Логотип Казан Утлары
Роман

Ак кәгазь нидән саргая...

Беренче тарих

1

Мәскәү астындагы исәпсез-хисапсыз бистәләрнең берсендә, ниһаять, үземә тыныч һәм җылы бер почмак таптым. Язу өстәле артында каләм белән кое казып утырудан тәмам туйгычтын, табигать кочагына чыгасың, әйләнә-тирә урам һәм тыкрыклардан, урман сукмакларыннан саф һава сулап бер урап кайтуга ни җитә! Бу урманнарда әүвәл гөмбә, җиләк, сихәтле үләннәр җыйганнар, куян, төлке һәм бүре ише төрле кыргый җәнлек-җанвар арлы-бирле чабулап йөргән дип сөйлиләр. Бүген исә кая карама, анда төзелеш бара, әле кичә генә чыршы-нарат үсеп утырган куелыкларда сарай арты яңа сарай калкып чыга. Йортлар күккә ашкан, таш коймалар биек, урамнар тар. Каршыңа ник бер кеше очрасын икән дә, хәл белешеп, ник бер адәми зат сәлам бирсен икән. Ә машиналар... берсеннән-берсе затлырак машиналар, тыз да быз узып кына тора. Аларда кем утырганны күрәм димә, тәрәзәләре чем кара булыр.

Аның каравы, сине белүче һәм танучы юк монда, анда-санда очраганнар да бер-беренә сәлам-фәлән биреп тормый. Һәркем үз дөньясына кереп бикләнгән. Әллә адәми зат, әллә аларның өрәкләре генәме – һич белгән юк. Син дә рәхәтләнеп үз уйларыңа бирелеп йөрисең, үз-үзең белән бәхәсләшәсең һәм туйганчы фикер алышасың.

Көндәгечә, тар тыкрыклар буйлап берьялгызым ипле генә узып барам. Чү, колагыма ишетлдеме, кемдер дәште кебек...

– Улым, – дигән тавыш ишетелгән тарафка борылып карадым. Рус телендә әйтелде шикелле. Әмма, кайсы гына телдә әйтелсә дә, җанга рәхәтлек бирә торган җылы сүз. Җиденче дистәгә якынлашып килгән көннәреңдә “улым” дип дәшсеннәр әле үзеңә!

Юлдан беркадәр эчкә кертеп салынган бу өйне, каршысыннан күпме үтеп-сүтеп йөрсәм дә, шул көнгәчә искәрмәгәнмен. Ул башка йортлардан үзенең җыйнаклыгы һәм агачтан салынганлыгы белән аерылып тора. Түбәсе беркадәр кыйшая төшкән һәм каралты-курасы да шактый ук таушалган кебек. Таш пулатлар арасында адашып калган шул кечкенә өйнең капка төбендә орчык кадәрле генә, чандыр гәүдәле бер карт утыра. Абайламый да узып баруым икән – дәшүче шул булган.

Туктала төшеп, кулымны югары күтәрдем, үземә күрә сәлам бирүем инде. Ә ул мине җавап бирде дип уйлады булса кирәк:

– Ишетмәдем бит, улым, – дип, кулын колагына куйды.

– Сәлам бирүем иде, – дидем. Һәм шундук хатамны төзәтергә ашыктым. – Исәнмесез, бабай, хәлләрегез ничек?

– Колагым каты шул, якынрак килә алмассыңмы, улым.

Якынлашмый чарам калмаган иде.

– Көн дә шушы вакытта үтеп-сүтеп йөрисең, башың түбән салынган була, бер-бер борчу яисә кайгың бармы әллә, улым?

– Юк, агай, барысы да яхшы. Ходайга шөкер, зарланырга сәбәп юк. Шулай йөрергә гадәтләнелгән булса кирәк...

– Алай гына икән, ярый, – дип, тамак кырып куйды ул. – Мондагы кеше түгелсең ахры, соңгы арада гына күзгә чалына башладың...

– Сез хаклы, бу якларга соңгы арада гына килеп чыктым.

Сүзләремне ишетте кебек, әмма җавап бирергә яисә бер-бер сүз кыстырып куярга ашыкмады. Күзләрен чекерәйтеп һаман сынап карап торуында булды. Бу кем икән дип, уйга бирелдеме, әллә кемгә дә булса бер-бер таныш-белешенә охшаттымы үземне? Сизәм, күреп торам ич, тикшерепме тикшерә: аяк очымнан баш түбәмә тикле барлап чыкты.

Андый чакта кемнең күңеле кырылмас икән...

– Ярый, агай, мин юлымда булыйм. Сезгә исәнлек-саулык... – дип, кузгалырга, юлымны дәвам иттерергә җыенган идем инде, капылт кына сүземне ярты юлда бүлдереп куймасынмы.

– Александр Иванович, – дип, урыныннан чак кына кузгала төшеп, миңа таба кулын сузды. Торуын тормады, әлбәттә, аның өчен урыннан тору җиңел түгелдер, сизәм. Әмма, үзенчә ихтирам күрсәтүе иде булса кирәк.

 – Ринат, – дидем. Мин дә кулым бирдем. Уң кулыма өй кыегыннан салынып төшкән бер уч салкын боз кисәкләрен учлап тоткандай булдым.

Минем исем көтелмәгән иде булса кирәк, ул аны ничектер сәер кабул итте. Беркавем ни әйтергә белми торды кебек хәтта.

– Ринат... Ринат...– дип кабатлады артымнан.

– Нәрсә, Александр Иванович, бу исемне беренче кат ишетүегезме әллә? – дип сорарга мәҗбүр идем. – Безнең татарларда бик таралган исем бу.

– Сезнең татарларда... – диде ул суза төшеп. – Татарда нинди генә исем юк.

Тагы ниләрдер әйтергә иде кебек исәбе, әмма ни сәбәпледер, үзен тыеп, ярты юлда туктап калды.

Аның соңгы сүзләре һәм әйтергә җыенып та әйтми калган сүзләре күңелемә шырпы булып кадалды. Үз халкыма, кемнән-кемнән, әмма шушы бетәшеп барган карттан да тискәре мөнәсәбәт сиздереп, бу хәлгә түзеп торасым килми иде бер дә. Тавыш чыгарырга да уңайсыз. Кулым селтәп китәргә дип борылган идем инде. Шунда, ябыштырып куелган кебек утырган җиреннән, таягына таянып, уф-аһ килеп торып ук басмасынмы...

– Ашыкма әле син. Вакытың булса бераз сабыр итә күр, – диде ул гозерләп.

Ул түгел, колагым ишеткәннәрдән мин егылып китә яздым. Александр Иванович дигәнебез миңа татарча эндәште түгелме соң?.. Үз колагыма үзем ышанмыйча югалып калдым. Авызым ачкачтын да әйтер сүз таба алмый тордым байтак кына.

– Ничек? Сез татарча беләсезме?.. Кайда, кайчан өйрәндегез?

Лып итеп кире урынына утырды ул, күрәм, аягөсте басып тору авыр иде аңа. Һәм эскәмиянең бер читенәрәк елышты, үзе белән янәшәдән урын тәкъдим итәргә җыенуы булган икән.

– Шулай басып тору килешми, утыр булмаса, күп вакытыңны алмам, – диде карт.

Уемда булмаса да күрсәтелгән урынга утырырга мәҗбүр булдым. Үпкә-сапка онытылды, кызыксыну биләп алды үземне.

– Татарчагыз шундый чиста, кайчан шулай сөйләшергә өйрәндегез, Александр Иванович?– дидем. Бу сорауның авызымнан рус телендә чыгып очканлыгын соңара төшеп кенә абайладым. Әңгәмәдәшемә җиңелрәк аңлашылсын диюем булгандыр. Ни генә әйтмә, “Александр Иванович” белән сөйләшәм ич...

– Өйрәнмәдем, – дип, сүзен кыска тотты. Әллә сорауны ошатмады, кинәт кырыслана төшкәндәй тоелды ул миңа, урынлы-урынсыз дип әйтимме, берничә мәртәбә тамагын кырып куйды.

Миннән болай гына котыла алмассың инде абзый, дип уйлап куйдым. Үзең чакырып китердең, янәшәңнән урын тәкъдим иттең, сорауларыма җавап тапмый торып китү юк инде ул хәзер. Кызык ич...

– Сез бит әле генә минем белән саф татарча сөйләшә башлаган идегез... “Өйрәнмәдем”, дисез...

– Чит телне өйрәнәләр, ә туган телне өйрәнмиләр, беләләр... – диде ул, мине шул сүзләре белән чираттагы мәртәбә хәйран калдырып.

– Ә исемегез – Александр Иванович, – дип, төпченүемне дәвам иттем мин.

– Әйе, ышанмасагыз паспортымны күрсәтә алам, – дип, кесәләрен үк капшарга керешкән иде инде, таба алмагач көлемсерәп куйды. – Өйдә калган. Күпме яшәп, капка төбендә паспортның кирәге чыкканы юк иде шул әлегәчә.

– Юк-юк, кирәкми. Керәшен татарларыннан да дус-ишләрем аз түгел минем. Ышанам.

– Каян таптың аны, мин бит сиңа үземне керәшен димәдем кебек.

– Юк, алай димәдегез, әмма... – дип, сүземне бүлдем, урынсыз төпченүдән туктарга вакыт җиткәнлеген аңладым шунда.

Әмма, тел очымда байтак кына сораулар эленеп калган иде әле. Сүзсез дә аңладымы, ул сорауларга үзе үк җавап кайтарырга кирәк тапты агай. Шактый өлкән яшьтә булуына да карамастан, фикерләре аек, сүз сөреше ачык иде аның.

– Рус яисә чуаш та түгел. Мөселман да түгел... – диде, һәм берара дәшми торганнан соң ачыклык кертте. – Чын татар, әтием дә, әнием дә Казан кешеләре иде.

– Ә сез? – дигән сорау чыгып ычкынды авыздан. Тел йөгәнсез ич.

– Кешеләр белән рус телендә сөйләшәм. Руслар арасында үстем һәм яшәдем, дуслар таптым, аралаштым. Ә хәзер менә берьялгызым көн күрәм. Мәчет-фәлән күргән кеше түгел. Әти-әниемне бик аз хәтерлим. Озын гомерле булмадылар. Эштән киткәнемә дә унбиш ел чамасы узды кебек. Кем белән сөйләшим, айга ике тапкыр кибеткә барып киләм, ә бер мәртәбә почтальён пенсия китерә. Рус хатыннары икесе дә – кайгыртучан һәм тәрбияле кызлар.

– Ә татарча кем белән сөйләшәсез?

– Үзем белән үзем сөйләшәм. Бала чакта әти-әни белән сөйләшкәнмен. Менә хәзер сезнең белән...

– Кызык, – дидем, баш чайкап. – Үзең белән үзең сөйләшеп буламы?..

– Башыңа төшсә – башмакчы булырсың, ди торган иде минем әни, – диде ул, мине чираттагы мәртәбә хәйран калдырып. Тел белү, аны онытмау бер хәл, күр инде син аны, ничек урынлы итеп халык әйтемнәре һәм мәкальләреннән файдалана.

Гадәттә, сөйләшкән саен сорау кими бара торган була, ә монда, очраклы рәвештә юлымда очраган бу карт белән хәл белешкәндә, нәкъ киресенчә килеп чыга түгелме? Ул җавап бирә... Ә аның һәр җавабы бер түгел, әллә ничә яңа сорау уята. Хуш, кайсы милләттән булуын ачыкладым да ди, ә “мөселман түгелмен” дигәнен ничек аңларга киңәш итәрсез... Үземнең дә “мин мөселман” дип, күкрәк кагып кычкырып йөргәнем юк анысы. Ә күңелдә бар ич, ата-бабалардан килгән изге ышану, әхлак, иман, яшәү рәвешенең нигез тамырлары шунда барып тоташа түгелме?!. Мөмкин, кешенең башка диндә булуы да ихтимал. Дөнья булгач төрле хәлләр була. Гаепкә алырга җыенмыйм берәүне дә, ата-баба динен алыштырган кешеләрне дә очратырга туры килгәне бар. Исеме русча яисә бөтенләй чит-ят халыклардан алынган исем белән яшәүчеләрнең очравы да яңалык түгел. Кем генә юк бу дөньяда... Шулай да, ә нигә әле сорау бирмәс борын, “мөселман түгелмен” дип кистереп җавап кайтарырга кирәк булды икән?.. Мин бит аның дингә мөнәсәбәте белән кызыксынмадым кебек.

– Александр Иванович, сез нәрсә, чиркәүгә йөрисезме әллә? – дип, сорарга мәҗбүр булдым. Гаеп итү түгел иде уемда, бу сорауны мөмкин кадәр кече күңелле булырга омтылып бирергә тырыштым.

– Каян алдың, – дип, шелтәле, кырыс караш ташлап алды. – Син үзең шуннан кайтып килми торгансыңдыр бит...

Карале, ничек сөйләшә! Җавап эзләп кесәгә керә торганнардан түгел бу абзый... Килде-китте кеше булырга ошамаган күренә...

– “Мөселман түгелмен” дидегез, шуңарга соравым.

– Дин белән, аеруча мулла-мунтагайлар белән алыш-бирешем юк, – диде ул кистереп. Бер уңайдан, бу хакта өстәмә сораулар биреп тинтерәтмә энем, ярыймы, дип тә әйтүе дә булды сыман.

– Аңлашылды, – дидем. Аңардан бигрәк үз-үземә әйттем кебек.

Ул тагы елмайгандай итте һәм үзалдына уйлана төшеп, бер-ике мәртәбә мәгънәле генә итеп, тамак төбен кырып алды.

– Аңлавын аңламадың инде. Бәхәс кузгатып та торасың килми, шулай бит... Мин үзем дә сүз куертырга теләмәгәндә шулай итәм.

– Сизәм, – дидем, шулай да. – Бер-бер дин әһеле белән арагызда низаг-фәлән чыккан булса кирәк. Шуңарга кул селтәгәнсез.

Башын чайкап алды карт.

– Ә сез гөманларга оста икәнсез... Дөрес сукалыйсыз, – диде ул, йомшара төшеп. – Һәрнәрсәнең үзенә күрә бер сәбәбе яисә очы була.

– Шулай, – дип, җөпләргә ашыктым. Бу серле картны сөйләштерәсе, аның серләрен бераз гына булса да сүтәсе килү теләге көчле иде бит. Максатым шул. – Димәк, сезне бер-бер дин әһеле рәнҗеткәнгә охшаган?

– Алар белән эш иткәнем булмады, күргән-белгән кешеләрем түгел.

– Ә ни өчен шулай катгый рәвештә баш тартасыз үзләреннән? Хәзер бит, ышанамы-юкмы, һәркем динле булып китте. Президент кадәр президентлар чиркәүгә йөри... Аннан бит әле дин әһелләре белән алыш-биреш итми генә дә Аллаһның кодрәтенә ышанырга, иманлы булырга мөмкин.

– Иман – башка нәрсә. Сез мине имансызга чыгармый торгансыздыр бит?

– Аллам сакласын, алай димәдем. Сезгә, үземнән өлкән кешегә, хөкем чыгарырга минем, гомумән, хокукым юк. Сәбәп тә күрмим әлегә. Әмма...

Әйтергә теләгән сүземне ничегрәк итеп әйтергә икән, дип уйлана төшеп торган арада, үзе елгыр гына эләктереп алмасынмы. Кибеп бетәшкән карт диген син аны менә...

– Аңлашылмый торган кеше, дип әйтергә телисеңдер... Бер дә очратканың булмагандыр шул минем кебекләрне...

– Сезнең белән иркенләп, ачыктан-ачык, чишелеп бер сөйләшергә иде дә бит, Александр Иванович.

– Сөйләшәбез ич менә...

– Юк, бу сөйләшү түгел, Александр Иванович. Табышмак яисә мәсьәлә чишеп утыргандай хис итәм мин үземне. Инде менә ни гомер сөйләшәбез, бер сорауга да төпле-башлы җавап алгангым юк.

– Менә ничек икән, – дип, тавышын көчәйтә төште ул. – Нашатырь да сиптем – йон да чыкты, булмый торгандыр ул. Мин бит әле синең хакта да, исемеңнән башка бер ни белмим, ишетмәдем кебек. Ә син инде барлык сорауларыңа да җавап табарга җыенасың. Шул ниятең тормышка ашмаганнан эчең дә поша башлады түгелме? Кызык килеп чыга бу...

– Соң чиктә без бит әле икебез дә татарлар.

– Ташла аны, татарның да ниндие генә юк. Татар барда – хәтәр бар, дип тә юкка гына әйтмәгәннәрдер.

Килешергә телимме-юкмы, ризалашырга мәҗбүр идем. Бу абзыйның серләренә ачкычны алай җиңел генә табып булырга ошамаган күренә...

– Ярар, – дидем, китәргә вакыт икәнлекне белгертергә теләп, – тагы бер күрешербез әле. Каршы килмәсәгез, сөйләшеп тә утырырбыз. Инде кайда яшәгәнегезне дә беләм.

– Ә мин белмим, – диде ул. – Белсәм дә, файдасыз, өйдән ерак китә алмыйм. Аяклар бик авыр хәрәкәтләнә. Туксанны тутырабыз инде, боерган булса...

“Боерган булса...”сын колагыма элдем. Имансыз-фәлән кеше түгел бу, андыйга ошамаган, серле һәм бик катлаулы язмышка дучар ителгән кеше булуы да ихтимал, дип нәтиҗә ясадым үзалдыма. Һәм, һичшиксез, тагы күрешүгә ышанып, хушлашып, үз юлым белән китеп барырга туры килде.

– Көн дә шушы вакытларда һава суларга капка төбенә чыгып утырам мин, – дип, озатып калды ул.

 

2

Шәһәрдә яшәүчеләр мине аңлар, монда көннең ничек узганын сизми дә каласың. Хәер, көн генәме, кайчак атна һәм айлар да күз ачып йомганчы артта кала. Шул арада кылган эшең яисә гамәлең булса бер хәл, еш кына тик тә утырмадым, ничек узды соң әле бу көннәр, дип баш ваткан чакларың да була.

Күрешүне айларга сузмадым сузуын, әмма ике атна чамасы заман үтеп киткән иде инде. Шәһәр читендәге бистәгә килеп чыккачтын да, вакытын туры китереп, мин таныш урам һәм тыкырыклар буйлап йөреп кайтырга уйладым. Ялгышмаганмын, серле танышым, ягъни Александр Иванович үз урынында утыра иде. Теге вакыттагы сыман капка төбендәге такта эскәмиядә. Ул мине абайламады әлегә. Утырып торуына да карамастан ике кулы белән таягына таянган, ә күзләре аска, аяк очына текәлгән, тирән уйга чумган иде булса кирәк. Шул рәвешле куырылып утыргангамы, ул тагы да кечерәеп калгандай тоелды бу юлы.

Тукталдым. Әмма, рөхсәт сорамыйча, янына барырга кыймадым. Мине күрәсе, сөйләшәсе киләме-юкмы, белеп булмый ич. Беренче очрашуда шактый ук кырыс һәм туры сүзле кеше булып хәтергә уелып калган иде. Ә хәзер, менә шулай читтән карап торганда, ничектер, кызганыч. Мин тукталган сукмактан аның капкасына аз дигәдә җиде-сигез адым ара булгандыр.

– Александр Иванович, хәлләрегез ничек? – дип дәштем үзенә. Ишетмәде кебек. Башын күтәрергә ашыкмады.

Өч-дүрт адым якынлаша төшеп яңадан кабатладым шул ук сүзләрне. Ишетте. Сак кына башын күтәрде. Ләкин танымады, ләм-мим сүз катмады. Болайга киткәч, янәшәсенә үк барып басырга туры килде. Татарчага күчтем.

– Әллә танымадыгыз инде димме... Хәлләрегез ничек, Александр Иванович?

– Ә-ә, син икәнсең, татар-малай, – диде ул, ниһаять, җанлана төшеп. – Мин инде сине югалткан идем, килмәде, дип нәтиҗә ясаган идем... Килеп чыгуың яхшы булган, көне дә бик матур, утыр, бераз урман һавасы сулап ял итеп кит, – дип, бер читкәрәк тайпылып янәшәсеннән урын тәкъдим итте.

Таныш-белешләр буларак, хәл-әхвәл белештек. Көзге көннәрнең матурлыгы, шәһәрдән бик ерак җир булмаса да бу якларда һаваның чисталыгына мөнәсәбәтебезне белдердек. Бу уңайдан фикерләребез уртак икән. Әмма байтак кына барыбер җанлы әңгәмә кора алмый азапландык.

– Үзегез генә яшисез ахыры, Александр Иванович, – дип әйтеп куйганмын, тора-бара сүзне каян башларга белми утырган бер мизгелдә. Сүз булмаганда – сүз булсын, исәнме, кодагый, дигән сыман килеп чыкты инде ул.

Җавап бирергә кирәк тапмадымы агай, тамак кырып кына алды, дәшмәде. Бу исә минем каршыда аның дәрәҗәсен шактый күтәрә төште. Карт булса да, беркатлы кеше түгел, кистереп үз фикерен әйтергә, турыдан ярып сөйләшергә күнеккән.

– Яшегез дә бара, ялгызың бик кыенга туры килә торгандыр, дип әйтүем,-дип, бераз ипли-сипли төштем соравымны.

– Ялгызлык – минем бердән-бер куанычым, – дип әйтеп ташламасынмы.

Аның бу фикере белән кем килешер иде икән, мин дә дәшми кала алмадым.

– Ялгызлык куаныч булмый торгандыр. Бәгрәк тә сезнең яшьтәге кеше авызыннан, нәрсә-нәрсә, андый фикер ишетермен дип башыма китермәс идем. Бу сезнең үз-үзегезне тынычландырырга яисә акларга тырышу гына түгелме?..

– Исемеңне кем, дидек әле?

Берочтан миңа кырыс караш ташлап алырга да өлгерде.

– Ринат, дидек...

– Менә нәрсә, Ринат энем... – дип, шундук аңлатырга да кереште ул. – Бу дөньяда абсолют дөреслек юк. Һәркем үз тәҗрибәсеннән, үз язмышыннан чыгып фикер йөртә. Мин үз фикеремне берәүгә, шул исәптән сиңа да тагарга җыенмыйм, әмма шулай уйларга хакым бар дип беләм. Килешәсеңме-юкмы, анысы синең эш...

– Килешәм, – дими чарам булмагандыр. Өлкән кешегә ихтирам күрсәтергә дә кирәк бит әле. Берочтан үзалдыма чираттагы мәртәбә тагы нәтиҗә ясарга да өлгердем: “Югары белемле, югары интеллектка ия кеше булырга ошаган бит бу... Сүз эзләп кеше кесәсенә керми, фикерләре эзлекле һәм катгый. Әңгәмәдәшенә яраклашу турында уйламый, әйтәсе сүзе бар икән – турыдан яра...”

Ә ул тынычлана һәм йомшара төшеп дәвам итте.

– Мин бу араларда сине бик еш кына искә алдым. Минем әти-әни телендә шулай чиста, матур итеп сөйләшүчене байтак гомерләр очратканым юк иде инде. Очрасалар да, Александр Иванович белән, йә, кем татар телендә сөйләшә башлар икән?.. Теге юлы да күп сораулар бирдең. Сизеп торам, бүген алар тагы да ишәйгән булырга ошый.

– Юк, мин һич кенә дә сорау алырга дип килмәгән идем...

– Күзләреңнән күреп торам.

– Сораулар юк түгел анысы. Сез үзегез бик серле кеше күренәсез кебек.

– Бер нинди серем дә юк. Язмыш шундый, энем, язмыш шундый булып чыкты. Ә язмыштан узмыш булмаганны беләсең.

– Ишеткән бар, – дидем мин, битарафлык күрсәткән атлы булып. Һәм үзалдыма тагы бер кат аның тел байлыгына сокланып куйдым. Татарчасына...

– “Ялгызлык” турында әйткәнем ошап бетмәде инде үзеңә. Ә бит минем шулай дип әйтергә хакым бар. Күз алдыңа китерә аласыңмы, мин гомерем буе ялгыз. Малай чакларымнан бирле. Олыгайгачтын да ялгызлыкны кулай күрдем. Ялгызлыктан үзенә бер тәм табып, ялгызлык белән сөйләшеп, киңәшеп яшәргә күнекмәгән булсам мин инде әллә кайчан җир куенында ята идем.

Үз сүзләренә мөнәсәбәтемне белергә теләпме, шул мәл башын күтәрә төшеп текәлеп миңа карап куйды ул.

– Нәрсә диим, Александр Иванович, килешеп, баш кагып утыра алмыйм. Башка сыймастай авыр нәрсә – ялгызлык турында сөйлисез ич. Мин булдыра алмас идем... Әмма сезне игътибар белән тыңларга әзермен.

– Кызыксынсаң – тыңла. Кызыксыз булса, әйтерсең, шунда ук тукталырмын, – диде ул. Ә үзе кулындагы таяк очы белән бертуктаусыз аяк тирәсендәге яшел чирәмне тырный. – Сиңа бу көнгәчә берәүгә дә сөйләмәгән серләремне чишәм.

– Мине шундый ышанычка лаек саныйсыз икән, рәхмәттән башка сүзем юк...

– Ышанганга түгел, – дип кистереп куйды шунда ук. – Ышаныч яулау өчен, ким дигәндә, бер пот тоз ашарга кирәк бергә-бергә. Ә без җүнле-башлы танышлар да түгел.

– Әйе, нибарысы икенче кат күрешүебез.

– Нигә сөйләргә булдым? Үзем дә белмим. Гыйбрәт булсын дип тә түгел. Безнең халык гыйбрәтләрдән узган, ул үз хаталарына бәя биреп, аларны анализлап, алардан гыйбрәт алып яшәргә күнекмәгән. Әйе, мин үзебезнең хакта, татарлар турында әйтәм! – дип искәртергә, басым ясап узарга кирәк тапты ул шул мизгелдә. – Бәлки, башка сөйләр кешем булмаганга сөйли торганмындыр, сүз сыйдыра торган кешегә охшагансың. Татар кешесе булганың өчен сөйлим. Күптән очраткан юк иде үзебезнең телдә сөйләшкән-аңлашкан кешене... Күреп торасың, мин бит урман кешесе – шәһәргә чыкмыйм соңгы араларда, аннан да минем янга килергә дип ашкынып торучылар күп түгелдер. Һәм һичкемне моның өчен гаепләмим, үзем сайлаган язмыш, бу ялгызлыкка мин үзем ирештем. Үз көчем һәм үз тырышлыгым белән...

“Тынгысызлана... Бик нык дулкынлана, – дигән нәтиҗә ясадым үзалдыма. – Юкса, ул монда көн дә чыгып утыра булса кирәк. Эскәмия астында ике аяк эзеннән шомарып беткән такыр җир шул хакта сөйли. Ә аның әйләнә тирәсе ямь яшел чирәм, монда бу көнгәчә таяк белән үлән актаручы булмаган...”

– Игътибар белән тыңлыйм, Александр Иванович.

– Хәтерлисеңдер булса кирәк, мин сиңа теге юлы дин әһелләрен өнәп бетермәвем турында әйткән идем. Өстәп тагы шуны әйтим, язучыларны, әдәбият-сәнгать тирәсендә чуалучы галим-голамәләрне дә җенем сөйми...

Башка китереп суктылармыни... Ирексездән, як-ягыма карангалып алдым. Бу минем кем булуым, ни белән шөгыльләнүемне белеп сөйләшә түгелме соң?!. Әллә үзем белән, юри генә, танымаган чит-ят кеше булып мәчеле-тычканлы уйнарга җыенамы?.. Каракның бүреге яна, дигәндәй, бит очларым кызышып куйды, колак яфракларым кызарып чыкты булса кирәк. Шунда телеңне тыеп, теге кем әйтмешли, күтеңне кысып кына утырырга иде дә бит. Көтелмәгән шул сүзләргә җавап буларак, авыздан чыгып очмасынмы:

– Ярый әле язучы түгелмен, юкса...

– Юкса, менә шушы таяк белән бер сыптырган булыр идем үзеңә, – дип, зәһәр очлы таягын һавада бер болгап алды ул. Юк, шаяру-көлүнең эзе дә күренми иде аның сүзләрендә һәм үз-үзен тотышы да табигый.

– Ә нигә дип яратмыйсыз соң сез аларны, язучыларны дим... Галим-голамәләр һәм язучыларның кайчан, кемгә зыяны тиде икән, һич аңлый алмыйм... Революцияның ни тегесен, ни монысын алар ясамады, илне алар таратмады, кешене кычкыртып талаучылар да алар булмады ич...

– Сорауларыңны бирми тор, ярыймы. Кызыксынам, дидең, тыңла.

Кеше авызын шул рәвешле томалап куярга оста да соң үзе! Күренеп тора, һич тә тормыш арбасыннан төшеп калган затка охшамаган.

– Тыңлыйм...

– Минем әти биш буын мулла нәселеннән. Казанда иң дәрәҗәле һәм алдынгы мәдрәсәләрнең берсендә белем алган зыялы кеше була ул. Революциядан соң Көнчыгыш педагогия институтында укыта, доцент буларак студентларга белем бирә. Татар әдәбиятын, аның тарихын өйрәнеп китаплар яза, гыйльми конференцияләрдә катнаша, алай гына да түгел, үзе дә шигырьләр, милли театр өчен пьессалар иҗат итә. Татар фолькларын өйрәнә, гыйльми экспедицияләрдә катнашып, бик кыйммәтле мирас туплый. Кыскасы, егерменче-утызынчы елларда, үзе укыткан студентлар арасында гына түгел, татар дөньясында киң мәгълүм булган күренекле шәхескә әверелә...

Шул урында, иркенләп сулыш алырга теләпме, әллә нәрсәнедер әйтергәме-әйтмәскәме икән, дип икеләнеп, төртелеп тордымы, ул беразга сүзсез калды.

Ә мин исә колагым ишеткәннәрдән инде әллә кайчан телсез калдым. Чак сорау арты сорау яудырырга керешмәдем үзенә. “Фамилиясе нинди булган, исеме... әллә шуның улымы син?” – дип әйтергә ачкан авызымны ничек тыеп кала алдым. Үзем дә белмим.

Картның күңеле сизгер, ул минем күңелдәге үзгәреш һәм тойгыларны сизмәде түгел, сизде. Тагын бер мәртәбә сынап карап куйды үземә.

– Нәрсә, кызык түгелме? Бу хакта ишеткәнем бар, дип әйтергә җыенасыңмы? Яңалык түгелдер, әлбәттә. Бу хакта күп яздылар ич соңгы араларда. Белгәне дә, белмәгәне дә яза, сөйли. Заманасы шундый...

– Сөйләгез, сөйлә, мин тыңлыйм...

– Аңладым, – диде ул, катгый бер нәтиҗә чыгарып. – Аның исемен-фамилиясен белергә телисең, шул турыда уйлап куйдың... Кирәкмәс, азапланма, аның хакында синең ишеткәнең юк. Күптән онытылды, халык һәм ил хәтереннән күптән җуелды инде аның исеме. Йөзәрләгән-меңәрләгән кешеләрне оныттык шул рәвешле, әйтерсең, алар бу якты дөньяга тумаган, гаилә кормаган, җәмгыятькә файдалы һичбер эш майтармаган...

– Кеше китә, җыры кала, диләр бит. Үзен оныта төшсәләр дә хезмәтләре, кылган гамәлләре кала кешенең...

– Кайда кала, ә кайдадыр бик тиз оныталар.

– Дөрес сөйлисез, нәрсә-нәрсә, хәтер ягы безнең халыкта бик кыска шул.

– Халыкта түгел гаеп, гаеп синдә, миндә, безнең ишеләрдә.

– Нигә алай дисез? Мин үзем татар авылында туып, урта белемне татар мәктәбендә алган кеше. Әтиегез исемен дә ишеткән булуым ихтимал...

“Мин – язучы, татар әдәбияты тарихын һәм шул дәверләрнең иҗтимагый фикерен җентекләп өйрәнгән кеше” дип әйтәсем бик килсә дә дәшми торуны артык күрдем әлегә. Ул бит мине бу уңайдан кисәтеп тә куйган иде. Арканы тимер таяк белән кашытасы килми. Шаярып сөйләшә торган кеше түгел, инде үзем дә инандым, бу серле картның безнең язучы халкына мөнәсәбәте чын-чынлап уңай түгел. Ни өчен шулай икәнлекне генә аңлый алмыйм әлегә.

– Әти-әниемнең исем-фамилиясен син белмисең, башыңны ватма, – диде ул, бу хакта сүз шуның белән тәмам дигәнне аңлатып. – Татарлар күптән онытты инде аларны. Искә төшерүче юк...

– Сез каян беләсез, бәлки ялгыша торгансыздыр. Хәзер бит тарихны, аеруча шул дәверләрне өйрәнү модага кереп бара кебек.

Көтмәгән-уйламаган сорау биреп куйды ул шунда:

– Син нәрсә, Казанда яшисеңме әллә?

– Казаннан киткәнемә инде егерме ел булды. Үземне, Нижгар егетләре әйтмешли, “мәскәүче” саныйм.

– Менә шул, – дип, кеткелдәп көлеп алды ул. “Мәскәүче” дигәнем күңеленә хуш килде, ниндидер хатирәләрне искә төшерде булса кирәк. Әмма, читкә тайпылмыйча сөйләвен дәвам итте. – Ә минем, урманда яшәсәм дә, өемдә һәрчак татар радиосы сөйләп тора. Инде хәзер телевизорларын да карыйбыз. Көн-төн татарча җырлыйлар... Җырчылары күп, ә җырлары бик аз. Рәшит Ваһаповка, Илһам Шакировка, Хәйдәр Бигичевка алмаш күренми әлегә. Шигырь-фәлән дигәннәре дә Тукай-Такташлардан бик ерак. Ә галим-голамәләре ярарга тырыша, депутатларны, хакимият тирәсендәгеләрне мактыйлар күбрәк, безнең халык һаман шулай куштан, һаман искечә сукалыйлар... Килешәсеңдер? – дип, күтәрелеп, чираттагы мәртәбә күземә текәлде карт. Шул рәвешле, кинәт, син бөтенләй көтмәгәндә-уйламаганда карап куя иде ул, сискәнмәс җиреңнән сискәнерсең.

Бу аның сынап каравы иде. Һәм ул җавап көтә... Аның фикерләре белән, нигездә, килешсәм дә, турыдан-туры хупларга кыймадым. Каршы килеп, бәхәскә кереп китсәм, аның миңа булган ышанычын югалтуым ихтимал. Минем бит әле үзенең, әти-әнисенең язмышы турында бик күп мәгълумат ишетәсем, бик күп нәрсәләр беләсем килә. Ул сөйләгән саен җавапсыз сорау һәм табышмакларым артканнан арта гына бара бит әлегә... Шуңарга да турыдан туры чын ялганга күчүдән башка чарам калмагандыр.

– Мин бит, Александр Иванович, радио һәм телевизорлар белән бигүк дус түгел, – дидем. – Карасам да, шул яңалык һәм футбол матчларын гына карыйм. Ә Казан миндә, гомумән, күрсәтми.

– Гаҗәпләнмим, – диде ул, шундук хуплагандай итеп. – Бер син генә түгел, күпләр шулай хәзер, телевизор карамый, радио тыңламыйлар. Көндәлек мәшәкатьләргә чумып яшәгән кеше өчен милләт проблемалары соңгы чиратта хәзер. Нигә ул бездә шулай? Үзем дә аңлый алмыйм. Ә бит үз-үзен хөрмәт иткән халык, иң элек корсагын түгел, милләтенең язмышын, аның киләчәген, мәдәниятен, туган телен кайгыртырга тиеш иде кебек...

“Син каян беләсең, картлач... Кеше белән аралашмыйм, берьялгызым яшим, дидең түгелме соң? Кем-кем, сиңамы инде милләт турында сөйләшәргә...” дип искәртергә иде дә бит. Ярар, әлегә торып торсын...

– Ә сез менә тыңлыйсыз икән бит!

– Тыңлаудан бигрәк, мин алар белән сөйләшәм. Һәм бәхәсләшәм... Якаларныннан тотмасам да, ут уйнатып сүккән чакларым да була... Ишетмиләр генә.

Үз сүзләреннән кызык табып, кеткелдәп көлеп тә алды ул шунда. Юк, бу һич тә аның беркатлылыгы яисә риясызлыгы чагылышы түгел иде. Бу кеткелдәү минем өчен булды, шулай үзенең эчкерсезлегенә ышандырасы килә иде кебек. Кем белә, ашыгыч нәтиҗә ясап, ялгышкан булуым да ихтимал.

– Ә нигә аларны ачуланырга!.. Телевидение-радиодан эшләгән кызлар һәм егетләрнең берөзлексез агылып торган очсыз кәмиттә ни гаебе бар, – дип, эчтән генә үземә күрә күргән-белгән таныш-белешләремне яклаган атлы булдым.

– Казаннан булганнары өчен түгел, көн-төн түрәләрнең артын ялаганнары өчен яратмыйм мин аларны. Кем килсә – шул дөрес, түрәләр бер гөнаһсыз акыл һәм мәрхәмәт иясенә әйләнә дә куя һәммәсе өчен. Шулай ук, үз фикерләре юк микәнни аларның, дип әйтер идем...

– Минемчә, хикмәт – үз фикерең булу-булмауда түгел. Һәркемнең яшисе бар, яшисе килә. Ә хакимият кулында чикләнмәгән хокук һәм мөмкинлекләр. Без бит үзең уйлаганны әйтә торган җәмгыяттә яшәмибез. Хәер, чынлабрак уйласаң, гомумән, җир йөзендә бармы икән соң ул андый җәмгыять?

– Анысы шулай. Кеше булган җирдә абсолют ирек була алмый. Мәскәүдә дә аз түгел мондый хәлләр. Әмма, миңа калса, төбәкләрдә һәм шул исәптән, Казанда бу күренеш аеруча нык күзгә ташлана торгандыр.

– Казанны яманлыйсыз, сез үзегез дә Казанда тугансыз түгелме соң, Александр Иванович?..

– Булса ни кем кайда тумас.

– Бик тә кызыклы кеше икән сез, – дип, чираттагы мәртәбә ихлас сокланып алдым үзенә. Әмма Казаныбызны яклап бәхәс кузгатып тормадым. Кузгатып нишлисең, бу очракта барыбер файдасы булырга ошамаган...

– Әтием турында сөйли идем бит, – дип, төп темага кайтып төште ул яңадан. – Егерменче-утызыынчы елларда мәдәният һәм әдәбият өлкәсендә үз милләтенә, халкына ихлас хезмәт иткән кешеләрнең язмышы ни белән тәмамланганын ишеткәнең бардыр...

– Әйе, ишеткән бар.

– Утызынчы еллар уртасында минем әтине дә кулга алдылар. Алты-җиде яшьтә генә булсам да ул елларны әле дә яхшы хәтерлим. Кабан күле читендә ике катлы агач йортның икенче катында яши идек без. Ике бүлмәле фатир. Бүлмәләр зур һәм иркен. Кич эштән кайтып, тамак ялгап алгач та, гадәтенчә, әти үзенең эш өстәле артына барып утыра. Зур өстәлнең ике як-ягында китап киштәләре, алар китап белән шыплап тулган. Гарәпчә, фарсыча, төрекчә, французча... Татар һәм рус телендәгеләре турында әйтеп тә тормыйм инде. Бу телләрнең барысында да укый һәм яза белгән минем әти. Өстәл өстендә дә төрле-төрле китап һәм кәгазьләр таудай өелеп тора. Шулар арасына күмелеп, аларны барлый-барлый ниләрдер язып һәм сызып кайсы вакытларда таңга кадәр утыра торган иде ул. Эш өстәле янына килергә ярамый, андагы бер китап яисә бер кәгазьнең урынын алыштырсам, моны әти шунда ук сизеп ала һәм мине яратып кына шелтәли, колагымны бора торган иде...

– Малай-шалай чакта кемнең генә колагын бормаганнар, – дип әйтеп куйганмын, дәшми утырудан уңайсызланып.

– Көн-төн шул өстәл артында утырасың, әти. Ниләр язасың һәм кем өчен язасың? – дип сораганымны хәтерлим.

– Халык өчен, аның киләчәге өчен тырышабыз, улым, – дип җавап кайтарды ул. – Бик бай мираска ия халык ич без, шуларны түкми-чәчми кире кайтару зарур.

– Ә ничек була ул “кире кайтару”, аны кем урлаган яисә кем тартып алган? – дип төпченгәнмен.

– Тормыш авырлыклары, тарихи гаделсезлек тартып алган, улым.

– Ә хәзер ул гаделсезлек беттеме?

– Бетте улым. Ходай кушкан булса... – дип, үзалдына уйланып, сузып куйганын хәтерлим.

– Башка һичбер вакыт кабатланмасмы ул гаделсезлекләр?

– Кабатланмас, дип өметләнергә кирәк. Үзебездән тора, улым... Миннән, синнән...

– Ә “мирас” дигәне нәрсә була инде аның, әти?

Ул миңа Габдулла Тукайның халык авыз иҗаты турындагы бик матур сүзләре белән җавап кайтарган иде. Сүзләрен төгәл генә хәтерләмим дә кебек инде хәзер... “Саф вә раушан көзгегә” тиңләгән булса кирәк Тукай аларны... Шунда, гел көтмәгәндә, әти миңа Хуҗа Насретдин мәзәкләреннән берсен сөйләп күрсәтте. Әле дә онытасым юк:

Көннәрнең берендә Хуҗа Насретдинга бер бай:

– Хуҗа әфәнде, әйдә бәхәсләшик әле, син мине алдый алырсыңмы икән? – дигән.

– Әйдә, – дип килешкән Хуҗа, – әгәр алдый алсам нәрсә бирерсең соң?

Бай әйткән:

– Йөз чикләвек сатып алам, син мине алдый алсаң, алар сиңа булыр, алдый алмасаң, чикләвекләрнең бәясен син түләрсең, – дигән. Хуҗа риза булган. Бай чикләвек өчен акча түләгән дә Хуҗа чикләвекләрне үз кесәсенә алып салган

Аннан, байга: “Өйдән акча алып килим әле”, – дигән дә йөгереп өенә кайтып киткән. Бай Хуҗаны көтә дә көтә икән. Бер сәгать көткән, ике сәгать үткән, өч сәгать узган, ә Хуҗа юк та юк. Көтә-көтә кич тә җиткән. Иртәгесен Хуҗа очрагач, бай:

– Йә, кайчан алдашабыз инде? – дип сораган.

Хуҗа:

– Йөз чикләвек өчен ике кат алдашмыйлар, кичә бер тапкыр алдадым бит инде, чикләвекләр минеке, – дигән дә үз юлы белән китеп барган”.

Миңа бик тә кызык булды, рәхәтләнеп көлгәнемне хәтерлим.

Тагын да укуын сорагачтын, кыстатып тормады әти, үземне җәлт кенә тез башларына утыртып куйды да тагы бер мәзәк сөйләде. Анысы да истә:

“Бервакыт Хуҗа авыл читендәге каен агачына сөялеп тора икән. Хуҗа янына бер бай килеп чыккан:

– Йә Хуҗа, мине бер алдап кара әле, – дигән.

– Алдавын алдар идем дә, алдар капчыгым өйдә калган бит, – дип җавап кайтарган Хуҗа.

– Бар, алдар капчыгыңны алып кил, – дигән бай.

– Килүен килер идем дә, менә бу каенны терәп торырга кирәк, югыйсә ул ава, кеше өстенә төшүе ихтимал, – дигән Хуҗа.

– Бар, алып кил, үзем терәп торырмын, – дигән бай.

– Кара аны, аудара күрмә, югыйсә бәла-казага сәбәпче булуың бар, – дигән Хуҗа.

Шуннан соң, Хуҗа өенә киткән дә ятып йоклаган. Бай бер сәгать көткән, ике, өч, дүрт, биш сәгать буена каенны терәп торган. Ахырда түзмәгән, кинәт кузгалып киткән һәм куркуыннан аяклары җиргә тияр-тимәс йөгергән. Байтак киткәч, артына борылып караса, ни күзе белән күрсен, кәкере каен аву түгел, селкенми дә икән. Шунда гын бай үзенең бик нык алданганлыгын аңлаган”.

Минем Хуҗа Насретдин мәзәкләрен тагын да тыңлыйсым, әтидән сөйләтәсем килде.

– Сабыр ит улым, тиздән без боларны Хуҗа абзыйның үз авызыннан ишетербез, боерган булса. Аның мәзәкләре бик күп, күрәсеңме, минем өстәлдә дә таудай өелеп торалар, – диде ул, язу өстәле өстендәге кәгазьләренә күрсәтеп.

– Ничек, үз авызыннан?.. Хуҗа Насретдин исәнмени ул?.. Безнең Казанга килергә тиешме әллә? – дип сораганым хәтердә.

– Аны да кайтарырбыз, улым...

– Килсә, тизрәк килсен иде инде...

– Килер, улым. Менә шул тизрәк килсен дип, тырыша-тырыша язып утырган көнем бит инде. Буш вакытымда хәтта, Хуҗа Насретдин булып сөйләшә башлыйм... Аның турындагы мәзәкләрне барлыйм көн-төн...

– Ничек, әти, син аңарга хат язасыңмы?.. Чакырасыңмы?.. Ә ул сине тыңлармы соң?

– Тыңлатырбыз, улым. Боерган булса, театр сәхнәсеннән бөтен Казан халкына сөйләтербез әле үзен. Ә без, синең белән янәшә утырып, аны тыңларбыз...

– Әнине дә алырбызмы соң?

– Театрга әнисез баралар диме! Без өчәүләп барырбыз, боерган булса, иң алгы рәтләрдә утырырбыз. Син уртада, бер ягыңда әниең, икенче ягыңда мин, килештекме...

Килешми диме! Шул көннән соң мин көн дә, ә бәлки, көненә әллә ничә мәртәбәләр, әти янына килеп, аны урынсыз сорауларым белән тинтерәтеп бетерә торган идем:

– Хуҗа Насретдин хатыңны алдымы икән әти? Җавабы килмәдеме? Кайчан килеп чыга инде безнең Казаныбызга?.. Без белми калсак нишләрбез, әти...

– Ашыкма, улым, ашыкма, тиздән килер. Театрга да ул безне үзе чакырачак, – дип тынычландыра, күңелне күтәрә торган иде ул...

Мин хәтта ишегалдындагы дусларым белән шәһәрнең икенче тарафында урнашкан театр бинасын эзләп таптым һәм әти-әнигә сиздерми генә андагы игъланнар белән таныштым. “Хуҗа Насретдин килә” дигән хәбәрне беренче булып ишетәсем, үз күзләрем белән күрәсем килә иде шул. Аннан тагы шунысы да бар, сөенечле хәбәрне әтигә беренче булып үземнең җиткерәсем килгәндер. Әтинең эше күп, вакыты бер дә юк, ишетми калуы да ихтимал...

Хисләнүдәнме, нәрсәнедер хәтерләпме, Александр Иванович шул чак күз читендә барлыкка килгән яшь тамчыларын кибеп укмашкан уч төбе белән сыпырып куйды. Борынын тарткалап алды.

Хуҗа Насретдинне күрдеңме, театрга бардыгызмы, диеп, тормышка ашмаган һәм ашмастай тарихи вакыйгаларны искә төшерү, башны тилегә салып, театр хакында сораштыру минем тарафтан чамасыз дорфалык булыр иде. Дәшмәвең – мең алтын, диләр андый очракта. Авыз ачып сүз әйтү түгел, тирән сулыш алырга да уңайсызланып калдым. “Менә ничек... Менә кай тарафларга, нинди вакыйгаларга барып тоташа икән безнең абзыйның тарихы...”

Тиз арада үзен кулга алып, сөйләвен дәвам итте Александр Иванович.

– Әнинең дә эше җитәрлек. Аш өстәлен җыештыргач та, шул ук өстәлгә яңа җәймә ябып куя торган иде ул. Һәм шунда, эшкә йөри торган сумкасыннан дәфтәрләр чыгарып өя. Таудай өелеп торыр иде алар да. Шул рәвешле укучыларының дәфтәрләрен тикшерергә керешә. Һәй, такыр баш, әйтмәдем бугай бит әле, минем әнием Яңа бистәдәге татар мәктәпләренең берсендә үзебезнең тел һәм әдәбиятыбызны укыта иде.

Алар үз эшләре белән мәшгуль, ә мин ерак бер почмактагы урыныма, җылы юрган астына кереп йокларга тырышып ятам. Әти белән әни – икесе ике өстәл артында тын да алмый эшлиләр. Ул минутларда ишетелсә дә, шул кәгазь кыштырдаган аваз гына ишетелгәндер...

Бер-берсенә сораулары булса, пышылдап кына сөйләшәләр. Мине йоклый дип уйлыйлар, уятудан куркалар, янәсе... Ә мин юрган астыннан бер колагымны чыгарып, сулыш та алмый тыңлап ятам... Кайсыбер сүзләрен ишетәм, кайсыларын юк. Пышылдап сөйләшүдә аеруча әни оста иде безнең, бер сүзен дә аңлап булмый. Әтинең аерым сүзләрен яхшы ишетәм, пышылдыйдырмы-юктырмы, барыбер, гөбедән чыккандай калын иде аның тавышы. Ишетсәм дә һични аңлый алмыйм. Кем турында, нәрсә турында сөйләшәләрдер... Сабый аңларлык вакыйгалар булмаган икән шул...

“Аны да алып киткәннәр... Кая булсын, черек күлгә инде... Галимҗанмы? Аны атканнар, дип сөйлиләр... Кем дисең?.. Ә аны Мәскәүгә алып киткәннәр... Мәскәүгә киткән кешенең кире әйләнеп кайтканы юк, диләр әлегә...”

“И Аллам, яман кешеләрдән, нахакка гаепләнүләрдән саклый күр...” – дип ухылдап куйды. Монысы әни иде.

Мин барыбер берни аңламадым. Хуҗа Насретдин турында бер-бер яңалык ишетү иде дә теләгем, аны искә төшермәделәр кебек... Йоклап киткәнмен.

...Һич онытасым юк. Ял көне иде бугай, кояшлы матур иртә. Кыектан тамчылар тамып тора. Яз килүгә, тәрәзә каршындагы миләш агачына кунган песнәкләр куана, канат кагына. Ял көнендә әти дә, әни дә эшкә дип чыгып йөгермиләр, алар өйдә. Әти эш өстәле артында, әни мич янында кыстыбый пешереп йөри. Иртәнге ашны ашагач та мин урамга, малай-шалай ягъни дус-ишләрем янына ашыктым. Нинди генә уеннар уйнамый идек без. Иртә язда исә, кар тәгәрәтеп кыш бабай ясыйбыз. Борыны кишердән, авыз урынына кыяр кабыгы ябыштырып куябыз, күзләренә кәҗә койрыгы астыннан төшеп калган “шомыртлар” бик тә килешә. Чәч урынына чыбык-чабык. Үзебез генә түгел, зурлар сокланып карап китә иде без ясаган кыш бабайга... Бер-беребезне куыша-куыша әбәкле уйныйбыз. Йөгерешеп туйгач, тирләп чыккач, баштагы бүрекләрне, кулдагы йон бияләйләрне салып куеп, туктап хәл алабыз, һәр сүздән кызык табып мәзәк хәлләр сөйләшәбез... Кабан күле буенда күбрәк татарлар яши торган иде ул елларда, без бары тик татарча сөйләшә, татарча гына шаярыша һәм уйный торган идек. Арабызда ара-тирә рус малайлары булса, алар да татарчаны яхшы аңлый, безнең белән бергә рәхәтләнеп шаярыша-көлешәләр.

Шулчак урам яктан узып барган бер кара машина, тизлеген киметә төшеп, безнең ишегалдына борылды. Барыбызның да күзләре шул машинада. Ул заманнарда машиналар санаулы гына, ишек алларына алар, гомумән, кереп тә тормыйлар иде...

– Җегетләр, кара машина... – дип, ачыргаланып кычкырып җибәрмәсенме шунда Йосыф исемле яшьтәшебез.

– Кара булса соң, барыбер түгелме, – дип әйтеп куйганмын.

– Ибраһимнең әтисен шундый машинада алып киттеләр, – диде икенчесе.

Ул арада әлеге машина нәкъ безнең урам як ишек каршысына килеп тукталмасынмы... Аннан ялтырап торган күн итекле өч кеше килеп чыкты. Ачкан авызларын йомарга онытып, ух та ах килде малайлар. Барысының да күзләре миңа текәлде.

– Сезгә... – диде алар, бер-берсен бүлдерә-бүлдерә минем чын исемем атап. – Ә мин, беркатлы сабый, үзалдыма куанып куйганмын.

– Безгә булса, бу беләсезме кем, Хуҗа Насретдин үзе килгән. Театрга чакырып килгән. Әти белән мине һәм әниемне алырга дип...

Ике уйлап тормый гына, дус малайларымның ай-ваена да карамыйча, бүрегемне күккә чөя-чөя, Хуҗа Насретдин һәм аны озатып килүчеләр артыннан өйгә кереп йөгергәнмен... Өйгә керсәм, тупса башында катып калдым. Хуҗа Насретдин дигәнем, әтинең беләгеннән кысып тоткан да аны ишеккә таба өстери. Әти карыша.

– Бу нинди хәл... Минем бер гаебем дә юк. Бу зур ялгышлык, – дигән өзек-өзек сүзләре хәтергә уелып калган.

– Киенегез. Без ялгышмыйбыз. Анда ачыкларлар... – диде мин Хуҗа Насретдин дип уйлаган кара мыеклы татар кешесе.

Әйе, ул чынлап та саф татар телендә сөйләшә иде.

– Бу ялгышлык. Мин кайтырмын, улым, борчылмагыз, – диде әти, такыр башымнан сыйпап. Әнине аңарга якын җибәрмәделәр, ул күз яшьләренә буылып тупса башында елап калды. Мин исә әти артыннан урамга ук йөгереп чыктым.

– Әти мине калдырма! Мин дә синең белән, – дип, үзенә барып сарылам да кочаклап алам дигәндә генә, әлеге дә баягы теге “Насретдин” дигәнем ямьсез сүзләр белән кычкырып күн итеге белән артыма китереп типмәсенме.

...Машина китеп тә барды. Мин урам як ишек төбендәге юеш кар өстенә егылып калдым. Иптәш малайларым йөгереп килде. Алар мине җылы сүзләр әйтеп юатырга, пычранган өс-башымны сыпырырга, каккаларга керештеләр...

Менә шулай, кардәш, шул китүдән кайтмады әтием. Юк булды. Еллар узгач кына белдем: “Буржуаз пропаганда алып барган халык дошманы”, дип гаепләп атканнар үзен. Казанда атканнар. Кабере дә юк, исеме дә...

– Әйе, башка сыймаслык кыргыйлык, коточкыч заман... Нинди вәхшилекләр кылынган бит, – дип, үзалдыма сукранып алдым мин.

– Иң кызыгы шул: әти китеп бер сәгатъ вакыт узгандырмы-юкмы, безнең ишекне тагы шакыдылар. Әтием кайткан дип шатлануымны белсәң... Берөзлексез елау һәм күз яшьләреннән шешенеп беткән әни аны-моны аңлап өлгергәнче, йөгереп барып ишекне ачтым. Ачсам, анда бер абый басып тора. Чит-ят кеше түгел, әтинең танышы. Минем дә аны күп тапкырлар күргәнем бар иде. Соңгы араларда, әни әйтүенчә, юк йомышын бар итеп, бик еш килеп йөри башлаган иде ул безгә. “Шигырьләр яза, шигырьләренең әллә ни мактар җире юк”, ди торган булган әти аның турында. Әмма, әтинең килгән кешене борып чыгару гадәте дә юк иде. Эше күп булуга да карамастан, озаклап сөйләшә торган иде ул аның белән. Күбрәк тегесе сораулар яудыра, әти җавап бирә, ниндидер язуларын укый, киңәшен кызганмый. Әни үзләрен өстәл янына чакыргачтын да мавыгып сөйләшүләрен дәвам итә торган иде алар.

Бу юлы да килгән кешене борып чыгара алмады әни. Шагыйрь иң элек безнең кайгыбызны уртаклашкандай итте:

– Бик борчулы көнегез икән. Түземлекләр телим үзегезгә, – диде ихлас тавыш белән.

Әнинең йөзе караңгыланып китте.

– Ә син каян беләсең аны алып киткәннәрен? Әле эзе дә суынмады ич... – дип сорап куймасынмы.

Мондый сорау көтмәгән иде теге, ни әйтергә, ничек җавап бирергә белми ык-мык килеп торды бер мәл. Әмма, җавапсыз калмады.

– Ишеттем, Казан зур шәһәр түгел ич. Чыбыксыз телефон эшли, андый хәбәр бик тиз тарала.

Артык төпченеп, кабат-кабат сораулар биреп торыр хәлдә түгел иде әни. Тамак төбенә килеп тыгылган төерен йота-йота, үз-үзен тынычландырырга теләп әйтеп куйды.

– Озак тотмаслар, кайтарырлар әле...

– Бәлки, кайтыр, – дип мыгырданды килүче.

Үзе безне тынычландырган атлы, ә күзләре берөзлексез әти өстәлендәге кәгазьләр һәм киштә булып өелгән картотекаларда. Ул да түгел, хуҗаларча, әтинең эш өстәле янына барып, андагы кәгазьләрне актара ук башламасынмы. Күзләре май исе сизеп алган песинеке кебек ялт та йолт килә... Кайсысына барып тотынырга белми.

– Мин бит сезгә ашыгыч йомыш белән, – диде ул, ниһаять. – Бу кәгазь һәм документларны алып китәргә килдем.

– Ничек, алып китәргә? Мин аларны бер кемгә дә бирергә җыенмыйм. Алар иремнең гомер буе эшләгән, җыйган хезмәтләре нәтиҗәсе. Каян килгән сүз ул, “алып китәргә”, имеш, – дип, кулларын канат сыман җәеп, өстәл белән теге ыспай шагыйрь арасына кереп басты әни. Мин дә, кулларымны йодрыклап, аның янәшәсенә килеп бастым.

– Туктагыз әле, сез мине дөрес аңламадыгыз, – дип, бер читкә тайпыла төшеп, ипле генә йомшак итеп җавап кайтарды шагыйрь. – Мин бит сезгә изге ният белән, яхшылык эшләү, ярдәм итү өчен килдем. Ә сез, “бирмим”, имеш, аңларга тырышудан элек күтәрелеп бәреләсез.

– Бу кәгазьләрнең үз хуҗасы бар. Аларның язмышын бары тик ул үзе генә хәл итәчәк, – диде әни, сүзендә нык торуын белгертеп.

– Ә ул кайда?– дип әйтеп куймасынмы килүче.

– Кайда гына булмасын, ул бер гаепсез. Ачыкларлар һәм кире өйгә кайтыр, Алла боерса...

Шагыйрь дигәннәре, кәперәеп, авызларын турсайта төшеп, бер позага басмасынмы шунда. Авызыннан төкерек чәчеп юмаларга кереште әнине:

– Сез аңлагыз, безнең дәүләт органнары бүген кулга алып, иртәгә кире кайтарып, мәчеле-тычканлы уены уйнамый. Кулга алганнар икән, димәк, гаебе бар. Ни кызганыч, остазыбызның кире кайтулары бик икеле. Шуңа әзер булырга кирәк.

– Җитте, – дип, тавышын күтәрде әни. – Җитте, башка берни дә ишетәсем килми. Чыгып китегез, калдырыгыз безне...

Алай җиңел генә кире борылып китәргә уенда да юк иде теге затның. Рөхсәт-фәлән сорап тормый гына, хуҗа диярсең, әтинең эш өстәле каршында торган кәнәфигә кереп утырды ул. Һәм ап-ак тешләрен кыса төшеп, ыссылдаган елан сыман, теш арасыннан сөйләргә, өр-яңадан аңлатырга, үгетләргә кереште.

– Бик калдырыр идем дә бит, калдыра алмыйм... Бу кулъязма һәм китаплар арасында уникаль, һич бәяләп бетергесез кыйммәтле документлар бар. Алар югалырга тиеш түгел, алар сезнеке түгел, халыкныкы. Иртәгә иртүк монда органнардан кешеләр киләчәк һәм ул кәгазьләрне сезнең ай-ваегызга карамыйча зур кычыткан капчыкларына тутырып алып китәчәкләр. Ә тагы бер көннән ул кыйммәтле әдәби вә мәдәни ядкарьләр Черек күл буендагы ишегалдында янып көлгә әвереләчәк. Йә, шул язмыш канәгатьләндерәме үзегезне?!. Шундый язмышка дучар ителү өчен тупланган хезмәтләрме болар?..

Юк дип тә, ризалашып та җавап бирүче булмады аңарга. Әни, телсез калгандай, чарасыз калып торды. Ә мин аңардан узып нәрсә әйтә алыйм?!

– Мин аның гаепле түгеллеген беләм. Аны кире кайтарачаклар, – дип әйтә алды әни шактый озакка сузылган тынлыктан соң.

– Кайтса, сез бит мине яхшы беләсез, таныйсыз. Ул хезмәтләрне, кәгазь һәм документларны берсен дә югалтмыйча, остазыбызга мин үзем китереп бирәчәкмен...

Икеләнеп калды әни, йомшара төште. Шулай да әтинең гомер буе җыйган, туплап килгән, эшкәрткән һәм язган хезмәтләреннән аерылуны күз алдына да китерә алмый иде ул. Ә теге адәм исә, бу үзгәрешләрне күреп, һөҗүмен дәвам итте.

– Ихтимал, сезгә бу фатирны да бушатырга туры килер.

– Нинди фатир! Бу безнең әби-бабалардан калган үз йортыбыз.

– Элеккеләрне онытырга вакыт, хәзер бит яңа бласть (әйе, ул махсус шулай “б” хәрефенә басым ясый төшеп әйтте), Сәвитләр илендә яшибез!

– Әйттем ич, өй үзебезнеке. Без бит фатирга кермәгән. Дәүләтнеке дә түгел...

– Ихтимал, дидем ич. Бәлки калдырырлар, кем белә бит...

– Ә сезне мин, туганым, бүген таный алмыйм. Хуҗа өйдә чакта мондый түгел идегез. Шул тикле дә матур телле, йомшак күңелле кеше икән диеп, соклана идем үзегезгә. Ә бүген сез бөтенләй башка. Барысын беләсез, ни буласын алдан күреп торасыз. Хуҗа итеп тотасыз түгелме үзегезне?..

– Ни уйлау сезнең эш. Әмма мин үзегезгә ярдәм кулы сузып килдем. Остазыбызны хөрмәт иткәнгә. Аның хезмәтләре югалмасын, көл булып күккә очмасын, диеп килдем. Йортыгыздан куып чыгарсалар кая китәрсез, кемгә барырсыз, бу китап һәм кәгазьләрне кая куярсыз?.. Хәер, аларны сезгә бирүче дә булмас. Алда үзегезне ниләр көткәнлеген кем белә бит әле... Озын сүзнең кыскасы шул, мин боларны бүген үк, менә тхәзер үк алып китәргә дип килдем.

Хуҗаларча, колачын киң җәеп, эш өстәлен һәм бар китап киштәләрен, шулар белән бергә гүя татар халкының гасырлар буе таралып, сибелеп яткан бар мирасын, кочаклап алган сыман хәрәкәт ясап куйды ул.

– Ярар, – диеп, ниһаять, җавап бирергә мәҗбүр булды әни. Бу шулкадәр дә тонык тавыш белән әйтелгән сүз чарасызлыктан, ни чарадан бичара әйтелгән иде, билгеле. – Аларны ничек алып китә алырсың икән соң?

Шунда ул аңа беренче тапкыр үз исеме белән дәште. Ә тегенең барысы да алдан уйланылган, хәл ителгән күренә.

– Анысы өчен борчылмагыз. Җигүле ат ишек төбендә, – диде ул. Шул мизгелдә аның ничек җанланып, зур эш башкарган кешедәй канатланып киткәнлеген күрсәң иде син. Сабантуйда мәйдан тоткан баш батыр диярсең...

Ул җәт кенә урамга чыгып йөгерде һәм күз ачып йомган арада үзен утыртып килгән ат хуҗасы белән зур гына буш сандык күтәреп керделәр. Өстәл өстендәге һәм киштәләрдә тупланган кулъязма һәм картотекаларны бик пөхтәләп, кадерләрен белеп шул сандыкка тутырдылар иң элек. Сандык авырайды, уф-ах килеп, зур авырлык белән генә күтәреп алып чыгып киттеләр. Киштәдәге китапларны, ярылган утынны ташыгандай, кочаклап ташыдылар.

Әни бер почмакка посып, яулык чите белән битен каплап, шыпырт кына шыңшып еларга керешкән иде. Мин аны аркасыннан сөеп тынычландырырга тырышканмын... Ә китап ташучыларның инде бездә гаме дә юк, гүя күрмиләр-ишетмиләр. Бөтен өйне яңгыратып үзара киңәш-табыш итәләр.

– Ай-һай, бигрәк күп булган болар, атка авыр килмәсме? – дип сорап куйган булды тәмам тирләп-пешеп чыккан шагыйрь.

– Бәлки җитеп торыр әлегә? – дип эләктереп алды атның хуҗасы.

– Калдырып булмый. Калган эшкә кар явачак!

– Алай булгач, үзебезгә янәшәдән атлап кайтырга туры килер инде, – диде атның хуҗасы.

Учын-учка сугып, китап тузаннарын каккандай итте шигырьләр язучы ыспай кеше. Бу аның китәргә җыенуы иде. Инде эш тәмам, максатына иреште, рәхмәт-фәлән әйтеп тору кая инде ул. Игелек эшлим диеп килгән ич.

Ишек катындагы почмакта бер чарасыз калып басып торган әнигә күзем төште шул чак. Көнозын елаудан шешенеп беткән күзләре өй түрендә бушап калган китап киштәләренә, әтинең кинәт ятимләнеп калган эш өстәленә текәлгән. Нәрсә уйларга, ни дияргә белми иде ул. Шулай да сүзсез генә чыгып барган шагыйрьгә дәшәр көч тапты:

– Бер-бер язу яисә “расписка-фәлән” дигәннәрен калдырасыңмы соң әллә... Бигрәк тә кадерле әйберләрне алып китәсең ич... Үзе сораса, ни диярмен.

– Сорамас, – диде теге, муенын ата каз сыман турайта, ялтырап торган ап-ак тешләрен тагы да кыса төшеп. – Аларның кирәге чыкмас инде аңарга хәзер.

– Ул кайтачак, күңелем сизә. Бер-бер язу булса да калдыр.

– Юк, язу-фәлән калдыру юк. Сезгә иртәгә тентү белән киләчәкләр. Мин калдырган язуны тапсалар, аңлыйсызмы, бу хезмәтләр барысы да юкка чыгачак. Һичкемгә әйтмәгез бу хакта, мин монда булмадым, сез мине белмисез, мин – сезне. Аңладыгызмы! – диде ул, янаган сыман, тавышын кинәт күтәрә төшеп.

– Аңладым, – дими хәле калмагандыр әнинең. Ул тәмам чарасыз иде шул.

Шунда безне ташлап чыгып баручы шигырь язучы, шаярган атлы булып, борыныма чиртеп узды. Яратып, үз итеп шаяруы түгел иде әлбәттә. Мин чирканып куйдым. Бу аның үзенә күрә мине түбәнсетергә, мыскыл итәргә теләве булгандыр.

– Ә син юеш борын? Син дә аңладыңмы?.. Кара аны, мин әйткәннәрне хәтереңә киртләп куй, юкса телеңне кисеп күтеңне яматырмын! – дип янады, бармагын борын төбемдә болгый-болгый.

Җавап бирергә иде дә бит, сүз таба алмый тордым. Хәер, икенче уйласаң, тел әрәм итүнең кирәге дә булмагандыр, баш кагып кына куйдым кебек. Менә шул. Әтинең үзе артыннан ук, ул гомер буе җыйган, туплаган хезмәтләре, ягъни гыйльми һәм әдәби мирасы да китеп барды. Шул көннән соң эзе суынды теге адәмнең, очратканда да безне күрмәде, танымас булды. Ә әтинең язмышын беләсең...

– Аның хезмәтләре... Мирасы белән ничек булып бетте?

– Ул кадәресен белмим. Ә теге шигырь чыгаручы соңгы елларгача исән иде әле. Үзе турында зур галим һәм бөек язучы, дип сөйләгәннәрен дә ишетергә туры килде... Аның турында сораштырма башкача, ярыймы. Ишетәсем дә, сөйлисем дә килми.

– Ул бәндәнең исемен белә торгансыздыр ич? Нигә аны яшерәсез? – дип сорамый кала алмадым шулай да.

– “Бәндә” диеп дөрес әйттең! Әмма, ул да инде бу дөньядан киткән булса кирәк. Киткәннәр белән булышу кирәкме икән бүген?..

– Дөрес сөйлисез, киткәннәр белән булышу урынсыз анысы. Ләкин бит әле хакыйкать һәм гаделлек дигән төшенчәләр дә бар. Һәрхәлдә, булырга тиеш! Иртәме-соңмы гаделлек өскә чыгарга, кайчан да булса барыбер хакыйкать тантана итәргә тиеш...

– “Тиеш” дип әйтү җиңел. Әмма, йә әйт, кайчан, кайсы заманда дөреслекнең өскә чыкканы яисә гаделлекнең тантана иткәне бар икән бездә? Тарихка карасак та, бүгенге тормышыбызда да моның нәкъ киресе кабатланып килә түгелме?..

Мин баш кагып кына утырдым, хәер авыз ачып сүз әйтү артык булыр иде. Ә Александр Иванович, кинәт, утырган җирендә кыбырсып куйды. Урыныннан торырга җыенуыдыр, дип кабул иттем моны.

– Арыттым ахрысы. Өйгә керер вакытыгыз җиттеме? – дип сорарга мәҗбүр булдым.

– Арыдым, дип әйтмим. Әмма, бу тарихны яңадан хәтергә төшерү, кичерү минем өчен һичкайчан җиңел булмады.

– Ләкин, мине бик тә кызыксындырган сораулар кала бит әле..., – дидем, бу сөйләшүнең менә шул рәвешле ярты юлда өзелүен теләмичә.

– Син сорау алучы, мин җавап бирүче түгел, – диде ул, башкача сөйләшергә уенда булмаганны ачык аңлатып. Һәм таягына таянып, авырлык белән генә күтәрелә төште, гәүдәсен турайтты. Аркасы белән капка баганасына терәлде. – Синең дә вакытыңны алдым, үземә дә керергә вакыт...

– Александр Иванович, тагы күрешербез бит әле, шулаймы?.. – дип, мин дә урынымнан торып бастым.

– Вакытың булса килеп чыгарсың, – диде, баш тартмады. Борылып, капка келәсенә кулын куйгач, өстәргә кирәк тапты. – Чәйгә чакырмадым, үпкәли күрмә, ярыймы. Минем өйгә чит-ят кешенең кергәне юк, шулай гадәтләнелгән. Яратмыйм...

– Рәхмәт, чакырсагыз да керә алмас идем. Үземнең дә вакыт ягы тыгыз иде бүген, – дип тынычландырырга, салпы ягына салам кыстырырга кирәк таптым.

Авыр тимердән ясалган келә эчке яктан шалтырап төшеп, капка бикләнгәч кенә үз юлым белән китеп барырга мәҗбүр булдым.

 

3

...Күпме генә онытырга, бу очрашу хакында уйламаска тырышсам да, булдыра алмадым. Көндез – эштә, төнлә – төштә дигәндәй, орчык кадәргә калып кибешкән, бөкерәя төшкән әлеге картның серләре, аның сүзләре, үз-үзен тотышы, холык-фигыле колагымда һәм күз алдымда йөрде. Ул кем, кемнең улы икән соң? Алга таба тормышлары ничек булган? Бу тарафларга язмыш ничек китереп чыгарган?.. Япа-ялгыз яшәү, кешеләргә һәм җәмгыятькә ышанычын югалткан хәлдә көн күрү... Хәер, шулай дидем диюен, әмма Александр Иванович дигәнебез, язмыш сынауларын шактый ук күргән күрсә дә, үз-үзенә ышанычын югалтмаган, кызганыч һәм көчсез кешегә һич кенә дә охшамаган. Кистереп үз, фикерен әйтә белә, сүзләрен дә кырык кат үлчәп сөйли...

Шулай да әтисенең кулъязмаларын, бар мирасын алып киткән бәндә кем булыр – ул кем икән?.. Күреп түгел ишетеп кенә булса да мин аны да беләм, таныйм булса кирәк... Исеме шактый ук мәгълүм кеше диде түгелме... Сорау өстенә сорау... Гомерен татар әдәбияты һәм мәдәниятенә багышлаган кешенең, аңлашылса кирәк, бу сорауларга җавап эзләве гади кызыксыну гына түгел. Җавап тапмый ничек тынычланырга мөмкин?..

Чираттагы күрешүебезне озакка суза алмадым. Бу юлы инде ул күрешүне зарыгып көттем. Ике-өч көн үттеме-юкмы, тагы таныш сукмаклар буйлап урман куенына кереп поскан әлеге дә баягы теге өйгә таба китеп бардым. Бераз суыта төшсә дә, көн аяз иде. Ялгышмаганмын, ул мин уйлаганча, гадәттәгечә, берьялгызы капка төбендә утыра.

– Александр Иванович, мин тагы килеп чыктым бит әле, – дип, аваз салдым килә-килешкә. Һәм култык астына кыстырылган чәк-чәк тартмасын суздым. – Бусы сезгә Казан күчтәнәче...

Кырыс кына карап куйды миңа. “Казан”ны искә төшерүем ошап җитмәдеме соң әллә? Һәм, кабалана төшеп диярлек, сорап куйды:

-Нәрсә, Казанга бардыңмы?

– Юк, алып килделәр, – дигән ялган белән котылдым. Югыйсә, “Бәхетле”дән алдым, дип тә котылырга мөмкин булгандыр.

– Кирәкмәс иде... Күчтәнәчләр белән йөрмә бүтән, миндә нәрсә кирәк, шул бар,– дип, карышуына да карамастан, ике уйларга урын калдырмыйча, күчтәнәчне капка келәсенә элеп куйдым.

Ә ул исә “рәхмәт” әйтергә мәҗбүр булды. Аннан бер-беребезнең хәл-әхвәлләрен белешеп алдык.

Картның кәефе чагыштырмача ярыйсы күренә иде бүген. Шуннан файдаланырга теләп, күңелне бимазалап торган сорауларымның иң четереклесеннән башларга булдым.

– Сезгә менә тагы “Александр Иванович” дип дәштем. Әмма моның әти-әниегез биргән исем түгел икәнлеген белгәч, ничектер уңайсыз... Бәлки, ачыклык кертерсез, “агай” дип әйтимме, беренче кабат очрашуыбыз түгел бит инде...

– Мин дә ялган сөйләп утырмыйм, паспортта ничек булса – шулай дидем...

– Ләкин, барыбер, бу бит сезнең чын исемегез түгел!

– Нигә алай дисең?

– Татар халкының авыз иҗатын, әдәби мирасын җыйган һәм өйрәнгән галим үз улына андый исем кушмас. Үзебездә дә матур исемнәр бетмәгән ич... Татар исемнәре дип әйтүем.

– Бу дөньяда нәрсәнең чын, нәрсәнең ясалма икәнлеген кем белеп бетергән... – диде ул, артык исе китми генә.– Кеше исем белән тумый, исемне безгә тугачтын яисә дөньялыкта яшәү дәверендә бирәләр.

– Шулай да исемен яшергән, ата-ана биргән исеменнән качкан кешегә мин үзем бигүк ышанып бетмим.

– Син ышансын өчен исем алыштырыргамы инде миңа?..

– Алай димим. Әмма әти-әниегез сезгә башка исем кушкан бит.

– Шулай укмы! – дип, күтәрелеп сынап карап куйды ул. – Тикшерү органнарыныда эшләми торгансыңдыр ич...

– Юк, алай уйласагыз нык ялгышасыз. Гади бер пенсионер...

– Ярар... Гади бер пенсионер, дисең инде, – дип, ялт кына күзләрен миңа текәп алды ул. Ниндидер сер бар иде кебек аның бу карашында. Бәлки миңа гына шулай тоелгандыр. Шулай да озак көттермәде, берни булмагандай ипле һәм тыныч кына сүзен дәвам итте. Үз кешегә санап, шаяргандай кыланды. – Бик кызыксынучан кеше булып чыктың бит әле, синнән җиңел генә котылам димә икән. Кызыксынсаң, тыңла, теге көнне өзелеп калган җирдән дәвам итәм.

– Тыңлыйм... – дидем, һәм үзалдыма уйлап куйдым: яше шактый булуга карамастан хәтере дә әйбәт икән әле бу картның.

– Теге, шигырь чыгаручы бәндәнең әйткәннәре дөрескә чыкты ул чакта. Икенче көнне үк тентү килде өйгә. Ә өстәл һәм киштәләр буп-буш. Берничә урында өелеп торган гәҗит-журналлардан тыш бер ни дә калмаган. Әтинең язу-сызуларын таптырыпмы таптыралар үзебездән. “Булмаганны каян алыйк?..” дибез. Ышанмыйлар. “Үзегезне дә алып китәргә туры килмәгәе” дип, куркытып та карадылар. “Юк, булгач юк инде. Бәлки эш урынында, институтта калдыргандыр сез эзләгән кәгазьләрен”, дип аңлаткандай итте әни. Янадылар, куркыттылар да, киттеләр... Ә тагы ике-өч көннән фатирдан ук куып чыгардылар. Кеше түгел, хуҗасыз этләрмени! Хәер, хуҗасыз этләр белән дә алай кыланмыйлар. Теге, үзен шагыйь дип санаган адәмне әйтәм, әүлия диярсең, бар әйткәне дөрескә чыгып барды...

– Урамга ук кумаганнардыр инде... Бер-бер почмак бирделәрме соң?

– Бирделәр ди... Халык дошманы калдыкларының кайгысы түгел бездә, кайда оя табасыз, шунда куныгыз, диделәр...

– “Оя” диделәр, “фатир” түгел...

– Әйе, оя! Эт оясын күздә тоттылармы, кош оясынмы, белгән юк...

– Барыр җиребез юк, бала белән кая чыгып китим, – дип аңлатып карады үзләренә әни.

– Тапмасагыз, үзебез табарбыз, – диде, арадан берсе коры гына. – Себердә урын күп анда. Сезгә дә җитәр...

– Кудылармы?

– Сорыйсың! – диде ул, кырт кисеп.

– Кайда урнаштыгыз инде?

– Урнашуын-урнаштык, әнинең ерак бер туганы кертте. Әмма, вакытлыча дигән шарт белән. Бер атна уздымы-юкмы, әнине дә эшеннән азат иттеләр. “Халык дошманы хатынына совет мәктәбендә урын юк” дигәннәр... Әтинең язмышы белән кызыксынып кая гына бармадык, безнең белән сөйләшергә теләүче табылмады. Ул эшләгән институтның бусагасын атлап керә алмадык. Черек күлдә урнашкан оешмалар турында әйтеп тә торасы юк... Бар мирасын, китапларын алып киткән адәмнең адресын эзләп табып, соң чиктә шуның янына бардык. Ярдәм итмәсә дә бер-бер хәбәре булмасмы дип өметләнгәнбездер инде...

Ишек катында безне күргәчтен чирканып куйгандай итте ул да, фатирына чакырмады. Затлы җылы халатка төренеп тышкы якка үзе чыкты. Әни белән без баскыч читендә катып тордык.

-Сезгә нәрсә калган... Ник килдегез монда? – булды беренче сүзе.

– Башка чарабыз юкка килдек, – диде әни. – Ул кайда икән? Бәлки син белә торгансыңдыр...

– Белмим һәм белергә дә теләмим, – булды җавабы.

– Берни алмады бит, буш кул белән чыгып киткән көенә, – дип, елап җибәрде әни.

Юату яисә бер-бер җылы сүз әйтеп куйса ни булган, тегенең уенда да юк.

– Аңарга берни дә кирәкми инде хәзер, эч пошырып йөрмәгез, ярыймы! Мине дә, адресымны да онытыгыз,– диде ул, бер-бер кеше күрмиме дигәндәй як-ягына карангалап. – Әйттем ич, мин сезне белмим, сез – мине, дидем.

– Алмашка кием-салым да алмаган иде... Ашарына бармы икән? – дип өзгәләнде әни аның саен.

– Мин берни дә белмим. Һәм белергә дә теләмим! Аяк астында буталып йөрмәгез башкача...– диде дә кырт борылып кире үз фатирына кереп китте. Әни белән мин шапылдап ябылган ишекнең урам тарафында торып калдык.

– Үзен “шагыйрь” дигән адәм шулай кыландымы! – дип, гаҗәпләнүемне белдергәнмен. – Һич ышанырлык түгел ич моңарга...

– Ышану-ышанмау синең эш, кардәшем. Йә, әйт, уйлап чыгару, арттырудан миңа ни файда?.. Ничек булган, шуны сөйлим. Хәтеремә бөтен кыланышлары уелып калган.

– Шагыйрьләрне нечкә күңелле, кешелекле буладыр, дип белә идем. Шуңарга соравым, – дидем. Аңлашылса кирәк, әңгәмәдәшемдә шик-шөбһә туа күрмәсен тагы, диеп тырышуым. Шагыйрь һәм язучыларга мөнәсәбәтен алдан ук искәртеп куйган иде ич. Белә калса, эш харап... Бабабызның кулында тимер таяк.

– Күпме яшәп, мин ул кадәр дә ике йөзле һәм мәрхәмәтсез кешене очратмадым башкача, – диде Александр Иванович, һәм көрсенеп куйды. Бу – аны онытыйк, сүзне башкага борырга вакыт, дигәнне аңлатуы иде.

Башым кагып, ризалашкан атлы булдым. Ә ул дәшми генә, күзләрен аяк очына төбәп, тик утыруын дәвам итте. Бераз көттерә төшеп сорау бирдем:

– Алга таба ниләр кичердегез?

– Әтине алып киткән теге имансызлар әнине эзләргә керешкән булып чыкты. Мәктәпкә барып сораштырганнар... Күренә-нитә калсак, хәбәр итәргә кушып киткәннәр. Без вакытлыча тукталган хуҗалар да тыңгысызлана башлады. Таныш-белешләр, сүз берләшкәндәй: “башыгыз исән чакта шәһәрдән чыгып китү кирәк”, дип киңәш итте. Кайгы-хәсрәт һәм чарасызлыктан әни берөзлексез елый. Көн дә бүген кайда кунарга икән дип баш ватабыз. Билгеле инде, әни миңа барысын да сөйләп бетермәгән, үзем дә аның итәгенә ябышып, артыннан ияреп йөрүче бер иркә малай гына бит әле. “Китәргә дә китәргә” диләр. Әйтергә җиңел ул. Ләкин менә кая һәм ничек чыгып китәргә, кемгә, кай тарафка – анысын әйтүче юк. Безнең гаиләдә барын да әти хәл итә торган иде бит, әни шуңарга күнеккән...

Көннәрнең берендә тимер юл вокзалы тарафына барып чыктык. Билет алу кая, вокзалга якын килерлек түгел. Кеше өстенә кеше, умарта оясына таяк тыгып болгатканнар диярсең. Кая карама анда хәрби конвой, төркем-төркем халыкны куып китерәләр дә каядыр озаталар. Өстәвенә, кассаларда документ тикшерәләр икән... Кире борылып китеп барганда, артыбыздан йөгереп килгән берәү каршыбызга басмасынмы?.. Әни укыткан мәктәпне берничә ел элгәре тәмамлап чыккан укучысы булып чыкты. Исеме белән олылап дәште ул аңарга. Хәлләребезне сораштырды. Ничек булса – шулай, дөресен сөйләде әни үзенә. Ишеткәч, ярдәм итәргә алынды. Ул шушы вокзалда җаваплы урында эшли икән.

– Кирәк-яракларыгызны җыештырып алыгыз да бүген үк төнлә вокзалга төшегез. Ярдәм итәргә тырышырмын, – диде.

Без ул кушканча эшләдек. Һәм караңгы төн уртасында товар вагонында, тактадан ясалган ниндидер тартмалар артына кереп посып, бөтенләй күрмәгән-белмәгән Урал тарафларына китеп бардык...

Казаннан китеп котылдык котылуын, әмма юлда салкын тидеме, вокзалдан вокзалга күчеп йөри торгач, башка бер-бер йогышлы авыру эләктеме, әни авырый башлады. Ятып ял итү, бераз шифалану кая инде ул, башны куеп тынычлап хәл алыр урыныбыз да юк. Ашыйм дисәң, ризык табарлык түгел. Кая барып чыкма, аннан куалар, торыр урының булмагач эшкә дә алмыйлар. Шулай йөри торгач, әни тәмам хәлсезләнеп егылды. Чиләбенең аръягында урман эчендәге ниндидер бер станциядә тукталган идек. Көннәрдән бер көнне, йогышлы авыру таратып йөрисез, дип, әнине, ай-вайларына колак та салмыйча, ике култыгыннан ике кеше эләктереп хастаханәгә өстерәп алып киттеләр.

– Улым, улым..., – дип, ачыргаланып кычкырып нидер аңлатырга теләде кебек әни. Аның сүзләренә колак салучы булмады.

Артларыннан ияреп барганымны күргәч, теге ир-атларның берсе борылып яныма килде дә, якамнан тотып күтәреп, шундый итеп типте. Кая барып төшкәнемне хәтерләмим. “Хастаханә” дигәч, күңелгә җылы кергәндәй булды шулай да. Әнине тиз генә, дарулар биреп терелтерләр дә, җибәрерләр, дип өмет иткәнмендер. Япа ялгызым таныш булмаган бистәнең вокзалы янында урамда торып калдым...

Шуннан күпме генә эзләсәм дә таба алмадым үзен. “Хастаханә” дигәннәрен дә эзләп таптым, югыйсә. Бер атнага якын аның капкасы тирәсендә буталып, әниемнең чыкканын көттем. Әнине белүче дә, ишетүче дә булмаган. “Йогышлы авырудан үлгәндер” диделәр. Кешедә кеше кайгысы түгел иде, кемнең – кем, кемнең – кайда булуын белүче дә юк. Безнең кебекләр белән дөнья тулган... Ә үземне, хуҗасыз эт баласыдай, урамда тотып алып ятимнәр йортына илтеп яптылар. Менә шул рәвешле әтисез-әнисез калдым...

– Аңладыңмы инде! – дип, үзе сөйләгәннәрдән дымсулана төшкән һәм тәмам тоныкланып калган күзләрен миңа текәде ул, ниһаять. Әйтерсең, дөньяның шулай буталуында минем дә гаебем бар.

Ул еллар, ул дәвер турында беренче генә кат ишетүем булмаса да, ишеткәннәрдән, телсез-өнсез калып торган чагым иде. Ишеткәнем дә бар, укыганым бар, телевидение һәм киноларда да әледән-әле кабатланып тора ич ул елларда илнең, кешеләрнең башыннан кичкән коточкыч җәбер-золым. Хәтта архивларда өйрәнгәнем булды ул дәвернең кыргый вәхшилекләрен. Әмма боларны искә төшерү яисә сөйләвем белән янәшәмдә утырган картаеп, бөкшәеп беткән карт агайга ярдәм итә ала идемме соң мин?!. Әллә, киресенчә, мәңге төзәлмәс йөрәк ярасына чираттагы мәртәбә тоз сибүче генә булып чыгар идемме?..

– Менә шулай, – дип, янә үзалдына көрсенеп куйды карт. Телемне тешләгәндәй сүзсез калып югалып торуымны сизде кебек ул. Һәм бераздан өстәп куйды. – Ә син миннән чын исемемне таптырасың... Исем кайгысы иде мени?..

– Ачуланмагыз, – дип, тынычландырырга тырыштым үзен. – Мин болай гына, үзегезгә, әти-әниегез кушкан чын исем белән эндәшәсем килгәнгә сораган идем.

– “Ятиминәр йорты” дип әйтергә җиңел, әмма анда НКВД нинди тәртипләр урнаштырганын сөйләп кешегә аңлатырлык түгел. Син күз алдыңа да китерә алмассың. Кемнәр генә юк иде анда. Үзара аңлашу һәм мөнәсәбәтләрдә, тел түгел, йодрык хәл итә иде барысын да. Ә мин, әти-әниемнең сөекле бедән-бер иркә малае, урамда үсмәгән, сугышырга күнекмәгән. Кемлегемне, исемемне белеп алгач: “Әй, син, татарчёнок!”, “чаплашка”, “татарская морда” яисә “черножопый” дип кенә сөйләшәләр, аннары тукмыйлар иде... Теркәү вакытында үз исемемне әйттем югыйсә, ә олы бер абзый: “А по русский как?” дип сорамасынмы. Мин кеше исеменең русчасы-татарчасы барын белми идем, соравына җавап тапмадым. Ә ул күп уйлап тормаган, тоткан да дәфтәренә “Александр Иванович” дип язып куйган. Менә шул рәвешле “Саша” һәм “Александр Иванович” булдым. Чын исем-фамилиямне искә төшермәскә тырыштым, алай гына да түгел, шулай язганнары өчен рәхмәтле дә булып йөрдем әле. Юкса, “халык дошманы калдыгы” дигән ярлык күтәреп, гомер буе газап чигәсем шиксез. Ә ул елларда әти-әниләре кулга алынган балаларны ничек рәнҗеткәннәрен һәм кимсеткәннәрен беләсеңме!.. Үзебез кебек яланаяклы ыштансызлар да мыскыл итте аларны, өлкәннәр һәм түрәләр дә. Кешегә санамадылар, хәрби училище һәм югары уку йортларына алмадылар. Күпме кеше гомерләре буе “кара тамга” белән яшәп, шул тамга белән теге дөньяга китте... Үз башыңнан кичми торып, моны аңлап булмый, әлбәттә...

– Шулай икән, – дидем. Тагы ни әйтим соң?

– Ә син әти-әниең кушкан исем дисең... Исем кайгысы булдымы бездә!

Аңладым, төшендем, һәм исем турында сорау кузгатмадым башкача. Кирәк санаса, берзаман үзе әйтер әле, дигән нәтиҗәгә килдем.

– Әниегезнең язмышы ничек булганны ачыклый алдыгызмы?

– Ачыклау кая, шул китүдән, суга төшкәндәй, эзсез-хәбәрсез югалды.

– Ә сез?..

– Мин Саша, Александр булып киттем. Үз исемемне генә түгел, татар икәнлегемне дә оныттым, искә-хәтергә төшермәдем башкача. Һичкайчан, һич бер җирдә, һичкем шикләнмәде, белмәде минем кем булуымны, кайда тууымны. Ике татар сөйләшеп торганын очратканда да аңламамышка салына торган идем. Үзем уйлап тапкан биографиямә шик ташлаучы очрамады, хәтта тора-бара үз ялганнарыма үзем дә ышанып яши башладым. Әмма үз-үземә сүз бирдем, әтием һәм әнием язмышын, соң булса да, ачыкларга ант иттем. Әти өстеннән шикаять язучыны да ачыкларга кирәк иде бит... Шундый максат белән югары уку йортына кердем, махсус белем алдым. Эшкә урнаштым... Чәчем белән җир себерсәм себердем, әмма максатыма ирештем...

– Ачыкладыгызмы?..

– Әни, әйткәнемчә, эзсез-хәбәрсез югалган булып чыкты. Ничек кенә эзләп һәм эзләтеп тә җеп очын таба алмадым. Тапмадылар... Шифаханәдә архивлар сакланмаган, агач бинада янгын чыккандыр ахрысы. Кем белә, бәлки үзе дә шунда янып үлгәндер... Кулга алынуы хакында архивларда язу-фәлән калмаган. Менә шулай, кешенең кадере юк иде шул ул заманнарда... – Тирән сулыш алып уфтанып алды ул һәм сүзен йомгаклап куйды. – Хәер, бүген дә кадеребез артты, дип әйтеп булмый торгандыр...

Аңарга ияреп, ирексездән, үзем дә баш кагып куйдым. Әмма башкага кушылып дөньяны сүгү, тормыштан зарлану уема да кереп карамады. Шул чак тел очымда эленеп торган чираттагы сорау чыгып очты.

– Ә әтиегез?

– Аны бер атна эчендә хөкем итеп, атканнар булып чыкты. Кабере юк, Казанда Архангел зиратында күмелгән булса кирәк, диделәр. Архив документларын өйрәнгәчтен генә күзем ачылды. Өстеннән язылган шикаять белән дә таныштым хәтта, – диде ул, һәм тукталып тирән сулыш алды, уйга калып торды бераз. Әйтергәме-юкмы диеп, икеләнде булса кирәк. Һәм карашын миңа текәде. – Йә, ул кәгазьне кем язган дип уйлыйсың?

– Мин каян белим... Хәер, үзләре белән аралашып яшәгән берәр бәндә язган булуы ихтимал. Безнең татарда хөсетлек чик-чамасыз ич ул.

– “Бәндә” диеп дөрес әйттең. Теге вакытта безгә килеп, әтинең бар мирасын төяп алып киткән адәм актыгы үзе язган булып чыкты. Аноним түгел, һич яшермичә үз кулы белән язган, каләмен карага манып имзасын, исем-фамилиясын тулысынча теркәп куйган. Кулъязма ачыклаучы белгечләргә биреп тикшерттем хәтта, расладылар. Шагыйрь диген инде шуны, галим диген, ничек җир күтәреп йөретте икән үзен?..

– Килешәм... Мин сезнең белән тулысынча килешәм. Әмма “шагыйрь»ләр бакчасына атылган таш кына менә, ничектер, күңелне тырнап тора. Рифма-ритмга салып язган һәр зат шагыйрь саналырга тиеш түгелдер, минемчә. Шагыйрь ул милләтенең бар кайгы-хәсрәтен үзенеке санап, шуларны үз җилкәсенә күтәрергә сәләтле олы шәхес, сынмас-сыгылмас намуска ия кеше була торгандыр. Тукай, Такташ, Җәлил кебек, мәсәлән...

– Килешәм, – дип күтәреп алды ул шундук һәм шаяру катыш әйтеп куйды. – Синнән дә акыллы сүзләр чыга башлады бит әле. Гади пенсионер дигән буласың тагы...

Шунда гына үземнең, саксызлык күрсәтеп, мавыгып киткәнлегемне аңладым. Үз халәтемне яшерергә тырышу теләгеннәндер, кабалана төшеп, тагы бер кат кабатлансам кабатланганмындыр, сорап куйдым.

– Ул бәндәнең исемен миңа әйтергә ярый торгандыр бит?

– Нәрсәгә кирәк ул сиңа, ташла, – дип кулын селтәгәндәй итте карт. – Кирәкле кешеләр бу хакта белә, Казан һәм Мәскәү архивларында аның кулы белән язылган дистәләгән шикаятьләр әле дә саклана... Һәммәсенең копияләре бар миндә.

– Сез ул архивларга үтә алдыгызмы? Аларга бит теләсә кемне якын җибәрмиләр, – дип, гаҗәпләнүемне белдердем.

– Максат итеп куйсаң, барын да ачыкларга, хәл итәргә мөмкин икән ул. Әйттем ич, мин шактый ук җаваплы урыннарда эшләдем. Архивларга керү минем өчен проблема булмады. Ә менә әтинең тулысынча аклануын озак көтәргә туры килде. Чөнки үземнең кем улы булуымны һичкайчан һич кемгә сиздермәдем, белдермәдем ич. Читләп, чит-ят белгечләр аша гына эш итәргә тырыштым.

– Төпченүем өчен гафу үтенәм, Александр Иванович, ул адәмнән үч алу теләге тумадымы үзегездә?

– Юк...

– Ул бит җинаятьче, нәселегезнең тамырын корыткан кеше булып чыга...

Ничек җавап бирергә икән дипме, бераз уйга калып торды әңгәмәдәшем, йөткергәндәй итте. Әмма, озак көттермәде:

– Мин уйлыйм, ул болай да тыныч яши алмагандыр. Картайган көннәрендә йокысы тыныч булгандыр дип уйлыйсыңмы әллә ул бәндәнең?.. Ул үзенә үзе хөкем чыгарган...

– Билгеле шагыйрь, галим булып киткән дидегез түгелме соң?..

– Галим булмагае, академик булсын!.. Башка берәүләргә яманлык кылган кеше тыныч гомер кичерә дип уйлыйсыңмы әллә?.. Ишегенә кем дә булса килеп шакыган саен карт күсе сыман сискәнеп куйгандыр, төннәрен куркып уянган, ямьсез төшләр күреп гомере буе саташкандыр, дип уйлыйм мин аны.

Ә мин аның саен әрсезләнүемне дәвам иттем. Ачыклыйсы килә ич, бу минем өчен бик тә мөһим... Хәер, төшенүен төшенәм дә кебек, әмма моны Александр Ивановичның үз авызыннан ишетәсем килә иде.

– Аның исемен әйтегез, зинһар өчен?

– Исемен дә, үзен дә искә аласым килми. Икенче бер вакытта әйтермен, килештекме... – дип, кулын сузды ул. – Вәгъдә...

Килештек. Әмма аның кул бирүе китәргә җыенуы да булган икән, урыныннан күтәрелергә талпынды шунда ук. Култыгыннан тотып, торырга ярдәм иттем үзенә. Рәхмәт әйтте.

– Соңгы соравым, Александр Иванович, – дип, әле һаман да әрсезләнүемне дәвам иткән көнем бит үземнең.

– Тыңлыйм...

– Әти-әниегезне дәүләт куркынычсызлыгы органнары алып киткән. Һәм юк иткән... Аңлавымча, сез үзегез дә шул даирәдә эшләгән булып чыгасыз түгелме?.. Һәрхәлдә, миңа шулай тоела. Башыма сыймый, бу мөмкинме, сез ничек, ни рәвешле сыена алдыгыз алар арасына?

– Башыңа төшсә – башмакчы буласың, диләр. Ишеткәнең бармы?..

– Әйе, бар андый әйтем.

– Мин әти-әнием язмышына бәйле бар сорауга да җавап табарга тиеш идем...

– Таптыгызмы?

– Җавабын таптым табуын. Әмма үзләрен кайтарып булса икән ул... Килешәсең булса кирәк, адәм баласы өчен иң кадерле кешеләр – ул ата белән ана...

– Һәм балалар, әлбәттә! – дип йомгакларга ашыктым.

– Авырткан җиргә тиясең, тукта, – дип, башлаган сүземне тәмамларга бирмәде ул миңа. – Гаилә корып, балалар үстерү бәхетеннән дә ваз кичәргә туры килде миңа.

– Бер тапкыр да өйләнмәдегезме, гаилә кормадыгызмы?

– Баштарак кирәк санамадым. Үземнән дә торгандыр, эшем һәм һөнәрем дә шундыерак булды. Кыскасы, ялгызым гомер кичердем. Вакыты узгач, соңара төшеп аңладым аңлавын: үз-үземә бикләнеп йөри торгач гомер узып киткән булып чыкты.

– Аңлыйм, – дидем. Аңламасам да шулай дияргә мәҗбүр идем кебек...

Килешүен белдереп, баш кагып куйды ул һәм фикерен дәвам итте.

– Күз алдына китерә аласыңмы, менә минем әти-әниемнең, барып баш иим дисәң, каберләре дә юк бит шушы җир йөзендә. Алар, әйтерсең лә бөтенләй булмаган, тумаган һәм яшәмәгән бу дөньяда, хезмәтләре дә эзсез югалган, исемнәре дә... Гомеремнең күп өлеше Москвада яисә ерак чит-ят илләрдә узды. Кая гына барып чыкма, дөньяның күп почмакларына хас булган бер матур гадәт бар, язлар җиткәчтен дә, кешеләр төркем-төркем булып зиратка, әти-әниләре, туганнарының каберләре янына барырга ашыга. Чәчәк куялар, гөлләр үстерәләр... Мин аларны күргән чакларымда ишек бусагасына утырып аз еламадым. Җир йөзендә чарасызлыктан, ятимлектән һәм ялгызлыктан тамган күз яшьләреннән дә авыррак тагы ни бар икән?!. Моны сез белмисез һәм аңлый да алмаячаксыз...

Ни диим, килешүемне белдереп, бер тын дәшми тордым. Әмма дәшми тору бик тә авыр икән бит ул кай вакытларда.

– Димәк, ачыклыйсы сораулар әле бетмәгән... – дидем бераздан.

– Башка һичкемгә, һичбер соравым калмады инде минем хәзер, – диде агай. – Эзләдем, бик күп нәрсәләрне ачыкладым. Җавапсыз калган сорауларым да аз түгел... Кыскасы шул, бу дөнья белән алыш-бирешне мин үзем дә төгәлләдем кебек инде...

– Ә ничек сез шул профессия, шул кешеләр арасында..., шул дәүләткә...

– Аңладым, җитәр, ярага тоз сипмә, – дип, чираттагы мәртәбә башлаган сүземне әйтеп бетерергә дә бирмәде ул миңа, кырт кисте. “Шул дәүләткә хезмәт иткәнсез”, дип әйтергә теләгән идем. Әмма гаепләп түгел, хәйран калып...

– Дәүләт..., дәүләт, – дип, ике-өч мәртәбә кабатлады ул үзалдына. Ни әйтим икән моңарга дип, уйланып та калды кебек. – Ә дәүләтнең монда гаебе юк. Мин үз ватаныма хезмәт иттем, намус белән хезмәт иттем... Куеныңда үз ватаныңа таш саклап яшәү мөмкин түгел. Килешәсеңме!

– Шул фидакярлекне бәяләүче булдымы соң?

– Бәяләсеннәр өчен, күкрәккә орден-медальләр таксыннар өчен хезмәт итмиләр ватанга. Бу намус эше...

– Намус дигән төшенчәне күпләр онытты да кебек инде, – дип, аның сүзләрен хупларга ашыктым.

– Онытсалар ни эшләтәсең,– диде ул һәм бераз уйга калып торды. – Исләренә төшәр, әмма соң булуы бар... Шулай түгелме әллә?..

Каш астыннан гына миңа сораулы караш ташлап алды ул. Минем фикерне белергә теләве булды ахры. Килешми чарам юк.

– Шулай, Александр Иванович, байлык дигәндә Ватанны гына түгел, аналарын да сатарга әзер кешеләр ишәеп китте шул хәзер... Килешәм. Ничек кенә килешәм әле...

– Бу хакта сөйләшү бик авыр миңа, бүгенгә шул урында туктатып торыйк булмаса, ярыймы. Ә хәзер кереп даруларымны эчәргә һәм бераз ятып торырга кирәк. Үз хәлемне үзем генә беләм... – диде ул, кинәт аркасы белән капкага сөялә төшеп.

Күтәрелеп, үзенә карасам, исем китте, әллә кай арада йөзеннән нур качкан, күзләре тоныкланып калган иде аның. Йөрәк “жуылдап” куйды, бер-бер хәл була күрмәсен тагы. Юк-бар сорауларым белән тәмам теңкәсенә төшкәнмен түгелме соң?.. Капка келәсендә әлегәчә эленеп торган күчтәнәчне алып картның буш кулына тоттырдым. Һәм якын көннәрдә тагы күрешергә сүз куешып, аерылдык. Гадәттәгечә, үз юлыбыз белән икебез ике тарафка китеп бардык...

 

 

 

 4

Чираттагы күрешүне озакка калдырасым килмәде, икенче көнне үк аның йорты каршысыннан бер түгел, ике-өч мәртәбә урап килдем. Әмма хуҗа күренмәде. Хасталандымы әллә, дигән шик керде уема, хәтта капкасына ук төртелеп карадым. Капка эчке тарафтан бикле булып чыкты. Киләсе атнада килүемдә дә шул ук хәл кабатланды. Александр Иванович юк, ә капка бикле. Ни дияргә, нәрсә кылырга да белмәссең. Тагы бер атнадан һәм бер айдан соң да очрата алмадым аны...

Тәмам пошаманга төштем: бер-бер хәл булганмы соң әллә?.. Хәтергә төште, почта китерүче һәм кибетчене беләм, дигән иде кебек. Кибет бер өй аша гына, кердем, әмма соравыма җавап таба алмадым. Әллә таныш булмаган кешегә җавап бирәселәре килмәдеме: “Белмибез...” диделәр. Почта ташучы кыз исә ялга китеп барган булып чыкты.

Үкенмәс җиреңнән үкенерсең. Урамга йөрергә чыктыммы, келт итә дә хәтергә Александр Иванович килеп төшә. Урман эчендә башка сукмак һәм башка юл беткән диярсең, тагы шул тарафка тарта аяк. Көтмәгәндә-уйламаганда очрашкан идек, хушлашмый да аерылышкан булып чыктыкмы икәнни?.. Аны очрату түгел, аның хакында бер-бер хәбәр ишетүдән дә тәмам өметем өзгән идем инде.

 ***

...Күпмедер вакытлар узгач, үзебез яшәгән бистә идарәсенә ут, газ һәм су өчен җыелган бурычларны түләргә килдем. Араны өзеп китеп барганда бистәнең коменданты артымнан йөгереп чыкмасынмы:

-Сез Ринат исемле икән ич...

– Әйе, шулай.

– Без бит сезне байтактан эзлибез.

Сагая төшеп туктап калдым.

– Бер-бер хәл булдымы әллә?

Комендант шактый ук калку гәүдәле, таза ир уртасы кеше. Миңа аның отставкадагы хәрби офицер булуы да мәгълүм. Дөресен әйтергә кирәк, очраганда бер-беребезгә баш кагып уза торган булсак та, якыннан танышырга, аралашырга туры килгәне юк иде моңа кадәр.

– Сез Александр Ивановичны белә идегезме? – дип, сорап куймасынмы шунда.

Кулымдагы кәгазьләрне төшереп җибәрә яздым. Димәк, минем танышым һәм якташым Александр Иванович белән нидер булган.

– Белә идем. Ә ул кайда, соңгы араларда бер дә күренми башлады? – дип, тәкатьсезләнеп, соравына сорау белән җавам кайтардым.

– Ике атна чамасы элек аны соңгы юлга озаттык.

Колагым ишеткән сүзләрдән башым әйләнеп китте, бер мәл ни дияргә белми, телсез калып тордым. Әмма үземне кулга алырга тырыштым.

– Ә ул инде байтактан күренми иде кебек...

– Хастаханәдә иде, Кремль хастаханәсендә, шунда китеп тә барган...

– Кайгыртучы, янында караучысы да булмагандыр. Озатучы булдымы икән, соңгы юлга, дип әйтәм...

– Ничек булмасын, Александр Иванович сугыш ветераны, бик күп орденнар кавалеры... Шуның өстенә – генерал да иде бит әле ул. Гади генерал гына түгел, – дип, тирән итеп сулыш та алып куйды тагы. – Мин үзем дә белми идем, гаҗәп кеше булган. Легендар... Хәрби оркестрлар белән, олылап Троекуров зиратына күмделәр үзен.

– Яхшы булган, – дидем, колагым ишеткән яңалыкларны күптән белгән атлы булып. – Ул зур хөрмәткә лаек кеше иде шул...

– Ничек кенә әле, – дип, комендант та хуплап куйды үземне. Сер бирмәдем, димәк. Инде сораштырырга форсат чыкты кебек.

– Ә сез аны яхшы белә идегезме? – дип сорадым, җай чыгудан файдаланып.

– Белә идем. Бик яхшы кеше иде. Әмма якыннан аралашканыбыз булмады. Ул, гомумән, кешеләр белән бик аралашмый иде кебек. Разведкада һәм контрразведкада эшләгәннәр шундый була бит. Өенә кеше-фәлән чакырмады, ялгызлыкны яратты күбрәк. Аннан бит, яшь ягыннан да, дәрәҗәсе белән дә ул бик зур кеше иде...

Ә мине һаман үз сорауларым кытыклап тора, шуларга якынлашу бар теләгем.

– Ә ул кайсы милләттән иде соң? – дигән сорау чыгып очмасынмы шунда авызымнан.

– Рус кешесе, әлбәттә, чын рус каһарманы... Әмма, белмим ни сәбәпле, чиркәүгә йөрмәде ул. Күмгәндә дә дин әһелләре чакырмаска, кабер ташы өстенә дә тәре түгел, урак-чүкеч һәм йолдыз рәсеме куярга васыять итеп калдырган. Чын совет генералы...

– Анысы шулай, – дидем, боларның барысын да белгән атлы булып. Ә үзем балтасы суга төшеп җуелган кеше хәленнән чыга алмыйча аптырыйм.

– Сезне туктатуымның сәбәбе бар, – дип аңлатырга кереште комендант. – Александр Иванович бер конверт калдырган, аның тышында “М. Ринатка” дигән сүздән башка һич ни язылмаган. Ничә көн инде кемгә икән диеп баш ватабыз, фамилия-фәлән юк. Ә келәйләнгән конвертны ачу уңайсыз. Анда ни булмас... Фамилиягезнең баш хәрефе дә туры килә, димәк, ул сезгә булып чыга,– дип, конвертны миңа сузды комендант.

– Әйе, миңа, – диеп, кулыма алдым конвертны. “Ул минем фамилиямне белми иде шул”, дип әйтергә кыймадым. Хәер, нигә белмәскә, ачыклаган булып чыга... Хатны кеше алдында ачып тормадым, җәт кенә куен кесәмә шудырдым да, рәхмәт әйтеп, бик эшлекле кыяфәт белән юлымны дәвам иттем.

 ***

“Ул хатта ниләр язылган иде соң?” дип кызыксынадыр укучы.

Ни барысы дүрт-биш җөмлә. Һәм мине аеруча хәйран калдырганы тагы шул – хат саф татар телендә иде. Ышанасызмы-юкмы, бер хатасыз язылган:

 “Кызганыч, мин менә хастаханәгә килеп юлыктым бит әле. Моннан чыгарга язгандырмы-юкмы, әйтеп булмый. Сезнең белән тагы бер тапкыр гына булса да күрешеп сөйләшкәндә дә яхшы буласы иде дә бит... Бик әйтәсем килеп тә әйтергә өлгермәгән сүзләрем калды. Ходай ни кушкандыр, алдагысын белеп булмый. Бер серемне ачам шулай да, мин беренче очрашуыбыздан соң ук сезнең кем икәнлегегезне ачыклаган идем. Казан турында, язучылар турында әйткән сүзләрем өчен зинһар миңа үпкәли күрмәгез, кичерегез. Сезне кузгатыр өчен, сынау максатыннан махсус шулай сөйләштем. Нишләтәсең, бу минем профессиональ авыруымдыр инде. Ә теге “бәндәнең” исемен сез үзегез дә чамаладыгыз булса кирәк. Әйе, аның исеме “Нәкис”.... Шәрехләп тору кирәкмәстер, сезгә таныш кеше, шулай бит?!.”

Үз күзләремә үзем ышанмыйча югалып калдым башта. Аннан эсселе-суыклы булып китте, тәнемнән бер оя кырмыска чабышып үткәндәй булды. Баш түбәмдә калган санаулы гына чәчләрем дә үрә торып баскан иде булса кирәк... Хатның кайбер юлларын, нәрсәләрнедер ачыкларга теләп булса кирәк, кабат-кабат укыдым...

 

 Икенче тарих

 1

Кичке ашны ашап, чәйләр эчкәчтен, көндәгечә, эш өстәле артына барып утырды Җамал Вәлиди. Аның хәзер кырыкмаса кырыкка ярылыр чагы. Көнчыгыш педагогия институтында алдагы атнадан “Татар теленең тарихы” дигән яңа фән укыта башлаячак. Үзе өчен бик тә якын һәм көтеп алынган фән. Шулай булуга да карамастан, беренче лекция беренче инде, махсус әзерләнергә туры килә. Җаваплылык та зур, дулкынлану да бар. Аннан бит әле беренче лекциягә Республиканың мәгариф өчен җаваплы җитәкчеләре һәм соңгы арада бик тә активлашып киткән дәүләт куркынычсызлыгы оешмасыннан да вәкилләр килүе ихтимал. Соңгылары татар тарихы, аның әдәбияты һәм теленә кагылышлы бер генә вакыйганы да игътибарсыз калдырмыйлар бу араларда. Өстәвенә, тагы “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”нең икенче томы корректурасын карап, төзәтмәләр кертеп чыгасы бар. Ашыктыралар... Галимҗан Ибраһимов эшчәнлеге хакында әдәби тәнкыйть мәкаләсе язырга алынган иде, аны да көтәләр булса кирәк, сузарга ярамый. Моннан байтак еллар әүвәл, академик Бартольдның “Кыскача ислам мәдәнияте тарихы” дип исемләнгән хезмәтен тәрҗемә итеп бастырган иде ул. Китап матбугатта югары бәя алды һәм бик тиз таралып бетте. Әмма, ни өчендер, шул китап уңае белән соңгы араларда шактый тәнкыйть сүзләре ишетергә туры килә иде аңарга. Югары органнардан да кызыксынучылар бар кебек. Эшне зурга җибәрмичә, үз вакытында, шул язмаларга да вакытлы матбугат аша җавап бирү кирәк иде. Бу эшне дә озакка сузу ярамас. Татар халкының мәкаль һәм әйтемнәрен дә туплап чыгарыр вакыт җитте кебек. Табышмаклар, кыска җырларны да озак сузу ярамас. Һәммәсе дә, әнә, эш өстәлендә, аның шүрлекләрендә тау-тау өелеп, чират көтеп ята. Яңа чыккан газета һәм журналларны да карап, күз йөгертеп кенә булса да укып, танышып бару кирәк. Институтта көннең ничек узып киткәнен дә абайламый кала, өйдә дә күпме эш көтеп тора үзен. Вакытны гына ничек җиткерәсе...

Ә шулай да һәммәсенә өлгерергә кирәк. Эш күп булудан зарланалар ди мени, эшсезлектән изаланырга язмасын... Балалар өчесе дә әниләре белән чаршау артында. Алар да эштә, дәрес хәзерлиләр. Йоклар вакытлары да җитә булса кирәк инде. Аны эшеннән бүлдермәс өчен аяк очына гына басып йөргән хатыны Ләйлиҗиһан әледән әле “т-с-с-т-с-с” дип, аларны тавышланмаска чакырып тора.

Ниһаять, инде җиң сызганып эшли башладым дигәндә генә тышкы яктан кемдер килеп ишекләрен шакымасынмы.

– Вакытлы вакытсыз кем йөри инде тагы... – дип, аны Ләйлиҗиһан барып ачты. Ишек төбенә килгән кешене кире борып булмый, керергә чакырды үзен.

Вәлиди, эшеннән аерылырга теләмәсә дә, керүченең сүзләренә колак салмый булдыра алмады:

– Соңлам йөрүем өчен, гафу итегез, Җамалетдин абзый, мин сезнең янга килгән идем.

Вакытсыз йөрсә дә, көткән кешесе булмаса да, урыныннан тормый гына ишеккә таба борылырга мәҗбүр булды галим. Егерме биш-утыз яшьләр чамасындагы бу кеше соңгы араларда аның күзенә бик еш ташлана башлаган иде. Юк эшен бар итеп институтка да кереп чыкканы бар. Танышканнар да иде кебек хәтта, әмма исеме хәтердә калмаган. Башкорт якларыннан килгән булса кирәк, мөгаллимлек итә икән.

– Ә-ә, син икәнсең әле, – дип, торып, килүчегә ике кулын сузарга мәҗбүр булды галим. Урындык тәкъдим итте үзенә. – Йә, ишек тупсасында басып торма, кил, түрдән уз. Безнең якларга нинди җилләр ташлады үзеңне?

– Эштән бүлдереп йөри дип, берүк ачулана күрмәгез инде, Җамалетдин абзый, – дип, бик тә итәгатьле итеп башлап китте ул сүзен. – Киңәш-табыш итү өчен сездән дә игелекле кеше булмаганга килергә мәҗбүр булдым яныгызга. Зинаһарлар өчен, гафу итә күрегез, Җамалетдин абзый...

– Сөйлә, тартынма, ни булды тагы? – дип, кулына алган китабын кире өстәлгә куйды Вәлиди. – Утыр. Җитди сүз аягүрә сөйләшенмәс...

– Рәхмәт, Җамалетдин абзый, сез миңа һәрчак ихтирамлы булдыгыз. Әдәбият дөньясында яше-карты сезгә рәхмәтләр укып яши. Кая барма, шунда мактау сүзләре белән искә алалар үзегезне. Тукайны яклаган, Фатих Әмирханны һәм Ибраһимовны күтәргән кеше ич сез. Сездәге кайгыртучанлык, ярдәмчеллек җитми шул бик күпләргә...

– Ярар, ярар, мактау сүзләрен калдырып тор әлегә, – дип бүлдерергә кирәк тапты ул аны.

Ялагайлык һәм хөсетлекне җене сөйми югыйсә, шулай да килүченең әлегедәй төче сүзләрен бу очракта колак читеннән уздырды Вәлиди. Тәрбия эше белән шөгыльләнер вакыт түгел.

– Мин уйлаганымны сөйлим, Җамалетдин абзый. Сез бит... Сез бит бүгенге татар дөньясында сирәк очрый торган асыл затларыбыздан...

– Ярар, бу кадәресе аңлашылды... Инде без – татар зыялылары бер-беребезгә ихтирамлы булмасак, бер-беребезне кайгыртып, үзара ярдәмләшеп яшәмәсәк, безне кем кайгыртыр соң! Йомышың бар идеме? Булса, сөйлә.

– Алай да сез бар әле Казанда. Кешеләр бит үз-үзләренә бикләнде, аралашмас булды. Юкса, Җамалетдин абзый, кем янына барып, кемгә сөйләр идек борчу-шатлыкларыбызны.

– Йә, тыңлыйм үзеңне...

– Килүемнең сәбәбе шул, Җамалетдин абзый... Мин бит, белмисездер, мулла нәселеннән. Әтием, бабам мулла булган... – дип башлады ул сүзен.

– Ата-ананы сайлап алмыйлар. Ә мулла малае булуы оят мыни! Киресенчә, горурланырга кирәк. Муллалар начарлыкка өйрәтмәде халыкны. Гыйлемгә, әдәп вә инсафлылыкка өндәде алар. Барыбызның да иң әүвәлге остазларыбыз мулла булды.

– Шулаен шулай да бит... Кемдер менә минем мулла нәселеннән икәнлегемне органнарга җиткергән. Чакырта, сораштыра башладылар. Төпченәләр... Куркыталар... Бу бер дә яхшылык белән тәмамланмас төсле, Җамалетдин абзый. Эшсез йөрүемнең дә сәбәбе шуннан дип беләм. Редакцияләргә якын җибәрмиләр. Киңәш итегезче, ни эшләргә, ничек котылырга бу бәладән?

– Әтиеңнең мулла булуы бәла мени?

– Шулайрак килеп чыга шул.

– Тынычлыгың саклау кирәк, – диде Вәлиди, эче пошкангамы, тирән сулыш алып куйгачтын, – гаепсез кешегә тимәсләр. Аннан, шигырьләреңдә дә син бит алай мөгез чыгармыйсың кебек соңгы араларда.

– Әллә укыдыгыздамы, Җамалетдин абзый?

– Кулга кергән китапны уку кирәк, кардәшем, укыдым...

– “Җидегәнче”ләр белән араны өздем бит мин хәзер, – дип, кош тоткандай, яңалыгы белән уртаклашырга ашыкты килүче. – Җидегәнчеләрне, беләсездер инде, күптән туздырдылар, кайсы кая китеп, аеры-чаеры таралып беттеләр.

– Араны өзеп дөрес эшләгәнсең. Шигырьне бит төркемнәр түгел, аерым шәхес иҗат итә. Кулына каләм алып шигырь язарга алынучыны мин илаһи бер зат итеп күрәм.

– Җамалетдин абзый, сез Тукайның үзе белән аралашып яшәгән кеше, килүемнең сәбәбе башка, әмма сорамый кала алмыйм: шигырь нинди булырга тиеш соң ул? Сезнең фикерне белү бик тә кызык булыр иде... Мине мактап матбугатта бер-бер мәкалә дә язып бастырмассызмы икән? Вәт, булыр иде ул вакыйга-а...

– Ул кадәресен вәгъдә итә алмыйм әлегә. Ә менә шигырь хакындагы соравыңа килгәндә, анысы да җиңелләрдән түгел, әлегәчә төгәл генә һичкемнең җавап бирә алганы юктыр моңа.

– Ә шулай да?

– “Шигырь – ул нәрсә”, дип кат-кат үз-үземә сорау биргәнем бар. Әмма, кистереп кенә җавап бирә алмыйм. Шулай да, шигырь – мәхәббәт авазы түгелме... Ничек уйлыйсың?

– Матур әйттегез: “Мәхәббәт авазы түгелме?..” Шәп бит, шәп! Ә безнең “җидегән”челәр нинди генә мөгез чыгарып карамады.

– Әйе, мөгезне чыгарып күсәттегез. Арагызда сәләтлеләр дә бар кебек, миңа калса. Мисал өчен, Гадел Кутуйны искә алырга мөмкин. Сәйфи Кудаш атлы егетнең дә үз тавышы бар кебек. Кемнең кем буласын, алдагы көннәрдә кем каләме ни юнәлештә үсеп китәсен алдан әйтеп булмый, әлбәттә. Ә шулайда күпчелеге, мин әйтер идем, “тыкы-тыкы, каты-коты...” язалар төсле.

– Сез әйткәнчә, Җамалетдин абзый, мин инде хәзер мөгез чыгармаска да тырышам, тормыш өйрәтә икән ул.

– Дөрес әйтәсең, тормыш өйрәтә. Чыгымлый башласаң, шундый иттереп китереп суга ул...

– Бүген яныгызга килүем дә, Җамалетдин абзый, шул уңайдан иде бит. Тормыштан зарланып килдем. Әтиемнең мулла булуы кара койрык сыман артымнан ияреп йөри һаман. Уфадан качып чыгып китүем дә шуның аркасында булды. Казан еракта, бәлки онытырлар, кызыксынмаслар, белмәсләр дигән идем.

– Белсәләр, ни булган? Син беренчесе һәм соңгысы түгел. Бик күпләребезнең ата-бабасы мулла. Булса соң, гаепмени?..

– Гаеп булмаса да гаеплиләр бит менә.

– Дөнья булгач, гаепләүләр дә булыр. Татар булган өчен дә гаепләгәннәр, динебез ислам булган өчен дә. Нишлисең, барыбыр яшибез бит әле менә... Башка суктылар дип тормыйбыз, күтәреләбез, калкабыз. Республикалы да булдык кебек, әнә...

– Ярый да сез мулла нәселеннән түгел?..

– Анысы ни дигән сүз тагы...

– Сезне ярлы крәстияннардан дип ишеткән идем. Дөрес түгелме әллә?

– Кем әйтте сиңа? Ата-бабаларымнан баш тартырга җыенганым юк әлегә. Тәтеш-Апас якларында минем ата-бабамны белмәгән, танымаган кеше бармы икән?.. Аларның укымышлы кеше – мулла булулары да сер түгел. Мин моны һичкемнән яшермәдем, уема да кереп караганы юк. Киресенчә, ата-бабам белән, аларның мулла булуы белән горурланып яшим.

Колагы ишеткәнгә бик нык гаҗәпләнгәндәй кыланды соңлап килгән кунак. Югыйсә, ул бу хакта хәбәрсез түгелдер... Үзенә күрә, сынап каравы иде кебек...

– Бә-ә-әй, – дип сузды ул, – һич ялгансыз менә, иманым камил, мин сезне чын-чынлап ярлы мужик нәселеннән дип йөрим тагы.

– Ишеткән булсаң – яхшы. Анкета һәм тәрҗемәи хәлгә “ярлы крестияннардан” дип язу модага керде ич хәзер. Кемдер язган икән, язсын... Үзем ялган-йолган белән көн күрмәдем. Сораганга горурлык белән җавап бирдем: “Әтием һәм җиде буын бабам мулла булган!”

– Сез дә мулла нәселеннән, димәк. Менә ничек, бу минем өчен яңалык бит әле, – дип, куанып куйгандай итте кунак.

– Шуны ачыкларга килмәгәнсездер ич!.. – дип, сүзне кыска тоту ягын кайгыртты Җамал Вәлиди. Сүз булмаганда сүз булсын, өч көн үткәч, исәнме кодагый, дип утыра торган вакыт түгел. Стенадагы күкеле сәгатъ тә әнә шул хакта искәртеп алды. – Миннән нинди киңәш сорыйсыз инде?

Җәелеп китеп сөйләшергә җыенган иптәш өчен хуҗаның сүзне коры тотуы көтелмәгән иде кебек. Сизгер булып чыкты үзе, аңлады. Уңайсызлануданмы, әллә үчләшү яисә ачуы чыгудан, ике бит алмасы кызарып чыкты аның кинәт. Күзләрен челт-мелт йомгалап алды һәм тешләрен кыса төшеп дәвам итте.

– Өч улым бар. Берсеннән-берсе кечкенәләр әле. Хатын эшләми. Казанда кардәш-ыру, туган-тумачаларыбыз юк, Җамалетдин абзый. Икебез дә башкорт якларыннан бит без. Эшсез йөрү бик тә авыр, бер-бер ярдәм күрсәтмәссезме, диеп килгән идем.

– Мөгаллимлек итәм, дисең түгелме?

– Итә идем дә бит, эшләгән җиремнән җибәрделәр...

– Эшсез калгансың, димәк... Эш белән ярдәм итәргәме? Эш табу җиңел түгел шул хәзер...

– Эше дә кирәк инде... Аннан бераз..., сорарга да уңайсыз, теге ни, Җамалетдин абзый...

– Акча кирәкме?

– Әйе-әйе, акча булмасмы дигән идем... – Һәм бертын дәшми торгачтын, кабалана язып тәгаенли төшәргә кирәк тапты. – Бурычка... бурычка соравым, әлбәттә, кайтарып бирү шарты белән.

Бу очракта нидер әйтүне кирәк тапмады Вәлиди, утырган урынында ипле генә борыла төшеп, янәшәдәге өстәл тартмасына үрелде. Ачты. Һәм аннан бер төргәк акча чыгарып аны каршысында торган кунакка сузды.

– Менә, минем бер айлык мәгышем шушы. Бәхетең, бүген эш хакы алган көнебез иде. Кирәк кадәрен ал.

Әйтелгән сүзгә колак салмавы яисә ишетмәгәнгә сабышуы булдымы, уңайсызланып яисә тартынып та тормады теге,педогогия институты доцентының бер айлык хезмәт хакын санамый-нитми генә үзенең куен кесәсенә шудырды.

– Рәхмәт, – диде диюен, һәм урыныннан сикереп үк торды. – Хәзер кайтып китсәм дә була. Хатынны һәм балаларны шатландырырга кирәк.

Ачкан авызын йомарга онытып, тегенең кыланышларын ничек бәяләргә белми, бер тын исе китеп карап торды Вәлиди.

– Ә эшнең кирәге калмадымы инде? – дип, искәртергә мәҗбүр булды ниһаять. Килүченең кош тоткандай куануы һәм кабалануларына хәйран калган иде ул. – Кешедән алган акча тиз бетүчән.

– Оныта язганмын бит... Әллә эш белән дә ярдәм итәсезме?

– Мулла нәселеннән булгач, ярдәм итми ярамас, – дип, шаярткан атлы булды Җамал Вәлиди. – Менә, ике данә “кемлек кәгаземне” бирәм үзеңә. “Спартак” аяк киемнәре фабрикасына, аның директоры янына кер. Шушы “кемлек”не бир һәм аңлат. Ул сиңа ярдәм итәргә тырышыр. Булмаса, ерак түгел, әнә Әтнәгә дә барып кайт. Анда мәгариф бүлегенә керерсең һәм Гарифҗан исемле агайны сора. Ул һичшиксез ярдәм итәр, соңгы күрешүебездә “Тел һәм әдәбият укытучылары кирәк” дигән иде. Миннән сәлам күндерергә дә онытма үзләренә. Булдымы?..

– Булды. Ничек кенә булды әле, – дип хушлашмый, рәхмәтен әйтергә дә онытып чыгып йөгерде теге. Тупсаның аргы ягына чыккачтын тавышы тагы да көррәк яңгырады. – Бер вакыт табып тагы киләм әле яныгызга, ярыймы, Җамалетдин абзый, сорауларым бик күп сезгә. Рәхәтләнеп сөйләшеп тә утырасы килә. Шигырьләр дә укырмын үзегезгә... Мине мактап мәкалә дә язарсыз әле бәлки, шулай бит Җамалетдин абзый...

Егет шактый әрсез һәм бәйләнчек булып чыкты бит әле. Моңарга ирек куйсаң, башыңа менеп утырырга да күп сорамас. Әмма, шигырь язучының теләкләренә каршы төшәсе яисә үзенә каты бәреләсе килмәде әлегә. Сабыр төбе – сары алтын бит ул.

– Ярар, килерсең, укырсың – дими, ни әйтәсең тагы...

 2

Чакырылмаган кунак чыгып киткәчтен дә чаршау артыннан хатыны Ләйлиҗһан килеп чыкты. Ишекне бикләп килде иң элек. Аннан аяк очларына ипле генә басып ире янына якынлашты, җылы йомшак кулын аның җилкәсенә салды.

– Бер дә тынычлап эшләргә бирмиләр үзеңә...

– Нишлисең, килгән кешене борып чыгарып җибәреп булмый шул.

– Эш урыныңда очратса да яраган бит... Якының, туган-тумачаң түгел. Кеше өенә шушы вакытта килеп керергә...

– Анысы шулай, әмма институтта да тоту җиңел түгел шул мине. Берөзлексез лекцияләр, студентлар, яшь галимнәр... Килүче-китүчедән дә өзелеп торган юк. Һәркемнең үз соравы, үз мәшәкате дигәндәй... Милли әдәбият өлкәсендә, фәндә шактый ук җанлану сизелә соңгы араларда.

-Бу кеше бер дә ошап бетми миңа, Җамалетдин. Син ни диярсең?..

– Хикмәт ошату-ошатмауда түгел, кадерлем. Башка барыр җире, ярдәм сорар кешесе булмаганга килгән бит, рәхәт тормыштан түгел.

-Берәүгә дә җиңел түгел инде, – дип сузып куйды Ләйлиҗиһан. – Акча сораучылар күп булыр ул, акча берәүгә дә җитми. Әнә, Искәндәр белән Ибраһимның да алмашка күлмәкләре юк. Әминәнең аяк кабы тузып беткән. Синең хезмәт хакыңны көтеп дәшми йөри идем...

– Боерган булса, киләсе айда алырбыз. Дөрес сөйлисең әнисе, балаларны ким-хур йөртергә ярамас.

– Бу айда булмасмы?

– Бу айныкы бетте, китте шул инде, аппагым .

– Барысын да бирдеңме?.. Кешегә әйтсәң, кеше ышанмас. И-и-и, Җамалетдин, бигрәкләр дә беркатлы һәм юмарт инде үзең. Хәтерлисеңдер, безнең Апас якларында синең кебекләр турында “ыштансыз да соң” дип әйтә торганнар иде.

Хатыны әйткән комплементтан күңеле булып, рәхәтләнеп бер көлеп алды Җамал Вәлиди.

-Кемнән-кемнән, синнән бу тикле дә җылы мактау сүзе ишетермен димәгән идем, Ләйлиҗиһан. Кил әле, шуның өчен үзеңне бер кочыйм әле, – дип, кулыннан тотып тезләре өстенә тартып утыртты ул аны. Чәчләреннән сыйпап бит уртасыннан үбеп алды.

Хатын-кыз барыбер үзе булып кала. Иренең җилкәсенә башын куеп, бер кавым иркәләнгәчтен, сүзен дәвам итте:

-Белгән кешеңмени, исеме ничек соң аның?.. Теге әле генә китеп барган ыспай егетне әйтәм...

– Исемен хәтерләмим, танышкан да кебек идек, онытканмын. Шигырьләр яза дип беләм, яшь булуына да карамастан, гаиләсе зур икән, өч улым бар, диде, әнә...

– Бик төче телле һәм елгыр күренә үзе... Бер дә кыенлыклар кичергән кешегә охшамаган.

– Ярар, җанкисәгем, башка кайгың булмаса, оныт аның турында. Килештекме...

– Син әйткәч, килешми кая барасың. Хәерлегә булсын инде, Җамалетдин, – дип ирен тынычта калдыру нияте белән торып китәргә җыенды хатын.

– Алай ашыкма әле, аппагым, – дип, кочагыннан ычкындырмый торды аны Җамал. – Балалар ничек соң, дәресләрен хәзерләп бетерәләрме инде? Рәхәтләнеп сөйләшеп тә утыра алганым юк бит. Алай да син бар күз-колак булырга...

– Искәндәр олыгаеп китте соңгы арада, өй эшләрен дә үзе башкарып чыга. Мөстәкыйль булырга тырыша. Минем киңәшләргә мохтаҗлыгы юк. Укытучылары да мактап бетерә алмый. Математика һәм төгәл фәннәрне бик ярата, шул юлдан китәр төсле... Ибраһим күбрәк сиңа охшаган, бер өзлексез укый, китаплардан аерып булмый. Әтисе юлыннан китәр төсле, тарих һәм әдәбиятка кагылышлы китап күрсә – дөньясын оныта. Аннан, сүз тыңлаучан тагы, “нинди эшең бар, әни” дип сорап кына тора. Балалардан зарланырлык түгел анысы.

– Ә минем татлы кызым Әминә ничек?

– Әминә бала гына шул әле. Бик шук, кайчак холкын да күрсәтеп ала. Башы эшли үзенең һәм бик кызыксынучан. Абыйларына да, миңа да берөзлексез сораулар яудырып кына тора. Җавап бирми торып, котылам димә...

– Бу бит яхшы, аппагым. Аның яшендә шуклык һәм җорлык бик яхшы күренеш. Шул сыйфатларга дөрес юнәлеш күрсәтә белү генә кирәк. Шулай түгелмени?..

– Хәерлегә булсын инде, кыз балага бераз тыйнаклык турында да онытмаска иде дә.

– Сабый гына бит әле... Барысының да үз вакыты бар. Тыйнаклык та ерак йөрмәс, боерган булса. Исән-сау гына булсыннар берүк.

– Ә син һаман эштә. Көн дип белмисең, төн дип белмисең, кайчан карама шул китап һәм язуларың өстендә. Йокың да юк, ялың да. Бераз һавада йөреп керсәң, ял итеп алсаң да ярар иде дә, – дип, кайгыртуын белгертергә кирәк санады хатын. Бу аның күптән күңелендә, тел очында булып та, шул көнгәчә әйтергә форсат таба алмый йөрткән сүзләре иде.

– Һәр нәрсәнең үз вакыты була, ял да итәрбез, аппагым. Быел җәен, боерган булса, балалар белән бергәләшеп, туган якларга кайтып килербез. Зөя суларында йөзеп, тау итәкләрендә җиләк җыеп, Апас урман-кырларының саф һавасын сулап гизеп йөрербез. Үзебез дә ял итәрбез, балалар да... Туып-үскән якларны һич онытырга ярамас, балалар да нәсел-ыруның тамыры, чишмә башы кайда икәнлекне күреп үссеннәр... Килешәсеңдер ич?

– Килешү генәме! Тик менә син шулай дисең дә бит, соңыннан бер-бер эш йә мәшәкатең килеп чыга тора. Ел да хыялланабыз шул хакта... Тормышка гына ашыра алганыбыз юк.

– Быел, боерган булса, вәгъдәмне бозмам. Үзем дә сагындым, бик сагындым туып-үскән Апас тарафларын...

– Мин бик риза да. Синнән тора, синең вакытыңнан, Җамалетдин.

– Сүз бирәм, кайтабыз дигәч кайтабыз быел туган якларга.

Әле һаман иренең тез өсләрендә утырган хатын сәгатъкә күз төшереп алды шунда. Чаршау артында калган балаларның, Ибраһим белән Искәндәрнең, нидер бүлешә алмыйча бәхәсләшеп алулары да сүзне йомгакларга этәрде.

-Ярый,мин китим инде...Балаларны үз вакытында йоклатасы да бар. Ни гомер сине эшеңнән бүлдереп утырам икән бит, – дип, ипле генә урыныннан торып чаршау артына кереп югалды Ләйлиҗиһан.

Җамал Вәлиди, ниһаять, эш өстәленә борылды. Тау-тау өелеп торган китаплар, таралып яткан кулъязмалар һәммәсе аның игътибарын көтә. Дөньясын онытып туган тел һәм әдәбият дөньясына кереп чумды ул. Авыр, әмма милләт өчен, үзен шул милләттән санаган һәр адәми зат өчен соң дәрәҗәдә мөһим һәм үтә кирәкле булган хезмәт. Бу эшкә бары күңеле саф, җаны изгелек һәм игелектә булган асыл затлар гына алынса кирәк. Халыкның дәвердән-дәверләргә күчеп туплана торган рухи һәм әхлакый мирасын үз акылы һәм йөрәге аша кичереп, килер буыннарга түкми-чәчми тапшырырга алынган затларның берсе ич ул. Ходай биргән һәр көн, һәр сәгатъ һәм минутның кадерен белеп эшләргә туры килә...

 3

Көндәлек эш һәм мәшәкатьләр белән көн арты көн, ай арты ай үтә торды. Әмма заяга узмый вакыт. Эшләгән эш нәтиҗәсез калмый. Татар теленең ике томлык аңлатмалы сүзлеге үзен зыялы санаган һәр татарның китап киштәсендә тора хәзер, “Коръән” белән янәшәдә. Хәер, изге “Коръән” китап киштәләреннән сандыкларга яшерелә, мендәр асларына күчә башлады бит әле соңгы араларда. Хакимият башында утыручылар дошман арты дошман эзли, дин әһелләре, муллалар белән көрәшә, изге китаплар белән булыша башладылар. Мәчет манараларын аударырга-җимерергә җыеналар икән, дигән сүзләр дә йөри. Халыкның эчен шул пошыра, шундый хәбәрләр тыңгылык бирми...

 Казан, Ырынбур һәм Уфада татар телендә чыгып килүче әдәби һәм гыйльми журналлар Җамал Вәлиди хезмәтләрен зарыгып көтеп ала, ә укучылар тарафыннан исә ул мәкаләләр вакыйга буларак кабул ителә. Көнчыгыш педагогия институтында аның лекцияләрена студентлар гына түгел, яшь галимнәр, әдәбият-сәнгатъ тирәсендә кайнашкан иҗат әһелләре һәм белгечләр төркем-төркем килә тора.

Кичкырын Казанны кыл урталай бүлгән Болак читләп өенә кайтырга чыга ул. Кулында таушала төшкән күн портфеле, башында кара эшләпә. Үз-үзен тотышы, кием-салым һәм тышкы кыяфәте белән гавамнан аерылып торуны өнәмәсә дә әллә каян күреп, танып алалар аны. Узып киткәчтен әледән-әле артыннан чыш-пыш килеп: “Әнә, Җамал Вәлиди шул була инде...” дип, бармак төртеп күрсәтеп калуларга да күнеккән. Юлына каршы чыгып, юк сорауны бар итеп, сораштыручыларга да исе китми. Сәлам бирүчегә сәлам кайтара, сорау белән килүчеләрне игътибар белән тыңлый һәм тәфсилләп җавап бирә. Әдәбият һәм сәнгать белән кызыксынган, милли тарихка битараф булмаган замандашлары һәм милләттәшләре артканнан-арта баруга сабыйларча ихлас куана ул...

Кабан күленә чыгучы тар тыкрыкларның берсендә урнашкан ике катлы агач йортның югаргы катында урамга караган ике тәрәзә булыр. Тәрәз төпләрендә гөлләр, алар һәр заман чәчәктә. Шул гөлләр артында аның эштән кайтуын зарыгып көтеп торучы күзләр булыр. Ул күзләр аның сөекле кызы Әминә яисә уллары Ибраһим белән Искәндәрнеке. Әтиләренең кайтыр вакыты якынлаша башлагачтын да, алар, алмашып, тәрәзә төбендә аны көтәләр. Һәм куанычлы хәбәрне, үзенә күрә сөенчне, беренче булып әниләренә җиткерергә ашыгалар...

Кабан күле читләп сузылган урамнан килеп, үз тыкырыкларына борылгач та алсу һәм ак чәчәкле гөлләр белән әллә каян балкып торган тәрәзәдән аңарга кул болгадылар. Кызы Әминә өлгер булып чыкты – димәк, сөенче аныкы.

Үз тупсаңны атлап җылы өйгә килеп керүгә, синең өчен иң кадерле кешеләрнең көләч елмаеп каршы алуына ни җитә. Гаилә бәхетен аңлый һәм кадерли белгән кеше өчен моңардан да зуррак тагы нинди куаныч булуы мөмкин?! Колачларын җәеп йөгереп килгән кызы кай арада аның муенына менеп сарылыр, уллары Искәндәр белән Ибраһим да бер-бер артлы ипле генә килеп әтисенең күкрәгенә сыенырлар. Ә Ләйлиҗиһан, чаршау читеннән башын чыгарып, бәхетеннән балкып тыйнак кына елмаеп карап торыр аларга... Өстәл өстендә чыжлап самавыр кайнап утырыр, өйгә тәмле аш исе таралган булыр...

Әтисенең өс киемнәрен салганын да көтмиенчә тынгылык белмәс кызы Әминә, көндәгечә, үзенең уңышлары белән мактанырга керешер:

-Әти, мине тыңла, мине... мәктәптә бүген ике бишле алдым.

– Булдыргансың, кызым, йә, нинди фәннәрдән...

– Туган телдән, аннан хисаптан алдым бишлене.

– Яхшы булган, кызым,– дип, толымлап үрелгән, ике иңбашына сузылып төшкән йомшак чәчләреннән сыйпап ала ата. – Ә тәртип бозмадыңмы соң?

– Тәртип тә бозмадым, әти, – диде кыз, бераз тавышын баса төшеп. – Бер малай чәчемнән тарткан иде, этеп җибәрдем. Бу бит тәртип бозу түгел, шулай бит, әтием.

– Төртешү-этешү кызларны һич бизәми, кызым. Башкача алай итмә, ярыймы.

– Чәчтән тартмасын иде... Ул бит үзе башлады.

– Ә укытучы ни диде, орыштымы үзеңне?

– Орышмады, шелтәләде генә. Ул да синең кебек, кисәтте, соңгысы булсын, диде.

– Дөрес әйткән, укытучының һәр сүзен тыңларга кирәк, кызым... – Шунда, кулында китап тотып, бер читтә басып торган улы Искәндәргә игътибар итте Вәлиди. – Улым, ә синең уңышлар ничек?

– Барысы да яхшы, әтием.

Шуның белән түгәрәкләнде Искәндәр белән хәл-әхвәл белешү, ул, гомумән, күп сөйләшергә яратмый. Кечкенәдән тырыш, тыйнак һәм мөстәкыйль малай.

– Ибраһим, ә син ничек?

– Барысы да яхшы, әтием. Чиреккә дә гел бишлеләр чыгарга ошаган.

– Менә минем улым, дип мактанырлык булсын инде, ярармы!

– Ярар, – дип, тыйнак кына китап-дәфтәрләре янына китеп барды Ибраһим.

Ибраһимның кулындагы китапны танып Вәлиди, кинәт, сискәнеп куйды. Чү, Мирсәет Солтангалиевнең соңгы хезмәте түгелме соң? Әйе, 1928нче елда Казанга соңгы тапкыр килүендә Мирсәет үз кулы белән имзалап бүләк иткән китапчык ич.

-Ибраһим, – диде ул, кырыслана төшеп. – Улым, ул нинди китап синең кулыңда?

Үз чиратында малай да каушап, уңайсызланып калды. Әтисенең китап киштәсеннән рөхсәтсез алган иде шул. Ә ул мондый эшне бигүк өнәп бетерми.

-Мирсәет абый Солтангалиевнеке, әтием. Нәрсә, алырга ярамый идеме әллә?.. Мин аны бик кадерләп кенә тотам.

Ни дияргә соң бу малайга... Теге атнада бер почмакка посып Троцкий хезмәтләрен укып утыра иде. Бүген – Солтангалиев! Мондый болгавыр заманда бу мавыгу хәерлегә илтмәскә мөмкин ич. Ә гаеп аның үзендә булып чыга, бу китапларны үсмер бала күзеннән генә түгел, гомумән кеше-карадан да яшерергә күптән вакыт иде.

-Кил әле, яныма кил, улым, – дип, үзе янына чакырды ул Ибраһимны.

Гаепле кешедәй, кыяр-кыймас атлап әтисенә якынлашты малай.

-Белмәдем бит, әтием, башка бер вакытта да синнән рөхсәтсез алмам...

Әтисе аны иң элек аркасыннан сөеп, башыннан сыйпап куйды.

-Син әле бик яшь, улым. Бу китапларны укырга иртәрәк. Үсеп җитәрсең менә, ни теләсәң шуны укый башларсың, боерган булса... Нигә кирәк булды соң әле сиңа алар?..

-Мәктәп директоры, Мирсәет абыйны “халык дошманы” дип сөйләде бүген безгә. “Түгел, нигә ул дошман булсын?..” дип әйтәсем килде. Кыймадым. Аның бит безгә дә килгәне бар, шулай бит, әтием. Теге гимнастёркалы, күн итек киеп килгән абый шул иде бит. Сез кич буе сөйләшеп утырганда мин бар эшемне онытып, шыпырт кына чаршау артында тыңлап яткан идем.

– Олылар нәрсә сөйләшмәс, – диде Вәлиди. Тагы ни әйтсен, үзе ихлас хөрмәт иткән, олылаган фикер иясен хурларга керешсенмени?..

– Мирсәет абый дошман түгел, шулай бит, әтием...

Бала, сәясәт турында сөйләшер, фикер йөртер өчен әле шактый ук яшь булса да, әтисеннән җавап көтә иде. Туры җавап бирсә, мәктәптәге укытучыларга, рәсми газеталарга каршы куячак ул аны. Ялган да сөйли алмый.

– Юк, улым, Солтангалиев халык дошманы түгел, киресенчә, халкыбыз бәхете өчен, аның дәүләтчелеген булдыру өчен үз-үзен аямыйча көн-төн хезмәт иткән каһарман. Син шуны белеп тор әлегә, ә калганын тарих үзе күрсәтер. Әмма, кара аны, малай актыгы, бу хакта һичкем белән сүзгә кермә, бәхәсләшәсе булма, ярыймы. Килештекме... Юкса, колагыңны борырмын.

– Аңладым, әтием, килештек...

– Ә хәзер ул китапны миңа бир дә, бар, өйгә бирелгән эшләреңне эшлә.

Улы китеп баргачтын, башын чайкап, үзалдына уйлап куйды Вәлиди : “Бала дибез... Әнә ниләр белән мавыга, менә нәрсәләр белән кызыксына аның улы. Ходай кушып, исән-сау булса, үзе башлаган эшләрне улы Ибраһим дәвам итүе бик ихтимал. Хәерлегә булсын инде...”

Әтиләре өстен-башын алмаштырып, кулын юып чыккан арада гаилә тулысынча чәй өстәле артына җыелган иде. Әниләре барысы да ярата торган тәмле ризык – дучмак пешереп куйган бүген. Аның камыр һәм бәрәңге өстеннән йомырка белән ягылган йөзе, мичтән чыккач, сары көнбагыш чәчәгедәй балкып үзенә тартып тора. Өстеннән ак май белән майлап та җибәргәчтен күзеңне алырлык түгел, ә капсаң – телеңне йотарлык менә.

– Дучмакны бу тикле дә тәмле һәм матур итеп бары әниегез генә пешерә белә, – дип, мактап куя шунда әтиләре.

– Син гел шулай, нәрсә пешерсәм дә мактыйсың инде, – дип, үзен мактаганга тартына төшеп җавап кайтара әниләре. Кыюсызрак булып утырган Искәндәрнең алдына чираттагы дучмакны куя ул. – Тартынма, аша, улым. Егет кешенең ашаганда колагы селкенсен, эшләгәндә йөрәге җилкенсен, дип әйтә торган иде безнең әти, мәрхүм.

– Әниегездән үрнәк алырга кирәк, балалар. Ишеттегезме, әнә, халкыбызның нинди матур әйтемнәрен урынлы файдаланып сөйләшә ул.

– Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырларсың, диләр бит...– дип елмайды хатын.

– Монысы да бик урынлы чыкты, аппагым, – дип хуплады Вәлиди. Һәм сүз уңае чыгудан файдаланып әйтергә кирәк санады. – Менә тиздән, боерган булса, нәшриятка халкыбызның мәкаль һәм әйтемнәрен туплаган кулъязманы тапшырырга җыенам. Бер китапка сыймас, алары да ике том булырга ошаган... Ул китапка кергән мәкальләрнең байтагын мин синең авыздан ишетеп теркәп бардым, Ләйлиҗиһаным...

– Хәерлегә булсын инде, – дип, тыйнак кына үзалдына әйтеп куйды Ләйлиҗиһан. Күңеленнән ниндидер дога да укып алган кебек булды.

Бар нәрсәне белергә, ачыкларга күнеккән Әминә сүзгә катышмый яисә сорамый каламы соң:

– Әтием, ә нәрсә була ул “мәкаль һәм әйтемнәр” дигәнең?

– Ашаганда андый сораулар белән бүлдермә әтиеңне, соңыннан аңлатыр үзеңә, – дип, кызын аркасыннан сөйде әнисе.

Ә Вәлиди кызы соравына җавапсыз кала алмады. Бала кызыксына икән, аңарга, эшең ни кадәрле тыгыз булуга да карамастан, җавап бирү кирәк, дип саный иде ул.

-Мәкаль вә әйтемнәр, кызым, халыкның гасырлар дәвамында тупланып килгән тапкырлыгы, акыл һәм фикри тәҗрибәсе җимеше. Аларны урынлы һәм үз вакытында файдалана белү сөйләүченең зирәклеген, сүзенең үтемле һәм тирән мәгьнәле булуын тәэмин итә... Аңладыңмы инде, кызым.

– Ә мин, әтием, синең ул китаплардан өйрәнеп, гел мәкаль һәм әйтемнәр белән генә сөйләшәсем килә.

– Бик яхшы, кызым. Шулай итсәң, авызыңнан чыккан һәр сүзеңне бар кеше сокланып тыңлар... Бу каян килгән акыллы кыз, кем кызы икән, дип хәйран калырлар...

– Әй, ничек яхшы. Мин аларга Җамал Вәлиди һәм Ләйлиҗиһан кызы диярмен...

Ата белән ана, үзара сүз берләшкәндәй, дәшми генә соклану катыш горурланып, кызларына карап тордылар. Ә ул сорап куйды:

-Әтием, ә син ул әйтемнәрне каян алдың, үзең уйлап чыгардыңмы?

– Кызым, әйттем кебек ич, алар төрле заманда туып, телдән-телгә күчеп шомарган һәм безгә килеп җиткән хәзинә. Алар халыкныкы.

– Ә кем җыйган аларны, кем язып алган?

– Әтием үзе! – дип, белдеклелеген күрсәтеп горур гына сүзгә кушылды Искәндәр.

– Аларны, кызым, синең кебек шәкерт чакларымнан ук кызыксынып җыя башлаган идем. Һәм кая барсам, кем белән сөйләшсәм дә, колакка чалынган һәр мәкаль-әйтемне теркәп бардым. Авылда да, Ырынбурда да, Казанда да... Бүген дә дәвам итәм бу эшне, татарлар яшәгән ерак авылларга баруым да шуның өчен.

– Менә ничек, менә ничек кызык икән, – дип, уйга бирелеп утырды кыз. – Син ул мәкальләрне җыярга барганда мине дә үзең белән алырсыңмы, әтием.

– Алырмын, кызым.

– Ә мине, -дип, Ибраһимнең сораулы карашы текәлде шунда.

– Сине дә алырбыз, улым.

– Искәндәр абыйны да, шулай бит, әтием, – дип, сүзгә Әминә кушылды тагы.

– Теләге булса Искәндәрне дә алырбыз, боерган булса.

– Йәгез, җитәр инде кызым, әтиегез эштән арып кайткан, тынычлап чәй эчәргә дә бирмисез үзенә, – дип, көтмәгәндә кузгалган бу сөйләшүне әниләре Ләйлиҗиһан йомгаклап куйды...

 4

Милләт... Нәрсә соң ул милләт?.. Һич бәхәссез ки, ул гаять мөһим төшенчә. Әмма аны тотып карау кая, тоемлау һәм күз алдына китерү дә җиңел түгел. Шуңа да карамастан, күпме җан иясе үз халкына, үз милләтенә хезмәт итүне беренчел һәм иң изге бурычы санаган һәм шул юлда нинди генә каршылык һәм киртәләр очрамасын, аларны җиңеп чыгарга омтылган. Дөньяда һәм ватаныбызда яшәгән һәр инсанның үз милләте булганы кебек, без татарларның да бай тарихлы, ерак гасырлардан тупланып килгән зур мираска ия милләтебез бар. Милләтнең йөзен аның әхлакый һәм рухи хәзинәләре, бары үзенә генә хас күңел тибрәнеше, шатлык һәм сагышларының кайтавазы булган моң, халык авыз иҗаты һәм, әлбәттә, иң кыйммәтле казанышы – тел билгели булса кирәк.

Бер уйласаң, милләт ул – без, “син” һәм “мин”, “ул” һәм “алар”, җыеп кына әйткәндә, һәммәбез. Тамырларыбыз буталган, әмма күпме генә буталган булмасын – уртак. Шулай дибез икән, ә ни өчен соң гомер-гомергә үз милләте язмышы, аның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге өчен җан атып яшәгән һәм эшләгән инсаннарның гомере аянычлы була. Милләтемне яшәтим дип кылган хезмәт тиешле бәя алмый, киресенчә, гаепкә, эзәрлекләүләргә дучар ителә. Ханнар һәм патшалар заманында булсын, совет дәверендә яисә демократия артына посып килгән кыргый капитализм шартларында булсын, хакимият вәкилләре иң элек үз милләтенә, халкына ихлас хезмәт итүчеләрне эзәрлекли башлаган. Дөньяның кендеге саналырга хыялланучылар өчен “милләтче” дигән ярлык “җинаятьче” сүзеннән дә хәтәррәк тоела. Нигә шулай... Үз милләтеңне, үз халкыңны, башкаларга каршы куймый гына, күтәрергә омтылу, ихлас сөю, ни өчен дип әле гаеп саналырга тиеш булды икән?!.

Җамал Вәлидинең хезмәтләре һәм язмышы хакында фикер йөртергә керештемме мине әнә шундый уйлар биләп ала. Татар баласы булып тугач, үз халкының тарихын, бай рухи мирасын һәм җир йөзендәге һәммә энҗе-мәрҗәннәрдән дә кыйммәтлерәк туган телен кайгыртып, көнне-төнне белми берөзлексез хезмәт кылу кемгә зыян итте икән?.. Ул бит әлеге хәзинәләрне башка берәүләр сыман үз кесәсен яисә корсагын тутырыр өчен җыймый, халыкның үзенә кайтарып бирү турында хыялланнып хезмәт итә.

Колачы җитсә үз милләтен кочып алырга әзер булган, гомеренең иң катлаулы мизгелләрендә дә һичкемгә, һич берәүгә ялгышып та яман сүз әйтмәгән, җылы сүз һәм ярдәмнән башканы белмәгән татар зыялысы кемнең юлына аркылы төште икән соң?.. Бер карасаң, бу большевиклар хакимияткә халык исеменнән, хезмәт халкының авыр тормышын җиңеләйтү дигән, берсеннән икенчесе матуррак лозунглар белән килгән иде. Ә ни өчен соң әле алар җиң сызганып шул халыкны белемле һәм иманлы итәргә гомерләрен багышлаган мулла һәм мөгаллимнәр, язучы һәм тарихчылар, гомумән, һәммә фикер ияләре белән көрәшергә кереште. Һич кенә дә башына сыйдыра алмый иде боларны Җамал Вәлиди. Егерменче еллар башыннан ук тырнак астыннан кер түгел, дошман эзләү дәвам итә. Инде җитәр, инде ниһаять тукталырга, тынычланырга күптән вакыт иде дә бит... Әмма, юк, киресенчә, урак өсте җиткән диярсең, тоташ җыялар, тоташтан кыралар милләтнең асыл затларын. Үзең уйлаганны ярып әйтү түгел, кемнедер яклау яисә хуплау, урамда очраган таныш-белешеңә кул бирү дә гаеп санала башлады түгелме?..

Ул гына да түгел, иң аянычлысы шул, әле кичә генә каләмдәшең яисә мәсләктәшең дип санап йөргән, үз фикерләрең белән эчкерсез уртаклашкан таныш-белешләр яисә үзең тәрбияләп үстергән, белем биргән шәкертләрең сиңа юкны бар итеп яла ягарга мөмкин. Матбугатта бер-бер гыйльми хезмәт, йә булмаса мәкалә белән чыгыш ясарга өлгермисең, уңнан да, сулдан да сине гаепләргә керешәләр, фикереңнең асылына төшми торып тәнкыйтьләргә алыналар. Урамнан узып барган кеше каршына койма астыннан атылып чыккан һәм аның артыннан ямьсез өреп калган әнчекләр мени... Һич кенә дә милләт кайгысы түгел бит үзләрендә, максатларын һич аңлармын димә...

Шуларның барысын күрәсең-кичерәсең дә, кулга каләм аласы килмәгән көннәр була. Илһам кача, күкрәк кыса шундый минутларда. Ә, югыйсә, күпме эш, башлап ташланган яисә тәмамланмаган күпме хезмәт көтә үзен. Милләтнең бүгенге тәрәккыяте, көн кадагына килеп баскан кичектергесез ихтыяҗы өчен соң дәрәҗә кирәк булган хезмәтләр...

 5

 Менә тагы чираттагы эш көнен тәмамлап, гадәтенчә, үз уйларына бирелеп Болак читләп ипле генә атлап өенә таба кайтып бара Җамал Вәлиди. Гәрчә Казанда туып-үсмәсә дә, монда һәр йорт, һәр бина таныш һәм берсеннән-берсе җылы истәлекләр белән бәйле иде аның өчен.

Унынчы елларның башында Ырынбурдан туган якларына кайтып барышлый бер атнага Казанда тукталырга туры килгән иде аңарга. “Йолдыз” гәҗите редакциясеннән чыгып барганда, уйламаган-көтмәгәндә, Габдулла Тукай белән очраштылар. Шагыйрь аңарга олы ихтирам күрсәтеп, үзе белән бераз йөрергә чакырды. Бертуган Шәрәфләрнең китап кибетенә чакырып чәй белән сыйлады иң элек. Аннан менә шушы Болак читендә Тукай белән икәүдә-икәү генә милләт һәм шигърият хакында әңгәмә кылып йөрде алар. Тукайның Казанда аеруча үз иткән урыннары шушы Болак буе һәм Кабан күленең әйләнә тирәсе булды кебек...

Ә бер заман әнә теге ике катлы бинаның җир астына яртылаш иңгән бүлмәсендә Гаяз әфәнде Исхакый белән кара каршы утырып, чәй эчеп, сөхбәт итеп утырганнар иде. Гаяз әфәнденең милләтне кайгыртып ачынып сөйләгән һәр сүзе әле дә аның колак төбендә яңгырап тора...

Юллары төшеп Галимҗан Ибраһимов белән кызып-кызып бәхәсләшкән минутлары келт итеп хәтергә килде. Гомумән, Ибраһимов үзе белән бәхәсләшкәнне өнәп бетерми. Шуңадыр, Җамалга каты ук бәрелгән чаклары да булмады түгел. Ләкин, ничек кенә тәккәберлек күрсәтмәсен, Галимҗан Галимҗан инде – татар милләтенең ихтирамга лаеклы олы әдибе һәм фикер иясе булып кала...

 Ә менә бу Болак аша салынган чираттагы таш күпер читендә Ильяс Алкин белән кайчан очрашканнар иде соң?.. 18 нче елның башлары булгандыр. Алкинның һәр адымы, хәрәкәтеннән бетмәс-төкәнмәс гайрәт ташып торган чагы, коңгырт күзләре ут булып яна, якын килсәң, аның ялкыныннан ут кабар сыман үзеңә...

Чү, моннан ике-өч ел чамасы элек Мирсәет Солтангалиев һәм Һади Атласи белән очрашып төн буе фикер алышып утырган бина янәшәсеннән узып бара икән ич. Фатих Мөхәммәдияров фатиры иде кебек. Микъдәт Борындыков һәм телгә үтә дә җор журналист Мәхмүт Бөдәйле дә бар иде араларында. Солтангалиевнең Казанга соңгы килүе булды кебек. Хәзер кайда һәм тагы нинди газап-хәсрәтләр кичерә торгандыр Мирсәет... Шуны белсәң иде дә, үзенә ярдәм итә алсаң иде ул... Атласи белән дә башкача күрешә алмадылар. Берсен алып икенчесен куярлык түгел, милләтнең нинди асыл затлары бит!.. Садри Максудиларыбыз кая, Йосыф Акчура, Рәшит Ибраһимов, Фуад Туктаров?.. Югалган һәм китеп барганнарның исәп-хисабы юк. Милләт горурлыгы саналган шәһесләребезнең кадере бөтенләй калмады! Кая барабыз, алда тагы ниләр көтә икән безне?!..

Әле кайчан гына Тукайның вакытсыз китеп баруы милләт өчен әйтеп-аңлатып бетергесез зур югалту буларак кабул ителгән иде. Алла кушып, ул шушы көннәрне күргән булса нишләр иде икән? Һич шөбһәсез ки, инде әллә кайчан, иң беренчеләрдән булып кулга алыныр һәм юк ителер иде мөгаен. Урыны җәннәттә булсын шагыйрьнең, кадер күрмәсә дә үз кадерен белеп китте якты дөньялардан. Туган халкын, милләтне уятып, безнең күңелләрдә бетмәс-төкәнмәс гайрәт һәм өмет чаткылары калдырып китте. Бөтен халык үз улы, үз шагыйре санап озатты соңгы юлга. Ә бүген исә, озату кая инде ул, туганнарына, балаларына да күрсәтмиләр әнә, “халык дошманы”, “пантюркист” һәм “чит мәмләкәт шпионы” кебек ярлык чәпәп, бер-бер артлы озатып торалар милләтнең иң асыл улларын. Барып баш ияргә, догалар укып искә алырга, хәтерләргә каберләре дә калмый...

Үзалдына шундый уйларга чумып барганда, кинәт, сискәнеп китте Җамал Вәлиди. Каршысына әлеге дә баягы теге, башкорт тарафларыннан килгән, исеме бигүк таныш булмаган шагыйрь каршыга чыкмасынмы. Аның кайту юлында махсус көтеп торганга ошаган иде ул.

-Җамал Вәлиди әфәнде, – диде ул коры гына. Моңа кадәр күрешүләрендә һәрчак, олылап, “Җамалетдин әфәнде” дип дәшә иде түгелме соң?.. Ә бүген, аңламассың, тәртип бозган шәкерт белән сөйләшә мени. Тавышы да, бөтенләй башкача, тамак төбеннән чыга, әнә. – Кичегеп йөрисез, мин сезне инде байтактан көтеп торам, туңып беттем.

– Ни булды, бер-бер ашыгыч йомышың төштеме әллә?– дип кызыксынды Вәлиди, гадәттәгечә, кече күңелле һәм кайгыртучан тавыш белән.

– Йомыш бар инде ул, – дип, сүзне нәрсәдән башларга белми бераз төртелеп калды теге. – Татар әдәбиятының үткәне һәм бүгенгесе турында бер киңәшләшеп утырасы килгән иде дә бит. Аягүрә сөйләшә торган сүз түгел...

– Хәлләрең ничек соң, эш урының бармы? – дип сорарга кирәк санады Вәлиди иң элек. – “Спартак” фабрикасында озак тоткарланмагансың, Әтнәне дә ташлап киткәнсең, дип ишеттем. Нигә алай гел күченеп йөрисең, башка эш тапмагансыңдыр бит?

– Эшем юк әлегә. Фабриканың исен яратмадым, тире исе шагыйрьләр өчен түгел икән. Шигырьләреңнән кәҗә тиресе исе килә дип шаяртучы һәм көлүчеләр ишәеп китте, шуңа ташларга мәҗбүр булдым...

Юл чатында тукталып торудан уңайсызланып Вәлиди тәкъдим кертте.

– Булмаса, әйдә, юл уңаена кайтышлый сөйләшик. Хәрәкәттә – бәрәкәт, диләр бит, җылынырсың да, туңгансың күренә...

– Ашыга торган җирем юк, мин бит сезне көтеп тордым. Булмаса, әйдәгез, озатып куйыйм үзегезне.

Шагыйрь юкка гына көтмәгәндер үзен, йомышым да бар, диде кебек. Ул сүзен башлаганчы Җамал Вәлиди офтанып әйтеп куйды:

– Ишеткәнсеңдер, “Спартак” ның директорын “корткычлыкта” гаепләп кулга алганнар. Син барында булдымы бу , син киткәчтенме?

Көтелмәгән сораудан бит очлары кызарып чыкты тегенең. Тыныч кына янәшәдән атлап барган җиреннән, бер сәбәпсез кыбырсый төшеп, туктап калды кинәт, ялганда яисә караклыкта тотылган диярсең үзен:

– Юк-юк, мин киткәчтен булган бу хәлләр.

– Әтнә мәгариф бүлеге җитәкчелеген дә фаш иткәннәр дип ишеттем...

– Дөрес эшләгәннәр, бер дә җүнле кеше булып чыкмады ул, теге, сезнең Гарифҗан исемле танышыгыз. Авылдагы мулла-мунтагайлар белән чыш-пыш килеп йөрүдән башканы белми. Кулакларны фаш итүгә дә каршы чыккан...

– Ә син катнаштыңмы, фаш иттеңме соң үзләрен – кулакларны һәм мулла-мунтагайларны дим?

Теге тәмам коелып төште бер мәлгә. Әмма, тиз арада үзен кулга алып, шундук һөҗүмгә күчәргә дә кыюлыгы җитте:

– Мин, аның каравы, халык дошманы Солтангалиев белән яшерен фатирларда очрашып йөрмәдем, Җамал Вәлиди иптәш.

– Менә ничек... – дип, әйтүдән башка сүз тапмады галим. Үзенә каты итеп җавап биргәндә дә ярар иде анысы, әмма “Нәҗескә басма – исе чыгар” дигән сүз бар халыкта, түзде. Һәм берара сүзсез генә янәшә атлап баргачтын, бер ни булмагандай сорап куйды. – Ниндидер йомышым да бар дигән идең түгелме соң?..

– Йомыш, дип инде, бер сорау гына иде ул. Сезнең кардәшегез Садри Җәләлне таба алмыйм, белмисезме, аны кайдан эзләргә икән?

– Кайда бару, кем белән очрашулары хакында ул миңа хисап бирми. Аның үз тормышы, минем – үземнеке... Нигә кирәге чыкты соң әле аның сиңа?

– Болай гына, без аның белән яхшы танышлар бит.

– Танышлар булгач, үзең беләсең булыр. Таба-нитә калсаң миннән сәлам тапшырырга онытма үзенә, ярыймы...

– Ә Мәхмүт Бөдәйлене?..

Җавап бирү түгел, бу юлы, хәтта, дәшмәүне артык күрде Җамал. Ә тегенең сораулары бетмәс-төкәнмәс булырга ошаган. Имтихан алырга килгән диярсең... Гали Рәхим хакында да сораулары булып чыкты, Г. Газиз, Ф. Борнаш, К. Тинчуриннар белән дә кызыксынды...

“Ни булган моңарга бүген!.. Солтангалиевкә ишарә ясап узуы да юкка булмады кебек. Инде дә килеп, йомышчы малай белән сөйләшә диярсең, Гали Рәхимне, Садрины һәм Бөдәйлене таптыра. Очраклы рәвештә генә туры килүме бу, әллә моның махсус бер-бер ният белән йөрүеме...” Шулай да үз-үзен булдыра алганча тыныч тотарга тырышты.

– Кардәшем, син нәрсә, миннән сорау алырга килдеңме, әллә... – дип, башлаган сүзен тәмамламый туктап калды Вәлиди. Аның түземлеге тәмам бетеп бара иде инде. Хатын-кыз күңеле сизгер була шул, Ләйлиҗиһан беренче күргәчтен дә искәрткән иде югыйсә: “Җүнле ният белән йөрми бу...” дигән иде кебек. Үзе гаепле, үзе йомшаклык күрсәтте, вакытында ук читкә тибәрергә кирәк булган моны. Шигырь язган, шигырь җене кагылган кешегә аерым бер хөрмәт яши иде шул күңелендә, шуңаргадыр үзеннән читкә тибәрә алмады ул аны.

– Сорауны башка урында, башка кешеләр алыр Җамал Вәлиди әфәнде, анысы минем эш түгел, – дип әйтеп куймасынмы теге.

Ниһаять, Кабан күле читеннән өйләренә борылган чатка килеп җиттеләр. Вәлиди туктап калды. Гаиләсе, балалары яшәгән ишегалдына бу адәмне ияртеп килеп керәсе, кеше-кара күзенә аның белән күренәсе килмәде аның. Үз-үзен тотышы, мәгънәсез сораулары белән гайрәтен чигерүе дә бик җиткән. Ихтимал, балаларның тәрәзәгә күз төшергән мизгеле булырга мөмкин. Күренмәсен аларның күзенә, күрмәсеннәр үзен...

– Ярый, мине өйдә көтәләрдер, – диде ул, иркен сулыш алып. – Сүзләрегез шул гына булса, хушлашырга вакыт.

– Ә сез мине өегезгә чакырмыйсыз мени инде?

– Сөйләшер сүзебез бетте кебек, – диде Вәлиди кырт кисеп.

– Ә мин сезне чәйгә чакырырсыз дип өмет иткән идем.

– Боерган булса, башка вакытта, ярыймы. Сулыш алыр ара да юк, эшләрем бик күп җыелган чак.

– Йа-а-ра-ар, – дип сузып куймасынмы теге. – Берәүнең эшләре бик күп икән, аңлашылды.

Тешен кысып булса да түзде Вәлиди, һичбер авыр сүз әйтмәде. Күпме гомер якты дөньяда яшәп, үзе белән шулай дорфа һәм мыскыл итеп сөйләшкән кешене очратканы юк иде әле шул көнгәчә. Хушлаштымы, юкмы – һич хәтерләми, кәефе тәмам кырылган иде инде. Ишек алдына килеп кергәчтен дә, гадәтенчә, гөл һәм чәчәкләргә күмелеп һәрчак балкып торган үз тәрәзәләренә күтәрелеп карар көч тапмады хәтта.

Шулай да әтиләренең эштән кайтуына ихлас куанып үзен каршы алган өч бала һәм Ләйлиҗиһанга ул бу хакта һич ни сөйләмәде һәм сиздермәскә тырышты. Бусагадан, гадәтенчә, шат елмаеп, көләч йөз белән атлап килеп керде.

 6

Төн уртасында алар яшәгән фатирның ишегенә тышкы яктан дөп тә дөп күн итек үкчәсе белән типтеләр. Бер кеше генә түгел, икәү-өчәүләшеп тибенделәр булса кирәк, өй дер селкенеп торды. Үзләре генә түгел, бөтен күрше-күлән сискәнеп йокыдан уянсын дигәннәр булса кирәк...

Җамал Вәлиди эш өстәле артында шактый озак утырган иде ул төнне, ике томлык “Татар халык мәкальләре” җыентыгын нәшриятка тапшырыр вакыты җиткән иде. Утны сүндереп урынына барып яткачтын да күзләренә йокы керми аптыратты. Заманалар бик болгавыр, җан тыныч түгел, анысын уйлыйсың, монысын дигәндәй. Татар әдәбияты һәм мәдәниятенең зыялы һәм затлы әһелләренә, фикер адәмнәренә көн бетте, әле берсен йолкып алалар, әле икенчесен йолкып озаталар. Йолку гынамы, печән өсте диярсең, чалгы белән печән чапкандай кыралар милләтнең асыл егетләрен. Әлегә иректә йөрүчеләр дә күкрәк тутырып сулыш алыр хәлдә түгел, уйларында бер үк сорау: “Кайчан миңа чират җитәр...” Ә урамда яз, Кабан күле боздан арчылды, анда төркем-төркем кыр үрдәкләре, киек казлар кайта. Ачык форточкадан бүлмәгә өй каршында гына үскән шомыртның чәчәк исе кереп тулган.

Ишекне үзе барып ачты Җамал, көттермәде. Штыклы мылтыкларын “атам-чәнчим” дигәндәй алга сузып өч солдат бәреп керде иң элек. Алар артыннан револьверын болгый-болгый кара күн куртка һәм күн итек киеп алган офицер өй түренә узды. Җыенырга, киенергә ара калдырмадылар, ике ягыннан култыклап урамга өстерәделәр хуҗаны. Өстендә йокы өчен тегелгән киң ак ыштан һәм ак күлмәктән башка берни юк, шул көе өстерәп алып чыгып та киттеләр. Йокы аралаш йөгереп артыннан чыккан Ләйлиҗаһанга ул, каерылып, нибарысы: “Балаларны сакла һәм...” дип, эш өстәле өстендәге кулъязмаларына ишарәли алды.

Ә иртәгәсен иртүк өйгә тентү керде. Галимнең гомере буйлап җыйган китапларын кычыткан капчыкларга тутырдылар. Эш өстәле, китап киштәләре шәрә торып калды. “Тентү вакытында 25 кг. тыелган басмалар һәм Лев Троцкий әсәрләре табылды” дигән кәгазьгә Ләйлиҗиһаннан имза куйдырдылар.

Балаларны мөмкин булганча тынычландырып мәктәпкә озаткачтын Ләйлиҗиһан Җамал Вәлидинең бушап калган эш өсәле янына узып озак кына моңсуланып карап торды. Бераздан хәл алырга теләп аның урындыгына ук килеп утырды. Әле узган төндә генә, Ләйлиҗиһан ничә тапкыр күтәрелеп карамасын, тамыр җибәргәндәй, Җамалетдин шушында утыра иде бит. Урындыкта әле иренең тән җылысы да суынмаган иде кебек.

“Үзе кайда икән хәзер?.. Йокларга яткан җиреннән өстерәп алып чыгып киттеләр ич, ут капкан диярсең...” Өс-башына кием, ашарына хәстәрләп илтергә кирәк булыр. Аның соңгы сүзләре һәм ым кагып әйтергә теләгән үтенечен кат-кат искә төшерде ул. Чәче белән җир себерсә себерер, балаларны ким-хур итмәс анысы. Кулъязмаларын да көн яктырып кеше-кара йөри башлаганчы, өлкән улы Искәндәр белән икәүләп, ишек алдының ерак бер читендәге утын сараена чыгарып яшерергә өлгерделәр. Юкса, тентү вакытында аларны да капчыкларга тутырып алып киткән булырлар иде. Җамалетдин үзе сизенгән булса кирәк, дигән нәтиҗәгә килде ул. Юкса, гомер анда-монда таралып яткан язуларын төргәк-төргәк туплап, папкаларга салып әзерләп үк куйган булыр идеме?.. Сизенүен сизенгәндер, урынга килеп яткачтын да күзенә йокы кермәде бит аның, берөзлексез боргаланып чыкты. Әмма хатынына һәм балаларга һични сиздермәде. Хәер, гадәте шундый ич аның, авызы тулы кара кан булса да кеше алдында төкерә торганнардан түгел.

Бер кулына иренең киемнәрен, икенчесенә ашык-пошык булса да хәстәрләнгән ризыкларын күтәреп Черек күл тарафына юл тотты ул. Әмма анда Ләйлиҗиһанны көтүче, аның белән кешечә сөйләшергә җыенучы табылмады.

-Миңа Җамал Вәлиди кирәк иде, аны кайдан табарга икән, әйтмәссезме? – дип, кемнән генә сорап карамады.

– Ул кем, андый кешене белмибез, танымыйбыз, – булды җаваплары.

– Ничек инде белмисез... Күренекле татар галиме һәм әдәбиятчы Вәлидинеме белмисез? Аны Казанда танымаган, белмәгән кеше юк иде бит, – дип тә аңлатып карады.

– Монда галимнәр юк апа, аяк астында буталып йөрмәгез. Монда – “халык дошманнарын” һәм “буржуаз милләтчеләрне” китерәләр.

– Минем ирем дошман түгел, – дип, аңлатырга тырышты ул. – Ничек инде Җамал Вәлиди үз милләтенең дошманы булсын...

Аның сүзләренә колак салучы табылмады. Үзалдына мыгырдану кебек кенә яңгырады ул сүзләр.

Шулай итеп, бер ишектән икенчесенә күчеп, күпме генә йөрмәсен, аны һичкемгә якын җибәрмәделәр. Соң гына, бер нәтиҗәсез, төенчекләрен күтәргән көе, арып-талып, кире фатирларына әйләнеп кайтырга мәҗбүр булды ул. Балалар өчесе дә мәктәптән кайткан, өйдә иделәр инде. Әниләре бусагадан атлап кермәс борын ук каршысына йөгереп килделәр. Йөзләрендә һәрчак балкып торган яктылыкның эзе дә калмаган, олыгаеп, әллә кай арада тартылып киткәндәй тоелды алар бүген.

-Әти кая, кайтмадымы әле? – булды беренче сораулары.

Ничек итеп җавап бирергә белмәде, бер мәлгә югалып калды Ләйлиҗиһан. Балаларны гына түгел, үз-үзен дә тынычландырырга тырышты ул:

-Кайтыр, балакайлар, кайтыр, боерган булса. Бер гаепсез кешене озак тотмаслар...

 7

Ул да түгел, хәрби киемдәге ике адәм шакымый нитми генә ишектән килеп керде. Исәнләшү юк, аңлату юк, яшәгән фатирларын бер тәүлек эчендә бушатырга кушып киттеләр.

– Өч бала белән мин кая барыйм, – дип әйтеп карады Ләйлиҗиһан. Сүзләренә колак салучы да булмады.

– Комиссарлар тар һәм тынчу бүлмәләрдә яшәгән бер вакытта, “халык дошманнары” иркен, якты фазендаларда яшәп ятарга тиешме, – дип җикеренделәр аңарга.

 Аяз көнне яшен яшнәгәндәгедәй тәэсир итте бу хәбәр. Фатирсыз калу, өч бала белән урамга чыгып китү бер хәл. Бу бит әле “менә кайтыр, менә кайтыр” дип тәүлекләр буе ирен көткән хатын өчен өмет чаткыларының тәмам юкка чыгуы дигән сүз иде. Ләйлиҗиһан моны яхшы аңлады, димәк, башка төшкән бу кайгы-хәсрәт вакытлыча гына булырга ошамаган. Алдагы көннәрдә тагы да зуррак сынаулар, әлегә күз алдына да китерергә мөмкин булмаган авырлыклар көтә булса кирәк аларны.

Җамалетдиннең “балаларны сакла...” дигән сүзләре берөзлексез яңгырап торды аның колак төбендә. Әле генә бөтен тирәнлеге белән аңлады ул, менә нинди көннәрнең килү ихтималы турында кисәткән. Балаларны урамда яшәтеп булмый, ашатырга, киендерергә, укытырга кирәк үзләрен. Аларның күңелендә киләчәккә булган өмет нурлары сүнәргә тиеш түгел. Җәмгыяткә, бүгенге хакимияткә дә каршы куярга теләми иде ул аларны. Юкса, бер канатсыз кош балалары сыман хис итә башлаячак бит алар үзләрен. Шуны истә тотып, балалар янында ул һичкемне гаепләп сүз әйтмәскә, тормыш авырлыгыннан зарланмаска тырышты.

Әмма яшәү өчен баш өстеңдә түбә булуы кирәк, эш урыны һәм акча кирәк. Бер-бер ярдәм-фәлән булмасмы дигән өмет белән, Җамалның эш урынына, Институтка барып карады Ләйлиҗиһан. Анда аны күрергә яисә тыңларга җыенучы табылмады, ә җитәкчелеккә якын да җибәрмәделәр. Нәшриятта дөнья күргән хезмәтләре өчен дә аласы акчасы бар иде кебек. Әмма, “нинди акча, безне ут астына салып башкача килеп йөрмәгез” дип, аннан да бик тиз борып чыгардылар. Җамалның таныш-белешләрен дә бик очрата алмады. Гали Рәхим генә, якын көннәрдә, баш исән булса, ярдәм итүнең бер-бер җаен табарга вәгъдә итте. Ул үзе дә канаты каерылган күгәрчен сыман күренде аңарга. Ә иртәгесен өйне бушатырга кирәк... Кесә дә буш, җыйган акчалары булса икән аз гына. Акча тота белмәделәр, Ходайның биргәненә шөкер итеп, киләчәккә ышаныч һәм өмет белән яшәргә күнеккәннәр иде шул.

Көне буе вакытлыча гына булса да торып торырга бер-бер почмак һәм эш табып булмасмы дип йөреп, Кояш баегачтын гына арып-талып кире өйгә әйләнеп кайтты Ләйлиҗиһан. Әмма бу хәлендә балалар күзенә күренүдән уңайсызланыпмы, әллә бераз хәл алу уе белән икенче катка алып менүче баскыч култыксасына таянып туктап калды. Һәм үзен дә белештермәстән, йомшаклык күрсәтеп, елап җибәрде. Сулкылдый-сулкылдый елады ул, һич туктамый берөзлексез агып торган күз яшьләре борын читләрен өтеп-өтеп алып, түбәнгә – таш баскычка тамдылар. Инде тынычланырга вакыт иде, мондый көндә балаларга йомшаклыгыңны һәм күз яшьләреңне күрсәтү ярамый.

Шулчак, түбән каттагы ишекләрнең берсе ачылып, аннан елга вокзалында җитәкче булып эшләүче күршеләре, бер рус кешесе, килеп чыкмасынмы. Якыннан аралашканнары булмаса да, үзара хөрмәт күрсәтеп, җылы итеп сәламләшеп яши торганнар иде. Ул озаклап сорашмады, сүзсез дә аңлашыла иде бит хәлләре, һәркем күреп, ишетеп, белеп тора.

– Фатирдан да куалыйлар, дип ишеттем, дөресме? – дип сорады ул үтеп барышлый туктала төшеп.

– Иртәгә бушатырга, диделәр... Барыр җир юк.

– Ә үзегез соң кайда эшли идегез?

– Өч бала бит, аларны тәрбияләргә, карарга кирәк. Эшләмим шул...

– Хәлегез җиңелләрдән түгел, – дип, башын кашып алды күрше. – Сезнең хәлдә калучыларны эшкә алу да куркыныч.

– Һәммәсе шуңардан курка. Таныш-белешләр дә күп иде дә бит, югыйсә...

– Урам себерүдән башка эшкә ала алмам әлегә, – диде күрше, ниһаять, бер карарга ккилеп. – Аның каравы, подвалда булса да берәр торыр урын табарга тырышырбыз. Шуңа ризамы?..

– Риза булмый хәл юк. Балаларны ашатырга, кайдадыр яшәргә кирәк бит...

– Бер-ике сәгатьтән минем хатын керер яныгызга. Сорауларның барысын да аның белән ачыклап бетерерсез... Минем ашыгыч эшләрем бар, – диде, һәм җәт-җәт адымнар белән ишегалдына юл тотты күрше.

Менә шул рәвешле, уйламаган-көтмәгәндә үзенә күрә бер җае да чыгып куйды кебек. Күз төпләрен яулык очы белән сөртә-сөртә балалары янына ашыкты Ләйлиҗиһан.

 ***

Икенче көнне таң белән аларның ишегенә тагы күн итек белән типтеләр.

– Өйләгә кадәр фатирны бушатырга кирәк, – диде, ишек катында басып торган әзмәвердәй ир-ат.

– Барыр җиребез ачыкланмаган, берәр көнгә кичектереп булмыймы, – дип аңлатып карады, мәктәпкә җыенучы өч баланы кайгыртып чәй өстәле артында йөгергәләп йөргән Ләйлиҗиһан.

– Барыр җирегез булу-булмау безне кызыксындырмый. Дүрт сәгатътән фатирның үз хуҗалары килә.

– Үз хуҗалары, – дип, үзалдына кабатлап куйганын сизми дә калды Ләйлиҗиһан.

– Әйе, ялгыш ишетмәдегез, үз хуҗалары. Бу фатир бүгеннән алып капитан Шакиров гаиләсенеке.

– Күченеп өлгермәсәк...

– Үзегезгә карагыз, безне андый сорау кызыксындырмый. Өлгермисез икән, чүпрәк-чапракларыгызны чүплектән җыеп алырсыз,– диде теге. – Мебельләргә кагылмыйсыз, китап шкафлары, өстәл-урындыклар барысы да фатирда кала. Ишеттегезме!

– Ничек? Алар безнеке ич, үзебез ясаткан...

– Ясатмагае... Менә бу боерыкта акка кара белән язылган: “Фатир мебельләре белән бергә капитан Шакировка бирелә” диелгән, аңлашыламы?..

– Ә балалар кайда дәрес хәзерләр, алар кайда йокларга тиешле булып чыга?

– Сез диванга ятып камин каршысында җылынып яткан чакта, без идәндә аунап үстек, апай. Заманалар башка, инде сез аунагыз ул чүплектә – буржуйларның чираты җитте. Шуның белән тәмам, дүрт сәгатъ вакытыгыз бар...

– И Аллам, и Ходаем..., – дип әйтергә генә калды.

– Әйе, “Алла” дигәнегез ярдәм итәр микән, карарбыз, – диде дә, ишекне каты шапылдатып күздән югалды теге адәм актыгы.

Тупсага утырып кая куярга белмәгән бер башын ике уч төбенә салып “ух-ах” килде Ләйлиҗиһан. Ул арада тагы ишек шакыдылар. Монысы Елга вокзалы директорының тормыш иптәше Маргарита ханым булып чыкты.

-Сезгә ачкыч керттем, -диде ул кулындагы тимер кисәкләрен сузып. – Вокзалга җитәрәк сул якта ике катлы иске бараклар булыр. Беренче подъездга кергәч тә сул яктан 3 нче бүлмә. Хәзергә шунда яши торсыннар диде... Аннан, онытканчы әйтим, тагы шуны тапшырырга куштылар, күрше-күлән кем булуыгыз, каян килүегез белән кызыксына кала икән, дөресен сөйли күрмәгез. Авылдан күчеп килдек, дип әйтегез. Юкса, эш харап...

– Рәхмәт инде. Бик зур рәхмәт, алай да сез бар әле... Менә бит гел көтмәгән җирдән, – дип, кунак итәрлек сые булмаса да күршесен өстәл артына, чәйгә чакырырга кыюлыгы җитте Ләйлиҗиһанның.

– Беләм, сездә чәй кайгысы түгел хәзер, – диде дә, ничек көтмәгәндә килеп кергән булса, шулай ук җиңел генә үз юлы белән чыгып та китте Маргарита ханым.

– Инде ничекләр итеп күчәрбез икән, – дип, үзалдына уйга калып торган әнисе каршысына ул арада өлкән улы Искәндәр килеп басты.

– Борчылма, әни, күчәрбез. Мин барысын да җайлармын, – дип әйтеп куймасынмы шунда. Ана шул мизгелдә беренче тапкыр улының инде буй җиткереп килгән егет булуын тойды.

...Искәндәр белән Ибраһим әллә кай арада ике “уф-алла” арбасы табып ишек төбенә китереп куйдылар. Кием-салым һәм кирәк-яракларны ташый башлаганнар гына иде, әллә каян җигүле ат килеп туктады алар каршысына. Арбадан сикереп төшүчене күргәч телсез кала язды Ләйлиҗиһан. Бу, теге, Җамалетдиннең бер айлык хезмәт хакын бурычка алып киткән шагыйрь иде. Бирәм дигән колына – чыгарып куяр юлына, диләрме әле. Бурычын китерә килгәндер бәлки, дигән уй үтте аның башыннан. Исемен-фәлән белмәсә дә таныган кеше ич, эченә җылы кергәндәй булды.

-Бу арбалар белән күченәләрме инде, – дип кычкырды ул, якын кешеләре белән күрешкәндәгедәй сәлам биргәннән соң. – Әйдәгез ат арбасына төягез.

– Юк, кирәкми, рәхмәт, – дип карышты Ләйлиҗиһан. Чит-ят кешеләрнең белми торуы да мөһим дип кисәттеләр бит әле аларны. Бигүк чит-ят булмаса да, моның да нинди уй белән йөрүен белеп булмый ласа...

Ә теге исә, ике уйлар урын калдырмады үзләренә, “уф-алла”га төялгән төенчекләрне, капчыкларны капшый-капшый ат арбасына күчерергә кереште. Малайлар карышмады, Ләйлиҗиһан гел югалып калды. Бер уйласаң, моның килеп чыгуы әйбәт булды, юкса балаларга авырга килер иде... Икенче уйласаң, сүз чыгу ихтималы инде. Шулай да күңеле тыныч түгел иде аның, моңарга дөресен сөйләү ярамас, бер-бер уйдырма тапканың хәерле булыр... Аннан, нигә соң әле һаман капшана икән ул, төенчекләрдә нәрсә булса да барыбер түгел микәнни аңарга?..

– Кемгә илтәбез боларны, ераккамы? – дип сорады, ниһаять, ат арбасына кирәк-яракларны урнаштыру белән мәш килгән “кунак”.

– Берәүнең ташландык подвалына итеп торырга булдык әлегә, – дип җавап кайтарды Ләйлиҗиһан.

– Ат арбасында урын тагы бар, язу-сызуларны да чыгарыйк булмаса, – дип әйтеп куймасынмы шунда. Менә нидә икән хикмәт!..

Бу тәкъдимгә җавап бирергә ашыгучы күренмәде. Малайлар астыртын гына бер-бер артлы әниләренә карангалап алды. Әниләренең болай да башы әйләнгән чак, әллә ишетмәде сорауны, әллә ишетмәмешкә салынды.

Ә теге исә тавышын күтәрә төшмәсенме шунда:

– Җамалетдин абзыйның кулъязмалары, папкалары кая дим. Сездән сорыйм, ник дәшмисез, телегезне йоттыгызмы әллә?

– Ә-ә, аларны сорыйсың икән,– дип, сорау әле генә башына барып җиткәндәй җавап бирде Ләйлиҗиһан. – Аларны бит, теге, шул көнне үк кычыткан капчыкларга тутырып алып киттеләр. Аңламый да торам...

– Китапларын алып киттеләр. Ә кулъязмалар сездә!

– Юк шул, барысын да алдылар. Әллә ничә кычыткан капчык белән...

Әниләренә сүзен тәмамларга да бирмәде теге адәм, тәмам ярсып кычкырырга ук кереште.

– Сез, нәрсә, мине алдарга җыенасызмы?.. Булмас! Кулъязмалары кая дип сорыйм ич сездән. Яшереп калдырган өчен, беләсезме, нәрсә булачак. Сезне, сезнең барыгызны да аның артыннан озатырга кирәк.

– Алып киттеләр, дидек бит. Кычкырма безнең әнигә...

Бу Ибраһимнең җавабы булды. Теге исә атылып малай каршысына килеп басты һәм тешләрен кысып аның иягеннән каты итеп учлап тотмасынмы:

– Син нәрсә дидең, малай актыгы... Син кемгә тавыш күтәргәнеңне беләсеңме! Мин сине, беләсеңме, нишләтермен.

– Абый, Ибраһимнең гаебе юк, тимәгез аңарга, – дип, энесе белән шагыйрь арасына Искәндәр кереп басты шунда. – Әтинең кәгазьләрен берсен дә калдырмый алып киттеләр бит. Ышанмасагыз, әнә, өйгә кереп үзегез карап чыга аласыз.

– Син дә мине алдарга җыенасыңмы, көчек, – дип, Искәндәргә ыржайды теге. Кыяфәте, үз-үзен тотышына караганда менә-менә малайның өстенә ташланыр да аны шул мизгелдә үк ботарлап атар кебек иде ул. Ачу һәм нәфрәтенең чик-чамасы юк.

– Алдамыйм абый...

– Алдыйсың! Хәер, сез барыгыз да бер калыптан сөрелгәнсез. Кешечә сораганны аңламыйсыз икән, мин белермен сезнең белән ничек сөйләшергә.

Бер кавым, икеләнепме, дәшми торганнан соң, ярсуыннан басыла төшеп, ул яңадан Ләйлиҗиһанга мөрәҗәгать итте:

– Соңгы тапкыр сорыйм, апа-җаным, аның кәгазьләрен, папкаларын кайда яшердегез, кемгә бирдегез?

– “Аның” түгел, Җамал Вәлидинең!– дип, басым ясап ачыклык кертер көч тапты Ләйлиҗиһан үзендә. – Бу – бер! Икенчедән, бездә папкалар кайгысы түгел әлегә, моны сезгә аңларга кирәк иде.

– Ярар, сезнеңчә булсын. Ә кулъязмалар кайда, аларны кемгә бирдегез, дип кабатлап сорыйм үзегездән...

– Ни булса, барысын да алып киттеләр, дидек. Бәйләнмә балаларга, аларга болай да бик авыр. Кабатлап әйтәм, кәгазь кайгысы түгел бездә, аңла...

Ә аның исә үз туксаны – туксан.

– Мин, апа-җаным, нәрсә сөйләгәнемне беләм. Аларны мин барыбер табачакмын. Тапмасам, сез аларны үз кулларыгыз белән китереп бирәчәксез миңа. Яхшылык белән сораганны аңламыйсыз икән, ничек сөйләшергә белермен...

Бу адәмне беренче күрүдә үк ошатмаган иде Ләйлиҗиһан, ялгышмаган булып чыга. Кара син аны, ничекләр сөйләшеп күрсәтә ул бүген. Җамалның гомер буе җыйган-туплаган мирасы, кулъязмалары кирәк булган икән берәүгә. Юк инде, болайга киткәч, кем булуың һәм ни өчен безнең тирәдә берөзлексез чуалуың аңлашылды...

-Син инде безне куркытма, ярыймы, янама да безгә. Без болай да җитәрлек куркытылган, – дип әйтә алды ул нибары, башкача сүз тапмады.

Тегесе исә, дөньясын оныткандай, кинәт кызып китеп, ат арбасына менеп басты. Һәм, менә мин кем дигәндәй, гәүдәсен бер турайтып алды да анда төялгән тормыш кирәк-яракларын һәм төенчекләрне уңга-сулга ыргыта башламасынмы. Кайсын кулы белән болгап атты, кайсыларын тибеп кенә очырды арбадан. Күченүчеләр аны-моны уйлап өлгергәнче, арбасын бушатып та бетерде. Һәм дилбегәне кагып куйды.

-Киттек, әйдә бахбай... Син аларга ярдәм итәргә дип киләсең... Яхшылык белән... Кадер белмәгән ишәкләр, – дип, берөзлексез борын астыннан мыгырдана-мыгырдана атын урамга таба чаптырды.

Ул китте. Әмма аның китүенә уфтанучы күренмәде, киресенчә, тынычлана төштеләр кебек әле. Артык күз, артык сүз дә булмас, дип үзен тынычландырды Ләйлиҗиһан. Ә уллары кайсы кайда, аяк астында аунап яткан тормыш кирәк-яракларын бер читтә бушап калган “уф-алла” арбаларына төяргә кереште. Тик кызганыч, арбадан тотып ыргытылган самавырның борыны кителеп төшкән һәм фарфор чәй сервизы челпәрәмә килгән иде.

...Кешедә кеше кайгысы мыни соң хәзер. Бу хәлне күрүче, искәрүче булдымы икән, әйтүе кыен. Әнә, Казан урамнарының берсеннән Яңа Бистә ягъни елга вокзалы тарафына, тәртә эченә кереп, ике үсмер малай бер-бер артлы ике арба тартып бара. Арбаларга ниндидер төенчекләр, капчыклар, тормыш кирәк-яраклары төялгән. Беренче арба артыннан сабый кыз ияргән, ул әллә этә, әллә абына-сөртенә арба артыннан калмаска тырышып йөгерә, аңламассың. Ул да түгел, әнә, юлдагы ташка абындымы, сөрлегеп барып төште, егылып калды кыз бала, аягына кигән сандалилары як-якка очып китте. Икенче арбаны тартып барган малай, абыйсы булса кирәк, тартып килгән арбасын калдырып, ярдәмгә йөгереп килеп җитте. Тартып торгызды сеңлесен, аның күлмәк итәкләренә кунган тузанны кагышты, аяк киемнәрен табып кидерде. Һәм яңадан җәт кенә тәртә эченә кереп юлын дәвам итте. Бераз калыша төшеп башына шәл ураган, ике җилкәсенә ниндидер төенчекләр аскан какча гаүдәле бер хатын атлый. Әллә төенчекләре авырлыгыннан, әллә тормыш кыенлыклары басканга, адымнары салмак, карашы түбән текәлгән.

Бу малайлар кулыннан эш килә. Шул ук көнне, урамга кичке караңгылык төшкәчтен дә, кеше-кара күзенә чалынмый гына, бер арбага төяп әтиләренең утын сараена яшерелгән кулъязмаларын да алып кайттылар.

Юеш подвал кеше яшәү өчен яраклы түгел иде, әлбәттә. Башка барыр җирең булмагач, нишлисең, урнаштылар. Такта идәнгә матрас җәеп салгач йокларга да урыннары булды. Якын тирәдә генә хуҗасыз калган җимерек йорттан Искәндәр белән Ибраһим бер иске өстәл юнәттеләр, аркасыз ике урындыкка гарбил такта сузып куйгач менә дигән эскәмия дә килеп чыкты. Ә кулъязмаларны кая яшерергә? Яшәгән җирдә тотарга ярамый, билгеле. Тикшерү-фәлән килеп чыкса, ни буласын беләсез. Ул гына да түгел, аларны кулга төшерү уенда йөргән теге адәмне дә онытырга ярамас. Ничек янады, ничек ярсыды бит, әнә. Куйган максатына ирешү юлында аңардан барын да көтәргә мөмкин...

Икенче көнне үк балалар, гадәттәгечә, мәктәпкә киттеләр. Укый торган мәктәпләре ерагайды ерагаюын, әмма башыңа төшкәч түзәргә туры килер. Балаларга исең китәр, ник шунда берсенең авызыннан ялгышып кына булса да бер зарлану яисә канәгатьсезлек сүзе ычкынсын икән. Ә Ләйлиҗиһан эшкә чыкты. Эш урыны үзләре тукталган барактан ерак түгел иде. Өстәвенә, якында гына, көрәк һәм себерке кебек эш кораллары саклау өчен җайланган тимер будкадан ачкычлар да бирделәр үзенә. Ул бер карарга килде: Җамалетдиннең язуларын шунда яшереп тору урынлы булыр. Балалар мәктәптә чакта илтеп тә урнаштырды ул аларны. Бала кешеләрнең әлегә бу хакта белми торулары да хәерледер, дигән нәтиҗәгә килде...

Бер атна-ун көн уздымы икән, теге шигырь чыгаручы ыспай адәм тагы эзләп тапты бит үзләрен. Кичкырын өч бала һәм ана бергә җыелып тимер мич – “буржуйка” янында җылынып утырган чаклары иде. Май ае булса да көннәр, аеруча төннәрен, суык тора иде әле. Шуның өстенә, озак вакытлар кеше яшәмәгән подвалда юешлекнең һич бетәсе юк. Шакымый-нитми ишекне бәреп килеп керде теге, исерек һәм дорфа хуҗа үз өенә кайтып керде диярсең. Килеп керде, исәнләшү, хәл белешү юк, авызын ачып ник бер сүз әйтсен икән. Ул да түгел кергән шәпкә бүлмәнең астын өскә китереп актарына, эзләнә башламасынмы, өстәл асларына да башын тыгып алды, ерак почмакта өелеп яткан кием-салым, йорт кирәк-яракларында да казынды.

Бу хәлне ничек аңларга һәм аңлатырга белми, хәйран калып, чарасызлыктан бер-беренә карашып тордылар байтак кына.

-Нишләвең бу, нәрсә эзлисең син?– дип әйтә алды, ниһаять, Ләйлиҗиһан.

– Үземә кирәкне эзлим, – булды җавабы.

– Ни җитми сиңа, нәрсә кирәк бездән тагы...

– Кулъязмалар кайда?

– Әйттек ич, алып киттеләр, – дип, аның каршысына уникенче яше белән барган Әминә барып басты иң элек.

– Синнән сорамыйлар, кызый, – дип җиңелчә этеп җибәрде ул аны. – Әниеңнән сорыйм: табыгыз, бирегез миңа ул кәгазьләрне. Юкса, үзегез өчен проблема чыгуы ихтимал.

– Без сиңа җавап бирдек инде, башка әйтер сүзебез юк, – диде Ләйлиҗиһан.

Аның саен китәргә уенда да юк тегенең, өстәл читендәге эскәмиягә үк килеп утырды. Һәм үзенә күрә хәйләгә кереште:

-Соң, болай гына бирергә теләмәсәгез, сатыгыз соң чиктә, алам. Аз булса да акча да булыр үзегезгә.

Ләйлиҗиһан аның бу сүзләрен шунда ук эләктереп алды.

– Анысы дөрес, акча кирәк... Акча бик тә кирәк безгә.

– Соң, сатыгыз. Ул кәгазьләрнең һичкемгә, һичкайчан кирәге чыкмаячак башкача. Нигә ике уйлап торасыз, сезгә нәрсәгә алар...

– Алай акчаң күп булгач, син теге чакта иремнең бер айлык хезмәт хакын алып киткән идең, бәлки шуны кайтарырсың. Күреп торасың, безнең бик тә авыр чагыбыз...

– Ха, – дип, көлемсерәп куймасынмы теге. – Акча кирәк булган икән боларга. Мин сездән бурычка акча алганым юк.

– Алдың ич, үз күзләрем белән күрдем.

– Күзләрегезне саклап йөрергә киңәш итәм. Күпне күрү, күпне белү хупланмый торган заман, – диде ул һәр сүзенә бер сер салырга теләгәндәй итеп.

– Менә ничек, – диюдән башка сүз тапмады Ләйлиҗиһан.

– Әйе, менә шулай! – дип көлемсерәде теге. – Әмма дә ләкин мин ул кәгазьләрне барыбер табачакмын, белегез шуны. Яхшылык белән бирмәсәгез, яманлык белән табачакмын, ишетәсезме!.. – дип кычкырынды-кычкырынды да, ничек көтмәгәндә килеп кергән булса, шулай ук саубуллашмый-нитми ишекне каты бәреп чыгып та китте.

 8

-Исемең?..

– Җамалетдин... Җамал, дип кенә дә әйтә аласыз.

– Ничек эндәшергә синнән сорамаслар. Артык сүз кирәкми! Исемең?

– Җамалетдин.

– Фамилия?

– Вәлиди...

– Фамилияңне сорадым. Каян килгән “Вәлиди” ул! Соңгы тапкыр кисәтәм, син буржуаз милләтчеләр мәҗлесендә яисә мәчеттә түгел, ГПУ органнарында.

– Аңлыйм.

– Синең фамилияң ничек дип сорадым? – дип җикеренде тикшерүче Беспалов.

– Вәлидов.

– Син Казанда “Буржуаз-милләтче зыялыларның контрреволюцион төркеме”н оештыруда гаепләнәсең. Гаебеңне таныйсыңмы?

– Оештыру түгел, минем үз гомеремдә бер нинди сәяси төркем яисә группа эшендә катнашканым булмады.

– Дөресен сөйлә, гаебеңне таны, дидем бит мин сиңа.

– Булмаган гаепне ничек таныйм. Мин әдәбиятчы һәм тел галиме, эшем болай да муеннан ашкан. Үз эшләремне башкару өчен дә вакытым җитми.

– Куелган сорауга җавап бирә беләсеңме син, – дип, ярсып урыныннан торып басты тиешерүче. Ашыкмый гына уң кулына кара күн перчаткасын киде һәм көтмәгәндә Җамалетдиннең муен тамырына ике тапкыр кирәмәйләп китереп сукмасынмы. – Менә монысы “әдәбиятың” өчен, ә менә монысы “телең” өчен. Инде аңладыңмы?..

Утырган урындыгында аңын югалтып бөгелеп төште Вәлиди. Тикшерүче исә, шундук аны якасыннан өстерәп, кире урындык аркасына терәп куйды.

– Чираттагы сорау. Солтангалиев белән кайчан һәм нинди шартларда таныштың?

– Ачык кына хәтерләмим. Октябрь революциясенә кадәр, шәкертлек елларыннан ук белә идек бер-беребезне.

– Солтангалиевчеләр группасына кайсы елларда килеп кушылдың?

– Мин андый группа барлыгын белмим. Ул хакта ишеткәнем дә булмады.

– Син бит әле генә “танышлар идек” дидең. Белми, имеш, ничек кенә беләсең әле! Кабатлап сорыйм: Солтангалиев белән соңгы елларда кайда һәм нинди шартларда очраштыгыз? Анда кемнәр катнашты? Советларга каршы нинди чаралар оештыру белән шөгыльләндегез?..

– Мин Мирсәет Солтангалиевне элек-электән таный һәм белә идем. Казанга һәр килүендә, эшләре ничек кенә тыгыз булмасын, күрешеп хәл белешү өчен ара табарга тырыша иде. Аерым гына чәй эчкән чакларыбыз булды, чәй мәҗлесләрдә дә катнашырга туры килде...

– Менә-менә, шул мәҗлесләр турында ачыграк итеп сөйләргә тырыш хәзер. Анда кемнәр катнашты? Нинди мәсьәләләр кузгатыла иде?

– Мәҗлес – ул киңәшмә түгел, анда җитди мәсьәләләр тикшерелми, ашыйлар-эчәләр, хәл-әһвәл белешәләр.

Көтмәгәндә тимер дагалы күнитек үкчәсе белән галимнең шәрә аяк очына китереп басты тикшерүче. Һәм оятсызларча елмаеп карашын аның күзләренә юнәлтте.

-Авыртамы? Аягың, дим, авыртамы?

– Авырта...

– Авыртса, дөресен сөйлә. Ашыйлар-эчәләр, имеш, хәл-әхвәл белешәләр, имеш... Кемнәр, дип сорадым һәм нинди программалар төзедегез?

– Мин күпләрне танып та бетерми торган идем, хуҗа кеше кемне чакырса – мәҗлескә шулар килә инде. Минем бернинди программа турында да ишеткәнем булмады.

– Әллә колагың ишетми инде синең, – дип, бу юлы галимнең колак төбенә җан фәрман китереп сукты Беспалов. Һәм, үзенең тапкырлыгыннан күңеле булып, каһкаһә илә көлеп җибәрде – Инде ишетә башладымы, колагың дим...

– Ишетәм.

– Ә син үзең большевикларга каршы ниләр сөйләдең, хәтерлисеңдер бит...

– Дөресен әйтим, мин большевикларның бик күп гамәлен өнәп бетермим. Үз халкың белән, аның зыялылары белән көрәшү, халыкка белем бирүче, дин һәм әдәпкә өйрәтүчеләрне эзәрлекләү һич кенә дә башка сыя торган эш түгел. Әмма бу фикерләремнән сәясәт ясау теләгем һичкайчан булмады, үз фикеремне башкаларга көчләп такмадым. Сөйләшәм икән, кемгәдер ярарга тырышыып, кемнәндер куркып сөйләшмәдем.

– Большевикларны яратмыйсың, димәк. Монысы өчен, мә, ал, тагы берне,– дип, йөгереп килеп китереп типмәсенме галимгә. Вәлиди бер якка очып барып төште, ә урындык икенче тарафка. – Без дә бит менә, сезнең ише буржуаз милләтчеләрне яратмыйбыз, тамырыгызны корыту эшенә алындык.

Көтмәгәндә китереп тибүдән башы белән таш идәнгә барып төшкән Вәлидинең авыз-борыныннан кан киткән иде. Әмма бер ни дәшмәде ул, бераз хәл алгачтын да, җиң очы белән яраларын сөртә-сөртә кире урындыгын эзләп тапты. Һәм яңадан тикшерүченең каршысына килеп утырды.

-Сорау алуны дәвам итәбез, – дип, зур эш башкаргандай канәгатьлек алып, тикшерүче дә үз урынына барып утырды. – Үзеңне син тел белгече һәм галим, дисең. Тик менә аңлашылмый, ни өчен соң әле син яңа әлифба кертүгә каршы имза куйдың? Үз халкыңның белемле булуын теләмисеңме, әллә үз асылыңны яшерү өчен уйлап табылган маскировка гынамы ул телче, әдәбиятчы дигән сүзләрең...

– Мин үз халкымны белемсез димәдем. Аның күпгасырлык язма әдәбияты бар, бай тарихы, теле һәм мәдәнияте... Гомумән, бездә укый-яза белмәгән кеше юк дип саныйм. Гомер-гомергә һәр авылда мәдрәсәләр булган, бер түгел, җидешәр мәдрәсәле авыллар бар иде. Мин боларны үзем күреп беләм.

– Миңа әкият сөйләмә!.. Татарның надан халык булуын яхшы беләм. Сорауга җавап бир. Яңа әлифбага каршы кул куйдыңмы?

– Куйдым.

– Аңлашыла... Син хәтта асылыңны, максатларыңны яшереп тә тормыйсың. Бу кадәр дә оятсыз һәм явыз “контр”ны шушы көнгәчә очратканым юк иде. Гаҗәп, бик тә гаҗәп!

– Гаҗәпләнер урын юк. Яңа әлифба кертү – милли мәдәният өчен ул чын фаҗига, чөнки бу озак еллардан дәвам итеп килгән традицияләрнең тулысынча өзелүе дигән сүз. Бөтен халык кинәт кенә, бер мизгел эчендә наданга әверелә... Милләтләрне кайгыртып, аларны белемле итү ниятеннән башланган эш түгел бу. Нәкъ менә шуңа күрә дә яңалифне кертүгә каршы имзамны куйдым.

– Сафсатаңны калдырып тор, туктат. Син менә шуны әйт әле, 82 кеше кул куйган ул хатны кем язды икән?

– Сорамадым, белмим.

– Ә сиңа кем алып килде ул хатны, кул куйдырырга?.. Башлап йөрүче, котыртучысы кем? Кулыңны куйгансың ич...

– Кем алып килүе хәтердә калмаган. Әйтә алмыйм.

– Хәтерләмәсәң, хәтереңне дә яңартабыз,– дип, йодрыгы белән нык кизәнеп галимнең күз төбенә китереп сукты ул. Урындык әйләнеп китеп чираттагы мәртәбә башы белән таш идәнгә килеп төште Вәлиди. Аңын югалтты, башка һич ни хәтерләми...

Сорау алуга көненә өчәр мәртәбә чакыралар иде аны. Өчесе өч тикшерүче, ә сораулары һаман бер үк. Кыланышлары белән һәм кансызлыкта да берсен алып икенчесен куярлык түгел. Көн-төн кыйналулар эзсез узмый, Вәлиди үз аякларында басып тора алмаслык хәлгә китерелде. Нәтиҗәдә ул бер айга якын төрмә хастаханәсендә “баш мие селкенү” диагнозы белән ятып чыкты.

 ***

Хастаханәдән чыккач та аны төрмә җитәкчесенең урынбасары үзе белән әңгәмәгә чакыра. Саф татарча эндәшә китель киеп алган түрә. Җамалның күңеленә җылы керә, ни дисәң дә татар кешесе ич, бәлки аны аңларга сәләтле булыр...

– Гаепләнүче Вәлидов, үзеңне ничек хис итәсең?, – дип сорый ул. Тавышы һәм үз-үзен тотышы да алай дорфа күренми. Сүзне дә бит, әнә, хәл белешүдән башлады.

– Хәлемме? Авыртмаган җирем, сынмаган кабыргам калмады. Сорау алуларны йодрыксыз һәм тибү-сугуларсыз гына алып бару мөмкин түгелме икәнни?..

– Ник мөмкин булмасын, мөмкин, – дип күтәреп алды ул аның сүзләрен. – Моның өчен нибары куелган барлык сорауларга да җавап бирергә кирәк, совет власте дошманнарының барысын да фаш итәргә, һәм, әлбәттә инде беренче чиратта, үз гаебеңне танырга. Бер дә үтәп булмаслык эш түгел бит, ә... Тагы үтенечләрегез бармы? Башка үтенечегез булмаса...

– Бар, тагы бер үтенечем бар. Мөмкин булса, үз телебездә сөйләшә торган тикшерүче куйсагыз иде миңа. Сезнең белән менә аңлашып та, сөйләшеп тә була. Юкса, кайбер иптәшләргә милли әдәбият һәм тел мәсьәләләрен аңлату авыр була... Аннан бит әле кайсыберәүләр татар милләтен мыскыл итүгә кадәр барып җитәләр.

– Ай-һай, шундый тикшерүчеләр дә бар, дисезме...– дип, гаҗәпләнгән, хәйран калган атлы булып башын чайкап алды теге.

– Бар шул, кызганычка каршы, әллә кемнәр бар икән сезнең монда...

– Аңладым. Сезнең буржуаз милләтче булуыгызны истә тотып, үз милләтегездән тикшерүче дә куелыр киләчәктә.

– Тагы бер үтенеч. Гаилә белән, балалар белән күрешү мөмкин булмасмы? Сагындым... Кирәк-яраклар да бар иде.

– Бу ял йорты түгел... Тәмам! – дип, ярты юлда бүлдерде тегесе, башлаган сүзен әйтеп бетерергә дә ирек куймады ул аңарга. Һәм сулыш алыр ара да калдырмыйча ишекнең аргы ягында сакта торган хәрби кешегә кычкырды. – Чиратта кем бар анда, алып керегез. Ә монысын камерага...

 ***

Озак көттермәделәр, шул көнне үк аны тикшерүче янына чакыртып алдылар. Тикшерүче яңа кеше. Төрмә җитәкчелеге сүзендә тора булып чыкты, килеп керүгә үк саф татар телендә эндәште.

– Җамалетдин Вәлидов буласыз, димәк.

– Әйе, Җамалетдин Вәлидов булам. Ә сезне, кардәшем, кем дип белим?

– “Кардәшем”! – дип, аның артыннан кабатлап көлемсерәп куйды тикшерүче. Һәм ул да түгел, җикереп җибәрмәсенме, сукса утын тумранын бер сугуда урталай сындырырдай зур йодрыгы белән имән өстәлгә китереп бәрде. – Сезнең кебек “контр”лар белән кардәш булырга җыенганым юк, саграк, уйлабрак сөйләшергә киңәш итәм. Ишетмәгән булсаң ишет, мин өлкән тикшерүче Бикчәнтәев.

– Аңлашылды, – дип әйтә алды Вәлиди, тәмам пошаманга төшеп. Үз гомерендә аның ялгышып та башка кешегә сукканы һәм күпме яшәп чит бер кешенең аңарга кул күтәргәне юк иде бит шушы “тәмуг”ка кергәненә кадәр.

– Конкрет сорауга шундый ук тәгаен җавап көтәм. Телеңә салына башласаң яисә ялган-йолган сөйлисең икән, менә моны күрәсеңме,– дип, тагы теге йодрыгын бутап алды ул баш өстендә.– Юеш урын гына торып калыр үзеңнән...

– Аңлашылды...

– Йә, сөйлә, Вәлидов: большевикларга каршы эшне ничек оештырдыгыз? Нинди программа, нинди чаралар...

– Минем бернинди көрәш оештырганым булмады?

– Ә кемнәр аны оештырды?

– Андый кешеләрне күргән-белгәнем булмады.

– Солтангалиевне дә күргәнең булмадымы?

– Очрашкан чакларыбыз булды. Әмма ул үзе большевик бит, үз-үзенә каршы ничек сугышсын икән... Ул һәр килүендә Татарстан республикасын кайгыртып, Советлар иленең милли сәясәтен яклап сөйләшә торган иде.

– Аңлашылды-ы, -дип, уйга калган сыман итеп, күзенә төшеп торган чәчләрен артка сыпырып куйды Бикчәнтәев. – Инде икенче сорау: татар буржуазиясе идеологы Гали Рахимне беләсезме?

– Аны да шәкертлек елларыннан ук беләм. Әмма Гали Рәхим һичнинди идеологиягә мөнәсәбәтле кеше түгел. Ул бит сәясәт белән бөтенләй кызыксынмый, күптән булып узган вакыйгалар турында гына яза.

– Ә менә без аны буржуаз Төркия белән элемтәдә гаепле саныйбыз. Өендә, эш өстәлендә “Төреклек әсаслары” исемле китап ятуын ничек аңлатырсыз?

– Бик җиңел, тикшерүче иптәш Бикчәнтәев, без татарлар үзебез дә төрки милләт ич. “Төреклек әсаслары” – бу бит безнең уртак рухи нигезләребез турындагы китап. Мин дә, сез дә шул милләтнең балалары...

– Сто-о-оп! -дип, кычкырып җибәрмәсенме Бикчәнтәев өстәлне төя-төя. – Мине буржуаз милләтчеләр белән, үзегез белән бер җепкә тезеп сөйләшмәвегезне үтенәм!.. Төрекләр белән бездә нинди уртаклык булырга мөмкин, үз акылыңдамы син!..

– Гали Рәхимне мин чын татар зыялысы буларак кына беләм.

– Стоп-стоп, нәрсә дигән сүз ул “зыялы”? Ялгышмасам, сез буржуаз милләтчеләр, контрлар барыгыз да “зыялы”.

– Зыялы кеше – укымышлы, тәрбияле, белемле, югары әхлаклы, дигән сүз. Мин шул мәгънәне күздә тоткан идем...

– Ә без – большевиклар, эшче һәм крестьян уллары! Җыен сезнең ише “заялылар” белән һич уртаклыгыбыз юк. Аңлашылдымы, – дип, йодрыгы белән тагы бер мәртәбә өстәлгә кундырып алды ул. Имәннән булып чыкты ахры, өстәл, әле дә түзә.

“Заялы” түгел, “зыялы”, дип, тикшерүченең сүзләренә төзәтмә кертергә бик теләсә дә дәшми калуны кулай күрде Вәлиди. Юкса, ачы тәҗрибәсе җитәрлек, үзләрен төзәткәнне, үзләренә киңәш биргәнне бер дә өнәп бетерми шул бу халык. Өч сыйныф белеме бармы-юкмы алар барын да беләләр. Һәрхәлдә, үзләрен шуңарга инандырганнар. Дөньяның кендеге диярсең, күрмисезме әллә, әнә, өстәл артында ничек утыра...

– Гали Рәхим, сезгә мәгълүм булса кирәк, ул бит Галимҗан Ибраһимов белән кулга-кул тотынышып Совет властена хезмәт итә. Кемне-кемне, әмма Гали Рәхимне гаепләү мөмкин түгелдер, дип уйлыйм мин, – дип, бая сөйли башлаган фикерен дәвам итте Вәлиди.

– Ибраһимовка да чират җитәр, ашыкмый тор! Аны калдырып торыйк әлегә. Газиз Гобәйдуллинны беләсезме?

– Ник белмәскә, шәкертлек елларыннан ук бер-беребезне яхшы белә идек. Казанда укытучылар мәктәбендә бергә укыдык... Соңрак, көн саен диярлек күрешеп, биш еллар чамасы бер ишегалдында яшәдек.

– Йә, ниләр сөйләшә идегез?

– Милли әдәбият һәм аның тарихы, бүгенге хәле турында фикер алыша идек. Газиз бик тә укымышлы, нык ихтияр көченә ия кеше.

– Буржуйның да ниндие әле, шулай бит?

– Анысы дөрес, чыгышы белән хәлле гаиләдән. Әмма, бар булган мөлкәтен милли матбугатка, милли мәдәниятка сарыф итте.

– Буржуаз милләтче, дип әйтүеңме?

– Киресенчә, чыгышы нинди булуга карамастан, ул революциягә зур өметләр баглады. Хәтта дөнья революциясе белән дә рухланып сөйләшергә ярата торган иде...

– Советлар власте дошманы түгел дисең инде, – дип, утырган җирендә киерелә төшеп, үзалдына мыскыллы елмаеп куйды Бикчәнтәев. – Сине тыңласаң, совет властеның дошманнары, гомумән, юк икән бит...

– Газиз Гобәйдуллин һич кенә дә дошман түгел!

– Садри Җәләл белән сез туган-тумача булып чыгасыз, шулай бит?

– Шулай булып чыга, Садри белән без якын туганнар.

– Синең туганың да булгач, ничек соң әле ул буржуаз милләтче булып китте?

– Буржуаз милләтче булырга, Садри Җәләлнең советка каршы эшчәнлеге, гомумән, булырга да мөмкин түгел.

– Синең кардәшең булганы өченме?

– Аңарда сәясәт кайгысы түгел! Ул бит каты авыру, паралич кичерде, өстәвенә күзләре дә күрми диярлек... Аның үз хәле – хәл.

– Күзләре күрми дисең... Ә ничек итеп ул ак чехлар корпусына барып эләккән һәм буржуаз гәзитләрдә эшләгән икән соң! Милләтчеләрнең мыжгып торган оясы Хәрби шурада секретарь булып та хезмәт иткән!.. Болар синең өчен яңалыкмы, әллә беренче кат ишетүеңме?..

– Ләкин ул сәясәткә катышкан инсан түгел, мин моны яхшы беләм.

– Мулла малае булуын да яхшы беләсең... Хәер, икегез дә бер калыптан ясалгансыз ич! Мулла токымы мулла токымын якламый нишләсен, шулаймы?.. Дәшмисең... Әйтер сүзең юкмы, авызың томаландымы?..

– Безгә әти-әниләрне сайлап алу хокукы бирелмәгән, иптәш тикшерүче...

– Бирелгән булса ни эшләр идең?

– Кулымнан килсә, мин аларны мәңге яшәтер идем.

– Кулыңнан килми, анысы дөрес. Ә без, большевиклар, аларны – сыйнфый дошманнарны, барыбер, яшәтмәс идек. Шул исәптән сезнең үзегезне! Барыгызны да...-дип, гел урынсыз, кирәксә-кирәкмәсә җикеренеп тә алды ул.

– Иптәш Бикчәнтәев, иптәш тикшерүче, мин бит сезгә бер ялган сүз дә әйтмәдем. Дөресе шундый булгач ни эшләмәк кирәк...

Ниһаять, чираттагы мәртәбә урыныннан торып басты һәм, корбанына ташланырга җыенган хәйләкәр арслан кебек, дәшми-нитми ипле генә атлап, Җамал Вәлидигә таба якынлашты Бикчәнтәев.

– Мин синең белән сөйләшеп карадым. Әмма, син кешечә сөйләшкәнне аңлый торган контр булып чыкмадың. Алай икән, без башкача да сөйләшә беләбез, – дип, ике учы белән кинәт галимнең ике колагыннан эләктереп алды ул, һәм утырган җиреннән аны югары күтәрде. Аяклар җирдән аерылгач та колаклар, шытырдады гына түгел, өзелеп чыгардай булып сузылды-тартылды.

Ни түзем булган Вәлиди, авыртуга чыдый алмый, шунда кычкырып җибәргәнен дә абайламый калды. Берара күтәреп торганнан соң, аны кире урындыгына утыртты тикшерүче.

– Нәрсә, әллә авыртамы? – дип, борынын җыерып, тешләрен ыржайтып, бу юлы инде галимнең каршысына ук килеп басты ул. – Суксам, сугарлык җирең калмаган, мин дә үзегез кебек, теге нәрсә дидең әле, “заялы” гына булып сөйләшәм бит синең белән. Икенче юлы баш түбәңдә калган утыз алты чәч бөртегеңнән эләктереп түшәмгә элеп куячакмын. Мин дә бит “заялы” булырга телим, башкалар күк сукмыйм-какмыйм, урыныңнан торырга гына ярдәм итәм. Ха-ха...

– Иптәш Бикчәнтәев...

– Мин сиңа иптәш түгел, дидем.

– Милләттәшем, дип әйтимме...

– Каян килеп милләттәш булыйм мин сиңа, – дип, искәртү өчен генә, имеш, үз итеп кенә, хәлсезләнеп бөгелеп төшкән галимнең муен тамырына кул кыры белән берне китереп сыдырмасынмы Бикчәнтәев. Шундый итеп сукты ки, Вәлиди аңын җуеп торды бер мәл. Ул да түгел, таш диварларны селкетеп акырып җибәрде тикшерүче. – Кайчан дөресен сөйли башлыйсың син?.. Гаепләреңне кайчан таныйсың, сиңа әйтәм! Синнән сорыйлар, ишетәсеңме...

– Булмаганны, бар, дип әйтә алмыйм бит...

– Безгә кемнең кем булуы барысы да күптән билгеле, “заялы” абзый. Син якладың дип кенә котылмас берәү дә. Гаебеңне танып, башка дошманнарның чын йөзен ачып кына җиңеләйтә аласың үз хәлеңне. Алар бит менә, синең чын йөзеңне ачып салды... Үз гаепләрен дә таныдылар, синең кем булуыңны да... Ни өчен телләре чишелгән дип уйлыйсың? Яшиселәре килә, шуның өчен. Ә син кире кәҗә тәкәсе кебек... Булмый абзый болай, булмый... – Бераз дәшми торгачтын, иләмсез әче тавыш белән кычкырып хәбәр салды. – Әй, охрана, алып чыгып китегез моны, уголовниклар камерасына илтеп ябыгыз үзен. Теге, кеше ите белән туклана торганнары янына, аңлашылдымы?!. Зиһене ачылып китмәсме шунда...

 ***

Шул рәвешле “үзебезнең егет” Бикчәнтәев барысын да уздырып җибәрде. Вәлидинең, тикшерүче Беспалов һәм Дроздовларны искә алып, сагынып елар чаклары да булмады түгел. Тегеләре дә оҗмах кошлары түгел иде, әмма дә моңарга җиткәне булмас... Һич кенә дә үзенең җаваплары белән канәгатьләндерә алмады аны Җамал Вәлиди. Ничек кенә аңлатырга керешмәсен, “Стоп, акыл сатма!”дип туктата да, йодрыгы белән, инде имән өстәлгә түгел, аның яңагына яисә кабыргаларына җан фәрман китереп кенә ора. Кәефе шәп булса, таш идәнгә салып аңын югалтканчы типкәләргә дә күп сорамый. Һәр очрашудан канга баткан, ике-өч җире сынган хәлдә өстерәп кайтарып ата торган булдылар аны.

Ә камерада уголовниклар. Боларының инде үз фәлсәфәсе, интеллигенция вәкилләрен кешегә дә санамыйлар. Утырырга урын, ятарга ятак бирми азапладылар. Таш идәнгә авып хәл алыйм дисә, бер-бер сәбәп табып, торып басарга мәҗбүр итәләр. Явызлыкта, кансызлыкта тикшерүчеләр белән уголовниклар арасында һичбер аерма юк, уйларында бары бер нәрсә – көчсезне рәнҗетү, ярдәмгә мохтаҗ булганны түбәнсетү һәм мыскыл итү... Атналар-айлар буе шул бер үк хәл кабатланып торды, җәбер һәм золымның очы-кырые күренми...

 ***

Көннәрдән бер көнне иртәнге сәгатьләрдә Казанның кыл уртасында урнашкан Пләтән төрмәсенең ишегалдында хәрәкәтсез яткан бер ир-ат гәүдәсен табып алалар. Төнге смена китеп, иртәнге смена эшкә килгән вакыт була бу. Төрмәдә эшләүчеләрдән шактый кеше җыйнала. Әмма җитәкчеләр түгел, аларның әле җылы өй түрендә мамык түшәкләрдә янәшәдә яткан хатыннарына арка куеп изерәп йоклап яткан чагы.

– Ни булган үзенә?-дип сорый арадан берәве.

– Уголовниклар үтереп аткан.

– Уголовникларга ул нигә, үзе ташланган булса кирәк, – дип, пыш-пыш хәбәрләшкән имеш-мимешләр колакка чалынып кала.

Ул арада эшкә килеше булган бер шәфкать туташы ерып керә уртага. Хәрәкәтсез ятучының баш очына иелә һәм беләген күтәреп, аның кан тибешен тикшерә.

-Ул үлмәгән, ул исән, кан тибеше бар, – дип, тавыш бирә, ярдәмгә чакыра ул.

– Кайсы камерадан? Качарга җыенуы булдымы икән, – дип пышылдый кемдер.

– Пләтәннән кача алган кеше юк әлегә, – дип җавап кайтара икенчесе, төрмә каравылчыларыннан берәве булса кирәк.

– Таныдым, бу бит язучы, бик зур галим. Кем соң әле... Җамал... Җамал...

– Әйе, Җамал Вәлиди, – дип раслый, әлеге дә баягы теге шәфкать туташы. – Аның болай да тәнендә исән җире калмаган иде инде...

– Телеңә салынма!– дип кычкырып җибәрә кулына штыклы мылтык тоткан төрмә каравылчысы.– Телеңне тиз кыскартырлар...

Шәфкать туташы тавышсыз-тынсыз гына күздән югала. Ә бераздан ашыкмый гына бинадан килеп чыккан ике әсир аны, күпне күргән такта носилкага салып, каядыр алып китәләр. Җамал Вәлиди озак вакытлар аңына килә алмый, аяклары-куллары сыну гына түгел, эчке әгъзаларына да зур зыян килгән була. Ничек егылган, төртеп төшергәннәрме, әллә өченче каттан үзе сикергәнме – болар вак мәсьәлә саналган күрәсең, тикшерү-фәлән үткәреп тормаганнар. Һәрхәлдә, архивтагы документлар арасында андый мәгълүмат юк. Соңгы сәгатъләрен кайда уздыруы, кайда һәм нинди шартларда вафат булуы һәм кайда күмелүе хакында да тәгаен генә әйтеп булмый. Ул гына да түгел, 1932 елның 30 ноябрендә Казан төрмәсендә көн-төн каты җәзалаулар нәтиҗәсендә вафат булган күренекле әдәбиятчы һәм тел галименең соңгы көннәрен махсус буташтыру кемгә кирәк булгандыр тагы... Рәсми оешмалар, үз вакытында, Җамал Вәлиди Беломор-канал төзелешендә суык тиеп, хасталыктан үлде, дигән хәбәр тараталар. Әмма моның уйдырма булуы һич шөбһәсез ки... Аның сулышы Казанда Пләтән төрмәсендә өзелә...

 ***

Безне капчыкта яшереп булмый, диләр. Ә бәлки була да торгандыр. Әмма күренекле тел галиме, фольклорчы һәм әдәбият белгече Җамал Вәлидинең вафаты турындагы хәбәр, чыбыксыз телефоннар аша, шул ук көнне Казанның барлык почмакларына барып ирешә. Гомер булмаган хәл, төрмә капкасы төбенә төркем-төркем халык агыла. Хатыны Ләйлиҗиһан, уллары Искәндәр белән Ибраһим һәм кызы Әминә дә була алар арасында. Яңа Бистәнең исән-аман калган дин әһелләре, муллалары килә, галимнең шәкертләре, студентлары җыела. Шау-шу куба, тавыш-гауга чыга.

– Мөселманнарда кабул ителгәнчә җирләү өчен Җамалетдин әфәнденең гәүдәсен бирегез ичмаса, – дип таләп итә халык.

Әмма, гади халык һәм җәмәгатьчелек фикеренә колак салмаганнар булмаган ул заманда, бүген дә алай түгел дип әйтеп булмый торгандыр...

– Юк, – диләр. – Ул ирегеннән мәһрүм ителгән халык дошманы. Дошманның исеме дә, кабере дә булмый. Дошман эзсез югалырга, онытылырга тиеш.

Гозерләп үтенгәнгә колак салу, гаилә һәм балаларның күз яшьләренә игътибар итү кабул ителмәгән заман. Төрмә җитәкчелеге халыкны мылтык прикладлары белән кыйнап, һавага атып, куып таратырга мәҗбүр була...

(Дәвамы бар)