Логотип Казан Утлары
Шигърият

МИН ФАЛ АЧАМ БҮГЕН КИЛӘЧӘККӘ...

Киләчәктән багам бакыйга

Мин – хакыйкать! –

Шигъри галәмнәнмен –

Ватанымның ваем даласы.

Җаным аша уза кешелекнең

Үлем белән яшәү арасы.

Мин, мөгаен, чыдам-түземлекнең

Мәрмәр кыяларга хасыдыр.

Назларымның барын кыядагы

Бөркет оясына ташыдым.

Шушы назлар рухи канат ярып

Гамен яктырталса халкымның,

Мин төннәрен иман кыйбласыннан

Тулган ай күк нурда балкырмын.

Сызылып таң атканда, таң сулары

Иелеп алырмын мин Иделдән...

Иман даулап татар җан атканда,

Иделләр дә тулып түгелгән.

Мин – хакыйкать!

Шигъри галәмнәнмен!

Киләчәктән багам бакыйга.

Мин сезне дә ияртермен, дуслар,

Күңелегез булса хак уйда.

 

Бар да тыныч кебек

Ярсып-ярсып моңсу җилләр исә,

Ил кайгысы җилгә күчкәнме?

Җиргә кичке эңгер төшеп килә,

Кайтып килә халык эштәнме?

Эшсезләрме әллә төркем-төркем

Эш эзләргә чыккан кич кырлый?

Бар да тыныч кебек... Беркем туктап:

 – Ачка үләм! – диеп кычкырмый.

Мин дә тыныч...

 Төркемдәгеләргә

Юл бирәмен алга чыксалар –

Күзгә чалынып кала затлы туннар,

Шәп бүрекләр, чуклы букчалар.

Кайберәүләр кул арбасы тарткан,

Сыртлап төяп үтмәс тауарын.

– Күрсәт әле, – диеп, сорар идем –

Бәясенең беләм чыгарын.

Кичке эңгер төшеп килгән чакта,

Уйларымнан калмый бер адым,

Мин ияреп халык төркеменә

Урыйм икән базар урамын.

Төнгә кадәр кайный икән халык,

Сата... ала икән аласын.

Ни генә юк монда! Күзең ертып

Карыйсың да таңга каласың.

Тагын йөз мәртәбә, мең мәртәбә

Үзалдыңа уйлап аласың:

«Бүген болай... ә иртәгә нинди

Тәкъдир көтә адәм баласын?»

 

Язмышларым әкияттәге төсле

Язмыш миңа ятимлеген биргән,

Хакимлеген биргән урманның.

Ылыс шавы, яфрак шыбырдавы –

Эшчәнлеге минем кулларның.

Язмыш миңа үги ана биргән,

Үгилекнең биргән баланын...

Үги: «Балам», – дисә, баланнарга

Таң тамчысы булып тамамын.

Язмыш миңа сөяр ярын биргән

Һәм сөюнең биргән бөеген:

Кыш аенда чыршы әйләнәли

Ай егете белән биедем.

Кыш өстеннән язлар йөгереп узды,

Кыңгыраулар гөлдә чыңлады...

Язмышларым әкияттәге төсле,

Әкиятләрнең азмы чыннары?!

 

                  ***

Еллар уза...

Ә мин алга барам,

Яргаланам язмыш ярыдай.

Сөембикә алкасына охшап,

Баш очымда калка ярым ай.

Гомер уза...

Узган гомер өчен

Айлы кичләр – моңлы тамаша!

Айның яктыртуы – борынгыча,

Моңаюы гына яңача.

Чорлар уза...

Еллар аръягына

Аударыла гомер олавы.

Сөембикә елавына охшаш

Җилләрнең дә быел елавы...

 

Бөре фалы

Яз хөрлеге бит ул җир-анага

Багышланып ачкан фалларда,

Җәйге таңда сары сандугачлар

Кунып сайрый торган талларда.

Ил кодрәте – кылган догабызда,

Кыйбла тарафына йөз тотып...

Изге дога! Намаз вакытында

Эри йөрәктәге мең котып.

Язгы якта һәр тереклек сакта!

Җан кояшка таба талпына.

...Мин фал ачам бүген кодрәт юллап,

Имин тормыш юллап халкыма.

Мин фал ачам бүген, киләчәккә

Учта тотып җирнең күчәрен...

Башым куйган намазлыкка тиеп,

Бәргәләнә бәгырь кисәгем.

Җир искәртә безгә яз килүен,

Назлап язның бөдрә бөресен.

Яздай эреп бер тыңлагыз әле,

Бөре фалы сөйли дөресен.

Бөре фалы: «Сөям... яратам...» – ди,

Яз түрендә дөрли-дөрли дә,

Мин фал ачам... ләкин үзем өчен

Кирәк түгел инде берни дә.

Мин бит инде Җир кешесе түгел! –

«Яратам!» – дип артык өзелмәм.

Еллар узгач, бер багармын язга,

Тамчы булып шигырь күзеннән.

Ашыгыч ярдәм көткәндә

Ак ефәккә күз нурымны түктем,

Туй күлмәге тектем – йөзләгән...

Хак Тәгалә аклык өләшкәндә

Рәхмәтеннән мине өзмәгән.

Кара эштән дә бит кодрәт алдым:

Чуен юллар салдым Себердә.

Себердәге эшелоннар шавы

Озата мине гомер-гомергә.

Үз җырыма салып иҗат иттем,

Мәхәббәтнең шигъри аһәңен.

Көч-кодрәте сулмый, төсе уңмый

Мәхәббәттән алган бәһанең.

Ак ефәккә күз нурымны түктем –

Бөтен дөньям нурга күмелгән.

Үзем исә ашыгыч ярдәм көтәм,

Чыгар өчен кара үлемнән...

Гүя һаман эшелоннар көтәм,

Шигъри йөкләремне төяргә.

 – Тырышлыгым артыбрак киткән,

Кичерегез мине! – дияргә.

 

Төнге очрашу

Төн иде... Очрашып урамда

Атладың син минем көемә.

Сумкамны күтәрдең, үземне

Кунарга чакырдың өеңә.

 

Юк!.. Әле без гашыйк түгелләр.

Ирекле, чиста, пакь күңелләр.

Әйтерсең, тылсымлы каурыйдан:

Гәүдәләр шундый да җиңелләр.

 

Очасы көнебез – алдадыр:

Әлегә канатсыз – очмыйбыз.

Карандаш очлаган шикелле

Бары тик төн юлын очлыйбыз.

 

Менәбез баскычтан баскычка,

Шатлыгың чылтырый ачкычта.

Күзләрең күземә төбәлә:

Күренми күңелсез күләгә.

 

Без өйдә! Бу синең ятактыр...

Әйбәтләп ак җәймә япкансың.

Үтенәм: кузгатма син аны! –

Хәтеремдә шул килеш саклансын...

 

Баш төртеп ятучы табылыр,

Синең бу ялгызак мендәргә.

Исемемне әйтмим дә, мин китим,

Сабырлык өстәргә төннәргә.

 

Мин китим озакка-озакка...

Кирәкми, син мине озатма.

Насыйп яр булалмам барыбер,

Минем бит йөрәгем – тозакта.

 

Көннәрем-төннәрем чуалган,

Мин күптән берәүнең әсире.

Җанымны «Ирек!» дип илертә,

Хурлыклы әсирлек тәэсире.

 

Әсирлек, коллыкка юлыккан

Мәхәббәт аяусыз, кызганыч!

Син мине, мин сине белмичә

Гомерләр заяга узган ич!

 

Очраштык...

Урамда – кара төн!

Төн минем бердәнбер сердәшем.

Ул шушы мизгелне күпсенеп,

Көндәшкә әверелә күрмәсен...

 

Дога кыл, иркәм

Мәхәббәт – упкын! Упкыннан калка

Дөрлисе хисем, үрлисе кыям.

Мин синең өчен, тик синең өчен

Упкын төбеннән чәчәкләр җыям.

 

Кояш тирәли энҗе сибәли,

Чәчәккә төргән йөрәк серләрем.

Минем йөрәгем ничә ел инде

Сине чакырып елый төннәрен.

 

Мәгърур кыялар боера миңа:

– Сөйгән ярыңны, чык, – дип, – эзләргә!

Упкын төсе бар, чәчәк төсе бар,

Кояш төсе бар минем күзләрдә.

 

Күземә карап һәр әйткән сүзең

Үзәкне өзә исемә төшеп.

Күзлисеңме син минем күзләрне,

Килмисеңме син упкынга күчеп?

 

Тоясыңмы син үз йөрәгеңдә

Кояш җылысын, кыя сулышын?

Кояшлы җырың артык мул, димә,

Бу – минем синнән алган бурычым.

 

Бу – сиңа булган кадер-хөрмәтем,

Кыя төсендә, кояш төсендә.

Исәнлек теләп дога кыл, иркәм,

Минем өчен дә, Кадер кичендә.

 

Мәхәббәт – дога... Мәхәббәт – упкын! –

Чор маңгаена чокып каелган.

Җир йөзендәге ошбу аерма:

Кемнедер аяп, безне аерган...