Могҗизалар ачар сүз остасы

Балалар өчен әдәби әсәрләрне бәяләүдә бүген куела торган төп критерийларның берсе – тормыштан алынган характерларны бирү, геройларның күңел кичерешләренә, бала психологиясенә тирәнтенрәк үтеп керү. Бу заруриятне аңлаган язучылар яңа ысул, алымнар эзләү юлына аяк басты. Алар арасында талантлы прозаик Галимҗан Гыйльманов та бар.

Г.Гыйльманов балалар һәм яшүсмерләр өчен прозада да үзенә генә хас стилен, мәсләген тапты кебек, чөнки аның һәр әсәрендә кабатланмас ниндидер символик мәгънәгә ия деталь, фәлсәфи фикер, иң әһәмиятлесе, милли характер бар. Мисал итеп, «Язмышның туган көне», «Ике дус һәм ак бабай хакында кыйсса», «Бүреләр һәм Иоһанн Себастьян Бах», «Фәрештә», «Гөлләр дә елый», «Йорт иясе», «Тәкъдиргә юл», «Педагог», «Күңел күзең күрәме», «Ана сүзе», «Җанбалык», «Китек ай», «Илаһи көн», «Күңел күзең күрәме?», «Туган көнсез малай» һ.б. әсәрләрен китерергә мөмкин.

Лирик рухта язылган «Ике дус һәм ак бабай хакында кыйсса»сына тукталыйк. Хикәянең исемендә үк күзгә ташланган образ – «ак бабай» образы. Татар әдәбиятында ак әби, ак бабай образлары еш кулланыла. Аларны милләт гаделлек, аклык билгесе буларак күрергә инде күнеккән. Гомумән, төрки халыкларда ак бабай аксакал, ихтирамга лаек, тормыш тәҗрибәсе зур булган карт кеше буларак күзаллана һәм, фольклор әсәрләреннән башлап, образ нәкъ менә шушы юнәлештә ачыла да.

Хикәя кыска күләмле, сюжет гади. Яз көне килгән кошларны каршы алырга теләп, ике дус, Хәлим һәм Сәлим, оя ясарга булалар. Икесе дә тырышып эшли, әмма эш барышында ак бабайга мөнәсәбәтләр төрле: «Хәлим Ак бабай янында үзен бик сәер тотты. Әллә каян исәнләшеп каршы алса да, күрше карты белән ачылып китеп сөйләшмәде. ...Бераздан: «Өйрәткән булып, ник эш кешесен борчып йөрисең инде?» – дигәндәй, берничә мәртәбә картның күңелен кырыс, шелтәле карашы белән өшетеп алды»; «Сәлим шулай (ак бабай өйрәткәнчә) итте дә. Бакча читендә, аулактарак, көнчыгышка йөзен ачып утырган каен агачын сайлап, үзе ясаган басмалы ояны менгереп бәйләп тә куйды».

Биредә автор геройларның төрле характерда булуларына басым ясарга омтыла. Ак бабайга мөнәсәбәтле ике караш капма-каршы куела. Хәлимдә «мин беләмлек» өстенлек итә. Аның нәтиҗәсе дә аянычлы: «Хәлим ясаган ояда үскән ике сыерчык баласы да канат җәяргә вакыт җиткәч кенә җиргә егылып төште... Хәлим тавыш-тын чыгармыйча гына елады. Аңа кушылып Сәлим дә елады...» Традицион фикер. Өлкәннәрнең сүзен тыңларга кирәк. Әмма, хикәядә акыл сату, өйрәтү юк. Тасвир, аянычлы нәтиҗә аша төп фикер җиткерелә. Әле алай гына да түгел, иң кызыгы, фикер алга таба да үстерелә: «Ак бабай малайлар янына бик сирәк керә. Кошлар гамен үз язмышларына алып яшәүче бу яшь җаннарны ул койма аша гына күзәтеп яши. Чөнки аның үз хәле хәл: ниндидер бер изге гамәлне кылып җиткермәде ул. Ниндидер бик мөһим сүзне таба, әйтә алмады». Бу фикер инде өлкәннәр өчен бирелә: балаларга нисбәтле игътибарлы булу кирәк. Фикерне нәни укучылар сизми дә калырга мөмкин.

«Монда аларга оя кирәк, өй кирәк...» Күренә ки, автор тарафыннан кошлар һәм балалар арасында параллельлек үткәрелә. Ныклы, ышанычлы нигез булса гына, тормыш матур булачак. Һәм ул тышкы яктан түгел, эчтән дә матур булырга тиеш. Хәлим ясаган сыерчык оясы Сәлимнекеннән мең мәртәбә матуррак булса да, акыл белән эшләнмәгән эш фаҗига тудыра. Кош оясы ясау – тормышны дөрес кора белү дә ул.

Хикәянең эчтәлеге ике катламлы килеп чыккан. Беренче катламда бирелгән, беренче карашка бик гади күренгән вакыйгалар – бала аңы өчен. Күз алдында туган картина бала күңеленә тирән үтеп керерлек итеп тасвирланган. Салмак сөйләм, балаларның төрле ситуациядә үзләрен тормышчан тотуы, матур тел – авторны чын мәгънәсендә психологизм остасы буларак ача. Икенче катламда бирелгән «Офык читендә тәгәрәп йөрүче кояш кына, аңа карап: «Борчылма, Хода бәндәсе, кеше гомере генә озын ул, бер ялгышны төзәтергә язмышлар кирәк. Табигатьнең гомере яз саен кабатланып тора, киләчәк язларда сак бул, уяу, сизгер бул...» кебек сүзләр инде өлкәннәр өчен. Шулай итеп, талантлы әдип буларак, Г.Гыйльманов тормышны берьюлы ике яссылыкта күрә: балаларча һәм өлкән кеше буларак. Нәтиҗәдә, зурлар яшәеше аңлатмаларын балалар теленә күчерәсе урынга, тормышны аларча күрү һәм шуны сәнгатьчә ачу мөмкинлекләре туа. Дөрес, бу урында әйтеп китү урынлы булыр, үз вакытында ике катламнан торган әсәрләр фикерне турыдан-туры әйтү мөмкинлеге булмаган чорларда, дәүләт һәм дин басымы астында язылган әсәрләрдә еш кулланылды. Мисал итеп, төрле тарихи вакыйгалар, шәхес культы еллары, колхозлашу дәверен ачкан әсәрләрне китерергә мөмкин булыр иде. Г.Гыйльманов исә бу алымны өлкәннәр һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләргә бәйләп, өлкәннәр өчен гыйбрәтле сүз әйтер өчен файдалана.

Эчтәлеге ике катламнан торган мондый әсәрләр арасында авторның «Бүреләр һәм Иоһанн Себастьян Бах» хикәясен дә карарга мөмкин.

Хикәянең сюжеты катлаулы түгел. Музыка белән шөгыльләнүче Ленар, февральнең бер көнендә әбисенә кунакка кайтырга була. Күчтәнәчләр алып, юлга кузгала. Әмма станциядән җәяү авылга кайтып барганда, аңа бүреләр очрый. Табигать һәм кеше арасында килеп туган хәлне тасвирлау, әлбәттә, әдәбият өчен зур яңалык түгел. Әмма мондый төр әсәрләрдән Г.Гыйльманов хикәясе шактый аерыла, чөнки бу вакыйга алда әйтеләчәк автор идеясе өчен нигез, таяныр нокта гына.

Хикәядә тасвирланган вакыйгалар шактый тәэсирле – чөнки автор әсәрендә герой кичерешләрен беренче зат исеменнән да сөйләтә һәм ул фикерләрнең укучы өчен үтемле булуын тәэмин итә: вакыйгаларны укучы үз кичерешләре кебек кабул итә, нәтиҗәдә тирән психологик халәт туа. Мисал өчен, барлыкка килгән хәлдә геройның чарасызлыгы беренче зат исеменнән түбәндәгечә җиткерелә: «Тагын нишләп була соң? Ни кылып була?.. Ник китмиләр инде болар, күпме (скрипкада) уйнарга була?» – дип уйлады Ленар... Барыгыз инде, китегез, үз урманыгызга кайтыгыз. Ә мине әбием көтә... Аннары... өшедем дә инде, бармакларым бик өшеде...»

Шунда ук автор ситуациягә бәя дә бирә: «Ленарның үз гомерендә бүре күргәне юк. Мондый хәтәр хәлдә калганы да юк. Шуңа күрә бу хәлдә нишләргә кирәген ул белми. Бүреләр дә белмиләр, ахры. Әнә, алар туктап калдылар, борылып, авылга таба карап тордылар...».

Мәгълүм, бүре төрки халыкларда элек-электән куркусызлык, батырлык, ирек һәм тугрылык билгесе булып кабул ителгән. Аеруча Ак бүре «могҗизалы-мифологик» образ буларак исәпләнгән. Ләкин бу очракта бүреләр – кыргый табигать гәүдәләнеше.

Алда бәяләп үтелгән әсәрләрдә без Г.Гыйльмановның табигатькә җанлы организм итеп каравын кат-кат дәлилләгән идек инде. Бу очракта да автор бүреләр мисалында табигатьне җанлы итеп, кешеләштереп бирергә омтыла. Бүреләрдә дә кешеләргә хас хис, акыл бар дигән фикерне алга куя һәм Ленарның скрипкада уйнаганын тыңлап утырган бүреләр түбәндәгечә тасвир ителә: «Көй, музыка тәэсир итте микән – өнсез булып, туктап калганнар. Бу яңгырашның, чынлап та, җан ияләренә шаукымы бар микән әллә? Бардыр. Ерткыч бүре булып та бу кадәр иләсләнеп, исәнгерәп утырмаслар иде...»

Әмма язучының төп фикер-идеясе әле алда. Иң авыр вакытта Ленарның күңеленә уй килә: «Әллә сөйләшеп караргамы? Алай дип әйтергә татарча белми бит ул. Ә болар – татар бүреләре. ... Ә-ә?! Димәк, алар музыканың да татарчасын гына үз итәләр?.. Кызганыч, Ленар бер татар көе дә белми... Шулай да Ленар бер көйне белә... Укытучылар аңа Тукайның «Туган тел» шигыренә язылган музыканы бирделәр.

Караңгылык иңә башлаган кышкы яланга моңлы татар көе тарала башлауга, бүреләр тагын кузгалышып куйдылар, хәтта тынгысызлана башладылар. Ленар, гаҗәпләнүеннән, җылынып киткәндәй булды: әллә чынлап та тәэсир иттеме? Фан-тас-тика!»

Димәк, хикәядә күтәрелгән төп фикер туган тел, милли аһәң, милли әдәбият-мәдәният һәм, ниһаять, милли тарих белән бәйләнгән булып чыга. Әгәр бу хикәянең без беренче, күренеп торган катламын гына бәяләп, гадәт буенча, музыка төп геройны үлемнән саклап кала, дип кенә бәя бирәбез икән, хикәянең бәһасен байтак дәрәҗәдә төшерәбез дигән сүз. Моңа өстәп, анализ бик беркатлы һәм гади булып чыгар, язучының төп фикерен ассызыклый алмас иде. Чөнки төп фикер икенче, яшерен катламда бирелгән.

Ленарның татарча начар белүе дә, әти-әнисенең бу эшкә битарафлыгы да автор тарафыннан тәнкыйть ителә: «Ленар бераз каушап калды. Чөнки ул татарча белми иде. Элегрәк, авылга кайтып йөргәндә, әбисеннән бераз өйрәнгән иде өйрәнүен... Шунда ук бер як читтәрәк, олы, затлы урындыкларында чумып утырган әти-әнисенә карады. Ничектер бәләкәйләнеп калганнар иде алар».

Мәскәү консерваториясенең зур залында Иоһанн Себастьян Бахның скрипка өчен язылган сонаталарын уйнап, скрипкачылар конкурсында лауреат булган Ленарны, соңгы чиктә, кыргый табигать белән күзгә-күз очрашкан вакытта, «Туган тел» коткарып кала. Әлбәттә, бу вакыйга символик мәгънәгә ия. Татар авылы тирәсендә яшәп, шул тормышка күнеккән татар бүреләре, гомумән, табигать лауреат Ленардан акыллырак, югарырак үсеш дәрәҗәсендә ирешкән түгелме? Риторик сорау – җавапсыз.

«Педагог», «Тәртипсез малай» хикәяләре дә Г.Гыйльмановның педагогика һәм психология фәннәрен «яхшы үзләштерүе»нең нәтиҗәсе буларак аерылып тора.

Самига Гариповнаның кызыксыз дәресләрендә Николай Островскийның «Корыч ничек чыныкты?» исемле китабын укып утырган тәртипсез малай Илһамны, педагогика таләпләре буенча, нишләтергә? Авторның җавабы ачык, мөгаллимнәр, нәкъ менә яшь директор Марат кебек, баланың күңеленә юл таба белергә тиеш: «Илһам күңеленә мөлдерәмә тулган сөенечен башка яшереп кала алмый иде инде – бүлмәне балкытып елмаеп җибәрде. Аннары, китабын куенына кысып, ишеккә йөгерде. Малай артыннан ачылып-ябылган ишектән мәктәп завучының ачулы йөзе генә күренеп калды».

Г.Гыйльманов балалар һәм яшүсмерләр өчен әсәрләрендә борынгыдан килгән кыйммәтләрне, әхлакый яшәешне, язылмаган, әмма гаилә ныклыгын сакларга ярдәм иткән кануннар һәм шулар буенча яшәүче геройларны яратып тасвирлый. Мондый әсәрләрендә ул герой кичерешләрен тирәнтен сурәтли алырдай психологик портрет остасы буларак та ачыла. Мисал өчен, «Ана сүзе», «Ясимә ятимә түгел» кебек хикәяләрне китерергә мөмкин.

Мәгълүм ки, татар әдәбияты тарихында фольклордан ук килгән традиция буенча, әниләр кадере, әниләр изгелеге, Ана белән бала арасындагы мөнәсәбәтләр турында әсәрләр күпләп язылды. Г.Гыйльмановның «Ана сүзе» хикәясендә дә Ш.Камал («Буранда»), Ә.Еники («Матурлык», «Әйтелмәгән васыять»), А.Гыйләҗевләрдән («Җомга көн, кич белән...») килгән дәвамчанлык, психологик тирәнлек сизелә.

Хикәя сюжетында хәрәкәт юк дәрәҗәсендә. Ул, нигездә, монологтан тора, һәм эчке монолог аша төп героиня ачыла. Гомумән, 1980 еллардан татар язучылары әсәрләрендә рухи яктан авыр һәм җаваплы шартларга куелган геройларының хис-кичерешләрен эчке монологлар аша гәүдәләндерүгә аеруча игътибар юнәлтә башлады. Болай эшләү, әлбәттә, үзен аклый. Беренчедән, герой күңеленең киеренке, газаплы вакытында кичерешләрен тирәнрәк ачарга сәләтле. Икенчедән, тормышның шатлыклы яки күп очракта авыр вакытларында герой тарафыннан үзенең рухи халәтен билгеләве дә табигый, ягъни эчке монологка мөрәҗәгать итү килеп туган хәлне аңлау, аннан котылу юлларын эзләү, ниндидер бер карарга килүне ачыклауга корылган.

Г.Гыйльмановның төп героинясы, үлем белән көрәшеп ятучы баласыннан аерылырга куркып, палатада утыра. Табиблар, шушы өченче тәүлек эчендә дә бала аңына килмәсә, гомеренең өзеләчәген фаразлыйлар. Авыр психологик халәт: «Син, кызым, сөйләш аның белән. Сөйләш... Бертуктамый сөйләш. Бер минутка да сүзеңнән, тавышыңнан өзмә. Аңындамы, түгелме – анысын син дә, мин дә белмибез».

«...ак халатлы, өлкән яшьтәге, фәрештә кебек, җиңел, җил-җил атлап, атлап та түгел, салмак кына йөзеп йөрүче» бу ханымның сүзен тынлап, Ана балага кичергәннәрен сөйли башлый. Сөйләме аша героиняга характеристика, бәяләмә бирелә, үткәне, балага мөнәсәбәте ачыла. Эчке сөйләм героиняны индивидуальләштерүдә дә мөһим фактор булып тора: «Әтиең бар иде... Ул безне ташлап китеп барды... Бала чүпрәкләреннән, бала тавышыннан куркып китте... Әни урынына да, әти урынына да үзем булдым...». «Бер сукканым өчен әле дә үкенеп бетә алмыйм. ... Эшемнән бик арып кайттым ул көнне. Җитмәсә, эштә бер юньсез ир бәйләнеп интектерде. Беркемне дә күрәсе килмичә кайттым. «Әнием!» – дип каршыма йөгереп килгән балама сугып җибәрдем... Син елый башладың, ә мин юатмадым... Хәзер шул чагымдагы юләрлегем өчен кыенсынып йөрим...»

Монолог-таныштыру рухында бирелгән әлеге юлларда героиня образы тулы гына чагылыш таба. Әлбәттә, төп героиняны бу юнәлештә бирү әдәбият өчен яңалык түгел. Мондый төр язмышлар әдәбиятта еш кабатлана. Хикәянең яңалыгы – традицион герой язмышын психологик планда ачу, уй-хисләрен, күңелендә барган кичерешләрне геройның үз авызыннан сөйләтү һәм, ниһаять, шуңа бәйле рәвештә башка күп кенә мәсьәләләр килеп кушылу. Ягъни, характер психологизм белән бәйле рәвештә тирәнрәк ачылган булып чыга. Әмма вакыйгалар барышында автор ана язмышын, аңа бәйле проблемаларны тормыштан аерып куймый: ана кешенең хис-халәтен, заманны, аның проблемаларын бәяләүчегә әверелә, яшәешнең ачы хакыйкате ана образы аша чагылыш таба.

Димәк, авторның төп фикерен җиткерүдә Ана образы зур роль уйный. Әлеге герой – сәнгатьчә бирелеше ягыннан да, әсәрнең идея-эстетик эчтәлеген ачу ягыннан да Г.Гыйльмановның зур уңышы саналырга лаек.

«Язмышның туган көне» повестенда да ана образын ачу өчен Г.Гыйльманов психологик анализның бер алымы булган әдәби детальдән файдалана: «Тәрәзәдән кояш көлеп карады. Зөһрә курчагын ипләп кенә мендәр читенә яткырды да идәнгә шуып төште, тәрәзә янына барды, аннары, күк читеннән балкып килеп чыккан көзге кояшка карап:

– Кояш! Син иң яраткан әйберем минем! – диде, кулларын өскә сузып, кояшны сәламләде...

Шулвакыт күрше бүлмәдән әнисе килеп чыкты. Зөһрәнең бүлмәсендә тагын бер кояш пәйда булды. Өй кояшы. Күңел кояшы. Бүлмәләр, күңелләр балкып китте». Нәни кызның хисләре, әни кешенең кадере шушы гади юлларда – автор һәм персонаж сөйләмендә тулаем чагылыш ала. Бу очракта инде автор баланың кичерешләрен сөйләп бирү юлы белән ача, чагыштыру алымы ярдәмендә исә фикер төгәл, үтемле итеп җиткерелә. Әдәби деталь – кояш образы киң мәгънәсендә кулланылып, фәлсәфи фикернең тирән кичерешле икәне ачыклана. Кояш – яктылык һәм җылылыкның шартлы образы, әдәбият аша бу фикер инде дәлилләнгән. Димәк, фикерләрне табигатькә бәйләп бирү авторның гомумилеккә нигезләнеп иҗат иткән образын ачыграк, үтемлерәк һәм укучы өчен аңлаешлырак итә. Дөрес, сурәтләүдә беркадәр абстрактлылык күренә кебек. Әмма игътибар белән укыганда, хикәядә ана образының җылылык, гаиләгә бирелгәнлек символы булуы белән бергә башкаларга хас түгел үзенчәлеккә дә ия булуы ассызыклана, һәм ул баланың күңел монологы аша тудырыла.

Автор хикәядә Зөһрәнең эчке, шул ук вакытта тышкы билгеләр аша психологик портретын ача.

«Язмышның туган көне» повесте яшәү фәлсәфәсе, гомумкешелек кыйммәтләре турында. Ана һәм бала мөнәсәбәтләре бу әсәрдә дә уңышлы чагылган. Зөһрә образында барган үзгәрешләр ышандыра. Әнисе Гүзәлиянең сабырлыгы нәтиҗәсендә табылган бәхет – бала уйлары белән аваздаш. Укучыларның кабул итү үзенчәлеген белеп язу аша бирелгән чишелеш, Язмыш образы исә уйлану, нәтиҗәләр өчен зур җирлек калдыра. Димәк, язучы үзенең төп максатына ирешкән дигән сүз.

Инде кат-кат ассызыкланды, Г.Гыйльманов прозасының геройлары, аларның рухи дөньясы, холыклары гадәти генә түгел. Бу, барыннан да элек, язучының мифология белән тирәннән таныш булуыннан, миф тудыру алымнарына, күпмедер дәрәҗәдә дини фәлсәфәгә таянып эш итүеннән, галәм, табигатьне тере җан итеп тасвирлавыннан килә. Мисал өчен, «Ходай бүләге» бәяны, «Хак чишмәсе» хикәясе – шундыйлар җөмләсеннән. Бәяндагы төп героиня Хәния – чын табигать баласы: «Хәниядә чынлап та сәерлек бар иде шул. Ул табигать тавышларын ишетә иде. Кечкенәдән шулай булган: уйнап йөргән җиреннән кинәт тукталып кала икән дә, берәр агач яисә чәчәк, үлән янына килеп, сөйләшә башлый икән... Сәет белән йөри башлагач та, шул гадәтеннән котыла алмады. Һаман үзе генә белгән дөньяда яшәде, үзе генә белгән телдә үзе генә белгән җан авазлары белән сөйләшеп йөрде». Тирә-юньдәгеләр күпме генә авырлыклар тудырса да, Хәния сафлыгын, ихласлыгын саклап кала. Вакыйгалар үстерелеше һәм чишелештә исә үзенең бик күпләрдән өстенлеген раслый, бәхетен таба. Табигый, мондый чишелеш язучының төп идеясе белән бәйләнә.

«Хак чишмәсе» хикәясендә дә Г.Гыйльманов, геройны ачу өчен, мифологик элементлардан, кодлардан файдалана. Әсәр гайбәт сүз таралу белән башланып китә. Моның нәтиҗәсе буларак, Гөлшаһидәне, унбиш ел бергә яшәгән хатынын, ике баласы белән бергә ире урамга куып чыгара. Шуннан соң булган хәлләр, башлыча, Скотник Нурулланың ялганын ачуга кайтып кала. Нурулла сөйләгән сүзләренең хакмы, түгелме икәнлеген белү өчен, халык аны «Хак чишмәсе» буена алып китә. Әсәр үзәгенә куелган «Хак чишмәсе» турындагы ышануны автор түбәндәгечә тасвирлый: «Кеше теленә кергәннәрне, якындагы Күке тавы итәгенә урнашкан Хак чишмәсенә алып барып, «ант эчергәннәр»... Ант дигәнең шул чишмә суы үзе була инде. Бу изге чишмә янында кеше гел дөресен генә сөйли башлый, имеш».

Мәгълүм ки, төрки халыклар өчен чишмә һәм чишмә буе гасырлар дәвамында изге саналган. «Татар мифлары» хезмәтендә Г.Гыйльманов үзе дә чишмәләр турында мәгълүматлар биреп үтә: «Чишмә» сүзенә салынган мәгънә үзе кызыклы. Еш кына бу сүз мифологик (магик) код, ачкыч буларак та йөргән, ахры. Чишмәнең (суның) җаны бар, дип уйлаган борынгылар. Гомумән, кан белән җанны тиңләп караганнар. Каны агып беткән кеше үлгәч, аның җаны да шул кан белән китүенә ышанганнар. Шуңа күрә дә чишмә хакында: «Чишмә – ул су гына түгел, ул – җан азыгы», – дигәннәр».

Г.Гыйльманов «Хак чишмәсе»нә мифологик мәгънә сала, аның аша геройның ялганын фаш итәргә алына: герой «Хак чишмә» суын, изге чишмә суын эчеп ант итә, икенче тапкыр ялганга бара. Аның бу гамәле берьюлы ике якны бәхетсез итәргә сәләтле: бер яктан – Гөлшаһидәне, аның балаларын, икенче яктан – Гөлшаһидәнең ире Исмайны.

Хикәядә хакыйкатьне ачу өчен, вакыйгалар тагын да үстерелә: Нурулла үз көенә салмак кына, тыныч кына агып яткан чишмәгә ачуланып, саф суын болгата башлый. Һәм бу хәл хак чишелешкә – фаҗигагә китерә, чөнки «Татар мифлары» хезмәтендә автор үзе үк чишмәләр янында төкеренергә, нәҗесләнергә һәм чишмәнең суын болгатырга ярамавын искәртә.

Нәтиҗә-финал ачык: «Ямьсез җикеренеп, такмаклап торган Нурулла, үз ачуы белән мавыгып, тау аланындагы сазлыкка бата башлавын сизмәде дә. ...Менә ул үзенең афәтен тоеп, җан ачысы белән кычкырып җибәрде.

...Таныдылар: бу – Скотник Нурулланың җан авазы иде. Ләкин, нишләптер, кешеләр үзләрен бик сәер тоттылар. Хак чишмәсе ягына карангалап, таптанып тордылар да, тавыш-тынсыз гына, үз сукмакларына төшеп, йортларына таралыштылар...»

Һәр явызлык, кылган начар гамәл үз җәзасын алырга тиеш. Г.Гыйльманов прозасында бу табигый ышаныч шактый тәэсирле, гадәти булмаган алымнар һәм мифологик ышанулар ярдәмендә укучыга җиткерелә.

Шулай итеп, Г.Гыйльмановның балалар һәм яшүсмерләр өчен прозасы фәлсәфи төсләр галереясенә, халык күңелендә яшәп килгән төрле ышануларга нигезләнгән сюжетка, каршылыклы характерга ия геройларга гаять дәрәҗәдә бай, дип нәтиҗә ясарга җирлек зур. Язучының иҗатында татар прозасы өчен үзгәрәк, гадәти булмаган геройлар алгы планга чыкты. Табигый талант, төпле белем, дөньяга үзгә караш исә фикер һәм хис агышында авторның фикерләү куәсен, бары тик аңа гына хас стилен, уй тирәнлеген күрсәтергә ярдәм итә. Гомумән, Г.Гыйльманов – үзенчәлекле дөнья сурәтен тудыра алган, татар балалар һәм яшүсмерләр прозасына яңалык алып килгән әдип.

Реклама