Кайтаваз булып кайту

Җир хәтерли микән? Хәтерлидер...

Җир, мөгаен, яхшы хәтерледер.

Аңа үзенең һәрбер җан иясе,

Хәтта мәхлугы да кадерледер...

Яңа Чишмә районындагы Чертуш авылына кергәндә, юлның уң ягындагы калкулыкта бер каберлек бар. Туганнар каберлеге. 1919 елның икенче февралендә кызыл мадьярлар тарафыннан атып үтерелгән утыз җиде карт җирләнгән биредә. Шул турыда хәбәр итә кабер ташы.

Моннан йөз ел элек булган фаҗиганең телсез шаһите бу каберлек.

Хәер, йөз ел элек микән? Халык хәтере шулай ди. Ә тарихи чыганаклар дәшми, бу хәлләр турында архив материалларын табасы, көнгә чыгарасы бар әле. Халык хәтере исә “кызыл мадьярлар тарафыннан юк ителгән шәһитләр ята биредә”, ди. Большевиклар ягында булган, 1920 елда сәнәкчеләр фетнәсен тар-мар итүдә катнашып йөргән венгр-мадьяр отрядлары урыны-урыны белән башбаштаклык кылган, кансызлык күрсәткән, ди кырыс тарихның сакланып калган сәхифәләре.

Илнең кызыл байраклар астында якты киләчәккә атлаган еллары бу.

Чертуш авылы элек Чистай өязенең Каргалы волостена кергән. Каргалыга авыл аша узган кыска юлдан хәвефле гражданнар сугышы елларында әле кызыллар үтеп киткән, әле фетнәчеләр, әле – фетнәчеләрнең калдыкларын эзәрлекләп йөрүче мадьярлар...

Бу хәлләр турында мин күптән түгел генә белдем. Дөрес, туганнар каберлеге, шунда кабер ташы куелу турында коры гына мәгълүмат белән элегрәк тә таныш идем. Йә, әйтегез әле, Ватан сугышында миллионлаган кеше һәлак булган, дигәндә, күзгә яшь киләме, әллә бабасының шул сугыштагы газаплары турында ишеткәч, тетрәнеп куямы кеше? Минем белән дә шулайрак булды. Авылдагы һәр йортка кереп, бер гасыр элек булган фаҗигале хәлләрнең буыннан-буынга тапшырыла килгән кадәресен өйрәнеп йөрүче Чертуш мәдәният йорты мөдире Рәмзия Мусинадан ишеткәч кенә йөрәгем аша уздырдым мин бу хәлләрне.

Акрын-акрын бу пазл-хәтер кыйпылчыклары шул хәерсез вакыйганың картинасы булып торып калды. Малевичның “Кара квадрат”ы шикеллерәк иде ул. Кан белән күз яшьләрен үзенә сеңдергән шыксыз-шөкәтсез чор сурәте.

...Зыкы суык көннәрнең берсе. Чалт аяз булса да, биш йөзләп өйдән торган, өч мәхәлләгә бүленгән авыл урамнарында ник бер кеше заты күренсен. Башка юлы салкын диеп тормаган бала-чага да өйләрендә утыра. Бәладән башаяк, заманалар болгавыр, дусны дошманнан аера торган түгел, урамда буталып йөрмәсәләр дә ярар, дип, ата-ана коры тора соңгы көннәрдә. Хәер, кулына корал тота алырлык ирләрнең күбесен большевиклар гаскәренә озаттылар инде. Авылда шул кыз-кыркын да, карт-коры белән бала-чага. Сәвитләр власьтка килсә дә, иманы коргыры сугышның һич тынасы юк. Сугышы бетсә, ичмасам, туйганчы әпәй ашарлар, курыкмый гына игенен үстерерләр иде. Әнә бит нәрсә уйлап тапканнар: артык ашлыкны яңа власьтка тапшырасы, ди. Артыгы була димени инде әпәйнең? Булса, базарына барып, тоз-шырпыга алыштырып кайтырлар иде әле. Авызларын чәпелдәтеп торган җиде-сигез җанны һава белән туендырасыңмы?

Мәҗүдә карчык керосин лампасына ут элдерде дә арткы ызбаның идән астына төшеп китте. Бәрәңгесе дә базның бер почмагында гына калып бара, Алланың рәхмәте. Ризык ягы такы-токырак шул соңгы елларда. Әле дә карты Нуретдин белән алтын приискасында эшләп кайтып, бераз хәлләнеп калган иделәр. Әнә күрше-тирәдә эсәк[1] төбенә төшүчеләр бар, теләнчеләрне дә күргәннәр, Алла сакласын.

Карчык, авыз эченнән генә ил-көнгә иминлек тели-тели, алгы ызбага керде. Уртанчы улы Кыям белән киез итеккә олтан салып утырган карты, карчыгы кулындагы коштабакка карагач, авызыннан тегәрҗебен алды да:

– Ипләбрәк тот, анасы, әле дөнья хәлен белеп булмый, – дип куйды.

Нуретдин картның үз борчуы иде. Өлкән улы Хәйретдин гражданнар сугышына киткәннән соң, зур хуҗалыкны таратмый-чәчми тотуның авырлыклары аның җилкәсендә. Кыям да кул арасына керә инде, аңа рәхмәт. Мәсәния, Миңнеруй белән Гыйльмеруй бала-чага гына әле. Киң сәке өстендә чүпрәк курчаклары белән мәш килгән кызларына күз салып, елмаеп куйды карт. Әйдә, уйнасыннар, кыз гомере бик кыска, иртәнге чык кебек. Шәфикалары әле имчәк баласы гына. Эш эзләргә чыгып киткән Гарифыннан хәбәрләр юк, әллә кайда йөри анысы, исәнме-юкмы икәнлеген дә белмиләр. Әллә нинди заманалар килде шул. Эшләгәннең бәрәкәте юк, әнә, кичәле-бүгенле яңа власьтның азынуына түзәрлекләре калмаган ярсынган кешеләр йөри авыл тирәсендә. Карале, нәрсә уйлап тапкан большевик дигәннәре: үзеңә чәчәреңә дә калдырмый, олаулап ашлык озатырга кирәк, ди. Прутразвёрсткамы шунда, колак ишетмәгән нәрсә.

Чаршау артына баласын имезергә кереп киткән Таһирә казан тирәсендә кайнашкан каенанасы янына ашыкты. Тик алгы якның уртасында шып туктады да куркынган күзләре белән каенатасына карады:

– Әтәй, янгын түгелме?

Карт, тәрәзәгә күз ташлауга, “ләхәүлә...” дип сикереп торды. Элгечтән кулына сырмасын гына эләктерде дә, киенеп тә тормый, ишеккә томырылды. Артыннан ашыккан улының борын төбендә үк:

– Чыкмый тор, – дип, ишекне ябып та куйды.

Ул арада кызлар мышык-мышык елаша башладылар, тәрәзәгә килеп капланган Кыям:

– Әнәй, зурәнәй, анда безнең абзар яна бит! Малларны чыгара аламы икән әтәй? – дип өзгәләнде. – Ниндидер атлылар да күренә. Мин дә чыгам.

Ишегалдына чыгарга дип сикереп торган үсмерне Мәүҗидә карчыкның тавышы туктатты. Ул инде алда куркыныч көткәнен сизеп, ана каз кебек, балалар турында гына уйлый иде.

– Кыям, улым, анаңның күлмәген ки тизрәк. Килен, барыгыз мич артына, бәйләт яулык. Мич башына менеп ятсын, ул-бу булса, кызыбыз чирли, диярбез. Кызлар, чаршау артына керегез.

Бераздан өйдә ыгы-зыгы тынды. Мәүҗидә карчык намазлыкка басты, Таһирә килен тынычсызлана башлаган баласын тирбәтергә утырды. Агарып киткән йөзендә курку катып калган, инде бар күзәнәгенә үтеп кергән шом эчтән генә кабатлаган догаларын саташтыра иде.

Бишектәге нарасый тагын йоклап китте, аның әле зур дөньяда бер гаме дә юк: җылы бишеге белән имәренә сөте булса – җиткән. Ул әле бәхетле иде. Ул әле җирдә барган гаделсезлекнең нәрсә икәнлеген күрми, белми, аңламый торган бәхетле яшьтә иде. Көн дә тезенә утыртып “үчтеки”ләп үстереп алучы атасын югалтачак өч яшьлек Мәсәниянең исә инде бәхете кителә башлаган көн бу. Күргәннәреннән котлары алынган кызларның йөрәгенә гомер буе әрнетәчәк кыйпылчык булып кадаласы көн.

Урамда ни барганлыгын аңлый торган түгел: кемнәрдер кычкырыша, берничә тапкыр мылтыктан да аттылар, ара-тирә абзардагы мал-туарның үзәк өзгеч тавышлары ишетелеп китә.

Бераздан бар да тынды. Кышкы көн ахырына якынлашып килә иде.

Яшьрәк чакта ире белән Урал якларында алтын приискаларында эшләп кайткан Мәүҗидә холкы белән җебекләрдән түгел иде, өстенә терлек-туар арасына кия торган иске бишмәтен киде, мамык шәлен бәйләде дә, бисмилласын әйтеп, урам якка атлады...

Бу хәлләр турында сөйләүче Рәмзия – бишектәге Шәфиканың оныгы. Хәтер җебен оныкларга тоттырып калдырган зирәк әбиләргә рәхмәт. Кеше булып яшисең килә икән, нәсел-нәсәбеңне онытма. Нәселен онытканнар исә рәхим-шәфкать көтмәс. Диненнән, якыннарыннан ераклашкан кеше куркыныч ул. Тыныч тормышта әле бу куркыныч бик сизелмидер дә, ә хәвеф-хәтәрле, утлы елларда аның шаукымы бик күпләрнең тынычлыгын бозарга сәләтле.

 

Аймылышкан чакта уйлар, юллар,

Айкалыплар китсә дөньялары,

Җир ахылдап, сыкрап ятадыр ул:

“Нишлисез, дип, адәм балалары?”

 

***

Ни булган соң биредә? Нишләгән кешеләр? Бу турыда Мәсәниянең улы – бик озак еллар күрше Шахмай авылы мәктәбендә директор булып эшләгән Әсхәт абый Шәриповның “Энҗе бөртекләре” китабында кыска гына аңлатма бар: “Бөгелмә ягыннан Чертушка Совет хөкүмәтенә каршы күтәрелгән отряд килгән. Күрәсең, Чертуштан да шул отрядка кушылучылар булгандыр. Каргалы янында алар каршына кызылларның атлы гаскәре килеп чыга. Озакка сузылмаган бәрелештән соң, әлеге ыгы-зыгыдан файдаланып, фетнәчеләр Рус Чабаксары ягына качалар. Кызыл гаскәрләр яхшы гына коралланган. Алар составында венгр-мадьярлар күбрәк булган, диләр. Авылга килеп керүгә, бер баерак йортка ут төртәләр. Янгын башланып, хуҗасы чыккач, кылыч белән чабып үтерәләр”.

Тарихта “Сәнәкчеләр фетнәсе” дип билгеле бу вакыйгалар 1920 елның февраль башларында булган... Кансызлыгы, вәхшилеге белән халык бәгыренә – халык хәтеренә язылып калган ул. Еллары буталган... Каберлектә 1919 ел, диелгән. Совет хакимияте чорында бу хакта сөйләү түгел, искә алу да тыелган шул. Ә Кыям онытмаган. Яшүсмер елларында атасыз калуны да, абзарда тереләй янып көлгә әйләнгән мал-туарны да, бер көн эчендә йорт тулы кешене коры кашык белән туендыру авырлыгы үз җилкәсенә төшүне дә – онытмаган. Бу хәлләрнең сәбәбен аңламый гаҗизләнгән үсмер соңрак, күмәкләштерү елларында, колхозга керүгә башаягы белән каршы торган. Ә кызыллар ягында сугышып кайткан Хәйретдин өлкән яшьтәге атасының үтерелүен, хәләл хезмәт белән булдырылган хуҗалыгының юкка чыгарылуын күргәч, ни уйлады икән?

Бик авырлык белән, көнне-төнгә ялгап эшли торгач, янәдән тернәкләнә алар, ләкин озак еллар колхозга кермиләр. Озакламый яши торган йортларын да тартып алалар.

Авыл советына хезмәт иткән ул йортта Мөнирә исемле апа кизү тора. Бер генә төнем дә тыныч үтми, йокыга китсәм, фәрештәләр күрәм, үлгән кешеләр белән саташып чыгам; йокламасам, әллә нинди тавышлар ишетәм, дип зарланган ул. Бу турыда Шәфика әбиемә әйткәч, Мәүҗидә әбиең бабайның башын чиләккә салып алып кергән булган, каны идән астына тамгандыр, җеннәр касәфәтедер, дип, авыр сулап куйган иде, ди Рәмзия. Ярый ла, ул моны үзе күрмәгән.

Ә кемдер күргән... кичергән... акылдан язмаслык көч тапкан.

Авылдашларын хәтер сандыгында актарынырга мәҗбүр иткән Рәмзия ярдәмендә фаҗига сурәтенең беренче кыйпылчыгын урынына куябыз. Нуретдин Шәрәфетдиновның ишле гаиләсе кичергән хәсрәт – кан төсендә, кара күмер төсендә. Ул – беренче көн корбаны, башкалар белән аны да туганнар каберлегенә җирләячәкләр.

“Ни сәбәпледер, авылга икенче көнне дә килә отряд һәм авылның ир-атларын түбән очка алып төшеп аталар” – китапта икенче көн фаҗигасе бер җөмләгә сыйган.

...Үз ишләренең җанын кыюдан акыллары исерек халәтендәге солдатлар авыл буенча йөри. Фетнәчеләр узып киткән авылның һәр йортында дошман яшидер кебек. Яңа хакимиятнең исә таләбе катгый: “Безнең белән булмаган һәркем – безгә дошман!” Әлегәчә сугыш гарасатын ишетмәгән, улларының кайдадыр, ни өчендер (матур, тук тормыш, диләр инде диюен) сугышып йөрүен генә белгән авыл кешеләре аңга килеп өлгергәнче, бер төркем картларны җыеп, түбән очка таба атлый алар. Араларында Максум хәзрәт, Ибраһим, Хәлим, Гыйльман, Мирсәй бабайлар, берничә яшьрәк ир-ат та күренә. Берәр сәгать элек кенә үзендә ике атлыны ашатып-эчертеп чыгарган Ногман картның күршесе Нәгыймуллалардан чыгып килеше икән. Илдә-көндә ни бар – күрше белән күрше арасында сер юк чаклар. Кемнәр булды икән болар, дип, үзара аптырашып, гәпләшеп ала картлар. Кичәгеләре дә бәла-каза өеп киттеләр әнә. Шул кичәгеләр түгел микән? Телләре аңлаешсыз. Кыяфәтләре дә ятрак. Өстәлгә хәзинәдә барын чыгарып сыйлап җибәрсә дә, тел белмәгәч, кемнәр икәнлекләрен аңламый калган.

Ногман карт, кулларын каш өстенә куеп, югары очтан атлаган төркемне танырга маташканда, янына чаптырып килеп җиткән атлы, тәкәллефләнеп тормый гына, аны да төркемгә таба куалый. “Карале, син бит әле генә бездән чыккан идең, танымыйсыңмыни?” – дисә дә, тыңлап тормыйлар...

Отрядта бер татар кешесе дә була. “Агайлар, атарга алып баралар сезне, эчтән генә тәкбир әйтегез”, дип пышылдый ул, бер җаен туры китереп. “Ату белән егылыгыз, ни булса да тормагыз”, дип тә өсти.

Ишеткән хәбәрдән әсәренеп калган картлар иң беренчеләрдән булып аңына килгән хәзрәтнең йомшак тавыш белән башлаган тәкбирен күтәреп алалар. Кышкы авылның салкын һавасына таралган “Аллаһу әкбәр” көчәйгәннән-көчәя бара. Мылтыклы адәмнәрнең тупас җикеренүләре дә инде аларны куркытмый, гомерләренең соңгы минутлары якынлашкан ир-атлар тәкбир әйтә: “Аллаһу әкбәр... Аллаһу әкбәр...” Тавышны ишетеп чыккан Шәрип атлы агай, картлар җыенга баралар, ахры, дип, төркемгә кушыла. Ялгышканын соңрак аңлый... Авылдагы ыгы-зыгының сәбәпләрен аңышмый капка төбенә чыккан тагын берничә картны да төркемгә әйдәклиләр.

Гомерендә беренче тапкыр мылтыклы кешеләр күреп төркемгә ияргән Камил атлы малайны шул ук татар кешесе: “Бар, кайтып кит, йөрмә монда”, дип орышып куып җибәрә. Аларның өенә керүче булмый, бәлки, берәрсе чирле карт ята анда, дип куркыткандыр. Авылда тиф белән авыручылар да булган. Камил – бүгенге көндә дә авылларында көн күрүче Рашат Зариповның бабасы.

Бик күпләр “бер татар кешесе”, дип телгә ала. Кем булды икән ул язмыш җиле бөтереп алып китеп, сугышырга мәҗбүр иткән, ләкин кешелеген югалтмаган зат? Күңелендә иман нурын саклаган кеше өчен җан кыюда катнашу җиңелләрдән булмагандыр...

Чертушның төп урамы берәр чакрымга сузылган. Югары очтан түбән очка таба атлаганда, ниләр уйлады икән ул агайлар? Өй тулы бала-чага турындамы, илгә килеп яткан ниндидер билгесез афәт хакындамы, әллә инде бакыйлыкка юлның кыскалыгы турында уйладылармы икән?.. Якыннары белән бәхилләшеп китә алмау ачысы тозлы күз яшьләре булып сакал-мыекларында катып калды микән?.. Йорт хуҗаларын алып чыгып киткәч, кая барып бәрелергә, кемнән яклау сорарга белми гаҗизләнгән әби-апалар ни кичерде икән бу сәгатьләрдә?

Сугыш утын кабызып җибәрүче бәндәләр бу хакта уйламыйлар шул. Алар өчен сугыш барышы кыска-кыска җөмләләргә сыйган: “...алынды ...чистартылды ...юк ителде...” “Бер мең... ун мең... бер миллион...”

...Тау башына җыелган авыл картларын, аларны камап алган мылтыклы кешеләрне Ситдыйк үргә менгәндә генә күреп ала. Кире борылырга, нидер уйларга чама да, чара да булмый инде. Толып якаларын күтәрә төшеп, җай гына шуып барган чанасында изрәп, ерак юлдан кайтышы була ирнең. Киез басып, киез эшләпәләргә кадәр ясап кәсеп итүче гаилә башлыгы, заказларын илтеп, үзләренә алдагы көннәр өчен заказлар җыйган була. Язмыш аңа да соңгы тукталышны авылдашлары белән бер кабердә итә.

Авылның кичкә авыша барган һавасын тетрәтеп ату тавышлары яңгырый. Ап-ак карга кан тамчылары чәчри, гәүдәләр гөрселдәп ава. Шакир, Нәбиулла, Мөдәррис, Хәлим, Хәйретдин... Кемдер соңгы сулышын ала, кайсыдыр яралысы ыңгырашып куя...

Ел саен Сабантуйда калган алыптай гәүдәле, йөк төягән арбаларны күчереп куя алган Мөдәрриснең дә гомере шунда өзелә. Ышанмый ул атачакларына. “Мине ата алмыйлар алар, ни гаебем өчен атсыннар?” дип кабатлый. Гаепсезләрнең язмышын гаеплеләр билгеләгән чак шул. Аталар...

Шул ук ачы тәкъдир авыл бае Фатыйхның энеләрен дә бу каберлеккә кертә. Атлы гаскәр керүен белеп алу белән, түбән очта яшәүче Фатыйх бай да, ике энесе дә качалар. Инде ату тавышлары тынып, шактый вакыт үткәч, бу мәхшәрнең узып китүенә өметләнеп булса кирәк, агалы-энеле ике туган яшеренгән урыннарыннан чыгалар. Аларны шундук күреп тә алалар, тау башына алып килеп аталар да... Яшеренеп калган Фатыйх байга исә язмыш җиле утызынчы елларда усал итеп кагыла.

Түбән очта яшәүче Әхмәтҗан картның тәһарәт алырга дип чыгып килеше була. Ишегалдына бәреп кергән мылтыклылар аны да төркемгә куша. Дошман күрер өчен, каралты-кураңның нык булуы да җитә... Шул ук язмышка аның каениш-каенагалары да дучар була. Хәзерге көндә күрше Шахмай авылында яшәүче Фәнил Кәлимуллинның әнисе ягыннан әбисе Зарифәнең ире Әхмәтҗан белән бергә ике туганы да атыла ул көнне. Бу хәсрәтне күтәрә алмаудан, Зарифә үзе дә озакламый җан тәслим кыла, ятим калган кызларын балалар йортына озаталалар.

“Кем дә кем исән, торыгыз. Курыкмагыз, тимибез, димәк, Аллагыз сезнең якта”, ди башлыклары. Мирсәй бабай һәм тагын берничә кеше авырлык белән генә аякларына баса. “Алла”, диделәр бит, алдамаслардыр... Ләкин берничә секундтан алар да инде күзләрен мәңгегә йома.

Гыйльман атлы агай, отрядтагы татар кешесенең сүзен истә тотып, үлгәнгә сабыша. Җанкыярлар эшләрен бетереп китеп баргач та, бик озак ята ул. Салкын кар өстендә – үлеләр арасында. Хәлим белән Шәрифулла да исән кала. Нәбиулла картны колакка каты булуы коткара – торыгыз, дигәнне ишетми ул. Ята да ята... Отрядның киткәнлегенә ышанып беткәч кенә, бер-берләрен барлаша агайлар. Акрын гына Ризван бай дәшә... Аны да пуля аяган икән. Хәллерәк йортларның берсеннән йолкып чыгарып, төркемгә кушылган Хәйретдиннең зәгыйфь кенә тавышы ишетелеп китә. Әле мыегы да төртмәгән яшүсмер әллә салкыннан, әллә кичерешләрдән дер-дер калтырый. Шул чагында йөрәгенә кереп урнашкан шом аның да гомерен кыскарта. Берничә елдан Җамалия дигән кызга өйләнә егет, 1933 елда Ленинградка китәләр, тик анда озак тормый, йөрәк өянәгеннән китеп бара. Гыйльманның да колак тирәсендә ярасы була, озакламый, шул ярадан мантый алмыйча, ул да үлә.

...Ә бу хәтер кыйпылчыгы кеше дигән затның яшәргә, көн итәргә тырышу-тырмашуына, кеше рухына һәйкәлдер, бәлки. Ситдыйк бабайның килене белән бәйле ул. Исеме онытылган, мин аны олылап, баш хәрефтән “Килен”, дип язармын.

...Төнне йокысыз диярлек үткәргән кыз-хатыннар, әнәй-карчыклар иртәнгә инде ни булганын белеп алалар. Шәригатьчә җиргә иңдерик ичмасам, дип ялыну-ялваруларына колак салучы булмый. Отряд китсә дә, “якын килмәскә”, дигән әмерләре куркуга сала. Мәхшәрдән исән чыгып, кайсын-кая яшереп саклаган ир-атлардан каенатасының мәете дә тау башында ятканын белеп алган Килен төнлә, тау астыннан шуыша-шуыша, шунда юнәлә. Үзе туктаусыз догаларын кабатлый. Өй тулы кечкенәдән-кечкенә бала-чага, берсе дә кул арасына керерлек түгел. Ир канатын гаскәргә яздырылган, хәбәр-хәтере юк. Төп карап торган туендыручылары – Ситдыйк картның түш кесәсендә даими клиентларының адреслары язылган кәгазь барлыгын белә Килен. Үзе дә эш җаена төшенгән яшь хатын, мәетләр арасында шуыша-шуыша кармалана торгач, каенатасын табып ала. Күз яшьләрен ачу белән сыпыра да дүрткә бөкләнгән исемлекне кесәсенә яшерә. Иреннәре бертуктамый “бәдбәхетләр”, дип кабатлый. Шул ук юл белән өенә шуыша. Нәсел кәсебе дәвам итә...

 

Әй кешеләр!

Сез бит хәтта Аллаһ сүзләрен дә

Ишетмәгән булып кыланасыз!

Яшәешнең күчәре ул – Иман.

Күчәр авышканда, адәм – кансыз.

“Шахмай янган, Чертуш янган,

Чаллы ягада[2] калган”, –

 

дигән сүзне мин бала чагымда ук ишеткәнем бар иде кебек. Ник күрше авыллар янган да, безнең Чаллы башы янмый калган – бала акылы бу турыда уйланып тормаган. Ул бәетнең тарихы куркыныч булуын башыма да китермәгәнмен.

Рәмзия сөйли: “Әнием ягыннан булган Газизә әбиемнең әбисе Сәйдә бик башлы булган, күрәсең: капка баганасына комач кызыл француз яулыгын чыгарып элгән. Аларга отряд керми үткән. Ә авылның старостасы бу көннәрдә чыгып качкан. Чаллыбашлары кызыл байраклар белән Чертуш тавының сыртына кадәр киләләр әнә, анда яндырмыйлар да, үтермиләр дә. Безнең староста да шулай эшләсә булмадымы икән, дип уфтана әбиләр”.

Ир-атларны, авыл картларын чыгарып ату белән генә чикләнми отряд. Иң таза хуҗалыкларга ут та төртәләр...

Бүгенге көндә авылдагы иң өлкән кеше – туксан дүрт яшьлек Хафизә әби Манигина. Канлы вакыйга барганда тумаган да әле ул. Ләкин гаиләсенә бәйле сөйләнгән хәлләрне бүгенгедәй ачык хәтерли. Өйләренә бәреп кергән мылтыклылар тиф авырулы ир белән хатынны күргәч, борылып чыгып китәләр. Бәдерниса атлы үсмер кызлары (Хафизәнең апасы) мич аралыгында качып кала. Ишекне тыштан бикләп куялар. “Ә безнең, гомер-гомергә, урам якка ике ишектән чыгып була иде”, – дип искә ала әби. Өйгә кергәнче үк абзарга ут төртә керәләр. Бәдерниса, тегеләр китү белән, бикләнми калган ишектән барлы-юклы мал-туарны коткарырга дип чыгып йөгерә...

Һай, күпне күрә авыл ул көннәрдә. Әле бер, әле икенче урында каралты-куралар яна... Сүндерергә ярамый. Февральнең куе салкын һавасына ачы төтен исе сеңә. Өй тоткасы булган ирләрен-картларын алып чыгып китәләр... Ни булганы билгесез. Кара кайгыга баткан карт-коры, кыз-хатыннар ни кылырга белми гаҗизләнә. Өйләрдән чыкмаска кушылган.

Өч көн буена тау башына килергә җөрьәт итмиләр. Курка халык. Курку шулкадәр көчле була ки, күз яшьләрен эчкә йотып, кәфенсез-нисез, кигән киемнәре белән, барысын да бер кабергә иңдерәләр мәетләрне.

Соңрак “башбаштаклык кылып йөргән өчен, кызыл мадьярларның үзләрен дә хөкем иткәннәр”, дигән сүзләр килеп ирешә-ирешүен. Ләкин, ни гаҗәп: бирегә күмелүчеләргә карата барыбер “дошман” мөһере суга яңа хакимият. Тик халык хәтереннән сызып ата алмый: һәркем үзенең газизенең гаепсез корбан икәнлеген белә. Телдән-телгә, буыннан-буынга сөйләнә килә бу хәлләр, “онытмагыз!” диелә килә...

Менә мин дә фаҗига сурәтенең бүгенгә кадәр килеп җиткән соңгы кыйпылчыгын барлыйм. Күз алдыма ул ундүрт яшьлек Миңнеруйның күргәннәре булып килеп баса.

...Әтәсе Гайнан алты баласын кая яшерергә белми аптыраган әнәләренә “оланнарны өйдән чыгара күрмә”, дип әйтеп китсә дә, ут борчасы кебек Миңнеруй сиздерми генә урамга сыза. Башта озак кына Түбән оч ягына колак салып тыңлап тора ул, мылтыклы атлыларның авылдан ераклашкан тояк тавышларын ишетүгә, җан-фәрманга тау башына уктала. Эңгер-меңгер төшеп килгән вакыт. Ак карда караеп торган таучыкның үле гәүдәләр булуын аңлап алган кыз ни алга, ни артка барырга белми катып кала. Тирә-юньдә кан, кан... Берничә яралы таудан тәгәрәп төшкән дә менәргә азаплана. Инде ташлап баручы көчләре тау башына менәргә җитми, янә аска тәгәриләр. Артларыннан кызыл эз сузылып төшә. Таучыктан авыр сулаган хәлсез тавыш ишетелә: “Кызым, абыстаеңа барып әйт, балам, килеп алсын”. Сулышы кысылган кыз нидер әйтмәкче була, авызыннан сүз чыкмый... Биредә нишләп йөргәнен аңларлык хәлгә килгәч, күзләре белән әтисен эзли башлый. Ул басып торган җирдән ерак түгел таныш кием күргән кебек була да шунда йөгерә. “Әтәй, әтәй!” дип пышылдый иреннәре. Аннары, бар көчен җыеп, катырак кычкыра: “Әтәәәәй!” Әтисенең баш чүмече яртылаш юклыгын күргәч кенә, аның үлгәнлеге аңына барып җитә. Коты алынган Миңнеруй дуфкумга[3] авылга таба йөгерә. Күз яшьләренә буыла-буыла йөгергән кызны бу күренеш бик озак эзәрлекли. Кызы Фиданияне дә куып тота ул... Оныкларга да килеп ирешә. Бүгенге көндә үз авылларында укытучы булып эшләүче Лидия Зарипованың әнисе ягыннан бабай тиешле Гайнан Ибраһимов турындагы хәтер-хатирә эзеннән бүген исә без йөрибез.

Китәр алдыннан Гайнан карт, өйгә кереп, киез итек күтәреп чыга. Тик кияргә өлгерми, алырга керүче адәм аның кулыннан киез итеген йолкып, үзе киеп куя, тишек аяк киемен карт өстенә ыргыта. Кими аныкын Гайнан агай: “Безгә барыбер шәһит китәсе”, дип, кар өстеннән оекчан килеш атлый...

Хәтернең тишек капчыгыннан уңдырышлы туфракка төшкән алган берничә генә бөртек хатирә дә мул шытым бирергә сәләтле. Чертушларның шәһит киткән авылдашлары исемнәрен барлап, рухларына дога кылып торулары сөйли бу турыда.

Каберлеккә утыз җиде кеше күмелгән. Бер гасыр вакыт эчендә кайберләренең инде исемнәре хәтердән җуелган. Исемнәре билгелеләренең дә ата-бабалары, фамилияләре онытылган. “Безнең бабай да анда ята бит...” ди дә кайберәүләр ...туктап кала. Кемдер: “Безнең җизни...” ди. “Анда Совет хакимияте дошманнары күмелгән”, дип ышандырырга тырышучылар да бар. Әйләндереп алырга да, таш куярга да рөхсәт ителми. Шулай да буыннан-буынга күчеп килгән гаилә яркарьләре кайберәүләрне тәвәккәл адымнарга этәрә. Беренчеләрдән булып кабер тирәсен койма белән әйләндереп алган һәм язулы таш куйган Ситдыйк картның улы Ибраһим белән туганнары Шәвәлине зурлый авыл. Озак еллар буе каберне карап тора алар, җомга саен килеп, рухларына дога кылалар. Бу гамәлгә күз йомганы өчен, өч авылга рәис булып торган Мөнип Хисмәтуллинның “эше” партия җыелышында карала...

Бу хәлләрдән соң җитмеш биш ел узгач, Җәүдәт Гыйльметдинов, хатыны Гүзәлия белән, төнлә яңа таш куеп кайта...

Рафаэль Кәлимуллинның әбисе Зәйтүнә ягыннан өч туганы ята биредә: Зәйтүнәнең әтисе Хәсәнша, бабасы Хәсән белән әтисенең абыйсы Дәүләтша. Зәйтүнә унике яшьлек кыз бала була бу вакытта. Гомере буена җитәрлек әрнү утыра аның күңеленә. Ни өчен? Нинди гаепләре бар иде? Баштарак ул – яшерен, дингә ирек килгәч – ачыктан-ачык – әрвахлар рухына догаларын багышлый, тау башына барып, Коръән укый.

Ә бүгенге таш стелла 2005 елда урнаштырыла. Хәтерләү – чын кеше булып яралтылган кешенең изге бурычы итеп карала башлагач... Авылдашлар кабер тирәли утыз җиде чыршы утыртты.

Җәен дә, кышын да чыршылар – Хәтер сакчылары. Энәләре – хәтер-хатирәнең үткен кыйпылчыклары – бәгырьгә кадала. Яшелләр, төс үзгәртмиләр – чын хакыйкать кебек. Кем генә китсә дә, кайтса да, озатып калалар, каршы алалар. Чыршылар белән бергә биредә гаепсезгә җаннары кыелган утыз җиде картның рухы да сакта торадыр шикелле.

Утыз җиде чыршы тирәли җәяүле буран уйный. Кар ап-ак. Шәһит киткән авылдашларының фани дөньядагы соңгы тукталышына әйләнгән каберлек йомшак ак юрган ябынган.

 

Җир хәтерли микән?..

Хәтерлидер...

Җир, мөгаен, яхшы хәтерледер.

И туганым Кеше! Син дә шулай

Тудыручың хакын кадерли бел...

 

Никадәр алдавыч, ышанычсыз тоелса да, халык хәтере үзенең барлыгы белән кыйммәт. Үткәнне – бүгенгә, бүгенгене иртәгәгә ялгый алучы зур көч ул. Шуны аңлаган Чертуш кешеләренә рәхмәт.

Лилия Фәттахова.

Чаллы шәһәре

 


[1] Эсәк / өсәк (диал.) – лар, ашлык саклау урыны.

[2] Ягада (диал.) – кырыйда, читтә.

[3] Дуфкумга (диал.) – бар көченә, бар куәтенә.

Реклама