Логотип Казан Утлары
Публицистика

Миләүшә Гафурова шигырьләре

Миләүшә Гафурова шигырьләрендә лирик героиняның тормышка гадәти

булмаган караш ноктасында торуы, ак шигырьгә өстенлек бирү башта ук игътибарны

җәлеп итә. Ак шигырь – фикер, акыл әдәбиятының формасы, дөньяга үзенчәлекле

мөнәсәбәтне, бәяне җиткерү юлы. Татар әдәбиятында актив түгел, бәлки, гадәти

булмаган шагыйрьләр иҗатының визит карточкасы. Бу форма шигырьдәге вәзенкөйнең бозылмавын, алай гына да түгел, эчтәлеккә тәңгәл эмоциональ көй табуны,

сүзләрнең уңышлы сайлануын да таләп итә.

Беренче шигырь – «Утызынчы ел». Эчтәлек ягыннан, лирик герой кеше

тормышында беренче утыз елның мөһим булуын белдерә: кеше шушы аралыкта

яратырга, сагынырга, кичерергә... өйрәнә! Психологиягә караган көтелмәгән фикер

шигърияткә әйләнгән – шәхси-фәлсәфи лирика үрнәге. Әмма текстта кинаяле шигырь

орлыгы да бар: аның исеме 1930 еллар белән бәйле эчтәлек эзләргә этәрә. «Иң зур

хаталарны», «кичерергә» һәм көн дә дога укырга дигән гыйбарәләр дә шушы тәэсирне

көчәйтә. Әмма бу кинаяле эчтәлекне Миләүшә текстка урнаштырырга уйладымы, әллә

минем укучы буларак эзләнүем шуңа алып чыктымы – бу сорауга тәгаен генә җавап

биреп булмый. Гәрчә икенче эчтәлекне формалаштырырга мөмкинлек булса да!

Форма ягыннан – 2 строфалы. Беренче строфа 8/8 үлчәмле 8 юллы; 1, 3, 5, 7

тезмәләрнең икегә бүленүе күзәтелә (4+4/8; 4+4/8 рәвешендә). 2, 4, 8 тезмәләр

рифмалаша һәм беренче строфа интонацион шигырь булырга дәгъва итә. Әмма икенче

сигезлектә шушы вәзен сакланса да, рифмалашу юк. Димәк, ак шигырь дигән нәтиҗәгә

киләбез. Гомумән, Миләүшә эчке рифмалар белән эшли белә, икенче строфада бу

мөмкинлекнең барысы да файдаланылмаган.

 Сүзләр сайланышын карыйк. «Чын яшь чактан» – «чын» сүзен куллану «Ялган

яшь чактан» дигән алогизмга алып чыга! «Күп булырга / Өйрәтәчәк» – бу сурәт

аңлашылып җитмәде: шигърият гомумән үзең булып яшәү турында сөйли һәм беренче

утыз елда кеше, иң беренче чиратта, үзе булып яшәргә өйрәнергә тиештер. «Ялганларга,

/ Сорасалар: / «Әни, син ник шундый уйчан?» – бу сорауга ни өчен ялганлап җавап

бирергә кирәк икән?! Шул рәвешле, текстның өстенлеге дә, кимчелеге дә бер үремтәдә:

яңалыгы бар, формага тәңгәл сүзләр сайланышына игътибар сорала.

«Җуелган» ак шигыре сурәтләрнең гадәти булмавы белән Шамил Анакның иҗатына

аваздаш тоелды (бәлки, фигыльнең Анак яраткан ер-ыр формасы шундый тәэсир

уятадыр). Мәхәббәт турындагы сәер шигырь. Фикер матур һәм көчле: чын мәхәббәт

ул – сөйгәнеңне «бар дөньяның үзе» дип кабул итүдән «бердәнбер» дип карауга

килү. Уйландыра, шигырьнең исеме белән бәйләнештә исә, «бар дөньяның үзе» дип

карауның җуелуына үкенеч, якты сагыш кебек тә кабул ителә. Автор бик нечкә хисләр

тирбәлешен бирә алу сәләтенә ия!

Чираттагы шигырь – «Мәҗүси Бердәнбер», фәлсәфи әсәр, укыла һәм кызыклы,

әмма фикер буталчыклыгы бар. Кешелек ялгыш кыйммәтләргә: «Дан, акча, аш, китап,

эш, намус»ка табына дигән, беренче строфада әйтелгән фикер җәмгыятьне мәҗүси,

күпаллалык баскычында дип бәяли. Кыйммәтләр арасында эш, намусның булуы,

тәнкыйтьтән бигрәк, уйландыру өчен хезмәт итә. Һәр строфада бу фәлсәфә көчәйтеп

барыла: һәркем үзе табынганга корбан була; һәр кеше – әүлия булып дөньяга килгән

һ.б. Мәҗүсилеккә – кешенең үзе Алла (әүлия) булуы каршы куела һәм соңгы строфада

киләчәккә юнәлтелгән фикер («Һәм юар/ Дөньяга / Инкыйраз / Ятлаткан / Алгарыш

/ Тапларын») ничек аңланырга тиеш? Алгарыштан баш тартып, кеше үзенә табына

башларга тиеш дипме? Ягъни биредә фикер аныклыгы таләп ителә.

Хисләрне көчәйтә барып фикерне үткенәйтү өчен кулай форма табылган: 9/9-ның

бүленеп урнашуы. Әмма вәзенне саклау өчен генә кертелгән сүзләр бар: «Кешелек

/ махсустан / табына»; «җан бага». Гомумән, М.Гафурова каләме мәхәббәт

лирикасында түгел, фәлсәфи лирикада көчлерәк.

«...Әле кайчан гына мине йөрткән дөнья...» – өлгергән фәлсәфи шигырь, анда туфрак

бул дигән дөньяга хәят булам дип каршы торучы кеше, аның ныклыгы, гыйсъянчылыгы

раслана. Тууга ук һәр тере җан үлемгә юнәлә дигән хакыйкатьне кабатлаган лирик герой

(«Агачлар орлыкта ук – күмер һәм төтен») бу закончалыкка башкача күз ташлый: «зур

йолдыз» кечесен йотканда, ул эзсез югалмый дип белдерә. (Сүзләр сайланышы ягыннан

«Кечесе юк булмый – ул булып тарала» дигән фразаны «Кечесе юк булмый – ул янып

тарала» кебегрәк үзгәртү сорала). Ягъни кешенең үлеме дә Илаһидан яралу һәм Илаһига

кайту булырга тиеш! Бу фәлсәфә »...Корбан итмим...» шигырендә дәвам итә. Кеше –

яшәешнең аерылгысыз өлеше дигән пантеистик караш матур шигъри формага төрелгән.

Аерым бер очракларда табигать сурәтләнеше фәлсәфә белән матур үрелеп китә («...Ә

бүген ай тулган...»). Табигатькә мәдхия – кеше фәлсәфәсенә әверелә («Тоташ кыш»).

Гомумән алганда, тупланмадагы шигырьләр М. Гафурованың модернизмга өстенлек

бирүе турында сөйли. Татар поэзиясендә модернизм кысаларында яңарган озын

шигырь формасы, гыйсъянчы лирик герой урынлы кулланыла. «...Яңгыр килә...» озын

шигырендә Җиһанны бар итүчегә эндәшүче гыйсъянчы лирик герой ХХ йөз башы

шигъриятен хәтергә китерә. Шундый ук характердагы «... Хөкем юк...» исә татар

поэзиясендә 1930 елларда яратып кулланылган аң агышы-фикер агышы алымына

корылган. Ул лирик геройның үзенә эндәшеп, үз-үзен зур максатлар белән яшәргә

чакыруы төсен ала. «... Күңелдән җитәкләп...» шигыре – күңелнең бар дөньяны үзенә

сыйдыра һәм алыштыра алуы турында, заманча һәм кызыклы. «... Шәһәрең Кабанның

суында тибрәлә...» – аралашу-аңлашу сере: анда сөю өчен күңелләрнең сөйләшүе

кирәк дигән матур фәлсәфә яшеренгән.

М.Гафурованың модернизм кысаларындагы серле текстлары тормышның

«күләгәле-билгесез» яклары турында матур итеп сөйли. »... Кытыршы дивар да...»

– кеше фәлсәфәсе, кешенең «тузаннан», «дивардан», «вакыттан» – «нур» эзләве

гаять җылы. Гыйсъян фәлсәфәсен тергезгән «...Мин Аллаһның кылы...» шигырендә

образлар рәте кешене бәяли: Аллаһның елавы, таңда сайрап үлгән кош, ташкын, дога,

җылы, җыр. Болар – кеше җанының (лирик геройның, гомумән, кешенең) сурәте булып

аңлашыла. Бу текстлар миңа ХХ гасырның беренче чирегендә өзелеп калган татар

модернизм фәлсәфәсенең ХХI гасырда уңышлы дәвам итүе булып тоелды.

Әлбәттә, мондый текстларда сер сүзләрнең урынлы, яңгыраш ягыннан охшатып

сайлануына да бәйле булырга тиеш. Кайбер очракларда сүзләрне башкараклары белән

алыштырасы килеп кала. Форма ягын да уйлап бетерәсе бар. Мәсәлән, «Шигырь» –

дөньяның тәртипсезлеге, хаос халәте турында. Вакыт, тормыш агышы – туктаусыз

хәрәкәт, төгәлләнә дә яңадан башлана. Бу мотив күңелемдә Н.Гамбәрнең «Кабатлана...»

шигырен яңарта. Миләүшәгә Н.Гамбәрнең, Г.Сәлимнең, Ш.Анакның, яшьләрдән –

Л.Гыйбадуллинаның шигъриятенә кабат-кабат әйләнеп кайту үз юлын, ак шигырь

өчен мәҗбүри булган үз көен-музыкасын табарга ярдәм итәр кебек.

«Шигырь»нең формасы, вәзене шулай ук аерым бер нәтиҗәләргә этәрә. Асылда,

4 строфа, 6-шар тезмәле: 6-9(3+3+3)-9(3+3+3)-6(3+3)-6-9(3+3+3) үлчәме ирекле

аерылган. Ул И.Юзеевнең авангард строфасын хәтерләтте (И.Юзеевнең авангард

тәҗрибәләре: экспрессионизм // Д.Ф.Заһидуллина. 1960-1980 еллар татар әдәбияты:

яңарыш мәйданнары һәм авангард эзләнүләр. Казан, 2015. 64-85 бб.). Мондый

строфаларда каймалап алу алымы фикерне төгәлләштерү өчен кулланыла ала. Миңа

кешенең үз-үзенә кайтуы фәлсәфәсен җиткергән «Кайту (мин сине тоям)» шигырендә

дә шушы алым урынлы булыр кебек күренә.

Әлбәттә, күзәтүләрнең күбесе – шәхси мөнәсәбәт, әмма М.Гафурова иҗатында

индивидуальлекнең, фикернең көчле булуы мине әлеге детальләр хакында

җентекләбрәк сөйләшергә мәҗбүр итте. Чөнки Миләүшәдә сәләт бар, әмма шагыйрьлек

– зур хезмәт һәм тырышлык та таләп итә.