УЕНЫ-ЧЫНЫ БЕРГӘ

«Күпмесен кире бирим?»
«Биш татар»ның гөрләгән чагы: Равил Шәрәфи, Рәшит Шамкай, Рәшит Сабиров,
Хәлим Җәләй, Алмаз Хәмзин шәһәрләрдә, районнарда бик еш гастрольләрдә йөри.
Гонорарны көнендә үк бирмиләр. Бригаданың җитәкчесе Хәмзин акчаны бераз
соңрак, егетләрнең эш урынына – Камал театрына алып килә. 90нчы еллар – акчаның
миллионнар белән исәпләнгән чагы бу.
Килеп керә Хәмзин Шәрәфинең грим бүлмәсенә. Бер төркем артистлар карта
уйнап утыра. «О-о-о, шеф килде! Акча килде! Акча килде! Как раз кәрт сугарга акча
беткән иде», – дип каршы ала аны Шәрәфи, сөенеп. Хәмзин һәммәсенең күз алдында
кыштырдатып, акча санарга тотына: «Бер мең, ике мең, өч мең, дүрт...» Миллионга
якынлашканда, сулышы каба моның, тирләп-пешеп чыга. Тирә-юньдәгеләрнең исә
күзе түгәрәкләнә бара. Бер айлык хезмәт хаклары ич бу аларның!
Ниһаять, миллион! Бер төргәк акчаны Шәрәфинең кулына тоттыргач, Хәмзин
саубуллашып, ишеккә юнәлә. «Тукта, озатыйм үзеңне», – дип, тегесе дә аның артыннан
кузгала. Коридорга чыккач, Шәрәфи пышылдап сорый: «Күпмесен кире бирәсе?» «700
меңен», – ди Хәмзин дә, пышылдап кына.
Шушы ук хәл Хәлим Җәләй бүлмәсендә дә кабатлана. Аңлагансыздыр, чынлыкта
гонорар ул кадәр үк зур түгел, Камал артистларын котырту өчен юри шулай эшли
инде болар.
Чиратта – Шамкай бүлмәсе. Монда да кәрт сугалар. Тагын теге сценарий. Әлеге
тамашадан өнсез калган Әзһәр Шакирның күзләре дымлана: «Алмаз, «Биш татар»да
безгә дә берәр эш юкмы соң анда? – ди ул үзенә генә хас тонык тавышы белән. –
Алайса, йөрибез монда өч тиен зарплатага селкенеп...»
Шамкай исә кашларын сикертә-сикертә Хәмзинне озата чыга. Коридорда шул ук
пышылдау: «Күпмесен кире бирим?»


Шартлау
Газета-журналлар нәшер ителүче 14 катлы бина соңгы елларда зур үзгәрешләр
кичерде. Затлы итеп ремонт ясалды, бүлмәләрне кондиционерлар, компьютерлар
белән тутырдылар, электрон ачкычлы, тычкан да үтеп керә алмаслык заманча ишекләр
куелды.
Беренче катта – буфет, брифинг-зал, тагын әллә ниләр... Әлеге үзгәрешләр биредә
эшләүчеләргә тагын да тырышырга, бай эчтәлекле, матур газета-журналлар чыгарырга
бер стимул булды.
Идәндә – затлы кафель. Аның пычрак вакытын һич күрмәссең – ун минут саен
сөртеп торалар, күзләр чагыла.
Бинага кешеләрне энә күзеннән үткәреп, бик нык тикшереп кертәләр. Дөньяда еш
кабатланып торучы терактлар шулай эшләргә мәҗбүр итә.
Көннәрдән бер көнне «Чаян» журналында эшләүче Хәмзин бер кат кына югарыда
утыручы «Казан утлары»ндагы дусларына карлыган кайнатмасы алып килергә вәгъдә
бирә. «Өйдә ашаучы юк, дүрт-биш банка утыра, сыйлыйм әле үзегезне», – ди. Бер
пакетка тутыра да кайнатмаларны эшкә юнәлә.
Ул көнне ниндидер зур җитәкче килергә тиеш булган, ахры – ишек төбендәге сак
хезмәте егетләре галстук таккан, кафельләр тагын да тырышыбрак юылган.
Чамаламыйрак тутырган, күрәсең, гөнаһ шомлыгына каршы, кереп барганда, теге
пакет шартлап өзелә бит! Өч литрлы банкалардагы дүрт варенье кафельгә төшеп
чәлпәрәмә килә! Шартлау тавышын ишетеп, хезмәткәрләр йөгерешә башлый. Кемдер
хәтта МЧСка шалтыратырга өлгерә. «Террорист»ның Хәмзин икәнен күргәч кенә
тынычланалар.


«Депутат син түгелмени?»
Сайлаулар чоры якынлашуга Разил Вәлиев һәрвакыт авылдашы, классташы,
дусты Алмаз Хәмзингә шалтырата. Халык белән очрашуларга йөрү өчен. Билгеле
инде, кешеләрне җыярга теләсәң, Хәмзиннән дә кулае юк – үзе җырлый, үзе сөйли,
үзе көлдерә дигәндәй.
Икәүләшеп авылларда йөри болар. Разил Вәлиев сайлау алды программасы белән
таныштыра, Хәмзин концерт куя. Рәхәтләнә генә авыл халкы бушка концерт карап.
Саубуллашыр чак җиткәч, Хәмзин аларга мөрәҗәгать итә: «Шулай итеп, мөхтәрәм
язучыбыз, шагыйрь Разил Вәлиевне сайларсыз дип ышанып калам!» Шулчак әби-
апалар аптырашып кала: «Бәрәч, ике сәгать буе тырышып җырладың, сөйләдең... Без
бит депутатлыкка сине сайлыйбыз дип торабыз...»


Тирес
Шул ук 90нчы еллар. Алмаз Хәмзин туган ягы – Түбән Кама районы Ташлык
авылыннан Казанга кайтып килә. Үзенең «буханка» «УАЗ»игында. Машинаның
салонында – тирес. Капчыкларда.
Шәһәрдә бөтен нәрсә дефицит, бөтен нәрсә кыйбат. Шәһәр халкы яшелчә, җиләк-
җимешне дачасында, бакчада үстерә. Хәмзин да үзләренең Казандагы бакчаларын әнә
шулай Түбән Кама тиресе белән туендыра.
Капчык тирәсен чебеннәр сырып алган. Алар да Казанга кайта. «Буханка»ның
шофёр ягы тирес исе һәм чебеннәр комачауламасын өчен яхшылап томаланган.
Мамадыш күперен чыгуга бер гаишник туктата моны. Йөзенең һәр күзәнәгеннән
татар икәне кычкырып торган егет честь биреп, үтә дә эре кыяфәт белән Хәмзингә
эндәшә:
– Сиржант Хәмидуллин! Ышту визём?
– Б..! – ди Хәмзин, тиресне авылчарак, кыскачарак, өч хәреф белән генә әйтеп.
Егетнең кашлары җыерыла:
– Я не шущу!!! Ышту ыв салоне?
– Энекәш, – ди Хәмзин саф татарча. – Әйттем бит инде, б.. дидем...
– Аткруй салун! – дип боера тегесе.
Хокук сакчыларына буйсынмый чараң юк – ачып җибәрә Хәмзин машинаның ян
ишеген. Ә анда чыдап булмаслык ис! Ул гына түгел, саф һавага чыгуга аңгырайган
чебеннәр, күккә күтәреләсе урында, сержантның авыз-борын тирәсенә юл тота.
– Тьфу! Тьфу! – дип чебеннәрне төкерә сержант һәм каты гына итеп сүгенеп, ишекне
ябып куя. – Фәләнеңне... Бар, абзый, бар, юлыңда бул! Ычкын моннан!!!
Саф татарча әйтә ул бу сүзләрне.


Протез
Алмаз Хәмзиннең әтисе Наил абый сугыштан аяксыз кайта. Әмма ул үзенең
гариплеген беркайчан да сиздерми. Алмазның Казанда укып йөргән студент чаклары.
Әтисе аңа протез заводына кереп, «аяк запасы» алып кайтырга куша.
Бара Алмаз протезга. Утыра чиратта. Янәшәдә җыен аксак-туксак җыелган.
Бүлмәгә берәм-берәм чакырып кертәләр. Менә берзаман «Хәмзин!» дип кычкыралар.
Керә. «Утыр!» – диләр. Утыра. Алмазга күтәрелеп караучы да юк. «Чишен!» – диләр.
Трусикка хәтле чишенә. «Примеряйте!» – дип, әтисенә дигән протезны китереп
тоттыралар. «Ничек?» – ди Хәмзин, аптырап. Шулвакыт бүлмәдәгеләр гаҗәпләнүле
карашларын Алмазга төби: «Хәмзинме?» «Хәмзин!» «Откуда у тебя нога?» «Своя, –
ди Алмаз. – Я же за отца пришёл!»
Заказны калын кәгазьгә төреп биреп җибәрәләр. Казан трамвайларында кайта-
кайта кәгазьләр ертылып бетә, протез аякның балтыры белән табаны күренә башлый.
Кешеләрнең күзләре шунда. Уңайсызланмый Алмаз, чөнки ул сугыш каһарманы –
әтисе өчен аяк алып кайта!


«Мине тотып калырсың»
Алмаз Хәмзингә алтмыш яшь тулган көннәр. Филармония администраторы
Фердинанд Хафизов әйтә моңа: «Алмаз абый, әйдә, юбилееңны Чаллыда да үткәрик
әле», – ди.
Китәләр. Иң әүвәл билет тарату эшен хәл итәргә, залны халык белән тутырырга
кирәк бит әле. Чаллыдагы бер бай гына оешма җитәкчесенә керергә булалар. «Кереп
тә тормагыз, – ди аны якыннан белүчеләр. – Бик яман сүгенә, чыдар хәл юк. Сез олы
кеше, рәнҗерсез...»
Әмма Хәмзин бик кызыксынучан бит – тегенең ничек сүгенүен беләсе килә.
Фердинандка әйтә бу: «Акча бирергә хәлебез юк, дисә, мин ава башлармын, син
тотып калырсың».
Кереп тә җитмиләр, тотына теге аты-юлы белән сүгенергә! Үзе күтәрелеп тә
карамый: «Халыкка хезмәт хакы түләргә акча юк, җитмәсә, сез йөрисез, ни бетмәгән
хәерче артист...»
Шуннан, алдан килешенгәнчә, Хәмзин ава башлый. Ә Фердинанд каушавыннан
аны тотып калырга кирәклеген оныта. «Лап» итеп идәнгә барып төшә Хәмзин.
Җитәкче шундук торып баса: «Ай, Алмаз абый, берәр җирегез авыртмадымы, нәрсә
булды? – дия-дия күтәреп ала. – Күпме бирик?» «Бер 50 билет алсагыз, әйбәт булыр
иде», – ди Хәмзин, көчкә сулаган кыяфәт чыгарып. «Ничәшәр сумнан?» «500!» Теге
кабат сүгенә башлый, ләкин: «Ярар, синең хакка алырбыз инде», – дип, мәсьәләне
уңай хәл итә.


«Газинур что ли?»
Бервакыт җырчы Газинур Фарукшин Самарада концерт кую өчен артистлардан
төркем җыя. Хәмзин да шулар арасына эләгә. Китәләр. Рульдә – Газинур үзе.
«ГАЗел»енең урындыкларын алып, артистларны шунда төйи – берничә урындыкны
алсаң, «В» категориясенә туры килә икән, дигән сүзне ишеткән булган, күрәсең.
Әмма Самарага җитәргә 50-60 чакрым калганда, гаишниклар туктата машинаны.
«Есть у тебя категория «Д»?» – дип сорыйлар шофёрдан. «Нет.» «Давай, штраф!»
Газинур, бичара, нишләсен, штраф түли инде.
Ярар, барып җитәләр, концертны куялар. Гөнаһ шомлыгы, халык аз була. Әлләни
акча эшли алмыйлар.
Кире кайтып баралар, шул ук чатта кабат гаишниклар тагын туктата: «Газинур что
ли?» «Да.» «Категория «Д» есть?»
Кая барсын, түли штрафны...
50-60 чакрымлап кына китәләр – тагын гаишниклар!
Боларга тегеләре шалтыратып, хәбәр итеп куйганнар, махсус көтеп торганнар.
Кабинадан чыгуы була: «Газинур что ли?» – дип, янә килеп басалар. Тагын штраф!
Шулай итеп, бөтен эшләгән акчаны Самара гаишникларына биреп кайта болар.

Реклама