Логотип Казан Утлары
Шигърият

Мин Тарихка мәңгелектән килгән...

Авыр кар

Ни дисәм дә, дөрес булмас кебек,

Кар явамы, әллә ак яңгыр? –

Чал тамчылар гүя коелалар,

Буламыни шундый кар – авыр?

Ап-ак күбәләктәй карлар кайда?

Авыр карлар килгән алмашка?

Түгел, гомер көзе тамчыларның –

Ашыгалар, соңга калмаска...

Авыр карлар, әллә чал тамчылар,

Юкка коеласыз ашыгып...

Җиргә иңү өчен әллә без дә

Яшибезме икән ашкынып...

Ни дисәм дә, аңламассыз кебек, –

Күк тә елап тора, җире дә.

Авыр карлар, чал яңгырлар ява, –

Ни кыш, ни көз түгел дәвердә...

Күңелнең дә шундый дәверләре, –

Гомер көзе кышка әйдәли.

Җанда әле яшьлек ялкыннары:

«Син һаман да язда, җәйдә», – ди.

Чәчләремә өйгән ак карларын, –

Кышның эше шул бит, нишләсен!

Яз тамчылар элгән керфекләргә,

Җәй китерер челтер чишмәсен...

 Фасыллар шул алышынып тора, –

Башка яфрак яра тирәкләр...

Бөтенләе белән башка хисләр,

Сөю башка, башка йөрәкләр...

Моң тутыра җанга авыр карлар,

Шыбыр-шыбыр түбә кыйный ул.

Әллә нинди сәер халәт җанга

Кермәкче дә... тора кыймый ул...

Ни дисәм дә, дөрес булмас кебек, –

Хакыйкатьне булмый дөресләп, –

Китеп барам әле бу дөньяга

Үзем кадәр генә  җыр өстәп.

 

Тарих белән сөйләшү

Эндәш миңа, –

Миңа шундый авыр, –

Җанны баскан йөкне

Ни дип атыйм?!

Гасырларча

Бастырыклап, төеп

Төялгәннең

Кем соң белсен атын?!

Чиркәү диварлары

Тотып торган

Кабер ташларының

Авырлыгы,

Чукынудан качып,

Салкын судан

Чыкмый баткан

Җаннар сабырлыгы,

Тезләнгәнче

Җиргә сеңим, диеп,

Шуышмаганнарның

Кайнар каны,

Танк чылбырлары арасына

Кереп тулган

Ул күз карашлары, –

Барысы да

Җанга басып тора.

Шул хәлләрдә

Ничек әле дә тере,

Ничек үлмәдең, дип,

Сора, сора!

Сора, Тарих!

Сора, җавап бирәм.

Мин Тарихка

Мәңгелеккә килгән, –

Оча, йөзә, җәяү

Йөри беләм.

Хыял күгем

Йолдызларга җитә.

Саным – җирдә,

Җаным күккә китә.

Җан – мәңгелек,

Мәңгелеккә килгән

Татар җанын

Кемдер үтермәкче.

Үзен батырмыйча

Дәрьяларда

Тотып торган

Рухи корабларны

Бетермәкче?

Мәңгелеккә

Хәтта кизәнәләр.

Мәңгелеккә алар

Туптан ата.

Ә мәңгелек шундый:

Ул барыбер

Тарих битен

Актара да кайта.

Тарих китабыннан

Төшеп кала

Мәңгелеккә

Төзәп аткан туплар,

Бомба, ракеталар

Һәм танклар.

Җырлап агып бара

Тик Таныплар...

Бары җир Китабын

Өйрәнгәннәр,

Җирне саклаганнар,

Сатмаганнар

Тарих китабында

Алтын хәреф белән

Язылып сакланалар.

Күкне түгел,

Җирнең әле үзен

Өйрәнүнең

Бары тәүге көне.

Җир йөзендә яши

Без белмәгән

Күпме кавем,

Тагы әллә кеме.

Без аларны

Тану аша гына

Таный алачакбыз

Үзебезне.

Табигатьнең җанлы

Көзгесе ул –

Күрсәтүче безнең

Йөзебезне.

Табигатьне

Без Алла да, дибез.

Олы кодрәт,

Тәңребез дә, дибез.

Җир йөзенә

Барлык кавемнәрне

Хода яралткан бит

Итеп тигез.

Табигать һәм кеше, –

Без белмәгән телдә

Сөйләшүче

Кавемнәрне

Хәтта тапмаганбыз.

Җир буенча сәяхәттә түгел,

Күпме җирне

Бушка таптаганбыз...

Без Табигать яклы.

Табигатькә

Каршы барган

Үзе җуелачак!

Һәм Тарихның

Олы Китабына

Изге җаннар гына

Җыелачак!

 

 ***

Тарихта юк

Ял көне –

гавам йокыда, –

эндәшүче юк миңа.

Җылы сүз көтәм, ә ансыз

нәзберек җаным туңа...

Ял көне –

әйтерсең, аны

биргәннәр йокы өчен.

Ял итәр өчен, хезмәттә

бирергә кирәк көчең.

Ял көне –

юк ул тарихта,

милләт җаны көйгәндә,

милләт өстенә гел нахак

гаеп-гайбәт өйгәндә.

Ял көне –

инде бишенче

гасыр «ял итә» татар.

Алҗыган, әмма җаннары

көтә – кайчан таң атар?

Ял көне –

шулкадәр озын, –

биш гасыр дәвам итә.

Торыгыз, әй, милләттәшләр!

Озак йоклаган затларны

иманы ташлап китә...

Ял көне –

бетте, торыгыз!

Торыгыз кояш белән!

Сәбәп иткәнгә кояшның

насыйп итәсен беләм...

Ял көне –

намаз мәле ул

мөселман җаннар өчен.

Күрсәтегез бар дөньяга

шушы хикмәтнең көчен!

Ял көне –

юк табигатьтә,

ул һәрчак хәрәкәттә.

Ялган ял көне китермәс

милләтне бәрәкәткә.

Ял көне –

озак йоклатты

гафләт йокысы белән.

Исән булсагыз торыгыз! –

Хөррият быргысын өреп,

чаң суга-суга киләм.

Ял көне –

юк ул тарихта! –

Йокламагыз үлгәнче!

Тарихтан йоклап калдылар,

диеп, дөнья көлгәнче!

 

 

Кын һәм дулкын

Кешегә кеше генә кирәк.

Фатих Хөсни

Ялгызлыкның ни икәнен

Аңлатыр өчен таң бар.

Күкрәгемдә берөзлексез

Кисәтеп торган чаң бар.

Бертуктаусыз җанны кыйный:

Яши алмыйм, ди, ялгыз.

Кирәкмәсәм, син, ди, мине

Иделгә сал да агыз...

Дулкыннарны уятырмын, –

Булалмый ялгыз дулкын.

Мин сине яшәтүче дә,

Син, ди, миңа бары кын.

Йөрәк, кичер! Сине тыңлап,

Аңладым бер хикмәтне:

Күпләр юкка гына ашый

Булып чыга икмәкне.

Алар гади савыт кына,

Еш кына тишек-тошык.

Башканы юатыр чакта

Үзләре мышык-мышык

Елашып, сыктап йөриләр,

Тик үзләрен кызганып.

Юкса юатырга иде

Аяк-кулны сызганып,

Ил, милләт язмышы өчен

Күз яше түккәннәрне,

Килер көн өчен җаннарын

Янар таш иткәннәрне.

Үзеңнән түбән торганнар

Сине кызганмаячак!

Шайтанга сатылганнарның

Җаны кузгалмаячак!

Йокласа Иделдә дулкын,

Ә без – хисләргә тик кын,

Ир һәм Ирек арасында

Барлыкка килсә упкын? –

Без җирдә яшәвебезне

Аклый алмаячакбыз.

Ата-бабаның мирасын

Саклый алмаячакбыз.

Ә ул мирас шулкадәр зур! –

Туган җир, Туган телдер!

Гасырлар сынавын үткән

Йола, гореф-гадәттер!

Чын яшәеш кануннарын

Саклагыз, ди, йөрәк-чаң.

Бары шул чагында гына

Атачак ирекле таң!

Таңнарда тынып тыңлагыз! –

Ни ди йөрәк чыңыгыз:

Шул мөлкәтне җаныгызга

Җыеп саклар чагыгыз, –

Кыныгыздан чыгыгыз!