КҮҢЕЛНЕҢ ҖЕГЕНДӘ МОҢ-МӘКАМ ЯРАЛА

Иман таммас димә
Нинди бизмәннәрдә үлчәдең син
Намусың һәм даның-малыңны?
Үлчәү тәлинкәңнең кайсы басты,
Һәм кайсына суздың кулыңны...
Сиңа вөҗдан сукыр бер тиенме,
Байлык-маяң – килер көнеңә?
Ата малы – бала даны, диеп,
Хөкем чыгардыңмы денеңә?
Катыйль булдың, татар, үз-үзеңә,
Күндәм тезләндең бит тезеңә!
Еллар аша ничек багарсың син
Телсез «әпә»ләрең күзенә?
Гафу итми тарих сатлыкларны,
Чияләнеп төен төйнәлә.
Җиде түгел – җитмеш буынында
Кара сакал булып сөйрәлә.
Хет бер тамчы иман таммас димә,
Татарлыгың кысып учласаң...
Син халкыңны санга сукмадың, ди,
Әл-Халиктан1 курык ичмасам.

Чорыбызның бөегенә
Чын шагыйрь, Иман биеклегеннән
торып, дәверләр аръягына сүз йомгагын
чөя алган икән, аны дәвер ызаннарында
кузы калган учак көле арасыннан Вакыт
кайтып күтәреп ала да Мәңгелек
бишегенә сала.
Марсель Галиев. «Шигърият рухы»

Минем сүзем – Сиңа хак-бәянең
Киләчәктән бары алхәбәре.
Минем хисем – сүз кодрәтең танып
Табынуның бары беркадәре.
Синең сүзең – балбаллардан башлап,
Хак иманга кадәр китергән юл.
Синең хисең – Чатыр тауның җилен
Бөек симфония иттергән кыл.
Шам кылычтай сизгер тынлы ул кыл –
Мәнсез сүзне телә орынмыйча…
Үчлеләрне үчектерә килдең,
Фикерсездән зекер соранмыйча.
Таш атканга, аш та, таш та түгел,
Каләм белән бәрдең, сын катарлык.
Син бер адым алдан әйтәсең гел –
Әүлиялек көчең шаккатарлык.
«Атилланың горур оныклары –
Татарларым», диеп язган каләм,
Тел рухына Милләт рухын баглап,
Килер буыннарга илтә сәлам.
Саф «Догалы еллар» аятеннән
Күпме бөекләрнең рухы шаттыр.
Башкаларны күккә чөя-чөя,
Үзең онытылдың, дию хактыр.
Синең исем чорлар аша калкыр,
Сүз-сүрәңнән балкыр милләт йөзе.
Синең сүзең – гасырларны кичеп,
Көчен җуймас Пәйгамбәрләр сүзе.


Юлчылык
Шагыйрь Рәмис Аймәткә
Ерак сәфәр безне якынайтты,
Дуслаштырды шигъри юлчылык –
Төрки дуслар дәшкән зур мәҗлескә
Ике шагыйрь киттек юл чыгып.
Казакъ даласында казандык без
Иман биеклеген яңадан.
Балбал ташлар җиргә ныграк иңде
Без китергән сәлам-догадан.
Синең янда насыйп булды миңа
Дан-хөрмәтнең бер уч җылысы.
Чиккән калфак, болгар читегемә
Баш иделәр кече-олысы.
Уздык икәү хисләр алкышында
«Ефәк юлы»дигән келәмнән.
Әхмәт Ясәвинең төрбәсенә
«Тимерказык» бакты галәмнән...
Төркестанның шигъри мәйданында
Шагыйрь дуслар алды уратып.
Очкын булып тамды татар сүзе,
Кардәшлекне канда уйнатып.
Көнчыгышның гамен сискәндереп,
Яңгырады татар шигыре.
Төрки тамырларга куәт бирде
Яңа буын татар шагыйре.
«Татар түгел – бары татар гына!»
Шушы сүздә мең-мең хаклык бар.
Шигъри түгел, төрки мәйданында
Өмет баглый безгә халыклар.


Бу мин!
Күңелне кузгатты иртәнге шау кояш,
Талчыккан канатлар җанлана иңемдә.
Кемгәдер – бигайбә! Тик гафу сорамыйм...
Үземә хыянәт италмыйм бүгенгә.
Ымсынам кабаттан күкләрне кочарга,
Дәртем дә, дәрман да бу юлга җитәрлек.
Күңелнең җегендә моң-мәкам ярала –
Юл чыгар алдыннан догалык итәрлек.
Бу очыш соңгысы булса да үкенмим,
Гарешкә төбәлдем: «Мең шөкер! Мең рәхмәт!»
Кисәтеп, өн килде: «Канатың көймәсен!
Кыйблаңны үзгәртмә, килсә дә кыямәт».
Канатлар, киерелеп, җил көчен сынады,
Бирелгән карардан ваз кичү икеле.
Мин, янып төшсәм дә, бәхетле китәрмен,
Очышта җан биргән чал бөркет шикелле.


Мамыксыз заман
Каз өмәсе якынлашса,
Күңел никтер боега.
Почмакка өйгән мендәрләр
Рәнҗегән күк тоела.
Искә төшә каенанамның
Бастырганы мендәргә,
Баллы-майлы фатихасын
Юллап килер көннәргә.
Бәби мендәре китерде –
Оныкларына бүләк.
Бисмиллалы булсыннар дип,
Изге теләкләр теләп.
Уйлыйм-уйланам да шулай,
Сызлана бәгырькәем.
Әй мендәрем, мендәр генәм,
Бетте шул кадеркәең.
Ясалма түшәк-ястыкта
Яссыланды күңелләр.
Гадәтләр яши-яшәвен,
Тик самими түгелләр.
Халкымның күңел бизәге –
Чигүле мендәр тышы –
Музейханәләрдә генә
Дан-дәрәҗә тотышы.
Хәтер сандыгын тузгыттык,
Саналмыйк дип зәвыксыз.
Әллә шуңа күңелләр дә
Шырпылымы – мамыксыз.
Алыштырдык бәз сүрүне,
Заманадан калмаска.
Ясалма түшәктә шыткан
Буын килде алмашка.
Әй мендәрем-мендәркәем,
Кузгаттың күңелемне,
Искә төшердең минем дә
Мәңгелек түгелемне.
Каурыйларга җан кермәс ул,
Канат кушып утырып.
Куйыйм булачак оныкка
Мамык мендәр тутырып.


Алтыным
Яшьлеккә бит ялгышулар килешә:
Мин алтынны тиңләгәнмен көмешкә.
Син – өлешкә чыккан диеп, көмешем,
Үзем язган язмыш белән килештем.
Хаталандым, үз-үземнән алдандым,
Ялгышуым яши-яши аңладым.
Кичер мине, сиңа бераз кичектем,
Ярый әле, ярый, соңга калмадым.
Ул югалган еллар өчен үч итеп,
Яшим, димим, үземне яшь хис итеп,
Юк, сагынмыйм тәүге гашыйк чагымны –
Көзге учак дөрли-дөрли кабынды.
Авыз иттек соң өлгергән алмадан,
Гашыйк булдык бер-беребезгә яңадан.
Хак бәяне бирде бүген акылым:
Көмеш түгел, син минем саф алтыным!

Реклама