Логотип Казан Утлары
Сатира-юмор

Минһаҗ маҗаралары

Башыннан УКЫГЫЗ

Мәскәүдән кайтып төшүгә, Казан язучыларын эзләргә тотындым. Аларның Казанда үз өйләре бар икән. Шунда җыелышып тәмәке тарта-тарта ыспурлашалар икән. Берәрсе хөкүмәт турында кыек сүз әйтсә, шуны җыелышып сүгәләр дә икән. Калхуз сыманрак нәрсә икән, үзләренең персидәтелләре дә бар икән. Мине шул персидәтел янына кертеп җибәрделәр.

Сөйләп бирдем мин шуңарга йомышымны. Баштарак бу миңа җүләргә караган сыманрак карап торды. Кайдан килгәнемне сорашты.

– Кама Тамагы районыннан, – дигәч: «Әллә анда бер дә акыллы кеше юкмы?» – дип, озак итеп тәмләп көлде.

Монда инде Минһаҗ абзагыз үзенең кем икәнлеген күрсәтте. Шап мин моның өстәленә Ләнит Илич кул куйган ысправканы. Анда язылган: «Габсаматовка разришается минем турыда писать руман. Никту ни имиет правы мишәйт», – диелгән.

Шуны укыгач, бөтерелә минем тирәдә персидәтел.

– Бөтен талантлы язучылар Кама Тамагы районы белән Арчадан чыга, – ди.

Шунда ук абкумга шылтыратып сөенеч тә алды.

– Безнең арага бик талантлы язучы килде. Ул Ләнит Илич турында руман язган, – диде.– Ярый, ярый, эшләрбез, – диде дә тилифунын куйды бу:

– Кайда руманыгыз, без аны хәзер абкумга алып барабыз, китерергә куштылар, – ди.

– Нәрсәсен китерим, мин әле аны язмаган,– дим. Еларга җитешеп миңа карап тора.

– Мин бит вәгъдә бирдем абкумга. Нишлим инде хәзер,– ди.

– Шылтырат та әйт, – мин әйтәм, – язмаган әле, диген.

– Син әллә абкумның кем икәнен белмисеңме? Бу Кама Тамагыннан җыен мәгънәсез кеше чыга, – дип, тилифунга ябышты. Үзе елмайгандай итә, үзе иелә-бөгелә, үзе тилифунга сөйли, – гафу итегез, руманны карап чыгасы бар икән. Борчыла күрмәгез, үзем мин аңа ярдәм итәм, – ди.

Урынына барып утырып, бераз сулу алгач, әйтә бу:

– Бер атнада язып бетер, – ди.

...Бер атнадан киттем руманны култык астына кыстырып Казанга. Кердем язучылар персидәтеле янына. Руманымны укып чыкты.

– Бик шәп булган бу, күмере төшкән руманның, – ди. Тик менә Маручканың имиләре руманны ямьсезләп төртеп тора, – ди. – Мин үзем болай имиләргә каршы кеше түгел, – ди. – Әмма да ләкин абкум ни әйтер бит, – ди. – Анда бит хатын-кызлар имисез була, дип уйлыйлар. Әллә соң, «ими» дигәнне бүтән сүз белән алыштырыйкмы? «Түш» дип куйсак, ничек булыр, «күкрәк» дисәк, ничегрәк?

– Түш, мин әйтәм, казда да бар, күкрәк синең белән миндә дә бар. Ими Маручкада гына, – дим.

– Алайса «шалкан», – дип әйтик. – «Маручканың бик матур ике шалканын күреп сокландым», – дип төзәтик.

Кызык икән бу язучылар. Үлә яздым көлеп. Брижнев дигәч тә, дуракмы әллә ул шалкан күреп сокланырга. Мин шалканны ошатмагач:

– Алай булгач, «алма» дип языйк, – ди. – «Ике алма» дип язсаң, килешле чыгачак, – ди. – Үзе матур, үзе тәмле.

Тәки төзәттерде. Хәзер инде минем Ләнит Илич мунча чоланында Маручканың ике алмасына сокланып карап тора.

Ярый әле мунча чоланында Маручка берәү генә. Әгәр икәү булса? Әгәренки унау булса? Ничек итеп язасың инде аннары? Мин Маручкаларның бер яшнек алмасын күреп сокландым, дисеңме?

Ә сез сорагыз, абкумда ни әйттеләр, диегез. Маладис! Шулай, диделәр. Нәкъ менә шулай дип әйттеләр. Мунчаны да, Маручканың ике алмасын да кисеп ташла, диделәр, күмерен генә калдыр, диделәр. Аларча Брижнев көне-төне күмер генә чабарга тиеш икән.

Мин инде болары белән ыспурлашмадым. Киссәгез кисегез, татар инде ул кискәнгә күнеккән дип уйладым.

(Дәвамы бар)