатының кала...(кара көеп,

Өч ел йөрер кара киемдә).

Александр баганасыннан да

Бөек һәйкәл кала илеңдә.

Оныкларың...

Шигырьләрең ятлар

Русиянең барча телендә!

 

Дәрес бара...

Сәрви ботаклары

Тәрәзәгә суга тук та тук...

Үлемечле юлдан бер Пушкинны

Класс белән булмый туктатып...

 

Гайбәтчеләр барда гайбәт бетмәс,

Бөеклегең оныт бер юлга!..

Бөек хисләр

Бөек калсын өчен

Бөек Пушкин бара дуэльгә...

 

Патша бүген ялчыларын җыеп,

Бәйрәм итәр синнән тынганга:

Дантес, кайткач, канлы кулын юар –

Су салалар алтын комганга.

 

...Шагыйрь җанын кыеп очты пуля...

Кемнәрдә бар сорау?

     - Юк сорау...

Пушкин үлемен җиргә хәбәр итеп,

Яңгырады залда кыңгырау...

 

***

Кошлар китә – кайта... Таңнар ата,

Җир әйләнә, сулар чайкала.

Гомер – фани: кеше килә – китә,

Кояш кала күктә, ай кала.

 

Гомер уза. Кеше атлап уза

Мәңгелек чал дөнья өстеннән:

Сигезенче – яңа төсне эзли

Җәйгорларның җиде төсеннән.

 

Яшәешнең иң камилен эзли,

Бәхетләрнең эзли келәсен.

Мәхәббәтнең... мәңгелеген эзли,

Гүя белми үзенең үләсен...

 

 

Реклама