Кояш үзе гашыйк булсын әле!

Кардан алма исе килә...

Кардан алма исе килә.

Кардан елга исе килә.

Килгәненә исем китми,

Исеп, борыныма керә.

 

Килә минем бакчабызда

Алма белән сыйланасым.

Пешкән алма кебек батмый

Аксаң безнең елгадан соң!

 

Кардан алма исе килә.

Кардан елга исе килә.

Башкаларны күрмәгәндәй,

Минем борыныма керә…

.

 

Таулар итәгенә көз кунган

Таулар итәгенә көз кунган.

Ерганакта әле җәй калган.

Күңел күзе яхшы күргәнгә,

Җәйне искә алыр җай калган.

 

Таулар итәгенә көз килгән,

Каравылга чыккан йөз тилгән.

Йөз тилгәнгә тимәс – бер ни дә:

Бибиләр каз булып өлгергән.

 

Бибиләр каз булып симергән...

Таулар итәгенә көз килгән.

Килер кышка юлны сызгандай,

Бер оя каз бара бер эздән.

 

Торам яңгыр асларында

Торам яңгыр асларында. Башым кыңгыр.

Күңелемә килсә икән хет пүчтәк җыр.

 

Яңгырларның тавышында әллә бүген

Ритм, рифма бөтенләй үк юкмы, димен.

 

Көй качканмы бар нәрсәдән табигатьтә?

Әллә үзем саңгырауланган халәттә?

 

Торам яңгыр асларында башым кыңгыр.

Салкын уза күкрәгемә шыбыр-шыбыр.

 

Җаннан көйне качырган, бәлки, шушыдыр?

    

 

Кояш һәм син

Зур болыттан вак болытлар кача,

Карап торсаң исең китәрлек.

Сиңа таба чапкан чагым да бар –

Кояш нуры ала күтәреп.

 

Ник качасың миннән, дигәнеңә

Күрсәтәсем килә шул хәлне.

Кояш киңәшләрен тыңлавым бу...

Сабыр ит, дип әйтә бу җәйне.

 

Көннән төннәр кача, төннән – көннәр,

Уйлый калсаң, башың китәрлек.

Качам инде... Кояш тибешенә

Яшим дигән идем бу җәйне.

 

Аның дулкыннарын аңлаганча,

Тойганымча аның эссесен.

Әгәр елым кояш белән узса...

Ни уйлыйсың, ниләр эшлисең?

 

Кояш календаре диварымда,

Кояш сәгатьләре өстәлдә:

Кече теле дерелдәп үк китә,

Син исемә минем төшкәндә.

 

Сиңа таба чапкан чагым да бар,

Кояш нуры ала күтәреп.

Кояш үзе гашыйк булсын әле!

Уйлый калсаң, исең китәрлек.

 

Уйнак кузы

Нинди сафлык, дисең, еллар буе

Мине онытмаган күзләреңдә –

Онытканнар алар, онытканнар,

Сине көтү төшкән үзәгемә.

 

Нинди чиста дисең тавышларың,

Элеккечә икән, элеккечә,–

Бик үзгәргән инде аваз-моңым,

Син әйткәнчә иде әле кичә...

 

Нинди татлы, дисең, иреннәрең,

Минем өчен калган кебек татлы –

Әче алар мин теләгән кадәр,

Баллы түгел сиңа кирәк чаклы.

 

Нинди алсу дисең көләч битең,

Кыз чактагы кебек, кыз чактагы–

Сикергәндер синең ялганнарың

Кузы кебек уйнак учактагы...

 

Гөл эзлим

Шифаханә алларына чыгам,

Чәчәкләр күп анда, гөлләр күп.

Барысы да җиргә иелгәннәр,

Монда моңсу узган көннәр күк.

 

Шул көннәрнең санын санагандай

Чәчәкләрнең саныйм бөресен.

Һавасызлык монда һавада да!

Чәчәк булып үссәң, белерсең!

 

Эшләр кала, дуслар көтә, диеп,

Ашыксаң да китеп барырга.

Булмый китеп: гөлләр башын игән!

Курка алар тын да алырга.

 

Курка хаста һаваларын сулап

Үзләре дә хаста калырга.

Шифаханә алларына чыгам,

Гөлле көнне күреп калырга.

 

Шул көннәрнең төсен күзләгәндәй

Түтәлләрнең эзлим гөллесен.

Түтәлләр дә монда зәгыйфь икән...

Дәва көтеп ята диерсең...

 

Исергән яшь

Исергән яшь! Бие әйдә, йөздә –

Йотмыйм синең ачу-зәһәрне.

Яңакларга аксан, башны чөеп,

Артка атам төшкән чәчләрне.

 

Иренемә акма, теләсәң дә

Тел очыма сине алмамын!

Бие әйдә, сиңа җитмимени

Хәмер төсле янган яңагым?!

 

Исергән яшь! Бие хисләреңнән

Җуй башыңны минем йөземдә.

Шунда гына ятып йоклар төсле

Карап торма инде күземнән.

 

Өстә – бизәк

 

Юк күңелгә юлны табучылар,

Гел сөелгән кебек күренсәм дә.

Шигъри юлның өсләрендә сезгә

Ярыймы соң ничек күренсәм дә?

 

Уйлар авыр, алар калыкмыйлар,

Алар төптә, алыр –  тик буй җиткән!

Өстә – бизәк, күтәрелгән хисләр.

Бер төслерәк алар гел нилектән?

 

Җаным һәрчак ялгыз булгангамы?

Югалтулар күптер – тузгангамы?

Кемнәрнедер айлы кичләремнең

Юлларында күрми узгангамы?

 

Кемнәрнедер кире каккангамы?

Ачу белән этеп аткангамы?

Бәхет шунда гына калган төсле,

Узганыма бик еш кайткангамы?

 

Юк күңелгә ачкыч яратучы,

Шигырь – шуннан сарку-түгелүем.

Юлларында күптер сөю сүзе,

Ә астында… ялгыз көн күрүем.

 

Сиздермимен сине онытмауны

Хәтта ымда еллар дәвамында .

Яратуны саклап калыйк дисәк,

Очрашырга кирәк һич югында!

 

Тойгыларның иң-иң нечкәсендә

Ачылырга кирәк яңабаштан.

– Юк! – ди акыл. Кайчан туктар микән

Тәкрарлауны шуны тораташтан?

 

Акыл куша сине онытырга,

Чирләмәүне тели өр-яңадан.

Хастамындыр аның сүзләреннән –

– Узгынчы…– дип җанны яргалаудан.

 

Көтәргә!

Киләсең дип сине ишеттем.

Көтәргә булгач –

Көтәргә!

Көтүнең капкаларын ачсыннар киң:

Безгә аннан икәү үтәргә...

Киләсең, имеш,  берсеннән төшеп,

Берсеннән менеп,

Арып-талып.

Яшим көтеп:

Кыска юлларны  тапмавыңа таң калып.

Юлларның дөресен сайласаң,

Көтәр идеммени бу чакта?!

Кем белсен:

Яшәр идемме җәннәттәй кочакта...

Кочакларның җәннәттәе

Җәннәттә генә булса,

Юлларның турысы миңа илтмәсә?

Ни сөйлим әле?

Барысы да – юк нәрсә!

Көтәргә булгач көтәргә!

Җәйләрне, язларны көткәндәй...

Син килгәч, күрми дә үткәндәй

Булмасачы!

Ай артында кояш тормасачы!

Тизрәк таң тусын,

Кит инде кит, дигәндәй!

Көтеп көтекләр иткәнне –

Чит инде чит, дигәндәй.

Киләсең, ди, имеш.

Гаҗәпләнмим:

Тиештер бит инде

Бер тапкыр син дә дөресен кыларга?

Килүеңнең юллары

Сузылды елларга,

Терәлде суларга.

Киләсең, диләр, сине,

Көтүнең капкаларын ачсыннар киң:

Безгә аннан икәүләп үтәсе.

Китүнең капкалары гел ачык:

Нихәлләр итәсе...

 

*  *  *

Язлар килсен сөю бакчасына,

Йокылы җан, уян инде, уян!

Чәчләремне җилләр тараганчы,

Иренемне кояш буяп куйган.

 

Гөлләр өзим сөю түтәленнән,

Йокылы тән, уян инде, уян.

Битләремә кояш кершән сөрткән.

Керфеккә төн сөрмә тартып куйган.

 

Иреннәр пар уттай иреннәргә,

Исерсеннәр сөю чишмәсеннән

Эчеп сулар – шәрабныкы тәме!

Мин йокыдан айнымаган әле.

 

Уянырга вакыт тәнгә-җанга.

Кояш җирне назлап арган инде.

Әле һичбер сөеп караган юк!

Сөя калсак, нәрсә язган инде?..

Реклама