Логотип Казан Утлары
Повесть

Саҗидә

Йомшак күңелле ак фәрештә.

Габдулла Тукай

 

Аһ, бу күзләр!

Кипкән чыра шикелле юкарып, учка сыярдай гына кечерәеп калган гөнаһсыз чырайны биләп торучы мөлдерәмә күзләр. Әнә ничек, киндер ашъяулык өстендә, валчыгын да төшермичә, телем-телем ипекәй кискәләүче бабасының һәр хәрәкәтен, һәр сулышын ау мәчеседәй йотылып күзәтеп тора.

Зиннәтулла үзе дә ипи исе ләззәтеннән авызына килгән суны йотып-йотып куя. Бу вакытта аның торна муенындагы шалкандай зур адәм төере сирәк сакалы арасыннан уйнаклап-уйнаклап алгалый. Шул көйгә кычкырып, телем ияләренең исемен атый.

– Монысы, кызым Саҗидә, сиңа.

Саҗидә кул арасына кереп килүче җиткән кыз инде, йорт эшләрендә анасының терәге, ундүрт яшен тутырып килә, яучылар җимеше. Шуңа күрә телемнең дә иң зурысы өлкән апайга.

– Бусы Гөлчәһрә кызыма.

Гөлчәһрә дә апасыннан әлләни калышмый, тугызга чыкты. Аның вазифалары башка, аш-су тирәсендә кайнашырга яратмый ул. Кизләүдән су ташу, бәбкәләр саклау кебек гамәли мәшәкатьләр белән мәшгуль. Җитез, өлгер бала, усаллыгы да шуңа тиң. Хәтта малайлар да аның белән сүзгә керми, чөнки бөтереп салырга да күп сорамый.

– Инде чират улым Кәшфелкәбиргә җитте, аңа апасы мәрхүмә Гандәлип өлешен дә өстим. Ник дисәң, Аллаһы рәхмәте белән, мәхәлләгә хуҗа буласы, башына хәзрәт чалмасын ураячак мәртәбәле инсан.

Төпчегем Кәшфинур аерым исәптә, аңарга кибән башы, тешләре ныгысын...

Габдуллаҗан түземсезлек белән үз исеме чыгуны көтә, хәлбуки, икмәк инде туралып бетте диярлек, бабасы кулындагы ул кыерчыктан үзенә дә, абыстайга да өлеш чыгарасы бар.

Ишле гаиләләргә көн аралаш бушлай бирелә торган бу икмәктә, башкалар белән беррәттән, Габдуллаҗанның да тулы хокукы бар, әлбәттә. Чөнки күләме гаиләдәге барлык кешеләр исәбеннән чыгып тәгаенләнә. Әле ярый, хөкүмәт ярдәм кулын суза, югыйсә, туксанынчы еллардагы бу ачлык күпләрнең башына җитә иде.

Зиннәтулла әлеге кыерчыкны озак кына учында әйләндергәләп торды да икегә бүлде...

Габдуллаҗанның күз бәбәкләренә яшь тыгылды, аны бабасы онытты лабаса, онытты!

– Авырлы әниегезгә йомшаграк җиреннән кисик әле, балалар, Ходай кушып, янә бер нарасый алып кайтасы бар бит әле аның...

– Ә миңа?

Бу сорау тышка бәреп чыкмады, сыкрау булып, Габдуллаҗанның авыз куышлыгында йотылып калды, чөнки ятим балага еладың ни, кычкырдың ни – барыбер файдасы юк. Киресенчә, тезгенне генә кыскарталар. Бу хакыйкатьне ул күптәннән күңел түренә салып куйган иде инде. Бабасына үпкәсе юк-югын, какмый-сукмый дигәндәй, тик балалар көнозын абыстай карамагында. Ә абыстай каты куллы, чеметкәләп кенә тора. Хәер, усаллыгы җитмәүчелектән, тормыш авырлыгыннан килгән усаллык иде булса кирәк, кайчак кочагына алып, мышык-мышык елаштырып та алгалый үзе.

Зиннәтулла оныгын онытмаган икән, юк, онытмаган, бисмилласын әйтеп, тамагын кыргалап алды да сакалын сыпыргалап әйтте:

– Калганы Габдуллаҗан белән миңа инде, балалар, гаеп итмәгез, – диде.

Калган дигәне кәгазь калынлыгындагы үтә күренмәле телем иде.

Ул арада йомышчы хатын җамаякларга аш салды. Кичә Саҗидә белән Гөлчәһрә Шәберде урманыннан җыеп кайткан алабута башларыннан, бераз чөгендер яфракларын да өстәп пешерелгән кысыр үлән ашы. Халык шулай җан асрый.

Саҗидә Габдуллаҗанны янәшәсенә утыртты да, үз телеменнән зур гына ипи кисәген сындырып, аның итәгенә шудырды.

Моны борыч тел Гөлчәһрә күреп калган икән.

– И, әрәм тамак, кеше өлешенә кереп утыра, килмешәк, – дип ысылдап, Габдуллаҗанны тинтерәтеп алды.

Саҗидә дә, үз чиратында, сеңлесенең ботын күгәртте.

Бу астыртын ыгы-зыгыны Зиннәтулланың тавышы басты.

– Җә, балалар, дога: әгүзе билләһи минәш-шайтанир-ираҗим...

Саҗидә, йокларга яткач та, Габдуллаҗанны үз янына алды, кочагына кертте.

– Апаем, оҗмах син, – дип пышылдады малай ләззәт хозурлыгында, – үскәч, мин сиңа тегермән ташыннан да зуррак ипи сатып алып бирермен, валлаһи менә, алдашсам, җир йотсын.

– Акча каян алырсың соң?

– Апай, мин үскәч, тегермәнче булам. Тегермәнчеләр иң бай кешеләр бит алар. Әнә, безнең авылга килгән Арча тегермәнчесе Микулай ничек фарсит итеп йөри. Аягында шыгырдап торган күн итек, фуражкасының күдериге дә кешенекенә охшамаган, ат тоягыннан эшләнгән, ди. Казанда да берничә генә кешедә, ди андый фуражка...

– Җә, җитәр, хыялый, иртүк торасым бар, – дип, Саҗидә энесен кочагыннан чыгарды, – әйдә, йоклыйк.

Өй эче тынып калды. Шуны гына көтеп торган икән, мич аралыгыннан чикерткә аваз салды. Төнге сихри караңгылык пәрдәсенә төренгән бу сузынкы сайрау аһәңе арып-талып мендәр-ястыкка баш салган бәндәләрне, әлли-бәлли бишек җыры кебек, үзенә бер самими вә илаһи рәхәтлек дулкынында тирбәтә иде. Әнә, ничек, балалар, мәрткә киткәндәй, тигез тын белән тавыш-тынсыз гына татлы йокыга талганнар.

Габдуллаҗан гына әле һаман үзе корган хыял дәрьясында йөзә иде.

– Апай, апай...

Саҗидә бу пышылдауны ишетмәде, аның күзләре йомык иде инде.

– Апай, апай, синең май ягып, өстенә бармак калынлыгы бал сыланган зур телем ак күмәч ашаганың бармы?

– Чер-р-р, чер-р-р...

Чикерткә сайравыннан гайре тавыш ишетелмәде. Хәер, малайның – чикерткәдә, чикерткәнең малайда хасияте юк иде.

– Ә минем ашаганым бар, – диде Габдуллаҗан, иреннәрен чыпылдатып, – Саснага алып килгәч, әниемнең җәмәгате Мөхәммәдшакир хәзрәт, рәхмәт төшкере, май ягып, өстенә бармак калынлыгы бал сыланган ак күмәч белән сыйлаган иде. И, аның тәмлелекләре, апай, гомеремә онытасым юк, тәме әле дә авызымда тора. Тегермәндә эшли башлагач, мин сине гел шундый тәмле ризыклар белән генә сыйлармын...

Апай, җәме, апай...

Габдуллаҗанның керсез, саф кайнар яшьләре, яңгыр тамчыларыдай, бит очларыннан урын өстенә тәгәрәде. Һәм, күп тә үтми, чикерткә моңына кушылып, ул, үз яшьләре чылаткан мендәргә битен куеп, йоклап китте.

Тормыш елгасының үз кануны. Ачлыкмы-туклыкмы, шатлыкмы-кайгымы, җилме-яңгырмы – аңа бернәрсә дә киртә була алмый. Ходай фатихасы белән, үзе салган юлдан ага да ага, ага да ага. Кешеләр дә шулай. Аларны да язмыш шаукымнары юлдан яздыра алмый, тормыш теләсә-нинди шартларда да дәвам итә, ачлык чорында да корсак кайгысы яшәү учагын сүндерә алмый. Халык ата-бабадан килгән көндәлек мәшгульлектә: дөнья көтә, мәчеткә йөри, кунак җыя, туй ясый. Бала-чага да нәкъ элеккечә чыр-чу килә, уйныйлар, шаярышалар, көлешәләр.

Габдуллаҗан да, тыны-өне бетеп, урамнан кайтып керде дә, килә-килешкә, мунча алдында кер уып йөргән Саҗидәгә шатлыгын җиткерде.

– Апай, тыңла әле, мин шигырь чыгардым, – диде.

Габдуллаҗанның тезмә сүзгә һәвәслеген бөтен авыл белә, аны шаяртып, бәетче, дип йөртәләр.

– Җә, бу юлы нәрсә уйлап таптың? – диде Саҗидә, эшен дәвам иткән хәлдә.

– Менә, тыңла:

 

Гөлчәһрәнең теле телме,

Теле очына ут каба;

Ары чаба, бире чаба,

Әйтерсең лә корт чага.

 

– Ишкәнсең икән арыш шишарасын, – дип, кулын селтәде Саҗидә, – берүк үзе ишетә күрмәсен, арагыз тәмам бозылыр.

– Апай, мин синең турында да шигырь чыгарам әле, – диде Габдуллаҗан, – матур шигырь...

– И, хәчтерүш, – дип, Саҗидә энесенең аркасыннан сыйпап куйды, – алдан кычкырган күкенең башы авырта аның, белдеңме, подаука баш.

Габдуллаҗан борын астыннан гына елмайгандай итте дә:

– Авыртмый башым, авыртмый, мин ул шигырьне иртән иртүк чыгарган идем инде.

 

Хур кызларыннан да чибәр,

Игелек иясе Мәрьям анадай;

Кем ул, дип сорасаң, әйтеп бирәм:

Бу минем Саҗидә апай.

 

– Чибәр сиңа, – дип, Саҗидә кулындагы керен чиләккә ыргытты, – чибәр кыз, беләсең килсә, энем, түп-түгәрәк ап-ак йөзле, чем-кара кашлы, кап-кара күзле, озын кара чәчле, түгәрәк тулы гәүдәле, кыска-кыска гына итчән бармаклы була ул. Ә мин, марҗаларныкы кебек озынча тутык йөз, чәчләрем коңгырт, күзләрем да кара түгел, гәүдәм армут җимешедәй, билем өзелергә тора, бармакларны әйтәсе дә юк, күр, шүрәленеке кебек бит, кул чугыма гүя орчыклар элеп куйганнар...

– Дөрес түгел, апай, синнән дә чибәр кыз юк, – диде Габдуллаҗан, зурларча җитди төс белән, – бөтен авыл шулай сөйли.

Саҗидәнең балалык белән балигълык арасындагы үсмер чагы. Җилекләре әле май белән тулышырга өлгермәгән, шуңа күрә гәүдәсе бөреләнеп кенә килүче күл камышын хәтерләтә иде. Әмма күңелендә инде ашкынулы яз. Кызлардагы бу илаһи хис җиһанга җә җыр-моң булып ишелеп чыга, җә елмаю булып балкый, җә күз яшьләренә әйләнә. Рәвеше санап бетергесез.

Бу мизгелдә Габдуллаҗанның сүзеннән яшь кыз тулган айдай нурга күмелде.

– Син, энем, күңелем сизә, үскәч, мөгаен, белем эстәп, әһле каләм юлына кереп китәрсең, – диде, – тегермәнче – мулла нәселе шөгыле түгел ул, аны күңелеңнән чыгарып ташла.

– Апай, «Сак-Сок»ны көйлә әле, – дип, малай игътибарны янә апасы бакчасына юнәлтте, – син аны бик моңлы итеп көйлисең, күздән яшьләр килә.

Саҗидә күз очы белән генә энесенә шелтәле караш ташлады.

– Булмаганны, көпә-көндез, эш вакытында, кеше көлдереп, нинди бәет көйләү ди ул?

– Җә инде, апай, ялындырма, ишегалдында без икәү генә бит, бабакай мәчеттә, әбекәйнең өйдә үз шөгыле, Гөлчәһрәләр инеш буена төшеп китте... апай, дим, апай...

Синнән котылып буламы соң, дигәндәй, Саҗидә йөзен чыткандай итте дә, кулыннан керен төшермичә генә, сузынкы бәет җөмләләрен мөнәҗәти моңга төрә башлады.

 

Мәдрәсә – мәсҗед, пыяла ишек,

Сак белән Сокның бәетен ишет...

 

Саҗидәнең самими вә моң тулы аһәңле мамыктай йомшак тавышы, гүя чишмә җыры, челтер-челтер, челтер-челтер, күңел түренең иң ерактагы күзәнәкләренә кадәр барып җитә:

 

Әткәй калдыргач, өйдә калдык без,

Әнкәй каргагач, Сак-Сок булдык без...

 

– Кызганыч, Сак белән Сок гомерлеккә шулай кош сурәтендә кала бит инде, – дип, Габдуллаҗан кул аркасы белән күзләрен сыпыргалап алды, – кавыша да алмыйлар...

Апасы аңа бәет сүзләре белән җавап бирде.

 

Ата-ана каргышы төшми дип уйламагыз,

Нәфескә ирек биреп, уен да уйнамагыз.

 

– Апай, бүгеннән Сәмига әби кәҗәсенең койрыгын кысып, үзем дә кычкыртмыйм, Кәшфелкәбиргә дә ирек бирмим, – диде Габдуллаҗан, – вәгъдә!

– Миңа хәзер әти кыз-хатыннар язмышына мөнәсәбәтле дастан-бәетләр бирә башлады, – диде Саҗидә, – син абыстай буласы, балаларга мәгърифәт нуры иңдерүче зат, гыйлемеңне арттыр, кеше арасында, кем кызы, дигәндә, Зиннәтулла хәзрәт кызы, дип әйтерлек бул, ди.

Ул бәет-дастаннар бик гыйбрәтле. «Ханәкә солтан» бәетеннән бер юл тыңлап кара әле.

 

Госман бер хафиз кызы идем, Ханәкә солтан атлы идем,

Сәхтиян кимәс наз идем, чабата тапмый барамын.

 

– Бу моң түгел, апай, бу зар, – диде Габдуллаҗан, – сүзләре дә аңлашылмый, сәхтиян, имеш.

– Сәхтиян ул, энем, өч йә алты аена хәтле ана сөте имгән кәҗә тиресеннән (сарыкныкы да ярый) махсус үсемлек сыгынтылары белән эшкәртелгән күн, ягъни дә сәхтиян, – диде Саҗидә, – хәлле кызларның әһле хыялы.

Их, сәхтиян читекләр киеп, урам узасы иде, Таһир-Зөһрә мәхәббәтенә бәрабәр гыйшык утларында янасы, үз тиңең белән никахларга керәсе иде.

 

Таһирҗаның килгәндер,

Уян, Зөһрә солтаным...

 

– Апай, үзең уян, әнә, чиләгең ауган, итәкләрең манма су, сизмисеңмени? – дип, Габдуллаҗан бот чабып көлде, – хе-хе-хе, мәхәббәт, Таһирҗан, хе-хе-хе...

– Башың яшь, подаука баш, – диде Саҗидә, – бу һәркемгә дә килә торган хәлләр.

– Хәлләр, хәлләр, их, менә ничек була ул хәлләр.

Габдуллаҗан көчле черелдек тавыш белән җырлап җибәрде.

 

Аклы ситса күлмәгемнең

Якаларын кем уйган?

Җан күк күргән дустым Закир иде,

Газиз башым шул җуйган.

 

– Җырлама шул зимагур җырын, дип ничә тапкыр әйттем инде мин сиңа малай актыгы, – дип, Саҗидә энесенең изүеннән эләктермәк иткән иде дә, туктап калды.

– Абау, күзләрең?!

Габдуллаҗанның күзләре эчке хәл-халәтенә тәңгәл рәвештә, җофар киекнеке шикелле, мизгел эчендә әле бер, әле икенче кыяфәткә керә иде.

Монысы инде ипи бүлгәндәге нәүмиз караш түгел, күзләреннән кыланчык котырыклык бөркелеп тора.

 

Их, апакай, күз тияр, дип,

Йөзләреңә туйганчы карамадым...

 

– Җыламаган бала көлә дә белмәс, диюләре дөреслеккә туры килми икән, – диде Саҗидә, – кешедән көләргә сиңа куш, ясап куйган кебек.

Хак, Габдуллаҗанны өйдә каты бәгырьле, дип битәрлиләр иде. Шулай да Саҗидәгә бер тапкыр энесенең яшьләрен күрергә туры килде. Һәм бу вакыйга аның күңелендә юшкын шикелле мәңгелеккә утырып калды.

Бу хәл, бердәнбер улы вафатыннан соң, Кырлай авылы кешесе Сәгъдетдин агайның Габдуллаҗанны асрамага сорарга килгәч булды. Булышырга Нәфисә атлы хатынны да иярткән иде.

Нәфисә – Өчиле кызы, Габдуллаҗанның анасы Бибимәмдүдәнең бергә уйнап үскән ахирәт дусты.

– Сәгъди абзый – авылыбызның аягында нык басып торучы хәлле кешесе, – дип, сүзне дә ул башлады, – Габдуллаҗанның тамагы тук, өсте бөтен булыр, Аллаһы боерса, абыстайга сабакка да йөрер, шулай бит, Сәгъди абзый?

– Әйе, әйе, килен, шулай булмыйча теге, мулла баласының гыйлемле булуы мәгъкуль, – дип җөпләде агай булышчысының сүзен.

Габдуллаҗанны чакырып, хәлне аңлаттылар. Ул, кашын җыерып, бераз уйланып торды да:

– Апай, син дә минем белән барасыңмы? – дип, Саҗидәгә текәлде.

Габдуллаҗанның мөлдерәмә яшьле күзләре мескенлек вә чарасызлык белән тулышкан иде.

Саҗидә бу караштан сыгылып төште. Үзен-үзе белештермичә, энесен җитәкләп алды да өй алдына атылды...

Зиннәтулла да яшьләренә тыгылды.

– Гафу, җәмәгать, кире уйламасагыз, берәр атна-ун көннән тагын сугылырсыз, бүгенгә хушыгыз, – дип, кырлайлыларны озатып җибәрде.

 

***

Саҗидә көне буе хатны кулыннан төшермәде. Әле дә өйлә намазын төгәлләүгә, укалы челтәр сурәтләр булып ак кәгазьгә юлга-юл тезелешкән җөмләләрне, сабый баланы иркәләгәндәй, бәү-бәү сыпыргалап алды да күңелен эреткәннәрен янә күз уңыннан үткәрергә кереште.

«30 июнь 1903 сәнаи миладия.

Биисми Габдулла бине Мөхәммәдгариф Тукаев.

Фөтүвәтле вә сәгадәтле җизнәмез илән миһербанә вә мөшфика Саҗидә апайга биниһая догаи-сәламләремне васил вә мөтәвасил әйләдем...»

Габдуллаҗан сәлам һәм изге теләкләрен гаиләдәге һәр затка, шул исәптән балаларга да, Бибимәсрүрә белән Габделваһабка да, ихластан ирештерүне үтенгән иде.

Саҗидә үзенә мөнәсәбәтле җөмләләрне кат-кат укып чыкты.

«Мөшфика апаем! Синең сабый вакытта һәм хәзер дә кылган изгелекләреңне кабердә ятсам да онытмам. Анам дарелбәкайә рихләт иткәч, бабайлар өендә бәңа мәрхәмәт күзе илә караучы юк иде, мәгәр син бар идең».

Ялгышасың, энем, әтием Зиннәтулла хәзрәт сине һәрдаим күз уңында тотып, кагу-кыерсытуларга юл куймый иде, ә балачакта төрткәләшү-чеметешүләр гадәти хәл инде ул, бу җәһәттән үпкә саклау урынсыз, дип уйлап куйды Саҗидә.

Ишек уемында Әхмәтсафаның җыйнак гәүдәсе күренде. Аның өйлә намазыннан кайтып килеше. Ул шулай Хөзер галәйһиссәлам кебек искәрмәстән генә пәйда була.

– Мыштым хәзрәт, бел: бу кыланышларыңнан бер йөрәгем ярыла әле минем, – диде Саҗидә, назлы шелтәләү белән, – тамак кыргалап алсаң, үзеңә савап кына булыр иде ич, Алла колы.

– Җә-җә, чәпчемә абыстай, – дип, Әхмәтсафа хәләле алдына бүрек кадәрле бер төргәк китереп куйды, – үзеңә, әнә, күчтәнәч алып кайттым.

– Тәм-томга акчаңны әрәм итмәсәң дә ярар иде анысы, – диде Саҗидә, – хатыннарны алай узындырырга ярамый.

– Хатыннар түгел, абыстай, ә хатын, Ходай насыйп иткән җан җәмәгатем.

Хәзрәт хәләленә елышмак иткән иде дә, тегесе ирне суыту җаен бик тиз тапты.

– Каенишең Габдуллаҗан бик күп сәлам юллаган үзеңә, – дип, хатны сузды.

– Таныш ич инде мин бу хат белән, – диде Әхмәтсафа, йөзен чытыбрак, – җизнәсенең исем-атын да белмәгән каенишнең каенишлеге, ташка үлчим, сыерчык белән чыпчыкның туганлыгы гына инде ул. Туй вакытында, әгәр хәтереңдә сакласаң, мөхтәрәм абыстай, мәһдүмне хәлвәт бүлмәсенә чакырып кертеп, тәм-том белән сыйлап, ике җәпле кияү пәкесе дә бүләк иткән идем...

Саҗидәнең авызы капланды, иренең үпкәсен кайтарырдай бер дәлиле дә юк иде. Чөнки хатта ап-ачык теркәлгән: «Сез, җизнәңнән күп сәлам, дип язасыз, – диелә анда, – ләкин җизнәм нә исемдә вә кайда тәхсиле голүм иткән – шулары бәңа бик мәҗһүлдер. Мөмкин булса, хат язганда мәгълүм итеңез».

Хак, Саҗидәгә энесенең хаты тоташ шатлык-куанычлардан гына гыйбарәт кебек иде. Ул аңа узган кыш юлаучы артыннан бер савыт манпаси һәм җиләк кагы җибәргән иде. Онытмаган, рәхмәт төшкере, кагыгыздан һәр апаларыма өлеш чыгардым, дигән, бик рәхмәт укыдылар, дигән. “Сезнең йибәргән чиккән аяк чолгавыңызны, апай төсе, дип, кадерләп кенә тотамын”, дип тә өстәгән. Моңарга ничек куанмыйсың да ничек шатланмыйсың ди.

Әүвәл асрамага алган якыннары да үзен хәтердә тота икән: «Бу үткән кышта Кырлайдагы анам да кура җиләге кагы җибәргән иде», – дип яза Габдуллаҗан.

– Җә, ярар инде, атасы, бик тәшвишләнмә, – диде Саҗидә, – Габдуллаҗан түгел, мин гаепле, аңлатып язмаганмын, мине орыш...

– Каенишнең гыйлемгә һәвәслеге бу үпкәләрнең барысын да юып төшерә, – дип, Әхмәтсафа янә хатынына үрелде.

Бу юлы Саҗидә карышмады.

Чираттагы хатында хатасын төзәткән иде инде Габдуллаҗан. Тәүге җөмләсен үк җизнәсенә мәдхия җырлаудан башлаган: «Сезки, кешеләрнең иң кадерлесе, югары дәрәҗәләрнең иң ихтирамлы булган хөрмәтле җизнәбезгә, гадәттәгечә, сәламнәребезне җибәреп ирештергәннән соң, хәер-догаларыгызны өмет итеп калам...»

Апасына исә ярты кадак чәй, яулык, исле сабын җибәргән иде.

Әхмәтсафаның күңеленә каенишенең алар никахына багышлап язылган «Ишек бавы» шигыре дә бик хуш килде, рәхәтләнеп көлде.

 

Саранланыр чак түгел,

Бир, җизни, комсызланма;

Акча бирми кертмибез,

Тукта, сабырсызланма.

 

Никах, туй җәй башында, җыен вакытында булды. Алар моңарчы бер-берсен белми иде, күрешкәннәре дә, очрашканнары да юк иде. Гореф-гадәт кысаларында барысын да ата-аналары хәл кылды.

Әхмәтсафаны атасы Зариф хәлфә үсмер чагында ук дөнья күрсен, зур җирдә, ишле кешеләр арасында акыл җыйсын, дип, танышлары аша Казан бае Әхмәт Хөсәеновка самавырчы итеп урнаштырды.

Бай бу сүз тыңлаучан булдыклы малайны ошатты. Ошатты гынамы, аңа буй җиткереп килүче зәгыйфь кызын тәгаенләргә ният итте. Шуңа күрә әҗерен дә мулдан куйды, иреген дә артык кысмады.

Самавырчы малай моннан бик оста файдаланды. Акчасын тиененә кадәр җыеп барды да, мая туплап, ел ярымнан «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә укырга керде. Укуын тәмамлагач, Бишбалта балаларына аң-белем бирде.

Көтернәскә бер кайтуында атасы каршысына утыртты да әйтте:

– Улым, Ходайның рәхмәте, йөзебезгә кызыллык китермичә, үз көчең белән аякка бастың, мин синнән риза-бәхилмен, башлы-күзле дә итсәм, Аллаһы каршындагы изге бурычым да үтәлгән булыр иде, – диде, – әзерлән, яучы, кәләш хәлләрен үзем хәл итәрмен.

– Тәшәккүрдән гаҗизмен, атаем, – дип, Әхмәтсафа әтисенең чапан итәген үпте. Әмма кемгә яучы җибәрәсен төпченмәде. Чөнки ата-ана гамәле – изге гамәл, ул шәрехләүгә мохтаҗ түгел. Баланың бурычы – барысын да ничек бар, шулай кабул итү.

Югыйсә, бу бала егерме сигезен тутырып килә иде инде.

Саҗидәнең дә тормышында үзгәрешләр башланды, көннәрдән бер көнне бирнә сандыгы ишек катындагы почмактан түргә менеп кунаклады. Анасы Латыйфа абыстай, сандыкка һич тынгы бирми, нәрсәләрнедер барлый, саный, ниләрдер өсти, авыз эченнән сөйләнә-сөйләнә, көне буе шул тирәдә мәш килә.

Болары гына бер хәл, «ярамый»лар күбәйде. Йомышсыз урамга чыгып йөрергә ярамый, дусларың белән элеккечә аралашырга ярамый, кычкырып сөйләшергә, көләргә ярамый, хәтта көтү каршыларга да ярамый...

Ни гаҗәп, әүвәл ярамаган кайбер гамәлләргә үзеннән-үзе юл ачылды. Әйтик, кучкарда кершән, иннек, сөрмә савытлары пәйда булды. Әнисе дә:

– Битеңне кояш ашамасын, кызым, кершәннәр сөрткәлә, – дип, моңарчы яшеренеп кенә башкарылган төзәнү-бизәнүләрне рәсмиләштереп тә куйды.

Кызлар яулык болгый да көзге уйната, ди, Саҗидәнең дә кул көзгесе кесәсендә генә йөри иде. Көзге аның якын дусты да, килешмәс дошманы да. Ике арада туктаусыз тарткалаш бара. Матурмы ул, ямьсезме? Ошбу хәлиткеч сорауга тәгаен генә җавапның әлегә табылганы юк.

Бер карый, Сусылу ханәкә кебек чибәрнең-чибәре, икенче карый, Мокыт гыйбатның утырып калган кызыдай, битенә катык сөртсәң, көчек яламас бер күңел кайтаргыч нәмәстә...

Әле дә тиз-тиз генә табынны җыештырып, кашык-аякларны урнаштырды да бакча эчендәге келәткә элдертте.

Көзге бүген башка көннәрдәгедән мәрхәмәтлерәк иде, кил, кара, сурәтеңне бозмый-нитми күрсәтәм, дип үзенә чакырып тора.

Көзгедән аңа тутый коштай таранган, аккоштай ясанган алма битле чибәркәй карап тора иде. Түгәрәк ак йөз, матур борын, нурлы күзләр... Мәмрәп пешкән чиядәй тулы иреннәр өслүбендә гадәтидән кыскарак шакмак ияге дә хәтта килешсез булып тоелмый иде. Һәрхәлдә, карашы бу тирәдә тоткарланмыйча гына узып китте.

Узып китте дә бит очларына сибелгән сипкелләрдә тукталып калды.

Сипкелләр кызның иң авырткан җире иде. Хәлбуки, беленер-беленмәс кенә сибелгән тәкәрлек тимгелләр аңа, киресенчә, сөйкемлелек, ягымлылык кына өсти иде үзе.

Бәхәс бүген дә аның файдасына төгәлләнмәде. Чөнки мул итеп ягылган иннек астыннан да бу каһәрле сипкелләр, менә без, дип, ак җәймәгә сибелгән тары бөртекләредәй, хыянәтчел рәвештә чәтрәннәп күренеп торалар иде.

– Уф, үләм!

Кыз ачуыннан көзгене иске-москы өстенә бәрде дә, мөлдерәмә тулы күз яшьләрен алъяпкыч читенә сөртеп, сулыга-сулыга үксергә тотынды.

Шулвакыт, искәрмәстән, идән ярыгыннан учта гына йөртерлек бик сылу тычкан баласы кәтүк кебек кенә тәгәрәп килеп чыкмасынмы. Чыкты да, нәни нәфис аяклары белән битен сыйпаштыра-сыйпаштыра, түгәрәк шомырт кара күзләрен туташ тарафына юнәлтте.

– И, Чибәрапай, елама болай, елаган кеше ямьсез күренә, күзләре дә нурсызлана...

Саҗидә көлеп җибәрде...

Ул шулай юктан гына елый, юктан гына көлә. Аңа хәзер урынны да аерым җәяләр, энеләре-сеңелләре арасында кысылып ятмый. Хәер, йокысы да үзгәрде. Еш кына төн уртасында ниндидер ашкынулы ят хисләр кочагында кемгәдер сыенып, уянып китә башлады.

Бу «кемнеңдер»нең тәгаен шәхсән заты юк, әлбәттә, әмма ия-үрнәге бар. Ул – Миркасык би углы Түләк солтан.

Зиннәтулла хәзрәт шәкерт чорыннан бирле борынгы кулъязмаларга мөкиббән. Ул аларны эзли, җыя, укырлык хәлгә китерә, күчереп яза. Инде кызын да шушы изге шөгыльгә ниятләде.

Чираттагы табышы – «Түләк – Сусылу» дастаны аның кулына искиткеч таушалган хәлдә килеп керде. Шулай булмыйча, ничә еллар кышын-җәен чормада яткан бит. Кәгазь битләрен тузан ашап бетерә язган.

– Кызым, бу кулъязманы синең ярдәмнән башка рәткә китереп булмас, ахры, бергәләп тотыныйк, – диде.

Саҗидә атасының битенә ябыштырып кына куйгандай тырпаеп торган нәзек мыегын, очлы сирәк сакалын, арык гәүдәсен күзеннән кичерде дә:

– Мин риза, әтием, – диде, – хикәяткә тотынганчы, чәй ясап алып килим әле, буы чыгып торганын, син иреннәрне пешерерлек кайнарын яратасың бит.

– Бик муафыйк булыр иде, кызым, әллә нигә авыз эчем кибешеп тора, – диде Зиннәтулла.

Ата белән кыз шушы эш белән мәшгуль, яртысына җитеп киләләр инде. Дастанда сурәтләнгән ашкынулы гыйшкый вакыйгалар бик мавыктыргыч иде, күңелгә сеңеп, бөтереп алалар.

...Берзаман көнчел кулдашларының хыянәте аркасында Түләк солтан алты көнлек юл ераклыгындагы чит-ят җиргә килеп эләгә.

«Ул сәгать Түләк аты туктаган йирдә бер кыз күрде: гайәт сахибе җәмалдыр, кем күрсә, гыйшкындин җан бирердәй булыр иде. Ул су пәрисе Чачдар хан дигән падишаһның кызы иде... Түләк килеп кызга сәлам бирде. Кыз, сачын йөзендин китәреп, әйләнеп карады, Түләкне күрде, аһ итде, гашыйк булды.

 

Түләк кызга кушаг әйтде:

Инеп килдем атымдан

Имде күрәсең үзеңә,

Сәлам бирдем бән сәңа,

Ай тик күрекле йөзеңә.

Гашыйк булдым бән сәңа –

Нәзек зифа буйыңа,

Сүзең әйтче, Сусылу!

Кыз йәнә Түләккә әйтде:

Мән усалының үзенә

Гашыйк булма, бай углы;

Алтын сыргам бирәйен –

Бүләк булсын, бай углы.

Безнең йирләр – каты йир,

Тузалмассың, бай углы;

Хәстә булып үләрсең,

Кайтып киткел, бай углы!

 

Шушы урында дастанның берничә бите бөтенләй челтәргә әйләнгән иде, алай да өзек-өзек ике җырны азмы-күпме укырлык иттеләр.

 

Андан кыз әйтде:

Бүләк биреп алмайсән,

Нидер сәнең теләгең,

Сүзең әйтче, Түләгем?

Андан Түләк әйтде:

Йөзек-бүләк кирәкмәс, –

Зифа буйың теләгем!

Сүзем шулдыр, Сусылу!

 

– Әтием, син үзеңнең шигыреңдә Бибимәмдүдә апайны да нәзек зифа буй-сынлы, дип сурәтлисең, ул да Сусылу кебек матур булган икән, – дип, Саҗидә дастан вакыйгаларын үз ягына борып җибәрмәк итте.

 

Нуры газизем, кызымның төрбәседер бу мәзар

Әйләмеш нәзек вөҗүден хак дәвре рузыкар...

 

Зиннәтулланың кара тут озынча йөзенә моңсу күләгә ятты.

– Мин аны күзем туйганчы күрә дә алмый калдым, – диде, – хур кызларыдай чибәр иде апаең...

Тынып калдылар. Бакча өе ачык тәрәзә аша чыр-чыр килүче песнәк авазлары белән тулды. Аларга әниләре тирәли яфрак чүпләп йөрүче тавык чебиләренең күңелле чикелдәшүе килеп кушылды.

– Бәбкә үлән, чеп-чеп-чеп, бәбкә үлән, чеп-чеп-чеп...

– Ә мин апаема охшамаганмын, – дип офтанды Саҗидә.

Зиннәтулла кызының аркасыннан сыйпаштырып алды да:

– Сөбханалла, кызым, син чын татар милли сылуы, – диде.

– Әтием, син әйтәсең дә ул, керпе дә баласын: «Йомшагым, йомшагым», – дип сөя ди бит.

– Әстәгъфирулла, дигең, кызым, Ходайның биргәненә рәхмәтле бул, йөзең тулган ай кебек, аяк-кулларың, шөкер, исән-сау, буй-сыныңа тел-теш тидерерлек түгел, – дип, Зиннәтулла озаклап дога кылды.

Җитү кызның әлеге тәшвишләнүләренә анасы Латыйфа абыстай нокта куйды.

– Чибәр чибәр күренми, сөйгән чибәр күренә, – диде.

Аллаһым Түләк солтан кебек асыл зат насыйп ит!

Ходай Саҗидәнең теләкләрен ишетте, менә дигән егеттән яучылар килде.

 

Егет кеше шул булыр:

Кысып бәйләр билбавын.

Егет тавышын кыз ишетсә,

Шалтыратыр кул бавын.

 

Ике як та никахка хәер-фатыйхасын бирде. Алмакның салмагы бар, дигәндәй, бүләк-мәһәр җәһәтеннән дә бик тиз уртак тел таптылар.

Егет хәлле иде, мәһәргә йон шәл, читек-кәвеш, калфак, өч күлмәк, комган, егерме биш тәңкә акча һәм башка кирәк-яраклар тәгаенләде.

Күз карашлары аша гына булса да, яшьләр дә бер-берсен белеште.

Әхмәтсафа кәләшенә бер карауда гашыйк булды, күр, матурның матуры икән ләбаса. Саҗидәнең төн йокыларын качырган сипкелләр дә, киресенчә, аңарда ашкынулы хисләр уятты, аларны сыйпаштырасы, назлыйсы килеп китте.

Саҗидә дә егеткә керфек каккан арада гына күз төшереп алса да, хатын-кызларга хас зирәк тоемлау белән барысын да абайлап өлгерде. Әхмәтсафа атасы шикелле озын буйлы, төз гәүдәле, гүәрдиндәй азамат егет икән. Зәңгәрсу күзле, коңгырт чәчле, ачык йөзле. Ул моңа бик сөенде, чөнки аның кәтәнә егетләрне җене сөйми иде.

Шәһәрчә купшы киемнән. Хәтфә кәләпүше, җилән шикелле озын кәзәкие үзенә бик килешеп тора. Балагы төшерелгән чалбар, аягында штиблет.

Икенче мизгелдә Саҗидәнең күңеленә шик ташы килеп утырды: санлап яшәрме ул аны, мондый фырт егетләр мут була, алтын Ибанда, хатын ишанда, ди, ә аның хәләлен берәү белән дә бүлешәсе килми.

Ходай әйтерсең лә кызның бу шик-шөбһәләрен ишетеп торган, аңа булачак киявен сынау мөмкинлекләрен дә бирде. Туй көне билгеләнгәч кенә, Көтернәс мулласы хәер-фатыйхасын кире алды, чөнки Саҗидәгә әле уналты яшь кенә булуы ачыкланды. Хөкүмәт указлары нигезендә исә бу яшьтә укылган никах кануни саналмый икән.

– Мин законны боза алмыйм, – дип кырт кисте мулла.

Никах бер елга кичектерелде. Шушы вакыт эчендә Әхмәтсафа үз мәхәббәтенең, әһле хисләренең ихласлыгын, саф вә пакьлеген хатлары аша исбат итте.

Саҗидә ул хатларга җавап язмады, әмма мәгъшугының ярым яшерен бу хатларын түземсезлек белән көтеп ала иде. Әхмәтсафа аңа «Насыйбым» «Кошчыгым», дип мөрәҗәгать итә иде. Дөрес, «кошчыгым», дип нәни балаларга гына әйтәләр анысы, тик шулай да андый сүз ишетүе барыбер рәхәт иде.

«Кошчыгым», бу җиһанда иң бәхетле җисем – ул кояш, – дип язды бер хатында, – чөнки ул сине һәрвакыт күрә. Кавышканнан соң, ул безгә нуры, яктылыгы белән түләргә бурычлы булып калачак».

И, җүләрем минем, олы дөрес хыялыем!

Шөкер, сөбханалла, башлы-күзле булганнарына инде дистә елга якын вакыт узып китте. Туйдан соң ук Әхмәтсафаны Каенсар авылына мулла итеп тәгаенләделәр.

Каенсар – Мәңгәр суы кушылдыгы Үрәтмә елгасы буенда нигезләнгән бер мәхәлләле җыйнак кына авыл. Табигате матур, халкы әйбәт, мәнле, игътибарлы, олыны олы, кечене кече итә беләләр. Абыстай вазифасында Саҗидәнең урыны түрдән, балаларга сабак та бирә. Шушы вакыт эчендә бер ул, ике кыз бала алып кайтырга да өлгерде. Гаиләләре – бөтен тирә-якка үрнәк гаилә. Ир белән хатын, әле һаман яңа гына кавышкандай, бер-беренә гашыйк. Әхмәтсафа «насыйбым», «кошчыгым», дигән тылсымлы сүзләрен дә онытмады.

– Имам-хатыйбка мәгъшук шәкертләр кебек гыйшык-мыйшык уеннары уйнау килешә торган хәл түгел, кеше арасында хисләреңне йөгәнли бел, – дип, Саҗидә аңа үзе киртә куйды.

– Бик хуш, абыстай, – диде Әхмәтсафа, сакалын сыпыргалап, – шәт, ошбу чикләүләр кызларым Мәсрүрә белән Өммеһаниягә кагылмыйдыр бит?

– Ул бәгърем җимешләрем – сөю-сәгадәт тасвирлары – Ходайдан килгән лазем гамәл, – диде Саҗидә, – алай да бу хәләл җефетеңне бөтенләй исәптән чыгарып ташлауны аңлатмый, хәзрәт, үзеңә дә мәгълүм, хатын-кыз колагы белән ярата бит ул...

– Килештек, абыстай, әлеге ләззәтле сүзләрне мин, икәүдән-икәү калгач, колагыңа гына пышылдармын.

 

***

Сәлам хатлары, бүләк-күчтәнәчләре артыннан, ниһаять, Габдуллаҗан үзе дә туган-үскән якларына әйләнеп кайтты. 1907 елның көзе иде, суга бер кашык суык кергән мәл иде. Булса унбер синтәбер – җәйдән инде бит сыпыр. Бу әйтем һава торышына бөтенләе белән туры килә иде. Көз нишләптер ашыгыбрак килде, иртәрәк суытты, хәтта кар тәңкәләре дә үзләрен күрсәтеп алырга өлгерде инде.

Габдуллаҗан Каенсарга килеп төшкән көнне дә ара-тирә кар бөртекләре күренгәли иде әле.

Бусагада озынчарак йөзле, җитү чәчле, авыл мөхитенә туры килми торган ыспай киемле егет күренгәч, Саҗидә аптырап калды.

– Әссәләмегаләйкүм, абыстай, сау-сәламәт кенә яшисезме, Ходай фөтүвәтле вә сәгадәтле Әхмәтсафа хәзрәтләренә озын гомер, гамәлләрендә бетмәс-төкәнмәс уңышлар насыйп итсен...

Әхмәтсафага йомышы бар ахрысы, дип уйлап куйды Саҗидә.

– Имам-хатыйб мәчеттә иде шул әле, хәзер... теге...

Ул тотлыгып калды. Йөзендә самими елмаю балкыган бу әфәнденең күз карашы бик таныш кебек тоелды, күңел түрендәге хатирәләрне уятып җибәрде.

– Габдуллаҗан, әллә син инде, Габдуллаҗан...

– Апаем минем, ак фәрештәм...

Алар, бер-берсенә сыенышып, озак кына идән уртасында басып тордылар.

– Көтә-көтә көтек булып беттек, – дип, иң әүвәл Саҗидә телгә килде.

– Башта Кушлавычка сугылдым, аннан Масрада, Өчиледә булдым, хәзер менә Каенсарга килеп җиттем, – диде Габдуллаҗан, апасын кочагыннан чыгармыйча, – сездә озаграк юанырмындыр, мөгаен. Солдатка каралырга кайттым бит...

Әңгәмә өзелде, өйгә, ашыгып-кабаланып, Әхмәтсафа кайтып керде.

– Сөбханалла, сөбханалла-машалла, әссәламегаләйкүм, мин сине нәкъ шулай күз алдыма китерә идем, – дип, каенише белән ике куллап күреште, – бөтен авыл шаулый анда, шагыйрь Тукай килгән, шагыйрь Тукай килгән...

– Вәгаләйкемәссәлам, хөрмәтле вә затлы җизнәм, – диде Габдуллаҗан, – туган җиремне бик сагынган идем, иҗатыма да дәрт өстәлде, юлда бер шигырь аһәңе дә бөреләнеп өлгерде.

 

Айрылып китсәм дә синнән гомеремнең таңында мин,

И Казан арты! Сиңа кайттым сөеп тагын да мин...

 

– Каләм бар – очыннан алтын тамар, каләм бар – очыннан дөнья янар, – диде Әхмәтсафа, – афәрин, каениш, күңелеңдә Колшәриф, Мөхәммәдьярларның утын йөртәсең икән, ялкынын дөрләтергә язсын.

– Рәхмәт, хәзрәт, – диде Габдуллаҗан, – син исемнәрен атаган бу асыл шәхесләр – Казан ханлыгының мөстәкыйльлеге энә очында калган авыр вакытта орыш кырында башларын салган әһле каләм ияләре. Безгә якты үрнәк. Тик әлеге җиңелүдән соң, татар йомылып калган, аны хәзер уятырга вакыт җитте. Бу минем дә иң изге мәсләгем.

 

Татар бәхете өчен мин җан атармын:

Татар бит мин, үзем дә чын татармын.

 

– Габдуллаҗан, җизнәң менә шундый инде ул, гәп корырдай белекле кеше белән очрашса, дөньясын оныта, – дип, Саҗидә ирен җиңелчә генә битәрләп алды, – әйдә, табынга рәхим итегез, аш-су әзер.

Ишек уемында якты йөзле, пешкән бөрлегәндәй тулы иренле, өч-дүрт яшьләрдәге кыз бала пәйда булды.

Кыю вә тәвәккәл икән, леп-леп кенә атлап, Габдуллаҗан каршысына килеп басты да:

– Әссәлә, тәти абый? Ничек хәлләгең?! – дип сорады.

– Бу безнең төпчегебез Өммеһания була, – диде Саҗидә, – зур үсеп килә инде, бер шигыреңне яттан да сөйли белә.

– Әйе, беләм, – диде кызчык, – менә тыңла.

 

Кәҗә әйтә: «Мә-мә-мә»,

Сагык әйтә: «Бә-бә-бә»,

Биг, димиләг, мә-бә, диләг,

Ниндәй юмагт бәтиләг.

 

– Афәрин, – дип, Габдуллаҗан кызчыкка кәнфит сузды.

– Хәтерләмисеңдер инде, – дип аңлатма бирде Саҗидә, – син бу шигырьне бәләкәй чакта Саснада чыгаргансың, аны әниең Бибимәмдүдә апай әтиебез Зиннәтулла хәзрәткә сөйләгән, инде менә Өммеһания отып алды.

Габдуллаҗан сеңлесен күтәреп алып, бит очларыннан чуп-чуп үбә-үбә:

– Телисеңме, бер бәти турында хикәят сөйлим, – диде.

– Сөйлә.

– Бер кәҗә бәтие, бүре тиресен киеп, бакчага килә.

Яшел чирәмнәрне татымак булып, авызын түбән таба суза гына икән, аны ерактан күргән этләр, чын бүре дип белеп, уптым-илаһи моның өстенә ташланалар.

Бу хәлне көтүчеләр күреп, этләрне көч-хәл белән генә аерып алганнар...

Кызчык хикәятне ошатмады булса кирәк, тәти абыйсын:

– Ә синең нишләп сакалың юк, әтиемнеке баг бит, – дип бүлде.

– Кызым, безне йөдәткәнең дә бик җиткән, тәти абыеңны да аптыртма, бар, абыең белән апаң янына теге өйгә кер, аштан соң үзебез чакырырбыз, – дип, анасы кызын ишектән чыгарып җибәрде.

– Габделваһап белән Бибимәсрүрә җитеп киләләрдер инде, – диде Габдуллаҗан.

– Габделваһап – мәдрәсә шәкерте, Бибимәсрүрә әлегә үземдә сабак ала.

 

***

Солдатка каралу мәшәкатьләре бер атнага сузылды. Хәрби медицина комиссиясен, волость үзәге булса да, Олы Мәңгәрдә түгел, Олы Әтнәдә үтәргә туры килде.

Кече буйлы, чандыр гәүдәле, бер күзенә ак төшкән Габдуллаҗанны сәламәтлеге буенча солдатка яраксыз дип таптылар.

– Их, булмады, җизни, озын кунычлы капрал итекләрен киеп, марҗа кызларының күзләрен кыздырырга исәбем бик көчле иде дә, барып чыкмады, – дип, Әхмәтсафаны көлдереп тә алды.

– Борчылма, каениш, монда да менә дигән кәләш табарбыз, – диде җизни кеше, – апаң бу хакта күптәннән баш вата инде.

Чыннан да, икенче кайтуында Саҗидә сүзне шуннан башлады.

– Башлы-күзле булу – ир-атның Аллаһ алдында рәсүлебез Мөхәммәд галәйһиссәламнән килә торган изгедән-изге илаһи бурычы, – диде, – яшең җитте, шул хактагы уй-ниятләреңне беләсем килә.

Габдуллаҗан бу хакта авыз чайкарга яратмый, сүз башлаучыны да дорфа рәвештә ярты юлда туктата иде. Тик үзенә әнкә җылылыгы биргән кадерле апасына карата ул андый була алмый. Шуңа күрә әңгәмәне уен-көлкегә борып җибәрәсе итте.

 

Хатын алмак читен бит һәм мәшәкать,

Бер алгач, булмый бит шәйтанны ташлап...

 

– Габдуллаҗан, зинһар өчен, апаңны юләргә санама, мин чынлап сорыйм, – дип, Саҗидә аны бик тиз урынына утыртты.

Габдуллаҗан яртылаш буш чәй йомырысын ике учына йомып, әйләндергәләп торды да һаман шул юмор кысасыннан чыкмыйча әйтте:

– Апай, хөрмәтлем, мин, җүләр балык, үземә күрә генә түгел бит, бик четрекле кеше, әгәр ошатканым кире какса, егыл да үл инде. Күреп торасыз, кыяфәтем ташка үлчим...

– Тәүбә, тәүбә, каениш, үз өстеңә әйтмә, сөбханалла, бар җирең дә килгән, – дип, Әхмәтсафа да хәләленә ярдәмгә килде, – һәр мөхтәрәм татар кешесе синең белән туганлашуны зур дәрәҗәгә санар иде.

– Рөхсәт итсәң, димче хәстәрен үзем күрермен, – диде Саҗидә, – Ходайның рәхмәте белән, үзеңә лаек кәләш табылмый калмас, иншаллаһ.

Габдулла, урыныннан торып, тәрәзә каршына килеп басты. Урам кар яктысыннан гөлт итеп тора иде. Бер-берсен куыша-куыша, бала-чага чыр-чу килә. Бәгъзеләре чана тарткан, бәгъзеләре чаңгы шуа.

Их, шул гөнаһсыз, мәшәкатьсез балачакка кире кайтасы иде. Апасы да шушындый көйсез соаулар биреп тинтерәтмәс иде. Ә ул, әнә, түземсезлек белән җавап көтә.

– Димчеләр бар ул, апай, борчылма, – диде, ниһаять, Габдуллаҗан, – дустым Фатихның әти-әнисе, Мөхәммәдзариф белән аның җәмәгате Рәбига абыстай, бер укымышлы хәлле туташны димлиләр, әйтүләренә караганда, инде яшәү урынын да тәгаенләгәннәр, бер бай йортының икенче катын килешеп куйганнар, имеш.

– И-и, рәхмәт төшкере, нигә аны әйтми торасың, бик хуш, бик хуш, энем, Ходай бәхетле тигез тормыш бирсен, – дип, Саҗидә энесен кочаклап алды.

Габдулла тирән сулап куйды, чөнки шул ук дусты Фатих аны моннан алдан Зәйтүнә исемле кодачасы белән таныштырган иде. Туташ аның бичара күңелен ашкындырып, күк кабагы ачылгандай бер ялтырап алды да, күздән югалды, Чистаена кайтып китте. Шигырь белән юанырга калды.

 

И матур! Иренмәче, еш-еш кына көзгегә бак! –

Күр йөзеңне: нинди нурлы, нинди алсу, нинди ак!

 

– Апай, әйдә, бу турыдагы сүзләрне туктатып торыйк, – диде Габдуллаҗан, хатирәләреннән арынып, – барысы да Ходай кулында, Ходайдан узмыш юк. Иртәгә юлга чыгасы, көннәр генә буранламасын инде.

Көн буранламады, әмма шактый суыткан иде. Аяз зәңгәр күктә итчән симез йолдызлар әле иртән дә күзләрен уйнатып, сүнә алмыйча җемелдәштеләр.

Габдуллаҗанга көн ошады, һәрвакыттагыча, теленә шигъри тезмә ятты.

 

Җидегәндә җиде кыз,

Ай янында Зөһрә кыз,

Таң янында Чулпан кыз,

Унике йолдыз – унике кыз,

Тимерказык берьялгыз.

 

– Тимерказык мин буламдыр инде, шулаймы? – дип шаяртты ул җигүле ат янында мәш килгән җизнәсен.

– Ыспай туңмас, калтырар, ди, әйдә, менә бу толыпны да киеп җибәр әле, май эчендә генә кайтырсың, – дип, Әхмәтсафа аңа толып кидерде.

– Апай биргән киез итекләр дә тап-таман, бияләйләре дә чак, – диде Габдуллаҗан, – толып та кигәч, мин чын ир-егеткә әйләндем инде, кара, ничек юанайдым.

– Телеңә салынма, җайлап утыр, кузгалдык, юл кешесенең юлда булуы мәслихәт, – дип, Әхмәтсафа кулына дилбегәсен тотты.

Аларны күтәрмә өстеннән кулын болгый-болгый, Саҗидә озатып калды.

– Хәерле сәфәргә!

Атна-ун көннән Габдуллаҗаннан хат килеп төште. Сәлам-рәхмәтләреннән тыш, анда түбәндәге үкенечле хәбәр дә урын алган иде.

«Апай! Киез итек һәм бияләйләр белән бик җылынып кайтсам да, киптерергә куйган җирендә киез итекнең берсен яндырдым».

Саҗидә тиз генә энесенә тагын бер пар киез итек бастырып җибәрде.

 

***

Еллар үтә, гомер сүтә, заманасына күрә манарасы корыла. Тузар илнең җәнҗалы – үктәбер инкыйлабы әнә ничек дөньяның астын-өскә әйләндереп ташлады. Иң яманы, кешеләр сыйнфый яктан икегә бүленде, дошманлашты. Дошманнар рәтенә, ни кызганыч, моңарчы халыкка аң-белем биреп, гыйлем нуры сибүче, рухи вә әхлак пакьлеге өчен җан атып тырышучы дин әһелләре дә кертелде.

Җиде бала атасы, илле сигез яшьлек Әхмәтсафа хәзрәт артыннан 1922 елның февраль аенда килделәр.

Кырлачның зәмһәрир салкын көне иде. Суыкка чыдый алмыйча, өй бүрәнәләре шартлый, тәрәзә пыялаларында бер илле боз. Ярый әле тимер мич бар, бала-чага канат җылысында чебердәшкән чебиләр кебек шуңа елыша.

– Ут алганчы мал-туарларны карап керим әле, ашарларына да салыйм, – дип, Әхмәтсафа башына бүрек киеп, иңенә кыска тунын салган гына иде, ишек уемында сәүит кизүенең сыкыга сарылган малахае күренде.

– Әссәламегаләйкүм, исән-сау торасызмы?

– Аллага шөкер, Нурмөхәммәт абзый, сезнең хәер-фатыйхада.

Әхмәтсафа бияләйләрен кучкарга куйды да:

– Җүнне хуҗа этен дә урамга чыгармастай көндә нинди кичектергесез йомышка тардың? – дип сорады.

– Хөкүмәт эше бик уажный вазифа ул, әнәтрәк, менә сине райуннан килгән урындагы кешеләр сәүиткә терибе, – диде кизү, борынын чөебрәк, – бер аягың монда, икенчесе анда булсын, диеп, колагымны киртләделәр, әнәтрәк.

– Ярый соң, әйдә, киттек...

Алар артыннан ишек ябылуга, Саҗидә дә улы Габделваһапларга чыгып йөгерде.

– Атагызны сәүиткә алып киттеләр, бу бер дә яхшыга түгел, – диде, күзләренә тыгылган яшьләрен сөрткәли-сөрткәли, – әнә, узган ел күрше авыллардан берничә мулланы Себергә сөрделәр бит, бик куркам, балам, бар, сөйләш, арала.

Габделваһап нәкъ вакытында барып җитте, Әхмәтсафаны ниндидер кәгазьгә кул куйдырып маташалар иде инде. Ул, йөгереп барып, атасының кулындагы каләмен тартып алды да идәнгә бәрде.

Бу шулкадәр тиз һәм көтелмәгәнчә булды ки, бүлмәдәге киң якалы ак фабричный тунлы хәрби адәмнәр бермәлгә югалып калдылар.

– Бу бит һөҗүм! – дип кычкырды аңына килгән карсак гәүдәлесе, – властька һөҗүм!

Саргылт мыеклысы, маташа торгач, ниһаять, кабурасыннан наганын тартып чыгарды.

– Кто вы такой?

– Участник первой мировой войны, драгун конной армии, член солдатского реввоенкомитета, боец Красной Армии, участник разгрома белого генерала Колчака под Иркутском, ныне завдеревенской начальной школы Хабибуллин Габделваһап Ахметсафович, этот человек – мой отец.

– Мулла малае, димәк ки...

Карсак гәүдә җөмләсен төгәлли алмады, саргылт мыек Габделваһапны кочаклап алды.

– Вагап, это ты чтоли, мы же однополчане, помнишь, ты служил в первом взводе, я – во втором, помнишь...

– Василий...

Полкташлар кочаклашып, бер-берсенә суккалап торган арада карсак гәүдә янә агуын сипте.

– Дошман ул, беләсең килсә, теләсә-нинди калыпка керә, хамелеон ул дошман...

– Ялгышасың, иптәш ВЧК вәкиле, безнең гаилә – авылыбызда совет властеның төп терәге, – диде Габделваһап, – мин, хатыным Зәйнәп, сеңлем Өммеһания, балалар укыту белән бергә, агитация-масса эшләре алып барабыз, зурларны укырга-язарга өйрәтәбез. Әтием хәзер Совет властена теләктәш бер керәстиән, күптән инде муллалыктан читләштерелде.

Бу вакыйга менә шулай очраклы рәвештә хәвеф-хәтәрсез генә төгәлләнде. Шулай да Әхмәтсафаның муллалыгы яңа режимның тамагына кадалган сөяк булып кала биргән икән. 1937 елның кара көзендә аны янә исләренә төшерделәр.

– Хәбибуллин Әхмәтсафа шушы өйдә торамы? – дип, бер күн тужуркалы адәм ишекне каерып ачып килеп керде, – җыенсын, мин аны үзем белән алып китәм.

Өйдә Саҗидә үзе генә иде.

– И, иптәш-тауариш, Ходайга мең рәхмәт, ул сездән алданрак җитеште шул, – диде.

Җитмеш өч яшьлек яшьлек Әхмәтсафаны әле бер атна элек кенә җирләгәннәр иде.

Саҗидә укытучы улы Солтанәхмәт тәрбиясендә калды. Ул сугышка алынгач, Норлат районындагы Бәчек авылы мәктәбендә директор булып эшләүче кызы Өммеһания әнисен, сеңлесе Әкълимәне үз янына алдырды.

Авыл халкы Саҗидәне үз итте. Хәер, шулай булмыйча, бөек Тукайның яраткан апасы лабаса! Өстәвенә, абыстай, имам җәмәгате. Ә борынгы мәчетле Бәчек динне уптым-илаһи читкә типмәгән, аны, ничектер, бер-берсенә каршы куймыйча, җайлап кына совет чынбарлыгына яраклаштыра алган.

Бу күркәм яңалык Саҗидәнең йөрәгенә сары май булып ятты. Сүз дә юк, абыстай исемен йөртү, шагыйрь апасы булу – танылу китерүче зур мәртәбә. Тик кеше кешене барыннан да элек кылган гамәлләренә карап бәяли. Шәхсән синең үз абруең булу зарур. Читтән килеп төпләнгән кеше өчен кемлегеңне таныту аеруча мөһим.

Саҗидәләр яшәгән мәктәп йортыннан ике генә өй аркылы Фәхрибану исемле ятимә карчык бар иде. Көннәрдән-бер көнне буранлы төн караңгылыгында аның бердәнбер куанычы, бердәнбер туйдыручысы булган кәҗәсен бүреләр буып чыккан.

Бөтен авыл буенча өйдән-өйгә кереп, кан яшьләрен түгә-түгә, кайгысын сөйләп чыкты карчык. Хәленә керде авылдашлары, әмма ярдәм кулын сузучы табылмады, сугыш чоры бит, һәркемнең үз хәле хәл.

Директор өенә керергә кыенсынгандыр, күрәсең, аларга сугылмады, Саҗидә аны үзе эзләп тапты.

Карчык каушап төште, нишләргә белми, әле торып баса, әле утыра, ниһаять, аңына килеп, самавырына барып ябышты.

– Гаеп итмәссең инде, абыстай, табыным такы-токы, чәем дә сөтсез...

– Бер дә борчылма, Фәхрибану әби, Аллаһы боерса, иртәгә, әлхәмдүлиллаһ, сөтле чәй эчәрсең, сәдакаларымнан җыелган бераз акчам бар иде, кызым Әкълимә Норлат базарыннан кәҗә сатып алып кайтып бирер, – диде Саҗидә, – әйдә, хәзер бер дога.

Авыл аһ итте.

– Син инде бигрәк, әни, – диде Өммеһания дә, – юмарт йомран.

– Алай димә, кызым, – диде Саҗидә, – без бит тәкъваи заттан, Мөхәммәд саллаллаһу галәйһи вәссәлам әйткән, кешенең йөзен дүрт нәрсә нурландырыр дигән: Аллаһыдан курку; сәдака бирү; мохтаҗларга ярдәм итү; рәхмәтле булу. Мин инде рәсүлебез яшен узып киттем, бакыйга нурлы йөз белән иңәсем килә.

– Кичер, әнием, шаяртып кына әйтүем, мин синең белән горурланам, гамәлләремдә дә сиңа охшарга тырышам, – диде кызы, – халык гаме үземә дә бик якын. Һәм ул моны исбатлады да.

Урып-җыю эшләренең иң кызган чагы иде. Карты-яше, олысы-кечесе, чирлесе-сырхавы, баласы-чагасы – барысы да басуда. Һәркем, хәленнән килгәнчә, тын белән өреп үстергәндәй үстергән ашлыкны бөртеген дә әрәм-шәрәм итмичә җыеп алуда үз өлешен кертергә тырыша. Укытучыларда берничә көймә койрыгы: көндез – агитаторлык, аңлату эшләре, кич – ындыр табагында ашлык иләү. Мәктәпне ремонтларга да вакыт табарга кирәк.

Өммеһанияне район вәкиле ындыр табагында эзләп тапты.

Чандыр гәүдәле, җитез хәрәкәтле, партия әһелләренә хас булганча, чыбыкны тоткан җиреннән сындырырга күнеккән үзсүзле бу әби авыз ханымны ул өнәп бетерми иде. Әле дә, тагын нинди мөгез чыгарырга йөри инде бу, дип уйлап куйды.

– Иптәш Хәбибуллина, – диде вәкил рәсми кимәлдә, – фронтта хәлләр киеренке, фашист Кавказ, Түбән Идел буйларына омтыла, ләкин иптәш Сталин һәм Совет командованиесе моңа ирек бирмәс. Җиңү безнең якта булыр. Бу шартларда авыл эшчәннәренең төп бурычы – фронтка мөмкин кадәр күбрәк азык-төлек бирү. Кызганыч, колхоз икмәк тапшыру планын үтәп җиткерми...

– Болар миңа да мәгълүм, – дип бүлде аны Өммеһания, – вакытым тар, әйтегез әле, миңа нинди сүзегез бар?

– Миңа урлашулар турында сигналлар килә башлады, – диде вәкил, иреннәрен бөрештереп, – кыз-хатыннар ыштан төпләренә, ыштан балакларына кесә тегеп, бөртек урлап алып кайталар икән. Бу җинаятькә немедленно чик куярга кирәк, иртәгәдән басу капкалары янында эштән кайтучыларга поголовный тентү үткәрү максатка ярашлы булыр дип саныйм. Югары оч капкасына үзем басам, түбән очныкына сез басарсыз.

– Тентүне прокуратура карары белән милиция органнары гына үткәрә бит, миңа андый вәкаләт бирелмәгән, – диде Өммеһания, бераз уйланып торганнан соң.

Вәкил ханымның аскы ирене, бөрешеп, дуга рәвешенә керде, бүлтәеп чыкты.

– Иптәш Хәбибуллина, фронтка юриспруденция хикмәтләре түгел, ашлык кирәк, аңлыйсызмы, ашлык!

– Мин законга каршы бара алмыйм, – дип өзде Өммеһания, – хокукым юк.

– Мин сезне эштән кудырам! – дип төкерек чәчте вәкил.

Өммеһания аның эшеннән кудыруын көтеп тормады, үзе районга төшеп, райком секретарена керде, хәлне аңлатып бирде. Секретарь аның хәленә керде, уртак тел таптылар. Колхозга да яңа вәкил килде.

 

***

Бәчек Тукай рухы белән яши башлады. Саҗидәне әле клубка, әле мәктәпкә чакыралар, истәлекләрен сөйләтәләр. Ялындырмый, хатирәләре белән теләп уртаклаша. Бүген, әнә, шагыйрьнең туган көненә багышланган кичәгә алып килделәр.

– Нинди матур, күркәм яз килә, – дип башлады ул чыгышын, – Габдуллаҗан тәүге мәртәбә җиһанга аваз салганда да көн менә шулай якты, кояшлы, җылы булган. Җир инде уянган, басу эшләре гөрли. Сабан эзеннән чыр-чу килеп, кошлар җим чүрли, зәңгәр күк өстендә тургай моңы. Күңелләрдә – өмет, йөзләрдә – шатлык, кулда – эш. Шулай, язган булыр яз башында, ди. Ындырда ыңгырашмыйм, дисәң, сабанда сайрашу зарур.

 

Бераз күрсәтер чын төсен җир,

Чәч орлык, сөр сабан инде, бу – чын җир, –

 

дип тәкрарлар әлеге Кушлавыч малае, зур үскәч.

– Тукайның бала чагы авыр һәм михнәттә үткән, – дип торып басты сугышта уң кулын калдырып кайткан Мәхмүт исемле фронтовик, – бу – реаль тормышта балаларга карата мөнәсәбәтенә тискәре йогынты ясамаганмы?

Саҗидә яшел камзулына җыерылыбрак төшкән француз яулыгын рәтләгәндәй итте дә:

– Киресенчә, ул балалар күрсә, дөньясын оныта иде, үзе балага әверелә иде, Өммеһания шаһит, әнә, – диде.

– Мин – Габдуллаҗан абыемның сыртына атланып, күп юллар үткән данлы шәмсуар, – дип, кешеләрне көлдереп алды Өммеһания, – ул – толпар, мин – җайдак.

– Беркөнне энем Кәшфелкәбирнең кызы Нурания дә көлдерде әле, – дип дәвамлады Саҗидә, – Габдуллаҗан, Өчилегә кунакка кайткач: «Нурания, песиең бик каралган, бар мунчада юып кайт», – дип әйтә икән. Кызчык песи баласын култык астына кыстырып киткән, ә мунча ягылмаган.

Әйе, шаянлыгы, җорлыгы хәттин ашкан иде. Менә, әтисе ягыннан туганы Газизә Зәбирова сөйләгәннәрдән бер рисалә.

Габдуллаҗанның Галиәсгар җизнәләренә килгән көне була бу.

Газизә әле генә бик кадерләп төреп куйган намазлыгын таба алмый интегә. Бөтен җирне актара, ә намазлык юк, ут була да су була. Бәлкем, аш бүлмәсендәдер?

Кереп бакса, энесе әлеге мазалы намазлыкны бау белән биленә бәйләп куйган да, җиң сызганып, савыт-саба юып йөри икән.

– Габдулла, ни эшең бу, намазлыкны билгә бәйлиләрмени? – дип орыша апасы.

– Һи, апай, – ди Габдуллаҗан, – исең китмәсен иске чикмәнгә, без мәдрәсәдә аш-су пешерсәк тә, кашыгаяк юсак та, корымлы чуенны мичкә куярга кирәк булса да, намазлык тотабыз, – дип, ирен чите белән генә елмая.

– Алъяпкыч алып кит, бездә күп алар, – ди Газизә.

– Әй, апай, алъяпкыч итәргә иң җайлы нәрсә шул намазлык инде ул, – ди шук шәкерт.

Рисаләне Мәхмүт җөпләп куйды.

 

Күп яттык без мәдрәсәдә,

Аңламадык бернәрсә дә...

 

– Мәхмүт, Тукай иҗатына хәерхаһ икәнсең, – дип, Өммеһания егетне мактап алды, – сиңа сугыш бүлгән укуыңны дәвам итү бик мәслихәт булыр иде.

– Рәхмәт яхшы сүзегезгә, мин, экстерн тәртибендә уку өчен, Норлат урта мәктәбенә гариза язып бирдем инде, – диде Мәхмүт, – гуманитар юнәлешне үз итәм, шул юнәлештәге югары уку йортына керергә планлаштырам. Тукай иҗаты аеруча якын. Тукай бит ул – киләчәктән җибәрелгән бөек зат, һәр чор өчен дәва. Шәрәф Мөдәррис бик дөрес яза:

 

Әй Тукай, ил һәм гасырда ялкының янган Тукай,

Ай-кояштан, хөррияттән яктылык алган Тукай.

Караңгы төн караңгысын яшендәй ярган Тукай!

 

Инде тәкъдимем: безнең колхозга Тукай исемен бирү бик мәгъкуль булыр иде.

Залдагылар, фронтовикның тәкъдимен хуплап, гөрләтеп кул чаптылар.

 

***

Мәхмүтнең тәкъдиме район җитәкчелегендә дә зур каршылыкка очрамады, гомуми җыелышка куеп тикшерегез, без, шуннан чыгып, тиешле чарасын күрербез, диделәр.

Җыелыш әүвәл дала елгасында аккан судай ипле генә, тавышсыз-тынсыз гына барды, каршы килүче табылмады.

– Тавышка куегыз, мәсьәлә ачык, кул күтәрәбез дә, бетте-китте вәссәлам, – дип кычкырды урыннан берәү.

– Дөрес, дөрес, – дип шаулашты башкалар, – әйдәң, кул күтәрик...

– Иптәшләр...

Рәис бүленде, чөнки моңарчы авызына су капкандай дәшми-тынмый гына утырган тарих укытучысы Рәсимә Саматова торып басты.

– Минем фикеремне дә протоколга теркәгез әле, – диде кырыс карашы аша, – безнең җыелыш баштанаяк милләтчелек сөреме белән сугарылган. Бу оппортунистик идеологияне фаш итүне мин үземнең большевистик бурычым дип саныйм.

Колаклар үрә торды, утыз җиденче ел җилләре искәндәй, зал шым булып тынып калды.

– Рә-рә-хим итегез, Рә-ә-симә Фәлаховна, – диде рәис, тотлыга-тотлыга, – бездә сүз иреге...

Рәсимә озын буе өстеннән генә кешеләргә сөзеп карап алды да дәвамлады:

– Мин, иптәшләр, колхозның исемен үзгәртергә каршы түгел. Чыннан да, «Ызандаш», «Сабанчы», «Уракчы» кебек нейтраль исемнәр сәяси кыйммәтен югалтып баралар. Самат батрак, күмәк хуҗалык активисты кызы буларак, мин колхозга изүче сыйныф, буржуазия вәкиле, мулла улы, ата милләтче Тукаев исемен бирүгә категорически каршы.

– Тәкъдимегез!

– Без – интернационалистлар, – диде Рәсимә, төкереген йотып, – фәнни коммунизмга нигез салучы Карл Маркс, Фридрих Энгельс, мисал өчен...

– Районда алар исемендәге хуҗалыклар бар ич инде, – диде рәис.

– Беләм, ә менә Клара Цеткин? Бу бөек революционер исеме колхозыбызның абруен ныгытыр, аны халыкара масштабка күтәрер иде.

– Чурту-матер, ничу юкка тел чарларга, калсын элекке исем, – дип оран салды көмеш сакал иясе агай.

– Синең тәкъдимең дә теркәлә, Мөхетдин абзый, – диде рәис, – ә хәзер Өммеһания Әхмәтсафовнага сүз бирәм, күптәннән чиратын көтеп утыра.

Өммеһания заманча зәвыклы кара жакеттан иде. Габдулла Тукайның 60 еллык юбилее уңаеннан бүләк ителгән бу жакетны ул бүгенге кебек аеруча тантаналы вакыйгалар уңаеннан гына кия. Ак ефәк яулыгы да бик килешле, кура җиләге кебек тулышкан нәфис алсу йөзенә нур өстәп, ялык-йолык ялтырый. Урта бармак шикелле чибәр мөслимә, бөтен килеш-килбәтеннән затлылык, садәлек бөркелеп тора.

– Мин, хөрмәтле иптәшләр, колхозга нинди исем бирү мәсьәләсенә тукталып тормыйм, бу күмәк хуҗалык әгъзаларының, ягъни сезнең теләккә бәйле, нинди исем телисез, шуны кушасыз, – дип башлады сүзен калтыраулырак тонык тавыш белән, – мин Рәсимә Фәлаховнаның чыгышы уңаеннан гына сезгә аңлатма бирүне кирәк саныйм. Чөнки халкыбызның бөек шагыйре, күренекле җәмәгать эшлеклесе Габдулла Тукайга нахак бәла тагу – ул бөтен татар милләтенә пычрак ату белән бер.

Аңлатмамны изүче сыйныф кәсафәтеннән башлыйсым килә. Ятимлектән интеккән, кеше өстендә гомер кичергән, ач-ялангычлыкта аздан гына исән калган Габдулланы изүче сыйныфка тәгаенләү бернинди кысаларга да сыймый, әлбәттә. Аны мулла малае булган өчен битәрләү дә – тар карашлылык билгесе. Чөнки Октябрьга кадәрге барлык татар зыялылары да – дин әһелләре гаиләсендә тәрбия алган кешеләр. Аларны чүплеккә чыгарып ташласак, кемебез калыр соң?

Революция бу тигезсезлекне төзәтте, кыска гына вакыт эчендә эшче-крестьян интеллигенциясе үсеп чыкты. Рәсимә Фәлаховна да – шуларның бер мөхтәрәм вәкиле.

Тукайның дөньяга карашы, җәмгыяти позициясе ул уралган мохиттән чыгып тәгаенләнә. Аның теләктәш фикердәшләренең берничәсен генә атап узам. Болар – социаль-демократик «Урал» газетасын чыгаручы РСДРП әгъзасы Хөсәен Ямашев.

 

Көч белән бергә гүзәллекне җыйган диңгез кеби,

Ул иде өстен вә кул җитмәс кеше, йолдыз кеби.

 

Янә дә татар пролетар әдәбиятына олы юл ачкан Гафур Коләхмәтов. Алар күп, беренче татар милли театрын оештыручы Габдулла Кариев, драматург Галиәсгар Камал...

– Өммеһания Әхмәтсафовна, Тукай үзенең «Сорыкортларга» дигән шигырендә кемлеген ачыктан-ачык белдерә ләбаса.

Чебен җанымны чын юлда бирәм бең кәррә[1], кызганмыйм,

Минем чөн мәсләгем-юлым бөтенләй социаллардай.

– Рәхмәт ярдәмеңә, Мәхмүт, – диде Өммеһания, сәгатенә күз төшереп, – гафу итегез, озынрак сузылды, дин мәсьәләсенә генә тукталам да төгәллим...

– Кирәкми, «Ишан» шигыре барыбызга да мәгълүм, – дип аваз салды зал.

Рәис маңгаена бәреп чыккан тир бөртекләрен кул аркасы белән генә сыпыргалап ташлады да:

– Иптәшләр, тәкъдимнәрне керү тәртибеннән тавышка куям, – диде.

Аны янә бүлделәр. Мәхмүт, нык-нык атлап, халык каршына чыгып басты да, солдатларга хас көчле калын тавыш белән, җыр башлады, аңа башкалар кушылды:

 

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

 

Тарих укытучысы да Тукай исемен хуплап тавыш бирде.

Җыелыштан кайткач, Саҗидә:

– Син Габдуллаҗанны дәһри затка, динсезгә чыгардың, – дип, кызына үпкәсен белдерде, – йөрәгем бик әрнеде, шикәрем дә күтәрелде...

– Үзең күреп-ишетеп тордың ич, әни, шулай кирәк иде, – дип акланды Өммеһания.

 

***

Шушы мәшәкатьле вакыйгалар йогынтысы идеме, күптәнге сырхаулары борын күтәрдеме, иртә таңда Саҗидә йөрәк өянәгеннән уянып китте.

– Кызым, Коръәнне күкрәгемә куй, – диде кысылган тыны аша, – бәх-хил булыгыз...

Әкълимә йөгертеп кенә фельдшерны алып керде, шөкер, күршедә генә иде.

Өммеһания авылда бердәнбер телефон аппараты куелган Авыл советына йөгерде. Баксаң, элемтә өч көн элек үк өзелгән булган икән инде. Бәхетенә, колхозның бер көн эшләп, өч көн ремонтта тора торган хәрабә машинасы бүген аякта иде. Саҗидәне шуңа утыртып, район хастаханәсенә алып килделәр.

– Инфаркт, – диде табиб, – хәле җитди.

– Өмет-ышаныч бармы? – дип белеште Өммеһания.

– Канында шикәр микъдары бик югары, – диде табиб, – диабет хәлне бик катлауландыра, без кулдан килгәннең барысын да эшләрбез, әлбәттә, ләкин өздереп кенә бернәрсә дә әйтә алмыйм, хәстәрен күрә башласагыз зыян итмәс.

Өммеһания туганнарына телеграмма сукты. Иртәнгә Каенсардан хатыны Зәйнәп белән Габделваһап, Казаннан Фатыйма белән Нурдидә хастаханә капкасы янына килеп басканнар иде инде. Мәсрүрә генә күренми, Орнашбашка телеграмма барып җитмәгән, күрәсең.

Чиратлашып әниләрен сакладылар.

Ходайның рәхмәте, биш көннән Саҗидәнең иреннәренә алсу төс керде, тамагына сөтле чәй йотып куйды. Кичке якта теле кайтты. Бу Габделваһап кизү торганда булды.

– Улым, оныкларым ни хәлдә, исән-саулармы?

Тәүге соравы шул булды.

– Аллага шөкер, исән-саулар, әни, сигезе дә тыпырдап тора, төпчегебез Нуриягә дә биш яшь тулды бит инде, Камил үзе әти кеше хәзер...

– И, шул туган-үскән җирләрне кайтып күрергә иде, – диде Саҗидә, – әтиеңнең каберен зиярәт кылып, догаларымны ирештерәсем килә...

– Тизрәк терел генә, әни, машина белән килеп алырмын, теләсәң, үзебездә яшәргә калырсың, – диде Габделваһап, шатлык тулы яшьләренә игътибар итмичә, – тизрәк терел генә, әни...

Акрынлап аягына да басты Саҗидә, ләкин аңа ерак юлга чыгу насыйп түгел иде инде.

Әкълимәнең апалары янында Казанга урнашып, бер-бер һөнәр үзләштерү, эшкә керү, үз көнен үзе күрү турындагы хыялларына да шул рәвешле нокта куелды. Әнисе тулысы белән аның карамагында калды.

Салмак агышлы, иртәнге сәхрәгә охшаш тыныч вә тәкъваи ихтиятан тормыш башланды. Хәер, бу тормыш ара-тирә арыш басуы өстендә уйнаучы төнге аҗагандай ялкынланып-ялкынланып та алгалый иде.

Беркөнне Саҗидә бакчада мәчедән котылып калган чыпчык баласына тап булды. Чырыш бала булса кирәк, бирешмәгән. Әмма шактый тәпәләгән үзен теге явыз, бер канаты каерылган, дер-дер калтырана.

Мәшәкать чыкты абыстайларга, атна-ун көн шушы бичара кошчык белән мәш килделәр. Тегесе дә ятсынмады, чәбәләнмәде дә.

– Өйдә генә тотарбыз инде моны, – диде Әкълимә, – әнә ничек тиз ияләште, чырык та чырык, куанычы эченә сыймый.

Ә чыпчыккай, хәлләнүгә, тәрбиячеләрен хафага салып, үз дөньясына очты. Шулай да ерак китмәде, өй кыегындагы буш сыерчык оясын үз итте.

Көннәрдән бер көнне исә дөпһәтән сайрарга да тотынды бу.

– Әстәгъфирулла, теге кыбырсык сыерчык тавышы чыгарып сайрый бит, әни, – диде Әкълимә, – вәйт әртис.

– Сөбханалла, әррахмәниррахим, мәлики йәүмид дин...

Чыпчык шулай, һәр иртәдә әле сыерчык шикелле сайрап, әле песнәк кебек чүтелдәп, тәрбиячеләренең күңелен күтәрә торган булып китте.

– Яхшылыкка – яхшылык, бу Ходай рәхмәте инде, кызым, – диде Саҗидә, – догада булыйк.

Төн ярканат теләге белән йөрми. Кеше тормышы да инсанның дөньяви мәнфәгатьләренә буйсынмый, аның чоңгыллары, сикәлтәләре, бормалары бихисап. Һәм алар, башлыча, искәрмәстән, көтмәгәндә генә калкып чыгалар. Әле дә тагын да саллырак, тагын да мөһимрәк бер вакыйга гомергә телдән төшмәс төсле тоелган әртис чыпчык маҗарасын читкә тибеп ташлады.

Мәхмүт Өммеһанияне сорарга килде. Гимнастёркасын юган, сырлар чыгарып үтүкләгән, җиз пүгемисләре ялык-йолык җемелди. Якасына ап-ап эчлек теккән, итекләре майланган. Кыскасы, менә дигән кияү егете.

Исән кулы белән тамаша остасы җитезлегендә өстәлгә (каян юнәткәндер) бер төргәк кәнфит-перәннек сипте дә үгезне мөгезеннән алып әйтте:

– Саҗидә абыстай, гафу үтенәм, мин кыз сорауның нечкәлекләрен белмим, сүзем солдатларча кыска һәм туп-турыдан булыр, нәкъ Тукайча: күз аттым мин бүген бер шәп кәләшкә. Бу кәләш – Өммеһания. Бирегез аны миңа.

Тынлык урнашты. Өйгә ачык тәрәзәдән чыпчык чыркылдавы кереп тулды. Ул бүген сайрамый, күгәрчендәй гөрли иде. Тик аңа игътибар итүче булмады.

– Заманалар үзгәрде бит, Мәхмүт энем, – диде Саҗидә, озак кына уйланып торганнан соң, – хәзер өйләнешү-кавышу хәлләрен егет белән кыз үзләре хәл итә, дип беләм. Әгәр Өммеһания...

– Әйе, – диде бу манзараны әле генә кайтып кереп, ишек катында тыңлап торучы Өммеһания, – без Совет чорында яшибез һәм бу мәсьәләне икәүдән-икәү генә, үзебез генә хәл итәргә тиеш. Әйдә, Мәхмүт, бераз йөреп керик, шунда барысын да ачыкларбыз.

Ишек ябылуга, Әкълимә әнисенең кочагына килеп керде дә:

– Их, безгә мондый бәхетләр тәтемәс инде, – диде офтанып, – кәһәр суккан сугыш кияү егетләрен йотып бетерде бит, минем Хафизым да чит җирләрдә ятып калды, ә нинди мәхәббәт хатлары яза иде... Нурдидә апаемның сөйгәне дә...

– Алай димә, кызым, – дип юатты Саҗидә төпчеген, – таифән нисаэ – хатын-кызның кырык бер чырасы бар, берсе янмаса, берсе янар, ди, Ходайның рәхмәте киң, насыйбыгыз чыкмый калмас.

Өммеһания соң кайтты. Тавыш-тынсыз гына чишенде дә, тавыш-тынсыз гына юрган астына кереп чумды.

Иртән иртүк аның үкси-үкси елавыннан уянып киттеләр. Әмма берсе дә сүз кушарга кыймады, яшь аралаш үзе хисен түкте.

– Яраткан кеше йөрәк парәсенең артыннан йөри ул, озатып куя, каршы ала, назлый, коча, үбә... Мәхмүтнең кулымнан да тотып караганы юк бит ичмасам, һаман сүз дә сүз... минем алай хиссез, яратусыз, кияүгә чыгу кирәк булган өчен генә кавышасым килми... аннан, безнең яшь аермасы да шактый.

Барысы да аңлашылды, Өммеһания тәкъдимне кире каккан.

Мәхмүт шуннан соң күзгә-башка күренмәде, Норлаттагы туган апасы янына күченеп киткән, дип сөйләделәр.

 

***

Табигатьнең салкыннарны өнәмичә, соңгы яфракларына кадәр тартышып өзгәләнгән мәле иде. Ишегалдында көз, таң атып өлгерми, кич була, ара-тирә катканаклы җир йөзенә кырпак кар бөртекләре дә төшкәли.

Шушы юл-сәфәргә бимаһир көннәрнең берсендә Бәчеккә Татарстан радиосыннан журналист килеп төште. Ачык йөзле, төче сүзле, хөр күңелле, сәләтле, үз һөнәренә баштанаяк бирелгән чибәр генә кыз икән. Гомер буе дуслашып, аралашып яшәгән әһле якын кешедәй, ишектән килеп керүгә: «И, Саҗидә апай-җаным, бигрәкләр дә күркәм зат инде син, матурлыгың да, акыл-зирәклегең дә ташып тора», – дип сөйләнә-сөйләнә, итәгенә ярты кадак бөртек чәй, бизәкле яулык, бер исле сабын китереп салды.

Саҗидәнең йөрәге лепердәп китте. Энесе Габдуллаҗан Җаектан аңа нәкъ менә шушындый күчтәнәчләр җибәрә иде ич.

– Исегезгә төштеме, апай-җаным? – диде журналист кыз, – Тукайның замандашы, дусты Миргазиз Укмасига биргән интервьюыгызда сез шушы бүләкләрне искә аласыз, мин шуны кабатларга җөрьәт иттем, ачуланмыйсыздыр бит?

– Рәхмәт, сеңлем, мин инде күптәннән шул хатирәләр дөньясында яшим, – диде Саҗидә, – гомер ахырында алар гыйбадәт кылу белән тиңләшә икән.

Журналист әңгәмәгә әнә шулай җайлы гына сукмак салып куйды.

Сораулары да четрекле, тапталмаган, моңарчы шагыйрь тормышының читтәрәк калып килгән бәхәсле якларына багышланган иде.

– Саҗидә апай-җаным, Габдулла Тукайның Җаектан сезгә 1903 елның июнь аенда язган хатыннан бер өзек укыйм, бик авыр булмаса, шуны шәрехләгез әле, – дип, әлеге текстны укып чыкты.

– […] дия золым-җәберләрнең җәрәхәте җәннәте гаденгә керсәм дә, йөрәгемдән китмәс. […]ләр дә шуның тәвабигыннан иде […]... дөрестен әйтеңез. […] хәзер ничек тора, һәм дә ул да Саҗидә апай илән бер атадан, бер анадан туганмы?

Сүз, белүемчә, сеңлегез Гөлчәһрә турында бара. Бу катгыйлыкның сәбәбе нидә?

Саҗидә, яулыгын рәтли-рәтли, җиңелчә генә көлемсерәгәндәй итте дә:

– Бала чак бит, Габдуллаҗанга – биш-алты, Гөлчәһрәгә тугыз-ун яшь, икесе дә башбирмәс затлар. Кирелектә, үзсүзлелектә Габдуллаҗан да апасыннан калышмый иде. Мин сезгә, сеңлем, икенче хатны да укып карарга киңәш итәр идем.

– Мин аны яттан беләм, – диде журналист. – «Кадерле һәм хөрмәтле тутабыз Гөлчәһрә белән хөрмәтле һәм кайгыртучан җизнәбезгә, барлык гаиләсенә чиксез күп һәм бетмәс-төкәнмәс сәламнәребезне җибәреп ирештердем».

– Менә бит, соравыңа үзең үк җавабын да бирдең, – диде Саҗидә, – халыкка да шуны җиткерү зарур, энәдән дөя ясарга ярамый.

– Мин монда, сезнең янга, шуның өчен килдем дә инде, апай-җаным, – диде журналист, микрофонын җайлый-җайлый, – инде чираттагысы, берүк рәнҗи күрмәгез, сез әниегез Латыйфа абыстайны ярата идегезме?

Саҗидә җавап бирергә ашыкмады.

– Латыйфа абыстайның усал, дорфа, кешелексез дигән яманаты чыккан, – дип, кыз соравын конкретлаштыра төште.

– Бу – кайбер галим-голамәнең, журналистларның нахак уйдырмасы, – дип, сүзләрен пичәтләде, ниһаять, Саҗидә, – ни кызганыч, монда Габдуллаҗанның үз өлеше дә бар.

– Ничек?

– Аның «Исемдә калганнар» рисаләсендә безнең Өчиледәге тормышыбыз яктыртылган. Әйтик, Габдуллаҗан үзе язганча, алты күгәрчен арасында һич тә чәүкә түгел иде ул. Әтием Зиннәтулла хәзрәт аны бик ярата иде, барча кылган гамәлләре оныгының гомерен саклап калуга юнәлдерелгән иде. Без, барыбыз да, бергә әүмәкләшеп үстек. Бу – бер. Икенчедән, ире үлеп, тол калган әнием Латыйфа абыстайга, әти белән кушылганда, нибары унҗиде-унсигез яшь була. Ул ничек алты бала ияртеп килсен?

– Бу хакта энегезгә әйткәнегез булдымы?

– Әйтмичә, әйттем, әлбәттә. Ә ул рисаләсенең беренче бүлеген тәмам иткән җөмләсен укып күрсәтте. Анда: «Бу урында игътибарән тәрҗемәи хәлемне үземдән хикәя итүне күңелем хаклы тапканга, «булган»ны – «булды»га, «йөргәнмен»не, «йөрдем»гә алмаштырам».

– Димәк, ул беренче өлешне кеше сөйләве буенча, ишеткәннәреннән чыгып кына язган, ә кешеләр гайбәттән хали түгел, шулаймы?

– Хак, сеңлем, без әле һаман Тукай турында язылган китапларда ияреп килгән килмешәк балалар булып саналабыз[2]. Мескен ул Шәрифә карчыкны ничек кенә мәсхәрә итмиләр? Ятим баланы караган өчен, үзенә Аллаһыдан савап кына килә, югыйсә, урыны оҗмахта булсын.

Латыйфа абыстайга килгәндә, сеңлем, җиһанга алты нарасый китергән мөслимәгә “усал” дигән ярлык тагу, тәүбә-тәүбә, дәһри гамәл, гөнаһлы гамәл. Ана – изге зат. Мөхәммәд галәйһиссәлам дә мөселманнарны аналарны рәнҗетмәскә өнди, Җәннәт аналар аяк астында, дип кисәтә.

Без әниебезне бик яраттык, әле дә көн саен аның рухына дога юллыйбыз.

Журналист кыз, песи баласын иркәләгәндәй, Саҗидәнең кул аркасыннан сыйпаштыра-сыйпаштыра сөеп торды да:

– Апай-җаным, тагын бер генә үтенечем калды, мөмкинме? – диде.

– Мондый ягымлы, тәмле телле чибәркәйгә ничек каршы киләсең инде, – диде Саҗидә, – мөмкин-мөмкин, әйдә, сора.

– Тукайның атасы ягыннан туганы Газизә Зәбирова Казанда яши, Бәчектән кайткач, мин аның белән дә әңгәмә корачакмын. Сезнең мөнәсәбәтләр ничек, элемтәгез бармы?

– Казанда Тукайга багышлап үткәрелгән кичәләрдә бергә утырабыз, – диде Саҗидә, – без бер елгы бит, шөкер, миңа караганда, Газизәнең сәламәтлеге күпкә әйбәтрәк, Ходай озын гомер бирсен.

– Тукайның вафатыннан соң, Газизә апа «Кояш» газетасында мәрхүмнең «биш йөз рублядән артык акчасы калмыш» турындагы хәбәрне укыгач, редакциягә үзенең хакыйкый варис булуын белдереп хат юллый. Энегез Габдуллаҗанның мирас язмышы сезгә мәгълүмме?

Саҗидә бушаган чәшкесенә чәй агызып, самавырдан кайнар су өстәде дә бер-ике йотым эчеп куйды. Аннан соң учы белән итчән йомры ияген сыпыргалап алды, озак кына тәрәзәгә төбәлеп карап торды. Шуннан соң әйтте:

– Сеңлем, бу хакта Газизәнең үзеннән сора инде, яме, – диде, – Тукайның асыл мирасы – аның әсәрләре. Ул әсәрләр бөтен татар халкыныкы.

Әтиебез Зиннәтулла хәзрәт безне, бу дөньяда үлми һәм бетми торган бер генә нәрсә бар – ул тапсыз исем, дип өйрәтеп үстерде. Аллаһының рәхмәте белән, шөкер, байлык артыннан кумадык, нәселебез исеменә тап төшермәдек. Шуңа куанып яәибез.

– Сезнең нәсел, Саҗидә апай, рухани җанлы, зыялы нәсел бит ул, – дип, журналист янә үтенечен тәгаенләде, – Зиннәтулла хәзрәт тә, Бибимәмдүдә абыстай да шигырь язган. Сез үзегез дә каләм тибрәтәсез. Радио тыңлаучыларны иҗат җимешләрегез белән дә таныштырып үтәсе килә. Зинһар өчен, апай-җаным, берәр шигырегезне сөйләгез әле.

Саҗидә карышмады да, ялындырмады да.

– Ярар соң, Ватан сугышында хәбәрсез югалган улым Солтанәхмәткә багышлап чыгарган шигыремне сөйләп карыйм алайса, – диде. – Озынрак шул ул, ошатырсың микән, – дип тә өстәде.

– Зыян юк, апай-җаным, рәхим ит.

Бүлмә эче Саҗидәнең күкрәгеннән агып чыккан таң чишмәседәй сагыш катыш яңгыравыклы саф тавышы белән тулды.

 

Кайда киттең, балам, син югалдың,

Беләсеңме әнкәң калганын?!

Сине сагыну минем күкрәгемдә

Мәңгелеккә урын алганын?!

Сайрамачы, былбыл, ник сайрыйсың?

Өзелә үзәк синең тавышка...

 

– Афәрин, Саҗидә апай, мең-мең рәхмәт, инде, чыннан да, иң соңгысы, әйтегез әле, зинһар өчен, Тукай халкыбыз өчен барыннан да элек кем ул? – дип, журналист кыз әңгәмә иясенә текәлеп бакты.

Саҗидә битенә дога иңдерде дә, башын кыңгыр салып, сүзләрен мөһерләде:

– Тукай – татар милләтенең намус сагында торучы пәйгамбәр ул.

 


[1] Бећ кђррђ – мећ тапкыр.

[2] Ниһаять, әлеге төгәлсезлекләргә рәсми рәвештә нокта куелды. 2016 елда нәшер ителгән «Габдулла Тукай энциклопедиясе»ндә күп кенә бәхәсле мәсьәләләргә ачыклык кертелә (авт.).