Шундый инде без...
Бәян
-1-
Көн-төн уйлады Галиб, көн-төн! Ләкин һич кенә дә уеның очына чыга алмады. Чүлмәк хәтле генә бәләкәй башында гүя меңләгән умарта корты гөжли иде. Шура әгъзалары белән киңәш-табыш итим дисә - шымчы Вәҗүд астан гына кисеп аяк чалачак. Ниһаять, бер әрсез уй күченнән аерылып лепкәгә "кунды": нокта! Шунда тукталырга кирәк!
Ул өстәлдәге тартманың нәни төймәсенә бармак очын тидерде.
- Мирзам, кер!
Ярдәмчесе ишек төбендә генә торган кебек "ә" дигәнче каршысына килеп тә басты.
- Ни боерасың, бабам?
Галиб ярты бүлмәне биләгән төсле экран өстендәге япманы идәнгә шудырды.
- Мин сиңа бабай түгел, мин - Остаз!
- Гафу, Остаз!
- Күк җисемнәренең хәрәкәтен һәрдаим күзәтәсеңме, Мирзам?
- Күзәтәбез, баб... Остаз! Тәртип!
- Тәртип, тәртип! - диде Галиб үртәгәндәй. - Хаос дигән әшәке чир күк киңлекләренә дә йокты. Әнә, кайбер иярченнәр отыры аза, бүтән җисемнәрнең коткысына бирелеп үз сукмагыннан тайпыла. Күзәтүчеләргәҗиткер: чарасын күрсеннәр!
Остаз телескопның сыңар күзенә текәлде. Йа Кодрәтле Аллаһ! Тудырсаң да тудырырсың икән шундый гүзәл сурәт! Галәм бизәкле яулык бөркәнгән чибәр кызга охшаган иде. Кайчакта сары, кызыл, аксыл йолдызларны җыеп уч төбендә җылытасы килә. Бу матурлык җуелмыйча мәңге-мәңге саклансын иде! Чү, күңел нечкәрде, ә аңа хисләнергә ярамый иде.
- Үгез йолдызлыгы соңгы арада артык нык кабына, яктысыннан күз сукырая хәтта. Сәбәбе ни? Тикшердегезме, Мирзам? Әллә үзен Кояш дип саташамы икән, очындык!
- Кораб юлладык, нәтиҗәсен көтәбез, Остаз.
- Адашкан йолдызларны да бераз тыярга иде. Галактика үзәгендә күпме карт, кырыенда күпме яшь йолдыз тезелгән, шуларның исемлеген яңартыгыз!
- Яңартырбыз, Остаз.
- Һәр нәрсә исәп ярата, Мирзам!
- Ярата, Остаз, ярата.
- Попугай төсле артымнан кабатлама, Мирзам! Мин әйткәннәрне колагыңа киртлә. Бөек Кодрәт безгә зур вазифа йөкләгән: миллионлаган планета арасыннан күзәтүче итеп сайлаган, бүтән тереклек ияләре белән чагыштырсаң, нәкъ менә безне генә зирәклек, җитезлек, тапкырлык ягыннан өстен куйган, нәкъ безне генә зиһен, акыл, сәләт белән бүләкләгән.
- Рас, Остаз, рас! Безнең белән ярышырлык, хәтта ки безнең белән тиңләшерлек бер генә җан иясе дә юк!
Галиб экранны япма белән каплады. Сүз озынга сузылды, ә аны кыскартмасаң, лепкәдә безелдәгән баягы "корт" очып китәргә мөмкин иде.
- Мирзам, без Җир шарына иң якын урнашкан мәмләкәт. Гасырлар дәвамында без, ягъни центаврлылар,Җир төркеменә кергән Меркурий, Венера һәм Марс дусларыбыз белән тыныч кына яшибез. Юпитер, Сатурн, Уран һәм Нептун кебек гигантлар әллә кайчан аларны тузанга әйләндерер иде, бәс, бездән шүрлиләр, без ачулансакмы, без... - Тукта, тагын читкә авыша! Ярдәмчесен бөтенләй башка максат белән чакырган иде лә! - Җир димәктән, анда ни хәлләр икән, Мирзам?
Баягы тиргәлүдән айнымаган егет авызын гына ачкан иде, Галиб кисәтеп өлгерде:
- Дөресен генә сөйлә! Бизәкләмә-чуклама!
- Нәрсә диим икән, Остаз... Дөнья яралганнан бирле анда сугышлар тынмый. Башта кыргый кабиләләр ук-җәяләрдән атышкан, аннан халык исәя-исәя балта-сәнәккә, аннан утлы коралга ябышкан. Эволюция, Остаз! Бүген алар атом дип шашына. Илләр белән илләр бозылыша. Бер-берсенә яныйлар, бер-берсенең бугазын чәйниләр. Адәм куркыныч зат, Остаз! Үзләре үк Җирнең көлен күккә очырмагае, дим. Киләчәк турында кайгырту юк. Галим-голәмәләренең "мин-минлеге"нә шаккатырлык. Аң дәрәҗәләре искиткеч түбән. Космосны өйрәнәбез дип, махсус үзәкләр оештырганнар. Имеш, галәмдә тагын алар кебек акыллы җан иясе бар микән, тикшерәләр. Көлеп үләрсең, Остаз!
- Болар миңа күптән таныш, кичә генә тумадык, яңалыкларың искергән, Мирзам.
- Аптыраганнан әйтәм, Җирдә көн саен талаш, үтереш!
- Һе, аларны иманга китереп булырмы икән? Ахмак кына үзенә чокыр казый, - диде Галиб, өметсез тавыш белән. - Без дә гаепле. Беренчедән, вакытында ялгышларын төзәтмәдек, җае белән акылга килерләр дип өметләндек. Икенчедән, бүтән җисемнәр белән булашып, Җиргә игътибарны киметтек.
- Без аларны гел хәвеф-хәтәрләрдән саклыйбыз, ничә мәртәбә җәнҗалчы тышкы планеталар һөҗүменнән коткардык. Әллә кисәтү рәвешендә генә үзләрен әзрәк селкетикме, Остаз?
Хуҗа ярдәмчесенең җилкәсеннән шапылдатты:
- Тимә, бичара Җир болай да бик еш тетри.
- Кайсыдыр ки планета узынса син кызганмыйсың, маңгаена чиертәсең, ә Җиргә нигәдер тел-теш тидертмисең, Остаз. Сәер!
- Мирзам! Бу безнең гәпнең кереш өлеше генә, инде уртасын-азагын тыңла. Борынгы хәритәдә Җирнең сул канатын биләгән татай улысы тамгаланган...
- Хәритә пыяла шкафта, кертимме? - дип ярдәмчесе урыныннан купмакчы иде, Галиб туктатты:
- Без аны хәтердән йомык күз белән дә укыйбыз. Син яшь, синдә элеккеге чорлар турында мәгълүмат аз, ә миндә - йөз дә егерме биш яшьлек картта ул тау хәтле. Заманында татай көчле дәүләт тоткан. - Хуҗаның күзе нурланып янды, ул шәкертенә дәрес биргәндәй дәртләнеп сөйләргә тотынды. - Бабалары батырларның батыры саналган, дошманына каршы яу чапканда атларның тоягыннан ут чәчелгән! Күкрәгендә арыслан тибенгән татайның! Ызгыш-талашларны өнәмәгән ул, таш кальгалар төзегән, сәүдә иткән, көмеш-алтын койган, чәчкән-урган, балалар үстергән, нәсел үрчеткән. Халык бәйсез булган, ирекле булган, үз көен көйләгән, үз җырын җырлаган. Ә бүген татай дигән кавем кем? Кул-аягы богауланган әсирме? Хокуксыз колмы?
Сораудан битәр бу җан авазы иде. Онытылды Галиб, онытылды. Хис ташкыны ярыннан ташып акты... Әнә, күңел төпкеленә чумган сер, йомычка төсле, дулкыннар кочагында чайкала. Хәер, ярдәмчесе берни дә сизмәде, егет мактанырга дип үз чиратын көтә иде.
- Аның каруы мин, синең әмерең белән, хәзерге татайларның көнкүрешен, гореф-гадәтләрен, холык-фигылен өйрәнгән идем, Остаз! Хәтерлисеңме?
- Һе, өйрәнгән ди берәү! - Галиб саран гына елмайды. - Ничәдер тәүлеккә җиргә иңдем дә, зу-ур гыйльми хезмәт язарлык хәзинә тупладым дисең инде. Юк, егетем, синең татайлар турында белемең бик сай әле.
Галиб уң кулыннан уй-ниятен яшермәскә тиеш иде. Моңарчы ярдәмчесе аның һәр йомышын карусыз үтәде. Бабай белән онык туганлык җепләрен өзелмәслек итеп үргән иде.
- Сиңа яңа планета ошыймы, Мирзам?
- Хи, ошамаган кая! Тикмәгә генә аны "җәннәт почмагы" дип атамадык бит, Остаз! Елга-күл сулары сабый баланың күз яшедәй саф-чиста, урман-кырлары ямь-яшел, кара туфрагы ашлы, бөртек төртүгә бодае-арышы тишелә. Болынында аллы-гөлле йөзләгән төрдәге күбәләк канат җилпи. Ул исәпсез-хисапсыз чәчәк!
- Бөек Яралтучының кодрәте киң, барлыкка китерүче ул! Хәзер безгә бу гүзәл аймакны тутырырга кирәк, Мирзам. Мин аны җирдәгеләргә тәгаенләдем.
- Җирдәгеләргә?! - Ярдәмчесе колагын уды. Янәсе, ялгыш ишетә.
- Әйе, яңа урынга Җирдән күчерәбез, Мирзам.
- Шура әгъзалары белән килештердеңме? Алар ни ди, Остаз?
- Сиңа мәгълүм, кайбер карарларны мин үзбаш кына хәл кылам!
- Әйе, син безнең хөрмәтле хуҗабыз, исемең дә хаким дигәнне аңлата, Остаз.
- Аптыраш, планетада ике мең чамасы милләт яши. Җәннәткә кемнәр тиенер икән? Инглиз, француз, кытай, япон, негр...
- Санап интекмә, - диде Галиб. - Анда татай вәкилләре төпләнәчәк! Болай эшлибез, син теге чактагы кебек кабат Сыер исемле авылга сәяхәткә җыен, Мирзам. Сәнгать кешесе булып. Озакка. Араларында бутал, күзәт һәм иң акыллы, иң тырыш, иң булдыклы яшь парны барла. Шушы икәү яңа планетада хөр һәм бәйсез дәүләтнең нигезен корачак. Ары таба аларның сәясәтенә тыкшынмабыз, ярдәм генә күрсәтербез. Әүвәл яшьләр "җәннәт почмагы" белән танышсын, соңыннан халык санын ничек ишәйтәләр - алар ихтыярында. Йөзәрләгән кораб туктаусыз адәм ташыр.
- Әкә-ә-мә-әт... - Егет бу хәбәрдән тетрәнгән иде.– Сы-ер-га, Сы-ер-га, - диде ул, иҗекләп. - Хуп, Остаз! Таныш авыл. Бурычым да җип-җиңел. Ышанычың өчен рәхмәт!
- Киресенчә, бурычың авыр синең, сөенмә, Мирзам. Яшь пар тарафыннан минем дүрт шартым үтәлергә тиеш.
- Нинди шарт ул, Остаз?
- Беренчесе: яшь пар татай гаиләсендә милли рухта тәрбияләнсен, икенчесе, алар без татай дип горурлансын, өченчесе, һәр туган сабыйның теле "әти, әни" дип ачылсын! Дүртенчесе, ил күләмендә татай теле дәүләт теле дип игълан ителсен!
-2-
"Бурычың авыр, сөенмә..." Мирзам пошаманга калды. Төптән уйласаң, шулай икән: авыр. Җирдә бер төн кунуың да ун елга тиң! Анда син бүген тере, иртәгә мәет! Адәмнәр бернидән дә тайчынмый, аса-кисә, сыта-изә. Сыер урамнарына бал сылаганнармыни, Остаз икенче тапкыр инде нәкъ шушы авылны сайлый. Югыйсә, татай бөтен дөньяга сибелгән! Моннан егерме ел элек япь-яшь егет Сыерда тукталган иде шул. Халык авыз иҗаты өйрәнә, имеш. Чын дөресен әйт, беркем дә ышанмас иде. Кунакчыл иде татайлар, һәр йортта йә каймаклы катык, йә итле бәлеш, йә пәрәмәч белән сыйладылар. Яратты ул ачык йөзле, киң күңелле әби-апалар белән мәзәк сөйләп көлдергән тешсез абзый-әзиләрне! Балактан йомшак кына тешләгән усал этләренә кадәр сөйкемле иде. Айга борын чөеп өргәндә бу хайваннарның күзе яшьләнә, димәк алар нәрсәдер сизенә иде... Эт җаны гына димә икән. Сыер - хәтергә тирән уелган иде. Бер явыз метеорит, авылга якынлашканда, Мирзам аның юнәлешен үзгәртеп, казак даласында шартлаттырды. Татайлар өчен нинди генә изгелекләр эшләмәс иде дә... Шура әһелләре Җир планетасын өнәми, әгәр Галиб остаз тыймаса - әллә кайчан нур белән өтеп куырырлар иде. "Шура" да хаклы анысы: әдәпсез бәндә бөтен тирә-юньне пычракка батырды.
Хуп, хуп, Мирзам "күршеләр"гә юл саба ди. Шунысы гаҗәп, Остаз меңләгән кавемне читкә тибәреп татайга өстенлек бирә. Аның да Сыердагы яшьләренә! Әйтерсең үзе шунда туып-үскән! "Йә, телеңә салынма, кушканны үтә!" - дип егет корабның маршрутын билгеләде. Әзерлек тиз булды: киҗе-мамыктан тукылган кием-салым арка капчыгына салынды. Унлаган төймә белән бизәлгән беләзекнең вазифалары төрле-төрле, берсе - зәңгәр төстәгесе Остаз белән элемтә чарасы - аеруча кыйммәт иде. Тик менә йөз-кыяфәт мәсьәләсендә Мирзам икеләнде. Ике метрлы биокамерага кереп яткач тән төзелеше табибы Мараж:
- Битеңңе ник үзгәртәсең? - диде.
Һа, Мирхам өймәс борын сиңа ком тавын ишә ди! Җир сәяхәте Остазның җиде йозакка бикләнгән сере иде.
- Кирәк! - диде ул, кыска гына.
- Кем буласың? Аксакалмы? Урта яшьләрдәге ир-атмы? Үсмер егетме?
Җир исәбе белән исәпләгәндә Мирзамга утыз сигез яшьләр тирәсе иде.
- Хм... Кырык дисәк?
- Мәйлең, Мирзам!
Айлиягә дә шушы чама иде. Чү, нишләп бу оялчан кыз бала хәтер сүрүен ерта соң әле? Ике дистә ел элек ул егеткә мәхәббәт авыруы йоктырган иде. Әгәр дә мәгәр Мирзам тагын Сыер авылында атна-ун көн яшәсә, моның азагы фаҗига белән тәмамлана, ул җир кызын ярәшә иде! Шыр тиле! Сак хезмәте башлыгы аларны Центаврга якын да җибәрмәячәк, һавада ук очкычны аска мәтәлдерәчәк иде. Сизгер Остаз, бәлки корабка тидертмәс, ләкин Мирзам вөҗдан газабыннан яртылаш картаер иде. Ник дигәндә, Җиргә карата таләпләр каты, һәр сәфәрдән соң "тәлинкә" махсус сыекча белән чистартыла, ә сәяхәтче тәүлек буе күзәтү астында ята, чөнки иң куркыныч "дошман" - Җирдә мыжлаган вирус иде. Йогышлы чир таралса - тиз генә тамыры корымый бит аның! Әлбәттә, галимнәр бер-бер әмәлен табар да иде, әмма моңа күпме вакыт сарыф ителер, күпме көч түгелер, нәтиҗәдә үтә дә мөһим яңа ачышлар артка чигерелер, иң аянычы -бернинди даруларсыз үскән сау-сәламәт Центавр нәниләренең каны вакциналар белән агуланыр иде. Күрәсең, ул чакта яшь кенә булса да, Мирзам барысын да бизмәндә үлчәгәндер. Тикмәгә генә оялчан кыз белән аерылышмаган бит инде...
...Йөз-бит "ясалгач" егет экранга баккан иде, аңа зур авызлы адәм заты каш җыерды.
- Нишләп авызымны су буе ердың, Мараж?
- Ха, үзең кыяфәтем җирдәгеләргә тартым булсын дидең. Ә анда, әфәндем, бирәннәр төсле тыгыналар. Алар ашар өчен генә эшли, ашар өчен генә яши, шуңа күрә авызлары зурдин-зур!
Егет колагын капшады.
- Монысы да әкәмәтнең әкәмәте! Гайбәт тыңлый-тыңлый Җирдәгеләрнең колагы әрекмән яфрагыдай киңәйгән дип шыттыр тагы! Уф, Мараж!
Ахырдан табиб белән килеште Мирзам. Үзгәрү аның файдасына иде. Сыерда халык ушлы, аны хәтерли булыр. Бигрәк тә Айлия! Туташ (бәлки бүген ир хатыны, бала анасы) егетне төсмерләп тә танырга тиеш түгел! Мөгаен өздереп сайраган "май сандугачы"н ул кат-кат йөрәгеннән сызгандыр, ә менә егет озак "авырды", озак... Яулык чите белән иренен каплап: "Яратам" дигән кыз төшләргә кереп җәфалый иде.
...Урман аланына "кунган" зәңгәрсу кораб яшен тизлеге белән киредән күккә атылып күздән югалгач кына, Мирзам аркасындагы биштәрен рәтли-рәтли, тар сукмактан атлады. Вак кына язгы яңгыр сибәли иде. Авылга табан илткән юл исә лыкыр балчык иде, егет аяк киемен салып һәм дә чалбар балагын сызганып май аеның соңгы пычрагы белән көрәшкә ташланганда гына урман авызында, мичен якканмыни, төтенгә уралган йөк машинасы күренде.
- Сыергамы? - диде ирен читенә бармак калынлыгы тәмәке кыстырган шофер. - Әйдә, бырат!
Кабинага үрмәләп менгән Мирзам:
- Безгә ут капмасмы икән, агай? - дип шаяртты.
- Калхуз сәләмәсе, майны күп яндыра! - Агай рульне җитез бора, тәгәрмәч астыннан пыркылдаган балчык кисәкләре тәрәзә пыяласына чәчри иде. - Муртайса да, авылга хезмәт итә үзе. Икәү бергә картаябыз. Кафил, син бит пинсәдә, чебеш-тавык кына асрап үз рәхәтебез өчен генә яшик ди карчык. Фи, ир-ат шөгылемени ул, мәйтәм, мин сиңа әтәч мәллә, тавыклар белән тирестә тибенергә, мәйтәм.
Егет ирексездән юлдашына карап алды. Авызы зур, эче тулы сүз... Татайларда артык күп сөйләгән кеше турында: "Сүз боткасы пешерә", - диләр. Пешерә агай, пешерә...
- Мондый баткаклыкта чүт кенә ялы да комачауламас иде дә, әнә бит сайлаулар алдыннан ысмутр дигән шайтан туе уздыралар. Авыл белән авыл ярыша. Кем яхшы җырлый, кем яхшы бии - жүри бәяли, ди. Җиңүчегә афтабус бирәләр, ди. Безгә какрас кирәк, ун мәктәп баласын ташырга, әртистләрне йөртергә и тудыйм-судыймга. Әртистләр дигәч тә шәһәрнекеләр түгел лә, үзебезнең Сыерныкылар.
Мирзамның да авызы зур, аңа да сүз кыстырырга вакыт иде.
- Җиңәбез дисеңме, агай?
- Фи, тәккә генә тугыз чакрымдагы Әлпәргә эрпитисәгә ташыйммыни?! Ду куптаралар, малайгынам!
- Әлпәрдә кем өйрәтә?
- Җырчы Шакир. Радиудан ишеткәнең бардыр, "Карурман"ны шәп яңгырата. Пинсәдә хәзер, туган авылында төпләнде. Мәйтәм, Сыерда сәләмә генә җырчы кисәге дә юк бит. Клубта эшләрлек. Түләү начар шул, минем энекәшнең улы ярты ел маташты, аннары җиде меңгә ничу ыштан туздырырга дип калага тайды. Нинди җүләр тиен-миенгә яллансын ди!
Мирзам:
- Мин ялланам! - дигән иде, шофер әз генә сулы чокырга төшеп батмады.
- Кит! - Юлдашының ачудан күзе шарланды. - Түгәрәк күмәч сыярлык авызыңны җәеп миннән көлмә, яме?! Син Аргы оч Зөбәрҗәтнең шәһәрдәге стиләгә кияве бит! Шыр алдакчы! Жәлләп кенә утырттым үзеңне, җүнсез. Былтыр латарийга җиңел машина отасың дип, ике йөз тәңкәдән унбиш билет саткан идең миңа, тәгәрмәч тә тәтемәде! Әрекмән колагыңны тартып өзәм хәзер, алдакчы! - дип уң кулын рульдән ычкындырган агай куркыныч иде, егет тиз-тиз генә түш кесәсеннән таныклыгын чыгарды.
- Без Илдус исемле, агай! Сезнең авыл клубына эшкә билгеләделәр.
- Эһе, атың бүтән икән шул, - диде дөбер-дөбер кайнаган шофер кисәк сүрелеп. - Тач Зөбәрҗәт кияве үзең! Игезәкләр диярсең, Ходайның хикмәте. Нәстә майтарырсың икән клубта, бырат?
Сәнгать җитәкчесе дисәң, агай мәгънәсенә төшенмәс, аның өчен җыр белән бию генә бар.
- Мин - хор җитәкчесе, - диде Мирзам, тапкырлыгына куанып.
- Менә сиңа мә! Оҗмахта - хур кызлары, Сыерда - хур җитәкчесе. Гаҗәеп тә соң бу дөньялары!
Алдашу - түбәнлек иде, теленнән саескан очырганда Мирзамның чәч төбенә кадәр кызарды. Тик нихәл итәсең, ялган - бердәнбер чара, аның каравы, тиздән татайлар: "Без монда хуҗа", - дип күкрәк киереп яшәрлек үз дәүләтенә тиенәчәк иде. Халык авыз иҗатын туплаганда ул байтак хикмәти әйтемнәр отты. Татайлар: "Ялганның койрыгы кыска", диләр, шәт өч ай эчендә Мирзам-Илдус койрыгыннан тоттырмас, талантлы артист кебек үз ролен оста башкарыр. Нәрсәгәдер өйрәтеп артык чиләнәсе дә түгел бугай, әгәр "әртистләр" иренмичә, тугызар чакрымга йөри икән, димәк, дәрманлы халык.
Шофер:
- Иптәш хур җитәкчесе, клуб авыл уртасында, син лутчы ары таба җәяү генә тәпилә, - дигәч, егет, рәхмәтләр яудырып төшеп калды. Тәбәнәк агач клуб янында аны Айлия каршылар төсле иде. Тамаша! Иске бинаны сүтеп, аның нигезендә маңгаена "Мәдәният йорты" дип язылган яңа сарай бастырганнар иде. Мирзам ишек яңагына кадакланган такталардагы исемнәрне укый-укый коридор буйлап барды. "Почта", "Китапханә", "Җирле үзидарә рәисе", "Медпункт" ише төрле оешмаларны сыендырган йортның клуб директоры Фәзилә Әүхәдиева кысрык кына бүлмәне биләгән иде. Мирзам исәнләшкәндә үк чамалады: бүлмәгә өреп тутырылган таза хатынның үзеннән битәр тавышы сыймый, тавыш диварларны дерелдәтеп коридорга ишелә иде.
- Ой,ой! Төкле аягың белән, күгәрченем! Кафил агай шылтыратты инде, сөенчегә - бүләк, ди. Шкафта өч кер сабыны бар, берсе - аңа! Культмассовикка тилмерә идек, күгәрченкәем! Культура өлкәсен җанландырыгыз дип сүгә түрәләр, ә белгечләргә кытлык! Ничә ел ялгызым гына этләнәм, күгәрченем. Авыллар өшәнгәч кенә клуб салдыртты хөкүмәте дә.
Хатын тыр-тыр авыз пулеметыннан сиптерә генә, ә Мирзам өчен һәр минут исәптә иде.
- Сәхнәгез иркенме, Фәзилә апа?
- Әртистләребез ябык, сыярсыз. Рас син эшкә атлыгып торасың икән, иртәгә сәгать тугызда, егетләр-кызлар синең карамакта булыр. Үзең белән якыннанрак танышыйк әле, күгәрченем. Кәттә киенгәнсең, ызначит башкаладан. Яшермә, нишләп ир башың белән безнең авылга ашкындың, ә? Бездә өч тиен хезмәт хакы. Хатының өйдән кудымы? Алименттан качтыңмы? Җә, күгәрченем?
Мирзамның алдан ук һәр сорауга җавабы башындагы "компьютер"га салынган иде. Ләкин барыбер каушатты. Ялган сөйләргә күнекмәгән тел үзалдында көрмәкләнә иде. Кинәт тыштан ишекне тарттылар да, кысан бүлмәдәге тынчу һаваны соңгы тамчысына кадәр йотып бетерергә теләгәндәй ак мыеклы бер адәм килеп тә керле.
- Аулакта гына серләшәсезме, мәхәббәт кошлары? - дип Ак мыек түргә ыргылды.
- Безнең иптәш белән важный сөйләшү, Әмирҗан абзый, - директор аны туктатмакчы иде, Ак мыек:
- Кума, яме? Минеке сезнекеннән дә важныйрак, - диде. - Без иртәгә җыелабыз, безгә залны бушат! Сәркатибем Сания өй борынча йөреп халыкны собранҗәгә өнди.
- Хи-хи, үләм! - Юан билле Фәзилә урталай бөгелеп көлә алмады, иренен очлайтып кына хихылдады. - Бездә халык тундрадагы боз төсле, Әмирҗан абзый, собрание дип кенә кузгалыр микән! Ул лутчы телевизордан "Санта Барбара" сериалларын карап елый, синең өндәмәләреңне күтенә дә элми! Хыялланма, ыштансыз партиягез кабат терелми. Монда шәһәрдән кайтып, буржуйларны чүплеккә себереп түгәбез дип, карт-корыны котыртма, кызыл авыз! Кайсыбыз буржуй соң, кайсыбыз?
- Син! - Ак мыек күркә сыман кабарынды. - Биш сыер савасың, өч үгез асрыйсың! Син дә, иптәш культур-мультур! - Мирзам тәнкыйть утына тотылмаска тиеш, чөнки "коммунист" аның белән беренче тапкыр очраша иде. Тик ул ялгышты. - Башыңда буржуй кипкәсе, өстеңдә буржуй кәчтүме! Пастуй, пастуй! Зөбәрҗәтнең азгын кияве ласа син!
- Нинди Зөбәрҗәт кияве ди. Яңа культмассовик бу! - Фәзилә дыңгылдатып идәнгә типте. - Шудыр моннан, Әмирҗан абзый, шудыр! Тү-тү сиңа зал!
- Исем китте, клуб каршындагы мәйдан да бик шәп!
- Хи, надан, - диде хатын. - Бүген закон каты, җирле үзидарә рәисенең рөхсәтеннән башка аръяктагы тал төбендә дә җыелырга ярамый.
- Мин синең сурәтеңне "Хурлык тактасы"на элдерәм, Фәзилә! - дип янаган гайрәтле Ак мыек ишеккә юнәлгәндә, әлеге ызгыш-талаштанун граммга ябыккан директор кәефсез генә:
- Карале, шушы "кызыл"га ияр әле, аның күршесендәге Шәкүрә әбигә фатирга урнашырсың, Илдус кем улы... Әй, исемең белән генә эндәшермен лә!
Кызылмы ул, сарымы яки яшелме, аларның уртак кушаматы - адәмнәр иде. Йөз чөермә, һәр "төс" белән мөнәсәбәтләрне җайла, бәлки "кызыллар" арасында да яңа планетага лаек вәкилләр табылыр?Монда хисләнмичә, акыл белән уйлап сайлау кирәк иде.
Әмирҗан чалыштырып атлаган аякларына абына язып бераз теркелдәгәч, егет белән тигезләште.
- Безнең партиягә гариза язып керәсеңме, культурный иптәш?
- Сезнең илдә җәмгысе ничә фирка исәпләнә?
"Аһ, Мирзам, Мирзам! Үзеңне ничек җиңел генә сатасың икән!" - дип ачынды егет. Әнә, Ак мыек шаккатып тел шартлатты:
- Кичә генә айдан мәтәлдеңме әллә, культурный иптәш? Телевизор карамыйсың, гәзит укымыйсың ахрысы. Миеңә тукы, Рудиядә туксан тугыз партия теркәлгән, безнеке - иң абруйлысы! Без Зизан бүлекчәсе. Төп офис - Москитта! Ну, басасыңмы безнең сафларга? Иртәгә үк таныклык тапшырабыз.
- Рәхмәт, Әмирҗан абзый. Зинһар, кыстама. Зизанскийга миннән күптин-күп, чуктин-чук сәлам!
- Синнән сәлам?! Син кем соң әле шул хәтле, хәчтерүш! Кит, артымнан иярмә!
Ике дистә ел эчендә Сыер авылының эче-тышы үзгәрсә дә, егет адашмас, туп-туры Шәкүрә карчыкларга барып төртелер, чөнки ул Айлиянең туган йорты иде. Ә бит адашырга да мөмкин иде. Авыл кырау суккан төсле шиңгән, бакчаларда былтыргы кипкән алабута тырпаешкан (бәрәңге чәчмиләр!), кайбер хуҗасыз ызбалар ишелеп борыны белән җиргә кадалган, урам гөрләтеп балалар уйнамый, тирә-якта үле тынлык иде. Орыс капкалы йортның да килеш-килбәте ямьсез: түбәсенең буялган калаен кояш "ашаган", ян бакчаның рәшәткәләре сынган, тәрәзәләр умыртка баганасы кәкрәйгән сыман кыйшайган иде. Мирзам туктап тирән генә сулады. Менә хәзер Айлия белән күрешә... Акыл, ярдәм ит! Хис өермәсен тузгыт, тузгыт! Егетнең максаты - пар эзләү...
Ишегалдында бер карчык ипи турап чебешләр ашата иде. Егет:
- Саумы сез? - диде. - Шәкүрә әби өйдәме?
- Кыстамагыз да! Бармыйм сайлауга! Туйдырдыгыз, кыручлар. - Карчык итәгендәге ярмасын җиргә какты. - Как сайлау җитә - боларга минем тавыш кирәк! Бая гына узышлый Әмирҗан безнекен - "Кам-камнар"ны хупла, ди. Кичәгенәк "Алма" белән "Кишер"ләр йөрде. Син кайсы әртил тарафдары инде, сансыз?
- Мин сине беркая да өндәмим, Шәкүрә әби.
- Ыһы, җайлап-майлап кына үзеңә авыштырасыңмы? Капчыгыңа нибуч кибеттә сатылмыйча яткән кәнфит-прәнник тутыргансыңдыр. Теге сайлауларда тараткан чәегез искергән, тирес тәме килә иде, кыручлар! Гел алдауда эшегез.
Егет җилкәсендәге сумкасын сап-сары итеп юылган баскычка шудырды.
- Мине сезнең авылга - клубка эшкә җибәрделәр, Шәкүрә әби. Хор җитәкчесе мин. Фатирга кертәсеңме? - дип, Мирзам күрешергә дип кулын сузды. Карчыкның усал йөзе язылды, ул аяк астында буталган чебиләрне учын шапылдата-шапылдата ояларына табан кугач, егетне кочаклап ук алды.
- И-и, кертмәгән кая! Ялгыз башыма бик күңелсез, улым!
"Ялгыз башыма?" Тыю-тыелуларга карамыйча күңел учагында янган хис ялкынына бозлы су бөркеделәрмени, Мирзам бөреште. Айлия кайда соң? Җирдәгеләр әйтмешли, аның "бәгырь кисәге" кайда? Егет беләзегендәге ак боҗра тишегенә җиңелчә генә басып Айлия турында белешер иде дә, Остаз бу супер төймәчекне сүндертте шул. Җирдәгеләр белән йөрәгең аша гына аралаш, приборларга таянма, диде. Әйдә, Мирзам йөрәге ни кушса, шуны эшләсен, ди. Әнә ул, Айлия, дип тибә! Тизрәк эзләп тап, ди! Юк, синең бурычың бүтән, узынма, дип бармак яный акыл. Нинди каршылык!
Ызбада берни дә үзгәрмәгән, еллар вакыт дигән узгынчыны мичкә дә кагылдырмаган, ул элеккеге кебек ап-ак кершән ягынып такта белән бүленгән ике бүлмә уртасында "утыра" иде. Карчык зәңгәрсу яулыгын артка чөеп бәйләгәч:
- Бисмилла, - дип, эләктергеч белән мичтән чуен тартып чыгарды. -Берсәк суынсын! Иртүк ике-өч кенә пүлән ягып, өйрә ашы куйганыем. Син, улым, иң соңгы бүлемтектә яшәрсең, урын-җир чиста, чирканма. Әбекәең сине хәзер пич ашы белән сыйлый.
Егет эчкә узды. Өмет белән узды. Анда Айлия көтә сыман иде. Караваттагы ап-ак кар түмәре кебек ике мендәр аның белән бергә көрсенде: юк, юк һәм тагын бер тапкыр юк!
- Улым, кем атлы әле үзең?
Олы якта табак-савыт шалтырады. Кемгә нәрсә - кәҗәгә кәбестә, ди татай (Мирхамның хәтерендә әллә нинди хикмәтле әйтемнәр саклана иде), хуҗабикәдә кунакны ашату кайгысы.
- Илдус мин, Шәкүрә әби, Илдус!
- Үзебезчә икән, чын татайча икән. Иту хәзерге яшьләр очынып нарасыйларын ничек кенә атамый. Безнекеләрнең әнә берсендә Изүлдә, икенчесендә Маргарит. Адәм көлкесе. Имеш кайсыдыр илдә Маргарит Титчәр дигән яман данлыклы патшабикә җитәкче, ди. Булмагае ни! Аның татайга ни катнашы бар!
Изольдә белән Маргарет кемнең балалары икән соң? Айлиянекеме? Абыйсы Сәлимнекеме?
Өйрә ашы телеңне йотарлык, тәмле иде. Зур кашык белән аны тиешле җиренә бик тиз "озатты" егет. Тамагы туйгач ул:
- Фатир бәясен сөйләшик, Шәкүрә әби, - диде.
- Әй, улым, ялгызлыкка бәя юк ла. Син лутчы, Үзәк базарыннан онын-ярмасын, бәрәңгесен-кишерен апкайт. Түләү шул сиңа. - Карчык дивардагы "күкеле" сәгатькә чекрәйде. - Егерме минуттан ике туламы? Шафур Кафил атна кич базар урый. Авылдагы карт-корыга кирәк-ярагын апкайта. Улым, жәлт кенә җыен да, тукталышка чап! Баручы кешеләрне Кафил шуннан ала.
Кафил агай аны ерактан ук сәламләде.
- Гуртта үскән димәссең, җилдән җитез син, - дип мактагач, учына төкереп тәмәкесен сүндерде дә: - Шәкүрәттәй йомыш та куштымыни? - диде. - Хәйләкәр дә соң кортка! Бүген без икәү генә, әйдә, кабинага чум, Илдус бырат!
- Ялгыз карчыкка көн итүләре читендер.
- Эһе, ялгыз ди сиңа! Аның гуртта улы белән кызы, өчме-дүртме оныгы яши. Олавы белән тәҗел әйберләрен кайтарып аудар! Малае хатыны кубызында биесен дә ди, кызы анасы турында кайгыртырга тиештер бит! Каты бәгырьле Айлия.
Шофер бүтән Айлияне тиргидер, Мирзам белгән, Мирзам сокланган кыз мәрхәмәтлелек тукымасы белән тукылган изге җан иде. Аңамыни анасын чәй-шикәргә тилмертү!
Күпер башында кырлы эшләпә кигән карт утыра, ул тактага чиләк-чиләк бәрәңге, кишер, чөгендер тезгән иде.
- Кем ул? - диде егет, кызыксыну шулай ук чир иде.
- Һай, күк белән саташкан Хәсән карт инде! Тагын калдык-постыгын сата. Кемгә хаҗәт аның туфраклы бәрәңгесе дә, балчыклы чөгендере! Базарда һәммә нәрсә чип-чиста. Тастымал белән сөрткәннәр диярсең, хет юмыйча аша.
- Нужа саттыра микән? - Бу сүзне Мирзам теге чакта ук откан, татайлар "Нужа куабыз", - дип сөйләргә ярата иде.
- Нинди нужа?! Тәкәбберлек! Минеке агусыз, янәсе. Бишек баласына ашатсаң да зыянсыз, янәсе. Аның ике улы Рудия күләмендә танылган авиаконструкторлар. Москитта эшлиләр. Башлы нәсел үзләре. Хәсән бабай төмсә, беркем белән аралашмый, беркемгә ягылмый. Аның дөньясы - күк. Әкәмәт инде, калхуз чорында агроном Әхсәннең канын эчте, син - халык дошманы, кыр-басуларга агу сибәсең, ди. Утыз сигезенче еллар булса, Әхсәнне аталар иде. Агусыз гына ничек чүп үләне белән көрәшмәк кирәк! Бичәләрегез утасын, дигән бабаң. Утатырсың безнең катыннардан!
- Нишләп кырларыгыз ялангач, Кафил агай?
- Кем сөрсен дә, кем чәчсен! Өч ел элек калхуз таралды. Инвестор дигәнең белән мантымадык, ике мең баш савым сыерын төяде дә качты! Ишеттем әле, элгәре бабасы Себергә куылган кулак Әнәс оныгы безнең якларда иснәнә, ди. Шул малай нәрсәдер кайнаштырмакчы бугай. Хәер, син хур җитәкчесенә болар пычагымамы? Сезнең бит күңел юанычыгыз җыр-бию, едритлар!
...Базар җәйрәгән, капка төбендә дә капчык-капчык тауар өйгәннәр иде. Кафил күзлеген киеп кесәсесендәге кәгазен укыды:
- Бәрияттәйгә биш кила бәрәңге, ике кап тоз, дүрт кила писүк. Дамир бабайга кәбестә, эре токмач. Син бар, хур җитәкчесе, Шәкүрәттәйнең заказларын үтә. Кырык минут вакыт сиңа!
Мирзам яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр рәтеннән китте. Чынлап та, тастымал белән сөрткәндәй, алма-грушалар ялтырый, юылган кишер, чөгендер, баш хәтле кәбестәләр, тузан бөртеге дә кундырмыйча биек-биек агач-куакларда үскән сыман иде. Фатир хуҗасы сөенсен: һәммәсен дә әз-әзләп алыйм дигәндә генә егетнең беләзегендә яшел төймә чыелдады. "Тия күрмә,агулану дәрәҗәсе югары" дип кисәтә иде ул. Ни-нәрсәгә генә кагылсаң да, "яшелкүз"гә ошамады. Ахырдан Мирзам бәрәңге әрҗәсенә иелде. Тавык йомыркасы төсле сап-сары, йом-йомры "җир алмасы"н саткан хатын:
- Ярмалы, бик тәмле, - дип мактаса да, "төймә" чыелдавын белде.
Кафил агай әрҗәсен тутырган, машинасы янында чүгәләп дөнья тамаша кыла иде, ике кулын селкеп килгән егеткә:
- Бәрәч, нишләп буш син? - диде.
- Кайсысына гына орынма, агулап үстерелгән.
Шофер бот чабып көлде:
- Ну сез гурт халкы! Синең кайда чиста ризык күргәнең бар?
- Бездә... - Мирзам үзенең Җирдә икәнен онытып җибәрде.
- Кайда ул сездә?
- Бездә... Әбинең бакчасында.
Хәерсез, адым саен ялган!
- Һе, әбисендә икән! Соң, бырат, шушы тиклем миллионлаган авызга кортканың ике-өч түтәл кишер-чөгендере генә җитәмени?! Әнә, телевизордан күрсәттеләр, Себер ягында митайлар безнең җирләргә ташкабак утырткан. Корткыч бөҗәкләр яфракларын тишкәләмәсен өчен дуст өрдертәләр. Противогаз киеп! Ап-ак тузан болыты кырда! Ашыйбыз, нишлисең!
- Нинди зур бәрәңге бакчаларыгыз елап ята, агай. Һәркем үз тамагын үзе кайгыртсын!
- Ята, дөрес. Каларад коңгызы белән көрәшеп ардык без, хур җитәкчесе. Хет дару сип, хет артыңны туңкайтып чүплә, файдасыз, минут саен үрчи, буй-буй ыштанлы кабәхәт! Ну, нәрсә, Шәкүрә карчыкка шымытырмы инде?
- Хәсән карт өргәсендә туктарсың, агай.
-3-
Галиб хәбәр көтте. Һай, пырдымсыз! Мирзам әле генә Җиргә кунаклады. Бурычымны үти алырмы, яисә яшь парларны сайларлык тәҗрибәсе җитәрме дип хафаланмый, Оныкка ышана Хуҗа, юксыну йөрәкне телгәли иде. Юксыну... Центаврда сагыш-сагынулар юк, ә аңарда бар,чөнки Галиб... Чү, кузгатма, кирәкми! Бу юлысы Мирзамның сәфәре айларга сузылыр. Бәлки ул кыскарыр да. Вакыт озынлыгы егеткә бәйле: әгәр Онык тимерне кызуында сукса, күрешү сәгатьләре бик тиз якынаер.
Шушы төштә Галибның уйлары бүленде: баш түбәсенә су тамчысы тамса тәгәрәп төшәрлек итеп ялтыратып чәчен кырган Мангуш күренде. Ул да боек иде.
- Мирзамны тагын каядыр юлладың бугай, әткә, - диде ул, аның тавышында ризасызлык сизелә иде.
- Остаз! - дип төзәтте Галиб.
- Йә, Остаз диик. Сиңа мәгълүм ки, оныгың маҗаралар белән мавыга. Канатам дими, һәр тишеккә борынын тыга.
- Мин аңа җитди йомыш куштым.
- Барыбыздан да яшерепме? Ичмасам шура әгъзалары белән киңәшер идең, Остаз!
- Сабыр, нәтиҗәсе турында ахырдан әйтелер. Кайчакта ялгыз гына уйлап эшләнгән эш өер белән хәл итүгә караганда отышлырак була.
- Бәлки, - диде Мангуш, килешкән төсле. - Синең абруең зур анысы. Ләкин ник соң син Мирзам белән барлык элемтә чараларын өздерттең, хәзер аның белән бары тик үзең генә аралашасың?! Ул бит минем дә каным, минем дә бердәнбер улым! Үсмер чагында ук оныгыңны Җир белән бәйләдең, әткә! Ике аяклы адәмнәр төяген йөзләгән галим күзәтә, тот та шуларның берсен җибәр юкса! Ә син һаман Мирзамны утка ыргытасың!
- Онык үзе риза, аңа Җир ошый!
- Картаясың ахрысы, әткә! - дип пошынды Мангуш.
Галиб сискәнде. Хак, картая... Тиздән Кодрәт иясе хозурына күченер. Җиһанда бер генә мәхлукның да тышкы кабыгы мәңгелек түгел. Җан гына мәңгелек...
- Картайсам да, үкенмим, - диде Остаз. - Алмашка син җитештең. Дәрәҗәң зур, хөрмәтең зур. Шура әгъзалары сиңа гына өмет баглый, улым. Мин моңа шат. Тик улым... - Остазның калын тавышы нечкәрде. - Җирне ташлама, үтенәм...
- Җир дип саташасың инде, әткә!
Галиб чытырдатып күзен йомды. Ул шулай тынычлана иде.
- Остаз, галимнәр унынчы буын суперкорабларны сыный. Синең әмерең нигезендә яңа планета өчен йөз очкыч ясала.
- Хуп, улым.
- Аны ничек дип атарбыз икән, Остаз?
- "Җәннәт почмагы" диярбез, Мангуш. Син әле ашыкмыйсыңмы? Моны миңа үләр алдыннан Әнсари бабаң сөйләп калдырды. - Ул кат-кат агарган сакалын сыпырды, әйтерсең сере иягенә төенләнгән дә, хәзер аны әкрен генә, кабаланмыйча гына чишәргә кирәк иде. - Ике йөз дә алтмыш алты ел элек безнең "тәлинкә" туфрак катламын тикшерергә дип, Сыер дигән татай авылының урман аланына төшә. Галим үзе белән биш яшьлек улын да ала. Малай корабта йоклап кала. Эшен төгәлләп кире килсә, бала юк! Галим ары карый, бире карый һәм күбәләкләр куып уйнаган малаен күрә. Ни гаҗәп, сабый өс киемнәрен салган, ялангач икән. Ул аны утырткычка кертеп утырта. Моңарчы, тәрәзәчектә җемелдәгән йолдызларны саный-саный, тыныч кына сәяхәт иткән малай, шыңшып-көйсезләнеп бара. Кайткач кына аңлый әти кеше: улы Җир баласы белән алмашынган. Әйе, ул йөз-кыяфәте белән ике су тамчысы кебек үзенең малаена охшаган була, ләкин ятсынуы, беренче тапкыр күргәндәй уенчык роботларны әйләндереп-әйләндереп каравы "сата". Әгәр дә галим ялгышы турында шура әгъзаларына әйтсә, котылгысыз җәзага тарачагын белә. Ят баланы кабат аланга кайтарып, ә үзенең газизен табып хатасын төзәтергә ниятли ул. Тик өч очышта да "тәлинкә" ватыла. Атасы-Центавр Хуҗасы, билгеле, аның койрыгына баса.Фаш итеп, улын үтертмәс бит инде, Бөек Кодрәт иясе шулай хәл кылгандыр, син улым, беркемгә дә белгертмә, нарасыйны үз улың кебек тәрбиялә, гыйлем серләренә төшендер, бу бала - синең дәвамчың, ди. Без, Мангуш...
Сүз бавы өзелде, баштанаяк зәңгәрсу тукымадан тегелгән киемгә төренгән кыз керде. Ул:
- Гафу үтенәм, Мангуш, сине шәкертләрең дәрескә көтә, - дигәч, Галиб сөенеп:
- Бар, улым, бар, - диде.
Хикмәтле сер сандыгын ачып ни ота ул, йә? Ашыга, Галиб, ашыга. Картая, янәсе! Сиңа: "Фәлән хәтле генә яшисең", - дип белешмә язып тоттырганнармыни! Галиҗәнаб билгели гомер озынлыгын, ул гына билгели. Мөгаен, аның хикәяте җәлеп тә итмәгәндер, мәгәр Мангуш кызыксынса, тукта, моның азагы ничек бетәр икән дип, тагын әз генә тоткарланыр иде. Тоткарланды, хәер. Кисәткәндәй:
- Әткә, хыялый әсәрләр язып көлдермә, бала алмашу турындагы әкиятең сиңа чеметем генә дә дан өстәми, - диде. - Син искиткеч талантлы галим, син бәһасез ачышларың белән Центавр тарихында тирән эз сыздың, - диде.
Галиб баягыдан да ныграк сөенде. Әлегә ышанмавы хәерлерәк. Әкиятнең чын икәнен исбатлар ул, исбатлар, онык кына исән-сау әйләнеп кайтсын...
-4-
Хәсән картның базары сыек иде. Ни бәрәңгесе, ни чөгендере сатылмаган, болай да балчыклы тауар, кояшта кибеп, "негр малайлары"на әйләнгән иде.
- Ничә тәңкә? - диде Мирзам, чиләкләр өстенә иелеп. Беләзектәге төймә чиелдамады.
Карт, керфеге коелган шәрә күз кабагын күтәрмичә генә:
- Бушлай, ал, - диде.
Машина баскычына арт санын төрткән шофер кош төсле кулы белән кагына-кагына:
- Менә, менә! Ал, ди имеш! Чүплеккә ташларга иренә ызначит! Пычранма, хур җитәкчесе! Киттек! - дигәч кенә сатучы күзен ачты.
- Синең машинаңда ящник тулы агу, Кафил бәндәсе. Нәсел корытучы син!
- Синдә һаман бер такмак инде, агу да агу имеш!
Мирзам чиләкләрне берәм-берәм капчыкка бушатты.
- Кафил агай, әрҗәгә куйыйк әле.
- Үлсәк үләбез, зато ашап үләбез, бабай! - диде шофер, ямьсез ыржаеп.
- Ух, нәсел корытучы дошман! - Хәсән карт таягы белән селтәнгән иде, Кафил кабинасына атылды:
- Сукса, башыңны яра, көчле, шайтан алгыры!
Шәкүрә карчык:
- Базар катыннары ир-атка, мыскыллап, шакшы әйбер тутыра шул. Син дә, күзле бүкән, капчыгыңа нәмә аткарганнарын карамадыңмыни, җә? - дип базарын, Мирзамын бергә өеп тирги-тирги яшелчәләрне сулы ләгәнгә томырды. - Җебесеннәр!
Мирзам берни дә аңлатмады, чөнки файдасыз иде. Аннары, вакыт дигәнең чаптырып арттан куа, аның һәр минуты исәптә, җәелеп-таралып йөрсәң, вакыт үзе үк төп башына утыртачак иде. Клубта да кымтыраталар, Фәзилә, әнә, озак килми дип, мыгырданадыр инде.
Егет "Мәдәният йорты"на юлны кыскартам дип, тыкрыктан гына киткән иде, өченче бакчада алты аяклы үрмәкүчнең җир сөргәнен күреп, шул якка борылды. Клуб качмас ла! Гаҗәпләнмәде ул, мондый батрак-роботлар Центавр мәмләкәтендә гадәти нәрсә санала, ә Җирдә бу гайре табигый күренеш иде. Сукадан тракторга әле кайчан гына күчкәннәр! Авыл гына димә икән, кул хезмәтен ничек җиңеләйтәләр. Димәк, монда башлы татай гаиләсе яши. Чыпчык оясында - чыпчык, бөркет оясында - бөркет үсә, бәлки нәкъ шушы гаиләдә яңа планетага лаек егет-кызлар тәрбияләнгәндер?
Аңа каршы, дөя кебек аркасына йөк аскан, кызыл косынкалы кыз белән тәлпәк кигән егет килә иде, Мирзам сынап та, өметләнеп тә аларга карады. Икесе дә чибәр, икесе дә ачык йөзле. Татайлармы икән? Их, беләзектәге иң кирәкле тишекнең төймәсе куптарылган! Шуңа басса, "дөяләр"нең кемнәр икәнен секунд эчендә ачыклар иде дә... Остаз бабасы: "Интуиция - иң шәп ярдәмчең", - диде шул.
Лач-лоч сагыз чәйнәгән яшьләр гүя былтыргы танышын очратты, икесе дә беравыздан урам яңгыратып сәламләде:
- Исәнмесез-саумысыз, абый?! - Үзләренең теле телгә йокмады. - Сыерда сине беренче тапкыр күрәбез. Кунаккамы?
- Клубка эшкә билгеләделәр, - диде Мирхам. - Сәнгать җитәкчесе мин.
- Оһо, кич белән дискотекада тыпырдыйбыз икән!
Кыз бию хәрәкәтләре ясады.
- Абый, абый, бездә Америка поп йолдызы Николь Кеаның дискы әллә ничә. Хәзер үк биримме? Музыкасы маймыл кебек сикертә! - дип авыз ерган егеткә Мирзам кырыс кына:
- Татай көйләренә биерсез, яме? - диде.
Әмма аның дорфалыгы һич кенә дә яшьләрнең кәефен бозмады.
Кыз:
- Ярый, абый, ярый, без татай моңнарын да үлеп яратабыз, - дигәч, Мирзамның нокта хәтле генә өмете зурая-зурая тәвә йомыркасы кебек булды. Бу яшь парларны күз уңыннан ычкындырмаска кирәк! Ояда беренче мая бар! Сокланып туймаслык, саф татайча ничек матур сөйләшәләр!
- Мин - Илдус, - диде ул.
- Ильяс, - диде егет.
- Мәрьям, - диде кыз.
- Сәяхәткә җыендыгызмы әллә? - Мирзам яңа танышларын хәзер үк кармак очына эләктерергә тиеш иде. Дөнья - дәрья, "балык"лар аска чумса - кайдан эзлисең ди!
- Юк ла, абый. Сөремле шәһәр һавасыннан туеп, без дүрт ел рәттән җәйге айларда Көлчә елгасы буенда палатка корып яшибез! Балык тотабыз, уха пешерәбез, дару үләннәре киптерәбез. - Мәрьям нур сибеп балкый, әйтерсең аның йөзе май кояшы иде. Урыныбыз иркен, кунакка рәхим итегез, Илдус абый.
- Килештек, - диде Мирзам-Илдус. Чынлыкта, килеште микән? Бая гына: "Кораб чакырт та, төяп озат боларны!" - дип ашкынган иде, ә хәзер әлеге уен күңеленнән аркылыга-торкылыга сызды. Нидер сагайта иде, нидер... Яшьләргә җан тартылмый иде, җан... Гаҗәп!
Батрак-робот сөргән бакчалы йортның такта капкасы төрле төсләргә буялган йолдыз бизәкләре белән чуарланган иде. Монда хыялый бала-чага тора бугай дисә, ялгышты Мирзам, хуҗасы ак сакаллы Хәсән карт чирәмгә тараткан бәрәңге өемендә казына иде.
- Алла куәт бирсен! - Егет эш белән мәшгуль татайны ни рәвешле сәламләргә икәнен белә иде.
- Бирсен, бирсен, - диде карт.
- Сатлык бәрәңгеме, бабай?
- Чәчүлек. Үрдердем.
- Булышыйммы, бабай? - Ул ничек тә карт белән элемтә чылбырын ялгарга тиеш иде.
- Булышма, бәбәген имгәтерсең җә. Үрмәкүч сөрә дә, чәчә дә.
Мирзам үрелеп-үрелеп бакча ягына карады. "Үрмәкүч" үткен теше белән җир катламын актара да, артыннан биш җәпле тырмасын төшереп туфракны тигезли иде.
- Тимер ярдәмчең уңган икән. Кыйммәттер, бабай? - Сүз юктан сүз, аны роботның бәясе бөтенләй кызыксындырмый иде.
- Малайлар ясап кайтарды. Әти, сиңа бүләк, диләр, рәхмәт яугырлары.
"Минем кадерле ата икәнемне бел!" – дигәндәй, карт горур гына башын артка чөеп алды.
- Улларың талантлы икән, бабай.
- Әйтмә дә! Калай кисәгеннән дә җанлы рубыт әтмәллиләр.
Эттән - эт, беттән - бет туа, ди татай, үзенең зурлыгын ул эт белән дә үлчи, Рудия күләмендә танылган авиаконструкторларның балалары да, һичшиксез, булдыклыдыр. "Җәннәт почмагы"на менә дигән вәкилләр!
- Оныкларың бармы соң, бабай?
- Икәү, диде карт. - Ир балалар.
- Авылга кунакка кайталармы?
- Нинди мәгънә алардан! Мин аларның телен барыбер аңламыйм. - Хәсән бабайның тавышында үпкә сизелде. Мирзамның да оядагы мая янәшәсенә салырга җыенган хыял чатнап ватылды.
- Татайча сөйләшмиләрмени?
- Юк, гел инглизчә. Пачпыртлары да чит илнеке. Киленнәр Әмрикән, оныклар да шундагы мәптектә укыды. Олысы Энри атлы, кечесе Мельс, икесе дә кусмик караб төзүче. Чү, син үзең кем әле? Моңарчы Сыерда күзгә-башка чалынганың юк иде.
- Илдус мин, бабай. Клуб хезмәткәре. - Мирзам алдашырга остарды шикелле, тотлыкмый башлады. - Базыңда җәйлеккә ашарга бәрәңге каламы?
- Кала, кала. Килеп ал! Пычрак димә, мин "җир алмасы"н яңгыр яугач казытам рубыттан, бакча чиләнгәч. Аннан балчыгы белән киптерәм, ул шулай якшы саклана, череми, - дип мактанган юмарт картның бәхете бәрәңге белән чикләнгән, аның ни уллары, ни оныклары чын татай түгел иде. Тик егет бу фикерен эченә йомды: аксакал язмыш тарафыннан болай да кимсетелгән, аның нәсел дәвамы чит кавем кочагында эрегән иде. Ул карт белән күңелсез генә саубуллашты. Клубта директор мәдәни чаралар турында белешмә яза иде, кәгазеннән аерылмыйча гына:
- Илдус күгәрченем, бүген без нинди кичә уздырдык әле? - диде.
Егет аптырап җилкәсен җыерды. Көн кичкә авышкан, тиздән кояш байый иде.
- И-и, миңгерәмә инде, Илдус күгәрченем! Фактта узмады, ә кәгазьдә узды! Миннән мәдәният бүлеге җитәкчесе отчет таләп итә. Давай, давай, фантазияңне эшкә җик! Кичәнең исеме ничек? "Җырлы-биюле гомер"ме? "Такмаклар ярышы"мы? Әллә "Авыл көйләре"ме?
Мирзамны салкын тир бәрде. Хатын аны ялган буявына мана, хәер, ул үзе дә Илдус исемле кырыкалдар иде. Тик аны акларга була: егет татай халкы ирекле һәм бәйсез дәүләттә яшәсен өчен битлек кияргә мәҗбүр иде.
- Белешмәне берсекөнгә илтерсез, иртәгә дискотека оештырабыз, - диде Мирзам.
- "Без" дигәнең кемнәр инде ул, күгәрченем?
- Яшь парлар - Ильяс белән Мәрьям булышабыз, диләр.
Директорның йөзе чалшайды.
- Аһ, төлкеләр! Сиңа да койрык болгадылармы? Тыгылмаган җирләре юк! Шулар гына "клуб йозакта" дип безнең өстән шткаять сырлыйлар.
Егет:
- Ата-баба туфрагы тартадыр, аларны читкә какмыйк, - дип яшьләрне якламакчы иде, Фәзилә аны да бәреп атты:
- Күгәрченем, син хет белмәгән башың белән лыгырдама! Дүрт ел элек ике әрсез вокзалда танышкан Зөлфиягә ияреп Сыерга кайтты да, айлар буе мәрхүмә Фазыйлә әбинең бәлеш-коймаклары белән сыйланып ятты. Шуннан бирле Сыерга ияләште, төлкеләр! Яр буенда рәхәтләнеп ауныйлар. Ашау - байдан, үлем - Ходайдан дигәндәй, авыл юмарт бит, кемнәрдәндер сөт-каймак, кемнәрдәндер йомырка теләнәләр. Акча яньчегенә күпме экономия! Әле балык тотып саталар үзебезгә үк, үзебезнең елгадан, адәм ыстырамы!
Хатын шытыр-шытыр язды да, каләмен өстәлгә ыргытып:
- Шәп! Отчетыма сукыр чебен генә абынып егылыр, - диде. - Нәрсә уңайсызланасың, күгәрченем? Алдашу - зур гөнаһ дип, вәгазь укы тагы! Гел дөресен генә сөйләгән кешене табып китер, давай! Өстәге түрәләр көн саен күзгә төтен өрдерә. Алар белән чагыштырганда, без - фәрештә!
"Мине Җиргә чүп җыярга җибәрмәделәр, миңа олы миссия йөкләнде", - дип, Мирзам үзен тынычландырса да, ялганнан тын кысыла иде. Ул тынчу бүлмәдә һава җитмәгәндәй еш-еш сулады. Таза гәүдәле Фәзилә аны ишеккә табан кысрыклады.
- Әйдә, егетләр-кызлар белән танышасыңмы?
Таныша, әлбәттә, таныша! Сыер авылының киләчәге - яшьләр арасыннан килеш-килбәте, акыл-зиһене, уй-нияте белән сокландырган пар сайлангач та, ул әзерлек эшләренә керешер...
Сәхнә чуар, кайсы кырын ауган, кайсы чүмәшкән, кайсы утырган иде, директор белән Мирзамны күргәч, халык җанланды, солдатлар кебек бер сафка тезелде.
- Ардыгызмы, бәгырь кисәкләрем? - диде Фәзилә. - Моннан соң күрше авылга йөрмисез. Менә безгә яңа җитәкче билгеләделәр. Кул чабып сәламләгез әле!
Егетнең күзе маңгаена менде. Нәрсә бу, нәрсә?! Болар бит... болар әби-бабайлар! Ул качарга җыенгандай артка чигенгән иде, директор тагын гәүдәсе белән кысрыклап, колакка "өрде":
- Авыл картайды, күгәрченем, димәк, бәлеш төбе катты. Ни бары белән сыйлан инде, яме? Әгәр дә ки, без беренче урынны яуласак, сиңа ике йөз тәңкә премия яздырттырырмын, Алла кушса. Җырлат, давай!
Җитез "артист" карчыклар Мирзамны уратып та алды.
- И балакаем, безнең хуҗабызмыни инде син? Төкле аягың белән!
- Ай, бигрәк ябык! Шыр сөяк!
- Ничава, без аны симертербез, - диеште әбиләр. Ир-ат җенесе "хуҗа" дип китеп егылмады, танышу кәмитен читтән генә күзәтте.
Егет кулын шапылдатты:
- Рәхмәт, рәхмәт! Ике соравыма җавап бирерсезме икән, җәмәгать? Нишләп әле сез күмәкләшеп җырларга уйладыгыз?
Бабай халкы пеләш башлы картны "арадашчы" итеп, алга чыгарды:
- Фәйзетдин, синең телеңә шайтан төкергән, сөйлә!
"Пеләш" кәкре таягын әле бер, әле икенче кулына күчерде. Аннан соң тамагына сөяк кадалгандай озак кына йөткерде.
- Ә сез - куркакларга кем төкерде икән? Хагын-нахагын сөйләсәк - "кара козгын" апкитә дип дер калтырыйсыз. Кхым, кхым... Безнең авылда мең шәхси хуҗалык иде, энем, кем Илдус. Калхуз алдынгы иде, сөт белән уңдык без, һәр сыерның маңгаена орден чәпәрлек иде. Мин ферма мөдире идем ул чакта. Халык эшле-ашлы иде. Җитмәгәнен кыр-басудан чәлдердек. Бала-чага мәптеккә сыймый, һәр йортта бишәр-алтышар олан иде. Берзаман карак керде авылга, энем Илдус. Хөкүмәт атлы карак. Калхузны талады, җирләребезне комсыз байларга өләште, мал-туарны суйды, техникасын каядыр апкитте. Кыскасы, авылны акыртып чишендерде.
- Дөрес, - дип җөпләде карчыклар төркеме.
"Тел остасы" аның саен шәбәрде:
- Шулай бервакыт телевизордан "Буран әбиләре"н күрсәттеләр. Безнең кай төшебез алардан ким мәйтәм. "Буран"нар чит илләрдә буран уйнатканда ник без Сыерыбызны данламыйбыз, мәйтәм. Үлә бит авыл, мәйтәм. Әйдәгез, кымшаныйк, мәйтәм. Җыйдым кордашларны. Татай бит ул, энем Илдус, моңлы халык, борынгы көйләребезне сузганда, күз яшьләнә, юаныч та әле безгә җырулар. Боерса, атна саен клубта кәнсирт куярбыз, дибез.
- Кех-кех, кех-кех, - дип кеткелдәде арттан берәү. - Безгә залда өч кеше кул чабар микән? Кех-кх...
- Прәс, Гайфетдин! – Карт, борылып, кеткелдеккә йодрык янады. - Тик тор! Бик тә тирә-яктагы авылларда сәләтебезне күрсәтер идек, автобус юк, автобус! Район җитәкчесеннән ярдәм сораган идем, сезнең җырыгыз җырланган инде, мич башында сөякләрегезне җылытып ятыгыз, ди. Шуннан соң сүнгән идек тә, Фәзилә үссендерде. Әгәр ди, ярышта алдынгылыкка чыксагыз, автобус- сезнеке, төялешеп хет Кытайга барыгыз, ди.
Кеткелдек тагын аваз салды:
- Кех-кех! Директорда автобус кайгысы ди! Алдый! Аңа кәнсирткә китертеп, халыктан түрәләр сайлаттырасы бар! Югары прасинт өчен тырыша! Кех-кех!
Кирегә сукалаучыга берәү дә игътибар итмәде.
- Икенче соравың ни, энем Илдус? - диде карт.
- Әгәр дә сезнең белән янәшә яшьләр хоры да оештырсак, ни диярсез, җәмәгать?
- Ә монысы инде мәзәк! - диде Фәйзетдин карт, ә үзе көлмәде. - Ниткән яшьләр?! Югары сыйныфтагы барлы-юклы ун бала күрше руд авылына йөри. Татайча укып кеше булалмыйсың, янәсе. Ялган! Безнең Сыердан биш фән докторы, ике конструктор, өч журналист, унбиш мөгаллим, җиде галим, өч табиб чыккан. Барсы да татайча укыды. Миңа мәгълүм, хатын мәптектә хуҗалык мөдире иде. Бүген авыл яшьләргә корыды, энем! Һәммәсе шәһәргә кыяклый. Эш юк, эш! Хәзер оланнарны бәйрәмнәрдә генә күрәбез, оныкларны гүпчим күрмибез, җәйге каникулларда да кайтмыйлар. Сездә күңелсез, диләр. Ай-һаегыз юк, диләр. Алар бит тилифунга береккән.
- Вай-фай , - диде Мирзам.
- Алай ук арттырма инде, Фәйзетдин! - "Кызлар" шаулашып алды. - Балалар гел хәл белешә. Ялларда капка төбе саен икешәр-өчәр машина әнә. Әле кәнсиртегезне тыңларга җыелабыз, диләр.
Егет култык астына кыстырган дәфтәрен Фәйзетдин картка бирде:
- Сыерда туып-үскән яшьләрнең исемлеген төзегез, без алар белән ничек тә аралашырбыз!
Кемгә нәрсә, кәҗәгә - кәбестә! Карт-корының аһ-зары Мирзамның йөрәген әрнетмәде, чөнки үзенеке - үзәктә. Ул Җиргә бердәнбер максат белән иңде, аңа вак-төяк проблемалар белән күмелергә ярамый иде.
- Җәмәгать! Тынычланыгыз,- диде ул, аның бөтен уе- тизрәк теләгенә ирешү иде. – Репертуардагы җырларны берәр-берәр куплет җырлап карыйбыз. Кайсыгыз гармунда уйный?
- Хәмит, түлке ул атнадан артык безгә катышмый. - Фәйзетдин карт гаепле кеше сыман башын аска иде. - Орышкан идем мин аны җиңелчә генә, көйне бозма, дип. Үпкәләде Хәмит.
- Ә без аңа ялынмыйбыз, авыз гармунын сыздырабыз, әйеме, кордашлар? - кеткелдек Гайфетдин "лә-лә" дип такмаклаган иде, аңа "нә-нә", "лү-лү"ләр кушылып, "оркестр" уйнарга тотынды. Егет авызыныңзур икәнен дә онытып, чәчрәп көлде.
- Җәмәгать, үтерәсез! Гармунсыз булмый. Хәмит өендәме?
- Күл буенда балык тота. Хәзер дә шунда ул! - диде Фәйзетдин карт. - Җайласаң, майласаң, шәт үпкәсе эрер.
Кинәт залга өермә төсле жуылдап бер хатын килеп керде.
- Аңгыра сарык-кәҗә көтүе! Сез монда бәкелдәшкәндә җирләребезне сатып, үзебезне батрак итәләр! - дип акырды ул. - Гылава белән Әнәс оныгы кырлар карый. Мәгәр ач күзләрне буклы себерке белән кумасак, пазур безгә, пазур!
Халык уптым ишеккә ташланды. Фәйзетдин карт кына усак ботагыннан юынган таягына таянып калды.
- Һай, һай, бу Санияне! Кеше котыртырга дисәң, аңа куш. Чебеннән фил әвәли. Басуларны чүп басты, Әнәс оныгы сөреп бодай, арыш чәчсә - шөкер дияр идек әле. Саниянең бабасы Насрый фетнәче иде, диләр. Тирестә казынган күрше тавыгы өстеннән дә жалу язган, диләр. Нәсел чире! Монысы, Әмирҗан белән без - камунислар, дөреслек өчен көрәшәбез дип, күкрәк кага. Минем ише гади халык болай да дөрес яши, син бик кыю икән, хөкүмәт йорты каршысында кычкыр! Кая, эт чаба дип, бет чаба дигәндәй, мин дә түләүсез тамашаны багыйм әле, - дип, карт та ишеккә табан титаклагач, Мирзам уфырды. Бүген бер төрле, иртәгә икенче төрле, адәм баласының ыгы-зыгылы тормышында ни тәртип, ни мантыйк юк, мондагы хәлләр акылга сыймый иде. Ул Хәмитне эзләп күлгә китте. Күңел тагын алгысынды. Куе камыш белән каймаланган күлдән егет Айлиягә дип төнбоек өзә иде... Әллә табигать картая, әллә кешеләр чүп-чар ыргытып быкырдата, каракучкыл төстәге су, савытыннан түгелгән сыман, саеккан да иде. Алда зур һәм бәләкәй баш шәйләнде. Зурысы ике таш уртасына консерв банкысы утырткан, шырпы сызып шуның астындагы йомычкага ут элдертә иде. Кечкенәсе:
- Әти, чи бит инде маймыч, ашама! - дигәч, зурысы:
- Күзе бүлтәйсә, пешкән санала, улым, - диде.
Мирзам тамак кырды. Аталы-уллы аңа табан борылды.
- Саумысыз, туганнар?!
- Сау, сау, дуктыр диярсең! - Хәмит банкадагы тәгамен чирәмгә бушаткач, берсен алып тәмләп кенә суыра башлады.- Нинди культурный безнең Зөбәрҗәт кияве, ә! Элек без аның өчен хайван идек, инде дә туганнар икән. Алдакчы син! Дустыңның туенда төн ката гармун уйнаттың, сукыр тиен түләмәдең! Кит, суга бәрәм, кабәхат!
Егет "игезәге" белән шактый чиләнәчәк иде.
- Гафу ит, туган. Мин - Илдус, яңа гына билгеләнгән сәнгать җитәкчесе. - Тизрәк акланмасаң, эш харап, Хәмит җиңен сызгана иде.
- Ә-ә, шулаймыни?! - Гармунчы кулын чалбар балагына сөртте. - Балык исе сасы. Син дә гафу. Күрешик! Ни йомыш соң, җитәкче?
- Сине эшкә чакырам, туган.
- Кая?
- Клубка.
- Анда нәрсә оныттым икән мин, җитәкче?
- Синсез без көйсез, моңсыз, туган.
- Эһе, тиле ди мин! Карт-коры белән нервы туздырам, ди. Тегеләй уйна, болай уйнама, имеш.
Мирзам үзендә бер кимчелек тапты: ул ялына да, үгетли дә белми, чөнки Центаврда андый гадәт юк иде. Хәмит яхшысынмады ахрысы (кешенең үтенечен аяк астына салып тапта әле син!):
- Гармунчыга үтереп мохтаҗ икәнсең, минем олы малай Фәнил ялда, ул да шәп сайрата. Безнең йорт яшел капкалы, авыл кырыенда ук, бәрелеп уз, - диде.
Фәнил капка төбендә утын яра иде.
- Ни хәлләр, дустым Фәнил?!
Ят адәмнең исемен атап сәламләвенә аптырамаган егет балтасын түмәргә чабып, сынын турайтты.
- Аллага шөкер, абый. Әти кесә телефоныннан зеңгелдәтте инде, абый.
- Миңа эш җиңеләйгән икән, Фәнил.
- Озын сүзнең кыскасы шул: минем вакытым тар, абый.
- Әтиең, ялда, ди.
- Нинди ял? Йөз илле чакрымдагы Каган шәһәрен көненә икешәр тапкыр урыйм, абый!
- Аңламадым, Фәнил?
Егет әче әрем суы эчте мени, йөзе җыерылды.
- Дөнья шаулый бит, абый! Айдан төштеңме әллә соң? Бездә коточкыч фаҗига! Татайның телен кисәләр. Без - яшь милләтчеләр моңа протест белдерәбез. Чиратлашып, шигарь күтәреп, хөкүмәт бинасы каршында таптанабыз!
Мирзам авызында телен әвәләде. Исән, киселмәгән... Фәнилдә дә ул исән, юкса кайнарланып сөйләмәс иде.
- Нинди кансызлык! Юлбасарлар шулай кыланамы? Хөкүмәт сакчылары нишләп халыкны якламый? - диде ул, аның мие түнеп кызган, тимер белән өткәндәй маңгае яна иде, Фәнил сүз белән "пешереп" аны тагын да кызартты:
- Ниткән юлбасарлар, абый кеше! Син, чын, сукыр һәм чукрак икән. Тулаем татайның телен кисәләр. Рудиядә шовинистик хәрәкәт көчәйде, илдә бер генә милләт, бер генә тел, бер генә дин дип бугаз ерталар. Бүген татай үз җирендә килмешәк! Колныкыннан да яман аның хәле! Безгә сары чәчле марзалар: "Өегездә генә үз телегездә бытбылдагыз, сез бердәм һәм бүленмәс Рудиянең нигезен какшатасыз", - дип югары мөнбәрләрдән төкерек чәчә башлады. Ә син монда гармун шыгырдатырга чакырасың! Җырлап-биеп кенә татайның исән калуы икеле, абый кеше!
Фәнил түмәрдән балтасын йолкып алды да, утын пүләнен шартлап урталай ярды. Гәрчә, дорфа сөйләшсә дә, Мирзам бу егетне ошатты. Менә кем яңа планетада хөр татай дәүләте төзиячәк! Батыр һәм гайрәтле, аннан бигрәк, милләтем дип җанын фида кыла! Ул өмет белән өйалды ишегенә карады. Хәзер елмаеп Фәнилнең чибәр хатыны чыгар, әйдәгез, чәй эчәргә керегез, дияр. Татай халкы кунакчыл ул. Монысы да Мирзам файдасына: әгәр яшь пар белән дуслашса, әлеге дә баягы әзерлек чарасына керешер...
Тик ишек ачылмады.
- Кайда эшлисең, Фәнил?
- Университетта укыта идем. Татай факультетын яптылар. Урам себерергә калмасак инде... Татайның киләчәге тузан белән өретелгән, абый.
- Гаиләң зурмы?
- Гаилә? Көлдермә, абый! Гомеремдә дә өйләнмим мин. Бу җәмгыятьтә балаларымны милләтеннән ваз кичтереп, манкорт итеп тәрбияләгәндә йөрәгемә кан савар.
- Дөнья киң вә широкий дип шаяртасыз... - Сез ди, сез! Без, бары тик без! - Әй, шаяртабыз. Каядыр күченеп яшәргә дә мөмкин, Фәнил, - диде Мирзам, тотлыга язып.
- Дөрес,дөнья киң. Татайны Рудиянең кайбер шамакай сәясәтчеләре күптән Магнолия далаларына куарга хыяллана. Ә мин фәлән төштә җәннәт, әйдә, дисәләр дә, туган җиремнән беркая да кузгалмыйм, шушында көрәшеп үләм.
Мирзамга кисәк кенә авыр булып китте. Гүя егет балтасы белән аның бөреләнгән өметен ваклап-тураклап ташлады.
Бая гына басуга йөгергән халык тыкрыкка җыелган, уртада яшь кенә ир заты аларга нәрсәдер сөйли иде, Мирзам да бер кырыйга килеп басты.
- ...Сыерда халкыбызның тормыш-көнкүрешен сурәтләгән музей төзибез. Камыр ашлары пешерү цехын көйлибез. Күлне тирәнәйтәбез, балык үрчетәбез, алма бакчасын терелтәбез. Планда атлар фермасы, кымыз заводы...
Оратор уңлы-суллы вәгъдә чәчә иде. Кемдер җилкәгә орынды. Ильяс белән Мәрьям икән, сәгатьләр буе комда кызыналар ахрысы, ап-ак чырайларына кояш җылысы сеңеп тә өлгергән. Икесенең дә күзе ялтырый, икесе дә көләч. Мирзам арган иде, җыен дигәнең дә кызык түгел иде, ул фатирына юнәлде. Инәгә сапланган җеп төсле яшьләр аңа тагылды. Валлаһ, телләренә шайтан төкергән, бер-берсен бүлдерә-бүлдерә такылдыйлар!
- Әнәс оныгы Илфар, инвестор әфәндебез молодец!
- Авылга туристлар җәлеп итә!
- Страуслар үрчетеп йомыркасыннан тәбә пешерә.
- Экзотика!
- Булдыклы татай!
Тыңлар-тыңламас кына атлаган Мирзам "уянды":
- Әйе, әйе, татай! - диде ул сөенеп. - Татай! Сез аның белән танышмы, дусларым?
- Ике ел элек Илфар юл уңае Сыерга кергән иде. Без яр буенда идек, озак кына гәпләшеп утырдык. Балык шулпасы чөмердек. Бөтен белешлегебез шуннан гыйбарәт, абый.
- Илфар бүген авылда кунамы?
- Юк, үзәктә, кунакханәдә. Әйдә, балыкка дигән идек, вакыт юк, ди. Бай бит, эре халык! Таныштырыйкмы, абый? Без - арадашчы!
- Рәхмәт, татайга тылмач кирәкми, - диде Мирзам, бу яшьләр чынлап та, артык әрсез иде. Югыйсә, өлге итеп куярлык милләт балалары, тик нигәдер аларга җан ягылмый һәм моның сәбәбе дә аңлашылмый иде.
Кич якынлаша иде инде. Шәкүрә карчык бәрәңге кыздырган иде, егет аннан-моннан гына капкалап ятагына ауды. Әмма шырпы кыстырганнармыни, керфек йомылмады. Матавыклы, тавышлы, төссез көн вакыйгалары эченнән судагы калкавыч төсле Фәнил калка иде. "Татайның телен кисәләр, телен..." Их, дус! Син шушы коллар җиренә ябышып ятасыңмы? Көрәшеп үләм, дисең. Үлмә, күч яңа планетага, күч тә, яшә хөрлектә һәм иректә!
Төн җиһанга кара юрганын япты. Шәкүрә карчык гыр-гыр йоклый иде, Мирзам урамга чыкты. Күк йөзенә баккач, йөрәк чемердәде: сагындыра! Бурычы үтәлсә - монда ярты минутка да тоткарланмас иде. Урам очында тагын берәү йокламый... Ә аны нинди хәсрәт талкый икән?
...Төн кошы" - Хәсән карт иде. Турында күбәләк-самолетлар очырта иде ул. Бала-чага! "Күбәләкләр" пыр-пыр җирдән күтәрелә дә, баш очында әйләнеп, кире чирәмгә куна иде. Карт сүзсез генә килеп баскан Мирзамга игътибар итмәде, кулындагы тартманың төймәсенә төртеп уйнавын белде.
- Оныклар уенчыгы идеме? - диде егет.
- Минеке. Олы малай кайтарды. Юаныч. Шуның берсенә утырып үзем дә өскә менәр идем.
- Күршеләрең көлмиме, бабай?
- Көлсеннәр. Кешедә эшем юк.
- Төнлә генә очыртасың бит, бабай.
- Көндез күкнең сере кими, энем.
- Анда да тереклек бар дисеңме?
"Син дә карт белән уен уйныйсың, ахмак!" – дип, үз-үзен битәрләде егет.
- Һи, ник булмасын ди! Улым әйтә, әти ди, җиһанда унсигез миллион күк җисеме, ди, кайберсендә бездән йөз тапкыр акыллырак җан ияләре яши, ди.
- Сиңа кайсы якын: җирме, күкме, бабай?
- Күк хикмәтлерәк, малай! Аллаһ аны ае-йолдызы, кояшы белән бизәгән. Яңгыры да, кары да өстән ява. Энем, карале, - карт тавышын кысты. - Ышансаң - ышан, ышанмасаң - ышанма, безнең нәсел күк чире белән авырый бит.
- Ничек, бабай?
- Ничек, ничек! Тыңла. Әтинең бабасы бер риваять язып калдыра. Имеш, аның атасы, ягъни минем бабай биш яшендә урман аланында адаша. Ике көннән соң гына сабыйны табалар. Черки тешләп тәне кабарган бала ай буе хасталана. Телдән яза. Моны куркудан, диләр.Җиде мулла өшкергәч кенә хәлләнә бичара. Терелде дисәләр, икенче хикмәте тотына: гел һавага йөз чөеп ыңгыраша. Бабай дәфтәрендә: "Мин биектән төштем", - дигән. Язуы әле дә саклана. Әкиятме, энем?
Мирзам башын гына чайкады.
- Һе, йогышлы әкият түлке, энем. Безнең ыруда бөтен ир-ат күк белән җенләнде. Ә син үзең кай тарафлардан?
Егет бармагын күккә "кадады":
- Шуннан, бабай...
5.
Иртән ул өй эчендәге ыгы-зыгыдан уянды. Шалтыр-шылтыр урындык күчә, өстәл "аякланып" чынаякларчылтырый. Шәкүрә карчык үзенә өзгәләнә:
- И-и, әкрен инде, әкрен! Кеше йоклый!
Аңа каршы тыңкыш борынлы берәү:
- Патша малае түгелдер әле, - диде һәм ат кебек кешнәп көлде. Мирзам сыза гына ишек ярыгыннан күрде: таза гына хатын арыш капчыгы хәтле сумкасыннан әйберләр бушата иде. Кемнедер хәтерләтә иде ул? Айлия? Айлия!
- Әни, сиңа ике кила прәннек. Ха-ха, катырма, целлофан капчыкка тык, ха-ха! Биш кила шикәр комы, су чиләге янында тотма, юешләнә, ха-ха!
Әйтерсең хатынны әнисе кытыклап көлдерә иде.
- Ник кенә шаркылдыйсың икән, кызым, - диде Шәкүрә карчык.
- Автобуста бер ир бәйләнде, әни. Сине бишенчегә ярәшәм, ризамы, апасы, ди. Риза, мин дә как раз алтынчыга ирләр күзлим, дидем. Телефон номерын бирдем, ха-ха!
- Ирдән иргә йөреп тузасың инде, кызым. Күрше-күләннән оят.
- Мин ирекле, ун иргә дә җитәрмен!
- Беренче кияү нинди акыллы иде.
- Акчасы әз иде, әни!
- Дүртенчесе күп акчалы иде дә, тәки яратмадың.
- Ансы карт алаша иде, әни!
- Әй, кычкырмасана, Айлия! Кече бүлмәдә кеше йоклый дим лә!
- Кемнәрне төн кундырасың инде, әни? Безнең йортны тәмам кунакханә ясадылар. Шофер-фәләнме? Бүген үк очтыртсын, мин отпускыда, ял итәм.
- Җә, шаулама, дим. Сыярбыз, ызба зур. Клубта яңа хур җитәкчесе. Бик тәртипле җегет.
- Ә-ә, җегетмени? Ничә яшьтә?
- Синең чама, Айлия.
- Оһо, җиденчегә кандидат икән.
- Азынма, кызым.
Мирзам катып торды. Тыйнак һәм оялчан нечкәбил шулай үзгәргәнме? Ә ул Җир кызы дип ашкынган иде. Язмыш, син бигрәк рәхимсез икән!
Егет киенеп бүлмәсеннән чыкты.
- Хәерле иртә, кызлар!
"Кызлар"ның олысы - Шәкүрә карчык:
- Юын да, чәйлибез, Илдус улым, - диде. Ә кечесе күзе белән Мирзамны "ашап":
- Хәерле, бик тә хәерле иртәләребез, - дип хихылдады. - Әни, моннан ары фатирдашыңа улым димәссең, ахры. Кияү диярсең. Зур авызлы ирләрдән бихуш мин!
Мирзамның исә шаярырлык рәте юк, көч эчтән суырылып аяк-кулын камыр итеп изгән иде.
- Иртән... иртән су гына эчәм, - диде ул, комач төсле кызарып. - Әнәс оныгы белән күрешергә иде. Хәзер ферма тирәсендә бугай Илфар.
- Мин дә синең белән барам, Илдус! Заманында колхозда сыер сауган идем. Яшьлегем эзләрен сагындым. - Айлия дә аңа иярмәкче иде, әнкәсе юлын бүлде:
- Биш былтыр җимерелгән фирмыда ниткән эз, ди, җилбәзәк!
Урамда гына егет сулышка иркенәйде. Иртән үк ферма тирәсендә халык кайный, зәңгәрсу комбинезон кигән ир-атлар мәйдан чистарта иде. Мирзам түбәсе каерылган, ишек-тәрәзәләре чалшаеп җил сызгырган абзарларга илтифат итмәде, ул авылдагы сәләмәләргә күнегеп килә иде. Телефоннан гына кемгәдер әмерләр яудырган Илфар аны күргәч, елмайды.
- О, яңа сәнгать җитәкчесе! Ишеттек, ишеттек! Кем белән киңәшим икән дисәм, Ходай сезне юллады. - Хуҗа машинасының утыргычыннан бер төргәк кәгазь алды. - Монда проектлар. Карагыз, Илдус әфәнде, монысы авыл читендәге элмә такта үрнәге. Хәрефләрен тимергә чокып ясаттырдым. Мәңгелек.
Мирзам кат-кат укыды. "Село Союр..." Хата, ялгыш!
- Гафу, Илфар, авыл атамасы дөрес язылмаган. Сыер дип төзәттерегез!
- Юк, дөрес. Рудия законы нигезендә авыл исемнәре руд теленә тәрҗемә ителә.
- Юк, ялган! Бу татай җире, монда борын-борыннан ук татайлар төпләнгән!
- Стоп, стоп, Илдус әфәнде! Фетнә куптарма, стоп! Авылда бер бутагыч таягы җиткән!
- Кем "бутагыч таягы"?
- Ата милләтче Фәнил! Кайта да мәктәп, туган тел дип шапырына. Кстати, мәктәп дигәннән, аның да элмә тактасы искергән. Бусы яңартылган варианты.
Мирзам тиз генә күз йөгертте: "Союрская школа..."
Бүтән бәхәсләшмәде, Фәнилнең җан ачысы белән әйткән сүзләре генә бәгырен телде. "Телебезне кисәләр..." Хак икән, хак... Татай үзе үк кисә. Чү, нишләп ул ярсый соң әле? Мирзам Җирдәге хәлләргә битараф, аның бер генә максаты - пар сайлап яңа планетага озату иде, ә ул, татай милләте өчен яна-көя башлады. Моңарчы үзендә тоймаган нәфрәт хисе дә хәттин ашты: "Син татай баласы, бу гамәлләрең белән гүзәл халкыңны рәнҗетәсең бит!" - дип, Илфарны якасыннан эләктереп селкемәкче иде, беләзектәге зәңгәр төймә кабынды - сүнде, кабынды- сүнде... Әһә, Остаз кисәтә! Остаз өнәми!
Илфар аңа өченче кәгазь сузды.
- Бусы һәйкәл сызымы. Тау башында корычтан койдыртып сыер бастырам. "Вечная память корове – кормилице!" дип яздыртам."Без сыер аркасында үлмәдек. Ачлык елларында шул малкай гына алты баланың тамагын туйдырды", - дия иде мәрхүм картәти. Корыч сыер аңа дога кылып торсын дим.
- Хайваннар дога кылмый, Илфар.
- Гел кирегә сукалыйсыз, Илдус әфәнде. Мине тәнкыйтьләр өчен генә килдегезме әллә?
- Яхшы, басу-кырлар чәчелер, фермалар төзекләндерелер, туристларга кунакханәләр салыныр, без моңа шат, Илфар. - Мирзам бөгәм дип әз генә таякны сындырмады. Эләгешеп китсәләр, дошманлыкка бер адым иде. - Корсак турында гына кайгыртсак, уңарбызмы икән? Бер очтан клуб тормышын да җанландырасы иде. Театр түгәрәге оештырсак, костюмнар тектерәсе була. Хор баянга тилмерә. Әгәр Сыерда күбрәк мәдәни чаралар уздырсак, авылда күңелсез дигән яшьләр кире туган җиренә әйләнеп кайтыр иде. Сездә эш урыннары күбәячәк дип уйлыйм.
Илфар көлемсерәде:
- Эш урыны, эш урыны... Миңа шәһәр ялкаулары ни пычагыма! Бу кырмыскалар таш-тау актара. - Ул зәңгәр киемлеләргә ишарәләде. - Китайлар! Төядем дә килдем. Кызык кеше икән сез, сәнгать җитәкчесе! Сезнең рухи азыгыгыз өчен акча түксәм, миңа табыш ничә процент кала дисез? Ноль! Ну, борчылмагыз, әзрәк клубка да тамызырмын. Сездән - сабантуйга шоу! Прграммагызны руд җырлары белән тулыландырыгыз. Татайча шыңшып кына дөньяга танылам димәгез!
Мирзам борылып китеп барды. Бу адәмгә тел әрәм иде...
Шәкүрә карчык: "Аштан олы булма, гөнаһысын кая куярсың", - дип шелтәләгәч, егет хуҗабикә пешергән ризык белән генә тукланырга тырышты. Өстәл түрендә үз көенә самавыр "җырлый" иде, Мирзам коймак белән чәй эчкәч, бүлмәсеннән портфелен алырга керде, ә анда - караватта Айлия җәелгән иде.
- Әни бакчада, кил, ят, - диде ул, киерелә-киерелә. - Әллә нинди кыргый бәндә син, Илдус! Минем кебек чибәр кызлар аяк астында аунамый!
Ятакны тутырган хатыннан:
“Син Айлияме, юкмы?” - дип сорыйсы иде. Сорап ни үзгәрер икән? Теге оялчан кыз баланы еллар урлаган бит инде, урлаган да хыял илендә адаштырган... Ә күңел нигәдер кытыклана иде.
- Син берәрсен яраттыңмы соң, ханым?
- Хи-хи, ханым, имеш. Бигрәк культурный үзең, Илдус! Ул да синең сымак тәүфыйклы, мулла песие иде. Шөгыле дә кызык: әйтемнәр, мәкальләр, такмаклар җыя иде. Яраттым мин аны, тәгәрәпләр китеп яраттым! Кайтып алам, диде, күзле бүкән. Азактан шәһәрдә таныш-белеш аша эзләттем, бездә андый галимнең исе дә юк, диделәр. Җир читенә олактымы икән, күзле бүкән?
Мирзам бер агарды, бер күгәрде. Шәкүрә карчык коткармаса, ул янып көлгә әйләнер кебек иде.
- Кызым, бакчаны чүп баскан, ута! - диде кортка, егетне дә кызулатты ул. - Клубыңа элдерт, улым, клубыңа. - Ишегалдында исә әни кеше үзалдына Айлиянең мәхәббәт тарихын кузгатты. - Мондый түгел иде лә, кызкаем. Фирештә төсле гөнаһсыз иде лә. Үзем гаепле, фатирда такмаклар җыюче егет кисәген яшәттем. Ә ул тасма тел Айлияне апкитәм, дигән. Шыттырган, төлке. Көн-төн күзеннән яшь кипмәде кызкаемның. Аның азынуы да такмакчыга үчегүдән генә. Нәселе корысын алдакчының, нәселе. Матри Илдус, әгәренки Айлия белән гыйшык-мыйшык уйнасаң, буклы себерке белән ташкалаңа хәтле куам!
"Нәселе корысын..." Йә, аны ничек каргыйлар... Җирдәгеләр: "Үпкән - кочкан, җилгә очкан", - ди. Алдыйлар, әнә бит очмаган... Югыйсә Мирзам кызның чәнти бармагына да кагылмаган иде.
...Клуб янындагы мәйданга дистәләгән карт-коры түгәрәк ясап баскан, уртада Сания таякка беркетелгән кызыл чүпрәк күтәргән, ә Әмирҗан кызып-кызып нотык сөйли иде.
- Сайлауларда безнең партиягә елышыгыз, авылдашлар! Камунистлар гына гаделлек-тигезлек яклы! Буржуйларның һәр сүзе чеп-чи ялган! Адәм ыстырамы, илбашы хәерчелекне ике тапкыр киметәбез дип лаф ора. Ничек? Нинди ысул белән? Һе, башыңны эшләт, агай-эне! Бәяләр арта, пинсәбез тиеннәр генә, бүлнистә кадарга уколы, эчәргә даруы юк! Шулай ярты халыкны үтереп бетерәләр дә, тучно кими аннары хәерчеләр!
Нотыкчының күзе очлы иде, төркемне читләтеп-читләтеп кенә үткән Мирзамны күрде дә, җәлт кенә түгәрәк эченә тартып та кертте.
- Вот, иптәшләр, югары белемле культур-мультур егет! Миңа ышанмасагыз, аны тыңлап карагыз!
- Яшәсен әйдаманыбыз Зизанский! - Сания егетнең борын төбендә генә әләмен болгап кычкырды. - Урия!
Мирзам карт-корыга гаҗәпләнде, алар каккан казык кебек хәрәкәтсез, Әмирҗанны ни хупламыйлар, ни тәнкыйтьләмиләр иде. Битарафлык - иң куркыныч нәрсә!
- Программагызда татай теле турында пункт бармы? - диде егет.
Әмирҗанның күзе акайды:
- Бәй, нишләп без татай телен кыстырырга тиеш ди? Без ил байлыгын талаган капкорсакларга каршы көрәшәбез!
Фәнилнең сызлануы аңа да күчте микән әллә, егет:
- Татай телен кисәләр, - диде.
Әмирҗан:
- Менә иске авыздан яңа сүз! Кайсыгызның теле киселгән, иптәшләр?! Синекеме Кәбир бабай? Синекеме Сафуан абзый? - дип борчак төсле түгәрәк эчендә "тәгәрәде". - Һәммәсенең теле авызында!
Гүя Мирзамның күкрәгенә Фәнил яшеренгән дә, нәфрәтеннән быгыр-быгыр кайный иде:
- Агайлар! Мәктәпләрдә татай теле кысрыклана, ә монда сез кәмит оештырып ятасыз!
Сания әләм сабы белән егетнең аркасына кадый-кадый уртадан этеп чыгарды.
- Долой, провокатор! Йөрмәсәнә тел дия-дия баш катырып! Кысыр хәсрәт ул! Юлбашчыбыз Зизинскийга дан! Урия!
Холл тәрәзәсенә Фәзилә капланган иде.
- Теге ике тинтәк сине дә шайкаларына өстериләр мәллә? Полициягә шылтыраттым, авыл үзидарәсе белән килештермичә митинг үткәрәләр. Әмирҗанын да, Саниясен дә бүлекчәдә төн кундырсыннар әле. Сөенче, Илдус, күгәрченем, сине гармунчы көтә.
Сөенечнең әллә ни сөенерлек җире юк: Хәмит абзыйның тезенә кунаклаган гармун, хуҗасыннан битәр тузган, әз генә киереп тартсаң, чүпрәк күреге ертылачак иде.
- Фәнил үгетләде, Фәнил. - Абзый клубка үз иркем белән килмәдем дип әйтмәкче иде бугай. - Әти ди, яхшы кешенең гозерен кире какма, ди.
- Кемдә гармун зары, кемдә малай зары. Фәнилебез бозылды бит әле. Рас ул сине яхшы кеше ди, значит хөрмәте зур. Малайны туры юлга бастыр әле син, хур җитәкчесе.
- Аңламадым, Хәмит абзый.
Мирзам Җирдә бу сүзне еш кабатлый иде.
- Әүвәл тыңла. Олы улыбыз Сыер мәктәбендә укыта иде, диликтыр белән тынышмады. Нишләптер чеп-чи татай авылына ягадан китерделәр ул диликтырны. Катнаш никах баласы икән, гел рудча гына сөйләшә. Шушы адәм безнекенә каныкты бит, тарихыңны руд телендә укыт, янәсе. Тагын ниләрдер шунда. Фәнил нишләсен, Казанга китте. Өйләнәм, диде, кәләше чибәр генә кыз иде. Туйга җыенганда гына тәртәгә типмәсенме малай! Өйләнмим ди, милләт өстенә саранча ябырылды, мин дусларым белән шул корткычларга каршы сугышам, ди. Син, яхшы кеше, шуның миенә тукы әле, гаиләсез кала бит, безгә дә онык чырае күрсәтми!
Хәйләкәр җир халкы, гәрчә вәгъдәсен үтәмәсә дә, "ярар", ди, чөнки бәйләнчекләрдән җиңел генә котылу өчен бу бик кулай сүз иде шул.
- Ярар, - диде Мирзам. - Ярар.
...Төнлә юрган астына "йөнтәс аю" чумды. Йокы аралаш ул аны этеп төшермәкче иде, ерткыч тырнагын күкрәккә батырды.
- Шыпырт, җебегән! Әни уянмасын!
Мирзам куенына елышкан Айлиядән ычкынып урамга атылды. "Уф! - диде егет, салкын тир бәргән маңгаен сөртә-сөртә! - Уф! Әле без җебегән дә икән!" Авыл очында ташландык алма бакчасы бар иде, ул шунда табан атлады. Ботаклары корыган агачка сөялеп утыргач, беләзекнең зәңгәр төймәсен кабызды.
- Хәерле төн, Остаз!
- Бездә көн, Мирзам. Нишләп йокламыйсың?
- Синең белән киңәшергә иде, Остаз. Пәрәвез җебенә буталдым ахрысы.
- Синдәге акыл, синдәге тәвәкәллек, синдәге зирәклек белән ничек буталырга мөмкин, Онык?
- Җирдә кануннар эшләми, Остаз. Җәмгыять дигәннәре ясалма. Адәмнәр: "Көчленеке - замана" дип яши. Аларда күз буяу, ялган, хәрәм, зина чүп үләне кебек, котырып үскән. Без - центаврлылар искиткеч зур кодрәткә ия. Үтенәм, Остаз, Җирне чүптән чистартыйк, бәндәләрнең хата-кимчелекләрен көч кулланып төзәтик!
- Мирзам, без Җир шарын тышкы һөҗүмнәрдән генә саклыйбыз, аларның эчке дөньясына тыкшынмыйбыз! Бүтән миннән моны кабатлаттырма! Ике аяклы затларга язмыш сызыгын дөрес итеп сызар өчен Бөек Яралтучыдан фәлән микъдарда акыл бирелгән.
- Хуп, Остаз, тулаем Җирдәге тормышка катышмыйбыз, күз йомабыз, ди. Ә татайлар белән нишлибез? Алар упкын читендә, Остаз! Бу милләтнең төбен-тамырын корытырга дип кара көчләр кузгалды.
- Онык, Онык! Ничә тапкыр әйттем: татай үз дәүләтен төзеп кенә мантый! Тикмәгә генә сине Җиргә озатмадым: бурычыңны төгәл үтә, Мирзам!
Черт тә черт коры ботак сынды. Кемдер аны посып кына тыңлый иде. Егет, төймәне сүндереп, бакчадан чыкты. Аның кебек тагын берәү йокламый, төнге күккә уенчык "самолетлар" очыртып "уйный" иде. Мирзам да, карт янәшәсенә эскәмиягә төртелде.
- Ни хәл, бабай?
- Ару гына, Илдус энем. "Шуннан" дисең инде, ә?
Нигәдер моңсу картны ялган белән буйыйсы килми иде.
- Шуннан, бабай.
- Мин белдем аны, энем.
- Ничек?
- Сизгерлек көчле,димәк ки. Картәтинең хикмәтле дәфтәре турында сөйләдем бит, өстән иңдергәннәр мәрхүмне, өстән... Безнең нәсел очы - күктә, җаныбыз да шунда, җирдә безнең кабык белән уратылган гәүдәбез генә селкенә.
- Минем хакта авылдашларыңа ләм-мим, бабай.
- Шикләнмә, сереңне җиде йозакка бикләдем. Туктале, син соң үзең монда ни-нәрсә югалттың, энем?
- Яңа планета ачтык, бабай.
- Соң, ачсагыз ни?
- Анда яшәр өчен бөтен шартлар бар. Сыердан бер булдыклы пар сайлап шунда җибәрәбез.
- Алай икән... Юкка вакытыңны әрәм итмә, энем. Төпчек оныгым әле генә өйләнде, аңа шылтырат! Хәзер телефонын апчыгам, - дип кузгалган картны Мирзам җиңеннән тартты:
- Гафу ит, бабай. Безгә телен, гореф-гадәтләрен санлаган чын татай яшьләре кирәк. Кызганыч, синекеләр татай түгел...
- Алар хәтле акыллы...
- Юк, бабай, мактама! Оныкларың милли рухта тәрбияләнмәгән.
- Алайса, якты көндә чыра яндырыпэзлә инде. Табарсың микән бездә чын татай! - Карт үпкәләде. - Йортлар буйлап рәттән барсак, кемнең баласы татай дип егылган соң? Шар-шар Саниянең кызы рудта кияүдә. Клуб директоры Фәзиләнең ике улы марзага өйләнгән. Ту-ту, энем!
- Әлегә мин икәүне күзәтәм. Тәртипле, әдәпле шәһәр балалары. "Без - татай" дип горурланалар.
- Бигрәк беркатлы син, энем. Теге су буенда тән кыздырган хөрәсәннәрме? Ышпиун бит алар, энем!
- Арттырма инде, бабай. Чамасыз әрсезләр, шул гына, - дисә дә, Мирзамның күңелендә шик уянды. Кичә Мәрьям белән Ильяс сорамый-нитми генә хорга кушылып җырлады. "Нигә болар гел сиңа ышкыла икән?" - дип Фәзилә дә аптырый хәтта. Нинди генә чара билгеләмә, алар кысыла... Театр түгәрәгенә хәтле язылдылар. Кыскасы, бу икәү Мирзамның уң кулы кебек иде, әмма егет нигәдер аларга йөрәк белән якыная гына алмады, нәрсәдер тыя иде...
Кайтканда кычыткан сарган коймалар артында шәүләләр "йөгереште". Әллә этләр, әллә адәмнәр иде, ай бөтен йөзе белән яктыртса да, Мирзам аермады. Иртәгәсен, таныклыгым монда төшмәдеме икән дип алмагач төбендә кармаланган егетне, дүрт-биш адымда гына куак ботагына эләккән кызыл косынка "сәламләде"...
-6-
Җир аңа берсеннән берсе катлаулырак табышмаклар әзерли иде. Нишләп ул: "Илдус абый", - дип өтәләнгән Мәрьям белән Ильясны чит күрә дә, нишләп үзе төксе, үзе дорфа Фәнилгә тартыла? Гаҗәп хәл! Бүген ул аның белән Каганга барачак. Фәнил тирәсендә кемнәр чуала икән, күзәтәсе иде.
...Төнге уңышсыз маҗарадан соң, Айлиянең авыз-борыны салынган иде.
- Киенеп-ясанып кая җыенасың, җебегән? - диде ул, акаеп. - Свиданҗагамы? Һи, арган бүре, хатыннар кочакларлык та рәтең юк бит! Әйтер идем инде үзеңә!
Бу явызлыкның, бу ачуның һәм бу азгынлыкның башы моннан дистә-дистә ел элек Сыер авылында халык авыз иҗаты "туплаган" Мирзамга килеп тоташа иде, шуңа күрә егет, гаебен таныгандай:
- Гафу ит, Айлия ханым, - диде.
- И культурный хайван! Гафуыңны кесәңә йомарлап тык!
Аның каравы Фәнилнең кәефе күтәренке, әйтерсең ул милли көрәштә дошманын ипләп кенә сыртына салган иде.
Тәгәрмәчләр җиргә тимәде, машина калага "очты". Мирзам һаман үз мәнфәгатен кайгырта иде. Бәлки егетнең дус-ишләре арасында Каганда төпләнгән Сыер яшьләре булыр. Бәлки, бәлки...
Багана башына кадакланган түгәрәк сәгать астына җыелган егет-кызлар Мирзамны ятсынмады, күптәнге танышлары кебек кул биреп күреште. Аларның барысы да озын буйлы, төз гәүдәле иде. "Татай - матур милләт", - дип сокланды ул, карашы белән яшьләр төркемен буйлап. Тик өметнең генә канатлары шиңде: Фәнилдән кала, боларның берсе дә, Сыер авылында туып-үсмәгән икән. Һа, Ильяс белән Мәрьям да бу төбәктән түгел, әмма алар аны туган җиребез дип саный, киләчәктә, акча эшләгәч, Сыердан йорт юнәтәбез, ди.
Билләренә сырлы таяк аскан өч полиция хезмәткәре төркем янына килде.
- Нишләп өерелештегез? - диде иң өлкәне.
- Флешмоб уздырабыз. - Фәнил, күрәсең, әйдаман иде.
- Флишбомба?! Шартлаткыч?! - Тәбәнәк буйлысы шундый итеп кычкырды ки, аның бәбәге тишегеннән атылырдай булып зурайды. - Живо, таралыгыз!
-Сез бу терминны үз җаегызга бозып әйтәсез, без берни дә шартлатмыйбыз, - диде Фәнил сабыр гына. - Без бары тик "Туган тел"не генә җырлыйбыз!
- Өегездә җырлагыз! - дип җикеренде өченчесе.
Табигать иң якты буяуларын кызганмыйча чия ирен, алсу йөз, шарлавыктай иңнәренә аккан сары чәч белән "бизәгән" Эльвира исемле кыз:
- Татайның һәр почмагы безнең йорт, кайда гына басып җырласак та хакыбыз бар, - дигәч, бәйләнчекләр бүтән каныкмады. Әмма Мирзамның әрекмән колагы иң өлкән тәртип сакчысының рация аша кемгәдер боерганын ишетеп калды:
- Өч минуттан башлагыз! Алар җыелды!
Яшьләр бер дәрт белән җырларга тотынды:
И туган тел, и матур тел,
Әткәм-әнкәмнең теле...
Мирзам да аларга кушылды. Гаҗәп, ул татай түгел, әмма төптән - әллә кайдан (мөгаен, йөрәк түреннән) саркыган моң бөтен вөҗүден биләде. Нинди хәл соң бу, ә? Битараф җан шулай сыкрарга тиеш мени? Егет-кызлар җырның ярты куплетын да тәмамларга өлгермәде, унарлаган чиркәү чаңы шәһәрне дер селкетте. Гүя, шайтан өере, тимер таяк белән йортларның калай түбәсен кыйный иде...
Юлда кайтканда Фәнил:
- Күрәсезме, татайдан ничек куркалар. Аңа каршы барлык структуралар эшкә җигелә. Авызны капласалар, йөрәк белән җырларбыз, ә анда берничек тә үтә алмаслар, - диде.
Мирзам әдәп өчен генә булса да, аны хупларга һәм татай яшьләренең иреген буар өчен әллә нинди җирәнгеч ысуллар кулланган хакимиятне сүгәргә тиеш иде, ә ул һаман үзе белән булашты. Баягы моң кан тамырлары буйлап агып йөрәкне сугара иде.
- Илдус абый! Сез мәрткә киттегез мәллә?
- Ә? Гафу, дустым. Урам чатында чибәр генә кыз елый иде.
- Гамиләме? Минем кәләшем иде ул. Хәзер ерактан гына күзәтә.
- Ярата, димәк.
- Мин дә аны яратам!
- Өйлән!
- Өйләнмим! Җан ярасына тимә инде син, Илдус абый! Сәбәбен әйттем бит!
- Мине борылышта төшерерсең, Фәнил! Әзрәк җилләним әле.
Җилләнүе дә шул иде: Ильяс белән Мәрьям ничә тапкыр кунакка чакырды, ә егет һаман бушамады. Хәер, вакыт алай ук кысмый да бугай,теләк юк иде, теләк. Хәзер дә ул ничарадан бичара гына аларга юл саба иде. Мөгаен, өнәмәсә дә, яңа планетага шушы "әрсез дуслары"н күчерер. Әле бит: "сайла" дип каршысына көтүе белән яшь парларны тезеп куймадылар.
Куыш ишеге шар ачык иде, Мирзам эчкә керде, өстәл сыман җайланма өстендә кызыл кенәгәләр ята иде, җирдәге начар гадәтләр аңа да йоктымы, әллә сизенү этәрдеме, кул үзеннән үзе кенәгәләргә үрелде. Илья Штельман... Мария Штельман... "Ширбаннар!" Егетнең утлы күмер тоткандай учы пеште. Без - татай дип алдаган икәүне ул ничек атарга да белмәде. Югыйсә татайларда андый бәндәләрне сурәтләрлек сүзләр күп иде: ялганчы, икейөзле, астыртын, мәкерле... Чү, рөхсәтсез-нисез кеше әйберендә казынучыны кем дип бәяләргә? Угры? Карак?
Текә ярдан яшьләр менгәндә ул инде тышта иде. Ильяс:
- О, бездә кунак бар! Балык шулпасы пешерәбез! - дип балкыса, Мәрьям муенына ук асылынды:
- Илдус абый, кадерлебез, исәнмесез! - Кызның кара бөдрә чәчләре тузып таралган, башындагы кызыл косынкасыннан җилләр искән иде... - Кич татай җырларын караокега кушылып сиптерәбезме, Илдус абый?
Эчтән генә нәфрәтләнгән Мирзамга чатнатып: "Нигә чын исемегезне яшерәсез? Минем артымнан күзәтергә кем җибәрде?" - дияргә генә дә... Хәсән карт алар "ышпиуннар" ди, бәлки ул кеше белән кешене аерадыр. Сорама, Мирзам, сорама! Син җирдәгеләрнең хәйләсен мәңге белә алмассың!
- Гафу, - диде ул, һай бу сүз матур әйтелә иде. - Гафу, караоке соңрак, без сабантуйга өстәмә өч җыр өйрәнәбез.
- Без дә! Хор белән өйрәнәбез, әйеме, Ильяс? - Мәрьям кулын чәбәкләде. - Быел сабантуйда безне дә катнаштырырсыз, яме, Илдус абый? Инвестор Илфар репертуарыгызны төрләндерәсез, руд җырлары да өстисез, ди. Без җырларбыз, яме? Сезгә булышырга без һәрвакыт әзер, Илдус абый!
- Рәхмәт, - диде ул салкын гына. - Рәхмәт...
Көн дәвамында баш миенә дыңгычлап тутырылган вакыйга-күренешләр алҗыткан иде, егет, агач кебек каткан аягын көчкә сөйрәп фатирына кайтты. Адәмнәр уйлап чыгарган вакыт бүленеше дә авырайта иде. Ритм организм тарафыннан көйләнә, һәркемнең шәхси биологик сәгате була һәм ул шуның белән тереклек итә, ә Җирдә аны ясалма минутлар белән егерме дүрт кисәккә ваклыйлар иде.
Айлия албакчада шар ярып телефоннан сөйләшә иде.
- Сынук, пачаму син внукка карманный расхутка бирмисең? Да, миңа жалуется. Бабулька, папа жадный, ди. Давай, пока! Алу, алу, дучкы, нишлисең? Внучка лагердамы? Быел аң бул, Маргаритның школында ана теле дәресе - ирекле. Ысматри, татай группасына яздыртма! Өйрәтәм кәничне, синең галаваң эшләмәгәч! Унбер ел руд классында укыттым, ник аңгыра калдың икән? Ыспурлашма, аңгыра тек аңгыра, институтка да керәлмәдең, идән юасың, икеле капчыгы!
Хатын егетне әллә күрде, әллә күрмәмешкә салышты. Табындагы ике карчык та аны искәрмәде, чөнки гайбәт урагы уралар иде.
- Син Шәкүрә ахирәт, киленем гаугалы, кайтып нервымны ашый дисең. Соң, биздер йортыңнан! Бүтән эз басмас ит, артыннан көл очыртып кал!
- И Мәсәния, аждаһаны ни белән дә җиңәлмисең. Тегеләр кешесе бит, малайны да үз ягына аударды.
Карчыкларның чәй эчә-эчә сөйләшеп утыруы әкрен генә яфрак лепердәвенә күчте. Лепер-лепер... Лепер-лепер... Йокы кибәне ишелде. Бабасының атасы озын таякка кәкре кылыч беркеткән дә, шуның белән аланда үлән кырка иде. Мирзам гаҗәпләнеп:
- Нишлисең, картәти? - диде.
- Печән чабам, улым.
- Кулыңда нәрсә ул, картәти?
- Чалгы, улым.
- Ник азапланасың? Бездә үлән чабарга ничәмә ничә робот көйләнгән!
- Ә син чалгы белән печән чабуның тәмен белсәң иде, улым. Селтәнгән саен беләкләр ныгый, күкрәк читлеге киңәя...
- Мин сине аз-маз хәтерлим, картәти.
- Карт бабакаең "мәңгелек йорт"ка күченгәндә сиңа алты яшь иде.
- Сине зур галим, диләр. Сиңа ияреп йөргәнем истә. Тик печән чапмадың кебек.
- Бабамнар чапкан, улым, бабамнар... Синең - минем нәселнең тамыры Җир дигән планетада, улым...
Мирзам сискәнеп уянды. Әз генә черем иткән арада нинди сәер төш күрде соң ул? "Безнең нәселнең тамыры Җир дигән планетада..."
Шәкүрә карчыкның ахирәте киткән иде.
- Әби, синдә чалгы бармы? - диде Мирзам.
- Искенең искесе бар. Мәрхүм бабаем үлән-чүлән кырыштыра иде, ыргытмыйм, төсе итеп тотам. Сиңа нәмәстәгә ул? Фәзилә клуб тирәсен җыештырамы? Чалгы эшкә яраксыз шул, йөзе тешләнгән.
- Хәсән бабайдан кайратам, әби!
- Хәсәннән? - Карчык көлде. - Күк белән саташкан тиле карт үз гүмерендә пычак та үткенләмәде. Гүпчим, алар нәселендә ир-ат крәчтиән төсле кыланмадыинде, хатыннары тормыш арбасы сөйрәде. Әнә, малайлары үскәч, тимер ялчылар ясап кайтарды. Шул ялчылар булмаса, Хәсән бакча казып бәрәңге дә чәчмәс иде.
Мирзамны тыелгысыз теләк ашкындырды. Их, чалгы белән селтәнәсе иде. Ул сарай нүешенә сөягән иске чапкычны алай әйләндерде, болай әйләндерде. Биленнән чытырдатып Айлия кочаклагач кына баягы теләге капылт сүнде. Аркасын хатынның кайнар сулышы пешерә иде.
- Җибәр, Айлия ханым!
- Фи, җибәр ди берәүсе! - дип үртәде хатын. - Билең бәллүр мәллә? Чатный мәллә?
- Сиңа килешми, Айлия ханым.
- Килешә. Үтереп килешә! Ник төнлә яныңа яткырмыйсың, кәҗә тәкәсе?
- Бу азгынлык дип атала, Айлия ханым!
- Адәм заты түгел, фәрештә бугай син, ата мәче! Кая, тикшереп карыйк әле!
Мирзам аска табан шуган кулларны биленнән каерып атты. Чалгыны кире нүешкә сөямәде, җилкәсенә салды. Капка төбен алма үлән сарган иде, егет селтәнде, тик чалгы күкрәк киңәерлек ераклыкка китмәде, очы белән җиргә кадалды...
- Һәй, тапкан уен, - диде Шәкүрә карчык, аның бу шөгылен өнәмичә. - Үтми дигәч үтми чалгы! Бүген шуфир Кафилнең базар көне, өчтә кузгала Кафил. Менә эсписек, дөге, карабодай, тары ярмасы ал. Кара, кортлы булмасын. Жулик кибетчеләр былтыргы ярмаларын сата кайчак. Ике чиләк бәрәңге, әзрәк кишер, чөгендер ал!
Хуҗабикә шакмаклы зур сумка тоттырды. Әгәр урталай бөкләп тыксаң, аңа Айлия дә сыя иде.
...Кузгалдык, дигәндә генә, кабина ишегенә Сания асылынды.
- Мәнсезләр! Кул болгадым ич! Сукырмы әллә син, Кафил?! Бусы нинди кош тагы? Кысыл, җәелмә! - Хатын терсәге белән егеткә чәнчеде.
- Син дә сукыр икән, Сания, - диде Кафил абзый. - Хур җитәкчесен танырга вакыт.
- Танымаган ди. Нишләп ул бушлай машинада утырып йөри дим!
Уң колак белән сул колакка сүз ташкыны агылды.
- Син дә бушлай йөрисең, Сания!
- Мин фермада егерме ел сыер саудым. Ә бу бәндә бездә салам да селкетмәде.
- Селкетә, бик каты селкетә! Энекәш әйтмешли, безне агарта, Сания!
- Мин болай да ак. Сайлауларда иптәш Зизанский партиясе җиңсен әле, эреле-ваклы барча буржуйларны Себердә туңдырабыз.
Мирзам үзалдына:
- Кызганыч, партиягез татай милләте турында кайгыртмый, - диде.
Сания күкерт кебек кабынды:
- Монысы да Хәмит малае сыңары! Авылга тагын бер милләтче оялады! Нишләгән татай, ә? Ашый, эчә, йоклый татай!
- Аның киләчәге караңгы, ханым.
- Мин бүгенгесе белән яшим, культурный! Сезнең ише әрәмтамакларны себереп түксәм - якты киләчәгем шул булыр, вәйт. Зәки оныгы Илфар өстеннән иптәш Зизанскийга жалу язам. Безнең басу-кырларны учына йомарламакчы икән, бирән!
Кафил абзый төкерде:
- Тфү! Зәки оныгы авылны терелтә. Ферма биналарын рәтләтә. Син, оятсыз, аны хурлап ата камуниска әләк сырлыйсыңмы?
Сания авызыннан ут бөрки мени, кабина эсселәнде. Базарга шабыр тиргә батып килеп җиттеләр.
Егет озак юанмады, Айлия генәме, бу сумкага базар үзе үк сыяр иде, ярмалар аның төбен дә күммәде. Шофер да озак маташмады, әрҗәгә кирәк-ярагын бик тиз тутырды. Җәмшәйгән кепкасын баш түбәсенә атландырган абзый папирос көйрәтеп җибәрде.
- Исе сасы фабрик фифурысының, тирес кушалар микәнни? - дисә дә, ул "сасы"сын ләззәтләнеп суыра иде. - Вәт безнең бабай бакчада хуш исле чын тәмәке чәчеп үстерә иде. Хәзер әрбирнең тәме юк. Беркөнне хатын кибеттән фимидур апкайтты. Берсен ашаган идем, эчемне борыпмы борды. Ун тапкыр бәдрәфкә чаптырды, каһәр. Син нәрсә, сумкаң җилферди. Тагын Хәсән картның балчыклы бәрәңгесен төйисеңме?
- Эһе, - диде егет, ул сүздән шул хәтле туйган иде ки, яраса гөнаһсыз шоферның да авызын йозак белән бикләр иде.
- Хәсәннең атасы Миркәй белән безнең бабай фронтта бергә сугышкан. - Кафил абзый тел бистәсе иде. - Бабай әйтә, нимечләрне куып барабыз, ди, ядрә бетте, ди. Шунда Миркәй афтаматка эре тоз тутыртты, ди. Вәт акыл үзендә, ди. Нимечнең арт чүмеченә шарт-шорт тоз белән атабыз, тегеләр күтен уа-уа үкереп чаба, ди. Миркәй абзый элгәре алма бакчасында каравылчы икән. Кичтән һәр куактагы алманы санап куя икән дә, иртән тикшерә икән. Малай-шалай урламаганмы дип инде. Озын гомерле нәсел. Сыерда алар гына йөзәр яшь тәгәрәтә.
- Сыер... Кызык атама, - диде Мирзам, аның бу иң озын җөмләсе иде.
- Безнеке ярыйсы әле. Әнә, күршедә генә Әтәчләр. Авыл тарихын өч кеше язды. Өчесе өч төрле. Минеке дөрес, синеке - уйдырма дип өчәүләшеп сугыштылар аннары. Имеш, байның көтүдәге ун сыеры уптым бер үк вакытта бозаулый. Хикмәтле урын икән ди бай, шушы төштә йортлар салып авылга Сыер дип исем куша, имеш. Икенче тарих гүпчим әкият...
Егет бүтән тыңламады, гүя аның колагы тыгылган иде. Аның үзенеке үзәктә: вакыт сызгырып кына уза, ә күз төбәгән яшь парлар юк та юк иде...
Колак ишетә башлаганда Кафил абзый тозлап-борычлап сүгенә иде.
- Ну, себерке! Ике сәгать буе базарның иңен-буен себерәме икән соң?
Әйтерсең, почмакта гына тыңлап торган, бер кочак кәгазь күтәреп Сания килеп басты.
- Уф, штабка барганыем, агитматериаллар бирделәр. Сабантуйда өләшәм, Лелин боерса!
- Синең мабзолийдагы мумияң ни боерсын, динсез! Алла боерса, өләшерсең! – дип, шофер машинасын кабызды. - Икегез дә фирма башында төшәсез, мин юл хуты Әтәчкә керәм.
Хәсән картларга моннан якын гына иде, Мирзам рәхмәт укып, җиргә сикерде. Шомырт кара кәчтүм-чалбар кигән аксакал белән алар капка төбендә маңгайга маңгай бәрелешә язды.
- Кунаккамы, бабай? - диде егет, аяк астына шудырган сумкасын кире җилкәсенә элеп.
- Әйдүк, энем, әйдүк! - Карт артка чигенде.
- Шәкүрә әби бәрәңге сораган иде, сине юлыңнан бүлмим, иртәгә әйләнермен.
- Иртәгәсенә шайтан төкергән! Ни-нәрсә кирәк, хәзер үк ал.
- Өстең тузанланыр бит, бабай.
- Кем әле капчык ташыган ди. - Карт түбәле баз кырыена җайлаган озынча тимернең "сыңар күзе"нә төрткән иде, капкач үзеннән үзе ачылды да ыргак сыман әйбер өскә челтәрле капчык күтәрде.
- Монда ике чиләк, энем. Ыспай ир-егет хәерче сыман базар сумкасы асып йөрми. Әйдә, мотоцикл белән илтешәм.
- Кунакка соңарасың, бабай.
- Бәлеш пешереп көтмиләр анда. Авылда Әнәс оныгы нәрсәдер майтара, ди. Басу-кырларны агулап чәчсә, поты бер тиен! Шуны белешмәкче идем. Син дә, энем, бай белән дуслаш, берәр йомышыңа ярар бәлкем.
- Очраштык без. - "Союр" турында картка сөйләсәң озын иде. Хәер, күкләр белән саташкан кешегә исем бозылды ни, бозылмады ни! Әнә, Фәнил өчен ул фаҗига иде. Безнең милләтнең ике дошманы бар: берсе - үзе, икенчесе... "Кем димә, сиңа мәгълүм ул, Илдус абый", - дигән иде көрәшче егет. - Байлар белән дуслашуы икеле, Хәсән бабай. Алар боерырга ярата. Сабантуйга руд җырлары өйрәнегез, ди. Шәкүрә әби әйтмешли, "пычагыма кирәк!"
- Ә монысы безнең әти әйтмешли, "Кеше йөргән сукмакка аркылы ятма, барыбер өстеңнән атлап чыгалар, энем!"
- "Әнәс оныгы белән бала чукындырасым юк!" Җирдәгеләр шулай дияр иде. Минем бердәнбер максатым - яшь пар табу, бабай.
- Шул бәйрәмдә генә табарсың да инде, энем. Әнәс оныгында акча күп, мәгәр зурдан кубып сабантуй оештырса, илнең төрле култыгыннан улы-кызы, кияве-килене Сыерга җыелачак.
- Шуннан, бабай?
- Шуннан, утырган да шуган. Әзрәк башыңны эшләт, энем! Халыкка ниятеңнең эчтәлеген аңлатсаң, алар сиңа энәдән-җептән киенгән татай яшьләрен күрсәтер.
- Серне дөньяга чәчепме, бабай?!
Картның, маңгае җыерылып, кашлары бергә кушылды:
- Яшерен эшнең азагы хәерсез тәмамлана, энем.
- Җирдәгеләр күп нәрсәне яшерен генә эшли, бабай.
- Син үзеңне җирдәгеләр белән чагыштырма! - Аксакал имән бармагын күк битенә төбәде. - Син үзгә зат, син тегеннән...
-7-
Ул үзенә үзе нәфрәтләнде... Яраклашу кебек центаврлыларга ят сыйфат аңарда кайчан яралды икән соң? Ник ул өч атна элек Хәсән карт белән Әнәс оныгы янына барды да, аның таләпләренә ризалашты? Сабантуйда репертуарның яртысы руд җырларыннан торачак... Сәхнә түрендә яңа баян кукрайган. Хәмит абзыйның итәгенә сыймый: килбәтсез зур. "Минем гармун көйләрне моңлырак уйный", - дип, инвестор бүләгенә аның борыны тартмады. Сәхнәдә ат-исемен үзгәртеп татайлар арасында чуалган (нинди уй белән?) Ильяс - Мәрьям рудча такмаклар сиптерә. Кинәнә "ышпиуннар". Алар гына тапкыр, алар гына акыллы, ә бүтәннәр - ахмак. "Без сезне кәкре каенга терәтәбез әле", - дигәндәй, икесенең дә күзе хәйлә белән кысылган. Ә залдагы утыргычларда куркак куяннар төсле бөрешкән хор төркеме... Мирзамның җанында өермә бөтерелде. Их, хәзер берәрсе гайрәтләнеп сәхнәгә менсен иде дә, Ильяс белән Мәрьямны сөреп төшерсен иде! Аңа да эләктерсен, син - хыянәтче дип акырсын иде. Ичмасам Фәнил дә юк, ул да: "Телебезне кисәләр, инде син дә, Илдус абый, җырларыбызны ят көйләр белән чүпләдеңме?" - дип оялтсын иде. Фәнил, Фәнил...
Өченче көн Мирзам аңа булышты. Беркем дә комачауламый, Фәзилә район киңәшмәсендә иде, өстәлгә ватман кәгазе җәйделәр. Эре хәрефләр белән язылган: "Татай! Син дәүләт корган батыр милләт. Үз илеңдә кол булма!" - дигән шигарь бик саллы күренде.
- Сыер сабантуенда күтәрәм әле. Читтән кайткан авылдашлар әзрәк уянмасмы? Аннан соң гына Каганга китәм, - диде Фәнил. Ике сәгатьтән егет шигарь белән калын гына папка тотып янә клубка керде. Йөзе борчулы иде.
- Шәһәрдән дуслар шылтыратты. Безнең авылдагы йортыбызга тентү белән киләләр, ди. Мин алардан курыкмыйм, төрмәдә черетәбез дисәләр дә, халкымның мөстәкыйльлеге өчен көрәшеп үләм. Тик менә... бу папкада милли хәрәкәт әгъзаларының исем-фамилияләре, адреслары, телефоннары. Әгәр"каракошлар" төркемне тырнагына эләктерсә, мәңге ычкындырмас.
- Сәхнә артындагы иске сандыкка яшерик, бир! - Мирзам аның кулындагы әйберләрне йолкып алды. - Иң ышанычлы урын.
- Уңайсыз бит инде, Илдус абый. Сезне бутамаска иде. Сизсәләр, үзегезне Сыердан куачаклар.
- Кумаслар!
- Рәхмәт, Илдус абый!
Җирдәге бөтен нәрсәгә битарафлар күзлеге аша караган Мирзам әлеге адымына шаккатты. Менә милләтпәрвәр Фәнил белән якынайды, менә аңа энә очы кадәр генә ярдәм итте. Дөрес, шул ук вакытта зыян да салды: аның бары тик татай көйләре генә көйләп гомер кичергән авылын чит кавем җырлары белән буяды. Бу гамәлен, ягъни яраклашуын акларлык җитди сәбәп тә бар югыйсә. Ул - сабан туенда пар эзләү иде. Хәсән картның киңәше - алтын бәясе, әмма шикләндерә. Центаврда гаделлек кенә хупланса, монда, киресенчә, алдау-йолдау уены табигый хәл. Халык белә: фәлән кеше карак, мөртәт, имансыз, ләкин ни гаҗәп, ул аны сайлап җилкәсенә менгезеп атландыра.
...Ильяс белән Мәрьямның тамагы карлыкты. Көн-төн уласалар да, армый болар. Мирзам "җитте!" дип кулы белән ишарәләгән генә иде, Саниянең зәһәр тавышыннан түшәм акшары коелды.
- Каравыл, халык, сез кайда?!
Залдагы күңелсез "кызлар-егетләр" җанланды. Гармунчы Хәмит урындыкларны аудара-аудара Саниягә ташланды:
- Кемнең ызбасына ут капты? Пожарниклар сүндерәме?
- Кит әле, кит, милләтче контр атасы! Беркемгә дә капмады. Пажардан да хужы! Әнәс оныгы басу капкасы төбенә граниттан убыр сурәте бастырган! Сыер, янәмәсе!
- Бастырса ни! Сиңа тияме әллә? - диеште "кызлар".
- Тия, бик тия! - Сания аның саен үкерде. - Басу капкасы янәшәсендә кем йорты? Минеке! Ул бит әкәмәт ямьсез, үзе мөгезсез, үзе койрыксыз, куркудан йөрәгең ярыла! Мин моны болай гына калдырмыйм, керимелгә шикаять язам!
Хәмит абзый:
- Яз, яз, син дә бабаң кебекжалу капчыгы, - дигән иде, Сания карчыга кебек аңа очып кунды:
- Синең дә өстеңнән язам, милләтче контр атасы! Малаең бердәм һәм бүленмәс Рудиянең нигезен какшата. Блач дилбегәсен йомарлыйк әле, улыңны да катыргыга олактырабыз! Яшәсен камунислар партиясе! Урия!
Мирзам сәхнә пәрдәсен япканда клуб бушаган иде инде. Ә ишек артында ике "ышпиун" пышылдап кына бәхәсләшә иде.
- Илфар Даутович молодец! Как круто, дань корове!
- Постой, девчонка, Һиндстан башкаласы Делиның үзәк паркындагы статуяны я еще понимаю. Корова для них святая. А тут что? Авыл просто называется Союр. Кому это надо?
Яшьләр җитәкчене күргәч кисәк тынды.
- Кайтыгыз, бүген репетиция тәмам, - дип егет "койрыклар"дан җиңел генә котылмакчы иде, Мәрьям беләгенә сыланды.
- Без искиткеч матур җырлыйбыз. Без - татайның талантлы балалары, әйеме, Илдус абый?
- Синең борының тыңкыш икән. - Мирзам ялагай кызны чеметеп үпкәләтмәкче иде, Мәрьям тешләрен җемелдәтеп шаркылдады:
- У-у, нинди җитешсезлек! Ринопластика ясатып төзәттерәм, Илдус абый!
- Йөзеңне үзгәртсәң, парың танымыйча каңгырап йөрер, ди. Хәер, сез пар бугай бит инде?
Ильяс аның соравын Мәрьямга күчерде:
- Без пармы, гүзәлем?
- Әйе, без бер-беребезгә тугры пар!
- Хушлашыйк, егетләр-кызлар, - диде Мирзам.
- Сезнең белән күңелле, фатирыгызга кадәр озатыйк әле, - дип тәтелдәгән кызны ул егетенә табан этәрде:
- Икәү генә сайрашыгыз, сандугачлар. Минем күрәсе кешем бар.
"Күрәсе кеше" Фәнил иде. Егет такта ышкылый. Бүген ял.
- Сәлам, Фәнил?!
- Ни хәл, Илдус абый?
- Ду куптарып сабан туена әзерләнәбез. Тентеделәрме?
- Өйнең астын өскә китерделәр. Әни шатланды, әллә кайчан югалткан әйберләре табылды. Бер очтан мине дә бушлай Каганга илттеләр. Бензинга экономия!
- Көләсең, дускай, - диде Мирзам. Егетнең эчтән генә сызганы күзендә чагыла иде.
- Көләрлек бит, Илдус абый. Биш сәгать буе тикшерүче нинди маддә чәпәргә икән дип җөдәде. Миңа тиздән йә экстремист, йә милләтче, йә террорчы дигән тамга сугачаклар!
Сабый бала гына: "Ник сиңа каныгалар, син җинаятьче түгел", - дияр иде, мөгаен. Сораулар бихисап иде. "Ник? Нигә? Нишләп?" Сорамады. Аңа болай да авыл халкы берсеннән берсе мәзәгрәк кушамат такты: "Акыш-макыш, сантый, хыялый..." Җирдәгеләр өчен Мирзам аңлаешсыз сәер зат иде.
- Минем тирәдә бик буталма әле, Илдус абый.
- Ник?
- Наив та кеше инде син, Илдус абый. Минем аркада сине дә кара исемлеккә теркәүләре ихтимал.
Кара исемлек... Юк, дустым, Мирзамны богаулап өлгермәсләр. Сабантуй мәйданында Әнәс оныгы биш аю биетерлек сәхнә төзетә. Яшьләрне яңа урынга күчерергә кораб та билгеләнде. "Хушыгыз!" дип соңгы тапкыр Җиргә кул болгар "хур җитәкчегез..."
...Күктә ай калыккач ул тагын алма бакчасына юнәлде. Остаз белән элемтә тиз ялганды.
- Сыерда син таләп иткән сыйфатларга ия татай парына кытлык. Авылда бер аксакал яши. Хәсән карт. "Безнең нәсел - күктә", - дип саташа. Имеш бабасының атасы чит планета вәкиле. Ишетәсеңме, Остаз?
- Ишетәм, ишетәм!
- Саташса да зирәк үзе. Хәсән карт әйтә, иң кулае - сабантуйда игълан итү, ди. Авыл кешесе кайсы йортта, кайсы гаиләдә нинди ул-кыз үскәнен белә, эһ дигәнче үзеңә үрнәк татай яшьләре сайлар, ди.
- Һай, һай, Мирзам! Ник аңа үзеңне белгерттең?! Хәзер сиңа куркыныч яный!
- Хафаланма, бабай! Ул ышанычлы карт.
- Җирдәгеләр сайлауларда хәрәмләшә, саклан, Онык!
Кыштыр-кыштыр... Кыштыр-кыштыр... "Ышпиуннар" да төн йокламый иде.
-8-
...Кич буе урамда машиналар чабышты.
- Авылда кунак та кунак, бәйрәмгә Себердән тиклем җыелганнар, - диде Шәкүрә карчык. - Һәр йортта тамаша!
Айлия дә кайткан иде. Хатын сабантуена күлмәк тектергән, көзге каршында әйләнгәндә киң итәк парашют кебек ачылып ярты бүлмәне били, әнисенә исә кызының кыяфәте ошамый, ул:
- Чуракай, - дип тиргәнә иде.
- Бәйрәмнән соң сыйныфташлар белән елга буенда күңел ачабыз. Учак ягып, шашлык кыздырып. Һәрберсе парлы-парлы, мин генә ялгыз. - Айлия Мирзамга ышкылды. - Бер төнгә генә минеке булып тор әле, Илдускаем.
- Гафу, Айлия, мин бушамыйм.
- Аю тиресе туныйсыңмы?
- Китәм.
- Кая?
- Үзебезгә. - Егет алдашмый, ул иртәгә яшь парлар белән оча иде. Ләкин Мирзам "үзебезгә"не шәрехләргә ашыкмады.
- Авыл үтләтте дә мени, Илдускаем?
- Туган җирләр сагындыра, Айлия.
- Һи, сез ир-ат алабута орлыгы төсле, кайсы туфракка күмелсәгез дә, артыгыздан чүп кала.
Мирзам, мөгаен, җирдә шактый гына гөнаһ тузаны кундыргандыр, ә шуның, нихәтле генә каксаң да ябышып калганы, Айлия исемле оялчан кыз баланың күз яше иде.
- Син аны кичер, Айлия.
Хатын оялмады, күлмәген салып атты.
- Фу, тирләтте. Ефәк тукыма тәнне сулата, ә бу шау полиэстер. Ничек шыттыра, тегүче үрмәкүч! Янәсе, ефәк. Ә? Кемне кичер дисең, Илдускаем? Иремнеме? Кайсысын? Алар бишәү.
"Алма кебек матур чагыңда сине мин елатып киттем, мин", - дисә, усал хатын аны өзгәләп ыргытачак иде.
- Алтысын да кичер, Айлия. - Егет исемлеккә үзен дә өстәде. Хәер, алты саныннан Айлиянең керфеге дә селкенмәде. Күрәсең, кармагына чираттагы "мәхәббәт балыгы" эләккән иде.
...Капка төпләрендә чыркылдашкан шәһәр балалары, бер-берсе белән гөрләшкән сабакташлар, таягына таянып болынга теркелдәгән карт-коры (алдан килгән урын өчен!), атлар кешнәве - гомер чигенә якынлашкан авылга яшәү сулышы өрде. Мирзам нарат тактадан җәелгән сәхнәдә хор белән соңгы репетиция уздырды, Ильяс белән Мәрьямның тавышын тикшерде. Сабантуй башланырга ике сәгатьтән артык вакыт бар иде, егет мәйдан тирәли йөренде. Өч шәхси кибет хуҗасы өстәлләргә тауар тезә: сатылмаган кәнфит-прәннекләрне шудырыр өчен бүген иң кулай көн иде. Эченә чуерташ төрсәң дә, оланшак ялтыравык кәгазенә кызыгып алачак.
Кулын артына йозаклаган Хәсән карт та мәйданны тамаша кыла иде.
- Тыңламады, - диде ул, карашын күккә төбәп.
- Кем тыңламады? Нәрсә тыңламады, бабай?
- Әнәс оныгы болынга ящник-ящник аракы китертә. Татайга эчәргә ярамый! Канын агулап дураклата хәмер, мәйтәм. Тыңламады. Олы малайга шылтыратам әле, афтомат карчыга ясасын, кабызам да Әнәс оныгы сымак ахмак түрәләрнең миен чукытам!
- Сания ханым да аңа ачулы. Сезгә берләшеп көрәшергә иде.
- Хи-хи-хи! - Юлдашы яхшы ат төсле башын болгый-болгый көлде. - Камунис Әмирҗан белән Сания талаштылар бит, энем. Хәзер икесенең ике партия. Сания иртүк иярченнәре белән Сыер һәйкәленә кыр чәчәкләре илтеп салды. Әнәс оныгы ызбасының тышын сайдинг белән тышлаткач, керимелгә хат та юк, чурт та юк. Ышанмасаң, алдыңа кара.
Сания көрәк таягына кадакланган Әнәс оныгының портретын күтәреп кычкыра-кычкыра алар яныннан үтеп бара иде.
- Яшәсен Илфар Даутович! Урия!
Мирзам моңа гаҗәпләнмәде, Җирдә һәркем үзенчә акылдан шаша иде. Әнә, Әмирҗан ялкынланып өч карчыкка нотык сөйли:
- Иптәш әбиләр! Блачка Зизинский утырса, пинсәгезне арттырабыз. Капкорсак байларның банкылардагы акчасын шытырдатып бүләбез. Сиңа да тама Гөлйөзем апа, сиңа да Вәсилә әби. Ничә тәңкәме? Анысын санагач әйтәбез, Хөббениса кортка, санагач. Ничава гына тияр сезгә. Алигархларның миллионнары океан буарга җитә, ди.
Фәнил күренми иде. Кайда икән ул? Әтисе эшеннән каскартканнар, диде. Димәк, эзәрлеклиләр... Их, татайның асыл улы! Яңа планетага иң лаек вәкил син идең!
Итәгенә ут капкандай, Фәзилә йөгереп килде.
- Илдус, бәйрәмдә гылава да булырга может, ди. Аны границада Илфар Даутович үзем каршылыйм, ди. Так что, тантана өлешендә беренче главага сүз бирәсең, аннан инвесторга! Руд җырларыннан соң хорың чыга. Чират белән бар!
Директорның әмере ни уң, ни сул колакка кермәде. Корабның вакыты төгәл билгеләнгән, ул төшсә, бөтен чират бозылачак, очкычка түрәсе дә, инвесторы да, Шәкүрә карчык әйтмешли, "адин чурт" иде.
Халык диңгезе ярларыннан ташый да ташый. Мәйданда бәйрәм рухы иде. Күч-күч табын корып сыйланалар, ә шактый гына кәефләнгән бер агай күлмәк сәдәфләрен чишкән, җыр суза:
Агыйдел каты ага,
Рәхмәт яусын Гатага...
Шунысы куандыра, яшьләр күп иде. Һәркайсының кулында телефон. Гомумән, җирдәгеләр ашаганда да аны кулыннан ычкындырмый, гүя ул туганда ук аларның бармагына береккән иде.
- Хәсән бабай, мин синең белән хушлашам, - диде Мирзам.
- Сәлам әйт!
- Кемгә?
Моңсу карт күккә ымлады:
- Безнекеләргә...
Сәгать ун тулды, офыкта түрәләр күренмәде.
- Гылава киңәшмәдә, ди. Ун минутка соңара. Әйдә, Илдус, халыкны сәхнәгә табан җый! - Фәзилә утка баса иде. - Тиз, дим, тиз, күгәрченем!
Аның каравы очкыч соңармый, Центавр төгәллеге белән ул алтмыш секундтан мәйданга куначак иде.
- Җәмәгать! - Егетнең калын тавышын микрофон тагын да көчәйтә иде. - Тынлык, җәмәгать! Безнең астронавтлар яңа планета ачты. Шунда ирекле һәм бәйсез татай дәүләте төзеп, яшәү учагы тергезер өчен Сыер авылында туып үскән яшь парларны озатырга кирәк.
Мәйдан гөҗләде.
- Нәрсә ди, акыш-макыш?
- Тозсыз шаярта! Давай, җырлат лутчы. Без әкияткә болай да тук!
- Туктале, сөйләсен! Әртис сөйләргә тиеш!
Мирзам дәвам итте:
- Җәмәгать! Әкият тә, шаярту да түгел, бу - чын. Сез ай саен сайларга күнеккән, димәк, эш бермә-бер җиңеләя. Әйдәгез, милләтем дип гомерен дә аямаган бер татай парын сайлыйк!
Ләкин аның һәр сүзен халык көлкегә бора иде.
- Стоп, лыгырдык малай. Кәмитеңнән гарык! Җыр давай, җыр!
- Бәйрәм тек, бәйрәм! Сыздыр гармуныңны, Хәмит туган!
Кинәт тирә-як аллы-гөлле төсләргә күмелде. Һавада утларын балкытып кораб "йөзә" иде. Менә ул түбәнәя-түбәнәя җиргә якынайды.
Сәхнәгә Сания очып менде һәм микрофонсыз да дөнья яңгыратып:
- Иптәшләр! - диде. - Бу җем-җем тәлинкә Илфар Даутовичтан булса кирәк! Шуңа төялеп кыр-басулардан әйләнсеннәр дигәндер. Беренче мин утырам! Урия!
Төркем аның артыннан ыргылды. Мизгел эчендә очкыч баскычына халык өелде. Өскә кайсы гына үрмәләсә дә, аны аягыннан аска сөйриләр иде. Санияне бөтенләй кырыйга алып аттылар.
- Кая шуышасың, таракан!
- Юл бир, сасы көзән!
- Мин очам, кит, бәрәңге корты!
Мирзам өнсез иде, кычкырам дисә, теле аңкавына ябышты, атлыйм дисә, үкчәсе сәхнә тактасына кадакланды. Юлдан мигалкасын кабызып машиналар җилдерә иде. Түрәләр килә...
- Җәмәгать, сез ялгышасыз, кораб хуҗасы - Центавр, - дип өзгәләнде егет, тик аңа беркем дә игътибар итмәде. Шул чакта Ильяс белән Мәрьям укмашып сугышкан төркемне ерып баскычка ташланды да, ишекне япты. Кораб әкрен генә өскә күтәрелде...
- Ой, үләм! Нинди матур тәлинкә. Ну бу нахал яшьләр! Синең җырчыларың нахал дим, Илдус! - Фәзилә көчкә генә сулый иде. Дулкынлана! Түрәләр көтә бит. - Икенче рейста безнең клуб эшчеләре әйләнер, яме, Илдус? Илфар Даутович, рәхмәт яугыры, ничек күңелебезне күрә, ә? Әйдә, күгәрченем, мәртәбәле кунакларны сәламләргә әзерлән.
Мәйдан уртасында ике полиция хезмәткәре Фәнилне машинага табан сөйри иде. Мирзам микрофонны директор хатынның кулына сонды:
- Үзегез генә сәламләгез!
- Нишлисең син, Илдус! Премияңне кисәм! Тукта-а-а!
Туктамады ул, тик никадәр генә талпынса да, соңарды. Икәү язган шигарьне бөгәрләп чирәмгә ыргытканнар иде, аны тигезләп култык астына кыстыргач, рәт-рәт тезелгән машиналар арасыннан Фәнилнең "арба"сын эзләп китте. Беләзектәге төймә черки төсле безелдәде. Остаз ачулы... Гаебен таный Мирзам. Корабта чит милләт вәкилләрен очыртып татай халкын дәүләтсез калдырды. Ул - җинаятьче, аңа кичерү юк иде! Егет беләзеген салып, кат-кат аягы белән изде...
-9-
...Экранга карап йотылган Галибнең яңагын эре-эре күз яшьләре чылатты. "Бәхил, онык, бәхил..." Мангушның артына килеп басканын да искәрмәде ул. Җан тетрәнүе шул кадәр көчле иде ки, әйтерсең Центавр шартлап мең кисәккә уалды.
- Әткә, әткә! - Улы аны җилкәсеннән селкеде. - Нәрсә бу, нәрсә?! Безнең Мирзам ташкала урамында нишли?!
- Әкрен, улым, әкрен! Шаулама! Онык минем күрсәтмә буенча яңа планетага татай яшьләрен илтергә тиеш иде, ләкин улыбыз уяулыгын югалтты: корабка шибаннар утырды.
- Остаз! Мирзам беркайчан да ялгышмый иде!
- Шымчы Вәҗүд иснәнгән. Яшерен генә җир белән элемтә урнаштырып дүрт ел буе ят кавемнәр әзерләгән! Аларны татай рәвешенә керткән!
- Кораб юлдамы әле, Остаз?
- Юлда. Тиздән соңгы ноктасына җитәчәк.
- Яндырт! Бу синең кодрәтеңдә, әткә!
- И улым, улым... Галәмнәр хуҗасы үзенчә хәл иткәндер. Аңа карышырлык көч юк миндә, улым! Йә, минем исемнән сакчыларга боер: Вәҗүдне җир тирәли мәңгелек очышка олактырсыннар. Центаврда сатлыкҗаннар үрчемәсен!
- Баш өсте, Остаз, аңа күптән теш кайрый идек. Мирзамны кайчан кайтарасың?
Галибнең күз кабагы тартышты. Җан тетрәве шулай бөтен гәүдәсенә тарала иде.
- Мангуш, синең теге чактагы әкиятең миңа тамчы да дан өстәми, дидең дә... Кыскасы шул, буташтырып Җирдән менгезгән биш яшьлек малай әтинең атасы була. Соңгы сулышын сулаганда әти миңа: "Син татай дигән милләт баласы, моны хәтереңә сеңдер", - диде. Безнең тамырларыбызда татай каны ага, улым.
Әлеге хәбәрдән тәмам шашынган Мангуш читлектәге кыргый җанвар кебек бүлмәнең бер почмагына ташланды.
- Уйдырма! Ялган! Ышанмыйм! Тизрәк улымны кайтар! Таләп итәм, Остаз!!!
Җебегән-йомшарган Галибкә яңадан көч-гайрәт иңде.
- Тәкъдиргә кизәнмә, Мангуш! Онык үз ихтыяры белән Җирдә калды! Туган туфрагы ничәмә буын аша сикереп аны үзенә тартты!
...Бу вакытта, тәртип сакчылары Каганның үзәк урамында горур кыяфәт белән шигарь күтәреп торган Мирзамның кулларын богаулап, тикшерү изоляторына ябалар иде.