НУГАЙ ЙОРТЫ. САДАКТАГЫ УН КЫЙССА (дәвамы)

Кантүрә1
Кузалак арба йөрмәстәй
Каргаулымы иде илегез?
Терәкле арба йөрмәстәй
Тиргәүлеме иде илегез?
Гарип бер юлчы килмәстәй
Хәерсезме иде илегез?
Каласын күрдем анда,
Йортын күрдем юлда,
Тияге монда, үзе кайда?
Җир кемнеке, тел кемнеке?
«Идегәй» дастаны
Империя кирмән сала,
Имчеләре кирмәт2 сала
Ил-йортның ак нигезенә.
Яклаучыңны күтәр, иләт,
Утырсын хан! –
Ак киездә...
Җиңелү әлфирак3 түгел:
Татар бит ул яфрак түгел, –
Яши алмый калтырап!
Алгы-салгы вакытларда
Алгысынган халыкларга
Ил санлатырлык
Хан кирәк!
Ак киездә күтәрделәр,
Кулдан-кулга этәрделәр:
«Яшә, Солтангәрәй4!»
«Яшә, Дәште Кыпчак5!»
Көн арбасы...
Тараласы түгел иде:
Алдан бара!
Чәкүшкәсе
төшкән көпчәк...
Ил арбасы
Тараласы түгел иде,
Тараласы түгел иде
Дәште Кыпчак!
Пычакка пычак килде!
Нугай, Урдаң:
Бушап калды
Алтын Урда турагачы6 –
Төкле Аяк7
Муены да
каерылган!
Яу чабулар ятракмы,
Инде татар яфракмы?! –
Яшәрбезме, калтырап?..
Яулар шашып килә торды –
Татар башын татар орды:
Илне алдамаган хан кирәк!
Яуда алда барган!
Хан кирәк.
Ахыры. Башы узган санда.
77
2
Бидаяклар8
Чөя нугай, сөенешеп:
Ак киездә –
Карасакал,
Кара лачын...
Сизәдер хан:
Сигез төмән гаскәренең,
Каторжаннар булып,
Илгә тараласын!
Илбасарлар кирмән сала
Асабалар кулы белән...
Җир читенә җитмәкчеләр
Бөек Ефәк Юлы белән.
Һун бабалар салган юлда –
Себер Юлы...
Нугай Юлы...
Икесен дә бер иттереп,
Ду китереп,
Сәүдә итте татар,
Сәүдә итә! –
Сагаймастан сагаймалы...
Ил-күч китмәс ялгыш юлдан:
Балбал белән каюланган... –
Адаштырмас Нугай Юлы.
Илбасарлар кала куймый,
Көнчыгышка «капка уя», –
Ал-даш-тыр-мас! Нугай Юлы:
Илбасарлар
Капкын куя!
Асабалар кулы белән...
Сагаймастан сагаймалы!
Кашкыр бүре куып атта,
Ил бидаяклар чөйгән чакта,
Шоңкар кычкыра!
Шаңгырап:
Шаңлап бүре тибәр өчен
Кирәк чөеп җибәрүчең! –
Тургачын сузган
Хан кирәк!
3
Ор9 калада оя корган
Кыркылдаган каракошны
Тибәргә җыелганнармы?.. –
Бармаклардай тырпаешкан
Таш багана...
Казыкларда... –
Карасакал лачыннары10!
Казыкларга утыртканнар...
Инде бар, кара танып,
Какланганнар куырылып:
Кантүрә бу...
Монсы Юныс,
Җыянгол,
Карабаш,
Якуп...
Ау тургачы – тырнактан
Чөеп җибәргәнне көтеп,
Шулай тынып калганнардыр
Таш багана... казыкларда...
Юа да юа яңгыр...
Юа да юа яңгыр...
Шәфәкъ юган вак яңгырдан
Кытыклана котны алып,
Салкын Ташның чокыр учы.
Полковник11 сытты битендә
Кан табыдай
Камкагачны12...
Тәфтиләү үткән авылларның13
Сөяк исле төтеннәре
Бүген дә күз әчеттерә... –
Ничек инде янып бетсен?!
Авыл халкы кереп тулган,
Морҗадай утырып калган,
Кыйгаешкан
Мәчетләре...
Шәфәкъ юган вак яңгырдан
Кытыклана котны алып,
Салкын Ташның канлы учы:
Таш бармаклар
Йомылганчы!
Юлыңда бул,
Полковник,
Син дә Ходай камкагачы.
4
Туктады тылмач Тәфтиләү:
Салкын Ташта14, күлдәвектә
Ялгыз сарала ат тора!
Хуҗасын эзләп килгәндер...
«Аркан атыйм саралаңа,
Бугалак салыйм,
Кантүрә!»
«Татарга тылмач кирәкми», –
Татар белән орышканда,
Генералга кирәк тылмач.
Татарга тылмач кирәгә,
Дөньясы
Болгатылгач... –
Рәсәйдә гел кирәк тылмач!
Татарга гел кирәк тылмач!
78
Ата-бабам –
Чыңгыздан15.
Әтрәк-әләм казанган
Илсез ханга казганмам...
Татарга –
Ак патша терәк.
Ата-бабам – Чыңгыздан,
Илсез татар –
Чоң тузан...
Татарга ак патша кирәк!
Патшага
Алпамша кирәк!
5
Кантүрәгә чирү биреп,
Азат казакъ даласына
Качкан, әнә, Карасакал...
Казыктагы Кантүрәне,
Инде хәзер, казак булып,
Бер көтү карга саклар...
Мең угры җәза көтә16,
Бергә чабар идек башын!
Йә колак-борынсыз килеш...
Түшәр иде кирмән ташын.
Юләр булды,
Ялвармады...
Тугры, имеш, ханына:
«Чабучы булсаң17,
Баш – менә!
Түгүче булсаң, кан – менә!»
Идегәй токымы, имеш...
Китсәң дә йөз чакрым,
Эзәрлекләп үткәзәчәк! –
Тишеп карый...
Күз чокыры.
Патшабикә ярлыкый ул,
Ялваруларсыз-нисез дә...
Кантүрә яклаган иләт –
Көрәп салган измә генә...
Империя нигезенә!
Болганып кал,
Болгатканда,
Ил җаена изел генә!.. –
Җавап булды бер генә:
«Чабучы булсаң, баш – менә!
Түгүче булсаң,
Кан – менә!»
Императрица ярлыкаса,
Генераллар кызык таба:
«Ак киезгә хан утыртсаң,
Үзең утыр
Казыкка!»
6
Гүләде Күк...
Гүелдәде
Тәңре чары, Тәңре чары...
Таңга чаклы
очты гына
Сөт тамчысы – очкыннары...
Кан тамчысы – очкыннары...
Ай батканчы ак томанга,
Айбалтаның, томса йөзе
Яктырганчы, яктырганчы,
Гүләде Күк! Гүелдәде... –
Үткерләде
Тәңре чары! –
Көн иңеннән чабылганын
Сизми калсын таң кояшы...
Салкын шәфәкъ кискәсендә
Кояш башы белән бергә
Тәкәбберләр янтаешыр... –
Ашар күккә асабалар:
Орынбурда,
Кырылышып,
Ташымадык Җаек ташын!
Юеш зиндан түшәменә
Эленгән дә үрмәкүчкәй,
Юллар юрап, төшә әнә...
Тәңредән хәбәр ташый –
Тоҗым җебен ягып үтә
Мең тоткынның һәрберенә!
Үзе генә белгән түшәменнән
Төшә-менә, төшә-менә,
Тәңредән хәбәр ташый –
Тоҗым җебен ялгап үтә
Мең тоткынның һәрберенә!
Бурлатка буяр бу таңны
Шәфкатьсез Сакмар ыстаны, –
Шәфәкъларның Салкын Ташы...
Баскыч санап күтәрелә,
Күтәрелә акрын гына
Такыр башлы
Таң кояшы...
7
Канлы чиләк тоткан денщик
Каршыга килә чабып,
Кысык күзе сөенешкән:
«Алексей Иванови-и-ич18!
Л Ә И С З Ө Л К А Р Н Ә Й
79
Мулдан бүген сезнең өлеш! –
Колак-борын
Өелешкән!..»
Тамагын кыра полковник:
«Үләксә күрсәтмә, күсәк!
Казна янга
Калдырасы... –
Утарыма алдырасы...
Каторжаннарымны күрсәт!»
Шәмсез шәфәкъ элмәгендә
Төн түмәрен тибү белән
Гаярь башлар чайкалышыр... –
Ашар күккә асабалар19:
Чиләбеләрдә
Чиләнеп,
Тасламадык Урал ташын!
8
Кантүрәнең
Сараласы
Яфрак кашка
Алып килә шигыремне
Салкын Ташка.
Ат догасы,
Бәддогасы
Чатный ирен җәлпәгендә:
«Тезген чишеп, җәһәт кенә
Кайчан, кайчан,
Әй, яубашым!
Сикерерсең ияремә...
Исәннәрне ияртергә...
Ходай эчеп,
Каплап куйган тустаганда, –
Курдай сеңеп,
Курганнарда ятса гына,
Асманнарга ашкан була
Асабалар...
Җәннәт көтмәс җәлладтан соң,
Җәннәт көтмәс җәлладтан соң, –
Бисмилласыз кассап алар!
Бөек Ефәк Юлы уза
Астан гына...
Бөек Ефәк Юлы уза
Асманнарга...»
Садактагы кыйссаларны
Алып килә Салкын Ташка
Субаш аты Яфрак кашка,
Әрем исе тыннан бөркеп,
Ат догасы укышырга...
Ат догасы укышырга...
Иярләнгән көе йөри...
Иярендә – канҗагасы20.
Садагында – кыйссалар...
Әзер йөри сугыш аты,
Яуга әзер
Субаш аты! –
Карнай21 өреп куйсалар.
Тик тезгене сөрлектерә,
Бәйләнмәгән чөелдереп.
«Кайчан, кайчан, әй, яубашым,
Кинәнәбез,
Яуга йөреп!»
9
Салкын Ташның каргалары
Көн күзен дә чукып алган... –
Офыктан, канап,
Таң бәрә!
Купты торна кәрваннары...
Кәрван белән бертавыштан
Оранлыйсың, Кантүрә...
«Асабалар!
Асманнарга ашыкмагыз! –
Ашмый торыйк
Асманнарга, асабалар!
Безнең токым
Шыр килмешәк булсын өчен
Туган җирдән
Йолкып алып аса алар...
Актамырлы,
Аксыргаклы,
Ак әремле
Ак йортымны
Кара кизү – караяктай22!
Баса алар!
Ни җан белән ашмак кирәк
Асманнарга?!
Ашыкмаек
Асманнарга,
Асабалар!
Сулышларны элмәк кылы
Кыскан сыман, акрынлап,
Телеңне дә, денеңне дә
Кыса алар!
Ашмый торыйк
Асманнарга, асабалар!
Туган җирдә
Шыр килмешәк итү өчен,
Тамыр белән
НУГАЙ ЙОРТЫ
80
Йолкып алып аса алар!
Ку сөяге
Курганнарда ятса гына,
Асманнарга
Аша ала
Асабалар!..»
10
Ялгыш юлдан китмәс ил-күч:
Курганнар белән каюлы... –
Адаштырмас Себер Юлы.
Илбасарлар кала куймый, –
Күчмә кошка капка куя...
Ал-даш-тыр-мас Себер Юлы:
Илбасарлар
Капкын куя!
Асабалар кулы белән...
Сагаймастан сагаймалы.
Асабалар китереп басар,
Үзе куйган капкынына:
Ни иле булмас!
Ни чиге булмас!
Ни шиге булмас,
Дөнья тоткан урдалардан
Мәскәүләрдә
Урам гына23...
Тасраеп калганына...
Ил булып тукылган Рәсәй! –
Җайнамаган постау сыман
Уң ягы көяз киездәй...
Аркау җебе –
Асабадан,
Ил булып, тукылган Рәсәй
Алтын Урда станында!
11
Тезгенне тартты полковник:
Салкын Ташта, күлдәвектә
Ялгыз сарала ат тора,
Хуҗасына үрелгән ул...
«Аркан атыйм саралаңа,
Бугалак салыйм, Кантүрә!»
Куып җитеп,
Үткәзәчәк!
Китсәң дә йөз чакрым,
Үтсә дә йөз гасырың...
Тишеп карый субашының –
Урдаларның күз чокыры:
«Колдан вәзир куйсак та,
Колның телен алсак та,
Гәүдә түбәндә калды,
Баш әле дә синнән югары...24»
Югары
Ике башлы тугра-лачыны25... –
Җучи Олысының
Тугры лачыны!
Ничек инде
Ил-йортыбыз булмасын, ди?! –
Түбәсендә һаман да
Урда туграсы...
Әй, Рәсәй,
Күкләр пышылдагандыр сиңа:
Алтын Урда станында,
Уртак илкәй булып,
Тукыласыңны.
12
Ил арбасы
Тараласы түгел иде... –
Орыласы Орлары
Орды гына!
Ягалардан килгән
Илдә ага булса,
Ил арбасы кала
Утын урынына!
Тугландык Урданың
Яу гөбеләрендә:
Тулар туглый-туглый,
Тугыз буын тугландык:
Булатлы Болгардан,
Пычаклы
Кыпчактан,
Урманлы Угырдан,
Тугайлы
Нугайдан, –
«Җиһаннан Җыйганнан»,
Йомарламга калып,
Атланмайдай төште
Ханлыкларда халык!
Ил арбасын тартып,
Тауга менгән идек...
Төшүләре хәтәр икән... –
Тугарылдык!
Ничек инде
Иле-көне калмасын, ди?!
Биш империя
Корган гаярь токымның26...
Әй, Рәсәй!
Син ул Алтын Урда станында,
Кырыс татар
Ырысы булып тукылдың!
Л Ә И С З Ө Л К А Р Н Ә Й
81
13
Тау салмасаң, таптап үтә,
Җигелгәнне
Тапап үтә! –
Тау төшкәндә, тоталмадык,
Тоталмадык ил арбасын!
Чырсызланган чорданмы ул,
Кан костырган Орданмы ул?!
Аягүрә торганмы ул,
Арканчыны органмы ул?! –
Ияр-аркан сөйрәп кайта...
Кантүрәнең Сараласы!
Ил арбасы
Тараласы түгел иде, –
Эх, тоталмадык,
То-тал-ма-дык!!!
Ил арбасын.
14
...Елизавета Петровна27 шәм куйдырды. –
Шом йөгерде!
Шом йөгерде!
Йөрәгенә:
Томсалаган... Консыз калган...
Казан Ана
Иконасы!
1Кантүрә – Карасакал гаскәрендә төмән башы,
милли азатлык хәрәкәте каһарманы, Солтангәрәй
хан казакъ даласына ярдәм эзләп киткәч,сигез
төмән гаскәрне әйдәгән субашы (1700 – 1740, 25
август).
2 Кирмәт – кирәмәт, бозым.
3 Әлфирак – озакка аерылганда әйтелүче сүз,
аерылышу җыры.
4 Солтангәрәй – Карасакал – Күчем хан нәселеннән
булган каһарман морза.
5 Дәште Кыпчак, Алтын Урда, Нугай Йорты –
V-XVIII гасырларда бер-бер артлы дәвран сөргән
татар дәүләтләре.
6 Турагач – ау лачыны куначасы.
7 Төкле Аяк – Туктамыш ханның ау лачыны.
8 Бидаяк – ау эшенә ярамаган тилгән.
9 Ор кала – Орск шәһәре.
10 Карасакал лачыннары – тарихта «Карасакал
явы» дип йөртелгән баш күтәрүчеләрне, патша
гаскәрләре килеп тар-мар итә.1740 елның 25
августында Ор каласы тирәсендә Карасакалның
төп ярдәмчеләре булган типтәр Кантүрә; башкорт,
мишәр, нугайлардан Юныс Исмәгыйль улы;
Җыянгол Үсәкә улы; Карабаш; Якуп Касыйм
улы тимер казыкларга утыртыла.Унбер кеше,
җанбашларыннан тимер ыргак кертелеп,
асылганнар; сиксән биш кешене бауга асканнар,
егерме бер кешенең башларын кисеп, колгага
такканнар.
11 Полковник – башкорт халык җырында каргалган
Тәфтиләү – Котлымөхәммәт Мәмеш улы Тәфкилов
(Алексей Иванович Тевкелев) чукынган морза,
алпавыт, дипломат, тылмач (1674 – 1766). Тәфкилов
1735-40 елларда Себер һәм Нугай юлларындагы
бәйсезлек күтәрелешләрен бастыруда катнаша.
12 Камкагач – камка (көнчыгыш шивәсендә):
«Камкагач, киявең килә, капкаң ач!»
13 Тәфтиләү үткән авыллар – җәза гаскәрен
җитәкләүче урыс генералы А.И.Румянцевның
раславына караганда, тылмач полковник тыныч
халыкны җәзалауда зур тырышлыклар күрсәтә:
меңгә якын авылны яндыра; 1736 елның март-
апрель айларында гына да 503 авылны җир белән
тигезли, 10 меңләп кешенең җанын кыя. Саннарда
генерал ялгышмас... Әмма чын җәллад генерал
үзе түгел микән: мемуарында Тәфкиловны шулай
искә алып, канлы кулларын штаб тылмачының
дары исе сеңмәгән кителенә сөртеп калдыргандыр
сыман.
14 Салкын Таш – җәза урыны.
15 «Ата-бабам Чыңгыздан» – Тәфкиловның нәселе
Чыңгыз ханнан килә.
16 «Мең угыры җәза көтә,» – генерал В.А.Урусов
(Нугай Йортыннан килгән Арыслан би
токымыннан) җитәкчелегендә Орынбур янындагы
Сакмар станында да меңләп каһарманны
җәзалыйлар: 1740 елның 17 сентябрендә генә дә
120 каһарманның башы чабыла, 50 яугирне асалар,
301 тоткынның борын-колакларын кисәләр.
17 «Чабучы булсаң...» – «Идегәй» дастаныннан.
18 Алексей Иванович – Тәфкиловның чукынгач
алган исеме.
19 Асаба – җирле халык, төп халык.
20 Канҗага – ияр артына тагылган күн капчык.
21 Карнай – яу быргысы.
22 Караяк – үсемлекләрнең сабаклары каралудан
гыйбарәт авыру.
23 «Урам гына...» – Ордынка урамы.
24 «Колдан вәзир куйсак та, Колның телен алсак та...»
– «Идегәй» дастаныннан, татарның киләчәген
күрәзәлек кылган юллар.
25 «Югары ике башлы тугра-лачыны...» –
«Карасакал явы»н бастыручы җәза гаскәре –
драгун гвардиясенең байрагына да Чыңгыздан
калган ике башлы бөркет – «дәүләт кош» туграсы
чигелгән.
26 «Биш империя корган токым...» – төрки
бабаларыбыз төзегән Кушан, Дәште Кыпчак, Күк
Түрк каганаты, Алтын Урда һәм Нугай Йортының
Мәскәү олысыннан азган Россия империяләре.
27 Елизавета Петровна – императрица.
НУГАЙ ЙОРТЫ
82
Кайтып илен тапмаса
Айдан якты нәрсә юк –
Кара болыт басмаса,
Адәм гарибә1 шул булыр –
Кайтып илен тапмаса!
«Идегәй» дастаны
Тим Чуарга
Өч юл туры, таңга чаклы:
Казлар Юлы,
тугай юлы,
тулы ай юлы... –
Ураулы догалары шаукымыннан
Әби чәчләре2 белми дә тураюны! –
Өч юлның да яктысында шау коенган
Ач әрвахларга3 ясин чыга,
Ач әрвахларга ясин чыга
Томан җәйгән Нугай Юлы.
Чыгын җыймас, өмет җуймас,–
Көтеп туймас Нугай Юлы!
Иләтеңнең һаман таңы
Сызылмаган...
Мәскәүләрдә
Ханзадәсен чумыргач та,
Иконасын «лач» үбеп!
Чаң сукты Казан...
Чаң суктылар Кирмән тауда! –
Тау астында,
Саз астында...
Каугасын сукты Ташаяк4!
Күтәреп куям, дип аен,
Күтәрелеп чыккан саен,
Батса да канга... –
Башаяк!
Казаннарны,
Чукындырып бастырганда,
Нугай Йорты инде чыкмас, кубарылып.
Ничек кенә каелмассың ак өметкә?! –
Ил атлары торса синдә!
Тугарылып...
2
Ак өметкә каюланган Нугай Юлы,
Ил арбасы
Кайсы чатта соң орылган? –
Җаеклардан
Җайлап кына чыгалмаса,
Кырылыплар чыкса чыга... –
Каерыла иде Урда5!
Кырымнан...
Кичке таңга каюланган Казлар Юлы,
Синнән дә
Ак дүнәндә6
Тәңре үткәндер! –
Кара гавам сәҗдә кыла ак кылганда...
Тун кигән би
Күтәрелми
Атыннан да, –
Мәскәүләрдә, көмеш алып,
Тәре үпкәндер!
Өметләрнең аҗаганы сүрелсенгә,
Асаба җан асманнарга үрелсенгә,
Тәңре Азак-йортын, әйе,
Күпсенәчәк! –
Ак өмет кузлаган кара күзләргә дә,
Диңгезләрнең
Тере суын,
Тозсызлатып,
Нур-тәресе чекрәйгән!
Күк сеңәчәк!
3
Ак томаннар чатыр корган Тугай юлы,
Таң йокысын саклап тора артышларың.
Дошман явы7 камышларга кереп посты!
Җәйләү халкын
уятырга
соңармасмы? –
Сорнайларын суга сонган саз кошлары...
Кирмәнчектә8
Сазлык кына саклап тора:
Колыннарын
урап баскан
атлар сыман.
Килгән җайга кысып алды дошман явы! –
Коелышты җәйләү халкы
Яр астына...
Кашлакта тора фельдмаршал9! –
Аптырамас,
Мең учаклы җәйләү халкы азлыгына.
Ярлар буйлап
өркеп чаба
атлар гына:
Сабый кочкан карт-корылар тула әнә! –
Л Ә И С З Ө Л К А Р Н Ә Й
83
Шом сулаган
Алыпсуы сазлыгына.
Кирмәнчектә
Сазлык кына саклап тора:
Колыннарын
урап баскан
атлар сыман.
Яр өстендә драгуннар тынып калган:
Күтәрелгән томан гына... –
Яр астында!
Томаннардан ак биләүсә суза куллар:
«Ал, Ходаем!
Күккә генә – кол булганны...»
Җанны ярып,
Кешни яр буйлаган атлар! –
Каян белсен алар:
Батып...
Котылганны...
4
Дала баласында әле,
Тәңре исән! –
Өмет баглый офыктагы кара көнгә:
Өзелсә дә,
Сулышыңны ялгый Тәңре,
Сирпелеп, таң сидерәгән
Караңгыга!
Томаннардан ак биләүсә суза куллар!
«Ал, Ходаем!
Күккә генә –
Кол булганны!»
Атлар әле яр буйлатыр.
Тим Чуар да ял уйнатыр.
Ат бит ул!
Белеп туадыр:
батып кына... –
котылганны!
Кичә баткан бурлат кояш бүген калка! –
Ялларында –
Төннең сазы.
Сүсән исе.
Тим Чуарның ак җайдагы җыеп узар
Томаннарның
саз сеңмәгән
биләүсәсен:
Ханбикәләр газабы ул! –
Ак итәргә. Ак китәргә,
сазга бату газабы.
Ханбикәләр газабы ул! –
Җанга газап салган илдә
җәзалану газабы.
Томырылды ат кешнәве, җанны ярып:
– Тамырланды убырлы ил сазлыклары! –
Асау – горур
Ыруларны
Аска орыр!
Убырлы ил
сазлыклары:
Асау ыру – коланнарың, –
Аһ! Ханбикәм,
Озак торыр.
Колы итеп,
Колыныңны10 озак тотыр! –
Кылкындырып,
Газаплатыр
убырлы ил
сазлыклары.
5
Газапланыр!
Ак җайдак та:
Урап кайта Кирмәнчеккә, –
Көзге томан төшкән чакта,
Кичкырынлап...
Төнге утлауга ак толпар җибәрә ул,
Шулай тонык шәм кабыза җилләрдә ул! –
Таланган курганның...
таллы
кучкарында...
Сорнайларын суга сонган саз кошлары
Саташыплар уяна да
Сантый булып кычкыра.
Саз кошлары шашкандыр ул:
Саз төпләре гөбесеннән
Сабый булып кычкыра,
Сабый булып кычкыра,
Убып-убып кычкыра!
Бүз йолдызлар!
Суворовның
Тоз саркыган күзләредәй,
Азак дала көзләренә,
Һаман өстән карыйсызмы?
Сабый сөякләре белән
Һич кенә юк агарасы,
Сабый сөякләре белән!
Һич кенә юк!
Агарасы!
Империя тарихының
Нугай Йортын эзсез йоткан –
Татар баткан кара сазы.
Кирмәнчекнең киртләч-киртләч саз өсләре,
Шомаланып агып яткан Алыпсулар
НУГАЙ ЙОРТЫ
84
Ак биләвен чылатмаган томан төшсә,
Авыр сулар...
Ханбикәдәй...
Авыр сулар...
6
Ак өметкә каюланган Нугай Юлы,
Ил арбасы калды синдә, –
Тугарылды.
Урдалары орылсын дип, –
Имән көпчәк тырнагыдай
Иләтләре шартлап сынсын,
Тернәкләнми кырылсын дип,
Баганалар утыртылган, Нугай Юлы,
Ил арбасы синдә тора! –
Тугарулы...
Нугай Юлы кайдан уза, дип сорама, –
Казлар уза!
Төбәкләрдән төбәкләргә... –
Ил-йорт Өлкәрен
Гел өстә дөрләткәнгә...
Баш каерып,
Ят юлларда йөри-йөри,
Йөдәүләрдән
йөгән өзгән
йөрәкләргә...
Ай юлларын
Җәеп куйган тугай юлы! –
Кара баганалар багар, Нугай Юлы,
Иләтемнең алда таңы сызылмаган:
Шомландырган
Бурлат шәфәкъ төянгән дә
Иделләргә
чыга төрбә
Казансудан11.
Ханнарына
Кирмән тауда һәйкәл дә юк.
Ил хакында,
Тел хакында әйткән дә юк! –
Сызланам да!
Уңайсызланам:
Иләтемнең һаман таңы сызылмаган...
Таңга чаклы!
Тим Чуарның өч юлы бар:
Тулган ай юлы, Каз Юлы,
Тугай юлы...
Өч юлның да яктылары сиңа ята,
Ак өмет белән каюлы,
Кара баганалы юлым –
Әй, Нугай Юлы!
Ил өметен хаклап, юлга чыккан саен
Тигез җирдә, –
тигез илдә
гел дә абындык! –
Ак өметнең юлы һаман хәтәр әле:
Кара баганалы икән ак өмет,
Кара баганалы! –
Илсез ак өмет.
7
«Сөен Бикәсез Казаным
Көенгәндер, көенгәндер:
Сөен Бикәсез Казаным
Коеннарда коенгандыр –
Кара канда коенгандыр.
Сөен Бикәсез Казаным,
Болытыңда кибә яңгыр!
Болытыңда кибә яңгыр!
Болытыңда кибә яңгыр! –
Ходайның ул
күз яшьләре
сибәлидер.
Казансудан ага сабый биләүләре... –
Күпме соңгы сулышларны беләүләтеп,
Кара бәсле туң йөгергән
саз каплады!
Ханбикәнеке! – газабың:
Сазы йотса, калкытмас,
Кипмәс татар газабы.
Ханбикәнеке! – газабың:
Болыт тотса, балкытмас,
Китмәс татар газабы.
Казан янды!
Казалардан кара янды!
Өстен күрде
Сабый кочкан килен-күнчек,
Ак көенчә,
сазга батып,
котылуны:
Әле дә бит шомлы ага Казансулар... –
Томаннардан
Ак биләүсә суза куллар:
«Ал, Ходаем!
Күккә генә – кол булганны...»
8
Томаннардан ак биләүсә суза куллар!
Таныйсыңмы?! Таныйсыңмы?!
Күптәнге дип, танмыйсыңмы?!
Ханзадәнең – җәүһәр җебе
Сидерәмәс биләүсәсен:
Алтын кушып,
Тамбурлатып чиккән иде... –
Үтәмешен табуларын көткән иде...
Л Ә И С З Ө Л К А Р Н Ә Й
85
Татар илен!
Тануларын!
Көткән иде! –
Әманәтнең вакытлары чыккан инде.
Алдап,
Алданган хан да
Тончыккан инде!
Татар татарны алдый, ни хәл итәсең... –
Татар татарны камый, ни хәл итәсең... –
Таш өстендә таш калмый,
Ни хәл итәсең?!
Көпчәктәй түрәчектән
Чүт-чүт биек баш калмый,
Ни хәл итәсең?!
Ак җайдак та кайтыр юлга чыккан инде! –
Нугай Юлы көтеп
Талчыккан инде
Таң узып
җилдерүче
Сөен Бикәсен!
9
Ил өметен хаклап, юлга чыккан саен
Тигез җирдә, –
тигез илдә
гел дә абындык! –
Ак өметнең юлы һаман хәтәр әле:
Кара баганалы әле ак өмет,
Кара баганалы илдә! –
Ак өмет.
Төн тоягы болыт кыйган Нугай Юлы!
Иләтеңнең әле таңы сызылмаган.
Шомландырган бурлат шәфәкъ төянгән дә
Иделләргә чыга төрбә Казансудан.
Шомрап ага
Шомландырган Казансулар:
Томаннардан
Ак биләүсә суза куллар!
Сабый булып, саз кошлары кычкырадыр!
Тәкәрлекләр
Казан сазын келәүләсен:
Йоткан чакта тынчу кирмән сазлыклары...
Ханбикә дә,
Азанлы күкне сызландырып,
Кызгансын дип,
Ходаена сузгандыр ул, –
Казгансын дип,
Нугаена сузгандыр ул...
Казан ханы
Үтәмешнең
биләүсәсен.
Шомрап ага
Шомландырган Казансулар:
Томаннардан ак биләүсә суза куллар, –
Томырайган ак биләүсә суза куллар! –
Күтәрепләр алмыйсыңмы?
Ник күтәреп алмыйсың?!
Ник күтәреп алмыйсың?! –
Томаннардан ак биләүсә суза куллар!
...Ак биләвен,
Тамбурлатып чиккән иде... –
Үтәмешен
Табуларын көткән иде...
Татар илен!..
Тануларын!..
Көткән иде!..
Шомлы ага
Шома сулы Казансулар:
Томаннардан ак биләүсә суза куллар, –
Тупылдаган ак биләүсә суза куллар! –
Күтәрепләр алмыйсыңмы?
Ник күтәреп алмыйсың?!
Ник күтәреп алмыйсың?! –
Ак биләүдә...
җил биләмәс...
Казансулар...
1Гарибә – моңлы, кайгылы адәм.
2 Әби чәчләре – дала кылганының чал ефәк чәчлесе.
3Ач әрвах – догаларга сусаган мәрхүмнәр рухы.
4 Ташаяк – кирмән белән Болак арасындагы борынгы
Казан урамы.
5 Урда – Нугай Йорты.
6 Дүнән – дүрт яшьлек ат.
7 Дошман явы – 1783 елның 8 апрелендә Екатерина
II нугай татарлары күпләп яшәгән Кырым,
Кубань, Таман җирләрен Рәсәй биләмәләре дип
игълан итә. 1783 елның 31 июлендә нугайлар баш
күтәрәләр. Үз илен, ирекле Нугай Йортын саклап
калу теләге шул кадәр көчле була ки, җәя-кылыч
тотып, империянең мылтык-туп белән коралланган
гаскәренә каршы ике ай дәвамында көрәшәләр.
8 Кирмәнчек – Алыпсу тамагыннан (Кубансуның
сул кушылдыгы) 12 чакрым югарыда тугыз курган
белән уратып алынган борынгы шәһәрчек-кирмән
урыны һәм сазлык.
9 Фельдмаршал – 1783елның 12 октябрендә, баш
күтәрүчеләр күпләп җыелган Кирмәнчеккә
көтмәгәндә һөҗүм итеп, фельдмаршал Суворов
җиңүгә ирешә.
10 «Колы итеп, колыныңны...» – Сөен Бикәнең
Мәскәүдә әсирлектә үлгән улы – Үтәмеш Гәрәй
хан (1546 – 1566).
11 Чыга төрбә Казансудан – Казан каласын яулаганда
һәлак булганнар төрбәсе. Биредә христианнар
белән бергә Шаһали яугирләре дә җирләнгән.
НУГАЙ ЙОРТЫ
86
Кисектел кыйссасы
Сөт китәр дә ни калыр?
Ак күкрәктән сөт имгән
Сүзе татлы тел калыр;
Тел китәр дә ни калыр?
Буында типкән кан калыр;
Буыннан буын чабылса,
Ул чагында ни калыр?
«Идегәй» дастаны
Бөгелү
Белмәс
Беләгеннән
Көчкә тотты өчәр кеше.
Аямаган
Аягыннан
Өркеп тотты дүртәр кеше!
Чонтык палач килде аксап,
Өйрәнчеге – сары малай
Килде,
Келәшчәсен күтәрешеп.
Карт иелде Батыршага1,
Көлде күзе өркебрәк:
«Исемеңә
Җисмең лаек,
Әмма миңа
телең кирәк...»
Читтә салкын тиргә батып
Торды малай...
Карт үзе
Кысты,
Тартты келәшчәне...
Соры балку сарды йөзен –
Алды гүя
Замананың
Бугаздан ук
Телен өзеп!
Киләп сарды каһкаһәсе:
«Канлы учта, кисәк-телем!
Тыпырчынып кисәтүең:
Хәтере бар татарларның –
Хәтәре бар татарларның,
Хәстәрләнеп үсәр теле:
«Эт көненә калдык!»2 – диеп,
Үрсәләнеп искәртүең...
Ха, Мәзгетдин3!
Денне түгел,
Телеңне дә
Яклый алмадың син4...
Әйдәп кара5,
Әйт сүзеңне,
Чыкмас хәтта сыңар аваз!»
...Авырткан
сүзен
кабатлады
Өнсез кыңгырау күк авыз...
Бозлы тиргә батып,
Читтә
Торды малай, торды күреп:
Йодрыкны кайрып ачты –
Кычкырды тел:
«ИРЕК!»
Киерелеп сукты тавыш6! –
Зинадан да
Иске зиндан
Бер таш аска китте иңеп:
«ИРЕ-ЕК!!»
Киерелеп сукты тавыш,
Тавыш сукты киерелеп! –
Дер селкенде Кышкы сарай:
«ИРЕ-Е-ЕК!!!»
Акшар-тузан төште кубып
Елизавета ятагына –
Кабаланып торды икәү,
Кагына-кагына...
Батырша кан йота...
Йота...
Бугаз аша, йөрәк аша
Авырта сүз, сызлана сүз –
Әйтә алмый.
Ыңгыраша.
Телен әнә әбәткә дип,
Ыргыталар бурзайларга...
Ыңгыраша...
Җирән бояр ындырында
Ярлы-ябагайлар да,
Кара мари урманында
Лашманчы агайлар да,
Төштә генә тимерчеләр7 –
Такыр башлы малайлар да
ыңгыраша,
ыңгыраша,
Л Ә И С З Ө Л К А Р Н Ә Й
87
Ыңгыраша –
Ничек әйтер «ИРЕК» сүзен,
Ничек илтер чорлар аша
Ул хак сүзне онытмыйча
Алар?!.
Телне әнә, әбәткә дип,
Бурзайларга ыргыталар.
Ыргыттылар!
Инде ничә гасыр очам.
Бурзай этләр кала өреп.
«Яфрак!» – диләр... – Корымасмын! –
Мин, Батыршаның теле,
Торыннарга оран салдым:
«ИРЕК!
ИРЕК!!
ИРЕК!!!»
Бурзай этләр тагын өрә,
Селәгәен бөркелдереп:
Халыкларның телен кискән
Заманалар бара кереп!
Империя бурзайлары
Ил-көнемне
каравыллый:
Коштабагын ялый-ялый,
Күзләремә карап улый...
1 Батырша – Баһадир шаһ, Габдулла Гали улы (1710
– 1762, 24 июнь.) Милләт һәм дин иреге өчен яуга
өндәгән каһарман.
2 «Эт көненә калдык» – 1742 елның 19 ноябрендә
Сенат Ислам диненә каршы указ чыгара. Шул
вәхши фәрман үтәлеп, татарларның барлык
мәчетләре юк ителергә һәм яңалары төзелмәскә
тиеш була. Мәсәлән, Казан губернасында гына
да 536 мәчетнең 418е юк ителә, Казан һәм
Орынбур губерналарында 270 мең кеше көчләп
чукындырыла.
3 Мәзгетдин – «денне яклаучы» дигәнне аңлата,
Батыршаның үзенә алган кушаматы.Чиновниклар
аны, фамилия дип уйлап, «Мазгилдин» рәвешендә
документларга теркәгәннәр.
4 «Телеңне дә яклый алмадың син» – Батырша явы
империя гаскәрләре тарафыннан бастырыла.
Батырша хәзрәт һәм аның якыннары җәзага
т артыла.1758 елның декабрендә камчы
суктырылган, борыны кисеп алынган Батыршаны
гомерлек каторгага – Шлиссельбург крепостена
ябалар. Анда да ул христиан руханилары белән
бәхәскә керә! Бәхәс җиңүче хәзрәтнең телен кисү
белән тәмамлана...
5 «Әйдәп кара...» – Габдулла хәзрәт яшәгән
һәм эшләгән төбәк – Нугай юлы халкы,
х ә з р ә тл ә р е н е ң ө н д ә м ә с е н ху п л ап , я у г а
беренчеләрдән дәррәү күтәрелә һәм патша
гаскәрләре белән көрәшне ахыргача – 1756
елның язына тикле дәвам итә.
6 «Киерелеп сукты тавыш» – 1762 елның 24
июнендә Батырша, төрмә сакчысының балтасын
богаулы кулларына тартып алып, соңгы яуга
ташлана – дүрт сакчыны чабып үтерә һәм үзе дә
һәлак була.
7 «Төштә генә тимерчеләр...» – Казан ханлыгы яулап
алынганнан соң, татарларга тимерчелек һөнәре
белән шөгыльләнү катгый тыела.
Җиләкле учак урыннары
Куш канатлы алтын таҗ,
Күз урынында гәүһәр каш,
Чыңгыздан килгән дәүләт кош
Бу башымда түгелме?!.
«Идегәй» дастаны
Ут телендә сөйләшкәннәр төнлә таулар!
Чатыр таудан хәбәр салса олуг учак,
Далага җитеп сибелгән Ык дисбесе –
Каравыл таулары, берсен-берсе
Кабатлый-кабатлый кабыначак.
Кабыначак!
Кара диңгезләргә җитеп...
Баешларда күләгәләр сагаюлы:
Тәңренең гүзәл исемнәрен кабатлый,
Җемелдәп кабатлый, әнә, Нугай Юлы...
Төпсез күккә
Төбәлешкән
Төндегеннән
Мең ел буе төтен бөркеп, очкын өргән
Нугай тирмәләре,
Кыпчак чатырлары...
Киек Каз Юлыннан бер генә кайтаваз:
Учак чатырдавы...
Учак чатырдавы...
Ут телендә сөйләшкәннәр төнлә таулар!
Сүз башлаган
Ак чатырлы
Чатыр тавы...
Ык йортыннан,
Туктамышка хәбәр илтеп,
Таң атканчы, таң атканчы Кырымга бар! –
Ямчылардан
«Җем-җем» таулар күпкә җитез, –
Яктылыкны иярләгән борынгылар!
Шәфәкъ ястыгына батып...
Чалкан ятып,
Күкнең кыйссасынмы укый Чатыр тавы?! –
НУГАЙ ЙОРТЫ
88
Киек Казлар кыйссасының башы гына:
«Учак чатырдавы...
Учак чатырдавы...»
Чатыр таудан хәбәр салса олуг учак, –
Таулар гына булсын, –
гөлтләп кабыначак!
Булмаса тауларың,
Яса өмә! –
Өй курган:
Күкләргә якынрак торган
борынгылар! –
Даласында күпме мәңгелек өй корган...
«Беттек!» дигәндә дә,
Ачылып киткән дөнья, –
Утлар бөркеп,
Юл күрсәткән кәрван таулар;
Кырчанында кырык буын кәлтә үсеп,
Дәү аждаһа булып җиткән
Төпсез күккә
Төбәлешкән
Төндегеннән
«И Тәңрем!» – дип,
Төтен бөркеп, очкын өргән
Нугай тирмәләре, кыпчак чатырлары...
Киек Каз Юлыннан
Бер генә кайтаваз:
Учак чатырдавы... Учак чатырдавы...
Кашлагында Ак чатыры тормаса да,
Ут телендә телгәләнә Чатыр тавы.
Җан ишетә ут телендә эндәшкәнне –
Кайчак Казаннарга җитеп ишетелә,
Актарылып,
Ак чатырын
Чакырганы...
Булган заман,
Туктамыш хан
Тауларга да салган оран:
Кара диңгез ярларыннан
Кубарылган Чатыр Дагы1,
Унҗиде мең арбаларда
Кубарылган!
Җай Ык буйлап кашлак таулар өя-өя,
Дала үтеп, Чулман – Ыкта тугарылган...
Сай Ык буйлап кантар таулар коя-коя,
Төмән-төмән нугаеның
Иңнәрендә килгән гүя! –
Безнең яклар өчен
Күптән «Чатыра!» ул,
Ак чатыр корырга,
Күптән чакыра ул,
Чакыра тау, Чатыра тау! Чатыр тавы!
Җан ишетә ут телендә эндәшкәнне, –
Кайчак Казаннарга җитеп ишетелә,
Ачыргалап,
Ак чатырын
Чакырганы.
Караңгы төн...
Айбалтасы юка иде.
Хәтеренә уйды микән Чатыр тавы:
Ак чатыры бурлатланды Йосыф бинең2 –
Зәһәр иде баш учакның чатырдавы!
Таңнар сизелүгә...
Сүзен әйтте Йосыф, –
Хәбәр салды шундук!
Таулар телеграфы:
«Хатын-кызның
гайбәтендә
казынсагыз,
Дуңгызларга калмагае...
Казаныгыз3!»
Төннең тулай ястыгына кулай ятып,
Якты кыйссанымы ятлый Чатыр тавы? –
Төн уртасы җитеп килә, төн уртасы...
Кыйссаның да инде җитте төп-уртасы:
«Учак чатырдавы...»
Сөен Бикәч җиләк җыйган Чатыр тавы!
Безнең яклар өчен күптән Чатыра син.
Ераклардан танып алып чакырасың... –
Туган ягым шәфәгында
«Табын корган» ыру-тамга:
Ил-йорт җыйган Чатырам син...
Илем-көнем сау булмаса,
Хәбәр йөртер тау булмаса,
Сүнмәс өмет –
Өлкәр4 аша
Күк телендә чакырасың...
Тергезергә, ак тирмәне, –
Ил-дәүләтең чатырасын!
Күкнең телен онытмаган әле таулар!
Чатыр таудан хәбәр салса безнең учак,
Офыкка җитеп сибелгән Ык дисбесе –
Шәфәкъ йолдызлары берсен-берсе
Кабатлый-кабатлый кабыначак.
Кабыначак!
Җиһан түрләренә җитеп,
Күкләрдә дә
Күләгәләр сагаюлы...
Тәңренең гүзәл исемнәрен кабатлый,
Җемелдәп кабатлый
Киек Казлар Юлы...
Л Ә И С З Ө Л К А Р Н Ә Й
89
Ай лампасын,
Күз чакмаслык
Кыса төшеп,
Күк кыйссасын һаман укый Чатыр тавы. –
Киек Казлар кыйссасының инде соңы...
Ак чатырда йоклый алмый яткан Сөен,
Тыңлыйсыңмы, тыңлыйсыңмы? –
«Учак чатырдавы...»
Чатыр тавы... –
Кара диңгез ярларыннан
Кубарылган5 Чатыр Дагы,
Унҗиде мең арба белән кубарылган!
Дала үтеп,
Ыкка җитеп,
тугарылган...
Тауларын да
Үзе белән йөрткән халык... –
Алып килгән Кара диңгезен дә...
Төмән-төмән алып!
Акчарлаклар төшкән сиңа,Чатыр тавы:
Иләтенә киңлек даулау –
Бар тыкырдавы:
Ак күбекле кылганнарың калгышында,–
Тыңлыйсыңмы? –
Дулкын шыбырдавы!..
Гадәтләреме борынгы вакыттагы:
Акчарлаклар төшкән сиңа, Чатыр тавы!
Кычкыралар,
Диңгезләрдән җил чакырып, –
Бу яхшы фал, ди аяз күк чатырдавы!..
Ил-көнгә ак җилкән иде
Ак Чатырың... –
Акчарлаклар төшкән сиңа, Чатыр тавы!
Безнең яклар өчен күптән Чатыра син,
Ераклардан танып алып
Чакырасың,
Чакыра тау, Чатыра тау! Чатыр тавы.
Җан ишетә үз телендә эндәшкәнне, –
Кайчак Казаннарга җитеп ишетелә
Ил Чатырын...
Ак Чатырын...
Чакырганы6!
Чатыр тауда ут кузыдай җиләк җыеп,
Йөри әле, Сөен,
Синең дә балачак...
Чокыраеп тора учак урыннары... –
Чатыр таудан хәбәр салса хәзер учак,
Офыкка җитеп сибелгән Ык дисбесе –
Шәфәкъ йолдызлары, берсен-берсе
Кабатлый-кабатлый, кабыначак.
Кабыначак!
Сары диңгезләргә җитеп,
Кабыначак!
Алып тауларын да үтеп,
Баеш тарафлары һаман сагаюлы:
Кара төндә Нугай Юлын чалымларсың...
Чатырада Ак Чатырны сагымларсың...
Әй, сүнмәс өметкәй,
Киек Казлар Юлы!
Ям учагын
Яман яңгыр
Яткыргандыр...
Ям хәбәрен
Ялгыш алган кара яңгыр,
Соңгы ханбикәдән соңгы хәбәр сөйләп,
Канча еллар елый-елый яктыргандыр...
«Беттек!» дигәндә дә –
Дөнья яктырганын!
Тәккә генә түгел инде синең тәкрарлау,
Әй, Чатыр тау, Чатыра тау,Чатыр тавы:
Офыклар
синдә кузгала!
Чигенгәләп...
Килеп җитте, килеп җитте асыл хәбәр, –
Учак урыныңда кузлана!
Ачы җиләк...
1Чатыр Даг – Кара диңгез буендагы тау, Азнакайдагы
Чатыр тауның адашы.
2 Йосыф би – Нугай Йортының Агыйдел белән
Чулман тугайларында җәйләүдә йөрергә яраткан
хәрби түрә, Сөен Бикәнең әтисе.
3 «дуңгызларга калмагае Казаныгыз...» – кул астында
йөз мең гаскәре булып та сул канат нуретдине
Йосыф бәк Казанны ни өчен якламаган? «Мәскәүгә
каршы төшсәң, үзем гаскәремне сиңа борам!» –
дип кисәткән бертуганы Исмәгыйльдәме сәбәп?
Әллә ханбикәнең итәк астын тикшергән, гайбәт
сазлыгында казынган Казанның үзендәме?!.
4 Өлкәр – Иләк йолдызы төркеменең борынгы
атамасы.
5 «Кубарылган Кара диңгез ярларыннан...» – Кара
диңгез, Кырым, Төньяк Кавказ якларыннан,
мал-мөлкәтен унҗиде мең каңгы – зур арбаларга
төяттереп, Туктамыш хан XIV гасыр ахырында
йөз меңләп нугай татарын Идел – Урал төбәгенә
күчерә.
6 «Ишетелә ил чатырын... чакырганы...» – Алтын
Урда татарлары – нугайлар, тора-бара Нугай
Йортына караучы Болгар олысының көнчыгыш
өлешен тулаем үз итеп, Идегәй һәм соңрак аның
нәселләре кул астында дәүләт тоталар.Чулман
һәм Агыйдел елгалары арасына таралып, ил-йорт
тергезгән Нугай Йорты, татар халкының матур
телле – «сөт салынган чәй шикелле йомшак»
телле көнчыгыш шивәсен «талгын кайнатучы
учак» булып, Казан ханлыгы алынгач та, озак
еллар кузларын сүндермичә, «баш күтәргәләп!»
янып-калгып тора.
НУГАЙ ЙОРТЫ
90
Ырудашым чабыр үлән
Күрекле туган сылуны
Бикәч итеп алган йорт,
Ак бөркәнчек салган йорт,
Ал иннеген яккан йорт,
Кызыл мәрҗән таккан йорт,
Каплы камка1 ерткан йорт,
Ун сан2 нугай җыйган йорт,
Өлкән бер туй кылган йорт,
Әл-аман бул миннән соң!
«Идегәй» дастаны
Тын елгадан –
Тубылгача!
Курган-курган дулкын куган
Офыкларны ача-ача,
Дәште Кыпчак диңгезенең
Купшак сулыш тигезләве:
Бастырып,
Упмас дулкыннарны,
Купмас дулкын атуымы?! –
Таш маңгайлы
Нугай тауда,
Ак күбекле кылган шавы...
Кушылып, кояш гөсләсенә,
Ил-йорт исен исәйткәндәй,
Чабыр үлән
Шыбырдавы...
Чал кояшка
Чалкан төшеп!
Хан шоңкары
шаңравы...
Ил-иләтне харап итеп,
Җилләр сөргән кораб итеп,
Тугыз упкын йотуымы?! –
Мәңгелеккә өретелә:
Соң сулыштай
Күтәрелә...
ак тузганак...
Ык тугае...
Нугай тауның сукмагында –
Оя-оя чабыр үлән –
Нугай Ана торыннарын
Табаныннан таныр үлән:
«Казаннардан кайткан углан,
Сөенемнән хәбәр юкмы?
Сөен Бикәч,Сөенемнән...»
Нугай тауның сукмагында
Калмастыр ла чабыр үлән, –
Даласыннан җил исүгә,
Оя-оя кубарылган.
Кубарылган табыр белән! –
Кубарылган тамыр белән,
Шаулы диңгез күбегедәй...
Төпкелләрдән иңгән гөлнең
Хуш искәен исәйтергә,
Җитми, илкәй,
Киңлегең лә,
җитми инде
киңлегең!
Ярсуланып,
Яр салдырды3 аргы ярдан
Курган-курган
Дулкын орган
Дәвран заман:
«Сыгылдырган! Агышыма!
Сытып узган! Агышыма! –
Кырык үгез каршы тарта...
Кан чакырган!
Хан чатырын...»
Урау чорлар чакырымын!
Чорналдырып,
Якынаймаган...
тәгәрмәч
тавышына.
Тын елгадан –
Тубылгача
Курган-курган дулкын куган
Офыкларны ача-ача,
Дәште Кыпчак диңгезенең
Купшак сулыш тигезләве:
Ил сулышы
Кысылгач та,
Тын алулар булгалады... –
Буып алды!
Нугай Йортын
Кырыс
Кырым
бугалагы,
Л Ә И С З Ө Л К А Р Н Ә Й
91
Бугалакны урап тоткан, –
Оттырып та,
Отыры
Откан
Олуг Мөхәммәт хан4! –
Олысларын җай сулаткан
Соңгы татар ханы...
Ярып узган урман юлын
Урда ямы кыңгыравы:
«Казанда тотсаң Урдаңны,
Касыймда тот туграңны!»
Нугай Йортын5 тиз җибәрмәс
Олуг Мөхәммәтнең зары:
«Ханлык кылдым урдаларны.
Халык кылдым!
Ханлыкларны –
Өзгәләшә-өзгәләшә6,
Җиде ятка өләштеләр7
Дәүләт тотар туграмны...»
...Безне тагын дүрт гасырга
Илсез-көнсез калдыргандыр
Мәскәү – Казан арасында
Ханнар җәсәденең...
Кырык ел...
кырык ел!
каңгыравы8...
Ярсуланып,
Яр салдырды аргы ярдан
Курган-курган
Дулкын орган
Дәвран заман:
«Каһәрләгән агышыма –
Зәһәрләнгән агышыма!
Кырык үгез каршы тарта...
Кан чакырган...
Хан чатырын!» –
Чакырган еллар кылганын
Уралдырып,
Ерагаймаган...
тәгәрмәч
тавышына.
Аҗаган булып, офыкта
Шулай өмет уйнаклады... –
Чалт аязда,
Яңгыр көйләп,
Сулышларны ачып җибәр,
Яргаланган Нугай тавы!
Чал кояшны
Чалкан ярды!
Аҗау шоңкар
шаңравы...
Нугай тауның тиңгеленнән
Ташып чыкты чабыр үлән! –
Җәяү калган торыннарны
Табаныннан таныр үлән:
«Мәскәүләрдән кайткан углан,
Әманәтме әллә һаман?!. –
Бер хәбәр юк...
Сөенемнән...»
Тау сукмагы – чабыр үлән,
Таптауларга
Бигрәкләр дә сабыр үлән...
Чабыр үлән җыеп тоткан... –
Һаман да ул бала сыман!
Сөенечтән балкый-балкый,
Сөен кайтып бара сыман...
Күп тугладык сөенечне!.. –
Иртә кырпак төшкән чәчне
Сыйпале, җилкәй, иң элек:
«Үги ана булды Казан:
Баш чыкмады казалардан!»–
Җитми, илкәй,
Киңлегең лә,
җитми күңел
киңлегең!..
Кәрван-кәрван дулкын бәргән
Офыкларны ача-ача,
Тын елгадан –
Тубылгача!
Дәште Кыпчак диңгезенең
Купшак сулыш тигезләве:
Ил-иләтне,
Җаннар сорап,
Тугыз упкын
йоттымы соң?! –
Чулпы-чулпы авыл иде...
Толымында
Ык суының...
Бу җанымда тынган да юк
Зәркәнче кош үксүенең:
«Ак Сарай алтыны иде9
Толымында Ык суының!»
Нугай тауның сукмагыннан
Чапты.
Чаба
Чабыр үлән!
НУГАЙ ЙОРТЫ
92
Табаннары тимәстән үк,
Тамырдашын таныр үлән!
«Касыймнардан кайткан углан,
Тапмадым каберен, дисең... –
Хәбәр килер Сөенемнән!..
Хәбәр көтим...
Сөендергән...
Сөен Бикәч, Сөенемнән!»
Хуш исләр өермәсеме?! –
Чабыр үлән җыеп алган...
Ул һаман да бала сыман!
Нугай тауның сукмагыннан
Йөгергәләп, тукталгалап,
Гаҗизлектән өнсез елап,
Сөен кайтып бара сыман...
Нугай тауның сукмагында –
Оя-оя чабыр үлән:
Ыру белән кубарылган!
Диңгезнең дә күбекләре
Җәһәннәмнән күтәрелә... –
Гаҗәпләнмә!
Сөен Бикә
Кайтып керсә ыруына...
Хуш исләр
Өермәсеме,
Сумаклардан узды шулай,
Ил-йорт исен исәйтереп, –
Чабыр исен куерттырып:
– Тамырдашым чабыр үлән,
Ырудашым чабыр үлән,
Ис җыйгандай, ил-күч җыйдык,
Ис җыйгандай, ил-көч җыйдык, –
Ис җуйгандай,
Тәмам җуйдык! –
беркавымга... –
Нугай Йортын.
1 Камка – кытай ефәге.
2 Ун сан – йөз мең.
3 Яр салдыру – хәбәр салдыру.
4 Олуг Мөхәммәт хан – Иделнең шималь тарафында
Ислам учагын кабат тергезеп, Сарайны күләгәдә
калдырган Казан ханлыгына нигез салган Алтын
Урда ханы, Мәскәү белән тигез сөйләшүче бөек
Казан ханы.
5 Нугай Йорты – Алтын Урда.
6 «Өзгәләшә-өзгәләшә,
7 Җиде ятка өләштеләр / Дәүләт тотар туграмны...»
– Речь Посполитая (Польша корольлеге, Литва
кенәзлеге...) һәм Россия империяләренең
АлтынУрда туграсын хәтерләтүче «бөркет»ле
гербларына ишарә.
8 «Хан җәсәденең кырык ел каңгыравы...» – Казан
кирмәнендә археологлар 1977 елда казып чыгарган
ханнар җәсәде, җирләнергә өстән күрсәтмә көтеп,
2017 елга кадәр тузан җыеп ятты.
9 «Ак Сарай алтыны иде/Толымында Ык суының...» –
1380 елларда Алтын Урда җирләреннән күчерелгән
нугай татарлары, Ыкның ике ягында да көянтәле
чулпылар сыман парлап тезелгән кышлау-
җәйләүләр төзи. Киләчәктә дә бер-берсенә терәк
булсалар, тарих сандыгына тиз генә кереп ятмас
алар! – Ык толымындагы борынгы чулпылар –
Нугай Йортының, сум алтыннан сугылгандай,
вакыт күгәрегенә бирешмәүче затлы нәсел-нәсәпле
татар авыллары...

Реклама