Логотип Казан Утлары
Публицистика

Исмәгыйль Шәңгәрәев: «Иман һәм гаилә – тормыш нигезе»

– Исмәгыйль Каләметдинович, Сезнең исем татар дөньясында, беренче чиратта, Гарәп Әмирлекләрендә яшәүче милләт җанлы татар эшмәкәре буларак билгеле. Ни өчен нәкъ менә Гарәп Әмирлекләрен сайладыгыз? Чит җирләрдә миллилекне саклап яшәү ни дәрәҗәдә мөмкин?

 

– Беренче итеп шуны әйтергә кирәк, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре – әлеге дәүләткә нигез салган Шәех Зайд ибн Солтан Әл Нахайянның уникаль проекты, ул үзендә мөселман Көнчыгышының мәдәни үзенчәлеген һәм дәүләт һәм җәмгыятьнең англосаксларча корылышын берләштерә. Мондый синтезның нәтиҗәсе мине чын мәгънәсендә таң калдырды, мин аны гомумкешелек кыйммәтләре миллилек белән  гармониядә  яши торган киләчәк дәүләтенең үрнәге итеп күрдем.

«Кешеләр төрле телдә сөйләшергә мөмкин, йөрәкләр бердәй типсен», диләр бит. Минем өчен, мөселман кешесе буларак, Гарәп Әмирлекләренең рухи мәдәнияте үтә дә аңлаешлы. Бүген үзеңне  иркен хис итә, традицион киемнән йөри, кайсы милләттән булуыңны, милли ашларыңны ирекле рәвештә күрсәтә торган башка ил җир йөзендә юк, дип уйлыйм. Бер сүз белән әйткәндә, чит кавем кешесе буларак, анда нәрсә генә эшләсәң дә, сиңа берәү дә «безнең гореф-гадәтләргә ярашлы итеп эшләгез», димәячәк. Киресенчә, һәрьяклап ярдәм күрсәтәчәкләр, синең традицияләреңне, мәдәниятеңне аңларга һәм кабул итәргә тырышачаклар.

Бу – толерант Ислам, мәгърифәтле Ислам дөньясы, дияр идем. Анда һәркем үзенең нинди милләттән, нинди диннән булуына карамастан, дәүләт һәм җәмгыять тарафыннан аңлау һәм яклау таба. Шул ук вакытта әлеге гаҗәеп илне хыялымда йөрткән ил итеп кабул итсәм дә, мин барыбер дә бөтен йөрәгем һәм күңелем белән русияле булып калам.

 

Аллаһ Фарсы култыгы ярларында яшәргә насыйп иткән шушы елларда үземнең илемә кирәкле һәм файдалы булып калырга тиешлегем хакында бер генә минутка да онытканым юк. Балаларымны да шулай тәрбиялим. Бизнесымны Россиянең иҗтимагый-сәяси мәнфәгатьләренә хезмәт итәрлек итеп корам.

 

– Сез Оренбург өлкәсенең Әсәкәй районында туып үскәнсез,  Мәскәүдә яшәгәнсез. Мәгълүм булганча, Сезнең Гарәп Әмирлекләрендәге рестораннар челтәре “Казан” дип атала. Казан Сезнең өчен хыялдагы шәһәр булдымы, әллә рестораныгызны болай атауның башка сәбәпләре бар идеме (мәсәлән, Әмирлекләрдәге татар диаспорасының очрашу урыны...)?

– «Барлык юллар да Казанга илтә», – дип язган идем мин үземнең «Ислам һәм дөнья: Көнчыгыш классиклар күзлегеннән» китабында. Мәсәлән, Лев Толстойның Казанда иң яраткан ял итү урыны Черек күл булган, анда кышларын бушлай шугалак катырганнар, тере музыка яңгырап торган. Минем өчен исә Казан – еракта калган 80 нче елларда ук әле бизнеста үз-үземне эзләү чоры, яшьлегем, өметләрем шәһәре ул. Хәер, хәзер дә Россиянең Гарәп Әмирлекләрендәге күпмилләтле диаспорасы, элекке СССР илләреннән килгән мөһаҗирләр Фарсы култыгы ярларында бөтен юлларның да «Казан» ресторанына илтүен белә. Менә дистә елга якын инде ул билгеле сәясәтчеләр, мәдәният һәм спорт вәкилләренең очрашу урыны булып тора. Әлеге бизнес-проектым хаклы рәвештә социаль-мәдәни учак дип санала ала, чөнки ул затлы иҗади берләшмәләрнең иң яхшы традицияләренә җавап бирә. Биредә Россия сәясәтчеләре Андрей Бельянинов, Светлана Смирнова, Владимир Зорин, Коръәннең рус телендәге тәфсирен шәрехләгән Иман Валерия Порохова белән доктор Мөхәммәт Сәид әл Рошд, безнең заман интеллектуалларының берсе Нургали Латыйпов, актерлар  Владимир Этуш, Марат Бәшәров, Александр Михайлов, Елена Проклова, Владимир Коренев, Дмитрий Певцов, Мария Шукшина, телевидение тапшыруларын алып баручылар Наталья Барбье һәм Роза Сабитова, җырчы Ренат Ибраһимов, продюсер Барый Алибасов, күренекле спортчы Марат Кабаев һ.б. белән очрашулар узганы бар.

 

– Сүз уңаеннан, ортодоксаль мөселман илендә татар кухнясын ничек кабул итәләр?

– Әйе, мөселман мәдәниятле ил булса да, биредә ортодоксальлек юк һәм булмады да. Алай гына да түгел, биредә ортодоксальлекнең күләгәсе генә булса да, бу ил цивилизациянең XXI гасырдагы техноген характердагы югарылыкларына ирешә алмас иде.  «Казан» ресторанына еш кына Гарәп ярымутравы илләреннән  гарәпләр дә керә, һәм моңа кадәр әле татар яки рус кухнясы ошамады, дигәннәре булмады.

Биредә Аллаһ каршында барысы да тигез һәм барысы да Шәех Зайд тарафыннан расланганча, түземлек һәм үзара ихтирам принципларына таянып яшәргә омтыла.

 

– Ресторан бизнесыннан тыш, Сез күчемсез милек һәм туризм белән дә шөгыльләнәсез. Гарәп илләрендә бизнес алып баруның үзенчәлекләре нидә?

– Дубай күчемсез милек агентлыгы (ДАН) – Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә минем иң беренче һәм иң уңышлы тәҗрибәм. 2006 елда Гарәп Әмирлекләрендә чит ил кешеләренә күчемсез милеккә инвестицияләр кертергә рөхсәт биргән канун чыкты, һәм мин эшкә алындым. Минем генә түгел, ә командамның да тырышлыгы нәтиҗәсендә Real Estate барлыкка килде. Һәм, мөгаен, Дубайдагы иң яхшы агентлыкларның «Топ-5» рейтингын төзегәндә, Independent Expert Group (UAE) бәйсез экспертлар төркеме ышанычлылык дәрәҗәсен дә кертеп, ун критерий буенча бәяләгәндә,  ДАНның җиңүче булуы закончалыклы иде.

– Сезне бизнес-команда туплаганда, Татарстаннан килгән егетләргә һәм кызларга өстенлек бирә, диләр. Бу үзенә күрә аларга ярдәм итүме?

– Юк, мин аны ярдәм, димәс идем. Яшьләргә өстенлек бирүем, дигәндә... бу урында мәдәният тарихындагы иң күренекле энциклопедист-галим Әбүгалисина сүзләре белән килешәм. Ул теләсә кайсы эштә үз вакытыңны белеп, урыныңны яшьрәкләргә калдыру кирәклеген әйтә.

Шулай ук  мин командамны гендер принцибы нигезендә дә бүлеп карамыйм, минем өчен кешенең эшне башкарып чыга алуы мөһим.

Урыныңны яшьрәкләргә калдыру дигәннән, бу турыда әйтүе генә җиңел, әмма, образлы итеп әйткәндә, үз кулларың белән төзегән корабның капитан штурвалын икенче бер кешегә калдырып китү авыр. Ләкин мин яшьләргә ышанам. Бер генә мисал китерәм. Ун елдан артык Гарәп Әмирлекләрендә Татар-башкорт диаспорасы ассоциациясен төзедем (уртак чаралар өчен шактый зур чыгымнар тотарга туры килде), һәм аны халыкара дәрәҗәдә презентацияләр вакыт җиткәч, Ассоциация рәисе итеп өлкән улымны – Ислам Шәңгәрәевне тәкъдим иттем.

 

– Татар мәдәниятен үстерү өчен хәйриячеләр, меценатлар таләп ителә, дигән сүзләр дә еш ишетелә. Ничек уйлыйсыз, хәзерге заман шартларында меценатлыкның эчтәлеге нидән гыйбарәт була ала?

– Мин проектларны һәм программаларны инвестицияләү яклы. Бүген без кулдашларым белән мәдәниятара һәм конфессияара диалоглар үсеше, аз санлы милләтләрнең хокукларын яклау, милли традицияләрне, гореф-гадәтләрне, телне саклау максатында проектлар булдырып, аларны финанслауны системага салу буенча эшлибез. Без киләчәкне гомумкешелек кыйммәтләре аз санлы милләтләрнең мәнфәгатьләре белән аваздаш булган проектларга нигезләнеп төзибез.

Мәсәлән, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендәге Татар-башкорт диаспоралары ассоциациясе – беренче чиратта, Татарстан белән Башкортстаннан килеп, Абу-Даби, Аджман, Дубай, Рас әл-Хайма, Умм-әл-Кувейн, Фуджейра, Шарджа әмирлекләрендә яшәп ятучы ватандашларыбызның социаль-мәдәни берләшүенең ачык системасы ул. Ассоциация традицион мәдәният нигезләрен үзләштерү, халыкның гореф-гадәтләренә кушылу, милли һәм рухи-дини бәйрәмнәрдә катнашуны максат итеп куя.

Әйе, мин моңа акчалар тотам. Аны меценатлык дип атарга да була. Үзем исә моны халкым алдындагы бурычым дип саныйм.

 

– Сезнең шәхескә игътибарны җәлеп итә торган тагын бер үзенчәлек – сез хатыныгыз Мәрьям белән 11 баланың әти-әнисе. Бүгенге көндә сезнекедәй ишле гаиләләр сирәк очрый. Балалар тәрбиясендә сез нинди принципларга таянасыз?

– Әйе, 11 балабыз, 10 оныгыбыз бар. Мин гаиләдә балалар тәрбиясен  оештыруның үземә ярашлы моделен озак эзләдем, чөнки Аллаһның рәсүле (с.г.с.) болай дигән: «Бер генә ата да үзенең баласына яхшы тәрбиядән дә кыйммәтлерәк нәрсә бүләк итә алмый».

Балаларым да, оныкларым да дүрт телдә – татар, рус, гарәп һәм инглиз телләрендә иркен сөйләшә. Туган телләре – татар телен өйрәнү өчен Татарстаннан укытучы чакырттым.

Тәрбия формаларыннан мин фермерлык тибындагы уртак хезмәт төрен сайладым. Анда гаиләнең барлык әгъзалары уртак хезмәткә җәлеп ителә. Әйтергә кирәк, гаилә бизнесы – Берләшкән
Гарәп Әмирлекләрендә иң киң таралган эшчәнлек өлкәсе, чөнки ул гарәп дөньясының мәдәни традицияләренә җавап бирә, Шәригать нормаларына нигезләнгән үзара мөнәсәбәтләргә корылган.

Тарихи тәҗрибә күрсәткәнчә, гаилә әгъзаларыннан торган компанияләр базардагы үзгәрешләргә сизгер була, карарлар кабул иткәндә, сыгылмалылык күрсәтә, кадрлар сәясәтенә дә җитди карый.

Константин Довлатов үзенең «Бизнес. Уңыш биеклегеннән торып кына күренә торган кануннар» китабында болай дип язган: «Кем ул яхшы ата? Ул йә ике буын варислары туздырып бетерә алмаслык байлык калдыра, йә гаилә бизнесы калдыра».  Мин икенче юлны сайладым һәм үкенмим, гәрчә, турысын әйтәм, балаларың белән эшләү җиңел түгел.

Мин шушы гаилә бизнесы, әхлак мәктәбе булдыру юлыннан  озак еллар барам инде, улларым акча эшләргә генә өйрәнеп калмыйча, әтиләренең шәхси үрнәгендә зыялы, киң күңелле, юмарт һәм мәрхәмәтле булырга өйрәнә, рухи үсеш юлына баса. 

Балаларга яхшы тәрбия бирү  – көн саен кирәкле сүзләр табып, үрнәк булырдай гамәлләр кылып хәл ителә торган бурыч. Балаларым һәм оныкларым, үз чиратында, минем өчен гаилә кыйммәтләре булып тора, мин алар хакына эш кешесе генә түгел, ә рух кешесе булырга да омтылам.

– Гаилә тормышында да, бизнеста да уңышларга ирешергә теләүче яшь буынга, тәҗрибәле кеше буларак, нинди киңәшләр бирәсез?

Үземнең төп үсеш принципларымда мин тәҗрибәле кешеләрнең киңәшләренә колак салырга күнеккәнмен. «Егерме беренче гасырда бизнеста төп яңа канун шуннан гыйбәрәт: Интернет бөтен нәрсәне үзгәртә», – ди Билл Гейтс. Һәрбер компания бүген престижлы офислары һәм башка шундый тышкы билгеләрдән бәйсез рәвештә, интернет аркасында «бизнес акулалары» белән бердәй көндәшлек итә ала.

Алга таба яшьләргә күбрәк укырга киңәш итәр идем. Мәсәлән, маркетолог Джек Траутның бестеллерларын. Һәм тагын, әгәр кемнең дә булса уңышка ирешәсе килә икән, ул шул ук Джек Траутның сүзләрен исендә тотсын: «Маркетинг – уен ул, анда гади идея катлаулыны җиңә».

Соңгысы итеп, үз эшен башларга теләгән һәркемгә легендар эшмәкәр Майкл Герберның бизнеска биргән билгеләмәсен җиткерәсем килә: «Бизнес – киләчәкне фаразлап, шуннан файда алу сәнгате ул».

Гаилә тормышында уңышка исә иман һәм мәхәббәткә нигезләнгән ныклы әхлак алып килә.