Мин ирек ягына юл алам...

Ләйлә Фаяз кызы Хәбибуллина 1993 елда Буа районының Бик-Үти авылында туа. КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтын тәмамлый. Хәзер Казан шәһәренең 19 нчы гимназиясендә татар теле һәм әдәбияты укыта. “Иделем Акчарлагы – 2018” әдәби конкурсыныћ Гран-при иясе.

Хуш, калам!
Хуш, калам!
Бу таңда
мин ирек ягына юл алам.
Син үзең беләсең –
мин синдә
бер тонык тавыштай югалам.
Мин синдә
табылып талчыккан
бер бәллүр валчыктай
уалам.
Син үзең беләсең –
чарасыз,
күпме моң,
күпме яшь түгелгән.
Түзелгән.
Көчектәй суыктан өтелеп,
шау-шуың сүгелгән.
Хыяллар җирләнгән,
ышану күмелгән.
Мең кабат үленгән.
Сап-салкын күмердән
өметләр калдыгы эзләнгән,
тезләнгән
чит-ятлар алдына...
Ул теләп алдана!
Кабаттан алдана.
Син үзең беләсең –
ничек лә
зарыгып көтелә ал таңнар,
салына олтаннар
зур бушлык чокылган йөрәккә.
Мин монда өрәккә...
Мин монда "кирәк"кә
Киленгән.
Иң матур киемнән.
Иң якты өметтә (!).
Син мине чемет тә,
чәрдәклә хыяллар пыяласын.
Кесәгә сыярлык күңелнең
бар җиһан сыярлык ярасын
кап-кара төннәрең яласын.
Суырып аласың
җелегем.
Мин әллә нишләдем...
Җебедем.
Шавыңа күмелә
йөрәгем тибеше.
Кирегә чигешем.
Хуш, калам!
Бу таңда
мин ирек ягына юл алам.
...Юк! Калам!

 

Сагыштан арала
Син миннән шулкадәр ераксың –
Дәрьялар, кыялар арада.
Җилләрең китергән суыктан
Күңелдә мең сагыш ярала.

Мең сагыш ярала күңелдә,
Мең кабат ул үлеп терелә.
Беркайчан яз җитмәс ахрысы (!) –
Кабаттан кышларга керелә.

Давыллар үзәгем телгәли,
Арыла диңгезең шавыннан.
Мин сине буранның көчләрен
Басарлык итепләр сагынам.

Сарылам суынган эзеңә:
Бу исәр сагыштан арала!..
Син миннән ераксың, ераксың –
Галәмнәр сыярлык арага.
 

***
Адашасы килә!..
Адашасы
урман төсле серле хисеңдә.
Һәрбер сүзең,
ымнар, карашларың,
сулышыңа кадәр исемдә.

Уранам да
хәтер буранына,
өр-яңадан күрәм төшләрем.
Ялгыш кына
кайтсам өннәремә,
синле хатирәсез нишләрмен?

Юлдан язам!
Язган юлларымны
сиңа түгел, диеп, алдашам.
Битәрләмә –
мин бит үзем теләп
бураннарга кереп адашам.
 

Бир кулыңны...

Разбежавшись, прыгну со скалы.

N.

“Бир кулыңны, дисең,
саубуллашыйк,
керфекләргә йокы эленә”.
Мин ашыгам
татлы төшләремә,
сиңа вакыт яңа көнеңә.

Бир кулыңны, бәгърем.
Саубуллашыйк!
Сиңа – уңга, миңа – уйларга.
Инде вакыт
йолдыз кабызырга
төн узасы озын юлларда.

Туңа калсаң,
хисем очкыннарын
актарырсың йөрәк көленнән.
Тик яңадан
кулым сузмам инде –
күзләремә йокы эленгән...
 

Бир кулыңны, бәгърем.

Саубуллашыйк!..

Реклама