Уены-чыны бергә
"Язучылар"
- Язучылар кемнәр алар, сез ниндиләрен хөрмәт итәсез?
- Язучылар төрле була! - дигән Батулла. - Яла язучы. Әләк язучы. Отчет язучы - алары коммунист язучылар. Бар әдәби әсәр язучы. Бар әдәби әсәр язам, дип уйлап та, әдәби булмаган әсәр язучы. Бар язмый торган язучы. Бар яза торган әдипләр.
- Ничек инде ул язмый торган язучы, язмагач, язучы буламыни инде ул?!
-Була! Язмый торган язучыларның байтагы дәреслекләрдә классиклар дәрәҗәсендә йөртелә.
"Пычак"
Мөдәррис Әгъләм Батулла өенә килеп керә. Батулла ялгызы гына аш пешереп маташа икән.Хуҗаның бик җитез суган тураганын карап, Мөдәррис әйтеп куя:
- Карале, Батулла, синең пычагың бик үткер икән, ә каләмең минем пычагым төсле!
-Шуңа күрә дә сине бер генә хатының да өйдә тотмый бит, куып чыгара. Пычак үткенләргә дә ярамаган ир пычагымамыни! - ди Батулла.
Бәхетсез кеше
- Ркаил, сине Батулла кыйнаган, диюләре хакмы?
- Хак! Һәм мин моның белән горурланам.
- Нигә?
- Син — бәхетсез кеше.
- Нигә?
- Чөнки сине Батулла беркайчан да кыйнамаячак.
- Нигә?
- Батулла үзе кебек талантлы кешеләрне генә кыйный.
Күнегә алмыйсың
- Син Әпсәләмовның яңа әсәрен укыдыңмы? - дип сорый Әмирхан Еники Мирсәй Әмирдән.
- Укый башладым, дђвам итә алмадым, - ди Мирсәй Әмир. – Габдрахман Әпсәләмовның теленә, тәмсез искә күнегә алмаган кебек, күнегә алмыйсың, - дигән Мисрәй Әмир.
***
- Кайсы режим яхшырак? Тоталитарныймы, әллә авторитарныймы?
- Татаритарный!
***
- Батулла абый, нигә син үз спектакльләрене утырып карамыйсың?
- Утырырга урын калмаганга!
***
- Кем ул урыс?
- Бывший татарин.
Колакбай
Батулланың кече улы Байбулат зур колаклы булып туа. Күргән бер туганы, дус-ишләре:
- Уһу, бу углың колакбай икән! - дип шаярта икән.
- Бәйләнделәр шул колакка, - дип хатыны зарлана башлагач, Батулла:-
- Горурлан, хатын, дигән. – Шәехзадә Бабич та зур колаклы булган.
"Озын гомерле әсәр"
Батулланың “Сөйгән ярым ятка кала” исемле җырлы-биюле комедиясе Камал театрында куела. Халык бу тамашаны бик алкышлап каршылый.Спектакльне карарга Илһам Шакир да килә.Батулла белән сөйләшкәндә, Илһам әйтә:
- И җанкәм, “Диләфрүз...” кебек озын гомерле булачак бу әсәрең! Безнең халыкка шушындый шырдый-бырдый нәрсә ошый инде ул...