Язмыш җиле

«Язмыш җиле». Бу әсәр заманының күренекле хатын-кызларыннан берсе, Петербургның атаклы саналган Бестужев югары курсларында белем алучы, 1912 елда Балкан сугышында шәфкать туташы буларак катнашып, зур каһарманлыклар күрсәткән, татар хатын-кызларының данын еракларга таныткан Чистай кызы Гөлсем Камалованың тормыш юлын сурәтли.

Гөлсем ханым – милләтебезнең Г.Тукай, Г.Исхакый, М.Бигиев, Ф.Әмирхан, Ф.Кәрими, Й.Акчура, И.Нуруллин, А.Расих, М.Ногман кебек олуг шәхесләре белән аралашкан кеше. Аның Тукайга булган чиксез шагыйранә мәхәббәте – ул язмыш күгендә, еракта балкыган аҗаган төсле якты һәм серле. Гомумән, Гөлсем Камалова-Акчуринаның гомер юлы гаҗәеп катлаулы, гыйбрәтле һәм тарихи вакыйгаларга бай.

Бу әсәрне мин үзем генә яздым, дисәм, бигүк хаклы булмам. Чөнки аңа күпсанлы очрашулар-сөйләшүләр, күп авторларның тарихи мәгълүматлары нигез булды. Аларның һәммәсенә дә олы рәхмәтемне юллыйм.

Автордан

 

Кара төннең ак фәрештәсе

Ауру җанның бишмәте-тәнне дәваның төрлесе

Берлә һәр көнне ямыйм, иртән тагын ертык күрәм.

Бар иде ялгыз калып, җырлап юанган чакларым,

Ярты җырда инде күкрәкне тотам да йөткерәм!

Г.Тукай

(“Хәстә хәле”)

Петербург бу юлы да мине үзенең кабатланмас матурлыгы – сихри ак төннәре белән каршылады. Табигатьнең әлеге могҗизасы бу калага аерым бер ямь, илаһилык өсти бугай. Шуңадырмы аның урам-мәйданнарыннан узган чакта аяк очларына гына басып йөрисе, сөйләшкәндә исә пышылдап кына сөйләшәсе килә. Шулай итмәгәндә бу мәгърур каланың серле аһәңен тоеп булмастыр кебек.

Петербургта җанга якын урыннар аз түгел. Бирегә килгән саен, мин шәһәрнең үзәк урамнарыннан саналган Казанский урамын урап кайтырга яратам. Исеме белән дә, җисеме белән дә игътибарны үзенә тартып торучы әлеге урам ничаклы сер, кадерле хатирәләр саклый. Заманында шушы урамның 39нчы йортында бөек поляк шагыйре Адам Мицкевич яшәп киткән. Аның янына русның бөек шагыйре Александр Пушкин һәм якын дусларыннан берсе – шагыйрь Антон Дельвиг килеп йөргәннәр. Соңрак бу йорт Петербургка сәфәрләрендә Николай Гогольнең сыену урынына әверелгән.

Казанский урамының сул як тыкрыгына урнашкан йортка (37нче йорт) Мәскәүдән – үзенең кардәше Ольга Фрейденбург янына яшь гашыйк шагыйрь Борис Пастернак килгәли торган булган.

Күпмедер вакытлар исә, урамның 3нче йортында русның атаклы шагыйре Анна Ахматова яшәгән. Аның кабатланмас сурәтен таш диварлар әле дә хәтерлидер сыман... Кыскасы, Казанский урамын, һич икеләнмичә, шагыйрьләр урамы дияргә мөмкин.

Архитектура ягыннан әллә ни үзенчәлеге абайланмаса да, бу урамның мин эзләгән 5нче йорты да – күркәм, нурлы бина. «Казанский» мосафирханәсе урнашкан әлеге йортта элек-электән танылган шәхесләр туктала торган булган. Моннан йөз ел элек, төгәлрәк әйткәндә, 1912 елның апрель азагында, шушы йортта татарның мәшһүр яшь шагыйре Габдулла Тукай яшәп киткән.

...Тукай яшәп киткән...

...Петербургның ак төннәренә төренеп, сагышлы-сагынулы хисләремнән эчем-тышым туңган, елаган бер халәттә кунакханә катын сүзсез-өнсез күзәтәм. Бары тынгысыз уйларым гына гасырларның нәни Габдулланы саткан, елаткан, Тукай итеп моңландырган, җырлаткан, «милләтем» дип җан аттырган, ачы язмыш, тәкатьсез авырулар белән тилмерткән тарафка юнәлә... Әнә уйларымның күпмесе күз алдымда чәчелеп «җирдә» ята. Берәмтекләп җыям. Рухына багышлардай, юатырдай, кабатланмас нинди дога-сүзләр табарга?! Бәгырьләрне телгәләп, шагыйрь җаны сыктый:

 

Үпкәнеңнән бирле, әнкәй, иң ахыргы кәррә син,

Һәр ишектән сөрде угълыңны мәхәббәт сакчысы.

 

И мәхәббәт сакчысы! Син шулкадәрле таш бәгырьлемени соң?! Син әле дә булса биредә сакта торасың түгелме соң?! Бәлкем, синең өчен «үткән» дигән төшенчә дә юктыр. Димәк, әле син кулына ак ландышлар бәйләме тоткан, ак күңелле, Тукай өчен җан аткан, татарның затлы бер гүзәле Өммегөлсем-Джоконданы да хәтерлисеңдер?! Хәтерлисең, билгеле! Җавап тоту җилләргә йөкләнгән, диярсеңдер. Искәртмәстән уйларымны кысрыкларга теләгәндәй, әнә шул җил, язмыш җиле искиткеч бер тизлек, куәт белән каракучкыл болытларны бирегә сөрә. Күз ачып йомганчы, салкын, күшектергеч яңгыр коеп үтә. Ахрысы, бер гасыр моннан элек булган вакыйгаларны искә төшерер өчендер...

...Ни кызганыч, Рәсәй башкаласын иңләп-буйлап йөрү, зиннәтле сарайларын, музей-театрларын күрү насыйп булмый шагыйребезгә. Петербургка килгәч, аның үзәк-бәгыренә төшкән үпкә чире тагын да көчәя төшә. Шәһәрнең җелекләргә үтә торган дымлы, салкын һавасы шагыйрьне көннәр буе мосафирханәдә утырырга мәҗбүр итә. Дөрес, биредә яшәүче дуслары аны ялгызын калдырмаска тырышалар. Шагыйрьне күреп, танышып калырга теләүчеләрнең дә саны көннән-көн арта бара.

Тик әлегә шагыйрь берәүнең дә ишек шакуын теләми. Аның, гадәтенчә, кулларын баш астына куеп, күзләрен йомып, Муса Бигиевларда[1] үткәргән кара төннең ак фәрештәсен генә күңеленнән кичереп, янә бер юанасы килә. Ни хикмәт, шушы яшерен-тансык хыялый бер мизгел аның каһәрле ютәлен, авыруын, туңуларын оныттырып торадыр кебек.

...«Дөнья читлегеннән» очып чыгарга җыенган чарасыз шагыйрь йөрәгенә кинәт – сак кына, ак фәрештә килеп «орынасы» итте. Фәрештә күзгә күренеп йөри башласа, билгеле инде... Төн фәрештәсе «ак томан» эченнән «йөзеп чыгып», телгә килде. Нинди йомшак, моңлы иркә тавыш:

– Тукай әфәнде, зинһар, кичерә күрегез. Башкача түзеп торырлыгым калмады. Ютәлегез бигрәк көчле. Сезнең өчен җаным парә-парә килә... Шушы мәтрүшкәле кайнар сөтне эчеп карагыз әле. Шифасы тимичә калмас. Савыга күрегез! – диде дә элгәре ничек гаип булса, шулай ук “эреп” юкка да чыкты.

Дивар аша гына шагыйрьнең шул дәрәҗә газаплануын ничек тыныч күңел белән тыңлап ятсын Өммегөлсем. Аның тыю-чикләүләргә буйсынмаган, ни гомер сөю утында дөрләгән кайнар йөрәге бар бит әле. Яраткан Тукаен савыктырыр өчен аның бер уе, бер сүзе, бер сулышы җитәр төсле иде. Аһ, хыял белән чынбарлык арасы нинди тирән упкын икән.

Өммегөлсемнең кодачасы, дус кызы Мәрьямнең дә җаны үкси, тәне дерелди, ул шылт иткән тавыштан да сискәнеп, ишек катында кизү тора. Өммегөлсем өйдәгеләр күзенә чалынмасын да, Муса әфәнде генә уяна күрмәсен. Ходайның рәхмәте, ул бүген балалар янында йоклый. «Оят, гарьлек, син ничек җөрьәт иттең?» – дип күзен дә ачырмаслар. Тукайны да кыен хәлгә куярлар. Аңлатып та, акланып та өлгерә алмассың...

– Ихлас, фәрештәдер! – дип уйлады Тукай, үзен яшәү белән үлем арасында тоткан бума ютәле басыла төшкәч. Ләкин шунда ук бу «кирәксез» тойгыга бар күзәнәкләре, вөҗүде белән карышты.

– Күр, бу курсистканың кыюлыгын, тәвәккәллеген! Жәлләгән... Сез түгел, туташ, мине язмыш үзе дә жәлләмәгән. Кирәкми дә. Минем максатым, юлым башка. Мине кызганганнарны сөймим мин, туташ. Сез нык ялгыштыгыз...

Монысы ниткән өн тагын, язгы чирәм төсле кантарлы юл читендә баш калкыта?

– Шагыйрем, син үзең бу минутларда яныңда яраткан бер җан иясенең булуын теләгән идең түгелме соң?! Менә «мәхәббәт сакчысы» аны синең хозурыңнан тыймады.

Бәхеткә, «хикмәтле төн» тагын кабатланасы итте. «Соңгы сулыш» алганда, тагын теге «ак фәрештә» иңде. Ниндидер тылсым өрде, иркә пышылдады. Һәм тагын шулай нур эчендә тиз генә эреп юкка чыкты. Янә каршылыклы уйлар бил алышты. «Хөкемдар мәхәббәт сакчысы» пәйда булды. Һәм әлеге шигырь битен «ачып куйды»:

 

Дәртемә минем дару бар: йә үлем, йә кавышу;

Боларның һәрберсе бу сораучыны шатландырыр.

 

Аңладыңмы, и гүзәл! Йә җаным бул, йә җанымны ал;

Мине яныңда үлү белән бәхеткә ирештер.

 

– Үлем фәрештәсе шулай ук якынмыни?

– Юк...

– Ә син ялгышасың, минем «җан фәрештәм» ул түгел ич.

– Беләм.

– Минем соңгы шигырем дә Күкләр аһәңе белән башкача яңгыраячак.

– Хәбәрдар. «Васыятең» дә үзең кебек изге һәм бөек шәкелдә. Син дөньяга елап килсәң дә, киткәндә җырлап китәргә җыенасың. Дөрес әйтәмме?

– Ихтимал. Мәхәббәт фәрештәсе, син соңгы көннәрдә бик үзгәрдең әле. Әмма мин тизрәк бу йорттан качу, синең тарафтан сөрелү телим. Син үз асылыңа хыянәт итмәссең бит инде?!

...Менә, ниһаять, Тукай, үзе теләгәнчә, «иректә». Дуслары аны Бигиевләрдән алып мосафирханәгә күчерделәр. Әмма ул биредә дә салкыннан, ютәлдән һәм фәрештәләрдән кача алмас, күрәсең.

– Шулай да, рәхмәт сиңа, кара төннең ак фәрештәсе...

Шагыйрь кинәт сискәнеп китте, менә тагын кемдер бүлмә ишеген шакыды.

– Ишек ачык. Керегез! – диде Тукай, ниндидер эчке бер моңсулык белән.

Ишектән елмаеп кереп килүче, европача киенгән озын зифа буйлы кызны күрүгә шагыйрь бер мәлгә телсез калды. Ә кыз исә ул арада, шагыйрьне сәламләп, түргә узды. Кулындагы яңа ачылып кына килүче ландышлар бәйләмен өстәлгә куйды да, Тукайның чәчәкләргә гаҗәпсенеп карап торуын күргәч:

– Чәчәкләр каян дисезме? Урам чатында финнар сатып тора иде. Бу чәчәкләр Сезгә дә ошый, дип беләм. Баксаң, Петербургка да яз килеп җитә икән, – дип елмайды.

Үзе белән бүлмәгә яз исен, чәчәкләр исен, ургып торган яшьлек дәртен алып кергән бу кыз, төнге «ак фәрештә» шагыйрьгә яхшы таныш. Ул дусты Фатих Әмирханның[2] сөйгән кызы Шәмсенисаның бертуган сеңлесе, Чистай кызы Өммегөлсем Камалова иде. Апалы-сеңелле бу кызлар еш кына «Әлислах» газетасы редакциясенә Фатих янына кереп йөриләр[3]..

Кайчакларда аларга Шәмсенисаның уртанчы сеңлесе Хәтимә дә иярә. Берсеннән-берсе чибәр, укымышлы бу кызлар редакциягә килеп керсә, Фатих үзен күкнең җиденче катындагыдай хис итә башлый. Бигрәк тә сөеклесе, асыл зат Шәмсенисаның иҗатка тартылуын, рус, француз телләреннән хикәяләр тәрҗемә итәргә алынуын бөтен йөрәге белән хуплый иде.

Кызлар арасында чаялыгы белән аерылып торган Өммегөлсемнең үзенә җан атып йөрүен белә иде Тукай. (Казанның укымышлы кызлары арасында азмыни аңа җан атучылар?) Әмма кызны күрмәмешкә салынып, һәрчак бүлмәдән тизрәк чыгып китү ягын карый торган иде. Тик менә бүген, мосафирханәдә аның белән икәүдән-икәү, күзгә-күз калгач, күрмәмешкә салыну мөмкин түгел. Ишетүенчә, Өммегөлсем Петербургның данлыклы Бестужев курсларында белем ала. Күр, әнә ничек үзгәргән!.. Русның аксөяк кызларына биргесез... Юк, юк, аңа иң килешкәне – ак фәрештә сурәтендә йөрү.

Өммегөлсем дә Тукайны күзәтә. Шагыйрь бераз хәл алганга охшый. Ютәле дә элеккегечә куркыныч түгел. Юкса теге төннәрдә Тукайны жәлләп күпме зар елады Гөлсем.

Бүлмәдә урнашкан уңайсыз тынлыкны Тукай боза:

– Сезне бирегә, Муса әфәнде җибәрдеме? – диде шагыйрь аңа шактый кырыс кына.

– Юк, юк. Муса әфәнде минем сезнең янга килүемнән хәбәрдар түгел. Мин алар фатирында онытып калдырган әйберләрегезне китердем, – дип, кыз кечкенә ридикюленнән өстәлгә портсигар белән чәч тарагы чыгарып куйды.

– Юкка мәшәкатьләнгәнсез, берәр студент кереп алган булыр иде әле.

– Һичбер мәшәкать түгел, Тукай әфәнде, – диде кыз, үзгә бер итагатьлелек белән.

Тик әллә каян сизелеп тора: кызның шагыйрьгә тагы нидер әйтәсе бар. Ниһаять, ул бөтен ихтыяр көчен туплап, сүз башлый:

– Әгәр дә сөекле шагыйребезнең өч төн буе Муса әфәнделәрдә газаплануларын күреп калмасам, бирегә килеп, сезне борчып йөрмәгән дә булыр идем. Сезгә кичекмәстән Кырымга китәргә кирәк, Тукай әфәнде. Кырым һавасы белән диңгез суы сезне бик тиз аякка бастырачак. Кырымда минем белән бер курста укучы Мәймүнә атлы кызның әти-әнисе яши. Алар – гаҗәеп кешеләр, сезне бу көннәрдә үк кабул итәргә әзер, – дип, кыз шагыйрьгә телеграф кәгазен суза. – Әгәр риза булсагыз, без Мәймүнә белән сезне Кырымга чаклы озата да барыр идек...

Тукайның кинәт йөзе үзгәрүен күреп, кыз сүзеннән туктап кала.

– Нинди гадәт соң бу укымышлы бай кызларында! «Әфәндем» дия-дия эч пошырулары җитмәгән, бер-берсен уздыра-уздыра мине дәваламакчылар, – дип, шагыйрь ихтыярыз йодрыгын кысып куйды. Аннан тагын, кырысрак күренергә тырышып, сүзен дәвам итте:

– Юкка хафаланасыз, туташ. Миңа Кырым да, Швейцария белән Финляндиягез дә кирәк түгел. Кичә мине Петербургның иң абруйлы докторына күрсәттеләр. Ул авыруымның узгынчы булуын әйтте.

– Бу хәбәргә мин чиксез шат, тик менә минем бирегә килүем генә сезгә куаныч өстәмәде, – дип, Өммегөлсем урыныннан кузгалды.

Тукайның: «Кара төннең ак фәрештәсе, рәхмәт сиңа, артыгын сөйләмә, кирәкми, хуш!» – диясе килде. Кая инде ул аларны әйтү. Ул сүзләр тел очында калды.

Өммегөлсем янә ихлас дәлилләвен дәвам итәргә уйлады:

– Тукай әфәнде, сүз сезне җаныннан артык яраткан, шигырьләрегезне догага тиң күргән саф күңелле туташлар турында бара. Сез алардан йөз чөерәсез. Диңгездән баш тартуыгыз да гаҗәпләндерә. Ә бит диңгез үзе сезгә күпме шигъри илһам өстәр иде.

Тукайның күзендә зәһәр очкыннар күреп, Гөлсем тагын туктарга мәҗбүр булды.

– Туташ, Ходай сезгә Рәсәй башкаласында белем алу мөмкинлеген авыру шагыйрь янында утырыр өчен бирмәгәндер, дип уйлыйм. Сезнең кебек белем үрләрен яулаучы кызларыбызны мин башка уй-хисләр белән яналар дип уйласам, сезне күбрәк вак-төяк мәсьәләләр биләп алган булып чыкты. Милләтебезнең зур үзгәрешләр алдында торуын азмы-күпме чамалыйсыздыр, шәт? Халкыбызга хезмәткә күпме фидакарь мөгаллим-мөгаллимәләр кирәк хәзер.

– Кичерегез, – диде кыз, ишетелер-ишетелмәс. – Ни генә дисәгез дә, Сезгә ярдәм итәргә йөрүемне мин вак-төяк эш, дип саный алмыйм. Серноводскидан Сезгә дустыгыз Фатих әфәнде Әмирхан аркылы җибәргән мәктүбемдә мин үземнең мөгаллимә һәм нинди мөгаллимә булырга җыенуымны ачык итеп язган идем шикелле. Мөгаллимә булу – минем дә изге хыялым.

Кызның бу сүзләреннән соң, үзен чамасыз бер киеренкелектә сизгән Тукай аңа текәлеп карамый булдыра алмады. Өммегөлсемнең бит урталарыннан тыелгысыз агучы күз яшьләре аны тирән гаҗизлеккә салды. Ул эчтән үзен әрләргә дә, акларга да өлгермәде, ишек шакыдылар.

– Керегез, – диде шагыйрь, үз тавышын үзе танымыйча аптырап. Һәм бүлмәгә шаулап-гөрләп, Петербургта укучы бер төркем татар студентлары кереп тулды.

– Мөмкиндер бит, Тукай әфәнде?

– Әссәламегаләйкем, сөекле шагыйребез!

– Хуш килдегез, Тукай әфәнде!

– Саумысыз? Күрми калабыз, дип шундый борчылган идек...

– Без мәшһүр Тукаебыз янында, нинди бәхет!

– Менә бит насыйп булгач...

Һәрберсе шулай үзенчә сөенеп, Тукайны олылыклап, кул биреп күреште, шигырь белән сәламләде:

 

Бер мөкаддәс хис белән һәрбер кеше хәйран бүген;

Уйный сазым да минем бәйрәм көен, бәйрәм бүген!

Тыңладым әкрен генә искәндә бәйрәм көн җилен;

Ансы да сөйли тагын: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

 

– Джоконда, син дә биредә?! Син һәрвакыттагыча өлгер инде... һәм чибәр, – диде егетләрнең чаярагы, игътибар үзәген бер мизгелгә Өммегөлсемгә күчереп. Тукай чак кына җиңел сулап куйды.

– Ә без сине шәһәр бетереп эзләп йөрибез. Муса әфәнделәргә дә кереп чыктык. Сенат мәйданында узачак «Ак чәчкә» акциясе иртәгә күчерелде. Мәрьям туташ белән икегезгә җаваплы эш тапшырыла. Беләсеңдер, шәт, – диде җитди кыяфәтле, өлкәнрәк күренгән егетләрнең берсе.

Өммегөлсем, «беләм» дигәндәй, баш кагып куйды да, ашыгып ишеккә юнәлде. Әллә инде хушлашмады да...

– Ә нигә сез аңа «Джоконда» дип эндәшәсез? – дип сорады Тукай, кыз чыгып киткәч.

«Өммегөлсем», дип, эчтән генә өзелгән, үзе дә хыялый елмайган егетләрнең берсе җавапны озакка сузмады.

– Нигә дип... Серле елмаюы өчендер. Гаяз ага Исхакый[4] Петербургта чагында аңа һәрчак «Джоконда», дип эндәшә иде. Ул: «Мәшһүр итальян рәссамының атаклы портретын хәтерләтә», – дигән иде.

– Әйе шул, Өммегөлсемне Леонардо да Винчи портретыннан төшкән серле сурәт диярсең, – диде күзлек аша зәңгәр күзләре көлеп торганы.

– Аның үз исеме тагын да килешлерәк, минемчә, – диде Тукай егетләргә карамаска тырышып.

Әйе шул, ант шулай!

Чын татарча!

Бигрәк ямьле исем! дип, калганнары, гөр килеп, шагыйрьне куәтләде.

Тукайның да йөзе җанланып, алсуланып китте. Яшьләрнең телгә осталары шагыйрьнең кәефен күтәрмәк булып күбрәк сөйләде. Тыйнак-сабырлары бу саваплы очрашуга эчтән генә сөенде. Күңеле нечкәләренең йөрәгеннән кан саркыды. Тукай белән, шигырь белән төшләнгәннәре шигырь укыды:

 

– Айрылып китсәм дә синнән гомремнең таңында мин,

И Казан арты! Сиңа кайттым сөеп тагын да мин.

 

Ул таныш кырлар, болыннар тартты әүвәл хиссеми;

Тарта торгач куймады, кайтарды ахыр җисмеми.

.............................................................................

Зур бу урман: читләре күренмидер, диңгез кеби;

Биниһая, бихисаптыр, гаскәри Чыңгыз кеби.

 

Кылт итеп искә төшәдер намнары, дәүләтләре

Карт бабайларның, моны күрсәң, бөтен сауләтләре.

 

Ачыла алдыңда тарихтан театр пәрдәсе:

Аһ! дисең, без ник болай соң? Без дә Хакның бәндәсе.

 

Тукай аңлады: болар чын татар балалары, чөнки татар җаны беркайчан да моңсыз, сагынуларсыз була алмый. Алар әнә Тукайның үзен дә җылы, сагынулы-яратулы хисләргә төреп куйдылар. Шагыйрь бу яшьләргә рәхмәтле иде. Очрашуга йомгак ясап, аларга бүләк – бер шигъри рух өстәргә теләве дә шуның өчен иде.

 

Сөям мин сезне, сез чын яшь егетләр;

Өмет бар сездә, сез – интеллигентлар.

 

***

Бар уем кичен – көндезен сезнең хакта, милләтем:

Саулыгың – минем саулык, авыруың – минем авыруым.

 

Син каршымда бар нәрсәдән дә изге һәм хөрмәтле:

Дөнья бирсәләр дә сатмам милләт, миллиятемне.

 

Тукай беравык алкышларга һәм сокланулы авазларга күмелеп торды...

– Тукай әфәнде, иртәгә сезне «Ак чәчкә» бәйрәменә чакырабыз.

– Без сезне иртән үк кереп алырбыз.

– Туберкулёз белән авыручыларга ярдәм йөзеннән оештырыла ул.

– Петербургның бөтен татар яшьләре җыелачак анда.

Студентлар, Тукай белән очрашудан биһуш булып, иртәгәгә чаклы саубуллашып чыгып киттеләр. Шагыйрь бәйрәмгә барырга ризалык бирде.

Бүлмә тынып калды. Тик нигәдер һаман «Сагыныр вакытлар» тынгылык бирмәде:

 

Йоклыйсың рәхәт кенә; төнлә уянсаң берзаман,

Як-ягың тып-тын – әле юк яктылык, таң атмаган.

 

Шулвакыт яшьләр күзеңдә: җан ачып, җан сызланып

Егълыйсың, Җан-Зөһрә берлән, Җан-Таһирны кызганып.

 

...Шагыйрь елый иде.

Оят валлаһи! Петербургтагы журналист дуслары Кәрим Сәгыйд белән Кәбир Бәкергә шушы «фәрештәдән» зарланды түгелме соң инде ул? Имеш, Муса Бигиевларның болай да кысынкы фатирларын курсисткалар чорнап алган. Дөреслектә исә, шагыйрьнең эчке һәм тышкы халәте аларның артык илтифатын, артык олылавын кабул итәр дәрәҗәдә түгел иде шул.

Менә тагын аның каршылыклы җаны, холкы, авыруы, ачы язмышы, санаулы көннәре, мәхәббәт, бәхет хакындагы уйлары, сүз берләшкәндәй, күкрәгенә килеп ябышты... Тукайның җанында аяусыз тугыз баллы дулкын күтәрелде. Ярсыган ак күбекле дулкын-хисләр чайкалды, чайпалды, чәрдәкләнде.

– Кырым, дисең син, «табигать иркәсе». Ә син бит яхшы беләсең: ул – суның кояшлы, сай җирендә йөзүчеләр өчен генә җылы икәнен. Минем кебек хакыйкать диңгезендә йөзгәннәр өчен ул башкача. Тирәнрәк төшкән саен, аның суы салкынрак һәм басымы көчлерәк. Шагыйрь күңелендә купкан хисси давылларның куәтен дә, күпме уй-хыялларымны тормыш атлы иң кырыс диңгез йотканын да, син әле соңрак аңларсың...

Бу мизгелдә күз яшьләренә күмелеп, баскычтан төшеп килүче Өммегөлсем-Джоконда бер генә нәрсә турында уйлый иде: тизрәк биредән китәргә! Тизрәк! Аяклары аны үзеннән-үзе Нева ярына тартты. Яз язлыгын итә. Невада боз кузгалган чак. Көзгедәй су өстендә берсеннән-берсе зиннәтлерәк сарайлар, йортлар чайкала. Бозлар эреп ята. Тик менә шагыйрь йөрәгендәге боз катламын гына кузгатырлык түгел икән.

Тәкъдирнең мәңгелек туңын-бозын эретергә Өммегөлсемнең кайнар хисләре генә җитмәс, күрәсең. Тукай зур бер айсберг төсле. Аңа синең ак җилкәнле корабыңа сугылып китү берни тормый кебек. Шулай түгелмени?!

– Юк, юк, һич алай түгел, – дип, кайнарланып, күз яшьләре белән үз-үзенә исбатларга тотынды Өммегөлсем. Чөнки ул әле моңа чаклы Казанда Дворяннар клубында узган әдәби-музыкаль кичәнең татлы «төше» белән яши иде[5]. «Почта уены» ничек якынайткан иде аларны ул кичне. Гашыйк «почтальон Өммегөлсем» форсаттан файдаланып, Тукайга бер-бер артлы хатлар яза да, серле елмаеп, шагыйрьнең учына илтеп сала. Ник башка бер генә кызның хатын тапшырсын! Тукай да моңарчы күрелмәгән бер җылылык белән: «Мине «сәлам хатлары» белән сөендерүче гүзәл туташ шулай берәү генә булдымыни? – дип шаярта. – Сезгә почтальон булу бик килешә. Ә хатларыгызны уку – бәйрәм”, – дип пышылдый һәм Өммегөлсемнең кулын йомшак кына тоткан килеш беравык җибәрмичә тора. Кызның бит урталары алланып яна, карашы өтә, елмаюы иркәли. Ул горур кыяфәт, нәфис буй-сын, нәни энҗе калфак, ак энҗе тешләр, чиядәй ымсындырган иреннәр...

Шагыйрь йөрәген ниндидер бер билгесез рәхәтлек хисе биләп ала.

– Тукай әфәнде, ә сез хатларны кычкырып укыгыз, – дип, яшьләрнең шау-гөр килүләре генә аны җиргә төшерә.

– Рөхсәт итсәгез, мин хат иясенә бер шигыремне генә укырмын.

Яшьләр, Тукай авызыннан әйтеләчәк могҗизаи сүзләрне көтеп, тын калды.

Җанын фида иткән фәкыйрьмен, гыйшкың күбәләгемен;

Кил, гүзәл, күрсәт матурлыгың: янаем, кил, янаем.

 

И Хода, бир акыл, тоткыннар йортына эләкмим;

Бу кызга гыйшкым сәбәпле диванамын, диванамын.

 

...Ә менә ул хәзер «шагыйрьне дәвалыйм», – дип бәрелеп-сугылып йөрүе белән көлке бер хәлдә. «Кырымга барырга акча туплыйм», – дип, үзенең бөтен бизәнү әйберләрен, затлы энҗеле калфакларын сатып җибәрде. Аннан күреп, тагын берничә кыз үзләренең яраткан алка, беләзекләреннән ваз кичтеләр. Шагыйрь бу хәлләрне белә калса, аны бүлмәсеннән куып ук чыгарган булыр иде. Өммегөлсемдә нинди гашыйк җан яшәвен күрергә теләми шул шагыйрь. Ә бер атна элек кенә аннан да бәхетлерәк кеше юк иде ләса. Көтмәгәндә-уйламаганда Тукайның Петербургка килүен үз күзләре белән күргәч, ул сөенеченнән нишләргә дә белмәгән иде. Кемнәрдә тукталасы иткән диген әле? Өммегөлсемнең җизнәсе, Петербург мулласы, танылган дин галиме Муса Бигиевларда!

Тукайны Петербургка чакырып язучы Муса әфәнде булганга, шагыйрь вокзалдан туры аларга килә. 1912 елның башында Петербургның бер төркем зыялылары Петербургта «Сүз» йә «Хәбәр» исемле газета чыгарырга җыеналар. Яңа газетага мөхәррир итеп Тукайны чакырып хат язалар. Әмма газета оешып китә алмый. Тукай яз башында Петербургка килеп төшкәндә бу мәсьәлә инде көн тәртибеннән алынган була. Тик менә алдан хәбәр итмәгәнгә, бераз уңайсызрак килеп чыга. Табигый ки, өйдә ыгы-зыгы куба. Кунакка Муса әфәнденең эш кабинетын бушаталар. Күн диванда урын җәелә. Юлда авырып киткәнме, аңа чаклы ук булгандырмы, Тукай туктаусыз ютәлли. Тамагына берни капмый. Өммегөлсем шагыйрьне иртәнге якта юыну бүлмәсенә кергәндә күреп хәйран кала. Кызның күзләрен ирексездән яшь пәрдәсе томалый. Гадәттән тыш ябык, яшүсмер кыяфәтле шагыйрь бу минутларда аңа чиктән тыш якын һәм кызганыч булып тоела. Сөйләшәсе, юатасы иде үзен, әмма Әсма апасы аны да, Өммегөлсемгә кодача тиешле Мәрьямне дә, Тукай янына якын да җибәрми. Әсма ханымның әмере катгый: «Әдәпсезләнмәгез, шагыйрьгә комачаулап йөрисе түгел!» Апасының тыюлары гына туктата алса икән Өммегөлсемне? Ул инде шагыйрьнең игътибарын җәлеп итәрлек планнар кора, аны дәвалау юлларын эзләргә керешә. Әйтик, шагыйрь хәлләнү белән ул аңа хәзрәти Пушкин йөргән урыннарны күрсәтәчәк. Тиздән мәшһүр җырчы Шаляпинның концерты көтелә. Ул да таң белән билетка чиратка басар... Дәресләрдән соң шундый матур хыялларга чумып, Бигиевларга барып керсә, ачык ишектән буш диванны күреп Өммегөлсем өнсез кала.

– Кая ул?

– Кая? Баязитов[6] кешеләре килеп алып китте аны, – ди Әсма апасы. – Җизнәң кайтканны да көтәргә теләмәделәр. Күренеп тора: апасының кәефе нык кырылган. – Юкка гына борынгылар: «Ит яхшылык, көт яманлык», – димәгәннәрдер шул...

– Апа, ни сөйлисең? Нинди яманлык тагы? Тукай нык сырхау. Алар аны, мөгаен, докторга алып киткәннәрдер?

– Ә җизнәң ни белән шөгыльләнә? Өченче көн инде ниндидер яһүд профессоры артыннан йөгереп йөри. Менә ул хәзер профессор белән кайтып керсә, ни эшләрбез? Кунагыбыздан җилләр искән.

Җайсызрак килеп чыга икән шул. Җизнәсенең олуг кунагын аякка бастырыр өчен җанын бирердәй булып йөрүен Өммегөлсем күрмимени? Петербург татарлары арасында Муса әфәнде кебек укымышлы, итагатьле кешене табуы кыендыр. Шәһәрдәге татар студентлары өчен ул алыштыргысыз киңәшче, остаз. Аның мәхәлләсенә галимнең вәгазьләрен тыңлар өчен шәһәрнең иң ерак почмакларыннан җыелалар. Тукай, бәлки, аның ни дәрәҗәдәге гыйлем иясе булуын төшенеп җитмәгәндер? Юкса Муса әфәнде белән киңәшмичә бу эшне эшләмәс иде. Их, Гаяз абзыйның Петербургта чагы булса! Өч бөек затның очрашуы бөтенләй үзгә төрле булыр иде бит. Әле берничә ай элек кенә Исхакый барында Петербург кайнап-гөрләп торды. Шәһәр чын татар тормышы белән яшәп алды. Язучының яңа язылган әсәрләрен бергәләшеп уку дисеңме, музыкаль кичәләр оештырумы... Төрмәдән качып, Петербургта яшеренеп йөрүче Гаяз Исхакыйны күптән түгел янә кулга алдылар. Төрмәдән ул Өммегөлсемгә хатлар язгалый. Петербург хәбәрләрен сораша. Ай, бу татар язмышлары! Ай бу ачы язмыш җилләре!..

Өммегөлсем, буш диванга утырып, үксеп-үксеп еларга тотынды. Нигә, нигә аның изге уй-ниятләре җимерелә дә тора? Нигә болай бу? Ул бит авыру шагыйрь өчен җанын фида кылырга да әзер. Аңа хәзер бер генә чара кала: «Нур» газетасы идарәсенә барып, Тукайның кайда тукталуын белешү. Аның ашыгып чыгып китәргә җыенуын күргәч, ахирәте Мәрьям аңа шагыйрь онытып калдырган портсигар белән чәч тарагын суза. Сизгер җан бу Мәрьям. Тукай янына бару өчен болар менә дигән сылтау ич.

Сылтау... Менә ул Тукай белән күрешеп, гарьлегеннән үләргә җитешеп, янә Бигиевларга кайтып бара. Мәрьям белән Әсма апасына ни әйтер икән инде ул хәзер? Тукай мине ишетергә теләмәде диярме? Ярый әле өйдәгеләр, аның халәтен күреп, кирәкмәс сораулар белән аптыратмадылар.

– Тынычлан, иркә таем. Тәкъдиреңә язылмаган булса, әллә ни эшләсәң дә юк инде. Чистайда Тукай турында: «Безнең Хәйдәр абзый кызы Зәйтүнәне сөя икән», – дигән сүзләр йөрде. Бер дә колагыңа чалынмадымыни?

– Зәйтүнә? Зәйтүнә дисеңме, апа? Кайчан, кай арада өлгергән соң әле ул кызый Тукайның күңелен яуларга?

– Бик чая кыз, синең кебек укырга да омтылышы зур, – дип сөйлиләр. Әле Әгерҗе якларына Бубыйлар мәктәбенә белем алырга киткән, ди.

Өммегөлсем өчен тагы да үтергечрәк хәбәр иде бу. Туганнан туган сеңлесе Зәйтүнәне ул яшүсмер кызга гына санап йөри иде. Ә ул әнә үсеп тә җиткән, Тукай тиклем шагыйрьне үзенә гашыйк та иткән. Сөйкемле җан шул Хәйдәр абзыйның төпчек кызы. Аның укырга һәвәслеген күреп, Өммегөлсем аңа әледән-әле китап-журналлар биргәли. Чамадан тыш ярлы яшәүләрен белгәнгә кием-салымнан да өлеш чыгаргалый иде. Соңгы кайтуында алар туйганчы Чулманда су коендылар. Күр әле, Тукайны ник бер тапкыр телгә алсын! Нәрсә-нәрсә, тик мондый борылышны көтмәгән иде Өммегөлсем.

Икенче көнне ул Сенат мәйданына барыргамы-бармаскамы дип, озак икеләнде. Мондый халәттә берәүгә дә күренәсе килми иде аның. Тик үзе башлаган эшне азагына җиткерергә өйрәнгән кыз ничек бармыйча калсын?

Туберкулёз белән интегүчеләргә ярдәм итәргә теләүчеләр күп була ул көнне. Тукайны да алып киләләр. Европача киенеп куйган шагыйрьне бүген танырлык та түгел. Үзен сырып алган студентларны ул тыныч кына тыңлый. Ара-тирә ютәлләп ала. Өммегөлсем ягына ялгыш кына да күз салмый. Аннан аны тагы каядыр алып китәләр. Тукай белән соңгы күрешү кыз өчен әнә шулай гадәттән тыш моңсу тәмамлана.

Берничә көннән Өммегөлсем Муса әфәнде Бигиевтан Тукайның Петербургтан китәргә җыенуы турында ишетә. Муса әфәнде Тукай янына барып, күрешеп йөри икән. Шагыйрьне озату мәҗлесендә дә катнаша. Әмма, ни сәбәпледер, аны озатырга вокзалга төшми кала. Дус кызлары ничаклы гына өндәп карасалар да, Өммегөлсем дә вокзалга бармаска була. Соңрак Невский урамында очратып, Тукайны Петербургтан Мәскәүгә чаклы озатып куйган журналист Кәбир Бәкер аңа:

– Тукай, үзен озатучылар арасында сине күрмәгәч, нәүмизләнеп калды. «Бик горур кыз булып чыкты сезнең «Джокондагыз», – ди.

– Башка берни дә әйтмәдеме?

– Аның көннәре санаулы. Догада тор... Моны доктор да раслады.

– Ничек? Догада?.. Әйт, зинһар? Ходай хакы өчен, әйт. Аны ничек табарга була?

– Син соңладың, Джоконда. Без барыбыз да соңладык...

Шушы сүзләре белән Кәбир Бәкер кызны урам уртасында, йөзләгән кеше арасында япа-ялгызын калдырып китеп тә бара. Мондый хәбәрдән соң ничек итеп институтка барып утырмак кирәк? Янәшәдә генә почта бинасын күреп, Өммегөлсем шунда керергә була. Тиз генә хәлне аңлатып, Фатих Әмирханга хат язып салыргадыр. Ул ни дә булса уйлап тапмый калмас. Тукта, нигә Фатих Әмирханга? Дөньяда саф чык тамчысыдай Зәйтүнә бар бит әле. Урасын үзенең кайнар мәхәббәте белән шагыйрь йөрәген. Бөтен барлыгын биләсен. Шагыйрь җанындагы барлык үпкә-рәнҗүләрне юып алсын! Тик Тукай гына исән була күрсен! Ак кәгазь битенә «Зәйтүнә, иркә таем» дигән сүзләрне язуга, Өммегөлсем күз яшьләрен тыя алмады. Юк, яза алмый икән ул бу хатны. Хатны ул иң якын сердәше – апасы Шәмсенисага юллый. Аңардан тиз арада Зәйтүнәне әзерләп, юлына һәм яшәренә акча биреп, Тукай янына Троицкига озатып җибәрүен үтенә. Шәмсенисаның җавабы озак көттерми. Ул Өммегөлсемгә Зәйтүнәне Чистайдан да, Казаннан да таба алмауларын хәбәр итә. Язмышның мәкерле уйнавымы соң бу? Сенат мәйданында Тукайны соңгы тапкыр күрүе идемени соң, Өммегөлсемнең? Юк, юк, алай була алмый...

 

Гүя гыйшкың – бер чиркәү, ә мин – аның чаңымын;

Аһ-ваһ итеп, мин ул тавышны көчәйтергә тырышамын.

 

Безнең арабыз аерылышу пәрдәсе белән капланган;

И Аллаһ! Күтәр син бездән бу караңгы пәрдәне.

 

Шагыйрь шулай ачыргаланып язган. Өммегөлсем аларны шулай өзелеп-өзелеп кабатлый, Тукайча ялвара. Һәм «мәхәббәт сакчысы» бу юлы, язмышның йомшак җиле булып, Өммегөлсемнең матур коңгырт чәчләреннән иркәләп сыйпап кына үтәсе итә.

 

***

...Көннәрдән бер көнне бу караңгы пәрдә чынлап та күтәрелер. Мәңгелек сәфәргә җыенучы шагыйрь алдында ерак сәфәрләрдән, зарыгып, сагынып кайткан ак фәрештә пәйда булыр. Һәм...

Тик әлегә алда, соңгы бәянга илтүче сынаулы озын юл һәм кул сузымы гына еламсак ел көтәр.

 

Шәфкать туташы

 

И Тәгалә! Җир йөзеннән алчы бу алтынны, ал,

Яндыручы бу мөкаддәс җирне – бу ялкынны ал!

Г.Тукай

(“Алтынга каршы”)

Гөлсем, чыннан да, Тукай фаразлаганча, «кара төннең ак фәрештәсе»дер, күрәсең. Әнә ич ул «мәхәббәт сакчысы»ның да үз телендә сөйләшә. Саф, эчкерсез ярату, шәфкать иясе булу – фәрештәләр теле, фәрештәләр сыйфаты, фәрештәләр гамәле. Шагыйранә яну-яратулар шулай күп чак күктәге фәрештәләрне җиргә, җирдәгеләрен күккә аштыра. Хәер, бүгенге көзге, карлы-бозлы яңгыр аларның да юлын тоткарлый булыр. Җиле дә үтәли исә, үтәли кисә. Җанлы, җансызы, һәммәсе күшеккән. Андый чакларда Гөлсемнең уен, ирексездән, Тукай били. «Ул да өшидер. Тагын ютәле эченә – бәгъренә төшәдер. Ә шәфкать туташы берни эшли алмый. Шәфкать туташы тәкъдир каршында көчсез...»

Көчсез?! Уйлап баксаң, хәйраннар калырлык: «кара төннең ак фәрештәсе» яралы кара төннәрне, яралы тәннәрне, яралы йөрәкләрне дәваларга сугышка китеп бара.

Өммегөлсемнең көтмәгәндә-уйламаганда мондый карарга килүе язмышның ниндидер бер сынавы, маҗарасы булдымы? Әллә аны гел алгысыткан яңарыш, каһарманлык, үзен һәрдаим исбатлау, милли азатлык тойгысы йөртә идеме? Бәлкем, бәлкем... Югыйсә, Петербургта хатын-кызларның Югары педагогика курсларына эләгү өчен нинди генә кыенлыкларны җиңәргә туры килмәде аңа. Көн димәде, төн димәде, урыс, француз, немец телләрен өйрәнде. Классикларын йотлыгып укыды. Бер дигәнче, ятлап, Тукай шигырьләрен күңеленең иң кадерле почмагына җыя барды. Илһамланды, хыял канатларында очты.

Өммегөлсем башта Чистайның рус кызлар гимназиясендә укыды, аннан Казандагы данлыклы Александра Котова гимназиясенә читтән торып имтиханнар тотты. Камаловларның ишле, атаклы гаиләсендә гимназия тәмамлаучы кызларның да беренчесе ул иде. Гаиләдә сеңелләре өчен үз мәктәбен булдырып, үз сабакларын биргән абыйсы Ибраһим да төпчек сеңлесенең шул дәрәҗә ушлы, сәләтле булуына хәйран кала һәм ихлас сөенә иде. Инде менә гадәттән тыш бер сусау белән физика-математика бүлегенең өченче курсында укып йөргән җиреннән Өммегөлсем күз күрмәгән, хәвеф чорнаган бер илгә китеп бара.

Сәфәрнең башы болай башланды. Берничә көн элек аны Петербург мөселманнарының шәһәр җир идарәсе бинасында узачак җыелышына чакырдылар. Ул бирегә килеп кергәндә трибунада «Нур» газетасы журналисты Кәбир Бәкер, Балкан сугышында хурлыклы җиңелүгә дучар булган төрек мөселманнарына ярдәм итәр өчен, яшьләр төркеме туплау зарурлыгы хакында кайнарлана-кайнарлана сөйли иде.

Билгеле, Өммегөлсем Балкан вакыйгаларыннан хәбәрдар. Балкан сугышы башлануга: «Христианнарга ярдәмгә» дип, биредә «халык ополчениеләре» туплый башладылар. Чынлыкта исә, бу Төркиягә рус гаскәрен кертүнең бер юлы иде. Балкан ярымутравы һәрчак шулай Госманлы Төркия белән Рус империясе арасында сугыш-низаг тудырып торды. Бу хакта бөтен газеталар үз каланчасыннан торып чаң сукты. Әнә «Ялт-Йолт»ның 13 октябрь санындагы рәсем-карикатура астына да «Балканда» дигән исем куелган һәм түбәндәге сүзләр язылган:

 

Курыкмыймын, селкенми хәтта фәс чугы;

Мә, кирәксә, дүртеңә дүрт йозрыгым!

 

Кыз ул юлларны укып: «Тукай!» дип куйган иде. Янә нигәдер уена Тукай керәсе итте, хәтта шелтәле сүзләренә тикле яңгырагандай булды.

Кәбир Бәкернең соңгы җөмләсе аны «җиргә төшерде»:

– Шәфкать туташларын да әлеге изге эшкә тарта алсак, төрек кардәшләребезне тагы да сөендерер идек, – дип, тәэсирләнеп, залга күз ташлады һәм карашы нәкъ Өммегөлсемдә тукталып калды.

...Аннары бер-бер артлы III Дәүләт Думасының мөселман фракциясе депутатлары чыгыш ясады. Алар да бу изге эш-гамәлләрне ихлас күңелдән хуплауларын белдерделәр. Чыгышлар тәмамлангач, мөселман кардәшләргә ярдәм йөзеннән хәйрия җыю оештырылды.

Кәбир Бәкернең: «Кызыл Хач» җәмгыяте яралы сугышчыларга ярдәмгә килергә тиеш», – дигән сүзләрен һәрдаим тәкрарлавында үзенә бер хосусият бар иде. Истанбул атлы хыял-шәһәрне күрү, андагы зыялылар белән күрешү-танышу – аның күптәнге изге теләге, һәм аны тормышка ашыру өчен форсат та чыкты. Татарның каһарман яшьләрен, бигрәк тә асыл, игелекле, ауропача укымышлы, зыялы шәфкать туташларын төрекләргә таныту уе тәмам өлгергән иде. Ул янә трибунага күтәрелде һәм бу юлы үзе белән тагын өч егетнең Балкан сугышына китәргә әзер булуын хәбәр итте.

Тукайны Муса Бигиевлардан рөхсәтсез алып киткәне өчен Өммегөлсем бу егетне өнәп бетермәсә дә, әлеге минутларда ул үзен аның янәшәсендә итеп тойды. Әйтерсең, ниндидер бер билгесез көч аны урыныннан йолкып алды да трибунага этәрде. Бу чибәр, горур йөз-кыяфәтне, гүзәл буй-сынны күреп, зал бер мәлгә тын калды.

– Мин – Гөлсем Камалова. Моннан ике ай элек «Царское село» хастаханәсендә ике айлык шәфкать туташлары курсын тәмамладым. Төрек телендә дә беркадәр аңлаша алам. Языгыз мине дә китүчеләр төркеменә, – диде ул, яңгыравыклы, ышанычлы тавыш белән.

Зал кызны алкышларга күмде. Бәгъзеләр сокланудан «аһ» итте, бәгъзеләре йөрәге «өзелеп төшәр» дәрәҗәгә җитеп жәлләде. Урынына борылып кайтканда Өммегөлсем икенче рәттә утырган җизнәсе Муса Бигиевны күреп, эсселе-суыклы булып китте. Ни әйтер икән аңа Муса әфәнде? Капма-каршы партия вәкиле Кәбир Бәкергә ияреп сугышка китәргә фатихасын бирерме? Муса әфәнде һәрвакыттагыча үз югарылыгында калды. Гыйлемлелек, тәрбиялелек һәм зыялылык җиңде.

– Хәерле сәгатьтә, Гөлсем[7], – дип, ул кызның кулларын кысты.

Әмма, Әсма апасының Петербургта чагы булса, Гөлсем-Өммегөлсемнең тормышында мондый борылыш була алыр идеме икән? Юк, җибәрмәс иде апасы аны мондый куркыныч, хәвефле юлга!

Әсма ханым балалары белән әлегә Чистайда, әнисе Бибифатыйма янында. Муса әфәнде гаиләне тотарлык берәр җүнле эш табу белән, ул бирегә очып килеп җитәчәк. Җизнәсенә университетның көнчыгыш телләр факультетында урын вәгъдә итәләр итүен. Ләкин кайчан булыр ул, Муса әфәнденең хезмәтләрен танырга теләмәүчеләр анда да барып җитмәсләрме? Сак белән Сок кебек сагынышып, аерым яшәргә мәҗбүр булган апасы белән җизнәсен Гөлсем бик кызгана иде. Муса әфәнденең чалара башлаган чәчләренә күзе төшкәч, йөрәге тагын да кысылып куйды. Аңа бары 34 яшь кенә бит әле. Бер-берсен ничек яраталар алар! Аерылышып яшәүләрен ничек авыр кичерәләр.

Балалары белән Чистайга кайтып китәр алдыннан, Әсма апасы белән Гөлсем арасында авыр сөйләшү булып алды. Сәбәпчесе – Тукай. Шагыйрь Петербургтан Казанга кайту белән «Ялт-Йолт» журналында (1912 ел, июль саны) «Мәкаләи махсуси» дип исемләнгән сәяхәтнамәсен бастырып чыгара. Петербург тормышын сурәтләгәндә Бигиевләр гаиләсен дә читләтеп үтми. Әлбәттә инде Тукайга хас булганча чәнечкеле итеп яза. Бу хәлгә нык рәнҗегән Әсма апасы Гөлсемне битәрләп ташлый:

– Яхшылыкка яманлык белән җавап бирүче шушы адәм өчен тагын күпме янарсың икән? Син әллә үзеңнең Мөхәммәдзакир ишан кызы булуыңны да онытып барасың инде? – ди ул ярсуын тыя алмыйча.

Әтисен бөтенләй хәтерләмәсә дә (Гөлсем әтисеннән дүрт яшьлек сабый булып кала), Гөлсем үзенең кем баласы икәнен бөтен күзәнәкләре белән тоя. Ничек кенә тоя әле! Ташып торган энергия, күпләрне хәйран итәрлек тәвәккәллек, кыюлык әтисеннән килмичә, каян килсен ди сиңа? Мөхәммәдзакир кызы булмаса, ул бүген биредә утырыр идеме? Сугыш уен эш түгел. Яшь булса да, Гөлсем аерылу газабын белә. Гөлсемнең сугышка китүен ишетсә, Тукай ни уйлар икән? Аның ут эченә китүен дә «вак-төяк эш» дип санармы икән ул?

Залда янә алкышлар яңгырады. Гөлсем уйларына чумып утырган арада трибунага тагын өч туташ чыккан. Билгеле, Гөлсем бу кызларның өчесен дә яхшы белә. Рокыя Юнысова – Петербург мулласы Мөхәммәтзариф Юнысов кызы, булачак табибә. Ташкент кызы Мәрьям Якупова да аның кебек Югары медицина курсларында укый. Ростов шәһәреннән килгән Мәрьям Паташова да – булачак табибә. Ул психоневрология институтында белем ала. Гөлсем ирексездән: «Алар белән миңа җиңел булмастыр», – дип уйлап куйды.

Юлга иртән кузгалырга сүз куештылар. Бу – 1912 елның 7 ноябре иде.

Шәһәр мөселманнары иртән гает намазларын укыганның соңында вокзалга җыелдылар. Чалмалы кешеләрнең күплегеннән пассажирлар бер-берсенә сәерсенеп карасалар да, шик-шөбһә белдерүче табылмады. Озата килүчеләр арасында Муса Бигиев тә бар иде[8]. Озатучылар исеменнән ул да бу игелекле һәм дә шактый авыр сәфәргә чыгарга җөрьәт иткән мосафирларга рәхмәтләрен белдереп, һәрбарчасының аларга хәер-догада, изге теләктә калуларын җиткерде. Гөлсем җизнәсеннән әлегә туганнарына үзенең сугышка китүен әйтмичә торуын үтенде. Муса әфәнде дә «шулай дөресрәк булыр» дигәндәй, башын кагып кына ризалыгын белдерде.

...Уйлар инде күптән юлда. Алар әле очалар, әле йөгерәләр, әле туктап калалар, әле үткәннәргә кайтмакчы булып талпыналар. Акыл дигәннәре генә үзләрен күздән яздырмыйча саклый иде бугай.

8 ноябрь көнне алар Одесса шәһәрендә иделәр инде. Биредә Төркиягә ярдәмгә килүче яшьләрне Ырынбурның «Вакыт» газетасы нәшире, мөхәррире, язучы, галим Фатих Кәрими каршы алды. Кырык яшьләр тирәсендәге бу кешенең йөз-кыяфәте тәэсирләндерә торган. Тавышы, сөйләү рәвеше йөрәккә ятышлы. Ул кызларны французча сәламләде һәм бер-бер артлы сораулар яудыра башлады. Исәбе аларның бу телне ни дәрәҗәдә камил белүләрен ачыклау иде бугай. Язучының Гөлсем белән әңгәмәсе озаккарак сузылды. Кызның французчасына тел-теш тидерерлек түгел иде.

Авазларның үзенчәлекле яңгырашы, көйле сөйләме өчен аерата яратып өйрәнде бу телне Гөлсем. Француз теленнән аларны бөтен Петербургка исеме танылган Ляронд мөгаллим укытты. Германиядән килеп алман телен укыткан профессор Клейненберт та күренеклеләрдән иде.

– Сез Казан кызымы, мадемуазель? – дип сорады Фатих әфәнде. Ул, канәгать елмаеп, инде татарчага күчкән иде.

– Чистайдан мин, мишәр кызы.

– Туктагыз әле, Чистайның атаклы ишаны Мөхәммәдзакир Камалов хәзрәтләренең кызы түгелсездер бит?

– Нәкъ үзе!

– Кайсысы?

– Төпчеге, Гөлсем булам.

– Машалла! Менә очрашу! Минем Чистайда булмаганыма күпме еллар инде...

– «Комедия Чистайда» әсәрен язучы сез бит инде. Сезне Чистайда яхшы хәтерлиләр.

Язучы рәхәтләнеп бер көлеп алды да: “Искә төшерерлек вакыйгалар шактый булды анда, бер сөйләшербез әле, язган булса”, – дип, Өммегөлсемнең күзләренә тутырып, төбәп карады. «Ниндидер серле- моңлы, нурлы елмаю», – дип, үзенә бер соклану белән күңел дәфтәренә теркәп куйды.

Кызлар үзләренчә урнашкан арада, Фатих Кәрими Чистайны, Гөлсемнәр гаиләсен берәмтекләп хәтереннән кичерде. Мөхәммәдзакир Габделваһаб улы – Россия күләмендә мәшһүр ишан, күренекле мәгърифәтче, II гильдия сәүдәгәр. 1882 елда Чистайда үз акчасына мәдрәсә салдыра. Ике мәчет төзетә һәм гомер буе имам булып тора. Ризаэтдин Фәхретдин, Гаяз Исхакый... һәм Фатих үзе дә шунда белем эстәде. Гаиләдәге сигез кыз һәм ата-ананың бердәнбере, горурлыгы булган Ибраһим – бүгенгедәй хәтерендә.

Гаҗәеп тәрбия һәм гыйлем алып үсүләренә ис китәрлек. Гарәп, фарсы, төрек, татар һәм көнбатыш классиклары әсәрләреннән тупланган бай китапханәләре үзе генә дә ни тора! Халык хак әйтә шул: «Оясында ни күрсә, очканында шул булыр». Ибраһим да башлангыч белемне әтисе мәдрәсәсендә ала. Аннан соң Каһирәдә Шәрык дөньясының иң күренекле «Әл-Әзһәр» университетында укый. Муса Бигиев белән дуслыклары да шул еллардан килә. Инде менә сөекле сеңлесе Әсма белән татарның Муса Бигиев кебек зур зыялысының никахлашуларын бәхет дими, ни диярсең?!

Ибраһим өчен сеңелләре күз карасыдай кадерле. Алар – яраткан абыйлары канаты астында. Шәмсениса, Хәтимә, Гөлсем һәм тагын мәгариф өлкәсенең күренекле шәхесләре булачак Чистайның берничә кызын Ибраһим үзе укыта.

«Тау белән тау гына очрашмас, кеше белән кеше очрашыр», – диләр шул. Бу очрашу язучы күңелен бер дә уйламаганда канатландырып, Чистайларны уратып, яшьлектә сәяхәт иттереп кайтарды. Күр әле син, диңгез төсле әллә кайларга җәйрәгән Чулман-Кама да, аның ярларын әледән-әле чупылдатып сөеп торган дулкыннары да, акчарлакларның туктаусыз очып уйнаулары да җанланды диярсең. Борынгы Җүкәтау өстендә күзнең явын алырлык йолдызлы күк тә, нәкъ менә йолдыз атылганда кабул булачак дип юраган теләк-хыялларның да җете төс-сурәтләре уңмаган икән ләбаса.

Бер карасаң, әле генә кебек, исәпләсәң, егерме елдан артык вакыт узып киткән. «Камалия»[9] мәдрәсәсеннән чыгарылса да, Фатихнең ул елларга, ул гаиләгә рәхмәте зур. Менә бит дөньялар ничек, Ибраһимның җанын аямаган кече, иркә сеңлесе, гүзәл мадемуазель сугыш кырына керергә бара, диген... Иншалла, кулыннан килгән бар ярдәмне дә эшләр Фатих кызлар өчен.

Фатих Кәрими чит илләрдә йөреп, күпне гыйбрәт иткән абруйлы асыл зат. Татарның атаклы бае Шакир әфәнде Рәмиев[10] белән бергә юлдаш, тәрҗемәче һәм журналист сыйфатында биш айга сузылган «Ауропа сәяхәте» генә дә ни тора! Мәскәү, Петербург, Берлин, Брюссель, Париж, Ницца, Монте-Карло, Милан, Вена, Будапешт, Истанбул. Һәрберсе хакында гаять киң масштаблы, сурәт-тасвирлы, әтрафлы юлъязмалар белән татар дөньясын шаулаткан шәхес.

Истанбулга китүче пароход кузгалганчы сөйләшергә-аралашырга вакыт җитәрлек булды. Язучы кызларга Төркиянең нинди ил икәнен, гореф-гадәтләрен, иң мөһим хасиятләрен кыска, әмма хәтердә калырлык итеп сөйләргә тырышты. Сүз кайсы гына әдәбият, төрек яки француз язучысы хакында чыкса да, Гөлсемнең алар иҗаты белән таныш булуы язучыны торып-торып гаҗәпләндерде. «Безнең татар кызларымы соң болар?!» дигәндәй, Кәрими әледән-әле кызга сокланып-сөеп карады.

Туташларның ауропача киенүләре дә, үз-үзләрен тотышлары да аның күңеленә горурлык хисе өстәде. Ә бит, баксаң, Төркиягә китүчеләрнең һәммәсе дә мулла балалары. Иманын-динен саклаган хәлдә яңалыкка омтылу. Бу чиксез катлаулы дөньяны аңларга тырышу. Болар берәүгә дә җиңел генә бирелми. Әйе, байтак еллар элек ул да беренче кат диңгез кичеп, Истанбулга килеп төшкән иде. Диңгез портыннан турыдан-туры атаклы төрек язучысы Әхмәт Мидхәтне эзләп киткән иде. Егет Чистайның «Камалия» мәдрәсәсендә укыганда аңа хатлар язып торды. Ни гаҗәп, язучы аларның һәрберсенә җавап биреп барды. Истанбулга килгәч исә шәкертне өендә туганыдай кабул итте. Әхмәт бәй укуга омтылышы ташып торган Фатихне Истанбулның иң күренекле кеше балалары гына укый торган «Мөлкия» мәктәбенә урнаштырды. Затлы әдәплелек, чит телләргә һәм Төркиягә ихтирам, мәхәббәт менә каян килә. Биредә ул иҗат эшен дә дәвам иттерә. Монда хәзер аның дуслары, фикердәшләре яши. Бу юлы ул Төркиягә «Вакыт» газетасы өчен язмалар әзерләү нияте белән килә. Дөресрәге, ул кайчандыр үзен сыендырган илнең җиңелү сәбәпләрен ачыкларга, авыр хәлен уртаклашырга дип килә. Хәер, бу вакыт Төркия язмышында гына түгел, ә бәлки Россиядә яшәгән төрки халыклар, шул исәптән татарларның да тормышында хәлиткеч тарихи дәвер була.

Публицист, философ, сәясәтче, язучы Фатих Кәримине[11] хатын-кыз азатлыгы, булачак мәгърифәтле аналарның язмышы икътисадый, хәрби, сәяси мәсьәләләргә караганда да ныграк кызыксындыра. Шуңа күрә дә ул ауропалашып килүче бу кыю татар кызларын күз уңында тотарга җыена.

...Әлегә... Әлегә юл. Кара диңгез кичәсе. Күңелеңнән догалар укып, теләкләр телисе: «Аллам-Раббым, исән-имин барып, исән-сау кайтырга язсын!» Юк, юк та караңгыда шомлы уйлар шуышып үтә. Тукай әйтмешли:

 

Күктә ни булмас дисең, – очсыз-кырыйсыз күк бит ул!

 

И-и газиз Тукаем, син генә исән тора күр. «Сәбәп» чыкты: Гөлсемнең битеннән юл-юл кайнар яшь акты. «Их, йөрәк шагыйрен Кырымнарга алып барып, дәвалыйсы иде дә бит... Гөлсем тагын соңгы очрашуны күз алдына китерде. Берүк «соңгы» гына була күрмәсен! Шагыйрьгә аның энә очы хәтле генә дә ачуы, үпкәсе юк. Тукай хәтле Тукай кызлар кулына тотынып Кырымга китте, ди, сиңа! Гөлсемнең битен тагын юл-юл кайнар яшь юды. Шөкер, син бар, Тукай, йөрәк янганда, ярату хисенә сусаганда, сагынганда «сөйләр-сөйләшер» өчен син һәм бәгырьдә сакланган шигырьләрең бар.

Гөлсем әкрен генә каюта ишеген ачып, палубага чыкты. Шунда ук йөзенә салкын су җиле, язмыш җиле килеп бәрелде. Диңгез дә шактый ук чайкала, чайкый. Озакламый Кара диңгезнең миллион еллардан бирле килә торган хикмәтле кануны тагын көченә керер. Диңгез аяусыз бер көч белән актарылыр, айкалыр, давыл дулар, дулкыннар бер-берсен ак күбеккә батып куышыр, юлында торганнарны юк итә барыр...

 

Чыкты җилләр,

Купты тулкын –

Ил корабын җил сөрә!..

Кайсы юллар,

Нинди упкын

Тарта безне, җан сорап?!

 

Гаҗәп, Гөлсемнең җаны бүген шигъри дулкында. Әнә «кайгылы, моңлы» Дәрдемәнднең «Кораб»ы каршыга килә һәм күңелне тирән фәлсәфи уйларга, моңнарга төреп үтә. Ул да – Гөлсемнең яраткан шагыйре. Дәрдемәнд – Закир Рәмиев тә Истанбулда белем эстәгән. Тукайның да: «Истанбулны бер барып күрсәң ярар иде ул», – дигән уе булган. Күп зыялыларның күңелен тарткан, сыендырган якын, кардәш ил. Авыр вакытта ярдәмгә килү – ул олуглык, күркәмлек сыйфаты. Ярый әле юлга вакытында кузгалдылар. Инде тынычланып, бераз ял итәргә кирәк.

Гөлсемнең сак кына каюта ишеген ачуы булды, Мәрьямнең сулкылдап елавы тышка бәреп чыкты:

– Гөлсем, шунда үлеп калсак?..

– Кем әйтте сиңа без анда үләргә барабыз дип? Дускаем, без үзебез «үлгәннәрне» терелтергә тиеш, шулай түгелмени?! Шуңа анда безне дүрт күзләп көтәләр. Бу ямьсез уйларыңны матур башыңнан тизрәк чыгарып ташла, яме, – дип, йомшак кына чәчләреннән сыйпап, аналарча бер җылылык белән кочаклап, Мәрьямне тынычландырырга тырышты.

– И-и Гөлсем, Ходай сиңа шултикле ихтыяр көче биргән. Син - гел сокландыргыч, изге бер җан.

– Мин дә шулай, сезгә карап сокланам.

– Болай син генә әйтә аласың инде, Гөлсем җаным. Рәхмәт яусын.

– Мәрьям, Тукай шигырьләрен укыйммы үзеңә?

Мәрьямнең күңеле тагын бер ташып-түгелеп алды. Кыз баш кагып кына җавап бирде дә, күзлеген салып, күзләрен сөртеп, Гөлсем белән бергә шигърият диңгезенә «чумды».

 

Мәхәббәт

Җир яшәрмәс, гөл ачылмас – төшми яңгыр тамчысы;

Кайдан алсын шигъре шагыйрь, булмаса илһамчысы.

 

Бер гүзәлдән кайсы шагыйрь, әйтеңез, рухланмаган?

Байроның, Лермонтовыңмы, Пушкиныңмы – кайсысы?

 

Файдасыз бер ит кисәгеннән гыйбарәттер йөрәк,

Парә-парә кисмәсә гыйшык-мәхәббәт кайчысы.

 

Тешләренең гәүһәреннән кабызып алдым менә

Мин бу шигъре, – әйтсәңез лә, энҗедән ким кай төше?

 

– Тукай шул дәрәҗәдә гашыйк шагыйрьме, Гөлсем?

– Тыңла, сораулар соңыннан:

 

Булмаса

Кем белер кадреңне, җаным, дәртле күңел булмаса?

Наз итәр кемнәргә гөл – каршында былбыл булмаса?

 

Сурәтеңнең иң чыны, бел: шагыйрең күңлендәдер;

Көзгеләрдән чын төсеңне күрмисең – ул булмаса.

 

Бирмәде Ләйлә кеби мәхбүбәгә дөнья бәһа;

Ул болай бер кыз гына – каршында Мәҗнүн булмаса.

 

Һич килештермим синең төсле гүзәллек шаһына,

Ичмасам, бер хисле шагыйрь дә килеп кол булмаса.

 

– Гөлсем, бу шигырь сиңа багышланганмы?

– Юк, Мәрьям. Әмма ул йөрәгендә мәхәббәт хисе булган һәркемгә аталган. Чын, бөек шигърият, минемчә, нәкъ шундый була.

– Петербурга килгәч, Тукай безнең белән очрашырга да теләмәде ич.

– И-и Мәрьям, Тукай нык авыру иде ул көннәрдә. Мин ул көннәрне исемә төшерсәм, әле дә йөрәгемнән кан саркый.

– Син Тукайны чын-чыннан яратасың бугай, Гөлсем.

– Тукайны да яратмасак, аннан без кем, нинди милләт булабыз?!. Тик менә берничек тә ярдәм итә алмыйм. Исән генә тора күрсен инде... Ул минем йөрәгемнең ярасы...

– Син – чын әүлия, Гөлсем-җаным, – диде Мәрьям. Чөнки хәзер аның күңелендә дә мәхәббәткә тартым илаһи бер нур балкый иде.

Күрше каютадагы Мәрьям белән Рокыяның да уй-тойгылары, сүз куешкандай, бер тирәдәрәк йөрде. Алар да озак кына сөйләшеп, аннан бераз егълашып, йөрәк серләренә күчтеләр. Инде хәзер шул сихри дулкын кочагында кинәнеп йөзүләрендә иделәр.

Фатих әфәнде генә егетләргә дә, туташларга да хәерле-имин төннәр теләп чыгып, намазларын, догаларын укып ятса да, күзенә һич йокы кермәде. Кара диңгез дә дулкын-дулкын хатирәләрне күңел ярына чыгара торды. Моннан унөч еллар элгәре «Ауропа сәяхәте»нең унөч көне Истанбулга багышланган иде. Йөргән-күргәннәрдән очрашу-танышулардан бик мәмнүн булып, май аеның кояшлы бер иртәсендә Кара диңгез буйлап кайтыр юл, туган җир уңаена йөзделәр...

Ә менә бүгенгесе – барыр юл уңае. Бу тарафта әлегә уйлар да, гамьнәр дә, вазгыять тә башкача. Балканны сугыш уты өтә. Илнең иминлеге кыл өстендә. Нигә? Нилектән? Әлеге бихисап сорауларга җавап эзлисе, табасы һәм халык күңеленә җиткерәсе. Чын аристократ, асыл затлылар катламыннан, шул ук вакытта көрәшче табигатьле Фатих Кәрими үзенә әнә шундый олы вазифалар йөкләп, утлы сызык уңаена китеп бара.

Ә инде Истанбул белән бу юлы очрашу тәэссоратын Фатих Кәрими үзенең мәшһүр «Истанбул мәктүпләре»ндә[12] болай дип бәян итә.

«9 ноябрьдә җомга көн кич безнең пароход Истанбул бугазына килеп кергәндә, сирәк-сирәк кенә туп тавышлары ишетелә иде. Одессада: «Истанбулны болгарлар тупка тоталар икән», – дигән хәбәрләрне ишетеп килгән кешеләргә җитә калды. Юлчылар:

– Харап булдык, туп астына килеп керәбез бит, – диешә башладылар. Әмма Истанбул әхвәлен белгән рум вә әрмәннәр:

– Курыкмагыз, әфәнделәр, мөселманнарның Корбан бәйрәмедер, алар бәйрәмнең дүртенче көнендә һәр намаз вакытында туп аталар, – дип, куркак кешеләрне тынычландырдылар.

Һәйбәт җылы кояш астында, ике ягы да ямь-яшел бакчалар вә агачлардан гыйбарәт бугаз эченә килеп кергәч, зан итәмен ки, бер кешенең дә күңелендә сугыш куркулары калмагандыр. Бугазның ике сахилендәге (диңгез кырыендагы) әмсалсыз (мисалсыз) дәрәҗәдә матур манзаралар һәркемнең күңелен дә, күзләрен дә үзләренә җәлеп иттеләр. Йөз мәртәбә күреп үткән кешеләр дә йөз беренче мәртәбә улмак үзрә (булган булса да), тагын шул ук әүвәлгесе шикелле һәвәс белән сәер вә тамаша итәләр иде».

Истанбулга тәүге кат аяк басучы яшьләребез өчен бу бигрәк тә шулай. Алларында моңарчы күрелмәгән нинди гүзәл манзара. Су өстендә бихисап төрле төстәге утлар җемелди, әллә ничә айлы манаралар «йөзә». Шәһәр өстендә илаһи азан моңы тибрәлә. Шушы сихри тылсым эчендә туганда ук калебкә кереп урнашкан хәтер хәяте җанлана, йөрәкләр ашкынып куя.

Истанбулда һәрдаим шулай аларны сокландырган күренешләр дә, гаҗәпсендергән сәер хәлләр дә чиратлаша торды. Пароходтан төшеп, «Мәсәррат» отеленә барганда, ике урамның ике ягына тезелеп киткән бихисап каһвәханәләр һәм аларның эчен-тышын, тирә-ягын тутырган, кибарле киенгән тап-таза төрек ирләренең сугыш барган көннәрдә шулай ваемсыз утырулары барсын да таң калдырды.

Хәер, бирегә мәҗрух-яралыларны карарга дип Русиядән килгән, ауропача киенгән мәдәниятле шәфкать туташлары да төрек дөньясын үзләренчә таң калдырырга җыена иде: фидакарьлек, кыюлык, каһарманлык белән.

Фатих Кәрими исә, Рокыя әйтмешли, «Кызларның юлына чыккан Хозыр Ильяс» иде. Иң элек ул аларны Русия илчелегенә алып барып килүләрен рәсмиләштерде. Аннан «Һилал Әхмәр» («Кызыл Ай») җәмгыятенең мәркәзи идарәсендә очрашып күрешкәннән соң, әлегә төрек телен камил үк белмәгән кызларны княгиня Елизавета Николаевна Оболенская эшләгән хастаханәгә билгеләделәр. Хастаханә Мәрмәрә диңгезе буенда Кадергә мәйданында гаять зур берничә бинадан гыйбарәт иде. Элек биредә бала тудыру йорты, акушерлык мәктәбе булган. Сугыш чыккач, аны яралылар өчен хастаханә иткәннәр. Докторларның берничәсе – ирләр, хезмәт күрсәтүчеләрнең калганнары хатын-кызлар булып, шәфкать туташларыбызны да җылы, матур кабул иттеләр.

Хастаханәнең яралылар яткан бүлмәләрендә пакьлек, яктылык. Ике йөз урынга яхшы караватлар, һәйбәт одеяллар. Яралыларның өс-башлары да сөт шикелле ап-актан.

Княгиня Оболенская да:

– Мин – инсаният тарафдарымын, төрекләрне сөямен. Төрекләрдән дусларым күп, шуңа монда килдем, – дигән сүзләре белән сокландырды.

Русия илчесенең хатыны мадам Гирс та килеп, хастаханәне ошатып киткән булган.

Ни гаҗәп, шәфкать туташларын барып кергән мәлгә үк эшкә тәгаенләделәр. Җәүдәт табиб хирургия бүлегенә Гөлсемне сайлап алды. Гөлсем аңа калган өч кызның булачак табибәләр икәнлеген дә, әзерлекләре, тәҗрибәләре буенча өстенрәк булуларын французча бик шәрехләп аңлатырга тырышса да, үзе дә француз телен искиткеч камил белүче доктор, елмаеп: «Чок гүзәл, чок гүзәл», – дия-дия, кызны хирургия бүлегенә алып кереп китте. Гадел атлы төрек егетенең бер аягын кисәчәкләр. Моны ишетүгә үк Гөлсемнең күз аллары караңгыланды, чак-чак укшудан тыелып, «теше-тырнагы» белән егетнең кисәсе аягына ябышты. Табибның сизгерлеге көчле, тәҗрибәсе зур иде, кызга тиз генә нашатырь китереп тоттырды. Кан эчендә яткан яшь егетнең тавышсыз-өнсез генә елавын күргәч, Гөлсем үзен бер дигәнче кулга алды. Маңгаендагы бөрчек-бөрчек тирләрне сак кына сөртеп, берөзлексез дога укыды, Ходайга ялварды. Тик үзенең күз яшен ничек тыярга, ничек күрсәтмәскә, ихтыяр көчен ничек тупларга?! Беренче операциядән алган сүзсез тетрәнү «ак фәрештә» җанына онытылмаслык тирән эз сызып узды.

Яралы хәрбиләр саны көннән-көн арта торды. Ноябрь азагында болгар хәрбиләре Истанбулны утлы боҗра эченә алдылар. Сугыш госпитальнең капка төбенә үк килеп җиткәндәй булды. Тупларның туктаусыз гөрселдәвеннән тәрәз пыялалары коелып бетә язды. Бу минутларда әлеге мәхшәр, гарасат эчендә калган кызларның хәленә керсә, Кәбир Бәкер генә кергәндер. Аның әледән-әле: «Чүгәләгез! Ятыгыз! Марш подвалга! – дигән әмерләре яңгырап торды. Кызлар аның әйткәннәрен үтәргә тырышсалар да, үз-үзләрен аямыйча, авыр яралыларны карауларын дәвам иттерделәр. Фатих Кәрими ул көннәр турында “Истанбул мәктүпләре”ндә болай дип язды: «Хастаханә һәйәтләре вә табиблар безнең Русия мөселманнарыннан гаять разый вә мәмнүннәр. Аларның армый-талмый яхшы эшләүләренә исләре китә. Безнекеләр үз мәсьрафлары (чыгымнары) илә килеп шулкадәр тырышып хезмәт итәләр». Алай гынамы, кызлар европалылар һәм мөселман дөньясы алдында халыкның йөзен билгеләүче – татар халкын танытучы буларак мәйдан тоталар. Кәрими исә, төрек кардәшләренә һәм мөселман дөньясына яңа заман ир-атларының хатын-кызлар белән нинди мөгамәләдә булу үрнәген күрсәтә. Публицист үзенең атаклы сәяхәтнамәсендә хатын-кыз иреге мәсьәләсен хәл итүне Ислам дөньясы алдында беренче урында торган бурыч итеп тәгаенли. Ислам дөньясының яңарышы, килер көне – шул мәсьәләне хәл итә алуыбызга кайтып кала, ди ул. Һәм шәфкать туташларыбызны үз канат астына алып, кызларыбызның холык-фигыле, тәрбиясе, эшчәнлеге мисалында әлеге яңалыкның нәрсәдән гыйбарәт икәнен Ислам галәменә таныта. Кызлар да шул идеалларны гәүдәләндерә алырлык югарылыкка ирешкән булалар.

Алар Төркиянең җәмәгать тормышында да актив катнашырга вакыт табалар. Хәтта хатын-кызлар хәрәкәтен оештыруда башлап йөрүчеләр булып китәләр. Фронтка ярдәм максатында «Мөдәфәгаи миллия» («Милләтне саклау») дигән җәмәгать оешмасы барлыкка килгәч, кызлар бу оешмага язма «Мөрәҗәгать» тапшыралар. Анда: хатыннар арасында да иганә җыюны оештырырга, хатыннар арасында да фикер (информация, аңлатулар) таратырга, хатыннардан фиркаләр (бүлекләр) төзеп, сугышка озатырга, хатыннардан вәкилләр җибәреп, солтанның үзенең дә сугышка чыгуын үтенергә. Шәфкать туташлары үзләрен дә сугыш мәйданына якын кыр лазаретларына җибәрүләрен сораганнар.

Кызларның һәр чыгышын, һәр адымын төрекләр яклый, хуплый, аларга соклана, үзләре өчен иң авыр вакытта хәлләренә керергә, теләктәшлек белдерергә, ихлас ярдәм итәргә килгән ерактагы якын туганнары итеп, олы хөрмәт белән карый. Бу күренекле кызларны төрле иҗтимагый оешмаларга чыгып, үзләре алдында чыгыш ясауларын үтенәләр.

Фатих Кәрими «Истанбул мәктүпләре»ндә исә болай тасвир итә:

«Соң вакытта Истанбулда һәр көн яңгыр явып тора, һавалар артык суык түгел, кырларда үлән вә агачларның яшеллеге бетмәгән әле. Истанбул тирәләрендәге бакчаларда ашый торган үлән, яфракларны, яшеллекләрне җыялар.

23 ноябрьдә мондагы татар таләбәсе (шәкертләре) җәмгыяте үзләренең клубына мовәггәтән (вакытлыча) Истанбулда булып «Һиляле Әхмәр» хастаханәләрендә хезмәт итүче Өммегөлсем, Рокыя, Мәрьям ханымнарны Петербургтан килгән Кәбир Бәкер, Шәриф Әхмәтҗан, Фатих Рәхимов әфәнделәрне вә мине чәйгә чакырдылар. Шәһриләр (якташлар) илә танышып мосахәбәт иттек (кара-каршы сөйләшеп утырдык). Русиядәге мөселманнарның мәгыйшәтләренә, уку вә мәгарифләренә, тәрәккый вә тәмәдденнәренә (культуралашуларына) гаид бәгъзе нәрсәләр сораштылар. Белгән кадәр мәгълүмат бирелде. Өммегөлсем ханым Русиядәге мөселманнарның мәгыйшәтләренә, уку вә мәгариф юлындагы хәрәкәтләренә даир мәгълүмат бирде. «Төрек йурды» мөдире Йосыф әфәнде Акчурин да мәҗлестә хазир иде».

Җөмләдән тагын берсе, ифрат тәэсирләндергәне – шул ук елның ноябрендә Истанбул университетында алты мең төрек хатын-кызы катнашында уздырылган зур җыен[13]. Гөлсем Камалованың анда сөйләгән сүзләре әле дә кыйммәтен югалтмаган. «Тыңлап» багыйк:

«Мин бу мөнбәргә сезгә вәгазь әйтү, акыл өйрәтү өчен менмәдем. Бәлки сезгә Русиядәге миллионнарча туташ вә сеңелләребезнең сәламен ирештерү, мондагы хәсрәтләр өчен аларның да күзләре яшьле, калебләре канлы буларак, сезнең кайгыларыгызны уртаклашуларын белдерер өчен чыктым.

...Ханымнар! Бүген гайрәт вә тырышлык күрсәтә торган көнебездер. Тарихларда күренәдер ки – Ватан вә милләтнең хәле мөшкеллеккә төшкәч, аларны күп мәртәбәләр хамиятле ханымнар вә галиҗәнап аналар коткарганнар. Без дә алардан үрнәк алыйк, гыйбрәтләник! Кулдан килгәнне эшлик вә киләчәк нәселләрнең ләгънәтләреннән котылыйк!»

Каян килгән бу Чистай кызына мондый кыюлык? Мондый рух күтәренкелеге? Җаннарны кузгатырлык җанлы сүз? Фатих Кәрими әлеге ялкынлы чыгыш белән газета укучыларын да таныштыра. Шулай ук Балкан сугышы вакытында «День» газетасында 45 егет һәм кызның рус матбугатында мөселманнарны хурлау-кимсетүгә каршы «Протесты» бирелә. Анда Чистай кызы Гөлсем Камалованың да имзасы тора. Текстның тәрҗемәсен Фатих Кәрими «Вакыт» газетасында бастырып чыгара.

Мәгълүм ки, Тукай да «Истанбул мәктүпләре»н зур кызыксыну белән укып бара. Фатих әфәнде Кәриминең Төркиядән «Кара диңгез аша йөздереп җибәргән» хәбәрләрен ул «халык өстәленә куелган җан азыгы» дип бәяли. Димәк, шагыйрь шәфкать туташларының кыю эш-гамәлләреннән дә, төрек дөньясында йөз аклыгы булуларыннан да хәбәрдар. Әмма Тукай бу хакта нигәдер бер генә сүз дә язмый. Дөньяны шаулаткан бу вакыйгадан читтә кала.

Уйлап баксаң, Русиядән килгән төрки хатын-кызларының каһарманлыгы хакында Төркиянең матбугат басмалары гына түгел, француз, алман газеталары да язып чыга. Һәм рәхмәт йөзеннән хәйрия акчалары юллаучы принцессалар да табыла.

...Инде менә Яңа ел ишек кага. 1913 ел. Хәере, иминлеге белән генә килә күрсен! Кызлар өчен ул көтелмәгәнчә, бер хозурлык белән башланып китте. Русия илчесе Гирс хатыны шәрәфенә «Кагул» сугыш пароходында бал оештырып, туташларыбызны шул мәҗлескә махсус алдырды. Анда илчелек вәкилләре, мосафир кунаклар да күп булып, кызларга аерым бер ихтирам, соклану белән карадылар. Мадам Гирс бу фидакарь, һәрьяклап үрнәк, изге җанлы шәфкать туташлары хөрмәтенә тост тәкъдим итте, музыка яңгырады. Кызлар хәтта берникадәр уңайсызланып та куйдылар. Әмма алар өчен бу мәҗлес сусаганда берничә йотым су кебек кадерле, рәхәт, тансык иде.

Мадам Гирс хастаханәгә һәр килүендә кызларга гаять игътибарлы, һәдия итеп конфетлар, шоколадлар өләшеп, кулларын үбеп чыгып китә иде. Әмма ләкин бу аяусыз сугыш китергән һәлакәт, хәсрәт эзләре җаннан тиз генә җуелырлык түгел шул. Аяксыз, кулсыз, күзсез калып, сызланудан, чарасызлыктан, өйләренә кайта алмаудан зар-интизар яшь солдатлар белән тулган палаталарны бер әйләнеп чыгу да йөрәкләргә кан саудыра. Ни өчен адәм баласы һаман берсен-берсе сугышка тартып кертә, гарипләндерә, үтерә?! Каян килә бу кадәр үч, нәфрәт, нәфес, җан кыю?! Күкләрнең, җирләрнең сакчы фәрештәләре кайда?! Әллә инде кеше дигәнең аларның да канатларын көйдердеме?!

...Гөлсем бүген төн озынына ут кебек янды, саташты, куркыныч төш күрде. Ул аңа елан чаккандай тәэсир итте. Кыз сикереп торып утырды да, чыннан да, төш кенә идеме соң бу дип, һушына килә алмый йөдәде.

Әйе, төш-өнне алырдай, куркыныч иде. Әнә аның каршысына ярдәм сорап, канга, балчыкка баткан өч төрек офицеры йөгерә. Ныклабрак караса, ни күрсен, имеш, аның берсе Ибраһим абыйсы, икенчесе Фатих Кәрими, ә өченчесе таныш түгел, әмма истә калырлык гаять күркәм йөз. Йә Аллам, килеп җитәләр генә дигәндә, әллә каян дөньяны ату тавышлары томалый. Тау-таш җимерелә, алар өчесе дә гөрселдәп җиргә ава.

Дистә еллар узгач, рас киләчәк бу төшнең авыр шаукымы кичкә кадәр дәвам итте диярлек. Әле Гөлсемнең «биш кенә минутка», – дип сорап, ишегалдына чыгуы. Моңарчы Мәрмәрә диңгезе аңа гел Чулман-Каманы хәтерләтеп, сагынулы җанына шифа, куәт биреп торды. Әмма ләкин бүген диңгез дә салкын җил теле белән үз аһ-зарын гына сөйләп калырга ашыга төсле. Хикмәт! Аны бүген хәтта Тукай да юата алмый, туташ әлегә шагыйрьгә дә дәгъвалы:

 

Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен,

Тибрәтмәкче булсаң иң нечкә кылларын,

Уйнау тиеш, әлбәт, ачы хәсрәт көен,

Кирәк түгел мәгънәсе юк көлке, уен.

 

– Тукай бәгърем, әйт әле, бу дөньяда ачы хәсрәт көен күпме уйнарга була соң?

...Бүген йөрәгенә ял таба алмас, ахрысы, керергә кирәк.

Гөлсем кинәт артында гына: «Сәламүгаләйкүм, чок гүзәл табибә? – дигән сүзләрне ишетеп, сискәнеп китте. Борылып караса, каршында зур гына кул арбасы тоткан, кечкенә генә буйлы ундүрт-унбиш яшьләр тирәсендәге бер чибәр кыз бала басып тора. Гөлсем сәламне кабул итәргә дә өлгермәде, кыз тиз-тиз тезде дә тезде:

– Мин – Айсели. Мин сезне беләм, чок гүзәл табибә. Сез минем Гаделемне үлемнән алып калдыгыз. Сез яралылар өчен хәйрия җыясыз. Сез аларга җан җылыгызны өләшәсез. Сез... Сез...

Кызның чем-кара зур күзләреннән, озын керфекләреннән тыелгысыз эре-эре яшь ага.

– Айсели, Айсылу, Ай кызы...

Гөлсем юка гына олы җилән эчендә калтыранган һәм тагын да курачрак гәүдәле, үрсәләнгән җанлы бу баланы кысып кочаклады да, үзе дә кайнар яшьләренә батып чак кына тын торганнан соң, телгә килде:

– Чок гүзәл йөрәкле, чок гүзәл бала, мин шәфкать туташы гына. Бар да минем иркемдә булса, яралылар өчен әллә ниләр эшләр идем. Айсели, син Гаделнең кеме? Син аны алып китәргә дип килдеңме? Өегездә тагын кемнәрегез бар? Ничек курыкмыйча мондый озын, хәвефле юлга ялгызыңны чыгарып җибәрделәр? – дип, кызны ак мамык шәленә төрә-төрә, ашыга-ашыга сорау арты сорау яудырды.

Кыз нәни чыпчык баласы төсле чирык-чирык сайрады да сайрады:

– Чок гүзәл табибә, мин дә уйдамын, сезнең дә яраткан кемсәгез бардыр. Ничек ул сезне курыкмыйча ут эченә җибәрде? Әйтимме нигә? Ходай сезне Гаделем хакына, сөю хакына җибәргән һәм сезгә мәхәббәт фәрештәсен сакка куйган.

Гөлсем авыз ачып сүз әйткәнче, кыз тагын көяләнә-көяләнә дәвам итте:

– Безнең якта арнаут күңелле сугышчылар, дошман илә сугышудан битәр, төрек әфисәрләрен үтереп, төрек авылларын яндырып, талап, малларыбызны куып алып киттеләр. Мин ул чакта авылда түгел идем, бабам (атам) аларга каршы тормак булгач, аны атып үтергәннәр. Анам мин тугач ук вафаттыр... Авылдан күмер генә калган. Безнең өйгә нык зыян тимәгән. Төштә күрдем: фәрештәләр канатлары белән ябып сакладылар. Үзләре чак-чак янмый калды. Валлаһи.

– Ышанам, Айсели күз нурым. Ә Гаделләрнең өе?

– Без күршеләр ич. Мәрьям ана гына куркудан егылган, хәзер урын өстендә. Мин багам. Ул да миңа «күз нурым», – ди. Мин аларны бик яратам. Алар да... Сез Гаделне минем белән җибәрерсез бит?

Гөлсем елмая төшеп, баш кагып кына өлгерде. Нәни чыпчык тагын чирык-чирык үзенекен сайрады:

– Мин әүвәл юлларны өйрәндем. Инде бүген арбамны да алдым. Чок гүзәл табибәм, мин юл буе Ходайдан сезнең белән күрештерүне сорадым. Сез курыкмагыз, мин бик көчле, чыдам. Килгәндә җимешле суымны да аз гына эчтем. Берничә телем ипием дә шул килеш. Гадел өчен. Мин аны бик-бик яратам, мин аны бик-бик сагындым... бик-бик!

– И-и җаным, җирдәге гүзәл кыз бала сурәтендәге Ай кызы! Әйдә, тизрәк керик, син инде бик-бик арыгансың. Хәзер ашарсың, эчәрсең, ял итәрсең. Ә иртәгә сезне машина белән озатырбыз.

– Машина белән! Ә арбам? Ул – бабам төсе. Миңа аны калдырырга ярамый.

– Арбаңны да салырбыз, сөеклем.

Шәфкать туташлары бүлмәсендә Гөлсем янә исе китеп, яратып, кызны күзәтте. Аның арыган күзләре «менә йомылам, менә йомылам», дип елмая. Ул кайнар чәен дә, боткасын да калак очы белән генә каба да, уймак тикле генә нәни авызында тотып тора. Аннан гына ләззәтле бер елмаю белән йотып җибәрә.

Ләкин аны биредә көнозын сагалаган арыганлык куып җитә. Күзләре үзеннән-үзе йомыла, талчыккан кулыннан кашыгы шуып төшә, тәне изри. Гөлсем аны сак кына кушеткага яткыра да, хасиятләп, җылы җәймәләр белән төреп куя.

...Бу «Ай кызы» миңа, мөгаен, күктән гыйбрәт өчен иңгәндер.

Нинди садә, нинди илаһи көч син, мәхәббәт! Никадәр татлы хыял, якты өмет, яшәү көче синдә!

Гөлсемнең шагыйранә мәхәббәте дә – хыял, сагыну, әрнү. Кәбир Бәкер аны Петербургта: «Тукайның көннәре санаулы. Догада тор!» – дип, үзәк өзгеч уйларга салды. Димәк, мәхәббәтнең дә көннәре санаулы гына калып бара. Ә ул Тукайдан шундый еракта. Кайчан гына кайтып күрер әле...

Аның сагышлы уйларын аксый-туксый, сөенеченнән балкып килеп кергән Гадел бүлдерде:

– Мәрхәбә, Мәрхәбә, – диде шәфкать туташы, Гаделгә Айсели янындагы урындыкны тәкъдим итеп.

Гөлсем тагын аның операция өстәлендәге төсле тавышсыз-өнсез генә илереп елаганын абайлады, һәм үзенең дә күңеле янәдән бер мөлдерәп түгелде.

«Ай кызы»ның килү хәбәре сәгате-минуты белән таралып өлгергән иде. Берара бүлмә ишеге ябылып торырга да өлгермәде. Барысы да шаулашып керделәр дә, аяк очларына гына басып чыгып киттеләр. Гадел генә сәгатьләр буе, кыздан күзен алмый, утырды да утырды.

...Хастаханә бүген әкияти бер төн кичерде. Гөлсемнән башлап, барлык шәфкать туташлары, табиблар төргәк-төргәк бүләк, күчтәнәч әзерләделәр.

Иртәгесен аягында йөргән һәркем тәрәзәдә иде. Бәхет-сәгадәттән балкыган Гадел белән Айселине яралыларны алырга баручы машинага утыртып кадерләп озаттылар. Гөлсем аларны, тәмам күздән югалганчы, карап торды. Инде менә офык артына кереп югалырлар... Әмма шәфкать туташының йөрәгендә әлеге мәхәббәт хатирәсе гомере буена сакланыр.

...Бүген Гөлсемнең көне кояшлы, төне йолдызлы иде. Чөнки, Истанбулга килеп яшәүләренә өч ай дигәндә, аңа Чистайдан беренче тапкыр хат килеп төште. Хат Хәтимәдән иде. «Һәркайсыбыз кайтуыңны сабырсызланып көтәбез. Әй, «иркә таебыз», кайларга чыгып чаптың бит. Синең өчен борчылуларыбызның чиге булмады. Ә сөенечебез шул – Шәмсенисаның улы туды», – дип язган. Узган җәй абыйсы Ибраһим Шәмсенисаны, ай-ваена карамый, Сембернең данлыклы фабрикантлары нәселеннән булган Рөстәм атлы егеткә кияүгә бирде. Әмма ул үзенең нинди җәүһәргә тап булуын аңлап җиткермәде бугай. ундүрт яшьтән бирле сөеп йөргән кызының һич белмәгән кешегә кияүгә чыгуын Фатих Әмирхан да авыр кичерде. Камаловлар гаиләсендәге кызлар белән аралашмас булды. Һәр җәйне дәү җизнәләре Нәҗип муллага кунакка килеп йөрүче, дөньяга күзлек аша караучы бу сөйкемле егет күпме хыял, көтелмәгән күпме сөенечләр бүләк итте аларга...

Искә төшерсәң, хатирәләр җитәрлек. 1907 елның җәендә әниләре Бибифатыйма кызларын Самара шәһәреннән ерак булмаган Серноводскига – күкерт суы белән дәвалый торган шифаханәгә алып килә. Берничә көннән кияве Нәҗип хәзрәт бәхетсезлеккә тарыган энекәшен – Фатих Әмирханны да бирегә китереп китә. Егетне паралич сугып, аяклары йөрмәс булган. Әмма ул бирешергә җыенмый, үзенең йөреп китәсенә аз гына да шикләнми.

Ах, ул Серноводскиның йолдызлы аяз кичләре! Әниләре Бибифатыйманың ястү намазын укып, йокларга ятуы була, кызлар аяк очларына гына басып, санаторийның борынгы паркына йөгерәләр. Аларның чыгуын коляскасында түземсезләнеп көтеп утыручы Фатих кызларны сихри йолдызлар дөньясына алып китә. Күкләрнең тылсымын барысына караганда да ныграк тоя, ахрысы, ул. Әнә йолдызлар серенә, кушып, ул бүген Шәмсенисага йөрәк серен дә кыйсса итә.

– Хәтерлисеңме, Шәмсениса, бер кичтә без күктән «йолдыз чүпләгән» идек. Беренче тапкыр...

Ничек хәтерләмәсен, ди! Кыяр-кыймас кына кызның бит очыннан үбеп алган иде Фатих. Шул көннән башлап Шәмсениса йолдызларга яратып, хыялланып карый торган булды.

– Менә хәзер аякларыма баса алсам, үрелеп кенә ә-әнә теге үзең төсле иң якты йолдызны бүләк итәр идем, күңел кояшым.

Мондый «бүләк»тән соң хыялланмый гына яшәп кара! Шәмсениса белән Фатих күптән инде күкнең җиденче катында. Сеңелләре аларга карап сокланып туя алмый. Чын ярату менә шундыйдыр ул! Әйе! Шәмсениса әдипнең мәңгелек зур мәхәббәте булып кала. Язучының «Кадерле минутлар» хикәясендәге өченче мәхәббәт тарихы Шәмсенисага багышлап язылган.

Фатих рәхимсез авыруга дучар ителеп, гарипләр арбасына калгач та, Шәмсениса сөйгәненнән ваз кичмәде. Ул көннәрдә аңа Казан белән Чистай арасын күп таптарга туры килде. Әмма язмыш башкача язылды. Абыйсы Ибраһим һаман үзенекен тәкрарлады: «Ике чирле бергә ничек гомер кичерсен? – дип, әледән-әле сеңлесенең йөрәк өянәген исенә төшереп торды. Һәм озакка сузмыйча Шәмсенисаны кияүгә дә биреп куйды. Их, Шәмсүк, яныңда булсам, юатыр идем, – дип, шәфкать туташлары бүлмәсендә күз яшьләренә күмелеп утырганда, кемдер ишек шакыгандай булды. Караса, бүлмәгә Фатих Кәрими кереп килә икән. Ул керә-керешкә:

– Мин сиңа бик сагынычлы сәлам тапшырырга дип кердем, – диде. –Беләсеңме кемнән? Гаяз Исхакыйдан! Аны тиздән төрмәдән азат итәргә җыеналар. Бирегә килеп чыгуы да бик ихтимал.

– Чынлап тамы? Дөрес хәбәрме бу? – диде Гөлсем, ихластан сөенеп.

– Димәк, Гаяз абзый аның кайда йөрүен, ниләр эшләвен белә һәм хуплый.

– Ул үзенең «Зөләйха» драмасының кулъязмасы хакында борчылып яза.

– Борчыла күрмәсен. Аның «Зөләйха»сы ышанычлы урында, – диде Гөлсем.

Әйе, моннан нәкъ бер ел элек, Петербургта чакта, әдип аңа, зур, ышаныч күрсәтеп, данлыклы «Зөләйха» драмасының кулъязмасын сакларга биреп калдырды. Һәм шул ук кичне кулга алынып, янә элек утырган төрмәгә – Архангел губернасына җибәрелде. Петербургта качып-посып яшәсә дә, ул әледән-әле студент яшьләр белән очрашкалап торды. Ни гаҗәп, әдип беренче очрашуда ук Гөлсемне танып алды һәм үзенең игътибар үзәгеннән җибәрмәде. Джоконда исеме дә Гөлсемгә аның аркасында ябышып калды. Әмма бу исемне аңа бүләк итүче башка берәү иде. Әлеге вакыйганың тарихы болай: 1911 елның ноябрь башында Гөлсем укыган институтка курсисткалар белән очрашуга бер төркем шагыйрьләр чакырыла. Алар арасында бердәнбер хатын-кыз шагыйрә Анна Ахматова да була. Институт белән танышып йөргәндә, кунаклар баскыч янында серле елмаюга төренеп берьялгызы басып торган зифа буйлы кызга игътибар итми калмыйлар.

– Бу кызыгыз Джоконданы хәтерләтә. Итальян кызы түгелдер бит? – дип сорый Анна Ахматова.

– Юк, юк, – ди кунакларны озатып йөрүче олы яшьтәге мөлаем ханым. – Ул – мөселман кызы. Эмма, якынрак кил әле. Кунаклар синең белән танышырга тели, – дип, кызны үзләре янына чакырып ала.

– Мин – Чистайдан. Кама елгасы ярындагы иң гүзәл шәһәрләрнең берсеннән. Татар кызымын.

– Сез бик тә Джокондага охшагансыз. Аның хакында ишеткәнегез бармы? – ди Ахматова әңгәмәне дәвам итеп.

– Ул бөек Леонардо да Винчиның иң данлыклы портретларыннан берсе дип беләм. Әлеге портрет Парижда, Луврда саклана, – дип җавап бирә Гөлсем, аз гына да икеләнмичә. – ...Сез үзегез дә безнең татарның затлы кенәз кызларын хәтерләтәсез. Без әле сезнең белән, бәлки, ерак кардәшләрдәдер?

– Бәлки, – дип көлемсерәп баш кага шагыйрә.

Аның янәшәсендә басып торучы чибәр йөз-кыяфәтле ир кеше түзми, сүзгә кушылып:

– Сез чынлап та, бер-берегезгә нык охшагансыз, – ди. (Бу кешенең бөек рус шагыйре Александр Блок икәнлеген Гөлсем очрашуга кергәч кенә белә.) Ахматова исә, нәни генә ридикюленнән кәгазь алып нидер яза да кызга суза:

– Бу минем күптән түгел генә язган шигырем. Сиңа истәлеккә бүләк итәм.

Мондый бүләкне Гөлсем ничек Гаяз Исхакыйга күрсәтмичә калсын, ди, инде? Шагыйрәнең «Белой ночью» дип исемләнгән шигыре астына язылган сүзләре ни тора! Ахматова аңа: «Моей тысячаюродной сестре – Джоконде с любовью», – дип язып куйган.

– Шагыйрә генә түгел синең бу танышың. Ул күрәзәчегә охшаган. Хәтта аңарда пәйгамбәрлек тә бар кебек, – ди Гаяз Исхакый, шигырьне укыгач. (Хак сүзләр болар. Заманының бөек шагыйре булып танылачак Анна Ахматова үзенең үтә катлаулы язмышында күрәчәк кайгы-хәсрәтләрне шигырьләрендә алдан әйтә торган булган.)

Их, нинди күңелле чаклар булган икән Петербургта Гаяз Исхакый белән очрашкан мәлләр! Әдип Гөлсемнең аерым бер ләззәтләнү белән Тукай шигырьләрен укуын ярата. Кызның үзенә дә шигырьләр язып карарга киңәш итә. Чыннан да, шигырь, шигъри сүз дигәндә, Гөлсемнең җаны фида. Тыштан ут кебек Чистай кызының күңел шәрафе үзе бер шигъри садәлектән, нәфис моңнан һәм шигъри ташкын куәтеннән тора кебек. Шуңадырмы, Гаяз Исхакыйга адреслап төрмәгә язылган хатларын Гөлсем һәрчак шигъри юллар белән язарга тырыша[14].

Әдипнең үзенә бер иркә игътибарын өнәп бетермәүче дус кызларына ул һәрдаим: «Гаяз абзый – абыемның якын дусты. Ә аның сеңелләре – Фәридәбану, Хәлимәбанулар – минем дусларым”, – дип аңлатырга тырышып караса да, кызлар беравыздан: «Күрмисеңмени, гашыйк бит ул сиңа», – дип, Гөлсемнең авызын тиз томалыйлар иде. Андый чакларда ул гаҗизлектән ни дияргә дә белми. Аларны моның өчен гаепләп тә булмый. Алар бит Гөлсем шикелле абыйсы Ибраһим, Фатих Әмирхан, Гаяз Исхакый кебек татарның асыл затлары белән аралашып үсмәгәннәр. Гаяз абзый аның өчен барыннан да бигрәк рухи остаз. Ә Гөлсем – әдип күрергә теләгән яңа заман татар кызы. Шулай гынамы? Әлеге сорауны Гөлсем үз-үзенә гомеренең азагынача бирер. Исхакыйга карата булган соклану, горурлану хисләрен кая куясың? Күңелнең кайсыдыр яшерен почмагында яши ләбаса алар.

Әле кайчан гына Петербургның чатнама суык төнендә ахирәте Мәрьям белән, извозчикларны алыштыра-алыштыра, әдипнең «Зөләйха» трагедиясенең кулъязмасын яшерергә йөргәннәр иде. Әлеге вакыйга болай булды. Ул кичне шәһәрнең әдәбият сөючеләре, студент яшьләре генерал шәйх Галиның хатыны Мәктүм ханымның өенә язучының «Зөләйха» трагедиясен тыңларга җыелдылар. Әдипне күз яшьләрсез генә тыңлау мөмкин түгел иде. Тетрәндергеч әсәр. Менә нинди бөек талант иясе икән аларның Гаяз абыйлары.

– Йөрәгемнең ниндидер җепселе өзелгәндәй булды, – диде Мәрьям, кайтырга кузгалгач. – Мин хәзер бернәрсәгә дә гамьсез карый алмамдыр... Кызның битләреннән юл-юл булып аккан күз яшьләрен сөртеп, Гөлсем дустын юатырга тотынды. Ул арада аларны Гаяз абыйлары куып җитте.

– Менә нәрсә, Джоконда, мин сезгә «Зөләйха»ның кулъязмасын сакларга калдырам. Бу аның бердәнбер нөсхәсе. Ишетәсезме? Бердәнбер... Соңгы көннәрдә арттан йөрүче шымчылар күбәйде, – диде дә кулындагы төргәген Гөлсемгә сузып, ашыгып китеп тә барды. Шунысы көн кебек ачык: бу «йөк» белән хәзер фатирга кайтырга ярамый. Бәлки, Әсма апаларына? Алла сакласын! Кая барырга? Сиңа кирәк чакта извозчиклары да күренми бит әле аның. Шулай да төнге сәгать бер тулганда каяндыр бер извозчик килеп чыкты. Ә төнге өчтә алар Бестужев курсларындагы югары алгебра укытучысы Екатерина Лебедева-Миллер ишеген шакыдылар. Суыктан туңып кызарган укучыларын күргәч, галимә ни дияргә дә белми тора. Берәр бәлагә тарыганнармы, Ходаем. Баксаң, кызлар «татар Шекспиры»ның кулъязмасын коткарырга йөриләр икән. Авторына төрмә яный. Екатерина Викторовна кызларны йокларга үзендә калдыра. Ә иртән: «Борчылмагыз, кулъязма миндә сакланыр», – ди.

Исхакый дөрес сизенгән икән. Аны шул көнне үк фатирына кайтып барганда кулга алалар. Янә элек утырган төрмәгә, Архангел губернасына озаталар. Төрмәдә әдип «Бер тоткарның саташуы» дигән яңа әсәрен яза. Истәлекләрендә ул аны үзенең «бөек әсәре» дип атый. Әсәрдә «Зөләйха» пьесасының кулъязмасын саклап калучы курсисткалар – Гөлсем Камалова белән Мәрьям Бигиеваларның батырлыкка тиң изге гамәлләрен аерым бер рәхмәт хисләре белән сурәтли.

...Әле дә шөкер, Исхакыйлар, Бигилар, Акчуралар, Кәримиләр кебек асыл затлар бар. Әнә шәфкать туташларыбыз Истанбулга килгән көннән бу дөньяга Фатих абыйлары күзе белән карыйлар. Юкса, бу кадәр хөрмәт күреп, менә хәзергедәй, борынгы каланың меңәр еллык тарихи урыннарын, данлыклы мәчетләрен, күптөрле диннәр, мәдәният тормышын эченә алган мең төрле төсләрдән, мең төрле авазлардан торган хәятен манзара кылып йөри алырлар идемени?!

Тарихта гел гыйбрәт. Византия кебек шөһрәтле ил-дәүләтләр дә, халыклар да юкка чыккан. Чакрымнарга сузылган таш хәрабәләр уйлата.

Тукай да әнә, «Шүрәле»се булып, «Балкан көйләре»ндә шуларны искәртеп «кытыклап» китә:

 

Артык шаулыйсыз,

Бик күп даулыйсыз.

Нигә тарихтан

Гыйбрәт алмыйсыз?

 

...Вакыт инде сизелеп язга авышып бара. Истанбулга килүләренә дүрт ай дигәндә, кызларның юлында тагын «Хозыр Ильяс» күренде. Бу сөенечле хәбәрне ишетүгә, кызлар дәррәү Фатих абыйларына сарылып, чак аягыннан екмадылар. Кайтырга вакыт җиткән! Ниһаять, өйгә! Лондонда Балкан сугышында катнашучы илләр арасында килешү Солыхы әзерләнеп ята. Сугыш тукталырга тора. Төркия өчен ул зур югалтулар белән тәмамланачак. Төркия бу сугышта үзенең Европадагы биләмәләреннән колак кагачак. Төрекләргә хәзер Истанбулны саклап кала алулары зур могҗиза булып тоелачак.

Ә иртәгә, җомга көн Фатих абыйлары аларны «Сәламлык»ка алып барырга рөхсәт алган.

Шәфкать туташларыбызга анда да иң олы хөрмәт күрсәтелә. Аларны Солтан мәчеткә кереп китә торган ишек янына ук урнаштыралар. Фаэтоннан төшеп, болдырга басуга, Солтан иң элек кызларны сәламли. Янәдән, махсус хезмәтчесе чыгып, аларга телдән, Солтанның сәламен, рәхмәтләрен тапшыра. Садр әгъзам (баш вәзир, Премьер-министр) Мәхмүд Шәүкәт паша һәммәсе белән кул биреп күрешә: «Мөселман хатын-кызларының зур калебле, галиҗәнап икәнлекләрен сез гамәлдә күрсәттегез», – дип, олы рәхмәтләрен белдерә.

Әнвәр паша белән очрашу мизгелләре, җыйнаулашып фотосурәткә төшүләр дә, аның әйткән тәэсирле сүзләре дә һәм тагын әллә никадәр шундый очрашулар күңел сандыгына тутырыла.

Шәфкать туташлары өчен хушлашуның иң авыры – яралылар белән. – Китү хәбәрен ишеткәч, алар балаларча еладылар да, игелекле хезмәт итеп, исән-имин туган җиргә кайту форсаты өчен ихлас сөенделәр дә. Ә кызларның җаннары-тәннәре чымырдады. Алар бу көнне мәңгегә дә онытмаслар. Әнә, ап-ак киемнәренә йөрәкләреннән кан саркыган, канатлары көйгән йөзләрчә «сакчы фәрештә» тәрәзәгә «кунган».

Фатих абыйларына да Истанбул белән хушлашу җиңел түгел. Бу килүендә ул атасы кебек газиз, иң игелекле, иң олы остазы Әхмәт Мидхәтне җирләп калдыра.

Әйтүе генә ансат, күп зыялылар өчен икенче Ватан булган Төркиянең җиңү-җиңелүләрен дә, хәсрәт-борчуларын да, үткәнен һәм киләчәген дә «Истанбул мәктүпләре» итеп, ничә айлар дәвамында йөрәгенә язып алып китә.

...Китүче мосафирларны Мәрмәрә дулкыннары озата чыга, ә Кара диңгез тагын колачын җәеп каршы ала. Яралы йөрәкләрне яз сулышы, дәррәү ачылып килүче бөреләрнең биниһая татлы хуш исе иркәли. Еракта, яр буенда әллә ничә айлы манаралар сәлам биреп кала. Шәһәр өстендә илаһи азан моңы, ә җаннарда аерылышу сагышы, кайту куанычы тибрәлә. Күңел тула...

 

Аерылабыз, ахрысы...

 

Ни була тугъмак сыйратын кичмәсәм,

Бу ачы гомрем шәрабен эчмәсәм?!

Г.Тукай

(“Читен әле”)

Балкан сугышында Төркиягә теләктәшлек белдереп, Истанбулга бер айга яралыларны карарга килгән шәфкать туташларыбыз, дүрт ай дигәндә, ниһаять, Русия башкаласына әйләнеп кайттылар. Петербургта да яз. Әмма кояш әлегә биредә йөзен чытып кына елмая. Нева ярыннан, гадәттәгечә, ачы җил исә. Шәһәрне бик еш кар болытлары томалап куя.

Туташларыбыз үзләренә бер горурлык, дәрт, уй-хыяллар белән кайтсалар да, аларны, ата-аналарыннан, туганнарыннан кала, берәү дә өзелеп көтеп тормый икән. Кызлар көн-төн укып, имтиханнарны экстерн рәвештә бирү теләге белән янсалар да, уку йортларында аларны ишетергә дә теләмәделәр. Киләсе елга, уку елы башыннан...

Кызлар, алай да, март ахырларына кадәр үҗәтләнеп, үзлекләреннән баш күтәрми укыдылар. Тик, имтиханга әзерлекләрен белдереп, институтларына тагын бер мәртәбә барып карасалар да, нәтиҗәсе булмады. Өч туташыбыз, эчтән сөенеп, туган якларына кайтып китәргә җыенды. Арылган, сагынылган. Биредә күңелләргә җан җылысы җитми. Фатих абыйларының юклыгы да нык сиздерә. Нинди зур терәк, киңәшче иде ул алар өчен Истанбулда. Юлларына «Хозыр Ильяс» булып чыккан Фатих Кәримине шәфкать туташларыбыз әле озак юксыныр һәм гомер буе рәхмәт, соклану хисләре белән искә алыр.

Ә хәзер – юлга!

Тизрәк Тукайлы Казанга, тизрәк туып-үскән Чистаена!

 

Бу сәбәптән аңладым мин, и туган җирем, синең

Җанга ягымлы икәндер ялкының да дулкының!

Җөмләтән изге икән ич: инешең, чишмәң, кырың,

Юлларың, авыл, әвен, кибәннәрең дә ындырың...

 

И кадерле Тукаем, сагыну-җирсүләрне тагын кем синең кебек шулай итеп әйтә алыр?! Минем җанымдагы иң гүзәл почмак шушы бит инде.

...Тизрәк әнкәсенә, туган йортның җылысына сыенырга. Туган җирнең күкрәк тутырып язгы һавасын суларга, кушучлап «Изгеләр чишмәсе»ннән су эчәргә. Аулакта бер туйганчы еларга, бер рәхәтләнеп, кинәнеп көләргә, иркенләп Ходай Тәгаләгә барысы-барысы өчен рәхмәт укырга, дога кыларга.

Ниһаять, Казан! Ул да нәкъ Тукайча:

 

«Әйтә иртәнге намазга бик матур, моңлы азан;

И Казан! дәртле Казан, моңлы Казан, нурлы Казан!

 

Гөлсемне тизрәк шагыйрь белән күрешү алгысыта. Шәһәргә якынлашкан саен, иркә тайның йөрәге, поезд алдыннан чабар дәрәҗәгә җитеп, ярсый, ашкына. Хәерлеге генә булсын...

Ә монда, вокзалда, Хәтимә нишләргә белми өзгәләнә. Ул алдан төшкәнгә карап кына поезд алдан килми шул.

...Ниһаять! Йә Алла! Күзенә генә күренәме, каршысына Гөлсем йөгерәме?!

– Хәтимә!

– Гөлсем, иркә таем! Аллага шөкер, исән-сау!

Елашып, кочаклашып күрештеләр. Хәтимә әле дә исе-һушы китеп, извозчик чакырырга да онытып, мөлдерәмә күзләре белән Гөлсемгә багуында.

– Карашың бигрәк тә моңсу, ул-бу булмагандыр бит. Барысы да исән-саулардыр? Тукай ничек?! Нигә бер сүз дә әйтмисең?

Хәтимәнең авыр көрсенүе тышына ук бәреп чыкты.

– Хәле шәптән түгел шул. Инде айга якын Клячкин хастаханәсендә ята.

– Син фатирыңа кайта тор, ә мин шунда йөгердем.

– Акыллым, иртәнге биштә сине кем кертсен анда. Чәйләр эчкәч, икәүләп килербез.

Кая инде ул хәзер Хәтимәне тыңлап тору. Әмма ул хаклы булган. Хастаханә ишеген ачтыру җиңел эш түгел иде. Сукранып ишек ачучы олы гәүдәле, яртылаш йокымсыраган марҗа шактый акча төрткәч кенә, йомшап, аны кизү торучы шәфкать туташы янына алып килде.

Анысы ишетергә дә теләмәде.

– Күреп торасыз, мин үзем дә шәфкать туташы, Ольга...

– Ольга Николаевна. Ә сез элегрәк кайда идегез соң?

– Төркиядә. Сугыш кырында. Яралы солдатларны карадык.

– Чынлапмы?

– Әйе, чынлап. Ольга, хөрмәтлем, зинһар, рөхсәт итегез, мин әле поезддан гына төштем, ул – минем өчен бик-бик кадерле кеше.

– Кызык сез татарлар. Кергән берегез, шагыйрьне иң якын, иң кадерле кешебез, туганыбыз, ди. Шаккатам, шулай кадерле булгач, нигә аны «Печән базары»на алып килеп сатканнар соң?! Нигә алданрак дәвалау юлларын эзләмәгәннәр. Нинди яшь килеш китеп бара...

Гөлсем тагын да илтифатлырак булырга тырышып:

«Ольга Николаевна, хөрмәтлем, үтенәм сездән», – дип, йомшак кына кулын тоткан атлы булып, мәрҗән кашлы алтын йөзеген кидереп тә өлгерде.

Бу минутларда ишек янында торучы «мәхәббәт сакчысы» да Гөлсемгә хәерхаһ иде. Ни дисәң дә, Гөлсем, Тукай фаразлаганча, «ак фәрештә». Ә фәрештәләрнең «үз теле». Ул хәтта кызның тапкырлыгыннан, үҗәтлегеннән елмаеп та куйды кебек. Кизү торучы шәфкать туташы да авыз чите белән генә көлемсерәгәндәй итте дә, Гөлсемне кирәкле палатага алып китте[15]. Һәм пышылдап кына Тукай янында утыручы яшь бер ир-атның чыгып торуын үтенде. Тегесе сүзсез генә ишеккә юнәлде. Ак халат белән ак башлык кигән Гөлсемгә әллә ни игътибар да итмәде бугай. Тукай биек ике ак мендәр өстендә күзләрен йомган килеш ята. Йоклаганга охшамый. Гөлсем аяк очларына гына басып, ятакка якынрак килде.

Карават башында элеп куелган кәгазьгә күзе төшеп, йөрәге жу-у итте.

 

«И мөкаддәс моңлы сазым! Уйнадың син ник бик аз?

Син сынасың, мин сүнәмен, аерылабыз, ахрысы!..»

 

Тукайның үз кулы белән язылган һәр юлыннан, һәр хәрефеннән моң, сагыш сарка. Утлар-сулар кичеп, үлем белән күзгә-күз очрашкан каһарман туташыбыз бер мәлгә, гүя, бу дөньядан юк булып торды.

– Нигә Тукай, нигә башка берәү түгел?.. Тукай...

Кыз, аеруча бер саклык белән, кулын шагыйрьнең маңгаена куймыйча булдыра алмады. Әйтерсең, Гөлсемнең үзен ут алды. Шагыйрь бик югары температура белән ята, дөресрәге, яна иде. Менә Тукай шактый авырлык белән күзләрен ачты. Каршысындагы «ак фәрештә»не таныгач, сискәнеп киткәндәй булды.

– Син?!

– Мин, Тукай...

Кыз ридикюленнән нәфис кулъяулыгын алып, юешләтеп шагыйрьнең маңгаена куйды. Аннары иелә төшеп, балаларныкы кебек кеп-кечкенә калган кулларын әле бер як битенә, әле икенчесенә куеп торды. Кызның ихтыярсыз тамган күз яшьләре шагыйрьне тагын телгә китерде.

– Петербургтан киткәндә син мине озатырга килмәгән идең. Ә бу юлы ерак диңгезләр кичә-кичә кайтып җиткәнсең... Күргәнеңчә, минем поезд инде кузгалырга тора. Урыным азаккы вагонда... Хуш...

– Хуш, Тукай... Син минем күңел күгендәге якты кояшым, нурлы аем булдың. Ишетәсеңме мине?!

Ул ишетә һәм артыгы белән аңлый иде. Әмма кайтарып бер сүз дә әйтмәде. Тик җаныннан гына: «Әйе, син бу дөньяда миңа соңгы сөю фәрештәсе булып, хушлашырга килдең», – дигән якты бер уй сызылып узды...

...И-их, ул үзе эчтән генә гоман иткәнчә, сау-сәламәт булып, гомере дә озынрак булса, билгеле, бер гүзәлнең кайнар кочагында биһуш яши дә алыр иде... Ләкин аны язмыш тулысы белән милләтнеке итте. Шагыйрь өчен милләтенең гасырлар дәвамында сөюе, сөекле итүе күпкә кадерлерәк иде.

Гөлсемгә бирелгән вакыт чыкты. Ике шәфкать туташы да бу юлы «ым» белән генә сөйләшүгә күчте.

Ольга Николаевна Гөлсемнең халәтен, тыелгысыз аккан күз яшьләрен күреп: «Чыннан да, бик кадерле, яраткан кешесе икән», – дигән фикергә килде. Хәтта йөзеген дә кире кайтармакчы иде. Гөлсем, кулын йөрәгенә куеп, башын ия төшеп, рәхмәт белән ихластан бирелгәнен аңлатты. Һәм шагыйрьнең соңгы сурәтен гомерлеккә күңеленә яшереп, ишеккә юнәлде.

– Һай, соңладым, соңладым шул, – диде Гөлсем үз алдына, үзен битәрләп.

– Шөкер, өлгердем, диген, – дип пышылдады кемнеңдер йомшак тавышы.

Гөлсем эсселе-суыклы булып китте. Янында беркем дә юк түгелме соң?..

Гөлсем көч-хәл белән Хәтимә янына кайтып «егылды». Аның да бөтен эче-тышы яна иде.

...Сызланып кына таң атты. Тукай бераз йоклап та алды кебек. Күзләрен ачканда аның янында Шиһап Әхмәров белән Әхмәт Урманчиев утыра иде. Аларның эче еласа да, тышка чыгармаска тырыштылар. Тукайның бу кадәр сабырлыгына аларның исләре китә иде. Хикмәт, әле дә карашында илаһи бер нур, горур олпатлык.

– Тукайҗан, шөкер, бүген кәефең бөтенләй яхшырганга охшап тора.

– Әгәр дә чәй эчкәч, сине фотога төшерсәк, каршы килмәссеңме?

– Ә нигә, соңгы стансада, соңгы ядкәр итеп төшерергә дә мөмкин.

– Син Газраилнең: «Тукай кадәр Тукай янына килергә җөрьәт итмим», – дип китеп барганын ишетмәдеңмени әле?

– «Кирәк черсен, кирәк түзсен – ни ул тән? Чыдамсыз бер кием ул җанны өркеткән!»

– Беләбез, сиңа «курку белән өркү харам».

– Минем һәр минутым дөнья бәһасе торганын да беләсез...

– Беләбез!

– Менә мендәреңне биегрәк күтәрик әле, үзең яратканча, кулларыңны баш артына куйсаң ничек булыр?

– Чын булыр.

– Берсен утырган килеш төшерәбезме әллә?

Өчиледән Рабига апасы биреп җибәргән каз мамыклы йомшак мендәрне бу юлы аркасына терәп куйдылар. Тукай ике куллап тезләрен кочаклады. Тыны кысылып китте, ахрысы, чак кына авызын ача төште. Каядыр төбәлгән зур моңсу күзләрендә сизелер-сизелмәс кенә уйчан елмаю хасил булды...

Тукта, Мизгел, син Мәңгелек!

Әмма әлегә бу гаҗәеп кадерле Мизгел белән илаһи Мәңгелек арасында, соң көченә егерме җиде еллык гомерне иңләп, ахыргы егерме җиде сәгать ярсып чаба...

Соңгы минутында аңа тагын «кара төннең ак фәрештәсе» иңәр. Тукай аның үҗәтлегенә, самимилегенә тагын бер кат гаҗәпләнеп, сокланып елмаер.

– Син?

– Мин, Тукай...

Һәм йөзендәге шушы соңгы елмаю белән шагыйрь олуг Газраил фәрештәне каршылар. Вәгъдә иткәнчә, җавап тотып, әкрен генә моңлы итеп көйләр:

 

Җырлый-җырлый үләрмен мин үлгәндә дә,

Дәшми калмам Газраилне күргәндә дә;

«Без китәрбез, сез каласыз!» – дип җырлармын,

Җәсәдемне туфрак берлә күмгәндә дә.

 

Газраил фәрештә үзе дә ихластан моңаеп, шагыйрьне тыңлап бетерер. Аннан соң гына, аеруча бер илтифат вә йомшаклык берлән, хәзрәти Тукайның «күңел кошын» Күкләргә, бөек Илаһысы тарафына очырыр...

Һәм апрель иртәсе белән үзәк өзгеч хәбәр таралыр: Тукай вафат...

Бу хәбәрдән җирләр, күкләр иңрәп куяр. Дөньяның бар сазлары ачы хәсрәт көен уйнар. Кырлай урманнары, шүрәлеләр үксер... Гөлсемнең Тукайга биниһая гашыйк җаны гынамы, Галәм йөрәге елар...

...Гөлсемне бүген Хәтимә дә, беркем дә, берни дә юата алмый. Иртәгә ничекләр итеп җирләргә барыр ул Тукаен. Ай, әҗәл авыруы кагылмаган булса, ул аны төрек кызы Айсели кебек, Чистайга алып китмәс идеме?! И-и нәрсәләр уйлый, нәрсәләр сөйли Гөлсем?! Кичәдән бирле үзе дә, йөрәге дә дер-дер калтырый. Әйтерсең, Тукайның януы да, туңуы да Гөлсемгә күчкән. Хәтимәнең аны мондый хәлдә гомергә дә күргәне юк иде. Ул, ашыга-ашыга, Чистайдан җыеп алып килгән җиде төрле үлән белән чәй пешерде, кипкән җир җиләкләре салды, юкә балы болгатты.

– И канәт, шифасы гына тия күрсен берүк. Иртәгә дә болай булсаң, мин сине беркая да чыгармыйм.

– Син ни сөйлисең? Иртәгә Тукайны соңгы юлга озатачаклар, аңлыйсыңмы син шуны?

– Аңламаган кая, бу кадәр үз-үзеңне бетерсәң, Алла сакласын... Син Истанбулда ул кадәр яралылар янында ничекләр эшләдең соң?

– Бу – Тукай. Һәммәбез өчен бердәнбер булган Тукай! Нинди чагыштыру булырга мөмкин! Без аны саклап кала алмадык.

– Тәкъдир ул, иркә таем, синең белән миннән сорап йөрми. Зинһар, тынычлан.

Гөлсемнең моңа чаклы берәүнең үлеме өчен дә бу кадәр ут йотканы, көйгәне, ачыргаланганы булмагандыр, юктыр.

– Белмим, гомере буе җылыга туймаган Тукайны иртәгә ничекләр итеп бөтенләйгә салкын җир куенына салып калдырырбыз, апам?!

– Үзең җир куены, дисең ич. Кабер суыгы ул җәен генә була. Син бераз ятып хәл җый. Мин чәчәк кибетеннән урап килим әле.

...Әйтерсең, Казан бу төндә бөтенләй керфек какмаган. Иртәдән үк урамда халык ташкыны. Ул ташкын артканнан-арта, көчәйгәннән-көчәя бара[16]. Тукай шушы халкына бит иң кыйммәтле, иң олы бәһасен үзе исән чагында ук биреп калдырган иде: «Дөресен әйткәндә, халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул!» Менә хәзер шушы зур халык, моңлы халык Аны йөрәк түренә салып, иңнәренә күтәреп, соңгы юлга озата.

...Яңа Бистәдәге татар зираты. Тукай кабере. Өстә, ак болыт сурәтенә кереп, фәрештәләр сакта тора. Җирләр – Күкләргә, Күкләр Җирләргә сәлам биреп, җавап тота:

– Җиде мулла нәселеннән булган, «садренә Иман берлә, Коръән нуры тулган» Мөхәммәтгариф улы Габдулла Тукаев хәзрәтләре Хозурыбызга кайтты. Рәхмәт берлән каршыладык.

...Халыкның югалтуы зур. Кайгысы зур. Һәркем аны үзенчә тоя, үзенчә кичерә. Гөлсемнең исә җаны үкси. Ул кабер өстенә тезгән ак чәчкәләре белән бергә инде ничәнче кат бер үк шигъри доганы кабатлый:

 

...Шунда тамсын күз яшемнең иң ачы һәм татлысы!

 

– Шунда тамсын, газиз Тукаем...

(Яңа Бистә зиратына Тукай хакына, дип, ул көнне беренче тапкыр хатын-кызларны да кертәләр.)

 

***

И күк! ал җанымны, тик, зинһар, алма шөһрәтемне;

Минемчә, онытылу, тибәрелү үлемнән яманрак.

 

Милләт тирән кайгы кичерә. Халык шагыйре Габдулла Тукайның вафаты турындагы үзәк өзгеч хәбәр татарлар яшәгән бар төбәкләрне, ил-кыйтгаларны урый.

Кайгы уртаклашкан тәгъзия телеграммаларның исәбе-хисабы юк. Кайлардан, кемнәр генә язмаган да, шагыйрьгә карата нинди генә асыл, һиммәтле сүзләр әйтелмәгән. Аларда халыкның чиксез яратуы, күз яшьләре белән хушлашуы, әйтеп бетергесез хәсрәте... Гөлсем атна буена бер генә газетаны да калдырмыйча укып барды. Аның ише: «Тукай!» – дип җан атучылар дөнья буйлап сибелгән икән ич!

– Соңгы көннәрдә Гөлсем өчен тәмам хафага төшкән Хәтимә, сеңлесен килеп кочаклады да:

– Иркә таем, зинһар, тынычлан инде. Үлгән артыннан үлеп тә, үлгәнне терелтеп тә булмый. Дога белән генә сагыныйк. Үткән үткәндә калсын. Исәннәргә киләчәк белән яшәргә кирәк. Син бит инде акыл утырткан кыз.

– Рәхмәт сиңа! Барысы-барысы өчен дә рәхмәт! Бу көннәрдә синнән башка нишләр идем, кая барыр идем?! Алла теләсә, таң белән юлга тәвәккәлләрмен дим. Инде сагынуларым да хәттин ашты.

– И бала, и иркә таем...

Тагын бер кочаклашып елаштылар.

 

***

...Апрель. Юл өзеге. Тәкъдирләр өзеге. Чистайга кайту юллары да әлегә язмыш төсле өзек-өзек, урау-урау. Гөлсемнең Казаннан чыкканына да унике сәгать. Бу вакыт эчендә аның уена кемнәр генә килмәде дә, ниләр генә кичмәде. Хикмәт, алар бүген гел шигъри бер кимәлдә агылалар да агылалар. Бәлкем, адәм баласын башына төшкән кайгылары, күңеленә тулган сагышлары шулай шагыйрь итәдер. Әнә бит әнкәсе Бибифатыйманың да «Җыру, мөнәҗәтләр, бәетләр» дәфтәре бар. Яшереп кенә тота. «Үзәгем өзелгәндә язып куям шунда», – дияр иде. Бу юлы ничек тә сорап укыр әле ул аны.

...Ниһаять, Чистай! Әнә пароход та, бөтен ярларны яңгыратып: «Каршылагыз, килеп җитәбез» дигәндәй, сузып-сузып аваз сала.

Гөлсем бу борынгы, кадерле туган тарафның һәр күренешен күздән кичереп калырга ашыга. Әнә әткәсе Мөхәммәдзакир ишанның Хаҗдан алып кайткан алтынсу-кызыл бакыр табагы тиклем кояшның бихисап нурлары Чулмансуда чумып уйный. Кояш берара тирә-юньне шулай шәфәкъ балкышы белән камап кинәнер дә, озакламый үзе дә нурлары артыннан елгага чумар.

Гөлсем хәтта балачагындагыча кояш белән сөйләшеп алырга да өлгерде:

– Кояшым, син суда батмыйсың ич, син йөзә беләсең ич, иртәгә каршыдан тагын елмаеп чыгарсың ич?!

...Бүген Гөлсемне балачакның, яшьлекнең онытылмас хатирәләре каршылый шулай. Яр башында аны песиле таллар, тарантаслы атлар көтә. Кама буйлап тезелгән хәтер көймәләре сәламләп чайкала.

Каршында – җил, яңгыр, кар, еллар төсе сеңгән, эченә-тышына дулкын шавы тулган, китүләрнең моңсулыгын, кайтуларның шатлыгын саклаган, һәр пароход тавышына адарынып, «биеп» торган агач пристань. Түбә белән тәрәзә җекләре буйлап тезелеп киткән карлыгач оялары. Барысы да элеккечә, барысы да хәтерендәгечә.

Ниһаять, аны кайчаннан бирле тыны белән тартып алырдай булып көткән газиз әнкәсе аермачык күренә. Хәер, ак ефәк шәлен япкан мәһабәт кыяфәтле әнкәсен Гөлсем әллә кайлардан, әллә кайчан абайлап алды. Акчарлак булып, яннарыннан әллә ничә урап «очып» та килде.

...Пристань алды гөрләп тора. Әнкәсенең бер ягында җизнәсе Нәҗип хәзрәт белән апасы Камиләтенниса, аларның балалары, дус кызлары тезелгән. Зәйтүнә дә монда!

Йә Алла, ниһаять, юл өзекләрен, айларны-елларны ялгап, туган ярга басма сузыла. Тизрәк, тизрәк! Әллә – Гөлсем, әллә әнкәсе Гөлсем каршына «оча».

– Әнкәем, бәгърем...

– И татлы төпчегем, балам-җаным! Аллага шөкер, исән-сау! И-и, ул сагынуларымны, ут йотуларымны белсәң, балам. Бибифатыйманың сабырлыгы төкәнеп, күзләреннән, йөрәгеннән кайнар яшь тама. Ләкин бу – барыбер күрешү шатлыгы.

Юл шактый арыткан. Гөлсемнең, инде тизрәк әткәсенең төсе булып сакланган Юкәтау талчыбыкларыннан үрелгән кадерле тарантасына, әнкәсенең иркә кочагына кереп чумасы килә. Чөнки бу минутта аның өчен дөньяда иң зур бәхет шушы иде!

Тик менә уе тагын гомере буена ана назына тилмергән Тукайга тоташты. Әйтерсең сабый Габдулла хәзер алар янәшәсендә кар өстеннән әнкәсенең җеназасы артыннан яланаяк йөгерә һәм «Әнкәйне кайтарыңыз, әнкәйне биреңез!» – дип илереп ялвара. Гөлсем аның саен әнкәсенә ныграк сыена төшә, аның саен Тукай өчен үзәге ныграк өзелә, җаны елый.

Бибифатыйма сизми каламы соң баласының бу өзгәләнүләрен?!

– Әй йөрәк парәм, ниләр дип кенә юатыйм. Нишләмәк кирәк, Ходай шулай яраткан: берәүләр килә, берәүләр китә.

– Зәйтүнә бик нык үзгәргән.

– Ул бала Иж-Бубыйдан бик каты салкын тидереп, авырып кайткан, бик нык ютәлли. Мин дә баллар, үләннәр илткән идем әле. Бүген сине хаклап кына төшкәндер.

Ни аяныч, Зәйтүнә Тукай белән хушлаша алмый калды. Гөлсем Чистайга алданрак кайтып өлгергән булсамы?! Ул Зәйтүнәне, ташып аккан, бозлар өстеннән җитәкләп, җәяүләп булса да, Казанга алып килеп җиткерер иде. Юкса шагыйрь Зәйтүнәсе юлына нинди мәхәббәт шигырьләрен җәеп куйган иде... Сизеп тора Гөлсем: Зәйтүнә белән кочаклашып елашасылары алда...

Ул арада алмачуар атлар бер ашкыну белән соңгы үрне менде. Инде алда атаклы Мөхәммәдзакир ишанның какшамас илаһи рухы, ул дәвернең гүзәл чагылышы, төсе булган мәчет-мәдрәсәләре, туган йортлары балкып күренде. Чистайның фирүзә күгеннән айлы манараларга елышып кына яңа туган көмеш ай, йөзьяшәр тупыллар арасыннан качып кына йолдызлар карады. Һәм аларга бүген «ак фәрештә»нең дә ак нурлары, серләре өстәлде.

...Иртәгесен Чулмансудан янә кояш күтәрелер, таңга чаклы чалкан ятып ай йөзәр. Апрель – майга, май – җәйләргә, айлар елларга тоташыр. Һәм алар шәфкатъ туташына аерата шәфкать белән килер.

 

Чистай кызлары

 

Иел, и халкы дөнья! Уртадан юл бир хатыннарга!

Яшә, и галәме өнса! Вакыт хакларны аңларга!

 

...Укы, яз, бел, тырыш син, и мөкаддәс яртыбыз безнең!

Кеше булмак өчен иң беренче шартыбыз безнең!

Г.Тукай

 

Гөлсемнең бу юлы Чистайга кайтуы үзе зур бер вакыйгага әйләнде. Атна-ун көн йортларыннан туган-тумача, дус-иш, күрше-күлән, таныш-белеш өзелеп тормады. Көн дә төрле мич ашлары пеште. Мөхәммәдзакир ишанның Мәкәрҗәдән алып кайткан, җырлый-җырлый чәй эчергән зур самовары өстәлдән төшмәде. Килгән-киткән ихласлык белән бер үк сүзләрне кабатлады: «Җиде яшәр юлдан кайтса, җитмеш яшәр күрешә килер». Барысының да Төркия дигән кардәш илдәге сугыш хәлләрен шәфкать туташының үз авызыннан ишетәсе килде.

Бу атнакичтә кунакларның аеруча якыннары, могтәбәрләре көтелде. Гадәтенчә, иң элек Гыйльмениса абыстай килеп җитте. Аягында каюлы читек, күкрәкчәләп тегелгән киң итәкле юка йон күлмәк. Укалы камзулы, башындагы озын чуклы ак ефәк шәле, куш бәләзекләре аны гаять күркәм күрсәтә. Өстәвенә, кулы да, тыны да шифалы булып, Бибифатыйма кебек бик якыннарына догалыклар язып, фал китабын да төреп килә. Үзе дә нур чәчеп торган остабикә каршында Бибифатыйма да кояш төсле балкый. Аллага шөкер, әнә ич Гөлсемгә юраганнары ничек рас килде. Баласы исән-имин йөреп, игелекле гамәлләр кылып, ил-көн алдында абруй казанып, каһарманнар рәтендә кайтты.

Менә һәммәсе, керә-керешкә үк, бер кат шушы шатлыкларны уртаклашып, күгәрчен күк гөрләп алды. Һәркем бу вакыйгалар нисбәтеннән сөаль-сорауларын бирергә ашыкты. Сүз арасында, Бибифатыйма, шушы көнгә дип сакланган тозлы каз итеннән пешергән, авыз суларын китереп торган кайнар бәлешен бүлде. Апасы Камиләтенниса үзенең затлы, каклы катламасын өлешләде. Самовар өстендә аламалы зур чәйнектә Гыйльмениса абыстай хасиятләп киптергән гөлҗимеш, каен, җир җиләкләре, сары мәтрүшкәләрдән торган хуш исле «Чистай чәе» төнәп утырды. Гөлсем, шуларны мактый-мактый, кыстый-кыстый, чәй ясады, алай гынамы соң, үзенә күрә бер имтихан тотты.

Үз гомерендә күпне күргән олы буын әнкә-әбекәләре сугыш гарасатын үз йөрәкләре аша үткәреп, тамактан калып тыңладылар.

– И-и Өммегөлсем бәбкәм, өрекмиенчә, ничекләр бундыен юлга тәвәккәлләдең? Ут эченә барганың ич!

– Инде үзеңне Алла саклаган, диң.

– Изге ният белән йөргәнгә саклаган ул, йаннарым.

– Шулайдыр, чибәр җиңгә, шулайдыр.

– Карале, Фатихны «безләр өчен юлыбызда Хозыр Ильяс булды», –дисең, булгандыр да.

– И карт җиңги, яңлыш сүләмисеңме соң?

– Ниткән яңлыш булсын, Сәгыйдә? Ул бала бунда унбер еллап укыды ич. Шул заман кемлеге билгеле ие. Ризаэддин нәселе. Бәгъзан, безгә дә чыбык очы туган. Бак, мин бәйләп биргән бариганы[17] һәнүз онытмаган, ди.

– Олан, Төркиядә татарлар күп диярең. Анлар мөһаҗирләрдер инде, бәгырьләрем?

– Син әйт: аңларның һәркаюсы олылап озатырга килгән диң!

И-и Нурбикәттәй, ишеттеңме, анлар бик егълашып калдылар, ди.

– Әй йаннарым...

– Гөлсем, бәбкәм, бәнем януларым үзеңә мәгълүм. Гаяз абзаңның хәбәр-хәтерен ишетмәдеңме, Төркиядә очратмадыңмы, дим, йөрәк маем. Яуширмә тиңентен йирләрдән былчырак ерып килүләрем әлеге дә баягы шул Мөхәммәтгаяз абзаң өчен инде.

Гөлсем Гаяз абзыйсы белән бәйле күп серләрне сөйли алмаса да, олы тутасының күңеленә ял булырлыкларын табып, үтә дә бер җылылык белән тасвирлады. Тагын бик күп асыл исемнәр телгә алынып, дөньяларга иминлек, бу йортка сәгадәтле тормыш теләп догалар кылынды, рәхмәтләр укылды.

Менә шулай сәгатьләр буе бәйнә-бәйнә сөйли, сөйләшә торгач, күпне күргән, күпне ишеткән җиз самовар да берзаман тынып калды. Хәл-әхвәл белергә килүчеләр дә, Гөлсемгә ияреп дөньялар гизеп, үзләренең олуг миссияләреннән мәмнүн булып, хушлашып китәргә җыендылар.

Гөлсем, аларның иңнәреннән сөя-сөя рәхмәтләр әйтеп, озата чыкты. Алар шушы борынгы җирләрдә туып, шушында яшәп, оя корганнар, балалар үстергәннәр, төрлечә гыйлем эстәгәннәр. Кайчандыр, әнкәсе кебек, өязнең яшь, чибәр, сылу кызлары булганнар. Инде менә гомерләренең көзләренә, кышларына кереп барган Чистайның шушы чиста, садә җанлы, беркатлы тута-җиңгәләренә, апа-әбиләренә карап, күңеле тулып, ямансулап калды. Шулай әлегәчә шау чәчәктә утырган куш шомырт агачына сөялеп, аклыгына хәйран булып торганда, янында Гыйльмениса абыстайны күреп, әллә нигә уңайсызланып калды.

– Олан, сагышланма, күңел күзем сине шушылай ак чәчәктә күрә. Ай башы белән үзеңне ак юл көтә. Язмышыңның алтын капкалары ачылырга тора, – дип, Гөлсемне әллә күктән җиргә төшереп, әллә җирдән күккә күтәреп, бер дигәнче китеп тә барды.

Гөлсем, кичен йокларга яткач та, озак кына шул серле сүзләр, талгын уйлар таганында атынды. Төшендә ул балачакка кайтты, иң рәхәт балачакка.

...Әле иртә. Өйдәгеләр иртәнге чәйгә әзерләнәләр. Гөлсем тиз-тиз киенеп, урамга ашыга. Тышта тын гына көзге яфраклар коела. Гөлсем шуларны күзли-күзли, эчке бер сөенеч белән дустын көтеп тора. Ибраһим абыйсы, сеңелләре белән бергә, Чистай мәдрәсәләренең попечителе, сәүдәгәр Мортаза Ваһаповның да кызын укырга чакырган. Дусларның инде берничә ай күрешкәннәре юк. Әнә, ниһаять, каршысына ашыгып-ашыгып Фатыймаи-Фәридә атлый. Йөзендә искиткеч якты, ягымлы елмаю. Гөлсем үзе дә елмая һәм шундый хозур бер халәттә уянып китә.

Әле иртә. Төн чак кына таңга авышып килә. Гөлсемнең башында, төшнең дәвамы булып, сокланулы уйлар тантана итә. Аны тора-тора сокландырганы, гаҗәпләндергәне – Чистай кызлары. Аларның аерым бер үҗәтлек белән гыйлем үрләре яулавы. Бервакыт Гөлсем Гаяз абыйсының: «Һәрбер кыз ничек кенә булса да укып, мөгаллимлек дәрәҗәсенә ирешүне идеал итә», – дигән сүзләрен ишетеп калган иде. Әүлия сүзләре!

Чыннан да, Чистайда ул елларда кайсы кыз бала мөгаллимә булырга хыялланмады икән! Иреккә, гыйлемгә сусау иде бугай ул. Әле нинди сусау! Бу хакыйкатьне аңлату өчен исеме бөтен татар дөньясына танылган Чистай кызы Фатыймаи-Фәридә (1899-1914) исемен атау да җитәдер, мөгаен.

Киң карашлы Мортаза әфәнде үзенең бердәнбер «энҗе бөртегенә», яраткан иркә кызына гыйлем бирү нисбәтеннән барын да эшләргә тырышкан. Ә менә җаны белән һәрчак яңалыкка омтылган кызның күңеленә иң хуш килгәне – Гөлсемнең Ибраһим абыйсы укыткан мәктәп! Ибраһим Камалов әүвәле әтисе Мөхәммәдзакир мәдрәсәсендә, аның вафатыннан соң, Истанбул һәм Каһирәдә белем алып кайткач, үзенең биш сеңлесен үзе танышкан алымнар белән укыта башлаган. Программалар төзеп, махсус дәресханә җиһазлаган.

«...Иртә белән әзерләндереп, сабакка озаттылар. Шул вакыт миндәге шатлык сөйләп бетерерлек түгел иде. Һәм куркып, һәм шатланып бардым. Ибраһим әфәнде кайтып сөйләгән булырга кирәк, дустым Өммегөлсем көтеп тора иде. ...шатланып күрештек»[18].

Хәзер алар җидәү. Фатыймаи-Фәридә Гөлсем белән бер партада утыралар. (Биредә Мәрвәрит һәм Илһамия Туктаровалар да белем алган.) «Еллык имтихан булды. Яхшы имтихан биреп, чәчәкле шаһәдәтнамәләр алдык», – дип, тагын көндәлегенә язып куяр морадына ирешкән кыз.

Әмма Ибраһим абзыйлары Мәккәи-Мәдинәгә китеп торганда, әтисе аны тагын укырга Казанга илтер. Кызын сагынып, тагын кире барып алыр. Фатыймаи-Фәридә дә дуслары белән дәмеллага сабакка йөрер һәм көндәлегенә болай дип теркәр: «1903 елда мин дәмелладан укый башладым. Тагын бәхетле идем. Әллә ниләр булган төсле шатланып йөри идем. Укыган дәресләребез: әнмүзәҗ (гарәп теле синтаксисы), тарих, җәгърафия, шифаһия (телдән сөйләү, әдәбият).

Бу кышны бик рәхәт укыдым. Ибраһим абзый Мәдинәдән «Ибн һәм Һибн» исемле китап җибәргән иде. Соңга таба шуны укый башладык. Бу вакытлар бик хозур үтте. Кашки һәм лә гомер (әгәр бөтен гомер) шулай бәхетле узса иде!»

1904 елның март башында Мәдинәдән Ибраһим әфәнде кайткан һәм XX гасыр башы татар зыялыларының максат-омтылышларына туры китереп сеңелләрен яңадан үзе укытырга булган.

«Беркөнне дустым язу җибәреп, икенче көн дәрес башлаячакларын белгертте. Язуны әтигә күрсәттем, укырга рөхсәт бирде. Аһ! Бу вакытлар никадәр кыйммәтле, әтием миңа бөтен дөньяны биргән шикелле шатландым... Әллә күктән, әллә җирдән барам... Дәрес башладык. Ибраһим абзый бик иҗтиһат белән укытачак. Русча да укыттырачак».

Ибраһим Камалов кызларга дөньяви фәннәрдән – география, арифметика, тарих, табигать белеменнән дәресләр биргән. Төрек, гарәп, фарсы, татар телләре белән дә кызлар бик җитди шөгыльләнгәннәр. Романнар укыганнар.

Кызлар бу көндәлекләргә язылган хиссиятләр, язылмый калган эч серләре белән дә бүлешкәннәр. Алар шулай бергә дә, ялгыз калып та хыял дәрьясында йөзгәннәр. Ул хыяллар – хатын-кыз иреге хакында. Кызлар мәктәпләре ачу, үзләренең мәгърифәт үрләре яулавы, мөгаллимлек итү хакындагы хыяллар.

Инде 1903-1904 елларда ук Фатыймаи-Фәридә үз өендә башлангыч җәдит мәктәбе тибындагы мәктәп оештырып, якыннарыннан булган җиде кызны укыта башлаган. Остазы йогынтысында бик күп укыган. Татар, төрек, гарәп, фарсы, рус әдәбиятыннан торган зур китапханә булдырган. Якташы Гаяз Исхакый бу елларда татар иҗтимагый фикер үсешендә искиткеч зур роль уйнаган. «Ике йөз елдан соң инкыйраз» исемле атаклы фантастик-публицистик повесте, мөгаен, аның карашыннан читтә калмагандыр. Гаяз абзыйларының абруйлы исеме аңарга да балачактан таныш. Чистайга төрле төбәкләрдән килгән яшь зыялыларның яшерен җыелышы Гаяз Исхакый җитәкчелегендә нәкъ менә алар йортында төнлә уза. Фатыймаи-Фәридә үзе дә революцион рухлы Чистай яшьләре белән аралашкан. Сәяси тоткыннарга ярдәм оештырудан да читтә калмаган.

Аннан эзәрлекләүләр башланса кирәк, 1907 елның җәендә гаилә Бөгелмә өязенең Кәрәкәшле авылына күченеп килә. Әмма дуслар арасында хәбәрләшү дәвам итә.

«21 сентябрь. Аһ! Бу көн – нинди гаҗәп көн!

...Иртә берлә дустымнан хат алдым. Хатында дустым: «Укыйм. Гимназиягә әзерләнәм”, – дигән. Аңар ифрат шатландым. Ул бәхетле. Әмма үземнең укый алмау гына түгел, бер авылда бер хәбәрсез, аягы-кулы богаулы төсле ятуыма ифрат кайгырдым. Һәрвакыт «алда укырмын» хыялы белән яшим, ләкин көннән-көн алтыннан кадерле, гәүһәрдән кыйммәтле вакытларым бушка үтеп бара. Ләкин ни хәл итим?! Йа Рабби, дустыма башлаган эшен шатлык белән тәмам итәргә насыйп ит!» – дип кичерешләрен көндәлегенә дә язып куйган.

Ләкин озак та үтмәс, Фатыймаи-Фәридә башлангыч җәдит кызлар мәктәбе оештырып җибәрер. Беренче көнне биш-алты кыз килсә, ел ахырына алар җитмешкә якынлашыр. Бер ел эчендә ул дистәдән артык күрше авыл остабикәләрен һәм кызларын җәдит ысулы белән таныштырыр. Ә алар үз авылларында башлангыч мәктәпләр оештырып җибәрер.

Кәрәкәшледә Фатыймаи-Фәридә бер ел гына яши, 1908 елның җәендә зыялы, укымышлы яшьләрдән саналган Мөхәммәтвагыйз Нәүрүзов исемле кешегә кияүгә чыгып, Себергә, Томск шәһәренә китә. Милләткә хезмәт итү теләге белән янган Фатыймаи-Фәридә биредә дә кызлар мәктәбендә укыта. Шәһәрнең иҗтимагый тормышында, хәйрия чараларын оештыруда актив катнаша, күптөрле җәмгыятьләрнең әгъзасы була. Үзе кызлар гимназиясендә имтихан тота. Төрле курсларга очрашуларга йөри. 1912 елның февраленнән Мөхәммәтвагыйз Нәүрүзов бу якларда «Сибирия» исемле беренче татар газетасы чыгара башлый. Фатыймаи-Фәридә дә мөгаллимлеген редакциядә эшләү белән бергә алып бара. Беренче саннан ук «Хатын кыз дөньясы» дип аталган бүлек ача. Ул һәр санда чыгып бара. 145 санның 123ен чыгарганда мөхәррирлек вазифаларын да башкарган. «Фатыймаи-Фәридә татар җәмгыятендә күренә башлаган яңа тип хатын-кызның чын үрнәге булган. Журналист, публицист хатын-кыз һәм газета өчен җаваплы булу – ул чорда моны күзаллау да кыен. Сәләтен, яшьлеген, фикер кыюлыгын, чиктән тыш эшчәнлеген, гүзәллеген, ягымлылыгын да искә алсак, аның Томск зыялылары тарафыннан танылуы да, аңа Тукайның хәйран калулары да гаятъ табигый.

...Гөлсем дә бүген иртәдән үк «Сибирия» газетасының май саннарын укып, дустының уңышларына, шул дәрәҗәдә тырышлыгына, талантына, кыюлыгына сокланып, сөенеп, үзе дә хыял диңгезендә йөзә.

Әмма хәзергә дустының гомере өзелергә санаулы гына айлар калып барганын башына да китерә алмый иде. 1914 елның салкын кышында газеталар җан өшеткеч хәбәр китерерләр.

«Татар хатыннарының якты йолдызы сүнде», – дип язар 19 февраль санында «Тормыш» газетасы.

Тукайны югалтудан соң, татар җәмәгатьчелеге Фатыймаи-Фәридәнең үлемен зур милли фаҗига, зур югалту итеп кабул иткән. Русиянең төрле почмакларыннан кайгылы телеграммалар, хатлар яуган. Берничә санында йөзгә якын кайгынамә урнаштырган «Тормыш» газетасы укучылардан гафу үтенеп, ике йөздән артык телеграмма һәм хатны баса алмавы хакында хәбәр итәргә мәҗбүр булган. Кәрәкәшле авылында узган Фатыймаи-Фәридәне җирләү мәрасимендә тирә-күрше авыллардан мең ярымнан артык кеше катнашкан. Мәктәп-мәдрәсәләрдә дәресләр булмаган. Ялкынлы кайгы нотыклары сөйләнгән. «Фатыймаи-Фәридә ханым вафат булды. Ләкин ул үзенең батыр татар хатыны булуын ачык күрсәтеп, онытылмаслык исем калдырып китте», – диярләр. Һәм ни бары чирек гасыр яшәлгән гомернең гаять кыйммәтен исбатлагандай, энҗе-энҗе кар явып торыр.

...Гөлсем исә башта бу кайгылы хәбәрне укып, үз күзләренә үзе ышанмый торыр. Аннары газетадагы портретын күкрәгенә кысып, үксеп-үксеп елар. Көндәлекләрен кат-кат укып, дуслыкларын кабат-кабат күңеленнән кичерер.

«...Килгәннән бирле бу тал миңа әллә ниләр уйлата. Чынлап та бу тал ниләр күрмәгәндер; бу йортны кемнәр салгандыр да безгә торырга туры килгән. Тагын бездән соң ниләр булыр? Шуның шикелле адәм дә үз гомерендә ниләр күрми, ниләргә очрамый. Һәммәсе дә бер төш шикелле».

Гөлсем нәкъ менә хәзер дустының җанындагы бер тоемлауны абайлар: аның өчен вакыт, гомер һәрдаим алтыннан кадерле, гәүһәрдән кыйммәт булып бәяләнер иде.

“...Алтын-энҗедән кыйммәтле вакытның бер файдасыз үтүе – минем вөҗданымны газаплый торган нәрсәләрнең беренчеседер”.

«...Кечкенә вә артык бәхетле чагымда Ибраһим абзыйда укыганда, гарәп әдәбиятыннан өйрәнеп язып алган нәрсә бар кулымда. Шуны кабатлап йөри идем. Хыялга чумганнан-чумам, бер бәхетле кеше булам. Менә китапларым кайта, кызлар укытам... Бернәрсә белмәгән кызларны укырга-язарга өйрәтәм, фикерләрен ачам, аларга газеталар укыйм, үзләреннән укытам. Шулай итеп алар бик яхшы милләт анасы, балаларын яхшы тәрбия итә торган бер дәрәҗә мәгълүматлы кызлар булсалар, милләткә аз булса да хезмәтем тия; вөҗданым рәхәтләнә; үзләреннән мөгаллимәләр җитештерәм».

Менә ул Фатыймаи-Фәридә белән Гөлсемнең иң якты хыяллары!

Югары курсларны гына тәмамласын, ул да үз мәктәбен ачачак. Әмма кайда булыр ул, әлегә әйтүе читен. Ә менә Зәйтүнә – әзер мөгаллимәләрнең берсе. Әнә Чистайның рус гимназиясендә укучылар саны да арткан. Аларның да яңага омтылышы, фикер хөрлеге куандыра. Анда да Гөлсемнең дуслары, танышлары шактый.

Олы апасы Кәмиләтенниса белән Нәҗип җизнәсенең кызлары Зәйнәп тә рус гимназиясендә укый башлаган. Чистайда аны туганнан туган абыйсы Фатих Әмирханның йөрәк сердәшчесе дип сөйлиләр. Бу Гөлсемне иң сөендергән хәбәр иде.

Тик кызларның марҗаларга охшатып киенүе, алар телендә русча сөйләшеп йөрүләре, рус гимназиясендә укырга омтылулары әниләре Бибифатыйманың бәгърен көйдерә. Бу хәлләрне аталары Мөхәммәдзакир ишан күрсә, нишләр иде икән? Ул мәрхүмкәй үз мәдрәсәсендә рус телен укыттырмас өчен ничек кенә көрәшмәде. Бу хакта сүз кузгалган саен Ибраһим гына әнисен кочаклап ала да:

– Дөнья үзгәрде. Нык үзгәрде. Каршы төшмә, әни, – дип, сүзне төгәлләп куя.

Әле бүген дә бер төркем шундый кызлар киләчәк.

Озак та үтмәде, өй эче яшьлек дәртенә күмелде. Гөлсемгә сорау арты сорау яуды. Төрек кызы Айселинең мәхәббәт кыйссасын «аһ» итеп тыңладылар. Гөлсемнең хәтта драма итеп язуын үтенделәр. Ә үзләре ике пәрдәле пьеса куярга җыенып йөриләр икән. Пьесаның эчтәлеге дә бик заманча. Гимназиядә укытмас өчен, унбиш яшьлек кызларын кияүгә бирергә ашкынып йөргән ата-ананың көлкегә калуы сурәтләнә. Авторы – ундүрт яшен яңа тутырган Сания исемле кыз бала.

Сания! (Соңыннан ул Сания Гыйффәт исемле талантлы шагыйрә һәм драматург булып танылачак.) Гөлсемнең җан дусты Фатыймаи-Фәридәнең якын туганы. Сания дә Чистайда сәүдәгәр гаиләсендә туа[19]. Әмма әнисеннән бик яшьли ятим кала. Кечкенә Санияне үз чоры өчен гаять укымышлы әбисе тәрбияли. Ул сөйләгән әкиятләрне, риваять-кыйссаларны, халык җырларын җанына сеңдерә барган кызның күңелендә үз шигырьләре, үз иҗаты да бик иртә бөреләнә. Күр, нинди шигырьләр, драмалар яза яшь туташ!

Әле кайчан гына соң бәләкәй Сания, Фатыймаи-Фәридәгә ияреп, Гөлсемнәргә килә иде. Янып торган кара күзләр, бөдрәләнеп торган чәчләр! Гөлсем апасы яратып, аңа тагын шомырт чәчкәләре кадап куя, йә такыялар үреп кидертә. Кечкенә калай савыт тулы төрле төстәге, берсеннән-берсе тәмле монпансьелар белән сыйлый. Аннары апалары аны алмаш-тилмәш таганда атындыралар. Сания хыял канатларында оча...

Алга китеп, шуларны да бәян итик: инде Фатыймаи-Фәридә кияүгә чыгып, Томскида яши башлагач, аны үз гаиләсенә алдыра. Туган апасы аның юлында иң якты маяк. Мөгаллимә булу – Саниянең дә иң мөкаддәс уе, теләге. Озакламас, Фатыймаи-Фәридә аны Бубый кызлар мәктәбенә укырга илтер. Берничә елдан ул дипломлы укытучы булыр. Аның милләт язмышын, милләт борчуларын үзәккә куйган шигырьләре «Сибирия», «Тормыш» газеталарында, «Яңа милли юл» журналында басылыр. Мәхәббәт тә озак көттермәс. Сания бик яшьли илаһият галиме, җәмәгать эшлеклесе һәм сәясәтче Закир Кадыйрига кияүгә чыгар. Аның татар милли тәрәккыятенә багышланган эшчәнлегендә ярдәмче дә, киңәшче дә булыр.

1917 елда килеп туган вазгыять аларны илдән китәргә мәҗбүр итәр. Язмыш дөнья буйлап йөртер: Кытай, Финляндия, Төркия... Сания һәрчак татар мәктәпләрендә укыту, татар вакытлы матбугатында эшләү җаен табар.

1957 елда Сания Гыйффәтнең вафаты уңае белән, Төркиянең «Төрек юрду» журналы болай дип язар: «Кечкенә генә гәүдәдә зур рух яшәткән бу шагыйрь хатынның Ерак Көнчыгыштан Финляндиягә кадәр сузылган төрки дөньяда даны, тавышы, ә карлы җиһанда яки комлы сахраларда эзе бар! Аның Казан сөйләмендә язган шигъри юлларының кайберләре әле бүген дә дога булып кабатланалар. Тумыштан нечкә күңелгә ия булган һәм бик иртә – унике яшьтән үк шигырьләр яза башлаган Сания Гыйффәт иҗатының үзенчәлеге һәм өстенлеге аның милли шагыйрь булуындадыр».

Финляндия татарлары нәкъ менә шушы милли эшчәнлегенә, милли иҗатына рәхмәт йөзеннән, Чистай кызының каберенә таш куяр.

...Туган туфрак та мөһаҗирлектә йөргән балаларын көткәндер. Җир үзе дә җирсегәндер... Сания Гыйффәт шигырьләрендәге, мөһаҗирләр йөрәгендәге милли азатлык идеясе – ул безнең дә «Антыбыз».

 

Күтәрелгән байрак төшмәс кулдан.

.......................................................

Үз ирекле көнгә җиткәнче.

 

Һәм әле XXI гасырда да безнең иң изге максатыбыз!

 

***

Пьесаны сәхнәгә куярга йөрүче кызлар яучы ролендә Гөлсемнең дә катнашуын бик телиләр. Ни кызганыч, аларның үтенечләрен кире кагарга туры килә. Ул берсекөнгә иртән юлга җыена, Сембергә, Шәмсениса янына. Аның инде көтә-көтә түземлеге беткәндер.

– Туктагыз әле, ә сез нигә Зәйтүнәне чакырмыйсыз? – диде ул кызларга, үз тәкъдименә үзе сөенеп.

– Зәйтүнә чирли.

– Бик каты ютәлли.

Гөлсемнең тәне чымырдап куйды. Менә ни сәбәпле килми тора икән Зәйтүнә. Пристаньда күрешкәннән бирле Гөлсемнең аны күргәне юк.

Кичке якта, эңгер-меңгер төшеп килгәндә, Гөлсем Зәйтүнәне эзләп китте. Ул әнисе белән Чистайның руслар яши торган ягында фатирда тора булып чыкты. Гөлсем килеп кергәч, икесе дә аптырашта калды. Әнисе чәй көйләргә тотынды. Зәйтүнә чынлап та туктаусыз ютәлли, йөз-кыяфәте бөтенләй сулыгып калган. «Йа Хода, аңарда да Тукай чире булмагае, – дигән уй Гөлсемнең миен яндырып узды. Кичекмәстән аны үзем белән Казанга алып китәргә кирәк! Алар озак кына кочаклашкан килеш басып тордылар. Зәйтүнәнең кайнар күз яшьләре Гөлсемнең җанын-тәнен куырды.

– Берсекөнгә мин сине үзем белән Казанга алып китәм. Хәтимә профессорга күрсәтер. Тизрәк дәвалау чарасын күрергә кирәк.

– Үз мәрхәмәтең меңе белән үзенә кайтсын! – дия-дия, сүзгә Зәйтүнәнең әнисе дә кушылды. Ул да елый. Язмышларның болай булуы өчен дә, фәкыйрьлекләре өчен дә, гөлдәй кызының бу чирдән арына алмавы өчен дә көенеп елый.

– Троицкига китәргә булдык инде, таем. Зәйтүнәне дә остазы Мөхлисә абыстай чакыра. Улым Шакирның кайтуын гына көтәбез. Зәйтүнә генә терелсен, Зәйтүнә генә!

– Тереләчәк, тереләчәк...

 

***

Кызларны Казанга алып китүче ак пароход Чистайдан кичке алтыда кузгалып китә. Җылы июнь киченә иркәләнәсе килепме, Кама-Чулман өстендә тын гына акчарлаклар чайкала. Елга үзе дә ниндидер бер илаһи тынлыкта. Гөлсемнең шушы манзараны туйганчы күзәтәсе килсә дә, юлдашының бизгәк тоткандай калтыранып басып торуын күргәч, аны каютага алып кереп китте. Каютага керүгә, Зәйтүнә бөтенләй хәлсезләнеп ятакка ауды. Ютәле дә көчәя төште. Гөлсем тагын эченнән: «И Раббым, берүкләр Тукайныкы кебек куркыныч чир генә була күрмәсен», – дип өзгәләнде. Ашыгып, кайнар чәй сорап алды.

Сөтле чәйдән соң Зәйтүнәгә хәл кергәндәй булды. Әллә каян сизелеп тора, икәүдән-икәү генә чагында аның Тукай хакында сөйләттерәсе, сораштырасы килә. Гөлсемнең җанында да еллар буе тынгылык бирмәгән бер сорау сулкылдый.

– Зәйтүнә, узган язда Шәмсениса сине эзләп тапкан булса, Тукай янына барган булыр идеңме?

Бу катгый сорауга иң элек көчле ютәл килеп бәрелде. Зәйтүнә, уңайсызланып, күзләрен түбән төшерде. Чак кына сүзсез торганнан соң, ишетелер-ишетелмәс кенә итеп:

– Юк, Гөлсем апа, бармаган булыр идем, – диде.

– Ничек алай?

– Ничек икәнен үзем дә белмим. Эчке бер каршылык димме, ышанып җитмәүме, Тукайның бөеклеге алдында бертөсле сагаюмы... Хәер, аңа тиң түгеллегемне мин күптән аңладым инде.

– Кемнең кемгә тиңлеген бер Ходай үзе генә беләдер.

– Ул минем яратуымнан качты ич.

– И җүләркәем, соң аның иң кайнар, иң көчле мәхәббәт шигырьләре сиңа багышланган. Аңлыйсыңмы, Зәйтүнә, син нинди бәхетле?!

Кыз, чак кына елмаеп, башын каккандай итте. Аннан соң, моң-сагыш сарган күзләрен Гөлсемгә төбәп, әйтеп куйды:

– Чистайда аны сиңа атап та шигырьләр чыгарган, диләр.

Гөлсем: «Кеше ни сөйләмәс», – сүзе белән чикләнде. Мондый үзәк өзгеч халәттә үз серләрен, кичерешләрен сөйләп, туганының болай да җәрәхәтле йөрәген нигә яраласын, ди, Гөлсем. Хәзер ул аның елыйсын гына китерә...

Зәйтүнәнең үзенең дә әлегә берәүгә дә сөйлисе, белгертәсе килмәгән яшерен дөньясы, үкенечләре, серләре, хыяллары бар. Аның да шагыйрьне югалту хәсрәте зур. Аның да җаны сагыну-юксыну, үкенүләргә дучар. Ничек кенә дучар әле. Бәлкем, дөнья шагыйрьне кан костырып яшәтмәгән булса... Гомере шулай иртә өзелмәгән булса... Бәлкем... Бу уйларга янә мәрхәмәтсез ютәл үчегә. Әйтерсең ул Зәйтүнәнең йөрәк-бәгырендә бик тирәнгә яшерелгән хисләрен шулай бөтенләйгә бәреп чыгарырга җыена иде. Гөлсем тагын куркуга төште. Тагын аның балаларча ябык, кечкенә гәүдәсеннән кочып алды.

Бу елда Зәйтүнә күпне кичергән, бик күпне. Хәтта хәзер кемнең сынаулары ачырак, авыррак икәнен әйтүе дә читен. Гөлсем хәзер үзенең математик аңы белән шушы «тәкъдир» дип аталган иң катлаулы теореманың иң дөрес чишелеш юлын табарга теләп уйлана. Һәм шундый нәтиҗәгә килә. Зәйтүнә нәкъ менә Тукай күрергә хыялланган чын татар кызы икән.

Зәйтүнәнең йөрәге, әнә шул хакыйкатъне аңлатырга теләгәндәй, күкрәк читлегеннән чыгардай булып, сулкылдап кага. Хәзер аның җанына да, тәненә дә дәва кирәк. Дәва... Зәйтүнә хәтта үзенең Тукай янәшәсендә мәңгелеккә атлавын да анык аңлар, абайлар дәрәҗәдә түгел. Әлегә ул нык сырхау.

...Ә чынлыкта исә ул гаҗәеп бер гүзәл сурәте белән – тарих битләрендә. Шунысы бәхәссез: татар яшәгән дәвердә Зәйтүнә белән Тукайның исемнәре мәңге янәшә йөрер. Туачак гасырларда да татар йөрәге аларны бергә күрергә, бәхетле итәргә теләп талпыныр. Зәйтүнәгә Тукайның җан сөйгәне итеп карар, сокланыр, яманатлардан йолып, күз карасы кебек саклар.

Ә Гөлсем нишләрме?! Гомере буена Тукайны яд итеп яшәр.

Ә иртәгә иртән Казанга килеп җитүгә Зәйтүнә Тукай каберенә юнәлер. Биредә аның да, нәкъ Гөлсемнеке кебек, яралы һәм яраткан җаны үксер. Ул да шагыйрьнең шигырьләрен дога итәр. Бәхиллеген сорар. Тәкрарлый-тәкрарлый егълар:

 

...Шунда тамсын күз яшемнең иң ачы һәм татлысы!

 

Бу мәлдә дә янә кабер өстендә ак болыт сурәтенә кереп фәрештәләр сакта торыр. «Мәхәббәт сакчысы» яңадан җиргә иңәр. Ә бөек Тукайның бөек Рухы, шатланып, тагын күкләргә күтәрелер.

 

***

Аннан, Зәйтүнә Тукай эзләреннән үтеп, Хәтимәләргә кайтыр, һәм чак кына хәл алуга, табибка күренергә китәрләр. Ә Гөлсем өйләдән соң, янә пароходта Сембер ягына юл тотар. Анда аны кайчаннардан бирле сабырсызланып Шәмсениса, алай гынамы – ак язмышы көтә. Сембердә ул аны икенче Габдулла белән очраштырыр, төгәлрәге, мәшһүр татар фабрикантларының дәвамчысы Абдулла Акчурин беренче көннән Гөлсемгә гашыйк булыр. Һәм бер ай дигәндә, Гөлсем белән Абдулланың Камада йөзүче ак пароходта туйлары узар.

Казанда күпмедер дәваланганнан соң, Зәйтүнә дә әнисе белән Троицк каласына китеп барыр. Остазы Мөхлисә Бубый аны мөгаллимә итеп кызлар гимназиясенә эшкә чакыра. Ә бер елдан ул да Троицк каласының данлыклы Зәйнулла ишан гаиләсенә килен булып төшәр.

Гөлсем белән Зәйтүнә исә, шушы моңсу сәяхәттән соң, кырык өч ел узгач кына очрашу-күрешүгә ирешерләр.

 

(Дәвамы киләсе санда)

 


[1] М.Бигиев – күренекле дин галиме, язучы, философ.

[2] Ф.Әмирхан – язучы, публицист.

[3] Р.Әмирхан. Әмирханнар. – Казан: “Мәгариф” нәшр., 2005.

[4] Г.Исхакый – күренекле сәясәтче, язучы, драматург, нәшир.

[5] Казанда беренче тапкыр үткәрелгән әдәби-музыкаль кичәдә Гөлсем Тукай белән очраша. Тукайның замандашы, язучы, дин билгече, публицист Галиәсгар Гафуров-Чыгътай үзенең көндәлегендә бу вакыйганы төгәл вакыты белән язып куя. 1908 елның 8 март киче була ул. Ул кичне Чыгътай шагыйрьнең Чистай ишаны кызлары тирәсендәрәк чуалуын яза. Икенче көнне иртән Тукай тарафыннан язылган «Кулың» шигыренең шул кызларның берсенә аталуын да искәртә. (Галиәсгар Гафуров-Чыгътай. Сайланма әсәрләр. Казан: “Ихлас” нђшр., 2013. – 331-333, 342-345 бб.). Г.Тукай белән Зәйтүнәнең беренче очрашуларына килсәк, ул 1908 елның май башына туры килә (Алиева Ә., Ибраһимова Ф. Габдулла Тукай: тормыш һәм иҗат елъязмасы. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2003).

[6] С.Баязитов – Петербург ахуны, «Нур»газетасының нәшире.

[7] Барлык туганнары да Өммегөлсемнең исемен кыскартып «Гөлсем» дип йөртәләр.

[8] Тагирзянова А. Книга о Мусе эфенди, его времени и современниках. – Казань, 2009.

[9] Мөхәммәдзакир ишан шәкертне яшерен рәвештә рус телен өйрәнүе һәм «Тәрҗеман» газетасын даими укып баруы өчен мәдрәсәдән чыгара.

[10] Закир, Шакир Рәмиевләр – Уралдагы алтын приискасы хуҗалары. «Вакыт» газетасы һәм «Шура» журналлары нәширләре.

[11] Кәрими Ф. Биографиясе һәм хезмәтләреннән үрнәкләр (Төзүчесе – Мәсгуд Гайнетдин). – Казан: «Иман» нәшр., 1432/2011.

[12] Кәрими Ф. Истанбул мәктүпләре (Төзүчесе – Э.Нигъмәтуллин). – «Мирас китапханәсе» // «Гасырлар авазы» журналы.

[13] Биктимирова Г. Хәтерләрне яңартыйк. – Казан: ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты, 2012.

[14] Казан жандарм идарәсендәге тәрҗемәче аларны рус теленә тәрҗемә иткәндә, «мәхәббәт хатлары», дип кенә бәяли (С.Рәхимов. Архив документлары // Шәхесләребез. Гаяз Исхакый. – «Җыен» нәшр., 2011. – 579 б.

[15] 1993 ел. Гөлсем Камалованың якын дусты Мәрьям Бигиевага Тукайның соңгы сәгатьләре тасвирланган хатын Петербург татарлары турында зур хезмәтләр авторы, күренекле галим Дауд Әминовка  тапшыралар. Д.Әминовның вафатыннан соң, аның хатыны Мәдинә ханым Әминова ул хатны, гарәп телендә язылган дип, үз куллары белән Көнчыгыш телләре галиме Әнәс Бакый улы Халидевкә(1929-2001) илтеп бирә.

[16] Нуруллин И. Тукай. – М: Изд.-во “Молодая гвардия”, 1977.

[17] Барига (диал.) – бияләй.

[18] Мәхмүтова А. Милләт аналары. – Казан: «Җыен» нәшр., 2012.

[19] Гаффарова Ф. Сания Гыйффәт // «Безнең мирас» журналы. – 2016. – №11.

Реклама