Чор бураны авыл эчендә...

Аһларың кайда соң?

 

Яктылык сулышын тоймабыз,

Күзләргә ак төшәр шул көннән.

Татарым, вөҗданың, намусың

Кайларга тапталып күмелгән?!

 

Әткәңнең, әнкәңнең васыятен,

Кадерле бүләген – телеңне,

Бер бармак янауга, читләргә

Куркудан сүз дәшми бирдеңме?!

 

Чигенә-чигенә соң чиктә

Аттыңмы җаныңны тәмугка.

Ничекләр җир тәнең күтәрә,

Үз телең ятканда табутта?!

 

Телеңне тереләй күмгәндә

Аһларың кайда соң, милләтем?

Киләчәк буынны мирассыз

Калдырган язмышны нишләтим?

 

Заманның коточкыч җәзасы –

Югалту үз телең, илеңне.

Бәддога ишетер көннәрең

Җитәчәк, югалтсаң телеңне.

 

 

Бер гомер

 

Туулар бар җирдә, китүләр бар,

Китми яшәү мөмкин түгелдер.

Туу да бер җирдә, китү дә бер,

Гомерләр дә безнең бердәнбер.

 

Яши белеп яши алсак әгәр,

Булмас иде кайгы-газаплар.

Ялгышлыклар кылсаң, кайтавазы

Кайтып кире күпме яңаклар!

 

Бер абынган өчен мең кат түләп,

Тормыш итә кеше чынлыкта.

Бер кабынган учак дөрләп янып,

Ныклык өсти икән холыкка.

 

Бер мизгеллек бәхет өчен еллар,

Чорлар белән түләп әҗерен,

Бер гомерне яшәп китә кеше,

Аңламыйча аның кадерен.

 

Яши белеп яши алсак иде...

 

 

Суга күрмә...

 

Чынбарлыкны онытасы килә.

Оныттырмый тормыш минут та.

Канат куя кайчак иңбашыңа,

Йә биетә сине ул утта.

 

Кайгылардан сынам, дигән чакта,

Дөнья көлеп карый күзеңә.

Каеннарның тузларына кадәр

Мохтаҗ икән язар сүземә.

 

Суга күрмә, тормыш, теземә...

 

 

Төшкә керсә

 

Төштә күргән өндә алга килә...

Күрәзәче түгел түгелен.

Тик шулай да, ни буласын алдан

Сизеп тора минем күңелем.

 

Өметләрнең киселеп төшүләре

Уелып калган яшьлек мәлендә.

Читләр ничек сине үз итсен дә,

Уе белән керсен хәлеңә?!

 

«Кешенеке кештәктә», – дип халык,

Хак сүзләрен әйткән күптәннән.

Төшкә кергән алга килә икән,

Бу алхәбәр, димәк, үткәннән.

 

Көтәмен

 

Син – кояш, мин – тулган ай сыман.

Сагындым, сагынам, юксынам.

Уч төбе кадәрле йөрәккә

Җанымны көйдергән ут сыйган.

 

Яндыра бәгырьне сагышым,

Каргышым, ялгышым, табышым.

Кадерләп саклыймын хәтердә

Яраткан йөрәкнең тавышын.

 

Ал кояш керфеген какканда

Тулган ай яшерә ак йөзен.

Һаман да көтәмен зарыгып,

Утлардан аралар хак сүзең.

 

«Яратам, яраттым, яратып

Китәрмен дөньядан…» – дисәң син,

Кайтырмын яшьлеккә. «Җан атып

Яшәүчем бар, – диеп, исән син!..»

 

 

Давыл тынар

 

Кем китсә дә йөрәк сыкрап кала,

Булмый җанны, булмый юатып.

И кадерле, газиз авылдашлар,

Китәсез лә безне елатып.

 

Ничек ярдәм итик сиңа, авыл,

Яшәртергә сине ничекләр?!

Күгәненнән каерыла язып,

Әрнеп елый әнә, ишекләр.

 

Капкалар да үксеп ябылалар,

Киң урамнар кала бушанып.

Гөрләп торган чагың узганына

Булмый һич тә, булмый ышанып.

 

Чор бураны өермәләр булып,

Дулап йөри авыл эчендә.

...Авыл уртасында иркен йортта

Бала елый бөтен көченә.

 

Давыл тынар, якты өмет булып

Ишәерләр беркөн балалар.

Авылыбызны саклап калыр өчен

Җаны барлар кире кайталар.

 

Сөя белү

 

Ярату ул – җанны бүлеп бирү,

Хисләреңне, якын кешегә.

Яратылмый яшәгәннәр һәрчак

Ялгызлыкта туңып күшегә.

 

Яратканнар күзен ачу белән

Сөйгән ярын искә төшерә.

Табынына тәмле сыйлар тезә,

Бисмиллалап ашын пешерә.

 

Тик ярата белгән кеше генә

Ут-су кичә сөю хакына.

Хыянәтсез гомер юлын үтә,

Тугры калып йөрәк антына.

 

Ә мәхәббәт көтә белә микән?!

Көтә назны, җылы карашны.

Бәхет мизгелләре тоташтыра

Йөрәк белән йөрәк арасын.

 

Тик яраткан җаннар гына парын

Ышыклыйдыр җилдән, яңгырдан.

Үзгәртәлә, хәтта, тиң ярының

Бар тормышын, ямьләп, тамырдан.

 

Сөйгән кеше хаталардан саклый,

Ялгышларың булса, кичерә.

Әҗәл чире тигән чагында да,

Шифа итеп сөю эчерә.

 

Мең мәртәбә күккә кадәр чөя,

Түбәнсетми сине ялгыш та.

Икең бергә булган чакта гына

Татлы була икән сагыш та.

 

Ярату зур талант билгесе ул,

Чиксез бәхет шаулы дөньяда.

Сөеп яшәгәннәр рәхмәт укый,

Язмышына әнә шуңа да.

 

Хисләр сүнә, диеп әйткәннәрнең

Сүзләрендә һич юк дөреслек.

Мавыгулар гына вакытлыча,

Чын мәхәббәт бар һәм мәңгелек!

 

 

Өмет исән

 

Гомерем буе җылы җитми туңдым,

Кар-боз булды яткан урыным.

Кара төннең йөзен ертып, шулчак

Өмет кабат төртте борынын.

Ялгызлыкның салкын кочагыннан

Тартып алды аның куллары.

Йолдыз булып күкне балкытты да

Яктыртты ул барыр юлларны.

Өмет үлә, диләр, иң соңыннан...

Яши ласа йөрәк түрендә.

Димәк, исән, ышаныч та тере,

Әйдәп бара гомер үренә.

 

Әле алда яшәләсе гомер...

 

 

Яулап ал

 

Аңламыйсың хисләремне, димә,

Йөрәгемә боз да катмаган.

Каты кабык белән нечкә җанны

Төреп куйдым, шуңа шатланам.

 

Өркәклегем – алданудан курку,

Газапларым татлы булса да.

Җилләр ялгыш ишек каккан чакта,

Тетрәп куя хәтта, тупса да.

 

Кайчагында сине җилгә тиңлим,

Кайвакытта тыныч дулкынга.

Карашларың белән дәшмә мине,

Сөю дигән серле упкынга.

 

Яратырга курка торган чагым,

Югалтудан җаннар кавышкач.

Кырау ала бакча гөлкәйләрен,

Җәйге көннәр көзгә авышкач.

 

Көзге хисләр ышанычлы, диеп,

Кабатлыйсың инде ничә кат!

Көчең җитсә, яулап ал син мине,

Йөрәгемә куйган бикне ват!

 

Реклама