ВАКЫТСЫЗ ВАКЫТ... (ахыры)

* * *
Южный бистәсе башкарма комитетына тайга өстендә төтен күренү
турында хәбәр иттеләр. Төтен чыккан урын шул тирәгә урнашкан Күчкән Сала
авылыннан түгелме икән, дигән шик тә белдерде хәбәр итүче. Дөрес, шундый
ерак арадан төгәл урынны чамалау кыен. Шуңа күрә, хәлгә ачыклык кертү өчен,
урман хуҗалыгы җитәкчелегенә шалтыраттылар. Алар Күчкән Сала белән
рация аша элемтәгә керергә азаплансалар да, булдыра алмадылар. Бу элемтә
чарасы инде менә берничә көн эшләми. Мондагы аппаратураны белгечләр
кат-кат тикшереп карасалар да, бернинди гаебен тапмадылар. Элемтәнең теге
башындагы аппарат көйсезләнгән, күрәсең. Әлегә кадәр белгечләрне анда
җибәреп тикшертергә мөмкинлекләре булмады. Махсус техникадан башка
анда барып керсәң, тиз генә чыгармын, димә.
Урманда янгын чыгу бик күп бәла-каза китерә. Әгәр вакытында чарасын
күрмәсәң, киң мәйданнарга җәелеп, соңыннан аны сүндерү өчен көч һәм
чыгымнар таләп ителә. Шуңа күрә бу вакыйга турында кичекмәстән Гадәттән
тыш хәлләр министрлыгына җиткерделәр. Ә мондый очракларда, устав
кушканча, якындагы янгын сүндерү частена һәм югарыдагыларга хәбәр
бирелергә тиеш.
Гадәттән тыш хәлләр буенча край комитеты башлыгы урынбасары Игорь
Добровның бик мәшәкатьле чагына туры килделәрме, аның тавышында
ризасызлык галәмәте сизелде:
– Ул авыл белән элемтә бардыр бит? Белешегез! – диде җитәкче, шуңа да
башыгыз эшләми дигән шикелле киная белдереп.
– Бөтен хикмәт тә шунда шул, Игорь Ильич. Алар белән рация аша гына
элемтәгә чыгарга була. Ә ул, үч иткәндәй, инде менә берничә көн эшләми.
Нишләргә белгән юк, – дип аклана башлаган инспекторны Добров тиз туктатты.
– Мин хәзер сезгә барып, рациягезне дә көйләп йөри алмыйм бит инде.
Үзегез җаен табыгыз, элемтә урнаштырыгыз. Бу эшкә посёлок башкарма
комитетын җәлеп итегез. Берничә километр ераклыктагы авыл белән элемтә
дә урнаштыра алмагач, нишләп утырасыз анда? – диде югарыда утыручы түрә,
һәр сүзе саен үзенең өстенлегенә басым ясагандай.
Инспектор ник хәбәр иткәненә үкенде. Тик беркая да барып булмый. Юкса
Ахыры. Башы узган санда
41
андый-мондый җитди хәлләр килеп чыкса, ник устав кушканча эшләмәдегез
дип, җавапка тартып куюлары да бар. Шуңа күрә ул бары тик аклангандай:
– Күчкән Сала бездән бер-ике генә түгел, 50 чакрымлап ераклыкта...
Посёлок башкарма комитеты бу хакта хәбәрдар инде, – дип авыз эченнән
ботка пешерде.
Телефонның теге башында, озак кына көттергәннән соң, бераз йомшарган
тавыш белән:
– Ярар, берәр нәрсә уйларбыз. Безнең белән элемтәдә торыгыз, – диделәр
дә трубканы куйдылар.
«Берәр нәрсә уйлау» өчен күпме вакыт таләп ителәчәге билгесез. Һәрхәлдә,
ишеттеләр дә чыгып йөгерделәр түгел. Андагылар ашыкмый. Югарыдан торып,
башкаларга әмер биреп утыруы гына җиңел ул. Ә эшкә килеп төртелгәч, әле
теге, әле бу сәбәп чыгып кына тора. Шуңа күрә инспектор аларның тиз генә
кыймылдый башлауларына өмет тә итмәде. Чыннан да, берәр сәгать узганнан
соң гына, край комитеты идарәсеннән кабат шалтыратып, Күчкән Сала
тарафына вертолёт җибәрелүе турында хәбәр иттеләр.
Хәзер вертолёт анда барып, янгын урынын төгәл ачыклап, монда хәбәр
иткәнче һәм янгын сүндерү командасы чыгып китеп, анда барып җиткәнче
шактый вакыт узар әле. Ул арада ут тагын да киңрәк мәйданга җәелергә
мөмкин...
Тагын ярты сәгать үттеме икән, телефоннан Добровның дулкынланган
тавышы ишетелде:
– Күчкән Салага җибәрелгән вертолёттан бернинди хәбәр дә юк. Анда барып
җиткәч, пилот элемтәгә чыгып, чыннан да, посёлокның януы турында әйткән.
Бераздан соң, вертолётка астан аталар, дигән. Шуннан соң элемтә өзелгән...
Сезнең ул авылда нинди кешеләр яши?
– Татар авылы ул. Алар бу тирәгә йөз еллар элек килеп урнашканнар.
Буыннан-буынга күчеп килгән егерьлар, урманчылар яши анда. Тату яшиләр.
Бик дустанә, кунакчыл халык...
– Дуста-а-а-нә?! Кунакчы-ы-ыл?! – дип, каһкаһә белән көлде элемтәнең
теге башындагы әңгәмәдәш. – Вертолёт кадәр вертолётка атып, аны бәреп
төшерсеннәр дә... Шул да булдымы кунакчыллык?! Бу бит... Бу – зур ЧП,
экстремизм... террор!!! Бу хакта кичекмәстән Федераль куркынычсызлык
хезмәтенә хәбәр итәчәкбез...
Сөйләүченең дулкынланудан тавышы карлыкты. Аның еш-еш сулыш алуы
хәтта телефон трубкасыннан да аермачык ишетелде. Шунда ук пыяла чыңлаган
һәм «голт-голт» су эчкән тавыш кушылды.
– Бүтән яңалыклар юкмы? – дип сорады бераздан инде шактый тынычланган
Добров.
– Алдан сезгә җибәргән мәгълүматтан башка берни дә белмибез. Рация
һаман эшләми, – дип җавап бирде инспектор.
Ә тагын бер сәгатьтән вакыйга булган урынга ОМОН подразделениесе
сугышчылары белән ике вертолёт җибәрелүе турында хәбәр иттеләр. Южный
посёлогының МЧС бүлеге һәм җирле полиция хезмәткәрләреннән торган
кечерәк отряд та, кыен юл шартларында йөрүгә җайлаштырылган «Урал»
машинасына төялеп, Күчкән Салага юнәлде. Посёлок башкарма комитеты
рәисе Павел Кондратьев үзе белән ике урынбасарын да алып, «Патриот»
машинасына утырып, алар артыннан шул тарафка юл тотты.
42
* * *
Күчкән Саладан эвакуацияләнгән карт-корыларны һәм хатын-кызларны
урман эченәрәк озаткач, Харрас белән Андрей засадага урнашу өчен җайлы
урын карый башладылар. Шулчак һавада гөрелте ишетелде. Бу вертолёт
тавышы икән. Аны күргәч, Харрасның күңеленә җылы йөгерде. Вертолётны,
аларның хәлләрен ишетеп, «Олы җир»дән җибәргән булулары мөмкин.
Каядыр барышлары гына дисәң, очып кына узар иде. Ә бу берничә мәртәбә
очып әйләнде. Калкурак урында торгач һәм бу урыннарда агачлар да сирәгрәк
булгач, Харрас егетләренә ул ачык күренде.
– Кемнәр икәнен аңламассың. Аерым билгеләре дә күренми. Немецныкыдыр,
мөгаен. Күзәтеп, безнең координаталарны билгеләп йөри, мәлгунь. Моны бәреп
төшерү – күктәге карганы атып төшерүдән дә җиңелрәк. Кая, манчыйк әле
үзен, – дип, егетләргә эндәште, очкычны игътибар белән күзәткән Андрей.
– Ашыкмагыз! – диде, эшнең нәрсәдә икәнен чамалап алган Харрас.
Тик ничәнчедер мәртәбә очып әйләнгәндә, вертолётка нәрсәдер булды.
Аннан сузылып кара төтен чыкты һәп очкыч аска мәтәлде. Бераздан еракта
тонык кына шартлау тавышы ишетелде.
Димәк, фашистлар якында гына. Вертолётны бәреп төшерделәр бит. Ярый
ла, пилот «Олы җир»гә хәбәр итеп өлгергән булса. Хәер, вертолёттан хәбәр
булмагач, андагылар эшнең нәрсәдә икәнен үзләре дә сизенергә мөмкин. Ярдәм
җибәрмичә калмаслар. Тик алар килеп җиткәнче күпме вакыт узар? Ничек
булса да фашистларны шуңа кадәр тоткарлап торырга туры киләчәк... Харрас
әнә шулай уйланды. Фашистларның кайчан һәм каян килүен чамалар өчен
Хәмитне авыл ягына күзәтче итеп җибәрде ул. Егетләр җайлы урын сайлап,
оборонага ятып кына өлгергәннәр иде, агачларга ышыклана-ышыклана, Хәмит
йөгереп килеп тә җитте. Дулкынланудан еш-еш сулап:
– Харрас абый, киләләр... Мин аларны күрдем. Алар... алар сугыш
вакытындагы немецлар киеменнән. Башларында каска, һәрберсенең кулында
автомат... Алар берничә генә түгел, бик күп, Харрас абый, – диде.
– Ерактамы әле?
– Агачлар арасыннан күренүгә, сезгә хәбәр итәргә йөгердем. Алар бик ерак
түгел. Ләкин акрын киләләр. Биш-ун минуттан монда булырлар...
Харрас тирә-якта мылтыкларын тотып ятучы авылдашларына күз салды.
– Әзерләнергә! – дип команда бирде ул, кулындагы «Сайга» карабинына
патроннар магазинын куеп.
Аның әмерен чылбыр буенча арырак ятучыларга тапшырдылар. Әле
тегендә, әле монда «Әзерләнергә!» дигән авазлар яңгырады.
Чыннан да, дүрт-биш минут та узмагандыр, инеш үзәненә төшә торган
ачыклыкка агачлар арасыннан автомат тоткан җиде-сигез кеше килеп чыкты.
Алар инешкә таба берничә адым атлагач, тукталдылар да як-якка карангалап,
нидер сөйләштеләр, инеш аша кайсы тирәдән чыгарга икән, дип киңәшләштеләр
булса кирәк. Ул арада агачлар арасыннан тагын зур гына берничә төркем чыкты.
Уң һәм сул якта да унар-унбишәр кешедән торган төркемнәр күренде.
Засададагылар өстәрәк булганга, алар уч төбендәге кебек күренә. Хәтта
санарга да мөмкин. Тик хәзер санап торыр вакытмыни?! Солдатларның оборонада
ятучыларга караганда берничә мәртәбә күбрәк икәнен болай да чамаларга була.
Бераз якынрак килсеннәр дә, минем команда буенча гына атарсыз, дип,
чылбыр буенча тагын бер әмерен җибәрде Харрас. Ерак привалдагы Зөфәр
Ф Ә Р И Т И М А М О В
43
сөйләгән хәлләргә һәм немецларның тракторны шартлату турында Әлфирә
әйткәннәргә вертолётны бәреп төшерүләрен үз күзләре белән күрү дә өстәлгәч,
Харрас соңгы көндә булган гаҗәп вакыйгаларга ышана башлаган иде. Шуңа
күрә «партизан отряды командиры» роленә чынлап кереп баруын үзе дә сизмәде.
Разведкадан килгәч, аның янәшәсенә яткан Хәмит:
– Харрас абый, ә без аларга чынлап атарга тиеш булабызмы? Мылтыклар
чын патрон белән корылган бит. Әгәр үтерсәк?.. – дип сорады.
Гаҗәпләнүдән егетнең күзләре зур булып ачылган иде. Ул әлегә бернәрсә дә
аңламый. Хәер, барысын да җентекләп аңлатып торырга вакыты да булмады
бит. Бу гайре табигый хәлләр аңлаткан очракта да һәркемнең башына тиз
генә барып ирешерлек түгел. Засадада ятучы ир-атларның берсе дә хәлнең
никадәр җитди икәнен аңламыйдыр әлегә. Шуңа күрә Харрас сүзне артык
озайтып тормады:
– Хәмит, әгәр без атмыйбыз икән, алар безгә атачаклар һәм кызганып
тормаячаклар. Вертолётны ничек бәреп төшергәннәрен үзең дә күрдең бит.
Аларның да автоматлары чын патроннар белән корылган. Шуны аңла, – диде.
Ул арада немецлар, уңайлы урыннар сайлап, күн итекләре эченә су кермәсен
өчен сакланып кына, инешнең бирге ягына чыга башладылар. Бу урында су
сай һәм ул җәелебрәк тә ага.
Харрас карабинын уртадан килүче бер солдатка төбәде. Әле атарга иртәрәк.
Бу якка чыгып, бераз якынрак килсеннәр. Шулай да әзерләнә торырга кирәк.
Менә солдатларның күпчелеге судан чыкты. Җиргә нык-нык басып, күн
итекләрендәге суны һәм ләмне койдылар да, саклык белән генә үргә күтәрелә
башладылар. Атарга вакыт җиткәнен чамалады Харрас. Тик команданы
ничек бирергә белмичә, аптырап калды. Аннан кинәт, «пли!» дип, урманны
яңгыратып кычкырып җибәрде. Бу сүз аның башына кинәт килде. Кайсыдыр
кинода ишеткәне бар иде. Мондый чакта аннан да кулайрак команда булмас,
дип фикер йөртте Харрас. Сүз кыска һәм мылтыктан очып чыккан ядрә шикелле
үк кискен яңгырый. Засадада ятучылар, әйтерсең, әлегә кадәр бөтен гомерләре
буена шушы команданы гына үтәп яшәгәндәй, бөтенесе бергә залп бирделәр.
Алдан килүче җиде-сигез фриц шунда ук егылды. «Афәрин! Егетләр төз
ата», – дип уйлап куйды Харрас, кабат атарга әзерләнеп.
Беренче залп фашистлар өчен көтелмәгән иде. Бик озак вакыт бер мәртәбә
дә ату тавышы ишетелмәгәч, уяулыкларын югалткан солдатлар кинәт кузгалган
ядрәләр өермәсеннән паникага бирелделәр. Автоматларыннан тәртипсез ата-ата
чигенә башладылар. Инеш аша да сакланып кына түгел, кем ничек булдыра
ала, шулай йөгереп чыкты. Инде икенче залп яңгырады. Качып баручыларның
биш-алтысы кабат җиргә капланды. Икесе, су юлын буып, инешнең нәкъ
уртасында ятып калды.
Каты давыл тиз туктар, дигәннәр борынгылар. Фашистлар чигенеп,
каршыдагы агачлар арасына кереп күздән югалгач, берара тынлык урнашты.
Яңа гына булып узган хәлләрне егетләрнең күпчелеге төш кебек кенә кабул
иткәндер: кеше үтерделәр бит! Харраска да җиңел түгел: атарга әмерне ул
бирде. Әйтергә генә ансат! Мылтык күтәреп, тере кешегә ат инде син! Тыныч
тормышта бу җинаять булып исәпләнә. Тик... Ә бу очракта ул бүтәнчә нәрсә
эшләргә тиеш иде соң?..
Янәшәдә ятучы Хәмит, аның икеләнгән уйларын сизгәндәй:
– Харрас абый, ә безне кеше үтергән өчен хөкем итмәсләрме? – дип сорап
куйды.
ВАКЫТСЫЗ ВАКЫТ...
44
Кешегә төбәп, беренче мәртәбә тәтегә басканчы, Харрас бу хакта үзе дә
икеләнә иде. Тик баштанаяк коралланган фашистларны күргәч, алар тәртипсез
атышканда, баш очыннан сызгырып узган ядрәләр тавышын ишеткәч, каршыга
килүчеләрдән рәхим-шәфкать көтү мөмкин түгеллеген аңлады. Шуңа күрә
Хәмиткә дә:
– Кайгырма, җавабын үзем бирермен. Син аларны жәллим дип, һавага атып
ятма тагын. Юкса алар сине жәлләп тормаслар, – диде...
Бу хәлләрдә үзләрен иң ышанычлы тотучылар Зөфәр белән Андрей булгандыр,
мөгаен. Зөфәр фашистларны якыннан күргән һәм «каты кулларын» үз җилкәсендә
татыган кеше буларак, алардан рәхим-шәфкать көтми. Шуңа күрә ул жәлләмичә
атты. Аларның тәгәрәп җан бирүләрен күреп сөенде генә. Иң мөһиме: бу беренче
бәрелештә үз якларыннан беркем дә зыян күрмәде. Ә Андрей?.. Андрей өчен
фашистларга каршы көрәшү – аның көндәлек эше. Аңа барысы да табигый.
Фашистлар һөҗүм итә, ә алар кире кага. Аның мондый бәрелешләрне күп мәртәбә
башыннан кичергәнлеге әллә каян күренеп тора. Үз-үзен тотышыннан, һәр
хәрәкәтеннән сизелә. Ни сәбәпле һәм кемнәр арасына килеп кергәнлеген уена да
кертеп карамый ул һәм бик теләсә дә моны булдыра алмас иде.
Бу «партизан отряды»нда, ничектер, барысы да, хәтта үзен командир дип
таныштырган Камалов та, сугыш стратегиясен бик начар белә, дигән уй
туды Андрейда. Шуңа күрә ул мөмкинлекләрне кулыннан ычкындырмыйча,
инициативаны үз кулына алгалады. Менә хәзер дә игътибарны гел үзәккә генә
юнәлткән «партизаннар»га үзенең стратегик бурычларын куйды.
– Флангларга игътибарны көчәйтергә. Фашистлар ике яктан әйләнеп узып,
чолгап алмасын, – дип кычкырды ул, ауган агач артына поскан җиреннән як-
якка карангалап.
Чыннан да, як-яктан үтеп, тылга төшсәләр, чолганышта калган ике дистәдән
артык кешене кырып салу берни дә тормаячак боларга. Монысын хәрби эштә
аз гына да тәҗрибәсе булмаган Харрас та бик яхшы чамалады. Янәшәсендә
яткан Хәмиткә кулы белән төртеп: «Сул як флангка бар әле. Анда көч азрак,
ахрысы», – диде ул. Аны-моны абайлап җиткермәгән Хәмит, бөтен гәүдәсе
белән тураеп басты да сул якка юнәлде. Кирәк бит, нәкъ шул чакта фашистлар,
икенче атакага күтәрелер өчен, каршы як агачлар арасыннан чыгып киләләр
икән. Автомат тырылдап куйды. Нибары бер-ике адым атларга өлгергән
Хәмит, сөрлегеп киткәндәй булды һәм җиргә чалкан ауды. Харрас аның янына
шуышып килде. Егетнең авыз читеннән кызыл тасма булып кан агып чыкты.
Ул Харраска тутырып карап, ни өчендер елмаеп куйды: «Харрас абый, аңла...
минем кешеләрне атып үтерәсем килми», – диде дә күзләрен йомды. Светлана
шуышып килгәндә, ул үлгән иде инде. «Партизаннар» арасында бу – беренче
югалту. Хәмитнең йөзенә Харрасның күз яше тамды. Ләкин озаклап хискә
бирелеп торырга вакыт юк. Фашистлар өерелеп кабат һөҗүмгә күчте.
– Авылдашыбыз Хәмитнең җанын кыйган фашист илбасарларына ут
ачыгыз! – дип кычкырды ул бар көченә.
Әле тайгага чыгып китәр алдыннан гына «төрмәдән качкан җинаятьчеләр»
дип сөйләнгән Харрас ни өчен хәзер «фашист илбасарлары» диде? Ни өчен,
чыннан да, җинаятьчеләрнең өстендә киноларда гына күреп белгән немец
фашистлары киеме – боларын уйлап торырга вакыт юк иде. Мылтыклар һәм
карабиннар шартлады, автоматлар тырылдады, каршыга килүче фашистларның
тагын берничәсе егылды, «партизаннар» арасында да яраланучылар бар, ахры,
ыңгырашкан тавышлар ишетелгәли. Кыскасы, мәхшәр купты.
Ф Ә Р И Т И М А М О В
45
Фашистлар алай тиз генә чигенергә җыенмый. Алар кайда үрмәләп, кайда
шуышып, атышлар кимеп торганда йөгереп, засадада ятучыларга һаман якыная
баралар. Шунда Фоат, оборонада ятучылардан иң яше, түзмәде: «Минем үләсем
килм-и-и», – дип, урыныннан сикереп торып, урманга йөгерә башлады. Әлегә
кадәр мондый мәхшәрне күрмәгән егетнең нервлары түзмәде.
– Ты куда? Час убьют ведь! – дип кычкырды аның артыннан Андрей.
Ләкин Фоат аның соңгы сүзләрен ишетмәгәндер дә. Берничә мизгелдән
ул җирдә ята иде инде. Светлана аның ягына шуышты. Тик озак та тормады,
кире әйләнеп килде. «Үлгән», – диде ул яшьләренә буылып. Бу партизаннар
арасында корбан булучыларның икенчесе иде.
Ә сугыш кызганнан-кыза гына барды.
* * *
Левин яшь галимнәрнең әлегә кадәр фән өлкәсендә ат уйнаткан тәҗрибәле
гыйлем ияләренең дә теше үтмәслек «вакыт-пространство» мәсьәләсендә
шундый тәвәккәл адым ясауларына сокланмыйча булдыра алмады. Аның уенча,
фән юлыннан нәкъ менә шундый фидакарьләр атларга тиеш тә инде. Ләкин
ул артык хискә бирелә торганнардан түгел. Шуңа күрә, йомшаклык күрсәтеп,
Сергей Поповның аркасыннан кагып мактарга ашыкмады. Киресенчә,
төпченеп, сорау артыннан сорау яудырды:
– Бәлки, сез мине тормышка ашмастай, булмаган эшләрегез белән
шаккатырырга тырышасыздыр? Гамәлләрегезнең чынлыгына тизрәк
ышандыру өчен, ул лабораториягезнең кайда икәнлеген дә әйтерсез, бәлки?
Әгәр сер булмаса, – диде ул.
Сергейның икеләнеп калуы йөзенә чыкты. Ул карашын түбән төшерде.
Әйтергәме-юкмы дип, бераз уйланып торгач кына, сүзен дәвам итте:
– Әйе, сер! Чыннан да, дәүләт тарафыннан сер итеп сакланырга тиешле,
«секретно» келәймәсе сугылган яшерен полигонда алып барылды эксперимент.
Ләкин безнең остазыбыз буларак, киңәшләрегезгә мохтаҗ икәнлегебезне
танып һәм киләчәктә эшләрне бергә дәвам итәчәгебезгә өмет баглап, сездән
яшерен эшебез юк. Тыңлагыз, сөйлим. Фәнни экспериментларыбыз федераль
куркынычсызлык хезмәтендә зур кызыксыну уятты һәм безне алар үз канатлары
астына алды. Ә аларның нинди җитди оешма икәнлеген чамалыйсыздыр?
Монда финанс һәм матди кыенлыклар турында сүз дә булырга мөмкин түгел...
Левин яшь галимнең күзләренә сынап карады. Ләкин аннан нинди дә булса
алдау, күзгә төтен җибәрү галәмәте сизмәде.
– Федераллар кызыксынды, дисез инде?.. Әйе, алар – бик җитди... Анда
эшләүчеләр юк-бар белән кызыксынмас. Димәк, экспериментларның үзләре
өчен файдалы ягын күргәннәр?..
– Александр Васильевич, безне федералларның нәрсә уйлаулары
кызыксындырмый. Иң мөһиме: алар безгә мөмкинлекләр тудырды, финанс
мәсьәләсендә ярдәм иттеләр. Ягъни алга куйган максатыбызны тормышка
ашыру өчен шартлар тудырдылар. Безгә шунысы бик җиткән.
Яшь галимнең әнә шулай җиңел һәм берьяклы фикер йөртүе Левинны
уйланырга мәҗбүр итте. Чыннан да, федераллар эшкә тыгыла икән, аның
үзләренә файдалы ягын күргән булулары ихтимал. Ә моны һәрвакыт та
яхшыга гына юрап булмый. «Вакыт машинасы» уйлап табылган очракта, ул
узган заманнарга яисә киләчәккә экскурсиягә барып, сәйран кылу өчен генә
файдаланылырмы? Фәндә нинди ачышлар гына ясалмасын, аларның күпчелеге
ВАКЫТСЫЗ ВАКЫТ...
46
сугыш максатларында кулланылган. «Вакыт машинасы»н да шушы язмыш көтә.
Атом-төш энергиясен уйлап тапкач та, нәкъ шулай була. Егерменче гасырда
атомның квант теориясенә нигез салган танылган физик Нильс Бор, атом
энергиясенең гаҗәеп җимергеч көчкә ия булуын аңлап, аны тыныч шартларда
гына файдалану өчен ничек кенә көрәшмәсен, атом-төш коралы барыбер уйлап
табылган. Хәзерге вакытта ул җир йөзендә кешелекне юк итәргә сәләтле иң
куркыныч коралларның берсе булып исәпләнә. «Вакыт машинасы» уйлап
табылса да, кешелеккә зур зыян һәм фаҗигаләр китермәс дип, кем әйтә ала?
Александр Васильевичны бигрәк тә әнә шул борчый иде.
– Әгәр сезнең ачышлар, чыннан да, гамәлгә ашарлык булып, аның
нәтиҗәләре белән федераллар кызыксына башлаган икән, моннан кешелек өчен
инде аяныч нәтиҗәләргә дә ерак калмаган дигән сүз. – Левин яшь галимгә янә
бер мәртәбә сынаулы караш ташлады да, сүзен дәвам итте. – Шуны белегез,
фән өлкәсендә эшләгән галимне үзенең гыйльми ачышларының нәтиҗәсе
уңышлы чыгу гына кызыксындырырга тиеш түгел. Җәмгыять, кешелек
алдында җаваплы булуыгызны да онытмагыз, – дип тәмамлады ул сүзен.
Яшь галимгә аның бу сүзләре ни дәрәҗәдә тәэсир иткәндер, анысы мәгълүм
түгел. Һәрхәлдә, фәндәге зур җиңүләре белән рухланган егетне «кешелек
алдындагы җаваплылык» кебек сүзләр генә максатыннан чигендерерлек түгел иде.
– Сүз дә юк, Александр Васильевич, безне, беренче чиратта, гыйльми
эшләребезнең нәтиҗәсе кызыксындыра. Безнең хезмәт ул, кайберәүләр
уйлаганча, коры формулалар гына түгел. Ул безнең өчен фәндә иҗат белән
шөгыльләнү. – Сергей берара сүз таба алмыйча торды. – Фәнни иҗат ул
безнең өчен.
– Фәнни иҗат... фәнни иҗат, – дип үзалдына үртәлгәндәй сөйләнде Левин.
Ул яшьләрне бик яхшы аңлый. Һәр яңалыкны зур дулкынлану белән кабул
итә торган чаклары. Романтика. Яшьлектә ул да кичерде андый хисләрне.
Хәзер кая китте ул чаклар, дип сагынып сөйләргә генә калды.
Александр Васильевич, уйларын куарга теләгәндәй, кулын селтәде. Хәтта
карашы яктырып киткәндәй булды.
– Һәм кайдарак урнашкан инде сезнең ул лабораториягез? – диде ул, кинәт
кенә ачылып.
Сергейның кашлары сикергәләде. Остазына туры карамаска тырышып,
башын читкә борды. Нәкъ менә шушы сорауга җавап бирергә теләмәве әллә
каян күренеп тора.
– Әһә, аңлашылды, монысы сер, димәк...
Левин кычкырып көлде.
– Александр Васильевич, безнең сездән яшерен бер генә серебез дә юк, тик...
– Нәрсә, «серне беркемгә дә ачмаска вәгъдә бирәм» дип, кул куяргамы?
Китерегез ручка, журнал...
– Юк инде, Александр Васильевич, аңа ук барып җитмәбез. Ләкин барыбер
бу хакта беркемгә дә тишмәвегезне сорыйбыз. Юкса, безгә бик тә, бик тә хәтәр
булачак...
– Аңладым! Хәтәр генә түгел, эшләрегез бөтенләй хөрти булачак. Ярар, сүз
бирәм, серне беркемгә дә чишмәячәкмен.
– Безнең лаборатория-полигон тайга эчендә урнашкан. Ачык һавада. Сез «Граф
Елисеев» дигән агач эшкәртү предприятиесен ишетеп тә белмисездер инде?
– Тукта, тукта, «Граф Елисеев», дисезме? Ник белмәскә, беләм. Минем
дустым, кайчандыр бергә белем алган курсташым Сазонов җитәкләгән урман
Ф Ә Р И Т И М А М О В
47
хуҗалыгы карамагында ул. Геннадий Николаевичның аның хакында сөйләгәне
дә бар иде.
– Ул конспирация өчен генә агач эшкәртү предприятиесе булып исәпләнә.
Чынлыкта, әллә кайчан эшләп килгән бу предприятиене федераллар сатып
алды. Безнең лаборатория шуның территориясендә төзелде. Әйе, кешеләр
дә, урманчылар да аны агач эшкәртү предприятиесе дип белә. Күз буяу өчен,
ара-тирә борыс, такта телгән булалар, фанер ясыйлар. Ә болай анда «вакыт
машинасы» эшли...
Левин бу сүзләргә ышанырга да, ышанмаска да белмәде. Тик Сергейның
ихластан сөйләве йөзенә чыккан. Димәк, «вакыт аша күчеш теориясе» гамәлдә
тормышка ашкан булып чыга инде.
– Сез аны сынап карадыгызмы әле? Вакыт машинасын, диюем?..
– Әлегә без вакыт аша күчеш ясамадык. Ләкин вакыт тоннеле барлыкка
китердек.
– Вакыт аша күчмәгәч, тоннель барлыкка килгәнен каян беләсез?
– Пространствоның халәтен билгели торган приборларыбыз бар. Аларын да
үзебез уйлап таптык. Ягъни безнең тәҗрибәләр көчле ясалма гравитация кыры
булдыруга нигезләнгән. Галәмдәге «кара упкын»нарны исегезгә төшерегез.
Ул урыннарда көчле гравитация кыры тәэсиреннән пространство һәм вакыт
кәкрәю үзлегенә ия. Галәмдә аның нәтиҗәсе шулкадәр көчле була ки, «кара
упкын»нар хәтта яктылыкны үзенә йота. Юк, ул каядыр югалмый. Чынлыкта,
яктылык нурлары туры юнәлештә хәрәкәт траекториясен үзгәртеп, гравитация
кыры тәэсиреннән хасил булган цилиндр формасындагы «упкын» күчәре
тирәсендә әйләнә башлый. Ә тыштан күзәтүчеләргә ул күренми, алар аны куе
томан хасил булган кебек күрәләр.
– Әгәр дөрес аңласам, сезнең приборлар пространствода «кара упкын»нарга
хас шундый халәтне күрсәттеләр инде, шулаймы?
– Әйе, Александр Васильевич, сез бик дөрес аңладыгыз. Пространствоның
андый халәтен без берничә сәгатькә кадәр саклый алдык хәтта.
Сергей Попов менә без нәрсәгә дә сәләтле дигәндәй, башын горур гына чөеп
куйды. Яшь галимнең үзләре башкарган гыйльми эшләренең нәтиҗәсеннән
зур горурлык хисләре кичерүе күренеп тора. Тик аның үзен шулай тәкәббер
тотуы үзе дә фән өлкәсендә ат уйнаткан Левинга аз гына да тәэсир итмәде.
Һәрхәлдә, галим буларак кына түгел, тормышта да зур тәҗрибә туплаган остаз
Сергей әйткәннәрдән егылып китмәде. Хәтта шатланмады да булса кирәк.
Киресенчә, кыяфәте җитдиләнде. Маңгаендагы сырлары да тирәнәйгәндәй
булды. Бу аның киеренке уйларга бирелүен күрсәтә.
– Ә сез андый вакыт тоннельләрен пространствоның теләсә кайсы
урынында барлыкка китерә аласызмы? – дип сорады Левин, озак кына
эндәшмичә торгач.
– Идарә пультыннан бер-ике километр ераклыктагы диаметрда, теләсә
кайсы урында, вакыт тоннелен барлыкка китерергә мөмкин.
– Шул тоннель аша теләсә кем узган заманнарга күчә ала инде, димәк?
– Әлбәттә!
– Һәм шуннан соң тоннель ачык вакытта кем дә булса узган заманнарга
күчмәгәндер, дип ышанып әйтә аласызмы?
– Александр Васильевич, сезнең соравыгыз бераз көлке яңгырый. Тайга
уртасында бер-ике чакрым гына түгел, дистәләгән чакрым ераклыкта сыңар
кеше очратмассың.
ВАКЫТСЫЗ ВАКЫТ...
48
Ф Ә Р И Т И М А М О В
– Әгәр шундый вакыт чоңгылына урманчылар, егерьлар туры килсә?..
– Бер кеше югалудан гына тарих тәгәрмәчендә әллә ни зур үзгәрешләр
килеп чыкмаячак. Хәер, тирә-як урманчылыкларда кеше югалган, дигән хәбәр
ишетмәдек алай-болай.
– Артык ваклану дип кабул итмәгез, тагын бер нәрсә белән кызыксынуны
кирәк саныйм. Пространствода вакыт тоннеле барлыкка китерелгәч, аның аша
бер яклы гына күчеш буламы? Әллә?..
– Ике яклы!
– Димәк, хәзерге заманнан узган заманга күчкән шикелле, ул замандагы
кешеләр, яки тереклек ияләре безнең заманга да күчә ала?
– Ишек ачылгач, керергә дә, чыгарга да мөмкин булган кебек инде,
Александр Васильевич, – дип көлеп җавап бирде Сергей.
– Әгәр ул заманнардан безнең заманнарга күчкән булсалар?
Сергей иңнәрен сикерткәләде:
– Гафу итегез, без ул заманнардан күчәргә ярамый, дип, вакыт тоннеле «ишеге»
төбенә сакчы куя алмыйбыз бит инде. Очраклы туры килгән тереклек ияләре
булса, әлбәттә, күчүләре ихтимал. Кешелек тарихында андый хәлләр булгалаган.
Очраклы вакыт тоннеленә эләгеп, кинәт юкка чыккан кешеләр турында тарихта
күп сәхифәләр бар. Ул вакыт упкыннары табигый һәм шулай ук киләчәк заман
галимнәре ясалма рәвештә китереп чыгарган булулары да бик мөмкин.
– Болай төпченүемнең сәбәбе бар, дускай. Ә беләсезме, күптән түгел
сезнең эксперимент полигоны урнашкан ул урман хуҗалыгы җитәкчесеннән
мин нинди сүзләр ишеткән идем? Алдагы очрашуларның берсендә ул миңа
браконьерлар урмандагы кыргый хайваннарны исәпсез кыралар, кайбер
хайваннар «Кызыл китап»ка кертелгән, бетү чигендәгеләре дә бар, дигән иде. Ә
соңгы сөйләшү вакытында, ничектер, сирәк калган кайбер хайваннарның сәер
генә артып китүе турында сөйләде. Шул искә төште дә, шикләнеп куйдым...
– Без вакыт тоннеле барлыкка китергәч, элекке заманнардан тереклек ияләре
күчмәгәнме, димәкче буласызмы?
– Күчеш ике яклы, дип үзегез әйттегез түгелме? Ә кайсы чорга көйләгән
идегез вакыт тоннелен?
– Безнең теория буенча, күчеш вакыты аралыгын гравитация көче белән
барлыкка китерелгән вакыт өермәсенең радиусын үзгәртү юлы белән көйләргә
мөмкин. Анысын без әлегә тулысынча хәл итеп бетермәдек. Вакыт тоннеленең
икенче башы чама белән узган гасырлар уртасында ачылырга тиеш. Хәзергә
без узган вакытка артык тирәнгә күчә алмыйбыз. Вакыт аралыгында мондый
чоңгыл барлыкка китерү өчен көчле гравитация кыры тудырырга кирәк. Моңа
безнең техник ресурслар чыдамаячак.
– Менә сез, «тулысынча хәл итеп бетермәдек» дисез, «чама белән» дисез,
җитди фәнни эшләрдә мондый төгәлсезлекләргә урын булырга тиеш түгел,
минемчә. Юкса аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.
– Вакыт кыса, Александр Васильевич. Килешү озак вакытка төзелмәгән иде.
Безне болай да баш өстендә торып диярлек эшләтәләр. Хәзергә иң мөһиме –
нәтиҗә. Ә калган вак-төяген алга таба да җиренә җиткерербез.
– Вак-төяк, дисез инде алай булгач?.. Тик, Сергей, шуны онытмагыз: фәндә
вак-төяк юк. Бөтенләй әһәмиятсез булып тоелган нәрсәләр дә кешелек өчен
көтелмәгән нәтиҗәләргә китерергә мөмкин...
Санаторийда Сазонов белән ванна процедуралары алып ятканда, Левин әнә
шушы сөйләшүләрне исенә төшергән иде. «Әгәр экспериментлар уңай нәтиҗә
49
ВАКЫТСЫЗ ВАКЫТ...
бирсә, без сине борчыган нәрсәләрне хәл итә алачакбыз. Ул вакытта син фән
әһелләреннән зарланудан туктарсың», – дигән сүзләре дә Сергей белән ике
арада булган шушы әңгәмәне күздә тотып әйтелгән иде. Аның уенча, чыннан
да, киләчәктә «вакыт машинасы» ясалса һәм ул тыныч шартларда сынауны
уңышлы үтсә, тайгада кыргый хайваннар күпләп үрчегән элекке заманнарга
күчеп, вакыт тоннеле аша аннан хайваннарга бу заманнарга күчү мөмкинлеге
тудырылса, Сазонов әйткән проблеманы җиңел генә хәл итеп тә булыр иде.
* * *
Фашистларның бишенче һөҗүмен кире кайтарганда, «партизаннар»
ягында бер дистәләп сугышчы гына калган иде. Кырылды егетләр. Засадада
ятучыларны немецлар автоматлардан атып кына ала алмаган булырлар иде.
Гранатомёт белән алдырдылар. Егетләрнең шактые граната кыйпылчыгы
тиеп харап булды. «Партизаннар» күпләп һәлак була башлагач, Андрей
отряд командиры Харрас янына шуышып килеп: «Теге яктагы гранатомётны
шартлатырга бер генә гранатагыз да юкмыни соң?» – дип ялварып сорады.
Харрас: «Юк шул», – дигәнне белдереп, башын гына чайкады.
– Запаста, ичмасам, бер граната да тотмавыгыз начар. Булса, берәр партизанны
җибәреп, дөмектерер идек ул ут ноктасын, – диде дә шуышып кире китте Андрей.
Тайга уртасында фашистлар миномётлардан файдалана алмый, ә менә
гранатомёт чынлап куркыныч тудырды «партизаннарга». Посып кына
атып яталар. Харрасның мәргән егетләре аның атучысын үтерә торалар,
аларны икенчеләре алмаштыра. Гранатомётны шартлатмаган көе, ул бәладән
котылырмын, димә.
Фашистлар каршы яктагы агачлар арасына кереп китеп, бераз тынычланып
торган арада, Светлана Андрейның яраларын бәйләргә кереште. Алар шунда
сөйләшеп тә алдылар.
– Эх, Светлана, белсәң иде, бу сугышның ничек туйдырганын. Менә ничә
еллар кан белән үлемнән башканы күргән юк, – диде Андрей, авыр сулап.
Светлана, эш белән мавыккан кыяфәттә, бинтны чорнавын дәвам итте. Әле
очрашуларына аз гына вакыт узса да, ул егетне инде әллә кайчаннан беләдер
кебек. Үзендә аңа карата ниндидер рухи якынлык тойды. Тәне күп урыннан
җәрәхәтләнеп, имгәнеп бетсә дә, ташып торган рухи көч, киләчәккә өмет тойды
ул аның сүзләреннән. Гомумән, Светлана көчле рухлы кешеләрне ярата. Ул
балалар йортында үсте. Дөрес, матди яктан һәрчак тәэмин ителгән, тамагы тук
иде. Ләкин балалар йортында тәрбияләнүчеләргә ата-ана назы, туган-тумача
игътибары җитми. Тормышта килеп туган кыенлыклар алдында сыгылып
төшкәндә, ул һәрчак «их, нишләп минем бертуган абыем булмады, ни өчен
шундый чакларда яклап калырлык туганым юк икән», дип уйлый иде. Шуңа
күрә киләчәктә янәшәсендә көчле кеше булуын теләде.
Медицина училищесын тәмамлагач, ул да кайда эшләрмен икән, дигән уй
белән янды. Бергә укыган курсташларының күпчелеге шәһәрдә эшкә калды.
Терәге, ярдәм итүчесе булганнар «җылы урын»нарга урнаштылар. Шул чакта
ничектер тайга эчендәге ерак бер татар авылына фельдшер кирәк икән, дип
ишеттерделәр. Дөрес, ул шунда ук чыгып йөгермәде. Бөтен якларын уйлады.
Чөнки ул авылны белгән кешеләр, тайга эче, кыргый төбәк, мәдәният үзәкләре
юк, дип кисәттеләр. Ләкин Светлананы яшьлек романтикасы җиңде. Монда
ябышып ятар туган-тумачам юк, бәхетем шундадыр, бәлки, дип, тәвәккәлләп
барырга ризалык бирде. Монда да бер ялгызы, анда да...
50
Ф Ә Р И Т И М А М О В
Күчкән Салага килеп эшли башлау баштарак җиңел булмады. Ләкин үз эшен
яратып башкаручы, өлкәннәрне хөрмәт итүче бу тырыш кызны җирле татар
халкы бик тиз үз итте. Тагын шунысы да бар: авылга килгәнче бер авыз сүз
татарча белмәгән кыз берничә айдан татарчаны әйбәт кенә сукалый башлады.
Берәр елдан бөтенләй татарлашып бетте. Үзләренә карата мәрхәмәтле, гореф-
гадәтләрен ихтирам итүче кызны ничек яратмасыннар инде! Тик, кая барсаң
да, бер кояш, дигәндәй, насыйп булган яр гына һаман күренми. Авылда яшьләр
юк диярлек. Бәйрәмнәрдә, ял көннәрендә, әти-әниләре янына «Олы җир»дән
кайткалаучылар була булуын. Светлананың күңелен яулардайлары гына юк.
Ялгыз каенга кош кунмас, дигәннәре шул буладыр инде.
Андрейның яраларын бәйләгәндә, Светлана шуларны уйлады. Менә хәзер
аның белән ачылып сөйләшеп китәр иде, тик алар икесе ике дөнья кешеләре
шул. Вакыт-вакыт ул аны жәлләп тә куя. Әгәр чын дөресен сөйләп бирсә, син
бит бөтенләй икенче заман кешесе, дисә, аңлармы икән? Юк, аңламас, мөгаен.
Ул аны күзалдына да китерә алмаячак.
– Җиңү көненең тизрәк килеп җитүен барыбыз да бик тели, – дигән булды
Светлана, исәпсез-сансыз уйларын читкә куарга тырышып.
– Кайчан булыр икән инде ул җиңү, Светлана, ә? Илебездә яшәүче һәркемнең
иң бәхетле көне булыр иде ул, шулаймы? – дип хискә бирелде Андрей.
Бу сүзләрне әйткәндә, аның күзе очкынланып киткәндәй булды.
Дулкынлануы хәтта тавышында сизелде.
– Ә мин җиңүнең кайчан киләсен беләм.
Светлана, хәйләкәр генә елмаеп, Андрейга күз сирпеп алды.
– Карале, синдә күрәзәлек сәләте дә бармыни?
– Әйе. Мин бөтен нәрсәне дә алдан беләм! Әйтимме, кайчан җиңәчәкбез
фашистларны?
– Әйтеп кара.
– Ямьле май аенда!
– Нишләп майда?
– Чөнки мин язның шул аен яратам. Ул бөтен кешегә дә бәхет китерә торган ай.
Светлана, артыгын ычкындырдым бугай дигәндәй, кинәт кенә карашын
читкә алды. Ләкин Андрей кызның уңайсызланып калуына игътибар да итмәде.
Аның үз уйлары.
– Светлана, ә синең ирең бармы? – дип сорап куйды ул кинәт кенә.
– Юк.
– Ә егетең?
– Ирем дә, егетем дә юк. Ә ник сорыйсың аларны? – диде кыз.
– Мин сине беренче күрүемдә үк ошаттым.
Светлананың бите алсуланды. Ул оялып, йөзен читкә борды. Аңа беркем
дә, беркайчан да болай әйткәне юк иде. Нәрсә дип җавап бирергә белмичә,
әле яңарак кына бәйләгән бинтны рәтләштергән булды ул. Бары тик бераздан
соң гына:
– Ә үзегезнең хатыныгыз бардыр бит? – дип сорарга батырчылык итте.
Андрейның йөзе күзгә күренеп җитдиләнде.
– Бар иде... Хатыным – Татьяна, кызым – Галя... Бомба шартлап, өсләренә
йорт җимерелгән...
Андрейның күзләреннән мөлдерәп яшь чыкты. Ул сәламәт кулы белән
күзләрен сөртте.
– Кызганыч!
51
ВАКЫТСЫЗ ВАКЫТ...
– Эх, Светлана, белсәң иде күңелемдә фашистларга карата нинди нәфрәт
уты янганын?! Мин сугышның беренче көннәреннән генә түгел, беренче
сәгатьләреннән үк сугышам бит инде. Брест крепостеннан. Немецлар басып
кергәч, кулга корал тотып, крепостьны сакладык. Мин хәтта гаиләм – хатыным
һәм кызым белән саубуллашмыйча да калдым. Без яшәгән йортка бомба
эләккәнен һәм аның шартлап җимерелгәнен соңыннан ишеттем...
Гаиләсенең шундый фаҗигале язмышы турында сөйләү Андрейга бик
авыр иде, билгеле. Ләкин аның мондый халәте озакка бармады. Күп сынаулар
кичереп, авырлыклар күреп чыныккан хәрби кеше үзен тиз кулга алды.
– Светлана, фашистларны җиңгәч, әйдә бергә булыйк. Ризамы? – диде ул,
кызның әлеге тәкъдимне ишетеп, гаҗәпләнүдән тагын да матурланып калган
зур зәңгәр күзләренә карап.
Һәр минуты гына түгел, һәр мизгеле үлем сагалап торган шушындый
шартларда тәкъдим ясау гади акыл ирешмәслек гамәл булса да, бу сүзләр
Светлананың күңелендә әйтеп бетергесез хисләр тудырды. Менә шушы
минутларда аның Андрейны кочаклап аласы һәм чын дөреслекне сөйләп
бирәсе килә иде. Кайгырма, сугыш инде күптән бетте, без инде күптән тыныч
тормышта яшибез. Бу гайре табигый хәлләр ялгышлык кына, йә саташу
гына. Берничә көннән барысы да җайланыр. Безнең егетләр ул фашистларны
җиңәрләр, шул арада «Олы җир»дән ярдәм дә килеп өлгерер, бәлки. Һәм без
синең белән берәр көннән, йә берәр атнадан кавышырбыз, чәчләрне чәчкә
бәйләрбез, дип аны юатасы, сөендерәсе килгән иде. Тик ни өчендер, авыз
ачып, ул сүзләрне әйтә алмады.
– Риза, – дип пышылдады Светлана, ләкин ул сүзләрне Андрей ишетмәде
дә. Ул кызның карашыннан гына да аның риза икәнлеген аңлады. Кулларын
зур учларына алды.
– Ә беләсеңме, Светлана, без бик бәхетле булырбыз... – диде.
– Әйе... Әлбәттә...
Андрейның иреннәре калтыранып куйды. Ул үбәргә теләгәндәй, йөзе белән
кызга таба омтылды. Күңелендә туган хисләр өермәсеннән кыз да бөтен
дөньясын оныткан иде. Менә хәзер, тагын бер мизгелдән, булачак ләззәтне
кичерә башлагандай ул күзләрен йомды. Ләкин шул чакта, аларның икесен дә
сискәндереп, каршы яктан автомат тырылдап куйды. Засадада ятучылардан
кайсыдыр авыр ыңгырашып, Светлананы ярдәмгә чакырды. Кыз ашыгып, шул
якка шуышты. Фашистлар чираттагы һөҗүмгә күчте.
* * *
Алар кайда? Нинди юнәлештә барырга? Менә атна-ун көн инде Мартинга
шул сораулар һаман тынгылык бирми. Төп көчләр белән элемтә югалды. Кыска
дулкында эшли торган «Фредрих» радиостанциясе ярдәмендә радист штаб
белән элемтәгә чыгарга күпме генә тырышмасын, берни дә барып чыкмады.
Ул резисторын боргалап, кыска радиодулкыннар белән шыплап тулган эфирны
«капшады», юкка «Ирма... Ирма... Ирма...», – дип, кат-кат таныш исемне
кычкырды. Тик җавап ишетелмәде. Гомумән, эфир әлегә кадәр ул белмәгән
ят авазлар белән тулган. Аларны тыңлап, берни дә аңламаган радист үзен
бөтенләй икенче дөньяга эләккәндәй хис итте.
Бу хәл Мартинны да тәмам өметсезлеккә төшерде. Хәзер ул немецларның
төп көчләре кайда икәнлеген чамалый да алмый. Бәлки көнчыгышка яки
көнбатышка бик ерак китеп өлгергәннәрдер? Ләкин ул ишеткән соңгы
52
Ф Ә Р И Т И М А М О В
мәгълүматларга караганда, бу мөмкин түгел. Ә рус армиясе кайда? Гомумән,
фронт сызыгы кайсы тирәдәрәк икән?.. Барысы да кинәт кенә юкка
чыкты. Ун көн элек, эсэсчы гаскәриләр корпусы белән командалык итүче
оберштурмбаннфюрер Эрдман әмере буенча, тайгада качып ятучы һәм үзләренә
тынгылык бирмәүче партизаннарга каршы җибәрелгән эсэс ротасы инде менә
ничә көннәр эзәрлекләргә тиеш партизаннарны таба алмый.
Моннан берничә көн элек әсирлеккә төшкән партизаннан да төгәл җаваплар
алып булмады. Дөресен әйткәндә, партизан алар урнашкан лагерьга көтмәгәндә
үзе килеп чыкты. Моңа кадәр тайгада бер кеше очратмаган эсэсчыларда бу
хәл, әлбәттә, зур өмет уяткан иде. Мартин үзе теләсә кайсы тоткыннан теләсә
нинди мәгълүматны «кысып» чыгарып була дигән фикердә. Тел ачтыра торган
андый ысулларны яхшы белә ул. Ләкин киребеткән бу әсир авызыннан бер
файдалы нәрсә дә тартып алып булмады.
Мартин аны, ялган мәгълүмат биреп буташтыру өчен, партизаннар махсус
җибәргән диверсант түгелме икән, дип тә шикләнде. Болай уйлауның үзенә
күрә бер сәбәбе дә бар иде. Әсирнең планшетыннан карта табылды. Иң
кызыгы шунда: партизан аны Мартинга үзе тәкъдим итте. Өстәлгә җәелгән
штаб картасыннан берни дә аңламаган булып кылангач, кыр сумкамда үземнең
картам бар, шуннан аңлатып бирәм, диде. Чыннан да, ул картадан бернәрсә дә
яшермичә аңлатты. Әнә шул вакыттагы үз-үзен тотышы шик уятты да инде
Мартинда. Башка сорауларга җавап биргәндә, «белмим», «юк» дип, кыска гына
җаваплар белән чикләнгән, йә бөтенләй эндәшмичә, туры җаваптан качкан
әсирнең картадан күрсәткәндә ни өчен теле ачылып китте? Бу хәл психологик
яктан бернинди гадәти кысаларга сыймый. Әсирлеккә алынган беренче
көнендә үзен «Мин – татар», дип атаган бу кешене партизаннар җибәрмәдеме
икән, дигән уй нәкъ шул чакта килде дә инде Мартинның башына. Картадан
күрсәтеп, аларны үзләренә уңайлы урынга алып килерләр дә алдан әзерләнгән
засадага эләктереп, тар-мар итәрләр. Урман эчендә сугышу гади нәрсә түгел.
Алдыңны-артыңны уйлап эш итмәсәң, монда баштанаяк коралланган булуың
да ярдәм итмәячәк. Партизаннар хәйлә белән алдыра. Аларны моңа өйрәтеп
торасы юк. Хәйләле сугыш алымнарының аяныч нәтиҗәләрен берничә мәртәбә
үз тәҗрибәсендә татырга туры килде Мартинга. Авызы бер пешкәч, өреп
кабарга өйрәнде.
Ә соңрак гауптштурмфюрерның иң ачуын китергәне шул булды: алданрак
кулга алынган рус әсире белән бергәләп, бер төндә тоткыннар качып китте.
Бу хәл аны бөтенләй чыгырыннан чыгарды. Ул кабат партизанның кыр
сумкасыннан алынган картаны ныклап өйрәнә башлады. Оберштурмфюрер
Гансны да ярдәмгә чакырды. Озаклап уйлана торгач, картаның тәртибенә
төшенделәр. Партизаннар лагере төньяк юнәлештә, якынча 30 чакрымлап
ераклыкта гына урнашкан. Әсирләр качып китүгә үк, Мартин шул партизаннар
ягына «марш-бросок» ясарга дигән карарга килде. Нибары бер кечкенә генә
өе булган урман аланында күпме ятарга була?! Хәрби эштә иң куркынычы
– билгесезлек. Ул солдатларның психологиясенә тискәре йогынты ясый.
Араларында ризасызлар да күренгәли инде. Кычкырып әйтмәсәләр дә, Мартин
моны күңеле белән сизә һәм соңгы вакытларда тезгенне кысыбрак тотарга
тырыша. Юкса, мондый чакта эчтәге таркаулык тышкы дошманнарга караганда
да куркынычрак.
Шуңа күрә ул хәзер дә икеле-микеле уйларын үзенең кул астындагыларга
сиздерергә тырышмады. Бәлки, чыннан да, партизаннарның төп көчләре шул
53
ВАКЫТСЫЗ ВАКЫТ...
картада күрсәтелгән урындадыр? Лагерьга килеп җитәрәк, алдан разведка
җибәреп, шул урыннарны капшап, тикшереп караргадыр. Аннан соң хәйләле
юллар белән отрядны чолгап алып булыр. Партизаннарның барыбер аның
солдатлары кебек баштанаяк коралланмаганлыгын яхшы белә Мартин.
Күбесендә иске винтовкадыр, иң яхшы дигәндә, немецлардан трофей итеп
төшерелгән берничә автоматлары бардыр инде. Алар белән генә әллә ни ерак
китеп булмый.
Партизаннарның шул төп көчләрен тар-мар итсәләр, күз күрер, хәрәкәттәге
армия белән элемтәгә чыгу мөмкинлеге турында да уйларга булыр иде...
Менә бүген Мартин ротасы партизаннар лагерена килеп җитте. Ләкин гөнаһ
шомлыгына каршы, лагерьда беркем дә юк иде. Аны бер кат миномётлар белән
утка тоткач, лагерьның ике ягыннан бәреп кергән эсэсчыларны, сәлперәйгән
бер картны исәпләмәгәндә, буш урамнар һәм буш йортлар каршы алды.
Партизаннар кайсы тарафка китте, дигән сорауга, картлач ялганлап җавап
бирде. Монда инде Мартин нәкъ шул моментта кайтып кергән разведчиклар
күрсәткән тарафка кузгалырга әмер бирде... Картка җәзасын бирергә дә
онытмады.
Алар авылны чыгып, урманга кереп барганда, тагын бер көтелмәгән
хәл килеп туды. Өстән сәер тавыш ишетеп, башын күтәреп караган иде,
анда вертолёт күреп, Мартин берара сәерсенеп калды. Биноклен кулына
алып, күпме генә күзәтсә дә, очкычта ул бернинди аңлашылырдай билге
күрмәде. Үзләренең гаскәрләре сугыш шартларында вертолётлардан
файдаланмый. Фронтта истребительләр һәм бомба ташлаучы самолётлар
гына кулланыла. Чөнки вертолётларны теләсә нинди коралдан атып
бәреп төшерергә дә мөмкин. Алар үзләрен акламый. Бу руслар җибәргән
вертолёт булырга тиеш. Партизаннар үзләрен эсэсчылар эзәрлекләвен
хәрәкәттәге армиягә хәбәр итеп өлгергәннәрдер дә, тегеләре разведкага
шуны җибәргәннәр, күрәсең.
Вертолётның бернәрсәдән курыкмыйча, үзен хуҗаларча тотып, оятсызларча
астан гына очып йөрүе Мартинның җен ачуларын чыгарды. Истребительләр
дә күренми бит шул чакта! Бу энә карагы аларның җиленнән дә мәтәлеп төшәр
иде.
Ниһаять, Мартинның сабырлыгы төкәнде. Вертолёт өченче мәртәбә әйләнеш
элмәге ясап, баш очыннан гына узганда, солдатларына «Фоя!» дип әмер бирде.
Шуны гына көткәндәй, солдатлар бердәм рәвештә автоматларыннан ата
башладылар. Берара тоташ ату тавышларыннан тирә-як яңгырап торды. Озак
та үтмәде, вертолётның бер ягыннан кара төтен бәреп чыкты. Очкыч чайкалып
куйды һәм әйләнә-бөтерелә, мәтәлчек атып, ерак кына түгел агачлар арасына
төшеп күздән югалды. Бераздан шул тарафтан тонык кына шартлау тавышы
ишетелде, агачлар өстеннән кара төтен көлтәсе сузылып чыкты.
Үз эшләреннән канәгатьләнү хисе кичергән солдатлар берара шатлыклы
авазлар чыгарып алдылар. Әле тегендә, әле монда «Гут, гут!» дигән сүзләр
ишетелде. Ләкин озаклап, хискә бирелеп торырга вакыт юк. Мартин
«Штиле!» дип кычкыргач, алар бердәм тынып калды. Гауптштурмфюрер
солдатларга партизаннар белән көрәштә шушы беренче җиңүләре уңаеннан
саран гына котлау сүзләре әйтте. «Хайль Гитлер!» дип тәмамлады ул сүзен.
Бу юлы аның алга сузылган кулы, фюрерны олылаудан бигрәк, хәзер кайсы
юнәлештә барырга кирәклекне күрсәтте кебек. Һәм алар кабат юлларын
дәвам иттеләр.
54
Ф Ә Р И Т И М А М О В
* * *
Зөфәр засадада ятучы авылдашларын күздән кичерде. Нибары сигез кеше
калган. Дөрес, фашистлар да күп кырылды. Инеш үзәне аларның мәетләре
белән тулган. Андрей, немецлар чигенеп торганда, үлгән солдатлар янына
шуышып барып, биш-алты автомат алып килде. Дүрт граната да эләктергән.
Монысы әйбәт булды. Юкса, патроннары бетү ягында иде. Соңгы һөҗүм
вакытында, снарядлары беттеме, әллә башка сәбәп беләнме, немецларның
гранатомётлары атудан туктады.
Харрасның ботына граната ярчыгы тиеп яралангач, отряд белән командалык
итүне участковый Рафаил үз өстенә алган иде. Ләкин аның сугыш тәҗрибәсе
юк, килеп туган кискен хәлләрдә тиз генә гамәл кыла алмый. Шуңа күрә
командаларның күбесен Андрей бирә. Хәрби уставта каралганча, дәрәҗәсе
дә югарырак булгач, ул моны табигый дип саный.
Әгәр болай дәвам итсә, бу көч белән позицияне озак саклый алмаслары көн
кебек ачык. Зөфәр шуңа кайгыра иде. Үзләрен кырып салып, тайга эченәрәк
кергән авыл кешеләрен эзләп тапсалар, эш харап! Немецлар, карт-коры дип
жәлләп тормаячаклар, аларны да юк итәчәкләр. Мондый күп югалтулардан
соң, аларның ачулары чиктән ашкандыр, тыныч халык белән ерткычларча
кыланачаклар...
Кич җитеп, урман эченә караңгы төшкәнче, ничек тә позицияне кулдан
ычкындырмаска кирәк. Немецлар караңгыда урман эченә борын тыгарга
базмаячаклар. Бәлки бөтенләй авылга чигенерләр. Зөфәр бу хакта Андрейга
һәм Рафаилгә дә әйтте. Тегеләр килештеләр.
Немецлар чираттагы һөҗүмне башлаганнар гына иде, урман эченнән
чыгып, Камил һәм алдан ук үзләре белән калырга теләк белдергән дүрт хатын
засадада ятучыларга килеп кушылды. Барысының да кулларында карабин.
Зөфәр аларны күргәч, сөенде дә, көенде дә. Камил янына шуышып барып: «Ник
авылдашларны калдырып киттегез, сине аларга җаваплы итеп билгеләделәр
бит», – дип, аркадашын битәрли башлаган иде, Камил: «Без аларны тайгага
тагын да эчкәрәк керттек, аннан эзләп таба алмаячаклар. Монда, аңлавымча,
сезнең дә хәлләр хөртиләнә бара. Ярдәм кирәк», – дигәч, Зөфәр килеште.
Аларның килеп җитүләре бик урынлы булды. Мондый чакта кораллы биш
кеше – зур ярдәм.
– Фашистлар ягыннан да, безнең яктан да югалтулар бик зур. Көрәш
бик каты. Ничә һөҗүмне кире кайтарганбыз – исәбен дә югалттым. Ә
алар һаман, сукыр чебен кебек, ябырылып өскә килә, – диде Зөфәр. Аннан
соң: – Төз атыгыз. Үз-үзегезне саклагыз, – дип өстәде дә үз позициясенә
шуышты.
Тагын ике яктан да көчле пулялар яңгыры ява башлады. Мылтыклар
шартлавы, автоматлар тырылдавы, чит телдә акырган-бакырган авазлар,
кемнәрнеңдер ыңгырашуы, ярдәм сорап ялваруы – барысы бергә буталып,
тоташ кыргый авазлар җыелмасына әверелде. Тагын мәхшәр купты.
Сугышның иң кызган чагында, кемгәдер ярдәмгә ашыккан Светланага
очраклы пуля тиде. Үзе дә саксызлык күрсәтте: яткан урыныннан күтәрелә
төшеп, якын гына араны йөгереп үтмәкче иде. Тик бер-ике адым атлауга,
күкрәген тотып, җиргә капланды. Бу хәлне күреп алган Андрей ярдәмгә
ашыкты, ләкин үзе дә сакланырга кирәклеген онытты. Светлана янына килеп
җитәргә нибары бер адым калгач, аның янәшәсенә чалкан егылды. Зөфәр тиз
55
ВАКЫТСЫЗ ВАКЫТ...
генә алар ягына шуышты. Ни кызганыч, Светлана шунда ук җан биргән. Ә
Андрей исән иде әле. Ул күзләрен ачып, Зөфәргә эндәште:
– Минем гимнастёрка астарына әти-әниемнең адреслары язылган кәгазь
һәм хатыным белән кызымның фотосы яшерелгән. Зинһар өчен, сугыш беткәч,
шуларны эзләп табып, минем кайда, ничек һәлак булганымны аларга сөйләгез.
Аннан соң башын Светлана ягына борып:
– Эх, Светлана, менә без хәзер мәңгегә бергә инде, – диде дә күзләрен
бөтенләйгә йомды.
Зөфәрнең бите буйлап кайнар яшь тәгәрәде. Әле берничә көн элек кенә
танышкан булсалар да, алар туганнар кебек якынайганнар иде. Нәкъ менә
шушында, үзенең күзалдында җан биргәнен күрү өчен иңнәрендә күтәреп
алып кайттымыни соң ул Андрейны «Ерак привал»дан?!
Немецлар бусында тиз генә чигенергә уйламадылар да. Алар да тиздән
кич җитәсен һәм аңа кадәр «партизаннар»ның позицияләрен ала алмасалар,
үзләренә кыенга туры киләчәген чамалыйлар булса кирәк. Шуңа күрә, әле
үрмәләп, әле аягүрә басып, засадада ятучылар өстенә саранча шикелле
ябырылдылар. Хәзер инде аларны зур югалтулар да куркытмый иде булса
кирәк. Позициядә санаулы гына партизан калганын аңлап алдылар. Берничәсе
хәтта уң як флангтан тылга үтмәкче булып, сиздермичә генә читкәрәк каерды.
Ярый әле Зөфәр вакытында күреп алды да, немецларның үзләреннән үк алган
ике гранатаны бер-бер артлы өсләренә томырды. Каршыдан инде якынга ук
килеп җиткән фашистларга мылтыгыннан атуын дәвам итте. «Болай булса,
тиздән кул сугышына күчәргә туры килмәгәе», – дип уйлады ул.
Тик шунда гаҗәп хәл булды. Урман эченнән камуфляжлы кешеләр йөгереп
чыктылар да, «ур-ра» кычкырып, фашистларга ябырылдылар. Боларның «Олы
җир»дән килгән ОМОНчылар икәнен Зөфәр шунда ук аңлап алды:
– Иптәшләр, безгә ярдәм килеп җитте. Теләсә ничек тәртипсез атышуыгызны
туктатыгыз, юкса үзебезнекеләргә тидерүегез бар. Бары тик яхшылап төзәп
кенә атыгыз, – дип кычкырды ул.
Ике яктан ут астында калган фашистлар, нишләргә белмичә, ары-бире
йөгерделәр. Алар арасында көчле буталыш башланды. Ә оборонада торучы
Күчкән Сала егетләре төзәп атып, аларны әкренләп «чүпли» тордылар. Исән
калган фашистларның күпмедер өлеше, көньякка борылып, куа килүчеләргә
автоматлардан ата-ата, агачлар арасына кереп шылды. Ике дистәгә якыны
коралларын ташлап, кулларын күтәрде. ОМОНчылардан берничәсе һәм
позицияләрдән торып баскан Күчкән Сала ирләре, әсир төшкәннәрне саклап
калды. Дистәләгән ОМОНчы урманга кереп качкан фашистларны эзәрлекләп
киттеләр. Урман эчендә әле тегендә, әле монда автомат тавышлары яңгырады.
* * *
Икенче көнне Күчкән Сала авылы гөжләп тора иде. Монда кемнәр генә юк!
Южный посёлогыннан килгән гадәттән тыш хәлләр инспекторыннан башлап,
ашыгыч рәвештә ил башкаласыннан чакыртылган төрле министрлык вәкилләре,
гадәттән тыш хәлне тикшерү өчен оператив рәвештә оештырылган эш төркеме,
хәрбиләр, янгын сүндерүчеләр, медицина хезмәткәрләре, юристлар, Федераль
куркынычсызлык хезмәте агентлары һәм, әлбәттә, һәрнәрсәдән сенсация
эзләргә яратучы журналистлар – авыл читендәге мәйданны сырып алган.
Шуларга өстәп, авыл читенә ике вертолёт төшеп «кунаклаган», дистәләгән
машина, зәңгәр һәм кызыл путалы микроавтобуслар тезелеп киткән... Бу кадәр
56
Ф Ә Р И Т И М А М О В
техниканың бирегә берьюлы җыелуы авыл тарихында беренче мәртәбәдер,
мөгаен. Кыскасы – мәхшәр!
Берәр сәгать дәвамында ана – кызны, ата улны белмәгән шундый шартларда
әрле-бирле йөргән халык, ниһаять, тынычлана төште. Федераллар һәм көч
структуралары вәкилләре артык кешеләрне авыл читенә кудылар. Ә чирек
сәгатьтән, хәрбиләрдән торган тере чылбыр, чебен дә үтеп керә алмаслык
итеп, авылны әйләндереп алган иде. Кирәгеннән артык әрсезләнеп, артыгы
белән кызыксынучы журналистларны да шул тыгыз кыршау читенә кудылар.
Бер яктан Эчке эшләр министрлыгы тикшерү эшләрен җәелдереп җибәрсә,
икенче яктан Федераль куркынычсызлык хезмәте вәкилләре, бу хәл бары тик
алар тармагына гына кагыла дигән сылтау белән, дилбегәне үз кулларына
алмакчы булдылар. Аннан соң вакыйганың кайсы тармакка ныграк кагылганын
ачыклаганчы, тикшерү эшләрен бергә алып барырга дигән нәтиҗәгә килделәр.
Беренче чиратта, Күчкән Сала авылы кешеләренең һәрберсен аерым
чакырып, сорау алдылар. Бигрәк тә Зөфәргә һәм авыл башлыгы Харраска
тыгызга туры килде, аларны көне буе сораулар белән тинтерәттеләр. Харрас
яралы булганлыктан, аны реанимация машинасына кертеп салганнар иде.
Сораштыру табиблар күзәтүе астында барды.
Кичен үлгән фрицларның гәүдәләрен бөркәүле ике зур машинага төяп,
кайсыдыр хәрби базага алып китәргә җыена башладылар. Андрейның кем
булуын ачыклагач, аны да шулар рәтенә куйдылар. Зөфәр аны: «Ул бит
фашистларга каршы көрәштә һәлак булган совет офицеры. Күчкән Салада
гына калдырыгыз. Үзе белән янәшә торып көрәшкән һәм һәлак булган
авылдашларыбыз янына җирләрбез», – дип күпме генә ялынмасын, аның
үтенечен канәгатьләндермәделәр. Андрейның үләр алдыннан Светланага
карап: «Эх, Светлана, менә без хәзер мәңгегә бергә инде», – дигән сүзләрен
исенә төшерде Зөфәр. Исән вакытта аз гына аралашып калсалар да, алар
арасында җылы мөнәсәбәтләр урнашып өлгергән, күрәсең, дип уйлаган иде
шул чакта. Ә хәзер, үлгәч, аларны аермакчы булалар. «Инде җәсәдләрегез
бергә була алмаган икән, якты рухларыгыз оҗмахта янәшә була күрсен!» –
дип теләде Зөфәр.
Яралы күчкәнсалалыларны Южный бистәсенә алып кайтып, хастаханәгә
салдылар. Алар арасында граната ярчыгы тиеп, боты яраланган Харрас та
бар иде. Каралты-курасыз калган авыл кешеләрен шулай ук, автобусларга
төяп, «Олы җир»гә алып киттеләр. Зөфәрнең дә йорты янган. Тик гаиләсен
Южныйга озатса да, ул үзе берничә көнгә Күчкән Салада калып торды. Һәлак
булган авылдашларын соңгы юлга озатышасы бар иде шул.
Ике көннән фашистларга каршы көрәштә һәлак булган Күчкән Сала
кешеләре белән хушлашу митингы булды. Барлыгы уналты кешене, шәһәрдәге
хәрби гарнизоннан чакыртылган солдатлар мылтыклардан залп биреп,
хәрбиләрчә соңгы юлга озаттылар. Чыгыш ясаучылар күп булмады. Гадәттән
тыш хәлләр министрлыгыннан килгән вәкил һәлак булганнарның барысын да
медальгә тәкъдим итәчәкбез, дип вәгъдә бирде.
Ә тагын бер көннән авыл чит-ят кешеләрдән бушап калды. Иң ахырдан
Федераль куркынычсызлык хезмәте вәкилләре китте. Алар соңгы эшләре
итеп, Күчкән Сала авылының олысына-кечесенә, «авылда булган бу
вакыйгаларны сер итеп сакларга» кушып, шул таләп үтәлмәгән очракта,
җинаять җаваплылыгына тартылачаклары турында кисәтеп, кул куйдырдылар.
Кемнәр кемнәр, федераль хезмәттәгеләр анысын җиренә җиткереп башкара
57
ВАКЫТСЫЗ ВАКЫТ...
белә. Шулай итеп, Күчкән Салада булган бу гайре табигый вакыйга тикшерү
документларына «Үтә яшерен» мөһере сугылып, җиде йозак артына бикләп
куелды.
* * *
Мартин күзләрен ачты. Ул башта бернәрсә дә аңламый торды. Хәер,
хәтерләсә дә, килеп туган хәлгә дөрес бәя бирә алмас иде. Ничектер, барысы
да ул уйлаганча булып чыкмады. Башта, шактый вакыт, партизаннарның
эзен таба алмыйча интегеп йөрделәр. Урмандагы һәр агач төбе саен качып
яталардыр, дип уйлаган Мартин өчен бу гаҗәп тоелды. Урман эченә шактый
ерак кереп тә, бер партизанны да очратмауларын ул аларның үтә дә хәйләкәр
булуыннан күрде, моны үзләрен бармак арасыннан йөртү дип кабул итте.
Ачудан, балаларча үҗәтлек белән эзләвен белде. Ниһаять, тырыша торгач,
эзләренә дә төшкәннәр иде...
Засадага килеп чыгып, беренче мәртәбә атышуда ук шактый солдатларын
югалттылар. Партизаннар сайлап җыйган мәргәннәр диярсең, барысы да
төз ата. Бер генә пуляларын да бушка җибәрмиләр. Ләкин ут нокталарына
караганда, алар артык күп булырга тиеш түгел иде. Яхшы коралланган
күпсанлы эсэсчылар өчен, аларны гына юк итү кыен булмаячак, дип фикер
йөртте Мартин. Партизаннар хәйләләп, капчыкка тыгарга җыенмыйлармы
икән үзләрен, дигән уй гына бераз куркытты аны. Каршыга аз гына көч куеп,
аларның уяулыкларын киметерләр дә ике яктан уратып, тылга төшеп, «һоп»
капчыкның авызын бәйләп тә куярлар. Аннан соң әсирлеккә төштем, дип сана...
Хәрби эшкә өйрәтелмәгән партизан чирүенә әсирлеккә төшүне Мартин оят,
гарьлек, түбәнлек дип саный иде. Дөньяда тиңе булмаган, ныклы дисциплинага
ия Вермахт армиясе солдатлары, өстәвенә эсэсчылар, ничек итеп, аз гына да
хәрби әзерлекләре булмаган бер чирүгә әсир төшсеннәр соң?! Ә үзен хәрби
тоткын хәлендә бөтенләй күзалдына китерә алмый иде ул. Шуңа күрә хәстәрен
алдан күрүне кирәк санады, чолганышта калмас өчен, төп көчләрне өч өлешкә
бүлеп, засадада ятучы «партизан»нарга каршы баручылардан тыш, берничә
взводны ян-якларны сакларга куйды.
Засадада ятучылар аларның һәр һөҗүмен кире кайтара тордылар. Өсләренә
сибелгән пуля өермәсенә түзә алмыйча, ачык үзәндә күпсанлы мәетләрен
калдырып чигенделәр эсэсчылар. Тегеләр уңайлы позициядә шул. Качып ятучы
партизаннарга ерактан атып тидерү мөмкин түгел, ә якын килә башласалар,
ачык урында аларны кырып кына салалар. Һәр һөҗүм саен ян-якка куелган
төркемнәрдән солдатлар алып, төп көчне тулыландырып торырга туры килде
Мартинга. Аннан соң ярты көн үтеп тә, флангларда дошман күренмәгәч, бөтен
көчне һөҗүмгә куйды. «Баштан ук шулай кирәк булган», – дип, эчтән генә үз-
үзен битәрләп тә алды әле. Чөнки югалтулар бик зур иде.
Дөрес, берара өстенлек Мартин солдатлары ягына да күчкән кебек
булды. Үзләрендә гранатомёт барлыгын искә төшереп, аны эшкә җиктеләр.
Партизаннар позициясендә гранаталар төшеп шартлый башлагач, бинокль
аша күзәтеп торган Мартин теге якта ыгы-зыгы купканын тиз шәйләде. Ул
кабат солдатларны атакага күтәрде. Бу соңгы һөҗүм булырга тиеш. Һәм анда
үзләренең җиңәчәкләренә Мартинның аз гына да шиге юк. Ул хәтта һөҗүмгә
ташланыр алдыннан солдатларының «кәефен күтәрү өчен» гомуми флягадан
солдатларга йөзәр грамм «шнапс» та бүлдереп биргән иде.
Бусында позициягә барып җитәргә аз гына калды. Соңгы чиктә партизаннар
58
Ф Ә Р И Т И М А М О В
утына түзә алмыйча, җиргә ятарга мәҗбүр булдылар. Артта, куш агач
төбендә бинокль аша һөҗүмнең барышын күзәтеп яткан Мартин юкка гына
«Ауфштехен!» «Форвардс!» дип, тамагын ертып акырды. Үз-үзләрен саклау
инстинкты җиңде: солдатлар, кайда мүкәләп, кайда шуышып чигенергә мәҗбүр
булдылар. «Сугыш кыры»нда тагын үле гәүдәләр генә сибелеп калды.
Аларның сафы сирәгәйгәннән-сирәгәя. Алдагы һөҗүмгә күчкәнче, бераз
тагын гранатомёт белән «куркытып алырга кирәк», дип уйлады Мартин.
Моның бер уңайсыз ягы да бар икән: теге яктан төз атып, гранатомёт артында
ятучыларны чүпләп кенә торалар. Мартин позицияне дә алыштырып карады,
барыбер файдасыз. Партизаннарның бик оста снайперлары бар, ахрысы. Аткан
һәр пулясын нәкъ урынына тидереп кенә тора. Шуңа күрә гарнатомёт артына
ятарга атлыгып торучы юк.
Бу очракта ике мәртәбә аттылармы икән, гранатомёт көйсезләнде. Ни
сәбәптәндер, механизмы сафтан чыкты. Мартин тизрәк көйләргә дип, куркытып,
кычкырып әмер бирсә дә, корал бүтән телгә килмәде. Инде җиңәбез дигәндә
генә, коралның хыянәте Мартинның җен ачуларын чыгарды. Ул: «Бевеге зих
дас фуле швайн!» дип сүгенә-сүгенә, солдатларны кабат һөҗүмгә куа башлады.
Берничәсенә дагалы итеге белән типкәләп тә алды. Юкса кич җитеп килә. Көндез
җиңә алмаган партизаннарны төнлә җиңү турында уйлыйсы да юк. Киресенчә,
ияләнгән урманда төнлә белән алар үзләрен иркен хис итәчәкләр. Таңга кадәр
эсэсчыларның аз гына калган сафын тар-мар итеп куюлары да бар.
Алдан – ут, арттан командирларының чыбыркылавын күреп, нишләргә
белмәгән, тәмам ярсыган солдатлар һөҗүмгә ташланды. Засадада ятучылар
позициясенә ерак та калмаган иде. Тагын бер талпыныш һәм күп корбаннар
бәрабәренә булса да, «биеклек» алар кулына күчәчәк...
Шулчак көтелмәгән хәл булды. Һөҗүмчеләрнең тылыннан, кулларына
автоматлар тоткан, барысы да бертөрле коңгырт, яшел төсләр төшерелгән
камуфляжлы киемнән бер зур гына төркем килеп чыкты да, ут яудырып,
саранчалар шикелле аларның өстенә ябырылды. Бу хәлдән аптырап калган
эсэсчылар паникага бирелеп, ары йөгерделәр, бире йөгерделәр. Мартин аларны
юкка гына тәртипкә чакырып маташты. Куркудан нишләргә белмәгән солдатлар
аны ишетерлек хәлдә түгел иде. Өстәвенә, нәкъ шул чакта партизаннар үзләре
яткан позициядән торып, «ур-ра» кычкырып, атакага күтәрелделәр. Нишләргә
белмәгән эсэсчылар янәшәдәге куе агачлар арасына кереп качты. Эзәрлекләүче
партизаннар һәм камуфляжлы хәрбиләр алар артыннан ташланды.
Шунда Мартин үзенә таба йөгереп килүче бер партизанга пистолеттан
атмакчы булып төбәгән иде. Артыннан килгән партизанны шәйләмичә
калган. Анысы мылтык түтәсе белән башына орды. Мартин шуннан берни дә
хәтерләми. Ул аңын югалтып егылды...
* * *
Менә хәзер Мартинның һушына килүе. Тирә-якны караштыргач, ул башта
берни дә аңламыйча торды. Башы бик нык авырта. Кулы белән тотып караган
иде, аны бинт белән ураганнар. Теге партизан приклад белән жәлләп сукмаган
булырга тиеш.
Соңыннан аңлавынча, Мартин ниндидер тар гына бүлмәдә, кушеткада
ята булып чыкты. Аның янында ак халатлы бер ир һәм хатын-кыз. Тагын
да яхшылап карый торгач, Мартин үзе ята торган урынны машина фургоны
түгелме икән, дип фаразлады. Монда бөтен нәрсә актан. Мартин әлегә кадәр
59
ВАКЫТСЫЗ ВАКЫТ...
беркайчан да күрмәгән приборлар, җиһазлар бар. Медицина машинасы
булырга тиеш. Партизаннарның үзләрендә болай җиһазландырылган санитар
машиналар булу шикле. Димәк, аларга ярдәмгә хәрәкәттәге армия частьлары
килеп җиткән. Фронт сызыгы шулай якын булды микәнни?..
Аның уянганын күреп, ак халатлы санитарлар якынрак килделәр. Ир заты
рус телендә ниндидер сорау бирде. Мартин аңламады, әлбәттә. Тәрҗемәче
Хартман юк шул монда. Ул партизаннарга каршы соңгы һөҗүмнәрнең берсендә
һәлак булды.
Телләрен аңламаса да, Мартин санитарларның йөзендә усаллык күрмәде.
Усаллыктан бигрәк, нәрсәгәдер гаҗәпләнү, аптырау чалымнары бар иде
аларда. Санитар хатын, ап-ак нәфис куллары белән үрелеп, аның башына
уралган бинтны капшап, рәтләштергәләп тә куйды хәтта. Шулчак Мартинның
борынына ниндидер хушбуй исе килеп бәрелде. Мондый исне Берлин урамында
йөргәндә, парфюмерия кибетләре тирәсендә сизгәне бар. Концертларга барган
чагында хатыны Амалиянең дә киемнәреннән шундый хуш-исләр килә иде.
Мартинның сугышка кадәр булган тыныч вакытлары исенә төште. Совет
хатын-кызлары фронтта да ислемай сибенеп йөриләрме икәнни, дигән уй
йөгереп үтте аның күңеленнән.
Ак халатлы ир кесәсеннән чыбыксыз телефон трубкасы алып, нәрсәдер
әйтте. Ярты минут уздымы икән, ишек ачылып, аннан ике солдат керде. Тик
аларның киемнәре әлегә кадәр Мартин күреп белгән совет солдатларыныкына
бер дә охшамаган иде. Бәлки, медицина ярдәме күрсәтә торган берәр
подразделениенең үзенчәлекле формасыдыр, дип уйлаудан уза алмады ул.
Солдатлар аны җайлап кына носилкага салдылар да, икесе ике яктан
күтәреп, машина фургоныннан алып киттеләр. Урамга чыгуга ук Мартин
үзенең кайда икәнлеген чамалады. Партизаннарны эзәрлекләп йөргәндә, алар
миномёт утына тоткан партизан лагере тирәсе бу. Тик ул чактагы буп-буш
авыл бүген гөрләп тора. Ерак кына түгел ике вертолёт төшеп утырган. Әлегә
кадәр ул бер мәртәбә дә күрмәгән әллә нинди искитмәле зур-зур машиналар
тезелеп киткән. Ә иң гаҗәбе: шул техника тирәсендә тыз-быз чабышучы
хәрбиләр барысы да ыспай киенгәннәр. Формалары да, Мартин уйлавынча,
рус офицерлары киемнәренә бер дә охшамаган. Үзләренә әсирлеккә төшкән
совет офицерларын да, солдатларын да күп күрергә туры килде аңа. Алар,
гадәттә, пычранып беткән киемнәрдән, йөзләре берничә көн кырынмаган була
иде. Ә болар?.. Яңа гына энә-җептән чыккан, үтүкләнгән чиста киемнәрдән.
Боларның окопларда ятып сугышучылар түгеллеге тышкы кыяфәтләреннән
үк кычкырып тора.
Әллә соң ул партизаннарны эзәрлекләп йөргән арада, инглизләр
белән американнар «икенче фронт» ачканнармы? Бу хакта югары
командованиедә күптән сөйләнәләр иде. Бәлки, болар Америка солдатлары
һәм офицерларыдыр? Алай дисәң, әле кайчан гына эсэсчылар корпусы белән
командалык итүче оберштурмбанфюрер Эрдман, офицерларны җыеп, икенче
фронтның ачылачагына шик белдерүе турында сөйләгән иде. Кем-кем, ул
алдашуга юл куймас. Димәк, болар американнар да, инглизләр дә түгел. Ә
кемнәр соң?
Солдатлар аны носилка белән зуррак машина фургонына керттеләр.
Анда шулай ук ыспай киемле бер офицер һәм гадәти костюм-чалбардан,
галстуклы бер адәм утыра иде. Каршыларында ниндидер экранлы аппарат.
Андыйны Мартинның бөтенләй күргәне юк. Алар кергәндә, офицер шул
60
Ф Ә Р И Т И М А М О В
аппаратның экраныннан нәрсәдер күзәтә һәм вакыт-вакыт бармаклары белән
каршысындагы төймәле тактасыман яссы әйбергә баскалап ала иде.
Солдатлар Мартинны кушетка кебек урынга куйдылар да чыгып киттеләр.
Офицер белән гадәти киемдәге кеше үзара русча сүз алышкач, офицер
немецчага күчте. Немец телендә ул төртелеп тормыйча, тоткарлыксыз
сөйләшсә дә, Мартин анда ниндидер ят акцент сизде.
– Кәефләрегез ничек, господин офицер? Бик сызланмыйсызмы? – дип
башлады рус офицеры сүзен.
Карале, нигәдер бик йомшак сөйләшә әле бу, дип уйлады Мартин ирексездән.
Безнең төп частьларның кайда урнашканын әйттерергә инде моның исәбе. Тик
Мартин бернинди мәгълүмат бирергә җыенмый. Әгәр үлә икән, ул бөек Рейх
империясе солдаты булып, башын югары тотып үләчәк.
– Күреп торасыз, баш тишелгән. Бу хәлдә кәеф ничек булырга мөмкин? –
диде ул, сорау тонына ярашлы тынычлык сакларга тырышып.
– Гафу итегез! – дип, түбәнчелек белән эндәште аңа офицер. – Сугыш бит!
Андый хәлләр булгалый. Сез минем берничә соравыма җавап бирә алырлык
хәлдәме?
Әсирләр белән сөйләшкәндә, үзе тәкәллефләнеп торырга яратмаган
Мартинга совет офицерының болай йомшак сөйләшүе сәер тоелды, әлбәттә.
Ул әсирләрдән сорау алганда, гадәттә, әдәплелек күрсәтеп тормый, кискен
сораулар бирә, зәһәр генә сүгенеп тә җибәргәли, кулларын, аякларын эшкә
җиккән чаклары да булгалады. Андый эшләргә үзенең генә көче җитмәсә,
ярдәмгә башкаларны чакыра иде. Ә бу әнә ничек гуманлы булып кылана!
Телне бик тиз ачтыра торган үтемлерәк ысулларны ахырга калдырмакчыдыр,
бәлки? Башта матур сүзләр белән майлап карарга җыенадыр?.. Юк, алай гына
алдыра алмассыз! Мартин – чиста «ариец»! Бөек Бисмарк токымыннан ул!
Күңеленнән шулай уйланса да, кирелеген тышка чыгармады Мартин:
– Соравыгыз ниндидер бит? Сорап карагыз, җавап бирергә тырышырмын,
– диде ул, мөмкин кадәр тынычлык саклап.
– Исемегез ничек? Кайда һәм кайчан тудыгыз?
– Болар бик җиңел сораулар. Рәхәтләнеп җавап бирәм, – дип башлады
сүзен Мартин.
Ул офицер каршындагы өстәлдә үзенең документлары ятканын күргән иде
инде. Офицер аларны берничә мәртәбә кулына алып караштыргалады да хәтта.
Димәк, ул аның кем икәнен болай да белә. Соравы да сүз җае өчендер, мөгаен.
Андый гына әһәмиятсез сорауларга җавап бирергә авырыксынмый Мартин.
Инде бер сөйли башлагач, тулырак мәгълүмат та бирә алам дигәндәй, үзенең
бала чагын, яшьлек елларын, гомумән, хәрби темага бөтенләй кагылышы
булмаган нәрсәләрне дә сөйләп ташлады. Аларын офицер тыңлап тормас,
үзен ярты сүздән бүләр, дип уйлаган иде. Юк, бик игътибар белән тыңлады.
Ахырда, тамагы кипшереп, Мартин үзе сөйләүдән туктады. Су сорап алды.
Сөйләвен дәвам итәр дип, аңа текәлеп утырган офицер, Мартин кабат бер
кәлимә сүз дә әйтмәгәч, тамагын кыргалады да чираттагы соравын бирде:
– Гер гауптштурмфюрер, сез хәзер ничәнче гасырда һәм ничәнче елда
яшим, дип уйлыйсыз?
Моны сорау булудан бигрәк, үзеннән көлү дип кабул итте Мартин. Мылтык
түтәсе белән баш чүмеченә бәргәч, акылына зыян килгән дип уйлый, күрәсең.
Беренче сорауга җавап биргәндә, үзен «ычкынган» кеше кебек тотты микәнни?
Бәлки аңа, чыннан да, юләр булып кыланыргадыр? Артык җитди сораулар биреп,
61
ВАКЫТСЫЗ ВАКЫТ...
тинтерәтмәсләр иде, ичмасам. Калган гомерен психиатрия диспансерында, тилеләр
арасында... Ләкин андый түбәнлеккә төшү түгел, ул хакта уйларга да оялды
Мартин. Ул – офицер, ахыргача бөек фюрерына тугрылыклы булып үләчәк...
– Ә сез үзегез ничәнче ел дип уйлыйсыз?
Мартин каһкаһә белән көлде. Ләкин аның бу халәте каршысында
утыручыларны артык гаҗәпләндермәде шикелле.
– Бу – егерме беренче гасыр, 2030 ел, – диде тыныч кына, әлегә кадәр
эндәшмичә утырган кунак киемендәге галстуклы адәм.
Көләләр! Үзеннән оятсызларча көләргә җыеналар.
– Аңлагыз, гер гауптштурмфюрер Мартин, сез хәзер, чыннан да, 2030 елда.
Сугыш беткәнгә дә 85 ел инде, – дип дәвам итте галстуклы адәм.
– Партизан мылтык түтәсе белән башыма оргач, мин сиксән елдан артык
һушсыз ятканмын, дип әйтмәкче буласызмы?
– Юк, алай дип әйтмим. Сез, чыннан да, әле моннан ике көн элек кенә
яраланып, һушыгызны югалттыгыз.
– Соң?.. Шулай булгач?.. 2030 елның нинди катнашы бар монда?
Каршыда утыручылар тагын үзара русча сөйләшеп алдылар. Алар да
офицерга нәрсәдер аңлатырга тырышты бугай.
– Сез ниндидер могҗиза белән нәкъ менә 2030 елга килеп эләккәнсез...
– Сез... Сез алдашасыз. Моның булуы мөмкин түгел! – дип кычкырып
җибәргәнен Мартин үзе дә сизмичә калды.
– Әйе, булуы мөмкин түгел. Мин моны үзем дә башыма сыйдыра алмыйм...
Ләкин күреп торасыз... булган.
Менә хәзер генә, шушы кеше әйткән сүзләрне күңеле белән кабул итәргә
теләгәндәй, Мартин уйга батты. Аның каршысында ышанмастай нәрсәләр
сөйләп утыручы бу ике кешенең максаты нәрсәдә? Мистика! Әкият! Кайвакыт
оста итеп сөйләсәләр, әкияткә дә ышанырга була. Кечкенә вакытта Мартинга
әбисе дә әкиятләр сөйли иде. Билгеле, ул вакытта кечкенә Мартин аларга чын
күңеленнән ышана иде... Ә болар? Шулай күрәләтә мыскыл итеп торалар икән,
моннан соң ул аларның бер генә соравына да җавап бирмәячәк.
– Гер гауптштурмфюрер Мартин! – Рус офицеры Мартинның документын
өстәлдән алды да күзләренә якын китереп карады, исемен тутырып әйтте. – Гер
Уильям Фредерик Мартин, үзегез өчен сугыш беткән, дип уйлагыз. Дөресендә,
ул безнең өчен дә күптән бетте. Моннан 85 ел элек фашист Германиясе, үзенең
җиңелгәнлеген танып, берсүзсез капитуляция ясады. Адольф Гитлер да күптән
капут... Алар барысы да тарихта гына калдылар...
– Ялган! – дип ярсып кычкырды Мартин һәм торырга кузгала башлады.
Аны кулларыннан тотып тынычландырырга тырыштылар. Хәтта ярдәмгә
солдатларның берсен чакырып керттеләр. Бераз тарткалашкач, Мартин хәле
китеп, урынына ауды. Аның маңгаеннан салкын тир бәреп чыкты. Офицер,
сулы стаканны алып, Мартинның иреннәренә якын китерде. Бер-ике йотым
су эчкәч, Мартин тынычлангандай булды.
– Гер Мартин, ышанырга авыр булса да, кабатлап әйтәм, без сөйләгәннәр
барысы да чынбарлык... Сез моннан ике көн элек үзегезнең сугышчыларыгыз
белән тыныч кына яшәп ятучы авылга бәреп кергәнсез. Һәлак булучылар
шактый... Тыныч шартларда бу җинаять дип атала.
– Сез нәрсә?! Мине – бөек Вермахт армиясе офицерын, «истинный
ариец»ны җинаятьче дип атамакчы буласызмы?
– Һичшиксез, җинаятьче! Фашистик Германия үзе дә хәрби җинаятьләре
62
Ф Ә Р И Т И М А М О В
өчен Нюрнбергта узган халыкара суд каршында җавап тотты инде. Сугыш утын
кабызып җибәргән фашист башлыклары барысы да үзләренә тиешле җәзаны
алдылар... Хәер, болары үткәндәгеләр... Тарихта гына калды.
– Мин – офицер! Югары командованиенең боерыгын үтәп, партизаннарга
каршы сугыштым.
– Хәрби шартларда бу шулай бәяләнсә дә, тыныч шартларда кеше үтергән
өчен җинаять җаваплылыгы каралган. Россиянең гамәлдәге кануннары буенча,
күрәләтә торып бер яки күбрәк кешенең сәламәтлегенә зарар китерүче яисә
аны үтерүче хөкем ителә.
Мартин эндәшмәде. Ул – тирән уйда. Бу кешеләрдән ишеткәннәр аның
акылына сыешлы түгел иде.
– Без баштан сезне исән калган солдатларыгыз белән шунда ук Германиягә
озатмакчы идек. Ләкин җинаятьләрегез ни дәрәҗәдә авыр икәнлеген
ачыкламыйча торып, моны эшләмибез. Вакыйга бөтен детальләренә кадәр
өйрәнелгәч, һәркемгә тиешле җәзасы билгеләнгәч, сезне туган илегезгә
озатачакбыз. Ләкин бу сез җәзасыз каласыз, дигән сүз түгел. Халыкара
җинаятьләрне тикшерү суды аша без Россиядә чыгарылган суд карарын үз
илегездә үтәтүгә ирешәчәкбез...
Әллә башындагы яралардан, әллә инде яңа гына ишеткән сүзләрдән,
Мартин күзаллары томалана башлавын сизде. Ул инде алга таба сөйләшер
хәлдә түгел иде.
* * *
Санаторийда тыныч күңел белән ял итеп яткан көннәрнең берсендә иртә белән
Левинга үзе эшли торган фәнни-тикшеренү институтыннан шалтыраттылар.
Ашыгыч рәвештә консилиум җыярга булганнар икән. Аның ише чаралардан
гыйльми киңәшмә җитәкчесен читтә калдырганнары юк. Монысында да искәрмә
булмады. Левинның санаторийга сәламәтлеген ныгыту өчен киткәнлеген
белсәләр дә, чакырырга булганнар. Әле алай гынамы, чакыруы да килсәң ярый,
килмәсәң дә була кебек кенә түгел, ә мәҗбүри, диделәр. Ни сәбәпле җыялар –
анысы турында ләм-мим бер сүз әйтмәделәр. Димәк, җитди сәбәпләре бар.
Левин тиз генә әйберләрен җыештырды да, саубуллашып чыгарга дип, дусты
Сазоновның ишеген какты. Әле иртәрәк булса да, ул – «табигать баласы», бу
вакытка кадәр йокы симертмәс, уянгандыр инде, диде.
Ялгышмаган булып чыкты. Сазонов уянган, юынып, кырынып, киенеп тә
куйган хәтта. Аның таң тишегеннән аяк өстендә булуы башка көннәрдә дә
гадәти күренеш иде. Ул иртә торып, йә гимнастика ясый, йә балконга чыгып,
тирә-якка карап хозурлана, еш кына беренче каттагы йөзү бассейнына төшеп,
үзе әйтмешли, «су процедурасы» ала. Ә бүген, әнә, андый күнегелгән режимны
бозарга уйлаганмы, «парад киемнәрен» үк киеп куйган.
– Бәйрәмгә җыенасыңмы? – дип башлады сүзен, хәл-әхвәлләр белешкәч
Левин.
– Китәм, дускай. Калган вакытны миннән башка, үзеңә генә ял итеп
бетерергә туры килер. Ашыгыч рәвештә эшкә чакырдылар. Саубуллашып чыгу
өчен уянганыңны гына көтә идем. Синең бит таң аткач та тормыйча, иркәләнеп
ята торган гадәтең бар. Борчыйсым килмәде.
Ахиренең төртмәле сүзенә Левин аз гына да үпкәләмәде. Елмаеп кына
куйды.
– Мин дә китәм. «Покой нам только снится», дигәндәй, мине дә эшкә
63
ВАКЫТСЫЗ ВАКЫТ...
чакырып шалтыраттылар. Консилиум, диләр. Гыйльми киңәшмә! Истә-оста
юкта, кемнең исенә төшкәндер, белмим... Ә сине нәрсәгә чакыралар?
Сазонов кулын селтәде дә кычкырып көлде:
– Кемнәрдер саташа башлаган. Урманда фашистлар күренә, диме шунда?
Ахырзаман!
Аның бу сүзләрен ишеткәч, Левин кушылып көлә башлаган җиреннән кинәт
кенә җитдиләнеп, сагаеп калды:
– Фашистлар күренгән, дисеңме?
– Әй, андый тилемсәләр һәр җирдә дә берән-сәрән очраштыргалый инде ул.
– Син миңа фашистлар турында әйткәч, минем башыма бер уй килде әле.
Безне ялдан бүлеп, эшкә чакыруларының сәбәбе икебезнеке дә бер түгелме
икән?
– Ягъни? Сездә дә бармы әллә шундый юләрләр? Аңлатыбрак сөйлә әле,
дускай.
– Юк, бездә юләрләрдән бигрәк, артык акыллылар күп. Менә шулар кайчак
акыллары аркасында мөгез чыгарып куялар да инде. Мин хәзер эшнең нәрсәдә
икәненә бераз төшенә башладым кебек. Сиңа барысын да җентекләп сөйләргә
вакыт тар. Соңыннан иркенләп аңлатырмын. Ә хәзергә саубуллашыйк та һәркем
үз юлына китеп барсын.
...Александр Васильевич институтның киңәшмәләр үткәрелә торган кече
залына килеп кергәндә, консилиум башланган иде. Ул үзенең «исемле»
урындыгына таба үткәндә, тирә-якка күз салды: залда институт директорыннан,
берничә гыйльми хезмәткәрдән, ике-өч бүлек мөдиреннән тыш, кайчандыр
институт хезмәткәрләре булып, «яшьләр бунты» шаукымы белән киткән яшь
галимнәр һәм тагын өч-дүрт таныш түгел кеше бар иде.
Левин керде дип, чыгышларны өзеп, киңәшмәнең көн тәртибе белән
таныштыруны кирәк санамадылар. Аның сәламләвенә каршы баш селкеп
кенә җавап биргәч, таныш түгел кешеләрнең берсе сөйләвен дәвам итте.
Бернәрсәдән хәбәрдар булмаган Левин янәшәсендә утырган директорның
колагына иелеп:
– Консилиум нәрсә уңаеннан җыелды? – дип пышылдады.
– «Яшьләр бунты» вакытында бездән китеп, үзләре мөстәкыйль эшли
башлаган яшь галимнәр төркеме ниндидер ЧП китереп чыгарган, ди бугай.
Монда бүген федераллар, прокуратура вәкилләре шуңа бәйле мәсьәләне
тикшерәләр...
– Ә безнең нинди катнашыбыз бар ул яшьләрдә? Кайчандыр бездә эшләгән
булсалар да, киткәннәренә шактый вакыт бит.
– Барыбер без очырган «асылкош»лар. Оясында ни күрсә, очканында
шул, дигәндәй... Бәлки, әлеге хәлгә карата фән учреждениесе вәкилләренең
фикерләрен ишетәселәре киләдер...
Директор сүзен әйтеп бетерә алмады, киңәшмәгә рәислек итүче адәм,
дәрестә тыңламыйча утыручы укучыны тәртипкә чакырырга теләгәндәй,
кулындагы ручка арты белән өстәлгә тукылдатып алды. Трибуна артында
Сергей Попов иде.
– ...Әйе, без вакыт аша күчеш теориясенең дөреслеген тәҗрибә юлы
белән исбатладык. Бу – фәндә бик әһәмиятле адым. Гомумән, бу теория
зур алгарышларга тәрәзә ачачак. Фән өлкәсендә – кискен борылыш,
революция. Энергия запасларына кытлык заманда, энергиянең әлегә кадәр
үзләштерелмәгән төрләрен куллану, киләчәк заман фәненнән күпме кирәк
64
Ф Ә Р И Т И М А М О В
мәгълүмат алу мөмкинлеге. Беләсезме, бу фән-техника өлкәсендә алга сикереш
булачак, – дип, матур сүзләр белән теленә салынды Сергей.
Ашыгасың, егеткәй! Хыялларың акылыңнан алдарак йөгерә түгелме?!
Сикереш ясау өчен яхшылап этенеп китәргә кирәк. Зуррак сикереш ясау
өчен йөгереп, тизләнеш алу зарур. Ә син?.. Борынгы грек галиме Архимед:
«Миңа таяну ноктасы бирсәгез, дөньяның астын-өскә китерәм», – дигәнме?
Син дә шуның шикелле. Киләчәк заманнар тәҗрибәсеннән файдаланмакчы,
имеш! Яшь галимнең сүзләрен тыңлаганда, әнә шундый уйлар йөгереп узды
Левинның башыннан.
– Сүз дә юк, сез әйткәннәрнең барысы да бик заманча яңгырый. Болары
– фәнни ягы. Ә менә җәмгыятькә нинди йогынты ясар икән сезнең ачыш?
Җәмгыять үсешенә ясалма тизләнеш кирәкме? Гомумән, вакыт машинасы
уйлап табылуны кешелек дөньясы ничек кабул итәр? Теориядә барысы да
ахырынача уйланганмы? Күчкән Сала авылы янында булган гадәттән тыш
хәлләр моның гел киресен раслый. Вакыт аша күчеш теориясе буенча әле
беренче тәҗрибәләр уздырыла, инде корбаннар да бар, – дип, сорауларның
яртысын алдындагы кәгазьдән укып, калган яртысы белән күңелендәгесен
чыгарып салды рәислек итүче.
– Вакыт теориясе соңгы ноктасына кадәр төгәл уйланылган. Ә менә
җәмгыятькә йогынтысына килгәндә... Фәнгә нинди генә яңалык керсә дә,
ул корбаннарсыз булмаган. Кеше уттан файдалана башлаган – ут та кеше
сәламәтлеге өчен куркыныч. Янып үлүчеләр күп бит. Әле хәзер дә янгыннар
чыгып тора. Электр уйлап тапканнар – кешеләрне ток суккан. Аңа карап,
электрдан ваз кичкәннәрме? Юк! Хәзерге вакытта яшәешебезне электрдан
башка күз алдына да китереп булмый. Атом көчен уйлап тапканнар – шунда ук
кешеләрне меңәрләп кыручы атом бомбалары ясала башлаган. Боларга өстәп,
тыныч шартларда файдаланылучы атом станцияләрендә фаҗигаләр булып тора.
Гуманлылык күзлегеннән караганда, атом энергиясеннән файдалану күптән
тыелырга тиеш тә бит. Тыеламы? Юк! Шулай булгач, әгәр вакыт машинасы
уйлап табылу фән-техника алгарышына юл сала икән, кешелек дөньясындагы
аз санлы корбаннарга гына беркем дә карап тормаячак.
Сергейның дәлилләре шактый нигезле идеме, әллә рәислек итүченең бу
өлкәдә белеме шуның кадәр генә булдымы – ул башкача сораулар бирмәде,
галимгә урынына барып утырырга кушты. Аннан соң янәшәсендә утырган
институт хезмәткәре белән нәрсәдер сөйләшеп алды. Тегесе Левин ягына ымлап
күрсәтеп, нидер әйтте. Үзенә сүз бирәчәкләрен аңлап алды Левин. Чыннан да,
әлеге хәлгә карата фикерен белдерү өчен сүзне аңа бирделәр. Тик ул сөйли
башлаганчы, рәис вакыт машинасы уйлап табылуга бәйле рәвештә Күчкән Сала
авылында килеп туган гадәттән тыш хәлне кыскача гына сөйләп бирде.
– Вакыт машинасы уйлап табылу – фән өлкәсендә гаять зур вакыйга.
Аның киләчәктә перспективасы барлыгына минем шигем юк. Яшь галимнең
бу хакта китергән дәлилләре белән килешәм, – дип башлады сүзен Левин. –
Ләкин Күчкән Сала авылы янында булган фаҗигаләр бу күренешнең бөтен
нечкәлекләренә кадәр өйрәнелеп бетелмәве турында сөйли. Фәнни яңалыкның
икътисади ягы гына түгел, куркынычсызлыгы да ныклап уйланып беткәч кенә,
аны тәҗрибәдә кулланырга мөмкин. Ә бу очракта моның киресен күрәбез.
Фәнни ачыш әле кешелеккә файда китермәгән, ә инде корбаннар бар...
– Александр Васильевич, сүзегезне бүлдергәнем өчен гафу итегез,
фаҗигаләргә китергән төп сәбәпләрне нәрсәдә күрәсез, ягъни теориянең
65
ВАКЫТСЫЗ ВАКЫТ...
ахырынача өйрәнелеп бетмәгән яклары турында сөйләп бирә аласызмы? – дип
соравын кыстырды рәис.
– Беренчедән, бу эшне хәрбиләрнең һәм федералларның үз канатлары
астына алуы да моңа йогынты ясамый калмагандыр, әлбәттә, – дип сөйләвен
дәвам итте Левин. – Чөнки хәрбиләрне, иң беренче чиратта, мәсьәләнең
җимергеч ягы, яки дошманнарны күпләп юк итү кызыксындыра. Шуңа
күрә аларны теләсә нинди фәнни экспериментлардан читләштерергә кирәк.
Мондый экспериментларны хөкүмәт үз күзәтчелегенә алырга тиеш. Бу
очракта яшь галимнәрне гаепләп тә булмый. Әгәр аларның фәнни тикшеренү
эшләрен хөкүмәт тиешенчә финанслаган булса, аларның хәрбиләр ярдәменә
ихтыяҗлары булмас иде. Икенчедән, эксперимент барышы турында тирә-якта
яшәүчеләр кисәтелмәгән.
– Эксперимент тайга уртасында алып барылды. Ул тирәләрдә дистәләрчә
километр диаметрда сыңар адәмне дә очратырмын, димә. Шул кыргый
хайваннар – аюлар, бүреләр булса гына инде. Александр Васильевич, әйдәгез,
мәсьәләгә кагылышлы җитдирәк дәлилләр китерегез әле, – дип урыныннан
гына кычкырды Сергей Попов.
Аның «аюлар, бүреләр булса гына инде», дигән сүзләреннән кайсыдыр
хихылдап көлә башлаган иде, рәис янә ручкасы белән өстәлне төеп алды.
– Ә нигә, аюлар, бүреләр дә – тереклек ияләре. Әгәр, әйтик, бер сыңар
тереклек иясе генә дә вакыт аралыгы аша үткәннәргә күчсә һәм андагы бер
җәнлекне генә тотып ашаса да, ул фаунага төзәтеп булмаслык зыян салырга
мөмкин. Хәтта үткәннәргә барып, бер күбәләкне генә үтергән очракта да,
бөҗәкләрнең кайбер төрләре тулысынча югалуга дучар булырга мөмкин.
Моннан тереклек дөньясына зур үзгәрешләр китереп чыгару куркынычы яный.
Сергей бу урында да җавапсыз калмады:
– Әгәр безнең заманнан үткәннәргә нинди дә булса тереклек күчкән икән,
хәзерге көндә нинди дә булса глобаль һәлакәткә китерерлек йогынты ясамаган,
дип уйлыйм мин. Бүреләр дә тук, сарыклар да исән, барысы да үз урынында,
кем әйтмешли. Хайваннар дөньясына вакыт аралыгы аша күчкән тереклек
ияләре түгел, хәзерге заманның елдан-ел аза барган браконьерлары ныграк
зыян сала, – диде ул.
– Анысы шулай. Браконьерларны да авызлыкларга кирәк. Тик менә сезнең
экспериментлар нәтиҗәсендә анда берәр җәнлек күчкән булса да, без бу көн
күзлегеннән карап, аның табигатькә ни дәрәҗәдә үзгәреш китергәнен әйтә
алмаячакбыз, – дип, моңа карата үз фикерен белдерде Александр Васильевич.
Сергей тагын нәрсәдер әйтә башлаган иде, Левинның тавышын күтәрә
төшебрәк әйткән «өченчедән» дигән сүзе, аның тавышын күмеп китте һәм ул
кул селтәп, эндәшми калырга булды.
– Өченчедән, – дип кабатлады Левин, – вакыт туннеле аша ике яклы күчеш
булганлыктан, үткән заманнардан күчү механизмы бөтенләй өйрәнелмәгән.
Сезнең экспериментларда бу хәл үз агымына куелган. Ягъни башка вакыт
араларыннан килгән йогышлы куркыныч авырулар, агрессив кешеләр
безнең заман кешеләренә куркыныч тудыра. Шундый очраклардан саклану
механизмы юк. Бу исә төзәтеп булмаслык фаҗигаләргә китерергә мөмкин.
Күчкән Саладагы вакыйгалар – моның ачык мисалы. Нәкъ менә сез ачкан
вакыт туннеле аша, Бөек Ватан сугышы чорыннан без яши торган вакытка
фашистлар күчкән, нәтиҗәдә тыныч халык белән баштанаяк коралланган
хәрбиләр арасында бәрелешләр булган. Ярый Күчкән Сала халкы тиз арада
3. «К. У.» № 8
66
Ф Ә Р И Т И М А М О В
хәлгә төшенеп, оешкан төстә, узган заманның чакырылмаган кунакларын җиңә
алганнар. Тик аянычы шул: бу җиңү тыныч халык арасында дистәдән артык
корбан бәрабәренә ирешелгән, – дип тәмамлады сүзен Левин.
* * *
Күчкән Сала авылында булган вакыйгалардан соң, авылның миналар
шартлаудан һәм янгыннан исән калган йорт хуҗалары үз өйләренә кайтып яши
башладылар. Вакытлыча гына Южный бистәсендә яшәп торучыларга бөтен
уңайлыклары булган йортлардан фатир бирербез, гел шунда гына яшәрсез,
дисәләр дә, Күчкән Сала кешеләренең ата-бабалары нигез салган, үзләре күп
еллар гомер кичергән авылны ташлыйсылары килмәде. Бигрәк тә өлкәннәр
Южный бистәсендә күченергә теләмәделәр. Әгәр йортлар салышуда ярдәм
итсәгез, калган гомеребезне туган авылда яшәр идек, диделәр. «Фашистларга
каршы геройларча көрәшеп, үз авылларын саклап калган, алай гына түгел,
илбасарларның юлын кисеп, Южный бистәсен һөҗүмнән саклаганнары өчен,
күчкәнсалалыларның торак проблемасын хөкүмәт югарылыгында хәл итү
максатыннан, сугыш ветераннары гаиләләренең торак шартларын яхшырту
дәүләт программасына кертелеп, йортсыз калганнарга Күчкән Салада йорт
төзү турында карар кабул ителде. Ә йортлары әзер булганчы, һәр гаиләгә
Южныйда барактан кечерәк кенә бүлмә бирделәр.
Зөфәр белән Харрас та шул категориягә эләкте. Чөнки икесенең дә йортлары
янган, каралты-куралары җимерелгән. Хәер, бу «игълан ителмәгән сугыш»
Харрасны озак вакытка авылдан аерып, хастаханә караватына да бәйләде.
Өстәвенә ярасы бик җитди. Аңа хастаханәдә озак дәваланырга туры киләчәк
әле, диделәр. Зөфәр аның янына көн саен килә. Озак вакыт ял алмыйча эшләгән
Зөфәргә, ниһаять, мондый мөмкинлек тәтеде. Тик ул эшсез ятарга өйрәнмәгән.
Җанын кая куярга белмәгән чаклары байтак. Кайвакыт бер йөреп кайтыйм әле,
дип, өеннән чыгып китә дә Харрас янына хастаханәгә барып утыра. Тегесе дә,
көне буе урын өстендә ятып, аралашуга сусаган. Үзара әңгәмә башлыйлар да,
җыен юк-бар турындагы гәпләре бик тиз арада Күчкән Сала авылында булып
узган вакыйгаларга әйләнеп кайта. Әлеге гайре табигый хәлләргә һәркем үзенең
белеменә, акыл югарылыгына карап бәя бирә. Бәхәсләшеп алган чаклары да
булгалый.
Менә бүген дә кабат шул темага күчкәннәр иде. Зөфәр кесәсеннән пөхтәләп
кәгазьгә төрелгән кечерәк төргәк тартып чыгарды да Харрас алдындагы юрган
өстенә куеп, ача башлады.
– Нәрсә ул? – дип сорады Харрас.
– Моны миңа үләр алдыннан Андрей биргән иде, дөресрәге, гимнастёрка
астарына фотолар белән әти-әниемнең адресы тегелгән, сугыш беткәч, шуны
аларга тапшырып, ничек һәлак булуым турында җиткерерсез, дигән иде. Бу –
аның соңгы әманәте, Харрас абый. Соңгы вакыттагы мәшәкатьләр белән мин ул
хакта онытканмын. Кичә ничектер искә төште дә, сиңа да күрсәтергә булдым.
Зөфәр төргәкне саклык белән генә сүтте. Аннан ике фото һәм бер кечкенә
генә хат килеп чыкты. Адресында Ом өлкәсендәге бер бистә күрсәтелгән.
«Советская урамы, 12 нче йорт», – дип, кәгазьдәге язуны укыды Зөфәр. Аннан
соң фотоларның берсен алды. Бераз карап торгач, аның артын әйләндерде. Язуы
бар икән. «Дорогому мужу и папе от любимой жены и маленькой Галочки»,
диелгән анда. Зөфәр фотоны Харраска сузды. Үзенең күзләре яшьләнде. Икенче
фотодан ике хәрби карап тора. Зөфәр аларның берсен – уң ягындагысын
3.* 67
ВАКЫТСЫЗ ВАКЫТ...
шунда ук таныды. Бу – Андрей иде. Икенчесе – старшина погоннарыннан,
полкташыдыр, күрәсең. Фото артына берни дә язылмаган иде.
– Монысы Андрейның сугышчан дусты булса кирәк, – дип, бу фотоны да
Харраска сузды Зөфәр.
Аны кулына алып карауга Харрасның йөзе кинәт үзгәрде. Ул күзлеген бер
күтәрде, бер төшерде. Күзләрендә гаҗәпләнү чаткылары барлыкка килде.
– Бу бит... Бу фото безнең өйдә, стенада эленгән рамда саклана... Әти аны
әнигә фронттан җибәргән иде...
Харрас дулкынланудан урыныннан торырга талпынды. Ләкин җайсызрак
кыймылдады булса кирәк, аягы авыртудан ыңгырашты. Күзләрен йомып, кабат
башын мендәргә куйды. Ул шул хәлендә шактый ятты. Тагын бер-ике мәртәбә
ыңгырашты. Зөфәр аңа комачауламады. Бары тик баш астындагы мендәрен
рәтләштергәләде.
Берникадәр яткач, аягының сызлавы басылды булса кирәк, Харрас күзләрен
ачты:
– Бу фотоны әти фронттан җибәргән иде, – дип дәвам итте ул башлаган
сүзен, башын Зөфәр ягына борып. – Ул анда командиры Андрей Ильич белән
төшкән... Әйе, әйе, капитан Андрей Захаров... Бу исем миңа бала чактан таныш.
Әтием сугыштан исән-сау кайтты. Ул безгә 1942 елда канкойгыч сугышларның
берсендә чолганышта калулары, соңыннан төнлә белән һөҗүмгә күтәрелеп,
чолганыштан чыгулары турында сөйләгән иде. Ул шунда капитан Захаровны
югалта. Исән калучылар арасында командирлары булмый инде. Чолганыштан
чыккан полкташларыннан сораштырып караса да, аның турында беркем
дә белми. Төнлә бит... Бәлки һәлак булгандыр, йә әсирлеккә эләккәндер?..
Сугыш тәмамланганнан соң да әти аны эзләтеп карады. Кайларга гына язмады.
Оборона министрлыгының Подольскидагы хәрби архивыннан «Хәбәрсез
югалган» дигән рәсми җавап килгәч, кабат эзләтмәде... Әй, сугышта аның
кебек хәбәрсез югалганнар миллионлап бит.
Зөфәр ни өчендер үзалдына елмаеп куйды:
– Димәк, Харрас абый, син тайгада әтиеңнең командиры белән фашистларга
каршы бергә сугышып йөргәнсең?
Әллә әлеге сүзләрнең мәгънәсе аңына бик авыр барып ирешкәнгә, әллә
тагын аягы борчып алды, Харрас бөтен гәүдәсе белән куырылып, калтыранып
куйды.
– Шулай килеп чыга инде, – диде ул, озак кына көттереп.
– Өстәвенә, бер генә көнгә булса да, син аның командиры да идең.
Харрас нәрсәдер исенә төшерергә җыенгандай кашларын җыерды.
– Сугыш тынып торган арада, Андрей: «Син миңа бер кешене хәтерләтәсең.
Без аның белән дуслар идек. Ул да татар иде», – дигән иде. Фамилиясен дә әйтте
кебек. Тик ишетмичә калдым. Шулчак янәшәгә генә граната төшеп шартлады.
Ботыма да шуның ярчыгы тиде менә.
Харрас тагын тынып калды. Озак кына эндәшмәде.
– Әгәр янәшәмдә кем икәнен белгән булсам, үземнең җанымнан да ныграк
саклар идем, – диде ул, үкенүен сиздереп.
– Хәзер моның әһәмияте бармы соң инде?!
– Бәлки юктыр. Тик әтиемнең рухы каршында үземне гаепле сизәм. Ул
гомере буе эзләде, таба алмады. Ә мин таптым... һәм югалттым. Үкенечле
ничектер...
Харрас күзләрен йомып, ыңгырашып куйды.
68
Ф Ә Р И Т И М А М О В
– Әй-й-йе, – дип сузды Зөфәр, тик алга таба әңгәмәне дәвам итеп, Харрасны
борчыйсы килмәде.
Ә бераздан Харрас, күзләрен ачып, тамагын кыргалады.
– Мин бу хәлемдә тиз генә аякка баса алмам әле. Зөфәр, сиңа бер үтенечем
бар. Син шушы адрес буенча барып, менә монда күрсәтелгән йортны эзләп
таба алмассыңмы? Үзләре исән дә түгелдер инде. Балалары, оныклары бардыр,
бәлки. Һич югы, якын-тирәдәге берәр мәктәп музеена тапшырып кайт... Фашист
илбасарларына каршы көрәштә геройларча һәлак булган капитан Захаровның...
әтиемнең дусты Андрейның соңгы әманәте бит. Ә әманәтне үтәргә кирәк...
Харрас фотоларны Зөфәргә сузды.
* * *
Зур булмаган Заречное бистәсендәге үзе эзләгән йортны табу кыен булмады
Зөфәргә. Ул капка келәсен күтәреп ачуга, ишегалдындагы каралты-кура
тирәсеннән һау-һаулап, бер эт өреп чыкты. Зөфәр эт күрмәгән кеше түгел.
Шулай да шүрләп, капканы үзенә тартты һәм азрак ачык калдырылган ярыктан
ишегалдын күзәтә башлады. Эт якынга килеп, борынын ярыкка ук тыгып
иснәде дә ырылдап куйды. Берәр метр арырак китеп, җиргә утырды. Тагын
берничә мәртәбә һау-һаулап өреп алды. Акыллы эт, хуҗаларына тавыш бирде
дә үзе тыныч кына көтеп утыра, дип уйлады Зөфәр.
Чыннан да, бер-ике минут уздымы икән, йорт ишеге ягында хәрәкәт сизелде.
«Чарли, а ну домой!» – дигән хатын-кыз тавышы ишетелде. Эт күндәм генә
оясына таба юл алды. Алай да ярты юлда туктап, борылып, бер мәртәбә өреп
куйды. Бу аның: «Кара аны, явыз ниятең була икән, мин ерак китмим. Хәзер
йөгереп килеп эләктереп алырмын», – диюе иде булса кирәк.
Капканы 50-60 яшьләрдәге тулырак гәүдәле бер хатын ачты да сораулы карашы
белән Зөфәргә төбәлде. Менә шул чакта Зөфәр сүзне нидән башларга белмичә,
аптырап калды. Бу күрешү мизгелләрен күңеленнән күп тапкырлар кичергән
булса да, башлап нинди сүз әйтергә кирәклеге уйланылмаган. Шуңадыр, ни
әйтергә белмичә төртелеп калды. «Здравствуйте!» Ул дулкынлануын сиздермәскә
тырышты. Хатын да, «Здрасьте, здрасьте», диде, башын бераз ия төшеп. Ә үзе
Зөфәрне баштанаяк күзәтеп тикшерүен дәвам итте.
Андрей биргән фотодагы теге бәләкәй кызчыклы хатын белән моның
арасында шактый охшашлык тапты Зөфәр. Шуңа күрә ул:
– Сез... сез Татьяна буласызмы?.. Татьяна Захарова? – диде дә кабалана-
кабалана кулындагы пакетын ачып, анда актарына башлады.
– Юк, мин Татьяна түгел. Мин – Ольга Тимофеева, – дип, әлеге сорауга
гаҗәпләнеп калды хатын.
Зөфәр шунда гына вакыт белән булган хәлләрне онытып җибәрүен аңлады.
Андрейның хатыны Татьянага Бөек Ватан сугышы чорында чама белән 25-
30 яшьләр тирәсе булса да, ул хәзер исән түгел бит инде. Аннан соң тагын
шунысы да бар: Андрей хатынын һәм кызын бомба астында үлде, диде бугай.
Шулай да Зөфәр пакетында актарынуын дәвам итте. Бераздан аннан фото
алып, Ольгага сузды.
– Сез бу кешеләрне белмисезме?
Хатын фотога текәлде. Ә бераздан аның йөзе май кояшыдай балкыды:
– Әлбәттә, беләм! Болар минем әбием һәм әнием... Бик күптәнге карточка.
Татьяна Захарова – әбием инде ул. Бу фото сезгә каян килде?
Зөфәр «Э-э-э...» дип нәрсәдер әйтә башлаган иде, хатын кунакны өйгә
69
ВАКЫТСЫЗ ВАКЫТ...
чакырмыйча, һаман капка төбендә тотуын аңышып алды да: «Нишләп монда
басып торабыз соң әле, әйдәгез, керик», – дип, йортка таба атлады. Зөфәр
күндәм генә аның артыннан иярде. Барган уңайга:
– Димәк, сез Татьяна Захарованың оныгы буласыз инде? – дип, янә бер
мәртәбә ачыклык кертте ул.
– Әйе! Татьяна Захарованың кызы Галина Андреевна – минем әнием. Ул
хәзер дә исән әле.
– Ә ул кайда?
– Өйдә. Менә хәзер янына керәбез. Дөрес, бик өлкән яшьтә инде ул. Йөзне
куа. Шулай булса да, хәтере ачык. Кайвакыт миңа караганда күбрәк тә белә әле.
Ольга кычкырып көлде.
Өйгә кергәч, хатын кунакка урын тәкъдим итте. Үзе каршысына утырды.
Ул әбисе белән әнисе сурәтләнгән әлеге иске фотоны тотып килүченең юкка
гына йөрмәгәнен, ниндидер көтелмәгән хәбәр әйтергә җыенганын сизенгән
иде инде.
– Сез үзегез кем буласыз соң?
– Мин – Зөфәр. Хәер, минем исем сезгә таныш түгел. Сезнең якларга ерактан
килдем. Мин бабагыз Андрей турында. Андрей Захаров сезнең бабагыз бит
ул, шулаймы?
– Әйе, бабам. Тик мин аны белмим. Ул мин туганчы әллә кайчан сугышта
һәлак булган.
Сүз сөрешенең үзе теләгән юнәлешне алуы Зөфәрне рухландырып җибәрде.
Ул дулкынлануын яшермичә, үзе дә сизмәстән ашыга-кабалана сөйли башлады:
– Әйе, әйе, һәлак булган... Ә беләсезме, ул минем кулларымда үлде... Соңгы
әманәте итеп...
Гаҗәпләнүдән Ольганың күзләре зур булып ачылды. Ул нидер әйтергә теләп,
авызын бер ачты, бер йомды. Хәтта торып китәргә теләгәндәй, урыныннан
кузгалып куйды. Аның карашыннан бик нык аптырау, шул ук вакытта жәлләү
чалымнарын шәйләргә була иде. Яңа гына ишеткән сүзләрдән ул Зөфәрне
җиңеләйгән кеше дип уйлады булса кирәк. Аны өйгә чакырып кертүенә бераз
үкенде дә кебек.
– Сез... сез нәрсә сөйлисез?.. Ничек инде мин туганчы үлгән бабам сезнең
кулларда җан бирсен?! Сез миңа караганда да шактый яшь күренәсез әле?
Зөфәр ашыгып, ялгыш сүзләр әйтеп ычкындыруын шунда гына аңлады.
Вакыт хикмәтләрен тагын онытып җибәрде ләбаса. Тик соң иде инде. Авыздан
очып чыккан сүзне кире алып булмый. Ләкин бөтенесе дә бетте дигән сүз түгел.
Хәзер ничек тә бу уңайсыз хәлдән чыгу җаен карарга кирәк.
– Зинһар, гафу итегез! Мин – татар милләтеннән. Чит сүзләр белән
сөйләгәндә, фикеремне дөрес тә аңлатып бирә алмыйм кайвакыт. Буталам.
Бабагыз минем кулларда түгел, ә бабамның кулларында үлгән. Алар сугышта
бергә булганнар, – диде ул.
Бу уйдырмасы бик уңышлы чыкты булса кирәк, Ольганың кыяфәте гадәти
халәткә керде. Ул тагын матур итеп елмайды:
– Шулай дисәгез генә инде. Юкса, бөтенләй куркыттыгыз, – дип, урыныннан
торды да: – Әйдәгез, мин сезне әнием белән таныштырам, – дип, күрше бүлмәгә
алып кереп китте...
Караватта ап-ак чәчләре мендәргә таралган карчык ята. Йөзе тирән
буразналар белән җыерчыкланган. Тәрәзә челтәре аша төшкән тонык яктылык
ул сырларны тагын дә тирәнәйтеп күрсәтә. Юрган өстенә чыгарып салган
70
Ф Ә Р И Т И М А М О В
ябык кулларында кан тамырлары бүлтәеп күренә. Карчык үзалдына нидер
сөйләнәме – вакыт-вакыт иреннәре кыймылдап куя, ләкин тавышы ишетелми.
Бәлки шундый гадәт кенәдер?
– Әни, менә бу кеше бабай турында нәрсәдер сөйләргә тели. Аның бабасы
белән алар сугышта бергә булганнар, – дип таныштырды да әнисен торгызып,
мендәренә терәп утыртты. – Ерак юлдан килеп ачыккансыз, мин хәзер табын
әзерлим. Ә сез монда серләшә торыгыз, – дип, кухня ягына чыгып китте.
Зөфәр фотоларны карчыкка сузды. Галина әби аларны сакланып кына
тотып, озаклап карап торды. Кыяфәтендә елмаю галәмәте чагылып киткәндәй
булды хәтта.
– Әтием Андрей Захаров турында нәрсәләр беләсез, сөйләгез, – диде ул,
башын күтәреп.
– Алай бик күп нәрсә белмим... Әтиегез минем бабамның кулында үлгән.
Соңгы сүзе, менә бу фотоларны адрес буенча әти-әнисенә тапшыруын һәм ничек
үлгәнен сөйләп бирүен үтенгән. Ләкин бабам сугыштан алган яраларыннан
мантый алмыйча, урын өстендә озак ятып үлә. Сугышчан дустының әманәтен
үтәргә мөмкинлеге булмаган аның.
Карчык яңадан фотоларга күз төшерде. Әтисенең фотосын калтыранган
ябык кулы белән сыйпаштыргандай итте.
– Әтиемне мин бик аз хәтерлим. Офицер булганын беләм. Хәрби формадан
йөри иде... Сугыш башланган көн. Мәхшәр. Әти безнең белән ашыгып кына
саубуллашты да заставага чыгып йөгерде. Без аны шуннан соң бүтән күрмәдек.
Сугыш беткәч, эзләтеп караган идек, хәбәрсез югалган, диделәр...
– Әтиегез бабама, хатыным белән кызым бомба астында калып һәлак
булдылар, дигән. Сез ничек исән калдыгыз соң?
Карчык уйга бирелде. Үткәндәге хатирәләрне барлый, күрәсең.
– Сугышның беренче көннәрендәге ул мәхшәрне уйласам, минем әле
бүген дә тәнем эсселе-суыклы була. Анда бик күпләр югалды. Ә без могҗиза
белән генә исән калдык. Берничә офицер хатыны җыелышып сөйләшкәннәр
дә гаилә белән эвакуацияләнергә карар кылганнар. Әйберләрдән бернәрсә дә
алмыйча, балаларын гына җитәкләп чыгып киткәннәр. Әни дә шулар белән
тәвәккәлләгән. Чыннан да, без яшәгән йортка бомба эләгеп җимерелгәнен
соңыннан ишетеп белдек. Анда калган гаиләләрдән барысы да һәлак булган.
Әтием шул хакта ишетеп, әни белән мине бомба астында калган, дип уйлаган,
күрәсең.
Галина әби тагын үз уйларына бирелде. Ул вакытларны искә төшерү аңа
җиңел түгел, әлбәттә. Хәтта күзеннән бер бөртек яшь чыгып, җыерчыклы бите
буйлап тәгәрәде дә юрган өстенә тамды.
– Аннан соң әтидән бер хат алдык әле. Дөресрәге, ул хатны әти-әнисенә
– минем әби белән бабайга язган иде. Каты сугышка керәбез. Әгәр андый-
мондый хәл булса, бәхил булыгыз, дигән иде ул анда. Соңыннан белдек, шул
канкойгыч сугышта алар часте чолганышта калган. Әтиемнең шуннан соңгы
язмышы билгесез...
– Ул чолганыштан Андрей Захаров исән-имин чыккан һәм партизаннар
отрядына кушылган. Чөнки Совет армиясенең төп көчләре чигенеп, фронт
сызыгы еракка күчкән булган инде. Чолганыштан чыгучыларның шактые
тайгадагы партизаннар отрядына кушылган ул вакытта. Әтиегез анда
партизаннар отряды комиссары булган. Минем бабам белән бергә партизанлык
иткәннәр. Бабам Харрас Камалов отрядның командиры булган. Бер канкойгыч
71
ВАКЫТСЫЗ ВАКЫТ...
сугыш барышында әтиегезгә пуля тиеп, бик нык яраланган. Соңгы сулышын
алыр алдыннан, ул минем бабама әманәт итеп, менә шушы фотоларны
тапшыруын үтенгән, – дип, үзенең шактый гына ышандырырлык хикәят уйлап
табуына куанып, сүзен йомгаклады Зөфәр.
Авыл башлыгы Харрас Камаловны да үзе дә сизмәстән «бабам» дип
атарга туры килде аңа. Нишләсен? «Әтиегез моннан ун көн элек кенә минем
кулларымда җан бирде!» – дип әйтә алмый бит инде. Юкса бу карчык, үзеннән
көлә, дип уйлаячак. Эх, белсә иде ул Зөфәрнең күңелендә нинди уйлар өермәсе
барлыгын?!
* * *
Көннәрдән бер көнне Зөфәрне тагын Южный бистәсе хакимияте бинасына
чакырттылар. Башкаладан Күчкән Сала вакыйгасын тикшерү буенча
оештырылган комиссия вәкиле килгән икән. Имеш, кайбер нәрсәләрне
тәгаенләргә кирәк. Башыннан алып ахырына кадәр әлеге вакыйгаларның
үзәгендә кайнаган Зөфәрдән сорашмыйча, кемнән сорашсыннар.
Инде бер мәртәбә тикшерү иләге аша узган Зөфәр әлеге чакыруга бик
теләп бармады, әлбәттә. Ул төпченеп сораштырулардан гарык булган иде
инде. Комиссия үз эшен төгәлләп китеп баргач, өстеннән авыр йөк төшкәндәй
җиңеләеп калды, бүтән үзен борчып йөрмәсләр, дип уйлаган иде. Ә менә
сорыйсы нәрсәләре калган икән әле...
Ул тиешле вакытка килеп, үзенең чакыру кәгазендә күрсәтелгән кабинет
ишеген шакып кергәндә, түрдәге өстәл артында утыручы пеләш башлы адәм,
компьютер төймәләренә тиз-тиз баскалап, нидер язып утыра иде. Башын
күтәреп, Зөфәрне бер кат баштанаяк карап чыкты. Гадәттә, югарыдан килгән
кешеләр «провинциал»ларга түбәнсетеп караучан. Ләкин бу кешедә андый
нәрсә сизелмәде. Ул хәтта урыныннан торып, бик дустанә генә елмаеп, керүчегә
кулын сузды. Үзе белән таныштырды. Тикшерү комиссиясе эксперты Новиков
Михаил Степанович дигән кеше икән.
– Димәк, сез Зиннуров Зөфәр? Шулаймы, ялгышмадыммы? – дип сөйләнә-
сөйләнә аңа урын тәкъдим итте.
– Әйе!
Зөфәр үзе эш кешесе булгач, вакыт уздырып, кирәкмәс сораулар белән эч
пошырып йөрүчеләрне җене сөйми. Шуңа күрә Новиков дигән бу кешенең
беренче сорауларына бераз ачуы да килде. Әгәр үзләре нәкъ шушы вакытка,
шушы бүлмәгә чакыртканнар икән, Зөфәр булмыйча кем булсын соң?
– Фашистларны тайгада беренче булып очратучы кеше сез буласыз инде,
шулаймы?
– Шулай, шулай, – дип җөпләде аның сүзләрен Зөфәр.
– Кулыгызга корал тотып, көрәшергә дә туры килде инде?
– Бүтәнчә мөмкин түгел иде.
– Сезне бик төз ата, диләр?
– Безнең Күчкән Салада барысы да төз ата. Без – буыннан-буынга килгән
аучылар.
– Аңлашыла! Алай да, шәхсән үзегез күпме фашистны дөмектердегез соң?
Бу кеше әллә аны кеше үтерүдә гаепләргә җыенамы, дигән уй йөгереп узды
Зөфәрнең башыннан. Тик ул бу тискәре уйларын куарга тырышты.
– Санамадым. Ул чакта санап торырга вакыт булмады.
Аның шикләрен сизеп, сорау алучы тынычландырырга ашыкты:
72
Ф Ә Р И Т И М А М О В
– Борчылмагыз, мин сезне гаепләргә җыенмыйм. Әгәр сез аларга көчле
каршылык күрсәтмәгән булсагыз, авылдашларыгыз арасында корбаннар тагын
да күбрәк булыр иде. Кылган гамәлләрегез бары тик мактауга гына лаек.
Аннан соң Михаил Степанович төп темага күчте. Ул беренче мәртәбә
фашистларга әсирлеккә төшкәч, немец офицерының үзенә нинди сораулар
бирүен, партизан Андрейның аннан нәрсәләр соравын, ничек качып китүләрен
– барысын да җентекләп сораштыра башлады. Күрәсең, шулай энәсеннән
җебенә кадәр сораштыру бу тикшерүчеләрнең канына сеңгән инде, дип уйлады
Зөфәр.
«Берничә соравым бар иде», дип тотынган эксперт каршында, аз да түгел,
күп тә түгел, ике сәгатьләп утырырга туры килде Зөфәргә. Новиков һәр
сорауга җавапны диктофонга яздырып барды. Соңыннан әлеге сораштыруның
компьютерда язылган кыскача эчтәлеген принтердан чыгарып, Зөфәргә кул
куйдыртты. Шуннан соң экспертның эше тәмамланды шикелле. Ул кәгазьләрен
бер читкә җыеп куйды да эшеннән канәгать калуына куанып булса кирәк, учын-
учка чәпелдәтеп сугып алды, рәхәтләнеп киерелде. Урындыгына җайлабрак
утырды.
– Ә беләсезме, архивларда казына торгач, бик кызыклы мәгълүматлар
таптык без.
Новиковның сөйләү тоны, рәсмилектән бигрәк, үзенең ахире белән тормыш-
көнкүреш турында гәп сатучы авыл мужикларыныкына охшап калды. Зөфәр,
«мин каян белим инде» дигәндәй, иңнәрен сикертте.
– Сез яшәгән урыннарда Бөек Ватан сугышы чорында, чыннан да, партизаннар
хәрәкәте киң җәелгән булган. Алар фашистларга көн күрсәтмәгәннәр. Тайга,
урман. Агачлар арасыннан кинәт кенә килеп чыгып, зур-зур отрядларны тар-
мар итеп торганнар. Соңыннан үзләре кабат урманга кереп качканнар. Бу
хәлгә нишләргә белмәгән немец командованиесе, партизаннарны эзәрлекләп
юк итәргә зур гына карательләр отряды җибәргән.
– Карательләр җибәрелү турында ничек шулай ышандырып әйтә аласыз?
Бу хакта төгәл документлар бармы?
Әле генә эксперт сорауларына җавап биреп утырган Зөфәр хәзер үзе сорау
бирүче роленә күчте. Ләкин әңгәмәдәше моңа бер дә кыенсынмады. Ул,
киресенчә, үзендә булган мәгълүматны кемгә дә булса «бушатасы» килү теләге
белән яна иде булса кирәк.
– Әйе, андый документ бар. Бу урманнарда аерым хәрәкәт итүче күпсанлы
партизан отрядларын берләштерү өчен фашистлар тылына махсус җибәрелгән
полковник Мартынов 1942 елның июлендә Мәскәүгә җибәргән досьесында,
зур гына карательләр отрядының партизаннарны эзәрлекләве, шуңа күрә
отрядларның урыннарын урман эченәрәк алмаштыруы турында әйткән.
Ә берәр атнадан Мәскәүдән җибәрелгән «Ничек анда, карательләр һаман
тынгылык бирмиме?» дигән сорауга, шул ук Мартыновтан: «Соңгы вакытта
алар күренми. Эзне югалтыпмы, куркыпмы, тайгадан кире чыгып киткәннәр
бугай. Без кабат үз позицияләребезгә кайтабыз», – дигән җавап килгән.
– Сез шушы сүзләргә нигезләнеп, карательләр ул чакта очраклы гына вакыт
аралыгына эләгеп, безнең заманга күчкән, дип уйлыйсызмы?
– Әйе, шулай уйларга берникадәр нигез бар. Моны, нәкъ шулайдыр дип,
ышандырып булмаган кебек, юк, алай булмаган, дип кире кагу да мөмкин
түгел инде хәзер.
Новиков сөйләгәннәргә ышанырга да, ышанмаска да белмәде Зөфәр.
73
ВАКЫТСЫЗ ВАКЫТ...
Күңеленең бер почмагында «Ничек инде ул?» дигән сорау туса, аңа каршы:
«Ә Күчкән Салада нәрсәләр булды? Каяндыр килеп чыккан фашистлар чын
сугыш оештырдылар бит», – дигән уйлар кайнады башында.
– Ә ул архивларда Андрей Захаров турында берәр мәгълүмат тапмадыгызмы?
– Нәкъ шул Андрей Захаровтыр дип әйтә алмасак та, шундагы партизаннар
отрядында сугышкан берничә кешенең язып калдырган истәлекләрендә,
отрядларның берсендә, чыннан да, капитан Андрей Захаров дигән кешенең
комиссар булуы телгә алынган. Ләкин аның алдагы язмышы билгесез. Кайда
һәм кайчан һәлак булганын дәлилләүче рәсми документлар да, истәлекләр дә
беркайда да юк. Оборона министрлыгының Подольскидагы үзәк архивыннан
сораштырган идек. Безне кызыксындырган Андрей Захаров анда хәбәрсез
югалучылар исемлегендә икән.
Шушы да булдымы кызыклы мәгълүмат?! Зөфәр әллә соң, чыннан да, вакыт
аша күчүне дәлилләгән берәр рәсми документ тапканнармы, дип уйлаган иде.
Новиков аның уйларын сизгәндәй, әңгәмәне бөтенләй икенче якка борды:
– Ә иң кызыклысы, беләсезме, нәрсә? Без Германиянең Россиядәге
илчелегенә, ул вакыттагы Вермахт армиясендә шушы вакыйгага кагылышлы
документлар сакланмыймы икән дип, сорау юллаган идек. Озак та көттермичә,
җавап килде. Чыннан да, 1942 елның җәй башында, сезнең төбәктәге урманнар
эчендә тупланып, фашистлар белән көрәшүче партизаннарга каршы баштанаяк
коралланган бер рота эсэсчыларны җибәргән булганнар. Рота белән командалык
итүче офицерның исеме – гауптштурмфюрер Уильям Фредерик Мартин. Әйе,
әйе, «Ерак привал»да урнашкан урманчы йортында сездән сорау алган эсэс
офицеры исеменә туры килә. Мондый нәрсә очраклылык кына түгел, минемчә...
Күрче, болар чыннан да тик ятмаганнар икән, дип уйлап куйды Зөфәр.
Хәтта яңа гына әйтелгән шушы сүзләре генә дә вакыт аша күчүне тулысы
белән раслый түгелме?
– Тагын бер документ бар. Анда әлеге отрядның бик серле рәвештә
хәбәрсез югалуы бәян ителгән. Уйлап карагыз, рота кадәр рота югала! Ул
чакта фашистлар армиясе командованиесе бу вакыйгадан бернинди мистика
да эзләп тормаган, әлбәттә, барысын да партизаннарга сылтап, шуның белән
онытканнар.
Новиков урыныннан торып, ишекле-түрле йөренде. Аның кыяфәтеннән һәм
һәр хәрәкәтеннән әле иң мөһим нәрсәне әйтеп бетермәгәнлеге сизелеп тора иде.
– Бу урында тагын бер нәрсәне искәртү урынлы, – дип дәвам итте сүзен
эксперт. – Алар әлеге вакыйгага кагылышлы рәсми булмаган башка мәгълүмат
тапканнар. Карательләр тайгага китеп, берәр атна үткәч, шул тирәләрдәге
тайга кырыенда буталып-адашып йөрүче бер кешене тоткарлыйлар немец
солдатлары. Немец киемендәге ул солдаттан сораштыра торгач, ул каратель
итеп җибәрелгән әлеге ротаныкы булып чыга. Әлбәттә, аны дезертирлыкта
гаепләп, гестапога тапшыралар. Ә сорау алу вакытында ул гаҗәп хәлләр
турында сөйли. Тайга эченә шактый кергәч, солдат кече йомышына кысталып,
туктап кала. Башкалар арырак китә. «Эшен» төгәлләгәч, отряд артыннан
куып җитәргә тели. Каршысында ниндидер куе ак томан күреп ала. Солдат
анда керергә курка. Томан тиз тарала. Ләкин ул, ары сугылып, бире сугылып
күпме генә йөрмәсен, ротаны таба алмый. Берәр атна адашып йөргәч, тайга
читенә килеп чыга. Гестапода аның сөйләгәннәренә ышанмыйлар, әлбәттә.
Антифашистлар тотыла торган концлагерьларның берсенә җибәрәләр. Алга
таба аның язмышы билгесез, – дип тәмамлады сүзен Новиков.
74
Ф Ә Р И Т И М А М О В
Федераллар вакыйгага «үтә яшерен» келәймәсе чәпәп, кешеләргә
серне чишмәү турында куллар куйдырып, мәгълүматны халык арасына
чыгармаска никадәр генә тырышмасыннар, телгә кергән хәбәр таралмыйча
калмый икән ул. Аккан су юлын табар, диләр бит, белгәне белеп, белмәгәне
белмичә, бу хәлләрнең асылын аңлатырга тырышты. Күчкән Сала авылы
янында булган гаҗәп хәлләргә карата Зөфәргә дә күп төрле имеш-мимешләр
ишетелде. Ә хәлнең чын дөресе ничек, рәсми органнарда әлеге хәлне ничек
аңлаталар? Бу хакта төгәл мәгълүмат ишетергә туры килмәде. Бу Новиков
дигән адәмнән шул хакта белешеп карарга була бит. Һәм Зөфәр мөмкинлекне
кулдан ычкындырмады. Бөтен кешене гаҗәпкә калдырган мондый гайре
табигый хәлләрнең ни сәбәпле килеп чыгуы турында экспертка сорау бирде.
Тегесе бераз икеләнеп торды да, булгач-булгач булсын инде дигән кебек,
хәлләргә кыскача гына аныклык кертте. Күрше урман хуҗалыгында, «Граф
Елисеев» агач эшкәртү оешмасында, яшерен фәнни-тикшеренү полигоны
булган. Анда «Вакыт машинасы» белән сынаулар үткәрелгән. Галимнәрнең
исәпләүләрендә төгәлсезлекләр килеп чыгу сәбәпле, «Вакыт машинасы»
хасил иткән вакыт туннеле аша үткән заманнардан, ягъни Бөек Ватан
сугышы чорыннан безнең заманнарга фашист солдатлары күчүе турында
бәян итте.
– Хәзер ул галимнәрне нишләтәләр инде?
– Аларны кулга алганнар, хәзерге вакытта күзәтү астында. Тиздән суд
булачак. Күп кешенең үлеменә китергән гамәлләре өчен, аларга күп елларга
ирекләреннән мәхрүм ителү яный. Яшь галимнәр икән әле үзләре...
– Кызганыч, – дип куйды Зөфәр галимнәрнең хәлләренә кергәндәй. –
Мондый хәлләр булмаса, тагын күпме ачышлар ясаган булырлар иде.
– Сез нәрсә, җәза срогын үтәгәндә, алар кулларына көрәк-чүкеч тотып,
физик эш белән шөгыльләнәчәкләр, дип уйлыйсызмы әллә? Һич кенә дә
юк. Алар анда да шул ук фәнни эшләрен дәвам итәчәкләр, минемчә. «Граф
Елисеев»тагы җиһазларны сүтеп, машиналарга төяп алып киттеләр. Аны
каядыр берәр хәрби базага илтеп, кабат җыячаклар. Вакыт машинасының
мөмкинлекләрен киңрәк өйрәнү дәвам итәчәк. Һәм бу эш шул ук яшь галим-
голамәләр җилкәсенә төшәчәк. Шулай булгач, алар язмышы өчен борчылырга
кирәк түгел, – дип сүзен түгәрәкләде эксперт Новиков.
* * *
«Ерак привал»дагы вакыйгалардан соң өч ай узды. Шушы кыска гына вакыт
эчендә Күчкән Сала авылы кешеләре тормышында зур үзгәрешләр булды.
Янгыннардан зыян күреп, йортсыз-җирсез калган кешеләргә авылда өр-яңа
йортлар җиткерелде. Вакытлыча читтә яшәргә мәҗбүр булган күчкәнсалалылар
өчен бу куанычлы хәл булды, әлбәттә. Төз, юан чыршы-нараттан буралган
өйләрдә сагыз исе аңкып тора, киң итеп эшләнгән тәрәзәләреннән кояш
нурлары бик мулдан керә. Һәр җирдә сафлык, иркенлек...
Кешегә яшәү шартлары тудырсаң, ул кайда да үзен бәхетле тоя. Шундый
өйләр җиткереп кергән берничә гаиләгә, шәһәргә чыгып киткән балалары да
кайтырга җыена икән, дип ишеттерделәр авылда. Бик мөмкин. Кайдадыр чит
җирләрдә, кеше почмакларында зар-интизар булып йөргәнче, туган җирендә,
әти-әнисе белән бергә-бергә дөнья көтү күңелле дә, отышлы да булачак.
Киләчәктә Күчкән Салага яшьләрне җәлеп итәргә өмет бирә торган тагын бер
сәбәп бар: авыл белән Южный бистәсе арсындагы 50 чакрымлы юлга асфальт
75
ВАКЫТСЫЗ ВАКЫТ...
җәймәкчеләр икән. Заманча асфальт юлдан җиңел машинада «Олы җир»гә
нибары ярты сәгатьтә барып җитәргә мөмкин булачак. Ә урман тракторы белән
бер якка гына өч-дүрт сәгать барыла иде.
Урман тракторы дигәннән, Рафатның «ТТ-4» тракторын реставрацияләп,
тарихи экспонат итеп, пьедесталга куярга җыеналар. Беренчедән, ул заманында
урман хуҗалыгын үстерүдә керткән өлешен күрсәтеп торса, икенчедән,
күчкәнсалалылар өчен тагын бер ягы: юлсыз чакта авыл кешеләрен «Олы
җир» белән тоташтырып торучы бердәнбер транспорт чарасы булып торды. Бу
легендар техниканы хөрмәтле урынга куюның тагын бер сәбәбе бар икән әле:
күчкәнсалалыларга ул фашистлар белән көрәшкән көнне, ирексездән шәһит
киткәннәрне искә төшереп торачак.
Бу хәлләрдән соң, урман хуҗалыгына хөкүмәт дәрәҗәсендә игътибар
артыр кебек. Узган айда Южныйда гына түгел, гомумән, тирә-яктагы урман
хуҗалыкларында да төрле дәрәҗәдәге тикшерүләр күп килде. Южный белән
янәшәдәге урман хуҗалыгы җитәкчесе Геннадий Сазонов, ниһаять, лаеклы
ялга киткән. Аның карамагындагы урманда урнашкан «Граф Елисеев»
предприятиесендәге фәнни лаборатория җиһазларын хәрби машиналарга төяп,
каядыр озатканнар. Алардан бушап калган биналарга, Сазонов урынына килгән
яшь җитәкче, заманча агач эшкәртү станоклары кайтартырга планлаштыра
икән. Ул урында да предприятие ачып, эшчәнлекләрен киңәйтмәкчеләр. Ә бу
өстәмә эш урыннары дигән сүз. Димәк, яшьләр эшсез йөрмәячәк.
Южный посёлогы белән Күчкән Сала авылы арасына да зур чыгымнар
тотып, юкка гына асфальт юл салмыйлардыр. Халык арасында Күчкән Салада
элекке кебек үк агач эшкәртү предприятиесе төзергә ниятлиләр икән, дигән сүз
йөри. Җил исми, яфрак селкенми – булырга мөмкин. Ул чакта, авылның киңәеп
китүенә дә өмет бар. Эшне планлы алып барганда, агач эшкәртү предприятиесе,
гомумән, урман хуҗалыгы табышлы тармак бит ул. Әлегә агачның бәясе
төшкәне юк. Урмансыз төбәкләрдә, чит илләрдә агач материаллары бик
кыйммәтле чимал, аларга ихтыяҗ зур...
Сугышта һәлак булган күчкәнсалалыларны зират түрендә барысын бер
тирәгә тезеп җирләделәр. Халык теленә ул үзеннән-үзе «Батырлар аллеясы»
дигән исем белән керде. Южный бистәсендәге урман җитәкчелеге Күчкән Сала
авылы янында фашистларны җиңүнең бер еллыгына бу урынга һәйкәл ачарга
дигән карар кабул итте. Хәзер күчкәнсалалылар Җиңү көнен елга ике тапкыр
билгеләп үтәргә җыеналар. Бу хакта Харрас Камалов әйткән. Ә ул үзе һаман
Южный бистәсе хастаханәсендә ята. Култык таягы белән йөрергә маташа,
диләр. Ләкин табиблар әлегә иртәрәк, сөякләре ныгысын дип, тоткарлап
киләләр икән.
Авыл башлыгы вазифаларын вакытлыча Зөфәр башкара. Харрас, бүтән
эшләмәм, урынымда сине калдырырмын, дисә дә, ул риза түгел. «Минем
эшем – урман. Аңа беркайчан да хыянәт итә алмыйм», – ди...
Менә иртәгә фашистлар белән булган бәрелештән соң беренче мәртәбә,
«Ерак привал»га барырга җыена Зөфәр. Авылдашларының кабат анда барырга
курыкмыйсыңмы соң, дигән соравына елмая гына. Хәзер инде Гражданнар
сугышы чорындагы акгвардиячеләр, йә Наполеон җитәкчелегендәге француз
гаскәре килеп чыкса да, курыкмаячакмын, ди ул. Теге хәлләрдән соң, «Граф
Елисеев» предприятиесенә дә кереп, карап чыгарга исәбе бар. Күрше урман
хуҗалыгында нәрсәләр майтарып яталар икән?
«Ерак привал»га чыгып китәр алдыннан, фашистлар кулыннан һәлак
76
Ф Ә Р И Т И М А М О В
булганнарның каберләре янына – «Батырлар аллеясы»на барып килермен, дип
адарынган иде. Авыл читендәге ачыклыктан бер кочак чәчәк җыеп, зиратка
таба атлады ул.
Каберләргә вакытлыча язып куелган исемнәрне тагын бер мәртәбә күздән
кичерде: Вафин Зиннур, Зыятдинов Сөнгать, Зарипов Шакир, фельдшер
Сидорова Светлана, Талипов Камил... Исемнәрен кычкырып укып, һәрберсенә
чәчәкләр куеп, каберләр рәтеннән узды Зөфәр. Тракторы белән Южныйга
барганда атып үтерелгән Рафатны һәм авыл урамында атылган Габделхак
картны да монда җирләделәр. Барысы 16 кеше.
Аркадашы Камил кабере янында озаграк торды Зөфәр. Күзләренә яшь килде.
Зур үкенеч шул: ярдәм килеп җитәргә, фашистларны пыран-заран китерергә
нибары биш-ун минутлап калганда һәлак булды Камил. Әгәр, сугыш ахырына
кадәр тайга эченә тылга җибәрелгәннәр арасында калса, ул һәлак булу түгел,
сугышның үзен дә күрмәс иде. Юк, үз өстендә җаваплылык тоеп, мылтыклар
белән коралланган дүрт хатынны да ияртеп, засадада торучы отрядка ярдәмгә
ашыккан. Фашистларның соңгы һөҗүмен кайтаруда аларның ярдәме бик мөһим
иде. Кем белә, алар вакытында килеп җитмәсә, көне буе ярсый-ярсый һөҗүмгә
ташланган фашистлар бу «биеклек»не алган да булырлар иде. «Барысы өчен
дә рәхмәт сиңа, Камил дус. Авыр туфрагың җиңел булсын!» – дигән сүзләрне
Зөфәр аркадашы белән янәшә генә торып сөйләшкәндәй кычкырып әйтте.
Камил үлгәч, аның эте Шарикны үзенә алды Зөфәр. Акыллы эт! Хуҗасын
югалту кайгысын бик авыр кичерде. Берәр атна буе Камилнең кабереннән
китмичә, зиратта яткан. Ябыгып беткән. Хәзер әкренләп Зөфәргә ияләнеп
килә инде. Бүген зиратка килгәндә, Шарикны үзе белән алмады. Тирән йөрәк
яраларын искә төшереп борчыйсы килмәде. Эт булса да, ул да җан иясе бит.
Өстәвенә, иртәгә ерак юлга кузгалырга җыеналар...
Әнә шуларны уйлап, зираттан чыгу ягына атлады Зөфәр. Көн кояшлы,
шундый матур! Мондый һәр мизгелнең рәхәтен тоеп кына яшәргә дә бит!..
Тик кайчак тормышта чатаклыклар килеп чыга да, күңел түгәрәклеге кителә
башлый. Дөрес, вакыт үтү белән андый хәлләр онытыла һәм тоныклана.
Вакыт барысын да дәвалый. Әйе, барысы да вакытка бәйле. Чөнки вакытның
үткәне һәм киләчәге бар. Теләсә нинди вакыйганың сәбәбе үткәндә булса, аны
хәл итү – бүген һәм киләчәк эше. Бу – даими процесс. Әнә шул эчпошыргыч
даимилекне үзгәртеп, кайчак вакыт өермәләре уйнап ала, үткәннәрдә инде әллә
кайчан хәл ителгән тарихи вакыйгаларның кечкенә генә бер чите киләчәккә
дә кагылып узарга мөмкин... Шундый чакларда үз җаена гына барган тормыш
чәлпәрәмә килә икән. Вакыт галәмәтләре! Нәкъ менә шундый галәмәтләр
Күчкән Сала халкының да тыныч кына, үз җае белән аккан тормышын кинәт
кенә астын-өскә китереп алды.

Реклама