«ХАЛКЫМ ҖЫРЫН САКЛЫЙ АЛСАМ ИДЕ…»
Моннан шактый еллар элек, редакция эше белән Азнакайга барган идем. Шагыйрь җанлы Әнәс Исхаковның хакимият башлыгы булып эшләгән чагы бу. Университеттан соң хезмәт юлымны башлаган район булганга, Азнакайга еш килдем, юлларын такырайтып бетердем. Шулай бер баруымда Әнәс Гатуф улы: «Слушай, Риман, гаҗәеп бер егет белән таныштырыйм әле. Синең коллега да, журналист кеше. Шигырьләр дә яза, җырлый да». Исхаков бу егетне заманында бер колхозның бригадасы булган Илбәк авылына җитәкче итеп куеп, шул җирлектә «Янтарь» совхозы оешкан иде. Хәер, үзеннән-үзе генә бернәрсә дә оешмый инде ул. Колхоз-совхозлар тарала башлагач, аны, әлеге дә баягы журналист, шагыйрь һәм җырчы Рөстәм Зәкуанов оештырды, шуның директоры булды. Хуҗалык җитәкчеләре арасында иң яше иде ул. Совхоз берничә ел эчендә аякка басты, халык, үзен чын хуҗа итеп тоеп, муллыкта яши башлады. Азнакайга Татарстан районнарыннан гына түгел, Россиянең кайбер төбәкләреннән килгәннәрне дә, тәҗрибә уртаклашу өчен, Илбәккә алып бара башладылар. Рөстәм үзенең эше белән горурланудан, үзе турында уйлаудан бигрәк, авыл халкы өчен шатлана иде.
Хатыны Фәниянең сөйләгәннәре истә калган. «Ышанасыңмы-юкмы, Рөстәм совхоз директоры булгач, миңа – декрет ялындагы ике бала анасына – совхоз басуында чөгендер җире бүлеп бирде. Әле беренчеләрдән булып. Декрет ялындагы хатыннар берничә иде, янәсе, директор хатыны үрнәк күрсәтергә тиеш. Гаилә, балалары турында уйламавына үпкәлисе килгән чаклар да булды, дәшмәдем инде, чөнки холкын беләм. Совхоз директоры хатыны булуның үз нечкәлекләре бар. Кешегә кирәк булса, чатыр чаба ул. Гозер белән өйгә төнлә дә киләләр иде, авыл халкы өчен ишек гел ачык булды», – дигән иде.
Сүземнең «бисмилла»сы озынрак булды бугай, әмма «урау юллар» белән язуымның хикмәте бар. Бер күрешүебездә мин Рөстәмнән: «Син үзеңне яратасыңмы?» – дип сораган идем. Инде җавабын сүзен-сүзгә хәтерләмим, ни дисәң дә, чирек гасырдан артык вакыт узган. Менә шул япь-яшь җитәкче: «Бәй, абзый, ничек яратмыйм инде?! Үзен-үзе яратмаган кеше халыкны да ярата алмыйдыр», – дигән иде. Ул чакта әлеге сүзләргә артык игътибар бирмәгәнмен, асылына төшенмәгәнмен, җитәкче авызыннан чыккан «тәти» сүз дип кабул иткәнмендер. Инде менә бүген Рөстәмнең «үз-үзен һәм халыкны ярату» фәлсәфәсен аның яшәү рәвеше дип кабул итәм. Баксаң, Рөстәм Зәкуанов бөтен барлыгы белән халык улы булган икән бит.
Нинди генә гамәлләрен искә төшерсәм дә, алар, Рөстәм үзе әйтергә яратканча, «татарымыз» хакына эшләнгән. Аның хәтта Илбәк авылын чәчәк аттырып яшәтүе дә татарны саклап калу өчен булган. Бүген төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, сәясәтчеләр авызыннан еш чыга торган «авыл бетсә – татар да бетә» дигән акыллы сүзләр моннан чирек гасыр элек Рөстәм күңеленә кылынасы гамәлләр булып кереп утырган.
Үлгәнче «авыл-авыл... татар, татар...» дип яшәде ул, шигърияте дә милли хисләрдән мөлдерәмә тулы. Аның әле 2008 елда миңа бүләк иткән китабы да «Авыл моңы» дип атала иде. Инде шактый вакыт «кала кешесе» булып яшәсә дә, күңеле авыл урамнарын айкап йөрде.
Китапның беренче бүлегенә эпиграф итеп язган дүртьюллык аның бу җиргә нигә килүен аңлата.
Олы юлда калган эзләремне
Сагынганда салам көйләргә.
Халкым җырын саклый алсам иде
Бездән соң да җиргә килгәнгә.
Үзе язганча, «авыл урамында балачагын кочагына аласы» килгән көннәре бик еш була иде. Кайбер язмаларымда инвесторларны мактабрак телгә алсам, итагатьле генә итеп: «Абзый, фикерләрең бик үк дөрес түгел», – дип куя иде. «Дәүләт әллә нинди матавыклар китереп чыгармаса, киресенчә, ярдәм итсә, авыл үз көнен үзе күрә, бөтен илне ашата ала», – ди торган иде.
Ир еласа, ил хакына елый
2004 елны Зәкуановны 39 нчы Азнакай сайлау округыннан депутатлыкка тәкъдим иттеләр. Мандат алды егетебез, әмма кулга тотып эшләргә күнеккән кешегә, үзе әйтмешли, «хәреф чүпләп утыру» ошамый иде. Депутатлыктан киткәч тә, аның авызыннан «сезнең Дәүләт Советыгыз...» кебек сүзләр ычкынгалады. Икенче яктан, парламенттагы эшчәнлеген «тормыш мәктәбе узу» дип тә бәяли иде. Иң әһәмиятлесе, Дәүсоветта ул үзенә фикердәшләр тапты. Шуларның берсе Туфан ага Миңнуллин булды. «Җеннәре килеште» аларның, Зәкуан чынлап торып иҗатка кереп китте, шигырьләр җыентыгы чыгарды. Туфан ага исә: «Талантың бар, яз!» – дип, күңелен үсендереп торды һәм, «Рөстәм дуска...» дип язып, берничә китабын да бүләк итте. Туфан абый һәркемне дус итми иде. Бу ике шәхесне иҗаттан кала, авыл һәм татар язмышы турында уйлану да якынайтты дип беләм.
Тора-бара язмыш Рөстәмне тагын бер шәхес белән очраштырды. Ул «Таттелеком» милли элемтә компаниясе генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин иде. Депутатлыктан соң Рөстәмне үзенә эшкә чакырды ул, оешманың матбугат идарәсе җитәкчесе итеп куйды. Шуннан соң милли хисләр тагын да куәтләнеп, «элемтәче» Рөстәм Зәкуанов милләтебезнең үткәне, атаклы шәхесләребез рухы белән «элемтә урнаштырды». Лотфулла Шәфигуллинның милли-мәдәни, тарихи мирасыбызга кагылган бетмәс-төкәнмәс идеяләрен тормышка ашыруда җигелеп тартучы бер көчкә әйләнде. Аларның изге омтылышлары миңа да күчте, һәм «Таттелеком» егетләре белән берничә ел буе бер юлда йөрдек. Тагын да йөрергә язсын. Тик менә бүген Рөстәм Зәкуан юклыгы сизелә, бик сизелә.
Милләт, шәхесләребезгә бәйле изге гамәлләргә бөтен күңелен биреп тотынды ул. Бер елны, инде Туфан абыйның вафатыннан соң өч еллап вакыт узгач, Рөстәм әдипнең авылы – Олы Мәрәтхуҗага барып кайтты. Лотфулла Нурислам улы: «Туфан абыйның йорт-җирләре ни хәлдә икән, белеш әле, дип җибәргән идем, Зәкуан елардай булып кайтып керде», – дигәч, Рөстәмнең үзеннән дә сорадым: «Чыннан да еладыңмы?» – дидем. Моны бераз көлебрәк әйткән идем, ә ул: «Бәй, булды инде, абзый. Йорт-җире бик мескен хәлдә, ишегалдында кеше буе чүп үләне, әрем, кычыткан үскән. Туфан чишмәсе дә кызганыч хәлдә. Ник олпат шәхесләрне онытабыз без, ә?» – дип, миңа төбәлеп карады. Мин аның үтә дә нечкә күңелле икәнен белә идем. Элемтәче егетләрнең эшләре турында язган саен, газетага бирер алдыннан аңа укыта идем, янәсе, «сәяси хаталар» юкмы?
Язма ошаса, телефоннан шалтыратып: «Абзый, җылаттың», – ди иде. «Җылаттың» сүзе минем өчен иң зур бәягә әйләнде. Ярый, монысы башка мәсьәлә. Ә менә тарихыбызны барлау, мәңгеләштерүгә омтылуда эш алымнары кызык иде элемтәчеләрнең. Нәрсәгә генә тотынмасыннар, иң әүвәл архивларда казыналар, галимнәр белән киңәшәләр. Лотфулла Шәфигуллинның да, Рөстәм Зәкуанның да эш өстәлендә төрле китаплар, кулъязмалар өелә башлар иде. Музейлар ачумы, истәлек ташлары куюмы, чишмәләрне төзекләндерүме, борынгы зиратларны тәртипкә китерүме – барысы да зур иҗади хезмәткә әйләнде. Бер уйлаганда, алар – элемтәчеләр – техник хезмәткәрләр генә, ә Тукайчарак әйтсәк, «күзләре күпне күрә, колаклары күпне ишетә» иде. Хәтта кайбер галимнәр, әдипләр белмәгән мәгълүматларны да табып дөньяга чыгардылар. Укылырга чират көтеп яткан кулъязмаларны, теге яки бу тарихи вакыйгага яисә шәхескә кагылган төрле истәлекләрне, җыеп-барлап, китап итеп бастырып, музейларга куя килделәр.
Сәерлек
Элемтәче егетләр Иске Казан каласы урынында музей тыюлыгы коргач, Туфан ага Лотфуллага: «Сәер кеше син, Лотфулла», – дигән булган. Ничә еллар бергә эшләгәч, кая барасың – сәерлек Рөстәмгә дә йоккандыр.
Хәер, бу сыйфат анда элек тә булмады микән?! «Нормальный» кеше беренче күргән кызга: «Всё, минем хатын буласың, бетте-китте», – дип әйтәмени инде, җә! Хатыны Фәния бу хакта бер елны елмаеп-көлеп сөйләгән иде. Бер уйлаганда, инде алтмышка якынлашкан Рөстәмнең: «Өйгә кунарга гына кайтыла инде, абзый», – диюе дә сәер. Олыгайган кеше, гадәттә, «өй тавыгына» әйләнә бит инде ул. Ә Рөстәм, мин кайчан шалтыратсам да: «Абзый, эш күп», – ди торган иде. Аның бу сүзләренә мәшһүребез Марсель Галиев тә сәерсенә иде. «Илдә күпме эшсез бар, ә Зәкуан эштән бушый алмый, нормаль хәл түгел бу», – дия иде.
«Таттелеком»ның иҗат төркемен, ягъни Лотфулла Шәфигуллин белән Рөстәм Зәкуанны Республикабызның Тукай бүләгенә тәкъдим иттеләр.
Мин, элемтәче егетләргә ияреп, бөтен Татарстан буйлап йөргән журналист буларак, Рөстәмгә шалтыраттым: «Сезнең турыда да берәр язма әзерләргә кирәктер бит инде», – дидем. Ул: «Бәй, үзегез карагыз инде», – диюдән узмады.
Егетләрнең милли-мәдәни, тарихи мирасыбызны саклауга үзләрен тарихка кертү өчен тотынмаганын белә идем инде. Газетага язма әзерләгәч тә, Рөстәм: «Гәҗиткә биргәнче карап чыгыйк инде, абзый (Лотфулла Шәфигуллин. – Р.Г.) үзе турында язганны бик яратмый бит», – дия иде, һәм, гадәттә, оешманың да, җитәкчеләрнең исемнәрен дә сызып ташлыйлар иде. Тукай бүләген алырга җан талашу башланган бер вакытта, Рөстәмнең үзләре башкарган күркәм гамәлләр турында гәҗиттә язма күрергә атлыгып тормавы да сәер иде. Хәтерлим, Тукайның тууына 130 ел тулган 2016 елда кайбер «җаваплы» иптәшләр: «130 ел – юбилей булып исәпләнми», – диделәр. «Таттелеком» исә аны «Тукай елы» дип игълан итте. Монысы да сәер иде. «Юбилей мәшәкатьләре илә» галәмәт зур эшләр дә башкарды егетләр.
Рөстәм Зәкуан исә Тукайның «Онытылу, тибәрелү – үлемнән дә яман» дигән сүзләрен еш искә алды. «Бар уем кичен-көндезен синең хакта, милләтем», дип гомер кичергән шагыйрьнең, әлеге юлларны язганда, үзен генә түгел, җир йөзендә татар дигән милләт язмышын күз алдында тотуын кат-кат әйтә иде. Аннан соң: «Бетү, онытылу куркынычы татарга гомер буе янаган, бүген дә яный. Шуңа күрә тарихыбыз, олпат шәхесләребез онытылмасын өчен, үзебез күбрәк эшләп калыйк, шулай бит, абзый», – дип күзләремә карый иде. Фикердәше икәнемне белә үзе, әмма барыбер бер-бер сүз ишетәсе килә моның. Мин дә Тукайчарак әйтеп куям: «Милләт мәнфәгатьләрен корсак файдасыннан өстен итә торган милләт арысланнары инде сез», – дим. Салпы якка салам кыстырганга үпкәләми бу, бары тик, алай ук түгел инде, дигән сымак уңайсызланып куя.
Мин «Таттелеком»ны тарихыбызны, шәхесләребезне барлау буенча эзлекле фәнни эш алып бара торган оешма дип кабул итәм. Мәсәлән, Шиһабетдин хәзрәтне кем дип белә идек? Шул юнәлештә эшләүче галим-голамәне күз алдында тотмыйм. Халык аны дин әһеле буларак кына күзаллый иде. «Сәер» егетләр Мәрҗанине борынгы грек галиме, фәйләсуфы, «тарих атасы» дип тарихка кереп калган Геродот дәрәҗәсенә күтәрделәр. Әле «Татар Геродоты» дигән китап та чыгардылар. Мәрҗанине башка халыклар да белсен, дип, урыс телендә бастырдылар.
Егетләргә Тукай бүләген тапшырдылар, әмма... Хәер, бу турыда соңрак әйтеп китәрмен.
Апуш коесы
Бер елны Кырлайда, Сәгъди абзыйның бакча башындагы инеш буенда басып торабыз. «Рөстәм, – мәйтәм, – бу инеш буенда кайчандыр чишмә булган, кечкенә Апуш та, күрше-тирәләр дә шул чишмәнең суын эчкән. Хәзер ул томаланган, чишмә юлын ачып, аны язгы ташу вакытында ләм күмеп китмәслек итеп, берәр нәрсә эшләп булмас микән?» Рөстәмнең, алдан кычкырып: «О-о... эшлибез аны!» – дип, буш вәгъдә биреп куярга яратмаганын беләм инде. Бу юлы да: «Җаен китереп, абзый белән сөйләшермен әле», – диде. «Абзый» дигәне әлеге дә баягы Лотфулла якташ була инде.
Күп тә үтмәде, Сәгъди абзый, ягъни Тукайны уллыкка алган Сәгъдетдин Салихов биләмәсе төзелеш мәйданчыгын хәтерләтә башлады. Инеш буйлары чистартылып, таш җәелде, чишмә «Апуш коесы»на әйләнде, монда килгәннәрне кое янындагы эскәмиядә «тузгыган сачын тарап» утырган су анасы каршы ала. Ә бәрәңге бакчасында Апушны җитәкләгән Сәгъди абзый «йөри». Бу бакча хәзер ачык һавадагы музей кебек. Элемтәче егетләр каралты-кураны да рәткә китерделәр. Сәгъди абзый шунда күмелгән дип фаразланган урында яңа кабер ташы куярга да куллары җитте. Онытылып барган Сәгъди абзыйның яңартылган йорт-җирен карарга Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов та, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә килде. Фикерләре бер: биредә үзен татар дип санаган һәркем булырга тиеш.
Чишмәдән генә башланган сүз әнә шулай сокланырлык олы эшкә әверелде.
Эш барган көннәрдә Зәкуан шунда кунып-төнеп ятты. Телефоннан шалтыратып: «Син кайда соң?» – дип кайчан сорасаң да, «Бәй, кайда булыйм, синең Арчаңда инде», – дип кенә куяр иде. Кайчак: «Арча синеке, минеке генә түгел, бөтен татарныкы инде ул», – дип тә өсти иде.
Милли-мәдәни мирасыбызны тергезү, татар рухын саклау өлкәсендәге гамәлләре Рөстәм Зәкуан тормышында якты бер сәхифә булып язылып калды. Татарстанның төрле районнарында күпме музейлар ачылды, шәхесләр рухына күпме истәлек такталары куелды! Чишмәләре исә челтерәп ага бирә.
Кушлавычта Тукай нәселе су эчкән «Мулла коесы» шулай ук кадерле тарихи ядкарь. Кызганыч, Рөстәм Зәкуан әлеге эштә үзе турыдан-туры катнаша алмады, ул бу вакытта яман авыруга каршы көрәшә иде. Әмма, Тукай исемендәге бүләкнең акчасын егетләр «Мулла коесы»н тергезүгә тоттылар, димәк, Рөстәм монысында да катнашты. Чишмәләргә битараф түгел иде ул. Океан-диңгезләрне, инеш-елгаларны – тереклекнең нигезе, ә чишмәләрне олы суларның башы итеп саный иде. Иҗатында чишмәләрне еш телгә алуы да тикмәгә түгелдер. Хәтта Азнакайда яшәгәндә язган беренче шигырьләре дә чишмә турында.
Йөз чишмәсе Азнакайның,
Дәвер сүзләрен сөйләп,
Киләчәккә китеп бара,
Синең җырларны көйләп, –
дип язган иде ул.
Шигырь Азнакай хакиме Әнәс Исхаковка багышланган булса да, чишмәләргә табигать могҗизасы итеп карады Рөстәм, гасырлар агышы белән чагыштырып, чишмәләргә мәңгелек юрады. Халкына да мәңгелек сорады, сорап кына калмыйча, шул «мәңгелек»кә үзенең дә өлешен кертте.
Рөстәм Зәкуан туган ягында, туган халкы күңелендә рух чишмәләре калдырып китте. Ул чишмәләр әле бик озак еллар буена кешеләрнең күңеленә шифа биреп торачагына иманым камил.