Логотип Казан Утлары
Сатира-юмор

УЕНЫ-ЧЫНЫ БЕРГӘ

Башыннан УКЫГЫЗ

Туфан МИҢНУЛЛИН

"Минһаҗ маҗаралары"

Думыдан чыккач, туп-туры киттем Лилин маузалиена. Зарланасы килә бит, эчне бушатасы килә. Үзен күреп булмаса да, маузали ташына сөйлисе килә.

Торам маузали каршында шулай. Бер салдат яныма килеп басты.

– Исәнмесез, Минһаҗ бабай, – ди.

– Исәнме, – мин әйтәм, – син кем соң? – дим.

– Салтык малае мин, – ди. – Ишеткәнең бардыр әле, Тикятам Гәптри оныгы, – ди. – Керимелдә ыслужить итәм, Лилин бабайны саклыйбыз, – ди. – Нәрсә, Минһаҗ бабай, Лилин бабайны күрергә килдең мәллә? – ди. – Бүген аның янына кертә торган көн түгел шул, – ди.

Аннан бераз уйлап торды да:

– Туктале, камандир белән сүләшеп карыйм әле, – дип йөгереп китеп барды.

Бераздан бер палкауник белән килделәр дә болар маузалиның арткы ишегеннән мине кертеп җибәрделәр. Уйлап куйдым шунда: үткен малайлар бар безнең райунда да, дим. Әгәр дә моңа бер яртыны куйсаң, Лилинны авылыңа алып кайтып күрсәтер.

Кердем маузали эченә инде. Тегеләр ишек төбендә калдылар. Төштем баскыч буйлап аскарак. Яп-якты ут яна. Карыйм – таш карават өстендә, пыяла чыбылдык эчендә ята Быладимир Илич. Үлгән кеше дип уйламассың да. Күзен йомган болай йомуын, әмма дә ләкин бөтенесен күреп яткан кебек. Исән чагында шулай иде инде ул, күзен кысыбрак карый иде. Калмык нәселеннән, диләр бит. Башта инде аны урыслар, үзебезнеке, диделәр, мудадан чыккач, безнеке түгел дип әйтәләр, ди. Җәбрәй дә дип әйтеп карыйлар, ди. Бөтенесе дә «Лилин безгә кирәкми», дия башлагач, татар дия башларлар әле. Булсын, татар булсын.

Басып торам каршында Лилинның. Исән булса, сизәм, торырые да, нихәл, Мингаз дус, дияр иде. Мин аңа барысын да сөйләп бирер идем. «Их, Лилин, Лилин!.. Их, Быладимир Илич! Күпме нужалар күрдең. Сембердән Казанга килдең. Казаннан Себергә җибәрделәр. Ривәлүтсия ясадың. Бергәләп патшаны төшердек. Хәтерлисеңме, бергә эшләгән чакларны? СыСыСыРны төзедек. Әйттең син шул чакта, татарларга да автанум бирик, дидең, риспублика булсыннар, дидең. Исән булсаң, әллә кем булган булырыек. Ысталин худ бирмәде шул. Ысталин. Ысталин көненә калып барабыз бит, Быладимир Илич». Шулай дип уйлап торам Лилин каршында. Шунда, әйтсәм ышанмыйсыз инде, бер галәмәт булып алды – Лилинның тавышы ишетелде. Ап-ачык. Тере чагындагы шикелле.

– Йөрмә монда, кайтып кит авылыңа, – диде ул. – Монда сиңа да, миңа да урын юк. Синең латыйныңа да юри бәйләнәләр алар. Синең латыйның да, урысның язуы да кирәкми аларга. Аларга тавыш чыгарырга гына кирәк, – диде.

– Соң, – мин әйтәм, – берәр киңәш бир. Кайткач, Миңнуллинга ни дип әйтим? Ул миннән җавап көтә, – дидем.

– Әйт Миңнуллиныңа, – диде Лилин тавышы, – иртән-иртүк торып, наскиен кигәндә, «киимме?» дип Мәскәүдән сорасын.

(Дәвамы бар)

 

Ахир

"Татар әдәбияты нигә үсми?"

Берничә язучы үзара сөйләшеп утырабыз. Арабыздан берәү: «Язган әсәрләремне хатыным укымаса, берни дә яшермичә, әллә ниләр язар идем!» – дип әйтеп куйды. Шулчак андый «тусовкалар»да һәрчак хөкемдар ролен үтәгән тере классик Марсель Галиев: «Менә шуңа күрә безнең татар әдәбияты үсми дә инде», – дигән ачы нәтиҗә ясады.

 

"Җаваплы"

Кол Шәриф мәчетенең проектын сызган бер төркем архитекторлар Тукай бүләгенә ия булдылар. Алар арасында Зөфәр хәзрәт Галиуллин да бар, мәчетне салдыруда шактый зур көч түккән шәхес. Ләкин Тукай бүләген оештыру эшләре өчен түгел, ә иң элек иҗат иткән өчен бирәләр. Бу очракта Зөфәр хәзрәткә шактый кызыклы пункт уйлап тапканнар: и ш е к л ә р  өч е н  җ а в а п л ы.

 

Фирүзә Җамалетдинова

"Ялгыш шыла"

Ркаил Зәйдулла 1989 елда Польшага бара. Көн эссе. Бөтен кеше шортыдан йөри. Ркаил дә кызыга: шорты сатып ала.

Казанга кайткач, Ләис Зөлкарнәй белән каядыр барырга чыгалар. Тиз арада болар янына чыжлап милиция машинасы килеп туктый. Берсе Ркаилгә төбәлеп сорау бирә:

– Син кайсы районнан?

– Чүпрәледән,  – ди Ркаил, күп уйлап тормыйча.

– Үзең минем якташ та икәнсең әле. Ә нишләп син көпә-көндез урамда ялангач бот күрсәтеп, трусиктан йөрисең? Утыр әйдә.

Егетләр җайлап кына машинага кереп урнаша.

Милиция бүлегенә килеп керсәләр, боларны милиция капитаны Нурулла абый  (язучы Сәйдә апаның ире) каршы ала. Ул, «хулиган эләктерүче»ләргә китәргә кушып, башын кашып тора да:

– Да, бездә халык мондыйга күнекмәгән шул әле... – дип куя. Һәм очрашу хөрмәтенә сейфтан затлы коньяк тартып чыгара.

Ркаилнең авызы ерыла. Тимер рәшәткә арасыннан тәрәзәне шакып, Ләис дустына эчкә керергә ишарә ясый.

– Юк, кермим, – ди Ләис,  – анда керсәң, чыгалмавың бар...

Һәм ул әкрен генә өенә шыла. 

 

"Кисәтү"

Фәнил Гыйләҗев «ТАТМЕДИА»га барырга җыена. Айсылу Имамиеваның андагы бухгалтериягә больничный җибәрәсе бар икән.

– Фәнил, тапшырырга онытмассыңмы?  – дип сорый Айсылу.

– Юк, онытмыйм.

Бераз вакыт үткәч, Айсылу тагын сорый:

– Фәнил, тапшырырга онытмыйсыңмы?

– Онытмыйм, дидем бит инде.

Фәнил курткасын кия башлагач, Айсылу кабат сүз ката:

– Фәнил, тапшырырга онытмассыңмы? Мин бит сиңа үземә ышанмаган кебек ышанмыйм...

 

Сәхифәне Марсель ГАЛИЕВ әзерләде.