МИН ЯРАТАМ СИНЕ, ӘЙ, ТОРМЫШ...
Якты хатирә
Мич алдында әнкәй коймак туглый,
Йөзләрендә – учак шәүләсе.
Ак яулыгы, алсу алъяпмасы –
Нурда йөзә бөтен гәүдәсе.
Изге догаларын укый-укый
Коймак туглый... Чыжлый табасы...
Өйдә рәхәт... Җылы... Шул халәттә
Гомерлеккә килә каласы!..
Тәлинкәдә тимгел-тимгел коймак,
Өстәлләрнең тора түрендә!
Авызларда эрер, ул тәмнәре,
Ул исләре һаман күңелдә!..
...Үткәннәрнең якты хатирәсе
Яши шулай җанны җылытып:
Мич алдында әнкәй коймак туглый,
Дөньяларны тоташ нур итеп!..
Язучы
Төн ача зәңгәсу пәрдәсен,
Офыкта ал нурлар кызара.
Таңгача тәрәздә ут яна –
Кемнең соң йөрәге сызлана?
Ак кәгазь битендә вак эзләр
Мәрҗәннәр тезелгән дисбе күк.
Көн туа... Чакыра үзенә,
Ә сүзләр? Ә сүзләр шундый күп.
Күңеле төседәй кәгазьдән
Каурый каләме йөгерә.
Йомгагы түгәрәк, җебе нык,
Чуалтмый, ничек тә өлгерә!
Һичкайчан хатага хакы юк,
Халкының өмете аңарда.
Яклыйсын якларга, саклыйсын
Сакларга тиеш ул дөньяда.
Тәңредән йөкләнгән зур бурыч –
Һәркемне иманга өндәргә.
Күтәрмәс Алып та бу йөкне,
Ул бара күтәреп иңнәрдә.
Хәерхаһ бул...
Ак тау күкрәгенә башын куеп,
Авыл талган татлы йокыга.
Тирә-як тын. Бары инеш кенә
Бәке-күздән моңлы җыр суза...
Челтер-челтер... Саф көмештәй тавыш...
Шыгыр... Шыгыр – итек тавышым.
Айлы төндә айлы сукмак буйлап,
Су буена төшеп барышым.
Бит алмасын кыш салкыны үбә,
Керфекләрем буйый ап-акка!
Шаяртмачы әле, Суык бабай,
Хисләр кайнар – сыймый кочакка!
Су юлында ялгыз басып торам...
Йолдызларга багам. Галәмгә...
Бар җиһанны кочагыма алып,
Җылытасым килә бу мәлдә!..
Күкләр ярып, кычкырасым килә:
«Мин яратам сине, әй, Тормыш!»
Туар таңга кулларымны болгыйм,
Хәерхаһ бул миңа, и Язмыш!
***
Кичә генә әле җәйләр иде.
Ә күңелләр – назлы күбәләк.
Аллы-гөлле болыннарны гизде,
Чәчәкләрне сөйде иркәләп.
Маңгаемны туң тәрәзгә терәп,
Басып торам... Уйлар гәпләшә
(Буран дулый тышта): бүген – буран...
Кичә җәйләр иде, ләбаса!
Җәй челләсе котып салкынына
Әйләнер дип кемнәр уйлаган!..
Кышын болыннардан чәчәк җыя
Бары мәхәббәтен җуймаган...
Буран дулый хәтәр усалланып,
Әйтерсең лә, безгә үпкәләп.
Тәрәз аша алсу гөлләр күзләп,
Тыпырчына хәлсез күбәләк...
***
Ул
Кырык толым үреп
Ефәк чәчен,
Дала буйлап чапты...
Иңнәренә салган ак яулыгын
Кылганнарга япты...
Аяз күңеле аяз күкләр күзләп,
Офыкларга бакты.
Күктә болыт иде:
Яңгыр катыш
Күз яшьләре акты...
Каты камыл өтте табаннарын,
Итәгенә сырганаклар сарды.
Туктамады... Үҗәтләнеп бары
Сукмак ярып барды...
Һаман барды...
Ачы җилләр
Нәзек иңнәреннән
Әй, какты ла, какты.
Ышык күренмәде. Җылы да юк...
Тик өмете – якты!
...Туктатмагыз, чапсын...
Хыялына – аяз күкләренә
Беркөн җитәр әле.
Җилләре дә сөеп, назлап исәр,
Яңгыры да үтеп китәр әле...
***
Беркөн... Хәтереңнең саллы киштәсен
Дымлы чүпрәк белән сөрткәндә,
Кинәт... Күзләреңне кисәр бер ут күреп,
Син сискәнмә, яме, сискәнмә!..
Исеңә ал ерак яшьлек кичен,
Исеңә ал җәйге болынны.
Иңнәреңә синең башын салган,
Бары син дип янган сылуны...
Синең өчен ул Күкләргә ашып,
Йолдыз булып Җиргә атылды.
Сискәнмәче... Әле дә булса яна
Шул йолдызның ядкәр ярчыгы...