Логотип Казан Утлары
Шигърият

УЗУ КИРӘК УТНЫҢ ҮТКЕЛЕННӘН...

* * *
Синең язмыш: кылыч тотып, атта җилү –
Ышан, түз!
Чәчәк койган, сулган, көйгән аланнарны
Урап уз!
Батырларның мәңге үзгәрмәс язмышын
Сакла нык!
Утка һәм суга кер, табигать көчләрен
Җиңеп чык!..
Вакытның аяусыз җиленә бирешмә –
Бул юлда!
Йөрәккә үтәли кадалган укка да
Син чыда!
Тынычлыкка, тук тынлыкка өметләнмә –
Бар, атла!
Якты киләчәгеңне күз карасыдай
Гел сакла!
Ашыгып язмышны хәл иткән шобага –
Ташланган!
Рәхәт тормыш артта калган, сынау юлы
Башланган...
Кардәш халыклар әдәбияты

Ялвару
Саран иреннәреңнең
Кайнар үбүе белән
Ирек даулаган,
Илләр яулаган,
Сугышка мөкиббән киткән
Батырны
Коралсызландыр,
Акылдан яздыр!
Ялтырап торган,
Ут янып торган
Хәрби киемнән
Арган тәнемне
Иреккә чыгар...
Ул күпме түзәр,
Күпмегә чыдар?!
Кочакла мине,
Шашып кочакла!
Эссе кайнарлык,
Хисле кайнарлык
Тәнне иркәләр
Әнә шул чакта!
Ат өстендәге йөгемне
Барлык кеше каршында
Кылыч белән кисеп төшер –
Уй таралсын башымда!
Хәйләкәр сафлыкны ал...
Ташла!
Батырлыкны ирлектә
Расла!..
Арыт син, арыт
Дәрт гарасаты,
Һавасы белән!
Дулкындай бәрел
Һәм күм татлы наз
Лавасы белән!


* * *
Йомшак кар яуды. Узган төндә... Кинәт...
«Чана кары яуды», – дип әйтер иде,
ала үгезен җигеп, ерак бабам,
күз карашын алыс офыкка төбәп...
Иске ас туным җилкәмә салып,
Саха – Сайсары* җирләре буйлап
мин атлап киләм, тиз атлап киләм,
Ихаталарның тынлыгын җыйнап.
Чылбыр тагылган, йозак эленгән
эт тормышына шом-шөбһә өстәп,
буш һәм бормалы урамнан барам...
Эт өрә... кемне алгандыр тешләп.
Әле бик иртә. Әле караңгы.
Кинәттән генә тамагым ачты:
бер утыруда зур гына кисәк
ит ашар идем... – Уйлар таралды...


* * *
* Саха – якут; Сайсары – төрки сүз, «сай» һәм «сары» сүзләреннән.
Кулыңны бир, әй, син, чибәр,
Уйларың офыкка җибәр!
Җир һәм күкне тоташтырган
Гаҗәп кояш яши торган
Ерак тарафка юл алыйк,
Бер язмыш булып уяныйк!
Юл җиңел түгел,
ләкин без
Аны бергәләп үтәрбез,
Явызлыкның ярсу көче,
Караңгылык белән үче
Артыбыздан йөгерсә дә,
Күперләрне себерсә дә...
Үз язмышларыбыздан без
Зәңгәр офыкка китәрбез.
Куучылардан качарга,
Җилдән дә җитез очарга
Булышыр чабыш атлары,
Аларның бар канатлары.
Сөекле ярым – аккошым!
Барлыгым, сулышым, һушым!
Җир һәм күкне тоташтырган
Гаҗәп кояш яши торган
Серле тарафка юл алыйк,
Бер язмыш булып уяныйк!


* * *
Бөек серле хәрәкәттән туган
Бик борынгы чорлар төпкеленнән –
Өлкән агайлардан әмер килде:
Узу кирәк утның үткеленнән.
«Сез ут белән уйнагыз!» – дип алар,
Васыятьләрен әйтеп калдырды.
Ут җылытты безне, ут яшәтте,
Саклап калды тирән тамырны.
Асылмалы биштәр калды безгә
Өлкән агайлардан.
Барлыгы:
Чыныккан чакма корычы,
Сихерләнгән чакма ташы,
Очкын кисәр чакма мамыгы!
Эшлексез һәм ялкау адәм заты
Җиңүченең авыр данын йөртә,
Сугыш чукмары һәм җилкуарлар
Ау мылтыгы белән иңгә төртә.
Болар нинди тормыш алып килер?..
Ә киләчәк ни дип җавап бирер?..
Үзсүзле холыклы, аяусыз
Мохтаҗлык табар ла үз җаен –
Акылга утыртыр, мөгаен,
Хак юлны күрсәтер, мөгаен...


Якутчадан Ленар ШӘЕХ тәрҗемәләре