Логотип Казан Утлары
Шигърият

​​​​​​​Хәтерләрне яңарт тын гына...

Тел елый...

Тел кирәкми?.. Көзге яңгыр

Йөзләремә яшь сылый.

Гарлегегеннән түзәлмичә,

Ил өстендә тел елый.

 

Бишек җыры көйли-көйли,

Җанга иман салган тел.

Ватан китсә, сөте булып,

Үксез итми калган тел!

 

Эчкән суым, сулар һавам,

Бүгенгем, киләчәгем.

Дөньядагы бар нәрсәне

Тик синнән беләчәгем.

 

Кол Гали, Тукай сүзләрен

Кабат искә алырбыз.

Без тарихта телле булдык,

Телле булып калырбыз!

 

Тота да бу көзге яңгыр

Йөзләремә яшь сылый.

Каргамыйча, гарьлегенннән

Ил өстендә тел елый!..

    

Авыл

Авыл киче, теләмичә, алсуланып кояш бата,

Кич утыру гадәте бар –  сала халкы бик соң ята.

Олысының-кечесенең җаны керсез, якты уе,

Татарлыгын ачып сала ямьле җәйдә Сабан туе.

 

Милләт язмышы  биредә, бишегендә – татар теле,

Авылымның нигез ташы – бер,  бердәнбер ислам дине!

Монда минем тамырларым, монда ята анам-атам,

Бәхет кошы оялаган авылымны бик яратам!

 

Иген игә ул бүген дә, язын чәчә, көзен ура,

Җиң сызганып, зарланмыйча, ил амбарларын тутыра.

Төп байлыгы – кешеләре, гомер бакый, төпле, зирәк,

Илең имин торсын дисәң, менә шушы авыл кирәк.

 

Җырлыйм да мин, елыймын да, вакытлыча ерак китсәм,

Кайту белән очып йөрим, җәйрап ята, авыл  –  исән!

Бар талы да сандугачлы, ияләшкән бетмәс бер моң,

Чормасыннан төшеп килә түзалмыйча тальян гармун.

 

Кайберәүләр ятма монда, калага кит, шагыйрь, диләр,

Кендек каны тамган җирне ташлау мөмкинмени, җүләр!

Нәни ил дип юкка гына атамаган ата-баба,

Кич җитсә дә йокламый ул, йөзен борган көнгә таба...

            

Табыну

Урта диңгез дулкыннары сыман

Бәргәләнгән чагы җанымның.

Алания буйлап йөрегәндә

Гади кычытканны сагындым!

 

Күз күрмәгән илгә юнәлсә дә

Туган җире истә кешенең.

Балачакта колач җәеп йөзгән

Шушма, сине искә төшердем...

 

Серле мәгарәгә менгән мәлдә

Бер сулкылдап типте йөрәгем.

Шандорга тиң биек текә тауны

Бөек тауны монда күрмәдем.

 

Кипарислар, фикус, пальмалары

Бар да гүзәл, исләр китмәле.

Тизрәк кайт, дип калган сандугачлы

Бөдрә таллар миңа җитмәде!

 

Төрек җырын тыңлап утырганда

Моңга сусау телде  бәгырьне.

Анталия уртасына басып

Мин җырладым безнең “Шөгерне”.

 

Юк мин башка ташлап китә алмам,

Кендек каны тамган җиремне.

Бүген төштә Казан урамыннан

Кол Шәрифкә таба йөгердем!

 

Урта диңгездәге көймә сыман

Бәргәләнгән чагы җанымның.

Солтан иле буйлап йөрегәндә

Гади кычытканны сагындым!

 

 Саҗидәсен халык сагына

(Шагыйрә Саҗидә Сөләйманованың якты истәлегенә багышлана)

Тезелешеп кошлар китеп баргач,

Вакытлыча торыр ягына,

Каен яфраклары телгә килә:

“Саҗидәсен Әлмәт сагына!”

 

Ул болай да бәгырьләрдә иде,

Көткән бер моң иде һәр өйдә.

Басмасыннан офыкларга багып

Керләр чайкый иде Саҗидә!

 

Холкы шундый, халкы шундый инде,

Карый җиргә көзе моңаеп.

Онытмаган газиз халкым, диеп,

Күр, Саҗидә карый елмаеп.

 

Шагыйрьләргә шулай язылгандыр:

Ак каләмен хискә мана да,

Гасырларның күрке саналырлык

Җыр калдыра чиксез җиһанда.

 

Игезәге иде ул өметнең,

Язны күрде кышның карында.

Тел – мәңгелек, яши, яшәячәк,

Нәни иле – авыл барында!

 

Кайберәүләр Тукай исеменнән,

Кабаланып, бүләк алганда,

Шагыйрәсе белән күрешергә

Татар килә шушы мәйданга.

 

Тезелешеп кошлар китеп баргач,

Вакытлыча торыр ягына,

Көзге яңгыр туры җанга тама,

Саҗидәсен халык сагына!

 

Рәнҗетмәгез

Рәнҗетмәгез туган нигезләрне,

Күрә торып читкә какмагаз.

Әти-әни төсе җуелмасын,

Күз карасы төсле саклагыз!

 

Сатылган йорт түзми, елый диләр,

Җаны барның килми китәсе.

Күз күрмәгән җирдә каршы ала

Сандугачлы җәйнең иртәсен.

 

Буш нигезгә бәхет ояламый,

Йөгермиләр нәни балалар.

Капка төпләрендә туктамыйлар

Малай чакта шуган чаналар.

 

Төшләреңә керә туган йортың,

Беләм, аны бар да сагына.

Әти ясап биргән таганнарда

Көзге җилләр бүген атына.

 

Чормасында яткан ятим бишек

Тансык җырны көйли тын гына.

Урам буендагы тәрәзәләр

Борылып карый авыл ягына.

 

Рәнҗетмәгез туган нигезләрне,

Белә торып читкә какмагыз.

Үкенүләр читтә йөрсен дисәң,

Балкып торсын, берүк, сатмагыз!..

 

Изге җир

Яктылык сыенган урын,

Мин табынган җир ул, бел.

Исеме дә җырлап тора,

Изге урын – нәни ил!

 

Таң әтәчләре торганчы

Йокысыннан уяна.

Җаны барга өмет сирпеп

Тәрәзәдә ут яна!

 

Авыл дип атыйлар аны,

Сала диләр бабайлар.

Киткәннәр озак торалмый –

Сагынганга кайталар.

 

Чорлар бикле заманда да

Юк, бикләнмәде ишек.

Үткәнгә күз сал, түрендә

Җырлый сиртмәле бишек.

 

Күңеле ак. Тупсасыннан

Бисмилла әйтеп керә.

Шул талбишек баласына

Тиңсез мирас – тел бирә.

 

Нәни ил телдән бизмәсен,

Җуелмасын моңнары.

Гармунчылары кулында

Сайрасын гармуннары.

 

Авылның уңган кешесе

Далаларны гөл иткән.

Хезмәт сөю каннан килә –

Олы илне ил иткән!

 

Җәе матурлык иңдерә,

Аклык өләшә кышы.

Исеме дә җырлап тора,

Мин табынган җир шушы.

Табибка


Сиңа булган хөрмәт кимемәгән,
Ак күңелең китми уемнан.
Гиппократның анты йөрәгеңә
Җуелмаслык итеп уелган!

 

Авырганда үлән төнәтмәсе,
Өшкерүче эзләп чабабыз.
Тик барыбер сырхау дәваларын,
Сырхауханә, синдә табабыз.

 

Күргәнем бар, өйдә тереләм, дип,
Савыгуны өзелеп көткәнне.
Палатаның ишеген бик соң ачып,
Бакыйлыкка күчеп киткәнне...

 

Дару-мазар, укол кирәккәндә
Аптекадан, әйе, ташыйбыз.

Барына да риза, табиб туган,
Исән генә чыксын башыбыз!

 

Без аларны тиргибез дә кайчак,
Карамыйлар
, диеп, әрлибез.
“Ашыгыч ярдәм” килсә сөенәбез,
Бар өметне сиңа бәйлибез.

 

Имән сыман таза, исәннәр дә
Уйга таралардыр берара.

Үлем кочагыннан тартып ала,
Шул табиблар безне коткара!

 

Ак халатлы яшәү фәрештәсе,
Ак күңелең китми уемнан.
Гиппократның анты йөрәгеңә
Җуелмаслык итеп уелган!..