Логотип Казан Утлары
Публицистика

Алтын Урда цивилизациясе һәм аның мирасы

XII гасыр ахырында – XIII гасырның беренче унъеллыкларында Бөек далада яшәгән күпсанлы төрки-монгол кабиләләре Чыңгыз хан (1155/1162 – 1227) хакимияте астында бердәм дәүләткә берләштерелә[1]. Соңрак Чыңгызыйларның һәм аларның гаскәр башлыкларының күп кенә яулары нәтиҗәсендә кешелек тарихында күләме буенча аңарчы тиңе булмаган зур империя (40 млн кв. км чамасы) барлыкка килә[2]. 1250–1260 елларда ул барлыгы 160 миллионлап кеше яшәгән Үзәк, Урта һәм Алгы Азия, Кавказ арты, Палестинага кадәр Якын Көнчыгышны, шулай ук Көнчыгыш Европаның зур өлешен колачлый.

750 ел элек, 1269 елда, Чыңгыз хан варислары – Җүчи, Чагатай һәм Һулагу Олыслары ханнары үз-үзен империянең Бөек ханы дип игълан иткән Хубилайны танудан баш тартып, үз биләмәләренең чикләрен билгелиләр, гаять зур бердәм дәүләтнең яшәешенә нокта куеп, аның таркалуын рәсмиләштерәләр[3]. Территориясе буенча иң зурысы Җүчи Олысы була (10 млн кв. км тирәсе), аны Монгол империясенең куәте сакланган төп этносәяси варисы, скифлар-саклар империясе заманыннан алып исәпләгәндә, бөек дала империяләренең соңгысы дип атарга мөмкин[4]. Әлеге дәүләт җәмәгатьчелек хәтеренә төрле милли һәм тарихи традицияләрдә кабул ителгән Җүчи Олысы яки Олуг Олыс, Дәште Кыпчак яки Комания иле, Бәркә Олысы яки Мәмләкәте Үзбәк (Үзбәк дәүләте), Татарлар державасы яки Бөек Татария һәм, ниһаять, Урда яки Алтын Урда атамалары белән кереп кала. XVI гасыр уртасына нисбәтле Казан елъязмачысы әсәре тәэсирендә соңгысы фәндә һәм публицистикада аеруча киң таралыш ала, ул әлеге илнең бөеклеген һәм куәтен тулырак яктырта.

Монгол империясе кебек үк, Алтын Урда да, һичшиксез, хәрби экспансия нигезендә төзелә. Ташкын сыман ябырылган яулар, монгол-татарлар тарафыннан күп кенә илләрнең һәм халыкларның буйсындырылуы нәтиҗәсендә бик күп кешеләр – яугирләр һәм тыныч тормышлы халык кырыла, исән калганнар газапларга дучар ителә. Күп кенә шәһәрләр (Урта Азия, Кавказ һәм Көнчыгыш Европадагы кайбер шәһәрләрне генә искә алам, ягъни: Бохара, Сәмәрканд, Харәзем башкаласы Үргәнеч, Хаҗәнт, Гүргәнеч, Дәрбәнт, Самцхе, Эрзурум, Идел Болгары башкаласы Биләр, Болгар, Суар, Җүкәтау, Рязань, Владимир, Киев, Люблин, Краков), кирмәннәр һәм торак пунктлар җимертелә, яндырыла. Әмма, кытай ораторы Лу Цзя (б.э.к. III-II гасырлар), шулай ук Чыңгыз ханның киңәшчесе Елюй Чуцай (1189-1243) сүзләре белән әйткәндә, «атка атланып, империя яулап булса да, ат өстендә генә утырып идарә итү мөмкин түгел». Империяләр көч кулланып кына, озак яши алмый, тиз таркала. Алтын Урда яшәешенең фәкать корал көченә буйсындырылганнарның каршылыгын һәм ризасызлыгын рәхимсез рәвештә бастыруга, аларның яулардан соң көчсезләнүенә, җәза чараларының кабатлануыннан һәм һәлакәткә дучар булу ихтималыннан куркуларына нигезләнүе шикле (хәер, Алтын Урданың монгол-татарлардан мирас ителгән хәрби куәте чыннан да гаять зур була һәм мистик дәрәҗәдә курку сеңдерә, буйсынмаучыларга карата чаралар яшен тизлегендә диярлек һәм котылгысыз хәлдә гамәлгә ашырыла). Кагыйдә буларак, яулау һәм буйсындыруга караганда, империяләрнең барлыкка килү һәм яшәеш процессы күпкә катлаулырак. Алар берләшү, ягъни билгеле бер үзара ризалык җирлегендә мәҗбүрләү һәм тормыш рәхәтлекләре кушылмасы нигезендә төзеләләр. Җәмгыять өчен файдалы, тәртип, икътисад, мәдәният үсеше һәм башкалар өчен гарант булган очракта гына империячел дәүләт тотрыклылана. Нәкъ менә Алтын Урданың оешуы, аерым алганда, Үзәк Евразиядә һәм Көнчыгыш Европада күпкә ныклырак һәм тотрыклырак сәяси вазгыять урнашуга китерә. Яуланып, башта Монгол империясе, аннары Җүчи Олысы составына кергән халыклар һәм дәүләтләрнең күпчелеге элек даими кабатланган үзара низаглар һәм ызгышлар, эчке һәм тышкы бәрелешләр шартларында яшиләр. Алар арасында еш кына канкойгыч сугышлар кабына, шул сугышлар вакытында шәһәрләр җимерелә, торулыклар бушап кала. Чыңгызыйлар – Җүчиләр империясе составына кертелү элеккеге тотрыксызлыктан һәм таркаулыктан кискен аермалы чагыштырмача ныклы дәүләт тәртибе урнашуын тәэмин итә. Сугышлар, үзара низаглар һәм эчке каршылыклар нәтиҗәсендә көчсезләнгән күршеләре арасында Алтын Урда чыннан да гаҗәеп «тотрыклылык утравы» буларак таныла.

Монгол-татарлар үзәкләшкән хакимият идеясен алып киләләр, Дәште Кыпчакның аңарчы зәгыйфь дәрәҗәдә оешкан дала кабиләләрен берләштерәләр[5]. Көнбатыштагы яулардан җиңеп кайткан Бату, иярдән тәхеткә күчеп утырып, гаскәр башлыгыннан дәүләт төзүчегә әверелә (аның беренче башкаласы-резиденциясе хәзерге Татарстан территориясендәге Болгар шәһәрендә урнаша). Ул һәм Җүчи Олысының аннан соңгы идарәчеләре ил белән идарә итүнең төзек, катлаулы тармакланган, әмма шактый тотрыклы системасын төзиләр. Элеккеге кыпчак «кыргый даласы»нда хөкем сөргән кабиләара низагларга һәм дошманлыкка алмашка халык төгәл унлыкларга бүленгән олыслардан гыйбарәт төзек һәм ныклы дәүләт системасы килә. Алай гына да түгел, төбәктә чын социаль революция гамәлгә ашырыла, ягъни ыруг-кабилә мөнәсәбәтләрен шартлы (сөйургал) һәм шартлар белән чикләнмәгән (тархан) ярлыкаш мөнәсәбәтләренә нигезләнгән хәрби-феодаль тәртипләр (строй) алыштыра. Нәтиҗәле дәүләт механизмы төзелә. XIII гасырның икенче яртысыннан алдагы йөз ел дәвамында диярлек сугыш хәрәкәтләре, элеккеге кыпчак югары катлавының юк ителүе яки хакимияттән читләштерелүе аркасында туган буталчыклык урынын «куәтле дәүләттә чагыштырмача тыныч, тотрыклы тормыш били»[6]. XIV гасырның икенче яртысына кадәр Алтын Урданың эчке өлкәләрендәге шәһәрләренең кирмән диварлары һәм башка ныгытмалары булмавы да илдә хөкем сөргән иминлек һәм куркынычсызлык дәрәҗәсен күрсәтә.

Элеккеге төрки кабиләләр берлекләре таркатыла һәм Җүчи Олысының хәрби-административ һәм клан (ыруг) структурасына кертелә, аларның аксөякләре өлешчә юк ителә, өлешчә яңа аристократия составына кушыла. Җүчиләр хөкүмәте, салымнар җыюны һәм хәрби мобилизацияне уңайлаштыру мәнфәгатьләрен күздә тотып һәм халыкның үз ирке белән олыслар арасында күчешен тыеп, үзенчәлекле «крепостнойлык хокукы» урнаштыра. Элек төрле этносәяси берләшмәләргә таркалган кардәш төрки кабиләләр беренче тапкыр гомуми территориаль-сәяси пространствода туплана. Дәүләт чикләренең һәм кабиләара киртәләрнең юкка чыгуы, низагларның бетерелүе һәм сәяси бердәмлек аларның үзара якынаюына этәргеч бирә, таркау төрки кабиләләрнең бердәм халыклар булып оешуы өчен алшартлар тудырып, мөһим этник процессларга юл ача. Нәтиҗәдә Алтын Урда Евразиянең хәзерге күп кенә төрки халыклары өчен «этник бишек»кә әверелә, чөнки аларның килеп чыгышы процесслары «әлеге дәүләтнең төрле провинцияләрендә яшәгән халыклар нигезендә бара»[7].

«Татарлар» этнонимы белән аталган хәзерге субэтник бергәлекләрнең (Идел-Урал, Кырым, Себер татарлары һ.б.) килеп чыгышы да күп кенә очракларда нәкъ менә Җүчи Олысында башлангыч ала. Хәзерге вакытта ике милләткә (кырымтатар һәм татар) һәм ике этник төркемгә (буджак һәм Литва татарлары) карата кулланылучы әлеге атама нәкъ менә Алтын Урда чорында киң таныла. Үзәк Азиянең көнчыгышында яшәгән кабиләләрнең берсе (соңрак – кабиләләр берлеге) исеме буларак, ул татар-монгол яуларына кадәр бик күп еллар элек Шәрекътә еш кына Үзәк Азия халыклары җыелмасын, шул исәптән монголларны атау өчен кулланыла. Шуңа күрә урта гасырлар чыганакларының күпчелегендә этник яктан чуар монгол гаскәрләре «монголлар» буларак түгел, «монгол-татарлар» яки «татарлар» буларак искә алына. Алтын Урданың күп кенә төрки халыклары, тарихта мәгълүм традиция буенча илбасар халык исемен кабул итеп, шул ук вакытта үзләренең кабилә атамаларын да кулланып, үзләрен «татарлар» дип атый башлыйлар.

Шулай итеп, Алтын Урда дәверендә бер үк вакытта этноним, политоним, соционим сыйфатында кулланылган «татарлар» төшенчәсе беренче тапкыр этник җәһәттә туплау мәгънәсенә ия булган. Дәүләтнең төп үзәге булган көнбатыш өлешендә (аны еш кына «Ак Урда» дип атыйлар) төркиләрнең бердәм татар бергәлегенә берләшүе башланган. Җүчи Олысы таркалуы аркасында бердәм татар халкы формалашу тукталып торган. Соңрак Әстерхан, Казан, Касыйм, Кырым һәм Себер ханлыкларында, өлешчә Нугай Урдасында, хәзерге Румыния, Польша, Литва һәм Белоруссия территориясендә аның нигезендә үзләренең этник бөтенлеген яхшы аңлаган локаль татар этник бергәлекләре (Әстерхан, Казан, Касыйм, Кырым, Себер татарлары, татар-мишәрләр, Добруджа һәм Польша-Литва татарлары һ.б.) оеша башлый. Төрле төбәкләрдәге татарларның этник тарихы процесслары Россия һәм башка дәүләтләр кысаларында дәвам итә.

Шул ук вакытта «Алтын Урданыкы» һәм «татарныкы» төшенчәләре арасында абсолют тиңдәшлек билгесе кую дөрес түгел. Хәзерге татар һәм кырымтатар милләтләреннән тыш, Россиядә һәм совет дәвереннән соңгы чордагы киңлекләрдә яшәүче төрки халыкларның күпчелеген Алтын Урданың этносәяси варислары дип исәпләү зарур, чөнки аларның килеп чыгышы һәм милли дәүләтчелек тамырлары шул дәүләткә барып тоташа. Соңгы елларда Үзәк Азия республикаларында, алар территорияләрендәге халыклар, дәүләтчелек барлыкка килүе һәм үсеше тарихында мөһим чор буларак, Алтын Урданы өйрәнүгә зур игътибар юнәлтелүе әлеге фикер файдасына сөйли. Аерым алганда, географик җәһәттә Алтын Урданың өчтән бер өлеше чамасы хәзерге Казакъстан Республикасы территориясенә туры килүеннән чыгып, казакъ галимнәре казакъ халкы һәм аның дәүләтчелеге килеп чыгышы мәсьәләсендә яңача караш тәкъдим итәләр. Шуның буенча фикер йөрткәндә, Казакъстан турыдантуры Алтын Урда варисы булып тора, Алтын Урданың тарихы исә, элек исәпләнгәнчә казакълар өчен «тышкы» тарих кына булмыйча, аларның милли тарихының бер өлешен тәшкил итә8 . Әлеге караш Казакъстанның югары сәяси даирәләрендә дә яклау таба. Ләкин мин үз фикеремне генә ассызыклыйм: Алтын Урда – күп кенә төрки (һәм төрки булмаган) халыкларның уртак тарихи казанышы.

Гаять зур территорияләрнең Җүчиләр империясе составында берләшүе, алар арасындагы чикләрнең һәм таможня киртәләренең юкка чыгуы, уңай сәяси һәм этник нәтиҗәләргә китерү белән бергә, элеккегә караганда күпкә киңрәк күләмдә чиксез зур матди ресурсларга үтеп керү һәм аларны ишәйтү мөмкинлеге биргән бердәм икътисади мәйдан оешуга алшартлар тудыра. Аерым алганда, Алтын Урдада үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы төрлелеге шартларында төрле табигый зоналарда (көньякта чүлләр һәм ярымчүлләр, төньякта далалар һәм урман-далалар, киң яфраклы урманнар, Себер тайгасы, шулай ук Кырымда һәм Кавказда субтропиклар) яшәгән һәм төрле хуҗалык-мәдәният типларына караган күпсанлы кешеләр төркемнәренең бер үк социаль-сәяси система кысаларында берләшүе аеруча зур әһәмияткә ия була. Алтын Урда территориясенең төп өлешен, үзәген далалар тәшкил итә; далаларда яшәгән халык элеккечә үк күчмә һәм ярымкүчмә тормыш алып бара, җәйләрдә көньяктан төньякка, кышларда киресенчә юнәлештә күченеп гомер кичерә. Шул ук вакытта Алтын Урданың үзәктән читтәге территорияләрендә һәм аңа бәйле җирләрдә (Харәзем, Төньяк Кавказ, Идел Болгары, Кырым һәм рус кенәзлекләре) традицион рәвештә хуҗалык нигезен утрак игенчелек, бакчачылык һәм аранлы-көтүле терлекчелек тәшкил итә. Халыкның хуҗалык шөгыльләре арасында чолыкчылык, балыкчылык һәм сунарчылык зур роль уйный. Алтын Урда икътисады күп укладлы рәвеш ала һәм, ахыр чиктә, болар барысы да территорияләр арасында, бигрәк тә дәүләтнең үзәк төбәге булган Идел буенда үзара алыш-бирешнең аңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә интенсивлашуына китерә. Җүчи Олысы хакимлегендәге җирләрдә глобаль дәрәҗәдә гомуми акча әйләнеше системасын булдыру икътисади киңлекнең бердәмлеген саклауда һәм ныгытуда гаять зур әһәмияткә ия була, чөнки Урда составына кертелгән күп кенә территорияләрнең үзләрендә элек алга киткән акча сугу традицияләре күзәтелми. Илнең төбәкләрдәге акча сугу үзәкләреннән торган акча системасы торган саен ныграк бердәйләштерелә бара. Берничә акча реформасы барышында ул тәртипкә салына, бердәм төзек структура хәленә китерелә9

Халыкара сәүдә үсешендә Алтын Урда тагын да мөһимрәк роль уйный. Географик яктан гаҗәеп уңайлы урын биләве аркасында ул трансконтиненталь кәрван юллары кисешкән үзәккә әверелә. Бөек ефәк юлының төньяк тармагы әлеге юлларның иң әһәмиятлесе була, ул Кытайда башланып, Көнчыгыш Төркестан, Җидесу өлкәсе, Харәзем аша Идел буена, аннан Үзәк Европага сузыла. Урта һәм Якын Көнчыгышта барган сугышлар, хөкем сөргән тотрыксызлык шартларында отышлы билгеләнгән конъюнктура нәтиҗәсендә Кытайдан килгән товарлар ташкыны (аш тәмләткечләр, мамык, асылташлар, икмәк һәм коллар) Европага нәкъ менә тынычрак вазгыятьле Алтын Урда аша агыла10. Мөселман Шәрыгын Төньяк-Көнчыгыш һәм Төньяк Европа, Балтыйк буе белән бәйләгән Идел буе «Мех юлы» (төньяктан көньякка таба юнәлештә) да әһәмияте ягыннан калышмый. Шулай ук Кара диңгез – Идел (Кара диңгез буен Түбән Идел буе белән бәйләп, Урта Азия аша Кытайга һәм Һиндстанга сузылган) һәм транскавказ (Якын Көнчыгыш Көньяк-Көнчыгыш Европа белән бәйләнгән) юллары да Алтын Урдада башлангыч ала. Нәтиҗәдә Алтын Урданың сәяси һәм икътисади өстенлеге Евразиянең һәрьяклап глобальләшүенә булышлык итә.

Нәкъ менә сәүдә, беренче чиратта тышкы сәүдә, Алтын Урда белән бәйле тагын бер күренекле тарихи феноменга – аның күчмә халыклар иленнән шәһәрләр иленә әверелүенә сәбәпче факторга әверелә. Шәһәр халкының географиясе сәүдәнең әлеге процесстагы ролен аермачык күрсәтә – шәһәр халкы нәкъ менә төньяктан көньякка һәм көнбатыштан көнчыгышка юнәлгән кәрван юллары кисешкән җирләрдә, шул юллар буйлап аеруча тыгыз урнашкан. Урта гасырларга караган язма тарихи чыганаклардагы хәбәрләр һәм карталар буенча, шулай ук археологик тикшеренүләр нәтиҗәсендә Алтын Урда территориясендә 150 ләп шәһәр булуы мәгълүм. Иң эре шәһәрләр исәбенә Россия Федерациясенең хәзерге Әстерхан өлкәсе территориясендә урнашкан Сарай әл-Мәхруса һәм Хаҗитархан, Сарай әл-Җәдид һәм Билҗәмин (Волгоград өлкәсе, РФ), Үкәк (Саратов өлкәсе, РФ), Азак (Ростов өлкәсе, РФ), Болгар (Татарстан, РФ), Маҗар (Ставрополь крае, РФ), Дәрбәнт (Дагстан, РФ), Кырык Йорт һәм Кырым Солхат (Кырым, РФ), Сарайчык, Сыгнак (Казакъстан), Аккирмән (Украина), Үргәнеч (Үзбәкстан) һ.б. кергән. Әлеге исемлектә татар-монгол яулары вакытында яндырылган һәм таланган, таркалу хәленә килгән һәм бушап калган, халкы өлешчә кырып бетерелгән, өлешчә әсирлеккә алынган һәм коллыкка алып кителгән, әмма тиз арада торгызылып, Алтын Урда чорында да яшәүләрен дәвам иткән элеккеге шәһәрләр дә, актив рәвештә илнең төрле өлешләрендә калкып чыккан шәһәрләр дә очрый. Сәүдәдән тыш, шәһәрләрнең барлыкка килүе һәм үсеше буйсындырылган территорияләрне идарә итү өчен терәк пунктлар челтәре булдыру зарурлыгы белән дә бәйле була. Шуңа күрә Алтын Урданың күп кенә шәһәрләре эре административ-территориаль берәмлекләр үзәкләре вазифаларын да башкарганнар. Өстәвенә, ханнар һәм аксөякләрнең югары катлавы, кышлау өчен генә шәһәрләргә барып, вакытларының күп өлешен үзләренең күчмә станнарында уздыруны өстен күрсәләр дә, күпсанлы профессиональ чиновникларның бюрократик аппараты өчен стационар яшәү урыны таләп ителгән. Бәйле җирләрдән кергән бай ресурсларны һәм гаять зур керемнәрне үз кулларында туплаган, дәрәҗәле саналган күчмә тормыш рәвешен саклаган аксөякләрдә дә тора-бара шәһәрләрдәге зиннәтле утрак тормыш уңайлыкларына һәм рәхәтлекләренә омтылыш үсә барган. Алтын Урда хөкемдарларының Бату тарафыннан ук алып барылган һәм XIV гасырның беренче яртысында Үзбәк һәм аның улы Җанибәк ханнар заманында аеруча киң колач җәйгән актив һәм максатчыл юнәлешле шәһәрләр төзү сәясәте нәкъ менә шул факторлар һәм сәбәпләр белән аңлатыла.

Алтын Урданың дәвамлы тарихи үсеш мирасы буларак барлыкка килгән шәһәрләре дә, ханнар әмере буенча тиз арада төзелгәннәре дә берничә дистә ел эчендә үзләренең мәһабәтлеге, зурлыгы һәм төзеклеге белән күрелмәгән үсеш дәрәҗәсенә ирешәләр. Күп кенә халыкларның шәһәрләр төзү традицияләрен үзләштереп, үзләренә сеңдереп, алар тиңдәшсез сыйфатларга һәм үзенчәлекләргә ия булалар, кабатланмас манзаралары белән таң калдыралар. Алтын Урданың төзек, су белән тәэмин ителгән, уңайлы һәм матур биналар, мәчетләр һәм төз, биек манаралар калкып торган, мунчалар һәм каналлар, бакчалар һәм сарайлар тезелеп киткән шәһәрләренең көнкүреше шул заманның югары стандартларына һәм таләпләренә туры килгән. Бу хакта сакланып калган яки археологлар тарафыннан табылган предметлар, шәһәрләрдәге интенсив, бай һәм имин тормышны шаккатып тамаша кылган чит ил сәяхәтчеләренең сокланулы хатирәләре шаһитлек итә. Җүчи Олысының 1240 елларда Бату тарафыннан нигезләнгән икенче (Болгардан соң) башкаласы Сарай әл-Мәхруса кунакларны үзенең мәһабәтлеге һәм зурлыгы белән хәйран калдыра. Урта гасырлар үлчәмнәре буенча ул, хәзергечә әйтсәк, шул дәвердәге Багдад һәм Каһирә, Константинополь һәм Рим белән чагыштырырлык чын мегаполис була: аның мәйданы (бистәләре белән бергә) 36 кв. километрга, халкы (замандашлары бәяләвенчә) 75 мең кешегә җитә. XIV гасырның беренче утызъеллыгында башкала Үзбәк хан идарәсе вакытында төзелгән Сарай әлҖәдидкә күчерелә. Әлеге шәһәр Үзбәк ханның улы Җанибәк хан заманында чәчәк ату чоры кичерә, соңгысы хан сараен (даирәсен) шунда күчерә.

Җүчи Олысында шәһәрләшү нәтиҗәсендә «дәүләтнең аерым төбәкләре эшкәртелгән кыр-басулар белән әйләндереп алынган кечерәк шәһәрчекләрдән, бистәләрдән һәм аксөяк замокларыннан торган, күп чакрымнарга сузылган тулаем утрак торулыкларга әверелә»11. Алтын Урданың үзәк төбәгендә – уңайлы табигать шартлары (уңдырышлы тугай-үзәнлекләр, даладагы терлекчелек мәйданнары, суднолар йөргән һәм төп кәрван юллары кисешкән Түбән Идел буенда Сарай әл-Мәхрусадан Сарай әл-Җәдидкәчә өзлексез сузылган гаять зур шәһәр агломерациясе барлыкка килә. Әлеге өлкәдә, ике Сарайдан тыш, башка шәһәрләр дә – Хаҗитархан, Билҗәмин, Үкән, Гөлстан һәм Сарайчык урнашкан, алар үзләрен камаган дистәләрчә торулыклар белән бергә халык тыгыз утырган игенчелек оазисын хасил иткәннәр. Идел белән Дон елгалары арасында да шундый ук агломерация яшәп килгән.

Корылыклы төбәкләрдә сугару һәм күпсанлы шәһәр халкы өчен үсемлекчелекигенчелек продукциясе (азык-төлек, техник культуралар) җитештерү мәсьәләләрен хәл итү белән бәйле рәвештә бер үк вакытта әйләнә-тирә мохитне үзгәртеп корудан башка әлеге гигант урбанистик организмнар барлыкка килә һәм яши алмас иде. Шәһәрләрне су белән тәэмин итү мәсьәләсе ясалма күлләр-сусаклагычлардан һәм катлаулы гидротехник корылмалардан (буалар, шлюзлар, дамбалар, арыклар, җир астындагы керамик торбалардан корылган суүткәргечләр һәм канализация) гыйбарәт күптармаклы система булдыру юлы белән хәл ителгән. Икенче мәсьәләне чишү өчен «чирәм җирләрне күтәрергә» – игенчелек максатында даланы массачыл колонияләштерергә һәм шәһәрләрне авыл хуҗалыгы торулыклары белән әйләндереп алырга туры килгән. Моның ни рәвешле гамәлгә ашырылуы әлегә җентекләп һәм ахыргача өйрәнелмәгән, әмма проектның колачлары гына да Алтын Урда дәүләтенең югары оештыру потенциалын күрсәтә. Шулай итеп, Алтын Урда империясе яшәеше чорында һәм нәтиҗәсендә, мөгаен, тарихта аңарчы күрелмәгән-күзәтелмәгән цивилизацион үсешүзгәреш булган – халкының күпчелеге күчмә халыклардан торган ил нибары берничә дистә ел дәвамында шәһәр һәм күчмәнлек-игенчелек мәдәниятләрен берләштергән югары дәрәҗәдәге үсешле «оазис»ка әверелгән. Кыска вакыт эчендә далада күп кенә шәһәрләр үсеп чыгу – урта гасырлар тарихында уникаль күренеш12. Ул безгә, кабат искәреп үтик, янә Харәзем, Идел Болгары, Төньяк Кавказ һәм Кырымдагы төрки халыкларның Җүчи Олысы мәдәнияте барлыкка килүгә гаять зур өлеше кертүләре хакында сүз йөртергә мөмкинлек бирә.

Алтын Урда тарихында шәһәрләрнең аеруча зур роль уйнавы, сәүдә-һөнәрчелек һәм сәяси тормыш үзәкләре булу белән бергә, аларның интеллектуаль-рухи тормыш, Алтын Урда мәдәнияте формалашуы һәм үсеше үзәкләренә әверелүеннән дә гыйбарәт. Күчмә халыкларның тиз хәрәкәт итүгә сәләтле булулары сәбәпле, күпсанлы күршеләре белән еш очрашулары нәтиҗәсендә аларның мәдәнияте һәрвакыт ныграк баеган. Монгол-татар яулары һәм Җүчи Олысының барлыкка килүе тагын да киңрәк колачлы мәдәни-тарихи процессларны хәрәкәткә китергән. Империя буларак, Алтын Урда төрле мәдәниятләр вәкилләре яшәгән төбәкләрне бердәм сәяси яссылыкта туплаган, бу исә үзара социаль-сәяси тәҗрибә уртаклашудан һәм сәүдә-хуҗалык элемтәләре ныгудан тыш интенсив мәдәниятара багланышлар үсеше өчен җирлек хасил иткән. Евразиядәге күпсанлы халыкларның һәм кабиләләрнең мәдәни традицияләрен үзенә сеңдереп, Алтын Урда көчле үзенчәлекле феноменга әверелгән яңа мәдәният тудырган! Соңгысы XIII гасырның икенче яртысында, башлыча Көнчыгыш Европадагы җирле (болгар һәм кыпчак) һәм читтән килгән Үзәк Азия (кидан-чжурчжэн һәм татар-уйгыр) традицияләре кушылуы нигезендә формалаша башлаган. Килмешәк илбасарлар буйсындырылган халыклар мәдәниятен кабул иткәннәр, бер үк вакытта аңа үзләренең мирасыннан да өлеш керткәннәр һәм шул рәвешле Шәрекънең борынгы цивилизацияләре (мәсәлән, Кытай һәм Персия) йогынтысын да өстәгәннәр.

Глобаль тарихи үлчәмнәрдән чыгып фикер йөрткәндә, кыска вакытлы – 200 елдан артыграк яшәвенә карамастан, Алтын Урда күренекле эз калдырган. Аның гаять зур территориясе, хәрби куәте, халыкара колачлы киң йогынтысы, көчле дәүләт аппараты, югары үсешкә ирешкән күп укладлы икътисады, бай мәдәнияте булган; ул Евразиянең сәяси, икътисади һәм мәдәни картасына тирән һәм әтрафлы юнәлешле йогынты ясаган. Үзенчәлекле сәяси, хуҗалык, мәдәни, социаль институтлары бердәм комплексының югары дәрәҗәдәге үсеше, вакыт һәм пространство җәһәтендә локальләшкән һәм тотрыклы, бөтенлекле иҗтимагый система буларак, үзенә бер төрле «Алтын Урда цивилизациясе» турында сүз йөртергә җирлек бирә. Алтын Урда составына кергәндә, төрле халыклар үсешнең төрле баскычларын билиләр: бер ишләре ыруг-кабилә мөнәсәбәтләрендә яшәп, натураль хуҗалык алып бара; икенчеләре югары мәдәнияткә ирешә; өченчеләре өчен исә хәтта язу да ят була. Шуңа күрә, яулау һәм көч куллану юлы белән барлыкка килсә дә, киләчәктә Алтын Урда, һичшиксез, гаять мөһим мәгърифәтчел, цивилизацион роль уйный13.

Төрле сәяси, социаль, икътисади һәм табигать-климат белән бәйле сәбәпләр аркасында XV гасырның икенче утызъеллыгында Җүчи Олысы бердәм дәүләт буларак яшәүдән туктый. Яшәеше тукталса да, Алтын Урда эзсез югалмый. Аның чиксез зур мирасы кала. Алтын Урданың таркалуы аның традицияләрен дәвам иткән, үсешләренең башлангыч чорында урта гасырларда хөкем сөргән бөтенлекле конфедерация хасил иткән дәүләтләр «йолдызлыгы» оешуга китерә. Алтын Урда олыслары җирлегендә яңа дәүләт-«йорт»лар – Җүчиләрнең Олы Урда (1441-1502), Кырым (1441-1783), Казан (1445-1556), Касыйм (1445-1681), Төмән/Себер (1446-1598), Әстерхан (1459- 1556), Казах (1469-1718) һәм Үзбәк (1469-1510) ханлыклары, Идегәй варисларының Нугай Урдасы (1480-1613), шулай ук Үзәк Европадан Үзәк Азия һәм Себергә кадәрге территориядә төрле дәрәҗәдә Алтын Урда сәяси системасының, икътисадының һәм мәдәниятенең традицияләрен мирас иткән кечерәк дәүләти берләшмәләр барлыкка килә. Алтын Урданың таркалуы аның этносәяси «бишеге»ндә яралган хәзерге кардәш төрки халыкларның тулы бер «такыя»сы барлыкка килүенә этәрә. Аның аерым «энҗе бөртекләре» тарихын бәян иткәндә без, һичшиксез, бу хакта истә тотарга тиешбез.

 

 

 

 

 


[1] Хамидуллин Б.Л. Чингиз-хан – 850: Книга 1. Казань, 2002.

 

[2] Ускенбай К.З. Восточный Дашт-и Кыпчак в XIII – начале XV века. Проблемы этнополитической истории Улуса Джучи. Казань, 2013.

 

[3] Энхчимэг Ц.Ц. К изучению истории Таласского курултая // Материалы международной научной конференции «Монгольская империя (образование, расцвет, распад)». Улан-Батор, 2004. С. 327–335.

 

[4] История «скифов» глазами современников / Авт.-сост. Б.Л. Хамидуллин. Казань, 2001.

 

[5] Костюков В.П. Были ли Золотая Орда «Кипчакским ханством»? // Тюркологический сборник 2005: Тюркские народы России и Великой степи. М., 2006. С. 199–237.

 

[6] Трепавлов В.В. Степные империи Евразии: монголы и татары. М., 2015.

 

[7] Трепавлов В.В. Золотая Орда и татарские юрты в мировой истории // Золотая Орда в мировой истории. Коллективная монография. Казань, 2016. С. 922–926.