Логотип Казан Утлары
Публицистика

ФАТИХ ӘМИРХАН ТУРЫНДА ЯҢА ТАБЫЛГАН ЧЫГАНАК: КӘРИМ СӘГЫЙД КӨНДӘЛЕГЕ

XX гасыр башы татар әдәбияты классикларының иҗатын яңа шартларда
өйрәнү, заман ихтыяҗларына бәрабәр рәвештә анализларга омтылыш белән бергә,
аларның тормыш юлына мөнәсәбәтле аерым бер фактларны ачыклау, мирасларын
берәмтекләп туплау һәм саклау өлкәсендә дә хәрәкәт бүген сизелерлек артты дияргә
мөмкин. Бу әдәбиятыбызның күренекле әдибе, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе
Фатих Әмирхан мирасына бәйле рәвештә дә ачык сизелә. Үз чорында ук язучы һәм
галим М.Мәһдиев «Фатих Әмирханның биографиясе – безнең әдәбият тарихында
шактый гына «ак таплар» белән чуарланган. Бигрәк тә Ф.Әмирханның совет чоры
аз өйрәнелгән. Ул бит әле Октябрь революциясеннән соң да тугыз ел яшәгән, эшләгән,
иҗат иткән», дип билгеләп үткән иде. Соңгы вакытларда Татарстан Республикасы
Милли музее фондларында «Хәят» повестеның икенче кисәге – дәвамы барлыгы
ачыклану, Татарстан Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият
һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә Ф.Әмирхан шәхси
фондына яңа материаллар кабул ителү – әнә шул «ак таплар»ны бетерү юнәлешендә
башкарылган эшләрдән.
Яңа табылган материаллар арасында Ф.Әмирханның якын дусты, журналист
һәм җәмәгать эшлеклесе Кәрим Сәгыйтов (Кәрим Сәгыйд, 1888-1939) язган көндәлек
аеруча игътибарга лаек. Аны Санкт-Петербургтагы Европа университетының
Россия Ислам халыклары тарихы буенча ТАИФ профессурасы галиме Әлфрид
Бустанов табып ала. Бу кулъязма дәфтәр Кәрим Сәгыйднең шәхси архивында
сакланып, бүген Санкт-Петербургта яшәүче оныгы Эльмира Тисенко тарафыннан
Язма һәм музыкаль мирас үзәгенә тапшырылды.
Әлеге истәлек гарәп графикасы белән татар телендә язылган һәм 65 биттән
гыйбарәт. Кулъязмада 1926 елның 26 февраленнән алып 12 мартка, ягъни Фатих
Әмирхан күмелгән көнгә кадәр, аның авыруына, дәвалануына бәйле фактлар, гомеренең
соңгы ике атнасында булып узган вакыйгалар, вафаты, күмелү тарихы тәфсилле һәм
тулы бәян ителгән. Шулай ук биредәге язмалардан әдипнең вафатыннан соң, аны
хөрмәтләп күмү өчен төзелгән комиссияләр эше, аларның утырыш беркетмәләре,
татарлар яшәгән төрле төбәкләрдән килгән кайгы уртаклашу телеграммаларының
текстлары һәм башка мәгълүматлар белән танышырга мөмкин. Болар барысы бергә
шул чорның тарихи атмосферасын, язучының аралашкан даирәсен, татар әдәбияты
барышында һәм иҗтимагый-мәдәни тормышында тоткан урынын, 1930 елларда
аның иҗатына мөнәсәбәтле фикер-бәяләрнең формалашу алшартларын тирәнрәк
аңларга ярдәм итә. Моны көндәлекне язган Кәрим Сәгыйд тә яхшы төшенгән, шуңа
Фатих Әмирхан тирәсендә барган һәм үзе дә актив катнашкан вакыйгаларны бөтен
нечкәлеге һәм тулылыгы белән киләчәк буыннар өчен теркәп калдырырга омтылган.
Гомумән, истәлек эчтәлекле, бай мәгълүматлы. Биредә чыганак тексты гарәп
графикасыннан кирилл хәрефләренә бернинди үзгәртүләрсез һәм тулысынча күчерелеп,
киң катлам укучыларга беренче тапкыр тәкъдим ителә.
Илһам ГОМӘРОВ,
ТР ФА Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать
институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәге җитәкчесе,
филология фәннәре кандидаты

АТАКЛЫ ТАТАР ӘДИБЕ ФАТИХ ӘМИРХАННЫҢ
АВЫРУЫ, ҮЛҮЕ, КҮМЕЛҮ МӘРӘСИМЕ
15 февраль – 12 март, 1926 ел
Авырый башлаган көнләрендән алыб кабергә илтеб күмгәнчәгә чаклы даими
рәвешдә диерлек янында булдым һәм күземдән үткәнләрнең күбесен ошбу дәфтәргә
теркәдем. Исдәлек булып сакланырга тиеш.
1 бит
Фатих Әмирханның ютәл авыруы
Фатих Әмирхан 1907 нче елның июль ахырларында паралич белән авырган. Шундан
ике аягы да йөрергә яраксыз булыб калган. Русиядәге иң атаклы доктор, профессор һәм
хирургларның берсе дә аның бу авыруын бетерә алмаганлар. Бары тик шул параличне
бот уртасындан югары үткәрмичә туктатканлар гына.
Менә шул аяксыз калуындан башлаб, ул үлгәнчегә чаклы (19 елга якын) бөтенләйгә
утырган килеш гомер итде. Урындан урынга күчкәндә, үзенең гәүдәсен кешедән
күтәртеб йөртде яки үзенең кечкенә арбасына утырыб йөрде. Шул вакытдан бирле
яңадан бер кат аякка баса алмады. Шундан бирле ул, вакытлы рәвешдә йөреп
кайтуларын алмаганда, бөтен гомерен Казанда үткәрде һәм бөтен эшләрен Казанда
эшләде.
19 ел берөзлексез аягына баса алмыйча һаман утырыб яки ятыб кына яшәгән
бер организмның таза була алмавы, билгеле, бик табигый бер хәл. Ләкин аның
организмы шушы паралич авыруына чыдаб, аяксызлыкны йөкләгән көндән
башлаб, акрын-акрын һәртөрле вак-төяк авыруларга каршы чыдамлык күрсәтергә,
көрәшергә өйрәнеб киткән, чыныккан. Шуңар күрә, ул аяксыз хәлендә дә, үзенең
гомерендә берничә мәртәбә нык-нык авырып алуларына карамасдан (мәсәлән, ул
бик каты рәвешдә плеврит белән дә авырган имеш), соңгы елларга чаклы чибәр
генә таза булыб килде. Бары тик 1925 нче елның язында гына начарлана төшде.
Шул вакытда гына Атарда доктор Әбүбәкер Терегулов ютәл хәстәсе (туберкулез
авыруы)
2 бит
барлыгын табды һәм аның киңәше буенча Фатих Әмирхан шул 1925 нче ел җәй
ахырларында (15 нче августларда) даруланыр өчен Кырымга китде.
Кырымда һәм андан кайткач
Фатих Әмирхан Казандан Кырымга киткән чагында мин Ялтада идем. Алдан
сүз беркетеб куюыбыз буенча ул миңа үзенең 20 нче августда Симферопольдә
булачагын телеграм белән хәбәр итде. Бу хәбәр килү белән мин Симферопольгә
– Фатих Әмирханны белгән танышларга аның киләчәген Ялтадан телефон белән
әйтдем; ни көнне һәм кайсы поезд белән Симферопольгә төшәчәген, аны каршы
алырга кирәклеген сөйләдем. Шуның өстенә Симферопольдә торучы Исмәгыйль
Лиманов, Шакир Мөхәммәдияров һәм Кырым мөфтисе Хаҗи Мөслехеддинләргә
мәхсус телеграм да бирдем. Үзем шул ук көнләрне Ялтадан Казанга кайтыб
китдем һәм мәхсус рәвешдә юлны Симферополь аркылы алдым. Шунда очрашдык.
Симферополь укымышлылары аны бик матурлаб каршы алганлар. Якуб һәм Илһамия
Богдановичларның фатирына куйганлар. Мин Фатих белән сөйләшергә барганда,
шунда Кырым укымышлыларындан Озынбашлы белән Чабчакчы һәм югарыда
әйткән кешеләр бар иде1. Берничә сәгатьләр буенча сөйләшеб утырдык. Фатих аларга
бик матурлаб һәм тулы өмидле карашлар белән Татарстан хәлләрен сөйләде һәм
Кырым татарларының хәлләрен сорашды. Байтак көлке сүзләр сөйләб бик күңелле
хуш мәҗлес ясады.
1 Озынбашлы – Кырымның укымышлы, игътибарлы, нуфузлы яшьләреннән берсе. Ул бу вакыт
Кырымнаркомфинның урынбасары иде. Чабчакчы – Кырымның Наркомздравы. Партияле, укымышлы,
милләтче. (Автор искәрмәсе).
176
3 бит
Фатихнең кәефе якшы, юлда вагонда уңайлы булганга, янындагы караучы бала2
җитез һәм якшы карап килгәнгә, артык ватылмаган, артык армаган иде. «Кырым
миңа бик охшар төсле күренә. Симферопольдән үк һавасы безнең һавага караганда
бөтенләй башка икән. Әле җингеләеп китдем», – диб, кәефләнеб сөйләде. «Монда
килеб утыргач, тазарыб киткән шикелле булдым, дәрт күтәрелде, абыеңны күрәсеңме,
ничек пан булыб утыра, без шул инде, әфәндем, авыруларны Кара диңгезгә ташлап
калдырырга ният итдек. Йөзә бирсен әле шунда», – диде. Менә бу җөмләләр – аның
хәреф-хәреф минем күңелдә калган сүзләре.
Шундан соң Фатихне Ялта тирәсендә якшы бер дачага урынлашдыру турында
шундагы кырымлылар белән бераз сөйләшү булды. Алар Фатихне кадерләб кунак
итергә теләгәнлекләрен һәм Ялта янында Кырым Наркомздравына караган якшы
бер санаторияда урынлашдырырга ниятләб торганлыкларын аңлатдылар. Шулай
эшләячәкләренә вәгъдә бирделәр. (Фатихне якшы санаторияга урынлашдыруны
үтенеб, Татарстанның Наркомздравы Мөхәммәдияров Чабчакчкыга мәхсус хат да
язган булган икән. Фатих миңа шуны сөйләб: «Әлегә монда эшләр әйбәт бара», –
диде).
Мин Симферопольдә бер генә кич кундым. Фатих ышанычлы кешеләр кулында
калды. Минем гаилә белән күрешергә һәм безне озатырга килгән танышлар һәм
һәммәсе дә Фатихка кулларындан килгәнчә якшы хезмәт итәргә булдылар.
Фатих Әмирхан Казанга кайткандан соң да, бу кешеләргә бик күп рәхмәтләр әйтде.
Чөнки аны анда үзләренең вәгъдәләре буенча башда бик әйбәтләб кунак иткәнләр һәм
Ялта янындагы «Гастрия» диелгән иң матур бер татар санаториясына куеб, Кырымның
татар докторларындан
4 бит
Габделгаффар дигән бер доктор карамагына табшырганлар. Шулай итеб, ул
шушы санаторияда ике айдан артыграк торыб, даруланыб, 13 нче ноябрьләрдә
Казанга әйләнеб кайтды. Бу вакыт аның үпкәләрендәге туберкулезасы (ютәле),
үзенең әйтүенә караганда, якшы ук төзәлгән, төскә-биткә дә чибәр үк тазарган,
кәефе дә нык кына күтәрелгән иде. Тәмәке тартуын бик сирәкләндергәнгә йөткерүе
дә бик азайган иде.
Казанга кайткандан соң, ул шушы Кырымга баруының уңышлы чыкканлыгын
хосусый утырышларда һәрвакыт шатланыб сөйли, үзенең шушы торган урынын
һәм санаториясын «Кырымның иң шәб җире» диб, шулай ук үзен караган докторны
һәрвакыт мактый, киләчәк җәйдә дә шунда барачакмын, диб әйтә торган иде. Ләкин
аңарга Кырымдан кайткан чагында юлда тугры килгән бер уңайсызлык яңадан
Кырымга барырга комачаулык итде. Шуның аркасында башка төрле авыруларга таб
булыб шулардан терелә алмады. Мәсьәлә моннан гыйбарәт:
Аңарга Кырымдан кайткан чагында Мәскәү вокзалында бик озак (унбер сәгать
чамасы) һичбер ял итмичә бер тоташдан утырыб Казан поездын көтеб торырга тугры
килгән. Менә шушы аның биленә зур авырлык китергән. Һәм шуның аркасында аның
элекдән булыб да тәмам төзәлүгә авышкан бил кимерчәге туберкулезасы кузгалган иде.
Шул сәбәбле, ул Казанга кайткандан соң, бөтенләйгә диерлек утырыб тормады, тора
алмады, һаман ятыб үткәрде (бары тик бер генә табкыр «Сания» операсына барыб,
шунда гына утырыб торды). Менә шушы рәвешдә һаман ятыб тору аны тагын да
ябыкдырды. Кырымда төзәлә башлаган туберкулезен яңадан кузгатды. Ләкин шулай
да аның әле җәй башларына чаклы
5 бит
бик иркен Казанда торырлык хәле бар һәм яңадан Кырымга барып даруланганда,
тагын сәламәтләнүенә дә өмид бик зур иде. Үзе дә: «Март җитеб, көнләр йылына
башлагач, клиникага кереб, билемне төзетеб чыгармын да Кырымга китәрмен», – диб
тора иде. Ләкин бөек бәхетсезлеккә каршы эш уйланганча булмады. Көтелмәгән икенче
төрле авырулар белән кискәнәтдән3 авырыб китде.
2 Бу сүзнең карандаш белән астына сызылган. Кулъязманың 2б битендә әлеге баланың исемен ачыклаган
язу бар: Зәкәрия Әмирхани.
3 Кискәнәтдән – көтмәгәндә.
177
Үлем авыруының башлануы
Фатихнең үлем авыруы 1926 нчы ел 15-16 нчы февральләрдә башланган. Хәлсезлек,
дәрмансызлык сәбәбле, кичләрен тирли торган булганга күрә, битен һәм тәнен юеш
чүпрәк белән сөртеб алгалаган4. Шул вакыт аңарга суык тигән, яңадан тирләгән, яңадан
сөртенгән. Шуның нәтиҗәсендә иртәгәләрен үк кызыша башлаган, температурасы
күтәрелгән. Ләкин үзе моңарга игътибар итмәскә тырышкан. Гадәти инфлюэнция5 диб
кенә караган. Шуңар күрә доктор да чакыртмаган. Янындагы кардәшләрендән Разия
һәм Гомәр Әмирханлар доктор чакырыйк диб, кат-кат әйтеб карасалар да, ул боларга:
«Андый инфлюэнцияләрне генә күб күрдек инде без, аны гына җиңәрлек хәлебез бар
әле», – диб, үзенең авыруына һаман әһәмият бирмәскә тырышкан. Аның вакыт-вакыт
температурасы күтәрелгәләб тору элекдән килгән бер гадәт булганга күрә, кардәшләре
дә доктор чакыру турында аны артык көчләмәгәнләр. Инфлюэнция үтмәгән. 25 нче
февральдә тагын да кәефсезләнә төшкән. Шуңар күрә кардәшләре, үзен һәрвакыт
6 бит
карый торган Пётр Васильевич Дезидериев дигән докторны чакыртканлар. Доктор
Фатихда 16 нчы февральдән бирле үпкә шеше авыруы (воспаление легких6) башланган
диб табкан һәм даруларга керешкән. 26 нчы февральгә чаклы Фатихнең янында бары
тик кардәшләре генә (Гомәр, Разия Әмирханлар һәм кодагыйсы Газизә абыстай Яушева
гына) булганлар. 25 нче февральдә җизнәсе Габдулла мулла Әмирхани да килгән. Ләкин
26 нчы февральгә аның бу авыруын дустлары да, мөхлислары7 да, якын танышлары да
һичберәүсе дә белмәгәнләр. Яллар буенча бөтен төнләрен Фатихнең өендә преферанс
уйнаб үткәргән һәм шуның белән Фатихнең хәятендә әллә ничаклы гайре табигый
хәлләргә сәбәб булган кешеләрдән берәүсе дә килеб чыкмаганлар.
Мин үзем дә аның авырганлыгын шушы 26 нчы февральдә кодагый Газизә абыстай
Яушеваны урамда очратыб сорашкач белдем. Ләкин ул миңа: «Фатих абыегыз бераз
кәефсезләнеб ята әле», – диб кенә әйтде. Шул көнне Ибраһим Бикколны очратыб,
аңарга: «Фатих абый кәефсез ята икән, нигә бер дә бармыйсың, хәлен белергә кирәк»,
– дип әйтдем. Шул вакыт без аның белән бүген кич Фатих абый янына керергә
вәгъдәләшдек. Ләкин мин аның болай ук авыр хәлдә икәнлеген белми идем. Шуңар
күрә мин аңарга ашау-эчү бүләкләре алыб кердем. Миндән алда гына Ибраһим Биккол
да килгән иде8. Бу вакыт Фатихнең янында җизнәсе Габдулла мулла Әмирхани белән
кодагый Яушева һәм Разиялар бар иде. Соңындан Гомәр Әмирхан белән Фатима
Апаковалар килделәр. Андан соң фельдшер Габдерахман Моратов чакырылды.
Фельдшер тиз килде.
Кичә 25 нче февральдә Фатихнең авыруы нык кына көчәеб температурасы
7 бит
39 га күтәрелгән булган. Шул сәбәбле доктор Дезидериев иң зарур чараларны
күреб, шул фельдшерицаны чакырырга кушыб киткән һәм аңарга Фатихка банкалар
салырга, камфаралар җибәрергә кушкан булган.
Бүген (26 нчы февраль, җомга көн) инде аның хәле тагын да авырая төшкән,
температурасы 39,5 кә җиткән иде.
Безгә Фатих белән сөйләшеб утырырга мөмкин булмады. Бары тик йөзенә караб,
берничә сүз белән юатыб кына, икенче бүлмәгә чыкдык та, иң ашыгыч чаралар күрү
киңәшенә керешдек. Габдулла мулла белән Гомәрне безгә хәбәр бирмәгәнлекләре өчен
4 Кырымга киткәнче башлаган һәм кайткач да дәвам кыла килгән спирт яки одеклонлы салкынча су белән
иртә-кич сөртенә торган гадәте бар иде. Бик күб вак авырулардан шушы «обтирание» бөтенләй хилас (?)
кыла диб тирги башлагач да ташламады. (Автор искәрмәсе).
5 Инфлюэнция – грипп.
6 Кирилл хәрефләре белән язылган.
7 Мөхлислары – якын дуслары.
8 Кулъязманың 5 б битендә карандаш белән түбәндәге текст бирелгән: «Фатих белән Биккол арасында шул
рәвешдә сөйләшү булган:
Ибрай: Нихәл, Фатих?
Фатих: Менә каяндыр воспаления лёхки килеб чыкды. Үләргә булгач бер сәбәб кирәк бит, воспаленияме,
бүтәнме? Үләсе булгач түшәкдә ятыб да берсен табасың инде аның. (Шундан бераз тынычлангач янә):
Ни хәбәрләр бар, матбугат юбилейсы нишли? Анда тагын кемне сүгәргә хәзерләнәләр. Анда тагын
минедер инде.
Матбугат юбилейсы тиз түгел әле, ул турыда хәбәрләр юк диб тынычландырдым».
«ЯКУТЛАР ТАБЫЛАДЫР ВАКЫТ БЕЛӘН...»
178
бераз орышыб алдык. Катгый рәвешдә иң ашыгыч чаралар күрергә, яңыз Дезидериев
белән генә канәгатьләнмичә, Казанның иң якшы профессорларын чакырыб, ничек кенә
булса да шушы авыруындан алып калу дәртен күрергә кисеб тәклиф9 итдек. Бүген
мәшһүр Казан математигы Лобачевскийның йөз еллык юбилее бәйрәме булганга
күрә, профессорларны өйләрендән табу бик читен, чөнки һәммәсе дә диярлек шул
эш артындан йөриләр иде. Шунда да без үзебезнең эшебезгә керешдек. Ибраһим
Биккол Әбүбәкер Терегуловка китде. Аны өендә очрату яки очратмавындан миңа
телефон бирергә булды. Мин икенче докторларны эзләргә китдем. Өйгә кереб Фатих
Мөхәммәдияровка телефон белән: «Үзеңнең Наркомздрав карамагындагы иң якшы
профессорларыңдан берәресен шушы сәгатьдүк Фатих Әмирханга җибәрә күр, ул
хәзер үпкә шеше белән бик авыр хәлдә ята, ничек булса да үлемдән алыб калырга
кирәк», – диб әйтдем. Аннары Мөхәммәдияровның
8 бит
киңәше буенча әлеге Лобачевскийның юбилейсе була торган фән ияләре клубына
китдем. Анда әле берәү дә килеб җитмәгән, бары тик бер генә доктор бар иде. Ул миңа
эчке авыруларны карауда мәшһүр булган доктор Якимовны күрсәтде. Аңарга бардым.
Өендә очрамады. Шуңар күрә Наркомздрав Мөхәммәдияров исемендән сөйләб:
«Татарларның зур әдибе Әмирхан авыр хәлдә ята, кайткач да шунда килсен», – диб
кушыб калдырдым. Анардан кайткач, яңадан Мөхәммәдияровдан профессор сорадым.
Ул озакламыйча берничә доктор җибәрергә вәгъдә итде. Бер сәгать чамасы үткәч,
Ибраһим Биккол белән безнең артдан озак та тормадылар: 1) Терегулов, 2) Якимов,
3) Шварцман дигән докторлар килделәр. Шулар өстенә авыруны ничек табканлыгын,
ничек дарулаганлыгын сөйләтер өчен доктор Дезидериевне дә чакыртдык. Шул вакыт
Гыйльми һәм Рәхимә Шәрәфләр хәл белә килделәр.
Докторлар җыйнаулашыб карадылар. Фатихнең хәле авыр булса да, кәефе якшы
иде. Шуңар күрә ул докторлар белән ачык сөйләшде. Миңа: «Кәрим, син ник болай
дөнья кубтарыб йөрисең? Минем хәлем алай ук куркынычлы авыр түгел ич әле.
Кешеләрне борчымаска кирәк иде. Синең шул медицина булыр инде», – диде. Шуңар
каршы Әбүбәкер Терегулов: «Фатих, бер дә борчылма, без сине карарга тиеш. Авыруың
куркынычлы түгел шул. Үпкә шеше авыруы гына нәрсә булган ул. Аны гына төзәтә
алырбыз әле», – диде.
Фатих (медицинага бөтенләй үк ышаныб бетмәгәнлеген аңлатыб):
9 бит
«Караб карыйк инде», – диде. Моңарга Әбүбәкер: «Юк, Фатих, мин бит сине бер
тапкыр плевритләрдән алыб калган идем. Ул чагында да шулай әйткән идең дә, однако,
төзәлгән идең», – диб илзам10 кылды.
Докторлар авыруны бик ныклаб тикшергәндән соң, күрше зал бүлмәсенә чыгыб
һәм яңыз үзләре генә калыб, бер сәгать чамасы киңәшделәр. Нәтиҗәсендә һәммәсе
дә бер төсле фикергә килгәнлекләрен безне чакырыб әйтделәр. Дезидериевнең
дарулау тәртибен дөрест диб табтылар һәм мондан соң даими рәвешдә йөрүне
аңарга табшырдылар. Һәммәсенең имзалары белән берничә төрле рецептлар
яздылар. Шварцманга иртәгә Наркомздрав белән аңлашыб, Казанның иң яхшы
профессорларындан консилиум ясату эшен табшырдылар.
Докторлар киткәндән соң, Фатих абый миңа янәдән: «Кәрим, син нигә анда
докторларны ду китереб, дөнья кубтарыб йөрисең? Синең медицинага бик исең китә
шул. Караб карыйк инде, нишләрләр икән докторларың! Карасынлар! Төзәтергә,
терелтергә кулларындан килсә, моны эшләсенләр. Әгәр дә булдыра алмасалар,
медицинага төкерегез11. Әле бит моның расходлары да бардыр. Булмаса мин сиңа
акча биреб куим әле», – диде. Мин: «Фатих абый, анысы өчен кайгырма әле. Аны
үзебез карарбыз. Безгә синең сәламәтләнүең генә кирәк», – дидем. Ул «Алай
булса, Кәрим, миндән сиңа йөз сумга чаклы расход тотарга рөхсәт, соңындан
исәбләшербез», – диде.
9 Тәклиф – көчләп кушу, боеру.
10 Илзам – бәхәстә җиңеп чыгу.
11 Бу сүзләрне ул берничә көнләр үткәч янында булган башка кешеләргә дә кат-кат әйтә башлады. (Автор
искәрмәсе).
179
10 бит
Докторлар киткәндән соң, Ибраһим Биккол һәм Гомәр Әмирхан белән өчәүләб,
Фатих абыйны карар өчен үзебезгә һәм аның башка якынларына, дустларына кизү
төзедек. Бүген төнлә саклауны фельдшер Габдерахман Моратов белән Габдулла мулла
Әмирхан икәүсе үз өстләренә алдылар һәм шулай итделәр.
Фатихне карар өчен төзелгән кизүлек
Монда күрсәтелгән кешеләр һәммәсе дә кизүдә тордылар. Бары тик көнләрдә һәм
алмашынуларда гына үзгәрешләр булды.
Февраль 26 җомга төнлә белән – Габдерахман Моратов, Габдулла мулла Әмирхани,
27 шинбә көндез – Гомәр Әмирхан, Ибраһим Биккол, төнлә – Кәрим Сәгыйд,
Габдерахман Моратов, 28 якшәнбе көндез – Гомәр, Биккол, Кәрим Сәгыйд, төнлә
– Һарун Максудов, Садри Җәлал, 1 март дүшәнбе көндез – Гомәр Әмирхан, Хәсән
Исхаков, төнлә – Бәдри Максудов, Вафа Бәхтияров, 2 сишәнбе көндез – Гомәр Әмирхан,
Кәрим Сәгыйд, төнлә – Фатима Максудова, Кадыйр Хуҗаев, 3 чәршәнбе көндез – Гомәр
Әмирхан, Хәсән Иҗаков, Кәрим Сәгыйд, төнлә – Габдерахман Моратов, М.Гали, 4
кече атна көндез – Гомәр, Гәрәй Хәсәни, төнлә – Нәфисә Ваһапова, Разия Әмирхан.
11 бит
Март 5 җомга көндез – Гомәр, Зыя Ваһапов, төнлә – Салих Корбангалиев, Сафа
Хафизов, 6 шинбә көндез – Гомәр, Биккол, төнлә – Сара Касыймова, Рәүф Шахмәмитов,
Шиһаб Әхмеров, 7 якшәнбе көндез – Кәрим Сәгыйд, Ибраһим Биккол, төнлә – Рәбига
Дивиниева, Габдерахман Моратов, Габдулла мулла һәм Каюм Мостакай, 8 дүшәнбе
көндез – Гомәр, Биккол, кичен – Кәрим Сәгыйд, төнлә – Фәйзуллин, Рәхимә Мөхтиева,
Габдулла мулла, 9 сишәнбе иртә белән – Габдулла мулла, Кәрим Сәгыйд.
27 нче февральдә кичә бирелгән карар буенча Казанның иң атаклы профессор
һәм докторларындан консилиум ясалды. Монда 1) профессор Лурия, 2) профессор
Зимницки, 3) доктор Терегулов, 4) доктор Шварцман һәм 5) Наркомздрав Фатих
Мөхәммәдияровлар булдылар. Болар Фатихнең хәле бик авыр; үпкә һәм бил
туберкулезалары да, шулар өстенә пешеккән үпкә шеше – катаральное воспаление
легких12 авыруы да тагын да көчәя төшкән, ләкин шулай да әле терелүе өмидсез
түгел – небезнадежно, диделәр һәм медицинаның иң соңгы чараларындан дарулар,
киңәшләр бирделәр.
12 бит
Шушы сәгатьдән башлаб, Фатихне карау, аны дарулау һәм һәрбер кирәкләре өчен
хәзер торулар һәр якдан мөкаммәл13 рәвешдә җитешдерелде. Доктор Дезидериев һәр көн
ике килә. Кирәк булыб чакырылса, төнлә дә килә. Башка докторлар да әледән-әле хәл
белә торалар. Шәфкать туташы яки фельдшер һәрвакыт бар. Яшь татар врачлары үзләре
теләб, төнләрен кизү торалар. Шуның өстенә якын дустларындан, мөхлисләрендән
һәм, гомумән, укымышлылардан биглеләнгән югарыгы җәдвәлдәге14 кешеләр алмаш-
тилмәш кизүләб, көнләрен-төнләрен берөзлексез саклыйлар, саклыйбыз. Доктор биреб
киткән тәгълимат дикъкать белән сәгатендә, минутында үтәлеб тора.
Яшь татар врачларының үзләре куйган кизүләре
28 февраль – Һарун Максудов, 1 март – Бәдри Максудов, 2 март – Фатима Максудова,
3 март – Сара Касыймова, 4 март – Рабига Дивиева, 5 март – Рәхимә Мөхтиева, 6
март – Рәүф Шахмәмитов, 7 март – Салих Корбангалиев, 8 март – Фәйзуллин, 9 март
– Барый Биккинин.
Бу тәртиб шушы көенчә үтәлмәсә дә, болар һәммәсе дә килделәр һәм кизү торыб
Фатих Әмирханны карадылар, сакладылар.
13 бит
Шушы 27 нче февральдә шинбә көн кич белән безнең чакыруыбыз буенча
Фатихнең якын дустларындан һәм аны ихтирам итүче укымышлылардан Кәрим
Сәгыйд фатирында кечкенә генә бер җыелыш ясалды. Чакырылган кешеләрдән: 1)
12 Кирилл хәрефләре белән язылган.
13 Мөкәммәл – камил.
14 Җәдвәлдәге – исемлектәге.
«ЯКУТЛАР ТАБЫЛАДЫР ВАКЫТ БЕЛӘН...»
180
Фатих Мөхәммәдияров, 2) Ибраһим Биккол, 3) Кәрим Сәгыйд, 4) Гыйльми Шәрәф,
5) Гомәр Бикбулатов, 6) Ибраһим Аитов, 7) Шиһаб Әхмирев, 8) Гомәр Әмирхан, 9)
Бениамин Әхтәмов һәм 10) Хәсән Исхаковлар хәзер булдылар.
Куелган мәсьәләләр: 1) Фатих Әмирханны якшылаб тәрбияләү, дарулау өчен бер
үзәк төзү. 2) Терелгәндән соң, Кырымга җибәрү чарасын күрү.
Беренче мәсьәлә тикшерелгәндә, Фатих Мөхәммәдияровдан авыруның дәрәҗәсе
һәм терелү өмиде барлыгы турында сорашкандан соң һәрбер йомышларны үтәб
бару, шулай ук информация өчен үзәк итдерелеб өчле комиссия төзелде. Болар:
1) Фатих Мөхәммәдияров, 2) Ибраһим Биккол, 3) Кәрим Сәгыйдләр булдылар.
Шулар арасындан Кәрим Сәгыйдкә авыру өчен кирәк булачак расходларны тоту
эше йөкләтелде.
Икенче мәсьәләдә Фатихнең материальный яклары тикшерелгәч, терелгәндән
соң, Кырымга җибәрергә булыр, әгәр дә үлеб китсә, дәфенләре15 өчен тотылыр диб,
иң азында биш йөз сум акча җыярга карар бирелде, һәм бу акчаны Печән базары
сәүдәгәрләрендән җыймыйча, яңыз Фатихне якын күргән берничә кешеләрдән генә
алырга карар ителде. Шуның өстенә әгәр дә партиясез укымышлылар үзләре теләб
бирсәләр, алардан да биргәнләре чаклы
14 бит
алынырга булынды. Бу эш Гыйльми Шәрәф, Шиһаб Әхмирев һәм Ибраһим
Аитевләргә табшырылды. Утырышдан соң, Биккол, Әхмирев һәм мин өчәүләб,
Фатихнең хәлен белергә кердек. Башкалар кайтыб китделәр. Мин фельдшер
Габдерахман Моратов белән икәүләб, төн буенча сакларга калдым.
Төнлә Фатихнең хәле җиңеләймәде. Ләкин кәефе ачык булды. Бары тик йоклый
алмавындан гына зарланды. Шушы төнне ул миңа: «Кәрим син ник төнлә белән монда
йөрисең? Әллә синең мине карый торган чиратыңмы? Әле сез шулай организоваться16
итеб алыб, мине чиратлаб керешдегезмени? Минем тик шул фактны белеб торасым
һәм шуны констатировать итәсем генә килә», – диде. Мин моңар каршы аңарга дару
эчердем. Шуның белән сүз озаймады. Ул да бераз тынычланыб калды.
28 февраль бер килеш үтде. Кизү куелган килеш барды. 1, 2, 3нче март көнләре
дә бер килеш үтделәр. Кизү торулар, дарулаулар, караулар мөкаммәл рәвешдә барды.
Авыруның хәле көндән-көн якшырды. Ул инде хәзер бары тик камфара җибәргән
урынларның авыртуындан гына зарлана башлады. Докторлар үпкә шеше авыруының
төзәлә башлавындан хәбәр бирделәр. Шуңар күрә камфара җибәрүне дә азайтдылар.
Хәтта «Фатих котылды» дигән шадлыклы өмид һәркемдә ныгый башлады. Шуңар
күрә аны апрель башларындан калдырмыйча, Кырымга җибәрү мәсьәләсе безнең
арада бик нык сөйләнеб, шуңарга планлар корылды. Ләкин 4 нче мартка каршы төнлә
белән Фатихнең хәле көтелмәгәндән янә начарланыб китде.
15 бит
Бу төнне кизүдә торучы Нәфисә Ваһапова төнге сәгать 3дә миңа килеб кереб:
«Кәрим, нишлик инде? Фатихнең сидеге тукталды, тышка чыга алмый. Үлеб китмәсә
ярар иде диб куркабыз», – диб, бер сөаль17 куйды. Бик кыска гына уйлашкандан соң,
телефон белән «ашыгыч тыйбби ярдәм станция»сендән бер врач чакырдык. Шуның
өстенә Дезидериевне алырга китделәр. Ярты сәгатьдән соң һәммәсе дә авыру янына
килделәр. Катетер куеб карадылар. Ләкин сидек чыкмады. Доктор нервлар авыруы
башланган һәм шуның беренче бәрелүе сидек юлына тугъры килгән, диб табды. Яңадан
консилиум ясаб, нервлар авыруын карарга кирәк булачак, иртәгә шуны җыярбыз диб,
берничә киңәшләр биреб кайтыб китде.
4нче март иртә белән сидек юлларында, почкада18 авыру юклыгы мәгълүм
булды. Шул көндүк яңадан консилиум ясалды. Бусында Фатих Мөхәммәдияров,
Терегулов, Дезидериев, доктор Варашилов һәм Зимницкийлар катнашдылар. Болар:
«Үпкә шеше авыруы тәмам бетеб бара икән дә, ләкин туберкулеза палочкалары
фронтны кисеб чыгыб, карынга, эчәкләргә һөҗүм иткәнләр. Шул сәбәбле эчәк һәм
15 Дәфенләре – күмүләре.
16 Организоваться – оешып.
17 Сөаль – сорау.
18 Почкада – бөердә.
181
карын шеше (воспаление брюш. кишки19 ) авырулары килеб чыккан. Бусы инде
теге авыруларына караганда, бик күб куркынычлы», – диделәр. Терелү өмиде
барлыгын әйтмәделәр.
Шунда да әле Фатих бу зур куркынычлы авыру белән дә ныклаб көрәшергә,
медицина биргән кораллар белән авыруына каршы бик ныклаб сугышырга керешде.
16 бит
Никадәр авыр азабланса да, һәммәсен дә эчендән тына, йөзенә чыгармый, кәефен
һаман да якшы күрсәтә иде. Камфара, морфий кебек дарулар җибәргәндән соң берәр
сәгать чамасы мәлҗерәб ятыб, андары кәефе ачылгач, ара-тирә үткен сүзләр яки кыска
гына мәзәкләр әйтеб сала иде. Үзен кадерләб караганга бик шадлана, үлемдән һичбер
курыкмыйча, аны көлә-көлә каршы алырга хәзер булуы белән бергә «Инде якшылаб
карагач тереләм» диб өмид итә иде. Шушы көнләрдә ул: «Татарстанның мәгариф һәм
матбугат эшләрендәге егетләре мине татар театрының 20 еллык юбилейсы булган көндә,
күңел хатирәсе өчен генә дә бер кисәк кәгазь җибәреб чакырмаганлар да, хәтта шуның
танта[на]лы мәҗлесендә мине һәм татар театрының нигезен салучы, аны гражданлык
хокукын алырлык дәрәҗәгә күтәрүче Габдулла Кариевне сүккәнләр иде. Моны миңа
«Таз» эшләде. Ләкин менә хәзер минем авыру чагымда миңа никадәр докторлар
киләләр. Һәммәсе дә мине юаталар. Бу хезмәтне коммунистлар түгел, минем дустларым
гына эшлиләр. Әгәр дә Наркомздравда Фатих Мөхәммәдияров булмыйча, анда да бер
коммунист утырса, бу докторлар да, бу дарулар да килмәсләр иде», – диб сөйләде.
Кизүдә торучы яшь врач Рәбига Дивиевага минем алдымда: «Әгәр дә миңа мондан
егерме еллар элек син татарның зур мөхәррире булырсың, кулында реальный көч
булган бер партия синең кешелек кадереңне төшереб изәргә тырышса да, каты авырган
чагыңда сине олуглаб бик күб татар партиясез врачлары кизү торыб карарлар диб
әйтсәләр, бу хәлнең булуына һичбер ышана алмас идем. Ләкин Ходай миңа шуны
күрергә насыйб итде. Менә күрәсеңме, Рәбига, татарның хәяте нинди уңышлы
17 бит
производительно20 бара. Шуны уйлагач, ирексез тереләсем килә», – диде. Шуны
сөйләгәч, мәлҗерәб арыб китде.
Докторлар Фатихнең тереләчәген өмидсез күрсәткәч, мин, Биккол, Нуркин
өчәүләб минем өйдә утырыб, үлә калса, ничек итдереб күмү турыларында киңәшдек.
Олуглаб, ихтирам белән күмү планларын, тәртибләрен чамалаб карадык. Күмү
комиссияләре проектын төзедек. Аңарга дуст, якын таныш һәм мөхлис булган
интеллигенцияне тикшереб, кемләрнең нинди эшләргә кирәкле, файдалы булачагын
күздән үткәрдек.
Габдулла мулла Әмирхани белән Гомәр Әмирханлар ни өчендер Фатихнең каты
авыруы турында үзләренең читдәге кардәшләрендән Ибраһим Әмирхан һәм Мәхмүд
Әмирханларга хәбәр бирергә ашыкмадылар. Бары тик без кат-кат басыб әйкәндән
соң гына, 27-28 февральләрдә Гомәр Мәскәүгә Мәхмүд Әмирханга хат язды һәм
Җиддәдәге21 Ибраһимгә: «Фатих үпкә шеше белән каты авырый, карау якшы куелды,
авыруның кидешендән киләчәктә хәбәр бирербез», – дигән мәфһүмдә22 телеграмм
бирде. Фатихнең авыруы көчәйгәч тагын хәбәр җибәрергә әйтдек. Ләкин һаман да
«әһәмияте юк» диб кичекдерделәр. Шунда Мәхмүдкә телеграм бирделәр. Ибраһим
Әмирхан авыруның барышындан һаман хәбәрсез калды. Аңарга үлгәндән соң гына
телеграм бирелде. Үзендән үлгән көндә хәле ничек, диб соралган телеграм килде.
18 бит
5 нче мартда кич белән Фатихне саклаб утырган чагында хәл белә килүчеләрдән
Шиһаб Әхмирев, Зыя Ваһапов, Исхак Карташов, Ибраһим Аитовларны алыб калыб,
шулар янына Габдулла мулла белән Гомәр Әмирханны да чакырыб, шул ук фатирның
урта бүлмәсендә янә бер кат киңәшдек. Монда югарыда сөйләнгән Биккол һәм
Нуркинлар белән өчәүләб хәзерләгән күмү проектларын сөйләб күрсәтдек. Яңа кешеләр
19 Кирилл хәрефләре белән язылган.
20 Производительно – җитеш, үсештә. Кирилл хәрефләре белән язылган.
21 1924-26 елларда Фатих Әмирханның энесе Ибраһим Әмирхан Согуд Гарәбстанында Совет илчелегенең
сәркятибе һәм тәрҗемәчесе вазыйфаларын башкара.
22 Мәфһүмдә – эчтәлектә.
«ЯКУТЛАР ТАБЫЛАДЫР ВАКЫТ БЕЛӘН...»
182
проектка үзгәреш кертмәделәр, мәгъкульләделәр23. Аннары Фатихнең «Шәфигулла
абзый»сы, мемуарлары, хатлары турында да сөйләшдек. «Шәфигулла абзый»ны
күчерергә, башка кулъязмаларына акт язарга булдык. Ләкин бу нәрсәләрнең һәммәсе
дә Фатихнең кровате янындагы сандыкда булганга, ул сандыкны үзе авырса да, һаман
караб ятканга, алыб чыгу мөмкин булмаганлыкдан һәм шалтыратыб ачыб алу да бик
уңайсыз табылганлыкдан, бу эшләрнең һәммәсе дә кичекдерелде24.
6 нчы март шинбә көн авыру тагын да көчәйде. Бу көн көндез без хезмәтдә чагында
доктор Терегулов килеб караб киткән һәм Ибраһим Бикколовны очратыб: «Инде хәзер
күмәргә хәзерләнергә кирәк, дүшәнбе көн иртә беләндән дә соңга калмас өзелер диб
уйлыйм», – дигән. Доктор Дезидериев: «Инде безнең хәлдән килерлек түгел. Якшәнбе
көн кичдән дә калмас, өзелер, үләр диб уйлыйм», – дигән.
Безне соңга таба үләр алдындан иң күб борчыган нәрсә Фатихнең кулы белән язган
васыяте бармы, юкмы икәнлеген белү булды.
19 бит
Докторлар аның үләчәген тәмам кисеб, вәгъдәләб куеб киткәч, бу мәсьәлә безне
тагын да борчыды. Мондый васыятьнең барлыгын яки юклыгын үзенең якын
кардәшләрендән һичберсе өзеб әйтә алмады. Кырымга китәр алдыннан бары тик
Ибраһим Бикколовка телдән генә: «Әгәр дә үлә калсам, мине Ислам дине кушканча,
ләкин бидгатьсез25 без обрядов26, ягъни фидия27, дәүр28, яллаб Коръән чыгарту, җидемне
уздыру кебек эшләрнең – җолаларның берсен дә үтәмичә күмәрсез. Шулай ук минем
җеназама чәчәк һәм ленталар да куйдырмазсыз. Васыйларым – Галимҗан Шәрәф, син
һәм җизни, өчәү булырсыз», диб әйткән булган. Башкаларын шушылары белән бергә
Кырымдан әйләнеб кайткач, үзем язармын әле, дигән29.
Шушы 6 нчы мартда кичен гадәтдәгечә камфа[ра]лар тәэсире белән Фатихнең
кәефе ачылыб китә. Гадәтдәгечә сөйләшеб ята башлый. Шул араларда Ибраһим Биккол
Фатихнең үзендән сораб, үз кулы белән язган васыятенең юклыгын белә. Ләкин язарга
тәклиф30 итми һәм васыятьләреңне әйтеб калдыр, диб әйтергә дә базмый31. Биккол
миңа моны шул сәгатьдүк хәбәр итде. Яңадан бер кат уйлашыб карадык. Ләкин
һичбер төрле юл таба алмадык. Хәле авыр булган Фатихне васыятьләр турында сүз
кузгатыб борчырга батырчылык итә алмадык. Чөнки аны сөйләшдерү аңарга зарар
булыб төшәчәк иде. Шуңар күрә без аны үзебез карый башлагандан бирле мөмкин
кадәр сөйләшдермәскә һәм аны үзебезнең сөальләргә32 җаваб бирдерү мәҗбүриятенә
төшермәскә тырышдык. Үзенең иң кирәкле сүзләрен генә тотыб, авыруына бәйләнеше
булмаган сүзләрен сөйләшдермәс өчен мөмкин кадәр җавабсыз калдыра идек.
Докторлар да шулай кушалар, шуны бик нык
20 бит
тотарга әмер итәләр иде. Хәтта хәл белә килүчеләрнең кайсыберләрен,
23 Мәгъкульләделәр – аңлаешлы, дөрес дип таптылар.
24 Хакыйкатьтә бу эш берникадәр соңрак башкарылган. ТӘҺСИнең Язма һәм музыкаль мирас үзәгендәге
Ф.Әмирхан фондында әдипнең васыйлары Галимҗан Шәрәф һәм Ибраһим Бикколов тарафыннан 1926
елның 17 октябрьендә төзелгән Актның төп нөсхәсе саклана (Ф. 16, тасвир. 1, С.б. 47). Биредә Фатих
Әмирханның вафатыннан соң бүлмәсендә калган кулъязмалары, китаплары, документлары, шәхси
әйберләре һ.б. исәпкә алынган.
25 Бидгатьсез – йолаларсыз.
26 Кирилл хәрефләре белән язылган.
27 Фидия – үлгән кешенең гөнаһларын ярлыкауны сорап биргән мал, йолым.
28 Дәүр – үлгән кешенең гөнаһларын ярлыкауны сорап үткәрелгән дини йола.
29 Кулъязманың 18 б битендә карандаш белән түбәндәге текст бирелгән:
–Нихәл, Ибрай, эш минем начар бит.
–Начар түгел әле, профессорлар, өмид бар әле, дияләр.
–Алар әйтерләр инде.
Янә дәвам итеб.
–Син, Ибрай, беләсең инде, син, җизни, Галимҗан Шәрәф – васыйлар.
–Синең бит Фатих язган васыятең бардыр.
«Язган васыятем юк», – диде. «Күмүне инде Ислам дине буенча, без обрядов», диде.
–Соң алай булгач Фатих син аны шаһидләр алдында әйтер идең, яки языб калдырыр идең.
«Ярар, шаһидләр алдында да әйтермен һәм хәлем якшыргач язармын» диде.
Разия һәм Гомәр Әмирханлар шул вакыт сүз уртасында килеб керделәр.
30 Тәклиф – көчләп кушу, боеру.
31 Бу җөмлә карандаш белән сызылган.
32 Сөальләргә – сорауларга.
183
сөйләшдерүләрендән куркыб, аның янына кертмичә, үзебез генә кабул итәдер
идек.
Шулай да булса җиденче мартда бугай, Габдулла мулла Әмирхани бер уңаен табыб,
Фатихнең телендән васыятьләренең кайберләрен әйтдергән һәм шуны языб кайтадан
үзенә укыб күрсәткән. Фатих һәммәсен дә мәгъкуль33 табыб, бераз кәефе күтәрелсә,
имза итәргә дә булган. Ләкин ул инде шундан соң имза итәрлек хәлгә килә алмады.
Габдулла мулла язган васыять шул көенчә имзасыз хәлдә аның кулында калды. Бу
васыятьне Габдулла мулла безгә дә күрсәтде. Биккол белән икәүләб укыдык. Монда ул
Ибраһим Бикколга әйткән васыятьләре өстенә: 1) үзенең туганы Ибраһим Әмирханга
биш мең сум чамасы бирәчәге барлыгын, артдырыб шуны үзендән калган суммалардан
бирергә кушкан; 2) үземне күмү расходларындан калган суммадан якынларымны
укытырсыз, дигән. Башка сүзләр артдырмаган34.
Шул рәвешчә, Фатих Әмирханның үз кулы белән язган васыяте калмады. Ләкин
моның ул чаклы зур әһәмияте дә юк. Чөнки аның телдән әйткән васыятьләре үзе исән
чагында ышанычлы рәвешдә исбат ителенде.
21 бит
Фатихнең тәрбиясен, әхлакын, фикерен, игътикадын35, карашларын, әсәрләрен
белгән кешеләр өчен аның шул телдән генә әйткән сүзләре дә инанырлык һәм
игътикадына муафикъ36 булганлыгы күренеб тора.
7-8 нче мартлар һәм 9 нчы мартка каршы төн, 9 нчы мартның иртәсе – Фатихнең иң
авыр рәвешдә иң куркынычлы авыруларга каршы көрәшкән көнләре. Бу көнләрдә аның
күз нурлары байтка сүнде, күз пәрдәләре томанланды, сакалы үсеб китде. Үзе бик нык
ябыкды. Ләкин анарда искиткеч чыдамлык булган икән. Ул һичбер вакыт һәм үлгән
көнләрендә дә кычкырыб ыңгырашмады, ай-вайламады. Һәммәсен эчендән тынды. Мин
аның унике көн рәтдән бик күб вакыт янында булсам да, бер генә табкыр да кычкырыб
ыңгырашканын да ишетмәдем. Ул иң авыр минутларында да, үләренә тәмам 10-15 минут
калганчага чаклы үзенең аңын югалтмады. Хәл белә килгән яки үзен кизүләб карый
торган кешеләрнең һәммәсен дә таныб, һәркайсы белән берәр генә сүз булса да сөйләшеб
ятды. Иртәгә үләчәк булган 8 нче март кичендә без Рәхимә Мөхитова белән икәү аның
янында саклаб утыра идек. Шул вакыт кулын Рәхимәнең итәгенә куеб, Рәхимәнең кулын
кысмакчы булды. Ләкин бармакларда көч юк иде. Моңар каршы Рәхимә:
22 бит
«Фатих абзый, көчеңез азрак шул», – дигәч, «Юк, миндә анлык кына көч бар
әле», – диб җавабланды, көлдерде. Андан соң бераз торгач: «Рәхимә, беләсеңме, без
бит синең белән син кечкенә чагында бер вакыт пароходда очрашкан идек. Син әле
ул чагында 14-15ләрдә генә булгансың. Менә инде хәзер ничек дәү үсеб киткәнсең.
Мин сине шундан бирле күргәнем юк иде. Инде доктор да булгансың икән», – диб,
Рәхимәне таң гаҗәбкә калдырды. Исән булган Рәхимә Фатихнең шулчаклы авыр хәлдә
дә шул вакыйганы исенә төшерә алуына тәмам абтыраб калды.
Шул сүзләрендән соң мин чыгыб китдем. Рәхимә белән Габдулла мулла төнен
утырыб сакларга калдылар. Аларга төнлә белән сүз араларында үзенең иртәгә (9 нчы
март була) сәгать 8-9 араларында үләчәген әйткән. «Иртә белән сәгать 8-9 араларында
китәрбез инде, ахыры», – дигән.
Мине 9 нчы март иртә белән сәгать алтыда Фатих начарланды диб чакырдылар.
«Фатих абый хәлең ничек?» – диб сорагач: «Кәрим, син икәнсең, әлегә ничава, шулай
ятабыз менә», – диде дә изерәп китде. Шулчаклы аңы булганга, янындагы кешеләрнең
һичберсе аны бөтенләй өмидсез диб табмады. Көндезен бәлки рәтләнеб дә китәр әле
диб уйлаган булдык. Чөнки докторларның аңарга үләргә куйган сроклары да үтеб
киткән иде инде. Шулай да булса мин бик тиз генә
23 бит
Биккол белән Нуркинны һәм Гомәр Әмирханны, Фатих Мөхәммәдияровны
33 Мәгкуль – акылга ярашлы.
34 Ибраһим Бикколовка әйткәненчә өч васый күрсәткән һәм җизнәсе Габдулла мулла Әмирхани белән
Галимҗан Шәрәф, Ибраһим Бикколовларны атаган. (Автор искәрмәсе).
35 Игътикаден – ышануын.
36 Муафикъ – ярашлы, туры килгән.
«ЯКУТЛАР ТАБЫЛАДЫР ВАКЫТ БЕЛӘН...»
184
өйләрендән чакырыб китердем. Фатих аларны да таныды. Шуңар күрә Биккол белән
Нуркин бераздан үзләренең хезмәтләренә китделәр. Рәхимә Мөхитованы шәфкать
туташы (Серова) алмашдырды. Шулай итеб, без берничә кеше Фатих янында калдык.
Сәгать тугызынчы яртыда тагын начарланды. Шулвакыт университетның медицина
факультетының соңгы курсында укучы Фәхретдинов дигән студент килде. Алар
шәфкать туташы белән икәүләб камфара, морфий җибәрделәр. Аннары кокаин
җибәрделәр. Һәммәсе дә доктор кушканча эшләнде. Ләкин инде болар да тәэсир
итми башладылар. Габдулла мулла ясин укыб чыкды. Минут саен хәле авырая
барды. Минут саен диярлек үзен әйләндерергә кушды. Бераз саташкалады. Ләкин
әле һаман да аңында иде. Сәгать нәкъ ун тулганда: «Әйдә, китдек инде булмаса,
күңелем рәхәтләнсен бер, менә шулай, менә шулай», – диде. Шул вакыт Фатих
Мөхәммәдияров килде.
Шушы сүзләре аның актык сүзләре булды. Шундан соң һичбер сүз әйтмәде. Пульсы
тәртибсезләнде. Кан тибү сирәкләнде. Сулу алуы да тирәнәйде. Берничә минутлар
бик эчдән сулады. Аннары күкрәкдән, аннары бугаздан гына сулу ала башлады. Сулу
бугазга күчкән чагында тәмам соңгы сулуына чаклы сәгатемдән караб тордым. Сулуы
соңга таба шул дәрәҗәдә сирәкләнде, хәтта ярты минутка бер генә калды. Габдулла
мулла ясин укуда дәвам итде. Яңа Бистәдән килгән Рокыя апалары Фатихнең колагына
«Аллаһ», «Аллаһ» диб торды.
Күңел сизүе белән төнлә әйткән сүзендә күб ялгышмады. Иртә белән сәгать ун
тулыб нәкъ 10 минут киткәндә актык сулуын алды. Җан бирде. Үзе әйткәнчә күңелен
рәхәтләндереб, Аллага табшырылды. Бездән аерылды. «Иннә лилләһи вә иннә иләйһи
раҗигун»37 дидек.
24 бит
Фатихнең җан биргән минутларында өстендә караб торучылар: 1) Габдулла мулла
Әмирхани, 2) Гомәр Әмирхани, 3) Кәрим Сәгыйд, 4) Фатих Мөхәммәдияров, 5)
Разия Әмирхан, 6) Газизә Яушева, 7) Нәфисә Ваһапова, 8) Рокыя апалары, 9) студент
Фәхретдинов, 10) шәфкать туташы Серова.
Фатих үлгәндән ун минут чамасы үткәч, Исхак Карташев килде. Мин аны Фатихнең
хәле авырайгач да чакырткан идем, ләкин үлгәнче килеб җитә алмады. Мөхәммәдияров
белән шәфкать туташы китделәр. Без шунда калган кешеләр Фатихнең гәүдәсен
урынындан алыб караватын чистартдык. Бүлмәсен юдыртдык. Бераз гына дезинфекция
ясадык. Астындагы көрпәләрен алыб, пакь простыня җәеб, кыйблага аяклары белән
яңадан караватына салдык. Аяклары элекдән катып калганга, үлгәч дә тез турындан
бөтенләй тураеб бетмәделәр. Ярты җәя рәвешендә калдылар. Шуның соңында
телефон белән үзенең якын күргән дустларына, танышларына, нәселдәшләренә, үзе
белән мәдрәсәдә укыган ибдәшләренә һәм аны сөюче-ихтирам итүчеләргә, гәзит
идарәләренә бер сәгать чамасы берәм-берәм әйтеб, хәбәр биреб чыкдык. Кайберләренә
кеше җибәреб әйтдердек. Күб дә үтмәде, бу кешеләрнең һәммәсе дә берәм-берәм
Фатихне тәне суынмаган актык мәртәбә күреб калырга агыла башладылар. Елашулар,
сыкранулар китде. Бераздан күмү киңәшләре башланды. Бусы турында алдагырак
битләргә кара.
25 бит
Фатих Әмирхан авырган чагында хәл белә килүчеләр
26.02
Ибраһим Биккол, Кәрим Сәгыйд, Гыйльми һәм Рәхимә Шәрәфләр, Ә[б]үбәкер
Терегулов, Габдерахман Моратов.
27.02
Касыйм хәзрәт, Гәрәй Хәсәни, Садри Җәлал, Зыя Ваһапов, Фатима Апакова,
Ибраһим Кули, Кәрим Тинчурин, Хәдичә Хуҗаханова, Кәрим Сәгыйд, Халисә Сәгыйд,
Г. Моратов, Ә[б]үбәкер Терегулов, Фатих Мөхәммәдияров, Сафа Хафизов.
28.02
Г.Кәрәм, Ә. Хәсәни, Хәсән Исхаков, Зәйнәб Хәсәни, Шәһәр Шәрәф, М.Гали,
Юсупов, Һарун Максудов, Әхмәдҗан Мостафа, Исхак Карташ, Ибраһим Аит, Разия
37 Иннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун – Хакыйкатьтә без Аллаһныкы һәм Аңа әйләнеп кайтачакбыз.
185
Садыкова, Хәдичә Хуҗаханова, Шиһаб Әхмирев, Кәрим Сәгыйд, Г.Байки, Г.Моратов,
Ибраһим Биккол.
1.03
Ибраһим Биккол, Кәрим Сәгыйд, Гәрәй Хәсәни, Таһир Ильяс, Йосыф Яушев,
Ә.Терегулов, Б.Максудов, Хәдичә Хуҗаханова белән Суфия, Газизә Баттал, Г. Байки,
Ибраһим Аит, Шиһаб Әхмирев, Вафа Бәхтияров, Г.Моратов, Исхак Карташ, Җамал
Вәлиди.
26 бит
2.03.
Нәфисә Ваһапова, Кәрим Сәгыйд, Ибраһим Биккол, Борһан Шәрәф, Халисә Сәгыйд,
Фатима Бәхти, Гәрәй Хәсәни, Шиһаб Әхмирев, Г.Моратов, Гаяс Байки, Шәфика Аитова,
Кадир Хуҗаев, Зыя Ваһапов, Һарун Максудов.
3.03
Хәсән Исхаков, Йосыф Яушев, Каюм Мостакай, Фатиха Аитова, Зәйнәб Хәсәни,
Ибраһим Биккол, Кадир Хуҗаев, Фатих Мөхәммәдияров, Нәфисә Ваһапова, Халисә
Сәгыйд, Фатима Апакова, Кәрим Сәгыйд, (Танылмады), Садри Җәлал, Гомәр
Бикбулатов, Фәтхи Борнаш.
4.03.
Нәфисә Ваһапова, Фатима Бәхти, Кадир Хуҗаев, Б. Максудов, Г. Моратов, Сибгать
Ягуш, Шиһаб Әхмирев, М. Бөдәйли, Мәриям Мөштәри, Хәмид Мөштәри, Ибраһим
Биккол, Кәрим Сәгыйд, Зыя Ваһапов, Фатих Мөхәммәдияров.
27 бит
5.03.
Кәрим Сәгыйд, Каюм Мостакай, Ибраһим Биккол, Гәрәй Хәсәни, (Танылмады),
Заһид Нуркин, Хәдичә Карташ, Ш. Байчура, Г. Моратов, Сафа Хафиз, Шәфика Аитова,
Ибраһим Аит, Хәдичә Хуҗаханова, Хәсән Исхаков, Садри Җәлал, Ильяс Әхмирев.
6.03.
Габдулла Агишев, Ибраһим Биккол, Фатима Бәхти, Ш.Мостакай, Йосыф Яушев,
Маһисәрвәр Мәрҗания, М.Гали, Ә.Хәсәни, Хәдичә Хуҗаханова, Зәйнәб Хәсәни,
Х.Апаков, Исхак Карташ, Кәрим Сәгыйд, Ибраһим Кули, Нәфисә Ваһапова,
Ә.Терегулов, Халисә Сәгыйд, Ибраһим Аит, Шиһаб Әхмирев, Ильяс Әхмирев, Г.Байки,
Зыя Ваһапов, Фатима Апакова, Рәбига Дивиева, Г. Моратов, Гыйльми Шәрәф, Рәхимә
Шәрәф, Исхак Карташ, Ә[б]үбәкер Терегулов, Г.Аитов.
28 бит
7.03.
Кәрим Сәгыйд, Ибраһим Биккол, Г.Кәрәм, М.Туминов, Әфтәх Тәрҗемани, Садыйк
Иманколый, Ибраһим Аит, Рауза Апак, Шәмсевәли Тимергали, Заһид Нуркин,
Сөләйман Яналиев, Шахмамитов, Касыйм хәзрәт, Бинеямин Әхтәмов, Гыйльми
Шәрәф, Сара Касыймова, Халисә Сәгыйд, Зәйнәб Хәсәни, Гәрәй Хәсәни, Шәһәр
Шәрәф, Хәдичә Танач, Вәлидхан Танач, Каюм Мостакай, Х.Зәбири, Нәфисә Ваһапова,
Г.Моратов.
8.03.
Ибраһим Биккол, Кәрим Сәгыйд, Х.Зәбири, Гәрәй Хәсәни, Касыйм мөәззин,
Вафа Бәхтияр, Фатима Бәхти, Нәфисә Ваһапова, Һади Максудов, Исхак Карташ,
Кадир Хуҗаев, Фатима Апакова, Заһид Нуркин, Шиһаб Әхмирев, Зыя Ваһапов, Сафа
Рәйми, Фатих Мөхәммәдияров, Сафа Хафиз, Ильяс Әхмирев, Ибраһим Кули, Хәдичә
Хуҗаханова, Фазыл Локманов, Рәхимә Мөхитова, Хәсән Исхаков, М.Гали.
9.03.
Кәрим Сәгыйд, Ибраһим Биккол, Заһид Нуркин, Исмәгыйль Кугушев, Касыйм
Фәхретдинов, Нәфисә Ваһапова, Ибраһим Кули, Касыйм мөәззин, Ибраһим Аит,
Исхак Карташ.

(Ахыры киләсе санда)