ГАМЬЛЕ ФИКЕРЛӘР

Шагыйрә Бикә Рәхимова (Миңлебикә Рәхмәтулла кызы Фәйзуллина) (1939-2011) Әлки районы Чуваш Кичүе авылында туа. Туган авылында – башлангыч, Әлкидә урта белем ала. Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. Элекке ССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият, тарих институтында эшли, мәктәптә татар теле укыта, Татарстан китап нәшриятында мөхәррир була. Аның «Сәрвиназ», «Ачыл, күңел!», «Мәрхәмәт» һ.б. шигырь китаплары, «Бакый сагыш» исемле җыентыкта публицистик язмалары дөнья күрә. Ул балалар өчен дә шигырьләр, хикәяләр, әкиятләр, пьесалар иҗат итә. Бикә Рәхимованың халык язмышын үзәккә алып язылган, ватанга мәхәббәт белән сугарылган шигърияте әле дә күңел офыкларына яктылык бөркеп тора. Ә без укучыларыбызга бу юлы Бикә Рәхимованың заманча яңгырашын һич югалтмаган гамьле фикерләрен тәкъдим итәбез.

  • Вакыт безне танымый. Кайчан йөзебезне җуйдык?..
  • Уйсызлык телсезлеккә китерә, диләр. Бер уйласаң, нәкъ шулайдыр бу. Уйламый йөрсәң, синең өчен сүзне дошманың әйтер...
  • Татар барыбер киңлеккә омтыла, Сабан туе бәйрәмен җир-җәя үткәреп булса да...
  • Китап үткәнне үткәндә калдырмый, күз алдында тота.  Килен белән каенана арасы кылычтан үткен, кылдан нечкә сират күперендә, кара-каршы торып, бер-береңә якынаю кебек. Шуңа чәчәкләр түшәп килсәң, упкынны тоймыйча да үтәсең...
  • Суда көймәнең эзе калмый, ә менә суның көймәдә эзе кала.
  • Карт агач та бәхетле, орлык очырган булса...
  • Дөнья каршылыклардан тормый, без аңа карышабыз.
  • Бу дөньяда кешегә кеше булу читенләшә бара: ерткыч сукмакларын салучылар күбәйде.
  • Кылган гамәлең кеше күзенә күренерлек булса, үзең дә күренерсең.
  • Кеше кылган яхшылык та, явызлык та бу дөньяда кала. «Теге дөнья»га кеше шуларның әҗерен ала: йә бәддога, йә дога...
  • Күгәрченгә – җим, дуслыкка аралашу кирәк.
  • Бүгенге шартларда татар теле укытучысы дәреснең яртысын ана телебезгә мәхәббәт уятуга багышларга мәҗбүр.
  • Берзаман иң кадерле кешең булган берәүгә карата нәфрәт хисенә күчү үз-үзеңә нәфрәт булыр иде. Хатаңны татлы ярага әйләндер...
  • Дөньяда тарихтан гыйбрәт алмаган бер генә халык бар... Мәхәббәтне сер итеп саклап булмый: йөзеңнән укып беләләр, үсеп чыккан канатларыңны күрәләр.
  • Илһамлыга Илаһы булыша.
  • Чүптән чүмәлә өюче үзе дә исләнеп бетә.
  • Илдә чыпчык үлми. Чыпчык үлмәслек илең булса, син бәхетле.
  • Нәфеснең чиге юк, аны чикли белгән генә бәхетле була.
  • Дустың сер сыярлык булса, дөньяга серле тоелырсың.
  • Дөнья сыңар куллы гына. Шуңа күрә әле сөя, әле кыйный. Ике куллы булса, берсе кыйнаганда, икенчесе яклар иде. Кеше моны үз тәҗрибәсендә белмимени?..
  • Берәр бәндә рәнҗетсә, Ходай белә, диген. Коткару килер.
  • Кеше кояш кебек – чыгышыннан баешына бара.
  • Үз телең дипломатия теле булса, чит тел дуслык теле була.
  • Иң куркак һәм хамелеон зат ул – явызлык. Явыз, гамәлен акларга тырышып, яла өстенә яла уйлап чыгарып, җәзадан кача. Ялт-йолт төс алыштырганда, чалыш йөзе чагылып, явызлыгы шом салып тора.
  • Тик кенә басып торган багананың да дошманы була.
  • Кешенең кеше булуының төп билгесе – мәрхәмәтле зат булу. Алай түгел икән, димәк, кеше булып җитмәгән әле.
  • Тормыш ул – бурыч. Үзеңә тигән басуны сөрәсең, чәчәсең, урасың, сугасың, җилгәрәсең.
  • Күгәрченнәр янында чыпчыклар да туена.
  • Дөньяны аңлар өчен, тәҗрибә җыю мөһим. Әмма тәҗрибә капчыгың тулганда, гомер капчыгың бушый.
  • Бәхет ул болытлар арасыннан чыккан Кояш кебек, һәр мизгелдә кире кереп китәргә мөмкин.
  • Үз акылың ышанычлы булса, кешене дә ышандырырсың.
  • Әшәкелек җилемсез дә ябыша.
  • Туганнары белән оешып-берләшеп яшәүчеләрнең ятка йомышы төшми.
  • Мәхәббәт мескен булмый, җавапсыз булырга мөмкин.
Реклама