ВАКЫТСЫЗ ВАКЫТ... (фантастик роман)

«Ерак привал»га килеп җитәргә чама белән ярты чакрымлап калган иде.
Зөфәр шунда гына нык арыганлыгын тойды. Гомумән, ул узарга тиешле
маршрутның иң ерак арасы бу. Дистә чакрым җәяүләү тигез, шома юлдан
барганда да ардыра. Ә урман эченнән, агач-куаклар арасыннан атлау тагын да
кыен. Шуңа күрә ул урманчы өенә тизрәк барып җитәргә дә тамакка капкалап,
ятып ял итәргә хыялланып атлый иде.
Мондагы тирәлекне Зөфәр яхшы күзалласа да, вакыт-вакыт компаска күз
салгалый. Эте Аккүзнең бер ялгыштырмыйча аны гадәтләнгән юнәлештә
алып барасына шикләнмәсә дә, ара-тирә тикшерү комачауламас. Борыны үтә
дә сизгер акыллы хайван. Аңа компас та, карта да кирәк түгел. Аллаһы Тәгалә
кешегә андый сизгерлек бирмәгән шул.
Урманчы өе урнашкан кечерәк аланга чыгарга ун-унбишләп адым калгач,
Аккүз кинәт колакларын шомрайтты. Нигәдер урынында туктап калды да алга
төбәлеп ырылдап куйды. Арыганлык белән Зөфәр аның бу халәтенә артык
игътибар бирмәде. Куып җитте дә узып барышлый йоныннан сыйпап, тыныч
кына: «Ерак калмады, әйдә, Аккүз, алга», – дип әмер бирде. Хуҗасының тыныч
тавышы эткә дә тәэсир итте, әлбәттә. Ул тагын алга юыртты. Тик ике-өч метр
ара уздымы икән, янә туктап ырылдый башлады. Зөфәр шунда гына бераз
исенә килде. Акыллы хайван юкка ырламас. Ниндидер гадәти булмаган нәрсәне
сизгәндер мәхлук. Бу урын юкка гына «Аю алган җир» дип аталмый. Моннан
утыз еллар элек егерь Габделхәйне нәкъ менә шушы урында аю ботарлап
ташлаган. Әллә соң урманчы йортына аюлар хуҗа булып алганмы? Ишеген
җимереп кергән булсалар, алар өйдәге бөтен нәрсәне туздырып бетерәчәк.
Кеше исен яратмый алар. Табигатькә һәрьяклап зыян салучы кешенең иң явыз
дошман булуын тереклек ияләре сизмимени?!
«Тынычлан!» – дип әмер бирде дә тагын бер-ике адым алга атлап, куак
ботакларын аралап, аланга күз салды... Һәм күзалдындагы күренештән, берәр
мизгел ни уйларга белмичә аптырап калды. Урманчы өе аланның капма-каршы
Фәрит ИМАМОВ (1960) – язучы, журналист; «Югалган эзләр», «Дөньяның кеме юк...»,
«Күләгә» исемле китаплар авторы. Түбән Камада яши.
10
ягында – йөз-йөз илле метр арырак урнашкан. Зөфәр хәтта ул якка карамады
да. Аланда бер төркем кешеләр күреп гаҗәпләнде ул. Дистә еллар буена Зөфәр
белән аның аркадашы Камилдән башка сыңар кеше дә аяк басмаган шушы
карурман уртасына каян шулкадәр халык җыелган икән?! Менә тамаша! Аулак
күлгә бака хуҗа, дигәннәре шушы буладыр инде!
Ул бу кешеләрне баштарак геологлар яисә натуралистлар түгелме икән,
дигән иде. Тик уйларыннан кире кайтты. Гадәттә, нинди дә булса туристик
чараны уздыру край башкарма комитеты белән килешенеп башкарыла. Тайга
кадәр тайгага бернинди озатучыларсыз кешеләр төркемен кертеп җибәрмәсләр.
Ә бу кишәрлекләр Зөфәр эшли торган урман хуҗалыгына карый, шулай булгач,
бу хакта иң беренче ул хәбәрдар булырга тиеш иде. Дөрес, бу тирәләр күрше
урманчылык белән чиктәш, «чакырылмаган кунаклар»ның шул тарафтан килеп
чыккан булулары да ихтимал. Тик андагы урманчылар яисә егерьлар, күрәләтә
торып, натуралистларны чит биләмәгә алып килерләр идеме?
Бу уйларыннан ул бик тиз кире кайтты. Барыннан да бигрәк, аландагы
кешеләрнең киемнәре сәер тоелды Зөфәргә. Мондый киемле кешеләрне
кайдадыр күргәне дә бар иде хәтта. Уйлый торгач, исенә төшерде. Егерменче
гасырның иң канлы вакыйгасы – тарихка Бөек Ватан сугышы дип кереп калган
сугыш турындагы киноларда шушындый киемле кешеләрне күргәне бар иде.
Немец солдатлары! Фашистлар! Димәк, болар – кино төшерүче артистлар булып
чыга инде, дип фикер йөртте Зөфәр. Бирегә сугыш турында берәр нәфис фильм
төшерергә килделәрме икән? Тик ни өчен урманчылык җитәкчелеге белән
киңәшләшмәгәннәр? Мондый чаралар вакытында янгын куркынычсызлыгы да
бар бит әле аның. Сугыш турында кинолар төшергәндә, пиротехникасын, тегесен-
монысын кулланмыйча калмыйлардыр. Кем белгән, бәлки, югарыдагылар бу
хакта хәбәрдардыр. Су башыннан болгана, балык башыннан чери, дигән кебек,
вакланып, Зөфәрләр урманчылыгына белдереп торуны кирәк санамаганнардыр.
Үз кулларында лабаса, нәрсә уйлыйлар, шуны кыланалар. Ә берәр гадәттән тыш
хәл килеп чыкса, бөтен гаепне гади урманчыга өеп калдырырга бик оста алар.
Берникадәр шулай торгач, Зөфәр кинәт уйларыннан айнып киткәндәй булды.
Тукта, нишләп, тегеләй түгелме, болай түгелме дип, баш ватып тора соң әле
ул? Иң элек эшнең асылына төшенергә кирәк.
Шуларны уйлагач, аның әле берәр минут элек кенә булган киеренке халәте
су белән юып алгандай юкка чыкты. Ул тынычланып, Аккүзнең башыннан
сыйпады. «Юкка борчыласың, куркырлык бернәрсә дә юк, Аккүз. Аю да, бүре
дә түгел – кешеләр. Артистлар... Киноартистлар булырга тиеш. Әйдә, алга
атла!» – дип сөйләнде. Эт аның нәрсә сөйләгәнен аңламаса да, хуҗасының
үз-үзен тотышыннан, халәтеннән һәм сүзләрнең әйтелешеннән, хәлнең алай
ук начар түгел, хафаланырга урын юклыгын аңлады булса кирәк, уйнаклап
алга ыргылды. Зөфәр дә итәк-чабуларын тарткалап, үзен «кеше кыяфәтенә»
китергәндәй итеп, аның артыннан атлады.
Аккүз аланга атылып чыкты да, «һау-һау»лап өреп, каршы якта түгәрәкләнеп
утырган кешеләр янына чапты. Ләкин шунда көтелмәгән хәл булды. Үзләренә
таба килүче этнең өргән тавышын ишетеп, борылып караган «артистлар»
арасында кинәт паника башланды. Алар утырган урыннарыннан сикереп
тордылар, кычкырыша һәм тәртипсез йөгерешә башладылар, ашыгычлык
белән кайсы абынып егылды, кайсы автоматына тотынды:
– Hund! Hund!1 – дигән авазлар яңгырады.
1 Эт (нем.)
Ф Ә Р И Т И М А М О В
11
Шул ук мизгелдә автоматлардан ата башладылар. Аккүзгә төбәп аталар.
Эт барган шәпкә кызганыч чинап, кинәт югарыга сикерде дә буш капчык
шикелле лыпылдап, җиргә килеп төште һәм хәрәкәтсез калды. Атыш ничек
кинәт башланган булса, шулай ук кинәт тынды. Әлеге хәлдән өнсез калган
Зөфәр баруыннан туктады. Аннан соң үзе дә сизмәстән:
– Сез нәрсә, вәхшиләр?! Этемне харап иттегез бит. Чын корал белән?..
Шулай ярыймыни?! – дип кычкырып сөйләнә-сөйләнә, Аккүз гәүдәсе яткан
тарафка ташланды.
Зөфәрне әле яңарак күреп алган «артист»лар автоматларын аның ягына
бордылар. Арадан берсе:
– Partisan! Russische рartisanen!2 – дип сөрән салды.
Икенчесе төбәп-нитеп тормыйча, автоматын тырылдатты. Бер пуля
Зөфәрнең колак яныннан ук сызгырып үтте. Бер-икесе янәшәдәге куакка туры
килде, аның берничә ботагы сынып төште.
Күрче, автоматлары чын патроннар белән корылган түгелме? Болар белән
шаярырга ярамый. Артистларга чын патрон бирергә кемнең башына килде икән?!
Аккүзне харап иттеләр бит болар, дигән уйлар йөгереп узды аның башыннан.
Ул эте янына килеп тезләнде дә ау мылтыгын янәшәгә куйды. Аккүзнең
гәүдәсе автомат ядрәләре белән тишкәләнеп беткән, яраларыннан кан саркый.
Бу хәлне күреп, Зөфәрнең күзләреннән кайнар яшьләр тамды. «Вәхшиләр,
кансызлар!» – дип пышылдады ул, тешләрен кысып. Аның күңелендә кемнәр
икәне билгесез әнә шул бәндәләргә карата чиксез нәфрәт хисе туып өлгергән
иде инде.
Тынлыкны бозып, янә автомат тырылдап алды. Зөфәрнең янәшәсендә генә
диярлек җиргә берничә пуля килеп кадалды. Ул урыннарда дымлы җирдән
пармы, төтенме күтәрелде. Аның борынына әчкелтем дары исе килеп бәрелде.
– Рус, сдавайся! Hände oben! Руки верх!
Сүзләрнең ят телдәгеләрен ул аңламады, әлбәттә. Ә менә көчле акцент
белән ватып-сындырып әйтелгән русча әмергә буйсынмыйча булдыра алмады.
Чыннан да, болар белән шаяру урынсыз. Хәзер инде кирегә дә юл юк. Урман
– чытырман, качсам – тоттырмам, дияр иде, йөгереп тота алмасалар да, аркага
пуля җибәрүләре бик ихтимал. Ул качарга маташу урынсыз икәнен аңлап, ике
кулын да югары күтәреп, урыннан торды.
– Schritt zur Seite! Шагай в сторону! – дип әмер бирде тагын шул ук
тәрҗемәче, русчаны ватып-җимереп.
Зөфәр бер адым читкә атлады. Тегеләр төркеменнән ике бәндә аерылып, бу
якка килә башлады. Берсе автоматын Зөфәргә төбәп торды, икенчесе иелеп,
җирдә яткан мылтыкны алды.
– Gutes Gewehr!3 – диде ул, коралны әйләндереп карый-карый. Аннан соң
мылтык түтәсе белән Зөфәрнең касыгына нык кына төртеп алды. – Тreten!
Schnell!4
Аны эткәли-төрткәли урманчы өенә таба алып киттеләр. Шул йөз-йөз илле
метр араны узганда да, тагын берничә мәртәбә аркасын приклад белән төеп:
«Bewege sich das volle Schwein!»5 – дип сөйләнде саклап озатучы. Зөфәр ул
сүзләрнең мәгънәсен белмәсә дә, мактау сүзләре булмавын яхшы аңлады.
Аландагы атышу тавышын ишетеп булса кирәк, өй ишегеннән, коралларын
2 Партизан! Рус партизаны! (нем.)
3 Яхшы винтовка! (нем.)
4 Әйдә, атла! Тизрәк! (нем.)
5 Атла, ялкау дуңгыз! (нем.)
ВАКЫТСЫЗ ВАКЫТ...
12
әзер тотып, тагын ике-өч кеше чыгып басты. Киемнәренә һәм погоннарына
караганда, болары офицерлар булса кирәк. Иң югары дәрәҗәдәгесенең кулында
пистолет.
Конвой Зөфәрне шулар каршына китереп бастырды да, солдатларның
берсе хәрбиләрчә кимәленә туры китереп, доклад ясады. Зөфәрнең иңеннән
салдырып алган кыр сумкасын – планшетны офицерга сузды.
Ул арада тирә-яктан солдатлар җыйналып, ярым түгәрәк ясап, әйләндереп
алдылар. Кызыксынулары һәрберсенең йөзенә чыккан. «О-о, партизанен,
партизанен», – дигән тавышлар ишетелде.
Өлкән офицер үтә дә кызыксыну белән, бик җентекләп Зөфәрне баштанаяк
күзәтеп чыкты. Бигрәк тә урманчы киеменең петлицаларындагы билгеләрен
һәм хәрбиләрнекенә охшаган фуражкасындагы кокардасын җентекләп карады.
Шулардан дәрәҗәсен чамаларга тырышты, күрәсең.
– Гут, гут, – дип сөйләнде ул, канәгать калып.
Бу сүзләрнең немецчадан күчерелгәндә «яхшы» дигән мәгънәне аңлатканын
Зөфәр шунда ук чамалады. Кайсыдыр кинода ишеткәне бар иде.
Аннан соң офицер җыелган солдатларга карап: «Divergieren!»6 – дип
кычкырды да, «Фельдфебель Шульц» дип эндәшеп, бер солдатны чакырып
алды. Аңа бик төксе кыяфәттә ниндидер күрсәтмәләр бирде, ачуланып та алды
булса кирәк. Төрле тарафка бармак белән төртеп күрсәтүеннән, бөтен якка да
ныклы сак куярга әмер бирүен чамалау өчен немец телен белү кирәк түгел.
Шульц аны үрә катып, бик буйсынучан кыяфәттә тыңлап торды. Аннан соң
үкчәсен үкчәгә бәреп: «Яволь, гер гауптштурмфюрер!» – дип кычкырды да,
кырт борылып, кемнәргәдер исемнәре белән эндәшеп, әмерне җиренә җиткереп
үтәргә солдатлар ягына чапты. Дисциплина ягы нык күренә монда, дип үзенчә
нәтиҗә ясады Зөфәр, нинди хәлгә тарыганын әлегечә төшенеп җитә алмыйча.
Офицер кырт борылып, урманчы өенең ишеген ачты да эчкә үтте. Зөфәрне
озата килгән конвоир, аңа да өйгә керергә кушып, үз телендә нидер әйтте, сүзе
үтемлерәк булсын өчен, мылтык түтәсе белән янә бер тапкыр нык кына итеп
төртте. Алар эчкә үттеләр.
* * *
Монда әлеге «чакырылмаган кунаклар» беренче көннәрен генә түгел,
ахрысы, ныклап хуҗа булып өлгергәннәре күренеп тора. Урындык хезмәтен
үтәүче агач түмәрләре берничәгә арткан. Өстәл өстенә карта җәеп салганнар.
Бер почмакта ниндидер биш-алты әрҗә. Киштәгә консерв банкалары тезеп
куелган. Сәкегә солдат плащ-палаткасы җәелгән.
«Гауптштурмфюрер» дигән офицердан башка өй эченә тагын ике кеше
керде. Аларның берсе тәрҗемәче икәнен шунда ук төшенде Зөфәр. Аңа офицер
вакыт-вакыт «Хартман» дип эндәшә, исеме шулай, күрәсең. Ә икенчесе
офицерның урынбасары кебек кеше иде булса кирәк. Ул сораулар бирмәде,
тыңлап кына утырды. Дөрес, вакыт-вакыт офицерның колагына иелеп,
нәрсәдер әйткәләде. Ә «гауптштурмфюрер» дигәне бик төпченеп сорау алды.
Аның беренче соравын тылмач:
– Син кем? Каян килеп чыктың монда? – дип тәрҗемә итте.
Зөфәр алдашып торуны кирәк санамады. Хәер, нәрсәгә ялганлап торырга?
Алай-болай кыңгыр эшләре юк, караклык белән шөгыльләнми, җинаять
кылмаган, кеше үтермәгән. Шуңа күрә сорауга чатнатып җавап бирде:
6 Таралышыгыз! (нем.)
Ф Ә Р И Т И М А М О В
13
– Зөфәр – мин. Зиннуров Зөфәр! Урманчы. Моннан кырык чакрымлап
ераклыктагы Күчкән Сала авылыннан килдем...
Тылмач ул әйткәннәрне алманчага тәрҗемә итеп биргәч, офицер тагын аның
ягына борылды. Зөфәрнең сүзләренә ышанмаганлыгы карашыннан ук сизелеп
тора. Алга таба биргән сораулары урманчыны бөтенләй гаҗәпкә калдырды.
– Урманда партизаннар күпме?..
Менә сиңа тамаша! Партизан, ди! Егерме беренче гасырда яшиләр түгелме
соң? Узган гасырда булган сугыштан соң йөз елга якын вакыт узган. Дөрес,
бу урыннарда Бөек Ватан сугышы чорында партизаннар хәрәкәте булган.
Монысын Зөфәр тәгаен белә.
– Бернинди партизан отрядлары да юк монда. Мин унбиш ел урманчы булып
эшлим. Партизаннар турында ишеткәнем юк. Сез нәрсәдер буташтырасыз...
Әллә мин саташам инде?..
– Фронт сызыгы кайсы тирәдәрәк? Алгы сызык биредән еракмы?..
– Берни аңламыйм... Нинди алгы сызык?
Аның җавапларыннан офицерның чырае сытылды, йөзе ачудан бурлаттай
кызарды. Ул үз-үзен белештермәстән, утын түмәрендә утырган көе генә аягын
күтәреп, Зөфәрнең корсагына типте. Дагалы үкчә шактый саллы төште. Ул
тигезлеген югалтып, сөрлегеп куйды, кулларын як-якка җәеп, тотынып калыр
урын эзләде. Өй уртасында торган «буржуйка» миченә орынып, идәнгә егылды.
«Буржуйка» да шалтор-шолтыр идәнгә тәгәрәде. Офицер үз телендә: «Scheisse!
Ivan... Russisch Schwein!7» – дип ярсып кычкырырга тотынды. Аннан соң
башын кочаклап утырды да: «Мein Gott! Feinde wohin verschwunden?»8 – дип
җикеренүен дәвам итте.
Зөфәр мүкәләп урыныннан торды. Өс-башларын тузаннан каккандай итте. Хәер,
ул чарасызлыктан гына шулай эшләде. Монда инде хәл тузан кагудан узган иде.
Бераздан офицер башын күтәрде. Мәгънәсез карашын тагын аңа текәде.
Аннан чираттагы сорауны бирде. Тәрҗемәче:
– Фронт сызыгы кайсы тирәдәрәк? Алгы сызык биредән еракмы? – дип
сорауны янә кабатлады.
Зөфәр иңнәрен сикерткәләде. Алдан биргән җаваптан артык берни дә әйтә
алмый иде ул. Шуңа күрә тагын тибеп җибәрмәсен дигәндәй, саклык йөзеннән
читкәрәк тайпылды, офицерның һәр көтелмәгән хәрәкәтенә әзерләнгәндәй,
тәне куырылып куйды.
Тик бу юлы гауптштурмфюрер үзен тыныч тотты. Хәтта кыяфәтендә
ниндидер мәрхәмәтлелек чалымнары да күренеп киткәндәй булды.
– Komm her!9 – диде ул, Зөфәрне өстәл янына чакырып.
Өстәл өстендә яткан картага бармагы белән төртеп күрсәтеп, сорау бирде:
– Картаны аңлыйсыңмы? Без хәзер кайсы тирәдәрәк? – дигән сорауны
кабатлады тәрҗемәче.
Зөфәр өстәлгә иелде. Карталар буенча бик оста белгеч булмаса да, ул үзенә
кирәклесен яхшы аңлый. Аның һөнәрендә картаны белмәү гафу ителмәслек
нәрсә. Чөнки зур мәйдандагы биләмәләр белән эш итүчегә ул бик мөһим.
Шуңа күрә кыр сумкасында үз карамагындагы урман территориясенең
дүрткә бөкләнгән картасын йөртә. Тик менә өстәлгә җәелгән карта ниндидер
таныш булмаган билгеләр белән чуарланып беткән, һәм анда язылган сүзләр
7 Рус дуңгызы! (нем.)
8 Йә, Аллам! Дошманнар кая юкка чыкты соң? (нем.)
9 Монда кил! (нем.)
ВАКЫТСЫЗ ВАКЫТ...
14
дә чит телдә. Никадәр генә тырышып карамасын, картаның рәтенә төшенә
алмады ул.
– Юк, мин монда берни дә аңламыйм. Минем телдә язылмаган. Сезнең
кешеләр алган сумкамда үземнең картам бар. Аннан аңлатып бирергә була...
Өйгә кергәч, гауптштурмфюрер конвоирлар биргән сумканы ишек
кырыендагы чөйгә элгән иде. Тылмач Зөфәрнең сүзләрен тәрҗемә иткәч,
офицер сумканы алып, аннан дүрткә бөкләнгән картаны тартып чыгарды һәм
өстәлгә җәеп салды. Зөфәр җанланып китте. Ул үз картасын яттан белә, төнлә
уятып сорасалар да, андагы һәр тамганы чатнатып әйтеп бирә ала. Шуңа күрә
картага бармагы белән төртеп күрсәтеп сөйли дә башлады:
– Монда масштаблар үзгәрәк. Шулай булса да, кайда нәрсә икәнен аңлатып
бирәм. Менә бу – минем авыл Күчкән Сала. Аннан кырык биш чакрым
ерактарак, төньякта – Южный посёлогы. Менә бу – безнең урман хуҗалыгы
биләмәсе... Без хәзер менә монда. Бу «Ерак привал» дип атала... Минем
карамактагы урман территориясенең иң ерак почмагы...
Гауптштурмфюрер картага иелде. Үзалдына мыгырданып нәрсәнедер
чамалагандай итте. Үзләренең картасына янәшә куеп, озаклап чагыштырып
маташты. Тик берни дә аңламады булса кирәк. Ярдәмгә урынбасарын чакырды.
«Син берәр нәрсә аңлыйсыңмы?» – дигән кебегрәк ишарә ясагач, хәтта тылмач
та өстәлгә иелеп, карталарны игътибар белән карый башлады. Тик алар да
бармакларын карта өстендә бераз йөрткәләгәч, иңнәрен сикерткәләп, бернәрсә
дә аңламаганнарын белгерттеләр.
Офицер башын күтәреп, янә Зөфәргә мөрәҗәгать итте:
– Авылыгыз аша рус солдатлары уздымы? Ә бәлки алар анда засадада
яталардыр? – диде ул, йөзенә бик җитди төс биреп.
Аның бу соравыннан Зөфәр ни көләргә, ни еларга белмәде. Каршындагы
урта яшьләрдәге әлеге ир-ат, үзе җитди кыяфәттә булса да, тузга язмаган
сораулар биреп утыра. Кем ул, максаты нәрсәдә – белмәссең. Кеше карбыз
түгел, чиртеп тикшереп булмый.
Бу хәлләрнең төш түгел, ә өн икәнлегенә аның иманы камил. Баштарак
ул төш күрәм, ахры, дип, тәнен чеметкәләп тә караган иде, тик моның өн
икәнлегенә ышанды. Әллә соң «ычкындым»мы дигән сорау да килде башына.
Килде генә түгел, хәтта берникадәр вакыт ул аңа тынгылык бирмәде. Булырга
мөмкин! Чөнки акылы җиңеләйгәннәрнең дөньяга карашлары үзгәрә. Алар
дөньяны башкаларга караганда үзенчәлеклерәк кабул итә башлый. Иң гаҗәбе:
үзләренең әлеге сәерлекләрен табигый дип уйлыйлар. Ул хәтта, үзе дә шундый
халәттә түгелме икән дип шикләнеп, берничә катлаулы математик гамәлне
күңеленнән эшләп карады. Тик саннарны күңеленнән тапкырлаганда буталып
бетте. Шулай да, үзен «ычкынганнар» рәтенә кертүне кабул итмәде, аек акылда
дигән соңгы нәтиҗәгә килде.
Логик фикерләвен тагын да тирәнәйтеп, аның каршындагы бәндәләр
җиңеләйгән, димәк, дип уйлады ул. Күп кешенең шулай берьюлы акыллары
зәгыйфьләнү чынлыкка бик үк туры килми килүен... Артистланалар, дияр идең,
кыяфәтләре җитди. Иң оста артистлар да рольләрен шулай тормышчан итеп
уйный алмаслар иде. Болар бигрәк! Өстәвенә Аккүзне дә әнә ничек атып ектылар.
Кансызлар! Артистлар, күрәләтә торып, андый юлга барыр идеме?! Юк, әлбәттә...
Сорау алучы офицер каш астыннан сөзеп, озаклап аңа карап торды. Ниһаять,
сабырлыгы төкәнде булса кирәк, кулын селтәп, үз телендә нидер акырып-
бакырып, тышкы ишекне ачты, кемгәдер исеме белән дәште. Күз ачып йомган
Ф Ә Р И Т И М А М О В
15
арада, ишектән имәндәй таза бер солдат килеп керде. Һәм командирының
әмерен тыңларга җыенып үрә катты.
Гауптштурмфюрер әзмәвер солдатка озаклап нидер аңлатты, күрсәтмәләр
бирде. Сүз арасында Зөфәр ягына бармагы белән ишарәләп тә алгалады. Аннан
соң, кесәсеннән көмеш портсигар чыгарып, папирос алды да, аны бармаклары
белән бөтергәләп, йә, ничек, аңладыңмы дигәндәй, солдатка текәлде. Ә
тегесе үтә дә тыңлаучан кыяфәт чыгарып, үкчәсен үкчәгә бәреп: «Яволь, гер
гауптштурмфюрер!» – дип чатнатып җавап бирде.
Офицер үзе белән ярдәмчесен дә чакырып, ишегалдына чыгып китте. Өй
эчендә тәрҗемәче белән әзмәвер генә калды. Солдат Зөфәр ягына борылды.
Шул ук мизгелдә аның кыяфәтендәге үшән буйсынучанлык юып алгандай юкка
чыкты. Уң як кашы кинәт күтәрелде, ә сулы, киресенчә, аскарак шуды. Йөзе
чалшаеп, куркыныч төскә керде. Менә ул җиңнәрен сызгана-сызгана Зөфәргә
якынлаша башлады. Һәрберсе бала башы кадәр бу йодрыклар белән тукмый
башласа, эшләр яман булачагын аңлаган егерь бер адым арткарак чигенде.
Сакланырга теләп, кулларын алга куйды.
– Барысын да яшермичә сөйләп бирсәң, ул сиңа тимәячәк, – диде тәрҗемәче.
– Мин ялганламыйм бит... Әйткәннәремнең барысы да дөрес, – дип кызу-
кызу сөйли башлаган Зөфәргә, сүзләрен әйтеп бетерергә ирек бирмәде солдат.
Тәрҗемәченең ишарәсен аңлап, шунда ук корбанына ташланды. Аның каты
йодрыклары авырттырып, әле күкрәген, әле башын дөмбәсләргә кереште.
Сугып еккач, аяклары белән типкәләде. Зөфәр аңын югалтты.
* * *
Күзләрен ачканда, ул ниндидер караңгы урында ята иде. Башта берни дә
аңламады. Үлде дип, тереләй күмделәрме икән әллә, дигән уй да йөгереп
узды башыннан. Бераз яткач, булып узган хәлләр әкренләп күзалдына килеп
басты. Куллары белән кармалана торгач, үзенең утын әрдәнәләре өчен
ясалган бүлмәдә икәнлеген аңлады. Ул бүлмә, янкорма буларак ясалып,
өйдән ишек белән генә аерыла. Тагын бераз капшангач, монда үзе генә
булмавын, тагын кемнеңдер барлыгын аңлады. Чыннан да, кул сузымы ара
читтәрәк тагын кемдер ята иде. Йоклыймы, яки аңын гына югалтканмы?
Зөфәрнең куллары тиюгә, ул ыңгыраша башлады. Һәм гәүдә кузгалып
куйды.
– Кем бар монда?
Зөфәрнең соравына шунда ук җавап булмады. Бераздан соң гына:
– Ә син үзең кем? – дигән сорау ишетелде.
– Зөфәр мин.
– Ә-ә-ә. Син әле бүген көндез тотып китерелгән партизан буласыңдыр?..
Сине дә монда яптылармыни?
Зөфәр үзен кайда, ничек япканнарын хәтерләми. Әле менә исенә генә килүе.
Кыйнап аңын югалткач, шушында кертеп ташлаганнар, күрәсең. Шулай да,
тавыш иясенең «партизан» дигәненә бераз үртәлде. Нигә соң әле барысы да,
сүз куешкандай, партизан да партизан, диләр?
– Нык торасың, молодец! – дип сүзен дәвам итте күренмәс әңгәмәдәш. –
Сорауларына җавап ала алмаганнарына җен ачулары килә аларның. Сине дә
кыйнадылармы?
Нишләп салпы якка салам кыстырып утыра соң әле бу бәндә? Астыртын
астан кисә, өстән ямый, диләр, уйлары яхшылыктамы, әллә?..
ВАКЫТСЫЗ ВАКЫТ...
16
– Әйе, жәлләп тә тормыйлар. Теге әзмәвере йөземә китереп типте хәтта, –
дигән җаваптан узмады Зөфәр.
– Беләм. Миңа да аның йодрыкларын шактый татырга туры килде. Сул
кулбашым болай да яраланган иде, ул тибеп бөтенләй имгәтте, кабахәт!.. Ә
син кайсы отрядтан соң?
Зөфәр бу сорауга ни дип җавап бирергә дә белмәде. Тагын үзенекен сөйли
башласа, теге сорау алучылар кебек үк ышанмавы бар. Кем белгән, бу бәлки
сер алу өчен шулар ук махсус керткән берәр бәндәдер? Хәлеңә кергән булып,
әкрен генә эч серләреңне алыр да... Хәер, Зөфәрнең башкалардан яшерер сере
юк анысы. Ләкин бер белмәгән кеше белән саграк булырга кирәк. Шунда ук
ачылып китсәң, зарлана башласаң, ахыры ничек бетәсен кем белә. Каралты
салудан элек түбәсен әзерлә, дигәннәр борынгылар. Бу бәндәнең үзе турында
да бераз белергә кирәк. Шуңа күрә ул соңгы сорауны җавапсыз калдырды.
– Иванов отрядыннандыр әле? Алар безгә иң якыннардан иде, ун-унбиш
чакрымда гына урнашкан, – дип дәвам итте көтеп тә җавап ала алмаган
әңгәмәдәш. – Аңлыйм, сөйләргә теләмәвең миннән шикләнүдән булса кирәк.
Курыкма, мин үз кеше. Партизаннар отряды комиссары капитан Захаров
Андрей. Ишеткәнең бардыр, бәлки? Мин партизанлыкта күптән инде. Әле
1941 елның ахырларында ук, немецлар Совет гаскәрләрен чигенергә мәҗбүр
иткәндә, безнең полк чолганышта калды. Караңгы төндә ул кыршаудан
бәреп чыктык без. Тик санаулы гына калган идек. Ул вакытта фронт сызыгы
бик еракта иде инде. Урманга качып, шунда партизан отряды оештырдык.
Чолганышта калып, тар-мар ителгән башка подразделение калдыкларын
да үзебезгә берләштердек. Тирә-як авыллардан качып киткән кешеләр дә
отрядыбызга кушылды. Менә шулай итеп, зур гына отряд тупланды...
Захаров әлеге сүзләренә җавап көткәндәй, бераз эндәшмичә торды. Каршы
яктан ни хуплап, ни кире кагып сүз әйтүче булмагач, сөйләвен дәвам итте:
– Безнең партизан отряды фашистларга күп бәла-каза китерергә өлгерде.
Кинәт кенә һөҗүм ясап, бу тирәдәге хәрби отрядларына тынгылык бирмәдек,
машиналарын, күперләрне шартлату, дисеңме, берсе дә калмады. Корал төяп,
көнчыгышка баручы бер-ике эшелонны да юк иттек хәтта. Шуңа күрә бу яктагы
калын урманнарны партизаннардан чистарту өчен фашистлар баштанаяк
коралланган бер каратель ротасы җибәрде...
Боларны сөйләү Андрейга җиңел түгел иде, күрәсең. Ул сөйләвеннән туктап
калды. Озаклап уйланды. Шул чакларда еш-еш сулаганы аермачык ишетелде.
Яралары әрнидер инде. Хәле дә чамалырактыр.
– Бер сатлыкҗан безнең отряд тупланган урынның кайдалыгын фашистларга
җиткергән булып чыкты, – дип дәвам итте сүзен Андрей. – Бу хакта соңгарак
калып белдек. Үзебез генә булсак, тиз арада урыннан китеп өлгергән булыр
идек. Тик отрядта тирә-як авыллардан җыелган карт-корылар, хатын-кызлар,
бала-чагалар шактый иде шул. Беренче чиратта аларны качырырга кирәк.
Чигенүчеләрне каплау өчен, минем командалык астында засада калдырып, төп
көч, күршедәге отряд белән кушылу өчен, көнчыгышка юнәлде... Безнең кечерәк
отряд бер тәүлеккә якын баштанаяк коралланган карательләргә батырларча
каршылык күрсәтте. Күпләр башларын салды ул бәрелешләрдә. Исән калган
ике-өч кеше, патроннар атылып беткәч, чигенергә булдык. Ул арада безне чолгап
алырга да өлгергәннәр. Әсирлеккә төштек. Икебез авыр яралы булгач, фашистлар
аларны шунда ук атты. Минем ярам артык авыр түгел иде, мәгълүмат алырга
кирәк булыр, дип калдырдылар. Карательләр башка отрядларны эзәрлекләп,
Ф Ә Р И Т И М А М О В
17
тайга эченәрәк юл алды. Шулвакыт кисәк кенә томан төште. Урман эчендә
андый куе томанны минем үз гомеремдә дә күргәнем юк иде. Үзе сөт шикелле
ап-ак. Бер метр арадан берни күрерлек түгел. Томан тиз таралды. Ләкин без
шуннан соң адаштык. Кая килеп чыкканыбызны мин аңламадым. Немецлар
да юнәлешне югалтты. Кая барабыз, ник барабыз – белмәссең. Көннәрдән бер
көнне менә шушы аланга килеп чыктык. Өе дә бар... Немец офицеры миннән
берничә мәртәбә сорау алды. Партизаннар отряды кайда, имеш. Мин картадан
ялганлап күрсәттем. Шул тарафка разведка җибәреп тикшерткәннәр дә, анда
беркем дә булмагач, мине кыйнап ташладылар...
Андрей тынып калды. Ул шушылардан артыгын сөйләргә җыенмый иде
шикелле. Хәер, сөйләгәннәреннән бар да аңлашыла. Хәзер Зөфәр чираты.
Андрей аннан җавап көтә.
– Мин Камалов җитәкчелегендәге партизаннар отрядыннан, – дип ялганлады
Зөфәр, ни өчендер үзләренең Күчкән Сала авылы башлыгын исенә төшереп.
– Минем андый отряд турында ишеткәнем юк, – диде Захаров, ничектер
сәерсенгән кебек.
– Ишетмәгәнсеңдер. Без әле күптән түгел генә оештык. Отрядның җитәкчесе
– Харрас Камалов – татар кешесе.
Зөфәр боларга дөресен сөйләүдә мәгънә булмасын аңлады. Ул рольгә тәмам
кереп бара иде инде. Шуңа күрә әйткәннәре ышанычлырак булсын өчен:
– Мин бер иптәшем белән карательләрнең көчен билгеләр өчен разведкага
чыккан идем. Засадага эләктек. Тигезсез атыш вакытында иптәшем һәлак
булды, – дип тә өстәде.
– Кызганыч, әлбәттә. – Аннан соң әллә сүз уңаеннан, әллә үзенең танышы
түгелме икән, дип уйлапмы: – Иптәшеңнең исеме ничек иде? – дип сорап куйды.
Шунда Зөфәр кабат тугрылыклы этен күз алдына китерде.
– Аккүз, – диде ул, әңгәмәдәшенең соравына җавап бирүдән бигрәк,
мәгънәсез үлемгә дучар ителгән этен тагын бер мәртәбә жәлләп. Хәер, рус
кешесе Аккүзнең татарларда кеше исемеме яисә этнекеме икәнен каян белсен?!
Захаров: «Кызганыч!» – дип тагын бер мәртәбә кабатлады да сүзсез калды.
Йокыга китте булса кирәк. Бик нык арыган булса да, бу көндә башыннан узган
гаҗәп хәлләр шаукымыннан, Зөфәрнең күзләренә тиз генә йокы кермәде.
* * *
Зөфәрнең мондый аңлаешсыз хәлгә тарыганына менә инде икенче көн.
Шушы вакыт эчендә аны утын әрдәнәләре өчен ясалган кысан бүлмәдән
дүрт-биш мәртәбә гауптштурмфюрер янына сорау алырга чыгардылар. Калган
вакытта алар Захаров Андрей белән икәүләшеп, караңгыда утын пүләннәре
арасында утырдылар. Бераз кысанрак булса да, җайлаштылар тагын.
Хәер, сорау алучы бәндәләр янында булуга караганда, монда яхшырак. Юкса
әллә нинди мәгънәсез сораулары белән тынгылык бирмиләр. Берничә мәртәбә
бәргәләп, кыйнап та ташладылар. Ачтан үлмәскә, үзләреннән калган сөяк-санак
ише әйбер, бераз ипи, бер кружка су керткәлиләр. Ишек артында сакта торучы
солдат китерә аларны. Андрейның сорауларга җавап бирәсенә өметләрен
өзгәннәр булса кирәк, аны бүтән бер мәртәбә дә «допрос»ка чакырмадылар.
– Мине әрәмтамак итеп озак асрамаслар, алмашка син булгач, тиздән
расходка чыгармагайлары, – дип тә әйтеп куйды бер мәртәбә Андрей.
Бүлмә өй эченнән ишек белән аерылып торса да, эчтәге тавышларны Зөфәр
яхшы ишетә. Анда көн дәвамында ниндидер әңгәмәләр булып тора. Кайчак
ВАКЫТСЫЗ ВАКЫТ...
18
тыныч кына сөйләшәләр, ә кайвакыт кычкырып бәхәсләшеп тә алалар. Ят
телдә булгач, нәрсә хакында сөйләшкәннәрен аңламый ул. Хәер, аның аларда
кайгысы юк, үз уйлары башына тынгылык бирми.
Чыннан да, искитәрлек маҗарага тарыды. Дистә еллар шушы урыннарда
йөрсә дә, мондый хәлнең булганы юк иде. Аңа кадәр эшләгән урманчылардан
да ишеткәне булмады.
Гадәттә, ул бу маршруттан дүрт көндә әйләнеп кайта иде. Димәк, бүген аны көн
ахырында авылда көтәчәкләр. Әгәр кайтмый икән, борчыла башларлар, әлбәттә.
Тайга бит! Юлда ни булмас! Хәтта ул аннан соң кайтмаса да, берәр көн көтәчәкләр
әле. Аннан соң эзләргә чыгарлар, бәлки. Аркадашы Камилне авылдагы бер-ике
кеше белән шушы маршрутка җибәрерләр. Алар бер-ике көннән, «Ерак привал»га
килеп җитәчәк һәм... Нәкъ менә Зөфәр белән булган хәл кабатланачак. Аларны да
шушында китереп ябачаклар. Монда икедән артык кеше сыймый, билгеле. Хәер,
кешесе булса, урынын табарлар. Аландагы берәр агачка бәйләп булса да куярлар.
Менә шуннан соң, эзләргә киткән төркем кайтмагач, «Олы җир»гә, ягъни
Южный бистәсенә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәр авылдашлары. Анысы тагын
бер мәшәкать. Южныйга кадәр телефон линияләре сузылмаган. Кәрәзле
телефон элемтәсе турында уйлап та булмый. Күчкән Салада станцияләр
төзелмәгән. Рация бар да... Тик бу хакта рация аша хәбәр итеп торырлармы
икән?! Чөнки кешеләрнең тайгада адашу очраклары элегрәк тә булгалаганы
бар. Адашкан кешеләр йә берәр көннән үзләре кайтып керә, йә эзләргә
җибәрелгән кешеләр табып ала иде...
Шулай булгач, ярдәмнең әле тиз генә килеп җитәчәгенә Зөфәрнең бөтенләй
өмете юк. Димәк, монда тик ятып эш чыкмас, котылу чарасын карарга кирәк,
дигән уй белән яна башлады ул.
Зөфәрне барыннан да бигрәк соңгы мәртәбә сорау алырга чыгаргач,
тәрҗемәче Хартман белән ике арада булган кыска гына сөйләшү сагайтты.
«Допрос» вакытында гауптштурмфюрерны ашыгыч рәвештә өйдән чакырып
чыгардылар. Урынбасары да аның артыннан иярде. Шунда икәүдән-икәү генә
калгач, тылмач русчаны вата-җимерә:
– Юкка киреләнәсең, Иван. Партизаннарның кайда икәнлеген яшермичә
түкми-чәчми сөйләп бирсәң, гомереңне саклап калачаксың бит. Ә болай расходка
чыгарачаклар үзеңне. Аңа карап партизаннар да качып котыла алмас. Монда
безнең яхшы коралланган эсэсчылар ротасы. Бер-ике көннән син күрсәткән
Күчкән Салада урнашкан партизаннар өерен тар-мар итәргә кузгалачакбыз. Гер
гауптштурмфюрер әзерләнә башларга әмер бирде инде, – дигән иде.
Куркыту өчен генә әйттеме? Әллә, чыннан да, походка җыеналармы?
Баштанаяк коралланган мондый рота Күчкән Салага кинәттән генә килеп
керсә, бөтен авыл халкын ике дә уйламыйча кырып салачак. Боларның
кыяфәтендә рәхим-шәфкать күренми. Әнә бит, Аккүзне, кызганып та тормыйча
атып үтерделәр. Үзе дә пуля тиюдән очраклы гына котылып калды. Димәк,
авылдашларының язмышы, иминлеге бүген аның кулында. Шушы уйлар
Зөфәрнең кичекмәстән качарга, дигән фикерен тагын да ныгытты. Һәм ул
тоткынлыктан ычкыну турында ныклап уйлана башлады.
Утыннар саклау өчен файдаланыла торган бу бүлмә өйгә янкорма буларак
ясалган. Аның бер яктагы ишеге өйгә ачылса, урамга, дөресрәге, урманга
караган стенасының бер өлеше шулай ук ачыла. Утын әзерләгәндә, пүләннәрне
өй аша түгел, ә тышкы яктан кертәләр. Гадәттә, ул яктагы стенаның агач
яркаларыннан эшләнгән бер-ике ниргәсе алырга җайланган. Алар терәк
Ф Ә Р И Т И М А М О В
19
баганасындагы махсус ырмауга кертеп кенә куелган һәм бик җиңел алына.
Кичен шул арткы стена аша иреккә чыгып, качып булмасмы, дигән уй килде
Зөфәрнең башына. Дөрес, бер кыенлыгы бар: алына торган яркаларга кадәр ике
рәт әрдәнә өелгән. Шуннан утыннарны алып, кеше сыярлык куышлык ясарга
кирәк. Аннан соң гына яркаларны ырмаудан тартып чыгарырга була. Моның
куркынч ягы бар: утын әрдәнәсенә куышлык ясаганда, үтә сак эшләмәсәң,
өстән пүләннәр килеп төшеп, тавыш чыгачак. Ә әрдәнә җимерелсә, эш харап.
Ни булса, шул, дип, Зөфәр тәвәккәлләде. Сәфәргә чыксаң, әүвәл юлдаш тап
дигәндәй, Андрейга да серен чиште. Аңа үзенең качу планы турында сөйләп бирде.
Захаровка нәрсә, планны хуплады һәм бергәләшеп качарга ризалык бирде. Кемгә-
кемгә, вакытны бушка уздыру аның файдасына түгел иде. Фашистларның күңелендә
нәрсә икәнен кем белгән? Үзе әйтмешли, ике әрәмтамакны сөйрәп йөрткәнче,
аларның берәрсеннән котылу җаен караулары да бар. Әгәр башларына шундый уй
килә икән, беренче чиратта яралы Андрейны юк итәчәкләре көн кебек ачык.
Шул кичне, өй эчендәгеләр үз якларыннан ишекне агач терәүләр белән
ныклап этеп куеп, барысы да тынгач, әрдәнәнең аскы ягыннан утын
пүләннәрен берәм-берәм алып, янәшәгә өя башладылар. Шулай тавыш-тынсыз
гына эшләгәндә, кинәт куышның өске ягыннан бер утын агачы шалтырап
килеп төште. Моңа өй эчендәге сакчы игътибарсыз калмады, әлбәттә. Ул үз
телендә нидер сукрана-сукрана, терәткечләрне алып, ишекне ача башлады.
Зөфәр тиз генә куышлыкны арты белән каплап утырды да, йоклаган кыяфәт
ясады, Андрейның да хырылдаган тавышы ишетелде: йоклый, янәсе. Солдат
ишекнең ачылган өлешеннән фонарь яктыртып, тирә-якны җентекләп карады.
Шикләнерлек берни дә күрмәде булса кирәк. «Шваен» дип сүгенде дә, ишекне
теге яктан ябып, мыгырдана-мыгырдана тынып калды.
Тик торганга шайтан таягын тоттырган, ди, ярты сәгать чамасы тынып кына
утыргач, саклык белән генә эшне тагын дәвам иттеләр. Күпме вакыт узгандыр,
алдан юл ярып баручы Зөфәр стена хезмәтен үтәүче агач яркаларына килеп
төртелде. Хәзер инде аларның кайсысы алынмалы икәнен тәгаенләргә кирәк.
Көн яктысында эшләргә туры килсә, моның бернинди кыенлыгы булмас иде.
Ә монда күзгә төртсәң, берни күренми. Кул белән капшанып табарга кирәк.
Өстәвенә, саксыз хәрәкәт ясап, тавыш та чыгармаска.
Кирәкле урынны табу өчен тагын шактый вакыт узды. Әрдәнә куышлыгын
алына торган ниргәләргә чамалап ачкан булса да, бик үк төгәл туры килмәгән
икән. Бармагың сыймаган җиргә, башыңны тыкма, диләр. Куышлыкның
бер ягыннан янә азрак пүләннәр бушатырга туры килде. Монысы тагын да
куркынычрак, чөнки куыш киңәйгән саен, әрдәнәнең тотрыклылыгы да кими.
Пүләннәр теләсә кайсы вакытта дөбер-шатыр җимерелә башларга мөмкин. Бу
исә планнар да җимерелә, дигән сүз.
Ниһаять, куышлык ачык. Хәзер аннан чыгарга да, шуышып-үрмәләп аланның
буш урынын узып, агачлар арасына кереп шылырга кирәк. Зур мәшәкатьләр
артта калгач, монысы артык кыен да түгел шикелле. Тик алан тирәли сакчылар
куелган. Аларның берәрсенә килеп чыксаң, шул ук мизгелдә мәхшәр кубачак.
Алла сакласын, атып егулары бар. Иң яхшысы дигәндә, өелешеп килеп, икесен
дә боргычлап бәйләп ташлаячаклар да, күзәтүне икеләтә-өчләтә арттырачаклар.
Аннан соң инде качу турында хыялланып та булмаячак.
Шуңа күрә ул биш-ун минут вакытын кызганмады, тирә-якны яхшылап
күзәтте, өйрәнде. Карый торгач, аланның бер читендә, ниндидер хәрәкәт
шәйләнде. Чыннан да, кемдер йөренә икән. Димәк, бу урынга шушы сакчы
ВАКЫТСЫЗ ВАКЫТ...
20
куелган һәм ул йөренә торган аралык аның карамагында. Шул тирәлекнең
аргы башына киткәнен чамалап, урманга кереп качарга мөмкин. Ә аннан соң
күз күрер әле... Тайга аның өчен туган йорты кебек.
Зөфәр шуларны уйлап, Андрейның кулына кагылып алды. Бу: «Әйдә,
кузгалабыз», – дигән ишарә иде. «Саграк бул, тавыш чыгара күрмә!» – дип
пышылдарга да онытмады.
* * *
Урманга кергәч, алар шактый вакыт бик саклык белән генә, ботак-сатакка
орынып тавыш чыгармаска тырышып атладылар. Ниһаять, «Ерак привал»
аланы шактый еракта калды шикелле. Курыкмыйча, тураеп басып, мөмкин
кадәр кызурак барырга да була.
Караңгы. Өстәвенә, вакыт-вакыт агачлар куелыгына туры килеп, алга бару
кыенлаша. Зөфәрнең куллары, йөзе агач ботакларына сыдырылып бетте.
Кулбашы яралы Андрейның да хәлләре шәптән түгелдер. Берничә мәртәбә
җирдә яткан ботакларга абынып та егылды. Шулай булса да, бер мизгелгә дә
тукталып калмадылар. Аландагылар аларның юкка чыкканын белеп алганчы,
мөмкин кадәр ераккарак качарга кирәк.
Күпме шулай барганнардыр, билгесез. Сулышларына кабып туктадылар.
Шунда гына үзләренең кайсы тарафка барганнарын ачыкларга кирәклеге
турында уйланды Зөфәр. Кулда компас, карта булмагач, тайгада төнлә түгел,
көндезләрен дә юнәлешне билгеләү җиңел эш түгел. Ярый ла, монда килгәндә
эте Аккүзгә тагылып барган иде. Хәзер ул да юк.
Дөрес, юнәлешне компас булмаса да, ачыкларга мөмкин. Агач ботакларына
карап та якларны төгәл билгеләргә була. Ташларның төньякка караган өлешләрендә
мүк үсүен дә күпләр белә. Табигатьтә андый билгеләр шактый. Урманда адашкан
очракта юнәлешне чамалау өчен болар – иң гади ысул. Тик әлегә мондый күзәтүләр
белән шөгыльләнеп булмый. Көн яктысында да ярымкараңгы булган тайга эчендә
төннәрен берәр нәрсә күрермен, димә. Таң атып, кояш югары күтәрелмичә,
«табигать компаслары»ннан файдаланып булмаячак. Шулай да, баруны дәвам
итәргә кирәк. Арттан куып тотарга җыенсалар, ераккарак китеп калырга...
Бераз хәл алган Зөфәр кабат кузгалырга уйлаган иде, аны Андрей сабыр
итәргә кушып туктатты:
– Әйдә, дускай, болай килешик: хәзер син, аңлавымча, үзеңнең отрядыңа
ашыгасың. Ә миңа кичекмәстән үземнекеләрне табарга кирәк. Син урман
эчендә якларны бераз чамалыйсыңмы? Без хәзер кайсы юнәлештә барабыз?
Зөфәрнең фаразлавынча, ул үзенә кирәкле юнәлештә бара иде кебек.
Агачлар арасында торып, урманны күреп булмый, билгеле, хәзер үзләренең
кайсы тирәдәрәк икәнлекләрен төгәл генә чамалау кыен. Өстәвенә, тайга гадәти
урман да түгел бит әле, анда кайвакыт тәҗрибәле урманчылар да, юнәлешне
югалтып, юлдан язгалыйлар. Тайгада йөргәндә, әгәр адашканлыгыңны аңласаң,
иң мөһиме, паникага бирелмәскә кирәк. Андый вакытларда үзеңне кулга ала
белмәсәң, гел кирәкмәс юнәлешкә кереп китүең бар. Адашып, кечкенә генә
мәйданда әйләнеп йөрүең дә мөмкин. Никадәр мәзәк тоелмасын, урман эчендә
юнәлешне югалткан кеше кайвакыт гел туры барам, дип уйласа да, бер тирәдән
кичә алмый. Соңгы чиктә тәмам арып, атларлык хәле дә калмый. Әнә шулай
харап булган кешеләр байтак. Андый чакта эчке сизгерлеккә – интуициягә
ышанырга кирәк. Үз-үзеңә ышаныч никадәр зур булса, дөрес барасың дигән
сүз. Шуңа күрә Андрейның соравына да кистереп җавап бирде ул:
Ф Ә Р И Т И М А М О В
21
– Без хәзер төньякка барабыз.
Аның шулай ышанып әйтүенә юлдашы бераз гаҗәпләнеп тә куйды, ахры.
– Ә ничек шулай әйтә аласың?
– Дускай, тумышым белән мин шушы тирәләрдән – тайга кешесе. Ата-
бабаларыбыз тайгада яшәгән. Атаклы урманчылар, егерьлар нәселеннән мин.
Тайгада йөрү минем өчен шәһәр кешесенең куе агачлы паркта сәйран кылып
йөрүе шикелле генә.
Дөрес, аның бу сүзләре бераз күпертү. Ләкин шулай сөйләшми булмый.
– Мин, мәсәлән, кайсы якка баруыбызны якынча да әйтә алмыйм. Һаман
бер урында әйләнәбездер шикелле, – диде Андрей.
Зөфәр аның ягына кызганулы караш ташлады. Бу кеше хәзер шушы хәлендә
урман эчендә үзе генә калса, сүз дә юк, адашачак һәм кыргый хайваннарга
азык булачак. Мондый шартларда аның үзен генә урманга кертеп җибәрү
мәгънәсезлек булыр иде. Шуңа күрә ул Андрейга ялганлап тормады, фикерен
турыдан ярып әйтте:
– Бер урында әйләнәбездер шикелле, дисең инде алайса?.. Менә, менә,
кешенең тайгада адашуы шуннан башлана да инде. Баштан әйләнгән шикелле
тоела, аннан соң, чыннан да, әйләнә башлый. Шулай булгач, Андрей, мин
берничек тә ялгызыңны гына урманда калдыра алмыйм. Гафу ит. Шулай ук
сине үзеңнең партизаннар отрядына кадәр озата да алмыйм. Менә син аларны
кайсы якта дип уйлыйсың?
Захаров күңеленнән юнәлешне билгеләгәндәй, берникадәр вакыт
эндәшмичә торды. Ул хәтта башын күтәреп, агачларның очлары арасында
беленер-беленмәс кенә аксылланып торган урынга да карап алды кебек. Аннан
соң шикләнеп кенә:
– Син төньякка барабыз, дидең. Ә безнең отряд хәзер, минемчә, көньяк-
көнчыгышта булырга тиеш. Шулай булгач, миңа менә бу якка борылырга
кирәк, – дип, сау кулын күтәреп, үзе барачак юнәлешне күрсәтте.
Хәер, караңгы булганлыктан, Зөфәр юлдашының шәүләсен генә күрә
иде. Шуңа да ул күрсәткән юнәлешне дә бары тик әйткән сүзләреннән генә
чамалады. Гомумән, бер мәртәбә дә яктыда күрмәгәч, Андрейның төскә-биткә
ниндирәк кеше икәнлеген ул белми иде әле.
– Аңлавымча, хәзер үзегезнекеләргә бару өчен, сиңа капма-каршы якка
ук булмаса да, шул тарафка китәргә туры киләчәк. Ә ул якларда карательләр
отряды мыжлап тора. Әле яңа без качып котылган карательләрне дә бер рота
эсэсчы башкисәрләр, дип, үзең әйттең түгелме? Кулыңда бер коралың, хәтта
соңгы чиктә маңгаеңа җибәрерлек бер патронлы пистолетың да булмаган
көе син – капкынга эләккән тычкан, алар кулына килеп керәчәксең түгелме?
Тотсалар, расходка чыгарачаклары көн кебек ачык. Бер мәртәбә качкан кешене
жәлләп тормаячаклар...
– Ә мин үтә саклык белән генә барачакмын. Аңла, Зөфәр, отрядны
карательләр куып җиткәнче, мин үзебезнекеләргә кушылырга тиеш...
– Бу хәлеңдәме? Үзеңнең яралы икәнеңне онытма! Син миннән берничә
йөз метр китүгә бер урында таптана башлаячаксың, берәр сәгатьтән хәлдән
таеп егылачаксың... Ә безнең отряд якындарак... Сәламәтлегеңне ныгыткач,
үзегезнекеләргә озату ягын карар идек әле...
Зөфәр үзе дә сизмәстән, бөтенләй партизан роленә кереп бетте. Тик ничек
итсә итте, юлдашын барыбер «үзенең отряды» урнашкан урынга кайтырга
ризалаштырды. Андрей нишләсен, кем арбасына утырсаң, шуның җырын
ВАКЫТСЫЗ ВАКЫТ...
22
җырларсың, дип, аның белән килеште. Һәм алар тагын алга кузгалдылар.
Бу вакытта агачлар очындагы аксыл «утрау» тагын да яктырган иде. Таң
атып килә.
* * *
Бүген Наҗия көне буе күзен тәрәзәдән алмыйча ирен көтте. Моннан
дүрт көн элек чыгып киткән Зөфәр бүген кайтырга тиеш иде. Тайганың алар
карамагындагы «Ерак привал» дип аталган читенә барып җитеп, аннан әйләнеп
кайту өчен, иренә аз да түгел, күп тә түгел, нәкъ менә дүрт көн кирәк. Күп еллар
дәвамында бергә яшәп, Наҗия моны бик яхшы чамалый. Шуңа күрә бүген
иртәдән үк, менә кайтыр, менә кайтыр, дигән өмете бар иде. Кичен кайтмагач,
әллә авыл башлыгы Харрас абый белән киңәшләшимме икән, дип тә уйлады. Тик
ниятеннән кире кайтты. Бәлки, кичен яисә төнлә кайтып керер, дип өметләнде.
Юлда нәрсә булмас?! Тайга – тайга инде ул дип, үзен тынычландырды. Ләкин
ире кичен дә, хәтта төнлә дә кайтмады. Ул вакытта Харрас абыйга барырга соң
иде инде. Иртәне көтәргә туры килде. Ләкин бу төндә Наҗиянең йокысы йокы
булмады. Шуңа күрә иртән үк Харрасларга юл тотты.
Хәл-әхвәл белешкәч, әллә кайлардан әйләнеп, боргалап-сыргалап тормады,
ни өчен килүенең сәбәбен әйтеп бирде.
– Аңлыйм, Наҗия, иреңнең «Ерак привал»га киткәнен ишеткән идем.
Аның кичә кайтырга тиеш булып та, кайтып җитмәгәнлегеннән дә хәбәрдар.
Авыл зур түгел. Һәр йортта телефон булмаса да, «чыбыксыз телефон» яхшы
эшли, – диде Харрас.
– Кичә көн дәвамында кайтыр, бәлки, дип өметләнеп көттем. Инде кичен
дә, төнлә дә кайтмагач, йокым йокы булмады. Нигәдер бик борчылам. Аның
алай озак тоткарланганы юк иде.
Харрасның йөзе күзгә күренеп җитдиләнде. Маңгаенда тирән сырлар
барлыкка килде. Шактый еллар авыл башлыгы булып эшләгән һәм шушы
җирлектә яшәүче һәр кешенең шатлык-кайгыларын үз күңеле аша үткәрергә
ияләнгән өлкән кеше, бүген үзенең борчуын белдереп килгән шушы хатынны
юату, тынычландыру өчен күңеленнән генә тиешле сүзләр эзли иде.
– Наҗия, борчылма әле, кайтыр. Зөфәр югалып кала торган кеше түгел.
Кем әйтмешли, тайгада туган, тайгада үскән... Берәр нәрсә... э-э, мәшәкате
килеп чыккандыр да...
Аның «берәр нәрсә» дигән сүзләрен Наҗия шунда ук элеп алды:
– Шуның өчен борчылам да инде, Харрас абый. Берәр нәрсә килеп
чыккандыр, – диде ул. – Тайга белән шаярырга ярамый...
Борчылып төне буе әллә нәрсәләр уйлап бетергән бу хатын белән һәр сүзне
чамалап сөйләшергә кирәклеген яхшы белә Харрас. Шуңа күрә, уйламыйчарак
әйтеп ычкындырган хатасын төзәтергә ашыкты:
– Гел начарын гына юрарга кирәк түгел, сеңлем. Әле күптән түгел, урманчы
өйләренең берсенең түбәсе фәкыйрьләнгән, ныгытып аласы бар, дип сөйләнеп
торган иде Зөфәр. Бәлки, салкыннар җиткәнче дип, шуны эшләргә уйлагандыр?..
Наҗиянең монысына да җавабы әзер икән. Төнлә йоклый алмыйча ятканда,
ул ягын да кат-кат уйлаган күрәсең.
– Алар андый эшләрне Камил белән барганда, бергәләп эшлиләр иде,
гадәттә. Нишләп ялгыз башы керешер икән? Аның ише вакытта, киткән чакта,
шундый эшләрем бар, тоткарлануым ихтимал, дип, мине кисәтә иде...
Сүзне озынга сузып торудан мәгънә юк, күп сүз – буш сүз, уйламыйча
Ф Ә Р И Т И М А М О В
23
әйтелгән һәр сүзнең бу бичара хатынның йөрәгенә барып төртеләчәген Харрас
аңлады булса кирәк.
– Сабыр төбе – сары алтын, диләр, әйдә тагын бер көн сабыр итик, Наҗия.
Кайтыр, Алла боерса, кайтмыйча калмас. Әгәр бүген дә кайтмаса, иртәгә
Камил белән бер-ике кешене эзләргә җибәрербез. Южныйга хәбәр итү җаен да
карарбыз... Бу көннәрдә ни өчендер рация эшләми. Аппараты көйсезләнгәнме,
әллә станциясендә төзексезлек килеп чыкканмы, әлегә билгесез. Азык-төлек һәм
почта өчен вездеход тагын бер атнадан гына Южный бистәсенә китәчәк. Графиктан
тыш анда кадәр трактор кууда мәгънә юк, – диде ул хатынны тынычландырып...
Шулай тынычланган кебек булып өенә кайтып утырган иде, Камил килеп
керде... Беренче соравы: «Кайтмадымы?» – булды.
– Юк шул, – диде, Харрас белән булган сөйләшүдән соң бераз тынычлана
башлаган хатынны тагын борчу биләп алды.
Камил дә ни кылырга белмәгәндәй уйга калды.
– Миннән башка барма, дип әйткән идем югыйсә. Берничә көн көтәргә
түземлеге җитмәгән, ялгызы киткән, – дигән сүзләр кысылып чыкты аның
теш арасыннан.
– Үзем дә кат-кат шулай, дидем. Юк, сүзләремә колак та салмады. Зөфәрне
беләсең бит инде, Камил. Барысын да планда каралганча, төгәл үтәргә ярата.
Имеш, «Ерак привал»га барып кайту шул көннәргә билгеләнгән.
Наҗия, нәрсәсен сөйләп торырга инде аның дигәндәй, кулын селтәде.
Шактый вакыт эндәшмичә утырдылар. Ниһаять, Камил телгә килде:
– Болай утырып булмый, Наҗия. Нәрсәдер эшләргә кирәк. Харрас абый
янына барып киңәшләшикме әллә?
– Мин бүген аларга барып, хәлне сөйләп бирдем.
– Нәрсә, ди?
– Нәрсә, дисен, бераз сабыр итәргә кирәк, дип тынычландырган булды.
Бүген дә кайтмаса, иртәгә Камил белән берәрсен эзләргә җибәрербез, диде.
Тагын тынлык. Аннан соң әнә шул эчпошыргыч шомлы тынлыкны бозып,
Камил утырган урыныннан чәчрәп сикереп торды да кискен тавыш белән:
– Иртәгәне көтмим, Наҗия, бүген үк чыгып китәм, – дип ярып салды.
Зөфәр белән Камил – күп еллардан якын дуслар. Бергә эшләгәч, бер-берсен
ярты сүздән аңлыйлар. Сүз дә юк, ул дустының кайтмый калуын авыр кичерә
иде. Шуңа күрә аның бу кискен фикергә килүенә Наҗия артык гаҗәпләнмәде.
Хәер, әгәр көченнән килсә, бу минутларда үзе тайгага чыгып йөгерер иде.
Камилгә дә: «Барма, бүгенгә сабыр ит!» – дип әйтә алмады, бары тик:
– Аймыл булмассызмы соң? – диюдән узмады.
– Мин аның кайтыр юлына каршы чыгам. Ул шарлама ягындагы сукмактан
кайтып керәчәк. Беренче елыбыз гына түгел. Гел шуннан кайтабыз. Аймыл
булмабыз. Мин үзем белән этемне дә алам. Шарик – бик сизгер эт. Аның белән
ышанычлырак булыр, – диде ул.
* * *
Зөфәр белән Андрей менә инде бер тәүлеккә якын урман эченнән баралар
да баралар. Фашистлар лагереннан качып киткәннән соң бер төн үтеп китте.
Тагын кич җитте. Урманда караңгы төшә башлады. Бу вакытта алар икесе дә
хәлсезләнгән иде инде. Бигрәк тә Андрейның хәлләре шәптән түгел. Күп кан
югалтканлыктан һәм көне буе авызына ризык кермәгәнлектән, ул күзгә күренеп
хәлсезләнә. Вакыт-вакыт егыла. Хәрәкәтләре дә бик сүлпән. Ава-түнә атлый.
ВАКЫТСЫЗ ВАКЫТ...
24
Шуңа күрә Зөфәргә вакыт-вакыт аны көтеп алырга туры килә. Хәер, үзенең дә
бөтен тәнендә хәлсезлек. Шулай булса да, туктап калырга ярамый. Ташбака
адымы белән генә булса да алга баруың хәерле.
Көн яктысында Зөфәр юлдашының кыяфәтен күрү бәхетенә иреште,
ниһаять. Утыз-утыз биш яшьләр чамасындагы саргылт чәчле, чандыр гына
ир-ат икән. Өстендә – бик нык таушалган гимнастёрка. Погоннары йолкып
алынган. Анысы фашистлар эше, әлбәттә. Сул кулын ниндидер чүпрәк белән
муенына бәйләп аскан. Кулбашыннан кан саркып, гимнастёркасында зур кара
тап хасил иткән.
Юкка-барга көч сарыф итмәс өчен алар хәтта сөйләшмиләр диярлек. Кирәк
булганда, бер-ике мәртәбә сүз алыштылар да, шуның белән бетте. Хәер, артыгы
кирәк тә түгел. Алга максат куелган, бөтен көчне шуңа юнәлдерергә.
Караңгы төшә башлагач, Андрей бөтенләй хәлсезләнде. Ул инде вакыт-
вакыт онытылып, йокылы-уяулы бара кебек. Сөрлегеп егылулары ешайды.
Егылгач, күп вакыт урыныннан үзе тора алмый. Зөфәр кире килеп, аңа
күтәрелергә ярдәм итә. Шуңа күрә аны иңнәреннән тотып, янәшә атларга
мәҗбүр. Хәзер инде алар бик акрын атлыйлар...
Чираттагы бер егылуында Андрей торырга омтылыш та ясамады. Зөфәрнең
ярдәм итәргә теләгән кулын читкә этәрде дә еш-еш сулап:
– Ах, бер йотым гына су булсачы... Барырлык хәлем калмады, Зөфәр, калдыр
мине. Мин сиңа авыр йөк кенә. Син тизрәк кайтып, үзеңнекеләрне кисәт. Юкса
карательләр сиздертмәстән һөҗүм итеп, барысын да кырып салырлар, – диде ул.
– Син нәрсә инде, Андрей, мин сине бу хәлеңдә ташлап калдырмыйм.
Иңнәремдә күтәреп булса да алып кайтам. Аз гына түз инде... Ерак калмады...
Зөфәр үзе дә бик сусаган иде шул. Көндез берничә урында дымлырак урын
табып, күлмәген шунда җәеп, кул белән баскалагач, күлмәкнең икенче ягыннан
дымын суырган иде. Андрейга да бирде. Ләкин сусау вакытлыча гына басылган
кебек булды да янә тамак кипте, иреннәр-иренгә ябышты. Ах, ул су эчәсе килүләр!..
Андрейны алга барырга күндерде. Юлдашын авырлык белән генә күтәреп
торгызды да иңнәренә салып, алга атлады. Күпме шулай барганнардыр, Зөфәр
кинәт туктап калды. Аның колагына агачлар шаулавыннан тыш, ниндидер
үзгә тавыш ишетелеп киткәндәй булды. Ул Андрейны иңеннән төшерде
дә янәшәдәге агачка терәп утыртты, тураеп басып, кулларын колакларына
куеп, тирә-яктагы тавышларга игътибар итте. Чыннан да, урмандагы гадәти
тавышлардан тыш, ниндидер тавыш ишетелә. Күп еллар урманда яшәгән,
эшләгән кешенең колагы тавышларга бик сизгер. Гадәти урман шаулавыннан
аермалы һәр ым-авазны ул бик тиз тотып ала. Монда да шундый ук нәрсә
ишетелеп киткәндәй була. Хәтта моның нәрсә тавышы булуын чамалый да
кебек ул. Әллә соң ишетү галлюцинациясе башландымы? Сусаудан андый
нәрсә дә булырга мөмкин. Коргаксыган тән, баш мие күзәнәкләре әллә нәрсәләр
ишеттерергә мөмкин. Әгәр хәл андыйга китсә, бик начар. Ә инде ишетелгән
тавыш чынбарлык икән, анысы яхшы. Кайдадыр шарлап су акканы ишетелә.
Күчкән Сала авылының көньяк-көнчыгыш ягыннан, тайга эчендә тар гына
инеш агып ята. Чиста сулы ул елгачык тайга эчендәге кизләүдән башлана.
Күпчелек урында салмак кына агучы бу чишмә урыны-урыны белән тирән
ерганаклар хасил иткән. Ике-өч метр биеклектән шарлап ага торган урыннар
да бар. Менә бу таныш тавыш шул шарламаларның берсеннән ишетелә кебек.
Әгәр шул урынны эзләп тапса, ул авылының кайсы якта икәнлеген дә дөрес
билгеләячәк.
Ф Ә Р И Т И М А М О В
25
Яхшылап тыңлый торгач, тавыш ишетелгән юнәлешне чамалый алды ул.
Баштан Андрейны монда калдырып, үзе генә барып килергә уйлаган иде. Әмма
уеннан кире кайтып, аны кабат иңнәренә салды. Караңгыда ялгызын калдырса,
кабат таба алмам, дип курыкты. Бераз баргач, шарлап су аккан тавыш көчәя
башлады. Зөфәр ялгышмаган: бу инешнең шарлавыклы урыны иде...
Андрейны инеш читендә калдырып, тирән җиренә ерып керде дә суны
кушучлап алып, йотлыга-йотлыга эчәргә кереште. Сусавы басылгач, Андрей
янына ашыкты. Күтәреп барганда, соңгы мизгелдә һушын җуйган Андрей
да аңына килгән һәм, шарлап аккан су тавышын ишетеп, тырмаша-тырмаша
суга таба шуыша башлаган иде. Инеш читенә сөйрәп китерде дә, кушучлап су
алып, Андрейның иреннәренә тидерде. Андрей йотлыга-йотлыга эчте. Эчеп
туйгач, Зөфәр кулларын, битләрен юды. Андрейны да юындырды. Аңа бераз
хәл керде булса кирәк, ул торып ук утырды:
– Син юкка минем белән мәшәкатьләнәсең. Калдыр. Алдагысын үзем
карармын, – диде ул өзек-өзек сүзләр белән. Ыңгырашып та алды. Ярасы
әрни, күрәсең.
Зөфәр аңа җавап кайтармады. Аның үз уйлары иде. Нәкъ менә шушы
урындагы шарламадан авылның кайсы якта икәнлеген ул бик яхшы белә. Монда
беренче мәртәбә генә булуы түгел. Шуңа күрә хәзер авылга адашмыйча кайтып
җитәсенә шиге юк. Юнәлешне бераз гына төньяк-көнчыгышка үзгәртергә кирәк.
Тик менә Андрейның хәле генә борчый. Авылга кадәр исән-имин кайтып
җиткерә алырмы? Үзенең дә көче бетеп бара. Өстәвенә, сусауны баскач, үлеп
ашыйсы килә башлады. Андрей да шул хәлдәдер. Мондый караңгыда ризык
каян тапмак кирәк?! Шунда гына аның, теге урман аланындагы өйдә чакта,
күңеленә качу уе беркеткәч, ишек төбендәге сакчы солдат кертеп ыргыткан
ипи кисәген ашамыйча, чүпрәккә төреп, куен кесәсенә салганы исенә төште.
Капшап караган иде, ул бүлтәеп, эчке кесәдә тора. Куеныннан төргәкне алып,
ашыга-ашыга сүтте. Борынга икмәк исе килеп бәрелде. Ләкин ул ыңгырашып
яткан Андрей янында ипи телемен авызына кабарга ашыкмады. Телемнән
зур кисәк сындырып, иң беренче аңа каптырды. Андрей ашаганда, валчыгы
да коелмасын өчен, аска учын куеп торды, коелган валчыкны үзе капты.
Аннан соң кулындагы үзенә тигән өлешне дә авызына озатты. Моның белән
генә ашыйсы килүне басу мөмкин түгел, билгеле. Тик нихәл итмәк кирәк,
булмаганда, анысы да ярап тора.
Бераз ял иткәч, Зөфәр тагын кузгалырга дигән карарга килде. Юкса монда
ятып, йокыга талуың да бар. Тәнгә йомшарырга ирек бирмәскә, ияләнгән
ритмны югалтмаска, никадәр генә кыен булмасын, юлны дәвам итәргә кирәк.
Кузгалдылар. Хәтта Андрей да әлегә Зөфәргә тотынып, үзе атлагандай
итә. Тик бу озакка бармас, мөгаен. Хәзер алар кызу атларлык хәлдә дә түгел.
Күпме барганнардыр, кинәт якында гына эт өргән тавыш ишетелде. Тиздән
корыган ботак-сатакларны сындырып, кемдер бу якка чабып килә кебек тоелды.
Бер кавымнан ниндидер кара күләгә килеп, Зөфәрнең өстенә ташланды. Бу
кеше түгел иде. Кыргый хайвандыр, дип уйлап алды ул. Ләкин аңа каршы
тора алырлык көче юк инде. Ул Андрейны кочаклаган көе җиргә егылды.
Хәзер барысы да бетәчәк. Бу ерткыч хайван аларны бугазлап алып, ботарлап
ташлаячак. Үлемем шушы икән, дигән уй йөгереп үтте аның башыннан.
Тик ни гаҗәп, ерткыч аны ботарларга ашыкмады. Зөфәр колак кырыенда
ук аның сулышын тойды. Шыңшыган тавышы да ишетелде һәм... кызганыч
тавыш белән чинап та алды. Аның ерткыч түгел, ә эт икәнлеген шунда гына
ВАКЫТСЫЗ ВАКЫТ...
26
аңлады. Башта ул аны Аккүздер, дип уйлаган иде. Чөнки бу вакытта эт аның
колакларыннан, битеннән ялый һәм кызганыч итеп шыңшый башлады.
Могҗиза белән Аккүз исән калып, аны эзләп тапкандыр, дип уйлады ул.
Бераздан эт өреп куйгач, бу уйларыннан кире кайтты. Аккүзнең тавышы
мондый түгел. Аның өрүен йөз, мең эт тавышыннан да ялгышмыйча аера
алыр иде Зөфәр. Бу этнең тавышы бөтенләй икенче. Ләкин барыбер таныш.
– Шарик! – дип кычкырып җибәрде ул кинәт. – Каян килеп чыктың син монда?
Шарик – аркадашы Камилнең эте. Аккүз шикелле үк акыллы ул.
Эт аның шатлыгын уртаклашкандай, янәшәсенә ятты да кулларыннан,
битләреннән яларга кереште. Шул мизгелдә Зөфәрнең күзләреннән бер-ике
тамчы яшь тәгәрәде. Шатлык яшьләре... Ул йөзе белән Шарикның куе йоннарына
капланды. Этнең тәненнән килгән тир исе борынына килеп бәрелде. Кыл кебек
йоны битләрен кытыклады. Әнә шундый халәт Зөфәрнең бөтен авыртуларын
оныттырды. Ул тәнендә ниндидер рәхәт ою тойды. Һәм аңының акрын гына
томалана баруын сизде. Шулчак эт кинәт сикереп торды да өрә-өрә кирегә чапты.
Менә аның тавышы ераклашканнан-ераклаша бара. Инде бөтенләй ишетелмәс
булды. Колакка бары тик агачларның гына тонык шаулавы ишетелә. Башка берни
дә юк. Мин саташа башладым бугай, дигән уй йөгереп узды аның баш миенең
уяу калган өлешеннән. Төнгә каршы бу урынга Шарик каян килеп чыксын инде?..
Шулчак эт өргән тавыш кабат ишетелде. Ул якынайганнан-якыная иде. Зөфәр
агачларга тотынып торырга маташты. «Шарик! Шарик!» – дип кычкырмакчы
булды. Эт аны күрмичә, читтән узып китәр дип курыкты, күрәсең. Ләкин ул
үз тавышын үзе дә ишетмәде...
* * *
Эсэсчылар лагеренда тоткыннарның качып китүен иртәнге якта гына белеп
алдылар. Штаб урнашкан урманчы өенең утын әрдәнәләре саклана торган
янкормасы ягында, урман читендә сакта торучы солдат, ничектер, шул якка
күз салган иде, стенада ачык урын караеп торганны шәйләде. Якынрак барып
караса, андагы яркаларның бер-икесе алынган. Шунда ук фельдфебель Шульц
янына йөгерде. Чөнки ул, нинди дә булса гадәттән тыш хәл килеп чыкса, иң
беренче чиратта миңа әйтегез, дип әмер биргән иде.
Бу вакытта алан уртасында куаклардан һәм ботак-сатактан корыштырып
ясалган шалашта, плащ-палаткасына уралып йоклап яткан кече офицер,
йокысының иң тәмле чагында, таң алдыннан уятуларын баштарак ошатып
бетермәде. Алай да, солдатның үзен гел кирәкмәскә уятырга җөрьәт итмәсен
белгән фельдфебель, ниндидер гадәттән тыш хәл килеп чыкканын аңлап,
автоматына ябышты. Тиз генә сикереп торып, палаткадан чыкты.
Солдат тотлыга-тотлыга хәлне сөйләп биргәч, алар икәүләшеп ротаның
штабы урнашкан урманчы өенә ашыктылар. Анда, чыннан да, стенадан берәр
метрлы ике ярка алынган. Утын саклау бүлмәсенең эчке ягы караеп күренә.
Шульц шикләнеп кенә эчке якка башын тыгып карады. Андагы әрдәнәнең
утыннарын алып, кеше сыярлык урын ясалган. Эчтә беркем дә күренми.
– Качканнар, – диде ачу белән Шульц.
– Әйе, гер обершарффюрер, качканнар, – дип, аның сүзләрен җөпләде солдат.
Солдатның, үзен үчекләгәндәй, артыннан кабатлап торуына Шульцның
бик нык ачуы чыкты:
– Ни карадыгыз?! – дип акырды ул, аның якасыннан умырып тотып.
Гауптштурмфюрер Мартинның бик коры кеше икәнен яхшы белгән һәм
Ф Ә Р И Т И М А М О В
27
аның йодрыкларын үз сыртында аз татымаган Шульц, бу хәлнең нинди
нәтиҗәләргә китерәсен яхшы чамалый иде. Ул ачудан солдатның йөзенә
йодрыгы белән орды. Тегесе куллары белән йөзен каплап, җиргә егылды,
борыныннан шарлап кан ага башлады. Шульц аның ягына төкереп кенә куйды
да штаб ишегенә таба атлады. Үзен дә нәкъ шушы солдат язмышы көткәне
көн кебек ачык. Пырдымсыз һәм үз әмерләрен берсүзсез үтәүләренә күнеккән
гауптштурмфюрер Мартиннан артыгын да көтәргә була. Бу ике әсирнең качып
китүе барыбер мәгълүм булачак. Моның өчен беркем дә түгел, бары тик
Шульцка гына җавап тотарга туры киләчәк...
Штаб ишеге төбендә автоматлы ике сакчы тора. Алар гауптштурмфюрер
янына теләсә кемне кертми. Ә офицерны вакытлы-вакытсыз тынычсызлап
йөрүчеләргә бөтенләй юл ябык. Шуңа күрә алар икесе дә бердән автоматларын
аркылы куеп, керергә ярамый, дигәнне белдерделәр.
– Әйтәсе мөһим сүзем бар, – диде Шульц, сүзләре ышандырырлык булсын
өчен тавышын күтәрә төшеп.
Сакчы солдатлар бер-берсенә карашып алдылар. Гауптштурмфюрерга
кайсыбыз кереп әйтә, янәсе. Вакытлы-вакытсыз борчыганнарын Мартин
яратмый. Ачулы чагына туры килсәң, бәргәләп ташларга да күп сорамас. Тик
Шульцны да аңларга була. Хәрби дәрәҗәсе үзеннән өстен булган офицер янына
килергә җөрьәт итәр идеме? Димәк, җитди сәбәпләре бар...
Чыннан да, сакчы уяткан гауптштурмфюрер сул аягыннан торды булса
кирәк. Ул кереп китеп озак та узмады, өйдән Мартинның сүгенгән тавышлары
ишетелде. Нәрсәләрдер дөбердәде, шакылдады. Шул ук мизгелдә ишек ачылып
китте, аннан абына-сөртенә сакчы йөгереп чыкты да үрә катып, ишек янындагы
урынына басты. Аның артыннан ябылып өлгермәгән ишектән Мартинның
йомарланган портупеясы очып чыкты. Ул Шульцка бәрелде дә, тезләрен нык
кына авырттырып, аның аяк астына килеп төште. Бер минут уздымы икән,
ишектән портупея хуҗасының чытык йөзе күренде. Ул бөгәрләнеп беткән эчке
киемнән. Чәчләре тузган, күз төпләре шешенгән. Кыяфәтеннән һәм үз-үзен
тотышыннан аның кичтән яхшы гына шнапс чөмереп алганы сизелә. Хәзер
махмырдан башы авырта, күрәсең. Өстәвенә, нәкъ шундый вакытта, ял итәргә
комачаулап йөриләр...
Ул килеп чыгуга, Шульц җирдән үрелеп портупеяны алды да Мартинга
сузды:
– Гафу итегез, гер гауптштурмфюрер, портупеягызны рәхим итеп алыгыз!
Мартин, бу портупея ничек синең кулыңа килеп эләкте дигәндәй,
гаҗәпләнгән кыяфәт чыгарып алды. Икенче кулындагы фляганы күтәреп,
нәрсәдер чөмерде.
– Йә, ни бар анда? – диде ул, флягасының капкачын борып.
– Гер гауптштурмфюрер, рус әсирләре качкан, – дип әйтеп салды Шульц.
Гауптштурмфюрерның авызы ачылган килеш калды, күзләре маңгаена
менде. Бераздан соң гына ул:
– Ягъни?.. Ничек инде качкан? – дип сорый алды һәм кырт борылды да
ишекне каерып ачып, «штаб»ка кереп йөгерде.
Өй эчендә аның акырып-бакырып сүгенгәне ишетелде. Дөбер-шатыр
урындык-бүкәннәр ауды, нәрсәләрдер идәнгә шакылдап төште, өйнең арткы
ягындагы утыннар тутырган янкормада утын әрдәнәсенең шалтыр-шолтыр
ишелгәне ишетелде...
Өч минуттан артык вакыт узмагандыр, тоткыннар ябылган бүлмәнең ишеге
ВАКЫТСЫЗ ВАКЫТ...
28
янында сакта торган солдатны якасыннан тотып, ишектән килеп чыкты ул.
Чыккан шәпкә аны җилтерәтеп җиргә томырды. Егылып яткан солдат ягына
төкереп:
– Син, дуңгыз, үзеңне үле, дип исәплә. Бу сансызлыгыңны бары тик каның
белән генә юа алачаксың. Ә синең, Шульц, җиде кат тиреңне тунаячакмын,
– диде.
Аның, ачудан, бурлаттай кызарган йөзенә карарга куркыныч иде бу
минутларда. Мартинның холкын яхшы белгән Шульц үрә катты, үкчәсен үкчәгә
бәреп: «Яволь, гер гауптштурмфюрер!» – диюдән ары уза алмады. Ниһаять,
Мартин хәлсез кешедәй пышылдап диярлек сөйләшүгә күчте. Әле яңарак
кына бөтен таләпләрен туры китереп киенеп чыккан эсэс оберштурмфюрерга
мөрәҗәгать итеп:
– Ганс, ротаны тревогага күтәрергә! Төгәл унбиш минуттан барысы да алан
уртасына чыгып, тезелеп бассыннар, – диде дә киенер өчен өйгә кереп китте.
Ул юынып, ашап-эчеп, киенеп чыкканда, махсус өйрәтелеп, партизаннарга
каршы җибәрелгән эсэс гаскәренең ике йөзгә якын солдат һәм офицерлардан
торган бер ротасы аландагы мәйданчыкта тезелеп тора иде инде.
Гауптштурмфюрер озак сөйләмәде. Аның әмерләре кыска һәм кискен иде:
– Сакка куелган солдатларның җавапсызлыгы аркасында, бүген төнлә рус
әсирләре качып киткән. Кайберәүләргә гаепләрен каннары белән юарга туры
киләчәк. Бөек Вермахт армиясендә андыйларга урын юк. Ә без хәзер рус
партизаннары урнашкан лагерьга барып, аны җир йөзеннән тулысынча юк
итәчәкбез. Лагерьның кайда урнашканлыгы безгә төгәл мәгълүм. Карталары
безнең кулда калды. Хәзер барыгызга да тулы хәрби әзерлеккә вакыт бирәм.
Төгәл ике сәгатьтән походка кузгалабыз. Һәрбер офицерга, солдатка шуны
белдерәм: әсир алмаска, беркемне кызганмыйча юк итәргә. Хайл Гитлер!
Аланда: «Хайл!» – дигән авазлар гөрелдәде.
* * *
Ул, битләренә җиңелчә генә суккалап: «Зөфәр, Зөфәр!» – дигән тавышка
һушына килеп, күзләрен ачты. Камилнең тавышын шунда ук танып алды.
– Су бир, су, – дип пышылдады ул, бөтен гәүдәсе белән калтыранып.
Камил, фонарь белән яктыртып, биштәрендәге фляганы ачты да Зөфәрнең
авызына тидерде. Зөфәр йотлыгып эчә башлады.
– Сөйлә, нәрсә булды синең белән, нинди бәлагә тарыдың? – дип сорады Камил.
– Нәрсә булганны мин үзем дә әлегә кадәр ныклап төшенеп җитмәдем.
Көтелмәгән искитәрлек хәлләргә дучар булдым, дускай. Сөйләсәм дә,
ышанмассың, дип уйлыйм.
– Ә син сөйлә! Хәзер дистә елдан артык бергә эшләп, бер-беребезне ярты
сүздән аңларлык кешеләр без. Мин дә ышанмасам, тагын кем ышаныр сиңа?!
Их, белсә иде шушы соңгы тәүлекләр эчендә аркадашының башыннан ниләр
үткәнен! Юк, ул хәзерге вакытта теләсә нәрсә уйлыйдыр, әмма чын дөресен
күз алдына да китерә алмаячак, әйтсә дә, ышанмаячак. Ерткыч, җанварлар
һөҗүменә дучар булган, өстенә агач ауган, кинәт авырып киткән, юлбасар
яки хәтта берәр маньяк һөҗүм иткән, дип әйтсә, шуларның теләсә кайсына
ышаначак, ә менә чын дөресенә – ай-һай!
– Мин фашистлар әсирлегеннән качтым...
Әле яңарак кына «сөйлә-сөйлә» дип ялварган Камил, шушы өч-дүрт сүздән
торган җөмләне ишетүгә, кинәт тынып калды. Аңлашыла! Мондый сүзләрне
Ф Ә Р И Т И М А М О В
29
акылы сәламәт кеше әйтә алмас, зиһененә зыян килгән, дип уйлый инде ул
хәзер. Башкача түгел, нәкъ шулай.
– Ни булды сиңа, дускай? Авырыйсың түгелме? Саташа ук башладың. Берәр
куркыныч бизгәк йоктырмагансыңдыр бит? Мә әле, тагын су йот!
Камил флягасын биштәренә салып өлгермәгән иде әле. Ул аның капкачын
кабат борып ача башлады.
– Миңа су җитте. Туйганчы эчтем. Әнә теге егетнең хәле минекенә караганда
да мөшкелрәк. Суны аңа эчерт, – дип, Андрей яткан якка ишарәләде Зөфәр.
Камил фонарь яктысын ул күрсәткән якка юнәлтте. Андрей бөтенләй
хәрәкәтсез ята иде. Тагын һушын җуйган, күрәсең.
– Кем ул? Сине шушы хәлгә төшерүче улмы әллә?
Камил иңенә асылган мылтыгына үрелде.
– Юк, юк, ялгышып ата күрмә тагын. Ул үз кеше – Андрей. Ул да фашистлар
әсирлегеннән качты...
Фонарь яктысы кабат Зөфәр ягына күчте. Шул арада Камилнең йөзе дә
чагылып алды. Аның күзләрендә чиксез гаҗәпләнү һәм бераз шомлану
да күренде. Фонарь утын Зөфәргә терәп диярлек яктыртты. Әйтерсең,
әнә шулай яктыртып, әйтелгән сүзләрнең ни дәрәҗәдә ихлас икәнлегенә
ышанасы килә.
Зөфәрнең кыяфәтендә сизелер-сизелмәс кенә елмаю чагылып узды. Ләкин
ул шулкадәр урынсыз булды. Һәм шул ук мизгелдә кашлары җыерылып,
әрнүле-газаплы кыяфәткә әйләнде:
– Әйттем бит, ышанмыйсың, – дигән сүзләр сытылып чыкты аның теш
арасыннан.
– Ә син ышанырдай нәрсәләр сөйлә. Кеше ышанмастайны дөрес булса да,
сөйләмә, диләрме әле?
– Чын дөресе шул! Ышану-ышанмау – анысы синең үз эшең. Ә хәзер әйдә,
кузгалыйк. Юкса... Калганын кайткач сөйләрмен.
Юкса нәрсә булачагын әйтеп бетермәде. Арттан эзәрлекләүчеләрнең куып
җитүләре бар, димәкче иде, барыбер ышанмас дип, туктап калды.
– Юкса менә бу егетнең үлүе ихтимал. Күп кан югалткан... Ашамаган-
эчмәгән... Хәлсезләнгән... Мин үз җаем белән әкрен генә атлармын. Ә сиңа
Андрейны җилкәңә салып кайтырга туры килер, мөгаен.
– Авылга кадәр ун чакрымлап бар, булдырып булырмы?
– Мин аны шул чама үз иңнәремдә күтәреп кайттым инде. Хәзер монда
кадәр кайтып җиткәч, ташлап калдырмаячакмын.
Камил фляганы Андрейның авызына якын китерде. Егет салкын су тәмен
тоеп, күзләрен ачты да йотлыгып эчәргә кереште.
– Без кайда? Килеп җиттекме инде? – диде ул, еш-еш сулап. Фонарь
яктысында аның газапланудан кыйшайган йөзе күренеп алды.
– Юк, Андрей, без кайтып җитмәдек әле. Тагын бераз гына түз, ерак
калмады. Әйдә, Аллага тапшырып кузгалдык, – дип, урыныннан торды да
ава-түнә алга атлады Зөфәр.
Бераздан, кесә фонаре белән уңны-сулны яктырткалап баручы Камилгә:
– Ә син, дускай, фонареңны сүндер, – дип эндәште.
– Нигә? Яктыда кайту уңайлырак бит.
Ут яктысы ераклардан ук күренә, арттан эзәрлекләүчеләр булса, күреп
калулары бар, дип әйтмәкче иде Зөфәр. Ләкин кире уйлап, кулын селтәде.
Тагын ышанмаячак. Шуңа күрә ул:
ВАКЫТСЫЗ ВАКЫТ...
30
– Батареясы бетүе бар, аннан соң иң кирәк чакта янмаса, нишләрбез?! –
диюдән артыгын әйтмәде.
– Әле чыгып китәр алдыннан гына зарядкага куйган идем, – дип акланса
да, Камил бусында аның белән тиз килеште. Фонарен сүндереп куйды.
Алар алга – караңгылыкка таба атладылар.
* * *
Санаторийда бергәләшеп ял итүләренә бер елга якын вакыт узгач, Геннадий
Николаевичка, көтмәгәндә, Александр Левин шалтыратты. Хәл белешеп
торырбыз, дип, телефон номерларын алышкан булсалар да, өйләренә кайтып,
яшәү рәвеше элекке эзенә төшкәч, ничектер, бирелгән вәгъдәләр онытылган.
Тормыш мәшәкатьләре, көндәлек эш-гамәлләр басып киткәч, кая инде ул,
әллә кайдагы җәннәт бакчасыдай санаторийда ял итеп яткан чаклар башка
кереп чыксын?! Шуңа күрә шалтыратучының кемлеген аңлауга ук, хәл-әхвәл
сорашып тормастан, Геннадий Николаевич сүзен акланудан башлады:
– Саша, гафу ит, дускай, шушы көнгә кадәр сиңа бер мәртәбә дә
шалтыратырга җай чыкмады. Инде безнең яшьтә дөнья мәшәкатьләреннән
бераз арынып, лаеклы ял турында уйларга кирәк булса да, һаман дөнья куабыз...
Александр Васильевич аны тынычландырырга ашыкты:
– Үземдә дә шул ук хәл, Гена. Берничә мәртәбә шалтыратам дип, талпынып
карасам да, кулым җитмәде. Нәкъ шулай, синең кебек, дөнья мәшәкатьләре...
Сүз хәл-әхвәл сорашуга күчте. Һәр икесе дә озаклап бер-берсенең туган-
тумачасының, бала-чагасының хәлләрен җентекләп сорашты. Бергә укыган
курсташларының да күргән-белгәннәрен искә төшерделәр. Телефоннан сөйләшү
шул хәл-әхвәл сораштырудан артык булмас иде, кинәт Александр Левин:
– Быел да санаторийга барып, сәламәтлегеңне ныгытып кайтырга исәбең
юкмы соң? – дип сорап куйды.
Сазоновның ул хакта уйлап караганы юк иде әлегә. Вакыт тиз уза. Инде
бер елга якын вакыт узып та киткән ләбаса.
– Ял итәргә исәп бар барын... Арылды, бик нык ардым. Беләсеңме, Саша,
мин инде санаторийга гына түгел, лаеклы ялга ук китәр идем...
– Анысы, әлбәттә, һәркемнең үз эше. Ә менә узган елгы кебек бергәләп ял
итәргә каршы түгел мин. Бу хакта ныклап уйлап кара әле, Гена, – диде Левин.
Аннан соң ул кинәт кенә теманы икенчегә борып, ни өчендер Сазоновның
эше хакында сораштыра башлады.
– Урман хуҗалыгында эшләр ничек анда? «Лес рубят, щепки летят»мы?..
Геннадий Николаевич, дустының нәрсәгә ишарә ясаганын шунда ук
чамалады. Һаман да урманны рөхсәтсез кисү барамы, дип кызыксынуы инде.
Ул, үзе дә сизмәстән, әңгәмәдәше белән янәшә торып сөйләшкәндәй, кулын
селтәп куйды:
– Әй, нәрсәсен сөйләп торырга инде аның, Саша? Бер кузгатып җибәргән
механизмны тиз генә туктатырмын, димә! Урманны талыйлар, дускай. Табигать
байлыкларын юкка исраф итү бара. Болар барысы да кемнәрнеңдер кесәләрен
калынайту хисабына!
Левин, дустының хәлен аңлагандай, бик мәгънәле генә итеп «М-да!» дип
куйды. Бермәл эндәшмичә торгач:
– Кыргый хайваннарны да кыралармы? – дип, әңгәмәсен дәвам итте.
– Браконьерлардан да тынгылык юк, дускай. Киек атуны бернидән
курыкмыйча, тартынусыз эшлиләр. Үз абзарларындагы малны чалалармыни?!
Ф Ә Р И Т И М А М О В
31
– Да-а-а, эшләрегез хөрти икән. Урманнарыгызда киек-җанварлар да бетеп
барадыр алайса?
Сазонов дустының ни өчен урман хәлләре белән шулай кызыксынуын
аңламады. Югыйсә моннан кырык еллар элек урманчылык институтында биш
ел укудан башка, аның урман белән бәйләнеше дә юк кебек. Үзе әйтмешли,
инде күптән икенче тармакка күчкән. Урман аның өчен нибары мүкләнеп
беткән агачлар һәм кыргый карт аюлар гынадыр, дип аңлый иде Геннадий
Николаевич дусты хакында. Ә ул әнә, чыннан да, урман язмышы белән ныклап
кызыксынган кебек кылана.
– Хөрти! Браконьерлар азды. Киек хайваннарны кыралар гына... Алай да...
Әйтеп бетерелмәгән соңгы сүзе Левинны ни өчендер сагайтты. Ул дустының
сөйләп бетерүен көтеп бераз торгач, тагын соравын бирергә ашыкты:
– Алай да, дидең дә туктап калдың. Нәрсә әйтмәкче идең? Әйдә, сөйлә,
Геннадий Николаевич. Берәр искитәрлек хәл бармы әллә?
Сазонов, әйтергәме-юкмы, дигәндәй, бераз икеләнеп торды.
– Искитәрлек дип... Синдәй урман проблемаларыннан ерак торган кешегә ул
кызык та тоелмас, бәлки. Алай да әйтим әле. Соңгы вакытта бер-ике мәртәбә
аңлатып булмаслык гаҗәп хәлләр ишеттем.
– Йә, йә, – дип ашыктырды Левин.
Аның ни өчен шулай сабырсызлануын Сазонов аңлап та бетермәде. Нәрсә-
нәрсә, ә менә башы-аягы белән фән өлкәсенә кереп чумган бу гыйлем иясен
ул уйлаган проблемалар бөтенләй кызыксындырырга тиеш түгел иде кебек.
– Ничек дип әйтергә?.. Соңгы вакытта инде күптән «Кызыл китап»ка
кертелгән хайваннарны күпләп күргән егерьлар булгалаган. Алар бернидән
курыкмыйча, зур төркемнәр белән йөриләр икән...
– Шуннан, – дип, кинәт кенә сөйләвеннән туктап калган Сазоновны
ашыктырды Левин.
– Шуннан – шул... Бер яктан браконьерлар кыргый хайваннарны кыра, ә
икенче яктан, инде әллә кайчан «Кызыл китап»ка кертелгән хайваннарның
саны арта. Ниндидер капма-каршылык килеп чыга түгелме? Парадокс. Бу
гаҗәп түгелмени?
– Әйе-е-е, – дип сузды Левин, бик мәгънәле генә итеп. – Ә син үзең моңа
нинди аңлатма бирер идең?
Сазонов тагын тынып калды. Аның бу хакта ныклап уйланганы да булмады.
Кемнәрдәндер ишетелгән сүзләрне, бик әһәмият бирмичә, колак читеннән
уздырган чаклары да бар. Рәсми мәгълүмат булмаганда, һәрнәрсәгә ышанып
бетеп тә булмый бу заманда. Шуңа күрә ул дустының соравына туры җавап бирде:
– Колакка кергән һәр сүзгә ышанып, кайсы ялган, кайсы чын икәнен төгәл
белмичә, нәтиҗәләр ясарга ашыкмыйм мин, дускай. Бу имеш-мимешләрнең ни
дәрәҗәдә дөрес икәнлеген зоологлар өйрәнсен әнә. Минем төп эшем хуҗалык
итүгә һәм урман байлыкларын саклауга бәйле...
– Анысы шулай инде, – дип килеште Геннадий Николаевичның сүзләре
белән Левин. – Алай да, бергәләшеп ял итү турында уйла әле. Узган ел
ялыбызны бик күңелле уздырган идек бит, – дип өстәде дә бик дустанә
саубуллашып, элемтәне өзде...
Телефон аша булган әңгәмәдән соң, хис-кичерешләре бераз басылгач,
Сазонов үзалдына елмаеп куйды. Карале бу Сашаны, санаторийда очрашкан
вакыттан соң бөтенләй үзгә фикер йөртә башлаган түгелме? Хәтта урман
проблемаларын күңеленә якын алып, сораулар биреп маташты. Ә үзе әле
ВАКЫТСЫЗ ВАКЫТ...
32
кайчан гына: «Мин бөтенләй икенче тармакта эшлим... син эшләгән урман
тармагына тыкшына алмыйм. Гафу ит, дускай...» – дип сөйләнгән иде. Элекке
курсташының күңелендәге әнә шул үзгәрешләргә бераз гына сәерсенсә дә,
үзенең борчуларына аның да битараф булмавы, сүзләр белән генә булса да,
ярдәм итәргә теләве күңеленең бер өлешендә шатлану хисләре дә тудырды.
* * *
Зөфәр, Камил һәм Андрей авылга таң алдыннан гына кайтып керделәр. Бу
вакытта Күчкән Сала кешеләре йоклый иде әле. Тирә-якта урман шавыннан
башка бер тавыш та ишетелми, дияр идең, ара-тирә этләр өреп куя...
Камил башта Зөфәр белән Андрейны медпунктка илтмәкче булган иде.
Ләкин уеннан кире кайтты. Бу вакытта кем булсын анда?! Шуңа күрә үзе
яшәгән йортны узып, Зөфәрләр ишеген шакыдылар. Тавышка төне буе керфек
тә какмаган Наҗия йөгереп чыкты.
Ишекне ачып җибәрүгә, каршысында сакал-мыек баскан, йөзе тартылып,
сулып калган, бик хәлсезләнгән Зөфәрне һәм канга баткан кеше гәүдәсен
иңнәренә күтәргән Камилне күргәч, бик гаҗәпләнде. Зөфәрнең күкрәгенә
ташланды да иңрәп елый башлады:
– Уйлаган идем аны ниндидер күңелсезлек килеп чыккандыр дип, күңелем
дөрес сизгән икән. Ниләр генә булды? – дип сөйләнде.
– Барысы да тәртиптә, Наҗиякәй. Менә күреп торасың, исән-сау кайтып
җиттем.
– Кыяфәтеңнең карарлыгы калмаган бит. Ни булды? Камил, син әйт,
ичмасам? – дип ирләрнең әле берсенә, әле икенчесенә ялварулы караш ташлады
ул.
– Йә, тынычлан, сөеклем. Минем белән барысы да тәртиптә. Бераз ял итеп
алсам, барысы да җайланыр. Тик менә бу егетнең хәле начаррак. Аны сәкегә
илтеп салыйк әле, – дип сөйләнә-сөйләнә, Камилгә Андрейны сәкедәге түшәк
өстенә салырга ярдәм итте.
Камил фельдшер Светлананы чакырырга чыгып йөгерде. «Берочтан авыл
башлыгы Харрас Зариповичка да сугылырсың. Монда, безгә килсен», – дип
артыннан кычкырды Зөфәр...
Чирек сәгатьтән аз гына артыграк вакыт узгандыр, ашыгыч медицина ярдәме
сумкасын асып, йокылы-уяулы Светлана килеп җитте. Ул нәрсә булганын
сораштыра-сораштыра, Андрейның яраларын карый башлады. Зөфәр аңа
барысын да җентекләп сөйләмәде. Үзенең башыннан үткәннәрне ул бөтенләй
искә төшермәде. Бары тик Андрейның яралануы һәм якынча күпме вакыт элек
аңын югалтуы турындагы сорауларга коры гына җавап бирде. Озак та узмады,
Харрасны ияртеп, Камил килеп керде.
– Йә, күрик геройларны. Ни булганын сорашыйк, – дип сөйләнде авыл
башлыгы керә-керешкә.
Ә үзе Зөфәр ягына, ничектер, сәерсенгән кебек сынап карый. Камил юлда
килгәндә сөйләргә өлгергән инде моңа. «Алышынмадымы икән», дигән шик
тә белдергәндер әле.
– Харрас абый, минем синең белән сөйләшәсем бар...
– Соң, әйдә, сөйлә. Тыңлыйм. Кара төндә кубарылып, кәмит карау өчен
түгел, сүзләреңне тыңлау өчен килдем дә инде монда.
Зөфәр тирә-яктагыларга күз төшереп алды:
– Мин бары тик үзеңә генә сөйләргә телим.
Ф Ә Р И Т И М А М О В
2. «К. У.» №7 33
– Монда барыбыз да үз кешеләр. Берсеннән дә яшерен серем юк, – дип, ни
өчен үзенә генә сөйләргә теләгәнен аңламыйча, иңнәрен сикерткәләде Харрас.
– Вакыт бик аз, Харрас абый. Әлегә синең белән аңлаша алсак, шул җитәр.
Әйдә, кунак бүлмәсенә узыйк әле, – диде дә Харрасны култыклап, күрше
бүлмәгә алып кереп китте.
Өстәл артына урнашкач, Наҗия алар алдына кайнар чәй кертеп куйды. Ә
үзенең һаман Зөфәреннән аерыласы килми иде. Аны артыннан гына кочаклап
алып, чәчләреннән үпте. Күзләре сөекле иренә яратып та, шул ук вакытта
кызганып та карый. Яңагындагы кечкенә генә ярага укмашып каткан канын кулы
белән сыпыргалый. Әйтерсең, әнә шулай иренең хәлен җиңеләйтмәкче була. Тик
Зөфәрнең генә анда кайгысы юк кебек. Тизрәк башыннан үткән хәлләрне бәйнә-
бәйнә Харраска сөйләп бирәсе килә. Шуңа күрә Наҗиясен читкәрәк тибәрде:
– Бар әле, чыгып тор әле, җаным. Харрас абый белән сөйләшәсе сүзебез бар,
– диде ул, хатынына мөмкин кадәр җылырак мөнәсәбәт күрсәтергә тырышып.
– Сөйләшегез, мин сезгә комачауламыйм бит. Сине кочаклап, менә шулай
тыныч кына басып торырмын, бәгърем. Юкса бик сагындым...
– Наҗия, аңла мине, кайчак ирләрнең хатын-кызлардан башка гына
сөйләшер сүзләре була. Зинаһар өчен, унбиш-егерме минутка гына чыгып
торчы. Йоклап алсаң да була. Әле таң атмаган. Инде йоклый алмыйсың икән,
ашарга әзерли тор...
Наҗия – акыллы хатын. Нәкъ менә шушы вакытта ирен никадәр генә ташлап
чыгып китәсе килмәсә дә, ир хакын өстен куеп, аның сүзен аяк астына салып
таптамады. Әкрен генә атлап, ишеккә юнәлде. Аның артыннан ишек ябылуга,
Харрас телгә килде:
– Йә, алайса тыңлап карыйк, нинди хәлгә тарыдың?
– Сиңа – ялган, миңа – чын, дигәндәй, Харрас абый, мин кеше ышанмастай
гаҗәп хәлләргә юлыктым бит әле. Ничек кенә сөйләсәм дә, ышанмассың кебек...
Харрас сынаулы караш белән әңгәмәдәшенә текәлде. Зөфәрне бала чагыннан
бирле белә ул. Күз алдында үсте, ир-егет булып өлгереп җитте. Эшен яратып,
җиренә җиткереп башкаручы бу егетне авылдашлары да хөрмәт итә. Аек
акыллы, туры сүзле, төпле фикерле, гадел кеше буларак беләләр аны. Һәм
менә шушы кеше ниндидер аяныч хәлгә тарыган.
– Сөйлә. Сүзләрең хак булса, ышанырмын. Мин яшь кеше түгел. Үз
гомеремдә яхшысын да, яманын да күп күрергә туры килде. Аңларга
тырышырмын.
– Ярый, әйтәм алайса... Тик син мине акылга җиңеләйгән икән бу, дип,
нәтиҗә ясарга ашыкма. Харрас абый... мин немец фашистлары әсирлегеннән
качтым. Дөресрәге, Андрей исемле икенче бер әсир белән бергәләп качтык...
Әлеге сүзләрдән Харрасның кашлары сикереп өскә күтәрелде. Күзләре
зурайды. Авызы ачылган көе калды. Ул Зөфәрнең күзләренә озаклап текәлеп
карап торды. Ике арада туган киеренкелекне йомшарту өчен, өстәлдәге чәйгә
калак тыгып, аны шикәр салмаган көе генә озаклап болгатты. Бераздан үзен
кулга алып өлгерде булса кирәк, өзек-өзек сүзләр белән сөйләп китте:
– Зөфәр туган, аңлыйм... син аргансың. Еллар буе... көне-төне ялсыз эшләү...
үзен сиздерә. Әйе, әйе, депрессия шуннан килә дә инде. Аның ише вакытта...
э-э-э галлюцинациясе дә... хәтер ялгышулары да була. Тик бу халәттән чыгарга
мөмкин. Ныклы ял кирәк сиңа...
Зөфәр утырган көе тезләренә шапылдатып сугып алды. Аның кыяфәте
үртәлгән сабыйныкына охшап калды.
ВАКЫТСЫЗ ВАКЫТ...
34
– Харрас абый, син мине «ычкынган» дип исәплисең, җүләргә саныйсың
бугай?..
Авыл башлыгы аны тынычландырырга ашыкты:
– Сине беркем дә җүләргә исәпләргә җыенмый. Ә менә ял мәсьәләсендә...
Гел эшләргә генә димәгән, анысы да кирәк, энекәш. Беребез дә эш аты түгел лә.
Аның күзләре Зөфәргә кызганып карыйлар иде. Шул кыяфәтен күреп, Зөфәр
башын куллары белән кочаклап, карашын түбән төшерде.
Шулчак кунак бүлмәсенең ишеге ачылып китте дә анда Наҗиянең башы
күренде:
– Егетегез саташа башлады. Тыпырчына, нәрсәләрдер кычкырып,
торырга азаплана, аңа Светлана белән Камилнең генә көче җитми. Чыгып
булышыгызчы, – диде ул, сулышы кабып.
Зөфәр белән Харрас дәррәү урыннарыннан торып, алгы бүлмәгә
ташландылар. Чыннан да, Андрей кулларын бутый-бутый: «Гранатаңны томыр!
Юкса танк изеп китә!» – дип акыра. Тынычландырырга теләп, кулларыннан
тотарга маташкан Светлананы «очыртып» кына җибәрә, Камилгә тибәргә
азаплана.
Зөфәр белән Харис та килеп кулларыннан тоткач, Светлана яралыга
тынычландыру өчен укол ясады. Андрей тынып калды: йокладымы, аңын
югалттымы, белмәссең.
Кабат кунак бүлмәсенә кереп тормадылар. Зөфәр барысы каршында да
үзенең башыннан үткәннәрне энәсеннән җебенә кадәр сөйләп бирде. Аның
хикәяте тыңлаучыларда Бөек Ватан сугышы турында тарихи кино эчтәлеген
хәтерләтте. Һәр сүзен игътибар белән тыңласалар да, аларның күзләрендә
ышанмау ярылып ята иде. Сөйләп бетергәч, Зөфәр нидер көткәндәй, карашы
белән һәрберсенең йөзен күзәтте.
– Анысы шулаен шулай да... Тик кайсы заманда яшәгәнебезне онытмаска
кирәк. Сугыш беткәнгә йөз елга якын вакыт узды. Каян килсен соң монда –
безнең тайгага немец-фашистлары?.. Сугыш вакытында исән калган булсалар
да, инде әллә кайчан үлеп беткән булырлар иде... Юк, Зөфәр, сөйләгән хикәятең
ничек кенә матур булмасын, ышана алмыйм, – дип үз фикерен белдерде Харрас.
Бүлмәдә авыр тынлык урнашты. Бары тик ара-тирә Андрейның ыңгырашкан
тавышы гына ишетелеп куя иде.
– Монда инде бер генә фараз кала, боларның барысы да синең күзеңә генә
күренгән, – дип кабат сүз башлаган Харрасны Зөфәрнең тавышы бүлде:
– Минем тәндәге менә бу яралар да, хәзер ыңгырашып каршыгызда ятучы
Андрей да – барысы да күзгә күренә, димәк, – дип һаман да ныграк үртәлде
аның сүзләреннән Зөфәр.
– Алайса, ул фашистлар киемендәге кешеләр артистлар булгандыр. Хәзер
сугыш турындагы киноларны еш төшерәләр бит. Кино төшереп йөрүләредер?
– Үзем дә башта шулай уйлаган идем. Тик беләсезме, аларның автоматлары
чын патроннар белән корылган. Беркем дә артистларга чын корал тоттырмас,
– дип, дулкынланудан йодрыклары белән өстәлне төеп алды Зөфәр.
– Ә каян беләсең чын корал икәнен?
– Алар минем күз алдында этемне атып үтерделәр. Аккүзнең пулялар
теткәләп бетергән гәүдәсе «Ерак привал»дагы аланда ята. Ышанасызмы?
Минем үземне берничә мәртәбә тукмап ташладылар. Андрейны әнә, канга
батырып, нинди хәлгә китергәннәр. Артистлар шулай эшлиме?..
Кабат тынлык. Һәм шул тынлыкны ярып, Андрейның кинәт кенә:
Ф Ә Р И Т И М А М О В
2.* 35
– Атакага кузга-а-а-ал!.. – дигән саташулы тавышы яңгырады.
Калтыранып тартышкан кулларына килеп ябышкан Светлана аны көч-хәл
белән генә тотып тора иде.
Андрейның ул халәте озакка бармады, кабат тирән йокыга талды.
– Бәлки, син үткән заманнарга күчкәнсеңдер? – дип әңгәмәгә кушылды
Светлана. – Минем кайдадыр вакыт буенча сәяхәт ясаучылар хакында
укыганым бар иде. Әгәр син...
Зөфәр аның сүзләрен бүлде.
– Минем үземдә дә шундый уй булып алды. Бу хакта минем дә укыганым
бар. Фашистларда әсирлектә ятканда, төне буе уйлап чыктым. Һәм
бердәнбер шундый фикергә килдем. Мин узган заманнарга, сугыш вакытына
кайтмадыммы икән, дип уйладым. Шуңа күрә әсирлектән качып киткәч, Күчкән
Салага кайтып, сезне күрә алуыма шикләндем дә. Әгәр мин, чыннан да, үткән
заманнарга күчкәнмен икән, сугыш чорында яшәгән бабайларны гына күрергә
тиеш идем. Инде кайтып сезне күргәч, узган заманнарга күчкәнмен, дигән
уйларым бөтенләй нигезсез икәнен аңладым. Мин үзем яши торган заманда.
Тагын авыр тынлык урнашты. Бу хәлдә башлап сүз әйтергә берсе дә базмады.
Бераздан Светлана, әгәр Зөфәр узган заманнарга күчмәгән икән, димәк,
немецларның безнең заманга күчкән булулары ихтимал, дигән сүзләр әйтте.
Йорттагылар барысы да кинәт кенә аның ягына борылды...
* * *
Карательләр ротасының «Ерак привал»дагы аланнан кузгалып киткәннәренә
бер тәүлектән артык вакыт узды. Көн яктысында алар бертуктаусыз хәрәкәттә
булдылар. Дөрес, төнлә белән тукталырга туры килде. Гауптштурмфюрер
Мартин, төн караңгылыгыннан файдаланып, партизаннар һөҗүм итәрләр
дә үзләрен кырып салырлар, дип курыкты. Тирә-якка икеләтелгән сак куеп,
төнне вакытлыча оештырылган привалда үткәрделәр. Солдатлар тамак ялгап
алды, үзләрен тәртипкә китерде. Юкса көне буе ботаклы чытырманнан барып,
кыяфәтләренә карарлык түгел! Тамакларына да аяк өсте капкалаган «сухой
паек»тан башка ризык кергәне юк...
Иртән кабат кузгалдылар. Мартинны иң гаҗәпләндергәне шул булды:
хәзер дистәләгән чакрым ара узып, ник бер партизан отряды очрасын! Хәтта
сыңар мылтык аткан тавыш та ишетелмәде. «Марш бросок»ның башында
партизаннар засадасына тап булмыйк, дип шикләнеп кенә атлаган солдатлар
да бу хәлдән, ничектер туарылып калдылар, иркенәйделәр. Вакыт-вакыт
кычкырып сөйләшкән, хәтта көлгән тавышлар ишетелеп куя. Андый чакларда
Мартин «гаепле»не тиз генә табып, зәһәр сүзләр белән сүгеп ташлый.
Соңгы сәгатьләрдә гауптштурмфюрер планшетындагы картага ешрак күз
сала башлады. Нәрсәнедер үлчәп, чамалап карый. Компасны алып, юнәлешне
билгели. Хәтта агачларның очлары арасыннан агарып күренеп торган күккә
дә күз салгалый...
Тагын бер кичне привалда уздырганнан соң, иртән кузгалып, ике-өч сәгать
баргач, Мартин унтер-офицерларны – взвод командирларын җыеп, алга таба
аеруча сак барырга кирәклеге турында кисәтте. «Картада билгеләнгән партизан
отряды урнашкан урынга җитәргә ерак калмады. Засада булырга мөмкин», –
диде ул, үзенең шикләрен акларга теләгәндәй.
Ә бераз баргач, бөтен рота белән сизмәстән партизаннар засадасына килеп
чыкмас өчен, алдан разведка җибәрергә, дигән карарга килде. Обершарффюрер
ВАКЫТСЫЗ ВАКЫТ...
36
Шульц командалыгында «гаепләрен каннары белән юарга» тиешле дүрт
солдатны билгеләп, алдан җибәрде. Кире кайтканда, аймыл булмас өчен
агачларга тамга салып барырга кушты. Үзләре дә тукталып тормадылар, шул
тамгаларга карап, алга баруларын дәвам иттеләр.
Тагын ике сәгатьләп вакыт уздымы-юкмы, разведчиклар әйләнеп тә кайтты.
Шульц гауптштурмфюрер каршына килеп, кабаланудан һәм дулкынланудан
сулышы кабып рапорт бирде:
– Гер гауптштурмфюрер, партизаннар лагерена кадәр сиздермичә генә барып
җиттек. Биш йөз метрлап кала, яхшылап күзәттек!
– Gut, gut10, – диде Мартин, аның сүзләрен хуплап.
Командирының күзләрендә мәрхәмәт чаткылары күргәч, аның алдагы көннәрдә
үзен «утлы таба»га бастыруын бөтенләй оныткан Шульц рапортын дәвам итте:
– Күзәтүләрдән күренгәнчә, лагерь бик зур мәйданны биләп тора. Лагерь
булудан бигрәк, ул кешеләр яши торган торак пунктны хәтерләтә. Йортлар
төзек, сугыштан зыян күргән, шартлаган, янган урыннар күренми. Шулардан
чыгып, мин анда русларның регуляр частьлары яшеренеп ятмыймы икән,
дип тә уйлыйм. Дөрес, без күпме генә күзәтсәк тә, беркемне дә күрмәдек.
Партизаннар бик нык яшеренгән булырга тиеш...
Гауптштурмфюрер, әйтелгәннәрдән канәгать калуын белдереп, тагын бер
мәртәбә «гут», дип кабатлады. Хәтта Шульцның иңнәреннән җиңелчә генә кагып
та алды. Һәм алга таба үзенең әмерен көтеп торучы гаскәриләр ягына борылып,
оберштурмфюрер Ганска хәзер үк унтер-офицерларны янына җыярга кушты.
Мартинның акылы холкы кебек үк пырдымсыз, кисәк үзгәрүчән һәм кайвакыт
көтелмәгән нәтиҗәләр ясаучан. Ул алдан озаклап уйлап, планнар корып тормый.
Киресенчә, аның башына иң акыллы уйлар хәрәкәт вакытында килүчән. Нәкъ
менә шул вакытта аның баш миендәге «шөреп»ләре тизрәк эшли башлый. Хәер,
яртысы «уголовник»лар арасыннан сайлап җыелган башкисәрләрдән торган
эсэсчылар ротасы белән командалык итү өчен болар – иң кулай сыйфат.
Бусында да ул үзенең холкына хилафлык китермәде. Чытырманлык
арасында булуга карамастан, мөмкин кадәр тигезрәк тезелергә тырышып,
каршысына килеп баскан унтер-офицерларга кискен әмерләр яудыра башлады.
Һәр әйткән сүзе аны ныграк рухландыра бара иде:
– Партизаннар лагерена ике яктан һөҗүм итәчәкбез. Шуңа күрә
оберштурмфюрер Ганс командалыгындагы бер төркем лагерьны читтән
әйләнеп узып, төньяк тарафка күчә. Мин монда төп көчләр белән калам. Башта
миномётлардан ут ачып, партизаннарны утлы табада биетәчәкбез. Аннан соң,
иң беренче Ганс командасы һөҗүмгә күчә. Чөнки качкын әсирләр кайтып
кисәткәнлектән, партизаннар безне бу як юнәлештә көтәләрдер, дип уйлыйм.
Ә без көтелмәгән яктан һөҗүм итеп, миномёт утыннан соң болай да башлары
әйләнгән партизаннар арасында паника тудырачакбыз һәм «пиф-паф» кырып
салачакбыз. Һөҗүмне, Ганс төркеме, мин ракета чөйгәннән соң башлаячак.
Үз сүзләреннән Мартин шулкадәр әсәрләнгән иде ки, әйткәннәре канлы
бәрелешнең үзе кебек тәэсир итте аңа. Соңгы сүзләрен әйткәндә инде, сугыш
булып узган һәм үзен анда җиңеп чыккан кебек иде. Тыелгысыз эчке ярсынудан
сулышы капты. Ул, күңелендә баш калкыткан кыргый инстинкттан куркыныч
төскә кергән йөзен як-якка боргалап, каршысына басып үрә каткан, үзенә
буйсынган хәрбиләрне бер кат күздән кичерде. Аннан уң кулын югары күтәреп,
гырылдавык тавыш белән: «Хайл!» дип кычкырды...
10 Яхшы, яхшы (нем.)
Ф Ә Р И Т И М А М О В
37
* * *
Сазонов санаторийда быел да икәүләп ял итү турында Левинга биргән
вәгъдәсен онытмады. Элекке курсташ дусты кайчан барасын әйтеп
шалтыраткач, үзе дә бу хакта колагына киртләп куйды. Урман хуҗалыгы
белгечләренең киңәйтелгән утырышына баргач, үзенең турыдан-туры
җитәкчесенә, сәламәтлеген ныгытып алу өчен санаторийга барып кайтырга
теләвен әйтте. Алдагы елда ял иткәненең бик ошаганлыгын һәм быел да шунда
ял итәргә теләге барлыгын да искәртергә онытмады.
– Ярый, бу хакта уйлармын. Сиңа кайсы вакытларга кирәк? – дип сорады
чиновник.
Сазонов үзенә ял итәргә уңайлы вакытны әйтеп биргәч, «кәҗәләнеп»
маташмады:
– Үзең теләгән вакытка юлламасын юнәтербез. Ял ит, көч җый. Синең безгә
сәламәт булуың кирәк, – дип, теләктәшлек тә белдерде хәтта.
Чыннан да, билгеләнгән вакытта юллама Сазоновның кулында иде...
Һәм менә алар Левин белән санаторийда. Ашыйлар-эчәләр, кирәкле
процедураларга йөриләр, спорт белән шөгыльләнәләр, табигать кочагына
чыгалар – кыскасы, вакытның һәр мизгелен файдалы үткәрәләр. Шул ук
вакытта узган студент елларын искә төшерергә, төрле темаларга үзара әңгәмә
корырга, озакка сузмыйча гына бәхәсләшеп тә алырга, илдәге сәясәткә азрак
ризасызлык белдерергә, яшьләрнең эшкә карата мөнәсәбәтләреннән бераз
зарланып, «эчләрен бушатырга» да вакыт табалар. Болары процедуралар
вакытында яки тренажёрларда шөгыльләнгәндә, үзеннән-үзе башлана.
Менә бүген дә махсус түгәрәк ванна эчендә, кирәкле матдәләр белән баетылган
су эремәсендә гидромассаж процедурасы алып яталар. Астан кислород агымын
кудырып, суны һава белән баетучы аэратор быгырдап эшләп тора. Су кайнавын
хәтерләтүче әлеге процесста, файдалы газлар белән баетылган җылымса суның
тәнгә килеп бәрелүе әйтеп бетермәслек рәхәтлек бирә. Гәүдә авырлыгы тоелмас
дәрәҗәдә җиңеләеп кала, су агымы ритмына бирелеп чайкала. Күңел әнә шул
халәттән ләззәтле мизгелләр кичерә, зур канәгатьлек ала...
Мондый вакытларда дөнья мәшәкатьләрен бөтенләй онытып, бары тик
илаһи нәрсәләр турында гына уйларга кирәк сыман. Юк, Левинның теле тик
тора алмый. Ул Сазоновның касыгына кулы белән җиңелчә генә төртеп ала да:
– Саша, синең кебек урманга береккән карт аюга монда бераз гына
уңайсызрактыр, әйеме? – дип әйтеп куя.
Бу сүзләргә Сазоновның тырнак очы кадәр дә үпкәләмәвен яхшы белә ич
ул. Әлбәттә, үпкәләми. Шаярып әйтелгән ярым төртмәле сүзләрне ишеткәч,
Геннадий Николаевич процедура бүлмәсен яңгыратып, тыела алмыйча
көлде генә. Аның тавышына хәтта, күрше бүлмәнең ишеге ачылып, шәфкать
туташының башы күренде. Ул, бу ике карт хөрәсәнгә тагын нәрсә җитми икән
инде дигәндәй, сөрмәле матур күзләрен зур ачып, гаҗәпләнеп карап торды
да тавышның нәрсәдәр җитмәгәннән түгел, ә «рәхәткә чыдый алмаганнан»
икәнен аңлап, ишекне кире япты.
– Хак сүзләр сөйлисең, дускай. Сезнең цивилизацияле дөньяда, мин,
чыннан да, үземне азрак уңайсыз хис итәм. Сезнең бит барысы да ясалма.
Әнә, стенаның буеннан буена ясалган табигать күренеше – фотопейзаж. Теге
пластик чыршы янәшәсендә баласы белән басып торучы болан пыяладан
коелган. Әледән-әле колакка ишетелеп куйган кошлар тавышы да чын түгел
ВАКЫТСЫЗ ВАКЫТ...
38
– аудиоязма гына, менә без чумылып ятучы шушы су да, ниндидер химик
матдәләр кушып ясалган сыеклык, аның быгыр-быгыр тавышы да табигый
чишмә челтерәвен алыштыра алмый...
Геннадий Николаевич тагын нәрсәләрдер әйтмәкче иде, Левин аны бүлде:
– Сүз дә юк, мондагы ясалма эффектларны син яшәгән табигый тирәлек
белән чагыштырырлык түгел. Ләкин һәркемнең дә табигать белән тыгыз
элемтәдә яшәргә мөмкинлеге юк. Цивилизация! Фән-техника алгарышы! Кеше
табигатьтән читләшә. Хәзерге мәгълүмат агымының тискәре йогынтысыннан
котылу, нерв киеренкелеген йомшарту өчен шул ук фәнни алгарыш нәтиҗәсендә
барлыкка китерелгән ясалма эффектлардан файдаланабыз. Релаксация, ягъни
тәнебезне тирән йомшарту бәрабәренә аңыбызны тынычландыруга ирешү,
тискәре эмоцияләрдән котылу...
Фәлсәфәгә бирелгән Левин, никадәр генә ышандырырлык итеп теленә
салынмасын, Сазонов өчен болар, акыллы кеше башы белән уйлап, ясалма
барлыкка китерелгән цивилизация дип аталучы, тыштан ялтырый, эчтән
калтырый торган җәмгыятьне аклау өчен, фәнни сүзләр белән матурлап
әйтелгән коры сүзләр генә. Ә чынлыкта...
– Сүз сөрешеңне күңелем белән аңларга тырышсам да, миндә каршылыклы
фикерләр туа. Башта табигатьне юк итеп, аннан соң шуны ук кеше акылы белән
уйлап табылган ясалма эффектлар белән алыштыру нигә кирәк? Алар никадәр
генә камил булмасын, беркайчан да оригинал белән тулы охшашлык булмаячак.
– Әйе, синең белән килешәм. Кешелек үзе утырган ботакка балта белән
чаба. Тик фән-техникада алгарышны туктатып булмый. Цивилизация киңәйгән
саен, табигатьне кысрыклый. Һәм бу котылгысыз. Беләсеңме, ко-тыл-гы-сыз!
Сазонов, кулы белән өстәл сөрткәндәй хәрәкәт ясап, су өстенә җыелган
эреле-ваклы һава куыкларын читкә сыпыргандай итте. Аяклары белән этелеп,
гәүдәсен күтәрә төште дә Левин ягына ныграк борылды:
– Ә ни өчен котылгысыз? Битараф булганга шундый хәлгә төшердек
табигатьне. Ярар, без – караңгы халык. Цивилизациядән читтә. Ә менә сез, фән
эшлеклеләре, галим-голәмалар табигатьне саклауда нәрсә дә булса эшлисезме?
– дип дәвам итте әңгәмәсен Геннадий Николаевич.
Левин сорауга җавап бирергә теләп, авызын ачты да кире уйлады. Эндәшми
калырга булды.
– Әйдәгез, кешелекнең акыллы катлавы буларак, бу хәлдән чыгу юлларын
тәкъдим итегез. Әгәр табигый су чыганакларын саклый алсак, кадерен
белсәк, менә шушы чуен ванна эчендә кысылып, быкырдап ятмас идек, – диде
Геннадий Николаевич, дулкынлануын яшермичә.
– Кызма әле, Геннадий Николаевич. Кем әйтте сиңа галим-голәмалар берни
дә эшләми дип? Көчтән килгән кадәр тырышабыз. Әле менә синең белән
беренче очрашканда, урманда хайваннарны кыралар, дигәнеңә бик борчылып
йөрим. Ә беләсеңме, дускай, шул көннәрдә минем күңелгә бик акыллы гына уй
килде. Һәм мин аны тормышка да ашыра башладым. Әгәр шул экспериментлар
уңай нәтиҗә бирсә, без сине борчыган нәрсәләрне хәл итә алачакбыз. Ул
вакытта син фән әһелләреннән зарланудан туктарсың.
Сазонов әңгәмәдәшенең тел төбен аңларга теләгәндәй, күзләренә сынап
карады:
– Йә, сайра, башыңа тагын нинди этлек килде? Сез акыл ияләрен мин бик
яхшы беләм, берәр эшкә тотынсагыз, мөгез чыгармыйча туктамыйсыз...
– Мөгез дә чыгаргалыйбыз, анысы – хак. Чөнки без алдан әйдәп баручылар.
Ф Ә Р И Т И М А М О В
39
Без дөреслекне ялгышулар аша табабыз. Әлегә нәрсәләр майтарганыбызны
сөйләп тормыйм. Зур эшләр майтардык, дускай. Нәтиҗәсе көттермәс, тиздән
күзгә күренер...
Әнә шундый күтәренке рухта тәмамлады Левин сүзләрен. Ул арада шәфкать
туташы кереп, процедураның төгәлләнүе турында белдерде.
* * *
Зөфәр үзе сөйләгәннәрнең дөреслеген расларга тырышып, нинди генә
дәлилләр китермәсен, комнан аркан ишкән кебек кенә булды, Харрас аңа
барыбер ышанмады. Дөрес, ниндидер гадәттән тыш хәл кичерергә туры килгән,
психикасындагы тайпылышларга шул сәбәп булган, дигән шик калды анда.
Тирә-яктагыларның, бигрәк тә фельдшер Светлананың Зөфәрне яклап, вакыт
аша күчү турында фантастик фаразлар китерүен дә Харрасның күңеле кабул
итмәде. Һәрнәрсәгә скептикларча караучы өлкән кеше, җитәкче андый гайре
табигый хәлләргә ышана алмый шул...
Берничә сәгатьтән Андрей аңына килде. Аңа комачауламас өчен башкалар
кунак бүлмәсенә кереп киттеләр. Бары тик Светлана гына гел аның тирәсендә
кайнаша, дару эчертә, уколлар кадый, яраларын сөртеп, кат-кат бәйли. Вакыт-
вакыт сөйләшеп тә алалар. Чөнки Андрейның ятасы килми. Ул әледән-әле
«отряд командиры» белән тизрәк очраштыруларын сорый. Зөфәр кая соң, ди.
– Сезнең хәлдә торырга ярамый, бераз ныгырга кирәк, – дип, Светлана аны
тынычландырырга тырыша.
Андрей аның белән килешкән кебек булса да, бер минут үтүгә, тагын «отряд
командиры»н таптыра башлый. Ниһаять, соравын канәгатьләндереп, Харрасны
ул яткан алгы якка керттеләр. «Партизан отряды командиры Камалов» ролен
башкарырга тиешлеге турында кат-кат кисәтелгән Харрас Андрей яткан агач
сәке янындагы урындыкка килеп утырды. Зөфәр белән Камил аның янәшәсенә
бастылар.
– Мин – отряд командиры Камалов, – диде Харрас, уйдырма вазифасыннан
оялгандай, аның йөзе бераз алсуланды. – Харрас Зарипович булам, – дип тә
өстәде бераз карлыккан тавыш белән.
Ләкин Андрейның хәле аның кыяфәтендәге вак-төякләргә игътибар итәрлек
түгел иде.
– Мин партизаннар отряды комиссары капитан Захаров, – диде ул хәлсез
кулын Харраска сузып.
Бер-берсенә карашып, бераз торгач, «җирле отряд командиры» буларак, үзе
сүз башларга тиешлеген уйлап, Харрас:
– Танышуыма бик шатмын, – диде.
– Шатланырга сәбәп юк, иптәш... э-э-э, гафу итегез, сезнең хәрби дәрәҗәгез
нинди? – дип туктап калды Андрей.
Харрас хәрби кеше түгел. Моннан кырык еллар элек армиядән өлкән
сержант дәрәҗәсендә кайткан иде. Тик сержант отряд командиры булу өчен
кечкенә дәрәҗә түгелме икән, дип шикләнде ул:
– Өлкән лейтенант мин, – диде дә астан гына тирә-яктагыларга күз ташлады.
Зөфәрнең дәрәҗәне азсынган кебек карап торуын күргәч: – Капитан дәрәҗәсенә
боерык булган иде, погоннар алмыйча калдым, чолганышка эләктек, аннан
партизанлыкта. – Харрас, әй, нәрсәсен сөйләп торырга инде аның дигәндәй,
кулын селтәп, читкә карады. Шулай булмый хәле дә юк, аннан да артыгын
барыбер әйтә алмас иде.
ВАКЫТСЫЗ ВАКЫТ...
40
Зөфәр җиңелчә генә тамагын кыргалады. Харрас аның бу гамәлен, үзенең
оста итеп алдашуын хуплау, дип кабул итте.
– Аңлыйм, иптәш капитан. Димәк, дәрәҗәләребез бер үк икән, – диде
Андрей. – Зөфәр сезгә хәлне аңлаткандыр инде. Чыннан да, эшләр шәптән
түгел. Бу тирәдәге урманнарны партизаннардан чистарту өчен фашистлар
баштанаяк коралланган бер эсэс ротасы җибәргән. Минем отряд көнчыгышка,
урман эченәрәк чигенде. Без аларны фашистлар эзәрлекләвеннән каплап
тордык. Шактый фашистны кырдык. Барыбыз да диярлек үлеп бетте. Кулга
эләккән авыр яралыларны фашистлар атты. Мине калдырдылар. Хәзер минем
исәп буенча карательләр отрядында йөз илле тирәсе фриц калган булырга
тиеш. Ләкин алар яхшы коралланган. Солдатларының күбесендә автомат.
Миномётлары бар. Һәм сезнең өчен иң аянычы: алар хәзер сезнең юнәлештә
хәрәкәт итәдер, дип шикләнәм. Чөнки Зөфәр планшетындагы карта алар кулына
төшкән. Аның буенча сезне эзләп табу кыен булмаячак. Сез инде карательләрне
каршылау өчен чаралар күргәнсездер, – дип сүзен тәмамлады ул.
Харрас ык-мык итте: «Әйе, күрдек. Әзерләнгәндәй иттек инде шунда»,
– диюдән башканы әйтә алмады. Хәер, нәрсә дисен? «Башны бутап йөрисез
шунда. Әле монда Зөфәр сөйләгәннәргә ышанып җитмим, өстәп син булмастай
әкият сөйләп баш катырасың», дисенме?..
– Харрас Зарипович, отрядыгызда ничәләп кеше?
Харрас нәрсә дип әйтергә белмәде. Алдан уйланылмаган. Зөфәр дә мондый
сорауның булуы турында кисәтмәгән иде. Шуңа күрә Харрас бераз уңайсыз хәлдә
калды. Авылда егермеләп хуҗалык. Барлыгы сиксәнләп кеше яши. Аларның
яртысыннан артыгы – хатын-кызлар һәм берничә бала-чага. Күбесе – пенсионер.
Шуларны уйлагач, авыл башлыгы авылда күпме кеше бар, шуны яшермичә әйтте.
– Сиксәнләп! Хатын-кызлар, карт-корылар да шул исәптә.
– Корал тота алырлыклары, сугышчылар кызыксындыра мине, – диде
Андрей.
– Урта яшьләрдәге ир затлары егерме бишләп булыр. Бездә барысы да корал
тота белә.
Чыннан да, күпчелеге егерьлар династиясеннән булган авыл кешеләре –
гомерләре буе сунарчылык белән шөгыльләнгән кешеләр. Аларның барысын
да бик төз атучы мәргәннәр дип әйтергә була.
– Кораллар белән хәл ничегрәк?
– Ау мылтыклары... э-э-э, сугыш кораллары һәркемдә дә бар. Патроннарга да
кытлык юк, – диде Харрас, бер яктан мактанырлык нәрсә әйтә алуына куанып.
Каяндыр килеп чыккан бер билгесез адәмнең үзеннән – югарыдагы хакимият
тарафыннан билгеләп куелган авыл башлыгыннан допрос алып утыруына
аның бераз гына ачуы да чыкты. Авылда иң зур җитәкче буларак, мондагы
һәрнәрсәгә ул үзе генә җаваплы. Шуның өстенә «партизан отряды командиры»
дигән уйдырма-вазифа! Андрейның алар эшенә тыкшынырга бернинди хакы да
юк... Тик менә килеп туган аңлаешсыз хәл Харрасның уйлау сәләтен бөтенләй
бетергән иде шул. Мондый көтелмәгән хәлләрдә ул башкаларны өйрәтү түгел,
үзе дә нишләргә кирәклеген тәгаен генә төшенеп җитә алмый.
Моның ише вакытта югарыдагылар белән киңәшләшеп алу комачауламас
иде дә бит... Тик элемтә чаралары алга киткән заманда яшибез дип, күпме генә
мактанышсак та, тайга уртасындагы кечкенә бер авылдан «Олы җир» белән
элемтәгә чыгу бик җиңел түгел. Монда «кесә телефон»нары эшләми. Нибары
җиде-сигез дистә кеше яшәгән бер авыл өчен станция төзергә хөкүмәт акча
Ф Ә Р И Т И М А М О В
41
бирмәячәк. Бердәнбер элемтә чарасы булган кыска дулкыннарда эшләүче
рация дә, кирәк бит, нәкъ шундый чакта сафтан чыккан! Тагын бер элемтә
чарасы бар барын... ТТ-4 чылбырлы тракторы белән 50 чакрым ераклыктагы
Южный бистәсенә хат-хәбәр җибәрү. Тик бу трактор кичә генә Южныйдан
кайтканлыктан, аны бүген тагын шунда чыгарып җибәрү бик кулай түгел.
Юл чыгымнары үзен акламаячак. Ягулыгы, тегесе-монысы, дисеңме... Авыл
җирлегенең андый чыгымнарны күтәрерлек хәле юк.
Хәтта тиз арада элемтәгә чыгу мөмкин булса да, мондый хәлне, әйтик,
телефон аша югарыдагыларга аңлатып булыр идеме? «Авылга фашистлар
һөҗүм итү куркынычы яный, кичекмәстән ярдәм җибәрегез», – дип хәбәр
салсаң, бу «ычкына башлаган», дип, шунда ук туп-туры «сары йорт»ка
озатачаклар. Монда ашыгып хәл кылырга ярамый. Алла сакласын, ник
әйткәнеңә үкенерсең. Берничә кешенең акылына зәгыйфьлек килеп, күзләренә
«фашистлар» күренә башлаган икән, ни өчен Харрас зыян күрергә тиеш соң
әле?.. Авыл башлыгы күңеленнән генә әнә шулай фикер йөртте...
– Менә нәрсә, иптәш капитан. Мин үземнекеләр... э-э-э ягъни штабымдагылар
белән киңәшләшермен. Уйлашырбыз, – дип инициативаны үз кулына алды
Харрас. – Ә сезгә хәзер дәва һәм ял кирәк. Мин сезне э-э-э медицина хезмәте
лейтенанты Светлана Сидорова карамагына тапшырам. Ул сезнең сәламәтлекне
кайгыртыр. Ә калган оештыру эшләрен безнең үзебезгә калдырыгыз.
– Харрас Зарипович, тик зинһар өчен, отряд урнашкан урынны кичекмәстән
алмаштырырга кирәк. Юкса...
– Мин сезне аңладым. Без менә хәзер үк авыл кешеләрен... то есть отрядтагы
һәрбер сугышчыны җыеп, шул хакта киңәшәчәкбез, – диде Харрас, һәр сүзенә
басым ясап һәм икеләнергә урын калдырмаска тырышып...
* * *
Андрей белән булган сөйләшүдән соң, Харрас янә кунак бүлмәсенә керде.
Зөфәр белән Камил сораулы карашларын аңа текәделәр.
– Йә, Харрас Зарипович, ни әйтерсең? – диде Зөфәр.
Харрасның икеләнүе йөзенә чыккан. Андрей белән сөйләшкәнче, ул
Зөфәрнең һәр сүзен инкарь итеп килгән иде. Хәзер исә, «шайтан нәрсә белән
шаярмас, ә бәлки?..» дигән каршылыклы уйлар йөрәген тырный иде булса
кирәк.
– Аптыраган инде. Тәмам башны бутап бетердегез, – диде ул, чарасызлыктан
нәрсә эшләргә белмәгәнен аз гына да яшермичә.
– Харрас абый, хәлнең никадәр җитди икәнлеген Андрей да раслап тора.
Ишеткәнсеңдер...
– Ишетүен ишеттем. Тик... Халыкка бу хакта ничек аңлатырга? Белеп торам,
берсе дә ышанмаячак... Ә югарыдагыларга ни диярмен? Авылга фашистлар
һөҗүм итә, дисәм... Иртәгә үк Күчкән Салага ишек-тәрәзәләре тимер рәшәткә
куелган «УАЗик» белән килеп алып китәчәкләр мине. Адәм көлкесе!
Үз сүзләрен расларга теләгәндәй, Харрас кычкырып көлеп җибәрде.
Акылын югалткан кеше кебек тыела алмыйча озак шаркылдады ул.
– Харрас абый, барыбер нәрсәдер эшләргә кирәк. Болай кул кушырып
утырсак, алар иртәгә тимер рәшәткәле «УАЗик» белән килгәндә, сез дә, һәм
башка беркем дә калмаган булуы мөмкин.
– Ә сез үзегез нинди киңәш бирер идегез миңа? – дип, башкаларның
киңәшенә колак салырга теләге барлыгын сиздерде авыл башлыгы.
ВАКЫТСЫЗ ВАКЫТ...
42
– Әгәр берәр хәйлә-мазар уйлап тапсак, – диде, сүзгә кушылмыйча,
башкаларның сөйләгәнен генә тыңлап утырган Камил. – Әгәр кешеләргә,
төрмәдән бер төркем рецидивист качкан, алар безнең тирәдә урманда яшеренеп
яталар икән; авылга һөҗүм итү ихтималлары бар, шуңа күрә берничә көнгә
авыл кешеләрен куркынычсыз урынга эвакуацияләргә кирәк, дисәк? Халык
андый сүзләргә тизрәк ышаначак. Соңыннан, бернәрсә дә булмаса, Гадәттән
тыш хәлләр министрлыгы кушуы буенча үткәрелгән планлы өйрәнүләр генә
иде, диярбез. Халыкны ни өчен эвакуацияләүне югарыдагыларга да, гадәттән
тыш хәлләр буенча өйрәнүләр үткәрелде, дип аңлатырга була.
Аның сүзләрен игътибар белән тыңлаган Харрас, нәрсәдер үлчәгән-
чамалаган шикелле, күзләрен кысып уйланып утырды да үз фикерен белдерде:
– Килешәм. Чыннан да, шулай эшләргә кирәктер, бәлки. Кем әйтмешли,
сарык та исән, бүре дә тук. Ул чакта беркем дә болар ычкынган икән, димәс.
Зөфәр дә үз тәкъдимен әйтеп калырга ашыкты:
– Бу эшне участок инспекторы полиция лейтенанты Рафаил Садриев белән
берлектә эшләсәк, авылдашларны ышандыру өчен тагын да яхшырак булыр,
– диде ул.
– Әйдәгез, кузгалыйк алайса. Монда сөйләшеп утырып кына берни
майтарып булмас. Су язып, май төшми.
Харрасның әлеге сүзләре белән барысы да килеште. «Әйе! Әйдә кузгалыйк»,
– дип сөйләнә-сөйләнә, урыннарыннан тордылар...
Авыл идарәсенә барып, Рафаилгә хәлне төшендереп бирделәр. Ул баштарак:
«Бу нинди хәл инде? Мин – участковый, авылда шундый хәлләр булганын
иң соңыннан ишетәм? Кемнедер кыйнаганнар, кемнедер утлы коралдан
атып яралаганнар. Криминал бит бу. Кичекмәстән «Олы җир»гә хәбәр
итәргә кирәк», – дип чыгымчылап маташса да, хәлне төшендереп биргәч,
ризалашты. «Гадәттән тыш хәлләр буенча өйрәнү исәбеннән булыр», – дигәч, ел
әйләнәсе югарыга отчёт сырлаудан башка бер гамәли эш күрсәтмәгән участок
инспекторына үзен күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек иде бу.
Ләкин барыбер авылда гадәттән тыш хәл килеп тууы турында хат язып,
Южный посёлогы башкарма комитет җитәкчесенә тапшыру өчен, ТТ-4
тракторын юлга чыгарырга, дигән карарга килделәр. Хатны «грамоталы» итеп
язу авыл башлыгы сәркатибе Әлфирәгә йөкләнде...
Харрас күрсәтмәсе буенча авыл кешеләренең барысын да ашыгыч рәвештә
клубка җыйдылар. Башта авыл башлыгы үзе чыгыш ясады. Алдан сөйләшенгәнчә,
төрмәдән бер төркем рецидивистның качуы турындагы ялган хәбәрне җиткерде.
Участок инспекторы Рафаил дә хокук саклау органнары вәкиле буларак, сүз
алып, кешеләрне куркынычсыз урынга эвакуацияләп торырга кирәклеген әйтте.
Бу хакта югарыдан әмер килүе турында да белдерде. Ул:
– Бер көнлек азык-төлек, ягъни сухой паёк, иң кирәкле документларны
һәм мылтык-патроннар алып, бер сәгатьтән бирегә җыелыгыз. Ашыгыч
рәвештә, оешкан төстә көнчыгыш якка берәр километр урман эченәрәк
эвакуацияләнәбез, – дигәч, залда утыручылардан берсе:
– Ә мылтыклар нәрсәгә? Сугышырга җыенмыйбыздыр ич? – дип, Рафаилнең
күрсәтмәләрен көлкегә алмакчы булды.
Көтмәгәндә килеп туган бу хәлдән, күңеле белән үзен «генерал» итеп тоя
башлаган Рафаил, сорауга ни дип җавап бирергә белмичә каушап калды. Аның
«ык-мык» итеп торуын күреп, Харрас ярдәмгә ашыкты:
– Җәмәгать, нәрсә буласын беркем дә белми. Рецидивистлар да коралсыз
Ф Ә Р И Т И М А М О В
43
түгелдер. Ә коры кул белән без аларга каршы нәрсә эшли алырбыз?.. Тагын
шунысын да онытмагыз: тайгага китәбез бит. Ә анда ерткыч җанварлар очрамас
дип әйтеп булмый. Шулай булгач, патроннарны да җитәрлек алыгыз, – дип
тәмамлады ул сүзен.
Башлыкның аңлатуы үтемле булды. Каршы әйтүче күренмәде. Бары тик 80
яше белән баручы Габделхак карт кына:
– Ул рецидивистлар миңа – карт кешегә тимәсләр әле. Өемнән беркая да
китмим, – дип, каршы килеп маташты.
– Качкыннар – бик куркыныч җинаятьчеләр икән, синең картлыгыңа карап
тормаслар. Бүген ТТ-4 вездеходы белән Рафат Южныйга китә. Бәлки сине
шуңа утыртып җибәрербез, – дип тә аңлатырга тырышты Рафаил. Карт кулын
гына селтәде:
– Яумаган яңгырга чиләк тотмыйлар, дигәндәй, сез әйткән ул качкыннар
бармы-юкмы, беркем дә белми. Мин монда калам. Үз өемдә үз көем. Бетте-
китте, вәссәлам! – дип, һаман үз киресен сукалады Габделхак...
Берәр сәгать уздымы икән, авыл кешеләренең барчасы да төенчекләр,
төргәкләр, биштәрләр күтәреп, ир-атлар мылтыкларын асып, клуб каршына
җыелган иде инде. Ирләрнең һәрберсендә «Сайга» тибындагы аучы карабины.
Шома көпшәле бу заманча корал бик уңайлы. Сугышчан автомат базасында
ясалган үзкорылышлы ярымавтомат карабинның «магазин»ы 8 патрон
сыйдырышлы. Күчкән Сала аучыларының күбесенең мылтыгы оптик төзәгеч
белән җиһазландырылган. Мондый корал белән 300 метрдан теләсә нинди
әйбергә тидерергә була.
Сафларга тезеп барлау узгач, халык Зөфәр һәм Камил артыннан ияреп, урман
ешлыгына таба юл алды. Авыл урамнарын, йортларны яхшылап карап чыгып,
Әлфирәгә Южный посёлогында хатны кемгә тапшырасын яхшылап аңлаткач,
Харрас та эвакуацияләнгән кешеләр киткән тарафка кузгалды. Участковый
Рафаил дә аның артыннан иярде. Рафат тракторын ерак юлга әзерли башлады.
Бу көтелмәгән хәл Харраска «авыртмас башка – тимер тарак» кебегрәк
тәэсир итте. Тыныч кына яшәп яткан авыл халкына шундый мәшәкатьләр
тудырганы өчен, ул күңеленнән генә Зөфәрне битәрләде. Ләкин кычкырып
ачуланырга базмады. Чөнки күңеленең бер почмагында: «Ә бәлки?..» дигән
шик тамыр җәя башлаган иде.
* * *
Гауптштурмфюрер Мартин һөҗүмне ракета чөйгәч кенә башларбыз, дип
алдан әйткән булса да, көтелмәгән хәл килеп чыкты. Һөҗүмне берәр сәгать
иртәрәк башларга туры килде. Оберштурмфюрер Ганс төркеме авылның
капма-каршы ягына чыгып, урнашып беткән иде, шулчак авылны күзәтергә
куелган солдатларның берсе йөгереп килде дә бу якка таба бер танк чыгып
килүе турында рапорт бирде. Чыннан да, еракта ниндидер техника күренә.
Ганс биноклен шуңа төбәде. Килүче танк түгел иде. Аның башнясы да, тубы
да юк. Бронетранспортёр булырга мөмкин. Бәлки солдатлар төягәндер. Бирегә
немец ротасы килгәнне күреп, партизаннар аларга каршы десант төшерергә
җыеналардыр. Бу хакта элемтә буенча гауптштурмфюрер Мартинга хәбәр
итте Ганс.
– Засада куегыз да шартлатыгыз, – дип әмер бирде Мартин.
Шулай эшләделәр дә: бер солдат юл читендәге чокырда посып торды да зур
тизлектә килүче «хәрби машина»га граната томырды. Техниканың чылбыры
ВАКЫТСЫЗ ВАКЫТ...
44
өзелеп, бер урында зыр бөтерелә башлады һәм алгы ягы белән засадада ятучы
солдатка борылып, туктап калды. Кабина ишеге ачылып, аннан йөртүчесе чыга
башлаганы күренде. Солдат аңа автоматын төбәп, ут ачты. Йөртүче сөрлегеп
куйды һәм аркасы белән җиргә шапылдап төште дә хәрәкәтсез калды. Ул арада
тракторның тент белән капланган арткы өлешеннән бер кеше сикереп төшеп,
юлның капма-каршы ягыннан агачлыкка йөгерде. Солдат аңа да ут ачкан иде,
ләкин тидерә алмады. Теге адәм урман куелыгына кереп югалды. Солдатның
аны эзәрлекләргә кыюлыгы җитмәде. Аның уенча, урман партизаннар белән
мыжлап тора һәм анда борын тыгу үз-үзеңне һәлак итү белән бер булыр иде.
Трактордан бүтән төшүче булмады. Солдатлар автоматларын әзер тотып,
ут капкан тракторга якынрак килеп карадылар. Җирдә яткан йөртүчесенә
төрткәләделәр. Техниканы әйләнеп чыктылар. Әлегә кадәр мондый техниканы
беркайда да күргәннәре булмагач, ни уйларга дә белмәделәр. Тент белән капланган
арткы өлешендә утыргычлар булудан аңлашылганча, бу солдатлар утыртып йөрү
өчен файдаланыла торган транспорт булырга тиеш, дип нәтиҗә ясадылар. Тик
менә ни өчен аның ике кеше белән генә юлга чыгуын аңлата алмадылар.
Ганс гауптштурмфюрер Мартинга партизаннарның хәрби техникасын
шартлатулары турында рапорт тапшырды. Үзенең солдатларының
ролен арттырып күрсәтү өчен, «яхшы коралланган партизаннар утырган
бронетранспортёр» юк ителде, дип белдерде. «Атышлар вакытында җиде
партизанны юк иттек, өч-дүрте табан ялтыратты», – дип ялганларга да
онытмады. Аның командирыннан мактау сүзләре ишетәсе бик килсә дә, Мартин
артык төчеләнеп тормады. Бронетранспортёрның шартлатылуын ишеткәч,
лагерьдагы партизаннар аңга килеп, төп көчләрен шул якка күчергәнче, тизрәк
миномётлардан ут ачарга, дип команда бирде.
Ике яктан да өчәр миномёт бер үк вакытта атарга тотынды. Авыл эченә
миналар төшеп шартлый башлады. Каралты-кура шартлап, тирәк-якка сибелде,
йортлар ишелде, авылда янгын чыкты. Мәхшәр купты.
Унбиш-егерме минутлап барган миномёт утыннан соң, дөнья тынып
калгандай булды. Гансны иң гаҗәпләндергәне: шул вакыт эчендә партизаннар
ягыннан бер ату тавышы да ишетелмәде, бер хәрәкәт тә сизелмәде. Миналарга
туры килеп, партизаннарның бөтенесе кырылып беткән дияр идең, бу мөмкин
хәл түгел...
Шулчак Мартин ягыннан күккә ракета чөелде. Бу – һөҗүмгә күчәргә,
дигән сигнал иде. Ганс солдатларны авыл ягына куды. Ә капма-каршы яктан
гауптштурмфюрер Мартин төркеме килә. Алар авыл уртасында очрашты.
Тик авыл урамында да, йортларда да беркем күренмәде. Коралларны бик сак
кулланырга, ялгыш атып, бер-берсенә тидермәскә дип, кат-кат кисәтелгән
булсалар да, пуля тиеп, бер эсэсчының аягы яраланган булып чыкты.
Мартинның моңа бик ачуы чыкты, әлбәттә. Ул зәһәр итеп сүгенде.
Качкын әсирләр кайтып әйткәч, партизаннар отряды авылдан чыгып качарга
өлгергәнне аңлады Мартин. Шулай итеп, партизаннарга көтмәгәндә һөҗүм
ясап, барысын да кырып салырга, дигән беренче планы барып чыкмады. Алар
аз гына соңга калдылар...
Хәзер партизаннарның кайсы тарафка киткәннәрен ачыклап, артларыннан
эзәрлекләп, тар-мар итәргә кирәк булачак. Шул сәбәпле, өч-дүрт кешедән
торган берничә төркемне тирә-якны тикшереп кайтырга разведкага җибәрергә
карар кылды Мартин. Алар килгәнче, солдатлар йорт ишегалларына,
сарайларга кереп, күз төшәрлек, кесәгә сыярлык, күтәрә алырлык әйберләр
Ф Ә Р И Т И М А М О В
45
юкмы дигәндәй, тикшеренеп йөри башладылар. Миналар каралты-кураларга
эләккән кайбер урыннарда янгын чыккан һәм ул һаман көчәя бара. Төтен, ис
күзләрне әчеттерә, сулышка керә.
Шулчак кайсыдыр бер йорт ишегалдыннан ике солдат Габделхак картны
җилтерәтеп алып чыктылар да Мартин каршына китереп бастырдылар.
– Гер гауптштурмфюрер, менә бер партизанны эләктердек, – диде аны алып
килгән солдатларның берсе.
Әле яңарак кына булып узган мина яңгырыннан соң, мондый мәхшәрне
үз гомерендә дә күрмәгән картның кыяфәте бик аяныч иде. Аның йөзенә
һәм үз-үзен тотышына караганда, бу хәлне ул бөтенләй аңышып бетмәгән.
Үтә гаҗәпләнүдән аның күзләре өлкәннәргә хас булмаганча зур булып
ачылган. Шундый көтелмәгән хәлдән нык курыккан булса кирәк, бөтен тәне
белән калтырана. Миналар төшеп шартлый башлагач, ахырзаман килде, дип
уйлагандыр инде, бахыр.
Мартин картны баштанаяк карап чыкты да җирәнгән кыяфәттә җиргә
төкерде.
– О, юк! Бу партизан булырга тиеш түгел, бик карт бу, – дип сөйләнде.
– Ул качмакчы иде, гер гауптштурмфюрер, – диде солдатларның икенчесе.
Картның партизан икәнен дәлилләү өчен шуннан башканы әйтә алмады,
күрәсең.
– Сезнең бу кыяфәтегезне күрсә, шайтан үзе дә качып китәр, – диде Мартин
мыскыллы елмаеп, солдатның мародёрлык белән шөгыльләнеп, иләсләнгән
күзләренә ишарә итеп. Аннан соң кабат картка борылды да: – Әй син, карт,
әйт әле, партизаннар кай тарафка качып китте? – диде.
Габделхак карт, авылда булган мәхшәргә һәм авыл халкының кинәт кенә
тайгага кереп качуына шушы адәмнәр генә гаепле икәнен төшенде, әлбәттә.
Харрас әйткән «рецидивистлар»ның ни дәрәҗәдә куркыныч булуларын, соң
булса да, менә хәзер генә аңлагандыр бичара. Офицерның сүзләрен тылмач
тәрҗемә иткәч, ул бераз уйланып торды. Сорау бирүченең тел төбен аңлау
өчен акыллы картка нәкъ менә шул вакыт җитте дә. Кан тамырлары бүлтәеп
торган ябык кулын күтәреп, авылдашлары чыгып киткән якка түгел, бөтенләй
капма-каршы якка төртеп күрсәтте ул.
Ләкин шулчак разведчикларның бер төркеме әйләнеп кайтты да ашыгып
Мартин каршына килеп басты:
– Гер гауптштурмфюрер, без әнә теге тарафка таба киткән бик күп эзләр
күрдек. Партизаннар шунда киткән булырга тиеш, – диде.
Мартин ачу белән Габделхак картка күз ташлады.
– Алыгыз бу дуңгызны, – дип акырды ул солдатларга һәм борылып китәргә
җыенганда, кулын кискен генә селкеп, барысына да аңлашылырлык ишарә ясады.
Бу ишарәнең мәгънәсе Габделхак картка да барып җитте. Әйе, бу аңа карата
хөкем карары иде. Дөрес, сигез дистә ел гомер кичергән татар карты үлемнән
курыкмый. Аллаһы Тәгалә аңа үлемнең менә шушындыен билгеләгән икән,
аны лаеклы кабул итә белергә дә кирәк... Габделхак булдыра алганча тураеп
басты. Кыска гына автомат тавышы яңгырап алды...
Мартин, йорт ишекләрен җимереп ачып, анда мародёрлык белән
шөгыльләнгән солдатларын җыю өчен ракета атып сигнал бирде. Тиз генә
җыенып, кичекмәстән партизаннар артыннан эзәрлекләүне дәвам итәргә кирәк.
Йорт ишегалларыннан берәм-берәм солдатлар чыга башлады. Берсенең дә
куллары буш түгел, кайсы капчык, кайсы сумка тоткан. Бер солдат ике кулына
ВАКЫТСЫЗ ВАКЫТ...
46
икешәр тавык эләктергән. Аякларыннан тоткан тавыклар канатларын җилпеп
тыпырчыналар, яман каты кытаклап кычкыралар, тирә-якка мамыклары оча.
Шульц бер сарыкны өстерәгән...
Гауптштурмфюрер бу кәмитне күреп, ни әйтергә белмәде. Дөрес, бу
гамәлләре өчен аларны гаепләргә җыенмый. Моңа кадәр дә басып алынган
авылларда җирле халыкны аз таламадылар. Солдат тамак турында кайгырта
икән, бу начар түгел. Тамагы тук солдат кына яхшы сугыша. Моны ул бик
яхшы белә. Хәер, үзе дә авызны ертып керергә торган ризыкны алырга каршы
түгел. Тик нәкъ менә хәзер, шушы мизгелдә Мартин өчен тамак кайгысы
икенче урында иде.
– Барлык алган әйберләрегезне ташларга туры килер. Кичекмәстән
партизаннарны куып җитәргә кирәк. Ә әйберләрне алырга без монда кабат,
партизаннарны тар-мар иткәч килербез, – диде ул, ике сөйләшергә урын
калдырмыйча.
Эсэсчылар колоннага тезелеп, көнчыгышка кузгалдылар. Партизаннарның
нәкъ менә шул юнәлештә киткәннәренә аларның берсе дә шикләнми иде.
Чыннан да, авылның шул башыннан чыгып, тайга эченә кергәч, анда бик күп
кеше эзләре күреп, дөрес баруларын аңладылар.
* * *
Күчкән Сала качаклары урман эченә бер чакрымлап кергәннәр иде, аларны
йөгерүдән сулышы капкан Әлфирә куып җитте. Аның чәчләре тузган, бит-
куллары агач-куакларга сыдырылган, киемнәре ертылган, бер аягындагы
туфлие төшеп калган. Аны иң беренче төркемнең ахырында баручы полиция
лейтенанты Рафаил күреп алды һәм кире борылып каршысына йөгереп килде.
– Нәрсә булды, Әлфирә? – диде ул, хатынның иңнәреннән тотып.
– Аттылар... Юлдан бара идек...
Әлфирә тыела алмыйча кычкырып елый башлады. Бу тавышны ишетеп,
төркем ахырында баручылар да борылып карады һәм тукталып калды. Бераздан
кешеләр колоннасы тукталды, һәм һәркем Әлфирә ягына төбәлгән иде. Алдан
баручы авыл башлыгы Харрас та йөгереп килеп җитте.
– Нәрсә булды? Рафат кайда? – дип сораулар яудыра башлады ул килә-
килешкә.
– Рафатны атып үтерделәр... Тракторны шартлаттылар... Мин тиз генә
йөгереп, юлның икенче ягындагы урманга кереп качып котылдым, – диде
Әлфирә, өзек-өзек сүзләр белән.
Ул әле һаман тынычланып җитә алмыйча, калтырана-калтырана үзләре
белән булган хәлне сөйләп бирде. Ул башта авылга кайтмакчы булган. Ләкин
тиздән авыл өстенә ике яклап миналар яудыра башлаганнар. Ачы сызгырып
төшеп шартлаучы миналар авылның астын-өскә китергәннәрен үз күзләре
белән күргән Әлфирә. Аннан соң, авыл кешеләре киткән көнчыгышка таба
йөгергән, эзләрдән бара торгач, куып җиткән...
Әлфирәне фельдшер Светлана карамагына тапшырып, Харрас тиз генә
авыл активы белән киңәшмә уздырып алырга дигән карарга килде. Зөфәрне,
Камилне һәм участковый Рафатны бер читкә чакырып алды. Хәле бик шәптән
булмаса да, тиешле дарулар һәм уколлар алган, ярасын бәйләткән һәм тамагын
туйдырган Андрей да шунда килеп җитте. Ул инде хәлне чамалап алган иде.
Димәк, фашистлар арттан куа килә. Шуңа күрә Андрей тизрәк үз тәкъдимен
кертергә ашыкты.
Ф Ә Р И Т И М А М О В
47
– Уңайлы урын табып, кичекмәстән оборона оештырырга. Юкса, алар безне
куып җитеп, аерым-аерым кырып салачаклар. Ә хатын-кызлар, карт-корылар
һәм бала-чагалар юлларын дәвам итсеннәр. Бәлки үзебезнекеләргә барып
чыгарлар. Ә без – кораллы партизаннар – монда фашистларны тоткарлап
торыйк...
Дары исен татыган, күп мәртәбә бәрелешләрдә катнашкан һәм хәрби эшне
мондагыларга караганда яхшы белүче Андрейның сүзләренә колак салмыйча
калмадылар, әлбәттә. Ул хаклы. Ә оборона өчен корал белән эш итүче, урта
яшьләрдәге көчле ир-атларны сайлап алырга туры киләчәк. Андыйларны
табарга була. Егермеләп кеше җыелыр. Тик хәлнең бик җитди булуын авыл
кешеләренә ничек аңлатырга? Ярар, юлны дәвам итәргә кушып, аларны
алдан җибәрергә дә була. Ә менә корал тотып биредә – оборонада калган ике
дистәләп ир-атка ни дияргә? Төрмәдән качкан бер төркем җинаятьчегә мондый
көч белән каршы тору мөмкин эш тә бит... Тик баштанаяк коралланган, сугыш
һөнәренә махсус өйрәтелгән бер рота гаскәриләргә каршы, сугышка бөтенләй
өйрәтелмәгән егермеләп ир-ат каршы тора алырмы? Андрейның әйтүенә
караганда, хәзер немецларда 150ләп кеше булырга тиеш. Көчләр тигез түгел.
Аерма – җиде-сигез мәртәбә...
Харрас авыл кешеләренә мөрәҗәгать итеп:
– Җәмәгать, авыл кешеләре – карт-коры, хатын-кызлар, бала-чага хәзер алга
таба юлларын дәвам итәчәк. Алар берәр километр арырак китеп, шунда безне
көтәрләр. Ә без – мылтыклар белән коралланган иң көчле ир-атлар – монда
җинаятьчеләргә каршы оборонада калабыз, – диде.
Авылдашлар арасыннан сайлап җыя торгач, чыннан да, егерме ике ир-ат
табылды. Хәтта дүрт хатын-кыз да шулар сафында корал тотып җинаятьчеләргә
каршы көрәшергә теләк белдергән иде, Харрас аларны тиз туктатты. «Корал
белән эш итү – ирләр эше. Сездән башка да хәлдән чыгу җаен табарбыз», – дип,
аларның теләкләрен кире какты. Бары тик фельдшер Светланага гына калырга
рөхсәт бирде. «Корал кулланырга туры килеп, берәребез яраланса, яраларны
бәйләрсең», – диде Харрас аңа.
Хәер, ул әйтмәсә дә, Гиппократ анты биргән Светлана моны үзенең бурычы
дип саный иде.
– Алга таба юлны дәвам итүче авылдашлар төркеменә җитәкче итеп,
Зөфәрне билгелим, – диде Харис, үзенең кыска гына чыгышын йомгаклап.
Харрастан моны көтмәгән Зөфәр ни әйтергә дә белмичә, гаҗәпләнеп калды.
– Харрас Зарипович, мин сезнең бу тәкъдимегезгә каршы. Мин монда
оборонада торучы егетләр белән калачакмын. Чигенүчеләргә җитәкче итеп
башка кешене куегыз, – диде ул, сүзләреннән аз гына да ваз кичмәячәгенә
ышандырырга теләгәндәй.
– Нәрсә, әллә алар белән китсәң, җиңел булыр дип уйлыйсыңмы? Анда
сиңа, әнә, әллә ничә дистәдән артык кеше карап тора. Аларның гомерләре
өчен җаваплылык зуррак та әле.
Ләкин бу сүзләр генә Зөфәрне кире чигендерә алмый иде. Ул болай да
фашистларның Күчкән Салага килүләрендә үзен гаепле саный. Әгәр ул «Ерак
привал»да фашистларга әсир төшмәгән һәм аннан качып китмәгән булса,
бу авылны алар беркайчан да эзләп табасы түгелләр иде. Шуңа күрә бүген
авылдашларына уңайсызлыклар тудыруда бары тик үзен генә гаепле санап,
фашистларга каршы көрәшүчеләрнең иң алгы сафында үзе булырга тиеш,
дип уйлый иде.
ВАКЫТСЫЗ ВАКЫТ...
48
– Мин моннан беркая да китмим. Өлкәннәр һәм хатын-кызлар белән
Камилне җибәрегез әнә, – диде ул, икеле-микеле сөйләшүләргә урын
калдырмыйча.
Камил каршы килмәде. Гәүдәсен хәрбиләрчә төз тотып: «Тигезләнеп
тезеләргә!» – дип башлаган иде, каршысында хәрбиләр түгел, карт-коры да
хатын-кызлар икәнен генә күреп, кулын селтәде.
– Кузгалдык, җәмәгать, – диде ул тыныч кына һәм үзе, иңенә асылган
мылтыгының каешын тотып, салмак кына агачлар куелыгына атлады. Төркем
аның артыннан иярде...
Алар агачлар арасына кереп күздән югалуга, оборона өчен уңайлы урын
сайлый башладылар. Ерак түгел инеш ага. Аның ярлары сөзәк, ләкин өскәрәк
менеп бассаң, агачлар сирәгрәк үскән елга үзәне уч төбендәге кебек күренә.
Әнә шул калкулыкның өстендә үзара тигез аралар калдырып тезелеп ятарга
кирәк, дип киңәшен бирде Андрей. Чыннан да, стратегик яктан караганда, бу
бик уңышлы урын булыр иде. Харрас аның белән килеште. Егетләрнең кайсы
агач кәүсәсе артына качты, кайсы чокырлы урынны сайлап, шунда сузылып
ятты. Һәрберсе коралларын корып, әзерләп куйды.
Андрейның бер кулы яралы булганлыктан, ул мылтыктан ата алмаячак.
Бердәнбер пистолетлы кеше – участковый Рафаил. Андрей аннан пистолетын
биреп торуын сорады. Син мылтыктан да ата аласың, диде ул.
– Бу минем табель коралым. Аны теләсә кемгә бирергә закон кушмый, – дип
аңлата башлаган иде, Харрас сүзләрен бүлдерде:
– Рафаил, пистолетыңны бир инде шуңа. Чыннан да, үзең мылтыктан да
ата аласың ич, – диде ул.
Рафаил үзе корылышлы МП пистолетын кобурасыннан алып, теләр-теләмәс
кенә Андрейга сузды һәм ничек кулланырга кирәген өйрәтте. Хәрби кеше булса
да, әлегә кадәр мондый коралны күрмәгән Андрей, пистолетны әйләндерә-
әйләндерә карады:
– Немчуралардан кулга төшерелгән трофеймы әллә? – дип сорамыйча түзә
алмады.
Рафаил аңа гаҗәпләнеп карап торды да:
– Әйе, немец генералыннан алдым, – дип мыскыллы елмайды.
– Мин бу операциядә хәрби эшләр буенча ярдәмчем итеп, гвардия капитаны
Захаров Андрейны билгелим, – диде Харрас.
Башкача мөмкин дә түгел. Чөнки килеп туган шушындый хәлдә, хәрби
эштә тәҗрибәсе булган Андрейның гына дөрес карарлар кабул итә алачагы
һәркемгә мәгълүм. «Гадәттән тыш хәлләр буенча өйрәнүләр» буларак,
операциягә үзем җитәкчелек итәрмен, дип уйлаган Рафаилне гаҗәпкә
калдырып, Харрас бу вазифаны үз өстенә алды. Ә аны башлык итеп түгел,
хәтта ярдәмчесе итеп тә куймады. Монысы Рафаилнең ачуын китерде,
билгеле. Теткәләнеп беткән гимнастёркалы Андрейны исәпкә алмаганда,
монда форма кигән кеше бары ул гына. Дөрес, дәрәҗәсе лейтенант кына. Ә
аңа калса, Харрас үзе дәрәҗәсе белән кем соң ул кадәр?! Эченнән генә шулай
үртәлсә дә, Рафаил тыштан сер бирмәде. Башкалар белән бергә оборонага
ятты.
– Минем команда буенча гына атарга. Бер пуляны да юкка әрәм итмәскә,
– дип соңгы күрсәтмәләрен бирде Харрас.
– Нәрсә, ул кешеләргә чынлап атарга тиеш булабызмыни без? – дип сорады
кайсыдыр.
Ф Ә Р И Т И М А М О В
49
– Ике-өч качкын җинаятьчене засадага ятып каршыламасак та, кулга
алырбыз әле, – дип кушылды икенчесе.
– Атаргамы-юкмы икәнен хәлгә карап гамәл кылырбыз. Ә хәзергә барыгыз
да тулы әзерлектә, җинаятьчеләрне көтәбез, – диде Харрас.
* * *
Александр Левин элекке курсташы һәм дусты Сазоновның санаторийда
беренче очрашуында: «Тайгада кыргый җәнлекләрне исәпсез кыралар,
кайбер хайваннар «Кызыл китап»ка кертелгән», – дигән сүзләрен күңеленә
якын алып, озак кына уйланып йөрде. Гел башка тармакта эшләсә дә, ул
да кайчандыр урман хуҗалыгына кагылышлы һөнәр сайлаган кеше ләбаса.
Тик яшьлек хыяллары тормышка ашмыйча гына калды. Дустының хәленә
керергә тырышуы, аңа яхшы сүзләр белән генә булса да теләктәшлек күрсәтүе
шуңадыр, бәлки.
Санаторийдан кайтып, озак та узмады, Сазоновны борчыган мәсьәләгә
кагылышлы бер гаҗәп хәл турында ишетергә туры килгән иде аңа. Ванна
процедуралары алып яткан вакытта Сазоновка: «Сине борчыган нәрсәләрне
хәл итә алачакбыз», – дип шапырынуы да турыдан-туры үз эшчәнлегенә
кагылышлы түгел иде. Яшь галимнәрнең нинди «мөгез чыгарулары» турында
тәфсилләп сөйләсә дә, Сазоновның үзен аңламаячагын яхшы белә ул. Ә эш
менә болайрак булды.
...Берничә ел элек фәнни-тикшеренү институтында халыкара симпозиум
уздырдылар. Анда катнашкан бер төркем яшь галим-энтузиастлар фән өчен
шактый гына кыю гипотеза белән чыкты. Вакыт-пространство өлкәсендә
тикшеренүләр алып баручы бу гыйльми хезмәткәрләр әлегә кадәр фантастик
әсәрләрдә генә киң чагылыш алган, ә тормышта чынга ашмастай нәрсә –
«Вакыт аша күчеш» теориясен гамәлгә ашыруга ныклап керешмәкчеләр, имеш.
Бу башлангычны күпчелек галимнәр: «Булмастайга тотынганнар», – дип, кул
гына селтәсәләр, кайберләре бөтенләй көлкегә алды. Берничә көн барган һәм
күп акыл хезмәте таләп ителә торган мондый олы фәнни чарада, киеренкелекне
йомшарту өчен, бераз мәзәге дә кирәк, дип, бот чабып шаркылдап көлеп
утыручылар да булмады түгел. Шуңа күрә, симпозиумны оештыручылар,
бу яшь галим-голәмаларның кыю фаразларын артык җитдигә алмыйча, көн
тәртибенә кертелгән башка мөһимрәк темаларга күчү ягын карадылар. Шулай
итеп, «Вакыт аша күчеш» теориясе симпозиум беркетмәсенә дә нибары бер-
ике җөмлә белән генә теркәлү хокукы алган әһәмиятсез мәсьәләләр рәтенә
кертелде.
Симпозиумны оештыруда гына түгел, аның эшендә дә актив катнашкан
Александр Васильевич Левинның моңа бераз гына үпкәсе калды, әлбәттә.
Әлеге яшь галимнәр үзе эшләгән шушы институттан һәм, өстәвенә, элекке
укучылары да әле. Яшьләрне әлеге эшчәнлеккә этәрүдә аның да берникадәр
өлеше булды. Гыйльми даирәләр арасында бу эшнең җитдилеге шик астына
алыну әнә шуңа да аның күңелендә авыр тәэсир калдырды. Бу эшләрнең
уңышлы чыгуына шөбһәләнә калды ул. Соңыннан фәнни институтта
уздырылган гыйльми киңәшмәләрнең берсендә яшьләргә үзе дә:
– Киләчәге өметсез эшләрне ташлап, җитдирәк тикшеренүләргә алынсагыз,
әйбәтрәк булыр, – дигән сүзләр дә ычкындырды.
Киләчәккә зур өметләр баглап, яңа ачышлар ясау белән янган яшь галимнәр,
остазлары авызыннан чыккан бу сүзләрне бик авыр кабул иткәннәр. «Кемнән-
ВАКЫТСЫЗ ВАКЫТ...
50
кемнән, сездән мондый кискен сүзләр ишетергә теләмәгән идек», – диделәр
алар. Өч-дүрт ай үттеме икән, яшьләр, сүз куешкандай, бөтенесе бергә эштән
китәргә гариза язды. Ялгышын соңга калып кына аңлаган Левин, калуларын
күпме генә үтенсә дә, «киребеткән» яшьләр риза булмады. Сүз дә юк, үзләренә
теләктәшлек күрсәтә торган башка «җылы урын» тапканнардыр. Нихәл итмәк
кирәк, бу хәл институт тарихына «Яшьләр бунты» дигән исем белән кереп
калды. Әлбәттә, фән йорты өчен зур югалту иде...
Бу хәлләрдән соң биш еллап вакыт узгач, көннәрдән бер көнне Левин
көтмәгәндә, әлеге яшь галимнәрнең берсен – Сергей Поповны очратты. Элекке
үпкәләрне онытып, җылы гына күрештеләр. «Кайда? Ничек?» – дип сораштыра
башларга теле бик кычытса да, остаз галим бу юлы ашыкмады. Әңгәмә үз җае
белән башланды.
– Уңышларыбыз шактый, Александр Васильевич, – дип башлады сүзен
Сергей.
Левин, бик игътибар белән тыңларга җыенгандай, карашын әңгәмәдәшенә
төбәде. Сергей исә сүзен әллә кайлардан әйләндереп башлады:
– Теге вакытта ярый әле халыкара симпозиумда катнаштырдылар һәм ярый
әле безнең «Вакыт аша күчеш» теориясен юкка чыгарып, бөтенләй бетереп
ташладылар, – диде ул, биш былтыр булган симпозиумда үзләренең фәнни
эшләрен бертавыштан кабул итмәүләренең хаклы булуын таныгандай.
Левин үзалдына елмаеп куйды.
– Әйе, ул чынга ашмас теориягез аркасында без ул чакта дөнья галимнәре
арасында аздан гына көлкегә калмадык. Тикшеренүләрегезнең уңышсыз
булганын хәзер үзегез дә төшендегезме инде?
Бу минутларда Александр Васильевич яшь галимнән: «Әйе, без
ялгышканбыз. Хәзер институтка яңадан кайтырга җыенабыз», – дигән сүзләр
ишетергә теләде. Тик Сергейның тел төбендә икенче мәгънә ята икән. Ул
остазына бөтенләй икенче яктан китереп төрттерде:
– Юк, Александр Васильевич, киресенчә, без әнә шул көннән соң эшкә
тагын да ныклабрак, җиң сызганып керештек. Ул чакта безнең хезмәтләрнең
җитдилеген шик астына алмаган булсалар, бүгенге нәтиҗәләргә ирешмәгән
дә булыр идек.
Аның үз-үзен тотышында ниндидер тәкәбберлек чагыла иде.
– Сез бу өлкәдәге тикшеренү эшләрендә алга китеш бар димәкче буласызмы?
– Әлбәттә!
Левин егеткә каш астыннын сөзеп, сынаулы караш ташлады. Шаярып
кына сөйләшмиме, янәсе. Яшьләргә ышансаң, алдын-артын уйламыйча, мөгез
чыгарып куюлары да бар. Гомерләрен акыл хезмәте белән бәйләгән булсалар
да, яшьлек үзенекен итә. Кайчак артык хисләнү өстенлек ала. Хис-тойгылар
акыл эшчәнлегенә тискәре йогынты ясап, аны чикли. Бу очракта да шулай
түгелме икән? Ләкин ашыгып нәтиҗә ясап, бер мәртәбә авызы пешкән Левин
шикләрен белдерергә ашыкмады.
– Йә, сөйләгез алайса, нәрсәләр майтардыгыз соң?
Теге чакта институттан китүчеләрнең кайберләре, яшь булуларына
карамастан, гомуми гыйльми эшләрдә катнашып, үз сүзләре белән әйткәндә,
уңышларга ирешкән, фән өлкәсендә чирканчык алган кешеләр. Барып
чыкмастай кебек тоелган эшләргә дә курыкмыйча алынганнары өчен хөрмәт
итә дә инде аларны Левин. Чыннан да, кайвакыт нәрсәдер барып чыкмый икән,
әнә шул яшьлекләрен сылтау итеп, күңеленнән генә аларның хаталарын кичерә
Ф Ә Р И Т И М А М О В
51
иде. Бусында да шундый хәлдер дип, озакка сузылачак ялыктыргыч әңгәмәгә
әзерләнгәндәй, яшь галимгә текәлде Александр Васильевич.
– Без вакыт аша күчеш теориясенең буш сүзләр генә түгеллеген исбатлауга
ирештек. Тормышка ашардай нәрсә икәнен тәҗрибәдә күрсәтә алабыз...
– Туктагыз, тукта... сез вакыт аша күчешне гамәлдә була торган эш, димәкче
буласызмы әллә? – дигән сорау белән бүлде аның сүзләрен остазы.
– Нәкъ шул хакта әйтмәкче булам да инде сезгә, Александр Васильевич.
Без, чыннан да, тәҗрибәләр үткәреп, вакыт аша күчешнең мөмкин эш икәнен
исбатладык.
Сергейның кыяфәте тагын да тантаналырак төс алды. Аның бу халәте
ниндидер яхшы гамәл кылып, атасыннан хуплау сүзләре көткән бала-
чаганыкын хәтерләтә иде. Ләкин Левин эшнең асылына төшенеп җитмәгән
көе генә аны мактарга җыенмады.
– Бу «сенсация»гезне киң катлау халык арасына чыгарганчы, гыйльми
киңәшмәгә куйганчы, башта минем белән сөйләшүегез яхшы анысы. Менә
сез, вакыт аша күчешнең мөмкин эш икәнен исбатладык, дисез... Моны ничек
аңларга?.. Вакыт машинасы уйлап таптык, дип әйтергә җыенмыйсыздыр бит?
– Әйе, таптык!
– Сез нәрсә?!
Левин шаркылдап көлә башлады. Бу халәтендә аны нәрсәгә дә булса
ышандырырга тырышу бик авыр булачагын әңгәмәдәше бик яхшы аңлый.
– Ташлагыз әле бу беркемгә кирәк булмаган шөгылегезне, – дип дәвам
итте сүзен кинәт кенә көлүеннән туктап, җитдиләнеп калган Левин. – Алдыма
формулалар белән сырланган һәм ахырында, «вакыт аша күчеш бар ул» дип
нәтиҗә ясалган берничә томлык фәнни хезмәт китереп куйсагыз да, мин «вакыт
машинасы»на ышанмаячакмын. Бүгенге фән үсеше күзлегеннән караганда,
әлегә бу мөмкин эш түгел. Вакыт барьерын үтү турында уйлау өчен, ким
дигәндә тагын йөз ел кирәк. Аңлыйсызмы, бер гасыр!..
– Александр Васильевич, ә ни өчен бер гасыр көтәргә? Бу теория өстендә
эшләүчеләр моннан бер гасыр элек тә булган...
– Булган, ләкин берсе дә уңышка ирешә алмаган. Юкса әллә кайчан
«экспресс-вакыт машиналары»нда үткәннәргә кунакка йөрер идек.
Левинның мыскыллы елмаеп әйтелгән репликасы егетнең күңеленә барып
кадалмыйча калмады, әлбәттә. Сергей үз карашын тагын да тырышыбрак
якларга кереште.
– Уңышка ирешкәннәре булмаса да, әлеге теориягә кагылышлы кыю
гипотезалар әйткән галимнәр турында ишетеп беләбез. Фән тарихында 1943
елдагы «Филадельфия эксперименты» дип аталган күләмле эксперимент
хакында барыбыз да хәбәрдар.
– Филадельфия экспериментында, белүемчә, вакыйгалар вакыт аша
күчешкә кагылмый булса кирәк. Әлеге эксперимент вакытында «Элдридж»
судносы үзенең торган урыныннан юкка чыгып, икенче урында пәйда
булган. Бу пространствода күчеш, ягъни телепортация була. Аннан соң,
шәхсән үзем, ул экспериментның чынлыгына бик үк ышанмыйм. Рәсми
чыганаклар бу хакта берни дә дәшми. Шулай булгач, аның имеш-мимеш
булуы бик ихтимал.
– Әлеге экспериментта хәрби кораб, күзәтүчеләр күзеннән югалып,
шул ук мизгелдә 320 километр ераклыктагы бөтенләй икенче портта пәйда
булган. Бер караганда, чыннан да, пространствоның бер ноктасыннан икенче
ВАКЫТСЫЗ ВАКЫТ...
52
ноктасына күчеш шикелле. Монда вакытның бернинди катнашы да юк кебек.
Ләкин төптәнрәк уйласаң, вакыт та, пространство да материянең яшәү үзлеге
булганлыктан, аларның бу экспериментта рольләре тигез булгандыр, дип
уйлыйк.
– Ягъни сез, пространствода гына түгел, вакытта да күчеш ясалган, димәкче
буласызмы?
– Һичшиксез шулай!
– Ләкин минем мәгълүмат буенча, корабль бер порттан юкка чыккан һәм
шул ук мизгелдә икенче портта пәйда булган. Шунысы кызыклы: моңа аз
гына да вакыт сарыф ителмәгән, – дип үз фикерен белдерергә ашыкты Левин.
– Бөтен хикмәт тә шунда, Александр Васильевич. Чынлыкта, әнә шул
югалып торган мизгелдә, корабль вакыт аралыгы аша башка чорларга күчкән
һәм анда берникадәр вакыт торган булуы мөмкин. Ә кире күчеш ясаганда,
юкка чыккан мизгелдә пәйда булган. Әгәр шул вакыт эчендә судноның
пространствода урын алыштыруы хакында сүз бара икән, вакыт аралыгы
тоннеленең безнең җир масштабында гына түгел, галәм масштабында булуын
онытмаска кирәк. Шулай булганда, судноның пространствода урынын үзгәртүе
аклана. Чөнки башка чорларга күчеп, ул анда күпмедер вакыт узган була инде.
– Димәк, сез Филадельфия эксперименты булган, дип раслыйсыз һәм аны
кабатлап карамакчы буласыз? Ләкин теориягездә ялгышлык булып, эксперимент
кабат уңышсызлыкка очраса, аңа тотылган чыгымнар үзен акламаса? Андый
шикле экспериментларга акча бирергә теләүчеләр табылырмы?
Сергей хәйләкәр генә елмайды. Левинга сынаулы караш ташлады.
– Ә без, Александр Васильевич, экспериментны эшләп карадык инде. Ул
уңышлы чыкты.
– Моны ничек аңларга?
– Теләсә ничек аңлагыз. Ләкин лаборатор шартларда эксперимент
уздырылды.
– Кайда? Нинди лабораториядә? Андый глобаль эшләргә акча каян
таптыгыз?
– Әлеге проект белән кызыксынучылар табылды. Һәм, иң мөһиме, аларда
шуның шикелле биш, ун проектны тормышка ашырырлык акча бар. Матди
яктан шулар ярдәм итте.
– Кызык! Ничек тормышка ашырдыгыз инде ул проектны?
– Көчле электромагнит кыры хасил итеп, бер урында ясалма гравитация
тудырдык. Андый урыннарда пространство бик нык кәкрәя һәм вакыт тоннеле
барлыкка китерү өчен уңай шартлар туа. Тоннель аша теләсә кайсы вакытка
күчәргә була. Безнең заманнан яки, киресенчә, узган заманнардан безнең
вакытка да күчәргә мөмкин. Ә беләсезме, Александар Васильевич, вакыт
өермәсенең ешлыгын яисә тоннельнең радиусын теләгәнчә үзгәртү юлы белән
без үзебез теләгән вакытка күчә алачакбыз...
Сөйләгәндә, Сергейның күзләре очкынланды. Әлеге эксперимент белән ул
шулкадәр илһамланган иде, күрәсең. Дулкынланудан ул тотлыгып-тотлыгып
алды, тавышы калтыранды.
(Ахыры киләсе санда)

Реклама