Логотип Казан Утлары
Публицистика

Казан ханлыгы турында яңа хезмәт

Россиянең күпгасырлык тарихы шул ук вакытта анда гомер кичерүче халыклар тарихыннан да хасил була. Россия күпмилләтле дәүләте буш урында оешмый, аңарчы төрле дәүләти-сәяси берләшмәләр, шул исәптән Алтын Урда һәм Казан ханлыгы яшәп килә. 2019 елда Россия Федерациясе фәнни җәмәгатьчелегенең Алтын Урданың 750 еллыгын билгеләп үтүе очраклы түгел. Гомумроссия дәүләтчелеге барлыкка килүдә гомумтөрки мирасны, татар мирасын өйрәнү гаять зур әһәмияткә ия.

Россия тарихында үзенең күләме-исәбе (рус халкыннан соң икенче урында булуы) һәм урнашу территориясе, уртак бөек илебезнең дәүләтчелеге, мәдәнияте, икътисады үсешенә керткән өлеше буенча да татар халкы аерым урын били. Татар халкының килеп чыгышында, аның үсешендә, сәяси төзелешендә, милли мәдәнияте формалашуда Алтын Урда һәм аннан соңгы татар ханлыклары төп этапларның берсе булып тора. Алтын Урда һәм Урдадан соң яшәгән татар ханлыклары тарихы Россиянең күп кенә халыклары – башкортлар, кырым татарлары, марилар, мордвалар, нугайлар, руслар, удмуртлар, украиннар, чувашлар һәм башкалар тарихының мөһим өлешен хасил итә. Атаклы рус тарихчысы С.М. Соловьев XVI гасыр уртасында Казан ханлыгының Россия составына кертелүен юкка гына ил тарихының дәвамын күп яктан билгеләгән мөһим вакыйга дип санамады.

Шул ук вакытта, рус елъязмачылары заманнарыннан һәм революциягә кадәрге тарих фәне традицияләреннән килгән гадәт буенча, бүгенгәчә Казан ханлыгы Рус дәүләтенең «дошман»ы буларак карала. Икенче яктан, илебез галимнәре, шул исәптән Татарстан тикшеренүчеләре тарафыннан, Алтын Урдага яки урта гасырлардагы төрки империяләргә караганда,аңа азрак игътибар юнәлтелә, ханлык «караңгы күләгәдә» кала бирә. Шуңа күрә Булат Хәмидуллин үзенең яңа китабында мөрәҗәгать иткән тематика, һичшиксез, Россия тарихы өчен гаять актуаль булып тора.

Б.Хәмидуллинны һич арттырусыз Татарстанда гына түгел, Россиядә дә Казан ханлыгы буенча аз санлы профессиональ белгечләр исәбенә кертергә мөмкин. Ул 25 елдан артык урта гасырлар төркиләренең һәм татар Казан дәүләтенең этносоциаль һәм этносәяси тарихын өйрәнү белән шөгыльләнә. 2002 елда аның «Казан ханлыгы халыклары» монографиясе дөнья күрде, ул Михаил Худяковның 1923 елда басылган «Казан ханлыгы буенча очерклар» хезмәтеннән соң 80 ел чамасы вакыт узгач нәшер ителгән, әлеге дәүләткә махсус багышланган беренче китап булды. Шуннан соң бу тематика буенча аның тарафыннан язылып, 5 китап һәм 100ләп фәнни, фәнни-популяр мәкаләләр бастырып чыгарылды. Ул – Казан ханлыгына багышланып, Зур Россия энциклопедиясе өчен язылган мәкаләләр һәм 7 томлык фундаменталь «Татарлар тарихы»ның 4 нче томында урын алган Казан ханлыгы турындагы бүлек авторы, болар үзләре үк аның әлеге өлкәдә абруе танылуын күрсәтә. Авторның гаҗәеп публицист, тәрҗемәче, ТР Язучылар берлеге әгъзасы булуы нәтиҗәсендә китап матур фәнни-әдәби телдә язылган, рәхәтләнеп укыла. Ул төрле катлау укучылар, ягъни белгеч-галимнәр өчен дә, тарих белән гадәти кызыксынучылар өчен дә аңлаешлы.

Китап 19 мәкалә-очеркны берләштергән өч бүлектән, шулай ук аерым кушымтадан – авторның Казан ханлыгы тарихы буенча басылган хезмәтләре исемлегеннән тора.

Казан ханлыгы хакындагы бәян Алтын Урдага багышланган бүлектән дәвам ала. Әлеге бүлек ике зур очеркны колачлый, аларда Алтын Урда тарихының төп момент лары, татарларның этник туплану-берләшүе мәсьәләләре җентекләп карала. Цивилизация яссылыгында Алтын Урда дәверенең барлык ракурслары күрсәтелә. Бу очракта Б.Хәмидуллин илебез һәм чит илләр тарих фәненә мәгълүм чыганакларның гаять киң даирәсен җәлеп итә.

Авторның хаклы рәвештә Алтын Урда дәверен Россия төрки халыклары тарихының аерым бер өлеше буларак кына түгел, тулаем илнең гомуми үткәненең, шулай ук Евразиянең күп кенә дәүләтләре һәм халыклары тарихының аерылгысыз өлеше буларак исәпләвен ассызыклап узасы килә. Б.Хәмидуллин фикеренчә, Алтын Урданың гаять зур мирасы аның күп кенә этнослар, хәзерге вакытта Россиядә һәм аңа чиктәш территорияләрдә яшәүче халыкларның – татарларның, башкортлар, нугайлар, кумыклар, үзбәкләр, казакълар һәм башкаларның шактый өлеше өчен «бишек» булуыннан гыйбарәт. Нәкъ менә Алтын Урда, бергә яшәүнең, мәдәниятләрнең, тормыш рәвешенең һәм менталитетларның үзара якынаюының тәүге тәҗрибәсен биреп, Евразиянең киләчәктә Россия составына кергән төрки, монгол, фин-угор, көнчыгыш славян, Себер, Кавказ һәм башка халыкларын беренче мәртәбә озак вакытлар дәвамында бердәм сәяси һәм икътисади яссылыкта туплады.

Китапның 4 очерктан торган икенче бүлеге Казан ханлыгының бай тарихына, аерым алганда, анда хөкем сөргән этносәяси вазгыятькә багышланган. Бүгенге көндә мәгълүм булган гаять киң чыганаклар даирәсе һәм басылган фәнни хезмәтләр нигезендә автор ханлыкны зур һәм икътисади яктан үскән дәүләт, төбәктә һәм тулай Үзәк Евразиядә структура тәшкил иткән элемент буларак тасвирлый. Автор этносәяси вазгыятьнең төзек концептуаль схемасын төзүгә ирешкән. Әлеге схемада, бер яктан – Казан ханлыгы, анда яшәгән төрки һәм фин-угор халыкларының (аеруча җентекле рәвештә көньяк удмуртлар мисалында) бөтенлекле этносоциаль бергәлеге, икенче яктан, Алтын Урда таркалганнан соң «идарәче Чыңгызыйлар-Җүчиләр нәселе бердәмлеге» нигезендә барлыкка килгән төрки-татар дәүләтләре «йолдызлыгы»ның, «бердәм телле, бердәм динле һәм мәдәниятле дәүләт төзүче халыкның» «йолдызы» буларак карала.

Китапның зур өлешен Казан ханлыгын илебез (революциягә кадәрге Россия, совет, совет чорыннан соң), шул исәптән татар милли тарих фәнендә өйрәнүне яктыртуга багышланган 14 очерктан гыйбарәт өченче бүлек били. Әлеге очеркларда теманы өйрәнү тарихы XV-XVI гасырларда елъязмалар төзү традицияләреннән алып, XXI гасыр башындагы татар тарихчылары хезмәтләренә кадәр дәвам итә, Казан ханлыгын башлап өйрәнүчеләрнең һәм төп тикшеренүчеләрнең карашлары, керткән өлешләре тәфсилле бәян ителә. Очеркларда революциягә кадәрге рус тарих фәненең зур катламы яктыртыла, укучы аның классиклары Н.М.Карамзин, С.М.Соловьев, В.О.Ключевский, Н.И. Костомаров, шулай ук П.И.Рычков, К.Ф.Фукс, Н.К.Баженов, В.В.Вельяминов-Зернов, Г.И.Перетяткович, С.М.Шпилевскийның махсус хезмәтләре, революциягә кадәрге татар галимнәренең Казан ханлыгы тарихына карата карашлары белән танышу мөмкинлегенә ия. Әлеге теманы өйрәнү мәсьәләсендә казанышларга чагыштырмача ярлы совет тарих фәне, бүгенгәчә гавами яктан аз мәгълүм Х.Г.Гыймади һәм Ш.Ф.Мөхәммәдьяров хезмәтләре дә игътибардан читтә калмаган. Хәзерге күпкә баерак татар историографиясенә аерым очерк багышланган. Идел буенда яшәүче башка халыклар вәкилләренең карашлары күренекле чуваш тарихчысы В.Д.Димитриев хезмәтләре яссылыгында күрсәтелә. Башка галимнәрнең Казан ханлыгы тарихына һәм аның эчке төзелеше үзенчәлегенә карата еш кына капма-каршы юнәлешле фикерләренең гаять киң спектрын яктырту барышында авторның укучыга үз бәяләмәләрен көчләп такмавы, укылган материалдан чыгып аның үзенә нәтиҗәләр ясау мөмкинлеген калдыруы игътибарга лаек.

Һичшиксез, Булат Хәмидуллинның әлеге тикшеренүе аның Россия Федерациясе тарихын өйрәнүгә керткән мөһим өлеше булып тора. Китапта Алтын Урда һәм Казан ханлыгы идарәчеләренең, халкының тормышы һәм эшчәнлегенә дәлилле анализ һәм бәя бирү төрле халыклар яшәгән һәм төрле диннәр хөкем сөргән илебездә хәзерге этапта милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне үстерү һәм ныгыту юлында, һичшиксез, әһәмияткә ия.