Кулдашым
Сөн кызы
Заманча җиһазланган иркен бүлмәдә ике өстәл, шкаф, компьютер һәм китап киштәләреннән тыш тагын бер әйбер үзенә игътибарны җәлеп итеп тора иде. Ишектән керешкә үк үзенчәлекле исе борынга бәрелә дә, бөтен фикереңне чуалта да куя. Әлеге “мәкерле нәрсә”не Асия бирегә үз туган ягыннан алып килде. Һәркөн иртә белән, аның янына барып, яфракларын сыйпый, төбе корыса, аз гына суын да сала... Бераз сокланып карап торгач, чәчәкләрен учына алып бер исни дә, өстәл артына барып утырып, янә эшкә керешә. Күпме кешене җәлеп итә алырлык көчкә ия әлеге табигать могҗизасы – яран гөл.
Бүген дә документлар арасында хәлдән таеп утырганнан соң, гадәттәгечә, Асия бераз ял итеп алыр өчен, үзенең яраткан чәчәкләре янына килде. Алар тынычландырып кына калмыйлар, ә вафат булган әбисен дә искә төшереп торалар иде. Тормышның нинди генә ачы җиле оныгына кагылса да, әбисе аны чәчләреннән сыйпап тынычландыра, бөтен борчуларын оныттыра иде. Зур юлга чыкканда да әбисенең истәлеге итеп, әлеге гөлне алды ул.
Өстәлдә күпме генә эше өелеп ятса да, вакыты ни дәрәҗәдә тыгыз булса да, Асия аларны онытмый иде. Алда көтеләчәк семинарга әзерлектән ял иткән арада, “дусларының” хәлен белеп киткәләде. Үзе яфракларын куллары белән әкерен генә сыйпый, үзе авыз эченнән нидер көйли:
... Әнкәй безне Сөннән алып кайткан,
Сөн суында юган иң элек...
Янәшә өстәлдә генә утырган Сяо Мин бик озак карап торганнан соң, түзмичә сүз башлады:
- Duǎnlǐ[1], баядан бирле нәрсә турында шулай моңланасыз?
Әлеге сорауны ишеткәч, Асиянең йөзендә елмаю чаткылары күренде. Ниндидер сер яшергәндәй ул, күзләрен ялтыратып, күршесендәге Сяо Минга карады да, берни булмагандай кире кызыл чәчәкләргә бакты.Шулай җавапсыз гына елмаеп куюына бераз ачуы килгән Сяо Мин үпкәләгән кыяфәттә, телефонында чокчынырга тотынды. Шулчак Асия тәрәз төбенә терәлеп басты да, сүз катты:
- Сяо Минxiǎojie[2], сезнең дөньядагы иң матур җирне күргәнегез бармы?
- Матур җирләр күп инде ул, мисал өчен, мин теге елның бишенче аенда[3]Испаниядә булдым, бу елны Америкада... Сез күрсәгез...
- Тс, туктагыз, тукта...
Сяо Мин үзенең хыялларыннан җиргә төшкәндәй тынып калды һәм дәвам итегез, дигәндәй Асиягә якынырак килде.
- Юк шул, юк... Күргәнегез юк сезнең иң матур җирләрне. Күз алдына гына китерегез: ярларына тулып Сөн елгасы ага... Офыкта алтын төсендә ялтырап, кояш күренә... Аның нурлары әкерен генә аккан елга буйлап сузылалар да, җем-җем иткән алмаз ташыдай ялт-йолт ялтыраталар.Тегермән, Алкәбитаулары...
Агач башларында сандугачлар сайрый. Алар үзләренең җырлары белән бөтен урманны, болын-кырларны йокыдан уята. Иртән төшкән чык тамчыларына ялантәпи басасың да, чеби үләннәре буйлап, үз эчеңнән әкерен генә көйли-көйли, Түбән очка таба төшәсең:
Әнкәй безне Сөннән алып кайткан,
Сөн суында юган иң элек.
Ә анда синең газиз йортың... Ак яулыклы әбиең, син бозауларны болынга бәйләп кайткан арада, табада коймак кыздырып куйган. Аңлыйсыңмы син?! Әбиеңнең шул коймаклары белән кайнар чәй эчәсең. Ул коймактан соң әле куллар ялтырап, майланып кала... Тәмләп тамак ялгаганнан соң, күрше малае Әмиргә кул гына болгыйсың да, сәпиткә атланып, чиләгеңне эләктереп, җир җиләгенә китәсең. Әле ул шайтан малай үзе белән кармагын да ала. Башта кып-кызыл җиләкләр белән чиләкләрне тутырасың аннан ялан яныннан гына аккан Сөн елгасында балык чирттерергә утырасың. Ярты көнеңне шулай табигать кочагында үткәреп, соңыннан көтү каршы алырга кайтасың. Ә кичләрен... Кичләрен өебез каршында яшәүче меңъяшәр Сәлим бабай гармунын алып, капка төбенә чыгып утыра да, бөтен авылга ишетелерлек итеп, “Галиябану”, “Оныта алмыйм” көйләрен суза. Күктәге йолдызларны санарга дип, син дә аның янына чыгасың. Ул юри сине үчекләп, “Шобага”сын җырлый башлый:
-Әйдә, әйдә
-Кая, Кая?
-Әйдә барыйк урманга.
Урман буйлары абага,
Урман суы шәп ага.
Авылыбызда бер чибәр бар
Әйдә салыйк шобага.
Төннәр буе шулай йолдыз чүпләп чыгасың, аннары изрәп, сабый балаларча йокыга таласың...
- Эх, кайлардан килгән дисәм, Сунь кызы икән бит бу, – дип көлә генә башлаган иде, кулы белән туктарга ишарә ясап:
- Сөн! Сөн кызы... – дип төзәтеп куйды Асия.
Сяо Мин берничә кат кабатлады, яңгырашны төзәтергә тырышты:
- Сөн. Дөресме?
Шундый җанлы әңгәмәне ишек тавышы бүлдерде. Күп тә үтмәде директорның уң кулы Вэн Мин күренде. Ул Асиягә бер күтәрелеп карады да:
- Асия, сезне Шэн Лиshīfu[4] үз янына чакыра. Кул куйдырасы документларыгызны да үзегез белән алыгыз, диде.
- Hǎo. Xièxie nǐ.[5]
Чыгарга рөхсәт сорагандай Вэн Мин башын аска иеп алды һәм күз алдыннан югалды.
Асия гөлләренә тагын бер кат күз салды, тәрәзә тирәсеннән китеп, өстәле өстендә өелеп торган бер кочак документларны актара башлады. Ашыккан кыяфәттә кулына берничә кәгазь эләктерде дә, зәңгәр папкасын тотып, еш-еш адымнар белән ишектән чыгып китте.
Шэн Ли
Асия килеп кергәндә директор Шэн Ли кем беләндер телефоннан сөйләшә иде. Шунлыктан ул бүлдерергә теләмичә, ишек төбендә генә басып торуын дәвам итте. Телефонын куйгач, Шэн Ли аңа бер көлеп карады да:
- Әй, ничекләр өйрәтеп бетерергә сине?! Чит кеше кебек ишек янында гына басып торма инде, түргәрәк уз, балакаем, – дип, өстәле янындагы урындыкка төртеп күрсәтте.
Директор Шэн Ли урта буйлы, кысык күзле бер кеше. Яше кырыкка җитеп килгәнгәме, әллә инде эшенең авырлыгыннанмы, чәче бераз агара төшкән, маңгаенда җыерчыклар күренә башлаган иде. Ләкин аңа карамастан, үзе яшь егетләрдәй кап-кара костюм киеп, хушбуй бөркәнеп йөри торганнардан санала. Йөзеннән елмаю китмәгәнгәме, аның янында йөрәкне ниндидер курку биләп алмый. Эшчеләр тыныч күңел белән кереп, әйтәсе килгән сүзләрен, теләкләрен әйтеп бетереп чыгарга мөмкин. Әмма йөзеннән елмаю китми дигәч тә, аны ниндидер эшенә җавапсыз караучы шәхес дип күз алдына китерергә кирәкми. Киресенчә, ул үзе эшчеләр алдында сирәк кенә күренеп, нефть эшкәртү буенча төрле конференция, очрашуларда йөрсә дә, аларның барысының да башкарган эшләре турында хәбәрдар булып тора.
Әйе, беренче күрешүдә үк Асия директорның күңеленә хуш килде. Шундый тыныч холыклы, сабыр татар кызын ошатмый мөмкинме соң инде? Җитмәсә, әле яңа гына укуын тәмамлауга карамастан, үзенең эшен чын осталарча башкара бит...
- Сезне борчырга теләмәдем, – дип сүзен башларга теләгән иде, авыз ачарга да ирек бирмичә, Шэн Ли фикерен дәвам итте:
- Нинди борчу? Нинди борчу? Әйтергә дә онытып торам, Ай Ли апаң кич чәй эчәргә чакырды. Әллә нәрсәләр әзерләп тормыйм, диде. Син кил, яме? Алайса, ул мине әйтмәгәнсең дип ачулана.
- Әй, рәхмәтләр яусын инде, – диде Асия.
- Чакыручы булганда, барырга кирәк. Менә миңа кара... Мин картлачны берәрсе кунакка чакырамы? – дип шаяртуга алды директор Шэн Ли.
Кытайда 3 еллык укуын тәмамлагач, Асияне килешү буенча, Шэн Ли җитәкчелегендәге оешмага тапшырдылар. Җор телле, шаян Шэн Ли әфәнде аны үз кызыдай кабул итте. Һәрвакыт төпле киңәшләрен биреп, кара алтын өлкәсендәге белемен яхшыртып, ныгытып торды. Хатыны Ай Ли төрле тәм-томнар белән сыйлап, Асияне аш-суга өйрәтте, Кытай тарихы, йолалары белән таныштырды. Күңелле яшәделәр... Асия алар өенә шатланып, үз өенә кайткандай канатланып барды. Әйе, шушы чит җирдә, чит илдә алар аның өен дә, туганнарын да, дусларын да алыштырдылар.
Килергә сүз биреп, Асия эшкә күчте:
- Берничә җиргә кул куйдырасым бар иде... Ә семинарга килгәндә, бөтен әйбер дә әзер дисәк тә була, әмма Сяо Лун... Кыскасы, бүген иртәнге тикшерү барышында, Сяо Лунның нормадан арттырып эшләргә теләве нәтиҗәсендә җиһазның механизмына зыян китерүе ачыкланды. Шуңа күрә семинарда әлеге юнәлешне йә төшереп калдырасы, йә нәрсә беләндер алыштырасы була. Чөнки җиһазны төзәтү тиз арада эшләнмәскә мөмкин. Шулай ук Сяо Лун үз хатасын танырга теләми.
Әлеге яңалык Шэн Лине чыгарыннан чыграды. Әлбәттә, мондый хәл белән аның беренче тапкыр гына очрашуы түгел, ләкин тәҗрибәсе үсә барган саен, Шэн Ли әфәнде аның төзәтеп булмаслык хаталарга китерергә мөмкин икәнлеген аңлый иде. Җитмәсә, үз хатасын танырга теләми, ди...
- Кем кушкан диген?
Бу сорауга Асия җавап бирмәде. Үзен гаепләгәндәй башын аска иеп басып торуын дәвам итте. Шэн Ли телефонын алып, әле бер, әле икенче номерга шалтыратып, тиз генә җаваплы кешеләр белән элемтәгә керде. Йөзе кара болыт каплап алгандай үзгәрде, кашлары җыерылды. Кулын биленә куеп, арлы-бирле йөренә-йөренә. Асиянең нишләргә белми кабинетта басып торганын күреп:
- Әйдә, киттек, – дип костюмын элде дә, эре адымнар белән бүлмәдән чыкты.
Тәмам югалып калган Асия аңа иярде...
Сяо Лун
- Сяо Лун, синең урында булсам, минем йөрәк җитмәс иде, – дип Хәлил дустының җилкәсенә кулын куйды.
Эшчеләр төшке ашка ялга туктаган иделәр. Һәрвакыттагыча Сяо Лун, Вэн Хуа, Хәлил ашханә каршында ялгызы гына үскән агач төбенә барып утырдылар. Сяо Лун белән Вэн Хуа күптәнге дуслар. Ә Хәлил әле алар янына ике ел элек кенә килеп кушылды. Ул уйгыр булуына карамастан, бала чактан ук Кытайда үскәнгә күрә, ике кулдашы белән тиз арада уртак тел тапты. Бүген дә, алар, өчәүләп Сяо Лунның эшләгән хатасы турында гәп кордылар.
Дустының әйткән сүзенә көлеп кенә куйса да, Сяо Лун тиздән нәрсәдер үзгәрәчәген чамалый иде. Әмма иптәшләренә бу турыда сиздермәскә тырышып:
- Нишлисең инде, – дип көлеп кенә куйды.
Әлеге сүзләрдә күпме мәгънә ята ләбаса! Вэн Хуа моны тиз аңлап алды, елмаеп:
- Кыз каратуның юлын белмисең син. Бездән сорарга ояласың икән, китап укып булса да өйрән, – дип шаярды.
- Болай итеп йөреп, Сяо Лун, бер килеп кабасың инде син.
- Ярар инде, нәрсә йоннарыгызны кабарттыгыз. Башка көннәрдә бөтенләй борылып та карамый... Менә хәзер якынча бер атна артымнан саклап йөриячәк әле ул минем. Әйткән иде, диярсез, – дип татлы хыялларга бирелеп утырган Сяо Лунны бүлдереп Хәлил:
- Татар барда хәтәр бар, дип әйтә минем әни. Шулай булгач, кара аны, – дип куйды.
Ләкин аны бернинди сүзләр дә куркыта алмый иде кебек. Үзе дә көтмәгәндә гашыйк булды да куйды шул татар кызына! Җиһаз ватып кыз карату мөмкин түгеллеген аңлый, әмма анысы да чарасызлыктан гына бит. Эштә бүтәнчә күрешеп тә булмый, эштән соң, үч иткәндәй, директор Шэн Линың машинасына утырып, кунакка китә. Кайчан күрсен дә, кайчан сөйләшсен?
Иртәнге тикшерү вакытында хәтта Асиянең кырыс карашын күргәч тә, аздан гына эреп китмәде бит. Ә кыз әллә чынлап аңламый, әллә юри йөрәккә тоз салып йөри. Ләкин ни генә дисәң дә, Сяо Лун үзенең эшеннән бик канәгать иде. Асиянең кабаттан киләсен көтеп, минут саен сәгатенә күзен төшереп алгалавын дәвам итте.
Кыз да озак көттермәде, ләкин... Ләкин аның бирегә атлап килүе ниндидер аяныч хәл буласына кисәтү ясаган кебек иде. Артыннан берничә җитәкче һәм директор Шэн Ли күренде.
Хәлил үзләренә генә ишетелерлек итеп: “Татары болай да бар иде инде, менә хәтәре дә килә бугай”, – дип куйды. Озак та үтмәде, өч егет тә инде аягүрә басып торалар иде. Сяо Лунны директор үзләре янына чакыртты.
- Xiàwǔ hǎo[6]! – диде ул, башын аска иеп кенә.
Директорның шулчак кырыс кына: “Хәерле микән соң?!”- дигән тавышы ишетелде. Әйе, нәкъ шушы минутта Сяо Лун үзенең шаяруының ни дәрәҗәдә мәгънәсез булуын аңлады.
- Бу гамәлеңне аңлата аласыңмы? – дип, директор янә сүз башлады. Ләкин тынлык озак хөкем сөрмәде. Асия:
- Бу хакта иртән сөйләшү булган иде инде. Әмма ул үз хатасын танырга да теләми, – дип куйды. Шулчак кызның усал карашы Сяо Лунныкы белән кисеште.
Егет юри ачуын китерергә теләп, Асиягә елмаеп күз кысты да:
- Монда минем хатам юк, чөнки җиһазлар кулланышка яраклы түгел. Аларның ватылуында мине гаепли алмыйсыз, нигә җаваплы кеше кирәкле чаралар күрмәгән? – дип директорга бик җитди рәвештә үз фикерен әйтте. Әлбәттә бу хәл Асияне чыгарыннан чыгарды. Әле директорга, әле башка җитәкчеләргә карап алды. Ул нишләргә белмәгән кечкенә чеби кебек бер урында таптанып торудан кала, бер әйбер дә эшли алмый иде.
- Сяо Лунны бүгеннән гади эшче хезмәтенә төшерегез, – диде дә директор кызу адымнар белән ашханә алдыннан китеп тә барды.
Яңа көч-куәт
Директор киткәч, Асия ачулы караш белән Сяо Лунга күз ташлады да, түзеп тора алмыйча:
- Син үзеңнең нинди мәгънәсез сүз сөйләгәнеңне аңлыйсыңмы? Җиһазда нинди хата булсын? Алар өр-яңа, һәркөн иртән сез эшкә керешер алдыннан, аның өчен җаваплы кешеләр тикшереп, әйбәтләп, майлап чыгалар. Ышандырырлык берәр сәбәп уйлап тапсаң аңлар идем инде. Директор янына мин хәзер ничек керим?! – дип, күңелендә җыелып килгән бөтен ачуын түкте.
- Әгәр чын дөресен әйтсәм, сезгә тагын да кыенрак булыр иде. Бу ялганым өчен рәхмәт әйтергә тиешсез әле, – дип Сяо Лун көлеп куйды.
Сяо Мин Асияне тәмам чыгырыннан чыгарды. Ул әйткәләшеп торуның бер файдасы да юклыгын аңлап, борылды да, туп-туры директор кабинетына юнәлде.
“Борын төбендә генә семинар булырга тора... Ә монда эшчеләрнәрсә майтарып яталар. Әле җитмәсә, “Рәхмәт әйтергә тиешсез”, – дигән булып тора.
Тормыш тәгәрмәчләре тигез юл буйлап кына тәгәрәп барса иде ул... Кайчак каяндыр юлга арклы ташлар да төшә шул. Шуннан уйла инде: ничек урап узасын?
Бу хакта еш уйланырга туры килде... Бигрәк тә чит илгә чыккач, фикерләрем чуалып бетте. Әллә инде күңелем йомшардымы шунда: нинди генә каршылык күрсәм дә, бөтенесен ташлап, туган ягыма кайтып китәсем килә башлый.
Ләкин кызу баштан әлеге уйларга җиңәргә юл куярга ярамый! Аягыңда нык басып торып: “Менә мин сайлаган мәсләк, менә мин сайлаган юл!” дип әйтә белергә кирәк.
Уйлана-уйлана, Асия үзенең директор кабинетына ничек барып җиткәнен сизми дә калды. Ишекне шакып, түргә узды.
- Бүгенге хәл өчен үзем гафу үтенәм. Мин моңа юл куярга тиеш түгел идем. Семинарга килгәндә, әле вакыт бар, эшчеләр төзәтеп бетерер, дип уйлыйм, – дип сүз башлады. Ләкин озак кына уйланып утыргач, директор Асиягә борылып карады да:
- Монда синең хатаң юк инде, – дип кенә куйды. Директор Шэн Линың күзләре кайдадыр оча иде. Аларга карап, Асия бер әйбер дә аңлый алмагач, чыгарга рөхсәт сорарга дип, авызын гына ачкан иде, директор аны бүлдереп:
- Әгәр төзәтеп бетермәсәләр, яңа станок кайтыртырга туры килер, – дип әйтеп куйды. Бу сүзләр Асияне җанландырып җибәрде булса кирәк, ул үзендә ниндидер көч сизеп:
- Кирәк булмас. Җитешербез,- дип елмайды. Мондый оптимистик рухка директор бераз сәерсенеп карады булса кирәк, бер-бер артлы сораулар яудырырга тотынды:
- Каян шулай ышанып әйтә аласың? Ник фикерең бик тиз үзгәрде? Әле иртән генә башкача сөйләгән идең бит...
- Әйе, бу зур ышаныч! Ник әле төзәтә алмасыннар?! Әгәр дә үз эшеңә чыннан да бөтен көчеңне куясың икән, 10 көнлек әйберне биш көндә, биш көнлекне бер көндә тәмамлап куярга була. Ә мин үз кул астымда эшләүчеләрнең барысына да ышанам.
Әлеге сүзләрдән Асия чынлап та рухланды. Аның тизрәк эшкә керешәсе, бөтен эшләнгән хаталарны төзәтеп, семинарны уңышлы гына үткәреп җибәрәсе килә иде. Татлы хыялларга бирелеп торганда, директор үзе дә Асиягә бер көлеп карады да:
- Сяо Лунга дамы? – дип сорап куйды. Бу сорау Асияне җавапсыз калдырды. Ләкин тынлык озакка бармады. Кыз өстәл артында утырган Шэн Лига елмайды да, мәчедән качкан тычкан шикелле ишеккә таба атлады. Чыгып киткәндә директорга күтәрелеп:
- Сяо Лун башка очрак, – дип шаярды да, күз алдыннан юк булды.
Аерылган юллар
Директор Шэн Ли оптимист рухтагы кешеләрне ярата иде. Чөнки алар яшәүнең тәмен, ямен беләләр. Асия дә шундыйлардан. Нинди генә каршылык белән күзгә-күз очрашса да, баштарак каушап калган сыман тоела да, соңыннан үзенчә шаяруга бора да куя. Аның әлеге сыйфаты эшчеләрне генә түгел, ә директорның хатыны Ай Ли ханымны да тиз арада үзенә җәлеп итте.
Менә бүген дә Асия аларның чакырулы кунагы. Кунак дип әйтү ялгыш булыр... Алар инде аны күптән үзләренең кызларыдай кабул иткәннәр иде...
- Асия, әйдә, утыр. Хәзер тәмләп чәй эчәрбез. Бүген өчпочмаклар пешереп караган идем әле менә... Тик синеке кебек тәмле чыкмады инде, – дип Ай Ли ханым өстәлгә бер савыт белән кайнар өчпочмаклар куйды.
- Каягыз, чын экспертка бирик әле, – дип директор Шэн Ли Асиягә тәлинкәне сузды. – Ашап кара да, әйтеп бир: 10 баллдан кимме?
- Нинди ун балл инде?! Йөз, йөзне бирәм, – дип шаярды Асия.
Шулай көлешеп, шаярып утырганда вакытның ничек тиз үткәне сизелми дә кала. Асия еш кына биредә куна калгаласа да, бу юлы баш тартты. Өенә кайтып, семенарга чыгыш әзерлисе барлыгы хакында әйткәч кенә Ай Ли ханым кайтырга ризалыгын бирде:
- Бүгенгә җибәрүен җибәрәм инде, балакаем... Ләкин киткәнче, бер җырласаң, мин бик сөенер идем, күптәннән моңлы тавышыңны ишеткәнем юк, – дип ялварулы караш ташлады.
- Сезгә бөтен белгән җырларымны җырлап бетердем бит инде, – дип, оялып кына әйтеп куйды Асия. Әмма Ай Ли ханым югалып калмыйча, һаман кыстады да, кыстады.
- Ярый, ярый. Төннәрен шигырьләр язарга яратам. Менә берсен көйгә салып караган идем. Тыңлап карагыз әле. Ләкин ошамаса, зинһар ачуланмагыз, - диде дә, моңлы тавышы белән сузып җибәрде:
Офыкларда кояш күренгәндә,
Шаян җилкәй сине иркәли.
Таң нурының шулай назлавыннан,
Чык тамчысы бераз төшкәли...
Җыр тәмамлангач:
- Ай, бигрәк моңлы... Үзең яздыңмы? Молодец, - дип кул чаба башлады директор. Аңа кушылып, хатыны да өстәп куйды:
- Балакаем, туган ягыңны сагынуың күзләреңдә, җырларыңда чагыла... Чын дөресен әйт әле: ни өчен син монда килдең? Нинди җилләр ташлады сине чит илләргә?
Әлеге сорауга җавапны Асия бик ачык белә иде. Чөнки туган туфрагын сагынганда ул үз алдына гел шушы сорауларны куя... Уйларга бирелеп, аларга җавап кына табып калмый, ә үз адымының дөрес булуына кат-кат ышана, инана иде.
Бераз тынып торганнан соң, Асия сүз башлады:
- Мин ярлы гына гаиләдән... Ярлы дип әйтү бик дөрес тә түгел инде, чөнки ашарга, киенергә акча җитә... Ләкин череп баеганнардан түгелбез. Авылда бөтен кешедә шул бер чама инде. Берсендә күрше егете Әмирнең әтисе бик авырый башлады. Без әле ул вакытта бик кечкенә идек, шуңа ничек чирләвен, ни булганын бик аңлап та бетермәдек... Аны зур операция ясап кына коткарып калып була, диделәр, әмма акча җитәрлек түгел иде. Шуннан соң авыл халкы ярдәм итәргә теләп, үзенең барлы-юклы акчасын җыйды. Җитәрлек булмады... Күп тә үтмәде, әтисе җир куенына китте.
Әмир белән әлеге кайгыны бергә кичердек. Бөтен авыл бергә җыелып та, бер кешене коткарып кала алмаулары безнең яшь күңелебезне әрнетте. Шуннан соң үзебезгә максат куйдык: үскәч, авылыбызны үстерергә, ничек тә булса матди яктан тәэмин итәргә.
Мин аннан бер яшькә зуррак идем. Укуым тәмамлангач, калага киттем. Башта бер ел анда укыдым, соңыннан алдымда яңа юллар ачылды һәм миңа Кытай университеты белән килешү төзү мөмкинлеге туды. Моны мин, әлбәттә, кулдан ычкындыра алмадым. Әмир калага укырга килгән елны чит илгә китеп бардым. Монда килүем юкка түгел: зур тәҗрибә туплап, туган ягыма кайту. Туган ягым минем өчен бик кадерле. Мин аның шушы түгәрәк шарда билгесез бер нокта гына булып торуын теләмим... Без татарларны бөтен дөнья белсен иде. Илебезнең үсүен, үзгәрүен телим... Моның өчен, иң беренче чиратта, халыкның яшәешен яхшыртырга кирәк. Ә безнең илдә кара алтын белән эшләү өчен мөмкинлекләр зурдан. Бары тик тырышасы гына...
Шулай хисләнеп сөйләгәндә Ай Ли ханым Асияне туктатып:
- Ә Әмир дигәнең кайда? Ул синең китүеңә ничек карады? – дип сорап куйды.
- Без максатларыбызга бергә ирешербез дип уйлаган идек... Ләкин шулай килеп чыкты инде. Ул миңа ачулыдыр, бәлки... Киткәндә без саубуллаша алмадык. Бүгенге көндә ул үзебездә кара алтын эшкәртү белән шөгыльләнәдер, ә мин монда, – дип елмайды. Ләкин ничек кенә елмаерга теләсә дә, күңеленә ниндидер төер утырды...
Сәгатенә күз салды да:
- Китәргә кирәк инде. Озак утырдым, – дип, чакыруларына бик күп рәхмәтләр әйтеп, кайтыр юлга чыкты. Әллә сагынудан, әллә йөрәктә җыелып килгән авырлыктан, әллә барлык истәлекләрдән Асиянең күзенә яшь тамчылары җыелды. Күпме генә түзәргә тырышса да, булдыра алмады, кайнар тамчылар бер-бер артлы битеннән тәгәрәп төштеләр. Ул ышанычсыз адымнар белән әкерен генә караңгы урам буйлап өенә атлады...
Яңарыш
Асия семинарның уңышлы үтәчәгенә һичшиксез ышана иде. Чөнки шушы берничә ай эчендә төннәрен йокламаса йокламады, әмма кулыннан килгәнчә бар көчен эшкә багышлады. Директор Шэн Линың да үсендереп торуы көч биргән булса кирәк, ул үзен хәзер тәҗрибәсез дип хис итми, анда ниндидер үз-үзенә ышаныч барлыкка килде.
Күңелдә булган сәер дулкынлану аңа йокларга ирек бирмәде. Әле бер, әле икенче якка боргаланды, әмма файдасы гына булмады. Шулай ята торгач, җиргә яңа көн туганын сизми дә калды...
Өстенә җиңелчә генә халат бөркәнеп, тәрәз төбенә килде. Агач яфраклары арасыннан кояш нурлары күренде. Ярата иде ул шулай таң атуы белән хозурланырга. Шунысы кызык: һәрвакыт күккә карагач, үзен туган ягындагы кебек хис итә башлый иде...
Әй, син дөнья... Синдәге серлелекне бернинди алтын ачкычлар, кеше күзе күрмәгән сихри таяклар белән дә ачып бетереп булмый. Ләкин... Ләкин шушы җиһанда яшәүче халкың өчен син бер! Кайда гына булма: Америка, Италия, Испания... яисә минем Сөн буендагы авылымда... Аларны берләштереп торучы ике әйбер бар: берсе – җир, икенчесе – күк. Ул уртак, ул бүленми. Төннәрен яшь парларны озатып килүче Ай да, иртәләрен назлап уятучы шаян Кояш та – алар уртак күгебезнең зур могҗизалары. Сезгә карап кына мин үземне Туган ягымда кебек хис итә алам... Сезгә карап кына сагынуымны беразга гына булса да баса алам...
Уйларга бирелеп басып торганда, Асияне “җан алучы” сискәндереп җибәрде. “Җан алучы” дигән әйбер, ул да булса – будильник иде. Асиянең әбисе шуның тавышына һәрвакыт куркып: “Исәннең җанын ала, мәетне торгызып утырта бу нәрсә,” – дип әйтә торган иде. Һәм бүгенге таңда да Асия әлеге сүзләрне исенә төшерде.
Ниһаять көтеп алган көн килеп тә җитте. Киенеп, тиз генә капкалап алды да эшкә ашыкты. Аны бүген зур сынау көтә иде...
- Казахстандагы Шымкент нефть эшкәртү заводы белән килешү төзеп, үзебезнең оешманы да “Бер караш һәм бер мәсләк” проекты кысаларында карау безгә зур мөмкинлекләр бирә. Корылмалар экологиянең дә яхшы саклануына сәбәпче булды. Шулай ук нефть эшкәртү зур тизлек белән артты, ә бу исә экономик яктан үсешкә китерде. Моннан тыш, без фонтан юл белән кара алтын табу буенча да тәҗрибәләр ясадык. Бүгенге көндә безнең карамакта Гудун, Цзинцю, Чэндун, Ихэчжуан нефть басулары. Әгәр дә планга кертсәк, эшебезне җәелдерә дә алабыз. Мисал өчен, Янсаньму, Шэнто кебек берничә җирлекне дә үз карамагыбызга алсак, табыш 33 миллионнан артып китәчәк.
- Гафу итегез, сезне бүлдерергә мөмкинме? – дип уртадарак торган бер оешма җитәкчесе мәкерле елмаю ашаэндәште. Аның әлеге елмаюында “әкият бу” дигән мәгънә ята иде кебек.
- Әйе, тыңлыйм, – дип Асия аңа таба борылды.
- Тыңлап-тыңлап торам да, бераз кызык булып китә. Бу Шэнто кебек җирлекләрне ничек үз карамагыгызга алырга телисез соң сез? Мондый бәхет күктән төшәр дип уйлыйсызмы? Сүздәгечә генә җиңел булса, аны үзенеке итәр өчен инде әллә кайчан меңләгән оешма көрәшкән булыр иде, – дип ярып салды. Әлбәттә, Асия мондый карашалар да булачагын белгән иде, дөресерәге, көткән иде. Ул бер дә югалып калмыйча:
- Әйе, бу чыннан да сүздәгечә генә җиңел түгел. Ләкин бүгенге көндә эш алып барыла бит. Табышның артуы ике як өчен дә файдалы булган очракта, тиз арада хәл дә ителәчәк. Бездә үз эшенең осталары, югары тәҗрибәле эшчеләр эшли. Әгәр дә әлеге җирлекләр белән килешү төзи алсак, ул алар файдасына да булачак. Без аларга “6 айлык яңарыш” проектын тәкъдим итәбез.
Әле яңарак кына масаерга, үз-үзен күрсәтергә тырышкан җитәкче, җиңеләчәген аңлап, бераз арткырак рәткә барып басты. Ә Асия сүзен дәвам итте:
- Әлеге проект кысаларына ниләр кирәген экраннардан күреп белә аласыз. Кыскача гына итеп әйткәндә, без алты айлык килешү төзибез. Шушы вакыт эчендә безнең эшчеләр әлеге җирлектә кара алтын табу белән шөгыльләнәчәкләр. Әгәр дә, чыннан да, бу арада үзгәрешләр булып, табыш артса, килешү озайтылыр. Аңлавыгызча, бу очракта, без үзебезне корбан итәбез. Ләкин һичшиксез ышанасы килә: безнең ниятләр чынга ашар. Игътибарыгыз өчен рәхмәт!
Асиянең чыгышы Директор Шэн Лины гына түгел, ә башка бик күп эшмәкәкрләрне җәлеп итте. Очрашу тәмамланганнн соң да Асиягә күп мактаулар, хезмәттәшлек идеяләре яуды. Семинар уңышлы узды!
Әле кайчан гына таң аткан булса, инде хәзер кояш баеп килә... Әле кайчан гына зәңгәрлеге белән үзенә әсир иткән күк инде кызгылт ал төскә кергән. Гаҗәеп матурлык! Шушы гүзәллек белән илһамланып, бүгенге көннән әйтеп бетергесез кичерешләр алып, Асия өенә таба юнәлде.
Татар кызы
- Láojià[7]
Ниндидер таныш тавыш Асияне сискәндереп җибәрде. Аның кайтыр юлына Сяо Лун каршы төшкән иде. Озакка сузмый, егет янә сүз башлады:
- Асия туташ, сезнең вакытыгыз бармы?
- Мондый кызыксыну нигә? – дип кырыс кына җавап кайтарырга теләсә дә, бүген ул бик җылы килеп чыкты... Чөнки ул бүген чиксез бәхетле иде... Күпме әзерләнгән семинарның шулай уңышлы узуы тәмам канатландырды.
- Китергән уңайсызлыкларым өчен гафу үтенергә телим. Берәр кафеда тамак ялгап алмыйбызмы?
- Үз хаталарын танып, гафу үтенгән кешеләр ошый миңа. Ярый соң, тик озакка түгел, - дип якында гына урнашкан “Мандарин” кафесына юл тоттылар.
Күз ачып йомганчы, алар алдында тәмле-тәмле дөгедән ясалган ризыклар, авызны яндырырлык ачы, кыздырылган ит тезелеп тора иде. Кулларына таякчыкларын алып, ашарга керештеләр.
- Бөтен кеше дә шулай гафу үтенсә иде ул, – дип көлеп куйды Асия.
- Сезнең алда гафу үтенерлек кешеләр аздыр дип уйлый идем.
- Аз инде, аз. Шаярып кына әйтүем.
- Шулайдыр шул. Сезнең ачуны чыгаргач, үзеңне биек кыядан егылып төшкән кебек итеп тоя башлыйсың, ә күзләрегездәге очкыннарны күргәч, бөтен тәнгә салкын йөгерә.
- Ярар алдалап утырма инде. Ул кадәр куркыныч түгелмен бит. Кеше ишетсә, ышаныр, – дип, Асия ашавын дәвам итте.
Сяо Лун үзен бик бәхетле хис итә иде. Янында йөрәкләргә үтеп кергән кара күзләр, барча галәмне әсир итәрлек назлы елмаюлы йөз... Менә сиңа татар кызы! Сяо Лун вакытның ничек булса да әкеренрәк үтүен, өстәлдәге ризыкның кимемәвен тели иде. Аның күптән җыелып килгән сүзләрне әйтәсе, күңелен бушатып, бер рәхәтлек аласы килә иде...
Ул Асиягә янә бер күтәрелеп карады да:
- Асия, ә сез Кытайга ник килдегез? Ник туган ягыгызны ташладыгыз сез?
- Әй, бу хакта сөйли башласам, таң ата. Әллә нинди сораулар бирмә инде, – дип, Асия сүзне кирегә борырга теләсә дә, Сяо Лун ничек тә әңгәмәне җанландырырга теләп, бер-бер артлы үзенең сорауларын яудырып торды:
- Җавап бирмим дисез инде?! Ярый, алайса әйтегез әле: ни өчен сез кара алтын эшкәртүне сайладыгыз? Хатын-кыз өчен бу юнәлеш бик авыр түгелме соң?
- Нигә авыр булсын? Әле кайчан синең уфтанып утырганымны күргәнең бар?
- Юк шул, шуңа сорыйм да бит инде, – дип җөпләп куйды Сяо Лун.
- Исеңдә калдыр, Сяо Лун: дөньядагы һәммә эш авыр. Аларның без күрмәгән меңләгән кыенлыклары бар. Аны бары тик шул һөнәр ияләре генә аңлый. Мисал өчен, укытучыны гына алыйк. Бер караганда, нәрсәсе авыр булсын инде: мәктәбенә бара, китап ярдәмендә укыта, өенә кайта. Безнең кебек киеме дә пычранмый, авыр әйбер дә күтәрми. Ләкин уйлап кына кара: алар бер балага гына белем бирсә, аңларга булыр иде, әмма бит анда төрлесе-төрле характерга ия йөзләгән бала. Берсенә-бер әйбер ошаса, икенчесенә бөтенләй башка әйбер... Ә укытучы дигән кеше аларның бөтенесен бергә җыеп, берсен дә кимсетмичә, киләчәк тормышка әзерләргә тиеш. Әйдә, алып карыйк таксистны. Көне буе машинасына утыра да рәхәтләнеп музыка тыңлый-тыңлый, шәһәрнең бер башыннан икенче башына йөри. Җиңел дип уйлыйсыңмы: көн кыздырганда, ул беркая китә алмый... Шул эсседә машинасында утыра. Әле курыныч та бит. Аврия булды исә, беттең! Тагын санап китимме?
- Юк, кирәкмәс, анысын мин үзем дә беләм.
- Соң белгәч, ник сорап торасың? Һәрбер авырлыкның уңай ягын таба белергә кирәк. Төнлә арып кайтып, йокыга талгач, иртән торасы килми, дөресме? Ә син “тагын эшкә барасы” дип торма, “ниһаять, таң атты... бүген мине нинди могҗизалар көтә икән...” дип уян. Эшкә баргач, “тагын шул насослар, тагын шул нефть” димә, “ярый әле һәркөн иртән мине кулдашларым елмаеп каршы ала, ярый әле шул таныш йөзләр бар”, дип әйт. Тормыш ямьләнәме? Менә мин дә һәр көнемә сөенеп яшим: яраткан эшем, торыр җирем бар...
Асиянең шулай кулларын селки-селки сөйләве, күзләренең алмаз ташыдай ялтыравы – Сяо Лунны тагын да әсирләндерде. Бу минутта ул инде түзеп тора алмый иде. Бөтен көчен җыйды да:
- Асия, сез миңа ошыйсыз, – дип әйтеп салды. Баштарак аңламый калган Асия бер мәлгә катып калды. Соңыннан елмайды да:
- Куегыз инде шул шаяртуыгызны, – дип куйды.
- Ник шаяртыйм инде? Дөресен әйтәм.
- Ничек була инде ул...
- Менә шулай. Мөмкинлек бирегезче, – дип әйтә генә башлаган иде, Асия аны бүлдереп:
- Сяо Лун, юк, юк, әйдә бу темага сөйләшмик әле. Менә ничек җанлы итеп сөйләшеп утыра идек, әллә кая кердең дә киттең, – дип аңа каршы төште. Уңайсызлыкта калган кешедәй нишләргә белми утырганнан соң, кулындагы сәгатенә карап:
- Ай, әнекәем-канатым, ничә сәгать утырганбыз икән... Кайтырга кирәк, – дип кузгала башлады.
Сяо Лун эшенең килеп чыкмаганын аңлап, үзен гаепле кешедәй хис итте. Ләкин өмет өзмәскә уйлады... Кызлар алар шулай бит: башта “юк, юк” дип чата-карман киләләр дә, соңыннан үзләре артыңнан калмый йөри башлый.
Ашаганнары өчен акчаларын түләп, алар кафедан чыгып киттеләр.
Мин кайтырга тиеш...
Кабинетка килеп керешкә үк, Асиянең каршына Сяо Мин йөгереп килде:
- Асиякәй-җанкаем, кара әле... Нинди матур күлмәк алдым.
- Бигрәк матур булган икән шул. Аның бәясе дә бик матурдыр...
- Әй, акча дип торып булмый инде, хәзер безгә әллә нинди бай хатыннары кия торган киемнәрне дә алырга була, – дип көлеп куйды кулдашы.
- Ай, каян килгән шундый ышаныч?
- Белмим дип кенә әйтмә, - дип Сяо Мин шаккаткан кешедәй күзләрен зур итеп ачып, Асиягә карады.
- Нәрсәне?
- Соң, кичәге семинардан соң, директор һәммәбезгә премия бирде бит. Синеке безнекенә карый да күбрәктер әле. Кичә бөтен халыкны шаккаттырдың ласа. Хәтта теге мыскыллап көлгән адәмне дә җиргә төшереп куйдың, – дип көлде Сяо Мин.
- Премия дисеңме? Әйбәт булган икән, – дип сөенде Асия дә.
Ә Сяо Мин бөтенләй Асияне ишетмәгәндәй, үз алдында, кулларын селки-селки, кичәге хәлне искә төшерә иде:
- Ничек дидең әле? “Бездә үз эшенең осталары, югары тәҗрибәле эшчеләр эшли. Әгәр дә әлеге җирлекләр белән килешү төзи алсак, ул алар файдасына да була. Без аларга “6 айлык яңарыш” проектын тәкъдим итәбез”... Ай, Асия, ничек остасың сүзгә. Мин синең урында булсам, югалып калыр идем.
- Арттырма инде, – дип елмайды Асия.
Бераздан Сяо Минның нидер исенә төшкәндәй булды:
- Бөтенләй онытып торам, сине директор Шэн Ли үз бүлмәсенә чакырган иде. Килгәч үк керсен диде, – дип әйтеп куйды.
- Соң аны иртәгә генә әйтергә иде инде, – дип Асия шаяруга алды. Үзен гаепле итеп хис иткәндәй кулдашы:
- Ярый инде, ачуланма. Менә шушы күлмәк бөтенләй зиһенемне чуалтты да куйды, – дип ялагайланырга тотынды.
Асия килеп кергәндә, директор Шэн Ли уйга баткан килеш үз өстәле артында утыра иде. Аны мондый халәттә бик сирәк очракларда гына күрергә мөмкин. Әлеге күренеш Асияне бераз куркуга салды булса кирәк, ул беренче башлап сүз әйтергә кыймады. Урынныннан торып, балтасы суга төшкәндәй, бераз таптанып торганнан соң, директор сүз башлады:
- Читләтеп тормыйм, турысын әйтәм.
- Алай ук куркытмагыз инде, директор Шэн Ли, – дип куйды Асия.
- Туган ягыңа кайтасың киләме?
- Әллә эштән куарга уйлыйсызмы?
- Кумыйбыз, чакырталар.
- Кем чакырта?
Асия әлеге минутта бер сүзләрне тыңларга теләми иде... Аның тизрәк әлеге кабинеттан чыгып китәсе, янәдән үзенең эшчеләре янында буласы килә иде...
- Асия кызым, әле күптән түгел генә узган семинарда син күпләрне үзеңә җәлеп иттең. Бик күпләр синең тәҗрибәле эшче булып җитлеккәнеңне күрде. Россиядән килгән Иван Петрович исә үзегезгә кайтарырга тели...
- Туктагыз әле, туктагыз, ләкин бит минем килешүемнең вакыты чыкмады, – дип директор Шэн Лины бүлдерергә теләгән иде, әмма тегесе авыз ачып сүз әйтергә дә мөмкинлек бирмәде:
- Алар кайчан тели, шунда килешүне бозарга мөмкиннәр. Аларда моңа көч тә, хокук та бар, – дип куйды.
Бүлмәдә авыр тынлык хасил булды. Асиянең бу сүзләргә бөтенләй ышанасы килмәде... Әле кайчан гына гөрләтеп семинар үткәргәннәр иде, әле кайчан гына Сяо Лунны җавапсызлыгы аркасында ачуланганнар иде...
- Асия, минем сине җибәрәсем килми. Җитәкче буларак, мин сине ун куллап алып калырга әзер, әмма кеше буларак, мин сиңа кайтырга тәкъдим итәм. Синең бит үз алдыңа куйган максатың бар. Туган ягыңа кайтып, шуны тормышка ашырыга кирәктер. Әйбәтләп уйла...
Моңа каршы бер сүз дә әйтә алмыйча, ризалык белдереп баш селкеде дә, Асия кабинеттан чыгып китте.
Кайтыр өчен үтми гомерләр...
- Асия, шулай итеп ташлап китәсезме инде?
Сяо Лунның карашы бүген гадәттәгедән аерылып тора: аларда ниндидер моң, сагыш күренә иде.
Асиянең: “Шулай итәргә туры килә инде... Үзебездә кунакка көтеп калам,” – дип елмаюына каршы Сяо Лун:
-Менә никләргә минем йөрәгемне кабул итмәдегез инде? Әгәр ризалык биргән булсагыз, гомерлеккә шушында калган булыр идегез, – дип җавап кайтарды.
- Юк шул, юк. Минем әле туган ягыма кайтып, эшлисе эшләрем, чынга ашырасы максатларым бар.
- Менә карагыз инде, бирегә килеп тәҗрибә җыйдыгыз да, хәзер ташлап китәсез.
- Җитәр, җитәр, – дип көлде Асия.
Аларның сөйләшүләрен директор Шэн Ли бүлде:
- Шул кадәр нәрсә турында серләшәсез?
Сяо Лун:
- Менә үземә хатын итеп алып калмакчы идем, кайтып китәм дип әйтә әле, – дип шаярып куйды.
- Мондый татар кызын алып калсаң да була! Ләкин башта әле сиңа үз урыныңны кайтарырга кирәк. Юньсезлегең аркасында эшеңнән коры калдың да, хәзер кызлар карап йөрисеңмени инде? – диде директор.
- Директор Шэн Ли, минем өчен кайгырмагыз, мин эшләрмен ул... Менә хәзер сез нишләрсез, ә? Асия бит бөтенебезне карап, эшебезне тикшереп тора иде. Уң кулсыз калсыз бит.
- Моның белән ни әйтергә телисең, Сяо Лун? Әллә мине эшли алмас, дип уйлыйсыңмы? – дип көлде директор.
-Юк инде...
Аның сүзен бүлеп, Асия:
- Минем урынга үзен тәкъдим итмәкче була ул юньсез, – дип әйтеп куйды.
Саубуллашу шулай күңелле барса да, Асиянең йөрәгендә ниндидер дулкынлану, борчу уятты. Кем белә бит, бәлкем ул әлеге җирләргә бүтән килә дә алмас, әлеге шаян, тормыш ямьен аңлаучы эшчеләрен дә күрә алмас...
Менә ул туган ягына кайтыр, дуслар, танышлары белән күрешер... Аңа яңа эш тәкъдим итәрләр. Көне-төне башын да күтәрми эшләр... Ләкин аны мондагыча якын итәрләрме? Ул мондагыча эшенә шат күңел белән барып, яраткан кулдашларын күреп сөенә алырмы?
Тезелешеп кыр казалары китә,
Кыр казлары оча, санама.
Тезелешеп очкан кыр казларын
Санасаң да, дуслар, тарала.
Моңнар түгеп очкан кыр казлары,
Язлар җиткәч, кабат килерләр.
Тик яшьлекне алып кайтмас казлар,
Кайтыр өчен үтми гомерләр...
“Артист”лар
Әмир, моңлана-моңлана, насосларның башларын тикшереп йөри. Аның шулай үз дөньясында очып йөрүенә бергә эшләүче кулдашлары әллә кайчан күнекте инде. Кайчакта эшләреннән туктап, үзләре үк янына җыелалар. Моңлы җырлый бит! Авыр эштән шулай ял итеп, сихәт алырга буладыр?! Юк, аннан гына да түгел, җырлап эшләсәң, эш үзенә бер күңелле. Әле араларында “артист”лары да булса, кыланып, “биюче”ләре табылса, биеп тә алалар. Бүген дә кәефләре шәптән күренә, иртәннән үк бик дәртле эшлиләр. Әмирнең эчтән генә көйләп йөргәнен ишетеп алгач, Сабир да күп көттереп тормады, зур скважинның сул ягына барып басты да:
- Ә хәзер сәхнәгә кайнар алкышлар белән Әмир Рөстәмовичны чакырабыз! – дип, үзен ниндидер зур сәхнәдәгечә тоеп, горур басып торуын дәвам итте. Аның әлеге уенын гына көтеп торгандай, янына Шәкүр дә килеп җитте. Бөтенесенең күзе аларда: ике тел бистәсе бүгенгә нинди ШОУ ясарлар икән?!
- Кадерле җәмәгать, Әмир Рөстәмовичның бераз эшләре килеп чыкты, шуңа күрә бүген сезнең алдыгызда мин, ягъни барчагызның яратып өлгергән җырчысы, талантлы, булдыклы, матур, чибәр, акыллы, бердәнбер Шәкүр Идрисович. Җылы алкышларны ишетмим.... Катырак!
Эшчеләр бу сүзләрне дә отып алалар. Тиз арада кул чабулар башлана. Насослар янында йөргән Әмир боларга карап бер көлә дә, эшен дәвам итә. Әйе, күңелле яшиләр...
Шулчак озак та көттерми, Шәкүр ярымкарлыккан тавышлары белән, кулындагы сөлгесен яулык итеп куеп:
- Кәтүк түти иртүк торып мичкә яккан,
Черек утын булгангамы, янмый җәфа.
Кәтүк түти тәҗел төшеп суга киткән,
Кайтып җиткәч, абынып егылып, суын түккән. – дип җырлый башлый, калганнар бөтенесе кушылып:
- Кәтүк түти, ник елыйсың авызың җәеп?
Синдә түгел, кызларда да була гаеп, – дип дәвам итәләр.
Шаярып-көлеп алгач, янә үз эшләренә кайталар.
Әмир насосларны карап чыкканнан соң, кызу адымнар белән Илгизәр Рәсимович кабинетына юнәлде. Аның шундый җитди адымнарын мондагылар инде күптән аңлап җитешкәннәр иде: йә берәр хәл булган, йә Әмир нинди дә булса эш башкармакчы.
Бу юлы да ул кабинетны шакып, эчкә үтте дә, сүзне уратып-нитеп тормыйча, турысын әйтте:
- Илгизәр Рәсимович, насосларны алыштырырга кирәк дип инде июнь башында ук хәбәр иткән идем. Хәзер бер ай үтеп китте...
- Алыштыруын алыштырырбыз да ди, әмма болары да ярыйсы гына эшли бит. Юкка “расход” чыгармаска кирәк. Икенче елга бездә зур семенар көтелә, барыбер шул вакытка бөтен әйберне яңартып, төзәтеп бетерергә кирәк булачак. Аз гына булса да көтик инде. Майга планлаштырып торыйк.
- Майга кадәр күп бит әле. Әгәр дә насосларны яңарта алмыйбыз икән, рөхсәт итегез: мин кара алтынны фонтан юлы белән алып карарга телим. Бу үзенә күрә бер тәҗрибә дә булыр иде.
- Менә монысын уйлап карарга була... – диде директор уйга калып. Соңыннан исенә кылт итеп нидер төшкәндәй, елмаеп куйды да, сүзен дәвам итмәкче иде, Әмир рөхсәт алуына үз колагы белән ышанып бетмичә:
- Чынлапмы? Сез миңа рөхсәт бирәсез? Алайса мин вакытны озакка сузмыйм, әзерлеккә күп дигәндә бер атна алам да, эшне башлыйм, - дип әйтеп ташлады.
- Тс, туктап тор, ник шулкадәр ашыгасың? Монысын да бераз кичектереп торырга туры киләчәк, – дип сүзен кырт кисте.
- Нигә?
- Бер-ике атнадан Кытайдан белгеч кайта. Ул безнең белән берлектә эшләячәк. Биредә фонтан ысулы белән нефть табу зыянлы булмасмы, безнең өчен ул кулаймы – башта әлеге бөтен сорауга да аннан җавап алырга кирәк булыр.
- Соң ул безнең җирләрне каян белсен инде? Әнә Кытайныкын сорасагыз, рәхәтләнеп күзен дә йоммый әйтеп бирәчәк... Ә безнекен... Безнекен без үзебез тоярга тиешбез, ник Кытай белгечен көтеп торырга ди?!
- Бу җирләрне ул синнән күбрәк тә белүе ихтимал әле. Ул бит безнең кеше. Безнең горурлык! Без үстердек бит аны, – дип әйтеп куйды директор. Әлеге вакытта аның күзендә чыннан да горурлык хисләре балкый иде.
Илгизәр Рәсимовичның әлеге әйткән сүзләре Әмирнең бераз кәефен төшерде. Ул бит инде җиң сызганып эшкә керешергә әзер иде... Ә юк, Кытай белгече имеш. Шушы мизгелдә Әмир бөтен нефтьчеләргә, директорга, бар дөньясына ачулы иде...
Каршы килеп булмый, директор сүзе. Борынын салындырып: “Ярый, көтәргә икән, көтәргә”, – дип, кабинеттан чыгып китте.
Кыска бәхет
- Их, Әмир, күрсәң иде син аның зифа буйларын... Җилдән дулкынланып киткән калын чәчләрен...
- Нәрсә, гомергә кыз күрмәгән кешеләр кебек исереп утырасыз, – дип коры гына әйтеп куйды Әмир. Шундый салкын җавап булачагын күптән белгән кулдашларыннан берсе, түзеп тора алмыйча:
- Ничек шулай таш күңелле була аласыңдыр! Бөтенләй аңламыйм, - дип куйды. Аның сүзләрен куәтләгәндәй, Булат:
- Айсылу апа ничек карагандыр үзеңә, – дип төрттерде. Әлеге сүзләрнең ялгыш әйтелгәнлегенен барысы да аңлады булса кирәк, тирә-якта тынлык урнашты.
Әмир Асия киткәннән соң, үзенә урын таба алмады. Бер кыз белән дә танышмады, сөйләшмәде. Гомумән, аның уенда гашыйк булу яки өйләнү дигән уй бөтенләй юк иде. Тормышка башкача карый башлавы, кайчакларда кисәк кенә кызып китүе ялгызы гына калган әнисен куркуга салды. Ә бу исә улын ничек тә булса өйләндерергә кирәклеге турында уйланырга этәрде.
“Картлык көнемдә оныклар сөясем килә”, “Өйләнергә уйламыйсыңмәллә” кебек сүзләрне еш ишетүдән ялкып беткән Әмир көннәрнең берендә әнисе тарафыннан сайланган Югары очта яшәүче Әхмәт кызы Санияне хатынлыкка алды да кайтты. Кызык инде, бер караганда егерме беренче гасыр яшьләре өчен бу сәер күренеш, әмма кыз күптән егетне ошатып йөргәнгә һәм Әмирнең башка чарасы булмаганлыктан көтелмәгән яңа гаилә туды да куйды.
Ни генә дисәң дә, тату яшәделәр: Әмир беркайчан да гаиләгә эчеп кайтмады, хатынына кул күтәрмәде. Сания дә ирен тәмле-тәмле ризыкларын пешереп, киемнәрен юып көтеп тора иде. Алар бер-берсенә “яратам” дип түгел, ә “рәхмәт” әйтешеп яшәделәр... Озак та үтми дөньяга нәни кызчыклары туды. Бу тормышларын тагын да ямьләндереп җибәрде...
Ләкин әлеге түгәрәк бәхет озакка сузылмады: берсендә әниләре янына авылга кайтканда ике машина бәрелешеп, Сания якты дөнья белән саубуллашты. Бу вакытта кызына 3 кенә яшь иде әле. Әмирнең күңелендә тагын бушлык урын алды... Аның шушы бөтен кайгы-проблемалардан качасы, кеше күзе күрмәгән, колагы ишетмәгән җирләргә китеп югаласы килә иде. Әмма ул үзен нык тотты. Кызы-сандугачы өчен ул көне-төне эшләде... Аны бәхетле итәр өчен кулыннан килгәнчә тырышты.
Ир кешегә ялгызы гына яшәү авыр шул... Ул көннән көн ныграк картайды, башында акчәчләре күбәйде. Әнисе тагын: “Өйләнеп карамыйсыңмы соң, улым”, – дип карады, әмма моңа Әмир: “Юк инде, әни, рәхмәт! Бер тапкыр өйләндердең, җитәр. Минем өчен хәзер дөньяда бер генә куаныч бар. Ул – кызым! Ул миңа яшәргә дәрт бирә”, – дип кенә җавап кайтарды. Шуннан соң әнисе артык сүз әйтмәде, ничек язган, шулай булыр дип, яшәвен дәвам итте. Кыз күбрәк әбисе янында үсте, ә ял көннәрендә Әмир күчтәнәчләр алып кайтып, сабые белән уйнды, көлде... Рәхәтләнеп, онытылып ял итә торган булды.
Кайда соң син, яшьлек дустым...
- Асия Касыймовна, фонтан юлы белән кара алтын табуга ни дип карыйсыз? Директорга кергән саен, ул гел сезнең белән киңәшләшүне мәслихәт итә.
- Миннән генә тора, димәк?
- Әйе. Шуңа кистереп әйе, йә юк дип әйтегез дә, эшкә тотыныйк.
- Ә син әйбәтләп әзерләнедеңме соң?
- Инде күптән. Җирне кат-кат тикшереп чыктым, бар да әзер.
- Эшчеләрең? Үзең генә эшләргә җыенмыйсыңдыр бит?
- Алар белән бу хакта бер сөйләшкән идек инде. Алар хәбәрдар. Әмма бу гамәлдә беренче тапкыр булганга күрә, хата җибәрүебез бар.
- Әйе, монысы дөрес.
- Сезнең әлеге процеста шәхсән катнашканыгыз булдымы?
- Әйе, булды. Бу бик катлаулы.
Йа Хода! Менә бит ул минем балачак, яшьлек дустым Әмир... Бераз йончыган... Чәчләре агара төшсә дә, ул барыбер үз буй-сынын саклый алган... Элеккечә киң җилкәле, озын буйлы. Ә кара күзләрендә ниндидер моңсулык яшерелгән.
Нигә ул элеккечә: “Әйдә балыкка”,- дип дәшми икән?! Нигә үзенең усал теле белән шаяртмый?! Юк,вакытлар үтте шул... Ул да үсте... Мин дә...
Асия Касыймовна дип эндәшмичә, исемемне генә әйтсә дә... күңелемә май булып ятар иде, әмма юк... Миңа ачу саклый булса кирәк. Шулай саубуллашмый китеп баруымны, киңәшләшмәвемне аңаламый торгандыр...
- Асия Касыймовна, ә безнең эшләп чыга алуыбызда ышаныч бармы? – дип сорады Әмир. Асия уйларыннан арынып, Әмирнең күзләренә күтәрелеп карады да:
- Әмир, – диде. Әлеге тынычлыкны мөмкин кадәр озаграк саклыйсы киләсә дә, алай ярамаганлыгын аңлап, Асия сүзен дәвам итте:
- Сине күрүемә шатмын.
Әмир эндәшмәде...
- Аңлыйм, син мине ачуланасыңдыр... Үпкә саклыйсыңдыр...
- Юк, үпкәләп ятарга балачагамени инде без. Үткәннәрне кире кайтарып булмаган кебек, ясаган хаталарда таптанып торырга да кирәкми, – диде дә, Әмир сүзне кирегә борды:
- Нишлибез булды соң инде? Тагын директор белән кереп киңәшләшеп чыгыйммы?
Асиянең әйтәсе сүзләре, сорыйсы сораулары бетмәгән иде әле. Әмирнең шулай салкын һәм теманы тиз боруы аның ачуын чыгарды. Ул:
- Кирәкмәс. Иртәгәдән эшне башлыйбыз, – диде дә, борылып, кабинетына таба китте.
Көчсезләр генә елый
Ул көнне Асия директордан сорап, эштән иртәрәк китте. Аның авылына кайтып, бераз йорт-җирне караштыргалап киләсе килә иде. Кытайдан кайткач та, төрле документ эшләре артыннан йөреп, туган авылына кайта алмый калган иде. Иртәгә иртән эшкә булса да, күңел тартуы аны туктатып тора алмады. Кайтып, газиз мендәрләремә ятып кына булса да йоклыйм дип, ашыга-ашыга юлга кузгалды.
Асия әбисе карамагында үсте. Әти-әнисе бик иртә дөньядан китте. Шунлыктан аны бүген өендә тәмле чәйләрен әзерләп, колач җәеп торучы бер кешесе дә юк иде.
Капка төпләренә машина белән килеп туктады. Ләкин ул берни дә аңламый иде: коймалар үзгәргән, өй яңартылып, ике катлы итеп салынган... Монда нәрсә булган? Асиянең балачагын хәтерләтеп торучы зәңгәр коймалар, төтен чыгарып торучы мичләр инде юк...
Ул кыяр-кыймас кына ишекне какты. Аннан бер ханым чыгып, Асиягә бу йортны инде бер ел элек сатып алулары турындагы хәбәрне җиткергәч, кыз нишләргә белми аягүрә басып катып калды. Соңыннан җавап итеп ни әйтергә белми бераз торганнан соң, күтәрелеп карады да: “Гафу итегез”, – дип чыгып китте һәм туры күрше Әмирләр өенә таба атлады.
Ишектән Асиянең каршысына чыгып килгән Әсма карчык:
- Әлекәем, төшемме, өнемме? Асиякәем синме соң бу? – дип күрешергә кулын сузды. Бер кулы белән яулык очына күз яшьләрен сөртә...
- Әсма апа, – дип әйтте дә, Асия аның кочагына ташланды. Күңеленә җыелып килгән ташкын шулчак күз яшьләре булып ташый башлады. Кыз ирексездән үксеп елап җибәрде:
- Әсма апа... Бер таныш җан булса да калган икән әле... Өебезне дә сатканнар. Әсма апа, ничекләр түзим? Анда иде бит минем бөтен хатирәләрем... Әти-әнием, әбием исе... Аларның моңы, аларның теле, аларның җаны... Барысын да сатканнар. Ярый ла сез каршыма очрадыгыз.
- Балакаем, балакаем, тынычлан. Тукта, зинһар.
Әсма карчык үз кызыдай яратып, Асиянең чәчәреннән сыйпап, аркасыннан сөеп торганда, ишектән:
- Әбием, – дип Әмирнең нәни кызчыгы очып чыкты.
Асия елавыннан туктап, айнып киткәндәй булды. Бер кызга, бер Әсмага карап куйды. Әсма карчык елмаеп:
- Бу минем оныгым була инде, Асия. Кызкаем, апа белән исәнләш әле, – дип куйды. Кыз әбисе белән Асия басып торган җиргә килде дә:
- Исәнмесез, – диде. Бераз карап торганнан соң янә сүз башлап:
- Апа, сез ник елыйсыз? Әбием әйтә: бары тик көчсезләр генә елый ди. Ә көчсезләрне берәү дә яратмый ди, – ул Асиянең күзеннән яшьләрен сөртеп алды.
Моңа нәрсә дип җавап бирергә белмәгән Асия:
- Еламыйм, бүтән еламыйм, – дип берничә тапкыр кабатлады да үзен кулга алды. Әсма карчык көлеп:
- Менә шундый акыллы инде минем балакаем, - дип куйды.
Бераз тынычланганнан соң, Әсма карчык Асияне үзләренә чәй эчәргә керергә, куна калырга күпме генә кыстап караса да Асия ризалашмады. Иртәгә иртән эшкә дигән сәбәп белән китәр юлга кузгалды.
Бер төн эчендә Асия бик каты үзгәрде. Ничектер кырысланды, картайды... Әйтерсең йөрәге ташка әйләнеп, тирә ягындагыларны күрми, ишетми башлаган иде.
Эшкә килгәч тә, аның элеккечә елмаясы да, кулдашлары белән әңгәмә корасы да килмәде. Шуңа ниндидер салкынлык белән генә әмер бирде:
- Торбага утырачак тозларны юар өчен кирәкле әйберләрне алып килдегезме?
- Әйе.
- Яхшы. Әмир, син бит инде барысында да хәбәрдар. Хата ясамассың дип уйлыйм.
- Ясамам.
Юк, барысы да коры. Үткәннәрне кәгазь битен ерткан төсле ертып ташлыйсы да янәдән кулга каләм алып, яза башлыйсы килә. Аларда әлеге корылык та, салкынлык та булмас иде... Анда бары тик матур, бәхетле мизгелләр генә урын алыр иде...
- Айваз, син температураны караштыргалап тор, яме?!
Беренче көн уңышлы гына үтеп китте. Һәммәсе үз эшеннән канәгать булса да, әлеге ирешелгән кечкенә уңышлар Асияне сөендермәде... Ул аларга гомумән игътибар да итмәде.
Җаны тыныч түгел иде Асиянең. Аңа нидер җитми... Үземне начар хис итәм, дигән сәбәп белән ике көнгә ял алды да өенә кайтып китте.
Икенче көнне аны яман телефон тавышы йокысыннан уятты. Баштарак алмаска уйласа да соңыннан кулы белән әкерен генә үрелеп, җавап бирде:
- Тыңлыйм...
Озак та үтмәде, Асия инде аягүрә баскан иде. Колагында бары тик ике сүз яңгырый: “Әмир”, “авария”...
Йа Раббым! Алтын чыгарган вакытта басым кирәгеннән артык күтәрелеп, авария булган, диме? Әмир, диме? Юктыр, бу төшемдер... Менә хәзер уянам да, эшкә китәм...
Асия үзен ни дип кенә тынычландырып карамасын, әмма булган эш булган иде инде...
Асия үзенең хисләрендә генә түгел, тормышында да буталып бетте. Ул кая барырга, нәрсә кылырга белми һавада бөтерелгән кошлар кебек үзенең уйларында, хыялларында очты. Әмма бернинди төгәл, җитди фикергә килә алмады.
Әмирнең хастаханәдә ятуында ул үзен гаепләде... Менә инде өченче көн ул яткан бүлмәгә килә, әмма ишектән үтми генә тышкы якта басып торуын дәвам итә. Эчтә аның кызчыгы, әнисе – барлык якыннары. Ә Асия кем? Яшьлек дусты?.. Ташлап китсен дә, нинди дус булсын инде?..
Кинәт ишек ачылып китеп, Әмирнең кызы йөгереп чыкты. Ишек янында басып торган Асияне күреп:
- Әбием, анда теге көнне килгән апа басып тора, – дип кычкырып җибәрде. Асия караклыкта тотылган песи шикелле әле бер, әле икенче якка карап, ни әйтергә белми торуын дәвам итте. Әсма карчык урыннан кузгалып:
- Балакаем, ник анда чит кешеләр кебек басып торасың? Әйдә, кер, – дип, Асияне түргәрәк чакырды.
Асия:
- Мин үтеп барышлый гына кермәкче идем... Әмир, хәлләрең ничек соң? – диде.
Әмир инде төзәлеп, ныгып килә. Асия кергәндә ул мендәрен бастырып куеп, шуңа терәлеп утырып тора иде.
- Әйбәт кенә, бер-ике атнадан чыгаралар инде, – дип җавап кайтарды Әмир. Бераздан тынлыкны бүлеп, Әсма карчык:
- Асия-балакаем, апаңа урындык китереп бир әле, – дип, оныгына эндәште. Асия әле кемгә эндәшкәннәрен аңлый алмый басып торган арада, Әмирнең кызы урындык сузды.
- Минем оныгым – синең адашың бит, – дип сүзне җөпләп куйды Әсма карчык.
Моны ишетеп, Асия югалып калды... Ул әле яңа гына Әмирнең аңа карата булган хисләрен аңлады... Менә кая яшергән ул аларны...
***
Асиянең күңел көндәлегенең соңгы битләре:
“Менә Әмир тиздән эштән кайтыр... Ә без Асия белән аңа тәмле ризыклар әзерләп куйдык...
Дөнья бигрәк сәер һәм серле нәрсә икән... Шушы ике ел эчендә ниләр генә күрмәдем бит, ә? Кытайдан кайттым, Әмир һәм аның кызчыгы белән бер гаилә корып яши башладык, мондагы яңа эшем... Аллаһ бирсә, бирә икән. Сабыр гына көтә белергә кирәк икән.
Тиздән Асиягә энекәш тә алып кайтып бирербез әле. Аллаһ кына ярдәменнән ташламасын.
Мин бик бәхетле! Ләкин шушы сәгадәтле минутларны тартып алырлар да, барча әйбер юкка чыгар төсле. Кайвакыт төшме бу, өнме дип утырам да, берәрсе чеметә генә күрмәсен... төшем озаккарак сузылсын дип әйтеп куям.
Тормышымның яңа баскычына аяк бастым... Шуннан ары тагын ни кирәк?!”
Айсинә Сәлахова, 2 курс студенты
Мин, Салахова Айсинә, 1999 нчы елның 19 нчы декабрендә Актаныш районы Чуракай авылында тудым. 6 класска кадәр Чуракай төп гомуми белем бирү мәктәбендә укыган булсам, 7 нче класстан Актаныштагы “Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат”ында белем ала башладым. Бүгенге көндә Казан федераль университетының филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбендә 2 нче курста белем алам.
“Сәләтле балалар өчен гөманитар гимназия-интернат”та укыган чакта беренче әсәрләремне яза башладым. “Илһам” бәйгесендә поэзиягә дә, проза һәм драмага да караган әсәрләр белән катнашканым булды. Беренче, өченче урыннарга лаек булган идем. Казан федераль университетында уздырылган “Шигъри-Сабантуй” бәйгесендә “Трибун шагыйрь” номинациясендә беренче урынга ия булдым.
[1]Duǎnlǐ (кытай телендә) – борчыганым өчен гафу итегез.
[2]xiǎojie(кытай телендә) – хатын-кызга эндәшү. Инглизләрдәге “Мисс” сүзенә якын.
[3]Кытайда ай исемнәре санлап кына сөйләшәләр.
[4]shīfu (кытай телендә) - мастер
[5]Hǎo. Xièxie nǐ(кытай телендә) - ярар, рәхмәт.
[6]Xiàwǔ hǎo! (кытай телендә) – Хәерле көн!
[7]Láojià – (кытай теленнән) гафу итегез...