Шиһабетдин Мәрҗанинең Ташкичүдәге музее
“Хәтнә җирлеге тарихы борылыш кичерә” дигән фотоальбомда Рөстәм Зәкуанның мондый юлларын укый алабыз: “Һәр төбәкнең һәм анда яшәүче халыкларның үз тарихы бар. Минем уйлавымча, тарихның милләте юк. Тарихка караш та субъектив булырга тиеш түгел. Ләкин, кызганычка каршы, тарихны язучыларның еш кына сәяси һәм милли күзлектән чыгып эш итүе аркасында, чын тарих дөреслеген югалта”. Сүз башы итеп, юкка гына Зәкуан фикерләренә мөрәҗәгать итмәдек. Арча районы Ташкичү авылында Шиһаб хәзрәтләренең исемен мәңгеләштерүгә ул фикердәше Лотфулла Шәфигуллин белән бергәләшеп зур өлеш керттеләр. Дөреслек халык телендә йөргән риваятьләрдә, еш кына тарихи шәхесләрнең туып-үскән җирләрендә сакланып кала, дигән фикергә таянып, алар музейның һәр экспозициясен уйлап, тамашачыга белем алырлык, тирән хисләр калдырырлык итеп җиһазларга тырыштылар.
Ташкичү төп мәктәбенең тормышына зур үзгәршеләр алып керде ул музей. Ш.Мәрҗанинең мирасын барлау, халыкка җиткерү өстендә зур эшләр башкарылды, музей бөек галимгә багышланган материаллар белән баетылды.
Музейга килеп керүгә, күз иң элек Ш.Мәрҗани портретына төшә. Гүя бөек фикер иясе безне үзе каршы ала. Портреттан сул аягына тезләнгән, уң аягына нык басып торган галим карап тора. Кулында борынгы кулъязма. Сылу гәүдә, күзләр залга керүчеләргә төбәлгән һәм: “Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк....” , – дип әйтә кебек.
Экспозиция Ш.Мәрҗанинең тормыш юлы белән ачыла. Галимнең бала чагы, нәсел-нәсәбе, Бохарада, Сәмәркандта укыган чорын, Ташкичү авылы тормышын чагылдырган стендлар тамаша кылучыларга күп мәгълүмат бирә. Казан чоры һәм галим булып китү турында аерым күргәзмә бар. Шунда ук Ш.Мәрҗанинең укытучылары, фикердәшләре, шәкертләре, аның юлын дәвам итүчеләрнең портретлары, галим турында әйтеп калдырган фикерләре урын ала.
Музейда Ш.Мәрҗанинең шәҗәрәсе, туганнары, балаларына зур урын бирелгән. Шәҗәрәгә карап, бүгенге көндә галим буынын дәвам итүчеләрнең исемнәрен табарга мөмкинлекләр тудырылган.
Музей түрендә Ш.Мәрҗани утырып эшләргә мөмкин булган борынгы өстәл, урындык, шкаф. Стенадагы борынгы сәгать узган вакытны саный кебек. Өстәл өстендә Ш.Мәрҗани кулъязмаларының күчерелмәләре. Галим әле генә чыгып киткән дә кайтып, янә шушы урындыкка утырып эшләр кебек тоела.
Ш.Мәрҗани яшәгән чорны тасвирлаучы почмак иске Казан шәһәре күренешләре белән бүгенге Казан арасындагы охшашлык һәм аерманы күз алдына китерерлек мөмкинлекләр ача. Кайчандыр Кабан күле буйларында Ш.Мәрҗанинең кызу-кызу атлап барганы шәйләнә кебек.
Музейның соңгы экспозициясендә “Таттелеком” җәмгыятенең соңгы елларда татар халкы мирасын кире кайтаруда куйган хезмәтләре чагыла. Ул “Казан арты тарихы – чорлар һәм тарихлар мирасы...” дип атала. Яңа Кырлай авылында Сәгъди абзый утарын яңарту, Хәтнә авылында Перцов чиркәвен, Ш.Мәрҗани нигезен яңадан торгызу, галимнең каберен яңарту һәм башка фотолар аша күпме игелекле эшләр башкарганлыгына инанасың.
Музей эчендә китаплар, китаплар.... Алар арасында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты архивларында сакланучы Ш.Мәрҗани кулъязмаларының күчерелмәләре, Ш.Мәрҗанинең 200 еллыгына багышлап чыгарылган “Татар Геродоты” дип аталган китап һәм башкалар бар.