Логотип Казан Утлары
Шигърият

ХӘСРӘТЛӘНӘ ХАЛКЫМ ӨЧЕН КҮП СҮЗЕМ...

Үзем турында
Кимчелеге аз сүземнең, тәме – күп,
Һәр әйткәнем күңелдә урын алган.
Байбога әкә иҗатымны бәһаләп:
«Казакъның ул – акыны», – дип зурлаган.
Хакимнәрдән исем даулап йөрмәдем,
Кайберәүләр кебек өшеп йә талып.
Тарпан-тулпарга охшаган холкым бар,
Яманлык күрсәм, калмадым югалып.
Йөз яшермим оялып ил каршында,
Юлым үргә, һаман биеккә илтә.
Кермәсәм дә төрле исемлекләргә,
Эшем мине гел дәрәҗәле йөртә.
Телгәләмим үз-үземне һич кызып,
Дөнья күргән агайлар күк мин түзем.
Әйткәннәрем кадак сыман кагылган, –
Хәсрәтләнә халкым өчен күп сүзем.
Кардәш халыклар әдәбияты
Әле галим булып кыштырдый каләм,
Әле ахмак сүздән гауга тудырып.
Язамын һәр җырымны ташка уеп,
Баш өстемдә калсын дип мәңге торып.
Никадәрле ялгыз талант таш ярган,
Таң булып аткан ярып караңгыны.
Бу дөньяда акыннар бар да туган,
Шигырьдә көндәш бары Абай гына!
Кимчелеге аз сүземнең, тәме – күп,
Хакыйкатькә туры килгән гаме күп.
Гөнаһ язылыр казакъка мин булмасам, –
Абайдан башка атаклы акыны юк...


Кечкенә авыл
Кузгалды поезд...
Кул болгап
Калды туган җиркәем.
Шунда аңладым аның мин
Ничек газиз икәнен.
Ыргый поезд, томырыла,
Борчу-уйларга салып.
Төшеп калыргамы әллә,
«Стоп-кран»га басып?
Парча уранган бакчалар,
Офыкта уйный рәшә.
«Көтәрбез!» дип кулын изи
Җилләр тәрәзә аша.
Юл тоттым мин зур калага,
Хыял дәште җыр булып.
Күз-колак бул оланыңа,
Йөрмәсен дип бозылып.
Алданып ялган дан белән,
Әрәм гомер итмәсен.
Ышанып кеше сүзенә,
Көне бушка үтмәсен.
Яклаучысыз әүлиядәй,
Баштан мең сорау кичә.
Төнлә төшкән шәүлә сыман,
Керерсең кебек төшкә.
Кызыксынып карап барам.
Җанга ятмый ят оран.
Үлемнән качкан Куркыт1 күк,
Юлдан куркып утырам!
Ыргый поезд, томырыла,
Кочагын ачкан далам.
«Стоп-кран»га басам да,
Барыбер төшеп калам!..
1 Куркыт – казакъларда мифик герой.
2 Атырау – Казакъстандагы өлкә.


Атырау2. Ялгыз ут
Имангалигә
Мамык яуды, күк мендәре ертылды,
Караңгы төн тәмам дөм-кара булды.
«Атырауда кем соң бар мине көткән?»
Соргылт вокзал тетрәп куйды, кылкынды...
Йоклый иде төнге кала төш күреп,
Игътибарсыз иде ул кунагына.
Биштәремне селкеп кереп югалдым
Күп катлы өйләрнең урамына.
Күргән булды сәфәрләрнең төрлесен,
Сөенерсең, табылса кунар урын.
Җылы керде шул чагында күңелемә –
Ялгыз утка төште шунда күз нурым.
Ялгыз бер ут балкый дәшеп үзенә.
Янып-сүнеп...
Әллә кайдан күренә.
Уразасын бозмас өчен әмәлсез,
Уянгандыр күк агам сәхәренә.
Олы өйдә бүлеп февраль төнен,
Агам каршы алды шулай үз күреп.
Елан елы югалткан җан бавырын
Кабат табып...
яртыны бөтен итеп.
Яшәвемне яхшыга мин юрадым,
Яхшылардан юлым аерма, Раббым!
Куе чәен җиңгинең тәмләп эчеп,
Язгы Җаек шикелле ташып актым.
Таңга кадәр серләшеп тә гәпләшеп,
Яңа көнгә чыктык, Кояш калыкты...
Ялгыз утның күзеннән тамган нурын
Бар тарафка чәчеп алсу таң атты.
Уйламаган, көтмәгәндә моннан соң
Атырауга таралыр яхшы атым.
Ялгыз уттан җаным алган яктылык,
Бар җиһанга сибәр нурын-яктысын.
Якын булам дисә әгәр иленә,
Уты булган юлаучы җитәр үргә.
Алда ялгыз ут күренсә күзеңә,
Ялгышып та...
борылып үтә күрмә!


Казакъчадан Рафис КОРБАН тәрҗемәләре.