Логотип Казан Утлары
Хикәя

​​​​​​​“...кисмә безнең канатларны!”

Әни янына без ай яктысында барабыз. Терлек-туарны карап, йорт эшләрен тәртипкә китереп, бушагач, дөресрәге. Әниебез ничә айлар инде хастаханәдә ята. Күңелебез тулы борчу. Кешеләр хәсрәтле йөзебезне күрмәсен, дип тә бугай, әти сәфәрне кичке якка калдыра. Безнең хәлне ай гына белә шул... Ай күкләргә сыймаслык дәү. Шомландыргыч яп-якты үзе.

           Барганыбыз саен әни безне итәгенә утырта да:

–Балакайларым, айга карап сорагыз, айга карап теләгән теләкләр кабул була, дип әйтә торганнар иде борынгылар, – ди. Моны бер дә исебездән чыгармыйбыз. Тукранбашлы, күкчәчәкле хуш исле арбага менеп утыргач та күккә, чиксез билгесезлекә төбәлеп:

–Аллакаем, терелт безнең әниебезне! Аллакаем, безгә әнидән башка бик кыен, ишет безне!– дип ялварабыз. Бу мәлдә минем күзләремнән мөлдер-мөлдер яшь тама. Тамганы саен кул сыртымны пешереп алгандай тоела. Моңарчы игътибар итмәгәнмен: күз яше ачы гына түгел, кайнар да икән әле. Авыргач, әни үзе дә Аллаһы Тәгаләне бик еш искә төшерә башлады. Бер баруда әйтеп тә куйды:

– Бәхетсез чорга туры килдек шул, балакайларым. Комсомол уставы ятлатканчы, дога ятлатсалар, моңарчы Илаһым әллә нинди яхшылыклар биреп бетергән булыр иде,  – диде.

 Юл озын. Юл озак. Арба дыңгыр-дыңгыр дыңгырдый, тәгәрмәчләре көзгедәй ялтыраган иске шома юлда алпан-тилпән чайкала. Тәгәрмәчләр, арба тавышы, атның вакыт-вакыт иелгән башын күтәрә төшеп, пошкырып-пошкырып куюлары безнең бу салкынча караңгы кичтәге борчу-хәсрәтләребезне тагын да тирәнәйтеп җибәргәндәй тоела. Башка әллә нинди авыр уйлар керә. Аңласа, моны, авырап, әнисе хастаханәгә эләккәннәр генә аңлыйдыр, мөгаен. Ай сагышлы тыгыз сарылыкка чумырып, арбабызга тагылып, бер тотам да калмыйча артыбыздан атлый. Ул үзе дә безне кызганадыр шикелле. Район хастаханәсе  авылдан ун чакрым тирәсе арырак. Кайчакта, мәңгелек юлга чыкканбыздыр кебек тоела. Ә юл һаман озыная гына бара...

–Яңа өй төзеп кергәч кенә, тормыш бетәр микәнни, балалар? – дип куя әти үзалдына сөйләнгәндәй.

 Инде безгә әти үзе дә үзгәчәрәк күренә. Шул арада аның йөрешләре авырайды, адымнары салмакланды, маңгаена җыерчыклар уелды. Көлемсәр иреннәре дә юкарыбрак китте шикелле. Әни сәламәт чакта аның елмаюы да, сөйләшүе дә башкача, серле җылылык белән өртелгән булган икән. Шушындый көләч халәте кырыслыгын да җиңә иде төсле.

Ә өебез чиксез матур безнең. Шәһәрдән тәрәзәләргә дәү-дәү чәчәкле пәрдәләр кайтартты әни. Шуңа да кергән бер кеше: “Сездән чыгасы да килми,“ – дип йортыбыздагы гүзәллеккә мөнәсәбәтен белдерә. Ә үзебезгә хәзер өйнең бер яме дә калмагандыр сыман. Чөнки әнисез яңа өй дә шомлы, хәтта өстәлдәге самавыр да моңсыз-ямансу булып, тынсыз-өнсез тора бирә.

Яңа өйгә күчтек кенә әле югыйсә. Күрше Мәфтуха апа кергәндә, әни бер тапкыр болай дип тә әйтеп куйды:

–И җаныем, шушы йортны төзеп-корып чыгар өчен тавык изгәнен күбрәк ашарга туры килде шул... Балаларымның да тамакларын кыстым... Әллә шуның золымы төште инде... Азау тешне алдырып кайтканнан бирле хәлсезләнеп торам әле...

Плитә өстендә һаман тавыкларга вак бәрәңге пешеп утыра. Моны теләгәнчә ашарга була. Бәрәңге бер дә туйдырмый, ди әни.

Тамакны да туйдырмый,  – дип кет-кет көлә күршебез.

Дөрес, мәктәптә миңа ак күмәч тә эләгештергәли. Тик әни монысын белми шул... Без Рафил белән бер партада утырабыз. Аның әнисе ипи пешерүче булып эшли. Аларда он иркен. Ул дәрескә көн дә ак ипи алып килә дә һәр дәрестә парта астына төшеп китеп, берәр телемне урнаштырып менә. Укытучы апа:

–Син нишлисең анда, Сабиров?–дип дәшкәндә, ул телем инде тамак төбен төерләтеп, ашказанына юл алган була. Шулай да, башта, һәр көнне беренче тәнәфестә үк ипи янчыгын парта өстенә чыгарып салып, иң тәмле кытыен миңа кубарып бирә. Мин дә артыгын чыдый алмыйча, апа борылган арада, әз генә сындырып аны авызга кабып куям. Шунда, үзәгемне өзеп, әнием искә төшә. Әнием пешергән икмәк кара оннан булса да тагын да хуш ислерәк иде ләбаса...

 

–Күрче, нәләт төшкерене! – дип куйды әти татлы уйларымнан бүлеп. Юлыбызны көлтә койрык – төлке кисеп чыгып бара икән. Бездә, җырдагыча әйтсәк, төлке уйный торган орлар бар. Шуңа авылыбызда каз көтүен көтәләр. Төлкеләрнең яман холкын халык сөйләп бетерә алмый. Их, белсәләр иде күпме нәфрәт җыйганнарын көлтә койрыклар! Төшмәсләр иде алар безнең авылга. Тимәсләр иде казларыбызга. Әйләнеп тә карамаслар иде, билләһи. Ә бит алар турында башка сыймаслык гыйбрәтләр дә ишетелгәли. Имеш, бер баланы җиләккә барган җиреннән төлке алып киткән. Караңгы урман авызында комач кызыл нәни сандалилары гына торып калган ди бахырның...

Югыйсә, безнең авылда тирә-якка даны таралган аучы да яши. Ни карыйдыр ул Сафа абзый. “Оча торган кошка атмыйлар”, – дип өйрәтә һаман малайларны. Ә төлке оча да белми ләбаса. Ник атмыйдыр ул аңа? “Синең күзең  – үрдәктә, минем казлар – йөрәктә” – дип үртәргә ярата аны көтүче Хәмит абый.

Күршебез – каз көтүчесе Хәмит абый һаман да өйләнмәгән егет әле. Бераз аксаклап атласа да аны казлар да, кешеләр дә ярата. Кайбер авазларны, сүзләрне дә дөрес әйтә алмый. Монысы да килешеп кенә тора үзенә. Кайчак бармаклары да ярдәмгә килә.  Аның бу гариплегенең үз тарихы бар диләр. Хәмит абыйның сабый чагына бәйле ул. Алты ай дигәндә аңа нидер булган: көн елаган, төн елаган. Шунда күрше карчыгы әнисенә: ”Мөгаен, моны җен алыштыргандыр, белми калгансыздыр”, – дигән. Имеш баланы кыйнарга кирәк икән. Шуннан җен үз баласын кызганып кире алып китә ди...

–Елап өйне туздырды, бәгырькәем, – ди Мәфтуха апа әле дә. Барыбер дә аның тәненә бер тамчы ит кунмаган, зәгыйфьлеге белән һаман борчыган да торган. Кемдер шулчакта Мәфтуха  апага: ”Казанда балалар йорты бар икән, шунда биргән нарасыйларны бик тиз дәвалыйлар да икән”, дигән хәбәр алып кайткан. Иртән баланы калага илтеп куйганнар, кичкә  Мәфтуха апа авыша башлаган... Ана кеше баласыннан башка яши ала мыни инде?

Шул ук машина белән төнлә барып та алганнар Хәмит абыйны.  Барыбер дә табиблар биреп җибәргән бер янчык дару аны тиз рәткә керткән...

...Ул, ел да иртә язда каз көтүен алып чыкканда бер дә егетләргә охшамаган була: сакал-мыегы кырылмаган, чалбарына ышкып пәке кайрарлык. Ап-ак тәнендә күмгүк кан тамырлары күренеп тора, ач яңаклы, буйчан, үзе бик ябык. Симез төлкеләрдән курыкмыйча, ничек каз көтүен ышандырып алып чыгып китәдер? Хәер, иптәшкә никель быргысы бар инде барын. Шуннан куркалардыр көлтә койрыклар. Сәер тавышны казлар да таный. Иртән бер кычкыртып җибәрдисә, йортта шау-шу башлана: кайсы канат җилпи, кайсылары  каңгылдаша, ата каз исә бии-бии капка ягына юнәлә. Аңа башкалар иярә. Аннан капкалар ачылып китә һәм урам өстенә әкрен генә аклык күтәрелә. Салкынча җиләс һавада гүя тын гына ап-ак болытлар йөзеп бара. Әйтерсең, әллә кайда, ерак-еракта булып күренгән ап-ак болытлар кисәк-кисәк вакланып коелган да, җиргә үк төшеп җитә алмыйча, һава белән ике арада эленеп калган. Әйтерсең, болытлар канат кагына...

Олы көтү ягъни сыер-сарыклар болынга киткәч, әнә шулай безнең урамда каз туе башлана. Бераз арырак, кибет янында аларны Хәмит абый көтеп тора.

Ул күбрәк казлар белән сөйләшә:

–Әйдә, җәй канатыңны! – ди быргысын болгап. Һәм кулларын алга сузып аларга табан һаваны өткәндәй итә:

–Очтык әйдә, очтык, дим...

Әйтерсең, үзе дә казлар затыннан.

Юк, юк , һич тә казлар затыннан түгел, чөнки Хәмит абый бернидән дә курыкмый, әни әйтмешли, җәйге түгел хәтта көзге күкрәүләр дә сискәндермидер аны. Моны минем күргәнем бар. Яңгыр коеп яуганда, яшен яшьнәп, күкләр тетрәп-тетрәп киткәндә дә, кешеләр “бисмилла” әйтеп чәч-башларын сыпырганда да тып-тыныч карашлары белән казларга сынап карап тора ул. Тегеләре исә шөлли, күкрәүләр тынганчы шым гына, өнсез торалар да, аннан гыйгылдаша башлыйлар.  Озын муеннарын алга ук сузып Хәмит абый янына җыелалар. Яклаучы, саклаучы бер Аллаһы Тәгалә икәнне аңлый көтүче абый. Ә казлар моны кайлардан чамаласын соң?

Хәмит абый быргы кычкыртудан ары берни белмәсә дә, аның каз көтүчесе булып йөрисе килми, тик хәерчелек бу кабаладан бер генә адымга да ары чыгармый. Чабудан ычкындырмый.

–Әти дә үлеп китте бит, ичмасам, – дип куя ул кешеләр белән сөйләшкәндә.

Әтисе сугыштан алып кайткан яраларыннан мантый алмаган диләр. Ә әнисе Мәфтуха апа авыл кешеләренең эремчек-сөт ише әйберләрен күрше авылдагы базарда сатып йөри. Шуннан әҗерен үзенә дә калдыра. “Чәйнәгән синеке түгел шул әле, йоткан синеке”, – дип куештыра сәүдәсе бармаган көннәрдә.Ул вакытсыз картайган, бөкрәйгән, карчыкларга охшап тора. Чал чәчләре агып чыккан. Тешләре дә коелып беткән. Үзе бер дә аптырамый: “Тешсез килгән, тешсез китәргә кирәк инде бу дөньялардан” дип кенә куя. Һәм гел бер җырны җырлый:

Каптыр, каптыр туныңны,

Катырыплар киярсең.

Өлешеңә туры килсә,

Карт булса да сүәрсең.

 

Ире үзеннән күпкә олырак булса да, аны бик сөйсә дә, сугыштан көтеп алса да, өлешенә туры килгәне белән озак яшәргә насыйп булмаган шул. Башка юл таба алмыйча, чарасызлыктан бәргәләнгән кешеләр тагын башка бар микән безнең авылда? Юктыр да. Алар авыл өчен дә үз кешеләр түгел, кайлардандыр читтән килеп урнашканнар. Читтән килгәннәрне безнең авыл читкәрәк тибәрә шул. Үзләре дә җылылык эзләп артыгын кешегә елышмыйлар кебек, ике яклап салкын үтәли җилгә чыгып баскан затларга охшап тик торалар, нигәдер.

 Хәмит абыйның сеңелесе Сәринә белән без бер сыйныфта укыйбыз. Аны апа “гөмбә” дип орыша. Сәринә курка. Еш кына парта асты юп-юеш була. Аннан шуны аягын әкерен генә шуытып төп салынган киез итегенә сеңдереп бетерә...

 “Хәерче балаларын укытучылар да аямый шул. Дәрес белми имеш... Авылда каласы бала белән алай ук кыланмасалар да ярар иде... Нигә канатларын кисәргә инде, җә? ”  –  дип үртәлә Мәфтуха түти.

Апа урысча берәр сүз әйтә дә безгә кабатларга куша. Сәринәне такта янына ук чыгарып бастыра.

–Мел, – ди ул аңа усал төбәлеп. Сәринә ”мял”, дип кабатлый. Апа чыдый әле. Чигәсендәге күренеп торган зәңгәр кан тамыры гына тартышып куя.

–Мел...

–Мял.

Апаның йөзе үзгәрә. Кулы дерелди башлый.

–Мел, – дип кабатлый ул янә тавышын күтәрә төшеп.

–Мал...

Апаның сабырлыгы сына, кулындагы акбурны идәнгә атып бәрә.

Икенче дәрестә тагын аны такта янына чакыра.

–Колхоз, –дип кабатлый бу юлысы.

–Калкуз.

–Колхоз.

–Калхуз.

Тагын дәреснең рәте китә. Дәреслек язучыларын да әйтер идем инде... Беткәнме сүз урыста? “Папа”, “мама” җитмәгәнме, җә, авыл баласына?

Сәринә генә түгел, без беребез дә тере урыс күргәнебез юк. Ә аларның ничек сөйләшкәнен күзалдыбызга да китерә алмыйбыз. Хәтта, такта янына табан атлаганда, ни шаян Рафил да чарасыз кала:

– Уф, йөрәгем такта чәй,

Сорамыйдыр башка чәй, – дип уфтана-уфтана авырлык белән кыймылдый. Әмма безгә аның җан әрнүе бик яхшы аңлашыла. Шулай да ул Сәринә кебек курыкмый. Апа куйган икелене сөйрәп ашханәгә чапканда бөтенесен оныта. Анда безгә сөт бирәләр. Стаканнарны кулга тотуга: “Мин кичә фермада күрдем, бу битунның авызында алты мәче утыра иде сөт ялап, – дип хәтта үзе дә ышанырлык итеп сөйләвен белә. Шуннан сөт салучы апа: ”Лыгырдыкның лыгырдыгы, арт капканың шыгырдыгы,”– дип көлеп калса да, без сөтне этеп кенә куябыз да, китеп барабыз. Их, күрмәгән булсачы ул бу мәчеләрне!

Апа да аның шуклыгын, шаянлыгын ярата кебек.

Орыша орыша да үзе дә көлә башлый.

Хәер безне өйдә дә орышып кына торалар. Беркөнне мин әниемне уйлый-уйлый, чишмәгә төшеп, керләр чайкап мендем. Кайтсам, әтиемнең сеңелесе Хәния апа әнинең хәлен белешергә килгән. Ул минем тастагы керләремне бармак очына гына элеп карады да:

–Сабыны калган бит, үскәнем, бар кабаттан арулап мен, ату кияүгә дә алмаслар үзеңне, – диде кыргый кырыслык аша. Мин аның кыргыйлыгына күнгән, чөнки ул җае чыккан саен: ”Кәнфитләнеп торырга... без сезнең кебек шикәр-кәнфит ашап үсмәдек”, –  дип кенә җибәрә.Әйтерсең, балачагы сугыш чорына туры килгәнгә мин гаепле. Хәер, Гитлер үзе исән булмагач, бу сүзләрне тагын кемгә әйтсен инде ул? Каһәр-рәнҗеш шулай чылбыр булып чордан-чорга сузыладыр шул...

–Кияүгә чыкмыйм да әле мин, – дип авызымны турсайтсам да киттем тасымны күтәреп су буена. Чөнки олылар сүзенә колак салмау начар гадәт. Бигрәк тә, Хәния апаныкына. Ул артымнан: “Су һәрнәрсәне ак итәр, бары йөз карасын гына ак итә алмас,” дип сөйләнеп калды. 

Гасырлар буена дөнья пычрагын юып яшәгән ару чишмә ул безнең. Суы мул: әтиемнең тун җиңе калынлыгында дисәм дөрес булыр микән? Кышын-җәен аның тирәсеннән кеше өзелми. Чебен-черки шул тирәдә бөтерелә. Өрфия өередәй әле өскә күтәреләләр, әле җиргә якынаеп очалар. Күңелләренә шунда юаныч табалар, күрәсең.

Керемне салуга, чишмә кулларымны чемердәтеп алды, аннан бөтен тәнемә суык таралды. Янәдән әнием искә төште. Их, әни, син сау-сәламәт булсаң, безне бу юлларда йөртмәс идең бит. Ару чайкамагансың имеш... Апаны да әйтер идем инде...

 Менә шулай өйрәтергә ярата ул Хәния апа. “Көянтә аша сикермә, ботыңа кыярак чыгар”. “Ашаганда аягыңны селкетмә, шайтанны тирбәтәсең”, тагын әллә ниләр... Берәр әйткәнен тыңламый кара! “Тибә торган атны аны кеше арасында йөртмиләр, аерым ябалар. Тибүдән кала тешли дә торган була бит әле ул, каһәр...”— ди. Димәк, киресен әйтергә ярамый. Кеше рәтеннән кемнең төшеп каласы килсен соң!

Хәния апаның мине су буена җибәрүе әйбәт тә булды әле. Мин агымсуга төбәлеп, Аллаһыдан әниемә һәм аны дәвалаучы табиларның барысына да сәламәтлек, мәрхәмәт сорадым.

Ә Хәния апага бер тамчы үпкәм дә калмады.

Әнә, Сәринә әнисенә иптәшкә кыш буена чана тартып урманга менә, чыбык-чабык җыеп кайта. Тик аннан җылы төшә микән ул иске өйләренә? Укытучыны монысы кызыксындырмый шикелле. Дәрес белмәгәне өчен теле белән җәзалый. Әллә сипкелле булганы өченме? Безнең сыйныфта бер генә сипкелле кыз да юк башкача. Минем әни Сәринәнең сипкелләрен кояш үпкән эзләр ул, ди. Димәк аны укытучы апа яратмаса да кояш ярата! Кояш бит әле югарырак, кояш бит әле бездән өстәрәк тә!

–Әтине дә фашистлар җәзалаган, – дип куйды ул миңа бертапкыр тирән дулкынлану аша. Бабасы да репрессия корбаны булган икән. Монысын Мәфтуха апа сөйләде. “Бер гаепсезгә адәм баласының маңгаена терәп атсыннар әле, белерсең аннары кемгә ышанырга”, – дип куйды тирән йөрәк әрнүен сиздереп. Кешеләргә ышанмый ул хәзер. Ә бит әтисенең атылганын үзе дә бик соң белгән. Әниләре һаман аларны:”Әнә теге очка барыгыз, әтиегезне каршы алыгыз, – дип, үзе дә хыялына ышана язып, һаман өйдән куган. “Тамак ач. Кузгалак ашыйбыз. Ул исертә. Әтиләрне каршыларга йөгерәбез аннары:

Ачы кузгалаклар җыйдык

Зәңгәр тәлинкәләргә.

Алла боерса, әткәй кайтыр

Көзге ярминкәләргә... – дип җырлыйбыз. Көтә-көтә күз алмаларыбыз агып чыгардай була”,  – дип сөйли безгә.

Тик әтиләре кайтмый...

Мәфтуха апа әллә бар дөньяга ачуы килүдән, әллә тормыш авырлыгыннан, әллә түбәнсенүдән: ”Без бәкедәге б...к кебек, батмыйбыз да, катмыйбыз да”, – дияргә ярата. Миңа ошап бетми әлбәттә болай әйткәне. Телдә әллә башка гыйбарәләр беткәнме?

 Димәк, безнең язмыш шуннан диюедер Сәринәнең дә. Без аның белән җәй буе казларга көрпәгә кушып болгатып бирергә әрекмән яфрагы, кузгалак, кычыткан җыябыз. Шул чакта Сәринә миңа әнисенең гомер буе җырлый торган җырларын җырлый.

...И Ходаем, бирмә хәсрәт,

Биргәнең җитәр инде...

_ Әйдә, без ничек тә сабыр итәрбез, казларыбыз гына исән булсын, – дип куя ул артыгын арып киткәч.

 Казлар яз буена безнең караңгы карават астында утыра торгач, тәмам ябыгып-талчыгып, бетләп бетәләр. Алар оя тирәсенә якын килгәнне дә өнәмиләр, якыная башласак, чәлтерне хәзер эләктерергә генә торалар. Язын балтырына кара төшмәгән кеше дә калмыйдыр да, мөгаен,авылда.

Безнең нинди җаваплы эш башкарганны күрмисез мәллә, янәсе... Кояшлы өйдә, якты тәрәзәләрдән кергән яктылыкка коенып йөрүегез җитмәгән, безнең тынычлыкны бозасыз. Их, сезне!..

 Йомры йомшак бәбкәләр хакына күгәргән аяклар белән йөрсәк тә, әнкә казга сүз әйтмибез, түзәбез. Чыдарга кирәк чөнки.

 Көтү чыкканчы әле бәбкәләрнең канатлары да җүнләп калыкмаган була. Хәер, йомры йомырка шулай җан иясенә әверелсен инде! Аларның йомыркадан тишелгән мәлләре үзе бер тамашага әйләнә. Менә йомырканың бер очы ватылып китә. Шуннан нәни бәбкәнең борын төрткәне күренә. Ул әле чыгарга ашыкмый, бу дөнья дигәннәрендә һава торышы ничегрәк икән дигәндәй, тишектән борын очын гына кыймылдатып тик тора бирә. Бераздан кабыктан арынырга кирәклегенә төшенгәндәй була, куышын вата-вата, күзләрен ачар-ачмас кына әйләнә-тирә белән таныша. Тәне юпь-юеш, үзе дер-дер калтырый, йомыркадан тыш та тормыш барлыгын белүенә бер дә сөенми төсле... Бераздан тәпиләренә баса. Ә бер-ике көннән йоннарына сап-сары төс иңә.Үзе һаман алпан-тилпән килеп, артка чүгә-чүгә тәпили.

Ә көзге якта алар танып булгысызга әверелә. Көтү кайтканда урам әкият дөньясына әйләнә. Капкалар ачыла: алар аклыкны кабул итәргә әзер. Җирдән күтәрелә-күтәрелә аклык ташый. Һәр капкадан өерелеп болыт өере керә бара, күк белән җир урыннарын алыштыргандай тоела. Гүя болытлар канат кагына. Бу сокландыргыч күренешкә таң калып торган чаклар да бар иде бит. Әни сәламәт чакта, хәтта бәпкә чыгаруның  бер авырлыгын да сизмәгәнбез. Ана каз ата каз янына чыгып кергән арада, мин, оядагы йомырканы колагыма куеп, әле дөнья күрергә өлгермәгән бәпкәнең йөрәк тибешен тыңлап торырга ярата идем. Дөньяга яңа җан яралганын тою, аның йөрәк тибешен ишетү яшәешкә, тормышка нисбәтле тискәре уйларымны таратып җибәргәндәй тоела иде. Тишелеп чыкканнарының томшыгын чыгарып ничек сулаганына да күп тапкырлар шаһит булдым. Бөтенесе дә гади генә, гадәти генә иде кебек. Хәмит абый кулына тапшырганчы, бер кыенлык белән очрашканны да хәтерләмим. Ә көтүчегә тапшыргач, өстән йөк бөтенләйгә төшеп китә. Аннары һәммәсенә Хәмит абый җаваплы. Әйе, әйе, көтүче буласы килмәсә дә ул җаваплы!

Ә Хәмит абыйның каз көтүчесе буласы килмәве тагын бер гадәтеннән күренеп тора: ул өзми-куймый тәмәке тарта. Бакчаларында үскән үләнне газет кәгазенә төрә дә һаман төтәтеп йөри. Көтүче булып киткәнче тәмәкене бар дип тә белми иде, диләр. Әтиләре үлү хәсрәтен дә тәмәкесез күтәргән бит инде югыйсә... Ә миңа Хәмит абый көтүче булып тугандыр сыман тоела, чөнки ул безнең урамдагы һәр бәпкәне таный. Кич кайтканда капка төптәгеләргә әйтә уза:

– Бүген сезнекеләр басуга кыякларга гына тордылар, җелегемә төштеләр, мур кыргырлары, – ди. – Көрәйделәр. Малның көрлеге – көтүчедән инде, хәер...

Яки:

– Сезнекеләр судан чыкмады, бетләре шунда коелып калгандыр ахрысы...

Яки:

– Казлар күбрәк сыңар аякта тордылар, иртәгә әбизәтельне суытачак, – дип күзәтүләре белән уртаклаша.

Менә шундый ул Хәмит абый! Һәм аны алда бәхет көтәдер төсле. Чөнки көтүче абыйның йөрәге саф. Мондый кешеләр бәхетсез була алмый. Артыгын гади дә. Тик безнең авылда чамасыз гади затларны бик исәпләмиләр, җүләрсетебрәк карыйлар. Җүләр дип беләләр дә бугай. Монысы кызганыч әлбәттә.

Мин үз-үземә “Ни өчен? дигән сорауны бирми калмыйм. Ни өчен аларның әтиләре үлгән? Һәм күңелемнән җавап ишетәм: “Сугыш гаепле!” Ни өчен аларның әниләре шулай бөгелеп төшкән? “Сугыш!..” Ни өчен минем сыйныфташым Сәринә ятим? “Сугыш!” Кемнәр уйлап тапкан бу сугышны җир өстенә? Ник? Ә бит балаларга әти кирәк. Мәфтуха апаның да ялгызына тормыш тарту ничек кыен әнә.

 Мин беләм, Хәмит абыйның карт әнисе дә сугыш корбаны. Аның яхшы кеше икәнен бөтен авыл белә. Андый кешеләрне Аллаһ үзе дә таный ди имеш. “Бәндәләрем яхшы дигән кешене мин ничек начарга чыгарыйм?” дип әйтә ди... Әнием шулай сөйли.

Безнең казларны да Хәмит абый көтә. Көтүчене үз итсә дә әтием кинәт казларны бер дә яратмый башлады, “теге чуаш хатыннары” дип кенә җибәрә, чөнки ул аларны әле әнием чирләгәнче, чуаш авылына барып үзе алып кайтты. Чуашлар эшчән халык, алар гомергә безнең авылны каз-сарык-бозау белән тәэмин итеп торалар. Әнием белән ике оя каз утыртып, күп итеп бәпкә үстерергә хыялланганнар иде бу юмарт җәйдә. Тик якты хыяллары мизгел эчендә челпәрәмә килде. Казларны безнең карават астындагы үргән ояларына урнаштыргач та әнине больницага алып киттеләр. Әни юклыкны казлар да сизде. Төнге өчтә үк уяналар да кыбырсый башлыйлар. Кайчак ояларыннан сикереп төшәләр. Җайлап яңадан кертеп утыртырга, аларны һаман саклап торырга кирәк була башлады. Тик минем өзелеп йоклыйсым килә. Әни киткәнне бирле, нигәдер, кыйнап ташланган кешедәй йөрим. Әтинең дә тормышта бер гаме дә калмады. Еш кына көчле-кодрәтле әти, мескен кыяфәттә, бөгәрләнеп, учактагы утка карап утыра. “Әниегез үлә, “ – ди дә киң җилкәләрен сикертә-сикертә яшь сыга. Аннары: “Йа Раббым, кисмә безнең канатларыбызны! Терелт безнең әниебезне, табибларыңның җаннарына, кулларына көч иңдер!” – дип битен учлары белән каплап күккә төбәлә.  Чөнки, әтиемнең, соңгы баруында әнине каты авырулар янына, өченче катка күчергәннәр, ул астагы катка әти белән күрешергә дә төшә алмаган. Югыйсә, әни беренче катта ятканда, кич төнгә авышканда барсаң да тәрәзә аша сөйләшеп кайта торган идек.

Кисмә, канатларыбызны... Бу җөмләнең төбенә-тамырына ук төшеп җитә алмасам да, әтинең әрнүен, аның мине дә кызгануын чамалап, тоеп торам. Үзем дә эчтән генә: “...кисмә, канатларыбызны!” диеп кабатлыйм.

Бу хәсрәт дәрьядай тирәнәйгән саен, безнең әтиебезгә булган мәхәббәт тә тирәнәя генә бара. Чөнки ул әнине ярата. Һәм яратуын яшерми. Ир башы белән безнең алда елап утыра. Әни чыгып киткәннән бирле, караңгылыкка яшеренгән олы юлдан безгә кайгы гына килеп торадыр кебек.

Ә ата казыбыз бәпкә чыгар көннәрне көтә. Әзгә генә янына чыгып кергән әнкә казны күрүгә, башын югары чөеп, тыпыр-тыпыр бии. Ике канатын берьюлы җәеп, сөенеченнән кагынып-кагынып ала.

– Теге “чуаш хатыны”н йортка чыгарыйк мәллә, кызым,– диде әти иртән үк. Мин караватның чигүле япмасын ача төшеп тал чыбыгыннан үрелгән көрән ояны бүлмә ягынарак тарттым. Каз да ушлы икән, муенын кыегайтып күземә карап-карап алды да оядан сак кына төшеп, каңгылдый-каңгылдый йортка юнәлде. Бусага төбенә җиткәч тә ул кире борылып оясы янына килде: йомыркаларны барлагандай итте. Һәммәсе дә исән-аман икәнлеккә ышангач кынадырмы, тышта үзен түземсезлек белән көтеп торган сөеклесененә аваз салды:

              – Гый-гый-гый...

Ата каз тавышны шунда ук ишетте. Ярты юлгача болдырлардан өскә үк менеп аңа каршы килде. Бөтен ишегалды сагыну моңсулыгы һәм күрешү куанычы белән тулды. Алар бер-берсеннән тотам да калмыйча, гыйгылдаша-гыйгылдаша әле атлап, әле йөгереп йорт буйлап йөрделәр.

Тик әнкә каз озак юанмады. “Бераз гына сабыр ит, кадерлем,” дигәндәй, ата казга моңсу караш ташлап, болдырга менеп басты да янә:

 – Гый-гый-гый, – дип минем якка төбәлде. Шунда ук ишекләрне тутырып ачып куйдым. Оясына патшабикәдәй, эчке бер горурлык белән менеп кунаклауга, мин аны янәдән карават астына этеп керттем. Өйдә тынлык урнашты.

Бәпкәләр чыгар көн дә килеп җитте. Дөресрәге, мин аларның ничек чыкканын күрми дә калдым. Әни яныбызда чакта гына кызык булган икән лә кош-корт дөньясын күзәтү. Ул йомыркаларны җылымса суга салып бәпкәләрнең тибү-типмәвен тикшерә торган иде. Хәрәкәтсез, тып-тыныч ятканнарын кулына алып, монысы буш булды ахрысы, дип пошынып та куя. Барыбер ватмый, киредән каз астына урнаштыра иде. Ахырдан, җан әсәре беленгәч, ярый әле ватмадым, бер бәпкәдән колак кагасы булганбыз, дип сөенә дә иде. Инде менә күзәтү бер нәрсә, ә аларны карау, тәрбия кылу бөтенләй башкача икән бит. Без, әти белән беренче тапкыр, бәпкәләрне түгәрәк тазга тутырып, әткә каз янына чыгардык. Әнкә каз тазыбыздан һич күзен алмыйча, бездән тотам да калмыйча артыбыздан йөгерде. Һич күрелмәгәнчә, быел ишегалдын яшел чирәм басты. Чөнки йортта тавык белән каздан башка кош-корт, мал калмады. Әниегез терелгәч, яшьрәк тана карарбыз, балалар, дип сыерыбызны да сатып җибәрде әти. Сарыкларны исә иткә суйдык.

Мин таздан берәм-берәм бәбкәләрне бушатканда ана каз белән ата казның куанычы безнең йортка гына сыярлык түгел иде. Хәер, дөньяга ничек сыйгандыр ул шатлык?  Ана каз ата казның алдына ук чыгып, озын муенын күккә сузып тыпыр-тыпыр килде. Аңа ата каз кушылып китте. Аннары алар парлашып күз алдыбызда тәпиләрен еш-еш алдырып биеделәр дә биеделәр. Парлы биюнең үз ритмы барлыгын казлар да белә икән. Шул бергәлекне тою аларны да бәхетле итәдер, күрәсең.

 – Шатлык казларны да биетә, әти, – дидем мин сокланып.

 – Күрәм, кызым, – диде әти елмаеп. Бу аның әни киткәнне бирле беренче елмаюы иде. Минем күңелне дә рәхәтлек биләде. Көн яп-якты. Күктән кояш йортка җете нурлар чәчә. Яшел чирәмдә бәпкәләр тәгәрәшеп йөри.

 – Сез бәхетле, – дидем йомры йомгакларны кулга алып, – сезнең әтиегез дә, әниегез дә яныгызда... Шулчак күзләремә яшьләр тулды.

Ургылып-ургылып кояш нурлары төшә, бәбкәле кулым һәр нурның җылысын тоя, күңелем исә нәни йомшаккайларны шулай яратып, олылаган табигатькә чиксез рәхмәтле иде. Алар шул җылылыкта да дер-дер калтырыйлар, үзләре әнкәләре янәшәсендә дә нидәндер канәгатьсез тавышлар чыгарып чырык-чырык киләләр.

Без читтән генә күзәтеп, боларга ни ашатасы икән соң? дип әни өйдә чакларны искә төшереп утырдык.

 – Әниең йомырканың сарысын изеп бирә иде кебек, кызым, – диде әти. – Каты гына пешер дә пычак белән вакларбыз аннары.

 – Әнинең тары боткасы биргәне истә калган. Әллә карабодай, бодай да пешерә иде микән?

Мин боларын хәтеремне актарып алып әйттем.

 Менә бит ничек, әни барында мондый эшләрнең уйга да кереп чыкканы булмаган. Хәзер икәүләшеп баш ватабыз.

Чирәм арасына төшергәч тә бәпкәләр тәмам чарасыз калдылар. Тагын да ныграк калтырана башладылар. Әллә кояш яктысыннан күзләре чагылганга микән соң? дип уйлап куйдым аптыраганнан. Аннан әкерен генә үлән тәмләп карадылар. Үлән сабагына ябышалар да тарта-тарта артка чүлегеп китәләр. “Егылып киткән саен үсә ул бәпкә,”ди иде әни. Әйдә тарта бирсеннәр! Үссеннәр генә!

 Ә ата каз белән ана каз, томшыкларын томшыкка терәп, сер сөйләшеп алды, алар да бәпкәләре тирәсендә әвәрә килде. Кыскасы, бу вакыйга эчендә мин тәмам чарасыз идем. Аларны нишләтәсен әни генә белгән лә... Барыбер дә төн кунарга өйгә керттек. Ана каз бик сакланып кына бәпкәләрнең һәммәсен киң канатлары астына яшерде.  Иртән торуыбызга бу куанычны җимереп өебездә бер яманлык пәйда булган: йомры йомшаккаебыз күзләрен ачмаска дип йомган иде.

 – Менә алтау гына калдылар, ничек саклыйсы икән инде боларын? Әниең янына барганчы булса да үтермәскә иде бит...

Мин җавап бирмәдем, җилкә башларымны гына сикертеп куйдым. Тик бәхетсезгә – вакытсыз дигәндәй, икенче көнгә тагын бер бәпкәбез җан тәслим кылган иде. Өченче көнне өченчесе, аннан дүртенчесе... Кыскасы, бу хәлгә безнең чик куя алмссыбыз көн кебек ачык иде инде. Әти ана казны тәмам күралмый башлады. Чөнки, гаиләсе кими барганны ул үзе дә сизә: әллә нинди ачы тавыш белән кычкырып-кычкырып куя иде. Ана башы белән ник үзе сакламый ул бәпкәләрен? Югыйсә, саклый да шикелле, гый-гый килеп тирәләрендә бөтерелеп йөрүдән туктамый.

Бәпкәләрне дә тиргәп алдым. Җил-яңгыр тими, ояда буран ыжгырмый, ник яшәргә тырышмый ул бәпкәләр? Бар табигать, җир өстендәге барча тереклек заты минем әнигә бәйле микән әллә соң?

Барыбер дә соңгы бәпкәнең салкын гәүдәсен учларыма кысып, мин бик озак еладым.

 – Ярар инде, борчылма, кызым, шушындый кыска гомер язылган булгандыр, әниең савыгып кайткач, яренгә, ояга йомыркаларны күбрәк куярбыз, – диде әти үзен-үзе тынычландырырга теләп. Мине юатуы да шушыдыр сыман тоелды. Ләкин күрәселәребез алда булган әле...

Иртә таңнан мин ана каз гыйгылдавына уянып киттем. Битемне  дә юып тормастан, йортка ашыктым. Бер-бер хәл бар мәллә соң? Әллә урманнан төлке төшкәнме? Шулай да ни карый бу Сафа абзый? Аучы исемен күтәреп йөргән була тагын...  Ары карандым, бире карандым  – әти казларны урамга ук чыгарып җибәргән икән. Келәне төшереп урам якка атлауга куркып киттем. Каз гыйгылдый гына түгел, әллә нинди шомлы аваз салып кычкыра, хәтта бала елаган тавышлар чыгара иде.

Күзләрем аны тиз эзләп тапты. Ана каз башын рәшәткә ярыгына тыгып аларны ике канаты белән кыйный. Җирдә коелган канатлар аунап ята, һавада каз мамыклары оча... Чарасыз канатлар авыртуга чыдый алмый башлагач, башын ала да ары китә. Түшләрен сөйрәп, канатларын салындырып, алпан-тилпән икенче рәшәткәгә юнәлә. Янә ярыкка тыгылып шомлы кычкыра. Канатларын куәтле җилпегән саен рәшәткәнең барча черекләре, кубырчыкланган буяулары җиргә коела. Ул аларга игътибар да итми. Рәшәткәдән-рәшәткәгә йөргән мескен каз, бәпкәләре бакчадагы куе үлән арасына качып яталардыр дип белә, мөгаен. Бакчаның буеннан-буена шулай үтә. “Менә шунда гына бит минем бәпкәләрем, чирәм арасында гына”... диядер төсле.

Ул, әйтерсең, үзенең ана икәнлеген исбатларга, кешеләрдән бер-бер җавап ишетергә тели. Әйтерсең, дөнья үзе дә тынсыз-өнсез калып, ялгыз каз моңын кайда да булса сыендырыр урын тапмаганга сагышлана...

Икенче көнне дә шул ук хәл кабатланды.

 Ата каз аңа минем кебек үк чарасызлыктан, аңгыраеп карап торды.

- Казыбыз җүләрләнде, кызым, – диде әти тәмам аптырап. – Нишләтик икән инде аны хәзер?

 – Абзарга ябыйк мәллә соң? – дидем мин, бу күренештән тизрәк котылырга теләп.

Әтинең болай да хаста җанның иреген чиклисе килмәде кебек, ул аны урамда калдырды.

Таң атканчы урамда каз тавышы тынмады. Аның инде тавышы карлыгып беткән, тәмам аңлаешсыз авазлар гына чыгара иде.

 Ә ата каз...  Ярсыган ананы тынычландырыр көч тапмам, дип уйладымы, нигәдер янәшәсенә дә килергә кыймады. Ә төн чыкканчы ул, уң як күршеләребезнең бер оя бәпкә ияртеп урамга чыккан ана казы янына елышкан, болай гына да түгел, Мәфтуха апаларның бер оя ишле бәпкәсенә хуҗа булып алган иде. Үзе тудырган бәпкәләрне дә, ана каз белән парлап биегән көнне дә оныткан иде шикелле ул. Тынычлап та калган сыман.

 – Шундый да кыен чакта ташлап китмәсә дә ярар иде инде, гөнаһтан да курыкмый, – дип башыма килгән уемны кычкырып әйткәнмен икән.

Әти тамак кырып кына куйды. 

Безнең әнкә казыбызның хәле көннән-көн кыенлашты. Кайда ярык-тишек күрсә, шунда башын тыгып, канатлары белән җилпенүен дәвам итте. Тавышы чыелдап кына чыга башлады. Хәлсезләнде. Ашамады да, эчмәде дә, йокламады да кебек ул. Күршеләр дә туйды.

-Нишләтеп тотасыз инде, суегыз да котылыгыз моннан,  әниегезгә яңа суелган иттән шулпа пешереп барырсыз ичмасам... – дисәләр дә әтинең пычакка үрелергә кулы бармады. Һәр күзәнәге тоташ әрнүдән укмашкан казның шулпасын әнигә ашату мизгелен күз алдына китералмый азаплана иде бугай, алар белән сүзне башкага борып, кәефсез генә сөйләште.

Мин исә гыйбрәт булып авыл теленә кергән Мәфтуха апаны исемә төшердем. Улын – Хәмит абыйны алып киткәч, ул да бит җүләрләнгән шулай.

“Хәмитем сездә генә, чыгарыгыз! Әле генә елаган тавышын ишеттем,” – дип тирә-күршеләрнең капкасын кагып йөргән.

Ярый ла Казаннан кире кайтарып биргәннәр улын. Табибларга рәхмәт, улын савыктырырлык дарулар тутырып җибәргәннәр. Ананың акыл зәгыйфьлеге таң атканчы беткән. Бөтенләй кыйшаеп калыр инде, дип кот очкан иде, ди әни. Аллам сакласын!

Аннары кем көтәр иде каз көтүен авылда? Бер дигән көтүче бит ул Хәмит абый! Казлар көтүен дә ил өчен дип уйлый белә. Шундый җырлар да җырлый:

Һавада очкан кошларның

Атып алдым сигезен.

Корычтан да нык итәрбез

Коммунизм нигезен...

 Сүзләре чит кешеләргә аңлашылып бетмәсә дә, без аларга ирен кыймылдатуыннан ук төшенәбез.

Ә Мәфтуха апа Хәмит абый өчен аеруча өзелеп тора. Сөт сатарга барган җирдән,  аңа хатынлыкка бер кыз да ияртеп кайтты хәтта. Җитмәсә, шәфкать туташы да икән әле. Мин Сәринә янына кергән чакка туры килде ул. Карлыгандай кап-кара күзле, тулган ай күк ак йөзле кызны күреп, тәмам телсез калдым. Дөнья бәһасе торырлык чибәрне кайлардан тапкан диген? Буе да Хәмит абыйдан бераз гына кыскарак. Үзе умарта кортыдай нечкә билле. Алсу күлмәге дә нәкъ менә билен ассызыклап күрсәтер өчен тегелгән диярсең...

- Менә улым, сиңа хатын, үземә килен алып кайттым. Бу баланың җир өстендә бер кеме дә юк. Әти-әнисе вафат, – дигәнгә, ул түр тәрәзә ягына таба барган җиреннән тукталап, гаҗәпләнеп карап торды.

Аннары адымнарын кызулатып, ишекле-түрле йөренде. Әнисенә:

-Мин өйләнмим, үзең өйлән...  – дип җитдилек аша тәкрарлавын белде.

_Синең дә брачларга мәңге түләп бетерә алмаслык бурычың бар, улым, туктале, – дип караса да Хәмит абыйның исе дә китмәде.

Ул, кызны ошатмыйча, ишекле-түрле йөреп торган мәлдә, без, Сәринә белән аның аяк астында әвәрә килгәнче, чыгып таю ягын карадык. 

-Әни дә инде... Абыйның үзсүзлелеген белә торып, әллә нишләп йөри, – дип куйды Сәринә.

-Бигрәк чибәр бит, бәлки калыр әле килен булып... Хет авылда аспирин, цитрамон барып алырга, кан басымын үлчәргә бер кеше булыр иде...

-Калдырмас шул... Ул бит теге очтагы сыер савучы шадра Маһирәне ярата... Иш ише белән, Хуҗа ишәге белән инде... – дип ушымны алды Сәринә. Шундый, көрәшчедәй тыгыз тәнле, ирләрчә алып гәүдәле, дорфа-төкселекне дә яратып була микәнни?.. Гомер йөзендә авызыннан бер җылы сүз ишетмәссең... Әйтәм аны, Хәмит абый су буена казларны бер тыкрык булса да Маһирәләр урамы аша алып төшә...

***

  -Әллә соң инкубатордан бәпкәләр алып кайтып карыйкмы, әти? – дидем мин бер мәсәләнең чишелешен тапкандай куанып. Чөнки ана казыбыз миңа бик тә, бик тә кызганыч иде.

- Белмим инде, кызым, Тын Күл ягында инкубатор бар дигәннәр иде, иртәгә урап кайтсам да ярар шул. Әниеңнең дә хәле яхшырып бара. Төш төбеннән инфекция таралып яткан, каһәр. Капланган булгач, тиз генә белә алмаганнар. Төзәлгән дип уйлаганнар. Үзе дә оныткан теш алдырганын. “Күктән ни яуса да җир кабул итәр, диләрме әле... Җирдә без инде ул. Димәк, шулай язган булган. Башкача мондый аерылышулар язмасын иде безгә...

-...Язмасын иде... – дип кабатладым шыпырт кына әти артыннан.

***

Иртән мин ана каз тавышы иштелмәгәнгә шомланып урам якка юнәлдем. Әти инкубаторга киткән, каз юкка чыккан иде. Хәмит абый казлар көткән су буена табан атладым. Авыл белән зират арасында елга агып ята. Суны буып куйгач, ул шактый зурайган, дөресрәге киңәйгән. Яр кырыена ук килеп җитсәм, имәнеп киттем: безнең ана каз тыныч кына япа-ялгызы чирәм чемләп йөри... Яхшылык киләсен каз күңеле дә сизенә күрәсең...

 Хәмит абый көтүне күлнең икенче ярына чыгарган икән.

Мин өянке тирәсендәге ап-ак ромашкаларның сабый тешләредәй таҗлары арасыннан Хәмит абый белән шадра Маһирәнең бәхеткә тулышкан йөзләрен күреп алдым... Маһирәсе чәчкә таҗын йолкып утыра идеме шунда... Әллә тоелды гынамы? Хәтта: “Ярата. Яратмый...” дигәнен дә ишеткәндәй булдым...

 

***

Әти, ана казга катыргы капка тутырып, эре-эре ун бәпкә алып кайтты. Болар инде шактый ныгыган, тормышка җайлаша төшкәннәр иде.

-Әйдә, терел, рәхәтен күр! – диде ул, казның таушалган ак канатларыннан сыйпап. – Ата казны да алып чыгарбыз кичкә. Ату, күршегә йортка керде ләбаса, ояты качкан нәрсәкәй, – дип сөйләнде.

Бер килсә, килә бит! Кайтышлый әтигә хәбәр җиткергәннәр: әниебезне больницадан чыгаралар икән, иртәгә иртән килеп алырга кушканнар. Әмма, без беребез дә бу куанычны иртәгә кадәрле көтәрлек халәттә түгелбез. 

Әнине алырга без ай яктысында барабыз. Юл озын. Юл озак. Алдыбызда Сабантуй сөлгеседәй ай юлы сузылган. Атыбыз Сабантуйга ашыккандай күңелле юырта. Тузан, атның тир, дирбия исе катыш кичнең салкынча һавасы биткә бәрелә. Күктә ап-ак болытлар йөзә, гүя болытлар канат кагына...  Арбада әтинең шәм кебек төз гәүдәсе тантаналы чайкала. Уйнак ай үзе якты нурларына чумырып, келтер-келтер генә келтерәгән җырлы арбабызга тагылып, бер тотам да калмыйча, артыбыздан йөгерә. Ул да безнең өчен сөенәдер күк тоела. Безнең генә түгел, ана казыбызның да тормышы көйләнәчәк, димәк... Мин бу уемны әтигә дә әйттем. Ул сабыр гына:

-Һәркем, җир өстендә, беренче чиратта үзен кайгырта шул, кызым, – дип куйды. Бераз кыен булып китте. Әти табиблар хакында уйлап бара икән. --Бу олы йөрәкләре, шифалы куллары өчен ничек рәхмәт әйтербез инде, кызым, – дип куйды ул. – Әллә район газетасына язасыңмы?

– Язармын, – дидем мин хатның ни рәвешле язылырга тиешлеген дә күз алдына китерә алмыйча. Әнием генә кайтсын, кулга каләм тоткач, сүзе табылыр әле. Болай да бу мәлдә минем бөтен вөҗүдем табибларга рәхмәт хисләре белән тулган иде. Баксаң, дөньяның бар җепләре дә аларга тоташкан икән бит... Гаиләгә катышып, табиплар ярдәм итеп җибәрмәсә, әнә ничекләр чуала икән ул яшәеш җепләре. Мөгаен, Аллаһ илчеләредер алар!

 

***

Көздә нәни бәпкәләр тупырдап торган казларга әверелде. Урамда тук казлар гыйгылдаша. Аларның да канат ныгытасы, ерак-еракларга очасы киләдер ахрысы. Хәмит абый каз көтүен куып кайтканда иң алдан безнең казлар өскә күтәрелә. Әйтерсең,  ак болытлар канат кагына. Киң урамыбызны ике яклап күпер сыман шуларның ап-ак канатлары тоташтыра кебек. Әлбәттә, башкалар да алардан калышмаска тырыша.

Шундый көн килеп җитте: алар тау ягына карый башладылар. Биеклек казларны да үзенә тарта күрәсең... Әтинең дә, әнинең дә сөйләгәне бар: бала чакларында ук булган хәл: казлар, тәпиләп, тау түбәсенә менәләр дә, очып, тирә-күрше авылларга ук таралалар икән. Шуннан кешеләр үзләрен каз җыю мәшәкатеннән азат итәргә уйлашканнар. Җаен тапканнар менә... Тәпиләрен җиргә тидермичә, ерак-еракларга очканнарын белеп алуга, аларның канат очларын кискәннәр...

Көзләр тагын пычрак килде. Яңгыр җир өстен җебетә торгач, тәмам сазлыкка  әверелдерде. Хәмит абый да:

-Моннан соң казларыгызны үзегез җыеп алырсыз, – дип, йөзен җыерып көн дә бер әйтеп   үтә башлады.

_Әниеңнең тау башларына үрмәләп, югалган казларны эзләп йөрерлек хәле юк әлегә, кызым, –  диде әти пычагын үткенләгәндә...

“Кисмә безнең канатларны!” Бу сүзләрне әти әйттеме, әллә казлармы, һич аңлый алмыйча, бер мәл исәңгерәп тордым. Әллә колагыма гына ишетелдеме соң?

Барыбер дә әти Аллаһ һәм табигать теләгәнчә түгел, тормыш кушканча хәл итте: казларның канат очларын кисте...

 Һәм казлар кояшлы бер көзге көндә янәдән җиргә төштеләр. Канатларын як-якка җәеп ничек кенә талпынып карасалар да нибары тәпиләргә мәҗбүр иде алар хәзер...