Логотип Казан Утлары
Шигърият

КӨН ДӘ ДОГА...

Утызынчы ел
Үкенмәскә,
Чын яшь чактан
Иң зур хаталарны җыеп
Яратырга
Өйрәтәчәк
Тәүге утызынчы елым.
Аптырарга:
«Кая куйдым
Мин бу соңгы ун елны?» – дип
Һәм, ниһаять,
Кисми түзеп,
Үстерергә озын толым.
Күп булырга
Өйрәтәчәк,
Тик кирәккә чәчелергә,
Ялганларга,
Сорасалар:
«Әни, син ник шундый уйчан?»
Сагынырга,
Кичерергә,
Аңларга иң якыннарны
Һәм укырга
Көн дә дога,
Көн дә дога,
Онытмыйча.


Җуелган
Иртән кояш һәр атомга шыплап үзен салып куйгач,
Кабатлангач кабатланмас иң пакь уйлар,
Ертып керфек кочакларын ачылырлар гашыйк күзләр,
Һәм арылыр мәхәббәткә бетмәс мәдхияләр өзләп,
Һәм дәшелер: «Зинһар, үзгәрмә!»
Кояш үзен һич кызганмый көн дә дөньяга сибелер.
Кабатланмас сагынылган иң пакь уйлар.
Кабатланыр бары меңәр иртә элек әйтелгәне
Алышынып куркынычка: «Син, чынлап та, үзгәрмәдең,
Тик...
Нидер бөтенләйгә үзгәрде.
Ни өчен син миңа хәзер бар дөньяның үзе түгел?
Ни өчен син бары
Бердәнбер?»


Мәҗүси Бердәнбер
Дан, акча, аш, китап, эш, намус...
Ышана, калтырый, җан бага –
Мәҗүси
Кешелек
Махсустан
Табына
Башкага,
Башкага.
Хәлбуки,
Азакта
Бер Аңа
Иганә
Һәм корбан
Буласы.
Кичекми
Үти Ул,
Искертми
Борынгы
Рәхимсез
Йоласын.
Ул үзе
Сибелгән–
Сеңдергән
Дөньяга мәҗүси тәрбия.
Яралган
Бу җиһан –
Илаһи,
Туган һәр
Кисәкчек –
Әүлия.
Ә кеше
Аларга
Баш кага,
Табына,
Ялгышып,
Башкага.
Бер мизгел
Уяныр,
Тетрәнер,
Таң калыр,
Төшенер
Хаклыкка,
Шашынып
Пышылдар
Эченнән:
«Ярлыка!
Ярлыка!
Ярлыка...»
Һәм башка
Эзләмәс,
Ул белер:
Ымсынгыч
Дөньялык –
Саф рәшә.
Ул тояр,
Ул җырлар,
Ул күрер,
Сокланыр,
Яратыр...
Ул яшәр.
Аңдагы
Яшерен,
Хак-кыргый
Мәҗүси
Кутырын
Актарыр
Һәм юар
Дөньяга
Инкыйраз
Ятлаткан
Алгарыш
Тапларын.
***
Ә бүген
Ай тулган.
Ай тулган
Хисләргә
Һәм әзер
Нур белән
Телемләп кисәргә
Бер гомер араны,
Йолырга,
Эчәргә,
Яктылык тизлеген
Өстәргә
Күчәргә...
Сорыга манылган дөньяны –
Тылсымга.
Гыйшыкка –
Гыйбадәт:
Булганга,
Булсынга.
Ай бүген —
Кан һәм сөт,
Тән һәм рух,
Кол һәм бәк.
Ә бүген
Ай тулган.
Ай тулы –
Мәхәббәт.
Ә иртән
Тулган ай
Яңадан түгелер,
Калдырып киткәндә
Икәүгә –
Бер гомер.


***
Корбан итмим –
Бу тормышка мин үземне бүләк
итәм,
Тын калсынга
Һәм... ымсынып
Уйлансынга.
Чәчкәләрнең серкәченә,
Мең өркәчле комлыкларга
Мин үземне сибеп китәм,
Шунда эреп
югалсынга.


***
Яңгыр килә,
Машиналар өелеп килә бер үк
көйгә.
Бер үк яктан.
Бар да – сиңа.
Бик теләсәң, әйдә, сына.
Мине сына,
Бар дөньяны:
Хак Аллага табынамы?
Сына.
Чәнчүле-кысылган
Күзләреңнең
Карашына
Түзалмыйча,
Бер мизгелдә
Ул да сынар.
Шушы сыңар
Болыттан да яшен аңкый.
Машиналар – шәһри буран.
Көлемсерәп,
Әйдә, сына.
Мин яныңда карап торам.
Әйдә, сына бу шәһәрне,
Бу юлларны,
Бу халыкны,
Бу галәмне –
Бар дөньяны:
Ул чынлап «Сиңа» лаекмы?
Сына.
Кытыршы тавышың
Бар тарафка бердәй чәчеп,
Бу җир шары синле булу
Горурлыгыннан үлгәнче.
Төшеңә үк явар идем.
Карашың – бердәнбер киртә.
Тик син бары сына мине!
Кыргыйларча чәнче, үртә!
Әле иртә.
Бер бокалдан – бар дөньяны...
Әле иртә.
Син башканы эчәсең,
Ә
Канның исе дә исертә.