Логотип Казан Утлары
Очерк

Рәсемле язмыш

Сәйдәшнең кул җылысы

Менә ул – тулы бер чорны сыйдырган остаханә. Башта чолан аша үтәсе, шунда пәлтә-плащыңны салып калдырасы. Түр як белән бәләкәй чоланны чаршау аера. Акрын гына ачып җибәрәсең, ә анда... Картиналар түгел, идәннән түшәмгә кадәр китаплар белән шыплап тулган киштә. Бу китапларның һәрберсе Зәфәр Гыймаевның кул җылысын саклый. Бер почмакта значоклар белән чуарланган вымпел. Түшәмне күзәтә башлаганбыз икән инде, Марсель Марсо фотосына да күз салыйк. Ике тәрәзә арасында иң түргә беркетелгән ул. Марсоны кай яктан карасаң да, карашы сиңа төбәлә. Кызык... Атаклы мим белән безнең каһарманыбызның уртак яклары шактый. Зөфәр Гыймаев та заманында пантомима белән шөгыльләнә. Аның осталыгын күреп, заманында хәтта Казан консерваториясендә төркем җыярга тәкъдим итәләр. Акробат, актёр-мим, рәссам. Зөфәр Гыймаев дөньясы аша Казан тарихының кайбер мизгелләрен барлыйк әле.

Хәтер

– Мин 1951 елның 9 гыйнварында Кыргызстан белән Үзбәкстан арасындагы Терек- Сай районы тирәсендәге тауларда дөньяга килгәнмен. Бер еллап Наманган каласында яшәгәнбез дә Казанга әйләнеп кайтканбыз. Үзбәкстанга туры сүзле әтием Фаат аркасында сөрелгән булганбыз. Аның бу гадәте миндә дә бар. Туры сүзлелегем аркасында тормышта бик күп киртәләргә юлыгырга туры килә. Без читтә каңгырап йөргәндә, дәү әтиебез бакыйлыкка күчкән. Аның кырыгына Казанга кайтып җиттек. Банк (хәзерге Муса Җәлил урамы) урамының 8 нче йортының 82 нче фатиры әле дә күз алдымда. Еш кына бер яшьтә булган хәлләр хәтердә саклана алмый, диләр. Ә мин хәтерлим. Ә инде Казанга кайтканда, миңа яшь ярым тирәсе иде.

Менә ул – ике бүлмәле фатир. Анда бәләкәй Зөфәрнең дәү әнисе, аның улы Солтан, кызы Рәфидә һәм гаиләсе белән улы Фаат сыенган. Күңелең киң булса, кысанлык сизелми ул. Бигрәк тә сабыйларга. Алар көн буе урамда бит. Зөфәр абый урамда иллеләп малай җыелганын һәм уйнаган уеннарын шулкадәр мавыгып сөйли ки, күз алдына моннан 50-60 еллар элеккеге Казан урамы килеп баса. Островский урамы почмагыннан малайлар өере килеп чыга, кулларында агач мылтыклар, берөзлексез «тах» та «тах» килеп, дошманны «ут»ка тоталар. Менә ишегалды сарайлары. Кич җитте исә, сарай түбәсе малайлар белән тула. Китә әкият сөйләшү, әтиләрдән, бабайлардан ишеткән мавыктыргыч хикәятләр белән бүлешү. Болар да арыткач, шуклык илә йорт астындагы склад тәрәзәсеннән тәмле сулы шешәләрне тимерчыбык белән эләктереп тартып алу. Әйтерсең лә, кармакка балык каптыралар! Болар өчен зурлардан эләкмиме соң инде?! Ничек кенә әле! Бигрәк тә урам себерүчедән шүрли малайлар. Галәмәт усал абзый ул. Беркөнне ачуы килеп кулындагы көрәген малайларга тондыра. Шул көрәк Зөфәрнең абыйсы Фердинандның башына килеп тия...

Очыш

– Дүрт яшемнән рәсем ясый идем инде. Өстәл астында үз дөньямны корып, шунда фантазиямне эшкә җигә идем. Рәссам булмасам, конструкторлыкка китәсе идем. Самолётлар яраттым. Очу теләге зур иде. Кулчатырдан парашют ясап, түбәдән сикереп караган чаклар да бар иде. Алты яшемдә чын-чынлап очтым. Самолётта...

Ул көнне Фәрхиҗамал апа Үзбәкстаннан кайткан иң яраткан апасы Гөлбостанны аэропортка озатырга чыга. Урамда мәш килеп уйнап йөргән уллары Зөфәр белән Шамил дә боларга иярмәкче була. Кая инде ул шундый пычрак өс киеме белән кеше арасына алып чыгу! Каласыз, дип кулын селти ана. Күңеле Зөфәренең болай гына бирешмәсен дә ваемлый, әмма апасы белән сөйләшеп, уяулыгын югалта. Берничә урамны узгач, ике тере йомгакны шәйләп ала хатыннар. Нишләргә? Өйгә кайтарсалар, самолётка соңга калалар, болай калдырып китеп тә булмый. Балаларны аэропортка алмый чара юк...

– Әни белән апа шундый мавыгып сөйләшә, ә минем күзләр самолётта. Очкыч янында беркем дә юк, ымсындырып, трап та куйганнар. Башта карап кына төшим әле, дигән уй туды. Шамилнең кулын әнигә тоттырдым да менеп киттем. Бөтен җирен карап чыктым очкычның, инде чыгам дигәндә, тәрәзәгә күзем төште. Самолётка таба ташкын булып халык агыла. Бу кадәр кеше ничек тулып бетәр икән, дим гаҗәпләнеп. Аяк астында буталмаска дип, бер утыргычка барып сеңдем.

Берзаман малай янына бер ир кереп утыра.

– Әтиең беләнме? – ди ул, малайны карашы белән бораулап. Зөфәр «әйе» дип, ым кага. Хикмәт шунда: самолётта аның яшендәге тагын бер малай бар икән. Мөгаен, ул әтисе белән аэропортта чиратта торгандыр, һәм бу ир аларны күреп алгандыр. Ул чакта бит әле биш яшькәчә балаларга билет алу юк, шуңа күрә Зөфәргә башка бәйләнеп торучы булмый. Кызмача ир дә башка сорашмый, баланы куркынычсызлык каешы белән эләктереп куя. Бераздан йоклап та китә. Берәр сәгатьләп очкач, Зөфәр апасын эзләп таба. Алга таба нәрсә булган, дисезме? Аптырау, ачу, битәрләү, соклану – бар да булгандыр. Ни генә дисәң дә, баланы самолёттан төшереп калдырып булмый, язмышка күнеп, Үзбәкстанга алып кайтасы гына кала. Алты яшьлек сабыйның исә очарга дигән иң зур хыялы чынга аша.

Мәрткә китү

Зөфәр абый өч самолёт белән очуларын (Ташкентка очканда, самолёт моторына ут каба һәм алар Сызраньга төшәргә мәҗбүр булалар), ләкин апасының Үзбәкстанга барып җитеп, берничә көн узгач кына, әнисенә: «Зөфәр минем белән», – дип хәбәр салуын аптырап, гаҗизләнеп искә ала. Ана исә өзгәләнә, шаша, югалттым, урлаттым, дип кара кайгыга кала. Дүрт яшьлек Шамиле самолётларга таба төртеп күрсәтә дә бит, ана уртанчы улы очкычка менәргә батырчылык иткәндер дип башына да китерми шул. Зөфәр исә, әнисен апаларында да, Ош өлкәсе Караван авылында яшәгән Рәшид абыйсында кунакта булганда да, могҗизаи Сәмәрканд базарында йөргәндә дә исеннән чыгармый. Матур яулык алып кайтса, бәлки ачуланмас, дип уйлый ул сабый акылы белән. Әнисенә ошардай яулыкны шәйләп тә ала. Бәясе биш сум икән. Аңа акча каян аласы? Рәшид агасыннан сораса да, ул кадәр бирмәс шул.

Бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына, дигәндәй, Зөфәргә акча эшләү мөмкинлеге туа. Апасының күршеләре бәдрәф коесы казый икән. Чокыр бик тар булганлыктан, өлкәннәр сыймый, шуңа астан чиләк белән балчык чыгарырга малай эзлиләр. Бер чиләк чыгарган өчен 10 тиен түлибез, диләр. Әһә, ди Зөфәр, нибары 50 чиләк чыгарасы. Була ул! 10 чиләк балчык бәла-казаларсыз гына өскә күтәрелә. 11 нче чиләк буш килеш күтәрелә. Аска карасалар, малаебыз һушсыз ята. Нишләргә? Ярдәм чакыра алмыйлар, баланы эшләтү – «подсуд» җибәрә торган гамәл. Аңына килмәсме, дип кычкыралар тегеңә. Берзаман малай селкенгәндәй итә. Күрше-күлән, чиләккә утыр, чиләккә утыр, дип өйрәтә. Утырыр идең дә бит, хәлең булса... Озак маташа торгач, малай тәки чиләккә утыра. Күршеләр дә җиңел сулый. Апасына әле ике көн ут йотарга туры килә. Зөфәр мәрт хәлендә, сулышы сизелер-сизелмәс кенә чыга. Өченче көнне күзләрен ача да чәй сорый. Анысын эчеп бетергәч, тагын берне сорый. Бала алдына коры сөт тә куялар. Авырмасын гына. «Андый тәмле сөтне мин башка беркайда да тапмадым», – ди Зөфәр абый. Күршеләре исә апасы аркылы биш сум бирәләр. Малайга тәмам җан керә! Икенче көнне базардан теге яулыкны алып кайткач, очып кына йөри ул. Фәрхиҗамал апа баласы белән күрешкәннән соң, алты яшьлек улым акча эшләп яулык алып кайтты, дип, гомер буе горурланачак, җае чыкканда мактаначак әле.

 

Татар теле

Эңгер. Рәссамның китап киштәсен кояшның алсу нурлары сыйпап уза. Бу китапханәнең беренче китабы нинди булган икән соң? Зөфәр абый рус теле дәреслег ди елмаеп:

– Җәй көннәрен әнинең туган яклары Шәдке, Нәфисә апа яшәгән Күки авылларында үткәрдек. Авылга кайтканда, бер авыз татарча белмәсәк, килгәндә, урысчабыз онытыла иде. Әнә шул килеш 39 нчы мәктәпнең беренче сыйныфына кабул ителдем. Сүз уңаеннан, нәкъ менә беренче укытучым – Мария Павловна Дәминова минем рәссам булачагымны аңлады. Мондый фикергә ул матур язу дәресендә килгәндер. Чөнки сурәт ясата һәм янына хәрефен яздыра иде. Ә менә уртанчы сыйныфлардагы укытучым Зинаида Николаевна ышанмады. «Лаек түгел син рәссам булырга!» – дип кенә җибәрә иде. Ленинград сәнгать академиясенә укырга кергән елны мин аны урамда очраттым. Рәссам булам, югары уку йортына укырга кердем, дигәч, куырылып, саубуллашырга да онытып китеп барды.

39 нчы мәктәптә беренче сыйныфтан ук инглиз теле укытыла. Татар теле исә дәрестән соң факультатив буларак керә. Рус балалары укыгыз, укы, чаплашкалар, дип үртәгәч, татар балаларының да күбесе дәрестән кача. Зөфәр Гыймаев исә кала. Ләкин ул дәресләр берни дә бирмәде, безне авыл коткарды, дип искә ала ул хәзер. Ә менә «чаплашка» дигәннәрне акылга утырту өчен урысча китаплар сатып ала башлый. Беренче сыйныф укучысы каян акча юнәтә, дисезме? Җае табыла. Ул өлкәннәр өчен кибеткә чират торып акча эшли. Советлар иленең төп хатирәсе ул – чират. Бу хакта сәнгатьнең бөтен төрләрендә нинди генә әсәрләр иҗат ителмәгән! Үзеңә кирәкле тауарны алу өчен сигезәр сәгать чиратта тору маҗаралары юморескага, драмага, фельетонга да әйләнә ала. Бәләкәй Зөфәр өчен исә ул – көненә ике сум акча эшләү чарасы.

– Ул акчалар барысы да китап алуга тотылды. Әти, берзаман кесәдә акча күреп алгач, колакны бормакчы иде. Әллә тартырга өйрәнәсеңме, ди усал карап. Менә бит, китап алдым, дигәч кенә тынычланды.

Фәрхиҗамал апа турында берничә сүз. Зөфәр абый сөйләгәннәрдән кайсы эшкә тотынса да, оста, дигән фикер кала. Матур җырлый, тегә... Башта «Заря» фабрикасына эшкә урнаша ул. Монда урнашу өчен иң әүвәл бер кило шоколад ашарга кирәк була. Шул көннән Фәрхиҗамал апаның иң яратмаган ризыгы – шоколад була. Аннан, гаиләгә бер бүлмә булмасмы, дип, урам себерүче булып эшли. Гаилә 12 квадрат метрлы гына булса да, подвал-бүлмәгә башка чыга. Менә ул, Островский урамындагы 5 нче йорт. Бу йорт өлкәннәрнең хәтерендә генә инде хәзер. Аның урынында киңәйгән, яңарган Качалов театры басып тора. Ары таба ТЮЗ кафесында эшләү, Зөфәрне спектакльләргә йөртү, «Спутник» кибетендә эшләгәндә, Бакый Урманчега рәссам булырга хыялланган улы турында сөйләү. Сизгер ана улын җитәкләп диярлек рәсем дөньясына үзе алып кергән икән бит. Зөфәр абый бигрәк тә Камал театры спектакльләрен хәтерли. «Зәңгәр шәл»дә кечкенә малай йөгереп чыккач, ничек сәхнәгә кечкенә малайны чыгара алганнар, дип, әнисен аптырата ул. Әнисе малайлар ролен бәләкәй гәүдәле кызлар уйнаганын сабыр гына аңлата. Асия Хәйруллинаның тәүге ролен Зөфәр әнә шулай хәтерендә калдыра да.

Мин – бәхетле кеше

Зөфәр Гыймаев шулай дигәндә, Нургазиз абыйсын, аның дусты – Салих Сәйдәшевне, беренче урытучысы Мария Дәминованы, Казан сәнгать мәктәбе укытучысы Рәшит Гыйззәтуллинны, Ленинград сәнгать академиясендә укыган елларында очрашкан бөек рәссам Марк Шагалны, Бакый Урманчены күз алдына китерә. Урманче... Хәер, сүзне Зөфәр абыйның үзенә бирик әле:

– Гагарин урамындагы ике бүлмәле фатирга күченгәч, әни «Спутник» кибетендә эшли башлады. Бакый ага ипи-сөткә шушы кибеткә кергәли икән. Ничектер уртак тел тапкан алар. Әни берзаман, минем малай да академиягә укырга керде, дип сөйләгәч, Бакый ага, минем өйгә килеп китсен, дигән. Каникулга кайткач, бу хәбәргә шатланып, тизрәк алар яшәгән йортны эзләп киттем. Бакый ага өйдә түгел иде, ишекне Флора апа ачты. Әллә кайчангы танышы кебек өйгә чакырып, өстәл янына утыртты. Әле кунаклар киткән генә, ул янә өстәл әзерли башлады. Мин кыенсындым, өйдән генә килдем, тамагым тук, дигән булдым. Флора апа бик кунакчыл, ай-вайга карамый иде. Хәзер Бакый ага кайта, әйдә көтеп торыйк, дип, кыстый-кыстый ашата башлады. Бакый ага кайткач, яшьләр фикерен ишетәсем килә, дип академия турында бик күп нәрсәләр сорашты. Шушы очрашуда мин Салих абый Сәйдәшевне искә төшердем. Бакый ага каршында 19 яшьлек егет утырса, Салих абый белән беренче очрашуда миңа нибары 2 яшь иде. Ул минем башымнан сыйпаганда, тәнгә рәхәт җылылык таралган иде. Шул халәт Бакый абый янында яңарды. Мөгаен, шушы көч, аларның энергиясе миңа хәзер дә яшәргә көч бирә торгандыр.

Ленинградтан каникулга кайткач, Бакый абыйга бару гадәткә әйләнде. Мин бик тыйнак идем ул вакытта. Аларда кайчан карама – кунак була торган иде. Кәнәфи Нәфыйков, Рәфкать Вахитов, музыкантлар – кемнәр генә юк. Мин яшь, оялчан, гафу үтенәм дә чыгып китәм. Бакый абый калырга кыстый, мин калмыйм. Шул килүләрнең берсендә ул берәр рәсемеңне бүләк ит әле, эшеңне карыйсым килә, дип сорады. «Каракалпак кызы Зәүрә»не бүләк иттем.

«Мин сиңа үземне ясарга рөхсәт итмәс идем»

Яшь рәссам Каракалпакстанга Виктор Аршинов, Абрек Абзгильдин, Әнәс Тумашев, Харис Якуповлар белән бергә бара. Төркемдә җырчы Вафирә Гыйззәтуллина, нәфис сүз остасы Айрат Арсланов, драматург Туфан Миңнуллин да була. Туфан дигәннән...

– Театр Туфан абыйның портретын ясарга заказ бирде. Башта бу эш бүтән рәссамга йөкләнгән булган, Туфан абый исә аңа рөхсәт бирмәгән икән. «Әбигә хат килде» дигән картинаның авторы булуымны белгәч, мине сайлаган. Килеп керде остаханәгә, бергәләп чәй эчтек, сөйләшә башладык. Туфан абый берзаман кыбырсый башлады. Аннан соң түзмәде: «Зөфәр, син кайчан эшли башлыйсың соң», – дип сорады. Мин сез ишектән килеп керүгә эшли башладым, дип җавап бирдем. Картина аңа ошады, алырга үзе түгел, Шамил Закиров белән Марсель Сәлимҗанов килде. Шамил абый менә бу төше килеп бетмәгән, ахры, дип сүз башлаган иде, Марсель абый көчле тавышы белән: «Әйбәт!» – дип пичәт сукты. Үзе ошаттымы, ди. Ошатты, минәйтәм. Башын чайкап торды-торды да: «Мин сиңа үземне ясарга рөхсәт итмәс идем... Кешеләрнең эчемдә ни ятканын белүләрен теләмәс идем. Син бит Туфанның бөтен эчке дөньясын, авыл агаена хас булган саранлыгына кадәр чыгарып салгансың», – диде. Марсель белән бу вакыйгага кадәр үк аралаша башлаган идек инде. Аны яратмаучылар да шактый, әмма миңа аның көчле рухлы булуы бик ошый иде. Марсель гади кеше күрмәгәнне күрә белә, ышандыру, үзе артыннан ияртү сәләте зур. Искитмәле гадел кеше. Мөгаен, аның болай формалашуына спорт та тәэсир иткәндер. Үзем дә спортны яратканга, спорт мастерына кандидат булганга әйтәм моны. Портретын ясадым Марсельнең... Тик үзе генә күреп өлгермәде, фанилык белән араны кинәт өзде...

Җепшеклек җимешләре

Салих Сәйдәшев, Хәсән Туфан, Празат Исәнбәт, Сара Садыйкова – Зөфәр Гыймаев ясаган портретларны саный китсәң, очы-кырые юк. «Салих абыйның портретларын өч-дүрт мәртәбә ясадым. Зыялылык мәктәбе булды ул миңа. Ишек кыңгыравына кечкенә балалар басса да, киенеп, галстугын бәйләмичә ишекне ачмый иде. Шул ук вакытта «халык» исемен йөртүчеләр трусикчан килеш ишек ачканы да булды», – дип искә ала халык композиторын рәссам. 70 нче елларны ул халыкның рухи яктан баю мөмкинлекләре булган чор дип атый. Сәбәбен исә болай аңлата:

– 1972 елда КПСС Үзәк Комитеты иҗат яшьләре белән эшләү турында махсус карар чыгарды. Чөнки ул елларда профессиональлек аска тәгәри башлаган иде. Мин шул карар дулкынына эләктем. Академиягә кергәндә, тарих буенча имтиханны начар бирдем. Белгечлек буенча билгеләр яхшы булгач, миңа тарихтан да «4»ле куйдылар. Элегрәк яки хәзер булса, алай эшләмәсләр иде. Бик күп яшьләр күтәрелде ул вакытта. Хәзер дә талантлар бар. Ләкин алар аз эшләп, күп акча алырга тели. Бездә – совет тәрбиясе. Гаделлек, тәрбиялелек, патриотизм көчле. Хәзер дә кешеләрдә шушы сыйфатларны күрәсе килә.