Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЯҢАБАШТАН ЯЗМАС ТӘКЪДИР КАЛӘМЕ

Хөкем
Ярыдагы терек яралгыдай,
туар мөддәт көткән илләр бар.
Татарстан,
сине нинди төстә
күрде икән безнең элгәрләр?
Ничә буын Ил-йорт нигезенә
өсти килгән алтын ниргәсен.
Татарстан,
газиз милләт хакын
даулар өчен иңдең җиргә син.
Фәрештәләр «Амин» пышылдаган,
баба туфрагына иелеп.
Татарстан,
үсә алырсыңмы
ыруг күзаллаган ил булып?
Әманәткә тугры өммәтебез
акылының салган бар көчен.
Татарстан,
куандырсаң иде
дәүләт тоткан кавем варисын.
Ил-ат рухы туры торсын, диеп,
күпме дәвамчылар иң куйган.
Татарстан,
күкләр сынап бага –
син яшәргә хөкем ителгән,
син я-шәр-гә хөкем ителгән!
Зиннур МАНСУРОВ (1949) – Татарстанның халык шагыйре, республикабызның Г.Тукай
исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты; «Кул бирәм», «Җәрәхәтле йөрәк җылырак», «Күңелдә
фидаи яшәсә», «Дөреслек икегә төрләнмәс» һ.б. китаплар авторы. Казанда яши.
4
Бердәнбер
Бәни адәм сайлый алмас ана затын,
сайлап алмый тәнгә иңәр җанын да.
Безнең башка сыймый торган серле хисап
башкарылыр гарше әгъля янында.
Туган илне сайлап алу мөмкин түгел –
шушы хакта элгәрләрең яд кыла.
Ватан хакы җиде баба каны белән
һәрбер терек күзәнәккә языла.
Милләт телен сайлау ирке була алмый,
сине варис санар өммәт бердәнбер.
Саташмагыз, карышмагыз, кизәнмәгез:
ана, ватан, телне Аллаһ биргәндер.
Исәнлек билгесе
Артык төче сүзләр әйтеп,
мактанчыктай кыланмыйм, –
иртә таңнан күзем ачкач,
кат-кат шөкер кылам мин.
Колагыма фәрештәләр
пышылдаша: «Тере син!»
Аек башым салмак кына
инде уйлый төрлесен.
Бәреп керә милләт гаме –
шул иң олы исәбем.
Мәҗрух бәгырь сызлый башлый,
димәк, чынлап исән мин.
Иң газиз гамь
Төрле уйлар өтә башлый кайчак,
үзалдыңа оеп бас кына;
әллә нинди әрсез ыргым белән
бәреп керә алар башыңа.
Дөнья йөге баса – яхшы тоя
мондый хәл-халәттә булганнар...
Үзләренең мөһим икәнлеген
шулай сиздерәме бу гамьнәр?!
Эндәшәсе килә моң-зарларга,
«Беләм инде, – диеп, – сез барын.
Тыкшынмагыз күкләр тыңлаганда
ялварулы хитап сүзләрен!»
Болар миннән дәррәү сорый кебек:
«Ә иң өстә кайсы уй тора?»
Якты башым җиргә орган мәлдә
анысы... йөрәгемдә утыра.
Әлифбалар аерымлыгы
Агу катыш бер сүз адәм затын
авыр хәлгә куя еш кына, –
авызлыгы сына явызлыкның,
башны мәнсез уйлар сара башлый,
дилбегәләр кулдан ычкына.
Саксыз әйткән сүзнең җиле бардыр
безгә килгән бик күп хәвефтә.
Әлмисактан кардәш халыкларга
кинәт дошман булып уйнар өчен
җитә бары дүрт-биш хәреф тә.
З И Н Н У Р М А Н С У Р О В
5
Искергән сәгать ишарәте
Дөнья гаме тагын таудай баса башлый,
төрле уйлар башка килә иртәсен.
Кырыс вакыт янә катгый сорау бирә:
«Киләчәккә нинди кыйммәт илтәсең?..»
Үзе кадәр хаҗәт йөкне тартып барган
елдам бөҗәк очрап куя юлларда.
Үткәннәрнең тәҗел эшен үтәгәндәй,
берсен-берсе ашыктыра еллар да.
Кирәк чакта авырлыкны иңгә алып,
күтәрергә теләмәүләр сагайта.
Күпкә түзгән чылбырына нидер аскач,
җәһәтләнер артка калган сәгать тә.
Акыллылык дәрәҗәсе
Һәр акыллыга йөз ахмак тиеш...
Абдулла Арипов,
Үзбәкстанның халык шагыйре
Шикләндерде шигъри шәрехләвең,
күңелемнән уйлар түгелде.
Зиһенлеләр синең исәпләүдән
бик мул килеп чыга түгелме?
Сыекланып киткән акылына
адәм үзе һаман су куша.
Әлмисактан бирле иләсләнеп
кавем белән кавем сугыша.
Бәндә холкын төрләп бүләр өчен
мөһим түгел катгый үзлек тә.
Сәвәләйгә тартым иләмәннәр
кермимени теге йөзлеккә?!
Вәгазьләсә БМО мөнбәреннән
Хозыр-Ильяс кебек чал кеше,
Җирнең газиз халкын шулай күпләп
кырмас иде ачлык чалгысы.
Кансыз залим канны ешрак түгә,
акыл теше булмый тиранда...
Кырыс хаклык өстә генә ята,
үзе ниһаясез тирән дә.
Кирәгендә йөзләр арасыннан
сыңар аксакал да табылмый.
Үксез телләр үлеп яткан чакта
кардәшемә әйтим тагын ни?
Шагыйрь зурдан кубып гөман кыла,
мондый санның, сизәм, көче юк.
Инде шиккә төштем: берәр вакыт
аңын ачар микән кешелек?!
Сәерсенү
Хакны язып, илгә күпме тәгълим кылды,
тәкать тотты, эчтән зекер әйтеп тә.
Нинди уйлар ташып кайный каләм белән
үз-үзенә кул салучы әдиптә?
Яшәү кайчак сәер инде – шушы хакта
зиһен йөртәм, бер сорауга ун кайтып.
Аһәңсазны ничек шулай озаталар,
ул чыгарган матәм көен уйнатып?!
ЯҢАБАШТАН ЯЗМАС ТӘКЪДИР КАЛӘМЕ
6
...Җавап эзләп, кабат-кабат күккә багам,
төнге яшен тирә-юньне балкытты.
Чынбар өнме, серле төшме: үзе җыйган
хәләл балга батып үлгән... бал корты!..
Кальга
Туган авыл. Зират. Чишмә тавы.
Чүгә төшкән иске йорт тора...
Хәтер кузы инде ничә еллар
ачы-татлы яшем йоттыра.
Күпме илләр гиздем: дөнья белми
шушы мәгарәгә тиң барын.
Аллы-гөлле кәнфит кәгазьләре
бизи аның түрге диварын.
Түшәменә кояш төшмәгәндер,
ә идәне салкын таш иде.
Маһи әбкәй, терек нурга сусап,
тубал белән якты ташыды.
Кәккүк аваз сала сәгать саен,
шөрчек көн-төн җырлый биредә, –
болар ничек җир-су телен аңлап,
гомер итте икән бер өйдә?!
Гөлбәчендә дога кылынганда,
салам түбәсенә бал яуган.
Изге карчык безне, баштан сөеп,
җиргә, денгә, телгә бәйләгән...
Тәпи эзем калган Чишмә тавы
төшкә керә әле хәзер дә.
Әбкәй йорты бер көч җимерә алмас
кальга булып яши хәтердә.
Калкан
Яшьлек дәфтәреннән
Алдан сиздем: миндәй затка
иңмәс җиңел ярату.
Кыйммәт тора насыйп кылган
яр хакына җан ату.
Бериш көнче күбәләкләр,
гайбәт чәйнәп, ду килә;
кайнар башлы, күкрәк кагып,
дәшә төсле дуэльгә.
Мәҗнүн өне ничә тапкыр
«Саклан!» диеп кисәтә...
Кискен хәлдә сүнеп барыр
күзәнәккә көч кайта.
Нахак уклар яуган чакта,
йөрәк ярсып, кан кайный!
Миңа көбә кирәк түгел –
саклый сөю калканы.
Тәкәбберлек
Бәгъзе адәм уңга-сулга авып китә,
кыен чакта түгелгәли кан-яше;
аңын ачып, ният кыла: гомер юлын
чиста биттән дәвам итә, янәсе.
Эзгә кергәч, үҗәт бәндә эчтән сызар,
инде барсын башлый, имеш, яңадан.
Мондый хәлдә, читлектәге җанвар кебек,
тынычлана алмый тора җан һаман.
Үкенүле антлар эчеп юанганда,
Алла колы, аек булып кал әле, –
Вакыт «бис»ка яшәр өчен форсат бирмәс,
яңабаштан язмас тәкъдир каләме.
З И Н Н У Р М А Н С У Р О В
7
Бидгатьлек галәмәте
Иллә кызык заман килде
узындыргыч җен өчен, –
Хактан курка белмәс бәндә
алыштыра... җенесен.
Аны кем дә таный алмас:
әллә хатын, әллә ир?!
Менә шулай «Әннә» сүзе
кирәксезгә әйләнер.
Бәгъзе затлар Хөкемчегә
асылын бозып бармакчы.
Сыза, кешем, ничә гасыр
канга сеңгән бар яхшы.
Шәһвәт колы җанын сатмак –
кичерерме Күк аны?
...Азман тавык чукып ашый
үзе салган күкәйне...
Мәңгелек искәртүе
Кайчак вакыт төссез ага башлый,
серле чоңгылларын ләм баса...
Изрәр йөрәк кинәт дертләп куя –
шомырт чәчәк аткан лабаса!
Еллар көен тоя алмый адәм,
тымык мәгарәдә тын ятып.
Гамьне ямьгә төрә яңа чынлык –
шомырт чәчәк аткан төнләтеп!
Моңсуланып калдым мәңгелекнең
чираттагы сихри таңында;
сискәндерде аның искәртүе –
шомырт чәчәк аткан тагын да!..
Тырнак
«...Тырнакларны, кәгазьгә төреп,
стена җарыгына куйдым».
Габдулла Тукай
Мөнкир сыман, җайсыз сорау бирәм,
(әрсезлекне Аллаһ кичерсен):
«Өчиледә, шагыйрь, тырнагыңны
нинди уйлар белән кистең син?»
Әһле ислам, шәргый йола үтәп,
чистарыну өчен көн сайлар.
Синдәй затка күпме пычрак аткан
тырнагыңа тормас кемсәләр.
Савыктыргыч төртмә сүзләреңне
өммәтеңә ничә кат әйттең!
Ачу килгәч, аңлыйм, зәһәр чәчкән
төркемнәргә тырнак кабарттың.
Андый груһ һаман шүрли булыр
шигъреңдәге утлы күмердән.
Синең йөрәк тә бит, астан тешләп,
тырнак батыруны күп күргән.
...Бисмиллалы хәлдә пакьләнгәнсең,
күңелемне керсез әйлә, дип.
Каршыласын шушы тырнакларың
ахирәттә гөлгә әйләнеп.
ЯҢАБАШТАН ЯЗМАС ТӘКЪДИР КАЛӘМЕ
8
Карт шамакай елый
Ансат түгел гомер буе кызык эзләү,
тормыш мәзәк ясап тормый ялан да.
Сабыр гына уйнап-көлеп гасыр кичкән
карт шамакай үксеп елый яланда.
Акча тапты шаулы чорда шуклык кылып,
эчтән сыктар бәндәләрне елмайтты.
Һәрбер җайсыз кәмит өчен түләү кирәк –
шушы көнгә ул бит ничә ел кайтты!
Ашкын дәрткә бирелүче адәм углы
белә алмас шаяруның чамасын.
Илау салып яшен түгә «көлке шаһы»,
учы белән сыпырып куя чал чәчен.
Бүген аны аңламассың: әллә көлә
шырык-шырык, әллә елый сулкылдап.
Сәвәләйгә ачы сабак мөгаллиме
менә шундый гыйбрәт язган сул куллап.
Мондый затның җитди чагын күреп булмый
ачылганда безгә бары җор яктан.
Каһкаһәле көлүләрнең кайтавазы
күкрәү кебек ишетелә ерактан.
Нигә вөҗдан җанны даим талый икән,
барча халык мәхәббәтен яулап та?!
Сабыр гына уйнап-көлеп гасыр кичкән
карт шамакай үксеп елый аулакта...
Виолончель
Уйга талган килеш сине тыңлыйм,
бәгыремне сәер моң изә.
Гамьле башым кинәт чыңлап куйды –
шаккатыргыч нинди могҗиза!
Чү, теп-тере кеше тавышына
охшап китә кайчак авазың:
ишетелә тансык әйтелешләр,
таныйм инсаннарның аһ-зарын.
Шушы хәлдә бүтән дөнья заты
гүя көйли-көйли эндәшә.
Әллә безгә күкләр тәгълим кыла
җанга аңлаешлы өн аша.
Тәшвишләнәм йөрәк тибешенә
ялганучы сихри дулкыннан.
Меңнәр бергә оран сала кебек
күкрәгеңдә сызлар дүрт кылдан.
Ошбу сергә куәт өсти төсле
адәм тавышыннан көнләвең.
Ничек болай килеп чыккан, диеп
сорау бирим инде кемгә мин?
Хәттин ашып гөман итмим әле,
тормыйм фикер җебен савып та.
...Уйнак малай, әнә, изрәп йоклый
синең моңнар тулы савытта...


Редакциядән:
Бу айда каләмдәшебез үзенең юбилеен билгеләп үтә. Аңа исәнлек-саулык,
иҗат уңышлары телибез.