УЕНЫ-ЧЫНЫ БЕРГӘ

Ркаил ЗӘЙДУЛЛА
Юмор шундый буламы?

Төнге уникедә Марсель Гали чылтырата:
– Син Газинур Моратның юмор дип аталган язмасын укыдыңмы?
– Юк, – дидем мин, уңайсызланып.
– Син бәхетле! – дип кычкырды Баяныч. – Юмор шундый буламы?
– Белмим, – дидем мин, чиктән тыш уңайсызланып.
– Юмор андый булмы-ый, нәданым. Әйт дустыңа, язмасын юмор. Булмы-й! Юмор
язар өчен Җәбраил фәрештәнең маңгайдан үбеп китүе кирәк. Күрәсеңме минем
маңгайны? Ә? Бераз яньчелгән, күрәсеңме, мокытым?
Телефон аша маңгай күренми иде, ләкин мин:
– Бераз сизелә, – дидем.
– Күзеңне ачыбрак кара, купык. Һәм әйт Моратка – юмор язып көчәнмәсен.
– Олыгая бит, бәлки, аның прозага күчеп маташуыдыр...
Телефонда кыска гудоклар ишетелде.
Икенче көнне Язучылар берлегенә килгән Туфан Миңнуллин зарланып торды:
– Төнге бердә Марсель чылтырата. Газинур Моратны юмор язудан тыярга куша.
Югары Советның карары белән... Татар юморы куркыныч астында, дип өркетте.
– Ни дип җавап бирдегез инде?
– Ни диим... Бездә сүз иреге, дидем. Демократия. Трагедияне дә комедия дип
чыгаручылар бар.
– Марсель Галиев Шәймиевнең телефон номерын белмидер?
Туфан Миңнуллинның күзлеге өскә менеп китте.
– Булыр да... Ул бит Фәндәс Сафиуллин Мәскәүдә депутат чакта, аның памушнигы
булып йөргән иде.
– Төннәрнең берендә БМОга чылтыратуы да бар әле, – дидем мин, Газинур өчен
борчылып.
Ә Газинур Морат сәяси темаларга багышланган юмор-сатира әсәрләрен яза торды.
Әле беркөнне берничәсен «Ватаным Татарстан» гәзитенә дә илтеп биргән. Сөенеп
кабул иткәннәр.
Әле ярый корректураны укырга барган. Бакса, юмористик язмаларын сәяси
мәкаләләр басыла торган «Фикер» рубрикасы астына урнаштырганнар...
– Бу бит юмог! – дип шаулаган Газинур. – Шуны да аңламадыгызмы? Татагда
хәзер бөтенләй юмог хисе беткән икән.
Шауларсың да... Газинур юморын җитди кабул иткәннәр! Сөенергә иде югыйсә.
Күпләрнең калын-калын романнарын да җитди кабул итмиләр бездә...
Бик озак баш ваткач, Газинур язмалары өчен «Уены-чыны бергә» дигән рубрика
уйлап тапканнар гәзиттә.


Ләбиб ЛЕРОН
Илһам Шакиров... көй бозучы?

Ике шагыйрь – Газинур Морат белән Ләбиб Лерон – бакчадаш күршеләр. Беркөнне
тирләп-пешеп җир казып матавыкланган Ләбиб янына Газинур килеп:
– Тартырга бир әле, – ди.
– Нәрсә булды? Нишләп кәефең юк? – дип, Ләбиб дустына сигарет суза. Газинур
авызыннан чыккан төтенне өрә дә болай ди:
– Бөтен эшне Илһам Шакиров бозды!
– Аңлатып сөйләле.
– «Татар радиосы»н тыңлап, ял итеп ята идем... Җыр арты җыр сузалар... Бүгенге
«җондызлар» моңланганга кушылып, мин дә җыр сузам. Үзем җырлыйм, үзем:
«Карале, мин дә шәп җырлыйм икән бит!» – дип, татлы хыялларга бирелеп алам...
Әллә киләчәктә сәхнәгә чыгыйм микән, дип планнар кора башладым... Хыялымның
иң югары ноктасына менеп җитеп, сәхнәдә җырлаганымны, халыкның ду китереп кул
чапканын күз алдыма китереп ятканда гына... Илһам абый бөтен көйне бозды, нәгаләт!
– Ничек бозды?
– Ничек, ничек?! Илһам абый «Карурман»ны сузып җибәрде дә бөтен хыялларны
челпәрәмә китерде. Бу «Татар радиосы»н әйтер идем инде! Бүгенге «җондызлар» гына
җитмәгәнме?! Илһам Шакировны да җырлатмасалар...


Тәрәзә
Көз. Әбиләр чуагы. «Салават күпере» журналханәсе.
– Тышта җылы. Бүлмәдә суык, – ди Зиннур Хөснияр, форточкасы ачык тәрәзә
янына елышып. – Әллә тәрәзәне ачарга микән?
1946 елның октябреннән бирле, ягъни якты дөньяга аваз салган көннән алып
суыкның ни икәнен дә белмәгән Мөдәррис Әгъләм:
– «Тәрәзәгезне ачыгыз!» дип, мин сезгә күптән әйттем бит инде, – ди. – Газинур
Моратка багышлап язган шигыремне укымадыгыз мәллә?
Ачыгыз тәрәзәгезне,
Булса тәрәзәгез!..
Тирән мәгънә салып язган шигырьнең ошбу юлларын Газинур Моратка карап
әйткәч, Мөдәррис Әгъләм:
– Хәер, сез язучылар бит әле, укучылар түгел, – ди дә башын кыңгыр салып,
ишеккә таба юнәлә.
– Синең ул шигыреңә ышанып, тәрәзәне ачкан идем, – ди Газинур Морат аның
артыннан, – мин эшкә китүгә, караклар кереп, радиоалгычны һәм шигырь язган вакытта
гына кия торган чалбарны алып чыгып киткәннәр...


Морад ДУСАЙ
Йомгаклау

Язучыларның әдәби ел йомгакларына багышланган җыелышында Газинур Морат,
башта уң ягында утыручы Марсель Галиевкә, аннары сул ягында утыручы Мансур
Вәлиевкә карап ала да, авыз эченнән генә үзалдына:
– Фатих Кәрими белән Фатих Кәримне дә бутаган халык җиде Галиев белән сигез
Вәлиевне киләчәктә ничекләр генә аера алыр икән? – дип әйтеп куя.


Хак нәтиҗә
Язучылар йорты ишегалдындагы «Сарман» кафесы янында бер төркем язучы
тәмәке көйрәтә. Гәп әлеге дә баягы хәмер тирәсендә куера.
– Зоопаркларда, мәсәлән, филгә – аракы, маймылга сыра эчерәләр икән, – ди
Газинур Морат.
– Нигә?!
– Иң акыллы хайваннар коллыкны бик авыр кичерә икән...
– Коллыкта яшәгән халыкның да иң акыллы затлары хәмер эчәргә мәҗбүр, – дип,
үзенчә акыллы нәтиҗә ясап куя Ләис Зөлкарнәй.
– Димәк, үлгәнче коллыкта яшәячәкләр! – ди болар яныннан ашыгып кына үтеп
баручы вегетариан Рәфикъ Юныс.

Шагыйрь һәм прозаик
– Кичә минем бакча өстеннән кыр казлары очып үтте, – дип, горур гына әйтеп куя
шагыйрь Газинур Морат.
– Һ-ә-й, кыр казлары пүчтәк ул, менә минем бакча өстеннән көн саен вертолётта
Президент үзе очып уза, – ди күршедәге «Оптимист» бакчачылык ширкәтендә казынып
ятучы прозаик Вакыйф Нуриев.
Рөстәм Миңнехановның Биектау төбәгендә яшәп яткан чагы инде бу.


Буталыш
Узган гасырның 80 нче еллар башы. Казанның Бауман урамыннан җәт-җәт
кенә атлап барганда... Газинурны берәү җиңеннән эләктереп ала. Борылып караса,
университеттагы хәлфәсе Альберт Яхин икән.
– Син, җегет, нигә бер дә лекциягә йөрмисең? – дип сорый ул, ишетелер-ишетелмәс
тыйнак тавышын күтәрергә тырыша төшеп.
– Мин укып бетердем бит инде, Альберт абый... – ди бу вакытта «Татарстан
яшьләре» редакциясендә эшләп йөрүче Газинур Морат.
– Һ-ә-әй, чукынмыш, алайса Ыркаил булып чыкты инде бу! – ди мөгаллим, ниһаять...
– Дөрестән дә Ркаил Зәйдулла белән мине гомер буе бутадылар, хәзер дә бутыйлар, –
дип аңлата бүген Газинур үзе. – Ркаил дус үзе моңа ничек карыйдыр, ә мин – сөенәм генә!


Биш дурак
Озак кына күрешми торганнан соң, Газинур Ркаил дустының хәл-әхвәлен белешергә
дип, «Идел» журналы редакциясенә сугылып чыгасы итә. Барып керсә, Ркаил бүлмәдә
берүзе тирләп-пешеп нидер язып утыра.
Билгеле инде, бер-берсен сагынышып та өлгергән ике ахири очрашу хөрмәтенә
бераз кәефләнеп алырга уйлый.
– Карале, – ди Ркаил, өстәлдәге мул гына мәҗлес сыена ишарәләп. – Ничек
уйлыйсың, икебезгә генә күңелсезрәк булмасмы соң? Бәлки, безгә, Разил Вәлиев
әйтмешли, өченче дуракны да чакырырга кирәктер?
– Кирәкмәстер, – дип, аңа шундук каршы төшә Газинур. – Без икебез болай да биш
дуракка торабыз ич инде.


Тавыш – табигать бүләге
Көтмәгәндә-уйламаганда Рафаэль Сәхәби белән Ркаил Зәйдулла Газинур Моратның
Матбугат йортындагы эш бүлмәсенә килеп керә. Керә-керешкә үк Ркаил, гадәттәгечә,
вәкарь белән генә:
– Беләсең килсә, безне сиңа бик тә кәттә чит ил машинасында китереп куйдылар, –
дип искәртеп куюны кирәк таба. – Рульдә бер эстрада җырчысы иде, Сәхәбине танып,
үзе туктатып утыртты. Ләкин Сәхәби генә аны танымый булып чыкты.
Шунда Газинур, җырчының аркасыннан кагып:
– Әгәр Ходай Сәхәбигә затлы тавыш бирмәгән булса, ул да кәттә иномаркаларда
гына җилдерер иде, – дип әйтеп куя.
Газинур МОРАТ
Уенчак сүзләр
 Җиңел холыклы сәнгатьнең дә үз тәтәйләр йорты була.
 Исерек сәясәтче аек шагыйрьгә бәрабәр.
 Чиркәүләрне татар каберташлары да күтәрешеп тора.
 Салкын сугышта кайнар башлар җиңелә.
 Ат сыртын ата сырты белән дә бутыйлар.


Сәхифәне Газинур МОРАТ әзерләде.

Реклама