Логотип Казан Утлары
Повесть

Кытай Гайфулла (повесть)

Аңлап булмаслык дәрәҗәдә гаҗәп бу дөнья! Бигрәк тә аның соңгы еллардагы ачышлары гаҗәпләндерә. Әйтик, хәзерге минутта ул, Гайфулла, кемдер әйтмешли, күкнең җиденче катында самолётта очып барган килеш, өендә аш-су пешереп йөргән хатыны белән кесә телефоныннан сөйләшә! «Роза! Мин самолётта инде. Ни эшләр бетерәсең?» «Аш пешерәм. Карале, Гайфулла, кызларыбызны минем өчен дә коч, яме!»
Моны могҗиза димичә, ни дисең инде?! Хәйран калырлык күренеш бит бу! Самолётның ерак араларны якынайтуын әйт тагын! Заманында әлеге юлны айлар буе үткәннәр! Мәрхүм әтисе Габдулла сөйләвенчә, бабалары Гафиятулла хәзер алар яшәп яткан Кытайга Татарстан дигән илдән айлар буе барып-кайтып йөргән.
Бабасы туган ягын бик сагына иде, мәрхүм. Инде тәмам картайгач, үзе әйтмешли, рәте китә башлагач, үзенең туган авылын, туган ягын сагынып, еш кына күз яшьләре аша исенә төшерә иде. Хәтта көчсез тавышы белән бер җыр җырларга яратты әле ул:
Әрәмәгә керсәм, үлән сирәк, Сахраларга чыксам, җир җиләк. Эчемдә генә минем утлар яна, Ник җилкенә икән бу йөрәк...
Хәер, аның бу җырны авызы эченнән генә мыгырдавын җырлау дип тә әйтеп булмагандыр: тавышының зәгыйфь, көчсез булуы өстенә, ул үз күңеле өчен андагы һәр сүзнең тәмен, аһәңен, моңын тоярга, хәтта аларның яңгырашын берәм- берәм үлчәп карарга теләгән сыман, һич тә ашыкмыйча, үзенә бертөрле хисләр дулкынына бирелеп пышылдый иде кебек. Андый чакларда кайчандыр коңгырт булып, инде төссезләнеп, уңып калган күзләреннән ирексездән яшь бәреп чыга...
Менә хәзер күз алдына китерүенчә, бабасы бу җырны яшьрәк чакта, мөгаен, үзенең көчле, көр тавышы белән матур итеп җырлаган булгандыр. Әй сагына иде ул туган ягын, бик сагына иде! Кем белә, бәлки, төгәл үзенең туган авылын искә алып, улына, ягъни Гайфулланың әтисенә бу турыда сөйләгәне дә булгандыр. Бәлки, барысы да – үзенең кендек каны тамган йортлары, гомере буе күңелендә йөрткән туган авылының урамнары, гүзәл тирә-ягы – кырлары, урманнары, инешләре, болын-тугайлары, сиртмәле коелары һәм шунда калган әби-бабалары, әти-әниләре – барысы да әнә шул «туган як» дигән ике сүзгә сыйгандыр... Ә ул туган ягын гомере ахырына якынлаша барган саен ешрак телгә алды. Кайчак исемнәре белән: безнең очның Фәйзрахман абый, яисә безнең Смиле күперендә, йә безнең инешнең Минвәли абыйлар артындагы тугаенда, дип сөйләп китә иде ул, туган авылын искә төшереп. Дөрес, ул исемнәр Гайфуллага да, аның әтисенә дә берни дә аңлатмадылар, чөнки Кытайга килгәндә, әтисенә ике яшь чамасы гына булган, ә Гайфулла исә монда туды. Димәк, аларны кытайлылар дип әйтергә була. Шуңа күрә бабасы ул инеш-суларны, болын-тугайларны туган ягын үзәге өзелеп сагынганга искә алган икән, мәрхүм.
Заманында ул сөйләгәннәр белән кызыксынасы калган. Ахырында аның кайсы районның кайсы авылында тууы турында гына булса да сораштырып, хәтта, дөнья хәлен белеп булмый, дип, берәр җиргә язып куярга да кирәк булгандыр. Тик ул чакта болар кирәге чыкмас дип уйланылган шул... Моннан ничәмә дистә еллар элек, кайчан да булса дәүләт чикләре ачылыр да, бабаларының туган-үскән якларына – хәзерге Татарстан җиренә барып чыгарга мөмкинлек туар дип кем белгән!
Стюардессаның: «Хәзер очкыч Россия чиген үтеп керә», дигән сүзләре Гайфулланың уйларын бүлде. Ул ирексездән иллюминаторга таба борылып, түбәнгә күз салды. Аста очы-кырые күренмәгән җир җәйрәп ята. Әнә бик тар озын тасма булып Байкал-Амур тимер юлы сузылган. Башка бер мизгелдә, Россиянең кайсыдыр шәһәре өстеннән үткәндә, аста башларын күккә терәгән торбалардан болыт сыман булып, күккә төтен күтәрелә. Аз гына читтәрәк ниндидер елга өсте ялтырап тора, моннан анда йөзеп баручы теплоход шырпы тартмасы хәтлек кенә күренә.
...Кытайга алар буыныннан беренче булып, татарларның караңгы бер авылында яшәп яткан бабасы Гафиятулла барып кайткан. Әлбәттә, ул чагында көче ташып торган яшь ир-ат, бөтен гомерләре буе игенче хезмәте белән көн күргән әти- әнисеннән аермалы буларак, ничектер сәүдә эше белән шөгыльләнеп киткән. 1892 елда Кытай тикле дөнья читендә дә әнә шул сәүдә эшләре белән барып чыккан. Моннан нәрсәләр алып барып саткан ул анда, аннан монда нәрсәләр алып кайткан – бу кадәресе билгеле дә түгел инде. Тик шунысы ачык: йөри торгач, аның сәүдә эше шактый уңган, хәтта анда үз кибетен дә ачып җибәргән. Ә аннары авылларына кайтып, гаиләсен дә шушында алып килгән. Их, исән чагында Кытайдагы сәүдәсе турында тәфсилләп сораштырасы калган да, юк шул, сорашылмаган, белешелмәгән... Аннары бабасы үлеп китте. Ул чакта Гайфуллага нибары сигез яшьләр тирәсе генә иде. Аның сәүдәсе турында сораштыру булганмыни бала уенда! Тора-бара әти-әниләре дә бакыйлыкка күчте. Аның әнисе дә татар иде – димәк, ул вакытларда Кытайга бабалары гына күчеп килмәгән...
***
Гайфуллалар яшәгән шәһәрдә башка татар гаиләләре бер дистәгә дә җитми, нигездә, аларның кан-кардәшләре генә диярлек. Шуңа күрә алардан алты йөз чакрымдагы икенче шәһәрдә яшәүче бер татар гаиләсенең җиткән кызлары барын ишеткәч, кыз ошаса, берочтан озын-озакка сузмыйча гына өйләнү мәсьәләсен дә чишеп кайтып булыр, бәлки, дип, Габдулла һәм өченче 
дистәсенә якынаеп килгән Гайфулла, ерак җир дип тормыйча, шунда юл тоттылар. Белешмәләр бюросыннан алган адреслары буенча барып танышты алар. Яшьләр бер-берсен беренче күрүдә үк ошаттылар һәм... ике көннән соң өйләнешеп тә куйдылар! Чөнки Гайфулла әти-әнисенең теләге улларын татар кызына өйләндерү, ә кыз әти-әнисенең теләге исә кызларын татар егетенә кияүгә бирү иде! Әгәр бу гаилә турында ишетмәгән булсалар, Гайфулла, мөгаен, йә казакъ, йә уйгур кызына өйләнер иде. Бу Кытайдагы татарлар арасында шактый киң таралган йола. Анысы да татар кызлары юклыктан, ни чарадан бичара булу аркасында гына.
***
Гайфулланың уйларын тагын стюардессаның тавышы бүлде: – Казан аэропортына якынлашабыз, каешларны бәйләгез.
Самолёт, моның кайсы җиренәрәк төшеп утырыйм икән дигән сыман, аэродром өстеннән бер әйләнеш ясап, һаман җиргә якынлаша барып, бераздан аягына сөрлегеп киткән ат шикелле бетон юлга бераз сизелерлек итеп бәрелеп алды да, җайлы төшүенә куангандай, инде ашыкмыйча гына шуннан йөгереп китте һәм, тизлеген әкренәйтә төшеп, бөтенләй туктап калды.
«Шөкер, Ходаем, синең ризалыгың белән, исән-сау һәм хәвеф-хәтәрсез генә килеп төштек! – диде Гайфулла, куркынычсызлык каешын ычкындырып. – Мең рәхмәтләр сиңа!»
Аны залда дусты Рөстәм көтеп тора иде. Бик җылы күрештеләр.
Сөйләшә-сөйләшә Рөстәм машинасы янына килеп, Гайфулланың сумкасын багажникка куйдылар.
– Поплыли? – диде Рөстәм, машинасын кабызып.
– Монысы безнеңчә ничек була?!
– Ни... ачуланма, дус, мин синең татар икәнеңне гел онытып җибәрәм, – дип
көлде Рөстәм. – Монда, Россиядә урыслар арасында яшәгәнгә еш кына урыс сүзләре дә ычкына. Без моңа күнеккән инде. Ә мин әйткән «поплыли» сүзе безнеңчәгә күчергәндә, шаярып әйтелгән, йөзеп киттекме, ягъни кузгалдыкмы дигәнне аңлата...
– Ә аны: «Аллага тапшырып, кузгалдыкмы?» дисәң, нәкъ татарча була түгелме соң?
– Дөрес әйтәсең, алай дияргә дә була.
– Ярар, Аллага тапшырып кузгалдык, алайса, – диде Гайфулла. – Ходай безне хәвеф-хәтәрдән саклый күрсен!
– Шулай булсын!
– Карале, Рөстәм, әллә мин кунакханәгә генә урнашыйммы? Килгән саен сезне борчуы уңайсыз була башлады.
– Скажешь тоже! – дип, Рөстәм аңа чем-кара күзләре белән ачулы караш ташлап алды. Тик тагын урыс сүзләрен ычкындыруын сизеп, шундук бу ялгышын төзәтергә теләп, татарчага күчте: – Ниткән борчу?! Бу турыда сүз дә булырга мөмкин түгел! Син – безнең кунагыбыз!
– Без кытайлар белән кытайча, үзара өйдә дә, урамда да гел татарча гына сөйләшәбез. Бернинди кытай сүзе кыстырмыйча, рәхәтләнеп, тәмен-ямен белеп! Бергә-бергә, рәхәтләнеп, татар җырларын тыңлыйбыз, татар китапларын укыйбыз. Мин Казанга килгәли башлагач, безнең өйдә татар җырлы күп кассеталар җыйналды, китапханәм татар китаплары белән баеды.
– Моңа бары тик сокланырга гына кала.

– Карале, Гайфулла, нишләп син бер дә йорт турында сорамыйсың? Үзең белешкәләп йөр әле, дидең дә, хәзер бу турыда сүз дә катмыйсың.
– Бу хакта үзең сүз башларсың, дип уйлаган идем.
– Кире уйламагансыңдыр ич?
– Әйткән сүземнән кире кайта торган кеше түгел мин. Белештеңме әллә? – Бар бер йорт. Җитмәсә, беләсеңме, кайда?.. Безнең авылда! Бүген-иртәгә
кызыгыз янында бул да, берсекөнгә шуны карарга кайтып китәрбез.
***
Гайфулла белән Рөстәм моннан өч ел элек очраклы рәвештә генә танышканнар иде. Дөресен әйткәндә, аларны кызлары таныштырды дияргә була. Чит илләрдә яшәүче татарларның да Татарстанда белем алу мөмкинлекләре ачылып, бу хәбәр Кытайга да килеп иреште. Шунда Гайфулланың башына: «Әгәр олы кызыбызны шунда укырга җибәрсәк...» дигән уй килде. Бу турыда бераз вакыт үзе генә уйланып йөрде дә, аннары хатыны Рауза белән киңәшергә булды.
– Әгәр без Таңсылуны шунда укырга җибәрсәк, ничек булыр икән? – диде. – Ни әйтсәң дә, Татарстан безнең әби-бабаларыбыз җире бит! Бәлки, Ходай кушып, аннары ул шунда төпләнеп тә калыр.
– Ни дияргә дә белмим, Гайфулла. Дөресен генә әйткәндә, соңгы вакытларда нигәдер Татарстан турында үзем дә еш уйлана башладым. Әллә, дим, борынгыларның: «Җан тартмаса, кан тарта» дигәннәре дөресме икән? Тик хәзерге вакытта Россиядә тормыш бездән авыр, диләр. Икенчедән, Таңсылу монда да университетта укый. Алла боерса, тагын өч елдан аны көн саен телевизордан күреп торырбыз. Һөнәре дә начар түгел: телевидение алып баручысы! Дәрәҗәсе ни тора! Анда барырга риза булырмы, юкмы?..
– Тормыш кайда да җиңел түгел. Ләкин аны тырышлык белән җиңәргә буладыр. Тир түккән кеше кайда да югалмый. Тора-бара тормыш яклары анда да яхшырыр, дип уйларга кирәк. Хәзер Россиядә дә шәхси эш белән шөгыльләнергә юл ачык. Әгәр Таңсылуны укырга шунда кертсәк, бәлки, үзебез дә шунда күчү турында уйлашырбыз аннары, ә, Рауза?
– Мин һич каршы түгел, ләкин әйтәм бит: ул риза булырмы, юкмы? Анда укуның мондагыдан нинди өстенлеге бар икән?
– Өстенлеге шунда: ул татарлар иле! Анда – татар мохите! Безнең өчен болар һич тә вак нәрсә түгел.
Бу мәсьәләгә кызлары университетның икенче курсын тәмамлагач әйләнеп кайттылар. Ул әти-әнисенең тәкъдименә шатланып риза булды. Һәм Гайфулла белән Таңсылу вузларга имтиханнар башланырга шактый вакыт кала, тиешле документларын җыйнап, Казанга очтылар. Анда кунакханәгә урнашып, башта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгына кереп, чит илдә яшәүче татарлар өчен каралган квотага керүләрен расладылар. Аннары берничә мәртәбә кайчандыр В.И.Ленин исемен йөртеп, аннары Казан федераль (Идел буе) университетына әйләнгән вузга барып, андагы кабул итү шартлары турында бәйнә-бәйнә белештеләр, һәм Таңсылу инде үзләре сайлаган социология факультетына укырга керергә гариза биреп, документларын тапшырды да имтиханнарга әзерләнә башлады. Имтихан дигәннән, инде Кытай университетының ике курсын тәмамлаган студент буларак, аңа аны өстәмә рәвештә бары тик бер генә фәннән бирергә туры килде, ә болай аның белән әңгәмә генә кордылар. Шулай итеп, ул әти-әнисен шатландырып, заманында данлыклы саналган университет студенты булды! Анда керү чорында ят 
шәһәрдә ялгызын гына калдырмас өчен Гайфулла үзе дә Казанда яшәде, аны рухландыру максатыннан, университетта да еш булды.
Шушы ук уку йортына керү имтиханы тапшыручы кызы янына килеп йөргән Рөстәм белән алар шул чакта университет коридорында танышты. Аннары акыл- фигыльләре дә бик килеште бугай, дуслашып киттеләр. Бу дуслыкка бигрәк Гайфулла сөенде, чөнки монда аның туган-тумачасы түгел, бер танышы да юк иде. Үзе әйтмешли, аны Рөстәм белән Ходай таныштырды. Казанга килгән чакларында – кызы укырга кергәннән соң ул монда еш була башлады – Рөстәм аны гел үзләренә алып китә, һәм ул кирәк кадәр аларда яшәде. Бәхеткә, аларның кызлары да бер-берсе белән бик дуслашты. Мондый дуслык чит илдән килеп, ят шәһәрдә яшәүче Таңсылу өчен бик кадерле иде: Рөстәмнең кызы Айгөл аны шәһәр белән таныштырды, ял көннәрендә дә гел бергә булдылар.
Кызлары Казанда укый башлагач, Гайфулла белән Рауза Татарстанның берәр авылына күчеп кайту турында торган саен ешрак уйлый башлады. Казанга түгел, авылга күчәргә иде исәпләре. Димәк, моның өчен беренче эш итеп, анда өй сатып алырга кирәк. Әлбәттә, авылларда өй сатучылар күптер, тик төгәл генә белмичә, сездә өй сатылмыймы, дип, тиктомалдан гына кайсы авылга барып чыгасың? Шуңа күрә Казанга соңгы килүендә Гайфулла бу турыда белешүне дусты Рөстәмгә тапшырган иде.
***
Нәкъ Рөстәм әйткәнчә эшләделәр: Гайфулла ике көн кызлары янында булды да сатылачак өйне карарга дип, авылга кайтып киттеләр.
Гайфулланың Бәйрәкә авылын күргәне бар иде инде. Шулай Казанга чираттагы килүендә: «Минем авылны да күреп кит әле, әйдә!» – дип, аны Рөстәм алып кайткан иде. Шуңа күрә, сатылачак өйне инде үзе күргән, җитмәсә, дустының туган авылында икәнен дә ишеткәч, моңа бик шатланды.
Бәйрәкә бик матур җирдә урнашкан: кыл уртасыннан диярлек мул сулы инеш ага. Рөстәмнең әйтүенчә, ул балыкка бай. Су буйларында – бормалы тугайлар, авылның ике ягында – урман. Анда кура җиләге, шомырт, миләшләр котырып үсә. Чикләвек уңган елларда аны җыеп та бетерә алмыйлар, имеш.
Авылда татарлар яшәве әллә кайдан күренеп тора: өйләр, лапас-кура, койма-рәшәткәләр төзек, җыйнак, матур. Күп йортларның капкалары, тәрәзә яңаклары такталардан тишеп-уеп һәм кисеп ясалган төрле бизәкләр белән бизәлгән, төрле төсләргә буялган, шуңа күрә күз карашын ерактан ук җәлеп итәләр. Әлбәттә, соңгы елларда анда да тәрәзәләре кадаклап куелган өйләр барлыкка килә башлаган. Шәһәргә күчеп киткәннәр, дип аңлатты Рөстәм.
– Кешеләр туган-үскән авылларын ташлап, ник шәһәргә китә икән соң? – дип кызыксынды Гайфулла.
– Колхозлар бетте, кешеләргә эш юк. Инвестор дигәннәре килеп, берничә ел җирнең җелеген суыра да китеп бара. Аның урынына башкасы килә, тик берсе дә җиргә хөрмәт белән карап, аны ашлау, хайваннарны үрчетү турында уйламый, чөнки максатлары – бернинди чыгым түкмичә генә, җирдән күбрәк керем алу, мал-туарын акчага әйләнерү. Алар яшәвен дә шәһәрдә яши бит. Заманында безнең колхоз миллионер булып, зур-зур ике ферма савым сыерлары гына бар иде! Шуның өстенә дүрт мең баш сарык асралган фермасы! Хәзер шуларның берсе дә калмады, фермалар таланып, ташландыкка әйләнде. Шуннан соң, билгеле, халык эшсез калды, яшьләр шәһәргә китү ягын карый...
– Ләкин теләгән кеше үз эшен ачып җибәрә ала бит хәзер! Эшсез калган 
кешеләр ник шуның белән шөгыльләнми? Тирә-якта никадәр җир җәйрәп ята! Зур байлык бит бу!
– Кешеләр түрәләргә ышанмый, шуңа күрә эшләренең барып чыгарына өметләре дә ныклы түгел, бөлгенлеккә төшәрбез, дип куркалар. Ә җирне эшкәртергә дә кирәк бит. Аны кем ничек, ни белән эшкәртсен?!
– Бәлки, кешеләрнең психологиясендәдер гаеп? Гел колхозга, уңган җитәкчегә генә ышанып, эленке-салынкы эшләргә өйрәнмәдеме икән алар?
– Монысы да бардыр. Кешеләр аңлавынча, колхоз нәрсә ул? Коллектив хуҗалык. Шуңа күрә аны берәү дә: «Минеке!» – дип әйтә алмады. Чөнки ул аерым кешенеке түгел, ә уртак. Күмәк икән, аңа караш та шулай: эш өчен беркем янмады-көймәде, милкенә дә чит итеп карады. Ә бит кешенең үз хуҗалыгына карашы бөтенләй башка: ул үзендәге сыңар кадакка да «Бу минеке!» дип карый, җиргә төшсә, иелеп ала, кәкрәйгән булса, турайта! Икенче яктан, түрәләр психологиясе дә бозылды. Аларның күбесе, тормышның үзгәрә баруын аңламыйчамы, әллә аңлапмы, һаман шул совет чорындагы гадәт белән яши, һәр яңалыкка кул-аягы белән каршы чыга. Мәсәлән, бер дустым, туган- тумачасының пай җирләрен берләштереп, фермерлык эшен ачып җибәрү өчен район юлын бер ел таптады! Ишетәсеңме, бер ел буе! Килгән саен йә бер, йә икенче документың җитми, дип кире борып, тинтерәтеп бетерделәр.
– Бәлки, ул эшмәкәрлек турындагы законнарны, үз хокукларын начар белгәндер? – Нишләп белмәсен! Ул төшеп калган акылсыз бәндә түгел лә...
– Бездә башкача, – диде ишеткәннәренә ышанырга да, ышанмаска да
белмәгән Гайфулла. – Бөтенләй башкача бездә! Күп очракларда кирәкле кәгазьләрне хәтта өйгә килеп эшләп бирәләр!
– Алайса, сездә ришвәт алу гадәте дә юк?! Беләсеңме, безнең түрәләр кечкенә генә белешмә язып бирүне яисә үз эшеңне ачуны ни өчен сузалар?
– Юк, белмим. Ни өчен?
– Күбесе үзенә йомышы төшкән һәр кешедән ришвәт өмет итә. Кулына акча төртсәң, ел буе йөреп тә очына чыга алмаган эшеңне ярты сәгатьтә эшләп бирергә мөмкиннәр! Рөстәм артыгын әйтеп ташладым, дип уйлап алды да Гайфулланы тынычландырырга ашыкты:
– Курыкма, монда төпләнеп калсаң, фермер булырга исәбең юктыр. Киңәш тә итмим. Бер сыер, берничә сарык асрап, рәхәтләнеп яши бир! Артыгына кизәнмә дә, анысы кирәк тә түгел. Җирне бик яратасың икән, рәхәтләнеп үз бакчаңда казын, теләгән яшелчәңне үстер, төрле җимеш агачлары утыртып җибәр, өстеңә артык йөк алырга тырышма!
– Карар идек әле анда, – диде Гайфулла. – Башта урнашасы бар.
– Авыл кешесе буласың килгәч, урнашырсың, Алла боерса. Монда барып чыкмаса, башка авылда, башка җирдә...
– Миңа сезнең авыл бик ошады, йорт мәсьәләсе дә хәл ителсә, бик яхшы булыр иде.
***
Гайфулла Рөстәм белән башта өйнең һәр почмагын диярлек эченнән дә, тышыннан да карап-капшап чыкты. Ул нарат бүрәнәләреннән сигез ел элек кенә салынган, әле бик яхшы хәлдә. Гайфуллага каралты-курасы да ошады: лапаслары иркен, нык-таза, әле стеналарының такталары каралып та өлгермәгән. Өй шикелле итеп бурадан салынган җылы сарае да бар! Монда хуҗалыгын тәртиптә тотарга күнеккән, хайваннарны яратып, күңелен биреп 
асраган кеше яшәгәнлеге һәр нәрсәдән сизелеп тора. Гайфулла үзен шушы йортның хуҗасы итеп сизгәндәй сөенеп карап йөрде. Хәтта кайсы абзарда сыер, кайсында сарыклар тотарга икәнлеген дә аныклап куйды...
Гайфулла кесә телефоны аша гына хатыны Раузага йорт сатып алуы турында хәбәр итте һәм, Казанга кайтып, кызлары белән күреште дә Кытайга очты.
Анда атна-ун көн эчендә, шәһәрдәге ике катлы йортларын сатканнан соң, барлык туган-тумачалары, таныш-белешләре белән саубуллашып, үзләре белән юл сумкаларын гына алдылар да Казанга очтылар. Рөстәм, ике көннән мин сезне авылга үзем илтеп куям дип, ялга кадәр көтеп торуларын сораган иде дә, тик аларның тизрәк үз йортларына кайтасы килде. Әйе, үз йортларына! Ничек матур яңгырый иде бу алар өчен!
– Булды, җитте, Рөстәм! – диде аңа Гайфулла. – Моңарчы күрсәткән яхшылыкларыгыз өчен дә оялып йөрим, безгә күпме изгелек эшләдегез инде! Моннан соң барысын да үзебез ерып чыгарга тиеш! Мондагы тормышка бары тик шулай гына җайлаша алырбыз, Алла боерса. Бик зур рәхмәт сезгә, дус!
Алар район үзәгенә кайтып төшкәндә, төш вакыты узган иде инде.
– Хәзер кибетләргә кереп чыгарга кирәк булыр, Рауза, – диде Гайфулла. – Безнең өчен яңа тормыш башлана. Кашыктан алып!
– Ничек кашыктан алып?! – Хатыны коңгырт күзләрен түгәрәкләндерде.
– Ничек булсын, туры мәгънәдә, җаным, чөнки хәзергә безнең өйдә бер кашык белән бер тәлинкә әсәре дә юк бит!
– Алып кайтасы калган...
– Кеше көлдереп, Кытайдан тикле күтәреп йөрергәме? Хәзер супермаркетка керәбез дә алабыз аларны, Алла боерса!
***
Бераздан зур хәрефләр белән «Супермаркет» дип язылган шактый иркен кибеткә кереп, карап йөри башладылар.
– Карале, Рауза, менә нинди матур кашыклар! – диде Гайфулла, бер бүлек янында туктап. – Агачтан эшләнгәннәр!
– Ярар, тик башка төрлесен дә, берничә чәнечке белән калак, тәлинкә дә алырга кирәк. Унарны гына булса да...
– Бәлки, хәзергә биш тәлинкә җитеп торыр? Аларны күтәреп кайтасы да бар бит! Әлегә без авылда түгел. Калганнарын башка чакта алырбыз.
– Калган эшкә кар ява, ди халык. Алган-алган, җитәрлек булсын. Күбрәк алгач, бәяләренә ташлама да ясарлар.
– Алыйк соң, алайса. Ул кадәр авыр нәрсәләр түгел.
– Безгә унар данә менә бу тәлинкәне, менә монысын, ун агач кашык, унны менә мондый кашык һәм ун чәнечке белән ун чәй кашыгы бирегез! – диде Рауза сатучыга, сайлаган әйберләренә күрсәтә-күрсәтә. – Күпләп алганда, сездә ташлама ясала торгандыр бит?
– Нинди ташлама?! – дип гаҗәпләнде чибәр генә татар кызы һәм сүзнең ни турында баруын аңламавын күрсәтеп, иңбашларын җыерып куйды.
Ә Рауза белән Гайфулла исә аның соравын аңламый тордылар.
– Әйберне күпләп алганда, бәяләре бераз төшерелергә тиештер бит?
– Син нәрсә, апай, күктән төштеңме әллә?! – дип тагын да гаҗәпләнде
чибәр кыз.
– Мин күктән төшмәдем, сеңлем, – диде Рауза. – Бездә, мәсәлән, кибетләрдә әйберләрне сатулашып алып була. Ә күпләп алганда, сатучылар бәяне үзләре төшерә.
– Кайда ул сездә? – дип көлде сатучы. Аның моңарчы шактый ук чибәр күренгән йөзе ямьсезләнеп, кыйшаеп калгандай тоелды. – Кайда бар андый магазиннар?!
– Кытайда бар, сеңлем, андый кибетләр.
– Кыт-тай-да-а?! Син нәрсә, апай, очсыз товарлар эзләп, безгә шуннан тикле килдеңме? Ялгышкан син, апай, Кытай түгел, Россия бу! Бездә куелган бәя төшерелми. Базарда гына сатулашып була. Йә, аласыңмы, юкмы?
***
Ходайның рәхмәте, Гайфулла куллары белән күренгән һәр машинага изи торгач, шуларның берсе килеп туктады.
– Сезгә кайсы авылга? – дип сорады шофёр, тәрәзәдән башын тыгып.
– Бәйрәкәгә.
– Димәк, мине көтәсез булып чыга алайса! Шунда кайтышым. Тик башта
түләү мәсьәләсен килешергә кирәк.
– Анысын гына килешербез. Күпме аласыз? – дип сорады Гайфулла.
– Белеп торыгыз: моннан Бәйрәкәгә нәкъ унике чакрым! Шунысы да хак:
монда асфальт юллар юк, безнең машиналарны чокыр-чакыр бетерә, – диде егет, кулы белән чәчләрен сыпырып. – Йә ничек, илле сумга килешсәгез – утырасыз, килешмәсәгез – юнь бәяле бүтән машинаны көтәсез...
– Әлбәттә, килешәбез, энем! – дип сүзгә Рауза кушылды. – Болай да шактый басып торабыз инде.
– Алайса, рәхим итеп утырыгыз! – диде егет һәм, үрелеп, арткы ишекләрнең бикләрен күтәреп куйды.
Кузгалып киттеләр. Егет сүзчән булып чыкты. Алар утырып өлгермәде, Гайфуллага кулын сузып:
– Таныш булыйк: Фердинанд булам, – диде. – Безнең авылда яшисе булгач, әле күп тапкырлар очрашырбыз. Авыл кешесенә район юлын еш таптарга туры килә...
– Гайфулла абыең булам, – диде Гайфулла. – Ә бу – минем тормыш иптәшем Рауза апаң булыр...
– Сез Казаннанмы?
– Юк, энем, Кытайдан без.
– Кай-да-ан?! – дип гаҗәпләнде шофёр. Хәтта түгәрәк, тулы йөзе ничектер
өскә таба сузылган сыман тоелды, ә шомырттай кара күзләре зур булып ачылды һәм шактый вакыт шул килеш калды. – Нинди бәла кузгатты сезне аннан?!
– Шөкер, бернинди бәла дә күрмәдек. Туган як сагындырды, энем! – диде Гайфулла. – Дөресен әйткәндә, кайчандыр әби-бабаларыбыз яшәгән туган як. Болай без икебез дә Кытайда туып-үстек...
– Ничего себя! – дип куйды Фердинанд.
– Нәрсә дидең, энем?
– Сез нәрсә, бер дә урысча белмисезме әллә?
– Беләбез, дип әйтә алмыйбыз шул. Аннан соң татарга урысча сөйләшү
килешми дә бит. Менә хәзер сез әйткән сүзләр ни дигәнне аңлата?
– Ни... ычкына инде алар шулай... Гадәтләнгән, чөнки урыс илендә яшибез ич. «Ничего себя»ның төгәл тәрҗемәсен үзем дә әйтә алмыйм... Гаҗәпләнүне
белдерә шикелле... Сез бездә кайда яшәмәкче? – Әйтәм бит, анда йорт сатып алдык.

– Кемнәр йорты икән ул? – диде егет, уйга калгандай маңгаен җыерып һәм, борылып, Гайфуллага сораулы караш ташлады.
– Без аны Тәфкил дигән кешедән сатып алдык. Хуҗасы малае янына Казанга киткән, диделәр.
– Ә-ә-ә, алайса, Хәмәтнур абый йорты ул! Әйе, аны малае Казанга алып китте. Өе яхшы, нык, тагын йөз ел торырлык әле! Тик аңа газ кермәгән. Ул өйне Хәмәтнур абый авылга газ керткәч салды. Тик нигәдер газ кертмәде, янәсе, әби-бабалары ансыз да яшәгән. Гел учакка, мичкә утын ягып яшәделәр, җүләрләр! Алайса, газ мәсьәләсен хәл итү мәшәкатьләре белән район юлын шушы машинада күп тапкыр үтәсең бар икән әле, Гайфи абый!
– Минем исемем Гайфулла, энем! Мин аны бозып әйтүләрен һич яратмыйм... – диде Гайфулла, нык итеп.
– Авылда исемне кыскартып әйтергә күнеккән без. Шулай уңайрак...
– Белмим, бәлки, кемгәдер уңайдыр да, тик ул миңа мулла кушкан исем. Шуңа күрә мин аны һич тә боздыра алмыйм!
– Күнегергә кирәк булыр, Гайфулла абый. Авылда сине күбесе барыбер шулай дип йөртәчәк, әгәр монда яшәп калырга уйласагыз...
***
Бу йортның сатылуы турында, әлбәттә, авылда ишеткән булганнардыр. Ә яңа хуҗаларының кайтып керүен кайдан белгәннәр диген, утырып чәй эчәргә дә өлгермәделәр, ике ир-ат килеп керде.
– Хәерле кич! Без шушы урамда яшәүчеләр булабыз, – диде алар икесе бер авыздан. Әйтерсең, монда керер алдыннан репетиция үткәргәннәр. – Беренчедән, сезне безнең авылга килеп төпләнүегез белән чын күңелдән котлыйбыз. Икенчедән, танышырга дип кердек... – Алар берәм-берәм үзләренең исемнәрен атады. Озын буйлы, какча гәүдәле, өчпочмакка охшаган сузынкы ябык йөзлесе – Харис, икенчесе уртача буйлы, шактый нык бәдәнле, табак битлесе Хөрмәт исемле икән.
– Рәхмәт, рәхмәт. Мин Гайфулла исемле булам, ә бу – минем тормыш иптәшем – Рауза. Танышуыбызга бик шатбыз.
– Без дә шат, – диде Харис, өйне күздән кичереп. – Туктале, дидек, яңа авылдашлар белән танышып чыгыйк...
– Нәкъ шулай, – дип җөпләде аның сүзен кичке кунакларның Хөрмәт исемлесе. – Ни әйтсәң дә, яңа кешеләр бит, дидек.
– Якын итеп керүегезгә рәхмәт, – диде Гайфулла. – Менә утыртырга гына урын юк әлегә. Гафу итәрсез, әлегә урындыкларыбыз да юк... Яңа җирдәге тормышыбызны кашыктан башларга уйладык, – диде.
– Ничек кашыктан?! – дип гаҗәпләнде Хөрмәт.
– Яңа өйләнешүчеләр шикелле, кашык сатып алудан...
– Андый гадәт бетте инде ул. Хәзер кызлар кияүгә чыкканда егеттән,
кашыгың бармы, дип түгел, машинаң бармы, дип сорыйлар! – Харис бу сүзләрен бик тапкыр дип санады бугай, сары тешләрен күрсәтеп, ямьсез итеп, хихылдап көлеп алды.
– Монысын әйтә алмыйм, тик без нәкъ кашыктан башларга булдык. Менә бүген кашыклар белән берничә тәлинкә сатып алдык.
– Тик монда яши башлауның беренче көнен билгеләп үтәргә оныткансыз, ахрысы... – Харис, хәйләкәр елмаеп, иреннәрен ялап алды. – Безнең халыкта аның йоласы шулай бит хәзер: башта юарга кирәк!

– Ничек юарга?! – дип сорады сүзнең ни турында баруын аңламаган хуҗа, – Әле без кайтып кына кердек бит. Өйне шушы көннәрдә юып алырбыз дип торабыз. Дөрес, кеше-кара тормагач, тузан да утыргандыр.
– Аңламадың син мине, Гайфулла абый. Мин башка төрле юу, ягъни тамак чылату турында әйтәм... Йолабыз шундый: берәр яңа эш алдыннан, яисә менә сезнең шикелле, яңа җирдә яши башлаган очракта, шул хөрмәткә, бер-ике рюмка аракы эчеп куярга кирәк, диюем. Бу юлы аңлаешлы итеп әйттемме?
– Ә-ә, менә ни турында икән син! Тик, гафу итәсез, безнең андый йола турында ишеткәнебез дә юк! Без һәр эш, һәр гамәл бисмилла белән башланырга тиеш дип беләбез. Аракы эчүдән башланган гамәл юньле булып чыгар дип уйламыйм. Татарда гомергә дә булмаган андый начар йола!
– Бәлки, элек булмагандыр да, хәзер бар инде ул...
– Гафу итәсең, Харис энем, әмма мин моны татар кешесенә килешә торган нәрсә дип әйтә алмыйм.
– Ярар соң, теләмисез икән, бернишләр хәл юк. Тик без ул йола хакында искә төшерергә генә теләгән идек.
Кичке кунаклар, авызларын салындырып, чыгып киттеләр.
– Бу авылның йолалары кызык икән, – диде Рауза, алар артыннан ишек ябылгач.
***
Бәйрәкәдә тәүге төнне үткәргәннән соң, Гайфулла йокысыннан уянып, ишегалларына чыкканда, бик иртә иде әле. Ул ярым караңгыда ниндидер канәгатьлек хисе белән абзар-кураларына күз йөгертеп чыкты. Лапас стенасына сөялеп торган көрәк, сәнәк, тырма ише нәрсәләрне күреп алды да, алар арасыннан себеркене табып, авырлыгын үлчәп карарга теләгәндәй, берничә мәртәбә кулында сикертеп куйды. Аны кулына алгач, эчендә, кайдадыр тирәндә, ниндидер якты, матур, күркәм хис уянып киткәндәй булды. Гаҗәп тә түгел: ул үз йорт-җиренең ишегалдында басып тора лабаса! Мондагы бар нәрсә дә аларныкы!
Ул бисмилласын әйтеп, уч төбенә төкереп, ишегалдын себерергә кереште. Бер дә ашыкмыйча, тәмен белеп себерде. Аннан соң капка төбенә чыкты да бераз вакыт йокысыннан уянып килгән авылга карап торды. Берничә әтәч, таң атканны белдереп, ярыша-ярыша аваз салды, аргы урамда эт өреп куйды. Гайфулланың күңелен, әле хәзергә үзе дә ахырынача аңлап бетерә алмаган, ниндидер җылы, җанына якын дулкынландыргыч хис ташкыны сызып үтте.
***
Ул кичен, Фердинандны күрергә дип, аның өенә китте.
– О-о, Гайфулла абый! Нәрсә, берәр йомышың төштеме әллә? – дип бөтен йөзе белән балкып каршы алды аны егет.
– Иртәгә районга бармыйсыңмы, дип сорамакчы идем, Фердинанд энем. Эш килеп чыкты.
– Әле шушы арада гына булдың түгелме син анда, Гайфулла абый?!
– Монысы башка эш...
– Хәер, синең эшләрең күп булыр әле! Алайса, иртән сәгать сигезенче
яртыда килерсең.
– Соң түгелме?
– Район оешмалары сигездән генә эшли башлый. Так шту таман гына була,
– диде Фердинанд. – Бәясен үзең беләсең инде, Гайфулла абый. Соңга калма! Мин көтәрга яратмыйм.

Гайфулла сораша-сораша, машиналар сата торган фирмага китте. Ул Фердинандка бу юлы нигә килүен әйтмәде – әллә ала, әллә юк әле.
Нинди генә машиналар юк монда! Кытайда аның үзенеке «Мицубиси» иде. Хәзер дә шундыйны ук аласы итте: беренчедән, ышанычлы машина булса, икенчедән, инде ул аңа ияләнгән иде.
Бу – күп еллар буе машиналар сату белән эш итүче Казан фирмасының филиалы икән. Монда ул, шундук ЮХИДИ теркәве узып, номер да алды. Гайфулла өчен шундук номер алу үзе зур бәхет иде. Шөкер, бүген уңган юлга чыккан икән ул! Бөтен рәсми якларны килештереп, акчасын түләп, тиешле документларын алгач, ул машинасына тиз генә бензин да салдырды. Кибетләргә кереп, шактый кирәк-ярак та алгач, газ кертү белән шөгыльләнүче оешмага китте.
Дөрес, аның башлыгын бераз көтеп торырга туры килде. Исәнләшеп, үзенең кем икәнен әйткәннән соң, бу авылга яңа гына кайтып керүләрен, тик ул йортка газ кертелмәгән булуын аңлатып бирде.
– Да-а, – дип сузды кабинет хуҗасы, калын гына бер журналны кулына алып. – Эшләр авыр безнең бу мәсьәләдә. Чират бик зур...
– Аңлавымча, сезнең район газлаштырылып беткән бугай инде, – диде Гайфулла, гәрчә мондый мәгълүматы булмаса да.
– Газлаштыру плитәгә газ тоташтыру гына түгел бит ул. Хәзер күп кеше өйләрен җылытуны да газга күчерә. Шуңа күрә чират барлыкка килде. Сезне яхшы аңлаган хәлдә дә, хәзергә моны эшләргә мөмкинлегебез юк, дияргә мәҗбүрмен.
– Проектын эшли торсыннар иде. Анысына да вакыт кирәктер. Ә сезнең «хәзергә мөмкинлегебез юк» дигәнне ничек аңларга? Кайчан туар соң ул мөмкинлек? Аны күпме көтәргә?
– Газны барысының да бик тиз генә керттерәсе килә. Бу аңлашыла да. Тик безнең мөмкинлекләр чиксез түгел. Менә шуны аңлатырга тырышам мин сиңа. Син Казанда нинди эштә идең, Гайфулла абый?
– Мин Казаннан түгел.
– Чаллыдан что ли?
– Юк, Чаллыдан да түгел. Кытайдан мин, Исмәгыйль әфәнде!
– Кайдан, кайдан?! – дип гаҗәпләнеп сорады кабинет хуҗасы, хәтта
корт чаккандай, сискәнеп киткәндәй булды һәм шундук «сез»гә күчте: – Шаяртасызмы?
– Сез нәрсә, Исмәгыйль әфәнде, мин бала-чагага охшаганмы?
– Ышануы кыен: үзегез Кытайда яшәгән, ә үзегез чеп-чи татар! Шуңа гаҗәпләнүем.
– Әйе, хатыным белән без Кытайда туганбыз, тик әби-бабайларыбыз безгә туган телебезне онытырга ирек бирмәде.
– Фантастика! Валлаһи, фантастика! Кем булып эшләдегез сез анда? – Мин инженер-электроник. Кытайда университет тәмамладым.
– Кытай телендәме?!
– Әлбәттә! Мин тумыштан кытай телен үзләштереп яшәгән кеше бит! – Фантастика! Ничек татарчаны да шулай яхшы беләсез соң сез?!
– Мөмкин булса, мин йомышым мәсьәләсенә күчәр идем, Исмәгыйль әфәнде...
– Аңлыйм мин сезне: хәзер газсыз тормыш тормыш түгел инде! Алайса, татар кешесе дә булгач, сезнең хакка чиратны күрмәскә тырышсак кына... – Кабинет хуҗасы үзенең сүзләре ничек тәэсир иткәнен белергә теләгәндәй, тиз генә Гайфуллага карап алды. – Тик бу эш бераз кыйммәткәрәк төшәр... Чөнки аңлыйсыздыр, чиратлары җитүен дүрт күз белән көткән кешеләрне санга сукмау була...
– Сез проект белән бергә аның сметасын да төзисездер бит?
– Әлбәттә, барысы да законлы булачак: проект, смета, килешү. Тик минем сезнең үтенечне канәгатьләндерү өчен, Кытай тикле Кытайдан килеп чыгуыгызны искә алып, тагын да ачыграк әйтсәк, сезне хөрмәт итеп, бу эшнең чиратсыз башкарылуын гына искә төшерүем. Ягъни бу башкалар чиратын артка чигерү хисабына эшләнәчәк, Гайфулла абый. Сез мине аңлыйсызмы?
– Бик яхшы аңлыйм. Күпмегә тартыр икән соң ул «кыйммәткәрәк»?
– Әллә ни артыкка төшми инде ул, әйткәч тә... Тем более Кытайдан кайткан кеше өчен. Акча янчыгыгыз сай булса, шул тикле ерак җирдән монда кайтмас идегез. Дөрес уйлыйммы, Гайфулла абый?
– Үземне ярлы кеше дип әйтә алмыйм, әлбәттә. Тик мин һәр юаньне тир түгеп алдым. Шуңа күрә аны һич тә ришвәткә тотасым килми.
– Ни сөйлисез, Гайфулла абый?! Нинди ришвәт? Бары тик хәлегезгә керү генә бу! Өстәвенә, шушы көннәрдә үк газлы булачаксыз!
– Алай да миңа карата булган бу хөрмәтегез күпме торыр соң?
– Әйтик, ул... әйтик ул... ун мең доллар чамасы гына булыр. Сметадан тыш, әлбәттә. Тере акча белән...
– Беләсез булыр, Исмәгыйль Исламович, ришвәт өчен Кытайда бик каты җәза каралган. Аның өчен монда да рәхмәт әйтмиләрдер. Сез моннан курыкмыйсызмы?
– Ни сөйлисез, Гайфулла абый? Нинди ришвәт? Кайдан алдыгыз аны?
– Әле генә миннән ун мең доллар ришвәт сорадыгыз бит!
– Саташасыз, булмады андый нәрсә! Юкны бар итеп, мине куркытырга
маташмагыз! Сезнең бу гамәлегез шантаж дип атала, Гайфулла абый. Монда юләрләр юк, сезнең коры сүзегезгә кем ышансын?
– Эшлиме? – дип сорады Гайфулла, өстәлдәге ноутбукка күрсәтеп.
– Эшли, әлбәттә. Тик аның белән нишләмәкче буласыз?
– Хәзер күрерсез...
Гайфулла костюм кесәсенә кыстырып куелган авторучкасын алды да, аннан
кеп-кечкенә генә ниндидер ялтыравыклы нәрсә чыгарып ноутбукка тыкты.
– Менә карагыз, Исмәгыйль әфәнде, – диде ул, клавишаларга басып. Шунда ноутбук экранында аның белән сөйләшеп утырган кабинет
хуҗасының ап-ачык йөзе пәйда булды. Кыскасы, кечкенә генә бу приборда алар сөйләшүе төшерелеп алынган иде.
Язманы күреп, районның газ хуҗалыгы башлыгы бер ноутбукка, бер аңа карап, гаҗәпләнү генә түгел, ни әйтергә белмичә, тәмам югалып калды.
– Сез – татар, ә мин милләтемнең һәр кешесен хөрмәт итәм, – диде Гайфулла. – Кешегә беркайчан начарлык эшләү теләгем булмады. Мин исә бу язманы бүтән җирдә дә күрсәтә алыр идем. Ләкин сезгә хөрмәт йөзеннән кисәтәсем генә килде: бу рәвешле акча эшләргә телисез икән, кайчан да булса барыбер кабачаксыз бит, Исмәгыйль Исламович! Ә сезнең гаиләгез, балаларыгыз бардыр. Шулар хакына мондый юлга баса күрмәгез! Булганына шөкер итеп яшәргә кирәк. Ул чагында намусыгыз да чиста булып калыр, кешеләр күзенә туры карый алырсыз. Мине дөрес аңлагыз!
– Карале, Гайфулла абый, ничек яздыгыз соң сез моны?! – диде гаҗәпләнүеннән аңыша башлаган кабинет хуҗасы. – Минем белән 
кымшанып та карамыйча сөйләшеп утырдыгыз, ә шунда ничектер язып та алгансыз!..
– Сез минем инженер-электрончы икәнемне искәрмәдегез бугай.
– Да-а-а, Гайфулла абый, кызык иттегез сез мине! Зур сабак бирдегез...
– Әгәр файдасы тиярлек булса, мин шат кына. Ләкин бу шантаж түгел.
– Да-а-а, Гайфулла абый, – дип кабатлады түрә, башын чайкап һәм өстәлдәге
селектор төймәсенә басты. – Проектант Фәйзуллин керсен! – диде. – Хәзер аны алып китәсез, анда тиешле эшен тәмамлагач, кире китереп куясыз!
– Әлбәттә, Исмәгыйль Исламович. Рәхмәт сезгә!
– Ярар сана... Проектларны да, сметасын да озакка сузмаска тырышырбыз...
***
Бәйрәкәгә кайтып төпләнүләренә ел чамасы дигәндә, Гайфулла белән Рауза бер сыер, ике сарык сатып алдылар. Тик үзләренең пай җирләре булмавы гына начар. Әгәр дә ул тиеш булса, алар аны ызанлатып, үзләренеке итеп законлаштырырлар иде. Әлегә пай җирләрен алып: «Бу үземнеке!» – дип йөргән кеше юк диярлек монда. Алар инвестор кулында – беркем дә үз җиренең кайда, кайсы кырда икәнен белми. Ә инвестор исә, аның өчен, авыл халкына бераз печән яисә салам биргән булып бәхилләтә. Ашлык бик сирәк елларда гына эләгә.
– Сез үз пай җирегезне нигә алмадыгыз, Хәким абый? – дип кызыксынды Гайфулла.
– Аның белән нишлик без?! – дип гаҗәпләнде күршесе. – Нәрсә белән сукалатыйк, нәрсә белән чәчик, урыйк, сугыйк? Кемнең трактор, йә чәчкеч алырлык рәте бар? Комбайн турында әйтмим дә инде... Хәзер техниканың бәясе – коточкыч!
– Теләгәндә, берничә кеше җирләрне берләштерә алыр иде. Алай җиңелрәк була бит.
– Шулаен шулай да, тик хәзер кеше бер-беренә дә, хөкүмәткә дә ышанмый дип әйтимме... Әллә мондый яңалыкка барырга куркабызмы?.. Әле бит ул пай җирләрен бүлеп бирергә ашкынып торучы да юк. Ике-өч кеше алырга дип артыннан йөреп караган иде дә, эшләре барып чыкмады: башта төрле сәбәпләр белән бирмәделәр, аннан соң, халык бик шаулаша торгач, эшкә ярамаган, җәһәннәм астындагы җирне тәкъдим иткән булдылар. Билгеле, бу эшкә төкереп, теләкләреннән кире кайттылар.
– Начар, Хәким абый, бик начар, – диде Гайфулла. – Дәүләт кешеләргә фермерлык хуҗалыклары төзергә, аларның эшен җайга салырга ярдәм итәргә тиеш бит.
– Тиеш нәрсәләр күп инде ул. Тик тормышта ни өчендер бөтенләй киресе килеп чыга.
Гайфулла хатыны белән киңәшеп, арендага бераз җир алмакчы булды һәм фермерлык хуҗалыгына кагылышлы законнар белән таныша башлады. Рөстәм аңа аларның татарчасын алып кайткан иде. Хәер, инде ул урысча да шактый сукалый.
Әгәр арендага җир алып булса, бер өлешенә люцерна яисә рапс чәчмәкчеләр иде. Ә техника мәсьәләсендә беренче елларда инвестор механизаторлары белән килешеп булыр иде: авылда бакчасын беркем дә көрәк белән казымый, җаен табып, сукалаталар бит! Бушка түгел, әлбәттә... Тора-бара искерәк трактор булса да сатып алырлар иде.
Уйлары тәмам ныгып җиткәч, Гайфулла җир мәсьәләсендә район юлын 
көн аралаш диярлек таптады. Тик үч иткән шикелле шактый вакыт аны бер кабинеттан икенчесенә, икенчесеннән өченчесенә аткарып йөрттеләр. Шулай тинтерәп йөри торгач, ниһаять, җир мәсьәләсен кулында тотучы район түрәсе Шакировның үзе янына керә алды һәм, нинди эш белән йөрүен аңлатып, гаризасын сузды.
– Авыр мәсьәлә бу, бик авыр мәсьәлә! – диде түрә, күзен түшәмгә төбәп. Әйтерсең, Гайфуллага кирәкле җир әнә шунда эленеп тора иде. – Буш җирләр юк шул бездә, менә нәрсәсе белән авыр бу мәсьәлә...
– Ә Бәйрәкә авылы кешеләренең пай җирләре кайда булып чыга соң ул вакытта? – дип сорады Гайфулла.
– Кайда булсын, инвесторда! Алар үзләренә тиешле җирләрен алырга теләмәделәр.
– Дәүләт карамагындагы җирләр дә бардыр бит әле, Рафаэль Зарипович. Шул фондтан бирергә мөмкиндер ич?
– Ул җир дә инвестор карамагында... Аны буш яткырып булмый бит!
– Сез мине, Бәйрәкә тирәли җәйрәп яткан кырлардан бер гектар җир бүлеп булмый, дип ышандырмакчы буласызмы?
– Мин беркемне бернигә дә ышандырырга тырышмыйм!
– Фермерлыкны җир алып кына үстерергә димәгән. Башка юллары да бар аның. Мәсәлән, сыерлар асрап – сөтен, бозаулар симертеп, итен сатарга була?!.
– Хайван асрагач, аны ашатырга, кышлык печән әзерләргә кирәк...
– Соң, кешеләр җир алмыйча да әзерли бит әнә!
– Безнең авыл кешеләре берәр сыер гына асрый. Ә фермер хуҗалыгы
оештырыла икән, димәк, анда берничә савым сыер булырга тиеш дип аңлыйм мин. Аннары бозаулары китә, таналары, сарыклар үрчетмичә дә булмый... Аларны елга буйларыннан җыйган каты-коты белән генә асрыйсыңмы? Әгәр теләсәгез, бу мәсьәләне уңай хәл итү сезнең өчен берни дә тормый дип уйлыйм, Рафаэль Зарипович.
Кабинет хуҗасы, чыраена уйланган төсмер чыгарып, бер сүз дә әйтмичә тынып калды. Шактый озак утырды ул шулай. Аннары авызыннан ашыкмыйча гына:
– Булышасы да килә сиңа... – дип уфтану сыгып чыгарды. – Тик буш җирнең юклыгы комачаулый...
– Ярар, иртәгә, – ул алдындагы календарьга карап алды, – юк, иртәгә Казанга киңәшмәгә барасы икән, берсекөнгә кер әле син минем янга. Бәлки, аңарчы башыбызга берәр яхшы уй килер...
Әйткән көнне яңадан килеп, кабинет хуҗасы Рафаэль Зарипович аны бик җылы каршы алды, хәтта, ни гаҗәп, күптәнге танышы кебек өстәле артыннан чыгып, кул биреп күреште.
– Синең гозерең буенча бер вариант бар, тик бераз чыгымга барырга туры килер, – диде ул үз урынына барып утыруга ук, эшне озакка сузасы килмичә. – Чөнки җирне инвестордан кисеп аласы, ә моның өчен аны бәхилләтмичә булмый...
– Бәйрәкә янында ук утыз-кырык гектар ташландык, чүп үләннәре баскан җир җәйрәп ята, Рафаэль Зарипович.
– Ул җир файдаланудан вакытлыча, ял иттерер өчен генә чыгарылган. Элеккеге көчен җыйсын өчен, җиргә дә ял кирәк бит...
– Аңлавымча, җирнең көчен, алабута белән әрем үстереп түгел, ашлама кертеп торгызалар иде. Статистикага караганда, бүгенге көндә Россиядә 80 миллион гектар җир ташландык хәлдә...
– Күрәм, син газеталар да укыйсың икән, Гайфулла абый! – дип көлде кабинет хуҗасы. – Әгәр сиңа җир кирәкми икән, минем вакытымны юкка әрәм иттермә! Безнең сөйләшү шуның белән тәмам...
– Район юлын эшем юктан гына таптамыйм! Миңа җир бик кирәк. Аның расланган бәясен күрсәтегез дә, кая түлисе икәнен әйтегез!
– Нинди расланган бәя?! Ни сөйлисең, Гайфулла абый? Мин синең хәлеңә керергә тырышып, хәтта закон тикле законны бозуга бармакчы, ә син...
– Димәк, бу законсыз эш?
– Законсыз эш дип... Кирәге чыккач, нишлисең, гозереңне тыңлап, хәлеңә кереп, законлаштырырга туры килер инде... Тик ни... – Түрә тавышын әкренәйтә төшеп, тирә-ягына күз салып алды. – Моның өчен акчаны – үзең аңлый торгансыңдыр дип беләм – кассага түгел... – Кабинет хуҗасы, аңа иелә төшеп, җирнең хакын атады.
– Сез мине ришвәт бирергә этәрәсезме, Рафаэль Зарипович?! – диде Гайфулла, ачуын яшерергә тырышып. – Моның өчен рәхмәт әйтмиләр бугай... – Нинди ришвәт? Без икәү генә һәм синең гозереңне үтәү турында
сөйләшәбез түгелме? Безне ишетүче юк! Әгәр сиңа чыннан да җир кирәк икән, акчаңны чыгарып саласың да, мин шундук аны үзең теләгән урыннан ызанлатырга боерам! Бу – ир-ат сүзе, Гайфулла абый! Йә, килештекме?
– Белүемчә, аренда җире сатып бирелергә тиеш түгел. Җитмәсә, шундый кыйбат бәягә!
– Мин аны сиңа арендага түгел, ә пай җире итеп гомерлеккә бирәм! Рәхәтен күр! Теләмисең икән, алмыйсың гына. Менә шул.
– Аңлашылды, Рафаэль Зарипович. Ярар, мин хатын белән киңәшим дә, хәбәр итәрмен.
– Ярар, киңәш, әлбәттә, киңәш! Киңәшле эш таркалмас, дигән безнең әби- бабайлар, – дип елмайды районның җир дилбегәсен кулында тоткан кабинет хуҗасы.
Шушы сөйләшүдән соң ачуыннан нишләргә дә белмәде Гайфулла. Газеталар, телевидение, радио көне-төне бу илдә коррупциягә каршы аяусыз көрәш бара, дип шаулый бирәләр!
Их, менә берәрсен, әйтик, шул ук Рафаэль әфәндене ришвәт алганда кулыннан эләктерергә! Бәлки, ниһаять түрәләр район халкыннан акча суыруны туктатырлар иде. Әгәр чынлап фаш итәргә телисең икән, моны районның үзендә ерып чыгуы мөмкин дә түгелдер, чөнки алар үзара кода-кодагыйлык, туган-тумача, дуслык җепләре белән бәйләнешеп беткәндер. Димәк, бер-берсен батыруга теш-тырнак белән каршы торачаклар! Юк, бу эшне бары тик Казан аша гына башкарып чыгарга буладыр. Ә нәрсә, бәлки, Аллага тапшырып, тәвәккәлләргәдер? Җәмгыятьне җимергеч бу ришвәтчелеккә каршы кайчан да булса чын көрәш башланырга тиештер бит!
Башына кергән бу уй Гайфуллага тынгылык бирмичә, әледән-әле күңеленә килеп, ачуын әледән-әле кабарта торды. Кабинет хуҗалары кешеләрне ни өчен ачыктан-ачык ришвәт бирергә мәҗбүр итә? Үзләренең җәзасыз калуларына ышанганга, оятларын һәм намусларын җуйганга, халык дәшми торганга күрә! Ә халык ришвәт бирмәгән очракта эше барып чыкмаслыгын яхшы аңлый. Шуңа күрә теге йомышы өчен дә акча төртә, бу йомышы өчен дә...
– Бүген Казанга барам, Рауза, – диде ул беркөнне, иртән торгач.
– Кичен бу турыда берни дә әйтмәдең...
– Рөстәмне күрәсем бар иде, – дип ялганлады Гайфулла. – Һаман вакыт
табып булмый...
Ул Казанга килгәч, чыннан да, иң беренче Рөстәм белән очрашып, бу уен аңа да җиткерде.
– Кара аны, аннары сиңа монда яшәү авыр булмасмы икән соң? – диде дусты. – Түрәләр бер-берсен яклый да, саклый да белә! Үч алулары бар.
– Түзеп торырлык түгел ич: һәр түрә ачыктан-ачык, күзгә карап ришвәт таләп итә!
– Бу яңалык түгел, мин сиңа әйткән идем...
– Ир-ат дөньяда куркып яшәргә тиеш түгел. Аллага тапшырып, Эчке эшләр министрлыгына барам!
– Әгәр бу эшең барып чыкса, районда нинди бомба шартлавын күз алдыма китерәм. Бәлки, шуннан соң район түрәләре бераз айнып китәр, урыннарында нигә утыруларын исләренә төшерер. Тик шуны белеп тор: ул бомба кыйпылчыгының үзеңне яралавы бар! Мин кисәттем, үзеңә карыйсың...
Гайфулланы икътисади җинаятьләргә каршы көрәш бүлегендә дикъкать белән тыңлап, төшергән язмасын караганнан соң, түрәнең кулына тавыш-тынсыз гына богау салу чарасы күрелде. Тиешле суммада тамгалы акчалар әзерләнеп, Гайфулла аны түрәгә бирүгә, хуҗа кабинетына «аның кабул итүен көтеп торган ике авыл агае» – Казаннан килгән ике хезмәткәр килеп керергә тиеш иде.
Барысы да уйланылганча килеп чыкты. Гайфулла соралган акчаны бирергә ризалыгын белдергәннән соң, районның җир хуҗасы аны ике көннән кабинетында көтәсен әйтте. Билгеләнгән сәгатьтә акчаны аның кулына бирүе булды, кинәт кабинетка ике «авыл агае» килеп керде дә әле генә алган ул акчаларның тамгалы икәнен раслап, кулына богау салды.Ә Казанда тикшерү барышында аңа язманы да күрсәткәч, түрә тәмам коелып төште, аның кем һәм ничек төшергәнен аңлый алмыйча аптырап калды. Ахырда, димәк, кабинетка яшерен камера куелган булган, дип уйлады.
Бу вакыйганы телевизордан да күрсәттеләр, аның турында радиодан да сөйләделәр, газеталарда да яздылар. Ул район халкында ниндидер канәгатьлек хисе тудырса, район түрәләре өчен аяз көндә яшен суккан шикелле булды. Сагаеп калдылар. Халык «глава» дип йөрткән район башлыгы бу турыда белүгә үк сәгате-минутында милиция башлыгы белән прокурорны үзенә чакыртып: «Ничек шулай килеп чыкты, нигә бу турыда ни милиция, ни прокуратура берни дә белми калды?! Казан каян белгән, ул ничек МВДга тикле барып кергән?!» – дип, өстәл төеп ярсыды.
Ул чакта кабинет хуҗасы белән бергә, «вазифаи затка ришвәт бирүе өчен» дип, Гайфулланы да «кулга алганнар» иде. Берничә сорау бирделәр дә шул ук көнне җибәрделәр.
Аннары аның бу «Эш»тә төп фигура булуы барыбер ачыкланачак: судта ул төшергән видеоязма да күрсәтеләчәк, үзе дә шаһит итеп чакыртылачак. Ләкин тикшерү эше бик сузылып, аңарчы елдан артык вакыт узачак...
Гайфулланы беркем дә эзәрлекләмәде, эшенә аяк чалучы да булмады. Киресенчә, бу вакыйгадан соң, түрәләр, аннан үзләре курка сыман тоелды. Инде һәрберсе йомышын тиз һәм җиренә җиткереп үтәргә тырыша: әнә, сораган җирен дә алды, фермер булып теркәлгәндә дә, бернинди кыенлык кичермәде. Әгәр район өчен гадәттән тыш булып саналган бу хәл килеп чыкмаса, аңа фермер булып теркәлү өчен район юлын күпме таптарга туры килер дә, ишекләрен шакырга мәҗбүр булган кабинет хуҗалары аннан нинди ришвәтләр таләп итәр иде!..
Тик монда «янәсе» дип фараз кылырлык, гаҗәпләнерлек нәрсә юк иде.

Дөресен әйткәндә, түрәләр (вакытлыча дип уйларга кирәк) сагаеп кына калдылар.
Гайфулланы авылда тырышлыгы, һәр эшен булсын дип, җиренә җиткереп башкарып чыгуы өчен хөрмәт иттеләр. Тәвәккәллеген, намуслылыгын күргән авылдашлары алдында аның абруе тагын да үсә төште. Хәер, алар арасында аны күралмаучылар да булгандыр, әлбәттә: эш сөймәс ялкаулар, эленке-салынкы гына йөрүчеләр һәр җирдә бар һәм алар Гайфулла кебек тырыш кешеләрне сөйми, киресенчә, андыйларга карата күңелләрендә кара көнчелек йөртә торган була. Ләкин шушы вакыйгадан соң аларга районда йомышларын үтәве күпкә җиңеләйде: түрәләр халыкка игътибарлырак була башлады.
***
Тора-бара Гайфулла белән Рауза сыерлар санын унике башка җиткереп, ташландык хәлдәге элеккеге колхоз фермасының бер өлешен төзекләндереп, малларны шунда асрый башладылар. Әлбәттә, алар бозаулый торды, шулай итеп, эре мөгезлеләр саны ишәя барды.
Гайфулла сыер асрый башлаган беренче көннәреннән үк сөтләрен җыючыга түгел, ә район үзәгенә алып барып сатты. Моның өчен тагылмалы арба сатып алып, аңа үз кулы белән суыткыч җайланма көйләп куйды. Сөтенең сап- салкын һәм кибетнекеннән тәмлерәк тә, шактый очсыз да икәнен белеп алган хуҗабикәләр, ул киләсе көнне көтеп торалар иде.
Тора-бара ул базар павильонында үз «нокта»сын булдырды һәм киләчәктә мини сөт эшкәртү заводы кору турында хыяллана башлады. Тик бу бер кеше көче генә җитәрлек мәсьәлә түгел иде, әлбәттә, шуны аңлатып, эш сөючән кайбер авылдашларын пай җирләрен алырга күндерергә тырышты. Әгәр риза булсалар, җирләрне берләштереп, сөтчелек белән генә түгел, игенчелек, яшелчәчелек белән дә шөгыльләнергә мөмкин булыр иде.
Бу эшне күршесеннән башлады, берничә атна уйланып йөргәннән соң, ул тәки Гайфулланың сүзенә колак салды һәм, авырлык белән булса да, район юлын таптый торгач, гаиләсенә тиешле пай җирен алуга иреште. Берничә гектар иде ул!
Гайфулланың фермерлык хуҗалыгы кинәт кенә зураеп китте. Алар ул җирдә арпа чәчә башладылар, чөнки Гайфулла, сыра заводында булып, киләчәктә уңышны шунда сату турында килешү төзеп кайткан иде.
Бераздан хәтта Хөрмәт белән Харис та үз җирләрен ызанлатып, Гайфулла хуҗалыгына кушуны сорадылар.
Чәчүлек мәйданы зурая торды. Трактор белән сука, аннары печән чапкыч сатып алды.
Бәйрәкәлеләрнең кисәк кенә «йокыдан уянуы» район башлыгын да, инвесторны да шатландырды дип әйтеп булмый. Алай да хуҗалыкның җир мәйданы арта торды, инде анда бодай белән арыш та игелә башлады. Алган уңыш, кергән табыш пайлар исәбеннән һәм хуҗалыктагы хезмәтләреннән чыгып бүленде. Иң мөһиме – кешеләрдә иртәгәге көнгә ышаныч туды, алар эшле булды. Хәтта моңарчы тамак чылатырга эзләнеп йөргән Хөрмәт кышын фермада эшләде, җәен көтү көтте. Ә элек колхоз механизаторы булып эшләгән, эчүе аркасында эшеннән алынган Харис та, авылдашлары әйтмешли, «кеше булды» – эчүен ташлап тракторда эшли башлады. Хәким абыйның килене хуҗалыкның бухгалтеры хәзер...
 ***
Бүген Казаннан, Гайфулла белән Раузадан олы кызлары Таңсылуның кулын сорар өчен, булачак кода-кодагыйлары белән булачак кияүләре кайтачак. Әлбәттә, бу алар өчен зур һәм икеләтә шатлык. Булачак кияүләренең татар баласы булуы аерата сөендерде. Татар егетләренең рус кызына өйләнүе, яисә, киресенчә, татар кызының рус егетенә кияүгә чыгуы монда гадәти күренеш дип кабул ителсә дә, Гайфулла белән Рауза кызлары янында татар кияве булуын телиләр иде.
Бу хәбәр Бәйрәкә урамнары буйлап бик тиз таралды.
– Тиздән Кытай Гайфуллаларда туй булачак, туй! Кызларын кияүгә бирәләр! – дип, бу күркәм вакыйгага алар белән бергә авыл халкы да шатланды, чөнки инде аларны үз итеп, яратып өлгерделәр. Ә «Кытай» кушаматын монда яши башлагач ук ябыштырып куйганнар иде.
***
Тегермән мәсьәләсен киләчәккә калдырып, кредитка бортлы машина алырга булдылар, чөнки элек күрше колхоздан сатып алган иске машина гына канәгатьләндерми башлады: беренчедән, хуҗалыклары зурая барса, икенчедән, бигрәк тә игеннәрне урып-җыю чорында инвестор машиналарына гына таяну ышанычсыз.
Гайфулла банкка китте. Бу эш белән шөгыльләнүче бүлек мөдире аңа филиал башлыгына кереп, рөхсәт алырга кушты. Нишлисең, шуның ишеген шакырга туры килде.
«Әйе, керегез!» дигән тавышка кабинет ишеген ачса, беравык үз күзләренә ышанмый торды: аның түрендә, «Т» хәрефен хәтерләткән зур өстәл артында... Рафаэль Зарипович утыра! Әлбәттә, Гайфулла аның хөкем ителгән алты ел урынына ике ел гына утырып чыгуы турында ишеткәне бар иде. Ул чакта кайберәүләр, әллә амнистиягә эләккән, әллә Казандагы дуслары тырышкан, дип тә сөйләнде. Чынын үзе генә беләдер...
– Тау белән тау гына очрашмый! Нәрсә, Гайфулла абый, безгә йомыш төштеме әллә?
«Карале, хәтта исемне дә онытмаган!» дип уйлап куйды бераз каушап калган Гайфулла.
– Төште шул, Рафаэль Зарипович... Исәнмесез!
– Исән, исән. Инде мин сине Кытаеңа кайтып киткәндер, дип уйлаган идем... Йә, ни йомыш?
– Машина алмакчы идем... Бераз кредит кирәк... – Ул суммасын атады.
– Кредит барысына да кирәк. Ә синең җаваплылыкны үз өстенә алучы кешең бармы соң?
– Мин үзем җаваплы кеше! Нигә миңа башка берәү?
– Күрәм, банктан кредит алу тәртибен белмисең икән син, Гайфулла абый! Әйтик, әгәр дә мәгәр фермерлык хуҗалыгың бөлгенлеккә төшеп, алган кредитыңны кайтара алмасаң, аны кем түләргә тиеш?
– Минем өчен кем түләсен?!
– Синең өчен җаваплылыкны үз өстенә алган әнә шул – поручитель түләргә тиеш була аны, Гайфулла абый.
– Минем хуҗалык, Аллага шөкер, аягында нык басып тора. Бөлгенлек турында уйлаган юк.

– Алай димә – дөнья бу! Ә ул кырыкка төрләнүчән: бүген болай, иртәгә тегеләй... Димәк, юк синең андый кешең?
– Күршем Хәким абый бар...
– Юк, бармый: андый-мондый хәл килеп чыкса, бете белән түләсенме ул?! Монда түләрлек рәте күренеп торган абруйлы кешенең җаваплылыгы сорала! Ә синең, күрәм, юк андый кешең. Табарсың дип тә уйламыйм, чөнки әллә кайдан килеп чыккан сукбайга кем ышансын?!
– Чамалап сөйләшегез: мин сукбай түгел! Икенчедән, әллә кайдан түгел, ә дөньякүләм абруйлы Кытайдан килдем.
– Ә нигә килдең син монда? Бездә баюы җиңел дип уйладыңмы?
– Ник килгәнемне бер мәртәбә аңлаттым инде мин сезгә...
– Ярар, күп сүз – юк сүз. Кыскасы, безнең банк сиңа кредит бирә алмый.
Хуш, минем вакытым тар... – Кабинет хуҗасы, моңа каршы ни әйтер икән дип, бераз вакыт аңа сынап карап торды да, тавышын әкренәйтә төшеп дәвам итте: – Әгәр дә чынлап та бик кирәк икән, ул вакытта хәлеңә керергә була... Шәт, син мине аңлыйсыңдыр, Гайфулла абый?.. – Ул ашыкмыйча гына өстәленең өске тартмасына ачып, шуңа төртеп күрсәтте. – Миннән булсын изгелек: алган акчаңның ун процентын шушы тартмага салырга килешсәк, бер сәгать эчендә моннан баеп чыгып китәсең!..
Бөкрене кабер генә турайтыр, дигән шул безнең әби-бабайлар. Төрмә дә төзәтә алмаган моны, дип уйлады Гайфулла.
– Кабат элеккеге тырмага басмакчы буласыз бугай? Тагын эләгүдән курыкмыйсызмыни соң, Рафаэль Зарипович?!
– Курыкмыйм, чөнки ул тырманы читкә томырдым мин! Бу кабинетта бернинди видео да булмаячак! Аны куркынычсызлык хезмәте егетләре көненә икешәр тапкыр тикшереп чыга! Так что, тормыш дәресләрен мыекка чолгап барабыз, Гайфулла абый. Шәт, монда кергәндә алар белән син дә очрашкансыңдыр? – Банкир, ниндидер канәгатьлек белән елмаеп, җилкәсе белән йомшак кәнәфиенең артына ныграк терәлеп куйды.
– Тентеделәр...
– Әйтәм бит!
– Тик алар кесәдәге наган белән пычакны гына күрергә сәләтле.
– Ул-бу булмасын өчен шул бик җиткән!
– Ә видео мәсьәләсендә ничек?
– Аны да күрәләр!
– Ә мин – шушы минутта ук! Моның киресен раслый алам! Тик башта
шулай килешик: миңа кредитны бернинди ришвәтсез бирәсез! Ризамы? Гайфулланың тәкъдиме аны пошаманга салды. Җиңелгән очракта шактый акчадан коры кала, шул ук вакытта серне белү теләге дә бик көчле: «Бу нәрсәнең
башка төре дә бар микәнни?!»
Банкир, чынлап әйтәме, әллә бу ниндидер шантаж гынамы, дип шикләнеп,
уңайсыз утырган сыман, урынында угаланып алды һәм, уйланып, шактый вакытка сүзсез калды. Бары тик шуннан соң гына:
– Мин риза. Йә, раслап кара! – диде.
Гайфулла, күкрәк кесәсеннән күренеп торган «авторучка»сын алды да аннан кечкенә генә нәрсә чыгарып, өстәл өстендәге ноутбукка тыкты. Берничә клавишаны баскач:
– Рәхим итегез! – диде.
Ноутбугына төбәлгән Шакировның күзе шар булды: анда бик ачык итеп 
сөйләшүләре язылган иде! Ул бер Гайфуллага, бер ноутбук экранына карап, телсез калды. Озак вакыт ни дип әйтергә дә белмәде: ярга чыгарып аткан балык сыман, авызын бер ачты, бер япты – нидер әйтмәкче булды, тик сүзе чыкмады. Шактый вакыт шулай утырганнан соң, корт чаккан шикелле кинәт кенә урыныннан сикереп торды һәм шашынган сыман күзләрен акайтып, төкереген чәчеп:
– Теге чактагы язманы да син эшләгән, син! – дип акырды һәм, ике кулы белән башын тотып, кабат урынына сеңде. Тавышы йомшара төште. – Ә мин, җүләр, Казанның махсус хезмәткәрләре эшедер бу, дип уйлап йөрдем. Шпиондыр син, ил өчен куркыныч кеше! Бар ычкын моннан! Кредит түгел, кәҗә тоягы сиңа!
– Сүздән кире кайту ир-атка килешә торган эш түгел. Ярар, Рафаэль Зарипович, эш алайга китсә, мин аны башка җирдә күрсәтергә мәҗбүр булам... – Гайфулла тыныч булырга тырышып, урыныннан торды.
– Куркытма мине, куркытма! Шуны исеңдә тот: мин бит аны син күрсәтергә уйлаган җирдә, шулай яздыра торган гадәте барын белә торып, аның шантажчы икәнен ачу өчен юри шулай сөйләштем, дип әйтә алам. Аннары синең белән нинди орган шөгыльләнәсен, үзеңне ни көткәнен күз алдыңа да китерә алмыйсың! Сине, шпион дип табачаклар – алар моны бик оста эшли! Йә төрмәдә черетәләр, йә егерме дүрт сәгать эчендә Кытаеңа сөрәләр... Бу сиңа Кытай түгел, ә Россия! Менә шулай, Гайфулла абый. Так шту, сызып ташла бу язмаңны! Үзеңә бәла эзләмә!
***
Җәйге көннең берсендә, таң алдыннан, йокының иң тәмле чагында, кемдер сыер фермасына ут төртте. Бәхетләренә, иртә уянырга күнеккән каравылчы аны янгын җәелеп киткәнче үк күреп алып, шундук сүндерде. Ул шунда бер җиңел машинаның урманга таба китеп баруын күреп калган. Димәк, ут төртүче Бәйрәкәнеке түгел. Аннан соң бу гамәл күбрәк куркыту, кисәтү өчен генә эшләнгәнне хәтерләтә иде. Ферманы юк итәргә теләгән бәндә өрлек башына утлы чүпрәк кенә куеп калдырмас, янучан нәрсә сибәр иде. Хәер, ул хәерсезнең уен кем белгән?
Шушы хәлдән соң Гайфулла, ут төртүчене эзләүләрен сорап, милициягә гариза язып бирде. Милиция дә булып китте, район янгынчылары да килде. Сораштылар, беркетмәләр яздылар һәм... шуның белән вәссәлам: бернинди уңай нәтиҗә дә күренмәде. Шуннан соң Гайфулла, дөнья эшен белеп булмый дип, фермасына берничә видео куярга мәҗбүр булды.
Аннары күп тә үтмәде, Гайфулланың хуҗалыгына район янгынчылары ешлады: өендә дә, фермасында да куркынычсызлык кагыйдәләренең ничек үтәлешен тикшерделәр, шунысы гаҗәп – башка беркемнең йорт-җиренә дә кермичә, атна саен диярлек! Чынлап еласаң, сукыр күздән дә яшь чыга, ди халык. Эзләнә торгач, янгынга каршы чараның «тиешле дәрәҗәдә түгел»леген ачыклап, ике мәртәбә штраф салдылар.
Беркөнне Гайфулла белән Рауза кичке ашларын ашап утырганда, аларга инвестор идарәчесе, элек Бәйрәкәнең «Таң» колхозы дип йөртелгән чактагы рәисе Кылый Мифтах килеп керде.
– Мин әле бу, Гайфулла абый, – диде ул, нигәдер уңайсызланган сыман, күзен идәнгә төбәп. – Ашыгыз тәмле булсын!
– Рәхмәт, Мифтах. Мактап йөрисең икән. Әйдә уз, ашыбыздан авыз ит!

– Юк, юк, узып тормыйм – ашыгам. Күңелсез хәбәр белән мин... Безнең амбардагы ашлыгыңны алырга тиеш буласың, Гайфулла абый... – Мифтах, үзен бүлдерүдән курыккан сыман, ашыгып дәвам итте. – Тик монда мин не причём, тырнак очы хәтле дә гөнаһым юк, ипи тотып ант итә алам, Гайфулла абый. Кушалар... өстән кушалар... Моңарчы бер дә каршы килмәдем. Ә хәзер берни дә эшли алмыйм... Районда белгәннәр...
– Инвестор амбарында районның ни катнашы бар?!
– Ничек кенә бардыр әле, Гайфулла абый! Белмибез генә. Хак булса, безнең инвестор – Дәүләт Советы депутаты булу өстенә, глава хатынының якын туганы, диләр. Дөрестер, глава тикмәгә генә бөтен җире, техникасы, фермалары белән бергә колхоз тикле колхозны кулына тоттырмас иде!
– Син инвесторның үзен күреп беләсеңме? Бәйрәкәгә килгәне бармы?
– Бер тапкыр да күргәнем юк, Гайфулла абый. Монда нигә килеп йөрсен ул?! Хәтта фамилиясен дә белмим мин аның! Район нәчәльствосы эшли аның өчен. Бөтен күрсәтмәләрне авыл хуҗалыгы бүлегеннән алам. Аны исә глава апасының малае җитәкли. Монысын точно беләм!
– Авыр хәбәр алып килдең син, Мифтах. Ярар, нишлисең, башка урын эзләргә туры килер...
– Тик миңа үпкәли күрмә, Гайфулла абый. Үзең беләсең, мин – подчинённый кеше...
– Сиңа рәхмәттән башка сүзем юк. Техника белән дә булышып килдең, амбарыгыздан да күп файдаландык...
– Техника дигәннән, онытып торам, моннан соң сиңа техника белән ярдәм итү дә тыела. Бу турыда мин барлык механизаторларны да кисәтергә тиеш. Кем дә кем бу күрсәтмәне боза, эшеннән куылачак, диделәр. Моны контрольдә тоту участок милиционеры, Әтәч Гыйльметдин малае Илһамга йөкләнгән. Менә шундый эшләр, Гайфулла абый. Болгана дөнья, нигә болгануын аңлап та булмый... Ярый, сау булыгыз, киттем мин, – дип, Мифтах чыгып китте.
Шөкер, ашлыкларын урнаштыру мәсьәләсен Хәким ерып чыкты: кайчандыр аларга күрше авылдан «перси» итеп куелган, хәзер үзләрендә, Мифтах шикелле үк, инвестор идарәчесе булып эшләгән, аңа туган тиешле Муллахмәт хәлләренә керде. Моңарчы аның урып-җыю чорында аларга комбайн белән дә булышканы бар.
Йомышлары төшеп, Гайфулла белән Рауза Казанга барганнар иде. Кичен кайтып керүләренә үк күршесе дәште.
– Миңа кереп чык әле, Гайфулла, – диде ул, нәрсәдәндер шикләнгән сыман, тирә-ягына карана-карана. – Ашыгыч эш...
– Әле кайтып кына кердек, Хәким абый, сулу алырга да өлгермәдек, – дип көлде Гайфулла.
– Әйтәм бит: ашыгыч эш бу.
– Шушында гына сөйләшик, – диде күршесе капка төбенә чыгуга, тавышын әкренәйтә төшеп. – Менә нәрсә... Бүген сез киткәч, безгә ике кеше килеп керде. Икесе дә эшләпәдән, галстуктан, кара костюм-чалбардан, ап-ак күлмәктән. Бик ягымлылар. Миннән гел синең турыда сораштылар: нинди кеше, кемнәр белән очраша, янына чит кешеләр килеп йөрмиме, үзе Казанга еш барамы? Гомумән, шуның ише сораулар... Киткәндә бу сөйләшү турында беркемгә дә әйтмәскә куштылар. Шуннан соң никтер: «Болар тегеннән түгелме икән?» – дип шикләнеп куйдым. – Ул бармагы белән өскә, һавага таба төртеп алды. – Үзең чамалыйсыңдыр... Әллә, мин әйтәм, болар безнең Гайфулланы Кытай шпионы дип уйлыйлармы? Чөнки сораулары гаҗәп бит...
– Кайгырма юкка, Хәким абый, – дип көлгән булды Гайфулла. Тик чынында күңеленә кинәт шом бәреп керде.
«ФСБ хезмәткәрләре гади фермер белән ник кызыксынсын? – дип тынычландырырга тырышты ул үзен. – Ниндидер башка берәүләр булгандыр алар. Алай дисәң... Туктале, банкта чакта Шакиров авызыннан чыккан иде түгелме «шпион», «ил өчен куркыныч кеше син», дигән сүзләр?! Бәлки, үч итеп, тынычлыгын бозыйм әле моның, дип, таныш-белешләре аша ул башлап җибәргән эштер бу? Хәер, юктыр, моңа бара алмас, чөнки хәзер ул аннан үзе шикләнә. Шулай булмаса, икенче көнне иртүк: «Кредитыңны килеп ал, Гайфулла абый!» дип шалтыратмас иде. Димәк, ул видеоязманың кайда булса да пәйда булуыннан курка! Шакиров дөрес әйткән: чыннан да, менә ничек үзгәрүчән шул дөнья! Ни уйларга да белмәссең!.. Монысы да соңгы вакытта һәм кинәт кенә бер-бер артлы аңа каршы башланган кара эшләр чылбырының бер буыны түгелме? Артык күбәеп китте алар! Әйтерсең, кемдер махсус оештырып тора!..»
Шушы көннән соң ул җан тынычлыгын югалтты. Гәрчә бернинди гаебе булмаса да, кара машина белән йорты янына килеп туктарлар да, Хәким абый әйтмешли, аннан эшләпәле, галстуклы, өсләренә кара костюм-чалбар, ап-ак күлмәк кигән икәү килеп керер, ягымлы тавыш белән: «Сез Ватанга хыянәт итүдә гаепләнәсез, Гайфулла абый!» – дип әйтерләр кебек тоелды. Шөкер, андый машина капка төпләренә килеп туктамады, аннан эшләпәлеләр төшмәде, өйләренә кермәде, кулына богау салмады...
Бары тик беркөнне борчылуы йөзенә чыккан күршесе Хәким килеп керде дә, исәнләшергә дә онытып, ничектер коелып төшкән кыяфәт белән:
– Ишеттеңме, Гайфулла, Дәүләт Думасы эшмәкәрләргә салымны биш мәртәбә күтәрү турында закон кабул иткән, – диде.– Тиздән гамәлгә керәчәк... Моны ишеткәч, гомерендә бер генә урысча сүз дә кушып сөйләмәгән
Гайфулла аны гаҗәпләндереп:
– Ничего себе! – дип куйды. – Ялгыш ишеткәнсеңдер, Хәким абый: көне-
төне кече һәм урта бизнесны үстерү турында сөйләгән хөкүмәт мондый адымга бармас! Бу – аларның тамырына балта белән чабу! Кизәнеп, бөтен көч белән, бетсен дип!
– Һич тә гаҗәпләнмә моңа, Гайфулла! Бездә сөйләү эшләүне аңлатмый. Сүзе бер төрле, эш – сөйләгәннең нәкъ киресе. Ә дөрес ишетүем хак: әле генә телевизордан әйттеләр.
– Син хаклы, Хәким абый... Моны үзем дә күрәм: бу илдә сүз белән эш арасы җир белән күк арасына тиң. Бу илдә сөйли генә беләләр...
Әйе, Гайфулла безнең илдә димәде, ә ачык итеп, ниндидер эчке ачыну, шул ук вакытта үкенү белән: «Бу илдә», – диде. Шуның белән үзен Бәйрәкәдән аерып куйды. Чөнки инде ул Кытайга кире кайтып китәргә кирәклекне бөтен чынбарлыгы белән аңлаган иде...