Артист язмалары

Лилипут

Минем белән еш кына кызык хәлләр булгалавы турында язган идем инде. Шундыйларның тагын берсе исемә төште. Мәскәүдә, Щепкин исемендәге театр училищесының беренче курсында укыган чагымда, бик кызык бер хәл булды. Безнең уку йортыбыз ике катлы бинада урнашкан. Беренче катында ниндидер оешмалар эшләгәне истә калган. Беркөнне мин иртән иртүк, дәрескә хәзерләнергә кирәк дип, чыгып киттем. Училище ишек төбендә безне өлкән яшьтәге марҗа апа каршы ала, чит кешеләрне кертми, без беренче катта чишенәбез. Мин чишендем дә, икенче катка менә генә башлаган идем, сарык бәрәне кебек аптырап, катып калдым. Бер бәләкәй генә бала, авызына папирос капкан да, рәхәтләнеп тартып, әрле-бирле йөри. Мин моңа баскычтан кычкырам:

- Ты что делаешь? А ну-ка брось! Не кури здесь! А то я тебя проучу!

Бу миңа борылды да, теш арасыннан гына:

– Что смотришь? Пошел вон отсюда! – диде.

Мин акырын гына баскычтан төшәм: “Ты ещё на меня?” – дип, өстенә килә башлаган идем, бу миңа күтәрелеп карады – күзләре ачудан ут кебек яна: «Иди-иди подальше от греха!” – ди.

Мин нәрсә әйтергә дә белмичә, кызарып, бүртенеп чыктым. Якынырак килеп карасам – өлкән яшьтәге бер абый, минем каршымда басып тора. Шунда, безне чишендерүче марҗа апа килде дә, мине култыклап алып китте. - “Лилипут бит ул, синнән ике-өч тапкыр өлкәнрәк, бар гафу үтен», ди. Кайда монда гафу үтенү, оятымнан тиз генә икенче катка менеп киттем. Менә шулай итеп мин, үз гомеремдә беренче мәртәбә, лилипутны күрдем. Бу хәлне беркемгә дә сөйләмәм дигән идем. Кая, сөйләмичә ничек түзәсең!

Берсендә Сарман районында спекталь уйныйбыз... Тагын лилипутлар белән очрашырга туры килде. Мәктәп тулай торагында бергә яшәдек. Алар да гастрольгә чыкканнар икән, безнең артистлар болар белән бик кызыксына башладылар. Равил Шәрәфиев, хәтта, бер хатын-кызны курчак урынына күтәреп тә йөрде, чөнки ул шул хәтле матур, зур күзле, озын сары чәчле, нәкъ менә матур курчак инде. Равил миңа аларның бүлмәләрен дә күрсәтте әле, бер тимер караватта алты кеше йоклыйлар икән. Минем, нишләптер, алар янына барасым килмәде, чөнки теге лилипут абый миңа онытылмас сабак биргән, күрәсең. Менә хәзер генә аңлыйм, тормышта аларның нәрсә кичергәнен, Ходай Тәгалә мондый хәлне беркемгә дә күрсәтмәсен. Шундый акыллы, тәртипле, сәләтле кешеләр сәхнәдә чыгыш ясап, үзләренең беркемнән дә ким түгел икәнлекләрен исбат итәләр. Кеше буларак, минем өчен иң кадерлесе менә шул! Табигать тарафыннан шундый авыр хәлдә калган кешеләрнең, тормышта бөтен авырлыкларга түзеп, кеше төсле яшәүләре, миндә аларга карата бик зур хөрмәт, горурлану хисләре уята.

 

Миңсылу

Мин бу турыда язарга күптәннән җыенып йөри идем, менә бүген, иртәгә язам, дип, гомер дә узып китте. Ахыргы чиктә түзмәдем, кулыма каләм алдым.

Мәскәүдән, Щепкин исемендәге театр училищесының беренче курсын тәмамлап кайткач, әнкәй: “Балакаем, безгә Миңсылу килеп йөри, кайчагында су да алып кайта. Шуңа күрә, син Буранлыга барып, аның өчен оек белән исле сабын алып кайтчы. Үз исемеңнән рәхмәт әйтеп бирерсең, кыз бала бит, күңеле булыр”, - дип, йон саткан акчасын миңа сузды. Миңсылу... Мин андый кыз баланы искә төшерә алмыйм, әнкәйгә ярдәм итә торган игелекле бала кем икән, дип аптырадым.

Буранлы авылы безгә өч-дүрт чакрым гына. Магазинга кердем:

- Кызлар, миңа бер матур оек бирегез әле, - дим.

- Ничә яшьтә соң ул? – диләр.

- Яшен белмим, үзен әле күргәнем юк, әнигә су китерергә ярдәм итә.

- Мәскәүдән алып кайтырга кирәк иде, бездә андый матур оеклар юк. Шулай да менә бу матурырак, менә монысын ал, - дип, гәҗиткә төреп нәрсәдер бирделәр.

- Хәзер инде миңа бер исле сабын да кирәк.

– Әйберләрне алып кайткач, бу бүләкләрне үзең бир инде, синнән алса күңеле булыр, диде әнкәй.

Миңсылуның килгәнен көтә башладык. Гадәттә, ул төшке аш вакытында килә икән. Ләкин көндез дә килмәде, кич тә юк Миңсылу! Икенче көнне әнкәй күрше Нурлыхәзә түти кызын җибәреп, Миңсылуның хәлен белергә кушкан иде. Нәрсә булды икән, әллә авырыймы? Күрше кызына: “Мин анда бармыйм, ерактан бер абый кайткан, мин аннан оялам», – дип әйтергә кушкан Миңсылу.

Ике көн узгач, көндезге аш вакытында, Миңсылу килде. Аны күргәч, аптырап калдым. Минем андый кыз баланы күргәнем юк иде. Йөзе әллә ничегрәк, руслар андый балаларны “солнечный”, диләр. Тәбәнәк кенә буйлы, ябык гәүдәле, өстендә кояш нурында төсе уңа башлаган күлмәк, аягында сандали сыманрак әйбер, табак битле, пилмәнгә охшаган борын, нишләптер зур авызлы булып тоелды. Чыннан да, йөзе нәрсәсе беләндер кояшны хәтерләтә, чөнки гел елмаеп торган шикелле. Кыяфәтенә караганда, ундүрт-унбиш яшьләр чамасы кебек, бәлки олырак та булгандыр, аларның яшен белеп булмый бит.

- Миңсылу, мин сиңа әйткән идем, Әзһәр абыең Мәскәүдән кайта, дип, әнә бүләкләр алып кайткан.

- Миңсылу, әнигә ярдәм иткән өчен сиңа зур рәхмәт, менә ал, оек белән исле сабын.

Бер сүз дә әйтмәде, “һе-һе” дигән тавыш кына ишетелде.

– Миңсылу, хәзер инде мин кайттым, әнигә суны үзем ташыйм, син безгә килеп йөрмә инде, яме.

Бу миңа бераз карап торды да, әйберләрне алып кайтып китте. Әнкәй мине тиргәргә тотында:

– Балакаем, нигә инде, хәзер ул бөтенләй килмәс, авыру балага алай дип әйтергә ярамый, гөнаһ була, - диде.

Мин сораштыра башладым:

– Аның әти-әнисе бармы соң?

– Әй, балакаем, Миңсылуны белмәгәч, син авылны бөтенләй оныткансың ахыры. Әллә юри кыланасыңмы? Шәмси абыеңнар очындагы бәләкәй генә йортны белмәскә. Әти-әниләре исәннәр, Аллага шөкер, алар җибәрмәсә ул безгә килеп йөрмәс иде. Мин бит аны су алып кайтсын өченгә түгел, әнә шундый булганына күрә ашатып, эчертеп чыгарам. Хәзер инде ул безгә бик ияләште. Зинһар өчен, аның белән ипле сөйләш, җаена гына тор.

Күрәсең, әни үзе дә гарип булгач, кыз балага үзенчә ярдәм итәргә уйлагандыр. Мин инде язган идем: әнинең колхоз фермасын төзегәндә таш күтәреп эче төшә, шуннан бөкерәеп кала, җитмәсә, бер кулы сынык, кәкерәйгән, күзеннән яшь агып тора дип. Моны ни өчен искә төшердең дип сорасагыз, шуны гына әйтә алам, Миңсылуның бәхетсезлеген әнкәй, шуңа күрә бөтен күңеле, җаны белән кабул иткәндер.

Беркөнне Шәмси абыйларга бара идем, юлда Миңсылу очрады.

– Миңсылу, әни сине бик сагына, нишләп килми икән ди. Улым кайткач күп итеп тәмле ризыклар пешердем, бергә чәй эчәр идек, күрсәң әйт, килсен, ди. Миңсылу, мин бит сиңа суны үзем ташыйм дип ялгыш әйткәнмен, иртәгә Буранлыга барам, син инде әнине ташлама, ул сине көтә.

Миңсылу миңа бик озак карап торды, кыяфәтем авыл егетләренә охшамагангадыр...

Хәзер инде ул һәркөнне көндез әнигә су китерә. Су китерә дигәннән, чиләк тутырып ташымый инде, төбенә генә салып кайта. Ләкин ике мәртәбә бара, әни шулай кушкан. Мин өйдә булсам, безнең белән бергәләп өстәл янына килеп утырмый, мин ашагач кына өйгә керә. Беркөнне бәләкәй арба белән межага печән чабарга бардым. Шул хәтле авыр чабыла, көчкә арбаны тутырдым, кайтырга гына чыккан идем, җиләклеккә очрадым. Җыяр идем, савыт юк. Тукта әле, мин әйтәм, әни белән әтигә чеме белән җыям, күңелләре булыр, дим.

– Әнкәй, кара әле нинди матур җиләкләр, шул кадәр күп очрады, сабагы белән җыйдым.

Шулвакыт Миңсылу судан кайтып керде. Әнкәй, мин җыйган җиләкнең бер өлешен аңа да бирде.

Миңсылу җиләкне алды да, чыгып китте, кире өйгә кермәде. Күрәм, бу кыз миннән гел ояла, мине күргәч әллә нишли башлый.

– Әнкәй, әллә ул үзенең гариплегеннән ояламы?

– Юк, улым, ул үзен авыру дип уйламыйдыр. Бары ирләрдән генә ояла. Әнә бит әтиең белән дә исәнләшми, югыйсә, күпме әйттем, исәнләш дип.

Көн артыннан көн уза, мин дә Миңсылуга ияләштем. Ул килгәнче чишмәдән ике көянтә су алып кайтам, калган савытны ул тутыра. Бер көнне шулай, моның чишмәдән су алып кайтканын көтеп тордым да, читән артыннан әкрен генә “Зөләйха” көен җырлый башладым.

 

Ай югары, ай югары,

Ай югары салкынга.

Агач булсам янар идем,

Эчем тулы ялкынга.

 

Үзем җырлыйм, үзем күзәтәм, бу җырны ул ничек кабул итәр икән дип уйлыйм. Миңсылу, кем җырлый икән дип, як-ягына карана башлады. Минем якка борылгач, аска чүгәләдем, бер кем дә сизәрлек түгел. Күрәм, Миңсылуның йөзе үзгәрде, читән янына килә башлады. Мин кинәт торып баскан идем: “Кит җүләр, кит җүләр”, - диде дә, әни янына кереп китте. Күрәсең, җыр шулкадәр тәэсир иткән, йөзе бөтенләй үзгәргән иде. Әллә, мин әйтәм, моның күзе миңа төште микән, дим, эчтән генә көләргә тотындым. Авылда малайлар Миңсылуны: “Кияүең кайткан, кияүең кайткан”, - дип үрти башлаганнар. Үзләренә бер кызык тапканнар күрәсең. Гомумән, авыл кешесе юктан кызык эзләргә ярата бит ул.

Шулай бер вакыт, күрше Миңлегали абый безгә керде. Миңсылуны үртәргә тотынды:

– Әнә, Әзһәр абыең Мәскәүгә китә, сине дә үзе белән алып китә икән. Син Мәскәүгә барасыңмы соң? Син бармасаң, Әзһәр абыең Мәскәүдә нишләр, ул сине сагынып елар инде.

Кинәт Миңсылу битен каплап: “Кит җүләр, кит җүләр! Эһе-эһе”, - дип урамга чыгып йөгерде. Миңлегали абый рәхәтләнеп көлә, үзе миңа карап:

– Хәзер ул сиңа ияләшеп беткән, син киткәч нишләргә белмәс инде, бичара, алар бит шундый халык.

Чыннан да, Мәскәүгә китәсе көнне Миңсылу иртә таңнан безгә килеп җиткән, нишләптер кыяфәте бик нык үзгәргән, әллә йокламаган, әллә авырып киткән. Һәрхәлдә, мин күнеккән кыз бала түгел, көләч йөзе сулып калган.

“Ярый, Миңсылу, мин китәм, син инде кирәк чакта әнкәйгә ярдәм ит. Бөтенләйгә китмим, киләсе елга тагын күрешербез”, - дип әйтүем булды, ул: “Кит җүләр, мин синең белән бармыйм, бармыйм”, - дип, елый-елый урамга чыгып йөгерде.

Әллә ул, чыннан да, Мәскәүгә барырга җыенган булды микән, аңламадым. Менә хәзер язарга утыргач та, андый авырулар безнең кебек ярата беләләр микәнни, дип, аптырап торам. Әниләргә хат язганда: “Миңсылу нишләп йөри, безгә киләме? Минем турыда сорыймы? Аңа бик күп сәлам әйтегез. Барысы турында да әйтеп языгыз”, – дидем.

“Миңсылу турында шуны әйтергә тиешбез, аны Чистайга алып киттеләр, үзе кебек авыру балалар янына. Бер дә китәсе килмәде. Әтисе белән әнисенә, анда иптәшләре белән бергә булачак, аны караячаклар, ул яхшы якка үзгәрәчәк, сез монда аңа кирәкле тәрбияне бирмисез, шуңа күрә безгә рәхмәт әйтегез дип, алып киттеләр. Әниең Минҗиһан түти бик елады, барыбыз өчен дә күңелсез булды”, - дигән хат алдым.

Хатны күрше Сабира апа язган, әнинең хат язарлык белеме юк иде.

Мин икенче курсны тәмамлап, авылга кайткач, әнкәйдән Миңсылу турында сораштыра башладым:

- Әй, улым, сорама инде. Кыш көне Чистайдан авылга кайтам дип юлга чыккан булган да буранда адашып үлгән дип сөйләделәр. Дөресе ничек булгандыр, без белмибез, бары тик кеше сөйләгәнне генә әйтәм. Зинһар, кешегә әйтмә инде, күңелле хәбәр түгел, - дип еларга тотынды. – Бик кызгана идем мескенкәйне, хараплар гына булды, нишлисең язмышы шулай булгандыр. Тәкъдирдән узмыш юк...

– Әнкәй, елама, үлгән артыннан үлеп булмый. Мондый хәлдә яшәгәнче аның үлүе яхшырак та булгандыр әле.

– Әй, улым, син әле яшь шул. Аңламыйсың. Вакыты җиткәч аңларсың, ләкин соң булыр.

Вакыты җиткәч аңларсың дип, әнкәй дөрес әйткән. Менә тагын Миңсылу искә килеп төште. Бу чыннан да бәхетсезлек, Ходай Тәгалә беркемгә күрсәтмәсен. Нигә миңа бәхетсез кешеләр шул кадәр тәэсир итәләр микән?!

 

Мәскәү күмәче

Мин инде Мәскәүгә укырга баруыбыз турында язган идем.

Казан тимер юл вокзалыннан утырып киттек. Икенче көнне, иртән, радиодан: “Поезд приближается к столице нашей родины...” дигән тавышка уянып киттем. Бу хәбәрдән барыбыз да бик нык дулкынландык, Мәскәү бит ул! Җитмәсә, Советлар Союзы гимны яңгырый башлады, барыбыз да торып бастык, бер-беребезгә карамыйбыз, күзгә яшь килде ахрысы, миңа шул кадәр көчле тәэсир иткәне әле хәзер дә истә.

Поезд килеп туктагач, ниндидер марҗа апалар: “Вы не видели, где здесь татары?” - дип өйренә башладылар. Мин аңламыйм, бездән башка тагын нинди татарлар бар икән монда дип, як-ягыма карыйм. Шунда арабыздан кемдер: “Это же мы татары, мы здесь”, - дип кычкырган иде барыбыз да аңа кушылдык. Эзләүчеләр безнең укытучыларыбыз икән. Гомерләрендә татар күргәннәре юк ахыры. Безне китапларда язганча бик кыргый, куркыныч, урыска охшамаган “дикий” халык дип уйлаганнар күрәсең. Урыслардан бернинди дә аермабыз юк икәнен күргәч, оятларыннан үзләре бурлат кебек кызардылар. Безгә дә бераз уңайсыз булып китте хәтта. Безне, Рига вокзалы янында немец әсирләреннән калган ике катлы иске баракларга урнаштырдылар. Менә сиңа Мәскәү!

Яшьлек елларымны искә төшергәндә, минем белән төрле хәлләр булды дип язган идем. Берни эшләр хәл юк, минем холкыма күрә шулайдыр күрәсең. Күз алдына китерегез, егерме өйле авылдан, 16 яшьлек малай, Мәскәүгә Щепкин исемендәге театр училищесына укырга китә... Бервакыт шулай, Равил Шәрәфиев белән бергә, беренче мәртәбә дәрескә барабыз. Мин гомеремдә дә күрмәгән биек, матур йортларга карап: “Күр әле, Равил, нинди матур йортлар, капкасы да капкасы – бу хәтле матур йортлар да булыр икән”, - дип, карый-карый бара торгач, маңгаем белән, нәрсәгәдер шундый итеп бәрелдем ки – күземнән утлар күренде, борыннан шарлап кан китте. Җирдә ятам. Ул арада тирә-юньгә халык җыелган. “Смотрите, он весь в крови! Скажите, что случилось?” – дип өзгәләнәләр.

Гомеремдә мондый матур йортларны күргәнем юк иде, шуларны карый-карый бара торгач башым белән агачка бәрелдем дип әйтә алмыйм бит инде. Ялгыш аягым таеп китте дә, сөрлегеп егылдым, дидем. Равил дә русчалатып шулай аңлатты. Көч-хәл белән аякка бастым, күлмәк-чалбарга бераз кан чәчрәгән, йөзем шешеп киткәндәй булды, баш әйләнә. Мәскәү урамнары белән танышуым шулай башланды. Җитмәсә, минем аркада беренче көнне үк дәрескә соңга калдык. Курсыбызның старостасы Хәмбәл абый Закиров: “Тагы бер мәртәбә соңга калсагыз, училищедан кудыртам!” - дип котыбызны алды.

Укулар башланды. Без бит авылдан килдек, беребезнең дә ашарга кашыгы да юк. Нишләргә белмибез, сатып аласы килми. Мин ашханәгә кергәч, почмакта шундый матур калаклар, чәнечкеләр өелеп торганын күрдем. Шунда ике калакны яшереп кенә кесәгә тыктым, ашап бетергәч, тагын өчне алдым да, беркем дә күрмәсен дип тиз генә чыгып киттем. Тулай торакка кайткач, егетләрне сөендерим әле дип, кашыкларны өстәлгә тезеп куйдым:

“Карагыз, янәсе, мин сезгә нәрсә алып кайттым. Бишебезгә биш калак! Калак юк дип зарланган идегез. Миннән булсын яхшылык!» Барысы да өстәл янына җыелдылар. Безнең арада иң өлкәне, курсыбызның старостасы Хәмбәл абый Закиров, ул миннән тугыз яшькә зуррак. Консерваториянең өченче курсын ташлап килгән, тормышның нәрсә икәнен белә. Бик озак кына миңа карап торды да:

“Хәзер үк, каян алдың, шунда илтеп куй, юкса мин сине училищедан кудыртам! – ди. - Татар студиясе студентлары кашык урлаганнар икән дигән сүз чыкса, беләсеңме нәрсә булачак?!”

Мин, нәрсә әйтергә дә белмичә, аптырап катып калдым. Хәмбәл абый мине сүгә дә сүгә, ахыр чиктә түзмәдем, елый башладым. Ярар, ярар, минәйтәм, хәзер кире илтәм. Мин бит аны сезгә яхшылык эшлим дип алып кайткан идем, дим. Елый-елый, калакларымны бер гәҗиткә төрдем дә кире ашханәгә чыгып киттем. Юл буе үземне сүгәм, нишләп мин шундый аңгыра, бәхетсез кеше булдым икән, эшләгәнче башта уйларга кирәк иде.

Килеп кердем столовыйга, хәзер калакларны урлаган урынына ничек куярга белмим, бар кеше дә миңа карап торадыр сыман тоелды, шундый куркамын, бөтен тәнем калтырый. Нишләргә белми бик озак азаплангач, түзмәдем, столовыйның чүп чиләгенә салдым да, беркемгә дә карамыйча, тиз генә чыгып киттем.

Шушы вакыйгадан соң, урлаган әйберемне беркемгә дә күрсәтмәм, дип, ант иттем. Чыннан да, Хәмбәл абый Закиров миңа гомергә онытылмас сабак бирде. Көн артыннан көн үтә, акрын гына Мәскәү тормышына ияләшеп киләбез. Безнең театр училищесыннан ерак түгел урында матур гына кафе бар иде. Беркөнне түзмәдем, кереп карыйм әле, монда ашарга кыйммәт микән, кешеләр нәрсә ашыйлар икән, дим. Килеп кердем, өстәлдә ап-ак киселгән булкалар, икмәкләр, кешеләр әллә ни күп түгел, килеп утыралар да, тәмле итеп рәхәтләнеп ашыйлар. Мин, тиз генә училищега кайтып, Равилне эзләп таптым “Мин шундый урын таптым, туйганчы ашап чыгарга була, дим.

Равил белән чиратка бастык, бездән: “Молодые люди, вы что будете кушать? - дип сорыйлар. – Да, мы только чай будем пить”, - дибез. Икешәр стакан чәй алдык та өстәл артына килеп утырдык. Сизми дә калганбыз, өстәлдә өелеп торган тәмле йомшак булкалар, икмәкләр бик тиз арада юкка чыкты. Рәхәтләнеп, туйганчы ашадык, чәй эчтек, шул хәтле рәхәт булды, дөнья рәхәт, дөнья киң. Равил, минәйтәм, иртәгә тагы керербез яме, син инде зинһар моны беркемгә дә әйтмә, икәү генә белик, дим. Икенче көнне нәкъ шул хәл кабатланды, тик бу юлы ике стакан чәй урынына берне генә алдык, акча әрәм итмәдек. Шунда мин бер әйбергә игътибар иттем, булкалар, ипи кисеп торучы апа, безгә әллә ничек күзләрен акайтып карый. Күз алдына китерегез, өч тиенгә чәй алып, туйганчы икмәк ашап, хәерче студентлар ничек кыланалар, шаккатырсың, әйтерсең лә өч сум түләп өстәл тутырып ризык алганнар.

Өченче көнне кафега керүебез булды, теге марҗа апа: “Уходите, уходите, больше сюда не ходите», - дип, безне куып чыгарырга тотынды. Кафедагы бөтен халык нәрсә булды икән, дип, безгә карый. Мин: “Вы не имеете право”, - дия башлаган идем, Равил мине тизрәк алып чыгып китте. Урамга чыккач кына аңладым, безнең бит куып чыгардылар, хур булдык бит, хур булдык. Әгәр хәзер иптәшләребез безне күреп торсалар, рәхәтләнеп, асларына сия-сия көләрләр иде... Югыйсә, теге марҗа апа безнең ач студент икәнебезне әллә кайдан күреп тора инде. Берәү булса, кызганып, үзе ашатыр иде, өстәлдәге икмәк бушка бит. Нишлисең, марҗа апа шул. Яшьлек елларымны искә төшергәндә күпме хата киткән, күпме җәфа күргән, әгәр мондый хәлләр булмаса, мин бөтенләй икенче кеше булыр идем дип уйлап куям.

 

Үлемнән калу

1962 елның 17 декабрендә “Без аерылышмабыз” спектаклендә башкорт егете Котлыбай ролен уйнап кайтып киләм. Күңел күтәренке, тамашачы спектакльне яратып кабул итте, чын башкорт егетен уйныйм бит, гадел, көчле, кешене рәнҗетмәс - бер сүз белән әйткәндә уңай герой. Трамвайдан төшеп, үзебезнең тулай торакка кайтырга чыккач, “Клуб” (исеме онытылды) яныннан узып барганда: “Помогите! Помогите!” - дип кычкырган хатын-кыз тавышы ишетелде. Мин тиз генә ярдәм итәргә ашыктым. Килсәм, кечкенә буйлы, ябык кына бер егет, кыз баланы чишендереп маташа. Аптырап киттем. Кыш көне, нишләргә уйлагандыр, аңламыйм.

– Ты что делаешь, отпусти её! - дип әйтүем булды, бу йөзгә шундый итеп китереп сукты, күземнән утлар күренде. – Ах ты, сука! Ты на меня! – дип, муеныннан эләктереп алдым да рәшәткәле коймага китереп бәрдем. Ул елап кычкырырга тотынды:

– Ребята, помогите, меня убивают! - ди.

Шулвакыт, клубтан бер төркем яшьләр чыктылар да, мине кыйнарга тотындылар.

– За что, это он на меня! Я же помогал девушке! - дип кычкырам.

Баштан бүрекне салдырып алдылар, шарф белән буа башладылар. Көчкә шарфны ычкындырдым. Ничек кенә булса да болардан качарга чамалыйм, аягым таеп китте, егылдым, мине типкәли башладылар, ярый әле кыш көне, билдән кар. Җәй көне булса беткән идем. Әгәр өч-дүрт кеше булса, бетерәләр иде, монда бер көтү кеше бер-берсенә комачаулыйлар, барсының да кыйныйсы килә. Белмим, ничек араларыннан ычкынганмындыр, шул кар аркасында инде. Чабам да чабам. Арттан киләләр иде, туктадылар.Тимер юлга килеп чыктым. Хәзер юл буйлап Ватутин урамына, үзебезнең тулай торакка кайттым. Өйгә кердем дә, пычак алып, кире клубка киттем. Кыйнаган егетләрнең бер-икесен чәнчим дим. Шулкадәр үч, ачу, кимсенү көчле иде, үзем белән нәрсә буласын уйламадым да. Клуб баскычына бала-чага, хатын-кызлар җыйналган. Әкрен генә баскычтан менә башладым. Яланбаш, пәлтәнең якасы умырылып төшкән, борыннан кан ага, йөземне, кыяфәтемне әйтеп тә тормыйм инде.

– Это вас чуть не убили, вы живой? - дип сорый башладылар.

– Сейчас всех в милицию забрали. Они уже там.

Мин нишләргә белми бераз басып тордым да, әкертен гына өйгә шылдым. Керү белән караватка аудым. Иртән торсам бер күз бөтенләй күрми, көзгедән карасам – куркып киттем, бит кара янган, сыдырылып беткән, эч авырта, косасы килә, укшыта.

Түзмәдем поликлиникага киттем. Врачның: “Зачем вас избили?” - дигән соравына ничек булган барысын да сөйләп бирдем. Ул дару бирде дә, хәзер үк милиция участогына барырга кушты. “Баш мие селкенгән, бөере кузгалган”, - дип справка да тоттырды. Милиция участогында мине көтеп торалар иде инде. Артист икәнемне белгәннәр. Ике көннән тагын килергә куштылар.

Мине кыйнаган егетләрне кулга алганнар.

Җәйге кара макентошымны, Миргалим Харисовның иске бүреген киеп, тагын милиция участогына киттем. Капитан Михайлов дигәне теге кыз белән егетне минем янга алып керде. Сергей исемле икән: “Мин бит аны куркытырга гына теләдем, без бит ул кыз белән йөрешәбез. Сиңа бүрек тә, шарф та, пальто да, перчатка да алып бирәбез, без гаепле, гафу ит”, - ди. Кызы да: “Без өйләнешергә сүз бирештек, зинһар, безне харап итмәгез”, - дип елый башлады.

Татар бит мин, кызгандым, гаризамны кире алырга булдым. Тегеләр чыгып киткәч, капитан Михайлов: “Зря Вы их простили, эти бандиты нас замучили. Надо было всех посадить. Они же ее заставили так говорить. Она его первый раз видела!” – диде. Шуннан капитан минем белән булган хәлнең дөресен сөйләп бирде. Халык мине кыйнаганнарын җыйналып карап торган, тегеләрнең кем, нинди кансыз затлар икәнен белгәннәр, шуңа күрә ярдәм итәргә дә курыкканнар. Бөтен клубны үз кулларында тоталар икән. Берәрсе каршы килсә, шундук кыйнап ташлыйлар ди. Мин – алар өстеннән милициягә гариза язган беренче кеше икән, әле моңарчы бер кемнең дә гариза язганы юк иде, ди.

Менә хәзер, сиксђн яшькә җитеп килгәндә уйлап куям, Ходай Тәгалә ничек мине саклап калган. Үлсәм үләм, аларның бер-икесен үтерәм дип уйладым бит шул чакта. Әйе, җаным өзгәләнгән иде.

Яшь организм бит, атна ут көн эчендә әкрен гына кеше кыяфәтенә кердем. Бу миңа сабак булды дип уйлыйсызмы? Юк! Бернигә карамыйча, барыбер кешеләргә ярдәм итәргә ашкынам. Тумыштан шундый инде мин, ышанмасагыз, мине белгәннәрдән сорагыз.

P.S. Ике ел узгач, әнә шул, мине кыйнаган төркем кеше үтерде. Шул чакта ук аларны төрмәгә утыртмаганыма , үкенәм. Минем тарафтан бик зур хата монысы.

 

Реклама