Логотип Казан Утлары
Публицистика

УЕНЫ-ЧЫНЫ БЕРГӘ

Хатын нәрсә әйтер?!
Мәгълүм ки, Салих Баттал олуг язучы гына түгел, махсус белемгә ия очучы да иде.
Бөек Ватан сугышы чорында ул Хәрби Һава Көчләренең Тын Океан флотында очучы
буларак көрәшә, аңарчы конструкторлык бюросы каршындагы сынау отрядында Р-5
очкычыннан җиргә мөһим йөкләр ташлау белән шөгыльләнә. Күңеленә уен-көлке,
киная, төртмешләр тулган әдип «Борчылма» исемле дүртьюллыгын тикмәгә генә
язмагандыр.
Шулай шәһәр өсләп очкан чакта,
Тәрәз ачып, аска төкердем.
Борчылмагыз: мин бит төкрегемне
Чүп-чар савытына төшердем.
Гелән алай булмый икән. Тормыш үзе дә еш көләргә ярата...
Һәрвакыт туган авылын сагынып яшәгән Салих Баттал, Казанның 9 нчы трамваенда
колхоз базарына барып, атна саен дистә ярым йомырка алып кайта. Менә ул Волгоград
урамындагы йортыннан ерак түгел тукталышка якынлашып килә. Уң кулында – үреп
эшләнгән сетка, сул кулында – кондуктор биргән билет. Товары, шөкер, исән-сау.
Баскычтан төшкәч, әдипнең баш мие нерв җепселләре аша кулына әмер бирә: трамвай
билетын ташларга! Бүтән төрле уйларга чумган зат мизгел эчендә бөтенләй буталып
кала. Ул үтә күренмәле кечкенә ятьмә капчыгын... бетоннан коелган чүп савытына
атып бәрә. Ә йомыркалар челпәрәмә килеп ватыла, сарылары аяк астына агып төшә.
– Эх, чүп савытына салават күпереннән кирәкмәс нәрсәләрне генә ташлаган чаклар
бар иде, – дип көрсенә чал чәчле Салих Баттал, сул кулындагы билетны учына ныграк
кысып. – Өйгә күкәйсез кайтсам, хатын нәрсә әйтер?!


Җитди шаярту сабагы
Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Зиннур Мансуров кабинетына
күренекле драматург, прозаик, табиб Шәриф Хөсәенов килеп керә. Үзара хәл-әхвәл
белешәләр. Хөрмәтле кунак сорап куя:
– Йөзең моңсу күренә. Бер-бер хәл булдымы?
– Менә борчыла башладым әле... Сау тәнемдә һәрбер минут саен 300 миллион
күзәнәк үлеп тора, – ди сирәк елмаючы шагыйрь, җитди рәвештә шаярырга теләп.
– Һи, тапкансың хафаланыр нәрсә! Бүтән кайгың юкмы? Исеңдә калдыр: аның
каравы бөтен әгъзаларны берләштергән гәүдәңдә көн саен 10-50 триллион күзәнәгең
яңара. Трил-ли-он!..
Шулчак кабинет хуҗасы үзен эчтән генә тиргәп ала: «талканы коры» әдипне уйнап
сөйләшүгә нишләп тартты ул? Әңгәмәнең бу өлешен җәһәт түгәрәкләргә кирәк.
– Сөендердегез, Шәриф абый! Монысын белми идем...
Вәләкин уенга чынлап керәсе иткән язучы теманы алай тиз генә үзгәртергә
ашыкмый.
– Мәсьәләнең асылын аңламыйча, тота-каба төшенкелеккә бирелергә дә, коткы
таратырга да ярамый, – дип мәслихәт кыла ТАССРның атказанган табибы. – Киресенчә,
каләм әһеле үзенең сүзе белән кешедә яшәү дәрте уятырга тиеш. Теләсә нинди очракта...
Пессимист роленнән чыгарга азапланган Зиннур Мансуров үзенең тәнендәге
күзәнәкләрнең күпләп яшәрүен тойды.


Хәл белүче
«Мәдәни җомга» атналык газетасының баш мөхәррире Зиннур Мансуров каләмдәше
Рабит Батулланы редакциянең сәнгать бүлеген җитәкләргә чакыра. Мөдирлек вазифасын
беркадәр башкаргач, сырхаулаган әдипне 1996 елда Германиягә озатырга туры килә.
Гамбург каласындагы мәгълүм хастаханәдә аның йөрәгенә берничә операция ясыйлар:
дүрт тамыры алыштырыла, аорта клапаны киселеп, тимер протез куела.
Катлаулы сәфәреннән исән-сау әйләнеп кайткач, Рабит Батулла янәдән каләменә
үрелә, бераздан тагы хастаханәгә кереп ята... Палатада ул ялгызы. Ишектән Зиннур
Мансуров күренә. «Хәлеңне белергә килдем... Инде авырый күрмә, – ди баш мөхәррир
гадәти сүзләр белән. – Аттай эшләргә язсын... Син халыкка кирәк!..»
Ятак алдына килеп баскач, хәл белүче сораштыра башлый: «Ну, ничек соң?»
Шунда шук-шаян Батулла өстендәге халатын ике якка ачып җибәрә, пычак астына
кергән тәненең буйдан-буйга тегелгән кызгылт җөйләрен күрсәтә. Бала чактан ук кан
яки җәрәхәт күрүдән курыккан Зиннур, агарынып, системадан сихәт алучының аяк
очына ипле генә барып ава. «Тоже мне хәл белүче!» дип сукранган язучы, беләгенә
беркетелгән энәне ычкындырып, биредә дәвалый торган табибы янына чыгып йөгерә.
Хәлсезләнгән шагыйрьгә укол кадыйлар. «Ямаулы йөрәк» иясенең караватында
бер сәгать чамасы көч җыйгач, Зиннур Мансуров үзен гаепле тойган кыяфәттә
саубуллашып китәргә җыена. Ә Рабит Батулла үз амплуасында кала, палата кунагының
элегрәк әйткән сүзләрен кабатлый:
– Инде авырый күрмә... Аттай эшләргә язсын... Син халыкка кирәк!


Саный белмәү бәласе
Татарстан Язучылар берлегендә идарә утырышы бара. Яшерен тавыш бирү юлы
белән хәл ителәчәк мәсьәләгә җиткәч, өч кешедән генә торган санау комиссиясен
төзү ихтыяҗы туа. Кемдер хисап эшенә Равил Фәйзуллинны күрсәтә. Тегесе риза
түгеллеген белгертергә ашыга. Чыннан да, ярты гасыр дәвамында идарә әгъзасы
булган корифейның мондый вазифага беркайчан да алынганы юк иде. «Кирәкми, ул
бит бишкә кадәр дә саный белми», – ди Зиннур Мансуров, каләмдәш дустын өстәмә
мәшәкатьтән коткару әмәлен эзләп. Комиссия бүтәнчә тәгаенләнә.
«Бишкә кадәр дә саный белмәү аргументы» тәнәфес вакытында янәдән тәфсилләп
искә алына.
– Нишләп алай әйттең? – дип сорыйлар Зиннурдан.
– Тыңлагыз, төшендерәм. Мәгълүм ки, Равил Фәйзуллин бер-бер артлы дүрт
хатынга өйләнде һәм аннары ниндидер киртәгә очрагандай тукталып калды. Нилектән?
Чөнки ул 4 тән соң 5 саны килүен белми иде. Югыйсә...


Чын дусларны барлау
Язучылар йортының ишегалдында бер төркем каләмдәшләр сөйләшә. Сүз иярә сүз
чыга. Иҗат берлеге җитәкчесен сайлау мәсьәләсе кузгалгач, көтмәгәндә генә Ркаил
Зәйдуллага сорау бирелә:
– Соңгы берничә съездда син үз кандидатураңны рәислеккә күрсәттердең. Мондый
мәрәкәдә катнашу гадәтеңә әйләнеп китмәдеме?
– Шәхси ирегемне кысмагыз инде, егетләр! – дип каршы төшмәкче була Ркаил, киң
итеп көләргә әзерләнгән кыяфәттә. – Мин бит 4-5 ел үткән саен шул рәвешле якын
дусларымны барлап алам.
– Үзеңә генә кагылышлы максат өчен нигә корылтай кадәр корылтайдан файдаланасың?
Җиңелүгә күнеккән «кандидат» төрлечә акланырга керешә:
– Яшерен тавыш бирүдән дә камилрәк ысулны кешелек дөньясы әлегә уйлап
тапмаган лабаса. Чын тарафдарлар шунда ачыклана.
– Съездлардагы сайлау нәтиҗәсе күрсәткәнчә, сине хөрмәт итүчеләр егермедән
артмый бугай.
– Ихлас якын күргән дуслар ишәеп торырга тиеш түгел, – ди Ркаил Зәйдулла,
зирәклеген күрсәтергә теләп. – Киресенчә, аларның кимүгә бармавы яхшы бит инде!..
Кабатланмас яңгырашлы ихахайлап көлү гөрелтесе тирә-юньдәге тәрәзәләрнең
пыяласын зеңгелдәткәндәй тоелды.


Хаталар төзәтүче стилист
Беркөн шагыйрь Зиннур Мансуров көтелмәгән хәлгә тап була. Кемдер эш
бүлмәсенең тәрәзәсе каршындагы асфальтка «Матурымка я тебя люблю» дип язган.
Мөгаен, әлеге Мәҗнүннең сөйгәне өскерәк катта яшидер. Күзәтүчән иҗатчыга ошбу
кайнар мәхәббәт карарын йөзләрчә тапкыр ирексездән укырга туры килә. Кайчак ул
чәүчәләкләнә үк карарын. «Эх, шунда кечтеки генә өтер белән өндәү җитешми бит!» ди
мөхәррир вазифасында меңнәрчә язманы эшкәрткән каләм әһеле. Төгәлсезлек мондый
затны, гадәттә, тәмам чиргә сабыштыра. Түзеп тора алмый сабыр холыклы Зиннур
Мансуров, ак буяу һәм пумала тотып, төнге сәгать бердә тиз-тиз урамга чыгып китә...
Кулы кычыткан – эшне пыжыткан. «Йокымны качырдың, надан тәре!..» Үзалдына
шулай сөйләнеп, «люблю» кәлимәсе артыннан өндәү билгесен куйган мизгелдә
кизүлектәге полиция хезмәткәре аның янында туктап кала.
– Югыйсә үзегезнең яшегез дә бар инде, – дип бәйләнә хокук сакчысы. – Җәмәгать
урынында шундый сүзләр сызгаларга ярамый. Өзелеп ярату хисләрен бүтәнчә
аңлатырга кирәк.
Шулай итеп, атна буе борчылып яшәгән Зиннур Мансуровны якында урнашкан
полиция бүлегенә алып китәләр. Аның үз-үзен акларлык дәлилләре юк иде. Хәер,
ул башкаларның хатасын төзәтүче стилист кына – тәртип бозучы шундый аргумент
китерергә мөмкин.


Төртмешләр
 Кайчак максатлы зур эшләр башкарыр өчен, «өч тиенлек» кенә акыл җитеп бетми.
 Безнең баш миебез тулы куәтенә эшләсә, бәлки, ахмаклыклар тагын да күбрәк
кылыныр иде.
 Бездә чистартуга бәйле күпчелек гамәлләр пычракны тигезләп таратуга кайтып
кала.
 Татар халкының кайвакыт артык тырышып гамәл кылуы үзенең капкасына туп
керткән кебек килеп чыга.
 Безнең җәмгыятьтәге зоологлар тартарны арттырып, демографлар татарны
киметеп күрсәтергә тырыша.
 Югары даирәдәге «сәяси мәет»ләрне исәпкә алсаң, илдәге үлем-китем саны
артып китәр иде.
 Үзгәртеп кору чорының мәдәнияте юксыллык шартларында бетле киемне үтүкләп
кию гаҗизлеген хәтерләтә.
 Илдә үлүчеләр кимеде, чөнки бурычлылар артты.
 Акчаны ашап булмый, эчәргә генә мөмкин.
 Балаларны башта Баба Яга белән, аннары ЕГЭ белән куркыталар.
 АКШ президентларын кайбер гамәлләре өчен почмакка бастырып тотасы килә,
әмма аларның озынча түгәрәк эш бүлмәсендә почмак табып булмый.