Логотип Казан Утлары
Очерк

"Кая әле, үзем!"

Илсур Шәйхетдинов яшәгән йортны инде күземне йомсам да, бик тиз табармын кебек. Бар иде заманалар, илгә-җиргә танылган кешеләрнең кайда яшәгәнен һәркем диярлек белә иде. Илсур Шәйхетдиновның йортын тиз таптым үзе. Чөнки хатыны Дания апа үзләренә ничек барасын телефоннан бик әйбәтләп аңлатты. Тау Башы бистәсенә үзәк урамнан менгәндә, кибетне узгач та, уңга борыласың, аннан ерак калмый, диде. Әгәр: «Кибеткә җиткәч, теләсә кемнән сора, әйтеп бирерләр...» – дигән булса? Алай димәс иде, әлбәттә, чөнки заманы башка. Шулай да кызык өчен кибет янында туктадым да үткән-сүткәннәрдән Социалистик Хезмәт Герое яшәгән йортны сораштырдым. Берәүләр дәүләтнең мондый бүләге барын да белмиләр иде: «Какой герой вы сказали?» – дип кызыксындылар.

– Герой Социалистического Труда.

Аптырап, иңнәрен сикертәләр, «интересно» дип куялар. «Илсур Шәйхетдинов»

дип исем-фамилиясе белән дә әйтеп карыйм – юк, белмиләр. Бу хакта язып торырга

да исәп юк иде, әмма өченче керүемдә ире тирәсендә «Илсурым, Илсурым...» дип бөтерелгән Дания апа күңел ярасына әйләнерлек сүз әйтеп куйды. Күрше-тирәдә яшәүче берәү моңа: «Ирең сезнең өчен генә герой ул, безнең өчен беркем түгел», – дип ычкындырган. Дания апа бу турыда өйдәгеләргә берни дә әйтмәгән булган,

ахрысы, Илсур абый: «Кем шулай ди? Күрсәтермен мин аңа беркем түгел икәнемне», – дип куйды. Шуннан артыгын әйтмәде. Күкрәк сугып, «тамак кырып, мыек борып» дигәндәй йөрмәсә дә, үзенең кем икәнен белә ул. Заманында бөтен илгә танылган

ир-егет өчен пычрак күңелдән чыккан моның ише сүзләр ят иде. Олы йөрәкле, горур, Дания апа әйтмешли, «тимер Илсуры» күрәсең моның ише «вак-төяк»кә игътибар итүне үзе өчен түбәнчелек санады. Ә мин аңа карап сокландым. Озын буйлы, таза гәүдәле, һәр сүзен гөлдерәп торган тавыш белән өздереп, җиренә җиткереп әйтүче бу 83 яшьлек ир-егеттән бүген дә ниндидер көч-куәт, гайрәт бөркелеп тора иде.

Дөрес, Себер сазлыкларында бата-чума, кышын туңа-ката газүткәргеч торбалар салып йөргән Илсур абыйның аяклары беткән. Өй эчендә дә таякка таянып йөри. Әмма: «Берәр яңа техника бирсәләр, бүген чыгам да китәм әле мин», – дип куйгалый.

Язмышын нечкәли башласаң, аның тормышындагы һәр вакыйга, һәр көн, һәр сәгать үзе бер гыйбрәт.

 

«Кызым, иреңнән беркайчан да калма!»

 

Илсур абыйның әтисе Гарәфи абзый армиягә алынып, «үлем лагере» дип халык теленә кергән Суслонгерга эләгә. Мин анда әллә ничә тапкыр булдым. Мари урманнары сугыш еллары фаҗигаләрен һаман да сер итеп саклый әле. Ир-егетләрне сугыш серләренә өйрәтү өчен оештырылган бу лагерьга эләгүчеләр ачлыктан, төрле авырулардан кырыла, кышкы салкыннарда туңып үлә. Әмма аларның төгәл санын берәү дә белми, Оборона министрлыгы архивы да бүгенге көнгә хәтле йозакта. Үлгәннәрнең гаиләләренә бары тик «хәбәрсез югалды» дигән хатлар килә. Кайбер тарихчылар әйтүенчә, сугышка барып җитмичә, Суслонгерда үлгәннәрне дистә меңнәр белән санарга кирәк.

Илсур абыйның әтисе – Гарәфи солдатны да шул «хәбәрсез югалганнар» язмышы көтә. «Озынколак хәбәрләр» аша хатыны Камәриягә: «Ирең үлем хәлендә, җай тапсаң, килеп ал!» дигән сүзләр килеп ирешә. Кышның салкын бер көнендә үрәчәле чана тартып Суслонгерга чыгып китә Камәрия. Ике йөз чакрым араны ничекләр барып җиткәндер ул – бер Ходай гына белә. Гарәфи солдатның иптәшләре Камәриягә иренең тире белән сөяккә генә калган гәүдәсен яшертен генә чыгарып бирәләр. Чөнки, шул ук иптәшләре әйтүенчә, ярымүле-ярымтере Гарәфине мәетләр белән бергә күммәкче булганнар. Тагын ике йөз чакрым араны чана тартып авылга көчкә кайтып җитә Камәрия һәм үзе урынга

егыла. Дания апа әйтүенчә, салкын, күрәсең, җелекләренә хәтле үткәндер, аның аяклары, бөтен тәне шешеп чыга. Шулай да исән кала Камәрия һәм урында яткан килеш тагын өч бала таба. Тормышка ничек ябышып ятканнар элек, ә? Мин бүгенге гүзәл затларыбызга шушыларны сөйләсәм: «Син чана тартып, иреңне алып кайтырга барыр идеңме? Авырып урынга егылгач та, бала табар идеңме?» – дисәм, алар миңа, мөгаен: «Абый, син ычкынган ахрысы», – диярләр. «Кәмит сүз сөйләп торма! – диючеләр дә табылыр иде. Ә Камәрия апа инде шактый еллар узгач, үзләренә килен булып төшкән Даниягә:

«Кызым, иреңнән беркайчан да калма!» – дип әйтеп калдыра. Гарәфине айлар-еллар дәвалап, көч-хәл белән тәки аякка бастыралар һәм ул башта туган авылы Орнашта үз өендә, аннан соң Арчаның төрле мәктәпләрендә балалар укыта.

 

Олы юл башы

 

Арча педагогия училищесына укырга кергәндә, Илсурның күңеленә әтисе һөнәрен сайлау уе кермәгәндер, мөгаен. «Укытучы булырга хыялландым», – дигән сүзләрне аның үзеннән дә ишетмәдем.

Сугыштан соң берничә ел узгач, Шәйхетдиновлар Арчага күчеп килә. Гаилә башлыгы Гарәфи абыйны райкомга эшкә чакыралар. Арча педучилищесының әле ул заманнарда ук бик абруйлы уку йорты булуы, анда Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиев

кебек олпат язучыларыбыз укуы, әлбәттә инде, Илсур күңелендә әлеге уку йорты белән горурлану, шунда уку теләге уятмый калмагандыр. Педучилищеда бик яхшы укый ул, әмма балаларга сабак бирергә туры килми. Көннәрдән бер көнне бер авылдашы очрап: «Ярый, педучилищены тәмамладың, Илсур, инде шушы гәүдәң белән гомер буе балалар укытып йөрмәкче буласыңмы?» – дип куя. Аңа үпкәләми Илсур, әмма уйга кала. Чыннан да, теләсә нинди эшне җир җимертеп эшләрдәй өрлек кебек егет бит ул. Бүген сөйләшеп утырганда, Илсур абый: «Ул чакта укытучыларга алай кытлык та юк иде инде ул», – дип бераз аклангандай итә. Бәлки, укыган һөнәре буенча эшләмәвеннән кыенсынадыр.

Ягъни, педучилищеда юкка гомер уздырган, «хөкүмәт ипиен бушка ашаган» булып чыга бит инде. Мондый «канатлы сүзләр» ул заманнарда еш әйтелә иде.

Илсур абый белән гәпләшеп утырганда, шуны уйлап куйдым: бит «хөкүмәт ипиен» бушка ашамаган ул, укытучылык гыйлеме алдагы тормышында бик кирәк була. Чөнки ул җитәкче буларак, йөзләгән-меңләгән кешенең остазына әйләнә. Шәкертләре бүген дә

аның турында: «Илсур абый безгә укытучы-остаз да, әти кеше дә булды», – дип сөйлиләр.

 

Болар хакында әле соңрак язарбыз

 

Һөнәр сайлаганда, бераз икеләнеп торуы герой-якташымның тормышында бердәнбер очрак булмады микән, дип шикләнәм. Чөнки аның моннан соңгы бар эшгамәлләре «кая, үзем!» дигән принципка нигезләнә. Сугыш яраларын төзәтә-төзәтә үсешкә юл алган ил өчен мондый гаярь егетләр бик кирәк була.

1953 елда партия Үзәк Комитетының авыл хуҗалыгын үстерү турында карары чыга. «17 яшьлек егет партия карарларын үтәү йөзеннән механизатор булу уе белән янып яши башлады...» дип язсам, бу сүзләр укучыга гына түгел, үземә дә көлке тоелыр иде.

Әмма ул заманда һәр авыл малаеның техника белән җенләнүе – хак. Малай чакта без дә авылда бердәнбер булган машина яки трактор артыннан чаба-чаба авылны чыгып китә идек.

Авыл хуҗалыгын үстерү турында партия карары чыгып, илдә техник яңарыш шаукымы башлангач, Илсурның Үрнәк авылындагы механизация училищесына укырга керүе инде табигый. Училище тәмамлагач, Арча машина-трактор станциясендә эшли башлый ул. Баш инженер Рөстәм Халитовның иң булдыклы егетләрне үз тирәсенә җыйган чагы бу. Шуңа күрә һәрберсен үзенчә сынап карый. Сүз уңаеннан: Рөстәм

Халитов – Бөек Ватан сугышы ветераны, Сугышчан Дан орденнарының тулы кавалеры. Андыйлар, гадәттә, Геройга тиңләнә. Казан компрессорлар заводында да эшләгән.

Завод янында аның исемен йөрткән урам да бар.

Менә шул Халитов шактый ук шук кеше була. Илсурның тракторы ватылгач: «Складта «ДТ-54»нең балкасы бар. Шуны тимерчелеккә алып килсәң, запчасть бирәм», – ди. Әзмәвердәй таза егетнең көч-куәтен үзе сынап карыйсы килә моның. Илсур 160 килограммлы балканы кар ерып күтәреп алып килә. Баш инженер сүзендә тора,

кара көнгә дип саклаган бердәнбер запчасть – бульдозер рамын Илсурга бирә. Һәр эшкә беренче булып атлыгып торганы, ышанычлы булганы өчен яраталар Илсурны. Алай гына да түгел, син монда кирәгрәк дип, бронь биреп, ел саен армиядән калдыра

киләләр. Илсур моның өчен җитәкчелеккә рәхмәт әйтеп яшәгән, дисезме? Баштан сыйпаган саен Шарик кебек койрык болгарга яратучыларны җене сөйми аның. Хәрби комиссариатка бара да: «Яшьтәшләремнең инде армиядән кайтыр вакыты җитә. Нәрсә,

мин башкалардан ким мәллә?» – дип военкомга бәйләнә.

Сөйләшүне сүзен-сүзгә Илсур абый инде тәгаен генә хәтерләми. Әмма броньнан баш тарта ул, МТСтагы җитәкчеләрне дә күндерә. Шулай итеп, армиягә чакырыла, һәм Азәрбайҗанда хезмәт итә. Армиядә дә иң кирәкле кешегә әйләнә. Кайтыр вакыты җиткәч,

аны сроктан тыш хәрби хезмәттә калырга кыстыйлар. Бүген Илсур абый: «Калсам, инде әллә кем булган булыр идем», – дип куйгалый, ә Дания апа: «Син болай да әллә кем инде, Илсурым!» – дип, аңа елыша. Егетне армиядә шул хәтле калдырырга телиләр,

артдивизион командиры Габделхак Закиров аны үгетли-үгетли поездга кадәр озатып бара. Инде үгетләүнең файдасыз икәнен аңлагач: «Ярый, кайт туган якларга. Армия хезмәтен тутыргач, мин сине барыбер эзләп табармын», – ди. Ул Казан кешесе була.

Илсурны тәки эзләп таба һәм алар гомер буе йөрешеп, гаилә дуслары булып яшиләр.

 

Син мине көтәрсеңме?

 

Безнең яшьлектә җыр җырлап, авыл урамнарын әйләнү бар иде. Без үткәндә, шагыйрьчәрәк әйтсәк, кичке авылның «күзен йомган зәңгәр тәрәзәләре пәрдә читен ачып» карыйлар иде, әмма йокы бүлеп йөрисез дип, ул-бу әйтүче булмады. Шул чактагы

бер җыр искә төшә. Мин аның авторларын да белмим. Болайрак иде аның сүзләре:

Мәхәббәт ул – яшьләргә дә, картларга да,

Мәхәббәтсез мөмкин түгел атларга да.

Ышанмасаң, сүзләремнең хаклыгына,

Гомер иткән кешеләрдән сорап кара.

«Гомер иткән» дигән сүзләрне без сиксән яшьлек, туксан яшьлек, хәтта, йөзгә җиткән... дип, «кешеләрдән» дигәнне «бабайлардан», «әбиләрдән», дип үзгәртеп җырлый идек. Җырлый идек тә нигәдер елмаеп куя идек. Күрәсең, мәхәббәт дигән олы хиснең шул яшьтәгеләр күңелендә дә яшәячәгенә ышанып җитмәгәнбез. Менә

бүген сиксәннең теге ягына чыккан Илсур абый һәм Дания апа белән очрашкач, яшь чактагы әлеге елмаеп куюлар күпмедер дәрәҗәдә ахмаклык кебек тоелды. Бар икән бит ул – мәхәббәт, аңа яшь куеп булмый икән бит. Әлбәттә, яшьлектәге һәм картлыктагы мәхәббәт бераз аерылып торадыр инде ул. Туфан ага Миңнуллин да: «Хатын, картайгач, диваннан тартып торгызыр өчен булса да кирәк», – дип шаярта иде.

Әмма җае чыккан саен «Нәҗибә апагыз» дип әйтә һәм күзләре тагын да җылынып китә иде аның. Илсур абый белән Дания апа миңа мәхәббәт сабагы да бирделәр. Аларның танышу-кавышуларында бернинди романтика да юк үзе. Чиләбегә китәр алдыннан әтисе Гарәфи Илсурны күрше Югары Сәрдә авылы кызы, сыер савучы Дания белән таныштыра. «Бик әйбәт кыз, шуңа өйлән», – ди. Армиядән кайткан егетнең төзүмонтаж идарәсендә эшли башлаган вакыты була һәм газ үткәрү трассаларының берсенә бульдозерчы кирәген ишетә. Үрнәктәге училищеда алган һөнәре аңа әнә шулай бик кирәк булып чыга, һәм ул газүткәргеч торбалар салучылар отрядына килеп кушыла.

Ә бу эш исә тагын берничә һөнәр үзләштерүне сорый. Шуңа күрә Илсурны Чиләбегә укырга җибәрәләр дә. Китәр алдыннан ул Даниягә: «Мин кайтканны көтәрсеңме?» – ди. Дания: «Юк, көтмим. Иң элек никахлашыйк, аннан соң мин сезнең гаиләдә яшәп

торырмын», – ди. Иртәгә Илсур китәсе дигән көнне ашык-пошык никах укытуны көләкөлә сөйли Дания апа: «Туганнарының рөхсәтен алу өчен Казанга барып кайтырга да өлгердек», – ди. Язмама «бер күрүдә гашыйк булу» кебек сүзләрне кертмим. Дания

апа да, Илсур абый да мондый купшы сүзләрне бик яратмыйлар, ахрысы. Бер-берсен бик ошатканнар һәм... бетте-китте. Дания иренең әнисе Камәрия апа сүзләрен васыять дип кабул иткән, күрәсең, ул гомер буе ире кая китсә – шунда була.

 

Себер сазлыкларында

 

Чиләбедә газүткәргеч торбалар салу серләренә өйрәнеп кайткан Илсурны бригадир итеп куялар. Ике елдан, ягъни 1964 елда ул колонна җитәкчесе, тагын ике елдан участок башлыгы була. Бераздан нефть-газүткәргеч торбалар төзү идарәсе, аннан соң

«Татнефтепроводстрой» тресты идарәсе җитәкчесе итеп билгеләнә. Язулары җиңел лә ул, ә бит Илсур карьера баскычлары буйлап Себер сазлыкларында күтәрелә. Себер газын бөтен илгә тарату, аннан Европа чигенә илтеп җиткерү өчен «себер китәргә»

ашкынып торучылар булмый. Чөнки трассаларны тайга, тундра сазлыклары, елгалар, күлләр, Калмык далалары аша саласы. Шуңа күрә кызыктыру өчен дип, Себердә эшләп кайтканнарга Казанда фатир вәгъдә итәләр. Фатир бирәләр дә. Әмма Илсурның уйлары – башка. Ул Себердә вакытлыча гына эшләргә тиеш түгел. Никадәр купшы сүзләр булып тоелмасын, тормыш аны «масштаблы фикерләргә» өйрәтә. Себер газының ил өчен,

кешеләр өчен никадәр кирәк икәнен аңламаса, ул Илсур Шәйхетдинов та булмас иде.

Сөйләшеп утырганда, Дания апа да: «Үзен бер дә жәлләмәде инде ул, һәрнәрсәгә кирәк бит дип тотынды, – диде дә, – мине дә жәлләмәде», – дип елмаеп җибәрде.

Баксаң, Илсур абый хатынына да иң авыр эшләр куша торган булган. Янәсе, җитәкче үзе генә түгел, аның хатыны да кешеләргә үрнәк булырга тиеш. Шулай итеп, Дания апа пешекчегә, кер юучыга әйләнә. Трассада эшләүчеләрнең киемнәрен генә түгел,

урын-җирләрен дә юа ул. Ул чакта кер юу машинасы, порошоклар юк. Сабынлап юаюа куллары өзелеп төшәрдәй була. Агачтан-агачка бау бәйләп киптерә, күмер үтүге белән үтүкли. Ә хуҗа шактый кырыс, таләпчән: кул астында эшләгәннәр кешечә

яшәргә тиеш. Шуңа күрә яңа участокка күчәр алдыннан Илсур абый шунда алдан ук балта эшенә кулы ябышкан егетләрне җибәреп ашханә, мунча, торак йорт, клуб, кибет салдыра торган була. Себер сазлыкларында эшләгән кеше тәмуг газаплары гына

күрергә тиеш түгел бит инде.

Пермь партия өлкә комитеты органы булган «Звезда» газетасы моннан 38 ел элек менә ниләр яза: «Эшчеләр яшәгән вагон-йортларда номерларга хәтле языла, ашханә, кибет, медпункт ишекләрендә эш сәгатьләре күрсәтелә иде»... Шәйхетдинов үзенең

егетләре «зур җирдән» аерылган дип хис итмәсен өчен «Кызыл почмак»ка телевизор, радио куйдыра, 900 тәңкәлек газета-журналлар яздыра. Кыскасы, аның участогы кечкенә генә шәһәрчекне хәтерләтә. Анда хәтта балалар өчен уен мәйданчыгы да була. Дания апа беренче баласы Маратны тайга уртасындагы шундый шәһәрчектә, вагон-йортта таба. Һәм Марат бүгенгә хәтле әтисе һөнәрен дәвам итә.

Бер килүемдә ул әти-әнисе янына хәл белергә кайткан иде. Төп эше хәзергә Сочида икән. Хәл-әхвәлләр белештек тә, эше турында сорадым. «Бик җиңел түгел, әмма әтинеке бик авыр булган инде», – дип куйды һәм Себер сазлыкларын исенә төшерде. Ул еллар

Шәйхетдиновлар күңеленә шул хәтле уелып кылган ки, Дания апа: «Казанга кайткач, шактый вакыт шоктан чыгалмый азапландык», – ди. Иреннән бер адым да калмаган яшь хатын беркөнне биләүдәге ике баласын күтәреп, ире эшләгән яңа участокка килә. «Килү» дип, ул вакытта бердәнбер транспорт чарасы вертолёт була инде. Вертолёт атлаган саен тирбәлеп торган сазлыкка утырыр өчен берәр коры җир эзли. Гадәттә, утыра алмый,

мөмкин кадәр түбән төшә дә, кешеләр җиргә сикерә. Биләүдәге сабыйларны бер корырак түмгәк өстенә куялар. Шулвакыт алар вертолёт җиле белән тәгәрәп китәләр. Ярый әле егетләр тездән саз ерып барып, сабыйларны күтәреп алалар.

Кыскасы, Төмән тайгасы сазлыкларында кешене адым саен куркыныч сагалый.

Беркөнне торба салу кранына утырган Илсур да чак кына үлемнән кала. Сазлыкка батып барган кран өстеннән аны вертолёт алып өлгерә. Шуңа күрә Дания апа: «Илсур трассага чыгып киткән саен, исән-сау әйләнеп кайтсын иде дип Ходайга ялвара идем», – ди.

Беренче дәүләт бүләге – Ленин орденын алганда, Илсур Шәйхетдиновка нибары 29 яшь була. Әлеге олы бүләкне аңа тирә-ягын сазлыклар урап алган бер мәкерле елганы буйсындырган өчен бирәләр. Ягъни адәм аяк басмаслык урыннарда елга аша

газ торбасы суза аның егетләре. Бригада кеше күрмәгән-ишетмәгән дигәндәй, яңа ысул куллана. Торбаларны җир өстендә үк эретеп ябыштыралар, изоляция чорныйлар, бер башын саз сулары кермәслек итеп томалыйлар да саз өстеннән шудыра башлыйлар.

Шуның өстенә беренче тапкыр диаметры 1220 миллиметрга җиткән торбалар сала башлыйлар. Алай гына да түгел, эретеп ябыштырылган әлеге торбаларның гомуми озынлыгы 300 метрга җитә. Ул чактагы матбугатта язылганча, мондый алым, ягъни

комплекслы агым ысулын кулланучы булмый әле. Теориядә генә яшәгән әлеге яңалык күпләрне өркетә. Ә Илсур Шәйхетдинов һәрвакыттагыча: «Кая әле, үзем!» – дип эшкә тотына. Соңрак аның тәҗрибәсен башкалар да өйрәнә һәм куллана башлыйлар. Егетнең даны бөтен илгә тарала. Дания апа: «Илсурым өчен Мәскәүдәге

министрларның ишекләре ачык иде, һәркайсына теләсә ни вакытта керә ала иде», – дип сөйли. Сүз, әлбәттә, теләсә кайсы ишекне тибеп ачу турында бармый. Илсур Гарәфи улына һәр җирдә хөрмәт-ихтирам дигән сүз бу. Заманында СССРның нефть һәм газ предприятиеләре төзелеше министры Борис Щербин бер газета җитәкчесенә биргән интервьюсында Илсур Шәйхетдиновны аерым билгеләп үтә. Хәтта героебызның хезмәт юлы турында да тәфсилләп сөйли ул. Үз эшенең остасы булуы белән бергә,

күпләргә остаз һәм зур оештыру сәләтенә ия булуы, иң авыр эшләргә иң беренче тотынуы турында сөйли, аны «хезмәт батыры» дип атый.

Министрны «суга караган» диярсең, 1975 елда Илсур абыйга Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә.

 

Герой һәм аның шәкерте

 

Бу язмага тотыныр алдыннан Арчага кайтып, Илсур абый белән эшләгән бер егет белән очраштым. Бүгенге көндә героебызның туган авылы – Орнашта умартачылык белән шөгыльләнүче Ядкәр Мөхәммәдиев ул. Авыл инде юк. Заманында Орнашта,

Ядкәр әйтмешли, «Нәкъ Арчадагы кебек гөрләп» Сабан туе уза торган булган. Бер елны Ядкәр «Мәйданга Илсур абый да кайткан» дигән хәбәр ишетә. Чирәмлектә зәңгәр күккә карап, уйланып яткан герой-авылдашын таба да: «Мин Зөфәр малае Ядкәр булам, синең белән эшлисе килә», – ди.

– Һөнәрең бармы соң?

– Тракторчы, комбайнчы.

– Армиядә булдыңмы?

– Әле яңа гына кайттым.

– Яхшы. Алайса иртәгә минем белән китәрсең. Ничек тиз эшли – сүзен дә шулай тиз тота Илсур абый. Эленке-салынкы эшләгәннәрне җене сөйми. Ядкәр: «Алладан курыккан кебек курка идек без аннан. Тик торган килеш күзенә чалынсаң, кесәсенә

сугып куя иде дә: «Менә бу кесәдә синең хезмәт хакың, энем. Телим икән, алып сиңа бирәм, теләмим икән, икенче кесәгә салып куям», – дип кенә әйтә иде. Ну, эшләгән кешегә яхшы түләде. Аена, ким дигәндә, мең тәңкә ала идек. Ул заманда зур акча иде

ул. Ә менә үзе акчага егылып китмәде Илсур абый. Үзенә тиешлесен генә дә җыеп барган булса, ул бүген миллионер булып яшәр иде», – ди. Ядкәр әйтүенчә, Илсур Шәйхетдинов бөтен акчасын социаль мәсьәләләргә, эшчеләргә тотып бетереп барган.

Бүгенге заман кешесен кайчандыр шундый-шундый җитәкчеләр эшләгәненә дә ышандырып булмастыр, шәт. Әле Илсур абый Матюшинода эшчеләр өчен ике катлы ике йорт та салдырган булган. Үзенә шунда бер бүлмә дә алмады ул», – ди Ядкәр.

Илсур абый әле Арча тавын кистереп туры юл да ясаткан. Тукайның туган авылы Кушлавычка да юл керткән. Иң кызыгы: җитәкчеләр бу синең эш түгел, ник тотындың, димәс микән, дип шикләнгән. Юкса, үзенә бер тиен дә файда эшләмәгән бит ул.

Аның бу сыйфатлары шәкертләренә дә күчми калмагандыр. Ядкәр: «Илсур абый миңа җитәкче, остаз гына түгел, әти урынына да булды», – дип юкка гына сөйләмидер. Кадрлар мәсьәләсен дә кызык хәл итә торган булган Илсур абый. Беркөнне Ядкәргә:

«Менә шундый-шундый техникада эшләргә егетләр кирәк. Безнең якта армиядән кайткан шундыйлар юк микән?» – дигән. «Бар», – ди икән Ядкәр. «Алайса, бар, кайт, шуларны җыеп кил әле!» Ядкәр Түбән-Аты авылыннан гына да 36 егетне алып килгән.

Яхшы эшләгәннәр егетләр. Аларны яратып, «восьмой мартлар» дип йөрткәннәр. ТүбәнАты «8 Март» колхозына керә иде. Гомумән алганда, трассада эшләүче татарларга үпкәләүчеләр дә булган. Чөнки Шәйхетдинов егетләре социалистик ярышта катнашып,

планны вакытыннан алда үтәп баралар. Хохол егетләре: «Әй, сез – татарлар, кая шулай ашыгасыз? Вакыт сузсагыз, без монда тагын күпме акча эшли алган булыр идек», – дип әйткәли торган булганнар.

 

Алгы сызыкта

 

Язмыш Илсур абыйга заманны узып эшләргә кушкан, ахрысы. Арча егете салган нефть-газ торбалары Көнбатыш Себердән башлап, Көнбатыш Европага хәтле барып җитә.

1980 нче елларда Төмәндә, Пермьдә, Татарстанда, Мәскәүдә чыккан кайсы гына газетаны алып карама, анда Илсур Шәйхетдинов турындагы язмаларга юлыгасың. Совет бишьеллыклары. Ул чакта «Социалистик ярыш» дигән сүзләр еш яңгырый. Әнә шул елларда Шәйхетдинов егетләре бишьеллыкны вакытыннан алда үтәү өчен социалистик ярышка кушылалар. Алай гына да түгел, Илсур абый әлеге ярышларны оештыруны башлап йөри. Тәүлеккә нормада каралган 70 метр урынына, аның егетләре җир куенына 100-120 метр торба сала. XI бишьеллыкта Ужгород юнәлешендә 820 чакрым арага торба сузып, рекорд куялар. Трассада Илсур абыйның бертуганнары Нияз, Азат, Илгиз һәм улы Илдус белән Зөфәр дә эшли. Дания апаны исә мин тыл

батыры дип атар идем. Иренең хезмәт җиңүләрендә аның өлеше бик зур. Бер газетада Шәйхетдиновларның трассада хезмәт стажы 170 ел дип язылган иде.

Илне газлы итү өчен бу хәтле хезмәт куйган тагын бер гаилә бар микән? Юктыр, ишеткән булыр идек. Дания апа: «Илсурыма икенче мәртәбә герой исеме бирмәкчеләр иде», – ди. Илсур абый һәрвакыттагыча тыйнак кына итеп: «Ярар, ул хакта сөйләп

торма инде», – дип куя. Ә бит икенче тапкыр герой исеме бирергә документлар чыннан да әзерләнгән булган. Алтын йолдызны «Октябрь революциясе ордены»на алыштырганнар.

Гөнаһына керәсе килми. Әмма Илсур абый катнашкан «газ эпопеясында» Герой исеме алганнар да бармак белән генә санарлык. Шуңа күрә татар егетен икенче мәртәбә герой

итмәүдә милли сәясәт тә катышмаган микән, дим.

Минем бу язмамны Геройны «беркем санамаганнар» укымас. Укыганнар башкаларга сөйләсен. Без ТАССРның оешуына 100 ел тулуны бәйрәм итәргә әзерләнәбез. Шул 100нең 50 елын Илсур абый илгә, Татарстан халкына хезмәт иткән. Ул – үз хезмәте

белән тарих язган кеше. Үзенә бернинди игътибар да, бүләк тә сорамый. Тыл батыры – Дания апа, кызы Гөлчәчәк белән банктан кредит алып үзе салган йортта матур гына гомер кичерә. Тарихны онытмыйбыз, дибез икән, димәк, без Социалистик Хезмәт

Герое, ике мәртәбә Ленин һәм «Октябрь революциясе» орденнары белән бүләкләнгән Илсур абыйны, аның гаиләсен дә зурларга тиеш.