Җир – үз күчәрендә...
Адәм баласы
(Цикл)
Туганлык хисләрен
Басып китсә нәфсе,
Адәм баласының
Бер-берсен күрәлми
Мәңге тилмерәсе...
***
Сәбәбе – бердәнбер,
Юк читтән эзлисе...
Адәм баласының
Ямьсезлегендә тик
Гаепле көзгесе...
***
Мыскалга салына,
Сатканы, алганы.
Адәм баласының
Бармагы очында
Үлчәнми калганы...
***
Буе җиткәненчә
Җимеше өзелгән...
Адәм баласының
Барасы юлына
Киртәләр тезелгән.
***
Җир – үз күчәрендә.
Күк – үз кабыгында...
... Адәм баласына
Табылып торыр гел
Нидер табынырга
***
Көн арты, көн үтә,
Ел сүтелеп бетә.
Адәм баласының
Гомере сәгате –
Тукталганын көтә.
***
Җиңе сызганылган,
Иңгә йөк салынган.
Адәм баласының
Маңгаена сырлап:
“Эш” – диеп, язылган.
***
Ярын җуйган елга
Җәелеп саегыр...
Адәм баласының
Кайсылары гына
Шуңарга кайгырыр.
***
Өермә котырып
Кубарылыр тузан.
Адәм баласының
Догалы куышын
Афәт урап узар.
***
Чакрымлы катлам боз
Япкан ут-вулканын.
Адәм баласының
Исенә төшерер
Бөтен онытканын...
***
Борылып караса,
Күрмәгәнен күрер...
Адәм баласының
Үткәненнән качып,
Киләчәге килер...
***
Җисеме асылы –
Төсендә, исендә...
Адәм баласының
Җенси азынуы
Хайвани хисеннән.
***
Халыклар төрмәсе
Булганда хак иле
Адәм баласының
Коты табанына
Төшәре билгеле...
***
Туган туфрагында
Куышын коралган
Адәм баласының
Нәселе-касәбе
Дәвамы юралган.
***
Галәмнәр бер-берсен
Кысрыклап киңәя...
Адәм баласының
Туганнан бизүе-
нә ачык киная.
***
Мәхәббәт колы бар,
Бар нәфесе колы.
Адәм баласының
Шулар коллыгыннан
Юктыр котылыры.
***
Шар куып, туп тибеп
Капкага ыргылган,
Адәм баласының
Бар уе, гамәле
Алдауга корылган...
***
Бар гомре торадыр
Югалту, табыштан...
Адәм баласының
-“Батмамын” – дигәне
Саламга ябышкан...
***
Якты көн йотылды
Төннең упкынына...
Адәм баласының
Әверелеүеме
Вакыт тоткынына?!
***
Узганга – салават,
Тузганга – ямаулык...
Адәм баласының
Яраклашуында
Гөнаһлы зарар юк.
***
-Тукранның тәүбәсе,
Тартайның – телендә;
Адәм баласының
Тәкрарлар һәммәсе
Картайган көнендә...
***
Кош-корты, терлеге,
Бәрәңге, суганы...
Адәм баласының
Шулар хәстәрендә
Гомере узганы...
***
Тәгәрәп төште дә
Тозлары чәчелде...
Адәм баласының
Бер тамчы күз яше
Яшенгә әверелде...
***
Күзе – тәрәзәдә,
Терсәге – тезендә...
Адәм баласының
Кайсын, кайда көтә
Тәкъдире, көзендә...
***
Көтеп юрамаган
Юктыр бер кеме дә...
Адәм баласының
Хакын сорамаган
Юктыр бер көне дә...
***
Яшереп куйганы –
Кара көн көткәнгә...
Адәм баласының
Үтмәс мохтаҗлыгы
Һаман өркеткәнгә...
***
Бәхәссез хакыйкать:
Бер чак шәме сүнәр...
Адәм баласының
Тәмугка дучары
Кыйммәтрәк түләр...
***
Диңгез кибеп корыр,
Эреп кибәр котып...
Адәм баласына
Ташкүмер буласы –
Эренле ут йотып...
***
Куркуы чигенгән;
Качкан оялуы...
Адәм баласының
Калган: кансызлыгы –
Җаннар кыялуы...
***
Ялганы ялына
Сагыздай береккән.
Адәм баласының
Атказанганыннан
Алаша өреккән.
***
Эзләрне кар күмә,
Юлларны ком баса...
Адәм баласының
Югалмас эзләре
Хәтерен җуймаса...
***
Ниятенә кергән
Тапмый, алмый калмас...
Адәм баласының
Асылташ тотканы
Бакырга алданмас.
***
Елгаларны бора,
Күчерә тауларны.
Адәм баласының
Ни кушсаң – майтарыр
Күче-көче бары...
***
Тылмачка мохтаҗлык
Күрмәгән тел иде...
Адәм баласына
Телен җеназасыз
Җирлисе көн килде?..
***
Җан исәп ала ил:-
Ни нәрсә нияте?..
Адәм баласының
Баш саны булыр ким –
Кемнең җинаяте?
***
Күктән сөрелгәннәр-
Җирдә пәйгамбәрләр...
Адәм баласының
Ниләр күрәсеннән
Шулар хәбәрдарлар.
***
Сүзем – дөрес, дияр
Юлым – туры, дияр...
Адәм баласының
Гел: “Мин,” дигәненә
Күк күзе тиз тияр.
***
Тулып килгәнендә
Асмандагы айның,
Адәм баласының
Өметләнеп көткән
Хәле абайланыр...
***
Кубып авар, хәтта,
Корычтан койганы...
Адәм баласының
Төптәй басып торыр,
Табанын тойганы.
***
Туа-тумышыннан
Тоташ билгесезлек...
Адәм баласына
Язмыш мәхрүмлеге –
Хатынсыз, ирсезлек...
***
Мәсхәрәләп көлү –
Баеп масаюдан...
Адәм баласының
Күңеле күгендә
Кояшы баюдан.
***
Дулар-җәнҗал корыр,
Тибәр дә аударыр:
Адәм баласының
Кәеф сафасында
Дорфа дуамаллык.
***
Төсләргә моң сарган,
Моң тулган төсләргә...
Адәм баласының
Күңле бакчасына
Теләп ямь өстәргә...
***
Кызарып тулды да,
Күктә Ай тотылды...
Адәм баласының
Манылган каләме
Яза алмый торды.
***
Таныш-белеше бар,
Барып-килеше бар.
Адәм баласының
Очын-очка ялгар
Алыш-биреше бар.
***
Көзен ябып, язын
Кар базы ачылыр.
Адәм баласының
Бәрәңгесе ачлык
Афәтен качырыр.
***
Кырлары кысылган,
Тарайган болыны...
Адәм баласының
Моңарга битараф
Маңкортлы буыны.
***
Җитмәсә – җаен тап,
Әҗәткә алып тор...
Адәм баласына
Бушка килеп, кыйммәт
Түләре – вакыттыр...